Инфоурок Другое Рабочие программыРабочая программа по предмету "Литературное чтение на родном языке"

Рабочая программа по предмету "Литературное чтение на родном языке"

Скачать материал

 

 

 

 

 

 

 

 

                                                       Аңлатма язуы

3 нче сыйныфлар өчен туган (татар) телендә әдәби укудан эш программасы Россия Федерациясендәге һәм Татарстан Республикасындагы мәгарифкә кагылышлы хокукый-норматив актларга һәм федераль дәүләт стандартларына нигезләнеп төзелде:

     1.  Россия Федерациясендә “Мәгариф турында”гы Законы (Федеральный закон от 29.12.2012 273-ФЗ “Об образовании в Российской Федерации”).

     2.  Татарстан Республикасының “Мәгариф турында”гы Законы (Закон Республики Татарстан “Об образовании” № 68-ЗРТ от 22 июля 2013 года, статья 8).

    3.  Россия Федерациясенең “Россия Федерациясе халыклары телләре турында”гы 126-ФЗ нчы номерлы Законы (24.07.1998).

    4.  РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы приказы, 30 нчы август, 2013 нче ел №115 (“Об утверждении Порядка организации и осуществления образовательной деятельности по основным общеобразовательным программам – начального общего, основного общего и среднего общего образования”).

     5.  РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы приказы 06.10.2009 г. № 373 «Об утверждении и введении в действие федерального государственного образовательного стандарта начального общего образования»; (1-4 классы)

        6.МБГБУ “Олы Елга урта гомуми белем мәктәбе”нең белем бирү программасы (Приказ №115, 28.08.2015)                                       

       7. МБГБУ “Олы Елга урта гомуми белем мәктәбе”нең 2019-2020 нче уку елына Укыту планы (Приказ № 74 о/д, 29.08.2019)

 

      8.  МБГБУ “Олы Елга урта гомуми белем мәктәбе”нең 2019-2020 нче уку елына еллык календарь укыту графигы (Приказ № 75 о/д, 29.08.2019)

       9.   Дәүләт стандартының Федераль   компонентына нигезләнгән башлангыч мәктәпләрнең туган тел фәненнән үрнәк укыту программасы

       

Эш программасы Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан рөхсәт ителгән “Татар телендә  башлангыч гомуми белем бирү  мәктәбендә әдәби уку “ предметын укыту программасы. 1-4 сыйныфлар. Төзүче авторлар: Г.М.Сафиуллина, Ә.Г.Мөхәммәтҗанова, Ф.Ф.Хәсәнова. Казан, 2011; нигезләнеп төзелде.

 

 

           Әдәби уку фәненең уку планында тоткан урыны

         Әдәби укуга  базис укыту планында 3 нче сыйныфта атнага 2 сәгать  вакыт бирелгән. Программа 68  сәгатькә  төзелгән. 

Арадаш аттестация формасы: тест эшләү  /еллык билге

Дәреслекләр : 1. Г. М. Сафиуллина, Ф. Ф. Хәсәнова, Ә. Г. Мөхәммәтҗанова. Әдәби уку: 3 нче сыйныф : Дәреслек. 3 кисәктә. Ка­зан: «Мәгариф — Вакыт* нәшрияты, 2013.

                                           Курсның максат һәм бурычлары

Максат: укучыларда дөрес һәм йөгерек уку күнекмәләре булдыру, халык авыз иҗаты, язучы һәм шагыйрьләр әсәрләре белән        таныштыру, чәчмә һәм шигъри әсәрләрне  укып,эстетик ләззәт алырга өйрәтү.Укучыларда татар әдәбиятыннан беренчел мәгүлүматләр, күзаллау булдыру, әдәби әсәрләрне аңларга һәм кабул итәргә өйрәтү,логик фикерләү сәләтен камилләштерү, рухи дөньяларын баету.

Бурычлар :

- Укучыларда йөгерек, аңлы, сәнгатьле уку күнекмәләре булдыру;

- Текст һәм китап белән эшләү осталыгы тәрбияләү;

- Әдәби әсәрләрне уку һәм өйрәтү барышында укучыларда рухи һәм әхлакый кыйммәтләр хакында, уңай һәм тискәре сыйфатлар,  яхшылык һәм яманлык турында күзаллау булдыру.

Универсаль уку гамәлләре формалаштыруның көтелгән нәтиҗәләре

Шәхескә кагылышлы универсаль уку гамәлләре формалашу нәтиҗәләре:               

-          үз илең, халкың һәм тарихың белән горурлану хисләре формалаштырырга, һөнәрләр дөньясы белән танышырга, җәмәгать урыннарында, мәктәптә үз-үзеңне тотуның әхлакый кагыйдәләрен үзләштерергә;

-          уку эшчәнлеге һәм аның мотивлары арасында элемтә урнаштырырга;

-          әдәби мәдәният нигезендә матурлыкны күрә белү һәм эстетик хисләр формалаштырырга.

-          белем бирү учреҗдениесенә унай караш, әдәби уку фәнен өйрәнүнең кирәклеген аңларга;

-          уку эшчәнлегенең уңышлылыгы (унышсызлылыгы) сәбәпләрен аңларга;

-          аралашканда иптәшеңнең мотивларына һәм хисләренә ориентлашырга, үз-үзеңне тотышыңда мораль нормаларга һәм этик таләпләргә тотрыклы иярергә.

Регулятив универсаль уку гамәлләре формалашу нәтиҗәләре:

-          максатка ирешүдә үҗәтлек, авырлыкны җиңүгә әзер булу, авырлыкларны чишү   ысулларын эзләүгә ихтыяҗ формалаштырга;

-          ирешеләчәк нәтиҗәне алдан күрергә;

-          проблеманы чишүдә берничә вариант табарга,аларны кулланып карарга;

-          үтәлгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләргә, уңышлылыгына бәя бирергә;

-          кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылырга;   

-          укытучы белән хезмәттәшлектә итәргә;

-          уку хезмәттәшлегендә танып белү инициативасы күрсәтергә;

-          укытучы тарафыннан билгеләнгән эш-гамәлне мөстәкыйль рәвештә яңа уку материалында исәпкә алырга;

-          эш-гамәлләрнең дөрес үтәлешен мөстәкыйль рәвештә бәяләргә һәм тиешле төзәтмәләр кертергә.

Танып белү универсаль  уку гамәлләре формалашу нәтиҗәләре:

-          эшчәнлек барышын һәм нәтиҗәләрен тикшереп һәм бәяләп барырга;

-          охшашлык һәм аермалыкларны аерырга, чагыштырырга;

-          аерып алынган нигез буенча объектларны тәртипкә салырга;

-          нәтиҗә чыгарырга;

-          охшашлыклар урнаштырырга;

-          проблеманы кыска һәм ачык итеп әйтергә;

-          проблеманы чишү алымнарын хезмәттәшлектә табарга.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре формалашу нәтиҗәләре:

-          укытучы, туганнар, әти-әниләр белән хезмәттәшлекне планлаштыру – катнашучыларның максатларын, вазифаларын үзара аралашу ысулларын билгеләргә;

-          сораулар формалаштырырга, җитмәгән мәгълүматны башкалардан сорашып белергә;

-          проблеманы ачарга, аны тормышка ашырырга, үзара килешүгә ирешергә;

-          эшлекле партнерлы аралашырга, төркемдә үзара ярдәм итешергә;

-          үз фикереңне тулы, төгәл һәм ачык , аңлаешлы итеп әйтергә, аны якларга.

Предметны өйрәнү нәтиҗәләре:

-          әсәрләрне сәнгатьле  һәм хатасыз уку;

-          әсәрдәге  өзекләрне сайлап ала, рәсемгә төшерә  белү;

-          Рәсемнәр  һәм  әсәрләр арасындагы бердәмлекне таба белү;

-          әдәби  әсәр белән эшли белү;

-          укылган  әсәрне хикәяли белү;

-          әсәрләрне сәхнәләштерә  белү;

-          текстны рольләргә  бүлеп укый белү;

-          әсәр геройларына кыскача характеристика бирә белү;

 язучыларның  кызыклы хәлләрне җиткерү алымнарын белү.

 

 

Курсның эчтәлеге

Халык авыз иҗаты.

Әкиятләр.Халык авыз иҗатының бер төре буларак, хайваннар турындагы әкиятләргә карата гомуми күзаллау булдыру. Әкиятләрнең гасырлар дәвамында үсеше. Йөремсәк әкиятләр турында күзаллау формалаштыру.

Мәкальләр.Мәкальләр – халыкның тормыш тәҗрибәсеннән тупланган акыллы сүзләр. Төрле халык мәкальләре. Мәкальләрне сөйләмдә, мәсәлләрдә урынлы куллану. 

Автор әсәрләреАвтор әсәрләрендә һәм халык әкиятләрендәге сюжет кулланылышы. Автор әкиятләрендә, нәкъ халык әкиятләрендәгечә, вакыйгаларның кабатлануы, чылбыр рәвешендә тезелүе. Автор теленең кабатланмас матурлыгы.

Мәсәлләр.Мәсәлләрнең ике өлештән: хикәяләү һәм моральдән торуын аңлату. Мәсәлдәге хикәяләү өлешенең әкиятләрдән килеп чыгуына басым ясау. Мәсәлләрнең мораль өлешенең мәкальләр белән охшашлыгы. Мәсәл жанрының килеп чыгышы, үсеше. Бөтен дөньяга танылган мәсәлчеләр: Эзоп, Ж Лафонтен, И. Крылов, татар мәсәлчеләре: К Насыйри, Г. Тукай, М. Гафури, Г. Шамуков, Ә. Исхак һ.б. язучылар әсәрләрен өйрәнү.

Әдәби жанрлар.

Хикәя.

Хикәя жанры турында күзаллау формалаштыру: хикәя геройлары, аларның портреты һәм характер үзенчәлекләренең башкарган  гамәлләре аша чагылышы. Авторның үз героена мөнәсәбәте. Геройларга чагыштырма характеристика. Герой яшәгән тирәлек, пейзаж. 

Шигырь.

Кеше һәм табигать бергәлеге. Дөньяны шагыйрь күзлегеннән чыгып күзаллау. Әйләнә-тирә дөнья матурлыгының шагыйрь өчен илһам чишмәсе булуына инандыру. Шигырьдә чагыштыру, сынландыру, эпитет. Чагыштыру, контраст, җанландыруларны таба белү. Җанлы сөйләмнең мөһим чараларын үзләштерү күнегүләре:темп, тавыш көче, тон, сөйләм мелодикасы ( тавышны күтәрү, түбәнәйтү)

Библиографик культура

Эчтәлек бите белән танышу, аңа карап кирәкле әсәрне китаптан таба белү, өй, мәктәп китапханәләреннән файдалану. Фән буенчасүзлек, белешмә әдәбият белән эшләү. Балалар китабы белән эшләү. Китапны саклап тоту күнекмәләре булдыру.

Уку , сөйләү, тыңлау күнекмәләре формалаштыру

Сәнгатле уку күнекмәләре формалаштыру ( интонация, тон,  темп саклап кычкырып уку).автор бирергә теләгән картинаны күзаллау. Эчтән укый белергә күнектерү. Чылбыр рәвешендә укыганда, үз урыныңны белеп чират буенча уку. Укылган әсәргә анализ ясау. Уку техникасын үстерү.

Миили төбәк компоненты

Җирле язучылар һәм шагыйрьләр иҗаты белән таныштыру :вазыйх Фатыйхов ,Рәсимә Гарифуллина

белән очрашу үткәрү

 

 

 

 

 

Якынча  календарь-тематик план

Дәрес темасы

“Күзәтәбез һәм тәэсирләр белән уртаклашабыз”

Сэг саны

Үткәрү вакыты

Искәрмә

 

 

1

Татарстан Республикасы символикасы

1

4.09.

 

 

2.

 

Б.Рәхмәт. “Иң күңелле чак”.”Музей йорты”на сәяхәт.И.Грабарь “Сентябрь кары”. Музыка: “Тын бакчада”(Ә.Ерикәй сүз.,татар халык көе)

1

6.09.

 

 

3

М.Галиев”Җиләктән кайтканда”.”Музей йорты”на сәяхәт.”Г.Эйдинов. “Мастерской тәрәзәсе”. Музыка:”Таң атканда”(С.Хәким сүз., татар халык көе)

1

11.09.

 

 

4

Б.Рәхимова. “Шук болытлар, батыр җил, якты кояш”. Р.Корбан “Көз нигә моңая?” Р.Вәлиева “Яңгыр,яу!” җыры

1

13.09.

 

 

5

Л.Лерон. “Яңгырның ял көне”, Р.Вәлиева “Китмә әле, бераз тор”,М.Әлимбаев.”Салават күпере”, М.Җәлил”Яңгыр” шигырьләре

1

18.09.

 

 

6

Р.Мингалим. “Август каеннары”. З.Туфайлова. “Яфрак ява”. Ш.Маннур”Көзге урманда”

1

20.09.

 

 

7

Ф.Хөсни”Сайланма әсәрләр”, К.Тәхау. “Табигать мизгелләре” китабы

1

25.09.

 

 

8

М.Мазунов”Карап торам”.Г.Хәсәнов”Кыр казы””Музей йорты”на сәяхәт.”Казлар” картинасы.

1

27.09.

 

 

9

 

Г.Бәширов “Ана каз белән ата каз һәм аларның унике бәбкәсе”

Н.Гыйматдинова.     кл. тыш уку

1

2.10.

 

 

10

Г.Остер. “Серне ачты”.В.Хәйруллина “Тәрбияче попугай”

1

4.10.

 

 

11

Н.Сладков “Күзалдавычлар”.Р.Әхмәт. “Сыкы”.”Музей йортына сәяхәт”Февраль зәңгәрлеге”, “Кышкы зәңгәрлек” картиналары

1

9.10.

 

 

12

Н.Сладков .”Кем остарак?”Р.Корбан “Мәктәпкә озату бәйрәме”.

1

11.10.

 

 

13

Матурлыкны бергәләп күреп аңлашабыз

1

16.10.

 

 

14

Н.Әхмәдиев. “Чишмәгә суга барам”

1

18.10.

 

 

15

Н.Гыйматдинова. “Сарбай”

1

23.10.

 

 

16

Әфган халык әкияте:”Иң яхшы дару”.Уйгур халык әкияте:”Тылсымлы китмән”.

1

25.10.

 

 

 

17

“Көрән төстәге пингвин баласы” Э.Шәрифуллина”Әкият кайда?”

1

8.11.

 

 

18

Монгол халык әкияте:”Әтәч таңда нигә кычкыра”.Алман халык әкияте:”Сандугач белән Аю” кл тыш уку

1

13.11.

 

 

19

Манси халык әкияте.”Куянның колагы нигә озын?”

Эстон халык әкияте.”Куянның ирене ни гә ярык?”

1

15.11.

 

 

20

Кабардин халык әкияте: “Җәнлекләр патшасы”.Латыш халык әкияте:”Шайтанга ничә яшь?”

1

20.11.

 

 

21

Венгр халык әкияте:”Комсызлык бәласы”.Африка негрлары әкияте:”Сырны ничек бүлгәннәр?”Литва халык әкияте:”Итәгатьле мәче”

1

22.11.

 

 

Кешеләрнең хыялларын аңларга тырышабыз

 

 

22

Л.Лерон”Хыял”.Йолдыз”Антенналы бәрәңге”

1

27.11.

 

 

23

Л.Лерон.Мәче малае Шукбай”1,2 бүлекләр

1

29.11.

 

 

24

Л.Лерон “Шукбай балык тота”,”Хат”кл тыш уку

1

4.12.

 

 

25

Р.Фәйзуллин. “Тугайда”.А.Әхмәтгалиев “Болытта җиләк үсә”

1

6.12.

 

 

26

А.Гыйләҗев “Суык”

1

11.12.

 

 

27

А.Алланазаров.”Дустымны эзлим”.В.Хәйруллина”Кем булам?”

 

 

1

13.12.

 

 

28

Р.Гыйззәтуллин.”Батырлык”.Г.Рәхим “Иске самовар торбасы”

1

18.12.

 

 

Ярату трында

 

 

29

Р.Вәлиев. “Барысын да яратам”.Ш.Маннур”Яратам”. Р.Вәлиев”Чыпчык”

1

20.12.

 

 

30

А.Гыймадиев.”Шәмси маҗаралары”

1

25.12.

 

 

31

В.Нуриев “Кем катырак суга?Музей йортына сәяхәт

Р.Вәлиева “Яңгыр белән кояш”

1

10.01.

 

 

32

Г.Сабитов “Тәүге шатлык” кл тыш уку

1

15.01.

 

 

33

Н.Гыйматдинова “Болын патшасы””Музей йорты”на сәяхәт

1

17.01.

 

 

34

А.Әхмәтгалиев. “Безнең чишмә”.Ф.Әминов.”Су буе” картинасы.

1

22.01.

 

 

35

Г.Бәширов. “Беренче кар”

1

24.01.

 

 

36

М.Мазунов “Яңа карлар ява.И.Солтан.”Кар ник шыгырдый?”И.Солтан “Кар ник ява?”

1

29.01.

 

 

37

Р.Миңнуллин.”Кар бәйрәме”, “Музей йорты”на сәяхәт”Тылсымлы кыш”, “Серле ачкыч” клубы утырышы.С.Урайский.”Кыш шатлыгы”.Р.Вәлиева “Каникул вакытында”.

1

31.01.

 

 

Хикмәтле тормыш тәҗрибәсе туплыйбыз (Дәреслек2 )

 

 

38

Эзоп.”Давыл белән Кояш”.Г.Тукай. “Җил илә кояш”.Ф.Яруллин”Мактану бәласы”.

1

5.02.

 

 

39

К.Насыйри. “Төлке белән Әтәч”.Г.Тукай “Көзге белән Маймыл”Г.Шамуков  “Көзге белән Маймыл”

1

7.02.

 

 

40

Т.Яхин.”Карга белән Төлке”..Яхин.”Сыр бәласы”.Г.Шамуков.”Карга беләнТөлке”. Ф.Яруллин”Хәйләкәр куян”.

1

12.02.

 

 

41

В.Радлов”Карганың хәйләсе”.Л.Толстой “Зирәк чәүкә” К.Насыйри.”Комсыз эт”

1

14.02.

 

 

42

Ә.Исхак.”Карт имән белән яшь егет”.М.Гафури”Ике чебен”, М Саттар”Кырмыска белән тирес корты”

1

19.02.

 

 

43

Г.Тукай “Төлке һәм йөзем җимеше”Э.Исхак.”Төлке һәм виноград”кл тыш уку

1

21.02.

 

 

44

М.Гафури.”Кәҗә белән төлке”Г.Тукай.”Яшь агач”, “Музей йортв”, “Бөкре агач”, Р.Вәлиева “Заман әкияте”.

1

26.02.

 

 

Көлке серләрен эзлибез

 

 

45

Ш.Галиев”Иншаның файдасы”, “Сүзләре белән үзләре”. В.Нуриев”Инша”.

1

28.02.

 

 

46

Р.Вәлиева “Көчле укучы” К.Тәңрекулиев. “Эшчән”, “Гельды”

1

4.03.

 

 

47

И.Юзеев.”Хатасыз ничек язарга?”.Р.Миңнуллин “Хаталар өстендә эшләү”.Л.Лерон “Инша”

1

11.03.

 

 

48

Р.Фәйзуллин”Ничек яхшы булырга?”Йолдыз “Ике җаваплы табышмак”кл тыш уку

1

13.03.

Уку программасында дәресләрне берләштерү(8 март- халыкара хатын-кызлар көне)

 

49

Г.Морат.”Тиргиләр”.З.Туфайлова”Трай”, Р.Вәлиев”Минеке,Р.Вәлиева”Сыер эзләгәндә”

1

 

 

 

 

 

 

 

50

Ф.Яруллин”Тылсымлы ачкыч” Р.Мингалим”Уйларга кирәк”

1

18..03.

 

 

51

Ф.Яруллин “Тылсымлы ачкыч”, Р.Вәлиева “Кышкы ямь”.”Музей йортына сәяхәт”, Ф.суюров”Тукай музее картинасы”

1

20.03.

 

 

52

Ф.Яруллин “Тылсымлы ачкыч”,Йолдыз. “Белгәнен белми”.

 

1.03.

 

 

53

М.Мирза”Язның тәүге көннәре”.”Музей йортына сәяхәт”

1

3.04.

 

 

54

Г.Хәсәнов “Май”, Ә.Рәшит.”Яшенле яңгыр”, Г.Гыйлманов “Көзге урман”

1

8.04.

 

 

55

Г.Хәсәнов. “Май”.Ф.Садриев. “Белемле әби”.

1

10.04.

 

 

56

Г.Хәсәнов. “Май”.

1

15.04.

 

 

57

Г.Хәсәнов. “Май”, Н.Гыйматдинова “Дару”

Х.Халиков “Витаминлы аш” кл тыш уку

1

17.04.

 

 

                                         Үткәннәр белән хәзергене чагыштырабыз

 

58

Р.Фәйзуллин.”Онытма син!” М.Мирза “Идел-йорт”

1

22.04.

 

 

59

Л.Шагыйрьҗан.”Сөембикә манарасы”. “Музей йорты”на сәяхәт.В.Нуриев “Хуҗалар тавы”

1

24.04.

 

 

60

М.Мирза. “Без бабайсыз үстек”. “Музей йорты”на сәяхәт

1

29.04.

 

 

 

61

Төрле язучыларның сугыш турында китаплары

“Музей йорты”на сәяхәт. Г.Гыйльман “Нәсел агачы”

1

6.05.

Уку программасында дәресләрне берләштерү(1 май – Яз һәм Хезмәт бәйрәме)

 

62

Ф.Кәрим.”Ант”, “Ватаным өчен” Г.Гыйльман “Дәү әтинең әтисе”

1

 

63

М.Җәлил “Кичер, илем!”Х.Халиков “Рәхмәт сезгә, ветераннар!” Г.Ахунов.” Канатлар кая илтә ?”

1

8.05.

 

 

64

В.Нуруллин “Бүреләр, үгез һәм без”.”Музей йорты”на сәяхәт. С.Рәхмәтуллин “Сандыктагы хәзинә”Р.Мәннән “Без музейга барабыз”

1

 

13.05.

 

 

65

Еллык контроль эш

1

15.05.

 

 

66

И.Юзеев.”Матурлыкны гына алып кит”.”Музей йорты”на сәяхәт Хаталар өстендә эш

1

20.05.

 

 

67

Г.Бәширов.”Безнең Татарстан”.Р.Фәйзуллин”Нефть”, “Безнең КамАЗ”.

1

22.05.

Уку программасында дәресләрне берләштерү

 

68

Йолдыз.”Спортчы Шүрәле”.Г.Гыйльман. “Универсиада”

Р.Миңнуллин “Кунакка килегез”

 

 

 

Барлыгы:

68

 

 

 

 


                                                     

 

                                                      Укыту-методик әсбаплар исемлеге

УМК

-          1. Г. М. Сафиуллина, Ф. Ф. Хәсәнова, Ә. Г. Мөхәммәтҗанова. Әдәби уку: 3 нче сыйныф : Дәреслек. 3 кисәктә. 1 кисәк. — Ка­зан: «Мәгариф — Вакыт* нәшрияты, 2013.

-          2. Г. М. Сафиуллина, Ф. Ф. Хәсәнова, Ә. Г. Мөхәммәтҗанова. Әдәби уку: 3 нче сыйныф: Дәреслек. 3 кисәктә. 2 кисәк. — Ка­зан: «Мәгариф — Вакыт» нәшрияты, 2013.

-          3. Г. М. Сафиуллина, Ф. Ф. Хәсәнова, Ә. Г. Мөхәммәтҗанова. Әдәби уку: 3 нче сыйныф: Дәреслек.- хрестоматия.   3 кисәк. — Ка­зан: «Мәгариф — Вакыт» нәшрияты, 2013

-          Өстәмә әдәбит

-           Г. М. Сафиуллина, Ф. Ф. Хәсәнова, Ә. Г. Мөхәммәтҗанова. Әдәби уку: 3 нче сыйныф: Методик кулланма. — Казан:

 

 

 

 

 

Кушымта

3 сыйныфта әдәби укудан

белемнәрне тикшерунен  үрнәк варианты.

1. Әдәбияттә җанландыру алымы: 

  1) тере булмаган, жансыз предметларны жанлы итеп чагылдыру, кешеләндерү алымы

  2) күзәтү ,табигать һәм сәнгать теленең матурлыгын өйрәнү

2. Г.Бәшировның «Ана каз белән ата каз һәм аларның унике бәбкәсе» хикәясендә малайны каз ничек акылга утырткан?

1) ояга утырта

2) беләген тешләп ала

3 .Әкиятләрдә вакыйгалар тылсым дөньясында бара,шуңа  күрә аларны:

1)фәнни дип була

2)фәнни дип булмый

4.  “Аккош, Чуртан һәм Кысла”

1) әкият исеме

2) мәсәл исеме

5. Әгәр әкияттә  вакыйгалар чылбыр рәвешендә бирелсә:

1)  хәзерге заман әкияте

2) иң  борынгы әкият була

6. Тыңлаучыларны дөньяда булмаган уйлап чыгарылган хәлләр белән шаккаттыру

1)әкият

2)уйдырма

7. “Музей йорты”ндагы “Сабантуй” картинасын кем иҗат иткән?

1) Искәндәр Рәфыйков

2) Лотфулла Фәттахов

   8. Тыңлаучыларга табигать көчләренеӊ серләрен ачу,тере һәм сихри дөнья белән аралашырга өйрәтү

1)хикәя

2)әкият

 9. Тормышта булган яки уйлап чыгарылган вакыйгаларны сөйләп,билгеле бер кешеләрнеӊ характерын ачу

1)уйдырма

2)хикәя

10.«Музей  йорты» ндагы күзәткән картиналарның  И.Э. Грабарь  язганнарын таны:

1)«Казлар», «Ботинкалар»

2)«Сентябрь», «Февраль зәӊгәрлеге»

11. “Иншаның файдасы”шигыренең авторы кем?

1) Шәүкәт Галиев

 2) Роберт Миңнуллин

Бәяләү нормалары һәм критерийлары

“5” ле билгесе куела:

Биремнәрне хатасыз башкарса.

Биремнәрне хатасыз башкарып,  бер төзәтү булса.

 “4” ле билгесе куела:

                Эштә 2 хата җибәрелсә.

 “3” ле билгесе куела:

     Ярты эш дөрес булса.

 “2” ле билгесе куела:

                Яртыдан күбрәк эш дөрес башкарылма                                   

Әдәби уку предметы буенча бәяләү нормалары һәм критерийлары

Укуны бәяләү:

“5”- текстны тулаем аңлап, авазларны һәм сүзләрне дөрес әйтеп, басымны дөрес куеп, сәнгатьле һәм аңлаешлы итеп тиешле тизлектә укыганда, яттан өйрәнелгән шигырьне яхшы белү һәм сәнгатьле сөйләү, укуган текстка исем кую,сорауларга төгәл җавап бирә белү;

 

 “4”- текстның эчтәлеген аңлап, сәнгатьле һәм аңлаешлы итеп, әмма 2-3 орфографик хата җибәреп(авазларның әйтелешен бозу, басымны дөрес куймау, синтагмаларга бүленештә ялгышу) укыганда,  шигырьне яттан белү, сәнгатьле сөйләү, кирәксез кабатлау, сүзләрнең урыннарын алыштыру;

“3”- текстның эчтәлеген өлешчә аңлап, 4-6 тупас орфографик хата җибәреп укыганда һәм уку тизлеге акрын булганда, эзлекле итеп сөйләмәү, текстны кисәкләргә бүлү һәмисем куч алмау,сөйләм хаталарын укытучы ярдәме белән генә төзтү;

“2”- текстның эчтәлеген бөтенләй аңламыйча, орфоэпик кагыйдәләрне бозып, 7дән артык әйтелеш хатасы җибәреп һәм уку тизлегенә куелган таләпләрне сакламыйча укыганда,  укыганның эчтәлеген үзгәртеп сөйләү, өстәмә сораулар булса да, тестны кисәкләргә бүлә алмау.

Диалогик сөйләмне бәяләү:

Бирелгән ситуация буенча яки өйрәнелгән тема буенча әңгәмә кора алганда, әйтелеше һәм грамматик төзелеше ягыннан дөрес, эчтәлеге ягыннан эзлекле һәм тулы диалогик сөйләм төзегәндә, “5”ле куела.

Бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча әңгәмә кора алганда, әмма репликаларның әйтелешендә һәм аерым сүзләрнең грамматик формаларында 2-3 хата җибәреп, эчтәлеге ягыннан эзлекле диалогик сөйләм төзегәндә, “4”ле куела

Өстәмә сораулар ярдәмендә генә әңгәмә кора алганда, репликаларның әйтелешендә һәм сүзләрнең грамматик формаларында 4-6 хата җибәреп, эчтәлеген бозып диалогик сөйләм төзегәндә, “3”ле куела.

Бирелгән ситуация яки тема буенча диалог төзи алмаганда, “2”ле куела.

Монологик сөйләмне бәяләү:

Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча әйтелеше, грамматик төзелеше ягыннан дөрес һәм эчтәлеге ягыннан тулы, эзлекле монологик сөйләм өчен “5”ле куела.

Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча эзлекле төзелгән, әмма аерым сүзләрнең әйтелешендә, грамматик формаларында яки җөмлә төзелешендә 2-3 хатасы булган монологик сөйләм өчен “4”ле куела.

Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча эзлекле төзелмәгән, сүзләрнең әйтелешендә, җөмлә төзелешендә 4-7 хатасы булган монологик сөйләм өчен “3”ле куела.

Өйрәнелгән темага яки бирелгән темага монолог төзи алмаганда, “2”ле куела.

                                                                                               

                                                                  

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Рабочая программа по предмету "Литературное чтение на родном языке""

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Научный руководитель

Получите профессию

Секретарь-администратор

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 625 539 материалов в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 06.10.2019 264
    • DOCX 262.3 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Хаматвалеева Кадрья Гумаровна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Хаматвалеева Кадрья Гумаровна
    Хаматвалеева Кадрья Гумаровна
    • На сайте: 4 года и 6 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 9769
    • Всего материалов: 9

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Методист-разработчик онлайн-курсов

Методист-разработчик онлайн-курсов

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 66 человек из 34 регионов

Курс профессиональной переподготовки

Руководство электронной службой архивов, библиотек и информационно-библиотечных центров

Начальник отдела (заведующий отделом) архива

600 ч.

9840 руб. 5900 руб.
Подать заявку О курсе

Курс профессиональной переподготовки

Организация деятельности библиотекаря в профессиональном образовании

Библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3950 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 282 человека из 66 регионов

Курс повышения квалификации

Специалист в области охраны труда

72/180 ч.

от 1750 руб. от 1050 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 40 человек из 19 регионов

Мини-курс

Психологические аспекты родительства и развития ребёнка

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Стратегии и инструменты для эффективного привлечения и удержания клиентов

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Практические навыки трекинга и менторства

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
Сейчас в эфире

Восстановительные и медиативные практики в профилактике кибербуллинга

Перейти к трансляции