Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015

Автоматическая выдача свидетельства о публикации в официальном СМИ сразу после добавления материала на сайт - Бесплатно

Добавить свой материал

За каждый опубликованный материал Вы получите бесплатное свидетельство о публикации от проекта «Инфоурок»

(Свидетельство о регистрации СМИ: Эл №ФС77-60625 от 20.01.2015)

Инфоурок / Начальные классы / Рабочие программы / Рабочая программа по Родному языку
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 26 апреля.

Подать заявку на курс
  • Начальные классы

Рабочая программа по Родному языку

библиотека
материалов

МБОУ « Таканышская СОШ»

Мамадышского муниципального района Республики Татарстан



« Рассмотрено» « Согласовано» « Утверждаю»

Руководитель ШМО Заместитель директора Директор МБОУ « Таканышская СОШ»

---------/Гайнуллина Н.Д./ по учебной работе ----------/Гайфуллина Л.Р./

Протокол № 1 от -------/Аглямзянова Р.Ф./ Приказ № от

« 26 » августа 2016 г. « « августа 2016 г. « «августа 2016 г.

РАБОЧАЯ ПРОГРАММА

начального общего образования

по учебному предмету«Әдәби уку»

учителя начальных классов

высшей квалификационной категории

Гайнуллиной Нурии Давлетзяновны



2016- 2017 учебный год







1. Шәхси, метапредметлы һәм предметлы нәтиҗәләр

Шәхси нәтиҗәләр:

  • кешеләрнең теге яки бу адымнарын, тормыштагы төрле очракларны гомум кабул ителгән нормалардан һәм кыйммәтләрдән чыгып бәяләү; яхшы һәм начарны аера белү;

  • текст эчендә “яшәү”, үзеңнең хис – тойгыларыңны белдерү;

  • башкаларның хис – тойгыларын аңлау, борчылу, кайгы – шатлыгын уртаклашу;

  • үз – үзеңне үстерүгә омтылыш булдыру;

  • авырлыкларны җиңеп, куйган максатка омтылу;

  • үз фикереңне белдерә һәм яклый белергә омтылу.

Метапредметлы нәтиҗәләр:

  • укытучы ярдәмендә уку эшчәнлегенең максатын билгеләү һәм формалаштыру;

  • иллюстрация белән эш вакытында үзеңнең фикереңне, күзаллауыңны әйтергә өйрәнү;

  • укытучы тәкъдим иткән план буенча эшләргә өйрәнү;

  • дәреслек белән эшләү күнекмәсе булдыру;

  • шигырьне сәнгатьле уку һәм хикәяне эзлекле сөйли алуга ирешү;

  • үз фикерләреңне телдән һәм язмача белдерергә өйрәнү;

  • уку бурычларын аңлау, аны чишү юлларын эзләү;

  • уңышсыз уку эшчәнлегенең сәбәпләрен аңлау һәм конструктив эш итү.

Предметлы нәтиҗәләр:

  • укытучы, укучы сөйләгән текстны аңлап кабул итү;

  • сүзләрне дөрес, аңлап уку;

  • укыган әсәр буенча укытучы соравына җавап бирә алу;

  • текстны тулы итеп сөйләү;

  • картина буенча телдән хикәя төзи алу;

  • зур булмаган шигырьне яттан сөйләү;

  • автор, әсәр һәм геройларны туры китереп әйтә белү;

  • хикәя һәм шигырьне аера белү.

  • Универсаль уку гамәлләре формалаштыру

Танып белү универсаль уку гамәлләре:

- дәреслектә ориентлаша белү;

- шартлы билгеләрнең телен белү;

- текстның билгеле бер өзегенә дәреслектән иллюстрацияне табу;

- тексттан билгеләнгән өзекне табу;

- материаль объектлар кулланып биремнәр үтәү;

- дәреслек һәм мөстәкыйль эш дәфтәрендәге мәгълүматлар белән эшли белү;

- дәреслек һәм хрестоматиядәге, дәреслек һәм мөстәкыйль эш дәфтәрендәге шартлы билгеләрне туры китерү.

Регулятив универсаль уку гамәлләре:

-кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу;

- гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау;

- үз эшчәнлегеңне контрольгә алу, биремне үтәүнең дөреслеген тикшерү;

- тормыш тәҗрибәсен куллану;

- эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү.

Шәхескә кагылышлы универсаль уку гамәлләре:

- дәреслек геройларына, күршеңә ярдәм итүдә танып-белү инициативасы күрсәтү;

- үз уңышларың/уңышсызлыкларың турында фикер йөртү;

- үз мөмкинлекләреңне бәяләү;

- үз эшчәнлегенең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ формалаштыру;

- мәгънә барлыкка китерү («Минем өчен моның нинди мәгънәсе һәм әһәмияте бар?» - дигән сорау кую)

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:

- тормыш тәҗрибәсен куллану;

- күршең белән хезмәттәшлек итү.

Әлифба чорының ахырына балалар:

1. Татар теленең авазларының сузык (ачык авыз символы белән бирелгән), ягъни җырлана торган аваз һәм тартык, ягъни җырланмый торган; әйткәндә, сөйләм органнарында киртә ясала/ясалмый торган авазларга бүленүен, сузыкларның калын һәм нечкә булуын, тартыкларның нечкә- калын яңгырашын сузык аваз хәрефләре белдерүен;

- сүзнең яңгыраш һәм мәгънә бөтенлегенә ия булуын;

- сүзнең иҗекләргә бүленүен, бер иҗекнең көчлерәк һәм озынрак әйтелүен;

- сөйләм авазлары язуда шартлы график символлар (түгәрәк, квадрат) яки хәрефләр белән белдерелүен;

- сүзләр предметларны, аларның билгеләрен, эш-хәрәкәтләрен белдерүләрен, ярдәмче сүзләр сүзләрне, җөмләләрне үзара бәйләү өчен хезмәт итүләрен, аларның график символларын;

- әйтмә сөйләмнең текст һәм җөмләләргә бүленүен, аларны график сурәтләп булу мөмкинлеген;

элемент-сызыклар һәм элемент-өлгеләрнең басма һәм язма хәрефләрнең график системасының структур (төзелеш) берәмлекләре булуын;

- һәр басма һәм язма хәреф формасының тиешле урын-сан мөнәсәбәтендә урнашкан элементлардан торуын аңлый белергә тиеш.

2. Укучылар сүз башыннан башлап, андагы һәр авазны көчлерәк итеп билгели бара, берсен аерып алып аңахарактеристика бирә;

- анализ вакытында тартыкларның яңгырау-саңгыраулыгын билгеләү алымнарын куллана;

- сүзне иҗекләргә бүлә;

- схемалардан сүзнең аваз язылышын иҗекләп һәм орфоэпик дөрес итеп укый

- схемалардагы һәм «Әлифба» текстларында бирелгән хәреф язуын иҗекләп һәм орфоэпик дөрес итеп укый;


Курсның эчтәлеге

1 класс

Әзерлек чоры

Әкият текстын тыңлау. Иллюстрацияләрнең (рәсемнәрнең) текст өлешләре белән бәйләнешен (мөнәсәбәтен) ачыклау. Әкият эчтәлеген сөйләү.

Балаларда текст турында, беренчедән, мәгънә ягыннан үзара бәйләнгән һәм хәбәр итү интонациясе белән әйтелә торган, якынча тәмамланган фикерне белдерүче, билгеле бер эзлеклелектә килгән сүз һәм җөмләләр җыелмасы буларак, икенчендән, нәрсә турында да булса хәбәр итүче һәм ишетеп, күреп зиһенгә алына торган мәгълүмат буларак башлангыч күзаллау булдыру. Иллюстрация темасы буенча җөмләләр төзү. Конкрет җөмләләр белән текстның график моделе арасындагы мөнәсәбәтне ачыклау. Рәсем белән бирелгән хикәяне исемләү (исем кушу). Текст төзү элементлары. Тәкъдим ителгән график моделе буенча хикәя эчтәлеген сөйләү.

Укылган текст эчтәлеге буенча бирелгән укытучы сорауларына җавап бирү. Текст эчтәлеген сайлап алып сөйләү, шигырь ятлау.

Телнең структур берәмлеге буларак сүз турында башлангыч күзаллау булдыру. Басма хәрефләрнең элемент-өлгеләре белән танышу.

Әлифба чоры

Сузык авазлар

Сузык [а, ә, ы, э, и, у, ү, о, ө] авазларының сүздә төрле позициядә килгән һәм аерым кулланылган очрактагы артикуляцияләрен ныгыту. Сузык авазларны аеру күнегүләре. Иҗек ясау процессында сузыкларның роле. Сүз кисәге буларак иҗек турында белешмә. График схема буенча сузык авазны әйткәндә, сузыкка басым куеп әйтү. Сүзнең график схемалары буенча сүзне көйләп,иҗекләргә бүлеп салмак һәм орфоэпик дөрес уку. Сүзнең иҗекләргә бүленешен дуга ярдәмендә билгеләү.

Схемада сузык авазны башта түгәрәк, соңыннан транскрипция билгесе белән билгеләү. Ишетелгән һәм әйтелгән сүзләр арасыннан өйрәнелә торган аваз кергән сүзне таный һәм аера белергә өйрәнү. Өйрәнелгән сузык аваз кергән сүзләр сайлау.

Элемент-өлге ярдәме белән басма хәрефләр төзү һәм аларның формаларын үзләштерү. Хәреф турында авазның тышкы билгесе, ягъни «киеме» буларак образлы күзаллау булдыру.

Укытучы укыган текстны тыңлау, эчтәлеген аңлау, куелган сорауларга җавап табу, ишетеп кабул ителгән текстның эчтәлеген тулысынча яки сайлап сөйләү.

Парсыз сонор тартык авазлар

[м, н, л, р, й, ң] сонор тартык авазлары. Бирелгән авазларның артикуляциясе : үпкәдән килә торган һава агымы бер сөйләм органында, мәсәлән иреннәрдә, тешләрдә, тел алдында, тел уртасында, тел артында киртәгә яки тоткарлыкка очрый, бу авазларны әйткәндә тон өстенлек итә, шау катнаша гына. Шуңа күрә ул авазларны ярым сузыклар дип тә йөртәләр.

Калын һәм нечкә яңгырашлы сүзләрдә сонор тартык авазлар әйтелешен чагыштыру; язуда аларның калын яңгырашын калын сузык аваз хәрефләре (а, у, о, ы) белән (ма, му), нечкә яңгырашын нечкә сузык аваз хәрефләре (ә, и, ө, ү, э) белән белдерү. Сүздә һәр авазны аерып әйтү алымы. Рәсем һәм схема белән бирелгән сүзләргә аваз анализы. Анализлана торган сүз составына кергән аерым аваз артикуляциясе. Тартык авазларның яңгыраулыгын белдерүче билге — уртасында нокта булган квадрат белән билгеләү.

Чагыштыру өчен бирелгән сүзләрдәге (мал-мәл) авазларның аермалы билгеләренең мәгънә функциясенә ия булуын билгеләү.

Сонор авазларны белдерүче басма баш һәм юл хәрефләрнең формаларын үзләштерү. Ябык иҗекләрне (ай) һәм калын һәм нечкә яңгырашлы кушылмаларны (ма, мә, му, мү һ.б.), шулай ук парсыз тартык авазлар уртада һәм ахырда булган сүзләрне (май, малай) уку. Сүзләрне иҗекләп уку белән чагыштырып, орфоэпик уку һәм әйтү алымы.

Сүз башында һәм сүз уртасында |й] авазы

Я, е, ю хәрефләренең ике авазга [йа], [йә], [йы], [йә], [йу], [йү] билге булып килүләре: яра, ял, юл, куян, баян.

Аваз-хәреф схемаларын иҗекләп һәм орфоэпик дөрес итеп уку. Шартлы билгеләр һәм басма хәрефләр нигезендә сүзнең аваз формасын график формага күчерү процессын күзәтү.

Я, е, ю хәрефләрен куллану кагыйдәләрен үзләштерү. Бу хәрефләр кергән сүзләрне һәм иҗекләрне уку. Баш һәм юл басма хәреф формаларын төзү.

Яңгырау һәм саңгырау парлары булган тартыклар

Яңгырау һәм саңгырау тартыкларны калын һәм нечкә яңгырашын билгеләү: нечкәлек яңгырау, саңгырау ([д-т],[з-с],[г-к],[гъ-къ] һ.б.) парларның үзара мөнәсәбәтен ачыклау. Мәсәлән бар-бар, бар-пap һ.б. Өйрәнү тәртибендә басма хәреф формаларын үзләштерү.

Авазларында аерма булган сүзләрне, яңгырау һәм саңгырау тартык авазлардан башланган сүзләрне әйтеп карау, чагыштыру күнегүләре (бар-пар).

Аваз-хәреф схемалары нигезендә авазларны аеру, иҗекләр, сүзләр, текстлар уку.

Башлангыч сүзне һәм сүзнең авазын алмаштыру яки аваз өстәү юлы белән ясалган яңа сүзләрне (бур-бура-буран), шулай ук ике яктан да бертөрле укыла торган (ана) сүзләрне уку. Табышмаклар уку һәм аларның җавабын табу. Тизәйткечләр, санамышлар, үртәвечләр, өйрәнелә торган аваз булган халык мәкальләрен уку, истә калдыру һәм хәтер буенча сөйләү.

Аваз. иҗек.сүз.җөмлә һәм текст турында образлы күзаллау формалаштыру.

Аеру билгеләре булып торган ь һәм ъ тан соң [й] авазы (1 сәг)

Язуда аеру билгеләре булып торган ь һәм ъ һәм сузык аваз хәрефләре ярдәмендә [й] авазының язуда бирелешен (ь+е, я, ю; ъ+е, ю, я) аңлату. (Я, е, ю хәрефләре алдындагы иҗек калын сүзләргә (алъяпкыч) ъ билгесе, алдагы иҗек нечкә сүзләргә (дөнья)ь билгесе куелуын аңлатыла).

Аеру билгеләре һәм сузык аваз хәрефләре белән белдерелгән [й] авазлы сүзләрнең аваз анализы. [Й] авазы кергән сүзләрнең аваз схемасын уку. аны хәреф формасына үзгәртү, соңыннан башта иҗекләп, аннан соң орфоэпик дөрес итеп уку.

ь, ъ билгеләренең басма хәрефләрен төзү һәм аларның формаларын үзләштерү.

(Бу билгеләрнең [гъ], [къ] авазларының калынлыгын белдерү өчен дә кулланылуын аңлату (игътибар, тәкъдим).Калын [гъ] һәм [къ] авазлары булган сүзләрнең калынлыгын белдерү өчен язуда калын сузык аваз хәрефләре куланылуын, әйткәндә, иҗек нечкәлеген белдерү өчен, ахырдан ь билгесе куелуын ассызыклан үтәргә кирәк. Мәсәлән мәкаль сүзендә [къ] калын кече тел тартыгы, аның калынлыгын белдерү өчен к дан соң а язабыз, укыганда[мәкъәл]дип укыйбыз, икенче иҗекне нечкә итеп уку өчен сүз ахырына ь билгесе куябыз.)

Парсыз тартык авазлар

Парсыз [х, һ, щ, ц] тартыклар артикуляциясе. Бу авазларның характеристикасы. Парсыз тартык авазлар кергән иҗекләр һәм сүзләр, текстлар уку. Текстның эчтәлеген үзләштерү. Эчтәлеген сөйләү. Басма хәрефләрнең формаларын үзләштерү.

Әлифбадан соңгы чор. Шигырь һәм проза. Шигъри һәм чәчмә әсәрләр турында гомуми кузаллау булдыру. Әдәби әсәрнең исеме, авторы (язучы, шагыйрь), халык авыз иҗатында билгесезлек (авторы юк).

Халык авыз иҗаты һәм әдәбият. Халык авыз иҗаты турында гомуми кузаллау булдыру. Авторның булмавы, телдән сөйләм, практик-уен характерындагы кече жанр әсәрләре. Бишек җырлары, санамыш, табышмак, тизәйткеч, эндәшләр. Әйләнмәле һәм чылбыр әкиятләр. Халык авыз иҗатының табышмак, әйләнмәле әкият кебек формаларын практик яктан үзләштерү.

Сурәтләнгән вакыйгаларга карата автор фикере (әсәр исеме, геройларга характеристика, авторлар бәяләмәсе).

Әсәрнең эмоциональ тоны. Юмористик һәм җитди характердагы әсәрләр. Әсәрләрне китаптан кычкырып, яттан укыганда эмоциональ характерны чагылдыра белү. Тавыш төсмерләре: интонация, тон, тавыш көче, тембр, темп, пауза, логик басым, сүзсез мимика, хәрәкәтләр, ымнарны дөрес бирә алу.

Әдәби сәнгатьлелек чаралары. Текстны анализлау барышында сәнгатьлелек чараларын табарга күнектерү. Сурәтләү чаралары турында беренчел кузаллау булдыру, кабатлауларның мәгънәсенә төшенү, тавышның сәнгатьлелеген ачыклау: рифма, ритм төшенчәсе бирү.

Әдәби жанрлар. Жанрлар турында гомуми кузаллау булдыру:

Хикәя. Хикәянең исеме. Ике образны чагыштырып сөйли белү. Әсәрдәге геройларга карата үз фикерен белдерү.

Шигырь. Дөньяны шагыйрьләр күзлегеннән чыгып танып белү: шагыйрь матурлыкны тоя белергә өйрәтә. Рифма белән танышу: аны таба, куллана белергә күнектерү.

Библиографик культура. Дәреслектә җиңел генә ориентлашырга өйрәтү: “Эчтәлек” битеннән кирәкле әсәрне тиз генә эзләп табу.

Уку күнекмәләре. Укучыларны тиз һәм йөгерек укырга гадәтләндерү. Укыганда орфоэпия нормаларын төгәл саклау, дөрес тавыш төсмерләре (тавыш көче, темпы) белән укырга өйрәтү

Балалар китабы белән эшләү

Китап уку даирәсен формалаштыру. Балалар өчен язылган китаплар белән кызыксындыру, китапларны эчтәлегенә карап аера белергә өйрәтү, китап, әсәр исемнәрен дөрес әйтү, китапны язган кешенең (авторның) исемен укып күрсәтү.

Уку гигиенасы һәм китапны саклап тоту кагыйдәләрен үтәү.

Сөйләм үстерү.

Балаларда үз сөйләменең шулай ук башка кешеләр сөйләменең авазларына игътибарны көчәйтү; ишетү сизгерлеген һәм хәтерен, сөйләм органнары хәрәкәтен үстерү, шомарту. Сөйләмнең гомуми күнекмәләрен камилләштерү, аның салмак темпы һәм ритмына, сөйләм сулышына һәм агышына, уртача тавышка һәм дөрес интонациягә (тавышны күтәрә, түбәнәйтә белергә) өйрәтү.







2 класс

1 нче сентябрь – Белем бәйрәме. Дәрдемәнд. Балалар,әйдә мәктәпкә! Г.Тукай. Кырлайдагы икенче көз. Г.Тукай. Сабыйлар җыры. М.Галиев. Сентябрь. Г.Ахунов Беренче укытучым. Батулла Валия. М.Гафури. Ана теле. М.Рәфыйков. Ишгилде.

Туган илем, туган телем, иң кадерлем сез минем! Ш.Галиев. Җирдә миңа ни кирәк? Э.Мөэминова. Туган телем. Г.Бәширов. Нинди ул Татарстан? Р. Рәкыйпов. Мин яратам сине, Татарстан! Г.Ахунов. Казан – Татарстанның башкаласы.Б.Камалов. “Ватан иксез – чиксез”, Ватан. С.Хәким. “Республикам минем, Татарстан”. Г.Галиев. Ык нинди елга соң ул? Ш.Галиев. Балачак әтәчләре кычкыра.

Кырлар буйлап уңган көз йөри. Г.Тукай Көз. Г.Галиев. Җимеш бакчасында.М.Гафури. Хушыгыз кыр казлары! Г.Хәсәнов. Озакламый кар явар.. С.Сүнчәләй. Күңелсез көз. К.Тәхау. Көзге урман. Г.Рәхим. Көз йөри. З.Нури. көзне көткәндә.

Гаиләмне бик яратам. М.Җәлил. Бишек җыры. И.Гази. Синең әниең. Х.Халиков. Без ничәү. Р.Мингалим. Канатларың булса. М.Әхмәтҗанов. Кирәк. Г.Рәхим. Дүрт малай һәм дүрт әти.Р.Мингалим. Иң зур кеше. Серб әкияте Су иясе.

Әдәп башы- матур гадәт. Л.Шәех. Уңай сыйфатлар. К.Насыйри. Тәрбия китабы. Х.Халиков Хәерле иртә! Ә.Бикчәнтәева. Өстәл янында. З.Әхмәров. Шулай да булгалый. Р.Ишморатова. Яңа чана. Ф.Яруллин. Хикмәтле сүз. Т.Миңнуллин. Рәхмәт. З.Әхмәров. Әләкче. А.Әхмәт. Ай-һай! Н.Каштанов. Ярдәм. Р.Вәлиева Үсмәгән әле ул. Ф.Яруллин. Кояштагы тап. Дәрдемәнд. Өч угыл. А.Шамов. Ипи кадере.

Тирләп эшләсәң – тәмләп ашарсың М.Гафури. Балалар эше. И.Туктар. Нилектән икән? Ш.Галиев. Уң кул белән сул кул. Татар әкияте. Ялкау малай. Г.Бәширов. Үзебез карап үстерәбез. Әкият. Бүләк кемгә? Г.Хисамов. Үз юлыңа чыктың, хуш балам! Ф.Яруллин. Кайчы һәм энә. Р.Төхфәтуллин. Каз өмәсендә.

Аксакал кыш. Б.Рәхмәт. кыш килде. Г.Бәширов. Чана шуу. Җ.Тәрҗеманов. Һай, Кыш бабай... К.Ушинский Кыш ачуланды. Р.Корбан. Суык көндә. И.Туктар. Җем-җем!..Чвик!..Җ.Дәрзаман. Яңа чана яңа шул.

Курыкма, тимим! Р.Фәйзуллин. Кызыл китап. Ә.Баян. Рәхмәт өчен түгел. М.Рәфыйков. Көчек. Г.Хәсәнов. Куян. Ш.Галиев. Кеше урман кисә. Ә.Бикчәнтәева. Сөйкемсез песи. К.Тәхау. Кошларга ярдәм итик. Р.Хафизова. Күңел күзе.Г.Сабитов. Югалган йолдыз.Г.Бәширов. Исраф.

Иң йомшак куллар - әни куллары. Р.Миңнуллин. Әни кирәк! С.Рәхмәтуллин. Дәү әни. В.Осеева. Дүрт кыз. К.Булатова. Әниемнең кызы юк бит. И.Туктар. Өлгер. Р.Вәлиев. Кояш кебек. Й.Шәрәпова. Тылсымлы елмаю.

Яз бигрәк шук икән... Ә.Бикчәнтәева. Март аенда. К.Маховский. Язгы авазлар. Б.Рәхмәт. Яз килә. Ә.Бикчәнтәева. Апрель ае. Ф.Хөсни. Авылда яз. Ә.Кари. Минем кунагым. Г.Хәсәнов. Беренче күк күкрәү. Г.Афзал. Язгы яңгыр. Г.Тукай. Баланың ата-анасын сөюе. М.Рәфыйков. Илһам авазы. Э.Мөэминова. Сабантуй.

Рәхмәт сезгә, ветераннар! Э.Мөэминова. Моңсу бәйрәм. М.Мәһдиев. Дәү әти. Х.Халиков. “Буыннардан – буыннарга” Һәйкәл.

Татар халык авыз иҗаты. Сынамышлар. Эндәшләр. Тизәйткечләр. Такмаклар. Табышмаклар. Мәкальләр һәм әйтемнәр. әкиятләр. Дәрдемәнд. “-Әни,әкият сөйләче...” Татар әкияте. Зөһрә кыз. Нугай әкияте. Карт һәм су анасы. Чечен әкияте. Татулык. Индонезия әкияте. Күгәрчен белән кырмыска. Инглиз әкияте Аждаһа.

Күренекле әдипләребез иҗаты. Г.Тукай. Туган авыл. Сөткә төшкән тычкан. Ай һәм кояш. М.Гафури. Кыр казы. Балалар һәи китап. Г.Ибраһимов. Кызыл чәчәкләр. М.Җәлил. Имән. Чишмә.





3 класс

Туган җир. Туган ил. Туган ил, туган җир , Ватан төшенчәләре ныгытыла, ватанның туган авылдан башлануы турында яңалык белә, туган тел кирәклеге, аның ни өчен шулай аталганы үзләштерелә.

Теле барлар халык булган; хәтерле халык-тарихлы, зиһенле, күренекле халыкшәхес булып үсү өчен кирәкле төшенчәләр.

Г.Туган “Туган авыл”, А.Гыйләҗев “Күктау...”, Р.Фәйзуллин “Бердәнбер”, Т.Миңнуллин “Ватан сүзе”, Н.Арсланов “Үз илем, үз республикам бар”, Р.Хафизовадан “Киек Каз Юлы”, Т.Миңнуллин “Туган тел нигә кирәк?”, Р.Әхмәтҗанов “Әнкәм теле”, Г.Хөсәенов “Хәтер”, А.Лиханов “Ике сүз”, Р.Байтимеров “Туган ягым”.

Мин кем? Шәхес. Граждан. Тыйнак хыялларның тормышка ашуы, нык ихтиярлы кешеләр үз максатларын ирешүләре, балаларны сынаулардан курыкмаска өйрәтү. Үз алдыңа сораулар куеп, аларга җавап эзләп табу

А.Гыйләҗев “Кеше...”, Г.Хөсәенов “Шәхес. Граждан”, Х.Туфан “Дөньяда адәм”, Х.Туфан “Балалар һәм аналар”, Т.Миңнуллин “Әти”, А.Гыйләҗев “Хыялланырга яраткан...”, И.Туктардан “Бер илгизәр...”, Р.Гариф “Колакка әйтелгән сүз”, Р.Мингалим “Уйларга кирәк”, Т.Миңнуллин “Үзем турында үзем. Дөньяны таный башлау”, Г.Тукай “Җиһанда үлми”, Г.Бәширов “Китап җене кагылган малай”, Г.Тукай “Ике юл”.

Табигать һәм кеше. Кеше белән табигать арасындагы бәйләнешне, табигатьне ярату, саклау, аның турында кайгырту зарурлыгын ана белән бала мөнәсә -бәтләренә тиңләп аңлатырга мөмкинлек бирә

М.Юныс. Авыл баласы беренче тапкыр күчмә кошларны диңгездә нинди һәлакәтләр көткәне турында укып белә. Кошларның гарасаттан түгел, кешеләрдән куркуына аеруча игътибар бирелә.

Р. Мингалим нең шигырен өйрәнгәндә, башкаларныд хәленә керә белү өчен. Үзеңне алар урынына куеп карарга кирәк дигән фикерне ассызыклап, һәр баланың үз холкына бәя бирүенә ирешү максаты куела.

Рус язучыларының татарчага тәрҗемә ителгән әсәрләре

Г.Мөхәммәтшиннан “Авыл уянды”, Р.Гаташ “Әткәйгә хат”, М.Юныс “Диңгездәге давылның...”, Г.Тукай “Кошларга”, В.Бианки “Музыкант”, Р.Мингалим “Быел миңа әллә нәрсә булды”, Р.Төхфәтуллин “Тиен белән сөйләшү”, Ф.Хөсни “Кыр казлары”, Җ.Дәрзаман “Бөҗәкләр белән сөйләшү”, Ф.Шәфигуллин “Кырмыска турында баллада”, Г.Хәсәнов “Тәүфыйклы яшь бүреләр”, Н.Арсланов “Бичара эт язмышы”, М.Мәһдиевтән “Алай да чишмә бар әле”.

Тел, лөгать, гадәт вә әхлак алмашып. И.Крылов әсәрләрен укыганда, мәсәлнең морале дигән төшенчә кертелә, Г. Тукай әсәрләренә әйләнеп кайтып, андагы мораль белән чагыштырыла И.Крылов мәсәлне шигырь язмасында, Г.Тукайның проза итеп язганы искәртелә. Сынландыру төшенчәсен кабул итүгә әзерлек алып барыла. А.Пушкин. автор әкиятен, халык әкияте белән чагыштыру. М.Лермонтов сынландыру, чагыштыру, рифма, ритм. Строфа, шигъри юл төшенчәләрен кабатлау, әсәрнең темасын, төп фикерен ачыклау. И .Тургенев төп геройның эчке кичерешләре. Л.Толстой. Булган хәл сүзләренә игътибар итәргә кирәк. Аны дәлилләргә. Күпмилләтле россиянең һәм башка илләр халыкларының мәдәниятенә ихтирам тәрбияләү таләбен үти

И. Крылов “Чикерткә белән Кырмыска”, Көзге белән Маймыл”, А.Пушкин “Алтын әтәч турында әкият”, М.Лермонтов “Бородино”, “Нарат”, ”Кыя”, “Ташкын”, И.Тургенев “Муму”, Л.Толстой “Арыслан белән эт”, М.Горький “Мин ничек укыдым”, В.Астафьев “Бойе”, А.Гайдар “Кайнар таш”.

Талантлы син, Кеше туганым! Балаларны талантлы кешеләр, фикер ияләре белән таныштыру. Җ.Тәрҗемановтан “Мәңгелек һәйкәл”. М.Латыйфуллиннан “Сәйдәшнең бала чагы”, Р.Мостафиннан “Әгәр бу дәфтәр синең кулыңа эләксә...”, Р.Низамиевтан “Беренче татар балетын иҗат итүче”, Р.Батулладан “Бию җене кагылган егет”.

Борын-борын заманда. Халык әкияте, әдәби (авторлы) әкият төрләре, г. Тукайның “Халык әдәбияты” мәкаләсен укып, тирәнрәк үзләштерелә. Төрле халык әкиятләре ярдәмендә төрле халыкларны нинди темалар кызыксындырганы, аларның ничек яктыртылуы. Геройларның ничек сүрәтләнүу, нинди аерымлыклар булуы ачыклана

Г.Тукай “Халык әдәбияты”, Башмак. Татар әкияте. Туры сөйләгән – котылган, ялганлаган – тотылган. Татар әкияте. Бытбылдык белән Төлке. Вайнах әкияте. Тылсымлы әтәч. Хакас әкияте. Җенле бабай. Чуваш әкияте. Саран белән Юмарт. Татар әкияте







4 класс

Телдән һәм язма сөйләм культурасы – осталыгы, дәрәҗәсе турында сөйләшү, билгеләмәләрне искә төшерү. Укучыларның белем һәм күнекмәләрен тикшереп бәяләү.

Әдәби әсәр, аның геройлары, образларның төркемнәре; чәчмә, тезмә, пьеса(сәхнә әсәре) турындагы белемнәрне мисаллар ярдәмендә ныгыту; җәй көне укыган әсәрләрнең эчтәлеге турында нәтиҗәләр ясап сөйләшү.

Әдәби әсәрнең эчтәлеге. “Сюжет” төшенчәсе. Әсәр сюжетының төрле нигезгә корылган булуы – күп очракларда вакыйга башлана, дәвам итә һәм тәмамлана. Кемдер сөйләп, хикәяләп бара, ягъни укучыны вакыйганың кайда, кайчан баруы һәм катнашучы геройлар белән таныштыра: автор-язучы үзе сөйли яки бу эшне – хикәяләүне – бер героена тапшыра. Әсәрдә төп урынны вакыйга хәрәкәтен сөйләү түгел, хис-кичерешләрне образга әйләндереп күрсәтү-тасвирлау алып торырга мөмкин икәнен мисаллар ярдәмендә төшендерү. Алдагы сыйныфларда өйрәнгән чәчмә, тезмә әсәр төшенчәләрен эчтәлек белән бәйләү. Хикәяләүченең кем булуын аера белү.“Лирика” төшенчәсе. Алда сөйләшкәннәрдән чыгып, бергәләп нәтиҗә ясау: сагыну, кызгану, соклану, курку, шатлану, горурлану һ.б.хисләрне чагылдырган әсәрләдән мисаллар уку.Әдәби әсәрдә чынбарлык һәм уйланмалылык. Укыган әсәрләр мисалында мондый хәл тормышта була аламы-юкмы дигән сорау куеп аерырга өйрәтү.Төп герой һәм әсәрдә, әсәрләнең һәр төрендә кеше образы гына булмавы турында сөйләшү. Кеше хыял ярдәмендә әйләнә-тирәне, тормышны, җирне һәм галәмне өйрәнә, үзләштерә. Халык авыз иҗаты турында сөйләшү. Өйрәнгән әсәрләр мисалында, бергәләп, бу төр иҗатның, әсәрләрнең уртак сыйфатларын табу – иҗат итүчесе билгесез; язу булганчы ук яши башлаган иҗат; телдән сөйләнгән, хәтердә сакланган; сөйләп яки башкарып, бер-берсенә тапшырганнар. Язу уйлап табылгач, бу әсәрләр онытылмасын-югалмасын дип җыя, китап итеп бастыра башлаганнар.

Халык авыз иҗаты әсәрләре, аларның җанрлары белән таныштыру; китап авторларына игътибарлы булырга күнектерү.

Әкиятләр ни өчен безне кызыксындыра, укырга, тыңларга яратабыз дип сөйләшү, нәтиҗәләр ясау.

Әдәбият һәм башка сәнгать төрләре. Әдәбият, сәнгать төрләренең тойгылар белән бәйлелеге. Иҗат итүнең гадәти күз алдына китерүдән башлап ююгары осталык дәрәҗәсенә җитүе.

Төп сәнгать төрләре: музыка, хореография, рәсем, скульптура һәм әдәбият. Катнаш сәнгать төрләре – опера, балет, драма театрлары турында сөйләшү, үрнәкләре белән таныш булуларын ачыклау; дәрестән тыш эшләр – күргәзмә заллар, музейлар театрларда танышу; сәнгать осталары белән очрашулар оештыру.



3. Календарь -тематик планлаштыру


Cәгать

саны

Укыту эшчәнлегенең төрләре

Дата

Искәрмә

план

факт

1

Әзерлек чоры (3 сәгать)

Сөйләм. Җөмлә. Сүз. ”Өч кыз”, “Куян кызы” әкиятләре

1

Сөйләм, җөмлә, сүз турында төшенчә бирү. График схема

лар ярдәмендә сөйләмне җөмләләргә, җөмләне сүз

ләргә аеру.Татар теленең модель берәмлекләре белән таныштыру. Әкиятләрне искә төшерү.

5.09



2

Предметларны, хәрәкәтне, билгене белдерүче сүзләр.Уен дәресе

1

Предметларны, хәрәкәтне, билгене белдерүче сүзләр белән таныштыру, аера белергә өйрәтү.

12.09



3

Ярдәмлек һәм җөмлә төзүче сүзләр. Сәяхәт дәрес

1

Ярдәмлек һәм җөмлә төзүче сүзләр белән таныштыру. Предметларны, хәрәкәтне, билгене белдерүче сүзләрне аера белүне ныгыту.



19.09



4

Сузык авазлар. 3сәг.

[а],[ә],[ы], [э] сузыклары.

А,а,Ә,ә,Ы,ы,Э.э(е) хәрефләре. Уен дәресе

1

Сузык [а, ә, ы, э, и, у, ү, о, ө] авазларының сүздә төрле позициядә килгән һәм аерым кулланылган очрактагы артикуляцияләрен ныгыту. Сузык авазларны аеру күнегүләре. Иҗек ясау процессында сузыкларның роле. Сүз кисәге буларак иҗек турында белешмә. График схема буенча сузык авазны әйткәндә, сузыкка басым куеп әйтү. Сүзнең график схемалары буенча сүзне көйләп,иҗекләргә бүлеп салмак һәм орфоэпик дөрес уку. Сүзнең иҗекләргә бүленешен дуга ярдәмендә билгеләү.

Схемада сузык авазны башта түгәрәк, соңыннан транскрипция билгесе белән билгеләү. Ишетелгән һәм әйтелгән сүзләр арасыннан өйрәнелә торган аваз кергән сүзне таный һәм аера белергә өйрәнү. Өйрәнелгән сузык аваз кергән сүзләр сайлау.

Элемент-өлге ярдәме белән басма хәрефләр төзү һәм аларның формаларын үзләштерү. Хәреф турында авазның тышкы билгесе, ягъни «киеме» буларак образлы күзаллау булдыру.

26.09



5

[и],[у],[ү] авазлары. И,и, У,у,Ү, ү хәрефләре. Уен дәресе

1

3.10



6

[о],[ө] авазлары. О,о,Ө,ө хәрефлә-ре.Ныгыту. Уен дәресе

1


10.10







7

Парсыз сонор тартык авазлар 3 сәг.

[н],[л] тартыклары. Н,н,Л,л хәрефләре. Уен дәресе


1

[м, н, л, р, й, ң] сонор тартык авазлары. Бирелгән авазларның артикуляциясе : үпкәдән килә торган һава агымы бер сөйләм органында, мәсәлән иреннәрдә, тешләрдә, тел алдында, тел уртасында, тел артында киртәгә яки тоткарлыкка очрый, бу авазларны әйткәндә тон өстенлек итә, шау катнаша гына. Шуңа күрә ул авазларны ярым сузыклар дип тә йөртәләр.

Калын һәм нечкә яңгырашлы сүзләрдә сонор тартык авазлар әйтелешен чагыштыру; язуда аларның калын яңгырашын калын сузык аваз хәрефләре (а, у, о, ы) белән (ма, му), нечкә яңгырашын нечкә сузык аваз хәрефләре (ә, и, ө, ү, э) белән белдерү. Сүздә һәр авазны аерып әйтү алымы. Рәсем һәм схема белән бирелгән сүзләргә аваз анализы. Анализлана торган сүз составына кергән аерым аваз артикуляциясе. Тартык авазларның яңгыраулыгын белдерүче билге — уртасында нокта булган квадрат белән билгеләү.




17.10



8

[м],[р] тартыклары.

М,м, Р, р хәрефләре. Сәяхәт дәрес


1

24.10



9

[й],[ң] тартыклары. Й,й.ң хәрефләре.


1

7.11



10

Сүз башында һәм сүз уртасында |й] авазы. 3 сәг.

[йа], [йә] авазлары.

Я, я хәрефләре.

1

Я, е, ю хәрефләренең ике авазга [йа], [йә], [йы], [йә], [йу], [йү] билге булып килүләре: яра, ял, юл, куян, баян.

Аваз-хәреф схемаларын иҗекләп һәм орфоэпик дөрес итеп уку. Шартлы билгеләр һәм басма хәрефләр нигезендә сүзнең аваз формасын график формага күчерү процессын күзәтү.Я, е, ю хәрефләрен куллану кагыйдәләрен үзләштерү. Бу хәрефләр кергән сүзләрне һәм иҗекләрне уку. Баш һәм юл басма хәреф формаларын төзү.

14.11



11

[йу], [йү] авазлары. Ю, ю хәрефләре.

1


21.11



12

[йы], [йә] авазлары.

Е, е хәрефләре.

1


28.11



13

Яңгырау һәм саңгырау парлары булган тартыклар 7сәг.

[д],[т] авазлары. Д,д,Т,т хәрефләре.



1

Яңгырау һәм саңгырау тар-тыкларны калын һәм нечкә яңгырашын билгеләү: нечкәлек яңгырау, саңгырау ([д-т],[з-с],[г-к],[гъ-къ] һ.б.) парларның үзара мөнәсәбәтен ачыклау. Мәсәлән бар-пap һ.б. Өйрәнү тәртибендә басма хәреф фор-маларын үзләштерү.

Авазларында аерма булган сүзләрне, яңгырау һәм саңгырау тартык авазлардан башланган сүзләрне әйтеп карау, чагыштыру күнегүләре (бар-пар).

Аваз-хәреф схемалары нигезендә авазларны аеру, иҗекләр, сүзләр, текстлар уку.

Башлангыч сүзне һәм сүзнең авазын алмаштыру яки аваз өстәү юлы белән ясалган яңа сүзләрне (бур-бура-буран), шулай ук ике яктан да бертөрле укыла торган (ана) сүзләрне уку. Табышмаклар уку һәм аларның җавабын табу. Тизәйткечләр, санамышлар, үртәвечләр, өйрәнелә торган аваз булган халык мәкальләрен уку, истә калдыру һәм хәтер буенча сөйләү.

Аваз. иҗек.сүз.җөмлә һәм текст турында образлы күзаллау формалаштыру.





5.12



14

[з],[с] авазлары. З.з,С,с хәрефләре.




1



12.12



15

[г],[к] авазлары. Г,г,К,к хәрефләре.



1




19.12



16

[в],[w],[ф] авазлары. В,в,ф,ф хәрефләре.



1

9.01



17

[б],[п] авазлары. Б,б,П,п хәрефләре.



1




16.01



18

[ж],[ш] авазлары.Ж,ж,Ш,ш хәрефләре.



1

21.01



19

[җ],[ч] авазлары. Җ,җ,Ч,ч хәрефләре.

1


23.01



20

Парсыз тартык авазлар 2сәг.

х,һ авазлары. Х,х,Һ,һ хәрефләре


1

Парсыз [х, һ, щ, ц] тартыклар артикуляциясе. Бу авазларның характеристикасы. Парсыз тартык авазлар кергән иҗекләр һәм сүзләр, текстлар уку. Текстның эчтәлеген үзләштерү. Эчтәлеген сөйләү. Басма хәрефләрнең формаларын үзләштерү.

30.01



21

щ, ц авазлары. Щ,щ,Ц,ц хәрефләре




1



6.02



22

Аеру билгеләре булып торган ь һәм ътан соң [й] авазы. 1сәг.

йо авазы. Ё, ё, ь, ъ, хәрефләре



1

Язуда аеру билгеләре булып торган ь һәм ъ һәм сузык аваз хәрефләре ярдәмендә [й] авазының язуда бирелешен (ь+е, я, ю; ъ+е, ю, я) аңлату. (Я, е, ю хәрефләре алдындагы иҗек калын сүзләргә (алъяпкыч) ъ билгесе, алдагы иҗек нечкә сүзләргә (дөнья)ь билгесе куелуын аңлатыла).

Аеру билгеләре һәм сузык аваз хәрефләре белән белдерелгән [й] авазлы сүзләрнең аваз анализы. [Й] авазы кергән сүзләрнең аваз схемасын уку, аны хәреф формасына үзгәртү, соңыннан башта иҗекләп, аннан соң орфоэпик дөрес итеп уку.

Ь, ъ билгеләренең басма хәрефләрен төзү һәм аларның формаларын үзләштерү.

(Бу билгеләрнең [гъ], [къ] авазларының калынлыгын белдерү өчен дә кулланылуын аңлату (игътибар, тәкъдим).Калын [гъ] һәм [къ] авазлары булган сүзләрнең калынлыгын белдерү өчен язуда калын сузык аваз хәрефләре куланылуын, әйткәндә, иҗек нечкәлеген белдерү өчен, ахырдан ь билгесе куелуын ассызыклан үтәргә кирәк. Мәсәлән мәкаль сүзендә [къ] калын кече тел тартыгы, аның калынлыгын белдерү өчен к дан соң а язабыз, укыганда[мәкъәл]дип укыйбыз, икенче иҗекне нечкә итеп уку өчен сүз ахырына ь билгесе куябыз.)

20.02





1

Аптыраткыч-йөдәткеч әкият-ләр.Санамышлар.

Борынгы сынамышлар.

1

Аптыраткыч-йөдәткеч әкиятләр турында кыскача мәгълүмат бирү. Җавапла

рын дәлилләргә өйрәтү. Йозак һәм ачкыч, җил һәм капка турында әкият уйлау.

Санамышлар белән танышу. Партадашың белән санамышлар әйтеп карау.

27.02



2

Эндәшләр. Тизәйткечләр. Та-бышмаклар.

1

Эндәшләрне сәнгатьле итеп уку. Тизәйткечләрне әйтү. Хрестоматия белән эшләү.

Сорауларга тулы, матур җа

ваплар әзерләү. Дәреслектәге табышмакларның җавапла

рын табу. Алма, китап, бәрәң

ге турында табышмаклар уйлау.Үз фикерләрен дәлилли белү.

6.03





3

Охшаш яңгырашлы сүзләр. М. Галиев ”Кайтаваз”.

Ш.Галиев.”Чагу” “Таяк”

1

Кайтаваз” сүзеннән ике сүз ясау, мәгънәсен аңлату. “Кай

таваз”шигырен сәнгатьле итеп уку, кайтавазларны ишетү. Р. Вәлиевның кай

таваз турындагы шигырен хрестоматиядән табып уку. Беренче хәрефләрен үзгәр

теп, яңа сүзләр ясау. “Баю” сүзенә рифмалар табу. Ши

гырьләрдәге рифмаларны табу. Шигырьләрне сәнгатьле уку.

13.03



4

Рифма һәм шигырь мәгънәсе. Сабантуй. Л. Лерон шигырьләре.

Буталмышлар илендә Шаян шигырьләр.Р.Корбан.”Көчек”, “Яңгыр яуганда”.

1

Сабантуй турында әңгәмә. Л. Лерон белән таныштыру. Шигырьләре өстендә эшләү.

Рольләргә бүлеп һәм чылбыр буенча сәнгатьле итеп уку.

27.03





5

Чылбыр әкиятләр Х.Халиков “Бии белмәгән аю”. “Аю белән өч кыз” әкияте.

1

Әдәплелек, әхлаклылык ту

рында әңгәмә үткәрү. Х.Ха

ликов белән таныштыру.

Бии белмәгән аю” шигырен уку.Рәсем буенча эш. Аю турында сөйләшү. Укылган әкиятләрне искә төшерү. Аю белән өч кыз” әкиятен укып, фикер алышу.“Аю белән өч кыз әкияте”н аңлап, сәнгатьле укырга өйрәнү өстендә эшләү.

3.04



6

Чылбыр әкиятләр.

Песәй”әкияте.

1


Чылбыр әкиятләрне табу. “Бияләй” әкиятен сөйләү. Үз фикерләрен белдерү, дәлилләү. Рәсемнәр буенча татар халык әкиятләрен тану.

10.04





7

Чәчәкләрне ни өчен өзәргә ярамый? Яңгыравык шигырьләр. Р.Бәшәр.Бал корты. Авазлар. Ф.Яруллин. черкиләр җыры. Бөҗәкләр турында табышмаклар.

1

Чәчәкләрне ни өчен өзәргә ярамый?” соравына бергә

ләп җавап эзләү. Шигырь

ләрнең охшаш якларын табу. Ф. Ярул-линның “Черкиләр җыры” шигырен сәнгатьле укырга өйрәнү. Хрестоматия белән эш. Ф. Яруллин турында кыскача белешмә бирү. Р. Бәшәрнең “Авазлар” шигырен сәнгатьле уку. Со

рауларга тулы җавап бирү. Бәйләнешле сөйләм телен үстерү өстендә эшләү.Бө

җәкләр турында табышмак

лар әйтә, хрестоматиядән табу.

17.04



8

Табигать-илһам чыганагы. Э. Шәрифуллина “Бәйрәм ашы -кара-каршы”

1

Табигатьнең шагыйрьләр, рәссамнар, композиторлар өчен илһам чыганагы булуын аңлату. Табигать турында сөйләшү. Кошлар турындагы китаплар күргәз

мәсен карау.Рәсем буенча хикәя төзү.Э. Шәрифуллина

ның “Бәйрәм ашы-кара-кар

шы” әкияте өстендә эш.

Өлешләргә исем бирү, эчтә

леген сөйләү. Э. Шәрифул

лина турында кыскача бе

лешмә бирү. Рольләргә бүлеп уку. Әкиятне дәвам итү.

24.04





9

Ярдәм кулы сузу.

Р. Миңнуллин һәм Ш. Галиев шигырьләре. Өтерне кайда куярга?


1

Шигырьләрне уку.Җәнлек

ләргә, кешеләргә файда ките

рә торган үләннәр турында сөйләшү. Рәсемнәр, герба

рийлар карау, тану. Үзләре теләгән шигырьләрне яттан өйрәнү. Тыныш билгеләре турында сөйләшү. “Өтерне кайда куярга?” шигырен төрлечә укыту, чагыштыру, нәтиҗә ясау.

1.05





10

Шүрәлеләр кайда яши? Шигырьләр уку. Р. Вәлиева. “Кыңгырау чәчәк”

Уку техникасын тикшерү

1

Р. Миңнуллин турында кыс

кача белешмә бирү. Шигырь

ләрне укыту. Хыялый хи

кәяләр төзү.Бәйләнешле сөй

ләм телен үстерү өстендә эшләү.Р. Вәлиева турында кыскача белешмә бирү. “Кыңгырау чәчәк” әкиятен уку. Эчтәлеге өстендә эшләү. Дуслык һәм яхшылык турында әңгәмә үткәрү.


8.05





11-12

Такмазалар. Үртәвечләр. Бишек җырлары

1

Халык авыз иҗаты төрләре – такмазалар, үртәвечләр, бишек җырлары белән таныштыру.

Р. Харисның “Сине көтә тыныч таң” шигырен сәнгатьле укыту. Сорауларга җавап алу.

15-22.05






Автор
Дата добавления 21.11.2016
Раздел Начальные классы
Подраздел Рабочие программы
Просмотров57
Номер материала ДБ-376347
Получить свидетельство о публикации

Идёт приём заявок на международный конкурс по математике "Весенний марафон" для учеников 1-11 классов и дошкольников

Уникальность конкурса в преимуществах для учителей и учеников:

1. Задания подходят для учеников с любым уровнем знаний;
2. Бесплатные наградные документы для учителей;
3. Невероятно низкий орг.взнос - всего 38 рублей;
4. Публикация рейтинга классов по итогам конкурса;
и многое другое...

Подайте заявку сейчас - https://urokimatematiki.ru


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ


"Инфоурок" приглашает всех педагогов и детей к участию в самой массовой интернет-олимпиаде «Весна 2017» с рекордно низкой оплатой за одного ученика - всего 45 рублей

В олимпиадах "Инфоурок" лучшие условия для учителей и учеников:

1. невероятно низкий размер орг.взноса — всего 58 рублей, из которых 13 рублей остаётся учителю на компенсацию расходов;
2. подходящие по сложности для большинства учеников задания;
3. призовой фонд 1.000.000 рублей для самых активных учителей;
4. официальные наградные документы для учителей бесплатно(от организатора - ООО "Инфоурок" - имеющего образовательную лицензию и свидетельство СМИ) - при участии от 10 учеников
5. бесплатный доступ ко всем видеоурокам проекта "Инфоурок";
6. легко подать заявку, не нужно отправлять ответы в бумажном виде;
7. родителям всех учеников - благодарственные письма от «Инфоурок».
и многое другое...

Подайте заявку сейчас - https://infourok.ru/konkurs

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх