Инфоурок Начальные классы Рабочие программыРабочая программа для клубных часов в Г П Д на татарском языке

Рабочая программа для клубных часов в Г П Д на татарском языке

Скачать материал

 

Башлангыч сыйныф укытучыларының МБ утырышында каралган                             

МБ җитәкчесе:

_______Низамгалиева Ф.К.

Беркетмә №1

27 август,  2016 ел

 

“Килешенгән”

Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары:

_________Шангараева Ә.М.

27  август, 2016 ел

 

Раслыйм”

 Гимназия директоры

_________Касимов В.Г.

Боерык № 168

 29 август, 2016 ел

   

 

 

 

 

 

Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы

муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

“ Кукмара ш.т.п.Ч.Т.Айтматов исемендәге 1 нче  гимназия”нең 

беренче квалификацион категорияле озайтылган көн төркеме тәрбиячесе

  Хисамутдинова Рәфилә Рахимулла

кызының клуб сәгатьләре өчен

2016-2017 нче уку елына

ЭШ ПРОГРАММАСЫ

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 


Аңлатма  язуы

Яңа дәүләт стандартлары буенча  укучыларның дәрестән тыш эшчәнлеген оештыруга  зур әһәмият бирелә. Башлангыч сыйныф укучыларның дәрестән тыш эшчәнлеген оештыруның бер моделе – озайтылган көн төркеме.

Озайтылган көн төркемендә эш түбәндәге норматив документларга нигезләнеп     оештырыла:

1. Россия Федерциясенең Конституциясе (12.12.1993);

2.Россия Федерациясенең “Мәгариф турында” законы ( 29 декабрь 2012ел № 173- “ФЗ “Об образовании в РФ” ;

3. Россия Федерациясенең Мәгариф һәм Фән министрлыгы боерыгы:  06.10.2009 № 373 2 «Об утверждении и введении в действие Федерального государственного образовательного стандарта начального общего образования» (зарегистрирован Министерством юстиции Российской Федерации 22.12.2009 № 15785);

4.Россия Федерациясенең баш дәүләт снитар врачы карары: 23.07.2008 № 45 «Об утверждении СанПиН 2.4.5.2409-08 (вместе с Санитарно-эпидемиологическими правилами и нормативами «Санитарно-эпидемиологические требования к организации питания обучающихся в общеобразовательных учреждениях, учреждениях начального и среднего профессионального образования. СанПиН  2.4.5. 2409-08);

5. СанПиН  2.4.2.2821-10;

6. Россия Федерациясенең Мәгариф һәм Фән министрлыгы  хаты: 25.09.2000 № 2021/11-13 «Об организации обучения в первом классе четырехлетней начальной школы»;

7. Гимназиянең Уставы (беркетмә №2 15.09.2010);

8. Гимназиянең “Озайтылган көн төркеме турында положение”се (беркетмә №1 29.08.2013).

 

Программа башлангыч сыйныфларда озайтылган көн төркемендә клуб сәгатьләре өчен төзелде. Озайтылган көн төркемендә эш режим нигезендә алып барыла. Клуб  сәгатьләренә һәр көнне дәрес хәзерләгәннән соң 20-30  минут вакыт бирелә. Атнаның һәр көнендә эш төрләре чиратлаштырыла. Бу балаларның кызыксынуларын арттыра, аларны ялыктырмый һәм укучыларның төрле яктан үсешенә ярдәм итә.

Клуб сәгатьләре укучыларның яшь үзенчәлекләрен, кызыксынуларын, шәхси  якларын исәпкә алып оештырыла, анда балаларның дәрестә алган белемнәрен тирәнәйтү, иҗади сәләтләрен үстерү, мөстәкыйльлек, танып-белү активлыгын арттыру мөмкинлеге туа. Клуб сәгатьләрендә тәрбияче балаларның меңләгән сорауларына мөстәкыйль җавап таба белүенә, алган белемнәрен тормышта куллана белүенә ирешергә тырыша. Балалар тормыш күренешләре, гаделлек, батырлык, турында уйланырга, хезмәткә һәм хезмәт кешеләренә  хөрмәт белән карарга, Туган илне яратырга һәм аның белән горурланырга өйрәнәләр.

 

Программаның төп максаты:

-       һәр баланың иҗади потенциалын ачу;

-       бала интеллектын формалаштыру;

-       җәмгыятьнең аңлы, сәламәт әгъзаларын тәрбияләү;

-       танып-белү процессын максатчан үстерү.

-        

Программаның төп бурычлары:

-       озайтылган көн төркемендә балаларның сәламәтлеген ныгыту, гәүдә тотышын дөресләү, физик үсешкә ярдәм итү, тышкы мохитнең җайсыз шартларына каршы тора алу сәләте тәрбияләү;

-       эшчәнлекнең төрле төрләре аша  балаларда эшне ахырына кадәр җиткерү сыйфаты тәрбияләү;

-       балаларның танып-белү күзаллауларын рухи, әхлакый һәм эмоциональ компонентлар аша формалаштыру;

-       балаларда иҗади күзаллау, кызыксынучанлык формалаштыру;

-        шәхси гигиена, көндәлек режим, физик күнегүләрнең сәламәтлеккә, эшчәнлеккә һәм хәрәкәт итү сәләтен үстерүгә йогынтысы хакында башлангыч белем формалаштыру.

-       кече яшьтәге мәктәп балаларында эстетик, экологик, рухи, патриотик, физик тәрбия оештыру.

 Озайтылган көн төркемендә кызыклы итеп үткәрелгән клуб сәгатьләре әлеге бурычларны тормышка ашыруга юнәлтелгән. Программада һәр эш  юнәлешенә 34 сәгать вакыт каралган (атнага 1 сәгать исәбеннән). Әлеге программада  укучыларның сөйләм телен үстерүгә, хезмәт күнекмәләренә өйрәтүгә, патриотик тәрбиягә зур әһәмият бирелде.

 

Клуб сәгатьләрендә  эш юнәлешләре:

 

Дүшәмбе -  әңгәмәләр, әдәплелек сәгатьләре.

Сишәмбе –китапханәгә йөрү, китап уку.

Чәршәмбе – “Уңган куллар” түгәрәге.

Пәнҗешәмбе – уеннар, кичәләр, экскурсияләр.

Җомга – рәсем ясау.

 

Программаның эчтәлеге

 

Әңгәмәләр, әдәплелек сәгатьләре

Бу юнәлеш башлангыч сыйныф укучылары белән алар өчен мөһим булган төрле темаларга сөйләшүләр, фикер алышуларны күздә тота. Әңгәмәләр вакытында балалар  тәрбиячене тыңлыйлар, теге яки бу тема буенча үзләренең мөнәсәбәтләрен белдерергә өйрәнәләр. Алар Россиядә, республикада, чит илләрдә нинди яңалыклар булуы, истәлекле даталар, халкыбызның бәйрәмнәре, яхшы һәм яман гадәтләр турында беләләр.

Укучыларның сөйләм теле үсешендә, өйдә, мәктәптә, җәмәгать урыннарында үз-үзләрен культуралы, әдәпле тоту күнекмәләре тәрбияләүдә әдәплелек сәгатьләренең роле зур.

 

Рәсем занятиеләре

Рәсем занятиеләре балаларга эстетик тәрбия бирү, заман таләпләре буенча культуралы, зәвыклы кеше тәрбияләү бурычын тормышка ашыруга ярдәм итә.Кече яшьтәге мәктәп балалары  рәсем ясарга бик ярата. Алар рәсем аша үзләренең уй-фикерләрен чагылдыралар, матурлыкны күрергә өйрәнәләр, аларның рәсем ясау күнекмәләре үсә,  балаларда үз-үзләренә ышаныч уяна. Шуңа күрә клуб сәгатьләрендә бу эш төре кертелде.

 

Балалар язучыларының әсәрләрен уку

Бу юнәлеш балаларда укуга кызыксыну арттыруны, мөстәкыйль уку, китап белән эшләү күнекмәсен үстерү, укучыларның  әйләнә-тирә  дөнья турында белемнәрен арттыру, сөйләм телен, сүз байлыгын үстерү, патриотизм хисе тәрбияләү бурычларын тормышка ашыруда ярдәм итә. Түбәндәге эш төрләре алып барыла:

-  татар һәм балалар язучыларының әсәрләрен уку;

-  халык авыз иҗаты үрнәкләрен уку;

-  шигырьләрне сәнгатьле уку;

-  әсәрләрнең эчтәлеге буенча фикер алышу, әсәрләрнең эчтәлеген сөйләү;

-  балар өчен чыга торган газета-журналлар уку;
мәктәп һәм район китапханәсенә йөрү.

 

 

 

 

Уеннар, кичәләр, экскурсияләр

Озайтылган көн төркеменә йөрүче укучыларның дәрес хәзерләүдән тыш вакытларын кызыклы һәм файдалы итеп оештыру бик мөһим.

Балалар төрле уеннарны бик яраталар, теләп катнашалар һәм өйрәнәләр. Уеннарның тәрбияви роле  бик зур. Программада татар халык уеннарын өйрәнү, дидактик уеннар кертелде, ә хәрәкәтле уеннар ял сәгатьләрендә оештырыла.

Башлангыч сыйныф укучыларының шәхес буларак формалашуында  дәрестән тыш чараларда катнашу аеруча мөһим, чөнки уку материалын авырданрак үзләштерүче, оялчанрак балалар да мондый чараларда үзләрен күрсәтә алалар. Төрле бәйрәм һәм кичәләр балалар тормышын кызыклырак итә, алар хәтта мәктәпкә дә теләп һәм яратып йөри башлыйлар.

Озайтылган көн төркеме тәрбиячесе һәрвакыт эзләнергә, балаларга укырга да, ял итәргә дә кызыклы булырлык итеп эшне оештырырга тиеш. Озайтылган көн төркемендә бик күп төрле чаралар үткәрергә мөмкин.  Бәйрәм һәм кичәләрнең күбесе әти-әниләр белән бергә үткәрелә. Әлеге чараларны үткәргәндә яңа информацион-коммуникатив технологияләр куллану – аларны тагын да кызыклырак итәргә,озайтылган көн төркеме тәрбиячесенә заман белән бергә атларга ярдәм итә.

Балаларга халкыбызның күркәм традицияләрен, мирасын тапшыру, аларның күңелендә өлкәннәргә шәфкать, әти-әниләргә мәхәббәт һәм хөрмәт, Туган илебез һәм туган телебез  белән горурлану хисләре уяту бурычларын тормышка ашыруда саф татар телендә кичәләр үткәрүнең  әһәмияте зур.

Экскурсияләр балаларның  әйләнә-тирә дөньяны танып белүен, күзаллауларын киңәйтергә ярдәм итә. Экскурсияләр вакытында алар туган төбәгебезнең күренекле һәм истәлекле урыннары белән танышалар. Табигатькә экскурсияләр вакытында  алар туган як табигатенең матурлыгын күрәләр, үзебезнең якта үсүче үсемлекләр, дару үләннәре, агачлар, хайваннар белән танышалар, табигатьне сакларга өйрәнәләр, табигый материаллар, дару үләннәре  җыялар. Экскурсияләр күп вакыт җәяү үткәрелә, ә бу исә балаларның сәләмәтлеген ныгыту һәм  чыныктыру өчен  нәтиҗәле чара булып тора.

 

“Уңган куллар” түгәрәге  занятиеләре

Хезмәт тәрбиясе – шәхеснең һәрьяклап үсешенең аерылмас өлеше, кеше тормышында хезмәтнең әһәмияте бәяләп бетергесез.

Кече яшьтәге мәктәп балаларында хезмәткә мәхәббәт тәрбияләү, хезмәт күнекмәләренә өйрәтү өчен озайтылган көн төркемендә “Уңган куллар” түгәрәге  үткәрү бик нәтиҗәле. Бу түгәрәктә бик күп төрле эшләр башкарыла:

-         табигый материаллар җыю, киптерү, алардан төрле өйберләр ясау;

-         кәгазь, һәм картоннан уенчыклар, открыткалар һ.б. әйберләр ясау;

-         пластилин, тукыма һ.б материаллар белән эшләү;

-         бәйрәмнәргә әти-әниләргә. әби-бабайларга бүләкләр  әзерләү;

-         гөлләр үстерү;

-         сыйныф бүлмәсен җыештыру;

-         мәктәп бакчасында эшләү;

-         макулатура җыю;

-         төрле конкурсларда катнашу.

Бу эшләрне балалар бик яратып башкаралар. Аларда хезмәт күнекмәләре формалаша, төрле эш коралларын кулланырга, эш урынын пөхтә тотарга, бер-берсенә ярдәм итәргә өйрәнәләр.

 

 

 

 

 

 

Көтелгән нәтиҗәләр

 

Әңгәмәләр буенча:

1.Укучылар тема буенча фикер алыша белә (коммуникатив, танып белү уку гамәле).

2.Әдәп- әхлак кагыйдәрен белә, төгәл үти (шәхси, регулятив УГ).

3.Өлкәннәрне хөрмәт итә, шәфкатьле булырга омтыла (шәхси, регулятив УГ).

4.Туган иле һәм төбәге белән горурлана (танып белү, шәхси һәм регулятив УГ).

5.Тормыш куркынычсызлыгы кагыйдәләрен белә һәм үти (танып белү, регулятив УГ)

 

Рәсем занятиеләре буенча:

1. Төп төсләрне  таный һәм дөрес куллана,төсләрне кушуның элементар кагыйдәләрен белә (предмет буенча УГ)

2. Рәсем ясауның эзлеклелеген саклый (предмет УГ)

3. Сурәтләнә торган әйбер белән үзенең рәсемен  чагыштыра (предмет буенча УГ)

4. Сюжетта кызыклы, нык тәэсир итә торган өлешне аера, рәсемдә иң мөһим үлчәм, төс белән басым ясап бирә (предмет буенча УГ).

5. Әйберләрнең формасын, пропорциясен, төзелешен, пространстводагы торышын, төсләрне рәсемдә дөрес бирә, карандаш һәм пумала белән иркен эш итә белә (предмет буенча УГ).

 

Балалар язучыларының әсәрләрен уку буенча:

 1. Әдәби китапны мөстәкыйль укый (предмет буенча, танып белү УГ)

2. Укылган әсәр буенча фикер алыша (коммуникатив УГ)

3. Кыскача эчтәлеген сөйли (коммуникативУГ)

4.Укылган әсәргә карата куелган сорауларга җавап бирә(коммуникатив УГ)

5. Китапханәдән балалар өчен чыгарылган китапларны алып укый ( предмет буенча, регулятив УГ)

6. Татар һәм рус балалар язучылары һәм шагыйрьләрен белә (танып белүУГ)

 

Уеннар, кичәләр, экскурсияләр буенча:

1. Үткәрелгән чараларда, җәмәгать эшләрендә актив катнаша (коммуникатив УГ).

2. Дус һәм тату, бердәм коллективта булырга омтыла (шәхси,коммуникатив УГ).

3. Музыка  һәм биюләр белән кызыксына, иҗади сәләтләренең үсеше күзәтелә (танып белү, шәхси УГ).

4. Туган төбәгенең күренекле урыннарын, кешеләрен, завод, фабрикаларын белә (танып белү УГ).

5. Табигатькә сакчыл карый  (шәхси, регулятив УГ).

6. Халкыбызның традицияләрен, уеннарын белә (танып белү, шәхси УГ).

7.Сәламәтлекне саклау кагыйдәләрен белә, спорт белән кызыксына, физик яктан нык булырга омтыла (регулятив, шәхси УГ).

 

“Уңган куллар” түгәрәге  занятиеләре буенча:

1.Куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үти ( регулятив УГ).

2.Кәгазь, катыргы, табигый материаллар белән эшли белә, төрле әйберләр ясый (предмет буенча УГ).

3.Чиста, пөхтә эшли, эш урынын тәртиптә тота (регулятив УГ).

4.Эш материалларын экономия белән куллана ( предмет буенча УГ).

5.Сыйныф бүлмәсендә чисталыкны саклый, гөлләр тәрбияли, бакчада эшләү күнекмәләрен белә (предмет буенча, регулятив, шәхси УГ).

 

 


Әңгәмәләр, әдәплелек кагыйдәләре

№ п/п

Тема

 Үтәлү вакыты

Искәрмә

кален.

 фактик

  1.  

Укучылар өчен кагыйдәләр. Мәктәптә куркынычсызлык.

 

 

 

  1.  

Юл йөрү кагыйдәләренә сәяхәт

 

 

 

  1.  

Туган ягым Кукмара.

 

 

 

  1.  

Кукмара районы авыллары

 

 

 

  1.  

Туган республикабыз

 

 

 

  1.  

Яшел витаминнар

 

 

 

  1.  

Дүрт аяклы дусларыбыз

 

 

 

  1.  

Сәламәт тәндә- сәламәт акыл

 

 

 

  1.  

Урамда үз-үзеңне тоту

 

 

 

  1.  

Исәнләшү әдәбе

 

 

 

  1.  

Ана – бөек исем

 

 

 

  1.  

Иң якын кешеләребез. Минем нәселем

 

 

 

  1.  

Кызыл әтәч

 

 

 

  1.  

Кунакта үз-үзеңне тоту

 

 

 

  1.  

Россия – туган илебез

 

 

 

  1.  

Дөнья илләре

 

 

 

  1.  

Туган ягыма кыш килде

 

 

 

  1.  

Хәрәкәттә - бәрәкәт

 

 

 

  1.  

Су- яшәү чыганагы

 

 

 

  1.  

Батырлар даны мәңгелек

 

 

 

  1.  

Без һәм йорт хайваннары

 

 

 

  1.  

Урам тулы машина

 

 

 

  1.  

Тылсымлы сүзләр

 

 

 

  1.  

Эчке һәм тышкы матурлык

 

 

 

  1.  

Бүләк этикеты

 

 

 

  1.  

Китап- белем чишмәсе

 

 

 

  1.  

Кошлар – безнең дусларыбыз

 

 

 

  1.  

Икмәк – зур байлык

 

 

 

  1.  

Кукмараның матур урыннары

 

 

 

  1.  

Һәрбер һөнәр мактаулы

 

 

 

  1.  

Нәрсә ул яхшы, нәрсә ул начар

 

 

 

  1.  

Чәчәкләр дөньясы

 

 

 

  1.  

Без табигать дуслары.

 

 

 

  1.  

Исәнме, җәй!

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Рәсем  занятиеләре

 

№  п/п

       Тема

  Үтәлү вакыты

Искәрмә

кален.

фактик

1.

Алтын көз. Белем бәйрәме.

 

 

 

2.

Мультфильм геройлары

 

 

 

3.

Көзге яфраклар

 

 

 

4.

Диңгез рәсеме

 

 

 

5.

Кош рәсеме ясау

 

 

 

6

Песи рәсеме ясау

 

 

 

7

Көчек рәсеме

 

 

 

8

Жираф рәсеме

 

 

 

9.

Укыган әкиятләргә иллюстрация ясау

 

 

 

10

Әкияти кош

 

 

 

11

Янгын темасына рәсем

 

 

 

12

Юлда йөри беләсеңме?

 

 

 

13

Безнең өй

 

 

 

14

Чәчәк букеты

 

 

 

15

Кышкы уеннар

 

 

 

16

Йорт хайваннары

 

 

 

17

Чыршы бизибез

 

 

 

18

Китап рәсеме ясау

 

 

 

19

Түгәрәк эчендә бизәк

 

 

 

20

Бизәкле тәрәзә

 

 

 

21.

Минем яраткан уенчыгым

 

 

 

22.

23 февраль – Ватанны саклаучылар көне

 

 

 

23.

Спорт - сәламәтлек

 

 

 

24.

Әнием- алтыным .8 март бәйрәме

 

 

 

25.

Дару үләннәре

 

 

 

26.

Күбәләкләр

 

 

 

27.

Квадрат эчендә бизәк

 

 

 

28.

Мин яшәгән авыл

 

 

 

29.

Яз килде

 

 

 

30.

Ирекле рәсем

 

 

 

31.

Кошлар кайта туган якларга

 

 

 

32

Җиңү бәйрәме

 

 

 

33.

Тукай әкиятенә иллюстрация

 

 

 

34.

Җәйге табигать

 

 

 

 


Китапханә дәресләре (хикәяләр, шигырьләр, әкиятләр).

 

№ п/п

      Тема

 Үтәлү вакыты

     Искәрмә

кален.

фактик

1.

Көз турында табышмаклар

 

 

 

2.

Рус халык әкиятләре

 

 

 

3.

Дөнья халыклары әкиятләре

 

 

 

4.

Г.Андерсен әкиятләре

 

 

 

5.

Табышмаклар

 

 

 

6.

“Салават күпере”ндә кунакта

 

 

 

7.

“Ак бүре” әкияте

 

 

 

8.

“Серле балдак” әкияте

 

 

 

9.

«Дутан батыр» әкияте

 

 

 

10.

“Сертотмас үрдәк” әкияте

 

 

 

11.

В.Осеева хикәяләре

 

 

 

12.

Л.Толстой хикәяләре

 

 

 

13.

Р.Вәлиев шигырьләре

 

 

 

14.

“Непоседа” журналына сәяхәт

 

 

 

15.

Тизәйткечләр өйрәнү

 

 

 

16.

Шигырь сөйләүчеләр бәйгесе

 

 

 

17.

Бертуган Гриммнар әкиятләре

 

 

 

18.

«Убырлы карчык белән үги кыз» әкияте

 

 

 

19.

Кроссвордлар чишү

 

 

 

20.

Кызыл китап нәрсә ул?

 

 

 

21.

“Кырык бер күгәрчен” әкияте

 

 

 

22.

М.Җәлил шигырьләре

 

 

 

23.

А.Барто шигырьләре

 

 

 

24.

Ф.Яруллин иҗаты

 

 

 

25.

Р.Батулла “Ташсуар патша”

 

 

 

26.

Тиен малае Тим-Тим

 

 

 

27.

Н.Каштанов «Күчтәнәч»

 

 

 

28.

«Тутый кош»- әкият

 

 

 

29.

К.Чуковский әкиятләре

 

 

 

30.

Г.Тукай шигырьләре

 

 

 

31.

Табигать турында хикәяләр

 

 

 

32.

Е.Чарушин.Хайваннары турында хикәяләр

 

 

 

33.

Э.Успенский “Чебурашка”

 

 

 

34.

Район китапханәсенә экскурсия

 

 

 

 

                        

 

 

 


Уеннар, кичәләр, экскурсия.

 

№  п/п

           Тема

Үтәлү вакыты

   Искәрмә

кален.

фактик

1.

“Көйне таны”

 

 

 

2.

Табышмаклар, башваткычлар

 

 

 

3.

Көзге экскурсия

 

 

 

4.

Математик КВН

 

 

 

5.

Ребуслар чишү

 

 

 

6.

Йолдызлы сәгать

 

 

 

7.

Уен-викторина «Әкият геройлары»

 

 

 

8.

Сөмбелә бәйрәме

 

 

 

9.

Шашка, шахмат ярышлары

 

 

 

10.

Күңелле стартлар

 

 

 

11.

Викторина «Урман табышмаклары»

 

 

 

12.

Кошлар безнең дусларыбыз

 

 

 

13.

Татар халык уеннары

 

 

 

14.

Өстәл уеннары

 

 

 

15.

Яңа елга әзерлек

 

 

 

16

Яңа ел бәйрәме

 

 

 

17.

Әти, әни һәм мин- сәламәт гаилә

 

 

 

18.

Викторина «Хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы»

 

 

 

19.

Кроссворд чишү

 

 

 

20.

Шарадалар

 

 

 

21.

Могҗизалар кыры

 

 

 

22.

Интеллектуаль уен

 

 

 

23.

Ягез, әле, егетләр!

 

 

 

24.

Әниләр турында җырлар

 

 

 

25.

Ягез әле, кызлар!

 

 

 

26.

“Табышмак әйтәм-тап”

 

 

 

27.

Экологик ассорти

 

 

 

28.

Космоска сәяхәт

 

 

 

29.

Яраткан геройларда кунакта

 

 

 

30.

Саф һавада уеннар

 

 

 

31.

Кызыклы грамматика

 

 

 

32.

Җиңү паркына экскурсия

 

 

 

33.

Мульфильмнар карау

 

 

 

34.

Табигатькә экскурсия

 

 

 

 


Уңган куллар.

 

№ п/п

                  Тема.

    Вакыты

 Искәрмә

кален.

фактик

1.

Кереш дәрес. Төрле материаллар белән эшләү алымнары. Веер ясау.

 

 

 

2

Кипкән яфраклардан аппликаия.

 

 

 

3

 Табигый материаллар белән эш. Кипкән яфрак һәм чәчәкләрдән букет.

 

 

 

4

Күркә белән эш. Җәнлекләр ясау.

 

 

 

5

Кипкән орлыкларбелән ваза бизәү.

 

 

 

6

Ярма белән эш. Чәчәктә күбәләк.

 

 

 

7

Төсле кәгаздән  декоратив аппликация “Көзге агач”

 

 

 

8

Декоратив аппликаия Салфеткадан чәчәкләр ясау.

 

 

 

9

Контурлы  аппликация “Куян”

 

 

 

10

Проект “Су буенда”

 

 

 

11

Орнаментлар.Геометрик онаментлардан төзү:“Өй”,”Келәм”

 

 

 

12

Квиллинг.Чәчәкләр ясау.

 

 

 

13

Оригами. Китап кыстыргычы.

 

 

 

14

Оригами. Көймә.

 

 

 

15

Чыршы уенчыклары.

 

 

 

16

Проект эше “Яңа ел”

 

 

 

17

Кар бөртеге

 

 

 

18

Әкияттәге сарай. Картон белән эш.

 

 

 

19

“Күңелле башмаклар”

 

 

 

20

23 февральгә күләмле аппликация.

 

 

 

21

Тасмадан чәчәкләр.

 

 

 

22

Проект “Кәрзиндә чәчәкләр”

 

 

 

23

Кәгазьдән модельләштерү. Җәнлекләр.

 

 

 

24

Пластилиннан әвәләү. Песи.Әтәч.

 

 

 

25

Пластилиннан аппликация “Болында”

 

 

 

26

Пластилин белән эш. Проект “Балалар мәйданчыгы”

 

 

 

27

Тозлы камырдан әвәләү “Камка”, “Җиләкләр”

 

 

 

28

Җеп белән эшләү. Шар.

 

 

 

29

Тукыма белән эш. Энә кадагыч.

 

 

 

30

Сәйлән белән эшләү

 

 

 

31

Төрле материаллар белән эш.”Су асты дөньясында”

 

 

 

32

Пластик шешәдән тартма ясау.

 

 

 

33

Куна тактасын бизәү

 

 

 

34

Йомгаклау. Күргәзмә оештыру.

 

 

 


Әдәбият

1.  ФГОС «Формирование универсальных учебных действий в основной школе», /А. Г. Асмолова/,   М.: Просвещение, 2011г

2  ФГОС «Планируемые результаты начального общего образования», /Г. С. Ковалева/,  М: Просвещение, 2011г

3. Ахмадиева Р.Ш.,  Обучение младших школьников правилам безопасного поведения на дороге -  Казань, 2010

4. Голованова М. В. и др. Родная речь Кн.1,Ч.1 – 8-е изд. – М.: Просвещение, 2013.

5.“Сабантуй” газеталары.

6. “Ачык дәрес” газеталары.

7. “Мәгариф” журналлары.

8.Мартынова Я.Ю Внеклассные мероприятия в начальной школе - Волгоград, Учитель, 2007.

9.  Попова Г.П. Классные часы. 1-4 классы. - Волгоград, Учитель, 2014.

10. Татар халык әкиятләре – Казан,2012.

11. Э. Шәрифуллина Җырлы бәйрәм -  Казан, Хәтер, 2011.

12. Вәгыйзов С.Г., Валитова Р. Кызыклы грамматика – Казан, Татарстан китап нәшрияты.

13. Продлённая группа 1-4 классы, Москва, Вако, 2012.

43.Хисамутдинова Р.Р. Тәрбия программасы -  Кукмара, 2011.

15.Хисамутдинова Р.Р. Озайтылган көн төркемендә бәйрәмнәр һәм кичәләр -  Кукмара, 2010.

16.Выгонов В.В. Оригами 1-4 классы, Москва: Экзамен, 2013.

Интернет- ресурслар:

-http://nsc.1september.ru/

-https://edu.tatar.ru/

-http://www.prodlenka.org/

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Рабочая программа для клубных часов в Г П Д на татарском языке"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Директор риск-менеджмента

Получите профессию

Менеджер по туризму

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 656 994 материала в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 07.10.2016 513
    • DOCX 262 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Хисамутдинова Рафиля Рахимулловна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    • На сайте: 7 лет и 6 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 10580
    • Всего материалов: 7

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

HR-менеджер

Специалист по управлению персоналом (HR- менеджер)

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Использование элементов театрализации на уроках литературного чтения в начальной школе

36 ч. — 144 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 62 человека из 27 регионов
  • Этот курс уже прошли 492 человека

Курс повышения квалификации

Видеотехнологии и мультипликация в начальной школе

36/72 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 257 человек из 51 региона
  • Этот курс уже прошли 1 263 человека

Курс повышения квалификации

Методика повышения техники чтения у младших школьников с ОВЗ

36 ч. — 144 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 103 человека из 28 регионов
  • Этот курс уже прошли 412 человек

Мини-курс

Стратегии и инструменты для эффективного продвижения бизнеса в интернете

10 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 21 человек из 15 регионов

Мини-курс

Классики и современники: литературные портреты и психология творчества

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 23 человека из 17 регионов
  • Этот курс уже прошли 14 человек

Мини-курс

Введение в искусственный интеллект

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 117 человек из 42 регионов
  • Этот курс уже прошли 41 человек