Инфоурок Начальные классы Рабочие программыРабочая программа по родному ( татарскому) языку 2, 4 кл.

Рабочая программа по родному ( татарскому) языку 2, 4 кл.

Скачать материал

 

                                                                   

 

 

4 НЧЕ СЫЙНЫФЫ ӨЧЕН

ТАТАР ТЕЛЕННӘН ЭШ ПРОГРАММАСЫ

                                                   АҢЛАТМА ЯЗУЫ

 

4 нче сыйныфта татар теленнән белем бирү максатлары

1.      Укучыларның фонетик, орфоэпик, орфографик, лексик, грамматик нигезләреннән алган белемнәрен системалаштыру,

2.      Укучыларның иҗади һәм мөстәкыйль фикерли алу мөмкинлекләрен үстерү, үз фикерләрен дәлилләргә күнектерү.

3.      Телнең төп грамматик чараларын сөйләм процессында куллануга ирешү.

4.      Татар әдәби тел нормаларын һәм стилистик мөмкинлекләрен ачык күзаллауга, аларны тиешенчә куллана белергә өйрәтү, сөйләм эшчәнлегенең үзара аралашу чарасы икәнен аңлату.

5.      Баланың үзен тәрбияләү, үзе белән идарә итү, үз фикерен яклый алу сәләтен үстерү.

6.      Укучының үзаңын үстерү, милләтне, ватанны яратырга өйрәтү, горурлык һәм гражданлык хисләре тәрбияләү.

7.      Җәмгыятьтә яшәү кагыйдәләренә, әхлак нормаларына төшендерү.

                                                                 Бурычлар

1.      Исем, фигыль, зат алмашлыкларын табарга өйрәтү, аларның морфологик үзенчәлекләрен һәм җөмләдә кулланылышын аңлату.

2.      Сүз төркемнәрен дөрес язу, аларны сөйләмдә дөрес куллана белү күнекмәләрен үстерү.

3.      Әйтү максаты буенча төрле җөмләләрне аера белү, аларны дөрес интонация белән әйтү, алардан соң тиешле тыныш билгеләре кую осталыгы һәм күнекмәләре булдыру.

4.      Җөмләнең грамматик нигезен табарга өйрәтү.

5.      Сүзләрдән – җөмләләр, җөмләләрдән бәйләнешле текст төзү осталыгы булдыру.

6.      Өйрәнелгән күләмдә сүзләргә - морфологик, җөмләләргә синтаксик анализ ясау элементлары белән таныштыру.

7.      Сузыкларны һәм тартыкларны дөрес әйтү, сузык һәм тартык аваз хәрефләрен дөрес яза белү күнекмәләрен үстерү. Сөйләмдә сүзләрне дөрес басым һәм тиешле интонация белән әйтә белү осталыгын һәм күнекмәләрен камилләштерү.

8.      Сүзләрне иҗекләргә дөрес бүлү, юлдан юлга дөрес күчерү кагыйдәләрен аңлап куллану күнекмәләре булдыру.

9.      Алфавиттан, төрле сүзлекләрдән дөрес һәм нәтиҗәле файдалана белү күнекмәләрен камилләштерү.

10.  Сөйләмдә сүзләрне дөрес куллана белергә өйрәтү.

11.  Телдән һәм язма сөйләмне синонимнар, фразеологизмнар белән баету, бер мәгънәле һәм күп мәгънәле сүзләрдән дөрес файдалана белү, сүзләрне туры һәм күчерелмә мәгънәдә куллану күнекмәләрен үстерү.

12.  Төрле телләрдән кергән сүзләрнең мәгънәләрен аңлап куллану һәм дөрес әйтү күнекмәләре булдыру.

13.  Татар телендәге сүзләрне мәгънәле кисәкләргә бүләргә өйрәтү.

14.  Кушымчаларның сүзгә ялгану тәртибен күзаллау һәм аларның төрләрен билгеләү осталыгы булдыру.

15.  Сүзләргә фонетик, лексик, сүз төзелеше һәм ясалышы буенча шартлы билгеләр белән һәм телдән сөйләп анализ ясау күнекмәләре булдыру.

16.  Сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча ныклы күнекмәләр булдыруны дәвам итү.

17.  Телдән һәм язма сөйләм осталыгы һәм күнекмәләрен камилләштерү.

 

Формалаштырылган осталык һәм күнекмәләр (уку елы азагына)

1        татар графикасы үзенчәлекләрен, татар алфавитын белү;

2        татар теленең авазларын һәм хәрефләрен, аларның әйтелеш һәм язылыш үзенчәлекләрен аңлау;

3        сүзләрне иҗекләргә бүлү, сүз басымын билгеләү;

4        сүзнең мәгънәле кисәкләрен аера белү;

5        өйрәнелгән сүз төркемнәрен бер-берсеннән аера һәм аларның үзенчәлекләрен аңлата белү;

6        сүзтезмә һәм җөмләне аеру, җөмләнең әйтү максаты буенча төрләрен аеру;

7        җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләрен аеру;

8        авазларга, сүзләрнең мәгънәле кисәкләренә, сүз төркемнәренә һәм җөмләгә өйрәнгән күләмдә характеристика бирү;

9        бирелгән җөмләләрне аңлап һәм дөрес итеп укый белү;

10    35-40 сүздән торган 9-11 җөмләле текстны дөрес итеп күчереп язу;

11    фонетик, лексик, грамматик биремле күнегүләрне башкару;

12    укылган (тыңланган) текстка карата сораулар куя белү, текст эчтәлеге буенча сорауларга җавап бирә алу;

13    зур булмаган текстның эчтәлеген сөйләү;

14    диалогик һәм монологик формада аралашу күнекмәләрнә ия булу;

15    төрле төрдәге диктант, изложение, сочинение язу;

16    көндәлек аралашуга бәйле татар сөйләм этикеты формаларын дөрес куллану;

17    татар теленең орфоэпик нормалары нигезендә аралаша алу;

18    тел чараларының төрле жанрдагы әсәрләрдә кулланылу үзенчәлекләрен күрә белү;

19    татар һәм рус телләренең уртак һәм аермалы якларын күрә белү, сөйләм барышында ике тел чараларын бутамау;

20    татар теленнән алган белемне башка фәннәрне үзләштерүдә файдалана белү

 

 

                Укыту предметына тулы характеристика. Башлангыч мәктәп балаларны чын шәхес итеп төрле яктан үстерүгә нигез салу белән беррәттән укучыларда аңлы йөгерек уку, бәйләнешле сөйләм үстерү, каллиграфик таләпләргә буйсынып грамоталы язу, үз-үзен әдәпле тотуның ныклы күнекмәләрен формалаштыра.

Мәктәп, катлаулы тормышта югалып калмыйча, балага үз урынын табу, туган җиренә файдалы кеше булу өчен аң-белем алу кирәклеген төшендерә.

Башлангыч мәктәп алдына куелган бурычларны үтәүдә татар теленең роле зур. Чөнки укучы милли мәктәпләрдә башка предметларны да туган телдә үзләштерә, тел аша тирә-як мөхитне танырга өйрәнә һәм телне аралашу чарасы буларак кабул итә.

Татар теле дәресләрендә балаларда уку эшчәнлеге, югары сөйләм культурасы формалаша. Яңа стандартлар буенча укытуның төп бурычы - балаларда уку эшчәнлеге булдыру. Укучыны дәрестә эзләнергә, ачыш ясарга, мөстәкыйль уйларга, ижади сәләтен үстерергә, күзәтүләр, чагыштырулар нигезендә нәтиҗә ясарга өйрәтү шул максатка ирешергә булышлык итә.

Башлангыч сыйныфларда татар теле укытуның төп максатларына ирешү өчен түбәндәге мәсьәләләрне хәл итәргә кирәк :

- сөйләм эшчәнлеген формалаштыру: тыңлау, сөйләү, уку, язу;

телне аралашу чарасы буларак, максатка ярашлы итеп, куллана белергә өйрәтү;

- диалогик һәм монологик сөйләм төзү осталыгына, арала­шу культурасына өйрәтү;

тел системасын (фонетика, лексика, орфография, орфо­эпия, грамматика, пунктуация) өйрәтү;

- укучыларны универсаль уку эш төрләренә өйрәтү;

- татар теленә, аның бай тарихына уңай караш тәрбияләү.

 Татар теле дәресләренең төзелеше.

Татар телен өйрәнү башлангыч сыйныфта укучыларның бәйләнешле сөйләмен үстерү  һәм лингвистик белем бирү системасының беренче этабы.

Башлангыч сыйныфларда татар теле башка предметлар, бигрәк тә, уку дәресе белән тыгыз бәйләнештә өйрәнелә. Бу ике предмет аша бала туган телнең әдәби тел нормаларын үзлүштерә.

Татар теленү өйрәтү 1 сыйныфта «Әлифба» дәреслеге аша грамотага өйрәтү чорыннан башлана. Сәгатьләр бирелеше укучыларның уку эшчәнлегенә һәм  үзләштерү сәләтенә бәйле. Укырга һәм язарга  өйрәнү дәресләре параллель алып барыла.

Укучылар авазларның  язуда бирелешен, тоташтыру юлларын, ижекләрдә, сүзләрдә, җөмләләрдә куллана белү  күнекмәләрен алалар.

Язу күнекмәләре алу белән беррәттән укучыларда сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләре дә үстерелә, сүзлек байлыгы һәм ишетеп язу осталыгы арттырыла.

Грамотага өйрәтү чорыннан соң, татар теле һәм уку дәресләре программа буенча аерым үткәрелә. Татар телен өйрәнү курсы башлангыч сыйныфта үзара тыгыз бәйләнештә торган төшенчәләр, кагыйдәләр, искәрмәләрне үзләштерүне, гигиена нормаларын бозмыйча язу күнекмәлүрен үз эченә ала.

Укучылар дөрес язу күнекмәләренең төп принциплары белән танышалар. Фонетика, морфология, синтаксис белән беррәттән пунктуация, орфография кагыйдәләрен өйрәнәләр.

 

Укыту эчтәлегенең төп юнәлешләре.

Татар телен укыту эчтәлеге башлангыч сыйныф программасында түбәндәгечә бирелә:

- сүз төшенәсен кертү;

- фонетика, дөрес уку һәм дөрес язу, сүз тезелеше, грамма­тика (морфология һәм синтаксис);

- орфография һәм пунктуация;

- бәйләнешле сөйләм үстерү.

Телдән бирелгән материал балаларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып һәм татар телен үзләштерү мөмкинлекләреннән  чыгып тәкъдим ителә. Аралашу культурасы күнекмәләрен бирү, татар теленең грамматикасын үзләштерү укучыларны җәмгыятьнең ышанычлы киләчәге итеп тәрбияләүне күздә  тота.

Укучыларга белем, осталык һәм күнекмәләр бирү. Баш­лангыч сыйныф укучыларында белем, эш осталыгы һәм күнекмәләр булдыруны үстерүдә  максатчан эш алып бару төп  рольне уйный:

интеллектуаль (гомумиләштерү, чагыштыру һ. б.);

танып-белү (уку эшчәнлеге, үз фикерен әйтә белү, үзаллы эшләү, дәрескә  максат куеп, аны чишу юлларын эзләү);

оештыру (үз эшеңне оештыра белү  һәм парларда, төркемнәрдә эшли алу).

Татар телен өйрәнү  чорында укучыда информацион  куль­тура: уку, язу, дәреслек белән эш итү, сүзлекләрдән файдалана белү осталыгы тәрбияләнә.

Татар теленең уку планында тоткан урыны.

Русия Федерациясе милли мәктәпләренең уку планында башлангыч мәктәптә татар телен өйрәтүгә  2 әр сәгать бирелә.

Укыту татар телендә оештырылган мәктәпләрдә татар телен өйрәнүгә тәкъдим ителгән уку программасы Русия Федерациясенең урта белем бирү буенча икенче буын дәүләт  стандартлары таләпләренә  һәм милли мәктәпләр өчен эшкәртелгән уку планына таянып төзелде.                    

 

 

 

«Татар теле» программасын үзләштерү  нәтиҗәләре

Балада шәхси сыйфатлар үстерергә:

аралашу һәм танып белү чарасы булган телне аңлы рәвештә үзләштерергә,  уку эшчәнлегенә  өйрәнергә;

- укучы статусын кабул итәргә;

- телне милли мәдәният чыганагы буларак кабул итәргә;

- әхлак сыйфатлар үстерү  өстендә  эшләргә;

- сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләрен дөрес куллана белү шәхси культура билгесе булуын аңларга.

 

Предмет буенча белем алырга өйрәнергә:

 

- тел берәмлекләре булган: аваз, хәреф, иҗек, сүз, сүз төркемнәрен, җөмлә кисәкләрен, җөмлә  төрләрен аера, чагыштыра  һәм анализлый белергә;

тел нормаларының беренче төшенчәләрен (орфоэпик, лексик, грамматик)  һәм сөйләм  культурасы кагыйдәләрен үзләштерергә;

- ижади эшләрне  һәм бирелгән текстларны орфография  һәм пунктуация кагыйдәләрен кулланып  язарга;

- уку   һәм язу гигиенасы нормаларын үтәргә.

 

Универсаль уку эш  төрләрен үзләштерергә

 

- телне уку мәсьәләсен кую   һәм чишу барышында дөрес кулланырга, мөстәкыиль  рәвештә  нәтиҗә чыгарып  әйтә  белергә;

максатка   ярашлы   буларак   кара-каршы   (диалогик) сөйләү, монологик сөйләм төзергә;

- язма сөйләм төзи белергә, үз фикереңне ачык, дөрес итеп аңлата белергә, сөйләмдә сорау, өндәү җөмләләр кулланырга, образлы, логик фикерләү  сәләтен үстерергә   һәм  сөйләмне баетырга;

- парларда   һәм төркемнәрдә  эшләргә;

- модельләрне, схемаларны таный  һәм аларны куллана белергә

 

 

 

Башлангыч мәктәптә белем бирүнең эчтәлеге

Тыңлау. Ишетелгән сөйләмне аңлау  һәм дөрес кабул итү. Телдән сөйләмнең  аралашу чарасы  һәм кара-каршы сөйләшүгә  нигез булуын аңлау. Ишетелгән тексттан кирәкле информацияне төгәл кабул итү, аның төп мәгънәсен ачыклый һәм  сораулар буенча эчтәлеген сөйли белү күнекмәсе бирү.

Сөйләү. Тел берәмлекләрен аралашуның максатына яраклаштырып һәм бурычларын уңышлы хәл итәрлек итеп сайлау. Кара-каршы сөйләшүнең формасын үзләштерү. Үзара сөйләшүне башлап җибәрү,  дәвам итү, тәмамлау, үзеңнең сөйләмеңә  әңгәмәдәшеңне  җәлеп итү  осталыгына өйрәтү. Уку мәсьәләсенә  туры китереп, бәйләнешле тезмә сөйләм төзи белү күнекмәсе булдыру (хикәяләү, тасвирлама). Аралашу этикасына бәйле нормаларны үзләштерү  һәм аны мәктәптә, өйдә куллану (исәнләшү, саубуллашу, гафу үтенү, рөхсәт сорау, рәхмәт әйтә һ. б.), орфоэпия таләпләрен бозмыйча, дөрес интонация белән сөйләшә белү күнекмәләре алу.

Уку. Хәреф өйрәнү, иҗекләр, сүзләр уку. Уку тизлеген үстерү күнекмәләре бирү. Уку текстларын аңларлык тизлек белән уку. Тексттан кирәкле информацияне аеру. Аның буенча нәтиҗә чыгару, аңлата, гомумиләштерә алу. Текст эчтәле­ген, тел үзенчәлекләрен һәм төзелешен анализлау, бәя бирү.

Язу. Грамотага өйрәтү  чорында хәрефләр, иҗекләр, сүзләр, җөмләләр язу. Гигиена таләпләрен үтәп, аңлаешлы, пөхтә язуга  ия булу. Өйрәнелгән кагыйдәләрне кулланып, текстларны күчереп  һәм укытучы артыннан ишетеп язу. Тыңланган яки укылган текст буенча изложение язу. Сюжетлы рәсемнәр, бирелгән тема, укылган текст h. б. буенча сочинение, хикәя язу.

Грамотага өйрәтү                                       

Фонетика

Сөйләм авазлары. Сүзнең кечкенә берәмлеге буларак аваз. Сүздәге авазлар санын һәм эзлеклелеген билгеләү. Бер яки берничә авазы белән генә аерылган сүзләрне чагыштыру, анализлау.

Тартык һәм сузык авазлар, саңгырау  һәм яңгырау тартыклар.

Иң кечкенә берәмлек буларак иҗек тешенчәсе. Сүзләрне иҗекләргә бүлү, юлдан юлга күчерү.

Татар телендә басым.

 

Графика

Аваз тамгасы буларак хәреф. Хәрефләрне һәм авазларны аера белү. Авазларны хәрефләр белән тамгалау. Аны аваз моделенә кертү. Тартык авазларның калынлыгын һәм нечкәлеген билгеләүдә  сузык авазларның роле. Ике авазны белдергән хәрефләр: е, ё, ю, я. Үзеннән алда килгән тартык авазның  нечкәлеген-калынлыгын билгеләүдә ь, ъ билгеләренең роле. Татар алфавитында хәрефләрнең  урнашу тәртибе.

Уку. Сүзләрне иҗекләп укырга өйрәтү (сузык аваз хәрефләренә таянып). Сүзләрне тулы килеш, таләп ителгән уку тизлеге белән иҗекләргә бүлмичә ритмлап уку. Сүзләрне, сүзтезмәләрне, җөмләләрне һәм кыска текстларны аңлап, тыныш билгеләренә карап, кирәкле интонация белән уку. Төп  һәм өстәмә информацияне аеру, аңлата  һәм гомумиләштерә алу. Кечкенә  күләмле  шигырь һәм текстларны сәнгатьле итеп уку. Укыганның эчтәлеген, төзелешен бәяләү.

Язу. Язу гигиенасы таләпләрен үзләштерү. Язганда дөрес утырырга, гәүдәне, аякны, кулны дөрес тотарга, парта өстендә дәфтәрне авыш куярга, ручканы дөрес тотарга гадәтләнү. Дәфтәр битендә, тактада дөрес  ориентлашу  күнекмәсен бирү. Авазларны тиешле язма хәреф белән  күрсәтү. Баш һәм юл хәрефәренең язылышын  һәм аларны тоташтыруның төп типларын истә калдыру. Сүзләрне язганда хәрефләрне тоташтырган сызыкларны өзмичә тигез язарга күнектерү. Укытучы ярдәмендә сүзләрнең  аваз моделен төзү   һәм  шул модельне тиешле хәрефләр белән  күрсәтү.

Матур язу дәфтәрендәге үрнәк буенча язма һәм басма хәрефләр белән бирелгән сүзләрне, җөмләләрне каллиграфик дөрес язу. Әйтелеше белән язылышы арасында аермасы булмаган сүзләрне  ишетеп язу.

Җөмләләрне дөрес язу. Баш хәрефтән языла торган сүзләрне истә калдыру. Сүзләрне җөмләдә урнаштыру тәртибен, юлдан юлга күчергәндә сызык кую очракларын үзләштерү.

Сүз  һәм  җөмлә

Сүзне махсус өйрәнү объекты итеп тану, сүз  һәм предмет төшенчәсен аеру, сүз тамгасы. Атау функциясе. Сүзләрне   вазифалары буенча аерып тану юлы (сорау кую). Сүзләрнең моделен билгеләү.

Җөмлә. Җөмләдә сүзләр бәйләнеше. Җөмләдә сүзнең урыны. Җөмләгә сүз өстәү. Бирелгән модель буенча җөмлә төзү.

 

Орфография

 

Дөрес язу кагыйдәләре  һәм аларны куллану:

җөмләдә сүзләрне аерым язу;

җөмлә башында  һәм ялгызлык исемнәрдә баш хәреф;

җөмлә  ахырында тыныш билгеләре;

сүзләрне юлдан юлга күчерү;

орфограммалы сүзләр.

 

Сөйләм  үстерү

 

Балаларда кычкырып уку  һәм башкалар укыган текстны игтибар белән тыңлау гадәте  тәрбияләү, аларның  ишетү сизгерлеген   һәм хәтерен арттыру.

Бирелгән сюжетлы рәсемнәр, укыган текст  һәм үз тормышларындагы хәлләр, күзәтүләр турында кечкенә хикәяләр төзү. Бирелгән сюжетны тулыландырып, төрле күренеш, хәлләр уйлап сөйләү. Укылган текст, әкият, шигырь эчтәлеген укытучы сорауларына таянып, интонация белән сөйләү. Балалар сөйләменең грамматик дөреслеген, эчтәлеге  тулылыгын, эзлекле булуын үстерү. Парларда, төркемнәрдә эшләгәндә сыйныфташларының сөйләменә,  җавапларына игътибарлылык тәрбияләү.

 

 

Системалы белем бирүнең эчтәлеге

Фонетика  һәм орфоэпия

Сузык  һәм тартык авазларны аера белү. Сүзнең басымлы иҗеген билгеләү. Калын   һәм нечкә  сузыкларны, яңгыраулыкта-саңгыраулыкта парлашкан  һәм парсыз тартык авазларны аеру. Сөйләм авазларына характеристика бирү күнекмәләрен булдыру: калын сузык, нечкә сузык; басымлы сузык, басымсыз сузык; калын  һәм нечкә тартык; парлы-парсыз; яңгырау һәм саңгырау тартыклар. Сүзләрне иҗеккә бүлү. Сүздәге басымлы иҗекне, авазларны хәзерге татар теле нормаларына туры китереп әйтү. Сүзгә фонетик анализ ясау.

Графика

Авазларны  һәм хәрефләрне аера белу. Тартык авазларның  калынлыгын-нечкәлеген күрсәтү үзенчәлеге. Язуда э, ө, о, я, ю, е, ё хәрефләрен дөрес куллану. Парлы   һәм парсыз тартыкларны хәрефләр белән белдерү. Сүзләрдә к, г, ф, й, м, н, ң, х, һ тартыкларын дөрес кулланып язу. Янәшә килгән ике бертөрле тартык аваз хәрефләрен төшереп калдырмыйча язу. Тавышсыз хәрефләрнең (ь, ъ) нечкәлеге, калынлык һәм аеру функ-циясендә куллану үрнәкләре белән танышу. Тавышсыз хәреф кергән сүзләрне дөрес язу. Дәфтәр юлына хәрефләрне, сүзләр­не тигез ара калдырып, дөрес урнаштыру; кызыл юл; сүзләрне юлдан юлга күчергәндә сызык билгесен кую үзенчәлекләрен үзләштерү. Татар алфавитында хәрефләрнең урнашу тәртибе, аваз мәгънәләре  һәм исемнәре. Сүзлекләр белән эшләгәндә алфавит куллана белү. Беренче хәрефенә  карап сүзләрне алфа­вит тәртибендә урнаштыру.

Сүз

Сүз төшенчәсен кертү. Сүзнең мәгънәле кисәкләре. Сүзлек­ләр. Сүзләрнең мәгънәләрен ачыклау өчен сүзлектән файдалана белү. Текстта бирелгән сүзләрнең мәгънәләрен эчтәлегенә карап ачыклау. Охшаш (синоним), капма-каршы (антоним), күчерелмә мәгънәле сүзләр. Телдә синоним, антоним  һәм омоним сүзләрне куллану.

Сүз төзелеше

Тамырдаш сүзләр  төшенчәсен кертү. Сүзнең тамырын, кушымчасын табу. Тамырдаш сүзләр ясау, дөрес язу. Аларны язганда авазлар чиратлашуына игътибар итү. Кушымчаларны төркемнәргә аеру. Сүздәге кушымчаларны аерып күрсәтә белү. Бер тамырга берничә кушымча ялгау. Сүз ясалышы һәм аларның  дөрес язылышы. Алынма сүзләр. Сүз төзелешен грамматик яктан анализлау.

Сүз төркемнәре

Сүз төркемнәре турында төшенчә. Мөстәкыйль  һәм ярдәмче сүз төркемнәре.

Исем. Аның мәгъәнәсе, сораулары. Ялгызлык  һәм уртаклык исемнәр. Берлек  һәм күплек санда исемнәрнең кулланылышы. Борын авазларына беткән исемнәрдә күплек сан кушымчаларының дөрес әйтелеше һәм язылышы. Исемнәрнең килеш белән төрләнеше. Сүзләрнең нинди килештә килүен ачыклый белү. Исемнәргә  морфологик анализ ясау. Җөмләдә исемнең  ия  булып килүе.

Сыйфат. Сыйфатның мәгънәсе. Сораулары. Аларның  сөйләмдәге роле. Сыйфатларны билгеләренә карап төркемләү. Сыйфатның җөмләдә исемне ачыклап килүе.  Сыйфат дәрәҗәләре.  Җөмләдә аергыч булып килүе.

Алмашлык. Зат алмашлыклары. Аларның килеш белән төрләнеше. Сөйләмдә  кулланылышы.

Фигыль. Боерык фигыль, хикәя фигыль. Аларның төрләнеше. Хикәя фигыльнең барлык  һәм юклык формалары. Фигыльнең җөмләдә баш кисәк – хәбәр булып килүе.

Рәвеш. Сөйләмдә  актив кулланылышта булган рәвешләр һәм аларның дөрес язылышы. Җөмлә  кисәге буларак рәвеш.

Синтаксис

Җөмлә, сүзтезмә, сүз төшенчәләренең мәгънәләрен аңлау, аларның охшаш   һәм аерым якларын таба белү.  Әйтелү максатына карап җөмләләрне төркемләү: хикәя, сорау, өндәү (тойгылы).

Җөмләнең  баш кисәкләре: ия белән хәбәрне таба белү. Җөмләдә  сүзләр бәйләнеше. Иярчен кисәкләр.

Тиңдәшләнеп килгән теркәгечле һәм теркәгечсез җөмлә кисәкләре кергән сөйләм төзү, тиңдәш кисәкләрне таба белү. Теркәгечсез җөмләдә санау интонациясе белән әйтелгән шулай ук ә, ләкин, әмма теркәгечләре алдыннан өтер кую.

Җыйнак   һәм  җәенке, гади    һәм кушма  җөмләләрне аеру.

Орфография   һәм пунктуация

Сүзләрне кагыйдәләр кулланып, хәрефләрне тешереп калдырмыйча, урыннарын алыштырмыйча, каллиграфик дөрес язу. Җөмләдә орфограммалы сүзләрне күрә белү  һәм аларны язганда кагыйдәләргә таяну. Орфографик сүзлекне куллана белү.

Язганда дөрес язу кагыйдәләрен куллану:

сүзләрне иҗекләргә бүлү, юлдан юлга дөрес күчерү;

 - йо, - йө, - ый кушылмалы сүзләрне дөрес язу;

о, ы, ө, е, э, к, г, ф, м, н, ң, х, h  хәрефләре булган сүзләрнең язылышын белү;

- янәшә килгән ике бертөрле аваз хәрефе булган сүзләрне дөрес язу;

нечкәлек, калынлык, аеру (ь, ъ) билгеләре булган гади сүзләр язу;

җөмлә башында һәм ялгызлык исемнәрдә баш хәреф куллану;

калын һәм нечкә сүзләргә дөрес кушымча ялгау;

- кисәкчәләрнең язылышы;

теркәгечләрнең  сүзләрдән аерым язылуы;

сүзгә кушымчалар ялгаганда басымның  үзгәрүе;

- җөмлә башында сүзнең баш хәрефтән язылуы, җөмлә ахырында нокта, сорау, өндәү билгеләре кую;

тиңдәш кисәкле җөмләләрдә өтер куелу очраклары.

Бәйләнешле сөйләм үстерү

Сөйләм теленең тормыштагы әһәмияте. Кемнең һәм нинди максат белән сөйләм төзүен, әйтеп һәм язып сөйләү   үзенчәлекләрен аңлау.

Кара-каршы сөйләшү. Үз фикереңне ачык, аңлаешлы итеп әйтә белү. Сөйләмне башлый, дәвам итә, тәмамлый белү. Тыңлаучыны үзеңә җәлеп итәрлек сөйләм төзү. Сөйләм этикасын көндәлек тормышта куллана белү (үтенеч, рәхмәт, котлау, саубуллашу һ. б.). Уку материалы буенча телдән жавап бирунең үзенчәлекләре: текстны логик тәмамланган өлешләргә бүлү, аларга исем кую, текстка план төзү. План ярдәмендә хикәяләү характерындагы текстны изложение итеп язу. Сюжетлы рәсемнәр буенча укучыларның тормыш тәҗрибәсе, күзәтүләренә бәйле темаларга алдан әзерлек күреп, сочинеииеләр язу, хикәяләр төзү, ижади эшләргә тасвирлау.

Башлангыч сыйныф укучысының белеменә, эш осталыгына һәм күнекмәләренә төп таләпләр

 

Укучы түбәндәгеләрне белергә тиеш:

аваз һәм  хәрефләрне;

өйрәнелгән сүз төркемнәренең лексик   һәм грамматик билгеләрен;

сүзнең мәгънәле кисәклэәен;

- җөмлә, җөмләнең  баш   һәм м иярчен кисәкләренең  билгеләрен;

сүзтезмә билгеләрен.

Укучылар чагыштыра һәм аера белергә тиеш:

- сүзләрне авазларга таркатырга;

- авазларны сүздәге тәртиптә әйтергә;

- сузык  һәм тартык авазларны;

- аваз  һәм хәрефләрне;

калын  һәм нечкә сузыкларны; яңгырау  һәм саңгырау тартыкларны;

парлы  һәм  парсыз яңгырау һәм саңгырау тартыкларны;

- исем, сыйфат, фигыль, кисәкчә,  рәвеш, зат алмашлыкларын;

-тамыр  һәм кушымча, сүз ясагыч һәм сүз төрләндергеч ку-шымчаларны;

- җөмләнең әйтелү максаты буенча төрләрен;  җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләрен;

- җөмлә    һәм сүзтезмәнең  аермасын;

- җөмләнең тиңдәш кисәкләрен.

Укучыларда түбәндәге эш осталыгы булырга тиеш:

- сүзләрне аваз  һәм хәрефләргә таркатырга;

аваз  һәм  хәреф санын чагыштырырга;

сүзләрне  иҗекләргә  бүләргә;

алфавитны куллана белергә;

сүз  теркемнәрен   мәгънәсе   һәм   соравы   буенча  аера белергэ;

сүзне ясалышы  һәм сүз төркемнәре буенча тикшерә белергә, сүзгә фонетик, морфологик анализ ясарга;

өйрәнелгән  сүз төркемнәренең  җөмләдәге ролен билгеләргә;

сүзнең мәгънәле  кисәкләрен билгеләргә;

сүздәге ясагыч һәм төрләндергеч кушымчаларны бил­геләргә;

фигыльләрдәге зат-сан кушымчаларын аерырга;

җөмләдәге сүзләр бәйләнешен ачыклый белергә.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Аңлатма язуы

Грамотага өйрәтү

 

Грамотага  өйрәтү  укырга һәм язарга өйрәтү процессы аша тормышка ашырыла. Авазлар, хәрефләр, иҗекләр, сүзләр, җөмләләр, сөйләм өстендә эшләү күнегүләре аша ныгытыла, шушы процесс нигезендә бала уку эшчәнлеген үзләштерә  башлый  һәм  белем алу осталыгына өйрәнә.

Грамотага өйрәтү чорында түбәндәге бурычлар хәл ителә:

- сөйләм  эшчәнлеге формалаштырыла, аның төп аралашыу чарасы булуы ачыклана;

- милли мәктәпләрдә татар телен өйрәнү  башка предметларны үзләштерүнең төп чарасы булуы ачыклана;

- универсаль уку эш алымнарына өйрәтелә;

- мөстәкыйль укырга омтылыш тудырыла;

укучыда балалар китабы, төрле кызыклы журналлар белән кызыксыну уятыла;

- уку гигиенасы һәм китапны саклап тоту кагыйдәләрен үтәү  гадәте тәрбияләнә.

I. Сөйләм эшчәнлеге төрләре

Тыңлау. Тыңлый белүнең уңышлы аралашуга һәм кара-каршы сөйләшүгә нигез булуын аңлау. Укыганны тыңлау, тыңлаган сөйләмнән кирәкле информацияне аерып алу, аның төп фикерен ачыклау, чагыштыру, нәтиҗә ясау. Ишеткәнне төгәл һәм аңлап кабул итү. Текстны тыңлаганда игътибарлы булырга һәм сорауларга төгәл җавап бирергә, эчтәлеген сөйләргә өйрәтү.

Сөйләү. Балаларның бәйләнешле сөйләм осталыгын камилләштерү. Аралашу максатына ярашлы итеп, сөй­ләм формаларын сайларга өйрәтү. Әдәби әсәрдәге вакыйгаларны укытучы ж,итәкчелегендә сөйләү. Бирелгән темага, рәсемнәр буенча кечкенә күләмле хикәячекләр төзеп сөйләргә өйрәтү. Сөйләм культурасын үзләштерү. Сөйләмне дөрес булмаган сүзләрдә арындыру. Башка укучыларның сөйләмнәренә игътибарлы булу, кешенең әйткәнен хуплау, үз фикереңне итагатьле итеп кыска гына әйтеп бирү.  Сөйләм ситуацияләрен урынлы куллана белү: әңгәмә кору, кара-каршы сөйләшү, монолог төзү, эндәшү, чакыру, сорау, хәбәр итү h. б.

Уку. Хәрефләрне тану.

Сузык  аваз хәрефләренә карап, иҗекләрне уку. Хәрефләрне дөрес   һәм тиз танып, сүздәге аваз мәгънәсендә уку (ел - [йыл]). Сүзләрне, кыска җөмләләрне, кеч­кенә текстларны аңлап, дөрес һәм салмак итеп, сүзләп кычкырып укырга өйрәнү, уку техникасын үзләштерү. Уку гигиенасы белән таныштыру.

Язу. Язганда дөрес утыру, дәфтәрне дөрес кую, ручканы дөрес тоту күнекмәләре бирү. Кул  чугы   һәм бармак мускуллары хәрәкәтен үстерү өчен хәзерлек күнегүләрен башкару.

Баш һәм юл хәрефләренең язылышы. Аларны сүздә тоташтыруның төп типлары. Каллиграфик дөрес язу. Авазларны хәрефләр белән язу. Язганда хәрефләрне тоташтырган сызыкларны өзмичә, ритмик язуга ирешү. Дәфтәр юлына сүзләрне тигез ара калдырып язу. Өйрәнелгән кагыйдәләргә нигезләнеп текстларны күчереп  язy, язганны тикшерү. 3-5 сүздән торган җөмләләрне  ишетеп язу. Җөмләләрне дөрес язу. Язу гигиенасы таләпләрен үтәп, аңлаешлы, матур һәм пөхтә язуга ирешү.

 

 

 

 

 

Белем бирүнең эчтәлеге

Сүз төшенчәсе формалаштыру

Сүз һәм предмет. Сүзнең тамгасы. Сүзнең атау функциясе. Предметны, предметның  билгесен, эшен, хәрәкәтен атаучы сүзләр һәм аларның тамгасы. Сүзнең  мәгъәнәсе.

Сөйләм турында тешенчә. Аралашу чарасы буларак сөйләм. Әйтмә һәм язма сөйләм.

Җөмлә. Җөмләдә сүзләр  бәйләнеше. Җөмләнең сүзләр санын   күрсәтү өчен график моделен төзү. Модель буенча  җөмлә төзү.

 

Сүзнең аваз составын анализлау

 

Сүз һәм аваз. Аваз төшенчәсен кертү. Сүздәге авазларны аеру, урынын, санын билгеләү. Сүзнең аваз моделен  төзү. Бирелгән модельгә сүзләр табу.

Иҗек. Сүзләрне иҗекләргә бүлү, аларныың саны. Сүз моделендә иҗек  тамгасының  бирелеше. Бирелгән  иҗек моделенә сүзләр  табу, яки сүзләрнең иҗек моделен төзү.

Татар телендә басым.  Сузык  һәм тартык авазлар. Калын һәм нечкә сузыклар.  Сузыкларның  сүзләрдәге тартыкларга  тәэсире.  Калын һәм нечкә,  парлы  һәм парсызяңгырау  һәм саңгырау тартыкларны билгели белү һәм модельдә   күрсәтү. Сүзнең аваз моделен төзү. Бирелгән модельгә сүзләр уйлау. Аваз, иҗек анализы ясау.

 

Уку һәм язу күнекмәләрен формалаштыру

 

Авазларны язуда хәреф белән билгеләү. Хәрефләрне сүзнең аваз моделенә кертә бару. Калын  һәм нечкә авазларны язуда  билгеләү. Тартык аваз хәрефләренең калынлыгын – нечкәлеген  билгеләүдә  сузык аваз хәрефләренең роле. Сүзләрне тулысынча уку. Сүзләрне, җөмләләрне дөрес күчереп язу.

Татар телендә язылышын әйтелешенә карап билгеләп булмау очраклары (орфограммалар). Җөмлә башында һәм ялгызлык исемнәрдә баш хәреф. Җөмлә ахырында тыныш билгеләре. Сүзләрне юлдан юлга күчерү.

Транскрипция. Тавышсыз хәрефлэр (ь, ъ). Киң һәм тар әйтелешле сузык авазлар (о, ы, э). Рус һәм татар сүзләрендә кайбер хәрефләрнең әйтелеше (к, г, в, ч, щ, ж, ш). [й] авазын хәрефләр белән билгеләү  очраклары.

Барлык баш һәм юл хәрефләренең язылышы һәм аларны үзара тоташтыруның төп типлары белән таныштыру. Каллиграфик дөрес язу үрнәкләре булдыру.

 

 

 

Укучының белеменә, эш осталыгына һәм күнекмәләренә таләпләр

 

Грамотага өйрәнү чорында укучы түбәндәгеләрне үзләштерергә тиеш:

I. Шәхси сыйфатлар үстерергә:

укучы алдында торган бурычларны аңлап кабул итәргә;

- уку эшчәнлегенә  өйрәнергә;

туган телгә, туган җиргә, олыларга хөрмәт белән карарга;

- сәламәт яшәү рәвеше булдырырга;

укытучыга,  иптәшләренә  яхшы мөнәсәбәттә  булырга.

II. Предмет буенча белем алырга:

- аваз һәм хәрефнең аермасын белергә;

сүзләрне авазларга таркатырга, авазларны сүздәге  тәртиптә әйтергә;

сузык һәм тартык авазларны, аларның  хәрефләрен таный белергә;

- калын һәм нечкә әйтелешле сүзләрне аерырга;

- сүзләрне иҗекләргә  бүләргә;

- җөмләне сүзләргә  тарката белергә;

- басма һәм язма  хәрефле текстларны күчереп язарга;

- әйтелеше һәм язылышы  аермасыз булган сүзләрне  ишетеп дөрес язарга;

- уку техникасын үзләштерергә;

- уку һәм язу гигиенасы кагыйдәләрен үтәргә  өйрәнергә.

III. Универсаль уку эш  төрләрен өйрәнергә:

- дәрестә эшләү күнекмәләрен белергә;

- укытучы әйткәнне ишетергә, тыңларга, аңламаганны сорарга;

-  авазларны  дөрес әйтергә, чагыштырырга, анализларга;

- дәреснең  темасын, максатын билгеләргә;

- уку мәсьәләсен чишүдә актив катнашырга;

- өйрәнелгән график модельләрне танырга  һәм куллана белергә;

 - парларда һәм төркемнәрдә  эшли белергә;

- укый һәм  яза белү белем алуның  төп чыганагы   булуын аңларга.

 

 

 

 

 

Программа материалын уку – укыту әсбаплары белән тәэмин итү буенча тәкъдимнәр

 

Уку-укыту әсбаплары

 

• «Татар теле»  дәреслеге (авторлары Л. Ш. Гайнетдинова, Ф. А. Гафурова)

•   «Татар теле»  дәреслегенә   методик   кулланма (авторлары Л. Ш. Гайнетдинова, Ф. А. Гафурова);

• «Татар  теле»   дәреслегенә эш дәфтәре (авторлары       Ф. А. Гафурова, Л. Ш. Гайиетдинова);

• Татар    теленнән    контроль эшләр дәфтәре  (авторлары Ф. А. Гафурова, Л. Ш, Гайнетдинова).

Бу дәфтәрләр ярдәмендә укучының  программа материалын  үзләштерү  дәрәҗәсен  күзәтү, вакытында ярдәм итү.

 

 

Уку –укыту әсбәплары

«Татар теле» Башкортостан республикасы татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 4 нче сыйныфы өчен дәреслек / Гафурова Ф.А., Салимгэрэева Б.С.

«Татар теле» дэреслэклэренэ  методик кулланмалар . Ф.А.Гафурова, Л.Ш.Гайнетдинова.

 

 

 

 

 

 

Календарно – тематическое планирование по родному ( татарскому) языку

2 класс.

 №

 Тема

Планир. дата

 Дата провед.

 Примечание.

1.

Слово  и предложение.

 

 

 

2

Слово  и предложение

 

 

 

3

Виды предложений по цели высказывания.

 

 

 

4

Слова, отвечающие на вопросы кто? ?

 

 

 

5

Диктант « В саду»

 

 

 

6

Звуки, буквы, слоги.

 

 

 

7

Речь.

 

 

 

8

Текст.

 

 

 

9

Обобщение. Речь. Текст.

 

 

 

10

Знаки препинания в конце предложения.

 

 

 

11

Слово.

 

 

 

12

Слово и действие.

 

 

 

13

Слово и признак.

 

 

 

14

Контрольный диктант « Синица»

 

 

 

15

Звуки и слово.

 

 

 

16

Звуки и буквы.

 

 

 

17

Обобщение темы. Звуки и буквы.

 

 

 

18

Гласные звуки.

 

 

 

19

Гласные звуки.

 

 

 

20

Гласные звуки. Обобщение.

 

 

 

21

Согласные звуки.

 

 

 

22

Звонкие и глухие согласные.

 

 

 

23

Обобщение. Гласные и согласные звуки.

 

 

 

24

Слоги. Гласные звуки.

 

 

 

25

Перенос слов.

 

 

 

26

Перенос слов с мягким и твердым знаком.

 

 

 

27

Гласные буквы.

 

 

 

28

Правописание слов с буквой Э,е.

 

 

 

29

Буквы θ, е.

 

 

 

30

Контрольный диктант « зимние игры»

 

 

 

31

Анализ диктантов. Слова с θ, Э,е.

 

 

 

32

Слова с буквой О,Ы.

 

 

 

33

Обобщение. Правописание слов с О-Ы, θ-Е, Э.

 

 

 

34

Буква Яя.

 

 

 

35

Буква Юю.

 

 

 

36

Правописание гласных букв.

 

 

 

37

Буква Ее.

 

 

 

38

Диктант

 

 

 

39

Согласные буквы и  звуки. Буква Й.

 

 

 

40

Правописание слов с буквой Й.

 

 

 

41

Буква Вв.

 

 

 

42

Правописание слов с буквой Вв.

 

 

 

43

Буква К,г.

 

 

 

44

Буквы М,Н,Ң

 

 

 

45

Слова с удвоенными согласными.

 

 

 

46

Буквы Ъ,Ь.

 

 

 

47

Диктант.

 

 

 

48

Обобщение. Звуки и буквы.

 

 

 

49

Слова. Отвечающие на вопросы кто?  Что?

 

 

 

50

Слова, отвечающие на вопрос что?

 

 

 

51

Клички животных.

 

 

 

52

Названия городов, деревень, рек.

 

 

 

53

Диктант.

 

 

 

54

Слова, отвечающие на вопросы что делает?  что сделает?

 

 

 

55

Изменение глаголов по временам.

 

 

 

56

Антонимы, синонимы.

 

 

 

57

Диктант.

 

 

 

58

Слова, отвечающие на вопросы какой?какая?

 

 

 

59

Слова, обозначающие  предметов.

 

 

 

60

Изложение.

 

 

 

61

Однокоренные слова.

 

 

 

62

Однокоренные слова.

 

 

 

63

Предложение. Подлежащее и сказуемое.

 

 

 

64

Главные члены предложения.

 

 

 

65

Главные члены предложения.

 

 

 

67

Развите речи. Составление предложений.

 

 

 

68

Диктант.

 

 

 

69

Текст. Предложение.

 

 

 

70

Обобщение. Части речи.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 Календарно – тематическое планирование  по родному ( татарскому) языку

                                                       4 класс.

 №

 Тема

Планир. дата

 Дата

провед.

 Примечание

1.

 Предложение.

 

 

 

 

 Виды предложений.

 

 

 

 

 Звуки ибуквы.

 

 

 

 

 Звуко- буквенный анализ.

 

 

 

 

 Антонимы.

 

 

 

 

 Синонимы.

 

 

 

 

 Корень слова.

 

 

 

 

 Имя существительное.

 

 

 

 

 Диктант « осень»

 

 

 

 

 Единственное и множественное   существительных.

 

 

 

 

 Склонение по падежам.

 

 

 

 

 Склонение по падежам.

 

 

 

 

 Склонение существительных по падежам.

 

 

 

 

 Склонение существительных, окончивающихся на гласные.

 

 

 

 

 Контрольный диктант « Верный друг»

 

 

 

 

 Анализ диктантов. Склонеие существительных.

 

 

 

 

  Склонеие имен существительных.

 

 

 

 

 Закрепление. Имена существительные. Склонение.

 

 

 

 

 Имена прилагательные.

 

 

 

 

  Имена прилагательные.

 

 

 

 

  Сравнительная степень прилагательных.

 

 

 

 

 Сравнительная степень прилагательных.

 

 

 

 

  Превосходная степень прилагательных

 

 

 

 

Превосходная степень прилагательных.

 

 

 

 

  Относительные имена прилагательные.

 

 

 

 

 Качественные имена прилагательные.

 

 

 

 

 Склонение имен  прилагательных.

 

 

 

 

  Имена прилагательные в предложении.

 

 

 

 

   Диктант « Идель»

 

 

 

 

  Анализ ошибок. Имя прилагательное. Закрепление.

 

 

 

 

 Глаголы.

 

 

 

 

 Контрольный диктант « В декабре»

 

 

 

 

 Виды глаголов.

 

 

 

 

 Виды глаголов.

 

 

 

 

 Повелительное наклонение глагола.

 

 

 

 

 Изменение по лицам глаголов повелительного наклонения.

 

 

 

 

 Изложение

 

 

 

 

 Изменение глаголов по лицам.

 

 

 

 

Изменение глаголов по лицам

 

 

 

 

 Диктант

 

 

 

 

 Изъявительное наклонение глагола.

 

 

 

 

Изъявительное наклонение глагола.

 

 

 

 

 Глаголы прошедшего времени.

 

 

 

 

 Глаголы прошедшего времени.

 

 

 

 

 Глаголы настоящего времени.

 

 

 

 

Глаголы настоящего времени

 

 

 

 

 Диктант

 

 

 

 

 Будущее время глаголов.

 

 

 

 

 Будущее время глаголов.

 

 

 

 

 Виды глаголов.

 

 

 

 

 Изложение

 

 

 

 

  Наречие.

 

 

 

 

  Наречие

 

 

 

 

  Местоимение.

 

 

 

 

   Личные местоимения

 

 

 

 

 Диктант

 

 

 

 

 Склонение местоимений.

 

 

 

 

 Склонение местоимений.

 

 

 

 

 Однородные члены предложений.

 

 

 

 

Однородные члены предложений

 

 

 

 

 Сочинение

 

 

 

 

  Союзы и  однородные члены предложения.

 

 

 

 

 Диктант

 

 

 

 

 Текст. Тема .

 

 

 

 

Текст. Тема.

 

 

 

 

 Краткое содержание текста.

 

 

 

 

 Плана к тексту.

 

 

 

 

 Контрольный диктант.

 

 

 

 

 Повторение. Части речи.

 

 

 

 

 Повторение. Части речи.

 

 

 

 

 Повторение. Главные члены предложения.

 

 

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Рабочая программа по родному ( татарскому) языку 2, 4 кл."

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Противопожарный инженер

Получите профессию

Бухгалтер

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 662 872 материала в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 20.10.2016 591
    • DOCX 62.1 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Вахитова Гузалия Хусаиновна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Вахитова Гузалия Хусаиновна
    Вахитова Гузалия Хусаиновна
    • На сайте: 7 лет и 6 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 1788
    • Всего материалов: 2

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Экскурсовод

Экскурсовод (гид)

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе
аудиоформат

Курс повышения квалификации

Особенности реализации ФГОС НОО для слепых и слабовидящих детей

72/108/144 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 27 человек

Курс повышения квалификации

Методика преподавания информатики в начальных классах

72 ч. — 180 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 67 человек

Курс повышения квалификации

Организация краеведческой деятельности детей в учебно-воспитательном процессе начальной школы

36 ч. — 144 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 248 человек

Мини-курс

Психологические механизмы и стратегии: сохранения психологического равновесия

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 25 человек из 13 регионов
  • Этот курс уже прошли 12 человек

Мини-курс

Методология проектного менеджмента и стратегического планирования в инвестициях

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Психология личности: свойства и характеристики личности

5 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 60 человек из 27 регионов