Инфоурок Начальные классы Рабочие программыРабочая программа по родной (татарской) литературе

Рабочая программа по родной (татарской) литературе

Скачать материал

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

«Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбендә

әдәби уку» предметын укыту программасы

 

1–4 нче сыйныфлар

 

 

 

                                          

                                 

                                  

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Эчтәлек

 

Аңлатма язуы.................................................................................................

Укытуның планлаштырылган нәтиҗәләре................................................

«Әдәби уку» предметының структурасы..................................

Укыту предметының төп эчтәлеге...............................................................

Халык авыз иҗаты әсәрләре.........................................................

Автор әсәрләре.............................................................................

Әдәби жанрлар.............................................................................

Библиографик культура...............................................................

Уку, сөйләү, тыңлау күнекмәләре формалаштыру...................

Укучыларның белеме, эш осталыгы һәм күнекмәләренә таләпләр........

Укытуны материаль-техник һәм мәгълүмати яктан тәэмин итү............


АҢЛАТМА ЯЗУЫ

Соңгы елларда төп белем бирү программаларын үзләштерүгә, гомуми белем сыйфатына карата таләпләрнең үзгәрүе, белем эчтәлеген заманга туры китереп яңарту, аның сыйфатын һәм нәтиҗәлелеген күтәрүгә омтылыш, методик алым һәм чараларның камилләшүе, әдәбият белемендәге яңарыш һәм гомумән гуманитар фәннәр өлкәсендәге яңалык-үзгәрешләр татар мәктәпләре өчен әдәби уку программасын федераль дәүләт белем стандарты таләпләренә туры китереп эшләү ихтыяҗын тудырды.

Әдәби уку башлангыч мәктәптә төп гуманитар предметларның берсе булып санала, чөнки укучы әдәби уку ярдәмендә башка предметларны да үзләштерү мөмкинлегенә ия була. Бу фән аша кече яшьтәге мәктәп баласына һәрьяклы белем бирелә. Укучының аңы дөньяны дөрес күзаллый алырлык уяу була. Бары тик югары аң тәрбияләп кенә әйләнә-тирәне дөрес аңларга, өйрәтергә мөмкин.

Башлангыч мәктәптә әдәбият дәресләренең төп максаты: 4 ел уку дәверендә балада дөрес һәм йөгерек уку күнекмәләре булдыру, халык авыз иҗаты, язучы һәм шагыйрьләр әсәрләре белән якыннан таныштыру, чәчмә һәм шигъри әсәрләрне укып, эстетик ләззәт алырга өйрәтү. Әдәби уку дәресләренең төп бурычы – укучыларда йөгерек, аңлы, сәнгатьле уку күнекмәләре булдыру, текст һәм китап белән эшләү осталыгы тәрбияләү.

Халык авыз иҗаты әсәрләре белән танышу язучылар әсәрләре белән таныштыруның алшарты булып тора. Аларны өйрәнү автор әсәрләрен уку белән параллель алып барыла. Фольклор әсәрләре язу барлыкка килгәнчегә кадәрге халык тормышын чагылдырырга сәләтле, шулай ук алар кеше һәм табигатъ арасындагы бәйләнешне күзалларга да мөмкинлек бирә.

Кече жанрларның күпчелеге уен характерында. Табышмаклар аша табигать турындагы әһәмиятле мәгълүматлар истә кала. Эндәшләрдә шулай ук табигатькә мөрәҗәгать итү, үтенү чагыла. Санамышлар иң борынгы санауның серләрен ача. Хайваннар турындагы әкиятләрдә геройлар уйдырма образлар аша бирелә. Ә тылсымлы әкиятләрдә җәнлекләр төп геройларның булышчылары итеп сурәтләнә. Әкиятләр аша яшь кешенең төрле каршылыклар аша үтеп үсү юлы күрсәтелә. Халык авыз иҗаты жанрлары барлык халыкларда да охшаш була.

Язучы әсәрләрендә тарихи вакыйгалар кеше кичерешләре белән үрелеп бара. Ә фольклор әсәрләрендә тылсымлы дөнья күрсәтелә, һәм вакыйгалар һәрвакытта да уңай сыйфатларга ия булган геройларның җиңүе белән тәмамлана.

Кече яшьтәге мәктәп баласын үзе аңларлык әдәби алымнар – чагыштыру, каршы кую һ.б. белән таныштырырга кирәк. Шигъри әсәрләрне яратырга һәм аларны укып ләззәтләнә белергә өйрәтү дә зарур. Ә башлангыч сыйныфларда боларны өйрәтә алмасак, сәнгатьнең бер төре буларак поэзия күп кенә укучылар өчен аңлаешсыз булып калачак.

Әдәбият курсында һәр уку елының үзенең аерым үзенчәлекләре бар. Бу фәнне укытучының төгәл бурычлары программа таләпләрендә ачык чагыла.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

УКЫТУНЫҢ ПЛАНЛАШТЫРЫЛГАН НӘТИҖӘЛӘРЕ

Башлангыч гомуми белем бирү мәктәбендә «Әдәби уку» предметын үзләштерү нәтиҗәсендә укучыларда татар әдәбиятының күп мәдәниятле дөньядагы роле һәм әһәмияте турында күзаллау формалаштырыла.

Башлангыч мәктәпне тәмамлаганда укучыда алга таба белем алуга кирәкле нигез салына. Әйләнә-тирә дөньяны танып белүдә әдәби укуның ролен һәм кирәклеген, кешенең интеллектуаль культурасын формалаштырудагы әһәмияте аңлатыла. Укучыларда үз-үзеңне һәм әйләнә-тирә дөньяны танып белү өчен системалы рәвештә белем алуга ихтыяҗ тудырыла. Кече яшьтәге мәктәп баласы, тормышта үз урынын табу, танып белү эшчәнлеген киңәйтү максатыннан, әдәби әсәрләрне кызыксынып өйрәнәчәк дип көтелә.

Башлангыч гомуми белем бирү баскычында әдәби укуга өйрәтүнең гомуми нәтиҗәләре түбәндәгеләр:

        укучыны әдәби әсәрләр аша Туган иле, туган ягы, дөнья халыклары мәдәнияте һәм тарихы белән таныштыру;

– әдәби әсәрне, сәнгатьнең үзенчәлекле бер төре буларак, башка сәнгать әсәрләре белән чагыштырып өйрәнү;

–  әсәрнең жанрын билгеләгәндә, геройларга характеристика биргәндә анализ, чагыштыру, каршы кую ысулларын куллану;

        төрле характердагы әсәрләр белән таныштыру;

        кече яшьтәге мәктәп баласын үз фикерен курыкмыйча әйтергә, башкалар фикерен тыңлый һәм хөрмәт итәргә күнектерү;

        укучыларны әдәби, фәнни, фәнни-популяр текстлардан үзләренә кирәкле мәгълүматларны эзләп таба белергә өйрәтү;

        сүзлек, энциклопедияләр белән эшләү күнекмәләре булдыру;

        төрле ситуацияләрдә, сөйләм этикеты кагыйдәләрен үтәп, диалог, монолог төзергә өйрәтү.

 

 

 

«ӘДӘБИ УКУ» ПРЕДМЕТЫНЫҢ СТРУКТУРАСЫ

Сөйләм һәм уку хезмәте төрләренә таләпләр

Тыңлау (аудирование)    

Ишеткән сөйләүне кабул итү (әңгәмәдәшеңнең фикерләрен, төрле текстларны укыганда тыңлый белү). Сөйләм барышында әйтелгән фикерне аңлау, ишеткән әсәрнең эчтәлеге буенча сорауларга җавап бирү, вакыйгаларның эзлеклелеген билгеләү, сөйләмдә куелган максатны аңлый алу, дөрес, фәнни яктан танып-белү, әдәби әсәрләрне тыңлаганнан соң сораулар куя белү таләп ителә.

Уку. Кычкырып уку

Иҗекләп укудан әкренләп йөгерек, аңлап, сүзләп укуга күчү.

Уку тизлеген даими рәвештә арттыра бару. Аны текстның мәгънәсен тулы күләмдә аңларлык дәрәҗәгә җиткерү. Укыганда орфоэпик һәм интонацион нормаларны саклау. Җөмләләрне укыганда тыныш билгеләрен интонация белән аера белү. Төрле төрдәге һәм типтагы текстларның мәгънә үзенчәлекләрен аңлау, аларны интонация ярдәмендә бирү.

Эчтән уку

Яшь үзенчәлекләренә туры килгән күләмдәге һәм жанрдагы әсәрләрне эчтән укыганда мәгънәсен аңлап җиткерү. Уку төрләрен билгели белү (өйрәнү, танышу, карап чыгу, сайлап уку). Тексттан тиешле мәгълүматны  таба белү. Фактлар, тасвирлау, өстәмә фикерләр белән тулыландырып уку.  

Төрле стильдәге текстлар белән эш

Төрле стильдәге – әдәби, дәреслек, фәнни-популяр текстлар турында гомуми күзаллау булдыру, аларны чагыштыра белү. Бу төр текстларның максатларын билгеләү. Фольклор текстының үзенчәлекләрен табу. Текстны төрле җөмләләр тезмәсеннән гамәли аеру. Әсәрнең исеменә һәм бизәлешенә карап, эчтәлеге турында белә алу.

Текстның темасын, төп фикерен, төзелешен ачыклау; текстны мәгънәле кисәкләргә бүлү, аларны исемләү. Төрле мәгълүмат белән эшли алу. Текст буенча сорауларга җавап бирү, тема буенча чыгыш ясау, иптәшеңнең чыгышын тыңлау, әңгәмә вакытында, текстны кулланып, җавапларны тулыландыруда катнашу. Төрле белешмә һәм иллюстратив-сәнгать материалларыннан файдалану.

Библиографик культура

Сәнгатьнең бер төре буларак китап. Китап – кирәкле белемнәрнең чишмәсе. Россиядә һәм татарларда беренче китаплар, аларның басыла башлау тарихы турында гомуми күзаллау. Уку китабы, әдәби әсәр, белешмәлекләр. Китап элементлары: эчтәлеге яки бүлекләр исемлеге, титул бите, аннотация, иллюстрацияләр. Китапта бирелгән мәгълүмат төрен ачыклау: фәнни, әдәби (тышкы билгеләренә һәм анда бирелгән белешмә-иллюстратив материал). Китап типларын ачыклау: әсәр, җыентык, сайланма әсәр, вакытлы матбугат, белешмәлекләр (сүзлек, энциклопедия).

Бирелгән исемлек, картотека буенча китап сайлый белү. Алфавит каталогыннан файдалану. Яшь үзенчәлекләренә туры килгән сүзлек һәм белешмә материалларны мөстәкыйль рәвештә куллана белү.

Әдәби әсәр тексты белән эш

Әсәрнең исемен аның эчтәлегенә мөнәсәбәтле рәвештә аңлау. Укытучы ярдәмендә әдәби әсәрнең сәнгати үзенчәлекләрен билгеләү. Халык авыз иҗаты әсәрләренең гомумкешелек әхлак кагыйдәләрен һәм кешеләрнең үзара мөнәсәбәтләрен күрсәтүен ачыклау. Әсәр геройларының эш-гамәлләренә әхлак кагыйдәләре нормаларыннан чыгып бәя бирү. Туган ил, Ватан төшенчәсен аңлау, Россия халыклары мисалында әдәбиятта төрле милләт халыкларының туган илгә мәхәббәте турында күзаллау булдыру. Төрле халыкларның фольклорында тема, идея, геройларның охшашлыгы. Телнең сурәтләү чараларын кулланып, мөстәкыйль рәвештә текстны күз алдына китерү: укытучы сораулары буенча, әсәрнең лексик үзенчәлекләрен истә тотып, эпизодларны бер-бер артлы искә төшерү, иллюстрацияләр буенча сөйләү, эчтәлеген сөйләү.

Сәнгатьлелек тудыру чараларын кулланып, бирелгән тексттагы геройга характеристика бирү. Әсәрдән геройны һәм вакыйгаларны характерлаган сүзләрне табу. Укытучы ярдәмендә катнашучыларның эш-гамәлләренең мотивларын билгеләү, аларны анализлау, чагыштыру. Геройларның эш-гамәлләрен капма-каршылыгы яки охшашлыгы буенча чагыштыру. Текстны анализлау барышында автор билгеләмәләре, геройның исеме аша авторның аңа мөнәсәбәтен ачыклау. Әсәр героеның портретын, характерын аның эш-гамәлләре һәм сөйләме аша бирү.

Әдәби әсәр эчтәлеген сөйләүнең төрләрен (тулы, сайлап, кыскача – төп фикерне әйтү) үзләштерү.

Текстның эчтәлеген тулысынча сөйләү: бирелгән өзектәге төп фикерне ачыклау, кирәкле сүзләрне билгеләү, исем кушу, эпизодның эчтәлеген тулысынча сөйләү, һәрбер өлешнең һәм текстның төп фикерен билгеләү, һәр өлешкә һәм тулаем текстка исем кушу, тексттагы җөмләләрне атау, сорау җөмлә яки үзләре теләгән форма кулланып, план төзү.

Бирелгән өзек эчтәлеген сайлап сөйләү: геройга характеристика бирү (кирәкле сүзләрне тексттан сайлау), вакыйга буенча урынны сурәтләү (урынны сурәтләгән сүзләр, сүзтезмәләрне тексттан алып).

Төрле әсәрдәге охшаш ситуацияләрне, геройларны табу, чагыштыру.

Уку материалы, фәнни-популяр һәм башка текстлар белән эш

Әсәрнең исемен аның эчтәлегенә бәйле рәвештә аңлату. Уку, фәнни-популяр текстларның үзенчәлекләрен ачыклый белү. Риваять, легенда, мәсәл, миф, санамыш, әкият,  тизәйткеч, үртәвеч, такмаза, бәет кебек әсәрләрнең гомуми үзенчәлекләен аңлау. Текстларга гади анализ алымнары белән таныштыру; сәбәп һәм нәтиҗә бердәмлеген ачыклау. Текстның төп фикерен, микротемаларны, төп һәм терәк сүзләрне табу. Текстны кабат укыганда эшчәнлек алгоритмын төзү. Терәк сүзләр, модель, схемаларга таянып, текстны кабат күздән кичерү. Эчтәлекне тулысынча һәм кыскача сөйләү (төп фикерне билгеләү).

Сөйләм (аралашу культурасы)

Сөйләм төре буларак диалог. Диалогик сөйләмнең үзенчәлекләре: сорауны аңлау, аларга җавап бирү; текст буенча сораулар куя белү. Әңгәмәдәшеңне бүлдермичә тыңлый һәм тикшерелә торган мәсьәлә буенча әдәпле итеп үз фикереңне әйтә белү (уку, фәнни, әдәби текст буенча). Текстка һәм шәхси тәҗрибәгә нигезләнеп, текст турында үз фикереңне әйтү. Дәрестән тыш аралашу вакытында сөйләм әдәбе нормаларыннан тайпылмау. Фольклор әсәрләре нигезендә милли этикет үзенчәлекләре белән таныштыру. Сүзлек белән эш (туры, күчерелмә, күпмәгънәле сүзләрне аерып алу), укучыларның сүзлек байлыгын максатчан тулыландыра бару.

Сөйләм төре буларак монолог. Автор текстына таянып, тәкъдим ителгән яки укытучы әйткән тема буенча зур булмаган текст (монолог) төзү. Сөйләмдә текстның төп фикерен чагылдыру. Фәнни-популяр һәм әдәби әсәрләрнең үзенчәлеген искә алып, укылган яки ишеткән текстның эчтәлеген төгәл сөйләп бирү. Көндәлек тормыштан, әдәби әсәрләрдән, сынлы сәнгать әсәрләреннән алынган тәэсирләрне тасвирлый белү, фикерләү, хикәяләү аша бирү. Чыгышыңны дөрес планлаштыра алу. Монологик сөйләмнең үзенчәлекләрен искә алып, синоним, антоним, чагыштыруларны урынлы куллану.

Укылган әсәрнең дәвамы буларак, телдән сочинение, рәсем яки бирелгән тема буенча кечкенә хикәя төзү.

Язма сөйләм культурасы

Язма сөйләм нормалары: эчтәлекнең әсәр исеменә туры килүе (тема чагылышы, геройларның характеры, вакыйга барган урын). Язма сөйләмдә телнең сәнгати сурәтләү чараларын: синоним, антоним, чагыштыруларны куллана белү. Бирелгән тема буенча хикәя, бәяләмә төзү.

 

Балалар китабы белән эш

Россиядә яшәүче төрле милләт халыкларының авыз иҗаты әсәрләре. XIX–XX гасырда яшәгән классик язучыларның (шул исәптән балалар язучыларының да) әсәрләрен өйрәнү. Чит ил һәм хәзерге көн язучыларының кече яшьтәге мәктәп баласы аңлый алырлык әсәрләрен бирү.

Төрле китаплар (тарихи, маҗаралы, фантастик, фәнни-популяр басмалар, белешмәлекләр, энциклопедияләр) һәм балалар вакытлы матбугаты белән танышу. Юмористик әсәрләр.

Балаларга тәкъдим ителә торган төп темалар: төрле халыкларның авыз иҗаты, Туган ил, табигать, балалар, җәнлекләр, яхшылык һәм яманлык.

Әдәби әсәрләрне гамәли үзләштерү

Укытучы ярдәмендә әдәби тексттан сәнгатьлелек чараларын: синоним, антоним, эпитет, чагыштыру, метафора, гиперболаларны табу һәм аларның әһәмиятен билгеләү.

Әдәби әсәр, әдәби образ, сүз сәнгате, автор (сөйләүче), сюжет, тема; әсәр герое: портреты, сөйләме, эш-гамәлләре, фикерләре; авторның әсәр героена мөнәсәбәте төшенчәләрен аңлату. Әсәрнең төзелеш үзенчәлекләре, сурәтләү (пейзаж, портрет, интерьер), фикер йөртү, геройның монологы һәм диалогы, композиция үзенчәлекләре турында күзаллау булдыру.

Чәчмә һәм тезмә сөйләмне тану, аеру; тезмә сөйләмнең үзенчәлекләрен (ритм, рифма) билгеләү.

Фольклор һәм автор әсәрләрен аеру. Әсәрләрнең жанр төрлелеге. Фольклор формасы буларак бишек җыры, үртәвечләр, мәкальләр, әйтемнәр, табышмаклар; аларны тану, аеру, төп фикерен билгеләү. Әкиятләр (хайваннар турында, тормыш-көнкүреш, тылсымлы) белән танышу. Әкиятләрнең әдәби үзенчәлеге, тел байлыгы, төзелеше. Автор әкиятләре.

Хикәя, шигырь, мәсәл жанрлары турында гомуми күзаллаулар, төзелеш үзенчәлекләре, сәнгати чаралары.

«Әдәби уку» программасы укучы эшчәнлегенә бәйле эш төрләрен күрсәтә. Дәресләрдә сәнгатьле уку, текстның эчтәлеген сөйләү һәм язу, сочинение язу, әзер темага телдән яки язма рәвештә текст әзерләү, картиналар белән эшләү, әсәргә нигезләп инсценировка эшләү, рольләргә бүлеп уку, уен кебек эш төрләрен куллану күз алдында тотыла.

Нәтиҗәдә, әдәби уку аша укучыларда сүз сәнгатен өйрәнүгә нигез салына, сөйләм культурасы булдыруга ирешелә. Бала әдәби текст укуның мәгълүмат чыганагы гына түгел, бәлки әхлакый һәм эстетик ләззәт алу чарасы булуына төшенә. Укучы текст аша милли әдәбият үзенчәлекләрен тоярга, әсәргә карата үз бәясен белдерергә тиеш була.

Башлангыч мәктәпне тәмамлаган укучы әдәби әсәрдән автор җиткерергә теләгән төп фикерне аерып чыгара белергә тиеш. Шулай ук аның лирик әсәрнең хис белдерү өчен хезмәт итүен аңлавын, әсәрдә автор һәм анда катнашучы геройларның фикер аерымлыкларын тоемлый алуы да күз алдында тотыла.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

УКЫТУ ПРЕДМЕТЫНЫҢ ТӨП ЭЧТӘЛЕГЕ

Программа әдәби әсәрләр белән эшләү юллары, алымнары белән таныштыра, шул ук вакытта укытучыга иҗади эшләү мөмкинлеге дә калдыра.

Шигырь һәм проза. Шигъри һәм чәчмә әсәрләр турында гомуми күзаллау булдыру. Әдәби әсәрнең исеме, авторы (язучы, шагыйрь) була, халык авыз иҗатында ул билгесез (авторы юк).

Халык авыз иҗаты әсәрләре

Халык авыз иҗаты турында гомуми күзаллау. Авторларының булмавы, телдән сөйләм, гамәли уен характерындагы кече жанр әсәрләре. Бишек җырлары, санамыш, табышмак, тизәйткеч, эндәшләр. Әйләнмәле һәм чылбыр әкиятләре. Халык авыз иҗатының табышмак, әйләнмәле әкият кебек формаларын гамәли үзләштерү.

Сурәтләнгән вакыйгаларга карата автор фикере (әсәр исеме, геройларга характеристика, автор бәяләмәсе).

Хайваннар турында әкиятләр. Әкиятләр турында гомуми күзаллау. Татар халкының хайваннар турындагы әкиятләрендә төп герой, аның характеры. Россия халыклары әкиятләре. хайваннар турында әкиятләрнең, гасырлар кичеп, хәзерге көнгә кадәр килеп җитүе: бик борынгы әкиятләр, борынгы әкиятләр, әкияти вакыйгалар.

Әкиятләрнең тәрбияви роле. Геройларның характеры, аларның акыл-фигыльләре, һәрвакыт ярдәмчел, киң күңелле булуларына игътибар итү, ишарә ясау. Күчмә сюжетлар.

Тылсымлы әкиятләр. Сюжет куелышы. Тылсымлы дөньядагы предметлар, әкияти төсләр, тылсымлы булышчылар. Борынгы заманнарда дөньяны танып белү (төрле көчләр, кешенең хайванга, үләнгә, табигать күренешләренә әверелүе). Тылсымлы әкиятләрнең төзелеш үзенчәлеге (вакыйгаларның чылбыр рәвешендә үрелеп баруы, кабатлаулар). Тылсымлы әкият геройлары. Тылсым дөньясы, булышчылар, тылсымлы предметлар, тылсымлы саннар (3, 7, 13, 40). Әкият геройларының тылсым дөньясында сәяхәт итүе, сынаулар аша үтүе, явыз көчләрне җиңүе, гаделлекнең тантана итүе. Дөнья халыклары әкиятләре.

Тормыш-көнкүреш әкиятләре. Тормыш-көнкүреш әкиятләренең килеп чыгышы. Тылсымлы әкиятләрдән аермалы яклары. Әкиятләрдә проблемалар, үгет-нәсыйхәт, юмор хисе.

Автор әкиятләре. Автор һәм халык әкиятләрендә сюжет-композиция охшашлыгы, яңа мәгънәви төсмерләр бирү. Татар, рус, дөнья классикасында халык әкиятләре һәм автор әкиятләрендә охшашлык: сихри көчләрне җиңү юллары (халык әкиятләрендә), ярату хисенең көче (автор әсәрләрендә).

Риваять, бәет, мифлар турында гомуми күзаллау булдыру. Риваять, бәет, мифларда кешеләр тормышының чагылышы, табигый көчләрнең кешеләргә ярдәмгә килүе. Кешелек дөньясы һәм тылсымлы дөнья арасындагы бәйләнеш.

Мәкальләр. Мәкальләр – халыкның тормыш тәҗрибәсеннән тупланган акыллы сүзләр. Мәкальләрне төрле ситуацияләрдә урынлы куллана белергә күнектерү. Төрле халыкларның мәкальләре, аларның охшашлыгы. Әкият, мәсәл, хикәянең, иллюстрацияләрнең эчтәлегенә туры килә торган мәкальләрне дөрес сайлау.

Автор әсәрләре

Тылсымлы шигъри әкиятләр (Г. Тукай. «Су анасы», «Шүрәле» һ.б.), аларда халык әкиятләре белән сюжет бәйләнеше, композиция үзенчәлеге. Автор әсәрләрендә һәм халык әкиятләрендәге сюжет кулланылышы (капма-каршы ике дөнья, булышчылыр, тылсымлы төсләр). Автор әкиятләрендә, нәкъ халык әкиятләрендәгечә, вакыйгаларның кабатлануы, чылбыр рәвешендә тезелүе, аерым сүзләрнең ритмик кабатланып килүе. Автор теленең кабатланмас матурлыгы.

Мәсәлләр

Мәсәлләрнең ике өлештән – сюжеттан һәм моральдән (үгет-нәсыйхәт, әдәп-әхлак кагыйдәләре) торуын аңлату. Мәсәлләрнең хайваннар турындагы әкиятләрдән килеп чыгышы һәм гасырлар дәвамында үсеше. Мәсәл моралендә мәкальләр куллануның тәрбияви роле. Татар язучыларының мәсәлләре белән танышу.

Әдәби жанрлар

Жанрлар турында гомуми күзаллау булдыру; хикәя, шигырь.

Хикәя. Хикәянең исеме. Ике образны чагыштырып сөйли белү. Әсәр геройларына карата үз фикереңне белдерү. Жанр үзенчәлеге: сурәтләнгән вакыйгаларның тормышчанлыгы, әхлак кануннарына туры килүе, уйлап табучанлык. Әсәр исеменең төп мәгънә, эчтәлек белән туры килүе. Хикәя геройлары, аларның портретлары, характеры, сөйләм һәм вакыйгалар аша чагылышы. Хикәядә авторның үз геройларына мөнәсәбәте. Хикәя герое. Характер һәм тойгылар үзенчәлеге. Геройларның характерына чагыштырма анализ. Авторның геройга, вакыйгаларга, күренешләргә мөнәсәбәтен сиземли алу, үз фикереңне әйтә белү. Хикәяләрдә автор билгеләмәсе: герой портреты, катнашучы геройларга характеристика, пейзаж һәм интерьер сурәтләнеше, геройны чолгап алган тирәлек. Әкият һәм хикәя жанрының аерымлыклары (бары тик күзәтелә генә): әкияттә кискен бирелә, ә хикәяләрдә композициянең уйланылмаган, алдан күрелмәгән борылыш алуы күзәтелә. Жанрларның максаты төрле булуга игътибар итү: әкиятләрдә укучы-тыңлаучыга табигатьнең югары көчләре тәэсире, геройларның халәте бирелсә, хикәяләрдә теге яки бу вакыйгада геройларның характерын ачу күзәтелү. Хикәя жанрының үзенчәлекле якларын күзәтү: а) хикәяләрдә вакыйгалар агышы (әсәр героеның характерын ачыклау өчен кызыклы хәлләр); ә) герой характерының катлаулылыгы; б) вакыйга һәм хәлләрнең киеренкелеге; в) әсәрнең сәнгатьле теле. Әсәрдә берничә сюжет сызыгы белән вакыйгалар бирелеше, геройларның кичерешләре, җиңүләре.

Шигырь. Дөньяны шагыйрьләр күзлегеннән чыгып танып белү: шагыйрьнең матурлыкны тоя белергә өйрәтүе. Рифма белән танышу: аны сиземли, таба, куллана белергә күнектерү. Кеше һәм табигать бергәлеге. Әйләнә-тирә дөнья матурлыгының шагыйрь өчен илһам чишмәсе булуына инандыру. Шигырьдә чагыштыру, сынландыру, эпитет. Автор әсәрләрендә һәм халык авыз иҗатында охшашлык. Чагыштыру, контраст, җанландыру кебек гади әдәби алымнарны таба белү. Җанлы сөйләмнең мөһим чараларын үзләштерү күнегүләре: темп, тавыш көче, тон, сөйләм мелодикасы (тавышны күтәрү, түбәнәйтү).

Лирик геройның («Катнашучы герой», «Автор») эчке дөньясын шигъри формада ачып бирү юллары: әйләнә-тирә табигатьне сурәтләү, хис һәм тойгылар чагылышы. Әсәр геройларының сөйләм үзенчәлекләрен билгеләү, аларның эш-гамәлләрен, тирә-якка, дөньяга карашларын чагыштырып карау, үзеңнең һәм авторның геройга мөнәсәбәтен ачыклау. Тексттагы сүзләренең мәгънә төсмерләрен аера белү һәм аларны сөйләмдә куллану, сурәтләү чараларын тану һәм аңлау (чагыштыру, эпитет, метафора, фразеологик берәмлекләр, каршы кую, кабатлаулар). Төрле ел фасылларын чагыштырып, дөньяның күп төсле, формаларның күп төрле булуын аңларга ярдәм итү, матурлыкка тиешле хисләр белән җавап бирергә, оригиналь һәм стандарт булмаган фикерләргә кызыксыну уяту. Гади предметларның гадәти булмаган якларын ачу.

Геройның эчке дөньясын аның әйләнә-тирә дөньяны танып белүе аша күрсәтү. Шагыйрьләр иҗат иткән дөнья белән чынбарлык арасындагы охшаш һәм аермалы якларны билгеләү. Шигырьләрне укыганда әдәби сурәтләү чараларын (чагыштыру, җанландыру, капма-каршылык, лексик һәм композицион кабатланулар) эзләп табу. Авторларның иҗат алымнары, тормышлары турында күзаллау булдыру. Диалогик һәм монологик сөйләмне үстерү.

Әдәби әсәрләрнең башка сәнгать әсәрләре белән бәйләнеше.

Библиографик культура

Дәреслектә җиңел генә ориентлашырга өйрәтү: эчтәлектән кирәкле әсәрне тиз генә эзләп таба белү. Кече яшьтәге мәктәп баласының дәрестән тыш эшчәнлеген оештыру: өй, мәктәп китапханәләреннән файдалану. Фән буенча сүзлек, белешмә әдәбият, вакытлы матбугат белән эшләү. Балалар китабы белән эшләү. Катапның төп элементларын аеру: китап тышлыгы, китап төпсәсе, битләре. Китапны саклап тоту күнекмәләре булдыру.

Тематик һәм монографик җыентыклар турында күзаллау булдыру. Төрле тематик җыентыклар төзү күнекмәләре бирү. «Сайланма әсәрләр» төшенчәсе бирү. Теге яки бу язучы, шагыйрь иҗатын өйрәнгәннән соң, аның әсәрләреннән нәни җыентыклар төзү. Китапханәләрдән файдалана белү осталыгын үстерү, тәкъдим ителгән исемлек буенча китаплар сайлый белергә өйрәтү.

Әдәби китапларда җиңел ориентлашу. Китап ахырында бирелгән эчтәлек белән эшләү. Китапның элементлары: титул бите, аннотация, китапның рәссам-бизәүчеләре турында өйрәнүне дәвам итү. Аерым әсәр яисә китапка аннотация яза белергә күнектерү. Сайланма әсәрләр турында белешмә бирү. Мәгънәсе аңлашылмаган яисә авыр язылышлы сүзләрне сүзлекләрдән таба белергә өйрәтү. Язучы, шагыйрьләр турында чыгышлар ясау. Китапханәдә ориентлашу.

Аңлап һәм сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү. Телдән һәм язма сөйләм күнегүләре. Аралашу культурасын ныгыту. Темага карата, әсәр буенча үз фикерләреңне төгәл әйтә белү.

Уку , сөйләү, тыңлау күнекмәләре формалаштыру

Укучыларны тиз һәм йөгерек укырга гадәтләндерү. Укыганда орфоэпия нормаларын төгәл саклау, дөрес тавыш төсмерләре (тавыш көче, темпы) белән укырга өйрәтү. Аңлап һәм сәнгатьле уку күнекмәләре булдыру. Укуга карата таләпләрне төгәл үтәү: кычкырып укуның дөреслеге, сәнгатьлелеге, укуның тизлеге.

Юмористик һәм җитди характердагы әсәрләрне кычкырып, яттан укыганда эмоциональ характерын чагылдыру. Тавыш төсмерләре – интонация, тон, тавыш көче, темп, пауза, логик басым, сүзсез мимика, хәрәкәтләрне бирү күнекмәләре.

Текстларны анализлаганда сәнгатьлелек чараларын табарга күнектерү. Сурәтләү чаралары турында беренчел күзаллау булдыру, кабатлауларның мәгънәсенә төшенү, тавышның сәнгатьлелеген ачыклау: рифма, ритм тою күнекмәләре.

Сәнгатьле уку күнекмәләре формалаштыру (интонация, тон, темп саклап кычкырып уку). Автор бирергә теләгән картинаны күзаллау. Эчтән укый белергә күнектерү. Чылбыр рәвешендә укыганда үз урыныңны белеп, чират буенча уку. Укылган әсәргә анализ ясау күнекмәләре.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

УКУЧЫЛАРНЫҢ БЕЛЕМЕНӘ, ЭШ ОСТАЛЫГЫНА ҺӘМ КҮНЕКМӘЛӘРЕНӘ ТАЛӘПЛӘР

Укучы белергә тиеш:

·        шигырьләрне сәнгатьле итеп уку;

·        әсәрнең мәгънәви кисәкләре арасындагы бәйләнешләрне ачыклау, төп фикерне билгеләү һәм аны үз сүзләре белән әйтеп бирү;

·        кыска күләмле әсәрләрнең эчтәлеген сөйләү;

·        тылсымлы һәм хайваннар турындагы әкиятләрне аера белү;

·        әсәрдәге төп геройга мөнәсәбәт белдерү;

·        укылган әсәрдән чагыштыру, җанландыру, контрастны таба белү;

·        2–3 татар классигының исемен;

·        2–3 хәзерге заман язучысы яки шагыйренең исемен, язган әсәрләрен һәм аларның эчтәлеген;

·        үзенә иң ошаган авторның берничә әсәрен;

·        китапның төрле элементларына карап эчтәлеген билгеләү;

·        сүзлекләрдән кирәкле мәгълүматны табу;

·        әсәрләрнең геройларына характеристика бирү, чагыштырулар;

·        авторның үз героена мөнәсәбәтен билгеләү;

·        яраткан әдәби герое турында сөйли белү;

·        дәреслектә дөрес ориентлашу, китапның элементларын төгәл билгеләү, авторын, исемен, эчтәлек язылган битен табу, иллюстрацияләр белән эшли белү;

·        тематик, монографик  әсәрләр җыентыклары  төзи белү;

·        төрле авторларның 6–8 әсәрен яттан белү;

·        мөстәкыйль рәвештә китаплар сайлый белү, китап элементлары буенча аның эчтәлеген ачыклау;

·        сүзлекләр белән мөстәкыйль эшләү;

·        аңлап, йөгерек уку күнекмәләре булдыру;

·        текстның темасын, төп фикерен табу, текстны мәгънәви кисәкләргә бүлү, текстның планын төзү, тулы һәм кыскача эчтәлекне бирә белүләренә ирешү;

·        фольклор әсәрләрен тану, автор әсәрләре белән уртаклыгын, аермасын билгеләү;

·        әсәрдәге геройлар турында үз фикерләрен әйтә белүләренә ирешү, геройларның характерын ачыклау, чагыштыру;

·        сайлап алып, әсәрне яки бер өзекне яттан өйрәнү; ныгыту;

·        дәреслектә оста ориентлашу;

·        әсәрдән өзекләр китереп, аннотацияләр язу;

·        уку елында өйрәнелгән әдәби әсәрләрнең исемен, авторын, эчтәлеген;

·        1–2 балалар журналын, аның бүлекләрен;

·        теге яки бу авторларның китапларын (бирелгән исемлек буенча, чыгыш әзерләү өчен) мөстәкыйль рәвештә китапханәдә сайлый белү, китап элементлары буенча аның эчтәлеген ачыклау;

·        сайланган әсәрләрне мөстәкыйль уку.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

УКЫТУНЫ МАТЕРИАЛЬ-ТЕХНИК ҺӘМ

 МӘГЪЛҮМАТИ ЯКТАН ТӘЭМИН ИТҮ

«Әдәби уку» предметын өйрәткәндә, балаларның матур әдәбият һәм халык авыз иҗаты белән кызыксынуларын, иҗади сәләтләрен, мөстәкыйль фикерләү, фикерләрен дәлилли алу осталыгын үстерү һәм тирәнтен өйрәтү максатыннан, түбәндәге материаль-техник чараларны файдалану мөмкинлеге күздә тотыла:

·   халык авыз иҗаты үрнәкләре;

·   тарихи чыганаклар;

·   сынлы сәнгать әсәрләре;

·   тема буенча музыкаль әсәрләр;

·   күрсәтмә әсбаплар;

·   мультимедиа укыту программалары;

·   электрон дәреслекләр;

·   Интернет материаллары;

·   электрон китапханә;

·   компьютер программалары;

·   укучыларның белемнәрен тикшерү программалары;

·   сүзлекләр;

·   белешмә материаллар;

·   татарча сайтлар;

·   балалар өчен чыгарылган газета һәм журналлар;

·   яңа әдәби китаплар;

·   аудио-һәм видеоәсбаплар;

·   интерактив тикшерү программалары;

·   лингафон кабинеты.

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Рабочая программа по родной (татарской) литературе"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

PR-менеджер

Получите профессию

Бухгалтер

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 656 225 материалов в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 16.10.2016 747
    • DOCX 144 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Закирова Назия Кавиевна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Закирова Назия Кавиевна
    Закирова Назия Кавиевна
    • На сайте: 7 лет и 6 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 7895
    • Всего материалов: 9

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

HR-менеджер

Специалист по управлению персоналом (HR- менеджер)

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Дислексия, дисграфия, дискалькулия у младших школьников: нейропсихологическая диагностика и коррекция

36/72 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 1181 человек из 82 регионов
  • Этот курс уже прошли 4 547 человек

Курс повышения квалификации

Развитие предметных навыков при подготовке младших школьников к олимпиадам по математике

36 ч. — 144 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 44 человека из 17 регионов
  • Этот курс уже прошли 101 человек

Курс повышения квалификации

Организация краеведческой деятельности детей в учебно-воспитательном процессе начальной школы

36 ч. — 144 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 248 человек

Мини-курс

Коррекционно-развивающая работа и оценивание в образовании для детей с ОВЗ

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 56 человек из 31 региона
  • Этот курс уже прошли 32 человека

Мини-курс

Здоровые взаимоотношения: адаптация и развитие ребенка через привязанность и игрушки

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 90 человек из 37 регионов
  • Этот курс уже прошли 58 человек

Мини-курс

Волонтерство: сущность, мотивация, и воспитание

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе