Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Начальные классы / Рабочие программы / Рабочая программа по предмету әдәби уку. 2 класс

Рабочая программа по предмету әдәби уку. 2 класс


  • Начальные классы

Поделитесь материалом с коллегами:

«Рассмотрено» «Согласовано» «Утверждаю»

Руководитель ШМО Заместитель руководителя Руководитель ______________/Галиева Г.А. по УВР МБОУ « СОШ с.Тумутук» МБОУ « СОШ с.Тумутук»

____________/Ф.Ф. Кашапова/ ______________/Б.С. Харрасов/

Протокол № от от « » августа 2015 г Приказ № « » августа 2015 г. от « » августа 2015 г.




Рабочая программа


Султановой Фанисы Рашитовны


учителя


муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения


«Средней общеобразовательной школы села Тумутук»


Азнакаевского муниципального района Республики Татарстан


по литературному чтению (тат) во 2 классе






Рассмотрено на заседании

педагогического совета

протокол №

от « » августа 2015г




Аңлатма язуы.

Программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды:

1.“Татарстан Республикасыдәүләттелләреһәм Татарстан Республикасында башка телләртурында”

Татарстан Республикасы Законы (2004 ел, 1 июль);

2. 06.10.2009 нчы елда РФ Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан расланган “Гомуми башлангыч белем бирү федераль дәүләт

стандартын гамәлгә кертү” турындагы боерыгы (Приказ №373);

3. Белем бирү оешмасының гомуми башлангыч белем бирү буенча икенче буын гомуми белем бирү федераль дәүләт стандартлары

таләпләренә туры килгән төп үрнәк программасы.

4. Дәреслекләр: Сафиуллина Г. М., Гарифуллина М. Я, Мөхәммәтҗанова Ә. Г., Хәсәнова Ф. Ф. Әдәби уку. 2 сыйныф.К, Мәгариф/Вакыт, 2012

Программа барлыгы 68 сәг.исәпләнә, атнасына 2сәг.

Программа, Федераль дәүләт стандартларына туры китерелеп, үстерешле укыту принциплары белән традицион ныклы белем үзләштерү принциплары үзара тыгыз бәйләнештә торган “Перспектив башлангыч мәктәп” укытуганигезләнеп эшләнде. “Перспектив башлангыч мәктәп” системасының иң мөһим үзенчәлеге мондый: мәктәпне тәмамлаганда, «укучы үз алдына максат куярга һәм аны тормышка ашыру юлларын үзе таба алу дәрәҗәсенә күтәрелергә тиеш». Бу – яңа стандартта эшлекле белем дип атала. Эшлекле белем – стандарт керткән яңалыкның әһәмиятле эчтәлеген ачып бирүче иң гомуми төшенчә. Белем алу гамәлләренең структурасын һәм принцибын стандарт үзе аңлата.

Әдәби уку – башлангыч мәктәптә төп предметларның берсе. Бу фән аша кече яшьтәге мәктәп баласына һәрьяклы белем бирелә. Укучының аңы дөньяны дөрес кузаллый алырлык сизгер була (әдәби әсәрләрне генә түгел, безне чолгап алган тирәлекне - кешеләр һәм табигать дөньясын да) Бары тик югары аң тәрбияләп кенә әйләнә-тирәлекне дөрес күзалларга мөмкин.

Федераль дәүләт белем стандарты информацион җәмгыятьтә аралашырлык шәхеснең күпьяклы үсешен күздә тота.

Төп идеяләр берничә, һәм бу идеяләрне тормышка ашырмыйча максатка ирешергә мөмкин түгел.

Беренче идея. Уйдырмалар(мифлар), халык авыз иҗаты, авторлар әсәрләренең бәйләнеше турында дөрес кузаллау булдырырга кирәк. Халык авыз иҗаты белән танышу язучылар әсәрләре белән таныштыруның алшарты булып тора. Аларны өйрәнү автор әсәрләрен уку белән параллель алып барыла.

Икенче идея. Әдәбият дәресләрендә ашыкмыйча гына әдәби образ төшенчәсе кертә барырга кирәк, (әдәби образ термины,билгеле, кулланылмый) Кече яшьтәге мәктәп баласын үзе аңларлык әдәби алымнар: чагыштыру,капма-каршы кую һ.б. таныштырырга кирәк.

Өченче идея. Кече яшьтәге мәктәп баласын башта халык авыз иҗаты жанрларын,ә соңыннан әдәби жанрларны аера белергә өйрәтергә кирәк. Шулай ук һәр жанрның шартлы чикләрен билгели белергә өйрәтү дә таләп ителә.

Дүртенче идея. Кече яшьтәге мәктәп баласын шигъри әсәрләрне яратырга һәм аларны укып ләззәтләнә белергә өйрәтергә кирәк. Ә башлангыч сыйныфларда боларны өйрәтә алмасак, сәнгатьнең бер төре буларак поэзия күп кенә укучылар өчен аңлаешсыз булып калачак.

Әдәби уку” укыту-методик комплектыны үзенчәлекле яклары:

Укыту-методик комплектының төп үзенчәлекләренең берсе булып, әдәби әсәрләрнең әхлакый-эмоциональ мәгънәләрен ачыклау максатыннан чыгып, сюжет элементларын төрле төсләр белән билгеләү, аерым өлешләрен күрсәтү санала.(Мәсәлән, Г. Тукайның «Кәҗә белән Сарык әкияте»ндә чылбыр буенча уку мәгънәви кисәкләргә бүлеп бирелә: текст кырыенда сары һәм зәңгәр төсләр.)

Ә текст үзе кызыл сызыклар белән бүлекләргә аерылды.Балаларда рольләргә бүлеп уку күнекмәсе камилләштерү максатыннан, туры сөйләм сары һәм зәңгәр сызыклар белән әйләндереп алынды, текст эчендә бала игътибар итәргә тиешле сүзләр кара хәрефләр белән күрсәтелде. Аерым әсәрләрдә(мәсәлән: «Ник соң әле итек җитмәде?») кабатлаулар зәңгәр төс белән бирелде.

Бер үк текст өстендә төсләр белән дә, төрле тамгалар белән дә эш оештыру планлаштырылды.

Әдәби уку дәресләренең төп максаты - уку елы дәвамында балада дөрес һәм йөгерек уку күнекмәләре булдыру, халык авыз иҗаты, язучы һәм шагыйрьләр әсәрләре белән якыннан таныштыру, чәчмә һәм шигъри әсәрләрне укып эстетик ләззәт алырга өйрәтү.

Бурычлары:

Әдәби уку-укыту методик комплекты «Перспектив башлангыч мәктәп» укыту- методик комплексына нигезләнә һәм түбәндә күрсәтелгән гомум дидактик бурычларны чишүгә юнәлтелә:укучы үзенә кирәкле информацияне «Эчтәлек» битенә карап таба белергә; исеме буенча текстның эчтәлеген күзалларга;күзәтү эшчәнлеген формалаштырырга; әдәби һәм сәнгать әсәрләреннән аерым детальләрне табып, барлык ваклыклары
белән сөйләп бирергә; аерым детальләргә нигезләнеп, таралган төрле мәгълүматларны берләштереп, бербөтен картина тудырырып гомумиләштерергә; «акыллы өлкәннәр» белән хат аша аралашу ихтыяҗы формалаштырырга өйрәнергә тиеш була.

Бала яшенә туры килә торган теоретик бурычлар:

Хайваннар турындагы әкият үзенчәлекләре белән таныштыру: татар халык әкиятләренең, бер яктан, башка халыкларныңхайваннар турындагы әкиятләренә охшаш булуы (төп геройлары — хайваннар, еш кына бер үк төрле мөнәсәбәтләргәкерәләр); икенче яктан, бер-берсеннән аерылалар (төп геройларбашка төрле хайваннар, бер-берсе белән мөнәсәбәтләре бөтенләй башка төрле); хайваннар турындагы автор әкиятләренеңеш кына халык әкиятләренә нигезләнүе (башлангыч сыйныфларда әле автор әкиятләренә нигезләнүе термин буларакәйтелми); халык әкиятләрендә аерым хайваннарның патшалык итүе (башбулуы); хайваннар турындагы әкият героеныңһәрвакыт көчсезләрне яклаучы гына түгел, еш кына хәйләкәр, тиктормас, көлкегә калучы икәнлеге турында төшенчә бирү.Тылсымлы әкиятләрнең кайбер үзенчәлекләре белән таныштыру (маҗаралы хәлләрнең, тылсымлы предметлар яки ярдәмчеләрнең булуы, әкияттәкабатлауларның булуы).

Әхлакый бурычлар:

Күзәтүчәнлек, хыяллана белүчәнлек, дуслар белән аралашу, ярата һәм яратыла белүнең байлык һәм рухи кыйммәтикәнлеге турында күзаллау булдыру.

Эстетик бурычлар:

Матурлык — ул сине чолгап алган тирәлек, бары тик аны күрә белергә генә кирәклеге турында төшенчә бирү.
Сөйләм телен үстерү бурычлары:

Текстта ориентлаша белергә өйрәтү: бүлекләрне өлешләргә бүлү, кирәкле урынны табып укып күрсәтү, хисләр белән белдерелгән өзекнең эчтәлеген ачыклау; әдәби әсәрләргә бәя биргәндә һәм сәнгать әсәрләрен караганда, предметка «синең карашың һәм бәяң — синең әсәрне аңлау идеяң» икәнлеген җайлап төшендерү.

Дәреслек һәм дәреслек-хрестоматия структурасы һәм идея эчтәлеге буенча бер-берсенә бәйләнеп килә. Мәсәлән,дәреслекнең «Белдекле Керпедә кунакта», «Белмәмештә кунакта», «Укымышлы Ябалак янында», «Аю өнендә», «Күрү ноктасы», «Шагыйрь өчен табигать — серле һәм җанлы дөнья», «Кызык һәм көлкеле хәлләр» бүлекләренә дәреслек-хрестоматиянең «Хайваннар турындагы һәм тылсымлы әкиятләр»,«Фантазия һәм ялган», «Чын һәм ялган байлык турында», «Күрү ноктасы», «Табигатьтә һәрнәрсә матур», «Көлкеле хәлләр сере» бүлекләре туры килә.

Әдәби уку курсының төп этик бурычлары:

Әхлак, экология, ватанпәрвәрлык мәсьәләләре дәреслектә турыдан-туры үгет – нәсихәт бирү, махсус кертү юлы белән хәл ителми, ә бәлки баланың табигать, тормыш-көнкүреш һәм яшәү тәҗрибәсенә нигезләнеп хәл ителә. Әдәби уку курсында яхшы булырга, комсызланмаска, көйсезләнмәскә, ялкауланмаска, әләкләшмәскә, өлкәннәргә һәрвакыт булышырга, яхшы укырга дигән төшенчәләр турыдан-туры бирелми, ә бәлки әдәби әсәрләр укып, кирәклене эзләп табып,чагыштырып тормыш тәҗрибәсеннән чыгып, бала үзе нәтиҗә ясый. Укучы беренчел билгеләргә генә карап ашыгыч нәтиҗә ясамаска, дөньяның бик катлаулы икәнлеген аңларга өйрәнә. Туган илгә мәхәббәт, Ватан алдында җаваплылык хисләре коры сүзләр аша гына бирелми. Туган як табигатенә соклану, халыкның үткән тарихы белән горурлану, Ватанның тарихи һәйкәлләренә хөрмәт,туган телнең бихисап мөмкинлекләренә гаҗәпләнү, тарихи шәхесләргә тиңләшергә теләү хисләре аша күрсәтү.

Укытупроцессыныңтөпхарактеристикасы:


1.Эш формалары: сыйныфбелән, төркемләп, индивидуаль, парлап, фронталь, дифференциаль.

2.Укыту методлары:сөйләү, күрсәтмәлелек, практик, эзләнү, проблемалы, мөстәкыйльэш, стимуллаштыру, тикшерү.

Башка предметлар белән бәйләнеше:программа әйләнә-тирә дөнья, татар теле, тарих фәннәре белән һәм халык авыз иҗаты, туган як төбәге белән бәйләнештә төзелгән.


Түбәндәге нәтиҗәләр көтелә:

Икенче сыйныфта баланың китап укучы буларак тәҗрибәсе үстерелә. Текстның мәгънәсен аңлап йөгерек уку техникасы камилләшә. Кече яшьтәге мәктәп балалары язучылар әсәрләрендә кулланылган халык авыз иҗаты: әкиятләр, санамышлар, тизәйткечләр, эндәшләр, бишек җырларының сюжет- композиция үзенчәлекләрен аера беләләр инде .2нче сыйныфта җәнлекләр турындагы әкиятләр белән бергә тылсымлы әкиятләр өстендә дә эш алып барыла. Шигъри әсәрләр белән бер үк вакытта хикәяләр белән дә таныштырыла. Укучыларның чәчмә һәм шигъри әсәрләрнең сәнгатьлелеге турындагы белемнәре киңәя: укучылар әсәрнең исемен,геройларның үз-үзләрен тотышын, эш- гамәлләрен,портретларын,исемнәрен,сөйләмнәрен анализ-ларга өйрәнәләр. Сынлы сәнгать әсәрләре һәм әдәби әсәрләр чагыштырып өйрәнелә.

Икенче сыйныфны тәмамлаган вакытта балалар әдәбиятның образлылыгын белергә тиешләр, әдәби әсәрләрне, сынлы сәнгать белән чагыштырып алар арасындагы уртак матурлыкны бербөтен итеп аңлый белергә, күбрәк уку ихтыяҗы булдырырга кирәк .


Укучыларның белемнәрен бәяләүнең системасы:

Дәресләрдә укучы сөйләмә телне куллана. Укучының белемен бәяләүнең тулы бер системасы бар: телдән җавап бирү,тест, мөстәкыйль эш, практик эш, сәнгатьле уку. 2 нче сыйныфта иң кулае булып телдән җавап бирү,сәнгатьле уку тора.

Укучының белемнәре биш баллы система буенча бәяләнә: “5” – бик яхшы; “4” – яхшы; “3” – канәгатьләнерлек; “2” – начар; “1” – бик начар. Бу билгеләр дәрескә, чиреккә, еллыкка куела.

Укучыларның белемнәрен тикшерү максатыннан Һәр бүлектән соң телдән тест эшләнә.



Укыту-тематик план

Бүлекһәмтемаларныңисеме

Барлык сәгатьләр

1

Белдекле Керпедә кунакта

21

2

Белмәмештә кунакта

4

3

Укымышлы Ябалак янында

4

4

Аю өнендә

4

5

Күрү ноктасы

21

6

Балалар газета-журналлары

4

7

Шагыйрь өчен табигать-серле һәм җанлы дөнья

4

8

Кызык һәм көлкеле хәлләр

6


Барысы

68






Укыту курсының эчтәлеге


1. Белдекле Керпедә кунакта (21 сәгать)

Бүлекнең төп эчтәлеге:

Хайваннар турында әкиятләр. Әкиятләр турында гомуми күзаллау булдыру. Татар халык әкиятләрендәге төп герой белән башка халыклар әкиятләрендәге төп герой арасындагы охшаш һәм аермалы яклар. Геройларның характеры. Россия халыклары әкиятләре.

Тылсымлы әкиятләр. Җирдәге һәм тылсымлы дөньяны чагыштыру. Тылсымлы предметлар (эченнән гаскәр чыга торган таяк, төрле ашамлыклар тулы тырыс, хәзинәсе бер дә кимеми торган сумка, кеше күзенә күрсәтми торган бүрек,җилән, зур атлата торган итек, дошманны кырып сала торган кылыч Һ.6.), герой куллана торган тылсымлы әйберләр: тарак,көзге, кайрак, балдак. Тылсымлы булышчылар (җәнлекләр: әтәч, бүре, аю, куян, шулай ук убырлы карчык Һ.6.), тылсымлы төсләр (ак һәм кара). Борынгы дөньяның тылсымлы әкиятләрдә чагылышы (табигать көчләре, кешеләрнең хайваннарга, үсемлекләргә әверелүе).

Тылсымлы әкиятләрнең төзелеше (вакыйгаларның чылбыр рәвешендә баруы, кабатланулар, билгеле бер ритм, әкиятне истә калдыру).

Эш формалары: практик-уен, иҗади эш, эчтәлек сөйләү, төркемдә һәм парларда.

Укучыларның белемнәренә һәм күнекмәләренә таләпләр:

Дәреслекнең төзелешен белергә,әкиятләрнең автор һәм халык әкиятләренә бүленешен аерырга,эчтәлек битендә ориентлаша алырга, халык һәм автор әкиятләрен аерырга, иллюстрацияләр аша әкиятләрне танырга,әкиятләрне мәгънәви кисәкләргә бүлә белергә,кыен хәлләргә калганда авырлыкларны җиңә белергә, әкиятләрнең үзенчәлекләрен мөст.рәв. күрә белергә ,укыган әкиятләр арасыннан тылсымлыларын аера белергә,җәнлекләр турындагы татар халык әкиятләрен башка халык әкиятләре белән чагыштырып үзенчәлекле якларын таба белергә,автор әкиятләре белән борынгы әкиятләрне аера белергә.

Контроль төрләре: телдән тест.

Милли төбәк компоненты: Татар халык авыз иҗаты белән танышу


2. Белмәмештә кунакта(4 сәгать)

Бүлекнең төп эчтәлеге:

Шигъри формада язылган әсәрләр(Р. Вәлиева, Ф. Яруллин, Җ. Дәрзаман ,Йолдыз) . Йолдыз “Белмим” Р.Вәлиева “Замана баласы” Ф.Яруллин “Эшнең аның берние юк” Җ.Дәрзаман “Солдат булдым”.

Кеше һәм табигать бергәлеге. Дөньяны шагыйрь күзлегеннән чыгып күзаллау. Әйләнә-тирә дөньяның матурлыгы —шагыйрь өчен илһам чишмәсе булуга инандыру. Шигырьдә чагыштыру, сынландыру, эпитет. Автор әсәрләрендә һәм халык авыз иҗатында охшашлык. Чагыштыру, контраст,җанландыру кебек гади әдәби алымнарны таба белү. Җанлы сөйләмнең мөһим чараларын үзләштерү күнегүләре: темп,
тавыш көче, тон, сөйләм мелодикасы (тавышны күтәрү,түбәнәйтү).

Эш формалары: практик-уен, иҗади эш, эчтәлек сөйләү, төркемдә һәм парларда.

Укучыларның белемнәренә һәм күнекмәләренә таләпләр: Әкиятләрнең тәрбия бирү өлкәсендәге мөһим ролен аңларга,кабатлану алымын таба белергә,мәзәк маҗара белән әкиятләрнең охшашлыгын күрә белергә, әкиятләрнең тәрбия бирү өлкәсендәге мөһим ролен аңларга, табигатьнең бербөтен булуын, аны сакларга кирәклеген белергә, үз эшләрен анализлый белергә,күзәтүчән, иг-лы була белергә,татар халкы белән япон халкы арасындагы уртак якларны күрә белергә,рәсем һәм шиг-т арасындагы бердәмлекне күрсәтә белергә, хыялланырга, матурлыкны күрә, аңлый белергә ,үзеңдәге тискәре сыйфатларны бетерергә кирәклеген аңларга.

Контроль төрләре: телдән тест.

Милли төбәк компоненты: Татар язучылары иҗаты белән танышу.


3. Укымышлы Ябалак янында (4 сәгать)

Бүлекнең төп эчтәлеге:

Г.Тукай ,Н.АхуноваА., Р Вәлиева,Р.Файзуллин, Э. Шәрифуллина әсәрләре; Г.Тукай ”Буран”; кыска шигырьләр;Н.Ахунова “Хоккулар”;Э.Шәрифуллина “Алтын балык”

Җанр үзенчәлекләре: сурәтләнгән вакыйгаларның тормышчанлыгы; әхлакый проблемаларның актуальлеге; уйдырмалар. Хикәянең төп мәгънәсе. Хикәя исеменең эчтәлеккә туры килүе. Хикәя геройлары, аларның портретлары һәм характерларының сөйләмнәре, башкарган гамәлләре аша чагылышы. Авторның үз героена мөнәсәбәте.

Эш формалары: практик-уен, иҗади эш, яттан сөйләү, төркемдә һәм парларда.

Укучыларның белемнәренә һәм күнекмәләренә таләпләр: күзәтүчән, игътибарлы була белергә,үзеңдәге тискәре сыйфатларны аңлау һәм бетерү өстендә эшләргә,хезмәтнең кеше тормышындагы ролен ачыкларга,күзәтүләр аша гомумиләштерергә,әсәрләрдән тиешле урыннарны таба белергә, хыялланырга, матурлыкны күрә, аңлый белергә ,хыял белән үзең теләгән дөньяны бәйли белергә.

Контроль төрләре: телдән тест.

Милли төбәк компоненты: Татар язучылары иҗаты белән танышу.


4. Аю өнендә (4 сәгать)

Бүлекнең төп эчтәлеге:

Л. Лерон,И.Туктар,Р.Миңнуллин әсәрләрен уку.

Л.Лерон “И ямьле дә соң дөнья!”

И.Туктар “Урман букеты”.

Р.Миңнуллин “Чыршы әйләнәсендә”.

Кеше һәм табигать бергәлеге. Дөньяны шагыйрь күзлегеннән чыгып күзаллау. Әйләнә-тирә дөньяның матурлыгы —шагыйрь өчен илһам чишмәсе булуга инандыру. Шигырьдә чагыштыру, сынландыру, эпитет. Автор әсәрләрендә һәм халык авыз иҗатында охшашлык. Чагыштыру, контраст,җанландыру кебек гади әдәби алымнарны таба белү. Җанлы сөйләмнең мөһим чараларын үзләштерү күнегүләре: темп,
тавыш көче, тон, сөйләм мелодикасы (тавышны күтәрү,түбәнәйтү).

Эш формалары: практик-уен, иҗади эш, яттан сөйләү, төркемдә һәм парларда.

Укучыларның белемнәренә һәм күнекмәләренә таләпләр:

Кеше һәм табигать бергәлеген, дөньяны шагыйрь күзлегеннән чыгып күзалларга,әйләнә-тирә дөньяның матурлыгы —шагыйрь өчен илһам чишмәсе булуга инандырырга. Шигырьдә чагыштыру, сынландыру, эпитетларны аерырга, автор әсәрләрендә һәм халык авыз иҗатында охшашлыкны,чагыштыру, контраст,җанландыру кебек гади әдәби алымнарны таба белергә, аңлы сөйләмнең мөһим чараларын үзләштерүергә(темп,тавыш көче, тон, сөйләм мелодикасы (тавышны күтәрү,түбәнәйтү).

Контроль төрләре: телдән тест.

Милли төбәк компоненты: Татар язучылары иҗаты белән танышу.


5. Күрү ноктасы (21 сәгать)

Бүлекнең төп эчтәлеге:

Р.Харис,Ш.Галиев,Ф.Садриев,Р.Миңнуллин, Р.Сарби,Г.Юнысова,Г.Гыйльманов,Н.Арсланов,

М.Әгъләмов,М.Шабаев,Н.Мадьяров,З.Минһаҗева,Г.Шаһи,Ф.Зыятдинов,Р.Файзуллин, Г.Тукай,Р.Хафизова,Җ.Дәрзаман,Б.Рәхмәт,Р.Корбан,ЛЛерон,Ә.Моталлапов, Г.Афзал,Р.Валиева әсәрләрен уку.

Үзбәя бирә белү,табигатьне җанлы итеп күрә белү ,табигатьнең кабатланмас кыйммәтен аңлый белү,дөньяга шигъри караш белән объектив караш арасындагы аерманы аера белү. гади генә предметлардан да тылсым күрә белү ,бер тамчы суда да дөнья белән танышырга мөмкин икәнлеген аңлау, бинокль аша да дөнья белән танышырга мөмкин икәнлеген белү,матурлыкны “Күңел күзе” белән күрә белү ,күзәтүчән,игътибарлы һәм хыялый була белү,төрле ситуациядән чыгу өчен оптимистик карарлар кабул итү,тема һәм фикер уртаклыгын таба белү ,авторның төп фикерен аңлый белү.

Эш формалары: практик-уен, иҗади эш, яттан сөйләү, төркемдә һәм парларда.

Укучыларның белемнәренә һәм күнекмәләренә таләпләр:

«Эчтәлек» кә карап кирәкле әсәрне китаптан таба белергә, өй, мәктәп китапханәләреннән файдаланырга, фән буенча сүзлек, белешмә әдәбият, вакытлы матбугат белән эшләргә.

Пейзаж, натюрморт, портрет жанрларын гамәли рәвештә таба белергә. хыялланырга, матурлыкны күрә, аңлый белергә ,хыял белән үзең теләгән дөньяны бәйли белергә. Үзбәя бирә белергә,табигатьне җанлы итеп күрә белергә,табигатьнең кабатланмас кыйммәтен аңлый белергә,дөньяга шигъри караш белән объектив караш арасындагы аерманы аера белергә. гади генә предметлардан да тылсым күрә белергә ,бер тамчы суда да дөнья белән танышырга мөмкин икәнлеген аңларга, бинокль аша да дөнья белән танышырга мөмкин икәнлеген белергә,матурлыкны “Күңел күзе” белән күрә белүергә,күзәтүчән,игътибарлы һәм хыялый була белергә,төрле ситуациядән чыгу өчен оптимистик карарлар кабул итә белергә,тема һәм фикер уртаклыгын таба белергә ,авторның төп фикерен аңлый белергә.

Контроль төрләре: телдән тест.

Милли төбәк компоненты: Татар язучылары иҗаты белән танышу.


6. Балалар газета-журналлары(4 сәгать)

Бүлекнең төп эчтәлеге:

Газета-журналларның ни өчен вакытлы матбугат дип аталуын,яңалык белән гайбәт арасындагы аерманы аера белү. Сәнгатьле уку күнекмәләре формалаштыру (интонация,тон, темп саклап кычкырып уку). Автор бирергә теләгән картинаны күзаллау. Эчтән укый белергә күнектерү. Чылбыр рәвешендә укыганда, үз урыныңны белеп, чират буенча уку.Укылган әсәргә анализ ясау. Татар телендә чыга торган балалар журналларын белү. журналларда һәм газеталарда ориентлаша белү.

Эш формалары: практик-уен, иҗади эш, яттан сөйләү, төркемдә һәм парларда

Укучыларның белемнәренә һәм күнекмәләренә таләпләр:

Сәнгатьле уку күнекмәләре формалаштырырга(интонация,тон, темп саклап кычкырып уку),автор бирергә теләгән картинаны күзалларга, эчтән укый белергә күнегергә, чылбыр рәвешендә укыганда, үз урыныңны белеп, чират буенча укырга,укылган әсәргә анализ ясый белергә,татар телендә чыга торган балалар журналларын белергә. журналларда һәм газеталарда ориентлаша белергә.

Контроль төрләре: телдән тест.

Милли төбәк компоненты:Балалар газета-журналлары белән танышу.


7. Шагыйрь өчен табигать-серле һәм җанлы дөнья(4 сәгать)


Бүлекнең төп эчтәлеге:

Г.Морат, Г.Хәсәнов, Ә.Еники, Р.Мингалим, Йолдыз, Ф.Сафин, М.Фәйзуллина, Р.Газизов, С.Урайский, Л.Лерон, М.Галиев,М.Шабаев, Э.Шәрифуллина, Г.Мөхәммәтшин,Р.Вәлиева, Р.Корбан әсәрләре.

Әсәрләрне анализлый белү, рәссамнарның матурлыкны буяулар белән бирү үзенчәлекәрен белү,картиналардагы матурлыкны күрә белү, табигатьнең матурлыгын күрә белү.

Эш формалары: практик-уен, иҗади эш, яттан сөйләү, төркемдә һәм парларда

Укучыларның белемнәренә һәм күнекмәләренә таләпләр:

Әсәрләрне анализлый белергә, рәссамнарның матурлыкны буяулар белән бирү үзенчәлекәрен белергә,картиналардагы матурлыкны күрә белергә, табигатьнең матурлыгын күрә белергә.

Контроль төрләре: телдән тест.

Милли төбәк компоненты: Татар язучылары иҗаты белән танышу.

8.Кызык һәм көлкеле хәлләр(6 сәгать)

Бүлекнең төп эчтәлеге:

Л.Лерон,М.Галиев,М.Шабаев,Э.Шәрифуллина,Г.Мөхәммәтшин,Р.Вәлиева,Р.Корбан,Йолдыз әсәрләре.

Капма-каршылыкның көлке тудыруын аңлау,үзеңнең кимчелекләреңне әсәрләр аша аңлау, бетерү өстендә эшләү,язучыларның кызыклы хәлләрне җиткерү алымнарына төшенү,юмор хисен аеру, мәзәк өлешне таба белергә өйрәнү,чыга алмаслык кыен хәлләрнең булмавын ачыклау.

Эш формалары: практик-уен, иҗади эш, яттан сөйләү, төркемдә һәм парларда

Укучыларның белемнәренә һәм күнекмәләренә таләпләр:

Капма-каршылыкның көлке тудыруын аңларга,үзеңнең кимчелекләреңне әсәрләр аша аңларга, бетерү өстендә эшләргә,язучыларның кызыклы хәлләрне җиткерү алымнарына төшенергә,юмор хисен аерырга, мәзәк өлешне таба белергә өйрәнергә,чыга алмаслык кыен хәлләрнең булмавын ачыкларга.

Контроль төрләре: телдән тест.

Милли төбәк компоненты: Татар язучылары иҗаты белән танышу.



Бирелгән программа буенча укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләр


Укучылар башкара алырга тиешле эшләр:

Әсәрдәге сүзләрне дөрес итеп әйтеп, кычкырып һәм эчтән укый белү.

  1. Шигырьләрне сәнгатьле итеп уку.

  2. Әсәрнең мәгънәви кисәкләре арасындагы бәйләнешләрнеачыклау, төп фикерне билгеләү һәм аны үз сүзләрең беләнәйтеп бирә белү.

  3. Төрле авторларның б—8 шигырен яттан сөйләү.

  4. Кыска күләмле әсәрләрнең эчтәлеген сөйләү.

  5. Тылсымлы һәм хайваннар турындагы әкиятләрне аера

  6. Әсәрдәге төп геройга үз мөнәсәбәтеңне белдерү.

  7. Укылган әсәрдән чагыштыру, җанландыру, контрасткебек алымнарны таба белү.

  8. Сүзлекләрдән файдалану.


Укучы белергә тиеш:

  • 2—3 татар классигының исемен;

  • 2—3 хәзерге заман язучысы яки шагыйренең исемен,алар язган әсәрләрне һәм әсәрләрнең эчтәлеген;

  • баланың үзенә иң ошаган авторның берничә әсәрен.Алынган белемнәрне көндәлек тормышта куллану:

  • китапның төрле элементларына карап, эчтәлеген билгеләү;
    мөстәкыйль рәвештә уку өчен китап сайлау;

  • сүзлекләрдән кирәкле мәгълүматны табу.


Укучыларның 2нче сыйныфны тәмамлаганда әдәби укудан

универсаль уку гамәлләре формалаштыру (УУГ) мөмкинлекләре:


Танып белү универсаль уку гамәлләре:

- дәреслектә ориентлаша белү;

- шартлы билгеләрнең телен белү;

- рәсем һәм схемалар нигезендә биремнәр үтәү;

- төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру;

- материаль объектлар кулланып биремнәр үтәү;

- дәреслек һәм мөстәкыйль эш дәфтәрендәге мәгълүматлар белән эшли белү;

Регулятив универсаль уку гамәлләре:

-кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу;

- гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау;

- үз эшчәнлегеңне контрольгә алу, биремне үтәүнең дөреслеген тикшерү;

- тормыш тәҗрибәсен куллану;

- эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү.

Шәхескә кагылышлы универсаль уку гамәлләре:

- дәреслек геройларына, күршеңә ярдәм итүдә танып-белү инициативасы күрсәтү;

- үз уңышларың/уңышсызлыкларың турында фикер йөртү;

- үз мөмкинлекләреңне бәяләү;

- үз эшчәнлегенең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ формалаштыру;

- мәгънә барлыкка китерү («Минем өчен моның нинди мәгънәсе һәм әһәмияте бар?» - дигән сорау кую)

Коммуникативуниверсальукугамәлләре:

- тормыштәҗрибәсенкуллану;

- күршең белән хезмәттәшлек итү.



Әдәби укудан укыту-тематик план

Класс - 2А

Сәгатьләр саны: барысы – 68сәгать; атнага– 2сәгать

Планлаштыру “Башлангыч белем бирү программалары. Татар һәм рус телләре” Казан: “Мәгариф”, 2010 буенча төзелде.

Дәреслек: Сафиуллина Г. М., Гарифуллина М. Я, Мөхәммәтҗанова Ә. Г., Хәсәнова Ф. Ф. Әдәби уку. 2 сыйныф. Дәреслек. 1-2 нче кисәк— К, Мәгариф/Вакыт, 2012





2 сыйныфта әдәби уку дәресләренең тематик планы.


Дәрес темасы

Сәгать саны

Материалны үзләштерү буенча көтелгән нәтиҗәләр

Предмет УУГ

Вакыт

Тиеш

Үткән

Белдекле Керпедә кунакта – 21 сәг.

1

Белдекле Керпедә кунакта

1

Белергә тиеш:

-”Әдәби уку” укыту-методик комплектының төзелеш үзенчәлеген;

-иллюстрацияләр аша,Әминә һәм Әмир күзәткән китапларга нигезләнеп, әкиятләрнең автор һәм халык әкиятләренә бүленешен;

4.09


2

Г.Тукай, “Кәҗә белән Сарык” әкиятенең жанр үзенчәлеге

1

Белергә тиеш:

-Г. Тукай әкиятләрен иллюстрацияләр буенча танып ала;

-”Кәҗә белән Сарык” әкиятен укып анализлый;

-әкиятне мәгънәви кисәкләргә бүлә;

6.09


3

Татар халык әкияте “Кәҗә белән Бүре”


Белергә тиеш:

-“Кәҗә белән Бүре” әкиятендәге төп геройларны Г.Тукай әсәрендә бирелгән Кәҗә һәм Бүре белән чагыштыру


11.09


4

Г.Тукай әсәрләрендә халык авыз иҗатының чагылышы

1

Белергә тиеш:

-Халык һәм автор әкиятләре арасындагы охшашлыкларны күрә белергә;

-тылсымлы предметларга карап, аларның кайсы әкияттән икәнен таба белергә;

13.09


5

Хайваннар турындагы һәм халык әкиятләре

1

Белергә тиеш:

-Хайваннар турындагы әкиятләрне укып тикшергәндә, аның үзенчәлекләрен мөстәкыйль рәвештә күрә белергә;

- сюжет-композиция төзелешен аңлый;

18.09


6

Әтәч менгән читәнгә” такмазасы,

Кем нәрсә ярата” әкияте

1

Белергә тиеш:

-Хайваннар турындагы әкиятләрне укып тикшергәндә, аның үзенчәлекләрен мөстәкыйль рәвештә күрә белергә;

- сюжет-композиция төзелешен аңлый;

20.09


7

Йорт хайваннары турындагы халык әкиятләре.

Әтәч патша” әкияте.

1

Белергә тиеш:

-Йорт хайваннары турындагы әкиятләрне укып анализлаганда, аларның үзенчәлекләрен мөстәкыйль эзләп таба белергә;

- мөстәкыйль нәтиҗәләр ясый ала;

25.09


8

Рәшит Бәшәр

Әкият сөйлә” шигыре.

1

27.09


9

Кыргый җәнлекләр турында әкиятләр

1

Белергә тиеш:

-Кыргый җәнлекләр турындагы әкиятләрнең сюжет үзенчәлеген;

-Мондый әкиятләрдән фантастик күренешләрне таба белергә;


2.10


10

Абдулла Алиш “Бикбатыр белән Биккуркак” әкияте

1

4.10


11

Аз булса дә, үз акылың булсын

1

Белергә тиеш:

-Мәҗит Гафуриның тормышы һәм иҗатын үз сыйныфы өчен дәрәҗәдә;

-”Тавык белән Үрдәк” әсәре аша әкиятләрдә чынбарлык һәм фантастика бәйләнешен ;

9.10


12

Җәнлекләр турынла гуцул халык әкияте “Хәйләкәр керпе”

1

Белергә тиеш:

-Төрле халыкларда бер үк төрле җәнлек турында төрлечә тасвирлау очравын. Шул ук вакытта бу җәнлекнең охшаш яклары да булуын;

-сүзлек белән эшли;

-укыган текстлардан тема уртаклыгын таба;




11.10


13

Гөлфия Юнысова “Керпенең кайгысы” шигъри әкияте

1

16.10


14

Тылсымлы әкият “Гөлчәчәк”

1

Белергә тиеш:

-”Тылсымлы әкият” төшенчәсен;

-үз тормыш тәҗрибәсенә нигезләнеп, үзләре белгән әкиятләр арасыннан тылсымлыларын аерып ала;

18.10


15

Тылсымлы әкият “Өч кыз”

1

23.10


16

Автор әкиятләре белән борынгы әкиятләр арасындагы идея уртаклыгы

1

Белергә тиеш:

-Автор әкиятләренең күбесенчә халык әкиятләренә нигезләнеп язылуын;

-эчтәлекләре мавыктыргыч, геройларның гаҗәеп көчле булуы, реаль чынбарлыкка нигезләнүен ;

-халык әкиятләре кебек үк, автор әкиятләренең дә кызыклы булуы;

25.10


17

Ш.Галиев әсәрләрендә мәзәк мәсьәләләр

1

Белергә тиеш:

-Ш.Галиевның ник соң эле итек җитмәде?” шигъри әкиятен укып анализлый;

-әкиятләрдә кабатлану алымын таба;

30.10


18

Ш.Галиев “Котбетдин мәргән” (мәзәк маҗара)

1

Белергә тиеш:

-Формасы белән әкиятләргә охшаган мәзәк маҗараны ;

-матурлыкны күреп соклана ;

1.11


19

Уйдырма әкиятләр

1

Белергә тиеш:

-Н.Исәнбәтнең төрле хикмәтләргә бай булган “Мырауҗан агай хәйләсе” дигән уйдырма әкиятен;

-кеше тормышыныда юморның уңай тәэсире турында ;

-кызыклы вакыйгаларны аңлый белергә

13.11


20

Бөҗәкләр турындагы шигъри әсәрләр

1

Белергә тиеш:

-Зыя Мансурның “Кырмыска һәм малай”, Р.Миңнуллинның “Черкиләр җыры” шигырьләрен укып, алардагы матурлыкны күрә белергә ;

-үсемлекләр, бөҗәкләр, Хайваннар, кешеләрнең бербөтен дөнья хасил итүләрен, үзара бәйләнештә яшәүләрен ;


15.11


21

Автор әкиятләре

1

Белергә тиеш:

-Г.Вәлиеваның “Борынгы әкият”, “Су әкияте”н укып анализлый;

20.11


Белмәмештә кунакта – 4 сәг.

22

Белмәмештә кунакта

1

Белергә тиеш:

-Ф.Яруллинның “Ике кеше”, Л.Шәехнең “Ике мин” шигырьләре аша ничек итеп үзеңдәге тискәре якларны уңайга әйләндерү турында ;


22.11


23

Замана баласы

1

Белергә тиеш:

-Р.Вәлиеваның “Замана баласы” шигырен укып анализлый;

27.11


24

Эш эшкә өйрәтә

1

Белергә тиеш:

-Ф.Яруллинның “Эшнең аның берние юк” шигырен укып анализлый;


29.11


25

Илен сөйгән, ир булган

1

Белергә тиеш:

-Җ.Дәрзаманның “Солдат булдым”, В.Хәйруллинаның “Кем ул солдат?” шигырьләрен укып анализлый;

-Илгә хезмәт итүнең әһәмиятен ;


4.12


Укымышлы Ябалак янында - 4 сәг.

26

Укымышлы Ябалак турында.

1

Белергә тиеш:

-А.Пластовның “Беренче кар” картинасы һәм Г.Тукайның “Бран” шигырьләре аша кышкы матурлыкны күрә;

-юморны аңлый

6.12


27

Хокуклар

1

Белергә тиеш:

-Татар халкы белән япон халкы арасында шактый уртаклыклар булу турында;

11.12


28

Кыска шыгырьәр

1

Белергә тиеш:

-Табигатьнең һәр мизгеленнән матурлык таба;

-кыска шигырь жанрының үзенчәлекләрен, рифма, ритм төзелешен ;

13.12


29

Әкият һәм чынбарлык бергәлеге

1

Белергә тиеш:

-Текстны әкият һәм чынбарлык вакыйгаларына бүлә;

18.12


Аю өнендә - 4 сәг.

30

Аю өнендә

1

Белергә тиеш:

-гадине матур итеп күрә ала;

-текстта максатчан ориентлаша

20.12


31

Музей йорты”на сәяхәт

1

Белергә тиеш:

-Күзләр белән генә түгел, ярату аша, бөтен йөрәгең белән дә матурлыкны аңлап булуын;

25.12


32

Күзәтә белгән кеше- бәхетле кеше

1

Белергә тиеш:

-Күзәтүчәнлеккә өйрәнү өчен, күзләр генә түгел, тормышны ярату, күренешләрне күңелеңнән үткәрә белә;

-әсәрләрне чагышытырып укый;

27.12


33

Серле ачкыч” мәктәп клубына хат язу

1

Белергә тиеш:

-Шаян хат формаларын;

15.01


Күрү ноктасы - 21 сәг.

34

Күзәтү ноктасы

1

Белергә тиеш:

-Пейзаж, натюрморт, портрет жанрларын гамәли рәвештә таба;

17.01


35

Дөньяны танып-белүнең яңа ысуллары

1

Белергә тиеш:

-Ш.Галтевның “Яңа фотоаппарат”, Ф.Садриевның “Тәҗрибә” әсәрләрен укып анализлый;

-фоторәсемнәр – дөньяны танып-белүнең бер ысулы икәнен;

22.01


36

Хыялда тудырган дөнья

1

Белергә тиеш:

-Хыял белән шигырь дә, хикәя дә, рәсем дә ясарга мөмкин икәнлеген ;

-Р.Миңнуллин, Раиса Сарби, Ренат Харисның бер үк исемдәге шигырьләрен укып анализлый;

24.01


37

Музей йорты”на сәяхәт

1

Белергә тиеш:

-Бер үк темага бирелгән фото һәм картина арасындагы охшаш һәм аермалы якларны таба;

-рәсем һәм фотодагы хәрәкәт һәм тавышларны сизә;

29.01


38

Күңел күзе

1

Белергә тиеш:

-Үзләренә ошаган авторның китапларын китапханәдән алып укый;

31.01


39

Ай нәрсәгә охшаган?

1

Белергә тиеш:

-Шигырьнең исеме аның эчтәлеген яки төп фикерне чагылдыруын аңлата;

-бер үк әйберне төрлечә күрүнең дөньяга карашның төрле булуыннан килүен;

5.02


40

Дөньяга төрлечә караш

1

Белергә тиеш:

-Дөньяга шигъри (поэтик) караш белән объектив краш арасындагы аерманы күрә белергә;

7.02


41

Дөнья белән танышуны дәвам итү (су өслеге)

1

Белергә тиеш:

-З.Минһаҗеваның “Су иясе”, Н.Мадъяровның “Үз шәүләсен куркыткан” шигырьләрен укып, су өслегенә карап та дөнья белән танышырга мөмкин икәнлеген;


12.02


42


Дөнья белән танышу (боз аша)

1

Белергә тиеш:

-Ф.Садриевның “Боз өстендә” хикәясен укып анализлый;

-Кыш көне дә боз астында җанлы тормыш барганлыгын, игътибар белән күзәтсәң, аны күреп булганлыгын;


14.02


43

Бер тамчы суга дөнья ничек сыйган?

1

Белергә тиеш:

-Г.Шаһиның “Тамчы”, Ф.Зыятдиновның “Тәрәзәләр”, М.Фәйзуллинаның “Күлдәвекләр” шигырен укып, дөнья белән танышуның төрле ысулларын;


19.02


44

Бинокльдән күзәтү

1

Белергә тиеш:

-Бинокльдән күзәтүнең дә дөнья белән танышуның бер чарасы икәнен;

-Р.Фәйзуллинның “Бинокль” шигырен, В.Хайруллинаның бинокль турындагы табышмагын укып анализлый;


21.02


45

Син-миңа, мин сиңа карыйм

1

Белергә тиеш:

-Р.Хафизованың “Күңел күзе” хикәясен укып анализлый;

-малай тиенгә, кошларга караганда, аларның да малайны күзәтүләрен;

-”Күңел күзе” сүзенең мәгънәсен, дөньядагы матурлыкны күңел күзе белән күрергә мөмкин булуын

26.02


46

Алар- безгә, без аларга карыйбыз

1

Белергә тиеш:

-Итагатьлелек, әхлаклылыкның кеше тормышында тоткан урынын күрсәтү


28.02


47

Үсемлекләр дә хыяллана

1

Белергә тиеш:

-Табигатьне тере, җанлы итеп кабул итә;

-табигатькә карата мәрхәмәтле була

5.03


48

Музей йорты”на сәяхәт

1

Белергә тиеш:

-Харис Якуповның “Соңгы кар” картинасы белән эшләгәндә, фикерне дәлилләү өчен, рәсемне өлешләргә бүлә;


7.03


49

Бер предметка төрлечә караш

1

Белергә тиеш:

-Р.Миңнуллинның “Кем соң минем әби?” шигыре мисалында бер үк предметка берничә төрле караш булырга мөмкин икәнлеген;

-Сәламәт яшәүнең яшьлектә дә, картлыкта да кеше өчен әһәмияте турында;

12.03


50

Кечкенә дә төш кенә

1

Белергә тиеш:

-Төсләр белән билгеләнгән җөмләләргә аерым игътибар итеп, аңлата (Мәсәлән: бөртек – кырмыска өчен зур, ә тавык өчен – кечкенә)

-бер үк җөмләдән дә төрле мәгънә аңлау мөмкин икәнлеген ;

14.03


51

Музей йорты”на сәяхәт

1

Белергә тиеш:

-әдәби әсәр белән картина арасында тема һәм фикер уртаклыгын таба;

19.03


52

Серле ачкыч”мәктәп клубы утырышы

1

Белергә тиеш:

-Гап-гади предмет һәм күренешләрдән матурлыкны күрә белергә ;

-ел фасылларына соклана, гаҗәпләнә

21.03


53

Мин һәрвакыт үзем булып калам

1

Белергә тиеш:

-Татар шагыйрьләренең әсәрләренә бәя бирә, авторның төп фикерен аңлата;

-гадәти генә матурлыкны да күрә;

2.04


54

Кем нәрсәгә шатлана?

1

Белергә тиеш:

-Р.Вәлиеваның “Шатлык кызы” әсәрен укып, үзең эшләгән яхшылык өчен генә түгел, кеше эшләгән яхшылык өчен дә сөенә белергә ;

4.04


Балалар газета-журналлары – 4 сәг.

55

Яңалыклар ничек тарала?

1

Белергә тиеш:

-Журналист һөнәре турындагы ;

-яңалыкларның таралу юллары турында;

-Газета-журналларның ни өчен вакытлы матбугат дип аталуын ;

-яңалык белән гайбәт арасындагы аерманы

9.04


56

Балалар журналлары

1

Белергә тиеш:

-Балалар өчен чыгарыла торган журналларны;

-журналда ориентлаша, үзеңә кирәк материалны таба;

11.04


57

Балалар газеталары

1

Белергә тиеш:

-Газеталарда ориентлаша;

16.04


58

Серле ачкыч”мәктәп клубы утырышы

1

Белергә тиеш:

-Дәреслектә һәм хрестоматиядә очраган авторларны таба ;


18.04


Шагыйрь өчен табигать-серле һәм җанлы дөнья - 4 сәг.

59

Шагырь өчен табигать-серле һәм җанлы дөнья

1

Белергә тиеш:

-Мәгънәсен аңлап, сәнгатьле укый;


23.04


60

Якты тәрәзә каршысында.

Музей йорты”на сәяхәт

1

Белергә тиеш:

- рәсем сәнгате турындагы белемнәрен практик яктан куллана;


25.04


61

Кышкы урман матурлыгы

1

Белергә тиеш:

-Хыял тудырган дөньяда теләсә кайчан, теләсә кайсы ел фасылына сәяхәт итә

30.04


62

Якты күл сагышы

1

Белергә тиеш:

-Табигатьтә һәр нәрсә, һәр ел фасылы матур икәнлеген, бары аны күрә;

2.05


Кызык һәм көлкеле хәлләр - 6 сәг.

63

Көлке ничек туа?

1

Белергә тиеш:

-Л.Леронның “Тишек хәтер” юморескасын укып, әсәрләрдә капма-каршылыкның (контрастның) көлке тудыруын аңлый;

7.05


64

Шаяртуның да бер төп мәгънәсе була

1

Белергә тиеш:

-Күп тапкыр кабатлануларның көлке тудыруын;

-шаяртуның да бер төп мәгънәсе булуын ;

11.05


65

Гаҗәпнең дә гаҗәбе, мәзәкнең дә мәзәге


1

Белергә тиеш:

-сәнгатьле сөйли;

14.05


66

Искитмәле тамашалар

1

Белергә тиеш:

-Кызыклы, мавыктыргыч, эмоциональ сөйли;


16.05


67


Серле ачкыч” мәктәп клубына хат язу

1

Белергә тиеш:

- “Серле ачкыч” мәктәп клубына җибәрелгән биремнәр буенча хат яза;

-кешеләр белән хат аша аралаша;

21.05


68

Уку елын йомгаклау. Җәйге биремнәр.

1

Белергә тиеш:

-Табигать дөньясына соклана, аның белән горурлана

23.05






Автор
Дата добавления 17.12.2015
Раздел Начальные классы
Подраздел Рабочие программы
Просмотров172
Номер материала ДВ-267299
Получить свидетельство о публикации

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх