Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Свидетельство о публикации

Автоматическая выдача свидетельства о публикации в официальном СМИ сразу после добавления материала на сайт - Бесплатно

Добавить свой материал

За каждый опубликованный материал Вы получите бесплатное свидетельство о публикации от проекта «Инфоурок»

(Свидетельство о регистрации СМИ: Эл №ФС77-60625 от 20.01.2015)

Инфоурок / Начальные классы / Рабочие программы / Рабочая программа по литературному чтению на татарском языке 4 класс ПНШ
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 28 июня.

Подать заявку на курс
  • Начальные классы

Рабочая программа по литературному чтению на татарском языке 4 класс ПНШ

библиотека
материалов

hello_html_78706014.jpg

Аңлатма язуы

4 нче сыйныф өчен әдәби укудан эш программасы түбәндәгеләргә нигезләнеп төзелде:

  • башлангыч гомуми белем бирүнең федераль дәүләт белем стандарты (приказ Минобрнауки РФ №373 от 6 октября 2009 г.),

  • башлангыч мәктәптә уку предметлары буенча үрнәк программа,

  • Г.М.Сафиуллина, Ә.Г.Мөхәммәтҗанова, Ф.Ф.Хәсәноваларның гомуми белем бирү мәктәпләренең 4 нче сыйныфына әдәби укудан программасы,

  • ТР Кукмара муниципаль төбәге МБОУ «Чарлы урта гомуми белем бирү мәктәбе» төп башлангыч гомуми белем бирү программасы,

  • Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль төбәге муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесы «Чарлы урта гомуми белем бирү мәктәбе»нең 1-11 нче сыйныфлары өчен 2015-2016 нчы уку елына уку планы (Приказ №55/15, 24нче август 2015нче ел)

4 нче сыйныфта әдәби укуны өйрәнү түбәндәге максатларга ирешүне күздә тота:

  • әдәби әсәрләрне дөрес, сәнгатьле, тиз укырга һәм аңларга өйрәтү;

  • әдәби текст белән эшләү, текст эчтәлеген үз сүзләре белән сөйләү күнекмәсе камилләштерү;

  • балаларга мавыктыргыч сюжетлы әсәрләр укыту;

  • дәреслекләрдәге проблеманы үзе белеп, аңлап чишәргә күнектерү;

  • белем алу күнекмәләре булдыру, әдәби әсәрне аңлый, анализлый белү;

  • мөстәкыйль рәвештә әсәрләрне укырга һәм үзләштерергә күнектерү, китапка кызыксыну булдыру,алган белемне куллана белү;

  • әдәби әсәрләрне уку һәм өйрәтү барышында нәни укучыларда рухи һәм әхлакый кыйммәтләр хакында, уңай һәм тискәре сыйфатлар;яхшылык һәм яманлык турында күзаллау булдыру.



Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль төбәге муниципаль бюджет белем бирү учреждениесы «Чарлы урта гомуми белем бирү мәктәбе»нең 1-11 нче сыйныфлары өчен 2015-2016 нчы уку елына уку планы буенча 4 нче сыйныфта әдәби укуны өйрәнүгә 102 сәгать: атнага 3 сәгать вакыт бирелә.



Кулланылган укыту-методик комплекты

  1. Әдәби уку татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбе өчен.

1 кисәк Г.Сафиуллина, Ә Мөхәммәтҗанова, Ф.Хәсәнова) Казан, “Мәгариф-Вакыт” нәшрияты, 2014 нче ел

2 кисәк Г.Сафиуллина, Ә Мөхәммәтҗанова, Ф.Хәсәнова) Казан, “Мәгариф-Вакыт” нәшрияты, 2014 нче ел

3 кисәк дәреслек-хрестоматия (Г.Сафиуллина, Ә Мөхәммәтҗанова, Ф.Хәсәнова) Казан, “Мәгариф-Вакыт” нәшрияты, 2014 нче ел

2. Әдәби уку. Методик ярдәмлек. 4 сыйныф “Мәгариф-вакыт” нәшрияты 2014 ел Авторлар: Г.М Сафиуллина, Ә.Г.Мөхәммәтҗанова, Ф.Ф.Хәсәнова

3. Әдәби уку. Мөстәкыйль эш дәфтәре (Казан, “Мәгариф-Вакыт” нәшрияты, 2014 нче ел

Арадаш аттестация тест формасында үткәрелә

Уку материалын тематик планлаштыру.


Бүлекнең исеме

Сәгать саны

1

Тылсымлы әкият кануннарын өйрәнәбез: үткәннәргә кире кайтып, аларны яңадан кичерәбез, бүгенге тормыш белән бәйлибез

17

2

Фольклорга нигезләнгән хикәяләү. Дастан, риваять һәм легенда аша тарих белән танышабыз, ә автор әкиятләре хисләр дөньясына чакыра

10

3

Шагыйрьләр һәм рәссамнар иҗаты аша табигать һәм кешеләрнең матурлыгын аңларга өйрәнәбез

11

4

Безгә кадәр яшәгән яшьтәшләребез тормышы белән танышабыз.

10

5

Матурлыкның безгә ничек тәэсир итүен аңларга тырышабыз

17

6

Җирдә кеше булу өчен, кеше күпме юллар үтә?

14

8

Сәнгать дөньясының үзенә генә хас үзенчәлекләрен ачыклыйбыз

9

9

Үткәне булмаган халыкның киләчәге юк. Туган ил турында уйланабыз

11


Барысы

102


Программа эчтәлеге

Халык авыз иҗаты.

Мифлар турында гомуми күзаллау булдыру.

Борынгы халыкларның тормышы, кеше һәм табигать арасындагы мөнәсәбәт. Тормыш агачы. Тотем хайван һәм үсемлекләр, кешеләрнең аларга карашы, борынгы традицияләрнең сакланышы.

Тылсымлы әкиятләр.

Дөнья турында борынгы күзаллаулар чагылышы. Тылсымлы әкият герое. Тылсым дөньясы. Тылсымлы предметлар, сихри саннар, сүзләр, тылсымлы булышчылар, тылсымлы әкият законнары: әкият герое өеннән чыгып китә. Максатка ирешү юлы (тылсым дөньясы, карурманнар аша үтүче юл, сынаулар, тылсымлы булышчы ярдәме, җиңү шатлыгы.) Халык әкиятләренең мифлар, легендаларда чагылышы.

Риваять һәм легендалар.

Риваять һәм легендаларда сөйләнгән геройлар, аларның кичерешләре. Тарихи бәйләнеш. Төрле атамалар. Аларның килеп чыгышы.Риваять һәм легендаларда бирелгән вакыйгаларның әкиятләрдә чагылышы.

Автор әкиятләре.

Автор әкиятләренең халык әкиятлре белән охшашлыгы (жанр һәм сюжет). Халык әкиятлрендәге тылсым юлы белән җиңүләр, автор әкиятләрендә акыл белән эш итеп уңышка ирешү, ярату һәм яратыла белүнең көче.

Фольклор жанрының тормышта, хәзерге вакытта яшәеше.

Халык традицияләре һәм бәйрәмнәре. Символик төшенчәләр. Гимннар (Татарстан гимны). Халык һәм автор әкиятләре.

Хикәя.

Хикәя жанры турнда күзаллау формалаштыруны дәвам итү. Хикәя геройлары, аларның портреты һәм характер үзенчәлекләренең башкарган гамәлләре аша чагылышы. Авторның үз героена мөнәсәбәте. Геройларга чагыштырмача характеристика. Герой яшәгән тирәлек, пейзаж.Хикәядәге чынбарлык чагылышы. Әдәби тел берәмлекләре.

Әкият һәм хикәя жанрының үзгәлеге турында күзаллау формалаштыру.

Әкият һәм хикәя жанрларының композиция үзенчәлеген (күзәтүләр аша) аңлату. Укучы-тыңлауга табигый көчләрнең серен, әкият геройларының серле тормыш агышын күрсәтү, хикәя геройлары-ның характерларында тормыштан алынган вакыйгаларны чагылдырып сөйләү.

Шигърият. Кеше һәм табигать бергәлеге. Дөньяны шагыйрь күзлегеннән чыгып күзаллау. Әйләнә-тирә дөнья матурлыгын шагыйрь өчен илһам чишмәсе булуын инандыру. Шагыйрьдә чагыштыру, сынландыру, эпитет.

Автор әсәрләрендә һәм халык авыз иҗатында охшашлык. Чагыштыру,контраст,җанландыру кебек гади әдәби алымнарны таба белү. Җанлы сөйләмнең мөһим чараларын үзләштерү күнегүләре:темп,тавыш көче,тон,сөйләм мелодикасы(тавышны кутәрү ,түбәнәйтү).

Әсәр авторлары турында.

Шагыйрь, язучы, рәссамның биографиясе.

а) әсәрдә авторлар кичереше;

ә) автор күзәтүләренең чагылыш;

б) хәзерге заман авторлары белән очрашу, балаларның авторга сораулары, җаваплар.

Библиографик культура формалаштыру.

Эчтәлек бите белән танышу, аңа карап, кирәкле әсәрне китаптан таба белү, кече яштәге мәктәп баласының дәреслектән тыш эчтәлген оештыру: өй, мәктәп китапханәләреннән файдалану. Фән буенча сүзлек, белешмә әдәбият, вакытлы матбугат белән эшләү. Балалар китабы белән эшләү. Китапның төп өч элементын аеру: китап тышлыгы, китап төпсәсе, битләре. Китапны саклап тоту күнекмәләре булдыру. Төрле җыентыклар төзергә өйрәнү.

Уку, сөйләү, тыңлау күнекмәләре формалаштыру.

Сәнгатьле уку күнекмәләре формалаштыру ( интонация, тон, темп саклап кычкырып уку). Автор бирергә теләгән картинаны күзал-лау. Эчтән укый белергә күнектерү. Чылбыр рәвешендә укыганда, үз урыныңны белеп, чират буенча уку. Укылган әсәргә анализ ясау. Уку техникасын үстерү.




Календарь-тематик планлаштыру


Дәрес темасы

Предметны өйрәнү буенча белем, күнекмә, осталык нәтиҗәләре

Шәхескә кагылышлы һәм метапредметлы нәтиҗәләр (УУГ) формалашу

Ддата

Ис

кәр

мә

Пл

ан

Факт



1

Тылсымлы әкият кануннарын өйрәнәбез: үткәннәргә кире кайтып, аларны яңадан кичерәбез, бүгенге тормыш белән бәйлибез

Җир йөзендә яшәгән беренче кешеләр

Дәреслектә ориентлаша белү, шартлы билгеләрнең телен белү




Белергә тиеш:

-әдәби уку фәненең тарих белән бәйлелеген күрсәтә, борынгы заманда җир йөзендә яшәгән кешеләр тормышы турында белү

Башкара алырга тиеш:

-текст белән фәнни эшли белү

-илнең үткәненә хөрмәт белән карарга күнектерү

02.

09.

14.



2


Җир ничек барлыкка килгән?


Җир шарының барлыкка килүе турында беренчел күзаллау булдыру

Белергә тиеш:

- Җир шарының барлыкка килүен легенда һәм мифлар аша белү

Башкара алырга тиеш:

-кешелекнең олы мирасы булган легенда һәм мифларда дөреслекнең чагылышын таба белү

- әсәрләрне сәнгатьле итеп, паузалар белән, логик басымга әһәмият биреп укырга гадәтләндерү

04.

09.

14.



3



Җир ничек барлыкка килгән?


Җир шарының барлыкка килүе турында беренчел күзаллау булдыру

Белергә тиеш:

- Җир шарының барлыкка килүен легенда һәм мифлар аша белү

Башкара алырга тиеш:

-кешелекнең олы мирасы булган легенда һәм мифларда дөреслекнең чагылышын таба белү

- әсәрләрне сәнгатьле итеп, паузалар белән, логик басымга әһәмият биреп укырга гадәтләндерү

07.

09.

14.



4

Борынгы легендалар ни сөйли?

Борынгы легендалар белән якыннан таныштыру. Легендаларның әдәбият дөньясында тоткан урынын ачыклау

Белергә тиеш:

-легенда һәм әкият жанрларын аера белү


Башкара алырга тиеш: мисаллар ярдәмендә һәр ике жанрга караган әсәрләрне аера

09.

09.

14.



5


Борынгы легендалар ни сөйли?

Борынгы легендалар белән якыннан таныштыру. Легендаларның әдәбият дөньясында тоткан урынын ачыклау

Белергә тиеш:

-легенда һәм әкият жанрларын аера белү

Башкара алырга тиеш: мисаллар ярдәмендә һәр ике жанрга караган әсәрләрне аера

11.

09.

14.




6

Тотем агачлар

Борынгы кешеләр табына , зурлый торган тотем агачлар турында өйрәнү

Белергә тиеш:

-татар халкы изге итеп саный торган агачларны барлау, алар турында халык авыз иҗаты әсәрләрен уку,

Башкара алырга тиеш:

- халыкның милли йолаларын, гореф-гадәтләрен хөрмәтләү

14.

09.

14.



7

Пәйгамбәрнең тууы.

Укучыларны бик борынгы тормыш белән таныштыру,

Картинаны укырга өйрәнү

Белергә тиеш

-“Картиналар телен” аңлый белү

Башкара алырга тиеш:

- Сән. итеп, тыныш билгеләрендә паузаларны дөрес ясап, логик басымны урынлы куеп укый

16.

09.

14.



8

Туган як сылуы – ак каен

Тотем агачлар турында өйрәнүне дәвам итү

Белергә тиеш:

Тотем агачлар – ак каен турында тирәнрәк белү

Башкара алырга тиеш: ачыклый торган сораулар бирә

18.

09.

14.



9

Туган як сылуы – ак каен

Тотем агачлар турында өйрәнүне дәвам итү

Белергә тиеш:

Тотем агачлар – ак каен турында тирәнрәк белү

Башкара алырга тиеш: ачыклый торган сораулар бирә

21.

09.

14.



10




Абага чәчәге.

Тотем үсемлекләр турында өйрәнү

Белергә тиеш:

-Язучы әсәре белән танышу. Абага чәчәген тормыштагы башка чәчәкләр белән чагыштырып сөйли

Башкара алырга тиеш:

-хикәяне укып, мөст. нәтиҗәләр ясый белү

23.

09.

14.







11

Абага чәчәге

Гадел Кутуйның “Рөстәм маҗаралары” әсәре белән танышуны дәвам итү

Белергә тиеш:

-Тормыш тәҗрибәсен куллана

Башкара алырга тиеш: төрле фикерләрне исәпкә алу һәм үз позицияңне нигезли

24.

09.

14.



12

Тотем хайваннар.

Тотем хайваннар, кеше-ләрнең аларга табнуы ту-рында аңлату

Белергә тиеш:

-Борынгы дәүләтләр, алардагы яшәеш турында белү

Башкара алырга тиеш:

Картиналар телен аңлый белү

26.

09.

14.



13



Тотем хайваннар.

Тотем хайваннар, кешеләрнең аларга табнуы ту-рында аңлату

Белергә тиеш:

-Борынгы дәүләтләр, алардагы яшәеш турында белү

Башкара алырга тиеш:

Картиналар телен аңлый белү

29.

09.

14.



14

Татар мифологиясендә Ак бүре. Татарстан гербы.

Татар мифологиясендә Ак бүре образының бирелеше белән танышу. Татарстан гербы турында өйрәнү

Белергә тиеш: Татарстан гербы ның һәр элементы нәрсә аңлатуын белү

Башкара алырга тиеш:

- хикәяне укып, мөст. нәтиҗәләр ясый белү



01.

10.

14.



15

Татар мифологиясендә Ак бүре. Татарстан гербы.

Татар мифологиясендә Ак бүре образының бирелеше белән танышу. Татарстан гербы турында өйрәнү

Белергә тиеш: Татарстан гербы ның һәр элементы нәрсә аңлатуын белү

Башкара алырга тиеш:

- хикәяне укып, мөст. нәтиҗәләр ясый белү



03.

10.

14.



16

Ак бүре (Татар халык әкияте)

Тотем хайван буларак Ак бүре образының татар халык әкиятләрендә төп геройның булышчысы булуын аңлату

Белергә тиеш:

-Ак бүренең характер сыйфатлары аша аның уңай геройның булышчысы булуын аңлый белү

Башкара алырга тиеш:

-Әдәби әсәрләрнең идея эчтәлекләрен, аңлый, анализлый белү

06.

10.

14.



17

Әкиятләрдә ак елан.

Әкият герое буларак ак елан образының халык авыз иҗатындагы ролен аңлату

Белергә тиеш:

-Башка еланнардан аермалы буларак, ак еланның төп герой ярдәмчесе булуын аңлата белү.

Башкара алырга тиеш:

-тылсымлы әкиятләрнең серен ачу

08.

10.

14.



18

Әкиятләрдә ак елан.

Әкият герое буларак ак елан образының халык авыз иҗатындагы ролен аңлату

Белергә тиеш:

-Башка еланнардан аермалы буларак, ак еланның төп герой ярдәмчесе булуын аңлата белү.

Башкара алырга тиеш:

-тылсымлы әкиятләрнең серен ачу

10.

10.

14.



19

Еланнар патшасы Шаһмара.

Укучыларга әкиятне аңлау өчен шартлар булдыру. Тылсымлы әкият үзенчәлекләрен табып аңлата алуларына ирешү

Белергә тиеш:

-ак төснең символик мәгънәсен аңлап куллана белү

Башкара алырга тиеш:

-тылсымлы әкиятләрдәге өч төрле дөняны билгели алу осталыгын камилләштерү

13.

10.

14.



20

Еланнар патшасы Шаһ-мара.

Укучыларга әкиятне аңлау өчен шартлар булдыру. Тылсымлы әкият үзенчәлекләрен табып аңлата алуларына ирешү

Белергә тиеш:

-ак төснең символик мәгънәсен аңлап куллана белү

Башкара алырга тиеш:

-тылсымлы әкиятләрдәге өч төрле дөняны билгели алу осталыгын камилләштерү

15.

10.

14.



21

Тылсымлы әкият ка-нуннарын өйрәнәбез: үткәннәрне яңадан ки-череп, бүгенге тормыш белән бәйлибез”темасын йомгаклау

Укучыларның тема буенча

белем һәм күнекмәләрен системага салу

Белергә тиеш:

-“Син ничек уйлыйсың?” кебек сорауларга җавап таба белү

Башкара алырга тиеш:

-укылган текстлардан өзекләр китреп дәлилли

17.

10.

14.



Фольклорга нигезләнгән хикәяләү. Дастан, риваять һәм легенда аша тарих белән танышабыз, ә автор әкиятләре хисләр дөньясына чакыра

22

Борынгы шагыйрь Кол Гали.

Борынгы шагыйрьләр иҗатындагы үзенчәлек-ләрне күрә белергә өйрәтү. Кол Галинең тормышы һәм иҗаты белән таныштыру.

Белергә тиеш:

- Борынгы шагыйрьләр иҗатының үзләре яшәгән чорга бәйле булуын белү

- Башкара алырга тиеш:

-Кол Гали образының поэзиядә һәм рәсем сәнгатендә тасвирлану үзенчәлекләрен белү

20.

10.

14.







23

Кыссаи Йосыф.

Кол Галинең Кыссаи Йосыф” поэмасының эчтәлеге белән таныштыру. Әсәрдә бирелгән төп идея-не аңлату.

Белергә тиеш:

-Кол Гали һәм ул яшәгән чорның үзенчәлекләрен

Башкара алырга тиеш: поэманың эчтәлеге аша кешелеклелек сыйфатларын аңлый белү

22.

10.

14.



24

Без – татар балалары.

Г. Латыйпның “Безнең нәсел”, Э. Шәрифуллинаның “Без – татар балалары”, Р.Миңнуллинның “Татарларым” әсәрләре белән танышып, фикер уртаклы-гын аңлату

Белергә тиеш:

-Текстта мәгънәсе аңлашылмаган сүзләрне сүзлекләрдән таба белү

Башкара алырга тиеш:

-тематик, монографик җыентыклар төзи, рольләргә бүлеп укый

24.

10.



25

Без – татар балалары.

Г. Латыйпның “Безнең нәсел”, Э. Шәрифуллинаның “Без – татар балалары”, Р.Миңнуллинның “Татарларым” әсәрләре белән танышып, фикер уртаклы-гын аңлату

Белергә тиеш:

-Текстта мәгънәсе аңлашылмаган сүзләрне сүзлекләрдән таба белү

Башкара алырга тиеш:

-тематик, монографик җыентыклар төзи, рольләргә бүлеп укый

27.

10.



26

Нәсел агачы.

Нәсел агачы, нәсел шәҗәрәсе турындагы белемнәр-не тирәнәйтү. Бик борынгы нәсел шәҗәрәсе үрнәкләре белән таныштыру. Ф. Гыйрфановның “Болгар ханнары шәҗәрәсе” исемле картинасы ярдәмендә борынгы Болгар ханнары белән таныштыру

Белергә тиеш:

-Дәреслек һәм хрестоматиядәге, дәреслек һәм мөс.эш дәфтәрендәге шартлы билгеләр белән эш итә белү

Башкара алырга тиеш:

- фольклор әсәрләрне укый

29.

10.

14.



27

Нәсел агачы.

Нәсел агачы, нәсел шәҗәрәсе турындагы белемнәр-не тирәнәйтү. Бик борынгы нәсел шәҗәрәсе үрнәкләре белән таныштыру. Ф. Гыйрфановның “Болгар ханнары шәҗәрәсе” исемле картинасы ярдәмендә борынгы Болгар ханнары белән таныштыру

Белергә тиеш:

-Дәреслек һәм хрестоматиядәге, дәреслек һәм мөс.эш дәфтәрендәге шартлы билгеләр белән эш итә белү

Башкара алырга тиеш:

- фольклор әсәрләрне укый

31.

10.

14.



28

Су асты патшалыгында.

Нурия Сәйярнең “Айсылу”

әкияте аша су асты дөньясы белән танышу Автор әкиятләренең безне хисләр дөньясына алып кереп китүен аңлату.

Белергә тиеш:

Текстта мәгънәсе аңлашылмаган сүзләрне сүзлекләрдән таба белү


Башкара алырга тиеш:

- әсәрдәге сихри күренешләр аша авторның безне хисләр дөньясына чакыруын дәлилләп аңлата белү

10.

11.

14.



29

Су асты патшалыгында.

Нурия Сәйярнең “Айсылу”

әкияте аша су асты дөнсы белән танышу Автор әкиятләренең безне хисләр дөньясына алып кереп китүен аңлату.

Белергә тиеш:

Текстта мәгънәсе аңлашылмаган сүзләрне сүзлекләрдән таба белү


Башкара алырга тиеш:

- әсәрдәге сихри күренешләр аша авторның безне хисләр дөньясына чакыруын дәлилләп аңлата белү

12.

11.

14.



30

Су кызы.

Айсылу турындагы әкия-тне укып бетерү. Халык әкиятләре һәм автор әкиятләре арасындагы аерманы ачыклап, нәтиҗәләр ясый белергә өйрәтү.

Белергә тиеш:

-Айсылу образының башка әкиятләрдәге су кызларыннан аермасын белү

Башкара алырга тиеш:

-Су анасы образы аша кешеләрдәге начар сыйфатларны танып, күрсәтә белү

14.

11.

14.



31

Айсылу – бәхетле бала.

Әкиятне ахыргача укып бетереп, автор әйтергә теләгән төп фикерне, аның нинди хисләр дөньясына чакыруын ачыклау

Белергә тиеш:

-Дәреснең темасы ни өчен шулай аталуын әсәрдән өзекләр белән дәлилләп аңлата белү

Башкара алырга тиеш:

-хыял белән чынбарлык туры килмәгән өлешләр-не таба белү

17.

11.

14.



32

Айсылу – бәхетле бала.

Әкиятне ахыргача укып бетереп, автор әйтергә теләгән төп фикерне, аның нинди хисләр дөньясына чакыруын ачыклау

Белергә тиеш:

-Дәреснең темасы ни өчен шулай аталуын әсәрдән өзекләр белән дәлилләп аңлата белү

Башкара алырга тиеш:

-хыял белән чынбарлык туры килмәгән өлешләр-не таба белү

19.

11.

14.



Шагыйрьләр һәм рәссамнар иҗаты аша табигать һәм кешеләрнең матурлыгын аңларга өйрәнәбез

33

Җирдә миңа ни кирәк?

Кеше яшәеше өчен ниләр кирәк?” соравына җавап табу. Укучыларны сән.укуга хәзерләү

Белергә тиеш:

-идея эчтәлеген аңлый белү

Башкара алырга тиеш:

Кеше һәм табигать тормышындагы уртаклыкны аңлау

21.

11.

14.



34

Шәехзадә Бабич шигырь-ләре.

XX гасыр башында яшәп иҗат иткән шагыйрьләрнең берсе булган Шәехзадә Бабич иҗаты белән таныштыру, аның төрле шигырьләренең язылу стилен өйрәнү

Белергә тиеш:

-Ш. Бабичның ике шигырен укып, язу стилен аңлый

Башкара алырга тиеш:

Үз эшчәнлегеңне контрольгә ала, биремнәрне үтәү дөреслеген тикшерү

24.

11.

14.



35



Көзге табигать мизгелләре.

Көзге табигать мизгелләре

нең автор әсәрләрендә бирелешен өйрәнү, чагыштыру, сынландырулар, строфа турында белемнәрне ныгыту

Белергә тиеш:

-үз эшләрен анализлый белү

Башкара алырга тиеш:

-үзеңдәге тискәре сыйфатларын бетерү

26.

11.

14.








36

Көзге табигать мизгелләре.

Көзге табигать мизгелләре

нең автор әсәрләрендә бирелешен өйрәнү, чагыштыру, сынландырулар, строфа турында белемнәрне ныгыту

Белергә тиеш:

-үз эшләрен анализлый белү

Башкара алырга тиеш:

-үзеңдәге тискәре сыйфатларын бетерү

28.

11.

14.



37

Кышкы сандугач.

Укучыларны безнең якта кышлаучы кошлар белән таныштыруны дәвам итү;

Белергә тиеш:

  • Кышлаучы кошлар турында тирәнрәк белү

Башкара алырга тиеш:

- язучыларның күзәтүләреннән чыгып иҗат иткән әсәрләрен дөрес аңлап, сән.укый белү

01.

12.

14.



38


Иртә яме, иртә моңы- җан азыгы.

Укучыларны режбелән яшәргә күнектерү

Белергә тиеш:

-Әсәрләрне паузалар белән, логик басымга әһәмият биреп сән.укырга өйрәтү

Башкара алырга тиеш:

-Үз эшчәнлегеңнең нәтиҗәләрен формалаштыра

03.

12.

14.






39


Иртә яме, иртә моңы- җан азыгы.

Укучыларны режим белән яшәргә күнектерү

Белергә тиеш:

-Әсәрләрне паузалар белән, логик басымга әһәмият биреп сән.укырга өйрәтү

Башкара алырга тиеш:

-Үз эшчәнлегеңнең нәтиҗәләрен формалаштыра

05.

12.

14.



40

Әнкәм портреты.

Галәмдә табигать һәм кешенең бербөтен булуын, кеше һәм табигать арасында бәйләнешләрне аңлату, туган як кадерен хәтта хайваннар да белүен төшендерү

Белергә тиеш:

-табигать могҗизаларын күрә-тоемлый белү

Башкара алырга тиеш:

-ялгыш фикерләрне вакытында тәнкыйтьли, хаталарны күрсәтү

08.

12.

14.



41

Иң матур сүз.

Сүз көче, сүзне уйлап әйтергә кирәклеген аңлату.

Тәмле телле, ихлас сүзле шәхес тәрбияләү.

Белергә тиеш:

-текстта ориентлашу, чагыштыру, сынландыру, контраст урыннарны билгели белү

Башкара алырга тиеш:

-Тексттагы төсләр белән белдерелгән биремнәрне үтәү

10.

12.

14.



42

Кеше ышанмаслык сүзне чын булса да сөйләмә.

Икенче һәм өченче сый-ныфларда өйрәнгән язу-чылар иҗатын искә төшереп, яңа әсәрләре белән таныштыру барышында иҗат үзенчәлекләрен билгели белергә өйрәтү

Белергә тиеш:

- текстның билгеле бер өзегенә иллюстрацияләр таба белү

Башкара алырга тиеш:

-Мөстәкыйльэш дәфтәрендәге мәгълүматлар белән эшли белү

12.

12.

14.



43

Шагыйрьләр һәм рәс-самнар иҗаты аша та-бигать һәм кешеләрнең матурлыгын аңларга өйрәнәбез”бүлеген кабатлау

Укучыларның тема буенча

белем һәм күнекмәләрен системага салу

Белергә тиеш:

-“Син ничек уйлыйсың?” кебек сорауларга җавап таба белү

Башкара алырга тиеш:

-укылган текстлардан өзекләр китреп дәлилли

15.

12.

14.



Безгә кадәр яшәгән яшьтәшләребез тормышы белән танышабыз.

44

Газаплы язмыш.


Борынгы заманнарда яшәгән балалар тормышының үзенчәлекле якларын, авыр тормышта яшәү сәбәпләрен аңлату

Белергә тиеш:

-гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлый һәм төгәлли белү

Башкара алырга тиеш:

-кирәкле өзекләрне табу

17.

12.

14.



45

Кечкенә хезмәтче.

Ф.Әмирханның”кечкенә хезмәтче” хикәясе аша ба-лаларның авыр хезмәте белән таныштыру, әсәргә карата мөнәсәбәтләрен ачык итеп аңлата белүләренә ирешү

Белергә тиеш:

-төрле фикерләрне исәпкә алу һәм үз фикереңне нигезләгәндә тормыш тәҗрибәсенә таяна белү

Башкара алырга тиеш:

-күршең белән хезмәттәшлек итә


19.

12.

14.



46

Күз яшьле балачак.

Тема уртаклыгын табу, дәлилләп аңлата алуларына ирешү

Белергә тиеш: күзәтүчән, игътибарлы була белү

Башкара алырга тиеш:

-үз уңышсызлыкларың, уңышларың турында фикер йөртә

22.

12.

14.



47

Күз яшьле балачак.

Тема уртаклыгын табу, дәлилләп аңлата алуларына ирешү

Белергә тиеш: күзәтүчән, игътибарлы була белү

Башкара алырга тиеш:

-үз уңышсызлыкларың, уңышларың турында фикер йөртә

24.

12.

14.



48

Каникуллар- рәхәт вакыт.

Кышкы каникул көннәре, бу вакытның ни өчен бик рәхәт булуын ачыклау

Белергә тиеш:

-үз мөмкинлекләреңне бәяли белү

Башкара алырга тиеш:

-үз эшчәнлегеңнең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ формалаштыру

26.

12.

14.



Матурлыкның безгә ничек тәэсир итүен аңларга тырышабыз

49

Балачак хатирәләре.

Һәрбер кешенең үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге булуга инандыру. Шул вакыт эчендә сагынып искә алырлык мизгелләр булуы турында ажлату.

Белергә тиеш:

-мәгънә барлыкка китерә белү

Башкара алырга тиеш:

-әсәрләрне чагыштырып, уртак һәм аермаларны якларны билгели белү


12.

01.

15.




50

Матурлык дөньяны коткара.

Зөлфәт һәм М.Мәһдиев әсәрләре белән таныштыру

Белергә тиеш:

- гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлый һәм төгәлли белү

Башкара алырга тиеш:

- үз эшчәнлегеңнең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ формалаштыру

14.

01.

15.




51

Матурлык дөньяны коткара. (1 нче кисәкне йомгаклау)

Зөлфәт һәм М.Мәһдиев әсәрләре белән таныштыру

Белергә тиеш:

- гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлый һәм төгәлли белү

Башкара алырга тиеш:

- үз эшчәнлегеңнең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ формалаштыру

16.

01.

15.




52

Көннәрем гөрләп торсын.




Көнне исәнләшү, хәерле иртә теләүдән башласаң, һәр эшең уңай булыр, максатыңа да ирешә алачаксың, дип балаларны инандыру.

Белергә тиеш:

-өйдә,мәктәптә, гомумән барлык җирдә үзеңне әдәпле, ягымлы тотарга гадәтләндерү

Башкара алырга тиеш:

- үз эшчәнлегеңнең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ формалаштыру


19.

01.

15.




53

Каен – урман чибәре.

Татар халкы борын-борыннан табынган , тормышта еш файдаланган каен агачы турында өйрәнүне дәвам итү

Белергә тиеш:

-текстта ориентлашу, чагыштыру, сынландыру, контраст урыннарны билгели белү

Башкара алырга тиеш:

-тексттагы төсләр белән белдерелгән биремнәрне үтәү

21.

01.

15.




54

Каен – урман чибәре.

Татар халкы борын-борын-нан табынган , тормышта еш файдаланган каен агачы турында өйрәнүне дәвам итү

Белергә тиеш:

-текстта ориентлашу, чагыштыру, сынландыру, контраст урыннарны билгели белү

Башкара алырга тиеш:

-тексттагы төсләр белән белдерелгән биремнәрне үтәү

23.

01.

15.




55

Бөтен дөнья ак кына.

Табигатьнең иң саф, гүзәл мизгелләрнең берсе – кыш турында күзаллауларын үстерү. Авторларның табигать фасылларына багышланган әсәрләре белән танышу

Белергә тиеш: күзәтүчән, игътибарлы була белү

Башкара алырга тиеш:

-үз уңышсызлыкларың, уңышларың турында фикер йөртә

26.

01.

15.




56

Язгы моң.

Язгы табигать күренешлә-рен тасвирлаган әсәрләр уку, рәссам М.Хәйретдинов иҗаты белән танышу.

Белергә тиеш:

-Р.Гыйззәтулинның “Язгы моң” хикәясе аша табигатьнең матур һәм ямьсез яклары бирелешен аңлата белү

Башкара алырга тиеш:

-әсәрләрдә бирелгән күренешләрне аңлый белү, йөгерек аңлап уку

28.

01.

15.





57

Язгы моң.

Язгы табигать күренешлә-рен тасвирлаган әсәрләр уку, рәссам М.Хәйретдинов иҗаты белән танышу.

Белергә тиеш:

-Р.Гыйззәтулинның “Язгы моң” хикәясе аша табигатьнең матур һәм ямьсез яклары бирелешен аңлата белү

Башкара алырга тиеш:

-әсәрләрдә бирелгән күренешләрне аңлый белү, йөгерек аңлап уку

30.

01.

15.




58

Серле күк.

Күк йөзенең серләрен әдәби әсәрләр аша ачу

Белергә тиеш:

-әсәрләр арасындагы охшаш, аермалы якларны билгеләү

Башкара алырга тиеш:

-рәсем белән әсәрне чагыштыра белү

02.

02.

15.




59


Матурлык дөньясы.

Матурлыкны аңлый, аңа соклана, саклый белү теләге уятырлык әсәрләр белән танышу.

Белергә тиеш:

-әсәрләрдә чагылдырылган табигать күренеш-ләрен аңлап, иҗади якын күреп, күзаллый белү

Башкара алырга тиеш:

-үз эшчәнлегеңнең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ формалаштыру

04.

02.

15.




60


Матурлык дөньясы.

Матурлыкны аңлый, аңа соклана, саклый белү теләге уятырлык әсәрләр белән танышу.

Белергә тиеш:

-әсәрләрдә чагылдырылган табигать күренешләрен аңлап, иҗади якын күреп, күзаллый белү

Башкара алырга тиеш:

-үз эшчәнлегеңнең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ формалаштыру

06.

02.

15.




61


Туган як – Идел көзгесендә.

Татарстанның горурлыгы, байлыгы булган Идел елгасы турында белемнәрне арттыру

Белергә тиеш:

  • Идел елгасы турында тирәнтенрәк

Башкара алырга тиеш:

- Үз эшчәнлегеңнең нәтиҗәләрен формалаштыра

09.

02.

15.











62

Туган көнгә – салават күпере

Укучыларны туган көннең кешеләр тормышында зур, эчтәлекле бәйрәм итеп билгеләп үтелүен күрсәтү.

Белергә тиеш: һәр кеше үзе башкарган гамәлләре өчен үзе җавап бирергә тиешлекне

Башкара алырга тиеш:

Башкарган гамәлләрең өчен җавап бирә белү

11.

02.

15.




63

Табигать – серле дөнья

Балаларга табигать серләрен ачарга ярдәм итү

Белергә тиеш:

- табигать телен аңлый белү

Башкара алырга тиеш:

- әйләнә-тирәлекне саклый белү

13.

02.

15.




64

Табигать – серле дөнья

Балаларга табигать серлә-рен ачарга ярдәм итү

Белергә тиеш:

- табигать телен аңлый белү

Башкара алырга тиеш:

- әйләнә-тирәлекне саклый белү

16.

02.

15.




65

Аккошлар-сак кошлар.

Г.Хәсәнов иҗаты белән таныштыру, аның күзәтүләре аша аккошлар тормышы белән танышу

Белергә тиеш:

-текст авторы һәм рәссамның аккошларны тасвирлауда охшашлык һәм аермаларын күрсәтү

Башкара алырга тиеш:

-укылган әсәрләрнең эчтәлеге буенча фикер алыша, сән.укый. укыганны сөйли, текстны кисәкләргә бүлү

18.

02.

15.



66

Сандугач – табигать җырчысы.

Табигатьнең гүзәл җырчысы – сандугач белән тан-ыштыру. Авторларның аларга багышлап язган әсәрләрен уку

Белергә тиеш:

-әсәрләрдә чагылдырылган табигать күренеш-ләрен аңлап, иҗади якын күреп, күзаллый белү

Башкара алырга тиеш:

-үз эшчәнлегеңнең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ формалаштыру

20.

02.

15.



67


Сандугач – табигать җырчысы.

Табигатьнең гүзәл җырчысы – сандугач белән тан-ыштыру. Авторларның аларга багышлап язган әсәрләрен уку

Белергә тиеш:

-әсәрләрдә чагылдырылган табигать күренеш-ләрен аңлап, иҗади якын күреп, күзаллый белү

Башкара алырга тиеш:

-үз эшчәнлегеңнең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ формалаштыру

25.

02.

15.




Җирдә кеше булу өчен, кеше күпме юллар үтә?

68

Тылсымлы, кодрәтле үлән.

Абага үсемлеге, аның хикмәтләре белән таныштыру.


Белергә тиеш:

-дәреслектә ориентлаша белү

Башкара алырга тиеш:

-шартлы билгеләрнең телен белү

27.

02.

15.




69

Кирлемән маҗаралары

Кешедәге кирелек сыйфа-тының тискәре күренеш булуын, үзүзеңне тәртипле, инсафлы тотарга комачаулык итүен төшендерү

Белергә тиеш:

-эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү

Башкара алырга тиеш:

- үз эшчәнлегеңнең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ формалаштыру

02.

03.

15.




70

Кирлемән маҗаралары

Кешедәге кирелек сыйфа-тының тискәре күренеш булуын, үз-үзеңне тәртип-ле, инсафлы тотарга кома-чаулык итүен төшендерү

Белергә тиеш:

-эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү

Башкара алырга тиеш:

- үз эшчәнлегеңнең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ формалаштыру

04.

03.

15.




71

Урман докторы.

Табигатьнең күркәм бер кошы-тукран белән та-ныштыру. Аның яшәеше, кешеләргә китергән фай-дасы турында күзаллау булдыру

Белергә тиеш: сән.уку, текст өстендә эшли белү

Башкара алырга тиеш:

-төрле сит-дән чыгу өчен оптимистик карарлар кабул итү

06.

03.

15.







72

Урман докторы.

Табигатьнең күркәм бер кошы-тукран белән таныштыру. Аның яшәеше, кешеләргә китергән фай-дасы турында күзаллау булдыру

Белергә тиеш: сән.уку, текст өстендә эшли белү

Башкара алырга тиеш:

-төрле сит-дән чыгу өчен оптимистик карарлар кабул итү

09.

03.

15.




73

Гөмбәләр серен белү кирәк.

Табигать үсә торган күптөрле гөмбәләр семялыгыннан ашарга яраклы гөмбәләрне танырга өйрәтү

Белергә тиеш:

Ашарга яраклы гөмбәләр турында белү

Башкара алырга тиеш:

-әсәрләрне чагыштыра, төркемнәрдә фикерләшә белү

11.

03.

15.









74

Гөмбәләр серен белү кирәк.

Табигать үсә торган күптөрле гөмбәләр семялыгыннан ашарга яраклы гөмбәләрне танырга өйрәтү

Белергә тиеш:

Ашарга яраклы гөмбәләр турында белү

Башкара алырга тиеш:

-әсәрләрне чагыштыра, төркемнәрдә фикерләшә белү

13.

03.

15.




75


Бану әби сабагы.

Язучы Кояш Тимбикова әсәрләре белән танышу

Белергә тиеш:

Татар халык ашлары турында белү

Башкара алырга тиеш:

Әби-бабайларга, халкыбызының гореф-гадәтләренә хөрмәт

16.

03.

15.




76

Бану әби сабагы.

Язучы Кояш Тимбикова әсәрләре белән танышу

Белергә тиеш:

Татар халык ашлары турында белү

Башкара алырга тиеш:

Әби-бабайларга, халкыбызының гореф-гадәтләренә хөрмәт

18. 03.

15.







78

Аш пешерү хикмәтләре.

Кояш Тимбикованың “Бану әби сабагы” хикәясе белән танышуны дәвам итү

Белергә тиеш:

Татар халык ашлары турында белү

Башкара алырга тиеш:

Әби-бабайларга, халкыбызының гореф-гадәтләренә хөрмәт

20. 03.

15.










79

Аш пешерү хикмәтләре.

Кояш Тимбикованың “Бану әби сабагы” хикәясе белән танышуны дәвам итү

Белергә тиеш:

Татар халык ашлары турында белү

Башкара алырга тиеш:

Әби-бабайларга, халкыбызының гореф-гадәтләренә хөрмәт

03.

04.

15.



80

Татар халык ашлары.

Татар халкының милли ризыклары белән язучы һәм рәссамнар иҗаты ярдәмендә таныштыру, гореф-гадәтләрен аңлату

Белергә тиеш: Картиналардан эстетик ләззәт ала белү

Башкара алырга тиеш:

-мәгънә барлыкка китерү

06.

04.

15



81

Балалар дөньясы.

Г.Гыйльманов, Д.Гайнет-динова, Л.Гыймадиева әсәрләрендә балалар тормышының чагылышы белән таныштыру, авторларның ни әйтергә теләвен ачыклау

Белергә тиеш:

-әсәрне мәгънәви кисәкләргә бүлә белү

Башкара алырга тиеш:

-мөст. фикерли, нәтиҗәләр ясый алу

08.

04. 15.



82

Балалар дөньясы.

Г.Гыйльманов, Д.Гайнет-динова, Л.Гыймадиева әсәрләрендә балалар тормышының чагылышы белән таныштыру, авторларның ни әйтергә теләвен ачыклау

Белергә тиеш:

-әсәрне мәгънәви кисәкләргә бүлә белү

Башкара алырга тиеш:

-мөст. фикерли, нәтиҗәләр ясый алу

10.

04.

15.




83

Бүрек-нәни көчек.

Г.Гыйльмановның “Минем исемем бүрек” әсәре белән танышу дәвам итү

Белергә тиеш: драма әсәре буларак “Минем исеме- Бүрек” пьесасының башка жанрлардан аермасын белү

Башкара алырга тиеш:

  • рольләргә бүлеп уку осталыгн камилләштерү

13.

04.

15.




84

Бүрек-ышанычлы сакчы.

Г.Гыйльмановның “Минем исемем бүрек” әсәренең төп идеясен аңлауларына ирешү

Белергә тиеш:

-Әкият-драма буларак, әсәрнең үзенчәлекләрен әйтеп бирә белү

Башкара алырга тиеш:

- рольләргә бүлеп укый, логик фикерли белү

15.

04.

15.




85

Бүрек-ышанычлы сакчы.

Г.Гыйльмановның “Минем исемем бүрек” әсәренең төп идеясен аңлауларына ирешү

Белергә тиеш:

-Әкият-драма буларак, әсәрнең үзенчәлекләрен әйтеп бирә белү

Башкара алырга тиеш:

- рольләргә бүлеп укый, логик фикерли белү

17.

04.

15.




Сәнгать дөньясының үзенә генә хас үзенчәлекләрен ачыклыйбыз

86


Язучы катнашында үт-кән “Серле ачкыч” мәк-тәп клубы утырышы

Укчыларны бүгенге көн шагыйре разил Вәлиев белән очраштыру, аның иҗаты, тормыш юлына карата сораулар бирә белергә өйрәтү

Белергә тиеш:

-Тема уртаклыгын табып күрсәтә белү.

Башкара алырга тиеш:

- дидактик материаллар белән эшли

20.

04.

15.




87


Язучы катнашында үт-кән “Серле ачкыч” мәк-тәп клубы утырышы

Укчыларны бүгенге көн шагыйре разил Вәлиев белән очраштыру, аның иҗаты, тормыш юлына карата сораулар бирә белергә өйрәтү

Белергә тиеш:

-Тема уртаклыгын табып күрсәтә белү.

Башкара алырга тиеш:

- дидактик материаллар белән эшли

22.

04.

15.




88

Бәбкә үстерү кыенлыклары

Сәнгать дөньясының үзенә хас үзенчәлекләрен аңлату

Белергә тиеш:

- Сәнгать дөньясының үзенә хас үзенчәлекләрен фәнни эзләнүләр аша аңлата белү

Башкара алырга тиеш:

- әдәбият-сәнгать дөньясы, язучылар тормышы турында күбрәк белү

24.

04.

15.




89

Бәбкә үстерү кыенлыклары

Сәнгать дөньясының үзенә хас үзенчәлекләрен аңлату

Белергә тиеш:

- Сәнгать дөньясының үзенә хас үзенчәлекләрен фәнни эзләнүләр аша аңлата белү

Башкара алырга тиеш:

- әдәбият-сәнгать дөньясы, язучылар тормышы турында күбрәк белү

27.

04.

15.




90

Чыпчыкның да үз җыры бар

Гади генә күренешләрдән дә матурлыкны күрә һәм бәяли белергә өйрәтү

Белергә тиеш:

-Мөҗәһит, К.Сибгатуллин, И.Туктар,Р.Корбан әсәрләре ярдәмендә матурлык төшенчәсен тоя һәм аңлый белү

Башкара алырга тиеш:

-күзәтеп, нәтиҗәләр ясый

29.

04.

15.




91

Яз галәмәтләре

Язгы табигать мизгелләрен яктырткан әсәрләр аша табигатьтәге үзгәрешләр-не, язның төп билгеләрен табарга өйрәтү, кеше күңеленең кайсы халәтен яз белән чагыштыруларын аңлату

Белергә тиеш:

-язның төп билгеләрен таба белү

Башкара алырга тиеш:

- эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгели

04.

05.

15.




92

Сәнгать дөньясының үзенә генә хас үзенчә-лекләрен ачыклыйбыз”бүлеген йөмгаклау

Укучыларның тема буенча

белем һәм күнекмәләрен системага салу

Белергә тиеш:

-“Син ничек уйлыйсың?” кебек сорауларга җавап таба белү

Башкара алырга тиеш:

-укылган текстлардан өзекләр китреп дәлилли

06.

05.

15.




Үткәне булмаган халыкның киләчәге юк. Туган ил турында уйланабыз

93

Һәркемгә үз Ватаны кадерле

Ватан төшенчәсен балаларның ничек аңлавын ачыклау, аны сакларга һәм якларга кирәклекне аңлату

Белергә тиеш:

-Ватан төшенчәсен конкрет күзаллый

Башкара алырга тиеш:

-Әсәрләрдәге уртак һәм аермалы якларны таба белү

08.

05.

15.



94

Татарстан флагы

Дәүләт символлары турында мәгълүмат бирүне дәвам итү

Белергә тиеш:

-Дәүләт символларның ил тормышында әһәмиятле роль уйнавын аңлый белү

Башкара алырга тиеш:

- мөст. фикерли, нәтиҗәләр ясый алу

11.

05.

15.



95

Зур тарихлы батыр халкым

Татар халкының тарихи

үткәненә багышланган әсәрләр белән таныштыруны дәвам итү

Белергә тиеш:

-Халык тарихының бай һәм горурланырлык икәнлеген аңлый белү

Башкара алырга тиеш:

- Тарихи үткәнебез, ата-бабаларыбыз тормышы белән кызыксыну

13.

05.

15.



96

Авыр елларда



15.

05.

15.



97

Йомгаклау тесты



18.

05.

15.



98

Сөю – иң куәтле дәва

Укучыга уку эшчәнлегенә кереп китү өчен, шартлар булдыру. Темага бәйле фикерләрен төгәл, ачык итеп әйтә белергә өйрәтү

Белергә тиеш:

- Укытучы ярдәмендә дәреснең максатын билгели һәм формалаштыра белү

Башкара алырга тиеш:

  • әсәрләрне төрле темпта уку осталыгы, логик фикерли белү

20.

05.

15.



99

Кыю очучылар

Укучыга уку эшчәнлегенә кереп китү өчен, шартлар булдыру. Темага бәйле фикерләрен төгәл, ачык

итеп әйтә белергә өйрәтү

Белергә тиеш:

- Укытучы ярдәмендә дәреснең максатын билгели һәм формалаштыра белү

Башкара алырга тиеш:

әсәрләрне төрле темпта уку осталыгы, логик фикерли белү


22.

05.

15.



100



Һәркемгә якын ул туган як

Серле ачкыч” мәктәп клубы утырышы. Олим-пиада.


Туган җирне, туган якны ярату турында сөйләшү

Серле ачкыч” мәктәп клубының чираттагы утырышы

Белергә тиеш:

- Татарстан турында төрле авторлар тасвир-лавында бирелгән әсәрләр

Башкара алырга тиеш:

-Төрле жанрларда фикер уртаклыгын билгели белү

25.

05.

15.








101

Йомгаклау.

Серле ачкыч” мәктәп клубының чираттагы утырышы

Белергә тиеш:

-ел буе өйрәнгәннәргә нәтиҗә ясый белү

Башкара плырга тиеш:

-үз эшчәнлегеңнең нәтиҗәләрен яхшырта

27.

05.

15.



102

Ел буена үткәннәрне кабатлау

Сугыш чоры балалары кичергән авырлыкларны әдәби образлар язмышы ярдәмендә аңлату

Белергә тиеш:

-Сугыш чоры балаларының фаҗигале язмышы

Башкара алырга тиеш:

-Әсәрләр арасында тел уртаклыгы

29.

05.

15.





Укучыларның белеменә, эш осталыгына һәм күнекмәләренә булган таләпләр


  • Әсәрнең мәгънәви кисәкләре арасындагы бәйләнешне ачыклау, төп фикерне билгеләү һәм аны үз сүзләрең белән әйтеп бирү;

  • Төрле авторларның 6-8 шигырен яттан сөйләү;

  • Кыска күләмле әсәрләрнең эчтәлеген сөйләү;

  • Тылсымлы һәм хайваннар турындагы әкиятләрне, мәсәлләрне аера белу;

  • Әсәрдәге төп геройны характерлау, төрле әсәр геройларына чагыштырма характеристика;

  • Укылган әсәрдән чагыштыру, җанландыру, контрастны таба белу;

  • Сүзлекләрдән файдалану, тематик сүзлекләр төзү;

  • Аерым бер элементы буенча китапта ориентлашырга ойрәтү ( авторы , исеме, “Эчтәлек” бите, иллюстрацияләр)

  • Фольклор жанрын аеру: хайваннар турындагы, тылсымлы әкиятләрне өйрәнү, мәсәл, хикәя турында күзаллау, халык иҗаты әсәрләре һәм автор әсәрләрен төркемли белү.


  • Укучы түбәндәгеләрне белергә тиеш:

  • 4-5 татар, рус, чит ил классигынын исемен, аларның әсәрләрен;

  • 4-5 хәзерге заман язучысы яки шагыйренең исемен, алар язган рубрикаларны;

  • Үзенә иң ошаган авторның берничә әсәрен.


  • Алынган белемнәрне көндәлек тормышта куллану

  • китапның, төрле элементларнына карап, эчтәлеген билгеләү;

  • мөстәкыйль рәвештә уку өчен китап сайлау;

  • укылган әсәр геройларын тасвирлап сөйләү;

  • сүзлекләрдән кирәкле мәгълүматны табу.



4 нче сыйныф укучыларының укудан белем, осталык күнекмәләрен бәяләү


«5» (бик яхшы )

- дөрес уку, укыганның эчтәлеген тулы һәм дөрес аңлау;

- сүзләп йөгерек уку, әдәби телнең әйтелеш нормаларын үтәү;

- I яртыеллыкта уку тизлеге минутына 85 сүздән;

- II яртыеллыкта— минутына 95 сүздән дә ким түгел;

- сәнгатьле укуга мөстәкыйль рәвештә әзерләнү һәм интонация ярдәмендә әсәрнең мәгънәсен, аңа үз мөнәсәбәтен белдерә алу;

- текстны тулы, кыскача һәм сайлап эчтәлеген сөйләп бирү, укыганның төп фикерен үз сүзләрең белән әйтеп бирү;

- әсәрнең геройларын, вакыйгаларын, табигатьне сурәтләүче сүзләрне һәм җөмләләрне мөстәкыйль рәвештә табу;

- шигырь текстын ялгышмыйча, сәнгатьле итеп сөйләү.


«4» (яхшы)

- укыганның төп эчтәлеген дөрес аңлау;

- сүзләп, сәнгатлелекнең төп чараларын файдаланып уку;

- 1 нче яртыеллыкта уку тизлеге — минутына 80 сүз;

2 нче яртыеллыкта ук тизлеге минутына 90 сүз, укыганда 1-3 хата булырга мөмкин;

- укыганның төп фикерен мөстәкыйль рәвештә билгели алу, сөйләм хаталары булу, аларны укытучы ярдәменнән башка да төзәтә алу;

- эчтәлекне тулы, кыска, сайлап сөйләгәндә, исәпкә алынмаслык төгәлсезлекләр булу;

- ятлаган шигырьне сөйләгәндә, вакытында төзәтелгән 1-2 хата җибәрү.


«3» (канәгатьләнерлек)

- укылганның эчтәлеген укытучы ярдәме белән генә аңлау;

- 1 нче яртыеллыкта үзгәрешсез тавыш белән сүзләп уку (сирәк сүзләрне-иҗекләп уку элементлары катнаштырып), уку тизлеге — 75 сүз;

- II нче ярыеллыкта сүзләп укыганда, сәнгатьлелек булмау, уку тизлеге-85 сүз, укыганда 4 тән алып 6 га кадәр хата булырга мөмкин;

- укыганның кыскача эчтәлеген, төп фикерен укытучы сораулары ярдәмендә генә аңлау һәм билгели алу;

- шигырьне яттан сөйләгәндә, ясаган хаталарны укытучы ярдәмендә генә төзәтү.


«2» (начар)

- укылганның эчтәлеген начар аңлау;

- 1 нче яртыеллыкта иҗекләп, кайбер сүзләрне генә бөтен килеш уку, иҗекләрне, сүзләрне алмаштыру, төшереп калдыру, бозып әйтүгә күпсанлы хаталар, уку тизлеге минутына-60 сүз;

- II нче яртыеллыкта сүзләп укый алмау, 6 дан артык хата, уку тизлеге — минутына 70 сүз;

-эчтәлекне эзлекле сөйли алмау, укыганның эчтәлеген нык үзгәртеп күрсәтү, күпсанлы сөйләм хаталары җибәрү;

-текстның кыскача, сайлап эчтәлеген сөйли алмау, план төзи белмәү, укыганның эчтәлеген укытучы ярдәме белән дә билгели алмау;

- ятлаган шигырьнең тулы текстын сөйли алмау


Уку тизлеген тикшерү


Уку тизлеге (1 минутка сүз саны)


«5″

«4″

«3″

«2″

яртыеллыклар

I II

I II

I II

I II

4класс

85 95

80 90

75 85

60 70








Телдән җавап бирүне тикшерү

Укучыларның телдән җавап бирүен тикшерү программаның нинди дә булса бүлегеннән бирелгән сораулар формасында уза. Билге куйганда, тубәндәгеләр исәпкә алына:

1) җавапның дөреслегенең тулылыгы;

2) белемнәрнең аңлы үзләштерелү дәрәҗәсе;

3) сөйләм эзлеклелегенең культурасы.

Укучыларның җавабы, бигрәк тә IV сыйныфларда, укытучы әйткән тема буенча бәйләнешле сөйләм булып, өйрәнелгән материалның аңлы узләштерелгәнен күрсәтеп торырга тиеш. Җавапны кагыйдә, билгеләмә, мисал китереп дәлилләү, укытучы кушуы буенча тексттан грамматик категорияләрне таба белү (җөмлә кисәкләре, сүз төркемнәре, килеш, сан һ.б.), тиешле кагыйдәгә караган сүзләр табу, сузлернең язылышын аңлату, алган белемнәрне мөстәкыйль равештә кунегүләр эшләгәндә һәм, барыннан да элек, сүзлер һәм жөмләләр тикшергәндә (аваз – хәреф анализы, сүзнең составын, аны сүз төркеме буларак тикшерү) куллана белү.

Сөйләм үстерүнең башлангыч чорында ук укучыларның жаваплары дәлилле, тиешле дәрәҗәдә мөстәкыйль һәм дөрес оештырылган булырга тиеш ( фикер йөртүнең эзлекле булуы, сүзләрне, сүзтезмәләрне кулланганда, жөмләләр төзегәндә, әдәби тел нормаларын үтәү).

«5» — укучының жавабы дөрес һәм тулы, программа материалын аңлы үзләштерелгәне күренә, жавабын үз мисаллары белән раслый, сүзләрне, җөмләләрне тикшергәндә, өйрәнелгән грамматик категорияләрне тексттан тапканда, алган белемнәрен мөстәкыйль рәвештә һәм дөрес куллана, сүзләрнең язылышын, тыныш билгеләренең куелышын аңлата, бәйләнешле, эзлекле һәм хатасыз жавап бирә, бер төгәлсезлек булырга мөмкин.

«4» — укучының җавабы, нигездә «5» билгесенә куелган талапләргә җавап бирә, ләкин сөйләмдә, кагыйдәгә мисал китергәндә, текст өстендә эшләгәндә, сүзләрне, жөмләләрне тикшергәндә, 1-2 хата ясый. Аларны мөстәкыйль рәвештә яки укытучының сизелмәслек кечкенә ярдәме белән төзәтә.

«3» — укучы, нигездә, сөйләгән материалны аңлый, ләкин җавабы тулы түгел, укытучының өстәмә сораулары таләп ителә. Кагыйдәгә мисал китергәндә, кыенлык кичерә, текст белән эшләгәндә, сүзләр һәм җөмләләрне тикшергәндә, хаталар ясый һәм аларны укытучы ярдәменнән башка төзәтә алмый. Сөйләмендә бәйлелек, эзлеклелек җитми, сүз куллануда, сүзтезмәләр һәм җөмлә төзегәндә, төгәлсезлекләр була.

«2» — укучы өйрәнелгән материалның мөһим фикерләрен, зур өлешен белми, кагыйдәләрне, билгеләмәләрне әйткәндә, сүз һәм җөмләләргә анализ ясаганда, хата жибәрә, аларны укытучының өстәмә сораулары ярдәмендә дә төзәтә алмый, сөйләме өзек-өзек, бәйләнешсез, хаталы.




Әдәбият

Кулланылган укыту чаралары:

И.Х.Муяссарова “Азрак ял итеп алыйк” Казан “Мәгариф” 2006;

Татар балалар фольклоры” Казан “Раннур” 2008;

Балалар бакчасы” Казан “Раннур” 2008;

Салават күпере” журналлары.

Г.Тукай “Безнең гаилә” китабы, Казан “Раннур” 2001;


Информацион-компьютер ярдәмлек

Ноутбук.

http://www.school.edu.ru/

http://www.it-n.ru

http://school-collection.edu.ru/

http://nsc.1september.ru/urok/

http://www.openclass.






























Беркетмә











3 нче “Б”сыйныфында әдәби укудан арадаш аттестация үткәрү өчен контроль –үлчәү материалының күрсәтмә варианты





























Әдәби уку 3 класс Тест биремнәре.

Пейзаж – табигать күренешләрен тасвирлаган рәсем ул.(Әйе, юк)

Өстәл өстендә самовар, савытларда чәкчәк, печенье, конфет, чынаяклар. Бу пейзажмы? (Әйе, юк)

Мин альбом битенә энемнең рәсемен ясадым. Бу портретмы? (Әйе, юк)

Ялгыш җавапны билгелә. Дөнья белән танышуның иң гади ысуллары:

а) тәрәзә аша карау;

ә) бинокльдән күзәтү;

б) төш күрү;

в) “рамка” куллану.

5. Күзләрнең кайсысы гади әйберләрне дә матур, гаҗәп, серле итеп күрә?

а) серле күзләр;

ә) зәңгәр күзләр;

б) күңел күзе;

в) кара күзлек кигән күзләр.

6. Ай нәрсәгә охшаган?

а) тәлинкәгә;

ә) фонарьга;

б) шарга;

в) йолдызга.

7. Бөтен дөнья кайчан кып-кызыл булып күренә?

а) кояш баеганда;

ә) елаганда;

б)кызыл пыяла аша караганда;

в) кояш чыкканда.

8.Ялгыш җавапны билгелә. Боз аша ниләр күреп була?

а) балыклар;

ә) өйләр;

б)эреле-ваклы ташлар;

в) суүсемнәр.

9.Роза Хафизованың “Күңел күзе” хикәясендәге малайның исеме ничек?

а) Кәрим;

ә)Камил;

б)Кафил.

10. “Өч матур сүз” шигырен кем язган?

а) Җәүдәт Дәрзаман;

ә) Н.Исәнбәт

б) Роберт Миңнуллин

в) Марсель Галиев.

11.Чыпчык малае турындагы әсәр ничек атала?

а)”Батыр Чыпчык”;

ә) “Кечкенә-төш кенә”;

б) “Чыпчык малае”

2 вариант

Шагыйрьләр, язучылар хайваннар, кошлар,үсемлекләрнең ни әйтергә теләвен аңлыйлармы?(Әйе, юк)

Бер үк әйберне төрлечә күреп, тасвирлап буламы? (Әйе, юк)

Габдулла Тукайның ел фасылларына багышланган табышмак-шигыре ничек атала?

а) “Табигать фасыллары»;

ә) “Бу кайчак була?”;

б) “Ел фасыллары”.

4.”Кем соң минем әби?” шигыренең авторы:

а)Йолдыз

ә) Резеда Вәлиева

б) Роберт Миңнуллин.

5. Бу шигырьләрнең кайсысы Роберт Миңнулинныкы түгел?

а)”Төрле кешеләр”

ә) Миңа охшаган малай”

б) “Юкка малай булганмын”

6. Әсәрдәге вакыйга һәм күренешләрне капма-каршы кую алымы ничек атала?

а)Каршылык;

ә)контраст;

б) капма-каршы кую

7. Резеда Вәлиеваның “Шатлык кызы” хикәясендә кошларны коткарган кызның исеме:

а) Ләйсән;

ә) Ләйлә;

б) Ләйсирә.

8. Резеда Вәлиеваның “Шатлык кызы” хикәясендәге герой кайсы кошны коткарган ?

а) Санлугач;

ә) сыерчык;

б) песнәк.

9. “Кол Гали” картинасын кайсы рәссам ясаган?

а) Харис Якупов;

ә) Рушан Шәмсетдинов;

б) Бакый Урманче.

10.”Урман күле” картинасының авторы кем?

а) Бакый Урманче;

ә) Илдар Рафиков;

б) Мәхмүт Усманов.



10. Туган як турында 4 мәкаль язарга.

____________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________



11. Синең өчен иң зур байлык нәрсә? Үз фикереңне яз.





Бәяләү:


Тестның эшләнешен биш балл белән бәяләргә мөмкин:


5” билгесе куела: әгәр 1 дән алып 10 га кадәр номерлар дөрес эшләнсә;

4” билгесе куела: әгәр 8 яки 9 эш дөрес эшләнгән очракта;

3” билгесе куела: әгәр 5 яки 7 эш дөрес эшләнгән очракта;


11 нче эш аерым бәяләнә һәм дөрес эшләнгән очракта гына “5” ле билгесе куела.


Төзәтүләр саналмый, укучылар мөстәкыйль эшли, укытучы булышмый, әгәр эшли алмаса башка эшкә күчәргә мөмкин.



Подайте заявку сейчас на любой интересующий Вас курс переподготовки, чтобы получить диплом со скидкой 50% уже осенью 2017 года.


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Автор
Дата добавления 09.10.2015
Раздел Начальные классы
Подраздел Рабочие программы
Просмотров336
Номер материала ДВ-046659
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх