Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Начальные классы / Рабочие программы / Рабочая программа по математике ( 1 класс)

Рабочая программа по математике ( 1 класс)

  • Начальные классы

Поделитесь материалом с коллегами:

Аңлатма язуы

Программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды:

1. Учебный план МБОУ «Балыклы Чукаевская СОШ » Рыбно-Слободского муниципального района РТ на 2016-2017 учебный год;

2.Основная образовательная программа основного общего образования МБОУ «Балыклы Чукаевская СОШ»

3.Календарный учебный график работы МБОУ «Балыклы Чукаевская СОШ» на 2016-2017 учебный год;

4.Дәреслек: Чекин А. Л. Математика. 1нче сыйныф өчен дәреслек. Ике кисәктә / Русчадан И. Т. Сәгъдиева тәрҗ. – Казан: «Хәтер» нәшрияты. 2010 ел.


Предметның укыту планындагы урыны

Математика “Математика һәм информатика” белем бирү өлкәсенә карый.

Программа 2016 – 2017 нче уку елына атнага 4 сәгать исәбеннән барысы 132 сәгатькә төзелә.


Түбәндәге нәтиҗәләр көтелә:

I сыйныфны тәмамлаганда укучылар, барлык берурынлы саннарны һәм икенче дистә саннарын укырга һәм язарга, туры һәм кире тәртиптә санарга (0дән 20гә кадәр), өйрәнелгән саннарны чагыштыра һәм тамгалар (>, <, =) ярдәмендә язарга, Кушу һәм алу гамәлләрен тиешле тамгалар (+, -, =) кулланып язарга, кушу һәм алу гамәлләре белән бәйле терминнарны (плюс, сумма, кушылучылар, сумманың кыйммәте, минус, аерма, кимүче, киметүче, аерманың кыйммәте) кулланырга, берурынлы саннарны кушуның таблицасыннан файдаланырга, кушу һәм алуның таблицалы очракларын белергә һәм кулланырга, кушуның урын алыштыру үзлеген кулланырга, санны суммага һәм сумманы санга кушуның кагыйдәләрен кулланырга, кушу гамәлен өлешләп кушу ысулы нигезендә үтәргә, суммадан саны һәм саннан сумманы алу кагыйдәләрен кулланырга, алу гамәлен өлешләп алу ысулы нигезендә үтәргә, нуль белән кушу һәм алу кагыйдәләрен кулланырга, кушу һәм алу арасындагы үзара бәйләнешне аңларга һәм кулланырга, берурынлы саннарны, разряд аша күчмичә, кушарга һәм алырга, берурынлы саннарны разряд аша кушарга һәм алырга, сызымда нокта, туры сызык, кисемтә, сынык сызык, кәкре сызык, дуга, йомык һәм йомык булмаган сызыкларны танып белергә һәм аларны сурәтләргә, әйләнә-тирәдәге предметларда яссы геометрик фигураларны (өчпочмак, дүртпочмак, турыпочмаклык, күппочмак, түгәрәк) танып белергә, линейка ярдәмендә туры сызык, кисемтә, сынык сызык, күппочмаклар сызарга, гади мәсьәләләрне танып белергә һәм формалаштырырга, рәсем буенча мәсьәләләр төзергә һәм мәсьәлә текстына иллюстрацияләр (схематик) эшләргә өйрәнәчәк.

Укучыларның белемнәрен бәяләүнең системасы: Укучыларның белемнәре мактау сүзләре белән бәяләнә. Мәсәлән: “Яхшы!”, “Бик яхшы!”, “Искиткеч!”, “Дөп-дөрес!”, “Яхшы эш!”, “Мактыйм”, “Син бик тырышкансың” һ.б.

Уку елы дәвамында 2 тикшерү эше үткәрелә





Укыту предметын үзләштерүнең шәхси, метапредметлы һәм предметлы нәтиҗәләр


Бирелгән программа буенча укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләр

Укучылар өйрәнәчәк:

- Барлык берурынлы саннарны һәм икенче дистә саннарын укырга һәм язарга,

- Туры һәм кире тәртиптә санарга (0дән 20гә кадәр),

- Өйрәнелгән саннарны чагыштыра һәм тамгалар (>, <, =) ярдәмендә язарга,

- Кушу һәм алу гамәлләрен тиешле тамгалар (+, -, =) кулланып язарга,

- Кушу һәм алу гамәлләре белән бәйле терминнарны (плюс, сумма, кушылучылар, сумманың кыйммәте, минус, аерма, кимүче, киметүче, аерманың кыйммәте) кулланырга,

- Берурынлы саннарны кушуның таблицасыннан файдаланырга,

- Кушу һәм алуның таблицалы очракларын белергә һәм кулланырга,

- Кушуның урын алыштыру үзлеген кулланырга,

- Санны суммага һәм сумманы санга кушуның кагыйдәләрен кулланырга,

- Кушу гамәлен өлешләп кушу ысулы нигезендә үтәргә,

- Суммадан саны һәм саннан сумманы алу кагыйдәләрен кулланырга,

- Алу гамәлен өлешләп алу ысулы нигезендә үтәргә,

- Нуль белән кушу һәм алу кагыйдәләрен кулланырга,

- Кушу һәм алу арасындагы үзара бәйләнешне аңларга һәм кулланырга,

- Берурынлы саннарны, разряд аша күчмичә, кушарга һәм алырга,

- Берурынлы саннарны разряд аша кушарга һәм алырга,

- Сызымда нокта, туры сызык, кисемтә, сынык сызык, кәкре сызык, дуга, йомык һәм йомык булмаган сызыкларны танып белергә һәм аларны сурәтләргә,

- Әйләнә-тирәдәге предметларда яссы геометрик фигураларны (өчпочмак, дүртпочмак, турыпочмаклык, күппочмак, түгәрәк) танып белергә,

- Линейка ярдәмендә туры сызык, кисемтә, сынык сызык, күппочмаклар сызарга,

- Бирелгән кисемтәнең озынлыгын билгеләргә,

- Бирелгән озынлыктагы кисемтәләрне төзергә,

- Бирелгән озынлыктагы кисемтәләрнең сумма һәм аерма кыйммәтләрен үлчәү линейкасы һәм исәпләүләр ярдәмендә табарга,

- Кисемтә озынлыгын төрле озынлык берәмлекләрен кулланып күрсәтергә,

- Симметрик фигура һәм сурәтләрне танып белергә,

- Гади мәсьәләләрне танып белергә һәм формалаштырырга,

- «Мәсьәлә» төшенчәсе белән бәйле терминнарны (текст, шарт, таләп, чишелеш, җавап) кулланырга,

- Рәсем буенча мәсьәләләр төзергә һәм мәсьәлә текстына иллюстрацияләр (схематик) эшләргә,

- Зурлыкларга (озынрак-кыскарак, ераграк-якынрак, авыррак-җиңелрәк, иртәрәк-соңрак, кыйбатрак-арзанрак) кагылышлы терминнар белән сурәтләнүче предмет һәм күренеш үзлекләрен ачарга,

- Тәүлек, атна көннәре, ай, ел фасыллары исемнәрен кулланырга.


Шәхси, метапредметлы һәм предметлы нәтиҗәләр

Шәхси нәтиҗәләр:

  • фикерләү мөстәкыйльлеге, укучы нинди биремнәрне мөстәкыйль үти алуны билгеләү;

  • үз – үзеңне үстерүгә омтылыш булдыру;

  • уку процессына мотивация барлыкка китерү;

  • үзеңнең математик белемнәреңне бәяләү һәм характерлый алу;

  • алган белемнәрне үстерү һәм киңәйтүгә теләк уяту;

  • булган математик әзерлекне дәрес эшчәнлегендә һәм көндәлек тормышта куллану;

  • авырлыкларны җиңеп, куйган максатка омтылу;

  • үз фикереңне белдерә һәм яклый белергә омтылу.


Метапредметлы нәтиҗәләр:

  • әйләнә - тирәне өйрәнүнең төп методларын белү, өйрәнү (күзәтү, чагыштыру, анализ, синтез, гомумиләштерү, моделләштерү);

  • уку бурычларын аңлау, аны чишү юлларын эзләү;

  • уку күнекмәләрен планлаштыру, контрольгә алу һәм бәяләү; уңай нәтиҗәгә китерүче иң эффектив юлны табу;

  • уку күнекмәләрен төрле формаларда үтәү (практик эш, моделләр белән эш һ.б.);

  • коммуникатив максатларда математик сөйләмне актив куллану;

  • уңышсыз уку эшчәнлегенең сәбәпләрен аңлау һәм конструктив эш итү.


Предметлы нәтиҗәләр:

  • логик һәм алгоритмик фикерләүнең, киң күзаллауның һәм математик сөйләмнең нигезләрен белү;

  • алган белемнәрне танып белү, практик биремнәрне , шулай ук төрле процесс һәм күренешләрне сурәтләгәндә, аларның санын билгеләгәндә куллану;

  • арифметик мисал чишүнең телдән һәм язма эш алгоритмнарын, кушу, алу гамәлләрен, үлчәү берәмлекләрен, гади геометрик фигураларны аера белү күнекмәләре булдыру;

  • таблица, схема, чылбыр буенча, бер – бер артлы эшдәү күнекмәләрен үстерү, күзаллау, анализлау һәм интерпритация ясау.


Универсаль уку гамәлләре формалаштыру


Танып белү универсаль уку гамәлләре:

- төшенчәләрнең предметлы моделен төзү;

- рәсем һәм схемалар нигезендә биремнәр үтәү;

- төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру;

- әзер модель буенча текст, фикерләүдә логик чылбыр төзү;

- нәтиҗәлерәк ысул яисә дөрес чишелеш сайлап чагыштыру;

- материаль объектлар кулланып биремнәр үтәү;

- тәкъдим ителгән план буенча телдән аңлатма төзү;

- кушу таблицасын белешмә сыйфатында куллану.



Регулятив универсаль уку гамәлләре:

-кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу;

- гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау;

- үз эшчәнлегеңне контрольгә алу, биремне үтәүнең дөреслеген тикшерү;

- тормыш тәҗрибәсен куллану;

- эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү.


Шәхескә кагылышлы универсаль уку гамәлләре:

- дәреслек геройларына, күршеңә ярдәм итүдә танып-белү инициативасы күрсәтү;

- үз уңышларың/уңышсызлыкларың турында фикер йөртү;

- үз мөмкинлекләреңне бәяләү;

- үз эшчәнлегенең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ формалаштыру;

- мәгънә барлыкка китерү («Минем өчен моның нинди мәгънәсе һәм әһәмияте бар?» - дигән сорау кую).


Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:

- тормыш тәҗрибәсен куллану;

- күршең белән хезмәттәшлек итү.








Укыту предметының эчтәлеге


Бүлек һәм темаларның исемнәре, сәгатьләр саны

Бүлек һәм темаларның исеме

Барлык сәгать

1

Саннар һәм зурлыклар

35

1.1

Саннар һәм цифрлар

26

1.2

Зурлыклар

9

2

Арифметик гамәлләр

46

2.1

Кушу һәм алу

45

2.2

Озынлыкларны кушу һәм алу

1

3

Текстлы мәсьәләләр

10

4

Пространстволы нисбәтләр. Геометрик фигуралар

29

4.1

Предметларның үзлекләре. Предметларның урнашуы.

12

4.2

Геометрик фигуралар һәм аларның үзлекләре

17

5

Геометрик зурлыклар

7

6

Мәгълүмат белән эш

2

7

Ныгыту. Белемнәрне тикшерү.

3


Барлыгы

132


Укыту темаларының эчтәлеге


Саннар һәм зурлыклар (35 сәг.)

Бүлекнең төп эчтәлеге:

Саннар һәм цифрлар.

Беренчел микъдарлы күзаллаулар: бер һәм берничә, бер һәм бер дә юк. 1дән 9га кадәр саннар. Беренче, икенче, өченче һ.б. предметларны санау. 0 саны һәм цифры. Предмет төркемнәрен сан буенча чагыштыру: күбрәк, азрак, шулкадәр үк. Саннарны чагыштыру: >, <, = тамгалары. Берурынлы саннар. Дистә. 10 саны. Дистәләп санау. Дистә һәм берәмлекләр. Икеурынлы саннар. Разрядлы кушылучылар. 11дән 20гә кадәр саннар, аларның язылышы һәм аталышы.

Зурлыклар.

Предметларны үлчәмичә чагыштыру: биегрәк – тәбәнәгрәк, киңрәк – таррак, озынрак – кыскарак, өлкәнрәк – яшьрәк, авыррак – җиңелрәк, кыйбатрак – арзанрак нисбәте.

Вакытка бәйле беренчел күзаллаулар: тәулек өлешләре, ел фасыллары, алданрак – соңрак, вакыт озынлыгы (озынрак – кыскарак). Тәүлек һәм ел цикллары турында төшенчә.

Эш формалары: төркемдә һәм парларда.

Укучыларның белемнәренә һәм күнекмәләренә таләпләр:

Укучылар барлык берурынлы саннарны һәм икенче дистә саннарын укырга һәм язарга; туры һәм кире тәртиптә санарга (0дән 20гә кадәр); өйрәнелгән саннарны чагыштыра һәм тамгалар (>, <, =) ярдәмендә язарга; тәртипкә китерелгән күплекләрне терминнар (беренче, соңгы, аннан соң, аннан алда) ярдәмендә сурәтләргә; зурлыкларга (озынрак-кыскарак, ераграк-якынрак, авыррак-җиңелрәк, иртәрәк-соңрак, кыйбатрак-арзанрак) кагылышлы терминнар белән сурәтләнүче предмет һәм күренеш үзлекләрен ачарга; тәүлек һәм ел циклларын аңларга; тәүлек, атна көннәре, ай, ел фасыллары исемнәрен кулланырга тиешләр.

Контроль төрләре: парларда яки үз-үзеңне тикшерү, математик диктант.

Мөстәкыйль эшләр: мөстәкыйль биремнәр.

Милли төбәк компоненты: Туган як табигате, табигать күренешләре.


Арифметик гамәлләр (46 сәг.)

Бүлекнең төп эчтәлеге:

Кушу һәм алу.

Саннарны кушу. + тамгасы. Кушылучылар, сумма һәм аның кыйммәте. 1 санын һәм берәрләп кушу. 3, 4, 5 саннарының аддитив составы. 3, 4, 5 саннарын кушу. Саннарны алу. – тамгасы. Кимүче, киметүче, аерма һәм аның кыйммәте. 1 санын һәм 1әрләп алу. Кушуның урын алыштыру үзлеге. Кушу һәм алуның үзара бәйләнеше. Таблицалы кушу һәм алу очраклары. 0 саны белән кушу һәм алу очраклары. Кушылучыларны төркемләү. Җәяләр. Санны суммага кушу. Берәмлекләрне разрядлап кушу. Сумманы санга кушу. Өлешләп кушу ысулы. Разрядлы кушылучыны алу. Санны берничә санга зурайту(кечерәйтү). Саннарны кабатлы чагыштыру. Саннан сумманы алу. Уңайлы кушылучылар нигезендә өлешләп алу ысулы.

Озынлыкларны кушу һәм алу.

Кисемтә озынлыгын үлчәү, бирелгән озынлыкта кисемтә сызу; бирелгән озынлыктагы кисемтәләрнең суммасын, аермасын исәпләү.

Эш формалары: төркемдә, парларда, индивидуаль.

Укучыларның белемнәренә һәм күнекмәләренә таләпләр:

Укучылар кушу һәм алу гамәлләрен тиешле тамгалар (+, -, =) кулланып язарга; кушу һәм алу гамәлләре белән бәйле терминнарны (плюс, сумма, кушылучылар, сумманың кыйммәте, минус, аерма, кимүче, киметүче, аерманың кыйммәте) кулланырга; берурынлы саннарны кушуның таблицасыннан файдаланырга; кушу һәм алуның таблицалы очракларын белергә һәм кулланырга; кушуның урын алыштыру үзлеген кулланырга; санны суммага һәм сумманы санга кушуның кагыйдәләрен кулланырга; кушу гамәлен өлешләп кушу ысулы нигезендә үтәргә; суммадан санны һәм саннан сумманы алу кагыйдәләрен кулланырга; алу гамәлен өлешләп алу ысулы нигезендә үтәргә; нуль белән кушу һәм алу кагыйдәләрен кулланырга; кушу һәм алу арасындагы үзара бәйләнешне аңларга һәм кулланырга; берурынлы саннарны, разряд аша күчмичә, кушарга һәм алырга; берурынлы саннарны разряд аша кушарга һәм алырга; бирелгән озынлыктагы кисемтәләрнең суммасын, аермасын исәпләргә тиешләр.

Контроль төрләре: парларда яки үз-үзеңне тикшерү, математик диктант.

Мөстәкыйль эшләр: мөстәкыйль биремнәр.


Текстлы мәсьәләләр 10 сәг.)

Бүлекнең төп эчтәлеге:

Арифметик текстлы(сюжетлы) мәсьәлә белән танышу: шарт һәм сорау(таләп). Сюжетлы арифметик мәсьәләләрне тану һәм төзү. Мәсьәләнең чишелешен табу һәм аны санлы аңлатма рәвешендә язу. Мәсьәләнең җавабын исәпләү һәм аны санлы аңлатма рәвешендә язу.

Эш формалары: төркемдә һәм парларда.

Укучыларның белемнәренә һәм күнекмәләренә таләпләр:

Укучылар гади мәсьәләләрне танып белергә һәм формалаштырырга; «Мәсьәлә» төшенчәсе белән бәйле терминнарны (текст, шарт, таләп, чишелеш, җавап) кулланырга; мәсьәләнең чишелешен санлы аңлатма рәвешендә язарга; рәсем буенча мәсьәләләр төзергә һәм мәсьәлә текстына иллюстрацияләр (схематик) эшләргә тиешләр.

Контроль төрләре: парларда яки үз-үзеңне тикшерү.

Мөстәкыйль эшләр: мөстәкыйль биремнәр.

Милли төбәк компоненты: Татар һәм рус халкының элеккеге исәпләү берәмлекләре белән танышу.


Пространстволы нисбәтләр. Геометрик фигуралар(29 сәг.)

Бүлекнең төп эчтәлеге:

Предметларның үзлекләре. Предметларның урнашуы.

Предметларның төс, форма, үлчәм буенча аерымлыклары. Бертөрле формалы предметларны үлчәмнәре буенча чагыштыру: зуррак, кечерәк, шундый ук. Предметларның охшашлукларын бер яки берничә билге буенча билгеләү. Предметларны төркемгә гомуми билге буенча берләштерү. Предметларның күзәтүчегә карата сулда, уңда, өстә, аста урнашуы, аларның комбинациясе. Предметларның нәрсәдер өстендә (астында), сулдарак (уңдарак) ике әйбер арасында урнашуы. Хәрәкәт юнәлеше буенча алда (артта), сулга (уңга), өскә (аска) хәрәкәте.

Геометрик фигуралар һәм аларның үзлекләре.

Яссы һәм кәкре өслекләрнең аермалы яклары турында беренчел күзаллаулар. Яссы геометрик фигуралар белән танышу: түгәрәк, өчпочмак, турыпочмаклык. Туры һәм кәкре сызыклар. Нокта. Кисемтә. Дуга. Кисешүче һәм кисешмәүче сызыклар. Кисешү ноктасы. Сынык сызык. Йомык һәм йомык булмаган сызыклар. Йомык сынык сызык. Күппочмак. Симметрик фигуралар.

Эш формалары: төркемдә, парларда һәм индивидуаль.

Укучыларның белемнәренә һәм күнекмәләренә таләпләр:

Укучылар предметның формасын билгеләргә, башка предметларның формасы белән чагыштырырга; ориентлаша белергә, объектларның урыннарын билгеләргә; уңга, сулга, өскә, аска терминнарын һәм юнәлешне билгели белергә; иң кечкенә, иң зур, бертөрле терминнарын белергә; предметларны күләме һәм размеры буенча чагыштырырга; урнашу тәртибе буенча предметларның чиратын билгеләргә; сызымда нокта, туры сызык, кисемтә, сынык сызык, кәкре сызык, дуга, йомык һәм йомык булмаган сызыкларны танып белергә һәм аларны сурәтләргә; әйләнә-тирәдәге предметларда яссы геометрик фигураларны (өчпочмак, дүртпочмак, турыпочмаклык, күппочмак, түгәрәк) танып белергә; линейка ярдәмендә туры сызык, кисемтә, сынык сызык, күппочмаклар сызарга; «Турыпочмаклык», «дүртпочмак» төшенчәләрен белергә, аларны танырга тиешләр.

Контроль төрләре: парларда яки үз-үзеңне тикшерү.

Мөстәкыйль эшләр: мөстәкыйль биремнәр.

Милли төбәк компоненты: Татар халкының геометрик фигуралар белән тәңгәл килгән милли бизәкләрен, орнаментны күзәтү, сурәтләү.


Геометрик зурлыклар (7 сәг.)

Бүлекнең төп эчтәлеге:

Юл озынлыгы һәм ераклык турында беренчел күзаллаулар. Аларны «ераграк – якынрак», «озынрак – кыскарак» төшенчәләре нигезендә чагыштыру. Кисемтә озынлыгы. Озынлык үлчәү. Сантиметр – озынлык берәмлеге. Дециметр – эрерәк озынлык берәмлеге. Дециметр һәм сантиметр арасындагы бәйләнеш (1дм=10см). озынлыкларны чагыштыру.

Эш формалары: төркемдә һәм парларда.

Укучыларның белемнәренә һәм күнекмәләренә таләпләр:

Укучылар зурлыкларга (озынрак-кыскарак, ераграк-якынрак, авыррак-җиңелрәк, иртәрәк-соңрак, кыйбатрак-арзанрак) кагылышлы терминнар белән сурәтләнүче предмет һәм күренеш үзлекләрен ачарга; бирелгән озынлыктагы кисемтәләрне төзергә; озынлык үлчәү берәмлекләре - см һәм дм; нәтиҗәне см да һәм дм да язарга, кисемтәләрнең суммасын, аермасын исәпләргә тиешләр.

Контроль төрләре: парларда яки үз-үзеңне тикшерү.

Мөстәкыйль эшләр: мөстәкыйль биремнәр.

Мәгълүмат белән эш (2 сәг.)

Бүлекнең төп эчтәлеге:

Берурынлы саннарны (0дән башка) кушу таблицасы. Таблицаның юлларын, баганаларын уку һәм тутыру. Мәгълүматны таблицада бирү. Берурынлы саннар буенча кушу гамәлен үтәү инструменты буларак кушу таблицасы.

Эш формалары: төркемдә һәм парларда.

Укучыларның белемнәренә һәм күнекмәләренә таләпләр:

Укучылар кушу таблицасын белергә; берурынлы саннарны кушу таблицасы ярдәмендә кушарга һәм алырга өйрәнергә тиешләр.

Контроль төрләре: парларда яки үз-үзеңне тикшерү.

Мөстәкыйль эшләр: мөстәкыйль биремнәр.


Ныгыту. Белемнәрне тикшерү. (3 сәг.)

Бүлекнең төп эчтәлеге:

0дән 20гә кадәр саннар, аларның язылышы һәм аталышы; кушу таблицасы ярдәмендә кушу һәм алу; мәсьәләләр чишү; санны суммага кушу; саннарны кабатлы чагыштыру; саннан сумманы алу.

Эш формалары: төркемдә, парларда, индивидуаль.

Укучыларның белемнәренә һәм күнекмәләренә таләпләр:

Укучылар 0дән 20гә кадәр саннарны укырга, язарга, чагыштырырга, кушарга, алырга; кушуның урын алыштыру үзлеген кулланырга; санны суммага һәм сумманы санга кушуның кагыйдәләрен кулланырга; кушу гамәлен өлешләп кушу ысулы нигезендә үтәргә; суммадан санны һәм саннан сумманы алу кагыйдәләрен кулланырга тиешләр.

Контроль төрләре: үз-үзеңне тикшерү, 2 тикшерү эше алына.

Мөстәкыйль эшләр: мөстәкыйль биремнәр.

Укыту - методик кулланма исемлеге


Әдәбият исемлеге:

1. Чекин А. Л. Математика. 1нче сыйныф өчен дәреслек. Ике кисәктә / Русчадан И. Т. Сәгъдиева тәрҗ. – Казан: «Хәтер» нәшрияты. 2010 ел.

2. Захарова О. А., Юдина Е. П. Математика: тетради для самостоятельной работы №1, №2 – М.: Академкнига/Учебник.2010г.

3. Чекин А. Л. Математика. Методическое пособие для учителя. - М.: Академкнига/Учебник. 2010г.

4. Захарова О. А. Проверочные работы по математике и технология организации коррекции знаний учащихся. 1-4 классы: Методическое пособие. М.: Академкнига/Учебник. 2010г.

Дидактик материал:

1. Геометрик фигуралар.

2. Индивидуаль эш карточкалары.

3. Картиналар.

5. Набор “Учимся считать”.

6. Таблицалар.

Мәгълүмати- электрон ресурслар:

1.Единая коллекция Цифровых Образовательных Ресурсов. – Режим доступа: http://school-collection.edu.ru

2. http://perspektiva.ru/

3. http://www.it-n.ru/

4. http://festival.1september.ru/

5. http://www.nachalka.com/

6. http://www.4stupeni.ru/

7. http://www.uroki.net/docnach.htm

8. http://www.pedsovet.


Календарь – тематик планлаштыру


1.

Исәнме, мәктәп!

1

Төрле билгеләре буенча объектларны чагыштыру;

математик бәйләнешләрне әйләнә-тирәдәге чынбарлыкта табу.

01.09.



2.

Төрле төстәге дөнья.

1

Объектларны чагыштыру, аермаларын табу;

предметларны билгеле бер төркемгә туплау өчен критерийлар сайлау.

02.09.



3.

Формалары бертөрле һәм төрле предметлар.

1

Төрле билгеләре буенча предметларны чагыштыру;

аерып алынган нигез буенча объектларны тәртипкә салу.




06.09.



4.

Сулда һәм уңда, өстә һәм аста.

1

Объектларның урнашу урыннарын билгеләү;

күренеш һәм вакыйгаларны сүрәтләү.

07.09.



5.

Өстендә, астында, сулдарак, уңдарак, арасында.

1

Объектларның урнашу урыннарын билгеләү;

математик бәйләнешләрне әйләнә-тирәдәге чынбарлыкта табу.


08.09.



6.

Яссы геометрик фигуралар.

1

Нокта, туры, кисемтә, почмак, күппочмак кебек геометрик фигураларны тану;

предметларны билгеле бер төркемгә туплау өчен критерийлар сайлау.

09.09.



7.

Турылар һәм кәкреләр.

1

Турылар һәм кәкреләрне аеру, сызу;

аерып алынган нигез буенча объектларны тәртипкә салу.






13.09.



8.

Турылар һәм кәкреләрне ныгыту.

1

Рәсемнәрдән туры һәм кәкре сызыкларны табу;

предмет һәм математик объектларны тәртипкә китерү.

14.09.



9.

Алда һәм артта..


1

Алда һәм артта төшенчәләре белән танышу;

математик бәйләнешләрне әйләнә-тирәдәге чынбарлыкта табу.

15.09.



10.

Нокталар.

1

Нокта төшенчәсе белән танышу, нокталарны табу;

ситуациләрне геометрик чаралар белән моделләштерү.

16.09.



11.

Кисемтәләр һәм дугалар.

1

Кисемтә, дуга белән танышу;

аерып алынган нигез буенча объектларны тәртипкә салу.


20.09.



12.

Юнәлешләр.

1

Юнәлешләрне аңлату, билгеләү;

ситуациләрне геометрик чаралар белән моделләштерү.


21.09.



13.

Сулга һәм уңга.

1

Объектларның сул һәм уң якка, турыга юнәлешләрен өйрәнү; парларда эшләү, эшне планлаштыру.

22.09.



14.

Өскә һәм аска.

1

Объектларның өскә һәм аска хәрәкәт юнәлешләрен өйрәнү;

математик бәйләнешләрне әйләнә-тирәдәге чынбарлыкта табу.


23.09.



15.

Зуррак, кечерәк, бертөрле.

1

Предметларны чагыштыру;

предметларны билгеле бер төркемгә туплау өчен критерийлар сайлау.

27.09.



16.

Беренче һәм соңгы. Дәрес – экскурсия.

1

Предметларны санау; беренче һәм соңгы предметны табу.

28.09.



17.

Аннан соң һәм аннан алда.

1

Беренче һәм соңгы, аннан алда, аннан соң урнашкан предметларны табу.

29.09.



18.

Бер һәм берничә.

1

Предметларның бер яки берничә булуын ачыклау;

предметларны билгеле бер төркемгә туплау өчен критерийлар сайлау.

30.09.



19.

1 саны һәм цифры.

1

Предметларны санау, 1 саны һәм цифры белән танышу.

04.10.



20.

1 санын һәм цифрын ныгыту. Дәрес-экскурсия.

1

1 санын ныгыту, 1 цифрын язу; парларда эшләү, эшне планлаштыру.

05.10.



21.

Кисешүче сызыклар һәм кисешү ноктасы.

1

Туры һәм кәкре сызыкларның кисешү ноктасын өйрәнү.

06.10.



22.

Берсе артык.

1

Предметлар арасыннан артык предметны табу; төркемнәрдә эшләү, эшне планлаштыру.

07.10.



23.

Бер һәм бер дә юк.

1

Берне ныгыту, бер дә булмаганны ачыклау.

11.10.



24.

0 саны һәм цифры.

1

Предметларны санау, 0 саны һәм цифры белән танышу.

12.10.



25.

Кисешмәүче сызыклар.

1

Кисешмәүче сызыкларны табарга өйрәнү; парларда эшләү, эшне планлаштыру.

13.10.



26.

Предметлар пары.

1

Пар төшенчәсе белән танышу, парлы предметларны табу; предметларны билгеле бер төркемгә туплау өчен критерийлар сайлау.



14.10.



27.

2 саны һәм цифры.

1

Предметларны санау, 2 саны һәм цифры белән танышу.

1810.



28.

Күбрәк, азрак, тигез.

1

Предметларны чагыштыру, санау; арифметик исәпләүләр башкару.

19.10.



29.

>, <, = тамгалары.

1

Саннарны чагыштыру, >, <, = тамгалары белән танышу;

күренеш һәм вакыйгаларны саннар, зурлыклар кулланып сүрәтләү.

20.10.



30.

3 саны һәм цифры.

1

3 саны һәм цифры белән танышу, беренче, икенче, өченче төшенчәләрен кулану.







21.10.



31.

Сынык сызык..

1

Өйрәнгән геометрик фигураларны искә төшерү, сынык сызык белән танышу.

25.10.



32.

Мөстәкыйль эш №1Саннар һәм зурлыклар”. Йомык һәм йомык булмаган сызыклар.

1

Йомык һәм йомык булмаган сызыклар белән танышу; арифметик исәпләүләр башкару.

26.10.



33.

Эчендә, тышында, чигендә.

1

Чиге, эче, тышы төшенчәләре белән танышу;

эшчәнлек алгоритмнарын мөстәкыйль төзү.


27.10.



34.

Йомык сынык сызык һәм күппочмак.

1

Сынык сызыкларны табу, күппочмак белән танышу;

предметларны билгеле бер төркемгә туплау өчен критерийлар сайлау.

28.10.



35.

4 саны һәм цифры.

1

4 саны һәм цифры белән танышу, язарга өйрәнү;

арифметик исәпләүләр башкару.

8,11



36.

Элегрәк һәм соңрак.

1

Зурлыклар арасындагы бәйләнешне өйрәнү;

математик бәйләнешләрне әйләнә-тирәдәге чынбарлыкта табу.


9.11.



37.

Тәүлек өлешләре һәм ел фасыллары.

1

Тәүлек өлешләрен һәм ел фасылларын өйрәнү;

проблема кую аны формалаштыру.


10.11.



38.

5 саны һәм цифры.

1

5 саны һәм цифры белән танышу, язарга өйрәнү;

логик һәм арифметик характердагы хаталарны эзләү, табу ,бетерү.

11.11.



39.

Кушу гамәле һәм + тамгасы.

1

+ тамгасы ярдәмендә саннарны кушу;

исәпләү нәтиҗәсен фаразлау.


15.11.



40.

Кушылучылар һәм сумма.

1

Кушылучылар, сумма терминнары белән танышу, саннарны кушу;

парларда эшләү, эшне планлаштыру.

16.11.



41.

Кушылучылар һәм сумманың кыйммәте.

1

Кушылучыларның һәм нәтиҗәнең исемнәрен өйрәнү;

арифметик исәпләүләр башкару.

17.11.



42.

Биегрәк һәм тәбәнәгрәк.

1

Предметларны чагыштырып, биегрәк, тәбәнәгрәк булуын ачыклау.

18.11.



43.

1 санын кушу.

1

1 санын кушу таблицасын төзү;

эшчәнлек алгоритмнарын мөстәкыйль төзү.


22.11.



44.

6 саны һәм цифры.

1

Предметларны санау, 6 саны һәм цифры белән танышу;

проблема кую аны формалаштыру.


23.11.



45.

Киңрәк һәм таррак.

1

Төрле билгеләре буенча предметларны чагыштырып, киңрәк, таррак булганын табу;

логик характердагы хаталарны табу ,бетерү.

24.11.



46.

2 санын кушу.

1

2 санын кушу таблицасын төзү;

исәпләү нәтиҗәсен фаразлау.


25.11.



47.

7 саны һәм цифры.

1

Предметларны санау, 7 саны һәм цифры белән танышу;

төркемнәрдә эшләү, эшне планлаштыру.

29.11.



48.

Ераграк һәм якынрак.

1

Предметларны ара ераклыгына карап билгеләү; парларда эшләү, эшне планлаштыру.

30.11.



49.

3 санын кушу.

1

3 санын төрле ысуллар белән кушу;

арифметик исәпләүләр башкару.

01.12.



50.

8 саны һәм цифры.

1

Предметларны санау, 8 саны һәм цифры белән танышу;

эшчәнлек алгоритмнарын мөстәкыйль төзү.


02.12.



51.

Озынрак һәм кыскарак.

1

Предметларны озынлыкларына карап чагыштыру;

проблема кую аны формалаштыру.


06.12.



52.

4 санын кушу.

1

4 санын төрле ысуллар белән кушу;

арифметик характердагы хаталарны эзләү, бетерү.

07.12.



53.

9 саны һәм цифры.

1

9 саны һәм цифры белән танышу, 9га кадәр санау;

исәпләү нәтиҗәсен фаразлау.


08.12.



54.

Барлык цифрлар.

1

Предметларны санау, 9га кадәрге саннарны белү;

парларда эшләү, эшне планлаштыру.

09.12.



55

Берурынлы саннар.

1

Берурынлы, икеурынлы, өчурынлы саннар. берурынлы саннарны аеру;

арифметик исәпләүләр башкару.

13.12.



56

5ле санын кушу.

1

0,1,2,3,4,5,6,7,8,9 саннары, цифрлары; дистә; кушу, алу, тиешле төшенчәләрне кулану.

14.12.



57

10саны һәм 1 дистә.

1

Предметларны санау; дистә; 0 дән 10 кадәр саннарның исеме,эзлелеге һәм язылышы.

15.12.



58

10 га кадәр санау.

1

Предметларны санау; 0 дән 10 кадәр саннарның исеме, эзлеклеге һәм язылышы.

16.12.



59

Үткәннәрне ныгыту. Тикшерү эшенә әзерлек.

1

Предметларны санау; 0 дән 10 кадәр саннарның исеме, эзлеклеге һәм язылышы.

20.12.



60

Белемнәрне тикшерү. Тикшерү эше № 1 «10 эчендә кушу».

1

Предметларны санау; 0 дән 10 кадәр саннарның исеме, эзлеклеге һәм язылышы.

21.12.



61

Алу «-» билгесе.

1

Саннарны кушу һәм алу, аларның компонентлары. «+», «-» билгеләре;

арифметик исәпләүләр башкару.

22.12.



62

Аерма һәм аның мәгънәсе.

1

Саннарны кушу һәм алу, аларның компонентлары;

эшчәнлек алгоритмнарын мөстәкыйль төзү.


23.12.



63

Кимүче һәм киметүче.

1

Саннарны кушу һәм алу, аларның компонентлары. «+», «-» билгеләре;

проблема кую аны формалаштыру.


10.01



64

1 санын алу.

1

Саннан 1 не алу;

исәпләү нәтиҗәсен фаразлау.


11.01.



65

Берәрләп алу.

1

Санны өлештән алу;

арифметик исәпләүләр башкару.

12.01.



66

Кушу һәм алу.

1

Тиешле терминнарны кулланып кушу һәм алу; кушу белән алу арасындагы бәйләнеш.

13.01.



67

Кушу һәм алуны ныгыту.

1

Тиешле терминнарны кулланып кушу һәм алу; кушу белән алу арасындагы бәйләнеш.

17.01.



68

Кушылучыларның урынын алыштыру.

1

Cуммада кушылучыларның урынын алыштыру;

проблема кую аны формалаштыру.


18.01.



69

Үлчә һәм чагыштыр.

1

Предметларны төрле билгеләре буенча чагыштыру һәм тәртипкә салу: озынлык, авырлык, сыйдырышлылык; озынлык үлчәү.

19.01.



70

Үлчи һәм чагыштыра белүне ныгыту.

1

Предметларны төрле билгеләре буенча чагыштыру һәм тәртипкә салу: озынлык, авырлык, сыйдырышлылык; озынлык үлчәү.

20.01



71

Кисемтә озынлыгын үлчәү. Сантиметр.

1

Озынлык үлчәү берәмлекләре (мм, см);

предмет һәм математик объектларны тәртипкә китерү(озынлык буенча).

24.01



72

Сантиметрны ныгыту.

1

Озынлык үлчәү берәмлекләре (мм, см); арифметик исәпләүләр башкару.

25.01



73

Берурынлы саннарга 1 санын кушу.

1

Берурынлы саннарның кушу таблицасы;

исәпләү нәтиҗәсен фаразлау.


26.01



74

Алдагы саны алу.

1

Тиешле терминнарны кулланып кушу һәм алу, «+», «-» билгеләре; кушу белән алу арасындагы бәйләнеш;

эшчәнлек алгоритмнарын мөстәкыйль төзү.


27.01



75

Дистә һәм берәмлек.

1

Предметларны санау; класс һәм разрядлар; дистә һәм берәмлек.

31.01



76

Дистә һәм берәмлекне ныгыту. Мөстәкыйль эш №2 Арифметик гамәлләр”.

1

Предметларны санау; класс һәм разрядлар тәртибен билгеләү;

арифметик исәпләүләр башкару.

1.02



77

Берәмлекләр разряды, дистәләр разряды.

1

Класслар һәм разрядлар, икеурынлы саннар билгеләү күнегүләре.

2.02



78

2 санын кушу.

1

Кушу таблицасы, «+», «-» билгеләре;

арифметик исәпләүләр башкару.

3.02



79

Туры почмак.

1

Геометрик фигураларны тану һәм сурәтләү: нокта, туры, кисемтә, почмак;

төркемнәрдә эшләү, эшне планлаштыру.

7.02



80

Туры почмакны ныгыту.

1

Геометрик фигураларны тану һәм сурәтләү: нокта, туры, кисемтә, почмак.

8.02



81

3 санын берурынлы саннарга кушу.

1

Кушу таблицасын тәзү; иешле терминнарны кулланып кушу һәм алу; «+», «-» билгеләре.

9.02



82

Өлкәнрәк һәм яшьрәк.

1

Төрле билгеләре буенча тәртип буенча тезелгән объектларны чагыштыру.

10.02



83

4 санын берурынлы саннарга кушу.

1

Кушу таблицасы; кушу һәм алу; «+», «-» билгеләре.

21.02



84

Вакыт озынлыгы.

1

Төрле билгеләре буенча объектларны чагыштыру һәм тәртипкә салу.







22.02



85

Кушылучыларны төркемләү. Җәяләр.

1

Кушылучыларны төркемләү; җәяле һәм җәясез санлы аңлтмаларның кыйммәтен табу;

проблема кую аны формалаштыру.


24.02



86

Җәяле аңлатмалар.

1

Җәяле һәм җәясез санлы аңлтмаларның кыйммәтен табу;

төркемнәрдә эшләү, эшне планлаштыру.

28.02



87

Мәсьәлә белән таныштыру.

1

Арифметик юл белән текстлы мәсьәләләр чишү (схема, таблица ярдәмендә, кыскача язылыш);

мәсьәләне анализлау.


1.03



88

Шарт һәм таләп.

1

Арифметик юл белән текстлы мәсьәләләр чишү;

мәсьәлә чишүне планлаштыру.

2.03



89

Мәсьәләләр һәм табышмаклар.

1

Текстлы мәсьәләләрне арифметик юл белән чишү;

мәсьәләнең җавабын фаразлау.


3.03



90

Мәсьәләләр һәм табышмакларны ныгыту.

1

Арифметик юл белән текстлы мәсьәләләр чишү;

төрле математик мәсьәләләр чишүдә тәҗрибә туплау һәм аны куллану.

7.03



91

10 санына кушу.

1

Кушу һәм алу. «+», «-» билгеләре;

арифметик исәпләүләр башкару.

9.03



92

Разрядлы кушылучылар.

1

Кушу таблицасы; саннарны кушу һәм алу. «+», «-» билгеләре; предметларны санау; класслар һәм разрядлар.

10.03



93

Санны суммага кушу.

1

Санны разрядлы кушылучылар суммасы белән күрсәтү; саннарны кушу, алу, «+», «-» билгеләре.

14.03



94

Берәмлекләрне разрядларга кушу.

1

Кушылучыларны төркемләү; предметларны санау: класслар һәм разрядларга нигезләнеп арифметик гамәлләр башкару.

15.03



95

Мәсьәлә. Чишелеш һәм чишелешне язу.

1

Текстлы мәсьәләләрне арифметик юл белән чишү;

мәсьәләне анализлау.


16.03



96

Мәсьәлә. Чишелешне табу һәм язуны ныгыту.

1

Арифметик юл белән текстлы мәсьәләләр чишү;

мәсьәләнең җавабын фаразлау.


17.03



97

Исәпләү һәм җавап язу.

1

Проблема кую аны формалаштыру;

цйрәнелгән бәйләнешләрне модельләштерү.


29.03



98

Мәсьәлә. Исәпләү һәм җавап язу. Мөстәкыйль эш №3 “Текстлы мәсьәләләр”.

1

Эшчәнлек алгоритмнарын мөстәкыйль төзү;

төрле математик мәсьәләләр чишүдә тәҗрибә туплау һәм аны куллану.

30.03



99

Сумманы санга кушу.

1

Кушылучыларны төркемләү; тиешле терминнарны кулланып, саннарны кушу һәм алу.

31.03



100

Өлешләп кушу.

1

Кушылучыларны төркемләү; тиешле терминнарны кулланып, саннарны кушу һәм алу.

4.04



101

5санын берурынлы саннарга кушу.

1

Санны өлешләп кушу;

арифметик исәпләүләр башкару.

5.04



102

Турыпочмаклыклар, дүртпочмаклар.

1

Геометрик фигураларны тану һәм сурәтләү: нокта, туры, кисемтә, почмак, күппочмаклар-турыпочмаклык, дүртпочмак; кисемтә озынлыгын үлчәү һәм бирелгән буенча кисемтә сызу.

6.04



103

Суммага сумманы кушу.

1

Кушылучыларны төркемләү; саннарны кушу һәм алу;

прларда эшләү, эшне планлаштыру.





7.04



104

Суммага сумманы кушуны ныгыту.

1

Арифметик исәпләүләр башкару;

парларда эшләү, эшне планлаштыру.

11.04



105

6 санын берурынлы саннарга кушу.

1

Эшчәнлек алгоритмнарын мөстәкыйль төзү.


12.04



106

7 санын берурынлы саннарга кушу.

1

Проблема кую аны формалаштыру; парларда эшләү, эшне планлаштыру.


13.04



107

10 саныннан берурынлы саннарны алу.

1

Кушу таблицасы; саннарны кушу һәм алу;

арифметик исәпләүләр башкару.

14.04



108

Разрядлы кушылучыны алу.

1

Кушу таблицасы; саннарны кушу һәм алу.

18.04



109

8 санын берурынлы саннарга кушу.

1

Берурынлы саннарны кушу һәм аңа бәйле алу очракларын башкару.

19.04



110

9 санын берурынлы саннарга кушу.

1

Санны өлешләп алу; кушу таблицасы;

исәпләү нәтиҗәсен фаразлау.


20.04



111

Берничә санга күбрәк.

1

Кушу таблицасы; саннарны кушу һәм алу; «Берничә санга күбрәк», «Берничә санга азрак» төшенчәләре.

21.04



112

Берничә санга азрак.

1

Кушу таблицасы; саннарны кушу һәм алу; «Берничә санга күбрәк», «Берничә санга азрак» төшенчәләре.


25.04



113

Суммадан санны алу.

1

Саннарны кушу һәм алу, тиешле терминнарны кулану;

арифметик исәпләүләр башкару.

26.04



114

Берәмлекләрне разрядлап алу.

1

Предметларны санау; класслар һәм разрядлар; саннарны кушу һәм алу.

27.04



115

Ничәгә күбрәк? Ничәгә азрак?

1

Саннарны кушу һәм алу; «Ничәгә күбрәк», «ничәгә азрак» төшенчәләре.

28.04



116

Берурынлы саннарны кушу таблицасы.

1

Кушу таблицасы; саннарны кушу һәм алу; төркемнәрдә эшләү, эшне планлаштыру.

2.05



117

Саннан сумманы алу.

1

Саннарны кушу һәм алу; кушылучыларны төркемләү.

3.05



118

Өлештән алу .

1

Саннарны кушу һәм алу;

логик һәм арифметик характердагы хаталарны эзләү, табу ,бетерү.

4.05



119

Сантиметр, дециметр.

1

Объектларны төрле билгеләре буенча чагыштыру, тәртипкә салу; см-озынлык үлчәү берәмлеге, дм-зуррак озынлык үлчәү берәмлеге.

5.05



120

Озынлыкларны кушу һәм алу.

1

Санны өлешләп алу; озынлык берәмлекләре (мм, см, дм, м, км); кисемтә озынлыгын үлчәү, бирелгән озынлыкта кисемтә сызу.

10.05



121

Авыррак һәм җиңелрәк.

1

Төрле билгеләре буенча объектларны чагыштыру, тәртипкә салу;

предмет һәм математик объектларны тәртипкә китерү(авырлык буенча).

11.05



122

Кыйбатрак, арзанрак .

1

Хәрәкәт, эш, сату-алу процессында зурлыклар арасында бәйлелекне урнаштыру.

12.05



123

Симметрик фигуралар.

1

Геометрик фигураларны тану һәм сурәтләү; кисемтә озынлыгын үлчәү, бирелгән буенча кисемтә төзү.

16.05



124

Беренчедән егерменчегә кадәр һәм киресенчә.

1

Предметларны санау; 1-20 саннарның исеме, эзлеклеге, язылышы.

17.05



126

0 дән 20гә кадәр саннар.

1

Предметларны санау; 1-20 саннарның исеме, эзлеклеге, язылышы.

18.05



127

Геометрик фигуралар. Үткәннәрне ныгыту.

1

Кисемтә озынлыгын үлчәү, бирелгән буенча кисемтә;

геометрик төзүләр башкару, аларны төзүнең дөреслеген һәм тулылыгын адымлап тикшерү.

19.05



128

Тикшерү эше.Тест. «0дән 20гә кадәр саннар».

1

Предметларны санау; 1-20 кадәр саннар;

арифметик исәпләүләр башкару.






23.05



129

Озынлык үлчәү.

1

Төрле билгеләре буенча объектларны чагыштыру һәм тәртипкә салу.

24.05



130

Кушу таблицасы буйлап мавыктыргыч сәяхәт. Йомгаклау.


1

Кушу һәм алу;

парларда эшләү, эшне планлаштыру.

25.05





130-131


Үтелгәннәрне кабатлау,ныгыту.








2



































Кушымта.

1 сыйныф өчен якынча тикшерү эшләре үрнәге .


1. Тикшерү эше №1 1 класс (І яр.ел.)

1.Суммаларны исәплә һәм кыйммәтен яз:

4+1=□ 3+2=□ 5+3=□ 2+5=□ 6+4=□□


Беренче кушылучысы 3кә тигез булган сумманың астына сыз.


2. Һәр тасмадагы фигуралар санын яз. Саннар арасына

>, < яки = тамгаларын куй.

O O O O O O O O

O O O O O O












3.Бирелгән кәкре сызык белән ике ноктада кисешерлек итеп,

туры сызык үткәр. Кисешү нокталарын билгелә.

hello_html_7bc9fef3.png

4.Бирелгән күппочмакның ничә ягы бар? Яз. □

Фигураның эчке өлкәсен буя.












2.Тикшерү эше №2 (1 класс) еллык

1.Саннарны арта бару тәртибендә яз:

Алты, унике, ун, уналты, нуль.



















2.Суммаларның астына зәңгәр, аермаларның астына

кызыл төс белән сыз. Суммаларның һәм аермаларның

кыйммәтен исәплә.

7+5= 11- 4= 12+5=

18 – 3= 10+9=


3.Күрше якларының озынлыгы 1 дм һәм 4 см булган

түрыпочмаклык төзе.













































































































































































4.Мәсьәләне чиш. Җавабын исәплә һәм яз.

Беренче кәрзиндә – 10 алма, ә икенчесендә 7 алма.

Беренче кәрзиндә икенчесенә караганда ничә алмага күбрәк?




Автор
Дата добавления 22.11.2016
Раздел Начальные классы
Подраздел Рабочие программы
Просмотров9
Номер материала ДБ-380574
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх