Инфоурок Другое Рабочие программыРабочая программа по Деловому этикету

Рабочая программа по Деловому этикету

Скачать материал

 

 

 

 

 

 

 

 

        

 

 

 

 

ДАГУ “Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия - интернат” ы

тәрбиячесе Әхмәтгалиева Айгөл Ралиф кызының

“Эшлекле аралашу этикеты”

түгәрәге буенча эш программасы

 

7 сыйныф укучылары  өчен, 70 сәгать

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 Педагогик совет утырышында каралды

                                                                                 Беркетмә № _____ “____” _________ 2016 ел

 

 

 

 

 

 

2016-2017  уку елы

 

 

 

 

Аңлатма язуы.

 

Мәктәпне тәмамлаган һәр укучы тормышка яраклашкан булырга һәм җәмгыятьтә кешеләр арасында аралашу нечкәлекләренә дә төшенергә тиеш. Гадәттә, мәктәп укучысы эшлекле аралашу кагыйдәләрен белми һәм аудитория алдында чыгыш ясарга әзерлексез була, югалып кала, эшлекле аралашуның телдән һәм язма формаларын төзи алмый, чөнки мәктәптә моңа махсус өйрәтмиләр.Иртәме-соңмы укучы аралашу этикетын үзләштерергә мәҗбүр була, теге яки бу ситуациядә үз-үзен ничек тотарга кирәклеге турында уйлана.

Психолог Б.Д. Парыгин фикеренчә, аралашу “катлаулы һәм күпкырлы процесс: ул бер вакытта шәхесләрнең бер-берсенә тәэсир итүе дә, хәбәрләшү процессы да, кешеләрнең бер-берсенә мөнәсәбәте, бер-берсенә йогынты ясау процессы, бер-берсенең хәленә керү, аңлашу процессы да булып тора ала”. Эшлекле аралашу – киң мәгънәдә әйткәндә - хезмәт эшчәнлеге процессында шәхесне үсешкә илтүче, кешенең иҗади мөмкинлекләрен ачучы юл ул.

            Бирелгән электив курс программасы укучыга тормышта тәүге тапкыр һәм аннан соңгы адымнарны ясаганда килеп туган каршылыкларны җиңәргә ярдәм итү, ялгышлардан кисәтү, аралашу культурасын үзләштерү максаты белән төзелде.

 

Программа түбәндәге норматив документларга нигезләнеп язылды:

 

1.      Россия Федерациясенең “Мәгариф турында”гы Законы (Федеральный закон от 29.12.2012 273-ФЗ “Об образовании в Российской Федерации”).

2.      Татарстан Республикасының “Мәгариф турында”гы Законы (Закон Республики Татарстан “Об образовании” № 68-ЗРТ от 22 июля 2013 года, статья 8).

3.      “Балаларга өстәмә белем бирү оешмалары турында”, Россия Федерацисе Мәгариф һәм фән министрлыгы хаты 26.03.2007 ел  № 06-636.

4.      “Балаларга өстәмә белем бирү программаларына якынча таләпләр турында”, Россия Федерацисе Мәгариф һәм фән министрлыгы хаты   11.12.2006 ел  № 06-1844.

5.      СанПиН 2.4.2.2821-10. “Гомумбелем бирү оешмаларында укытуга карата санитар- эпидемиологик таләпләр” (РФ төп дәүләт санитар табибы карары белән 2010 нчы елның 29 нчы декабрендә расланган. РФ Юстиция Министрлыгы тарафыннан 2011 нче елның 3 нче марты 189 номеры белән теркәлгән, теркәлү номеры - 19993).

6.      “Өстәмә гомумбелем бирү программалары буенча белем бирү эшчәнлеген оештыру һәм тормышка ашыру тәртибен раслау турында”, Россия Федерацисе Мәгариф фән министрлыгы боерыгы, 29.08.2013 № 1008.

7.      Дәрестән тыш эшчәнлек һәм өстәмә белем бирү программаларын тормышка ашыру турында”, Россия Федерацисе Мәгариф һәм фән министрлыгы хаты,  14.12.2015 №09-3564.

8.      “Өстәмә белем бирү үсеше Концепциясе», Россия Федерациясе хөкүмәте күрсәтмәсе 4 сентября 2014 №1726-р.

  1. әләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГУның Уставы.
  2.  "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГУның 2016/2017 нче уку елына укыту планы.

 

Курсның актуальлеге һәм социаль әһәмияте шунда – ул үсеп баручы яшь буынга кешеләр арасында үзара дөрес мөнәсәбәтләр урнаштыруны аңлап, үз-үзеңне тәрбияләү һәм үсеш юлларын эзләүгә юнәлтелгән.  Курс иҗади процесска укучыларны, әти-әниләрне, укытучы һәм тәрбиячеләрне катнаштыруны күз алдында тота.

 

Курсның максаты:

-          Укучыларга эшлекле аралашуның нәтиҗәле алымнарын, аралашу үзенчәлекләрен, аралашу этикетын аңлату;

-          Аралашуның телдән һәм язмача формалары белән таныштыру,укучыларның иҗади мөмкинлекләрен үстерү;

-          Укучыларда аралашу культурасы тәрбияләү.

 

Курсның бурычлары:

-          Ораторлык сәнгате үзенчәлекләрен күрсәтү;

-          Татарча-русча эшлекле этикет формаларын бирү;

-          Аралашканда үз-үзеңне тоту, позитив һәм негатив фикер агышының тәэсирен сурәтләү;

-          Лидерлык үзенчәлекләрен ачу;

-          Образлы сөйләм, тавыш хәрәкәте, жестлар һәм мимиканың роле турында мәгълүмат бирү;

-          Аудиторияне яулап алу серләренә төшендерү;

-          Төрле милләт, төрле ил кешеләренең аралашу үзенчәлекләрен күрсәтү.

 

Эшчәнлек төрләре һәм формалары.

 

·                    уен;

·                    әңгәмә;

·                    түгәрәк өстәл;

·                    сюжетлы уеннар;

·                    проектлар;

·                    презентация;

·                    гамәли эшләр;

·                    бәйгеләр;

·                    китапханәләргә йөрү.

 

 

Укучыларның дәрестән тыш эшчәнлек программасын үзләштерүе буенча көтелгән нәтиҗәләр.

 

Дәрестән тыш эшчәнлек программасын үзләштерү буенча түбәндәге нәтиҗәләр көтелә:

·        укучылар мораль нормалар һәм үз-үзеңне әхлаклы тоту кагыйдәләрен, гаилә әгъзалары, өлкән буын вәкилләре арасында булырга тиешле этик нормаларны белергә тиешләр;

·        укучылар этика грамматикасын һәм әйләнә-тирәдәгеләр белән аралашуның этик нормаларны өйрәнүгә позитив карашлы булырга тиешләр;

·        укучыларның сыйныфташларына карата мөгамәләсе дустанә, этик нормаларга туры килерлекбулырга тиеш;

·        укучылар иптәшләре, дуслары, сыйныфташлары, гаилә әгъзалары белән аралашып, этик нормаларны практикада ныгытырга тиешләр;

·        гимназиядән тыш төрле сфера вәкилләре белән үз-үзләрен тота, дөрес  әңгәмә кора һәм аралаша белергә тиешләр;

·        үз-үзеңне әхлаклы тоту һәм мораль нормалар турында беренчел күзаллау;

·        яшьтәшләре, үзләреннән кечкенәләр, өлкәннәр белән әхлак кагыйдәләренә туры килерлек итеп аралашу;

·        башка кешеләрнең килеп чыккан проблемаларына читтән карамау, кыен хәлдә калган кешеләргә кайгыртучанлык күрсәтү;

·        үз кылган гамәлләрең өчен җавап бирә, анализ ясый, әйләнә-тирәдәге начар гамәлләрне күрә һәм анализлый белү;

·        әти-әниләргә, өлкәннәргә, үзеңнән кечеләргә кайгыртучан булу;

·        гаиләңнең, үзең укыган белем йортының традицияләрен белү, аларны хөрмәтләү һәм саклау;

·        Туган республикага, туган илгә, халкына, ил тарихына карата гражданлык нигезләре, үз милләтен ярату, татар булуы белән горурлану хисләре формалаштыру;

·        табигать, халык, культура, дин төрлелеген берләштергән дөньяга социаль караш формалаштыру;

·        дәрестә һәм төрле ситуацияләрдә диалогта катнаша белү;

·         үз фикерләрен телдән, яки язмача дөрес җиткерә белү;

·        башка халыкларның культурасына, тарихына хөрмәтле караш, башкалар фикеренә карата түземлелек формалаштыру;

·        әхлакый нормаларны кузаллауга нигезләнеп, укучының үз эшләгән эшләре өчен шәхси җаваплылыгын, мөстәкыйльлеген үстерү;

·        эстетик ихтыяҗ һәм хис формалаштыру;

·         башкалар хисен аңлау, кайгырта белү, шәфкатьлелек, мәрхәмәтлелек, әхлакый хисләрен үстерү;

·        балаларның дуслары, олылар белән хезмәттәшлек итү күнекмәләрен формалаштыру, конфликтлы ситуацияләрне булдырмау һәм алардан чыгу юлларын таба белүләрен үстерү;

·        иҗади хезмәткә, эшнең нәтиҗәсенә мотивация булдыру, материаль һәм рухи байлыкларга сак караш формалаштыру.

 

Көтелгән нәтиҗәләрне исәпкә алу формасы.

 

Курсның нәтиҗәләрен билгеләү һәм контрольдә тоту өчен семинарлар, практик эш, рефератлар әзерләү, конференциядә чыгыш ясау хезмәт итә ала. Семинарларның төп формалары: иҗади әңгәмә, киңәйтелгән дискуссия, докладлар буенча фикер алышу, сорау-җавап формасы. Практик эштә тестлар, эшлекле һәм рольле уеннар кулланыла. Укучылар өчен мөстәкыйль эшнең төп формалары –  практик эшләр һәм социаль проектлар яклау.  Иҗади эшне бәяләү өчен критерийлар булып түбәндәгеләр исәпләнә: эшне дөрес һәм төгәл башкару, эшләнелгән эшне гомумиләштереп нәтиҗә чыгару, тыңлаучыларның игътибарын җәлеп итү һәм чыгыш дәвамында аны саклап кала алу, тел һәм стиль төгәллеге, сөйләм темпы һәм грамоталылык, үз-үзеңә ышаныч һәм башкаларны ышандырырлык итеп сөйли алу, җавапларның төгәллеге һәм тулылыгы. Һәр пункт бер балл белән бәяләнә.

 

Үткәрү урыны.

 

·        гимназия;

·        парк.

 

Курс 7 сыйныф  укучылары өчен 1 сәгатьтән 70 сәгатькә исәпләнгән.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Календарно-тематическое планирование по кружковой деятельности 

 

№п/п

 

Бүлек исеме

 

Тема

Сәгать

 

Оештыру формалары

 

Эшчәнлек төрләре

Дата

план

факт

1

1нче бүлек.   Этикет төшенчәсенә аңлатма

 

 Этика тарихы.

1

лекция

Тезислар төзү, риваять тыңлау һәм анализлау, сүзлек белән эш

2

Эшлекле этикет.

1

Дәрес-презентация

Иллюстрацияләр белән эш,  конспект

3

 

Этика и этикет нормаларының европа мәдәниятында үсеше.

1

лекция

Әңгәмәдә катнашу

 

4

 

  Россиядә этика һәм эшлекле мөнәсәбәт этикетының үзенчәлекләре 

1

Түгәрәк өстәл

 Группа белән эш, проблемалы аралашу

5

Коллоквиум на тему «Заманча кешегә этикет нигә кирәк

1

Түгәрәк өстәл

Группа белән эш,  проблемалы ситуацияләр чишү

6

  2нче бүлек. Эшлекле мөнәсәбәтләр этикетының  төп принциплары һәм нормалары

  Этика. Әхлак. Әхлаклылык. Хөрмәт, әдәплелек һәм ихтирамлылык.

1

лекция

конспект, тезислар төзү

7

Гамәли ситуацияләр чишү

1

Практикум

Группа белән эш,  проблемалы ситуацияләр чишү

8

Эшлекле кешенең рухи-әхлакый портретын төзү

1

 Проект яклау

  Группа белән эш

9

    

Эшлекле аралашу этикеты принциплары

1

лекция

Иҗади дискуссия. Докладлар тыңлау һәм фикер алышу.

10

Бизнес-этикет  һәм аралашу  культурасы

1

Лекция; урок презентация

Группа белән эш,  проблемалы ситуацияләр чишү

11

Сәламләү һәм үз-үзеңне тәкъдим итү этикеты 

1

Урок открытых мыслей

Группа белән эш,  проблемалы ситуацияләр чишү

12

3нче бүлек. Эшлекле аралашуның психологик аспектлары   вербаль һәм вербаль булмаган чаралар 

Жест һәм мимика. Гәүдәне хәрәкәтләндерү. Халыкара жестлар аңлатмасы

1

Лекция

Конспект, тезислар төзү

13

Позитив һәм негатив хәрәкәтләр, сигналлар. Пассивлык һәм агрессивлык. Эффектлы аралашу күнекмәләре.

1

  Лекция

Тезислар төзү, чагыштырма ситуацияләрне күзәтү. Текстлар анализлау, диалог төзү

 

14

Үз-үзеңә ышанганлык һәм конфронтация.Аудиторияне үзең белән тигез күрү – уңышлы чыгыш ясауның нигезе. Эчке диалог. Позитив фикер сөреше. Үз-үзеңне тоту.

1

Конференция

Эшлекле әңгәмә. Эшлекле үрнәк текстлар төзү.

15

Эшлекле әңгәмә. (Собеседование).

1

Дәрес-бйге

Эшлекле уен. Эзләнүләр һәм нәтиҗәләр.

16

4нче бүлек. Эшлекле  кешенең  имиджы

Тышкы кыяфәт культурасы. 

1

Лекция

Рәсемнәр, картиналар өстендә практик эш.

17

Заманча кием.  

1

Урок творчества

Эшлекле әңгәмәләр, сөйләшүләр

18

Эшлекле имидж компонентларына   гомуми характеристика .

1

Лекция; дәрес презентация

Рольле уеннар

19

Эшлекле ир-атның тышкы кыяфәте. 

1

Урок презентация

Лекция. Рольле уеннар.

20

Галстукны ничек бәйләргә?

Эшлекле җәмәгать урыннарында нинди кулъяулыклар белән һәм ничек кулланырга? 

1

Урок-практикум,

Урок-конкурс

Киңәшмәләр, презентацияләр

21

Эшлекле хатын-кызның тышкы кыяфәте.

1

Кинодәрес,  

  Күзәтү,

22

Эшлекле прическаны ничек ясарга ?

1

Дәрес – практикум

  Рольле уеннар, гамәли эш

23

5нче бүлек.    Эш урынында этикет һәм беркетмә

Эштә үз-үзеңне тоту максатчанлыгы: этикет аспектлары.

1

Лекция

Электрон китапханә белән эш

24

Телдән сөйләм этикеты.

1

Лекция

Рольле уеннар, гамәли эш

25

Беренче эшлекле әңгәмәләр һәм элемтәләр этикеты.

1

Дәрес-конференция

Иҗади дискуссия. Докладлар тыңлау һәм фикер алышу

26

Презентацияләр һәм  җәмәгать алдында чыгышлар.

1

Дәрес-презентация

Семинар

27

Һөнәри иҗтимагый чаралар вакытында эшлекле аралашу.

1

Уен-дәрес

Группа белән эш,  проблемалы ситуацияләр чишү

28

Киңәшмәләр үткәрү кагыйдәләре.

1

Конференция

Иҗади дискуссия

29

  Иҗтимагый чыгышлар әзерләү.

1

Дәрес практикум

Сюжетлы уен

 

 

30

6нчыбүлек Рәсми кабул итү тикеты

 

Кабул итүне әзерләү һәм уздыру төрләре, үзенчәлекләре.

1

Эшлекле уен

Ярыш, сөйләм формаларын чагыштыру

31

Рәсми рәвештә кунак чакырганда өстәл әзерләү кагыйдәләре. 

1

Лекция

 Эшлекле ситуацияләр

32

Өстәл артында үз-үзеңне

 

тоту кагыйдәләре

1

Конференция

Конспект, тезислар төзү

33

 Өстәл приборлары белә

н файдалану кагыйдәләре

1

дәрес-практикум

Рольле уеннар, гамәли эш

34

Ресторанда эшлекле көндезге аш

1

дәрес-практикум

Рольле уеннар, гамәли эш

35

7нче бүлек. Коммуникацияләр этикеты

 Электрон почта белән файдалану кагыйдәләре.

1

Дәрес- презентация

Семинар. Эшлекле аралашуның нәтиҗәлелеген бәяләү

36

Эшлекле язышу этикеты. 

1

Дәрес-практикум

Рольле уеннар, гамәли эш

37

Телефон аша аралашуга таләпләр

1

Дәрес-практикум

Рольле уеннар, гамәли эш

38

 Телефон аша эшлекле аралашу

1

Дәрес-практикум

Рольле уеннар, гамәли эш

39

8нче бүлек. Бүләклә һәм чәчәкләр бирү, кабул итү этикеты 

Эшлекле бүләкләр бирү һәм кабул итү этикеты

 

 

 

1

Лекция

Иҗади дискуссия. Докладлар тыңлау һәм фикер алышу.

40

 Эшлекле букет бирү һәм кабул итү этикеты

1

Дәрес- презентация

Рольле уеннар, гамәли эш

41

Этикет атрибутикасы

1

  Дәрес- презентация

Рольле уеннар, гамәли эш

42

Чәчәкләр символлары

1

Дәрес- презентация

 

 

 

43

9нчы бүлек. Халыкара эшлекле мөнәсәбәтләр этикеты.

 ХХ гасыр эшлекле мөнәсәбәтләр һәм этикет нормалары буенча дөнякүләм стандартлар

2

Лекция

Электрон китапханә белән эш

44

Халыкара әдәплелек кагыйдәләре 

1

Дәрес- презентация

Иҗади дискуссия. Докладлар тыңлау һәм фикер алышу.

45

Дөнья тирәли сәяхәт

1

Дәрес практикум

Семинар.Эшлекле аралашуның нәтиҗәлелеген бәяләү.

 

 

46

10нчы бүлек.  Эшлекле аралашуның милли үзенчәлекләре

Европа һәм америка илләрендә эшлекле аралашу этикеты

2

Дәрес- презентация

Семинар. Эшлекле аралашуның нәтиҗәлелеген бәяләү.

47

Азия халыкларының эшлекле аралашу этикеты

2

Лекция

Электрон китапханә белән эш

 

 

48

 11нче бүлек.

 Чит ил партнерлары белән эшлекле аралашу этикеты

- Якын һәм Урта Көнчыгыш илләре

 

2

 Лекция 

Семинар.

49

- Италия;

- Америка;

- Япония;

- Кытай.

4

  Дәрес- презентация

Күзәтү, әңгәмә

50

- Алмания;

- Франция;

- Бөекбритания ;

- Испания

4

Дәрес- презентация

Күзәтү, әңгәмә

51

 12нче бүлек. Эшлекле аралашуның язма формалары буларак эш кәгазьләре.

Эш кәгазьләре һәм аларның төрләре,  алар белән эшләү принциплары

1

Лекция

Электрон китапханә белән эш, сүзлек белән эш

52

Шәхси эш кәгазьләрен тутыруга таләпләр

Автобиография. Гариза.

Доверенность.Расписка. Исәп кәгазе.

Характеристика.

Резюме.

2

Дәрес практикум

Күзәтү, конспект

 

53

Шәхси эш кәгазьләрен дөрес һәм тулы итеп тутыру

1

дәрес-практикум

Күзәтү, конспект, гамәли эш

54

Мәгълүмати-белешмә

материалларны

документлаштыру

Белешмә, доклад.

Аңлатма язуы.

Акт.

Телеграмма. План. Отчет.

1

1

2

1

1

Дәрес практикум

Күзәтү, конспект, гамәли эш

55

Мәгълүмати-белешмә

Материалларын дөрес һәм тулы итеп тутыру

1

Урок-практикум

Гамәли эш

56

БДИга хәзерлек

йөзеннән текст өстендә эш

1

Дәрес практикум

Гамәли эш

57

Үткән темаларны кабатлау

2

Конференция

Гамәли эш

58

Йомгаклау контроль эше

1

Дәрес практикум

Гамәли эш

 

  Укытуны материаль-техник һәм мәгълүмати  яктан тәэмин итү.

Курсны өйрәнгәндә, түбәндәге материаль-техник чаралардан файдалану таләп ителә:

        күрсәтмә әсбаплар;

        белешмә материаллар;

        аудио һәм видео әсбаплар;

        мультимедиа укыту программалары;

        электрон дәреслекләр;

        компьютер программалары;

        интерактив  программалар;

        Интернет сайтлары;

        электрон китапханә.

 

Кулланылган әдәбият.

        а) төп әдәбият:

1.                  Бенедиктова, В. И. О деловой этике и этикете. – М.,  Институт новой экономики, 1994.

2.                  Бороздина, Г.В. Психология делового общения. – М.: Инфра-М,1998. 

3.                  З.В. Вәлиев. Эш кәгазьләре үрнәкләре. – Казан. Татарстан китап нәшрияты, 1999.

4.                  Гольдин, В.Е. Речь и этикет. – М.,1983.

5.                  Карнеги Дейл. Как завоевать друзей и оказывать влияние на людей. М.: Прогресс, 1995

6.                  Карнеги Дейл. Как вырабатывать уверенность в себе. – М.: Прогресс, 1995

7.                  Кузин, Ф.А. Культура делового общения: практическое пособие для бизнесменов. – М.,2000.

8.                  Культура устной и письменной речи делового человека: справочник. Практикум. 7-е изд., испр. – М., Флинта: Наука,2001.

9.                  Михайлов И.И. Этика: Учебное пособие для факультативных занятий в старших классах общеобразовательных школ. – Казань: Изд. “Магариф”, 2003.

10.        Свитман Билл. Общаться успешно. –  М., “ЭКСМО”, 2007.

11.        Южин, В.И., Энциклопедия этикета. – М.: РИПОЛ классик, 2007. 

12.              Баркова Э.В., Титов В.А. Этика и этикет: Учебное пособие. – М.: Изд-во РГТЭУ, 2007
13. Кибанов В.Г., Захаров Д.К., Коновалова В.К. Этика деловых отношений. - М.: ИНФРА-М, 2009.
14.  Колтунова М.В., Деловое общение. - М.: Логос, 2008.
15. Рогожин М.Ю., Документы делового общения - М.: РДЛ, 2009
16. Амнов И.И., Психология делового общения — М.: Омега-Л, 2008
17.  Бороздина Г.В., Психология делового общения — М.:ИНФРА-М, 20010
18. Комарова Л.В., Технологии делового общения в управленческой деятельности — М.: Изд-во РАГС, 2008
19. Логинова А.С. Этикет и культура поведения секретаря-референта: - М: ООО «Журнал управление персоналом»

б) өстәмә әдәбият:
1. Ботавина Р.Н. Этика деловых отношений: Учебное пособие – М.: Финансы и статистика, 2005. – 208 с.
2. Южин В.И. Энциклопедия этикета- М.: РИПОЛ КЛАССИК, 2007
3.Кузнецов И.Н. Деловая этика и деловой этикет — Ростов-на-Дону:Феникс,2007
4.Кузнецов И.Н. Современный деловой этикет- М.: ГроссМедиа; Росбух, 2007
5.Кукушин В.С. Деловой этикет - М.: МарТ,2010
6.Измайлова М.А. Деловое общение- М.: Дашков и Ко, 2008
Семенов А.К., Маслова Е.Л. Психология и этика менеджмента и бизнеса - М.: Дашков и К, 2006
8.Ричард Т. Де Джорж. Этика бинеса; Учебный курс для колледжей и университетов- М.: Равновесие; Рипол Классик, 2005

в)  Интернет- ресурслар:
www.etiquette.ru Этикет в современном мире
www.elitarium.ru – методы социального влияния
www.rambler.ru – понятие этикет
www.stylemania.ru – этикет для женщин
www.womakineurope.com – правила этикета в Европе
www.glossary.ru – определение этикета
www.allinfo100.narod.ru/kakdarit.html - Как дарить подарки
www.acapod.ru – что, кому, когда дарить
www.etiket.net.ru - подарки
www.pr-dialog.com - о подарках
www.pizdr.h1.ru – как дарить подарки
www.7days.belta.by – откуда пришел обычай дарить подарки
www.frankland.ru/os.html - осетинский этикет
www.zhestov.net – о невербальном общении
www.nonverbal.freest.org – невербальное общение
http://ru.wikipedia.org/wiki/%D0%AD%D1%82%D0%B8%D0%BA%D0%B5%D1%82 - об этикете
http://www.koryazhma.ru/articles/etiket/ - правила этикета
http://www.krugosvet.ru/articles/66/1006651/1006651a1.htm - правила речевого этикета
http://www.ippnou.ru/article.php?idarticle=002744 – деловой этикет

    

 

 

 

                                                 

 

 

 

 

                             

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Рабочая программа по Деловому этикету"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Эксперт по взаимоотношениям

Получите профессию

Фитнес-тренер

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 661 048 материалов в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 13.11.2016 479
    • DOCX 185.5 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Ахмадгалиева Айгуль Ралифовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Ахмадгалиева Айгуль Ралифовна
    Ахмадгалиева Айгуль Ралифовна
    • На сайте: 7 лет и 7 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 1266
    • Всего материалов: 2

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой