Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Рабочие программы / Рабочая программа по литературному чтению (уку) для 2 класса

Рабочая программа по литературному чтению (уку) для 2 класса


  • Другое

Поделитесь материалом с коллегами:


АҢЛАТМА ЯЗУЫ

Әдәби уку предметыннан эш программасы түбәндәге өлешләрдән тора: аңлатма язуыннан, төп бүлекләрдән, белем һәм күнекмәләрне үз эченә алган программаның эчтәлегеннән, укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләреннән.

Эш программасы түбәндәге документларга нигезләнеп төзелде:

  • Федераль дәүләт белем стандартлары нигезендә мәктәпләрдә татар телен һәм әдәбиятын укыту турында” №12138/13 ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының информацион хаты.

  • Рус телендә сөйләшүче балалар өчен татар теле һәм әдәби уку“ предметыннан программа Төзүче авторлары: К.С.Фәтхуллова,Р.З.Хайдарова (Казан 2011)

  • Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан 2011 нче елда бастырылган “Рус телле балаларга татар телен һәм әдәбиятын коммуникатив технология нигезендә укыту программасы 1 — 11 нче сыйныфлар”. Төзүче авторлары Р.З. Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева. (Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2011)

  • Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районының “Бохарай төп белем мәктәбе” муниципаль бюджет белем учреждениесенең башлангыч гомуми белем өчен (1 нче баскыч) төп белем программасы

  • Р.З.Хәйдәрова, Н.Г.Галиева, Г.М. Әхмәтҗанова. Татар теле, икенче сыйныф. Рус телендә башлангыч гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек (татар телен өйрәнүче укучылар өчен). ( Казан, «Татармультфильм» нәшрияты, 2013 ел) нигезендә төзелде.

  • Башлангыч гомуми белем бирү мәктәпләре өчен программалар – федераль дәүләт белем стандартларына (ФГОС) нигезләнеп төзелгән.

Рус мәктәпләрендә укучы рус телле балаларга татар теле укытуның төп максатлары:

Билгеле булганча, укытуның максаты җәмгыять тарафыннан куелган социаль заказ белән билгеләнә. Татарстан Республикасының белем бирү системасына куйган төп бурычы - иҗади фикерләүче, инициативалы, иҗтимагый тормышта актив катнашучы, белемле һәм ике дәүләт һәм чит телләрдә дә иркен сөйләшеп аралашучы билингваль (полилингваль) шәхес тәрбияләү.

Рус телле балаларга татар теле укыту максаты киңкырлы һәм ул берничә аспекттан тора: танып белү, үстерү, тәрбия, белем бирү.

1.Танып белү максатының эчтәлеге

Татарстан Республикасында яшәүче һәрмилләт кешесенә, үз халкы тарихыннан тыш,шушы төбәктә төп халык булып саналган татар халкы мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, тарихи үткәнен, бүгенгесен, киләчәген белү зарур. Татар халкы белән кулга-кул тотынып яшәргә әзерләнүче һәр кеше бу халыкның бәйрәмнәрен, традицияләрен аңларга, хөрмәт итәргә, әдәбият-сәнгать вәкилләренең иҗади казанышлары белән үзенең рухи үсешен баета алу мөмкинлегеннәнфайдаланырга тиеш. Программа эчтәлеге телгә өйрәтү процессын бала өчен “башка дөньяга тәрәзә ачу” (И.Л.Бим) булырлык һәм шуның аркылы аның үз яшәешен дә тулырак аңлавына ярдәм итәрлек итеп сайлана.

Татар исемнәрен, Татарстанның табигатен, җирлеген, топонимикасын дөрес әйтә белергә өйрәтү, аларның семантикасы белән кызыксындыру, балалар фольклоры, татар халкы авыз иҗаты, әдәбият-сәнгать вәкилләре белән беренчел таныштыру - башлангыч этапта танып белү максатының төп эчтәлеген тәшкил итә.

2. Үстерү максатының эчтәлеге

Шәхеснең белемле булуы, тәрбиялелек һәм аның фикерләүсәләте үсеше дәрәҗәсеннән дә тора. Укыту процессында үстерү, тәрбия максатларын даими күзаллап эшләү - укытуның практик ягы уңышлылыгының алшарты (Л.С.Выготский).

Балаларның психик үсешен түбәндәге юнәлешләрдә үстерүгә аеруча игътибар таләп ителә:

- фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дидуктив фикерләү;

- хәтерне үстерү (ихтыярый, ихтыярсыз), игътибарлылыкны үстерү;

- аралаш белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатияхисләре);

- ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне үстерү.

Программага сайланга эчтәлек нигезендә сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләре буенча да эш оештырганда бу максатлар беренче планга куела.

3. Тәрбияви максатның эчтәлеге

Укучыларның тиешле дәрәҗәдәге тәрбиялелегеннән башка укыту процессын оештыру мөмкин түгел. Тәрбия процессы укытуның эчтәлеге һәм методлары белән бәйле. Шуңа күрә программа эчтәлеген сайлаганда, материалның тәрбияви мөмкинлекләрен исәпкә алына. Балаларның яшь үзенчәлекләренә туры килгән, аларны кызыксындырган мораль проблемаларны ү зэченә алган эчтәлек, беренчедән, укыту процессында тәрбияви функция башкарса, икенчедән, турыдан-туры коммуникатив мотивация туу белән бәйле.

Башка милләт вәкилләренең күңелен яулардай, аларда гомумкешелек әхлакый сыйфатларны тәрбияләрдәй татар әдәбияты өлгеләре белән таныштыру шушы максатка буйсындырыла һәм сөйләшү-аралашуга алып чыгуга кулайрак булган әдәби әсәрләрнең авторлары тәкъдим ителә.

4. Белем бирү максатының эчтәлеге:

Укучыларның татар теле буенчалексик, грамматик күнекмәләре филологик белемнәр суммасы дәрәҗәсендә генә калмыйча, ә сөйләм эшчәнлегенең барлыктөрләрендә дә аралашуда кулланырлык дәрәҗәгә җитүе зарур. Ягъни, укучылар, нинди дә булса сүзне, я грамматиккатегорияне тану, аеру, аңлау, тәрҗемә итү дәрәҗәсендә генә түгел, аларны аралашу максатында мөстәкыйль кулланырлык дәрәҗәдә өйрәнергә тиешләр. Шул вакытта гына татар телен дәүләт теле буларак өйрәнү бурычы үтәлә.Укучының гомуми урта белем бирү мәктәбен тәмамлаганда сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча түбәндәге белемнәргә ия булуы күздә тотыла.

Укучыларның белем дәрәҗәсенә таләпләр

Тыңлап аңлау

Укытучының дәрес, уен ситуацияләре белән бәйле сорауларын, күрсәтмәләрен аңлау;

тыңлаганда җөмлә, сүз чикләрен билгеләү, интонацияне аеру;

сүзләрне, сүзтезмәләрне, җөмләләрне, грамматик формаларны бер-берсеннән ишетеп аера белү.

сүзләрне, җөмләләрне тыңлап тәрҗемә итә белү;

ишеткән сөйләмнең, җөмләнең эчтәлегенә төшенү.

Диалогик сөйләм:

Өйрәнелгән эчтәлек нигезендә әңгәмәдәшең белән контакт урнаштыра, сорау куя, җавап бирә, кире кага, раслый белү;

программада күрсәтелгән темалар буенча укытучының сорауларына жавап бирү һәм сораулар куя белү;

дәреслектә бирелгән үрнәк диалогларны сәнгатьле итеп уку, сөйләү һәм охшаш диалоглар төзү, программада күрсәтелгән коммуникатив максатлар буенча әңгәмәдә катнаша алу.

Монологик сөйләм

Җанлы һәм җансыз предметларны, рәсем, картина эчтәлеген сурәтләп сөйли белү;

тәкъдим ителгән план, терәк сүзләр ярдәмендә укылган өзек яисә караган рәсем буенча, өйрәнелгән җөмлә төрләрен файдаланып, хикәя төзү;

укыган хикәяләрнең эчтәлеген сөйли белү;

үзе, гаиләсе һәм дуслары турында кечкенә информация бирә белү.

Уку

Татар алфавитындагы хәрефләрне таный белү;

хәреф-аваз системасын аера, татар теленә хас булган авазларны дөрес әйтеп укый белү;

дәреслектә уку өчен бирелгән җөмләләрне, текстларны дөрес интонация белән укый белү;

тексттагы тыныш билгеләренә карата тиешле пауза һәм интонацияләрне үтәү,өтерләр янындагы сүзләрне тиңдәшлек, эндәшү интонацияләре белән уку;

укыган материалның эчтәлегеннән кирәкле мәгълүматны аерып ала белү;

кечкенә күләмле шигырьләрне яттан сөйләү;

укыганда сүзлекләр куллана белү.

2 нче сыйныфны тәмамлаучы рус телендә сөйләшүче балалар үзләштерергә тиешле белем-күнекмәләр

  1. Татар телендәге хәреф-аваз системасына анализ бирә белү.

  2. Исемнәрнең килеш кушымчаларын сөйләмдә дөрес куллану.

  3. Исемнәрне күплек санда тартым белән төрләндерү.

  1. Маратның китабы төзелмәсен сөйләмдә куллану.

  1. Кушма, парлы исемнәрнең мәгънәләрен аңлап, сөйләмдә куллану.

  2. Кадәр, соң бәйлекләре белән таныштыру.

  3. Чагыштыру, артыклык дәрәҗәсендәге сыйфатларның мәгънәләрен аңлап, сөйләмдә куллану.

  4. Монда, анда күрсәтү алмашлыкларын сөйләмдә куллану.

  5. Мин, син, ул зат алмашлыкларының иялек, юнәлеш, урын-вакыт килешләрендә төрләнешен сөйләмдә куллану.

  6. Билгесез үткән заман хикәя фигыльне III зат берлек санда сөйләмдә куллану.

  7. Татар һәм рус телләрендә сүз тәртибе үзенчәлекләр белән таныштыру.

  8. Иртәгә эшлим конструкциясе белән таныштыру.

Орфоэпик һәм орфографик минимум.

  1. Сүз басымы. Аны дөрес куя белүгә ирешү, рус сүзләре белән чагыштырып күрсәтү. Басымлы иҗекләрне һәм сүзләрне дөрес уку һәм матур язу күнекмәләре булдыру.

2. Басымның үзенчәлекле очракларын белү.

3. Сингармонизм законының асылын гамәли үзләштерү.

4. Жөмлә ахырында нокта, сорау яки өндәү билгеләрен куеп, язу күнекмәләрен гомумиләштерү.

5. Орфоэпик һәм орфографик яктан сөйләмне оештыру эшен тирәнәйтү.

Белем һәм күнекмәләрен тикшерү төрләре һәм бәяләү нормалары


Эш төрләре

Сыйныф



2

Тынлап аңлау

0,3 - 0,5 минут

Диалогик сөйләм

4 реплика

Монологик сөйләм

5 фраза

Һәр тема буенча аралаша белү күнекмәләрен ситуатив күнегүләр аша тикшерү

2

уку

45-55 сүз

Язу: 1) күчереп язу (җөмлә саны)

2) сүзлек диктанты (сүзләр саны)

3) сочинение (өйрәнү характерында)

5 – 6

8 – 9

5 – 6 җөмлә

Тынлап аңлауны бәяләү

Тыңланган татар сөйләмен тулаем аңлап, төп эчтәлеген сөйләп бирә алганда, «5»ле куела.

Тыңланган татар сөйләмен аңлап, эчтәлеген якынча дөрес сөйли алганда, «4»ле куела.

Тыңланган татар сөйләмен аңлап, эчтәлеген өлешчә генә сөйли алганда, «3»ле куела.

Тыңланган татар сөйләменең эчтәлеген тулаем аңламаганда, «2»ле куела.

Диалогик сөйләмне бәяләү

Бирелгән ситуация яки лексик тема буенча әйтелеше һәм грамматик төзелеше ягыннан дөрес, эчтәлеге ягыннан эзлекле һәм тулы диалогик сөйләм төзегәндә, «5»ле куела.

Бирелгән ситуация яки лексик тема буенча репликаларның әйте­лешендә һәм аерым сүзләрнең грамматик формаларында 2 — 3 хата җибәреп, эчтәлеге ягыннан эзлекле диалогик сөйләм төзегәндә, «4»ле куела.

Өстәмә сораулар ярдәмендә генә әңгәмә кора алганда, репликаларның әйтелешендә һәм сүзләрнең грамматик формаларында 4 — 6 хата җибәреп, эчтәлеге ягыннан эзлексез диалогик сөйләм төзегәндә, «3»ле куела.

Бирелгән ситуаиия яки лексик тема буенча диалог төзи алмаганда, «2»ле куела.

Монологик сөйләмне бәяләү

Әйтелеше һәм грамматик төзелеше ягыннан дөрес һәм эчтәлеге ягыннан тулы, эзлекле монологик сөйләм өчен «5»ле куела.

Аерым сүзләрнең әйтелешендә, грамматик формаларында яки жөм­лә төзелешендә 2 — 3 хатасы булган, эчтәлеге ягыннан тулы монологик сөйләм өчен «4»ле куела.

Сүзләрнең әйтелешендә, җөмлә төзелешендә 4 — 6 хаталы, эчтәлеге ягыннан эзлекле булмаган монологик сөйләм өчен «3»ле куела.

Лексик темага монолог төзи алмаганда, «2»ле куела.

Укуны бәяләү

Текстның эчтәлеген тулаем аңлап, сәнгатьле итеп укыганда, «5»ле куела.

Текстның эчтәлеген аңлап, сәнгатьле һәм аңлаешлы итеп укыганда, әмма 2—3 орфоэпик хата (авазларның әйтелешен бозу, басымны дөрес куймау, интонацияне сакламау) булганда, «4»ле куела.

Текстның эчтәлеген өлешчә аңлап укыганда, 4 — 6 тупас орфоэпик хата булганда, «3»ле куела.

Текстның эчтәлеген тулысыңча аңламыйча, орфоэпик кагыйдәләр­не бозып укыганда, «2»ле куела.

Язма эшләрне тикшерү

Башлангыч мәктәптә, укучыларның телдән сөйләм күнекмәләре белән бергә, язу һәм язма сөйләм күнекмәләре дә үсеш алырга тиеш. 1 нче сыйныфта балалар баш һәм юл хәрефләрен, кыска сүзләрне һәм җөмләләрне күчереп язарга күнегәләр. Укучыларның язу күнекмәләрен тикшергәндә, мондый күләмне истә тотарга кирәк: 1 нче сыйныфта 1 юл; 2 нче сыйныфта 2 юл; 3 нче һәм 4 нче сыйныфларда 4 юл.

2-4 нче сыйныфларда татар теленнән язма эшләр ике төркемгә бүленә:

  1. өйрәтү эшләре (изложеяне, сочинение);

  1. контроль эшләр (күчереп язу, сүзлек диктанты, диктант).

1—2 нче сыйныфларда аерым җөмләләрне яки бәйләнешле текстны үзгәрешсез күчереп язу таләп ителсә, 3—4 нче сыйныфларда сүзләрне кирәкле формада куеп яки нокталар урынына туры килгән сүзләрне куеп күчереп язу эшләре кулланыла.

Диктант яздыру өчен, төрле характердагы тел материалы (аерым сүзләр, аерым җөмләләр, бәйләнешле текст) сайланырга мөмкин. Дик­тант яздыру өчен сайланган бәйләнешле текст уртача авырлыкта, эчтә­леге һәм грамматик төзелеше ягыннан укучыларга аңлаешлы булырга тиеш, ә инде үзләштерелмәгән сүзләр очраса, укытучы аларны тактага язып аңлата.

Укучыларның язма сөйләм күнекмәләрен тикшергәндә, эчтәлекнең тулылыгына һәм эзлеклелегенә, җөмлә калыпларының грамматик як­тан дөреслегенә һәм төрлелегенә игътибар итәргә кирәк. Язма эшләр­нең эчтәлеген бәяләү белән беррәттән, укытучы орфографик һәм пунктуацион хаталарны да төзәтергә тиеш. Күп эшләрдә бер ук төрле хата кабатланса, бу кагыйдәне тагын бер тапкыр аңлату һәм дәрестә аңа махсус туктату сорала. Әгәр дә хаталар индивидуаль характерда булса, укучылар белән шәхси эш алып барырга кирәк.

1—2 нче сыйныфларда орфографик хаталарга гына игътибар ител­сә, 3 — 4 нче сыйныфларда пунктуация хаталары да исәпкә алына. Хәрефне төшереп калдыру, кирәкмәгән хәреф өстәп яки хәрефләрне алыштырып язу, сүзне юлдан-юлга дөрес күчермәү орфографик хатага карый. Әгәр дә сүз берничә урында дөрес, ә аерым бер урында хаталы язылган икән, бу ялгыш дип саналмый. Бер үк хата берничә сүздә кабатланса, бу бер ялгыш дип исәпләнә.

Тикшерү характерындагы язма эшләр, программаның иң әһәмиятле бүлекләрен үткәч, чирек яки уку елы ахырында уздырыла, һәм уку­чыларның билгеләре сыйныф журналына куела. Өйрәтү характерын­дагы язма эшләргә килгәндә, аларнын санын һәм төрләрен укытучы үзе билгели, һәм бу очракта сыйныф журналына бары тик ундй билгеләр генә куела.

Контроль күчереп язуны бәяләү

Пөхтә, төгәл һәм орфографик хатасыз язылган эшкә «5»ле куела.

Пөхтә, төгәл язылган, әмма 1—3 төзәтүе яки 1—2 орфографик ха­тасы булган эшкә «4»ле куела.

Пөхтә һом төгәл язылмаган, 4—5 төзәтүе яки 3—5 орфографик хатасы булган эшкә «3»ле куела.

Пөхтә һәм төгәл язылмаган, 6 яки артыграк орфографик хатасы булган эшкә «2»ле куела.

Диктантны бәяләү

Пөхтә һәм төгәл язылган, 1 орфографик хаталы диктантка «5»ле куела.

Пөхтә һәм төгәл язылган, 2—3 орфографик хаталы диктантка «4»ле куела.

Пөхтә һәм төгәл язылмаган, 4—6 орфографик хаталы диктантка «3»ле куела.

Пөхтә һәм төгәл язылмаган, 7 яки артыграк орфографик хаталы диктантка «2»ле куела.

Язма сөйләмне бәяләү

2—4 нче сыйныфларда укучыларның язма сөйләм күнекмәләрен үстерү өчен, өйрәтү характерындагы изложениеләр һәм сочинениеләр яздырыла. Аларны бәяләгәндә, эшнең эчтәлеге ягыннан тулы һәм эзлек­ле язылуы, грамоталы булуы исәпкә алына. Башлангыч сыйныфларда изложение һәм сочинениеләр өчен бер билге куела.

Эзлекле язылган, 1 орфографик һәм 1 пунктуацион яки 1 грамматик хаталы эшкә «5»ле куела.

Эзлекле язылган, ләкин эчтәлектә ялгыш җибәрелгән, 2—3 ор­фографик һәм пунктуацион яки 2—3 грамматик хаталы эшкә «4»ле куела.

Эзлекле язылмаган, 4—6 орфографик һәм пунктуацион яки 4—6 грамматик хаталы эшкә «3»ле куела.

Эзлекле язылмаган һәм эчтәлеге ачылмаган, 7 дән артык орфогра­фик һәм пунктуацион яки 7дән артык тупас грамматик хаталы эшкә «2»ле куела.

Программаның эчтәлеге

Бүлекләр, темалар


Программа

Эш программасы

татар теле

әдәби уку

1

Яңа уку елы котлы булсын! (Белем бәйрәме)

20 сәг.

13 сәг.

11 сәг.

2

Туган як табигате


15 сәг.

10 сәг.

3

Кошлар һәм хайваннар дөньясында (Хайваннар дөньясында)

20 сәг.

8 сәг.

5 сәг.

4

Кышкы уеннар

25 сәг.

9 сәг.

9 сәг.

5

Минем дусларым

25 сәг.

11 сәг.

10 сәг.

6

Дүрт аяклы дусларыбыз

15 сәг.

11 сәг.

4 сәг.

7

Яз килә (Язгы бәйрәмнәр)

20 сәг.

9 сәг.

7 сәг.

8

Татарстан (Минем туган илем)

20 сәг.

6 сәг.

5 сәг.

9

Матур җәй җитә (Чәчәкле җәй, ямьле җәй)

25 сәг.

12 сәг.

8 сәг.

10

Контроль эшләр


4


11

Хаталар өстендә эш


4


12

Экскурсияләр

4

3

1


Барлыгы

170

105

70


Барлык сәгатьләр саны – 68 сәг., 34 атна, атналык сәгатьләр саны – 2














Календарь-тематик план


төрләре

Үткәрү

вакыты

Предмет нәтиҗәләре

Метопредмет нәтиҗәләре

Шәхси нәтиҗәләр

план

план

Без мәктәпкә барабыз(8сәг)

Лексика:Кояшлы, уку елы, башлана, сорау бир, җавап бир, сөйли, тыңлый, дәреслек, көндәлек, ел, куя, өй эше,җөмлә, нокта, кичә, кабатлый, билге, “дүртле”(“бишле”),күңелле, шигырь, дөрес, хәреф,мисал, мәсьәлә,тырыш, яхшы

1.

Яңа уку елы белән.

1

Мәктәп тормышын яхшырак аңлау

Тәрҗемә белән укый

Тәкъдим ителгән текстны кычкырып, эчтән генә аңлап укый белү

сораулар кую

01.09


2.

Х. Гарданов “Исәнмесез, иптәшләр!” шигыре

1

Туган телнең ана теле булу төшенчәсен бирү

Шигырьне аңлый,сәнгатьле укый

Эшчәнлек өчен урын әз ерли. Сүзләрне дөрес басым белән укый белү

Дөрес уку, тәрҗемә итү, ситуатив күнегүләр

03.09


3.

Уку- язу әсбаплары

1

Туган телнең ана теле булу төшенчәсен бирү

Лексик берәмлекләрне үзләштерә

Башкаларны тыңлый белү


08.09


4.

Б.Рәхмәт. “Сара мәктәпкә бара” Ятлау№1


1

Белем алу юлларына төшенү.

Әкиятне аңлап, йөгерек уку

Тәрҗемә белән укый

Тәкъдим ителгән текст- ны кычкырып, эчтән ге- нә аңлап укый,җырлый

тәрҗемә итү, җөмләләр төзү, диалогны тулыландырып уку, сөйләшү

10.09


5

“Беренче сентябрь” тексты

1

Мең дә бер сорауга җаваплар табу.

Шагыйрьнеж Тукайны яратуы

Текст буенча сорау җөмләләр төзи, тәрҗемә итә

Текст буенча эш күнекмәләре


15.09


6

БСҮ.Беренче сентябрь бәйрәме белән котлау

1

“Тырышкан табар, ташка кадак кагар” мәкаленең эчтәлегенә төшенү

Тиешле кушымчаларны куя


Бер-береңне тыңлый белү

тәрҗемә итү, җөмләләр төзү, диалогны тулыландырып уку, сөйләшү

17.09


7

А. Алиш”Беренче дәрес”


1

Хикәянең эчтәлеге белән танышу

Тәрҗемә белән укый

Сәнгатьле,йөгерек,чиста уку

22.09


8

Санамышлар

1

Эчтәлеген аңлый

Сәнгатьле укый белә

Сәнгатьле,йөгерек,чиста уку

24.09


Күрәмсез, дусларым, көз килде тышта ( 9 сәгать )

9

Монолог “Үзем турында үзем”


1

Көзге табигать, аның үзенчәлекле билгеләрен күрергә, табигатьне күзәтергә өйрәтү

Сорауларга дөрес җавап бирә

План буенча эшли.

тәрҗемә итү, җөмләләр төзү, диалогны тулыландырып уку, сөйләшү

29.09


10

Диалог “Син кая барасың?”

1

Кошлар тормышын өйрәнү

Кая? соравы кушымча-ларын сөйләмдә дөрес куллана

Парлап эшли белә

01.10


11

Син кайда яшисең?

1

Табигать күңелсез булса да, балаларның шатлануы

Диалог төзи

Башкаларны тыңлый белү

Дөрес уку, тәрҗемә итү, ситуатив күнегүләр

06.10


12

“Мин Казанга барам”тексты

1

Җәнлекләрнең, кошларның кышка әзерләнүе

Бәя бирә, мактау сүзләре әйтә

Аңлап,йөгерек,чиста укый белү

08.10


13

Уку әсбаплары кибетендә

1

Хезмәтнең әһәмиятен аңлау

Кайда? соравы кушымчалар ын сөйләмдә дөрес куллана

Сәнгатьле,йөгерек,чиста уку

сораулар кую

13.10


14

Контроль диалог”Кибеттә”

1

Сентябрь,октябрь, ноябрь айларындагы үзгәрешләр

Диалог төзи

Бирелгән үрнәк диалогк а охшаш диалог төзи

Дөрес уку, тәрҗемә итү, ситуатив күнегүләр

15.10


15

“Очты-очты” уены

1

Үрнәк буенча сөйләшү

Аңлап уйный белә

Белемнәрне практикада куллану

20.10


16

Рус халык әкияте “Күмәч”

1

Әкият һәм лексик катлам белән таныштыру

Яңа сүзләр белән танышу

Сорауларга тулы җавап бирү

сораулар кую

22.10


17

“Күмәч” әкиятен сәхнәләштерү

1

“Күмәч” әкиятен сәхнәләштерү

Әкиятне аңлап уйный белә

Белемнәрне практикада куллану


27.10


Базарда(8сәг)

Лексика:Көз,көз көне, көн, төн, җил, яфрак коела, исә, яңгыр, алтын, ай, җылы як, елга, китә, 11-20 гә кадәр саннар, ачы, түгәрәк, баллы, чия, карлыган, алма, лимон, груша, слива, миләш, кура җиләге, карбыз

18

Көзге уңыш.


1

Яшелчә,җиләк-җимеш исемнәре н дөрес әйтә һәм аларны сорый, кирәклеген, яратканыңны, ярат маганыңны әйтә белү

Лексик берәмлекләрне үзләштерә

Башкаларны тыңлый белү

тәрҗемә итү, җөмләләр төзү, диалогны тулыландырып уку, сөйләшү

29.10


19

Л.Лерон”Яфрак бәйрәме”(Көз)

1

Шигырьне аңлау

Тәрҗемә белән укый.

Сәнгатьле укый белә

Тәкъдим ителгән текст ны кычкырып, эчтән ге нә аңлап укый белү

10.11


20

“Базарда” тексты

1

Текст һәм андагы лексика белән танышу, текстны аңлап уку

Эчтәлеген аңлый, раслый һәм инкарь итә белә

Парлап эшли белү, үз-үзеңне һәм башкаларны бәяләү


12.11


21

“Базарда” тексты. Эчтәлек өстендә эш

1

Текст эчтәлеген сөйли белү. Базарга барырга чакыра белү. Базарда яшелчә, җиләк- җимеш сатып ала белү. Дөрес укуга бәя бирә белү

Эчтәлеген аңлый, раслый һәм инкарь итә белә

Тулы җавап бирә белү

сораулар кую

17.11


22

“Сентябрь” тексты

1

Көз билгеләрен, көзне яратканыңны, яратмаганыңны әйтә белү.

Табигать турында җөмләләр төзи белә

Табигать турында үз фикереңне әйтә белү


19.11


23

Монологик сөйләм.“Сентябрь”

1

Текст эчтәлеген сөйли белү

Бәя бирә, мактау сүзләре әйтә

Парлап эшләү

сораулар кую

24.11


24

“Алтын көз” тексты

1

Урамга уйнарга чакыра белә

Текстны дөрес укый белә

Текстны дөрес укый белә


26.11


25.

Контроль монолог. «Алтын көз»

1

Үтелгәннәрне практикада куллана

Табигать турында җөмләләр төзи белә

Табигать турында үз фикереңне әйтә белү


01.12


Мин чисталык яратам(6сәг)

Лексика: Тамак, муен, үлчи, авырый, чәч тарый, теш чистарта, әйбәт, пөхтә, белән, сөлге, авырый, авырта

26.

Шәхси гигиена предметлары


1

Шәхси гигиена предметларыны ң исемнәрен; аларны кулланып, нәрсә эшләгәнне әйтә, сорый бе

Предметның барлыгын, юклыгын сорый, аңа җавап бирә белү

Бер-береңә комплимент әйтә белү

тәрҗемә итү, җөмләләр төзү, диалогны тулыландырып уку, сөйләшү

03.12


27.

“Алсу – пөхтә кыз” хикәясе

1

Укый, аңлый

Тәрҗемә итә

Парлап эшләү

08.12


28.

Тән әгъзалары исемнәре

1

Тән әгъзалары исемнәрен; аларны лексикада куллана белә

Текстны дөрес укый белә

Текст буенча эш күнекмәләре

10.12


29.

Җ.Тәрҗеманов.”Йом

шак су, йөгерек су”Ятлау№2

1

Шигырьне аңлый

Тәрҗемә белән укый.

Сәнгатьле укый белә.

Тәкъдим ителгән текстны кычкырып, эчтән генә аңлап укый белү.


15.12


30.

Табибта. “Марат авырый” тексты

1

Табибка кайсы җире авырткан ны әйтә белә. Дустының кайс ы җире авыртканы турында хәбәр итә белә

Тәрҗемә белән укый

Сәнгатьле уку

сораулар кую

17.12


31.

БСҮ. Хәл сорау – кирәк эш

1

Авыру кешенең хәлен сорау, аңа дару, чәй тәкъдим итү



Диалог төзи белә

Татар сөйләмен интонацион яктан дөрес оештыра белү

Дөрес уку, тәрҗемә итү, ситуатив күнегүләр

22.12


Кыш (7сәг)

Лексика: Тукран, песнәк, ала карга, бөтен, көлә, һәм, шатлана, биек, каплый, кыш айлары, җимлек, көтә, кар бабай, Кар кызы, бии, күгәрчен, чыпчык, җим, риза, риза түгел, саран, юмарт, тәрбияле

32

Ә.Бикчәнтәева.”Салкын саф һава”

1

Шигырьне аңлый

Тәрҗемә белән укый.

Сәнгатьле укый белә

Тәкъдим ителгән текстны кычкырып, эчтән генә аңлап укый белү.

тәрҗемә итү, җөмләләр төзү, диалогны тулыландырып уку, сөйләшү

24.12


33.

“Кыш килә” тексты

1

Кыш айларын, кыш билгеләре н, кышкы табигатьне сурәтли. Төп фикерне аңлый

Мөстәкыйль тәрҗемә итә

Сүзлек белән эшли белү

12.01


34.

Яңа ел бәйрәме” хикәясе

1

Текстның тәрҗемәсен аңлый

Эчтән укый белә

Дәреслек белән эшли белү

14.01


35

БСҮ.Яңа ел бәйрәме белән котлау

1

Укытучыны, дустыңны бәйрәм белән котлый белү

Тиешле кушымчаларны куя


Текст буенча эш күнекмәләре


19.01


36.

“Тауда” хикәясе

1

Текста туры җавап булмаган сораулар куя белә

Аңлап,сәнгатьле укый белә

Сорауларга тулы җавап бирә белү

сораулар кую

21.01


37

Диалогик сөйләм. “Тауда”

1

Кышкы уен төрләрен әйтә, уенга чакыра, тауга барганыңны, кайтканыңны, чаңгы шуганыңны әйтә белү

Текст буенча сораулар төзи

Тыңлый hәм бәяли белә

Дөрес уку, тәрҗемә итү, ситуатив күнегүләр

26.01


38.

Контроль монолог “Тауда”


1

Үтелгәннәрне практикада куллана

Кышкы табигать турында җөмләләр төзи

Тема буенча кыскача информация бирә белү


28.01


Безнең гаилә(7сәг)

Лексика:Дәү әни, (әти), бергә, ял итә, иртәнге аш, көндезге аш, кичке аш, әзерли, өстәл, кыстыбый, әйбәт, йомырка, ботка, уң як, сул як, сала, сөртә, кисә, ял көне, өстәл җыештыра, гөл, су сибә

39.

Гаиләдә

1

Гаилә әгъзаларының исемнәре н атый, гаиләдә кемнәр, ничә кеше барлыгын, кайда эшләгә- нен әйтә, иртәнге аш, көндезге аш, кичке аш сүзләрен сөйләм гә кертү

Җөмләләр төзи

Сүзлек белән эшли белү

тәрҗемә итү, җөмләләр төзү, диалогны тулыландырып уку, сөйләшү

02.02


40.

“Безнең гаилә” тексты

1

Текстны аңлый

Тәрҗемә белән сәнгатьле укый

Эчтән укый белү


04.02


41

БСҮСочинение язу “Безнең гаилә”

1

План буенча эшләү.

Лексиканы активлаштыру.

Мөстәкыйль эшли.


09.02


42.

Ш. Маннур.“Яратам”

1

Текстны аңлый

Тәрҗемә белән сәнгатьле укый

Эчтән укый белү

сораулар кую

11.02


43.

“Айдар бездә кунакта” тексты

1

Тәрҗемә итә, аңлап укый

Сөйләмдә тылсымлы сүзләр куллана белә

Сөйләмдә тылсымлы сүзләр куллана белү


16.02


44

БСҮ.Мин кунак көтәм

1

Аңлый, рольләп укый

Аңлый, рольләп укый

Рольләп укый, сәхнәләштерә


18.02


45.

“Майны кем ашады?” тексты

1

Текстның рәсемнәре урынына сүзләр, нокталар урынына кушымчалар куеп уку

Сүзләрне дөрес укый, тиешле сүзләр куллана

Рәсем буенча сөйләү

сораулар кую

23.02

25.02

Яз (4сәг)

Лексика:яз,кояш, балкый, күңелле, ямьле, тамчы тама, кар эри, рәхәт, ошый, кошлар килә, җылы як, елгада боз ага, озын, кыска, бәйрәм, бүләк, котлый, бүләк итә, бәхет тели

46.

Ф.Кәрим. “Яз җитә”шигыре Ятлау№3

1

Сүзлек ярдәмендә эчтәлеген аңлый .Яз билгеләрен, язның ни өчен ошаганын, ошамаганын әйтә белә

Тәрҗемә белән укый

Шигырь ятлау

тәрҗемә итү, җөмләләр төзү, диалогны тулыландырып уку, сөйләшү

25.02

01.03

47.

Ф.Кәрим. “Яз җитә” җыры

1

Шигырьне аңлый

Көйгә салып җырлый

Тәкъдим ителгән текстн ы кычкырып, эчтән генә аңлап укый белү, ятлау

01.03

01.03

48

Яз билгеләре

1

Яз билгеләрен, язның ни өчен ошаганын, ошамаганын әйтә белә. Урамга уйнарга чакыра, көннең нинди икәнен сорый, әйтә белә

Рәсемнәр ярдәмендә хикәя төзү

Ситуатив күнегүләр эшләү

сораулар кую

03.03


49


8 нче Март – әниләр бәйрәме

1

Бәйрәмдә нинди бүләк биргәнеңне, кемне котлавыңны әйтә белә

Бәйрәм белән котлый белү. Син алмашлыгын төшем киле шендә куллануны үзләштерү

Открытка язу

Дөрес уку, тәрҗемә итү, ситуатив күнегүләр

08.03


Туган ягым(8сәг)

Лексика: Туган як, озын, киң, аз, Идел, нократ, Ык, Агыйдел, Кама, ут яна, туктый, аша, чыга, бара, йорт, буенда, поши, күңелле

50

“Туган ягым” хикәясе

1

Бер- береңнең яшәү урынын сорый һәм кайда яшәгәнне әйтә. Текст белән таныш-тыру, дөр ес уку күнекмәләре булдыру

Тексттан тиешле информацияне таба белү

Диалогларны тулыландыру

Дөрес уку, тәрҗемә итү, ситуатив күнегүләр

10.03


51

Монологик сөйләм “Туган ягым”

1

Татарстан шәһәрләре-нең, елгаларының ата-маларын әйтә белә, Татарстанда яшәгән хайваннарны әйтә белә

План төзи

Текст буенча план төзү

тәрҗемә итү, җөмләләр төзү, диалогны тулыландырып уку, сөйләшү

15.03


52


БСҮ.Без шәһәрдә яшибез

1

Нинди транспортта барганны әйтә белә, кайсы шәһәргә барганны сорый белә

Кая? Кайдан? Кайда? сора­уларына җавап бирә белү күнекмәлә-рен камилтерү

Җөмләләр тәрҗемә итү

17.03


53

Светофорның өч күзе.

“Юлда” тексты

1

Светофорда нинди төсләр барлыгын әйтә белә. Рәсемнәрне сүз-ләр белән алмаштыра

Эчтәлек хаталарын таба

Сәнгатьле уку

сораулар кую

31.03


54

“Юлда” тексты

1

Юл аша чыгу кагыйдәләрен әйтә белә. Сорауларны ишетә

Әти-әнинең эш һөнәрен атый белү. Тулы җаваплар бирә, сораулар төзи

Сүзлек белән эшли белү


05.04


55


“Мин авылда яшим” хикәясе

1

Авыл табигате турында сөйли белә. Транскрипция ясый

Хикәягә исем бирә

Сәнгатьле уку

Дөрес уку, тәрҗемә итү, ситуатив күнегүләр

07.04


56

Минем авылым” тексты Тыңлап аңлау

1

Текстны аңлый

Тыңланган текст буенча сорауларга җавап бирү

Сораулар ярдәмендә текстның эчтәлеген ачыклау

12.04


57

Йорт хайваннары. М. Җәлил “Әтәч” Ятлау№4

1

Җәйге һәм кышкы уен төрләрен әйтә белә. Аңлый, укый

Сәнгатьле укый белә, көйгә салып җырлый

Дидактик уеннар


14.04


Кибеттә(7сәг)

Лексика: Калфак, түбәтәй, сарафан, тун, кия, ошый, сата, сатып ала, ерак, якын, тоз, үлчи, он, акча

58

Минем киемнәрем

1

Лексик берәмлекләрне үзләштерә

Диалогларны роль ләргә бүлеп укый

Бер-береңне мактау

сораулар кую

19.04


59

“Матур киемнәр” хикәясе

1

Кием исемнәрен әйтә, бер-береңә комплимент әйтә бәлү. Роль ләргә бүлеп укый

Текст буенча сораулар бирә

Текст буенча эш күнекмәләре

Дөрес уку, тәрҗемә итү, ситуатив күнегүләр

21.04


60

“Матур киемнәр” хикәясен план буенча сөйләү

1

Киемнәрнең бәяләрен сорый, нин ди кием яратканын, килешүен әйт ә Хәзерге заман х.ф.үткән заманга үзгәртә

Җөмләләргә тиешле фигыль.өсти

План буенча сөйләү

тәрҗемә итү, җөмләләр төзү, диалогны тулыланды

рып уку, сөйләшү

26.04


61

Ашамлыклар кибетендә

1

Ашамлык исемнәрен әйтә, нинди ашамлыклар кирәген әйтә, сорый белә. Рольләп укый

Кушымчаларны дөрес куллана

Текстның эчтәлеген аңлап,сорауларга җа-вап бирү

28.04


62

БСҮ.Мин кибеткә барам

1

Кибеткә барганын һәм нәрсә алганын әйтә белә. Рәсем буенча сөйли

Үтк.заман х.ф.зат-сан белән төрләнеше

Кроссворд чишү


03.05


63

Р.Миңнуллин “Тәмлетамаклар”

1

Шигырьне аңлап, сәнгатьле укый

Раслый һәм инкарь итә

Тема буенча җөмләләр төзи

сораулар кую

05.05


64

“Кибеттә”тексты

1

Тема буенча сөйли

Тулы җаваплар бирә, сораулар төзи

Алган белемнәрне гомумиләштерү


10.05


Җәй(6сәг)

Лексика: Ямьле, кыздыра, күбәләк, эссе, җәйге, түгәрәк, ерак, болын, ошый, балан, күбәләк, су керә, кызына, баганага менә, уен, чүлмәк. көрәшә

65

“Җәй җитте” хикәясе

1

“Җәй” темасы буенча лексика кертү

Текст буенча сораулар бирә

Текст буенча эш күнекмәләре

тәрҗемә итү, җөмләләр төзү, диалогны тулыландырып уку, сөйләшү

12.05


66

Б.Рәхмәт “Матур җәй”

1

Җәй көне турында сөйли белә

Тулы җаваплар бирә, сораулар төзи

Алган белемнәрне гомумиләштерү

17.05


67

М. Газизов “Балан” шигыре

1

Урманга барганын, урманда җиләк җыйганны, аннан кайтканны әйтә белә. Роль ләргә бүлеп укый

“Балан” шигырен сәхнәләштерү

Сәнгатьле уку

19.05


68

Сабантуй бәйрәме

1

Тема буенча сөйли

Тулы җаваплар бирә, сораулар төзи

Алган белемнәрне гомумиләштерү

сораулар кую

24.05


69

Экскурсия.

1





26.05


70

Экскурсия.

1





31.05




Автор
Дата добавления 04.10.2016
Раздел Другое
Подраздел Рабочие программы
Просмотров38
Номер материала ДБ-235934
Получить свидетельство о публикации

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх