Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Дошкольное образование / Рабочие программы / Рабочая программа для старшей татарской группы по программе "От рождения до школы"
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 26 апреля.

Подать заявку на курс
  • Дошкольное образование

Рабочая программа для старшей татарской группы по программе "От рождения до школы"

библиотека
материалов

hello_html_m498b37d9.gifЯр Чаллы шәһәре мәгариф идарәсенең “Тирәккәй” 58нче балаларның танып белү-сөйләм үсешен өстенлекле гамәлгә ашыручы гомумүстерешле балалар бакчасы” муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү оешмасы



Педагогик киңәшмә “Раслыйм” Килешенгән, 58нче санлы “Тирәккәй”

утырышында балалар бакчасы мөдире

каралган протокол №2 -----------Валиуллина Р.З.

____ ” _____ 2015 ел





10 нчы зурлар төркеменең

2015-2016нчы уку елына

эш программасы









Тәрбиячеләр:

Рахимова Г.И.

Сафиуллина Э.П.





Яр Чаллы

Эш программасы эчтәлеге

1. Максат өлеше

1.1. Аңлатма язу

1.1.1. Актуальлелек

Приоритет юнәлеш (педагогик процессны оештыру өлеше)

1.1.2. Программаның максат һәм бурычлары

Максат (педагогик процессны оештыру өлеше)

1.2. Белем бирүне оештыру юллары

1.3. Белем бирүне оештыру үзенчәлекләре

Белем бирүне оештыру үзенчәлеге (педагогик процессны оештыру өлеше)

1.4. 5 яшьтән 6 яшькә кадәр балалар психик үсешенең яшь үзенчәлекләре (зурлар төркеме)

5 яшьтән 6 яшькә кадәр балалар психик үсешенең яшь үзенчәлекләре (зурлар төркеме)


1.5. Ният ителгән программаның үзләштерү нәтиҗәләре. Ният ителгән программаның үзләштерү нәтиҗәләре (педагогик процессны оештыру өлеше)


2. Эчтәлек өлеше

2.1. Белем бирүне оештыру эчтәлеге.

2.2. Зурлар төркемендә белем бирү эшчәнлегенең тематик эчтәлеге.

2.3. 5-6 яшьлек балаларга белем бирү өлкәләрен үзләштерү буенча комплекслы-тематик план.

2.4. Төркемдә белем бирү процессын оештыру үзенчәлеге.

2.4.1. Төбәкнең мәтәпкәчә белем бирү программасы аша балаларда әхлак-патриотлык хисләре формалаштыру.

2.4.2.Балаларны татар теленә өйрәтү проекты “Туган телдә сөйләшәбез”.

2.4.3. “Мин һәм табигать» өстәмә программасы белән балаларны социаль-актив шәхес буларак тәрбияләү.

2.5. Тәрбияченең 3-6 яшьлек балалар белән бердәм эшчәнлек моделе.

3. Оештыру өлеше

3.1. Предметлы-әйләнә-тирә мохитны үстерү.

Төркемдә предметлы-әйләнә-тирә мохитны оештыру.

3.2. Төркемнең материаль-техник нигезе.

3.3.Көндәлек режим, ББО челтәре.

3.4.Кулланылган методик әсбаплар.

3.5. Әти-әниләр белән эш.

1.Максат өлеше

1.1.Аңлатма язу. 1.1.1.Актуальлелек.

Яр Чаллы шәһәренең муниципаль автономияле мәктәпкәчә белем бирү оешмасы “Гомуми белем бирү 58нче “Тирәккәй” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрне интеллектуаль юнәлештә үстерү буенча эшләүче (алга таба- мәктәпкәчә белем бирү оешмасы) түбәндәге документлар нигезендә эшли:

1. Бала хокукы конвенциясе (1989 г.).

2.Рәсәй Федерациясенең 10.07.1992 №3266 - «мәгариф турында» законы.

3. Мәктәпкәчә белем бирүче оешмаларның типлаштырылган торыш карары (Рәсәй Федерациясенең 27.10.2011елда №2562 расланган карар).

4. Рәсәй Федерациясенең министрлыклар мәгарифыннан инструктив-методик хат № 65/23-16 14.03.00ел. «Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның максималь йөкләнешкә гигиеник таләпләр”

5. СанПин 2.4.1.2731-10 «Үзгәреш №1 2.4.1. 2660-10 «Мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында төзелешкә, эчтәлеккә һәм режим оешмасына карата санитар таләпләр” 22.12.2010 № 19342 Рәсәй Федерациясенең баш дәүләт санитария табибы белән 20.12.2010г №164 расланган.

6. РФ фән һәм мәгарифлык министрлыгыннан хат 1.05.2007 №03-1213 «Мәктәпкәчә белем бирү оешмаларын бер төргә билгеләүче методик киңәшмәләр».

7. РФ фән һәм мәгариф министрлыгыннан боерык 3.11.2009 №655 « Мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында төп гомуми белем бирү программаларында федераль дәүләт таләпләрен раслау ».

8. РФ фән һәм мәгарифлык министрлыгыннан боерык 20.07.2011 №2151 «Мәктәпкәчә мәгарифлектә белем бирү программаларына федераль таләпләр раслау».

9.ТР “Мәгариф законы”

10.ТР “Телләр турында закон”

11.Муниципаль норматив, локаль актлар”

Зурлар төркеме балалары эшчәнлегендә танып белү үсеше приоритетлы юнәлеш булып тора. Аларга: танып белү, күзәтүчәнлек, әйләнә-тирәне күзәтү керә.

Зурлар төркемендә тәрбия һәм белем бирүне оештыру эчтәлеге интеллектуаль һәм шәхси яктан баланың сәламәтлеген саклау, ныгыту; уен төрләре эшчәнлеге: уен, коммуникатив, хезмәт, танып белүне формалаштыру.

Төркемдә белем бирү эшчәнлегенең формалары һәм төрләре: әңгәмә,

дидактик уеннар, рәсемнәр карау, коллекция җыю, проектлар карау, викториналар, интегратив эшчәнлек, “Мин һәм табигать» экологик өстәмә программасы, шәхси эш, аерым эш.


1.1.2. Тәрбия һәм белем бирү процессының бурычлары.

Илебезнең мәгариф учрежденияләре эшенең яңа иҗтимагый-икътисади шартларда алып барылуы мәктәпкәчә мәгарифне заман таләпләренә туры китереп үзгәртүне, дәүләт һәм гаиләнең бала тәрбияләүдәге ролен яңа прогрессив формалар белән баетуны, һәр баланың эмоциональ иминлеге һәм төрле яклы үсеше өчен педагогик коллективның җаваплылыгын арттыруны таләп итә. Бүгенге мәктәпкәчә мәгарифнең приоритетлары үзгәрү сәбәпле балалар бакчасында тәрбия һәм белем бирү программалары яңартылды. Мәктәпкәчә тәрбия һәм белем бирү учрежденияләре хезмәткәрләре, яңа заман таләпләрен исәпкә алып, башка концептуаль нигездә төзелгән программалардагы мәсьәләләрне һәм эчтәлекне әлеге документка мөстәкыйль рәвештә кертәләр. Шулардан чыгып, мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында тәрбия һәм белем процессында “Физик үсеш”, “Социаль-шәхси үсеш”, “Танып белү үсеше”, “Сөйләм үсеше”, “Нәфасәти-сәнгать үсеше” юнәлешләре булуы мөһим.

Зурлар төркеме өчен программа, 5 яшьтән 6 яшькә кадәр чорында тәрбия, белем бирү һәм үсешенең барлык төп юнәлешләрен чагылдыра. Белем бирү процессы “Туудан алып мәктәпкә кадәр” якынча балалар бакчасында тәрбия һәм белем бирү программасы нигезендә төзелгән, Н.Е.Веракса, Т.С.Комарова, М.А.Васильева мөхәррияте астында, 2012 ел, 2-е басма, «Балалар бакчасы һәм гаилә өчен ана теле програмамсы» Ф.Ю. Юсупова, З.Ф. Камалова, Р.А.Борһанова, Мәгариф-1986;

- «Гаиләдә, балалар бакчасында әдәплелек тәрбияләү программасы»

К.В. Закирова, Р.А. Низамов, Мәгариф-2006, “Төбәкнең мәктәпкәчә белем бирү программасы”, Р.К.Шаехова, 2012. “Бергәләп үсәбез” программасы эшчәнлек төрләренә нигезләнеп тулыландыра.



Программаның төп максатлары:

  • һәр балалның сәләмәтлеге, эмоциональ иминлеге һәм үз вакытында төрле яклы үсеш алуы турында кайгырту;

  • балаларны аралашучан, игелекле, кызыксынучан, инициативлы, мөстәкыйльлеккә һәм иҗатка омтылучан итеп үстерү максатыннан чыгып, төркемнәрдә кешелеклелек һәм мәрхәмәтлелек атмосферасы тудыру;

  • балалар эшчәнлегенең төрле төрләрен киң куллану, укыту һәм тәрбия процессының нәтиҗәлеген күтәрү максатыннан аларны интегральләштерү;

  • тәрбия һәм белем бирү процессын иҗади оештыру;

  • балаларның мөмкин булганча төрле эшчәнлекләрдә файдалану, белем бирүне нәтиҗәлерәк итү максатында аларны берләштерү;

  • мәктәпкәчә тәрбия һәм белем бирү оешмасы һәм гаилә шартларында бала тәрбиясенә якын килүгә юнәлеш бирү;

  • гаиләнең балалар бакчасы төркемнәре һәм мәктәпкәчә оешма тормышында катнашуын тәэмин итү;

  • балалар бакчасы һәм башлангыч мәктәп эшендә мәктәпкәчә яшьтәге балага кирәклеген артык акыл һәм физик эш йөкләмәсе максатыннан дәвамчынлыкны саклау;

  • региональ якын килүне гамәлгә ашыру;


«МИН ҺӘМ ТАБИГАТЬ” өстәмә программасына туры китереп эшләү.

Программаның максаты: Балаларның экологик белемнәрен системалаштыру.

Программаның бурычлары:

Белем бирү бурычы: Үзеңне табигать белән бер бөтен итеп хис итү.

Үсемлекләрнең, хайваннарның тере организм булуларын һәм алар арасындагы бәйләнешне аңлау. Тере һәм тере булмаган табигатьнең кеше тормышында әһәмиятен өйрәнү. Кешенең табигатькә карата уңай һәм тискәре йогынты ясавын күрсәтү.

Үстерү бурычы: Тере һәм тере булмаган табигатьне күзәтүне үстерү. Әйләнә-тирә табигатьнең үзгәрешләрен, матурлыгын, төсләрен, формаларын күрә белергә өйрәтү. Балаларның сәламәтлекләрен саклау һәм ныгыту.

Тәрбия бурычы: Әйләнә-тирә табигатьнең үзгәрешләрен, матурлыгын, төсләрен, формаларын күрә белергә өйрәтү. Табигатькә, тереклек ияләренә карата сакчыл караш, мәхәббәт тәрбияләү.



1.2.Белем бирү процессын оештыру принциплары һәм алымнары. Программа нигезен бала үсешенә якын килүне-мәдәни, тарихи, заманлашкан мәгариф эшчәнлеге тәшкил итә.
Белем бирү мохитын оештыру принциплары:

Психологик комфорт принципы. Балалар һәм зурлар арасында бер-берсенә карата уңай караш тәрбияләү.

Эшчәнлек принципы. Төп эшчәнлек төрләрендә балаларның “ачыш”ларына акцент ясала.

Бербөтенлелек принципы. Балаларда әйләнә-тирәне күзаллауларын, үзләре турында белемнәрен формалаштыру.

Минимакс принципы. Балаларны шәхси яктан үстерү өчен шартлар булдыру.

Сәнгать принципы. Белем бирү процессы һәр баланың сәнгать үсешен үстерергә юнәлдерелгән.

Вариатив принципы. Балаларга танып белү һәм күзәтүчәнлек эшчәнлегендә үзләренә кирәкле материалларны, хәрәкәт итү төрләрен һәм катнашучыларны сайлап алырга мөмкинчелек бирә.

Дәвамчанлык принципы. Мәктәпкәчә һәм мәктәп арасындагы белем бирүне оештыру буенча бәйләнешне саклау. Бу принциплар баланы шәхес буларак үстерү һәм аны ничек бар шулай кабул итәргә ярдәм итә. 1.3. Белем бирүне оештыру үзенчәлеге

1. Социаль-шәхси үсеш

Белем бирүне оештыру формалары: ОБЖ, проблемалы уен ситуациясе, әңгәмә, викториналар, үз-үзеңә ярдәм итү һәм хезмәт күрсәтү (дежурлык, уеннар,әңгәмә).

Уен эшчәнлеге: сюжетлы-ролле, дидактик һәм башкалар.

2. Танып-белү үсеше

Танып-белү эшчәнлеге. Белем бирүне оештыру формалары: ЭМКФ, әңгәмә, дидактик уеннар, рәсемнәр карау, коллекция җыю, проектларны тормышка ашыру, викториналар.

3. Сөйләм үсеше

Аралашу.Сөйләм үстерү. Белем бирүне оештыру формалары: әңгәмә, викториналар, дидактик уеннар, иллюстрацияләр һәм рәсемнәр карау.

4. Нәфасәти-сәнгать үсеше

а) Сәнгать эшчәнлеге. Белем бирүне оештыру формалары: Рәсем, әвәләү, кисеп-ябыштыру, конструкцияләү.

б) Матур әдәбият белән танышу. Белем бирүне оештыру формалары: әңгәмә, матур әдәбият уку, шигырьләр өйрәнү, театрлаштырылган уеннар.

в) Музыка эшчәнлеге. Белем бирүне оештыру формалары: музыка тыңлау, импровизация ясау, җырлау, музыкалы-хәрәкәтле уеннар, бәйрәмнәр һәм күңел ачулар.


5) Физик үсеш

Хәрәкәт эшчәнлеге. Белем бирүне оештыру формалары: хәрәкәтле уеннар, уен күнегүләре, физкультура эшчәнлеге, спорт уеннары, физкультура бәйрәмнәре.



Тәрбия-белем бирүне оештыру (төркемдә)

1. Балаларны Татарстан халык культурасы белән «Татарча сөйләшәбез» (ЗариповаЗ.М., Кидрячева Р.Г. Шарипова Л.А. Исаева Р.С. «Хатер». 2011) укыту-методик комплекты аша таныштыру.

2. Төбәкнең мәтәпкәчә белем бирү программасы (РИЦ, 2012. (Шаехова Р.К.) аша балаларны әхләк (нравственно-патриотического) тәрбияләү. 3.Төп белем бирүне оештыру “Мин һәм табигать” өстәмә белем бирү программасын күздә тотып төзелә. (Хафаева Л.У) Рецензия к.п.н., доцента кафедры дошкольного и начального образования ФГАОУ ВПО КФУ Маснавиевой А.И.)

4. Балаларны социаль-актив шәхес итеп тәрбияләү өчен өстәмә белем бирү: «Развивай-ка», “Веселый язычок”, “Фитнес для малышей”, “Шахматный конь”, “Голосистый петушок”, “Умелые руки”, “Супер-дошкольник”, “Учу английский” (түгәрәкләр).


5-6 яшьлек балаларның психик үсешенең яшь үзенчәлекләре. Алтынчы яшьтәге балалар уен башланганчы рольләрне бүлешә һәм эш-угамәлләрне яраклаштырып төзи беләләр.Уендагы мөнәсәбәтләр эчтәлек һәм интонация ягыннан алган рольгә туры килүче сөйләм белән үрелеп бара. Балаларның реаль мөнәсәбәтләре вакытындагы сөйләм рольдәге сөйләмнән аерыла. Рольләрне бүлешкәндә, рольләр арасындагы субординация белән бәйләнгән каршылыклар килеп чыгарга мөмкин. Балаларның уендагы эш-гамәләре күптөрлеләнә. Бу яшьтәге балаларның сынлы сәнгать белән кызыксынулары аеруча көчәя. Алар бик еш рәсем ясый башлыйлар. Рәсем сюжетлы характер ала, күп тапкыр кабатланучы аз гына яки җитди үзгәрешләр булган сюжетлар бик еш очрый.

Конструкцияләү бу эшчәнлек өчен шартларны анализлый белүләре белән характерлана. Балалар агач конструктор детальләрен кулланалар һәм атыйлар.Үрнәк төзелешне гомуми ысул белән тикшерә беләләр.Төзисе корылманың төп өлешләрен күрсәтә алалар.Күмәк эшчәнлек барышында конструкцияләү барлыкка килә.Төсне, форма һәм зурлыкны, предметларның төзелешен аңлау, кабул итү камилләшә бара.

Балаларның күзаллаулары системалаштырыла. Балалар төп төсләрне һәм төсмерләрен дә,шулай ук турыпочмаклык,овал, өчпочмакның формаларын да аералар һәм атыйлар. Бер дистә предметны зурлыклары буенча рәткә төзеп куя алалар.

Зурлар төркемендә образлы фикер йөртү үсеше дәвам итә. Логик сөйләмле фикерләүнең нигезе булган гомумиләштерү сәләте камилләшә бара. Бу яшьтә уйлап чыгару сәләте үсү балаларга шактый оригиналь һәм эзлекле киңәйтелгән хикәяләр уйлап чыгарырга мөмкинлек бирә. Балаларның игътибар тотрыклылыгы үсә. Ирексез игътибардан аңлы игътибарга күчү күзәтелә. Сөйләм, шул исәптән аның аваз ягы камилләшү дәвам итә. Балалар сызгырулы,чыҗылдаулы һәм сонор авазларны дөрес әйтә башлыйлар.Сөйләмнең сәнгатьлелеге үсә, грамматик төзелеше камилләшә. Балалар барлык сүз төркемнәрен кулланалар, сүз уйлап чыгару белән актив шөгыльләнәләр. Сүз байлыклары арта. Балалар эчтәлекне дә, рәсемнәр буенча да мөһимен генә түгел,ә детальләрне дә кертеп сөйли ала башлыйлар. Бу яшьнең казанышлары түбәндәгеләр белән характерлана: уен эшчәнлегендә рольләр бүлешү; уен пространствосын төзи белү; югары нәтиҗәлеге белән аерылып торган рәсем эшчәнлегенең алга таба үсеше; конструкцияләүдә үрнәкне карап гомумиләштерә белү.Зиһенгә алу объектларының катлаулы формаларын анализлау белән характерлана; фикерләү чараларын үзләштерү белән бергә фикер йөртү сәләте үсә, гомумиләштерү күнекмәләре, уйлап чыгару сәләте, тотрыклы игътибар, сөйләм, Мин образы үсә.

1.5.Балаларның гомуми белем бирү программасын үзләштерүдә планнаштырылган нәтиҗәләр.

-Мәктәпкәчә белем бирү оешмасы башлангыч(элементар)кагыйдәләрне саклый.

- Өлкәннәр ярдәме белән табигатькә һәм хайваннарга карата сакчыл мөнәсәбәт тудыруда башлангыч кагыйдәләрне белә.

- Урамда өлкәннәр белән берлектә юл йөрү кагыйдәләре буенча башлангыч белемен күрсәтергә мөмкин.

  • Үзенең исем, фамилиясен һәм үз тирә - якындагы кешеләрнең исемнәрен.

  • Гәүдә, бит өлешләрен.

  • Спектр төсләрен

  • Йорт хайваннары (сыер, кәҗә, ат, эт, песи) һәм кыргый хайваннар(аю, бүре, төлке, куян).

  • Үзебезнең тирәлектә үскән ике агачны,үсемлекләрне.

  • Кием-салым, савыт-саба, йорт җиһазларының төп кисәкләрен әйтә. һәр ел фасылын һәм аның үзенчәлекле якларын кузаллый

  • Йорт хайваннарын, кыргый хайваннарны һәм кошларны

  • Савыт-саба, йорт җиһазлары, кием-салымның кирәклеген

  • Тәүлек өлешләрен

  • Шәмәхә(фиолетовый), кызыл сары(оранжевый), яшел төсләр ике төсне бергә кушудан килеп чыгуын.

булдыралар:

  • Тирә-юньдәге әйберләрне(предметларны) әйтә, аера, аларның төсләрен,

формаларын, әһәмиятле өлешләрен,кисәкләрен аера белә.

  • Төп төсләрне аера белә.

  • Кошларны, хайваннарны аера.

  • Кеше эмоцияен күрә һәм аера белә.

  • Тәме, формасы, зурлыгы буенча яшелчә, җиләк-җимешләрне аера.

  • Гомумиләштерүче сүзләр куллана.

-юыну, өстәл артында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен беләләр

  • Шәхси гигиена әйберләре (сөлге, кулъяулык, тарак)

  • Төркем бүлмәсендә, мәйданчыкта чисталыкны саклау. Уйнаганнан соң үзе артыннан уенчыкларны җыештырып калдырырга кирәклеген кузалый.

  • Кием-салым, йорт җиһазлары, савыт-сабаның ни өчен кирәклеген.

  • Кайбер һөнәрләрне(тәрбияче, табиб, милиционер, төзүче) һәм аларның хезмәт эшчәнлеген.

булдыралар:

  • Үзлектән бер эзлеклелек белән киенә, чишенә беләләр.

  • Киемнәрендә тәртипсезлекне күрә беләләр һәм өлкәннәр ярдәмендә бу проблеманы чишә алалар.

  • Өлкәннәр кушкан элементар йомышны үтиләр(уенчыкларны җыештыру һ.б.)

  • Гади геометрик фигураларны: түгәрәк, өчпочмак, турыпочмак, дүртпочмакны

белә һәм төп төсләрне аера.

  • 1, 2, 3 предметны аера.

  • Билгеләре буенча фигураларны төркемнәргә аера( төсе,формасы, зурлыгы).

  • Бер генә билгесе белән аерылып торган артык предметны таба белә.

  • 2, 3 өлештән торган фигураларны төзи.

  • Иҗади уйлау сәләтен күрсәтә: бу фигура нәрсәгә охшаган? Бу предмет белән ничек уйнарга мөмкин?

Таякчыклардан гади рәсемнәр төзи.

Коммуникация

Матур әдәбият белән танышу

Җыр,рәсем сәнгате

  • Музыка сәнгатен тыңлый

  • Үзенең музыкаль тәэсирен әйтә

  • Көйдә сурәтләнгән кайбер тирә-юньдәге тавышларны аера белә.

  • Көй астында хәрәкәт итә.

  • Гади җырларны теләп башкара.

  • Җыр шөгылендә тыңлап, өйрәнеп үткән берничә музыканы искә төшерә.

Мәктәпкәчә белем бирү эшчәнлегенең максат юнәлеше баланың яшь үзенчәлекләренең социаль-норма билгеләренә туры килергә тиеш.

Ел ахырында:

- бала төрле эшчәнлектә үзенә иптәшләр һәм үзенә эшчәнлекне сайлый белергә тиеш;

- бала әйләнә-тирә мохитка, хезмәт төрләренә, үзенә һәм башка кешеләргә уңай караш; конфликтларны чишә белү;

- бала уеннарның формаларың, төрләрен белә һәм үзенең күзаллауларын киң куллана ала;

- бала сөйләмендә үзенең уй-фикерләрен әйтә, сүзләрдән авазларны аера белә;

- баланың кул эшчәнлеге ныгыган, төп хәрәкәтләрне үти ала;

- бала төрле эшчәнлектә үз-үзен тоту кагыйдәләрен дөрес үти ала;

- бала кызыксынучанлык белдерә, үзе һәм табигать турындагы белемнәрен аралашуда куллана белә;

Ният ителгән программаның үзләштерү нәтиҗәләре.

Бала үзенең туган ягы, туган шәһәре, үзе һәм үзенең гаиләсе турында белә. Үзенең туган ягының картасын күзаллый ала.

Балалар халкыбызның мәдәнияты һәм гореф-гадәтләре белән кызыксына һәм аларны аера белә.

Татарстанда үсүче үсемлекләрне һәм хайваннар тормышын белә.

Транспортта, өйдә, урамда үз-үзен тоту кагыйдәләрен дөрес куллана.

5-6 яшьлек бала сөйләмендә 107 сүз куллана белергә тиеш. (ссылка на учебно-методический комплект по обучению детей двум государственным языкам в дошкольном образовательном учреждении)

Зурлар төркеме балалары:

- табигатькә карата уңай караш тәрбияләнергә һәм әләнә-тирә мохитта үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен белергә;

-зурлар ярдәменнән башка танып белү, күзәтүчәнлек һәм экспериментлар белән кызыксынырга;

-5-6 яшьлек балалар үсемлекләр һәм хайваннар тормышы турында белеп, аларга ярдәм итә белергә тиешләр.

(“Мин һәм табигать”өстәмә программасын карау)











2. ЭЧТӘЛЕК ӨЛЕШЕ

2.1. Зурлар төркеме өчен белем бирү эшчәнлегенең эчтәлеге

Белем бирүне оештыру балаларның эшчәнлек төрләренә карап төзелә. Алар: уен, хәрәкәт, хезмәт, шәхси, танып белү, матур әдәбият уку һәм башкалар.


Эшчәнлек төрләре

Эшчәнлекне оештыру формалары

Уен

Сюжетлы уеннар. Кагыйдәле уеннар.

Коммуникатив

Әңгәмә. Ситуатив әңгәмә.

Сөйләм ситуациясе. Табышмакларны төзү һәм чишү. Сюжетлы уеннар. Кагыйдәле уеннар.

Хезмәт

Күмәк эш. Дежурлык. Биремнәр бирү. Проектларны тормышка ашыру.

Танып белү-күзәтүчәнлек

Күзәтү. Экскурсия.

Проблемалы ситуацияләрне чишү.

Экспериментлар үткәрү. Коллекцияләр җыю. Моделләштерү. Проектларны тормышка ашыру. Кагыйдәле уеннар.

Продуктив

Проектларны тормышка ашыру.

Музыкаль- художественная

Тыңлау һәм башкару.

Импровизацияләү. Эксперимент үткәрү.

Хәрәкәтле уеннар (музыка белән). Музыкаль – дидактик уеннар.

Матур әдәбия уку

Матур әдәбият уку. Әңгәмә. Яттан өйрәнү.

Хәрәкәтле

Хәрәкәтле дидактик уеннар. Хәрәкәтле кагыйдәле уеннар. Уен күнегүләре. Ярышулар.


Программаның белем бирү максатларын чишү өчен:

-зурларның балалар белән бердәм эшчәнлеге;

-балалар эшчәнлеге;

-гаилә белән берлектә эш.












БЭ


Режим моменты

Балалар эшчәнлеге

Гаилә белән эш

Эшчәнлек, төрле юнәлештәге уеннар,

проект эшчәнлеге

Әңгәмә, экскурсия,матур әдәбият уку,хәрәкәтле уеннар, физик күнегүләр, тренинглар, проблемалы ситуацияләр, эксперименталь эшчәнлек.

Сюжетлы-ролле,

спортлы,

хәрәкәтле,

дидактик

уеннар;

продуктив

эшчәнлек,

театр

эшчәнлеге

МБДО белән берлектә (төркемнең әти-әниләр комитеты, балалар бакчасының әти-әниләр комитеты), күмәк һәм шәхси форма эшчәнлеге, бердәм мероприятияләр, социологик күзәтүләр, гаилә белән мониторинг.


Белем бирүне оештыру процессы комплекслы- тематик планны исәпкә алып төзелә.

Бурычлар:

-бер-берсе белән аралашу, чагыштыру, нәтиҗәне алдан белү. Белем бирү максаты:

1.Билгеле элемтә арасындагы максатны (бурыч) гамәлгә ашыру һәм нәтиҗә ясауны формалаштыру.
2. Предметлар һәм табигать күренешләре арасындагы бәйләнешне анализлауны формалаштыру.
Психологик-педагогик эш балаларның яшь һәм индивидуаль үзенчәлекләрен искә алып, аларга төрле яклап үсеш һәм белем бирүнең төп юнәлешләре: социаль-шәхси, танып белү, сөйләм, сәнгати-эстетик һәм физик үсеш.

2.2. Зурлар төркемендә белем бирүне оештыруның тематик эчтәлеге

Тема

Эшчәнлекне оештыру

Үткәрү вакыты

Йомгаклау варианты

Белем көне

Балаларда мәктәпкә карата уңай караш тәрбияләү. Укытучы хезмәтенә ихтирамлылык тәрбияләү; Балаларның уйлау фикерләү сәләтләрен үстерү;

Балаларны танып белү эшчәнлегенә өйрәтү.

20 август — 10 сентябрь

Әти-әниләр белән берлектә мәктәпкә белем көненә бару.

Мәктәп” турында әңгәмә.

Табышмаклар иленэ сәяхәт.”

Мәктәп” турында җырлар.

Бәйрәм букетлары.

Белем көнен” тасвирлау(күмәк эш).

Көз

Ел әйләнәсендә табигатьтә була торган үзгәрешләр турында балаларның күзаллауларын киңәйтү.

Табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.

Балаларның бәйләнешле сөйләм телен, игътибарларын үстерү.

Көзге табигатьнең матурлыгын күрә белү теләген уяту

11сентябрь - 7 октябрь

Көз” атналыгын залда ачып җибәрү.

Көз” темасына рәсемнәр ясау(әти-әниләр белән берлектә).




Гүзәл шәһәрем

Яр Чаллы

Балаларга Яр Чаллы шәһәре, туган як турында аңлатма бирү. Шәһәребездә яшәгән башка халыкның мәдәниятын хөрмәт итәргә, туган җирең белән горурлану хисе тәрбияләү. Татарстан Республикасының символикасын, табигать байлыклары турында өйрәтү.Туган якка,аның табигатенә мәхәббәт хисе,аңа карата сак караш үстерү.

8октябрь — 10 ноябрь

Спорт бәйрәме

Мин һәм дөнья

Кеше

Сәламәтлек һәм сәламәт тормыш алып баруны күзаллауны киңәйтү. Балаларның үз гаиләләре турында белемнәрен ныгыту. Гаиләдәге бер-берсе белән туганлашу (әти,әни, кыз,малай һ.б.). Баланың үз исеме, фамилиясе, яше; әти-әнисенең исемнәре турындагы белемнәрен ныгыту. Балаларның әти-әнисенең эш хөнәрләре белән танышу һәм аларның хезмәтләренә карата хөрмәт тәрбияләү.

Мин образына карата уңай караш тәрбияләү(ул яхшы,акыллы икәнен һәр көнне искә төшеререп торырга) Үзләренең тышкы сыйфатлары турында күзаллауларын киңәйтү. Өлкәннәргә, туганнарына карата ярдәм итү, аларга карата мәрхәмәтлелек хисләре тәрбияләү.

11 -30 октябрь

Сәламәтлек көне (ачык ишекләр)

Мониторинг


1 -15 декабрь

Балаларның шәхси карталарын тутыру.

Яңа ел бәйрәме

Балаларга кышкы табигать турында белем бирү. Бакчаларны кышкы табигатьнең матурлыгын күрә белү теләге түрбияләү. Табышмаклар ярдәмендә күзаллау, фикерләү, акыл сәләтен үстерү. Башкалар сөйләгәнне игътибар белән тыңлый белергә, әңгәмәдә катнашырга өйрәтү.

15 — 31 декабрь

Яңа ел бәйрәме. Балаларның бәйрәм алдыннан әзерләнгән рәсем күргәзмәсе.

Кыш

Балаларга кышкы табигать турында белем бирү. Бакчаларны кышкы табигатьнең матурлыгын күрә белү теләге түрбияләү. Табышмаклар ярдәмендә күзаллау, фикерләү, акыл сәләтен үстерү. Башкалар сөйләгәнне игътибар белән тыңлый белергә, әңгәмәдә катнашырга өйрәтү.


1-31 январь

Туган ягыма кыш килде” әңгәмә.

Кар патшасы” әвәләү.“Кыш” турында шигырьләр.

Серле кар бөртек-ләре” (әти-әниләр белән берлектә эш).

Кыш” турында сынамышлар өйрәнү (әти-әниләр белән берлектә).

Чыршыга гәрәбәләр кисеп ябыштыру.

Ватанны саклаучылар көне

Балаларның Ватанны саклаучылар турындагы күзаллауларын киңәйтү

Ватанны саклау теләген уяту, әтиләре-абыйлары белән горурлану хисе тәрбияләү.

Баланын бәйләнешле телен үстерү.

Яңа очраган сүзләрнен мәгьнәләрен аңлату,сүзлек запасын баету.

1-23 февраль

Әтиемнен һөнәре” әңгәмә

Әтием солдат булган” -газета чыгару(әти-әниләр белән берлектә)

Посттагы солдат” рәсем

Алтын куллы әтием” күргәзмә

Әтиләр бәйрәме

8 март


Балаларның 8 март халыкара хатын-кызлар көне турындагы белемнәрен гомумиләштерү.

Әбиләргә,әни-ләргә,кызларга игьтибарлы мөнәсәбәт тәрбияләү

Эзлекле һәм сәнгатьи итеп сөйләү күнекмәләрен үстерү.

Аналарны изге, кадерле, бердәнбер кеше булуын төшендерү, балаларда бәйрәм рухы булдыру.

24 февраль — 8 март

Минем кадерле әнием” балаларның рәсем күргәзмәсе.

Кызларга бәйрәмгә бүләк ясау(кисеп ябыштыру).

Әнием пешергән тәмле ризыклар” ярминкә.

Мәрхәмәтле газиз әнием”бәйрәм

халык мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре белән танышу

Балаларны халык уенчыкларын (дымковская игрушка, матрешка һәм башкалар) күзаллауны үстерү. Халык хөнәрләре белән таныштыру.Халык аваз иҗаты белән таныштыруны дәвам итү.Балаларның барлык төр эшчәнлекләрендә дә фольклорны киң куллану.

9-20 март

Балалар эшчәнлеге күргәзмәсе.

Яз


Балаларнын язгы табигать куренешләре белән таныштыру,аларны куреп сойләп бирә белергә өйрәтү.

Туган ягыбызда була торган язгы табигать куренешләренә соклану хисләре тәрбияләү.

Балаларнын күзаллау, фикерләү,акыл сәләтен үстерү.

Уеннар аша балаларны язгы табигать күренеше белән таныштыру.

21 март- 16 апрель

Яз бәйрәме.

Яз темасына балаларның рәсем күргәзмәсе.

Мониоринг


17-23 апрель

Балаларның шәхси карталарын тутыру.

Бөек җиңү

Сугышчылар-ыбызның Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыклары турында белемнәрен киңәйтү.

Патриотик хисләр,Туган якка,Туган телгә,Ватанга мәхәббәт тәрбияләү

Туган ил һәм Дөньядагы вакыйгалар белән кызыксынучан-лыкларын үстерү

Һәлак булганнарны искә алуны, обелиск, һәйкәлләргә чәчәк куюны гадәткә кертү.

24 апрель9 май

Бөек Ватан сугышы каһарманнарына багышланган стенд (әти-әниләр белән берлектә).

Бөек Ватан сугышында катнашкан ветеран белән очрашу.

Җәй

Балаларның җәй турындагы белемнәрен киңәйтү.Тере һәм тере булмаган табигать күренешләре арасындагы бәйләнешне аңлап белү,сезонлы күренешләрне күзәтү. Җәйге спорт төрләре белән таныштыру.Урманда үз-үзеңне дөрес тоту кагыдәләрен күзаллауны формалаштыру.Знакомить с летними видами спорта.

10-31 май

Ямьле җәйгә экскурсия.

Җәй көне балалар бакчасы каникул режимында эшли.

1 июня — 20августа




2.3. Зурлар төркемендә белем бирү өлкәләрен үзләштерү буенча комплекслы-тематик план 1


Зурлар төркемендә белем бирү өлкәләренең төп максатлары һәм бурычлары.

Физик үсеш” юнәлеше.

Физик культура” белем бирү өлкәсе эчтәлеге балаларда физик культура шөгыльләрендә кызыксыну һәм аңлы караш, гармонияле физик үсеш формалаштыру масксатларын тормышка ашыруга юнәлтә һәм белем бирү бурычларын билгели.

Физик сыйфатларны үстерү.

Иркенләп чабу һәм йөреш осталыкларын үстерү.

Берәмтекләп колоннанга, шеренгага, түгәрәккә тезелә белү осталыкларын үстерү, тезелгәннән соң үз урыннарын таба белү.

Утырган җирдән, баскан килеш, йөргәндә, күнегүләр ясаганда дөрес осанка тоту,әйләнә-тирәдә ориентлаша белергә өйрәтү.

Төп хәрәкәтләрне камилләштерү.

Дәртле итеп ике аякта этенеп сикерү, дөрес итеп җиргә төшергә өйрәтү.

Дәртле итеп тупларны этеп җибәрү осталыкларын үстерү.

Матчада күнегүләр ясаганда тотынырга өйрәтү.

Шуышу осталыкларын үстерү.

Хәрәкәтле уеннарда балаларның хәрәкәт активлыкларын формалаштыру.

Шуышу, үрмәләү күнекмәләрен үстерүче уеннарны, тупны ыргыту һәм тотып алу уеннарын хуплау. Акрынлап катлаулырак кагыйдәләре һәм хәрәкәтләр алмашынулы уеннар уйнарга өйрәтү.

Социаль-шәхси үсеш юнәлеше.

Социальләштерү” белем бирү эчтәлеге балаларның социаль характердагы беренчел күзаллауларын үзләштерү һәм балаларны социаль мөнәсәбәтләр системасына кертү максатларын тормышка ашыруга юнәлтә һәм белем бирү бурычларын билгели.

Уен эшчәнлегенең үсеше.

Балаларның бергәләп уйнауларын хуплау. Төрле уеннарга карата кызыксыну уяту. Күңел ятуына карап 2-3 кешенең берләшеп уйнауларына булышу. Уеннар процессында әйләнә-тирәгә кызыксыну уяту.

Сюжетлы-рольле уеннар.

әйләнә-тирә тормыштагы темаларга, әдәби әсәрләрнең эчтәлегеннән чыгып, төрле уенар оештырырга булышлык итү, аерым гамәлләрне бер сюжетка берләштерү юлы белән балаларның уен тәҗрибәсен баету.

Балаларның роль сайлый белү, уенчыклар белән берничә үзара бәйләнгән гамәлләр башкара алу осталыкларын үстерү.

Озакка сузылмаган күмәк уеннарда бердәм эш итү, дус, тату уйнау күнекмәәрен үстерү.

Теге яки бу роль өчен мустәкыйль рәвештә атрибутлар сайлауга омтылышларын хуплау.

Уеннарда төзелеш материалларын кулланырга, гади генә агач һәм пластмасса коонструкторлардан, табигый материаллардан файдаланырга, алар белән төрлечә эш итә белергә өйрәтү.

Хәрәкәтле уеннар.

Балаларның хәрәкәт активлыкларын үстерү.

Кагыйдәле уеннар оештыру. Уенчык машиналар, арбалар, туплар һәм шарлар белән мөстәкыль уйнарга күнектерү. Үрмәләү, шуышу күнекмәләрен ныгыту. Хәрәкәтләрне җиңел, оста, җитез итеп башкаруларына ирешү. Хәрәкәт төрләрен үзгәртеп һәм катлаулырак кагыйдәле уеннар уйнау. Балаларда хәрәкәтләрне яраштыру, тирә-юньдә ориетлаша һәм уеннаның кагыйдәләрен үти белү күнекмәләре тәрбияләү.

Театральләштерелгән уеннар.

Балаларда уеннарны сәхнәләштерү эшчәнлегенә кызыксыну уяту, аларны уздыру өчен шартлар тудыру. Өлкәннәр һәм зуррак балалар көче белән оештырылган сәхнәләштерелгән уеннар, курчак спектакльләрендә вакыйга агышын игътибар белән күзәтә белү күнекмәләрен ныгыту. Сәнгать матералларын образлы итеп җиткерү юлы белән балаларны мавыктыру, шук ук вакытта уенның төрле формалары ярдәмендә сәхнәләштерү процесынна тарту.

Персонажларның характерлы гамәлләрен охшатып уйнарга өйрәтү. Балаларны өстәл театры курчакларын йөртү алымнары белән таныштыру. Костюм атрибутлары һәм элементлары белән гамәлләр башкару теләге тудыру.

Катлаулы булмаган җыр сюжетлары, әкиятләрне алдан әзерләнмичә генә башкаруга омтылыш хуплау. Чыгыш өчен урын әзерләп, курчаклар һәм яшьтәшләре алдында чыгыш ясау теләге тудыру.

Дидактик уеннар.

Балаларның предметланы төсе һәм зурлыгы(2-3 төрдәге зур һәм кечкенә шарлар) буенча аеру. 2-3 төсне билгеле бер эзлеклелектә чиратлаштырып, боҗралар кечерәя бару тәртибендә манарачык төзү күнекмәләрен ныгыту; дүрт, ә аннан соң алты кисәктән торган рәсем җыярга өйрәтү. Күмәк дидиктик уеннарда акрынлап катлана баручы кагыйдәләрне, хәрәкәтләрне башкарырга өйрәтү.

Әхлак тәрбия нормалары белән таныштыру.

Балаларга әхлак тәрбия бирү өчен шартлар тудыру.

Өйдә, балалар бакчасында, урамда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштыру. Яхшылык һәм начарлык төшенчәләре белән таныштыру.

Яшьтәшләрен җәлләү, кочаклау, ярдәм итү омтылышларын хуплау. Кешелеклелек, дуслык, мәрхәмәтлелек сыйфатлары тәрбияләүгә булышлык итүче ситуацияләр тудыру. Аралашу әдәбенә өйрәтү.

Балаларда бер-берсенә карата дустанә мөнәсәбәттә булу, яхшы һәм начар гамәлләрне дәрес бәяли белү тәҗрибәсе формалаштыру.

Әдәплелеккә өйрәтү: исәнләшү, саубуллашу, ярдәм өчен рәхмәт белдерү күнекмәләрен ныгыту,
Үзара дус яшәргә, уенчыклардан, китаплардан уртак файдаланырга, бер-береңә ярдәм итешергә өйрәтү.

Гаилә, гражданлык төшенчәләрен аңлату, патриотик хисләр тәрбияләү, дөнья берләшмәсенә катнаш булулурын исбатлау.

МИН образы.

МИН образын формалаштыру. Үзеңне аңлый белергә ярдәм итү. Үзләренә кагылышлы төрле мәгълүмәт бирү(син-кыз, синең күзләрең кара, син уйнарга яратасың), үткән эш-гамәлләре һәм анда булган үзгәрешләр турында сөйләү.

Гаилә. Балалар белән гаилә әгъзалары , аларның бер-берсенә карата кайгыртучан мөнәсәбәттә булуларына сөйләү.

Балалар бакчасы. Балалар бакчасындагы хезмәткәрләрнең исемнәрен, әтиләренең исемнәрен исләренә төшерү. Төркем бүлмәсен тәтиптә тотарга күнектерү. Бина эчендә, мәйданчыкта ориентлаша белү күнекмәләрен камилләштерү.

Туган ил. Балаларның туган ил,дәүләт һәм халык бәйрәмнәре турында күзаллауларын киңәйтү.Халык йолалары,гореф-гадәтләре белән таныштыру.

Үзләренең туган шәһәренең исемен әйтергә өйрәтү. Ял көннәрендә кайларда булулары турында сөйләргә теләк уяту. Мәктәпкәчә тәрбия һәм белем бирү оешмаларында, илдәге вакыйгаларга мөнәсәбәтле булу хисе тәрбияләү.Россиянең башкаласы-Мәскәү шәһәре турында сөйләү.Россиянең флагы,гербы,гимны белән таныштыру.

Безнең армия. Балаларның Армия,Ватанны саклаучылар турында күзаллауларын киңәйтү.Туган илне,аның тынычлыгын саклауның никадәр авыр,ләкин мактаулы икәнен төшендерү.Балалар бакчасына сугыш ветераннарын кунакка чакыру,алар белән әңгәмә үткәрү.

Хезмәт” Балаларда өлкәннәрнең хезмәт эшчәнлеген көчләреннән килгәнчә ярдәм итәсе килү теләге тудыру. Өлкәннәр хезмәте.Балаларның өлкәннәр хезмәте,аларның һөнәрләре турында белемнәрен киңәйтү.Аларны төзүчеләр,авыл эшчәннәре,транспорт,элемтә,тегү сәнгате хезмәткәрләренең хезмәте белән таныштыру.Хезмәт кешесенә хөрмәт тәрбияләү. Үз-үзеңә хезмәт күрсәтү. Билгеле бер тәртиптә мөстәкыйль киенергә, чишенергә өйрәтү.

Балаларны пөхтәлеккә, киемнәрдәге җитешсезлекне күрергә һәм өлкәннәр ярдәме белән аны бетерергә өйрәтү.Үзара ярдәмләшү тойгысы тәрбияләү.

Хуҗалык-көнкүреш хезмәте. Гади генә эшләрне, кушкан йомышларны мөстәкыйль рәвештә башкарырга күнектерү. Төркем бүлмәсендә, мәйданчыкта тәртип һәм чисталык сакларга өйрәтү. өлкәннәргә ярдәм итү теләге уяту.Табын әзерләү,икенче һәм өченче ризыкларны тарату,ашаганнан соң савыт-сабаны җыеп алуга гадәтләндерү. Йокыдан торгач,урын-җирне үзлектән җыештырырга күнектерү.Шөгылгә әзерләнүдә тәрбиячегә ярдәм итүне гадәтләндерү.

Табигатьтәге хезмәт. Табигать почмагында үсемлекләрне карауда катнашу теләге тәрбияләү. өлкәннәр ярдәме белән кошларны ашатырга. Бүлмә гөлләренә су сибәргә, яфракларның тузанын сөртергә, суган утыртырга, түтәлдәге үсемлекләргә су сибәргә, яшелчәләрне җыярга, кардан юлларны чистартырга, коелган яфракларны җыярга, эскәмияләрдән карны себереп төшерергә өйрәтү.

Хезмәт хәзинәләрен саклый белергә өйрәтү. Өлкәннәр хезмәтенә уңай караш тәрбияләү. Балаларда өлкәннәрнең хезмәт эшчәнлеген көчләреннән килгәнчә ярдәм итәсе килү теләге тудыру. Таныш һөнәр кешеләренә хөрмәт тәрбияләү эшен дәвам итү.

Өлкәннәренең хезмәте турында беренчел күзаллау булдыру. hәр уңай очракта балаларга таныш һөнәрләр турында сөйләү, аларның хезмәт төрләре һәм хезмәт нәтиҗәләре турындагы күзаллауларын киңәйтү. Таныш һөнәр кешеләренә хөрмәт тәрбияләү эшен дәвам итү

Куркынычсызлык”

Куркынычсызлык” белем бирү эчтәлеге үз тормышының куркынычсызлыгы нигезләрен һәм экологик аң (әйләнә-тирә дөнья куркынычсызлыгы) алшартларын формалаштыру максатларын тормышка ашыруга юнәлтә һәм белем бирү бурычларын билгели.

Тормыш куркынчсызлыгы нигезләрен формалаштыру.

Балаларны балалар бакчсында үз-үзләрен тотуның иң гади кагыйдәләре белән таныштыру.

Тормышта була торган куркыныч чыганаклар турында күзаллаулар булдыру.

Юлларда хәвер-хәтерсез йөрү тәртибе формалаштыру.

Юлларның машиналар һәм җәяүлеләр йөри торган өлеше белән таныштыру. Светофор белән танышу. Күрү сигналлары ярдәмендә йөрергә өйрәтү.

Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү.

Хәрәкәт итү чараларының атамалары һәм аларны файдалану максатлары белән таныштыру.

Транспорт төрләре турында беренчел күзаллауларын булдыру.

Тавыш чыганагының урынын билгели белү.

Өлкәннәр хезмәте турында күзаллау формалаштыру.

Автобус”, “Трамвай” с/р уеннар булдыру өчен предметлы-уенлы мохит булдыру.

Җәмәгать транспортында аралашу культурасы белән бәйле репликаларны хуплау.

Су һәм ком белән уеннарны хуплау.

Танып белү” юнәлеше.

Балаларның танып белүен үстерүгә юнәлтелгән максатларын тормышка ашыру һәм интелектуаль үсү өчен түбәндәге мәсьәләләрне чишәргә кирәк.

  1. сенсорик тәрбия

  2. иҗади эшчәнлекне үстерү

  3. гади математик күзаллауларны формалаштыру

  4. бербөтен дөнья картинасын, балаларның дөньяга карашын киңәйтүне формалаштыру.

Танып-белү, тикшерү һәм иҗади эшчәнлекне үстерү.

Тикшерү, кызыксынуны хуплап гади күзәтүләр үткәрү. Төрле ысуллар һәм тәҗрибәләр ярдәмендә предметны тикшерү (бата-батмый).

Катлаулы булмаган төзелешләрне анализлау. Конструктив осталыкларын тормышка ашыру.

Төп төзелеш кисәкләрен аера, таный, исемен атый белүне ныгыту(кубик, пластина, кирпеч, цилиндр). Яңа төзелешләр уйлап чыгару сәләтен үстерү. Төзелештә төп кисәкләрнең төрле төсен куллана белү. Әйбәт килеп чыккан төзелешкә шатлану хисе уяту.

Кирпеч, пластиналарны буйга куеп, бер-берсенә ныгытып беркетү, бертигез аралык калдыра белүне формалаштыру.

Төзелешне ике төр ысул белән үзгәртә белүне формалаштыру: бер детальне башка белән алмаштырып яисә аны буйга, озынлыкка куеп (биек, тәбәнәк бина; кыска, озын поезд).Үзлектән уйлап чыгарып төзү осталыгын үстерү.

Балаларны уйнаганнан соң төзелеш кисәкләрен чиста-пөхтә итеп җыештырып куярга күнектерү.

Гади математик кузаллауларны формалаштыру. Билгеләре,үзенчәлекләре төрле булган предметларны төркемләргә өйрәтү.Күплекнең өлештән,кисәктән зуррак булуын аңлату.10,20 гә кадәр санарга өйрәтү;5 тән 10,20 гә кадәр булган саннарның барлыкка килүе белән таныштыру.Предметларның зурлыгына,формасына,кайда урнашуына,аларны санауның юнәлешенә карап кына саннарның суммасы үзгәрмәвен төшендерү.Предметны берничә тигез кисәккә бүлеп булуын төшендерү.

Предметларның гомуми сыйфатларын күрә белүне үстерү. Бер төрле предметларны төркемнәргә туплый белү. Арадан аерым предметларны аера белүне формалаштыру.

Күп, бер, бер дә юк аңлатмасына төшенү.

Бер һәм берничә охшаш предметны әйләнә-тирәдән таба белү. “күпме?” сорауын аңлау. Җавап биргәндә күп, бер, бер дә юк кебек сүзләрне куллана белүләренә ирешү.

Ике төркемдәге берүк санда һәм тигез булмаган предметларны чагыштыра белүне формалаштыру.

Тигезме?”, “нәрсә күп(әз)?” кебек сорауларны аңлауны үстерү. Җавап кайтарганда тулы җөмләләр белән сөйләүләренә ирешү (мәсьәлән: никадәр гөмбә, шул кадәр түгәрәк).

Зурлык.

Предметларны зурлыгы, киңлеге буенча чагыштыра белүне формалаштыру. Предметларны чагыштыру өчен аларны берсен-берсе өстенә кую ысулын куллана белү.

Үлчәү өчен: озын-кыска, тигез, киң-тар, биек-тәбәнәк сүзләрен куллана белүләренә ирешү.Предметларның зурлыгын күз күләме белән билгеләргә өйрәтү.

Форма.

Балаларны геометрик фигуралар белән таныштыру: түгәрәк, өчпочмак, дүртпочмак. Фигураларның формаларын тикшерү.Формалары буенча таныш предметларны чагыштыру,якын тирәдә бертөрле һәм төрле формалы предметларны танып белергә өйрәтү.

Тирә-юньдә ориентлашу

Тирә-юньдә ориентлаша белүне үстерү. Уң һәм сул кулын аера белү.

Юнәлешләрне билгеләү: өстә-аста, уңда-сулда.

Вакытта ориентлашу.Бирелгән юнәлештә хәрәкәт итә белү,сигнал буенча һәм күрсәткечләргә карап юнәлешне үзгәртә белү күнекмәләре бирү.Балаларны кәгаз битендә ориентлашырга өйрәтү.

Тәүлек эчендә ориентлаша белүне формалаштыру: көн-төн, иртә-кич.

Иҗади эшчәнлек

Иҗади эшчәнлекне үстерү, аның нәтиҗәсе турында фикер алышу.Эшчәнлек нәтиҗәсен күзаллау,максатчан активлык күрсәтү.

Дөнья картинасын үзләштерү, белем дәрәҗәсен үстерү. Балаларның тирә-юньдәге предметлар һәм аларның кулланышы турындагы белемнәрен киңәйтү. Предметларның төсен, зурлыгын, формасын, авырлыгын, аларның балага карата кайда урнашуларын билгеләргә өйрәтү. Материалларның сыйфаты, өслекнең структурасы белән таныштыру. Кайбер предметларның кеше куллары белән эшләнүе, ә кайберләре табигать тарафыннан барлыкка килүе турында сөйләү. Предметларны тикшереп өйрәнү өчен гади генә тәҗрибәләр үткәрү. Яхшы таныш әйберләрне төркемнәргә аерырга өйрәтү.

Табигать белән таныштыру.

Табигать күренешләре белән кызыксыну уяту.

Балаларны һава торышын билгеләргә һәм әйтеп бирергә өйрәтү, ел фасылларының характерлы үзенчәлекләре белән таныштыра башлау(яфраклар коела, кар ява, гөрләвекләр ага һ.б.)

Туган якның кайбер үсемлекләре турындагы элементар кузаллау формалаштыру. Яфрак формасы, чәчәк төсе буенча берничә бүлмә гөленең исемнәре белән таныштыру. Үсемлеккә үсү өчен җир, су, һаваның кирәк булуын аңлату.

Тышкы кыяфәтләре һәм тәмнәренә карап, кайбер яшелчә һәм җиләк-җимешләрне тану күнекмәләре формалаштыру.

Йорт хайваннары һәм аларның балалары хәрәкәт итү һәм туклану үзенчәлекләре белән таныштыруны дәвам итү. Кыргый хайваннар турында башлангыч төшенчәләр бирү. Кайбер бөҗәкләр белән таныштыру.

Суның, комның, карның характерлы үзенчәлекләре белән таныштыру.

Тере һәм тере булмаган табигать арасында булган бәйләнешләрне ачыклау.

Табигатькә сак караш тәрбияләү, аның матурлыгына соклану.

Сөйләм үстерү” юнәлеше

Таныш өлкән кешеләр һәм үз яшьтәшләре белән төрле йомышлар кушу аша аралашырга ярдәм итү.

Төркем бүлмәсенә кергән кешеләргә мөрәҗәгать итәргә өйрәтү.

Тормыш-көнкүрештә, уеннар вакытында бердәм гамәлләр башкарырга, бер-берләре белән элемтәләрен көйләргә ярдәм итү.

Тирә-юньдәге предметлар, күренешләр турында белемнәрен, күзаллауларын киңәйтү максатыннан, балаларга мөстәкыйль карау өчен төрле рәсемле китаплар, уенчыклар, реклама буклетлары тәкъдим итү.

Тәрбияченең балаларга аңлаешлы, кызыклы вакыйгалар, хайваннарның шуклыклыры, саф һавада кызыклы уеннар турында сөйләүләрен тыңларга күнектерү.Көндәлек тормышта,уен вакытында башкаларга карата ягымлы мөгалләмә булдыру.Сөйләшү чаралары ярдәмендә бәхәсле сорауларны,конфликтларны уңай хәл итәргә өйрәтү.

Сүз байлыгын үстерү.

Әйләнә-тирә турындагы белемнәре арту нәтиҗәсендә сүзлек запасын арттыру һәм активлаштыру.

Өс, баш, аяк киемнең, савыт-саба, йорт җиһазлары, транспорт төрләренең исемнәренә, аларның кулланышына аныклык кертү.

Әйберләрнең өлеш-кисәкләрнең, сыйфатларын, кайбер материалларны һәм аларга хас булган сыйфатларны, кайда урнашуларын әйтә белергә өйрәтү. Кулланышлары охшаш булган әйберләр арасындагы аерманы күрә , аңлый белергә өйрәтү. Тәүлекләрнең өлешләрен әйтә белү, тышкы күренешләренә карап йорт хайваннары һәм аларның балаларын, яшелчә һәм җиләк-җимешләрне аеру.

Исемнәрне сыйфатлар белән бәйләргә өйрәтү;мәгънәдәш сүзләр,капма-каршы мәгънәле сүзләр куллану күнекмәләре бирү.

Авазларны дөрес әйтә белү. Авазларны дөрес,ачык итеп әйтергә,сүзләрне үз мәгънәсендә кулланырга өйрәтү эшен дәвам итү. Әйтелеше һәм яңгырашы буенча охшаш тартык авазларны ишетеп аера һәм ачык итеп әйтә белү күнекмәләре бирү: с-з,с-ц,ш-ж,ч-ц,с-ш, ж-з,л-р.

Фонематик ишетү сәләтен үстерү.Сүздә авзның урынын билгеләргә өйрәтү.Сәнгатьле сөйләм өстендә эшләү.

Сөйләм органнарын хәрәкәтләндереп, сөйләмне ишетү һәм кабул итү сәләтен үстерү, авазларның дөрес әйтелешен ачыклау. Сүзләрне һәм кыска фразаларны ачык, аңлаешлы итеп әйтергә өйрәтү.

Сөйләмнең грамматик төзелеше.

Исемнәрне сыйфатлар белән яраштырырга, килеш, тартым, сан белән төрләнлерергә өйрәтү; исемнәрне бәйлекләр белән куллану. Сөйләмдз исемнәрне берлек һәм күплек саннарда кулланырга өйрәтүне дәвам итү. Исемнәрнең килеш белән төрләнешен ныгыту. Яңа сүзләр ясый белү осталыкларын кабул итү. Гади җөмләләрдән сыйфат, тәмамлык, хәлләр кулланып, катлаулырак җөмләләр иөзергә ярдәм итү, тиңдәш кисәкле җөмләләр төзү.

Тамырдаш сүзләр ясау күнекмәләре бирү:бал-баллы-балсыз,аш-аша-ашлык,эш-эшчән-эшсез һ.б.

Берлек сандагы сүзләрне күплек формасына әйләндерә белергә өйрәтү эшен дәвам итү;боерык фигыль ясый белү сыйфатларның чагыштыру дәрәҗәсен төзү күнекмәләре булдыру.Туры һәм кыек сөйләмне кулланырга өйрәтү эшен камилләштерү.

Бәйләнешле сөйләм.

Балаларның диалогик һәм монологик сөйләмен үстерү юнәлешендә эшләү:иптәшләре белән үзара тыныч,ягымлы итеп сөйләшә белергә,башкалар сөйләгәнне игътибар белән тыңларга өйрәтү.

Күләме зур булмаган әдәби әсәрләрне тәрбияче сорауларыннан башка,бәйләнешле,эзлекле һәм сәнгатьле итеп сөйләү күнекмәләре бирү.Персонаҗларны кичерешләренә бәйле рәвештә,интонацияне үзгәртеп,кирәкле урында пауза ясап сөйләргә өйрәтү.

Предметлар, рәсемнәр караганда, тере объектларны, төзелеш эшләрен күзәткәндә, мультфильмнар караганнан соң әңгәмәләргә тарту. Педагог белән кара-каршы сөйләшергә өйрәтү(диалог).

Үзе күргән вакыйгалар турында фикерләрен өлкәннәр белән уртаклашасы килү теләге булдыру.

Гаиләдә, төркем бүлмәсендә өлкәннәргә, иптәшләренә “рәхмәт”, “исәнмесез”, “сау булыгыз”, “тыныч йокы” кебек сүзләр әйтү зарурлыгын төшендерү. Бер-берсе белән яхшы мөнәсәбәттә булырга ярдәм итү. Таныш әкиятләрне сәхнәләштерүдә катнашасы килү теләге тудыру.

Матур әдәбият белән таныштыру.

Зурлар төркеме өчен программада күрсәтелгән, балалар яраткан таныш әдәби әсәрләр уку.

Яңа әкиятләр, хикәяләр, шигырләр тыңларга өйрәтү, әсәрнең эчтәлеген аңлый, вакыйгаларның барышын сиземли һәм андагы геройларның хәлләренә керә белү сыйфатлары тәрбияләү. Укылган әсәрләрнең ошаган, яраткантөлешләрен кабатлап сөйләү. Тәрбияче ярдәмендә зур булмаган халык әкиятләрен сәхнәләштереп уйнау. Кечкенә күләмле шигырьләр, такмакларны яттан өйрәнү.

Китаплар белән таныштыру эшне дәвам итү.Балаларның игътибарын китапларның бизәлешенә,иллюстрацияләренә юнәлтү.Үзең яраткан китапларың турында башкаларга сөйли белергә өйрәтү.

Нәфисәти-сәнгать үсеш” юнәлеше.

Сәнгать белән танышу.

Балаларны сынлы сәнгать әсәрләрен кабул итәргә, аларны әйләнә-тирә чынбарлыгыннан аерып ала белергә әзерләү. Сәнгатьнең төрле төрләрендәге сәнгати чаралар (төс, аваз, форма, хәрәкәт, ишарәләр) белән таныштыру, төрле сәнгать төрләрен сәнгать образы аша аерырга өйрәтү.

Балаларны беренче тапкыр курчак театрына, балалар эшләре, курчаклар күргәзмәсенә барырга хәзерләү. Халык җәүһәрләренә һәм профессиональ сәнгать әсәрләренә, әдәбиятка, музыкаль әсәрләрне тыңлау һәм башкаруга кызыксыну тәрбияләү. Табигатьтә сезонлы үзгәрешләрнең, әйләнә-тирәдәге предметларның(төсе,формасы, зурлыгы: өй, палас, савыт-саба) матурлыгын күрә белергә өйрәтү.

Балаларны “халык сәнгате”,”халык сәнгатенең төрләре һәм жанрлары” төшенчәләре белән таныштыру.Фольклор бәйрәмнәрдә катнашуга теләк уяту.


Нәфасәти үсеш мохите.

Балаларда төркемнең җиһазланышы һәм бизәлешенә (матур, уңайлы йорт җиһазлары, яңа уенчыклар, китап почмагында тәртипләп тезеп куелган төсле рәсемле китаплар) шатлык хисләре уяту. Үзләренә уңайлы һәм матур булсын өчен төркемдә чисталык һәм тәртип булдыруга омтылыш тәрбияләү.

Балаларның участоктагы уен һәм шөгыльләр өчен җиһаз белән таныштыру, аларның уңайлы, төрле төсле булуларын азсызыклау. Игътибарларын үсемлекләргә, аларның төрлелегенә һәм матурлыгына юнәлтү.

Сурәтләү эшчәнлеге.

Нәфәсәти зиһенгә алуны үстерү, балаларның игътибарын әйләнә-тирәдәге предметларның матурлыгына юнәлтү(үсемлекләр, хайваннар),шатлык хисләре уяту.

Сурәтләү эшчәнлеге шөгыльләренә кызыксыну тудыру. Рәсемдә, әвәләүдә, кисеп ябыштыруда гади предмет һәм күренешләрне сурәтләргә өйрәтә, аларның образлы тәэсирлелеген чагылдыра белү.

Төп форманың, аның өлешләренең, төсенең матурлыгын күрә белергә өйрәтү. Предметны куллар белән тоту, контуры буенча әле бер, әле икенче кул белән йөртеп чыгу.

Табигать объектларының, рәсемнәрнең халык уенчыкларының(Дымково, Филимоново уенчыклары, матрешкалар) балалар кием-салымнарының матурлыгын күрергә өйрәтү.

Табигать матурлыгына, сәнгать әсәрләренә(китап иллюстрацияләренә, халык һөнәрчелеге әйберләренә, көнкүреш предметлары, кием-салым) уңай эмоциональ караш тәрбияләү.

Рәсемдә, әвәләүдә, кисеп ябыштыруда шәхси, шулай ук коллектив композицияләр иҗат итәргә өйрәтү.

Халык декоратив-гамәли сәнгате(Городец,Гжель,Полхов-Майдан) белән танышуны дәвам итү,халык уенчыклары турында күзаллауларны киңәйтү.Милли декоратив-гамәли сәнгате белән таныштыру(региональ үзенчәлекләргә нигезләнеп).

Балаларда,барлык эшләрне караганнан соң,ирешелгән нәтиҗәләр белән шатлану тойгысы уяту.

Рәсем.

Баларга рәсемнәргә әйләнә-тирәдәге предметларның һәм табигатьнең матурлыгын сурәтләп бирергә тәгъдим итү(ак болытлы зәңгәрсу күк йөзе, җилдә әйләнгәләп җиргә төшүче төрле төсле яфраклар, җиргә кунучы кар бөртекләре)

Карандаш, фломастер, пумаланы, мускулларны киренкеләндермичә һәм бармакларны каты кысмыйча, дөрес итеп тотарга өйрәтү, рәсем ясаганда карандаш һәм пумала тоткан кулларның иркен хәрәкәтләнүенә ирешү. Пумаланы буяуга дөрес итеп манарга өйрәтү. Пумаланы буяулы банкага пөхтә итеп манарга, артык буяуны банка кырыена ышкып төшерергә, башка төскә манганчы, пумаланы юарга. Юылган пумаланы йомшак чүпрәк яки кәгазь салфеткага сөртеп киптерергә гадәтләндерү.

Төс исемнәре белүләрен ныгыту(кызыл, зәңгәр, яшел, сары, ак, кара), төсмерләр белән таныштыру(алсу, зәңгәрсу,соры). Сурәтләнүче предметка туры килгән төсне сайлап алырга өйрәтү.

Декоратив эшчәнлеккә тарту, Дымково бизәкләре белән тәрбияче кисеп биргән уенчык силуэтларын(кош, кәҗә, ат) һәм төрле предметларны бизәргә өйрәтү(савыт-саба, бияләйләр).

Сызык, штрих, буялыш(мазки), тимгел-тимгел тапларны ритмик рәвештә төшерергә өйрәтү(агач яфраклары коела, яңгыр ява, җиргә ап-ак кар ява, “тып-тып-тып итә эре-эре тамчылар...”)

Гади предметларны сурәтләргә, төрле юнәлештә туры сызыклар (озын, кыска) сызарга, аларны кисештерергә(тасмалар, юллар, койма, шакмаклы яулык) өйрәтү. Төрле формалы(түгәрәк,турыпочмаклы), төрле форма һәм сызыклардан торган предметларны сурәтләргә(аумас курчак,кар бабай, чеби, арба, вагон) өйрәтү.

Бер үк предмет сурәтен кабатлау юлы белән(безнең участоктагы чыршылар, аумас курчаклар, йөрергә чыккан) яки төрле предметларны, бөҗәкләрне һ.б. сурәтләп(чирәмдә конгыз һәм суалчаннар үрмәли) катлаулы булмаган сюжетлы композицияләр иҗат итү күнекмәләре формалаштыру.

Әвәләү.

Әвәләү эшчәнлегенә кызыксыну тудыру. Балчык, пластилинның, пластик массаның үзлекләре һәм әвәләү ысуллары турындагы күзаллауларын ныгыту. Балчык һәм пластилин кисәкләрен туры һәм әйләнү хәрәкәтләр белән әвәләү, турыга әвәләгәндә барлыкка килгән таякчыкны боҗра ясап тоташтыру, шарны басып яссыландыру. Әвәләгән предметларны, башы очлы таякчык (шырпы) кулланып бизәк төшерергә, 2-3 кисәктән торган предметларны, бер-берсенә кысып ябыштыру юлы белән әвәләргә өйрәтү.

Балчык белән пөхтә эш итү күнекмәләрен ныгыту, әвәләгән предметлар һәм кисәкләрне әвәләү тактасына кую.

Балаларны берничә кисәктән торган катлаулы булмаган предметлар әвәләргә өйрәтү(аумас курчак,чеби пирамида). Балаларга әвәләнгән фигуралардан коллектив композиция төзергә тәгъдим итү(алмалар, тәлинкәдәге коймаклар, аумас курчаклар әйлән-бәйлән уйныйлар). Балаларда күмәк эшнең нәтиҗәсен күрүдән шатлану хисе уяту.


Кисеп ябыштыру.

Кисеп ябыштыру сәнгатенә тарту, бу эшчәнлеккә кызыксыну уяту.Тәрбияче тарафыннан хәзерләнгән төрле формадагы, зурлыктагы һәм төрле төстәге кисәкләрне кәгазьгә алдан таратып салырга һәм, билгеле бер тәртиптә тезеп, бала уйлаган яки тәрбияче тәгъдим иткән предметны төзергә, килеп чыккан сурәтне кәгазьгә ябыштырырга өйрәтү.

Җилем белән пөхтә эш итәргә өйрәтү: пумала белән ябыштыра торган фигураның арткы ягына юка гына итеп сылап, җилемле ягы белән кәгазь битенә салырга һәм салфетка белән нык итеп кысарга.

Балаларда үзләре тудырган сурәттән шатлык хисләре уяту. Пөхтә эш күнекмәләре формалаштыру.

Балаларны төрле формадагы кәгазьләрдә (квадрат) геометрик фигураларны һәм табигый материалларны форма һәм төсләре буенча чиратлаштырып, предметлы гына түгел, ә декоратив композицияләрдә төзәргә өйрәтү. Ритм хисен үстерү.

Ел ахырына үзләштерергә тиешле белем һәм күнекмәләр.

-Иллюстрацияләргә, халык декаратив-гамәли сәнгать әсәрләренә, уенчыкларга, табигать объектлары һәм күренешләренә уңай эмоциональ карашта булу, үзләре генә мөстәкыйль рәвештә иҗат иткән һәм коллектив эшләргә шатлану.

Рәсемдә.

-Ясый торган материалларның, программада бирелгән төсләрнеә, халык уенчыкларының исемнәрен белү һәм атау(матрешка, Дымково уенчыклары0

-Композициясе буенча катлаулы булмаган сюңетларны, аерым предметларны сурәтләү, сурәтләнә торган предметларга туры килгән төсләрне сайлый белү, карандаш, фломастер, пумала һәм буяуларны дөрес куллана белү.

Әвәләүдә.

- Сыгылмалы материалларның (балчык, пластилин), үзлекләрен белү, алардан нинди предметлар әвәләп булуын күзаллау.

- Зур кисәктән кечкенә кисәкләрне өзеп алып, туры һәм әйләнүле хәрәкәтләр белән тәгәрәтә, төрле ысуллар кулланып, 1-3 кисәктән торган предметлар әвәли белү.



Кисеп ябыштыруда.

-Кисүнең төрле ысулларын,шулай ук ерткалап ябыштыру алымын кулланып,предметларны сурәтләү һәм катлаулы булмаган сюжет композицияләре иҗат итү.

- Әзер фигуралардан предмет сурәтләре китереп чыгару, төрле формадагы әзер материалларны бизәү, предметка туры китереп, төс сайлый белү, материалларны кулланганда пөхтәлек саклау.

Конструкцияләү.

Тикшерү, кызыксынуны хуплап гади күзәтүләр үткәрү. Төрле ысуллар һәм тәҗрибәләр ярдәмендә предметны тикшерү (бата-батмый).

Катлаулы булмаган төзелешләрне анализлау. Конструктив осталыкларын тормышка ашыру.

Төп төзелеш кисәкләрен аера, таный, исемен атый белүне ныгыту(кубик, пластина, кирпеч, цилиндр). Яңа төзелешләр уйлап чыгару сәләтен үстерү. Төзелештә төп кисәкләрнең төрле төсен куллана белү. Әйбәт килеп чыккан төзелешкә шатлану хисе уяту.

Кирпеч, пластиналарны буйга куеп, бер-берсенә ныгытып беркетү, бертигез аралык калдыра белүне формалаштыру.

Төзелешне ике төр ысул белән үзгәртә белүне формалаштыру: бер детальне башка белән алмаштырып яисә аны буйга, озынлыкка куеп (биек, тәбәнәк бина; кыска, озын поезд).Үзлектән уйлап чыгарып төзү осталыгын үстерү.

Бер үк объектның хурлыгы һәм конструкциясе буенча төрле корылмалар төзү күнекмәләре формалаштыру,кирәкле төзү материалларын мөстәкыйль сайларга өйрәтү.

Балаларны уйнаганнан соң төзелеш кисәкләрен чиста-пөхтә итеп җыештырып куярга күнектерү.

Ел ахырына үзләштерергә тиешле белем һәм күнекмәләр.

- Төзү материалының детальләрен белү, атау, куллана белү.

- Кирпеч һәм пластиналарны вертикаль буенча урнаштыра белү

- Корылмаларны өстәп кору яки бер детальне икенчесе белән алыштыру юлы белән үзгәртү

- Корылма өлешләрен зурлыклары буенча аеру(зур-кечкенә, озын-кыска, биек-тәбәнәк,киң-тар).

-Корылманы рәсем буенча төзү.





2.4.Төркемдә белем бирү процесын оештыру эчтәлеге.

2.4.1. Программаның милли-төбәк компоненты

Шәхескә белем бирү, аны тәрбияләү һәм тормышка әзерләүдә күп факторлар катнаша: гаилә, тирә-юнь, урам, табигать һәм шулар белән белән беррәттән милли-региональ үзенчәлекләр. Һәр халык, Һәр милләт үзенеңрухи байлыгын үзенчәлекле шартларда, үзенчәлекле юллар һәм алымнар белән туплаган. Аларның һәрберсе дөнья мәдәниятенә үзеннән сизелерлек өлеш кертә, баета. Милли рухи байлык аерым халыкның гына түгел, ул – гомумкешелек кыйммәтләренең нигезе. Димәк, балаларны кечкенәдән үк үз халкының, үз туган җиренең үзенчәлекләре белән таныштыру гомумкешелек кыйммәтләре белән таныштыруның башлангычы булып тора. Безнең бурыч – үткән буыннар туплаган рухи байлыкны саклап, баетып, аның кешелек тарафыннан иң кыйммәтле дип табылган үрншкләрен балаларга җиткерү. Шуннан чыгып, программага милли-региональ компонент өстәлгән. Милли төбәк өлеше билгеле бер төбәкнең мәгариф өлкәсендә мәнфәгатьләрен, туган як мәдәниятен, гореф-гадәтләрне, тел һәм әдәбиятны, тарих, география һ.б. үзенчәлекләрне белү зарурлыгын билгели. “Татарстан Республикасы дәүләт телләре Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законы (2004) Татарстан халыкларын, аларның мәдәниятен һәм телләрен саклау, һәръяклап үстерүне, җәмгыятнең социаль-икътисади, рухи-әхлакый үсүендә һәр милләтнең иҗади көчен, гореф-гадәтләрен һәм күркәм традицияләрен тулысынча файдалануны күздә тота. Тәрбия белем бирү программасында милли-төбәк компоненты кертелүе әлеге законны гамәлгә ашыруда зур ярдәмлек булып тора.

Милли-төбәк компонентларны исәпкә алып зурлар төркемендә тәрбия һәм белем бирү бурычлары:

-Туган якның кошларына, хайваннарына, үсемлекләренә карата сакчыл һәм кайгыртучан мөнәсәбәт тәрбияләү.

- Балаларның сәләмәтлекләрен ныгытырга дәвам итү.

- Өлкәннәрнең хезмәтенә кызыксыну тәрбияләү, хөрмәтләргә өйрәтү.

- Балаларның сөйләмнәрен үстерү.


Милли-төбәк компонентларны исәпкә алып юнәлеш эчтәлеге

Төбәкнең мәтәпкәчә белем бирү программасы

Максат: Балаларның туган яклары турында белемнәрен баету; дәүләт (Яңа ел, Ватанны саклаучылар көне, Бөек Җиңү, 8март) һәм халык (Сөмбелә,Нәүрүз, Сабантуй) бәйрәмнәрен үткәрү.

Әхләки тәрбия (кешелекле, кунакчыл) булуны тәрбияләү. Татарстан дәүләте халкының горыф-гадәтләрен үтәү.

Башка милләт халкына карата ихтирам хисләре тәрбияләү.

Россия, Татарстан, Чувашия, Башкортостан халкының музыкасына, сәнгатенә, мәданиятенә мәхәббәт уяту.



Милли-төбәк компонентларны исәпкә алып юнәлеш эчтәлеге


1

Физик үсеш

Тойгы органнарын аера белү осталыкларнын үстерү(күз, авыз, борын, колак).Файдалы һәм зарарлы азык-төлек турында күзаллау булдыру. Сәләмәтлекнең әһәмиятен аңлату, сәләмәт яшәү рәвеше тәрҗияләү өчен шартлар тудыру. Үз сәләмәтлегенә һәм якын кешеләрнең сәләмәтлегенә сакчыл караш тәрбияләү. Көндәлек тормышта гигиена күнекмәләрен үтәүгә һәм пөхтәлек булдыруга ихтыяҗ формалаштыру. Татар халкының милли уеннарына карата кызыксыну уяту, уеннарның кагыйдәләрен ныгыту.

2

Социаль-шәхси үсеш

Халык уеннарын уйнау процессында зурлар һәм яшьтәшләр арасында дуслык мөнәсәбәтләре формалаштыру.Зебра, светофор һәм юл йөрү кагыйдәләре белән таныштыру.Тормышта була торган куркыныч чыганаклар турында беренчел күзаллаулар булдыру.

Кайбер үсемлекләр, йорт һәм кыргый хайваннар турында күзаллау формалаштыру. Сөйләмдә үз халкының кечкенә иҗат формаларын кулланып үз-үзләренә хезмәт күрсәтү, хуҗалык-көнкүреш хезмәтен үзләштерү.

3

Танып белү үсеше

Милли киемнәр үрнәкләрен кулланып сенсор культураны үстерү.

ЯрЧаллы-туган шәһәре турында белемнәрен баету, туган як табигате күренешләренә кызыксыну уяту. Татар фольклорының үрнәкләре белән таныштыру: әкиятләр, бармак уеннары, һ.б. Әдәби әсәрләрнең мәгънәсенә дөрес төшендерү. Эстетик хисләр тәрбияләү. Әкиятләр, шигырьләр тыңлый белү осталыкларын булдыру; татар фольклорының гүзәл үрнәкләре белән таныштыру.

4

Сөйләм үсеше

Сөйләмнең бөтен компонентларын үстерү.

Туган телнең сөйләм нормалары белән гамәли ия булу. Туган телдә өлкәннәр белән ирекле аралашу.

5

Нәфасәти-сәнгать үсеше

Татарларның декоратив-ясалма сәнгатенә кызыксыну формалаштыру; татар орнаменты белән әйберләрне бизәргә өйрәтү; иҗади сәнгать эшчәнлегендә “Яфрак”. “Ләлә” бизәкләрен куллану.


МТК буенча комплекслы-тематик план (Приложение 1)

2.4.2. “Туган телдә сөйләшәбез” укыту–методик комплекты Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгының (23.11. 2009)655 нче номерлы боерык нигезендә расланган “Мәктәпкәчә мәгарифнең төп гомуми белем бирү программасы структурасына федераль дәүләт таләпләре” (алга таба ФДТ.-авт.),Татарстан республикасының 2010-2015 елларга мәгариф системасын үстерү стратегиясе кысаларында балалар бакчаларында балаларга туган телне өйрәтүне, сөйләм үстерү, әдәби телдә сөйләшү күнекмәләре булдыру юнәлешен тормышка ашыру максатын күздә тотып төзелде. Ул түбәндәге бурычларны билгели:

  • Балаларны ана телендә дөрес һәм яхшы итеп сөйләшергә өйрәтү;

  • Тел системасының фонетик, лексик, грамматик төзелеше дәрәҗәләрен формалаштыру;

  • Бәйләнешле сөйләм үстерү;

  • Тел һәм сөйләм күренешләрен аңлау(тоемлау) сәләте булдыру.

ФДТ дә билгеләнгән “Танып белү - сөйләм үсеше юнәлешенә нигезләнеп,

комплекслы - тематик план төзелде. Ул зурлар төркемендә 36 проектны, мәктәпкә әзерлек төркемендә 31 проектны һәм шул проектлар буенча төзелгән, зурлар төркемендә 98, мәктәпкә әзерлек төркемендә 100 эшчәнлек конспектларын үз эченә ала.

Минем бакчам”, “Мин яратам сине, Татарстан”, “Саулык -зур байлык”, “Исеменә күрә-җисеме”, “Кунак булсаң- тыйнак бул”, “Исәнме мәктәп”, “Кояш системасы”, “Дуслык белән көчле без”, “Китап кайдан килә” һәм башка күп проектлар балалар һәм өлкәннәр тормышын чагылдыра, ана телен камил белергә, аның нечкәлекләренә төшенергә ярдәм итә, башка милләт халыклары белән дустанә мөнәсәбәттә яшәргә өйрәтә, экологик тәрбия күнекмәләре бирә, балаларда әхлакый сыйфатлар формалаштыра.

Бу укыту-методик комплектында ФДТ күрсәткән өч белем бирү өлкәсе карала:

Танып белү ” белем бирү өлкәсе балаларның туган як табигате, өлкәннәр хезмәте, ел фасыллары турындагы белемнәрен тирәнәйтүне, экологик бәйләнешләрне күрә белү мөмкинлекләрен үстерүне максат итеп куя. Шушы максатларны тормышка ашыруга ярдәм итүче зурлар төркемендә 31 эшчәнлек, мәктәпкә әзерлек төркемендә 33 эшчәнлек каралган. Балалар белән эшчәнлек сәяхәт, күзәтү, тәҗрибәләр уздыру, төрле уеннар формасында уздырыла.

Аралашу” белем бирү өлкәсе туган телнең нечкәлекләрен, тирәнлеген өйрәнү, сүзнең мәгънәсенә төшенү, логик фикерләү сәләтен үстерү, матур әдәбият әсәрләре белән кызыксыну, аваз культурасы, бәйләнешле һәм кара- каршы сөйләшә белү (диалогик сөйләм) күнекмәләрен камилләштерү, сәнгатьле сөйләмне үстерү бурычларын гамәлгә ашыра. Бу белем бирү өлкәсенә туры килгән, зурлар төркемендә 35 эшчәнлек, мәктәпкә әзерлек төркемендә 36 эшчәнлек тәкъдим ителә. Авазларны кабатлау, калын һәм нечкә авазларның дифференцациясе һәр эшчәнлеккә өлеш итеп кертелде. Бу өлкәдәге эшчәнлек әңгәмә, үстерелешле диалог(балалар сорау бирә, сорауларга җавап кайтара), сәхнәләштерү, өстәл театры карау, рәсемнәр карау, алар буенча хикәя төзү, уен-викториналар; тасвирлау, үз тәҗрибәсеннән чыгып хикәя төзү, хикәяне дәвам итеп сөйләү кебек эш формаларын күздә тота.

Матур әдәбият”белем бирү балаларыбызны мәрхәмәтле, әдәпле, инсафлы булырга өйрәтүче, рухи сафлыкка, хезмәт сөючәнлеккә, ярдәмчеллеккә өндәүче, яшь үзенчәлекләрен искә алып сайланган шигырьләр, хикәяләр, әкиятләр белән таныштыруны, әдәби телдә сөйләшергә өйрәтүне максат итеп куя. Бу белем бирү өлкәсе зурлар төркемендә 32 эшчәнлекне, мәктәпкә әзерлек төркемендә 31 эшчәнлекне үз эченә ала. Эшчәнлек матур әдәбият әсәрләрен уку, эчтәлеген сөйләү, ятлау кебек эш формаларын кулланып оештырыла. .

Укыту-методик комплекты ФДТ дә күрсәтелгән 10 белем бирү өлкәсе: (“Сәламәтлек”, “Физик культура”, Социальләштерү”, “Хезмәт”, “Куркынычсызлык”, “Танып – белү”, “Аралашу”, “Матур әдәбият уку”, “Иҗат”, “Музыка”) буенча куелган бурычларны күздә тотып эшләндеҺәм алар турыдан-туры бердәм белем бирү эшчәнлеге стуктурасында интегральләштереп бирелде.

Укыту-методик комплектында тупланган материал балалар бакчасы педагогларына балаларның сөйләмен үстерү,тирә - юнь, матур әдәбият әсәрләре белән таныштыру максатында гына түгел рәсем ясау, әвәләү, кул хезмәте, конструкцияләү, эксперимент эшләре, кисеп ябыштыру, музыка, физкультура эшчәнлекләрендә, иртән балаларны кабул итү, саф һавада булу, табигатьне күзәтү вакытында, әти-әниләр белән бердәм эшчәнлектә иҗади якын килеп кулланылыр һәм ныгытылыр дип өметләнәбез.

Туган телдә сөйләшәбез” - балаларга телебезнең матурлыгын, байлыгын аңларга, аны тоемларга, туган телебезгә карата ярату хисләре, әти-әниләргә, өлкәннәргә карата хөрмәт тәрбияләргә, үзләрендә күркәм сыйфатлар булдырырга ярдәм итәр дип ышанасы килә.

Шушы җирдән, шушы туфрактан без.

Китә калсак үзгә бер якка,

Өянкеләр җырлап, таллар елап,

Сандугачлар моңы озата – дип шагыйрә К.Булатованың шигырен укыганда, балаларга туган җир, туган туфрак, туган телнең изгелеген, өянкеләрнең кайчан җырлаганын, талларның ничек итеп итеп елаганын, сандугачларның моңы ничек итеп күңелне кузгатканынаңлата алсак, без үз максатыбызга ирешкән булырбыз.


2.4.3. “Мин һәм табигать” өстәмә программасы баланың төрле яклап шәхси үсешен формалаштырырга ярдәм итә.

Программа эчтәлеге.

Бу программа мәктәпкәчә яшьтәге балаларның бирелгән материалны блоклар буенча өйрәнүне күз алдында тота. Һәр блокның үз эчтәлеге һәм аны чишү юллары бар.

  • «Мин һәм табигать». Бу блокта Җир, Кояш Системасы планетасы һәм аның үсемлекләр,хайванар дөньясы белән танышуны үз эченә ала.

  • «Тере табигать». Тере булган табигать ияләре: хайваннар, бөҗәкләр, кошлар, балыклар; аларның тышкы билгеләре, ничек тукланулары турындагы белемнәрне үз эченә ала

  • «Тере булмаган табигать». Бу блокта балаларны үсемлекләрнең күп төрле булулары белән таныштыру.

  • «Кошлар тормышы”. Кошларның үзләренә генә хас билгеләрен, кошлаучы, күчмә һәм йорт кошлары турындагы күзаллауларын киңәйтү.

  • «Бөҗәкләр тормышы» блогы бөҗәкләр турында элементар белемнәрен ныгыту.

  • Су асты дөньясы” блогы үз эченә су асты тормышы белән таныштыруны күзалдында тота. Балаларның аквариум, елга, диңгездә яшәүче тереклек ияләре турындагы белемнәрен ныгыту.

  • «Табигатьне саклау». Бу блок экологик яктан белем һәм табигатькә карата сакчыл караш тәрбияләүгә юнәлдерелгән.

  • «Туган як табигате» блогы, туган якның үсемлекләр, хайваннар тормышы үзенчәлекләре турындагы белемнәрен тулыландыруны үз өченә ала. Шулай ук Россия, Татарстан табигатен саклау буенча төзелгән Кызыл китап белән якыннан танышу.

Практик эш.

Әйләнә-тирә табигатьне (балалар бакчасы территориясе, мәктәп, йортлар тирәсе) күзәтү буенча экскурсиягә чыгу.

Орлыклар,шишкалар җыю һәм алар белән кыш көне кошларны ашату. Яфраклар, чәчәкләр җыю, киптерү һәм аларны төрле композицияләр ясау өчен куллану.

Яшелчәләр үсешен һәм аларның өлгерүләрен күзәтү.

Табигать почмагында үсүче бүлмә гөлләре белән танышу, аларның төпләрен йомшарту, сулар сибү, опытлар үткәрү. Бүлмә гөлләрен күчереп утырту.

Балалар бакчасы мәйданчыгына коелган яфракларны җыю.

Табигатьтә булган үзгәрешләрне күзәтү. Күчмә кошларның тормышы белән кызыксыну. Кышлаучы кошлар өчен җимлекләр ясау һәм аларны элү.

Белемнәрен ныгыту өчен «Туган ягым-Татарстан», «Әйләнә-тирә табигать» темаларына КВН үткәрү.

Балалар белән берлектә экологик тамгалар (знаклар) ясау.


Календар-тематик план (Кушымта 3)


2.5. Тәрбияченең 5-6 яшьлек балалар белән көндәлек эшчәнлекне оештыру моделе


Атна көннәре


Төркемләп,

төркемчә

Индивидуаль эш

Реҗим вакытында белем бирү

Дүшәмбе

Көннең 1 өлеше

Әңгәмә,бармак гимнастикасы

Өстәл арты уеннары

Дидактик уеннар

БЭ

Көннең 2 өлеше

Күзәтүләр һәм экспериментлар

КГН буенча шәхси эш

НС почмагында эшчәнлек оештыру

Сишәмбе

Көннең 1 өлеше

Зурлар хезмәтен күзәтү

Аз хәрәкәтле уен

ПДД

БЭ


Көннең 2 өлеше

Сюжетлы-ролле уен

Хезмәтне үтәү

Физк. почмагында эшчәнлек оештыру

Чәршәмбе

Көннең 1 өлеше

Артикуляция өчен гимнастика

Хозяйственно-бытовой труд

ОБЖ

БЭ


Көннең 2 өлеше

Хәрәкәтле уен

Дидактик уен

Экологик почмакта эшчәнлек оештыру

Пәнҗешәмбе

Көннең 1 өлеше

ЗОЖ

Сөйләм үстерү буенча шәхси эш

Ирекле уен эшчәнлеге

БЭ


Көннең 2 өлеше

ППБ

Хәрәкәтне үстерү

Музыка почмагында эшчәнлек оештыру

Җомга

Көннең 1 өлеше

Сулыш алу гимнастикасы

Табигать почмагында хезмәт

Төзү уеннары

БЭ


Көннең 2 өлеше

Өстәл арты дитактик уеннары

ЭМКФ буенча шәхси эш

Театр почмагында эшчәнлек оештыру


Көндәлек эш: саф һавада булу( күзәтү, хезмәт, хәрәкәтле уен, шәхси эш, ирекле уен эшчәнлеге) әти-әниләр белән аралашу, матур әдәбият уку.


*Педагогик процесны оештыруда кулланылган билгеләр:

УМК (укыту-методик комплект)

НРК (милли-региональ компонент)

ПДО (өстәмә белем бирү программасы)



НРК буенча комплекслы-тематик план (Кушымта 1)











3. ОЕШТЫРУ ӨЛЕШЕ


3.1. Предметлы әйләнә-тирә мохит үсеше.

Предметлы әйләнә-тирә мохит үсеше үз өченә :

-мәктәпкәчә яшьтәге балаларның үзенчәлекләрен исәпкә алып, аларның сәламәтлекләрен саклау һәм ныгыту, материаллар, җиһазлар һәм инвентарьне дөрес сайлауны формалаштыру;

Начало формы

Конец формы



- балалар (шул исәптән балалар төрле яшьтәге) һәм өлкәннәрнең бердәм эшчәнлеге, аралашу, шулай ук хәрәкәт активлыгын үстерү;

- төрле белем бирү программаларын тормышка ашыру;

-белем бирү эшчәнлеген милли-мәдәни климат шартларын исәпкә алып гамәлгә ашыру;

- балаларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алу;

Предметлы әйләнә-тирә мохит күп функцияле, вариатив, уңайлы һәм куркынычсыз булырга тиеш.

1)Әйләнә-тирә мохит балаларның яшь үзенчәлекләрен һәм Программа эчтәлеген исәпкә алып төзелгән булырга тиеш. Белем бирүне оештыру күп төрле материаллар, җиһазлар һәм инвентарь белән (бинада һәм мәйданчыкта) тәэмин ителергә тиеш: уен, иҗади активлык, эксперимент (шул исәптән ком һәм су белән); хәрәкәт активлыгы, эре һәм вак моторика, эмоциональ иминлеген үстерергә тиеш.

2) Трансформируемость-әйләнә-тирә предмет мохитын тизарада ББО ситуациясендә, уен эшчәнлегендә үзгәртеп булу.

3) Полифункциональ материалларны куллану: бирелгән предметларны төрле юнәлештә куллану.

4) Вариатив мохит тәкдим итә: балаларның уен, танып белү, хәрәкәт, күзәтү эшчәнлегендә иске предметларны яңага алыштыру.

5) Мохитның балаларга үтәрлек булуы (доступность): инвалид һәм сәламәтлекләре чикләнгән балаларга бинаның барлык бүлмәләре дә яраклашкан булырга тиеш.

6) Әйләнә-тирә предмет мохиты куркынычсызлык чараларына туры килергә тиеш.

3.2. Төркемнең материаль-техник нигезе.

Барлык эксплуатацияләнүче бүлмәләр Санпин, хезмәт саклау, янгын сүндерү иминлеге, антитеррористик иминлек таләпләренә туры килә.

.

Бүлмәнең функцияле кулланышы

Җиһазлар

Төркем бүлмәсе



  • Сюжетлы-ролле уеннар

  • Үз-үзеңә ярдәм күрсәтү

  • Хезмәт эшчәнлеге

  • Табигать белән танышу

  • Эшчәнлекне оештыру

  • Көндезге йокы

  • Туклануны оештыру

  • Практик эшчәнлектә куллану өчен балалар җиһазлары.

  • Китап почмагы.

  • Рәсем эшчәнлеге почмагы.

  • Уеннар өчен җиһазлар. Сюжетлы-ролле уеннар өчен атрибутлар.

  • Театр эшчәнлеге почмагы.

  • Табигать почмагы.

  • Физкультура почмагы.

  • Төрле төрдәге конструкторлар

  • Башваткычлар, мозаика, өстәл арты уеннары .

  • Логика үстерү уеннары

  • Театр төрләре

  • Ноутбук

Киенү - чишенү бүлмәсе

  • Әти-әниләр өчен мәгълүмәт стенды

  • Сәламәтлек почмагы

  • Балалар эшчәнлеге күргәзмәсе


Төркем бүлмәсе:

- практик эшчәнлек өчен яракланган балалар җиһазлары;

- китап почмагы(яшь үзенчәлекләренә яракланган китаплар, әкиятләргә иллюстрацияләр, пазл уеннары “Әкиятне җый”, “Әкиятне танып әйт” уены, язучылар портретлары);

- тасвирлау эшчәнлеге өчен почмак(кәгазләр, карандашлар, пластилин, балчык, кайчынар, трафаретлар, мөһерләр, калыплар, буяулар, гуашь, балавыз акбурлары, , кайчылар, пумалалар, бизәү үрнәкләре, тозлы камыр, яраксыз материаллар, сәнгать жанрларының үрнәкләре рәсемнәре һ.б.;

- уен җиһазлары, с/р уеннар ( “Гаилә”, “Шихаһәнә”, “Төзелеш”, “Сату үзәге”, “Мода йорты”,”Матурлык үзәге”) уеннарга атрибутлар;

- театр эшчәнлеге почмагы(теарт төрләре папкасы; “Әкиятне танып әйт” д/у, өстәл, баркмак, шәүләле, кул һ.б театрлар);

- музыкаль эшчәнлек почмагы(музыкаль инструментлар: курай, шөлдерле барабан, барабан, гармун һ.б. музыкаль инструментлар, күргәзмә материаллар, дидактик уеннар, композиторлар портретлары, д/у);

- табигать почмагы (яшелчә, җимеш , гөмбә муляжлары, күргәзмә материаллар, дидактик уеннар, өстәл уеннары “Балык кайда качкан?” һ.б., хезмәт почмагы: алъяпкычлар, лейкалар, кечкенә көрәкләр, тырмалар)

- конcтрукцияләү почмагы (төрле төрдәге конструкторлар: “Лего”, “Агач”, “Зур шакмаклар”, )

- кул-бармак эшчәнлеге почмагы(шнуровка, массаж туплары, «Бармаклар» агач тактада ясалган уен, “Энә белән муенса җыябыз” өстәл уеннары; лабиринтлар һ.б)

- өстәл, дидиактик, үстерүле уеннар почмагы;

- мини музейлар почмагы (йорт хайваннары, фантиклар музее)

- “Халкыбызның йолалары” почмагы(күргәзмә материал, балаларның яраксыз әйберләрдән ясалган тарихи манаралары, дидактик уеннар, пазллар);

- кызыклы математика почмагы (Дьенеш блоклары, Киюзенер таякчыклары)

- туган тел почмагы(Г.Тукай портреты, аның әсәрләре җыентыгы, әсәрләр буенча ясалган д/у, татар халкының кул эше үрнәкләре, татар халкының милли әкиятләре һ.б.);- сд-проигрыватель, сд язмалар(әкиятләр, җырлар, бию көйләре, кул-бармак моторикасы гимнастикасы язмалары һ.б)

Киенү - чишенү бүлмәсе.

- физкультура почмагы(яшь үзенчәлекләренә яракланган материал: х/у маскалар, туплар, кыршаулар, сикергечләр һ.б., күргәзмә папкалар, уеннар фотоархивы): - әти-әниләр өчен информацион-күргәзмә почмак(“Безнең тормыш”, “Меню”, “Котлыйбыз”, “Көндәлек режим”, “Турыдан-туры белем бирү эшчәнлегенең челтәре”, “Табигать үзенчәлекләре”, “Сезнең өчен әти-әниләр”, “Белдерүләр”) - сәләмәтләндерү почмагы(чыныктыру һәм үз-үзеңә массаж ясау җиһазлары, массажерлар, кабыргалы такталар, пробка, төймә келәмчекләре һ.б., күргәзмә информацион материаллар.

.


3.3.Көндәлек режим, белем бирү эшчәнлеген оештыру челтәре.

Төркем өчен төзелгән көндәлек режим “Туганнан алып мәктәпкә кадәр” (Н.Е. Вераксы, Т. С. Комарова, М. А. Васильева ред.) программасына һәм барлык СанПиН таләпләренә нигезләнеп эшләнгән.


Режим вакытында белем эшчәнлеген оештыру

Эшчәнлек

төре

Атнада ничә тапкыр

Белем бирү өлкәләре интеграциясе

Иртәнге гимнастика

Көн саен

«Физик үсеш»,«Нәфасәти-сәнгать үсеше», «Сөйләм үсеше».

Сүзле уен

Атнага1 тапкыр

«Физик үсеш», «Сөйләм үсеше »,

«Социаль-шәхси».

Тематик әңгәмә

Атнага1 тапкыр

«Танып белү үсеше», «Сөйләм үсеше »,

«Социаль-шәхси».

Дидактик уен

Көн саен

«Танып белү»,

«Сөйләм үсеше ».

Кул чуклары үсеше

Атнага3 тапкыр

«Сөйләм үсеше », «Социаль-шәхси», «Танып белү үсеше », «Физик үсеш ».

Сюжетлы- ролле уен

Атнага1 тапкыр

«Сөйләм үсеше», «Социаль-шәхси», «Танып белү үсеше».

Драматизацияле уен

Атнага1 тапкыр

«Танып белү үсеше», «Сөйләм үсеше»,

«Социаль-шәхси», «Нәфасәти-сангать

Театр эшчәнлеге

Атнага1 тапкыр

«Танып белү үсеше », «Сөйләм үсеше »,

«Социаль-шәхси», «Нәфасәти-сангать»

Матур әдәбият уку

Атнага1 тапкыр

«Танып белү үсеше», «Сөйләм үсеше »,

«Социаль-шәхси», «Нәфасәти-сангать

Иллюстрацияләр һәм рәсемнәр карау

Атнага1 тапкыр

«Танып белү үсеше», «Сөйләм үсеше »,

«Социаль-шәхси», «Нәфасәти-сангать»

ОБЖ

Атнага1 тапкыр

«Танып белү үсеше», «Сөйләм үсеше”

«Социаль-шәхси», «Физик үсеш”

Музыка үсеше

Атнага2 тапкыр

«Физик үсеш». «Нәфасәти-сангать», «Сөйләм үсеше».

Саф һавада

булу

Көн саен

«Физик үсеш». «Нәфасәти-сангать», «Сөйләм үсеше», «Танып белү үсеше», «Социаль-шәхси».


Берөзлексез белем бирүне оештыру.

Белем бирүне оештыру төрле эшчәнлек төрләрен (уен, хәрәкәт, танып белү, коммуникатив, нәвасәти-сәнгать, музыка, хезмәт һ.б.) исәпкә алып оештырыла.

5-6 яшьлек балаларда берөзлексез белем бирүне оештыру СанПиН таләпләренә туры килеп - 25 минуттан да артык булырга тиеш түгел.

Көннең 1 өлешендә максималь авырлык – 45 минут, ә шөгыльнең урта өлешендә физ.минутка үткәрелергә тиеш. Берөзлексез белем бирүне оештыру эшчәнлеге арасында 10 минут булырга тиеш.

Физик-сәламәтләндерү чаралары: чыныктыру, сәламәтләндерү, төркемдә күбрәк хәрәкәт итү һәм профилактик чараларны үз өченә ала.

Физик үсеш буенча ББО 3-7 яшьлек балаларда атнасына 3 тапкыр үткәрелә.

Балаларның шәхси эшчәнлеген оештыру

Шәхси эшчәнлек үзәге

Эшчәнлек төрләре

Үткәрү вакыты

Белем бирү өлкәләре интеграциясе

Спорт

- спорт инвентаре белән уеннар

- хәрәкәтле уеннар

Атнага 1 тапкыр

«Физик үсеш»

«Социаль-шәхси», “Сөйләм үстерү».

Нәфасәти сәнгать

- әвәләү,кисеп-ябыштыру,рәсем

- кул хезмәте

Атнага 1тапкыр

«Нәфасәти-сәнгать»,

«Танып белү үсеше»

Конструкцияләү

- төрле конструкторлар белән төзү конструктора

Атнага1 тапкыр

«Танып белү үсеше»,

«Сөйләм үстерү».


Сюжетлы-ролле уеннар

- предметлы-уен эшчәнлеге

Атнага 1тапкыр

« Танып белү үсеше»

«Социаль-шәхси»,

«Сөйләм үстерү»

Манипулятив уеннар

Кул чукларын ныгыту өчен уеннар

( мозаики, шнуровкалар, вкладышлар, пирамидалар, пазыллар)

Атнага 1тапкыр

« Танып белү үсеше»

«Физик үсеше», «Нәфасәти-сәнгать”

Китап белән таныштыру

-иллюстрацияләр карау

Атнага 1тапкыр

«Танып белү үсеше», «Нәфасәти-сәнгать», «Сөйләм үстерү»




Хәрәкәт режимын оештыру

Оештыру формалары

2 кечкенәләр төркеме

Уртанчылар төркеме

Зурлар төркеме

Мәктәпкәчә яшьтәге

Физкультура

15 мин

3 раза в неделю

20 мин

3 раза в неделю

25 мин

 3 раза в неделю

30 мин

3 раза в неделю

Иртәнге гимнастика

5-7 мин

6-8 мин

8-10 мин

10-12 мин

Динамик сәгать

 

10-25 мин

Физ. минут

1-2 мин

2 мин

3-4 мин

4 мин

Психогимнастика

 

4-5 мин

 

5-6 мин

 

6-10 мин

 

6-10 мин

Аз хәрәкәтле уеннар

 

10 мин

 

10 мин

 

5-10 мин

 

5-10 мин

Музыкаль-ритмик эшчәнлек

 

5 мин

 

5-7 мин

 

7-10 мин

 

7 – 10 мин

Хәрәкәтле уеннар

20-30 мин

20-30 мин

30-40 мин

30-40 мин

Физ. тәрбия буенча аерым эш

 

5-10 мин

 

5-10 мин

 

5-10 мин

 

5-10 мин

Спорт уеннары, спорт күнегүләре

Атнага1-2тапкыр 10-20 мин

Спорт

Айга 1

10-30 мин

Спорт уеннары

Кварталда 1 тапкыр

30-50 мин

Сәламәтлек көне

Кварталда 1 тапкыр

Сәламәтлек атнасы

Ярты елда 1 тапкыр

Шәхси хәрәкәт

Һәр көнне


1,5 сәг

1,5 сәг

1,5-2 сәг

1,5- 2 сәг


Көндәлек режим (Кушымта 4)

БЭ челтәре (Кушымта 5)


3.4. Методик кулланмалар исемлеге

Белем бирү өлкәсе

Бала үсешенең төп юнәлеше

Эшчәнлек төрләре

Кулланылган программалар, методик әсбаплар

Социаль-шәхси үсеш






Социаль

Хезмәт

Сәламәтлек Куркыныч сызлык

Уенга өйрәтү

Шәхси үсеш

Хезмәт

ОБЖ


Р.С. Буре «Социально-нравственное воспитание дошкольников». Методическое пособие. – М.: Мозаика – Синтез, 2012.

В.И. Петрова, Т.Д. Стульник «Нравственное воспитание в детском саду». Программа и методические рекомендации. – М.: Мозаика – Синтез, 2008.

Князева С.М., Стеркина Р.Б. Я, ты, мы

Е.В. Рыбак «Вместе» «Программа развития коммуникативной сферы старших дошкольников средствами эмоционального воздействия»

Н.Н. Авдеева, О.Л. Князева, Р.Б. Стеркина, Н.Н. «Основы безопасности жизнедеятельности дошкольников»

Л. Б. Баряева, А. П. Зарина «Обучение сюжетно-ролевой игре дошкольников с проблемами в интеллектуальном развитии» Методическое пособие

Т.С. Комарова, Л.В. Куцакова, Л.Ю. Павлова «Трудовое воспитание в детском саду». Программа и методические рекомендации. – М.: Мозаика – Синтез, 2009.

Л.В. Куцакова «Конструирование и ручной труд в детском саду». Программа и методические рекомендации. – М.: Мозаика – Синтез, 2010.

Танып белү үсеше

ЭМКФ Матур әдәбият уку


Сенсор үсеш

ЭМКФ Әйләнә-тирә белән таныштыру

Матур әдәбият уку


О.А. Соломенникова «Экологическое воспитание в детском саду». Программа и методические рекомендации. – М.: Мозаика – Синтез, 2009.

О.А. Соломенникова «Занятия по формированию элементарных экологических представлений в средней группе детского сада». Конспекты занятий. – М.: Мозаика – Синтез, 2010.

О.А. Дыбина «Ребенок и окружающий мир». Программа и методические рекомендации. – М.: Мозаика – Синтез, 2010.

О.А. Дыбина «Занятия по ознакомлению с окружающим миром в старшей группе детского сада». Конспекты занятий. – М.: Мозаика – Синтез, 2011.

И.А. Помораева, В.А. Позина «Занятия по формированию элементарных математических представлений в старшей группе детского сада». Планы занятий. – М.: Мозаика – Синтез, 2010.

Математика в детском саду. Рабочая тетрадь для детей. М.: Мозаика-Синтез, 2011. Л.В. Куцакова «Занятия по конструированию из строительного материала в старшей группе детского сада». Конспекты занятий. – М.: Мозаика – Синтез, 2010.

Куцакова Л. В.. Конструирование и художественный труд в детском саду. Программа и конспекты занятий М: Мозаика-Синтез,2005

Н.Е. Веракса, О.Р. Галимов «Познавательно-исследовательская деятельность дошкольников». Методическое пособие. – М.: Мозаика – Синтез, 2012

Нәфасәти-сәнгать үсеше





Сәнгать эшчәнлеге

Музыка тәрбиясе

Рәсем

Әвәләү

Кисеп-ябыштыру

Кул хезмәте

Конструкцияләү

Музыка

Театр эшчәнлеге

Комарова. Т.С. Изобразительная деятельность в детском саду. Программа и методические рекомендации. М.: Мозаика-Синтез, 2010.

Комарова Т.С. Детское художественное творчество. Методическое пособие для воспитателей и педагогов. М.: Мозаика-Синтез, 2010.

Комарова Т. С. Занятие по изобразительной деятельности во II младшей, средней, старшей, подготовительной группах. Конспекты и планы занятий М.: Мозаика-Синтез, 2010.

М. Б. Зацепина «Музыкальное воспитание в детском саду». Методическое пособие. – М.: Мозаика-Синтез, 2010.

М. Б. Зацепина, Т.В. Антонова “Народные праздники в детском саду”. Методическое пособие. – М.: Мозаика-Синтез, 2010.

М. Б. Зацепина, Т.В. Антонова “Праздники и развлечения в детском саду”. Методическое пособие. – М.: Мозаика-Синтез, 2010.

Т.С. Комарова, М. Б. Зацепина «Интеграция в системе воспитательно-образовательной работы детского сада» Пособие для педагогов дошкольных учреждений.М.: Мозаика-Синтез, 2009.

Э. П Костина ООП дошкольного образования «Камертон» .

Сөйләм үсеше

Сөйләм үстерү


Грамотага өйрәтү

Татар теленә өйрәтү

Сөйләм үстерү


Гербова В.В.. Развитие речи в детском саду. Программа и методические рекомендации – М.: Мозаика-Синтез, 2010.

В.В. Гербова «Занятия по развитию речи в старшей группе детского сада». Планы занятий. – М.: Мозаика – Синтез, 2011.

Гербова В. В.. Приобщение детей к художественной литературе. Программа и методические рекомендации. М: Мозаика-Синтез,2005

«Книга для чтения в детском саду и дома» Хрестоматия. 5-7 лет / В.В. Гербова, Н.П. Ильчук и др. – М., 2005.

Физик үсеш


Сәламәтлек

Сәламәт тормышта хәрәкәт итү


Физик культура

Төп хәрәкәт

Спорт күнегүләре

Хәрәкәтле уеннар

Физик-сәламәтләндерү чаралары

Культура-гигиеник күнекмәләр

Степаненкова Э.Я. Физическое воспитание в детском саду. - М.: Мозаика-Синтез, 2010.

Л.И. Пензулаева «Физическая культура в детском саду». Старшая группа. – М.: Мозаика – Синтез, 2012.

Пензулаева Л.И. Оздоровительная гимнастика для детей 3-7 лет.- М: Мозаика-Синтез, 2010

Теплюк С.Н., Лямина Т. Г., Зацепина М. Б. Дети раннего возраста в детском саду. Программа и методические рекомендации. М: Мозаика-Синтез,2005 Новикова И.М. Формирование представлений о здоровом образе жизни у дошкольников.- М: Мозаика-Синтез, 2010

Зацепина М. Б.. Культурно-досуговая деятельность”. Программа и методические рекомендации. М: Мозаика-Синтез,2005








3.5Ата-аналар белән эш.

Максат: Ата- аналар һәм тәрбиячеләрнен берләшеп, балаларда бердәм тәрбия юнәлеше формалаштыру.

Ай

Эшчәнлек исеме

Сентябрь

1.Ата-аналар җыелышы: “5-6 яшьлек балаларны тәрбияләү бурычлары”. 2.Ата-аналар өчен киңәшләр: “5-6 яшьлек бала нәрсә белергә тиеш?”.

3. Ата-аналар өчен белешмәләр.

4.Анкеталар тутыру.Тема: “Сез нинди ата-ана?”.

5.Туган көннәр үткәрү.

Октябрь

1 .Консультация: “Уен-тәрбиянең бер чарасы”.

2.Грипп һәм ОРВИ профилактикасы турында шәхси әңгәмәләр.

3.Викторина: “Без күп укучы гаилә”.

4.Ярминкә “Күп төрле көз”.

5. .Консультация: “Юл йөрү кагыйдәләре”.

6. Туган көннәр үткәрү.

Ноябрь

1. Консультация: “Хәрәкәтле уен – шәхеснең физик үсешенең бер төре”.

2. Шәхси әңгәмә.Тема: “Физкультура шөгыле өчен аяк киеме һәм өс киеме алу”.

3.Әнгәмә: “Төркемдә балаларның киеме”.

4.Әниләр көненә балаларның рәсеме күргәзмәсе.

5.Туган көннәр үткәрү.

Декабрь

1.”Исәнме, матур Кыш!” ата-аналар почмагын бизәү.

2.Яңа ел бәйрәменә әзерләнү(костюмнар әзерләү).

3.Яңа елга бүләкләр әзерләү.

4.Күчү-папкасы-төрле яңа ел киңәшләре.

5.Белешмә:”Балаларның сорауларына ничек җавап бирергә?”

6.Туган көннәр үткәрү.

Гыйнвар

1. Консультация “Баланың мөстәкыйллеге.Хезмәт биремнәре.” 2.Шәхси әңгәмә.Тема:”Чыныктыру-авыруларның профилактикасы.”

3.Конкурс”Миңа әкият сөйлә.”

4.Ата-аналарга белешмә.Тема:”Балаларга күбрәк укыгыз.”

5.Туган көннәр үткәрү.

Февраль

1. “Минем әтием”темасына рәсемнәр күргәзмәсе.

2.23 февральгә багышланган ярыш.

3.Консультация”Безнең Республикабызның йолалары,бәйрәмнәре.”

4.” Масленица” бәйрәменә әзерләнү. 5. Библиотекага экскурсия. 6. Туган көннәр үткәрү

Март

1.”Матур яз тагын кунакка килде.”Ата-аналар почмагын бизәү.

2. “Әнием өчен чәчәкләр.”Рәсемнәр күргәзмәсе.

3. 8март бәйрәменә әзерләнү

4.Туган көннәр үткәрү.

Апрель

1.Әңгәмә.”Гаиләдә балаларның бер-берсе белән аралашуы.”

2.”Косманавтлар көне”нә багышланган рәсемнәр күргәзмәсе

3.Экскурсия “Чаллы урамнары.”

4. Туган көннәр үткәрү.

Май

1.Җиңү көненә багышланган күчү-папкалары.

2. . Туган көннәр үткәрү.




Автор
Дата добавления 21.01.2016
Раздел Дошкольное образование
Подраздел Рабочие программы
Просмотров1875
Номер материала ДВ-365994
Получить свидетельство о публикации

"Инфоурок" приглашает всех педагогов и детей к участию в самой массовой интернет-олимпиаде «Весна 2017» с рекордно низкой оплатой за одного ученика - всего 45 рублей

В олимпиадах "Инфоурок" лучшие условия для учителей и учеников:

1. невероятно низкий размер орг.взноса — всего 58 рублей, из которых 13 рублей остаётся учителю на компенсацию расходов;
2. подходящие по сложности для большинства учеников задания;
3. призовой фонд 1.000.000 рублей для самых активных учителей;
4. официальные наградные документы для учителей бесплатно(от организатора - ООО "Инфоурок" - имеющего образовательную лицензию и свидетельство СМИ) - при участии от 10 учеников
5. бесплатный доступ ко всем видеоурокам проекта "Инфоурок";
6. легко подать заявку, не нужно отправлять ответы в бумажном виде;
7. родителям всех учеников - благодарственные письма от «Инфоурок».
и многое другое...

Подайте заявку сейчас - https://infourok.ru/konkurs


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ


Идёт приём заявок на международный конкурс по математике "Весенний марафон" для учеников 1-11 классов и дошкольников

Уникальность конкурса в преимуществах для учителей и учеников:

1. Задания подходят для учеников с любым уровнем знаний;
2. Бесплатные наградные документы для учителей;
3. Невероятно низкий орг.взнос - всего 38 рублей;
4. Публикация рейтинга классов по итогам конкурса;
и многое другое...

Подайте заявку сейчас - https://urokimatematiki.ru

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх