Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Начальные классы / Рабочие программы / Рабочая программа по предмету «Родной (татарский язык) язык» для 4 класса

Рабочая программа по предмету «Родной (татарский язык) язык» для 4 класса


  • Начальные классы

Поделитесь материалом с коллегами:

МБОУ «Сарашевская СОШ им. Героя Советского Союза Ш.Казанбаева»

Рассмотрено

на заседании МО

протокол № 310от

«31» августа 2015

Согласовано:

Зам директора по УВР: _______ /Казанбаева И.М./ «__» _____ 2015г

Утверждаю:

Директор школы: _______ /А.Ф.Айтакова/

«__» _____ 2015г.









Рабочая программа

по предмету «Родной (татарский язык) язык»

для 4 класса

на 2015-2016 учебный год





Учителя начальных классов:

Кантугановой Ч.Р.








Программа: планирование составлено на основе Примерной программы начального общего образования (М.: Просвещение, 2009), программы начального общего образования для 1-4классов с татарским языком обучения ( Казань: «Мэгэриф»,2010)

Учебник: Татар теле,1,2кисэк Р.Х.Ягъфэрова, Р.ЭАсылгэрэева, Казан: Татарстан китап нэшрияте,2014





Сараш, 2015



Аңлатма язуы


Татар теле фәненнән 4 нче сыйныф өчен киңәйтелгән эш программасы Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән, «Башлангыч гомуми белем бирү программалары. Татар һәм рус телләре .” программасына. (Казан. “Мәгариф” нәшрияте. 2010) нигезләнеп төзелде.

Ул дүртьеллык башлангыч татар мәктәбенең 4 нче сыйныфы өчен төзелгән һәм Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы рөхсәте белән басылган. «Татар теле » дәреслеге белән тәэмин ителгән. Автор: Р.Х.Ягъфәрова, Р.Ә.Асылгәрәева– Казан: Мәгариф, 2014.

Программа атнага 1 сәгатьтән, елга 34 сәгать итеп төзелде.

Тематик план, укыту планы нигезендә, 4 нче сыйныфта атнага 1 сәгать исәбеннән программа материалын 34 сәгатькә бүлеп төзелде, бәйләнешле сөйләм үстерү сәгатьләре кертелде.

Киңәйтелгән тематик планның әчтәлеген мәктәптә үзләштерелергә, камилләштерелергә тиешле гомүмкүнекмәләр, татар теле курсы буенча махсус белем һәм кунекмәләр тәшкил итә.

Тел дәресләре балаларны халкыбызның рухи- әхлакый идеалларына китерергә, аларда югары сөйләм культурасы формалаштырырга, иҗади сәләтләрен үстерергә, мөстәкыйль уйларга һәм эшләргә өйрәтергә тиеш.

Укытуның эчтәлеге һәм методикасы түбәндәге бурычларны хәл итүгә юнәлтелә:

- укучыларда сөйләм эшчәнлегенең барлык үрләрен үстерү һәм телне аралашу чарасы буларак барлык ситуацияләрдә кулланырга өйрәтү;

- аралашу һәм танып белү чарасы булган телне аңлы үзләштерүгә ирешү;

- балаларны текст, китап белән эш итү алымнарына өйрәтү;

- коммуникатив сөйләм осталыгы һәм иҗади сәләт арасында бәйләнеш булдыру;

- укучыларның образлы, логик фикерләвен үстерү, аларда аралашу культурасы күнекмәләрен тәрбияләү.

Матур язу

Хәрефләрнең дөрес язылышын, аларның сүзләрдә рациональ тоташтырылуын үзләштерү, камилләштерү.

Язу тизлеген үстерү.

Татар теленнән 4 нче сыйныфта бәйләнешле сөйләм үстерү сәгатьләре:

Контроль диктант ( 75-80 сүз)

Сүзлек диктанты – 12-15сүз

Контроль күчерепязу (45-50 сүз)

Изложение (70-70сүз)

Сочинение (фикерйөртүэлементларынкертеп, әзер план буенча , 70 -85сүз)

Эшкәгазьләре (Хат язу )

Бәйләнешлесөйләмүстерү

-Диалогик (монологик) сөйләмүстерү

-Хаталарөстендәэш

-Хикәяязу


Йомгаклау контроль язма эшләрнең сан ягыннан нормасы


I яртыеллык


2 яртыеллык

Кереш контроль диктант

1


Грамматик биремле диктант

2

1

Күчереп язу


1

Изложение


1

Инша


1








Татар теле фәне курсының темалары эчтәлеге

Авазлар һәм хәрефләр. Иҗек.

Авазлар һәм хәрефләр. сузык һәм тартык авазлар. Калын һәм нечкә сузыклар һәм аларның хәрефләре. Э, о, ө, е, ю, я хәрефләренең

сүздә дөрес язу кагыйдәләре.

Иҗекләр. Сүзләрне иҗекләргә бүлү.Сүзгә аваз-хәреф анализы.



Яңгырау һәм саңгырау тартык авазлар. Парлы тартык авазлар. Парсыз тартык авазлар. Сүздә й, в, к, г, м, л, н, ң, х, һ хәрефләрен язу

һәм дөрес уку. Сүзләрдә янәшә килгән бертөрле аваз хәрефләрен төшереп калдырмыйча язу.

Калынлык, нечкәлек һәм аеру билгеләре буларак ъ, ь хәрефләре булган сүзләрне дөрес уку һәм язу.

Алфавит. Алфавитны белүнең әһәмияте.


Сүз төзелеше һәм сүз ясалышы

Сүз ясалышы. Тамыр, ясалма кушма, парлы сүзләр. Аларның ясалышы язылышы.Алынма сүзләр.Сүз төзелешенә анализ ясау.

Сүз

Сүзнең лексик мәгънәсе.Күпмәгънәле сүзләр.Синоним, антоним, омоним. Искергән, яңа сүзләр.


Сүз төркемнәре

Исем, килеш белән төрләнеше.

Фигыль, төркемчәләре, зат-сан белән төрләнеше.

Сыйфат, дәрәҗәләре, дәрәҗә формаларының ясалышы, язылышы.

Алмашлык, килеш белән төрләнеше, дөрес язылышы.Бәйлекләр белән килүе.Җөмләдәге роле.

Кисәкчә, сөйләмдәге роле, дөрес язылышы.

Бәйлек, сөйләмдәге роле, дөрес язылышы.


Җөмлә

Җөмләнең баш, иярчен кисәкләре. Гади җөмлә, тезмә кушма җөмлә.

Тиңдәш кисәкләр, теркәгечләр,алар янында тыныш билгеләре.

Сүтезмә, сүтезмәдә сүзләр бәйләнеше.


Бәйләнешле сөйләм

Текст. Тексттагы терәк сүзләрне аерып күрсәтү. Текстны кисәкләргә бүлү.

Текстларның төрләре.Текстларның эчтәлеген тулысынча, кыскартып сөйләү.

Укучыларньң белеменә, эш осталыгынаһәм күнекмәләренә таләпләр.


Укучылар белергә тиеш:

-кушма һәм парлы сүз; тамыр һәм ясалма сүз;

-сүз төркемнәре: исем, сыйфат, фигыль, зат алмашлыклары, кисәкчә,бәйлек;

-җөмлә кисәкләренең тиңдәшләнеп килүе.



Укучылар башкара алырга тиеш:

-сүзләрдәге орфограммаларны таба, аларның язылышын кагыйдәләргә нигезләнеп аңлата белү;

-үтелгән орфограммалар кергән 75-80 үзле текстны хатасыз, каллиграфик итеп күчереп һәм ишетеп, тиңдәш кисәкләр янында тыныш билгеләрен дөрес куеп язу;

-дөнья, болыт тибындагы сүзләргә фонетик анализ ясау;

-сүзләрне төзелешләре ягыннан тикшерү;

-кушма һәм парлы сүзләрне билгеләү;

- сүзләрне сүз төркеме булу ягыннан тикшерү;

-сыйфатның дәрәҗәләрен аеру;

-фигыльнең зат-сан,заманын күрсәтү;

- тиңдәш кисәкле җөмләгә синтаксик анализ ясау;

- тиңдәш кисәкле җөмләне сөйләмдә куллану;

-текстның темасын, төп фикерен билгеләү;

-текстның планын төзү;

-текстларның төрләрен аера белү;

-тасвирлау , фикер йөртү элементлары кергә 90-95 сүзле хикәяне изложение итеп язу;

-хикәяләү характерындагы сочинение


Укучыларның белем, осталык һәм күнекмәләрен язмача тикшерү һәм бәяләү.


1 нче сыйныфта белем, осталык, күнекмәләргә агымдагы тикшерү уздырыла. Грамотага өйрәтү чорында баш һәм юл хәрефләрне, иҗекләрне, гади структуралы сүзләрне әйтеп, сүзләрне һәм күләме ягыннан кечкенә җөмләләрне язма һәм басма шрифтлы тексттан күчереп яздырырга мөмкин.

Уку елы азагында контрольэш итеп басма шрифтлы текстны күчереп яздырырга мөмкин.

2-4 нче сыйныфларда контроль эшләр (агымдагы һәм йомгаклау) гадәттә грамматик биремле диктант(күчереп язу) формасында уздырыла. Грамматик бирем сүз һәм җөмләләрне өлешчә яки тулысынча тикшерүдән тора. Диктант һәм грамматик бирем өчен аерым билгеләр куела.

Язма контроль эшләрнең саны һәм төрләре программаның әһәмиятле сораулары яисә укучыларның белем, осталык һәм күнекмәләрен зур булмаган бер тулы тема буенча тикшерү кирәклеге белән билгеләнә.

Гомуми йомгаклау контроль эшләре программаның аеруча мөһим темаларын үткәч, уку чирегенең, яртыеллыгының, елның азагында үткәреләләр һәм укучының барлык темалар буенча әзерлеген тикшерәләр.

Диктант(күчереп язу) өчен бәйләнешле текстлардан файдалану максатка туры килә. Текстлар хәзерге әдәби тел нормаларына туры килергә, тәрбияви һәм белем бирү рәвешендә, эчтәлеге һәм төзелеше ягыннан укучыларга аңлаешлы булырга тиеш.

Диктант өчен уртача авырлыктагы текст алына, анда элек һәм яңа гына өйрәнелгән кагыйдәләргә орфограммалар булырга тиеш. Әгәр диктант текстына кагыйдәсе өйрәнелмәгән сүзләр яки тыныш билгеләре очраса, алар тактада языла яисә укытучы тарафыннан ачык итеп әйтелә.





4 классларда эш түбәндәгечә бәяләнә:

5” - хаталар һәм тәзәтүләр юк, эш пөхтә, ачык язылган. Язу каллиграфия таләпләренә туры килә. Каллиграфия таләпләреннән бер генә чигенеш яки бер төзәтү булырга мөмкин(төшеп калган хәрефне өстәү яки төгәл язылмаган хәрефне төзәтү һ.б.).

4” - диктантта 2 орфографик, 1 пунктуацион хата яисә 1 орфографик, 2 пунктуацион хата. Эш пөхтә башкарылган, ләкин каллиграфия таләпләре үтәлмәгән. Шуңа өстәп , берәр “5” билгесендә күзәтелгән төзәтүләр булырга мөмкин.

3” - диктантта 3 тән 5кә хәтле орфографик хата ( 3 орфографик, 2 пунктуацион яисә 5 орфографик һәм 1 пунктуацион хата). Эш җиренә җиткереп башкарылмаган,каллиграфия нормаларыннан җитди тайпылышлар. Төрле характердагы төзәтүләр булырга мөмкин.

2” - диктантта 6-7 орфографик хата. Эш тырышып башкарылмаган, каллиграфия нормалары үтәлмәгән.



Грамматик биремнәрне тикшерү һәм бәяләү:

5” - биремнәр хатасыз үтәлгән, кагыйдәләрнең һәм билгеләмәләрнең аңлы үзләштерелгәнлеге күренә, алар мөстәкыйль кулланылган

4” - кагыйдәләр һәм билгеләмәләр аңлы үзләштерелгән, биремнәрне үтәгәндә кулланылган.

3” - бплгеле күләмдә өйрәнелгән материал үзләштерелгән, биремнәрнең яртысыннан азрагы дөрес үтәлгән.

2” - материалның начар үзләштерелгәнлегекүренә, грамматик биремнәрнең күбесе үтәлмәгән.


Сүзлек диктантлары да контроль эш рәвешендә үткәрелергә мөмкин. Диктант материалы итеп язылышы үзләштерелергә тиешлепрограммада күрсәтелгән сүзләр алына. Күләме – 2 нче сыйныф – 8-10 сүз, 3 нче сыйныф – 10-12 сүз, 4 нче сыйныф – 12-15 сүз.

Бәяләү нормалары:

5” - хатасыз эш.

4” - 1 хата, 1 төзәтү.

3” - 2 хата, 1 төзәтү.

2” - 3-4 хата.


Укучыларның бәйләнешле язма сөйләм күнекмәләрен өйрәтү рәвешендәге изложениеләр һәм сочинениеләр ярдәмендә тикшереп була. Алар 1 сәгать дәвамында башкарыла. Контроль эш итеп изложение 3 нче сыйныфның

азагында 1 тапкыр, 4 нче сыйныфта 2 тапкыр уздырыла.


Изложение текстының күләме һәр сыйныф өчен күрсәтелгән диктант тексты күләменнән 15-20 сүзгә артык булырга тиеш.

Сочинение күләме 3-4 сыйныфларда 0,5 - 1 биткә кадәр; бу якынча 3 сыйныфта 9 – 10 җөмлә (50-60 сүзләп). 4 нче сыйныфта 11-12 җөмлә(70-80 сүз).

Сочинениеләрнең темасы балаларның тормыш тәҗрибәсенә, мәнфәгатенә якын, сүзлек составы һәм төзелеше ягыннан укучылар башкара алырлык булырга тиеш.

2-4 сыйныфларда изложение һәм сочинение өчен 1 билге куела. Хаталар исәбе диктанттагы кебек алып барыла. Аларның эчтәлек һәм сөйләм ягыннан оештырылуы түбәндәгечә тикшерелә:

Кирәге булмаган фактлар кертү, текстның өлешләре арасында бәйләнеш булмау, җөмләләрнең бер-бер артлы уңышсыз төзелүе, бер үк сүзне кирәксезгә кабатлау, сүзне тиеш булмаган мәгънәдә куллану.


Иҗади эшләр түбәндәгечә бәяләнә:

5” - автор текстын дөрес һәм эзлекле итеп чагылдыру (изложениедә), теманы логик эзлеклелектә ачып бирү, фактик хаталарның булмавы, сүзлекнең бай булуы һәм эшнең сөйләм ягыннан дөрес оештырылуы. 1 сөйләм төгәлсезлеге булырга мөмкин. Өйрәнелгән кагыдәләргә орфографик һәм пунктуацион хаталар юк, 1-2 төзәтү бар.

4” - автор тексты җитәрлек дәрәҗәдә тулы бирелгән(изложениедә), тема ачылган , ләкин эчтәлек биргәндә, сизелмәслек кенә булса да, эзлеклелек бозылган. Тулаем алганда сөйләм , шул текстның эчтәлегендә, төзелешендә 3 төгәлсезлек , 2 орфографик , 1 пунктуацион хата , 1-2 төзәтү булырга мөмкин.

3” - автор текстыннан бераз читкә китү күзәтелә(изложениедә), темадан читкә тайпылыш, нигездә дөрес, тик эчтәлекне язганда эзлеклелек юк, 2-3 җөмлә дөрес төзелмәгән, сүзлек ярлы.

2” - эчтәлек бирелмәгән, җөмләләрдә эзлеклелек юк, сүзлек ярлы.


Әдәбият:


  1. Р.Г. Ягъфәрова, Р.Ә.Асылгәрәева. Татар теле 4 нче сыйныф (2 кисәктә), Казан “Мәгариф” нәшрияты, 2014.

  2. М.Җ.Ахиярова, И.Х.Мияссарова, Ф.Ш.Гарифуллина . Татар теленнән иҗади сочинениеләр һәм изложениеләр язарга өйрәтү. 1-4 нче сыйныфларда эшләүче укытучылар өчен методик кулланма. Казан: Мәгариф, 2009.

  3. М.Х.Хәсәнова, Л.И.Галиева, С.С. Мөхәммәтшина, Т.Н.Садыйкова. Татар теленнән диктантлар: Дүртьеллык башл. татар мәкт.1-4 сыйныфлары өчен. Казан: Мәгариф, 2006.

  4. Абдрахимова Я.Х. Татар теленнән диктантлар: Дүртьеллык башлангыч татар мәктәпләренең 1 – 4 нче сыйныфлары өчен. Казан: Мәгариф, 2009.

  5. «Башлангыч гомуми белем бирү программалары 1 – 4 сыйныфлары өчен, татар теле, 4 сыйныф» автор: Р.Х.Ягъфәрова, Казан. «Мәгариф» нәшрияты. 2010


Татар теленнән тематик планлаштыру


п/п


Тема урока

Дата



Характеристика учебной деятельности

Планируемые результаты

(личностные и метапредметные)


План

Факт


3 нче сыйныфта үткәннәрне кабатлау 5 сәг.

1.

Сүз. Сүзнең мәгнәсе.бер һәм күп мәгнәле сүзләр.

05.09


Сүзнең лексик мәгънәсе белән таныштыру,матур язу күнекмәләрен үстерү, дәрескә кызыксыну уяту.


2.

Сүзнең туры һәм күчерелмә мәгнәсе. Синонимнар, антонимнар,омонимнар.

12.09


Синонимнарны,антанимнарны,омонимнарны язма һәм телдән сөйләмдә куллану


3.

Контроль диктант №1

19.09




4-5.

Аваз һәм хәрефләр.

26.09

03.10


Аваз белән хәреф арасындагы аерма; хәреф авазның билгесе булып йөрү.

Калын һәм нечкә сузыклар. Сингармонизм законы. Татар теленең үзенчәлекле сузыклары. Татар һәм рус телләрендә бу сузыкларның әйтелеш үзенчәлекләре. Калын һәм нечкә сузыклар. Сингармонизм законы. Татар теленең үзенчәлекле сузыклары. Татар һәм рус телләрендә бу сузыкларның әйтелеш үзенчәлекләре.

Аваз белән хәреф арасындагы аермасын белергә.

Сүз төзелеше һәм сүз ясалышы. 3 сәг.

6.

Сүз төзелеше.

10.10


Сүзнең төп мәгънәле кисәге- тамыр булуы, аның сүзнең лексик мәгънәсен белдерүе. Сүзнең бер-бер артлы тамыр –га ялганып килеп, аңа нин- ди дә булса мәгънә өсти тор- ган кисәкләрнең кушымча дип аталуы. Кушымчалар –ның үзләре генә кулланыл- мавы.

Тамыр һәм кушымчаларны искә төшерү

7.

Сүз ясалышы.

17.10


Кушма сүзләрне танып белү, бер мәгънәгә ия булулары . кушма сүзләрнең кушылып. Парлы сүзләрне танып белү, парлы сүзләрнең сызык аша язылулары.

Кушма һәм кушма сүзләрнең язылышын күзәтү.

8.

Контроль диктант № 2

24.10




Сүз төркемнәре. 18 сәг.

9.

Исем. Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр. Берлек һәм күплек сандагы исемнәр.

31.10


Исем – предметны һәм зат -ларны белдереп кем? нәрсә? сорауларына җавап бирүче сүз төркеме. Исемнәрнең күп төрле булуы. Исемнәрнең берлек һәм күплек саннарда килүе. Берлек сандагы исем бер генә пред- метны белдерү. Күплек сан- дагы исем берничә предметны белдерү.-лар/-ләр, -нар/-нәр кушымчалары ялгану.

Исем искә төшерү. Исем темасы буенча булган белемнәрен ныгыту.

10-11

Исемнәрнең килеш белән төрләнеше.

14.11

21.11


Исемнәр-нең 6 килеше булу. Сүзләрне бер-берсенә бәй- ләп, җөмлә төзү өчен кирәклеген төшенү.

Исемнәрнең килеш белән төрләнешен белү. Исемнәр килеш белән төрләнә. Килеш кушымчалары сүзләрне аера белү өчен кулланыла.

12.

Фигыль һәм фигыль төркемчәләре.Боерык фигыль.

28.11


Боерык фигыльләр белән таныштыру.Җөмләдә табырга өйрәтү

Боерык фигыльләр-не аера белү.

13.

Хикәя фигыль. Хәзерге заман хикәя фигыль.

05.12


Хәзерге заман хикәя фигыль эшнең хәзер үтәлүен белдерә. Һәм нишли? соравына җавап булып килә.

Хәзерге заман хикәя фигыльләр-не белү.

14.

Үткән һәм киләчәк заман хикәя фигыль.

12.12


Үткән заман хикәя фигыль эшнең уткәнен белдерә. Һәм нишләгән? соравына җавап булып килә. Киләчәк заман хикәя фигыльләр белән таныштыру.

Үткән һәм киләчәк заман хикәя фигыльләрне аера белү.

15.

Хикәя фигыльнең юклык формасы.

19.12


Юклыкта фигыльләр үтәлмәгән эш яки хәлне эштән тыюны белдерә.


16.

Контроль диктант № 3

26.12




17.

Сыйфат. Сыйфат дәрәҗәләре.

16.01


Бер төркем сыйфатлар әйбернең саф билгесен белдерәләр, ә икенчеләре бер әйбернең икенче әйбергә яисә төшенчәгә булган мөнәсәбәтен билге итеп күрсәтәләр.

Сыйфат турында белемнәрен тирәнәйтү, ныгыту, камилләштерү

18.

Төп һәм чагыштыру дәрәҗәләре.

23.01


Сыйфат турында белемнәрен тирәнәйтү, ныгыту, камилләштерү.

Сыйфат дәрәҗәләре белү.

19.

Артыклык һәм кимлек дәрәҗәләре.

30.01


20.

Зат алмашлыклары.

06.02


Алмашлыклар. 1, 2, 3 заттта киләләр һәм берлек, күплек санда төрләнәләр

Алмашлыклар төрле сүз төркемнәрен алыштырып килүе. Зат алмашлыклары -ның 3 затта килүләре.

21.

Зат алмашлыкларының килеш белән төрләнеше.

13.02


Зат алмашлыкларын табарга өйрәнү


22.

Ямьле яз килә” темасына инша.

20.02




23.

Бәйлек.

27.02


Ияртүче сүз, иярүче сүз, бәйлек сүзләр

Бәйлекләр һәм бәйлек сүзләрне сөйләмдә дөрес куллану.

24.

Кисәкчә.

05.03


Кисәкчәләрнең сөйләмдәге роле-мәгънә, хис төсмерләрен, раслау, инкяр итүне белдерүләре. Аларны аралашу ситуаицясенә һәм сөйләм максатына туры китереп, урынлы, төгәл куллану


25.

Рәвеш. Рәвешләрнең җөмләдәге роле.

12.03




26.

Контроль күчереп язу.


19.03




Җөмлә. 6 сәг.

27.

Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләре. Аергыч.

09.04


Җөмләнең нишли? нишдәде? Нишләгән? нишләр? нишлә- ячәк? сорауларына җавап бирә торган, ия белән бәйләнгән баш кисәге хәбәр дип аталу.Җөмләнең кем? нәрсә? сорауларына җавап бирә торган кисәге ия дип аталу. Аның баш килештәге исем яки алмашлык белән белдерелүе. Җөмләнең нишли? нишдәде? Нишләгән? нишләр? нишләячәк? сорауларына җавап бирә торган, ия белән бәйләнгән баш кисәге хәбәр дип аталу . Аергыч исем белән белдерелгән теләсә нинди җөмлә кисәген ачыклый, нинди? кайсы? кемнең? нәрсәнең? ничәнче? кебек сорауларга җавап бирә торган иярчен кисәк.

Ия һәм хәбәрне аера белү.

28.

Тәмамлык. Хәл.

16.04



29.

Гади һәм кушма җөмлә.

23.04


Гади җөмлә, ике гади җөмләдән торган тезмә кушма җөмлә белән таныштыру


30.

Тиңдәш кисәкләр. Тиңдәш кисәкләр арасында һәм, ә, ләкин, әмма теркәгечләре.

30.04


Җөмләдә ис дә, хәбәр дә һәм иярчен кисәкләр дә тиңдәшләнеп килә ала. Тиңдәш кисәкләр янында тыныш билгеләрнең куелышы .

Җөмләнең тиңдәш кисәкләрен аера белү. Тиңдәш кисәкләр янында тыныш билгеләрнең куелышы белү.

31.

Еллык контроль диктант

4

07.05




32.

Изложение.

14.05




Бәйләнешле сөйләм. 2 сәг.

33.

Сузтезмә. Текст. Текстның төрләре.

21.05


Сөйләүченең нинди максат белән әйтүеннән чыгып, җөм -ләнең төрләре: хикәя җөм -лә, сорау җөмлә,өндәү җөмлә. Хикәя җөмләнең тыныч тавыш белән әйтелүе, ахырына нокта куелу. Сорау җөмләнең сорау инто- нациясе белән әйтелүе. Ахы- рына сорау билгесе куелу. Өндәү җөмләнең күтәренке тавыш белән әйтелүе. Эш кушуны, боеруны, үтенүне белдерүе. Ахырына өндзәү билгесе куелу.

Хикәя,өндәү,сорау җөмләләрне искә төшерү.

34.

Үткәннәрне кабатлау.

28.05






Автор
Дата добавления 08.05.2016
Раздел Начальные классы
Подраздел Рабочие программы
Просмотров71
Номер материала ДБ-072400
Получить свидетельство о публикации

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх