2
|
Әлифба чоры(18
сәг)
|
Сузык [а, ә, ы,
э, и, у, ү, о, ө] авазларының сүздә төрле позициядә килгән һәм аерым
кулланылган очрактагы артикуляцияләрен ныгыту. Сузык авазларны аеру
күнегүләре. Иҗек ясау процессында сузыкларның роле. Сүз кисәге буларак иҗек
турында белешмә. График схема буенча сузык авазны әйткәндә, сузыкка басым
куеп әйтү. Сүзнең график схемалары буенча сүзне көйләп,иҗекләргә бүлеп салмак
һәм орфоэпик дөрес уку. Сүзнең иҗекләргә бүленешен дуга ярдәмендә билгеләү.
Схемада сузык
авазны башта түгәрәк, соңыннан транскрипция билгесе белән билгеләү. Ишетелгән
һәм әйтелгән сүзләр арасыннан өйрәнелә торган аваз кергән сүзне таный һәм
аера белергә өйрәнү. Өйрәнелгән сузык аваз кергән сүзләр сайлау.
Элемент-өлге
ярдәме белән басма хәрефләр төзү һәм аларның формаларын үзләштерү. Хәреф
турында авазның тышкы билгесе, ягъни «киеме» буларак образлы күзаллау
булдыру.
Укытучы укыган
текстны тыңлау, эчтәлеген аңлау, куелган сорауларга җавап табу, ишетеп кабул
ителгән текстның эчтәлеген тулысынча яки сайлап сөйләү.
Парсыз сонор
тартык авазлар
[м, н, л, р, й,
ң] сонор тартык авазлары. Бирелгән авазларның артикуляциясе : үпкәдән килә
торган һава агымы бер сөйләм органында, мәсәлән иреннәрдә, тешләрдә, тел
алдында, тел уртасында, тел артында киртәгә яки тоткарлыкка очрый, бу
авазларны әйткәндә тон өстенлек итә, шау катнаша гына. Шуңа күрә ул авазларны
ярым сузыклар дип тә йөртәләр.
Калын һәм нечкә
яңгырашлы сүзләрдә сонор тартык авазлар әйтелешен чагыштыру; язуда аларның
калын яңгырашын калын сузык аваз хәрефләре (а, у, о, ы) белән (ма, му), нечкә
яңгырашын нечкә сузык аваз хәрефләре (ә, и, ө, ү, э) белән белдерү. Сүздә һәр
авазны аерып әйтү алымы. Рәсем һәм схема белән бирелгән сүзләргә аваз
анализы. Анализлана торган сүз составына кергән аерым аваз артикуляциясе.
Тартык авазларның яңгыраулыгын белдерүче билге — уртасында нокта булган
квадрат белән билгеләү.
Чагыштыру өчен
бирелгән сүзләрдәге (мал-мәл) авазларның аермалы билгеләренең мәгънә
функциясенә ия булуын билгеләү.
Сонор авазларны
белдерүче басма баш һәм юл хәрефләрнең формаларын үзләштерү. Ябык иҗекләрне
(ай) һәм калын һәм нечкә яңгырашлы кушылмаларны (ма, мә, му, мү һ.б.), шулай
ук парсыз тартык авазлар уртада һәм ахырда булган сүзләрне (май, малай) уку.
Сүзләрне иҗекләп уку белән чагыштырып, орфоэпик уку һәм әйтү алымы.
Сүз башында һәм
сүз уртасында |й] авазы
Я, е, ю
хәрефләренең ике авазга [йа], [йә], [йы], [йә], [йу], [йү] билге булып
килүләре: яра, ял, юл, куян, баян.
Аваз-хәреф
схемаларын иҗекләп һәм орфоэпик дөрес итеп уку. Шартлы билгеләр һәм басма
хәрефләр нигезендә сүзнең аваз формасын график формага күчерү процессын
күзәтү.
Я, е, ю
хәрефләрен куллану кагыйдәләрен үзләштерү. Бу хәрефләр кергән сүзләрне һәм
иҗекләрне уку. Баш һәм юл басма хәреф формаларын төзү.
Яңгырау һәм
саңгырау парлары булган тартыклар
Яңгырау һәм
саңгырау тартыкларны калын һәм нечкә яңгырашын билгеләү: нечкәлек яңгырау,
саңгырау ([д-т],[з-с],[г-к],[гъ-къ] һ.б.) парларның үзара мөнәсәбәтен
ачыклау. Мәсәлән бар-бар, бар-пap һ.б. Өйрәнү тәртибендә басма хәреф
формаларын үзләштерү.
Авазларында аерма
булган сүзләрне, яңгырау һәм саңгырау тартык авазлардан башланган сүзләрне
әйтеп карау, чагыштыру күнегүләре (бар-пар).
Аваз-хәреф
схемалары нигезендә авазларны аеру, иҗекләр, сүзләр, текстлар уку.
Башлангыч сүзне
һәм сүзнең авазын алмаштыру яки аваз өстәү юлы белән ясалган яңа сүзләрне
(бур-бура-буран), шулай ук ике яктан да бертөрле укыла торган (ана) сүзләрне
уку. Табышмаклар уку һәм аларның җавабын табу. Тизәйткечләр, санамышлар,
үртәвечләр, өйрәнелә торган аваз булган халык мәкальләрен уку, истә калдыру
һәм хәтер буенча сөйләү.
Аваз.
иҗек.сүз.җөмлә һәм текст турында образлы күзаллау формалаштыру.
Аеру билгеләре
булып торган ь һәм ъ тан соң [й] авазы
Язуда аеру
билгеләре булып торган ь һәм ъ һәм сузык аваз хәрефләре ярдәмендә [й]
авазының язуда бирелешен (ь+е, я, ю; ъ+е, ю, я) аңлату. (Я, е, ю хәрефләре
алдындагы иҗек калын сүзләргә (алъяпкыч) ъ билгесе, алдагы иҗек нечкә
сүзләргә (дөнья) ь билгесе куелуын аңлатыла).
Аеру билгеләре
һәм сузык аваз хәрефләре белән белдерелгән [й] авазлы сүзләрнең аваз анализы.
[Й] авазы кергән сүзләрнең аваз схемасын уку. аны хәреф формасына үзгәртү,
соңыннан башта иҗекләп, аннан соң орфоэпик дөрес итеп уку.
Ь, ъ билгеләренең
басма хәрефләрен төзү һәм аларның формаларын үзләштерү.
(Бу билгеләрнең
[гъ], [къ] авазларының калынлыгын белдерү өчен дә кулланылуын аңлату
(игътибар, тәкъдим). Калын [гъ] һәм [къ]авазлары булган сүзләрнең калынлыгын
белдерү өчен язуда калын сузык аваз хәрефләре куланылуын, әйткәндә, иҗек
нечкәлеген белдерү өчен, ахырдан ь билгесе куелуын ассызыклан үтәргә кирәк. Мәсәлән
мәкаль сүзендә [къ] калын кече тел тартыгы, аның калынлыгын белдерү өчен к
дан соң а язабыз, укыганда [мәкъәл] дип укыйбыз, икенче иҗекне нечкә итеп уку
өчен сүз ахырына ь билгесе куябыз.)
Парсыз тарлык
авазлар
Парсыз [х, һ, щ,
ц] тартыклар артикуляциясе. Бу авазларның характеристикасы. Парсыз тартык
авазлар кергән иҗекләр һәм сүзләр, текстлар уку. Текстның эчтәлеген
үзләштерү. Эчтәлеген сөйләү. Басма хәрефләрнең формаларын үзләштерү.
|
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.