Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Рабочие программы / Рабочая программа по татарскому литературному чтению 2 класс (ФГОС)
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 26 апреля.

Подать заявку на курс
  • Другое

Рабочая программа по татарскому литературному чтению 2 класс (ФГОС)

библиотека
материалов


Аңлатма язуы


2 нче сыйныфлар өчен татар әдәби укудан эш программасы Россия Федерациясендәге һәм Татарстан Республикасындагы мәгарифкә кагылышлы хокукый-норматив актларга һәм федераль дәүләт стандартларына нигезләнеп төзелде:

1. Россия Федерациясенең “Мәгариф турында”гы Законы (Федеральный закон от 29.12.2012 273-ФЗ “Об образовании в Российской Федерации”).

2. Татарстан Республикасының “Мәгариф турында”гы Законы (Закон Республики Татарстан “Об образовании” № 68-ЗРТ от 22 июля 2013 года, статья 8).

3. Россия Федерациясенең “Россия Федерациясе халыктелләре турында”гы 126-ФЗ нчы номерлы Законы (24.07.1998).

4. РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы приказы, 30 нчы август, 2013 нче ел №115 (“Об утверждении Порядка организации и осуществления образовательной деятельности по основным общеобразовательным программам – начального общего, основного общего и среднего общего образования”).

5. “Татарстан Республикасының халык телләре турында” Законы (Закон Республики Татарстан от 08.07.1992 № 1560-XII (ред. от 03.03.2012г.) “О государственных языках Республики Татарстан и других языках в Республике Татарстан”).

6. “Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законы, 2004нче ел, 1нче июль.

7. “2014-2020 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт программасы”, 2013 нче ел, 25 нче октябрь, 794 нче карар.

8. Төп гомуми белем бирүнең Федераль дәүләт белем бирү стандарты (Россия Мәгариф һәм Фән министрлыгында 2010 нчы елның 17 нче декабрь боерыгы 1897 нче номер белән расланган, РФ Юстиция Министрлыгында 19644 нче регистрацион номеры белән 2011нче елның 1 нче февралендә теркәлгән).

9. Татарстан Республикасында 2012-2020 нче елларда фән һәм мәгариф үсеше турында “Дәүләт программасы”.

10. 2010-2015 нче елларда Татарстан Республикасында мәгарифне үстерү стратегиясе “Киләчәк” программасы.

11. Мәктәпнең эш программасы төзү турында нигезләмәсе (пед совет № 1 от 22.08.2015 г.)

12. Мәктәпнең 2015-2016 нчы уку елына укыту планы.


2 нче сыйныф өчен "Татар әдәби уку " курсының эш программасы Федераль дәүләт белем бирү стандартларының таләпләренә туры китереп, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан рөхсәт ителгән Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән “Урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә рус телле балаларга татар телен коммуникатив технология нигезендә укыту программасы”, (төзүче-авторлары: Р.З. Хәйдәрова, Р.Л. Малафеева. - Казан, 2014.),

Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теле һәм әдәбиятыннан үрнәк программалар (рус телендә сөйләшүче балалар өчен). 1 – 11 сыйныфлар / [басма өчен Ч. М. Харисова, К. С. Фәтхуллова, З. Н. Хәбибуллина җаваплы]. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2011. – 239 бит.

Дәреслек: Күңелле татар теле. Р. З. Хәйдәрова, Н.Г.Галиева 2 нче сыйныф. Дүртьеллык башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 2 нче сыйныфы өчен татар теле һәм уку дәреслеге (рус телендә сөйләшүче балалар өчен). Казан “Татармультфильм” нәшрияты, 2013. – 143 бит.




Рус телендә сөйләшүче балаларга әдәби уку укытуның төп максаты.


- Балаларда белем һәм күнекмәләр булдыру белән беррәттән, аларның уку эшчәнлеген формалаштыруга да нигез салу: гомуми уку күнекмәләрен, ягъни уку максатын куя белү һәм аны гамәлгә ашыру, уку нәтиҗәләрен бәяли алу күнекмәләрен үстерү.

Укыту – методик комплекты аша татар телен дәүләт теле буларак укыту түбәндәге максатларны күзаллый:

- телне аралашу чарасы буларак өйрәнү;

- укучыларны рухи һәм әхлакый яктан тәрбияләү, укучыларның фикер йөртү, интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен үстерү;

- укучыларның күпмилләтле җирлектә аралашу культурасын формалаштыру, татар халкының мәдәниятенә, милли үзенчәлекләренә карата хөрмәт хисе, толерантлык, мәдәниара диалогка осталык кебек универсаль шәхси күнекмәләр формалаштыру.

Татар телен аралашу чарасы буларак үзләштерү нәтиҗәсендә укучыларда полиэтник җәмгыятьтә үзара аңлашу һәм хезмәттәшлек итү әзерлеге һәм осталыгы тәэмин ителү фаразлана.

Укыту – методик комплекты балаларның психик үсешендә түбәндәге юнәлешләрне үстерүне максат итеп куя:

- фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп – нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерләү;

- хәтерне үстерү (ихтыярый, ихтыярсыз), игътибарлылыкны үстерү;

- аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре);

- ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне үстерү.

Укыту – методик комплектына эчтәлек коммуникатив технология принципларына (Е. И. Пассов) нигезләнде.

8 – 9 яшьлекләр тормышында уен, өй һәм уку хезмәте, гаиләдә һәм дуслар белән аралашу зур урын алып тора. Балалар шулай ук табигать турында сөйләшергә, әкиятләр тыңларга яраталар. Дәреслеккә түбәндәге аралашу темалары кертелде: “Без мәктәпкә барабыз”, “Базарда”, “Мин чисталык яратам”, “Кыш җитә”, “Безнең гаилә”, “Яз килә”, “Туган ягым”, “Кибеттә”, “Җәй”.

Шушы темелар буенча сөйләшү өчен, 1 нче сыйныфта үзләштерелгән 280 – 290 сүзгә 100 – 110 чамасы яңа сүз кушыла. Продуктив лексика якынча 400 – 420 сүзне тәшкил итә һәм укучыларның, нигездә, 1 нче сыйныфта үзләштергән аралашу ситуацияләрендә сөйләшә алулары тирәнәйтелә.


Бурычлары:

- Укучыларда татар сөйләмен тыңлап аңлау күнекмәләрен булдыру.

- Диалогик һәм монологик сөйләм күнекмәләрен үстерү.

- Дөрес язу һәм язма сөйләм күнекмәләрен булдыру.

- Төрле жанрдагы татар текстларын аңлап укуга өйрәтү.

- Татар теленең фонетик, орфоэпик, лексик, грамматик нигезләрен һәм үзенчәлекле

тел күренешләрен гамәли үзләштерү.

- Татар теле дәресләрендә, белем бирү белән бергә, тәрбияви бурычны да үтәү мөһим.

- Аңа ирешү өчен, татар сөйләм этикеты үрнәкләрен кулланып, әңгәмә корырга, фикер йөртергә, хәбәр итәргә күнектерү.

- Татар дөньясына караган милли традицияләр, ризыклар, бәйрәмнәр, уеннар, халык авыз иҗаты үрнәкләре белән таныштыру һәм татар әдәбияты, сәнгате, мәдәнияте турында мәгълүмат җиткерү .



Укучының белем дәрәҗәсенә таләпләр:


1. Татар теленең төп фонетик үзенчәлекләрен, татар теленә хас булган фонемаларның дөрес әйтелешен гамәли үзләштерү.

2. Татар телендә сүз басымын дөрес куя белү.

3. ТЫҢЛАП АҢЛАУ эшчәнлегендә текстның төп эчтәлеген аңлап укытучының сорауларына җавап бирү, бирелгән җөмләләр арасында эчтәлеккә туры килгәнен табып әйтү.

4. ДИАЛОГИК СӨЙЛӘМдә орфоэпик, лексик – грамматик нормаларны саклап, текстның төп эчтәлеге буенча әңгәмә кору, бирелгән диалогка охшаш диалог төзи белү.

5. МОНОЛОГИК СӨЙЛӘМдә сюжетлы рәсемнәр буенча хикәя төзеп сөйләү.

6. УКУ. Текстларны сәнгатьле, аңлап уку hәм сәнгатьле аңлап укуга үзлегеңнән әзерләнү.

- сорауны формалаштыра белү һәм тулы җавап бирә белү;

- дәреслектә бирелгән тематик кысаларда татарчадан – русчага, русчадан – татарчага тәрҗемә итә белү;

- күчереп язу (уку елы башында 3-4 җөмлә текст (язма күләме – 25-30 сүз);

- фикер йөртү элементлары кертеп, әзер план буенча бирелгән диалог, монолог язу

- сүзлек диктанты 5-6 сүз;

- эчтәлекне аңлап, тиешле тизлектә, дөрес уку: уку елы башында – 25 – 35 сүз ;

- монологик сөйләм 5 фраза;

- диалогик сөйләм 4 реплика;

- тыңлап аңлау -0,1 – 0,2 минут.



Күнекмәләргә таләпләр


Диалогик сөйләм.

2 нче сыйныфта дәрес вакытның 60 – 70% ын сөйләшүгә өйрәнү ала. Сөйләм эшчәнлегенең бу төре буенча укучылар түбәндәге күнекмәләргә ия булырга тиешләр:

- сайланган эчтәлек аша әңгәмәдәшең белән контакт урнаштыра, сорау куя, җавап бирә, кире кага, раслый белү;

- дәреслектә бирелгән үрнәк диалогларны сәнгатьле уку, сөйләү һәм охшаш диалоглар төзү; билгеле бер тема буенча кечкенә диалоглар төзи белү; программада күрсәтелгән коммуникатив максатлар буенча әңгәмәдә катнаша алу.


Монологик сөйләм.

Сөйләм эшчәнлегенең бу төре буенча укучылар түбәндәге күнекмәләргә ия булырга тиешләр:

- җанлы һәм җансыз предметларны, рәсем, картина эчтәлеген сурәтләп сөйли белү;

- программада күрсәтелгән темалар буенча кечкенә информация бирә белү.


Ишетеп аңлау ( аудирование).

2 нче сыйныфта ишетеп аңларга өйрәтүнең төп бурычлары түбәндәгеләр:

- нормаль темп белән әйтелгәннең мәгънәсен аңларга, аңлаган турында фикер йөртергә, аралашуда куллана белергә өйрәтү;

- сүзләрне, сүзтезмәләрне, җөмләләрне, грамматик формаларны бер – берсеннән ишетү аша аерырга өйрәтү;

- ишетү хәтеренең күләмен үстерү.

Уку

Сөйләм эшчәнлегенең бу төре буенча укучылар түбәндәге күнекмәләргә ия булырга тиешләр:

- хәреф – аваз системасын аера, татар теленә хас булган авазларны дөрес әйтеп укый белү;

- дәреслектә уку өчен бирелгән җөмләләрне, текстларны дөрес интонация белән укый белү;

- укыган материалның эчтәлегеннән кирәкле мәгълүматны аерып ала белү;

- кечкенә күләмле шигырьләрне яттан сөйләү;

- укыганда сүзлекләр куллана белү.



Язу

- 2 нче сыйныфта язуга өйрәтүнең төп максаты – татар әлифбасы хәрефләрен, программага кергән сүзләрне дөрес язарга өйрәнү.

- Иптәшеңә яки әниеңә записка язу, төрле бәйрәмнәр белән котлау, уенга чакыру язу, үзең турында кечкенә белешмә яза белү күнекмәләрен булдыру.

- Дөрес күчереп язу күнекмәләрен формалаштыру.

Укыту процессының уңышлылыгына тәэсир итә торган әһәмиятле факторларның берсе – ул укучыларның белемен контрольгә алу. Билгеле булганча, контроль укыту процессын регулярлаштыра, ягъни, укытучы контроль төренә карап, үз эшен оештыра. Методика фәне билгеләгәнчә, контроль объекты булып укучыларның аерым сүзләрне тәрҗемә итә белүләре, яисә грамматик категориләрне аңлый алулары гына була алмый, ә контрольнең төп объекты булып, укучының өйрәнелгән лексиканы һәм грамматиканы кулланып, мөстәкыйль аралаша алуы тора.

Укучыларда фонетик күнекмәләр булдыру өчен, түбәндәгеләргә игътибар итү мөһим: татар теленә генә хас булган авазларның әйтелешен үзләштерү; татар һәм рус телләрендә уртак булган, ләкин әйтелешләре белән аерылган авазларны чагыштырып өйрәнү; авазларны сүзләрдә, сүзтезмәләрдә, җөмләләрдә, бәйләнешле сөйләмдә дөрес әйтүгә ирешү. Бу төр күнекмәләр булдыру өстендә эзлекле эшләү генә укучыларның сөйләмендәге фонетик хаталарны бетерергә мөмкинлек бирә.

Укучыларның лексик күнекмәләрен үстерү өчен, сүзләрнең әйтелешен, язылышын,

мәгънәсен, ясалышын, башка сүзләр белән бәйләнешен, сөйләмдә кулланышын үзләштерү шарт. Моның белән беррәттән, татар һәм рус сүзләрнең мәгънә ягыннан аермаларын күрсәтеп бару да, рус телендә эквивалентлары булмаган сүзләрне аңлатып бирү дә сорала.

Укучыларның грамматик күнекмәләрен үстерү – төрле сүз төркемнәренең морфологик формалары, ясалышлары белән таныштыру, сүзләрнең җөмләдә үзара бәйләнеш чараларын үзләштерү һәм кагыйдәләрен белү дигән сүз. Татар телен икенче тел буларак укытканда, лексик-грамматик материалны синтаксик нигездә үзләштерү принцибына таяныпэш итү кирәк, чөнки сүзләр башка сүзләр белән бәйләнештә булганда гына, җөмлә, гомумән, сөйләм барлыкка килә.


Укыту фәненең уку планында тоткан урыны


2 нче сыйныфта телне гамәли үзләштерү нәтиҗәсендә укучыларда татар теленең күп мәдәниятле дөньядагы роле һәм мөһимлеге турында күзаллаулар формалаша. Татар мәдәниятенең укучылар өчен булган катламы белән танышу башка мәдәниятләргә карата

ихтирам хисе уята, укучыларга үз мәдәниятләрен дә тирәнрәк аңларга һәм объектив бәяләргә мөмкинлек бирә.

Укыту планында каралганча, татар теле дәресләре өчен эш программасы атнага 1сәгать исәбеннән, елга 34 сәгатькә төзелде.


Укытуның көтелгән нәтиҗәләре


Укытуның шәхси нәтиҗәләре

- шәхесара һәм мәдәниара аралашуда татар телен куллануга уңай караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге формалаштыру;

- әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау;

- әдәби әсәрләрдәге төрле тормыш ситуацияләренә һәм геройларның гамәлләренә гомүмкешелек нормаларыннан чыгып бәя бирү;

- “Гаилә”, “туган ил”, “мәрхәмәтлелек”, “башкаларга карата түземлелек” төшенчәләрен кабул итү, аларның кадерен белү; ярдәмчеллек, башка кешеләргә карата кайгыртучан булу.





Метапредмет

(танып – белү, регулятив, коммуникатив) нәтиҗәләре:

танып – белү

- фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп – нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерли белү;

- классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү;

- ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне формалаштыру;

- үрнәк буенча эшли белү;

- аерым темаларга караган сорауларга җавап бирә белү;

- рәсем буенча җөмләләр, сораулар төзи белү;

- аңлап укый белү;

- укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү;

регулятив

- уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү;

- эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба белү;

- уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрльгә ала белү;

- уку хезмәтенә бәя бирә белү;

- укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү;

- укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү;

- дәрескә кирәкле уку – язу әсбапларын әзерли белү, алар белән дөрес эш итә белү;

- дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү;

коммуникатив

- әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, белән аралаша белү күнекмәләрен формалаштыру;

- аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре);

- парларда һәм күмәк эшли белү;

- әңгәмәдәшең белән контакны башлый, дәвам итә, тәмамлый белү;

Бу нәтиҗәләр дәреснең үстерү һәм тәрбия, белем бирү максаты белән билгеләнәләр.

Татар теленә өйрәтүнең предмет нәтиҗәләре календарь – тематик планда коммуникатив максат графасында һәр дәрес буенча аерым күрсәтелә барды. Шуны искәртергә кирәк, дәрес планын, эш программасын төзегәндә, дәреснең белем бирү максатын (предмет нәтиҗәсе) шушы графага карап ачыклана. Балаларның белем дәрәҗәләрен контрольгә алу да тематик планның шушы графасына нигезләнә. Гомумән алганда, дәреснең структур төзелеше дә, сайланган күнегүләр системасы да шушы графадагы коммуникатив максатны (дәрес ахырында ул предмет нәтиҗәсенә әйләнә) үтәүгә хезмәт итә.

Укыту процессының уңышлылыгына тәэсир итә торган әһәмиятле факторларның берсе – ул укучыларның белемен контрольгә алу. Билгеле булганча, контроль укыту процессын регулярлаштыра, ягъни, укытучы контроль төренә карап, үз эшен оештыра. Методика фәне билгеләгәнчә, контроль объекты булып укучыларның аерым сүзләрне тәрҗемә итә белүләре, яисә грамматик категориләрне аңлый алулары гына була алмый, ә контрольнең төп объекты булып, укучының өйрәнелгән лексиканы һәм грамматиканы кулланып, мөстәкыйль аралаша алуы тора.






Укытуның предмет нәтиҗәләре


  • Коммуникатив компетенциягә (аралашу осталыгына) ия булу, ягъни татар телендә телдән яки язмача аралашу күнекмәләрен үзләштерү;

  • Коммуникатив бурычлар куя һәм аларны хәл итә белү; аралашуның вербаль һәм вербаль булаган чараларыннан, сөйләм этикеты үрнәкләреннән файдалана алу, итәгатьле һәм киң күңелле әңгәмәдәш булу;

  • Татар теле” фәнен өйрәнүгә карата уңай омтылышта булу, татар теле белән даими кызыксыну һәм шулар нигезендә белем алуның алдагы баскычларында татар телен уңышлы үзләштерү.



















Курсның эчтәлеге

Бүлекләр, темалар

Сәгать саны

Уку гамәлләре.

1

Без мәктәпкә барабыз.

3

Регулятив универсаль уку гамәлләре: эшчәнлек өчен эш урынын әзерләү, укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү, эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра белү, билгеләнгән критерийләргә таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү.

Танып белү универсаль уку гамәлләре: аңлап уку, тиешле мәгълүматны сайлап алу, төп мәгълүматны аеру, фикерләрне логик чылбырга салу, иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү, аларны чишү өчен алгоритм булдыру.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү, әңгәмәдәшнең аралашу холкы белән идарә итү.

2

Базарда

4

Регулятив универсаль уку гамәлләре:уку хезмәтендә үзеңә максат куя белү, бурычларны билгели белү, эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра белү, нәтиҗәләрен контрольгә ала белү.

Танып белү универсаль уку гамәлләре: фикерләрне логик чылбырга салу, иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы чишү ысулларын булдыру, анализ ясау.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре: әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый белү, аралашу калыбын төзи белү.

3

Мин чисталык яратам




4

Регулятив универсаль уку гамәлләре:укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү, эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра белү, уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү.

Танып белү универсаль уку гамәлләре: фикерләрне логик чылбырга салу, иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы чишү ысулларын булдыру, анализ ясау.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре: әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый , аралашу күнекмәләрен формалаштыру.

4

Кыш җитә




5

Регулятив универсаль уку гамәлләре: укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү, эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра белү, билгеләнгән критерийләргә таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү, уку эшчәнлеген контрольгә алу белү

Танып белү универсаль уку гамәлләре: фикерләрне логик чылбырга салу, иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы чишү ысулларын булдыру, анализ ясау.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре: әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый белү, аралашу калыбын төзи белү.

5

Безнең гаилә

3

Регулятив универсаль уку гамәлләре: укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү, эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра белү, уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү.

Танып белү универсаль уку гамәлләре: фикерләрне логик чылбырга салу, иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы чишү ысулларын булдыру, анализ ясау.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре: мәгълүматны туплау өчен, күмәк эш башкару, әңгәмәдешеңнең аралашу холкы белән идарә итү, коммуникатив мәсъәләгә таянып, фикерне төгәл итеп җиткерү

6

Яз килә

4

Регулятив универсаль уку гамәлләре: укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү, эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра белү, билгеләнгән критерийләргә таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү, уку эшчәнлеген контрольгә алу белү.

Танып белү универсаль уку гамәлләре: мәгълүматны мөстәкыйль билгеләү, тиешле мәгълүматны табу, билгеләү. Төшенчәгә якын килү өчен нәтиҗә ясау, фикерләрне логик чылбырга салу.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре: әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый , аралашу күнекмәләрен формалаштыру.


7

Минем туган ягым

2

Регулятив универсаль уку гамәлләре: уку хезмәтендә үзеңә максат куя белү, бурычларны билгели белү, эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра белү, нәтиҗәләрен контрольгә ала белү.

Танып белү универсаль уку гамәлләре: сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу, иҗади һәм өйрәнү характерындагы проблеманы билгеләү, аларны чишү өчен алгоритм булдыру

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре: мәгълүматны туплау өчен, күмәк эш башкару, әңгәмәдешеңнең аралашу холкы белән идарә итү, коммуникатив мәсъәләгә таянып, фикерне төгәл итеп җиткерү

8

Кибеттә.

4

Регулятив универсаль уку гамәлләре: уку хезмәтендә үзеңә максат куя белү, бурычларны билгели белү,

Танып белү универсаль уку гамәлләре:сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу, иҗади һәм өйрәнү характерындагы проблеманы билгеләү, аларны чишү өчен алгоритм булдыру

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:мәгълүматны туплау өчен, күмәк эш башкару, әңгәмәдешеңнең аралашу холкы белән идарә итү, коммуникатив мәсъәләгә таянып, фикерне төгәл итеп җиткерү

9

Җәй.

5

Регулятив универсаль уку гамәлләре:уку хезмәтендә үзеңә максат куя белү, бурычларны билгели белү, эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра белү, нәтиҗәләрен контрольгә ала белү.

Танып белү универсаль уку гамәлләре: фикерләрне логик чылбырга салу, иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы чишү ысулларын булдыру, анализ ясау.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре: әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый белү, аралашу калыбын төзи белү.






Тематик планлаштыру

Коммуникатив максат, тема буенча предмет нәтиҗәсе,

Грамматик материал

Сүзләр һәм сүзтезмәләр

Без мәктәпкә барабыз (3сәг.)

Беренче сентябрь турында сөйли белү.

Уку-язу әсбапларының барлы-гын, юклыгын, кирәклеген хәбәр итә, үзеңә сорап ала белү.

Мәктәптәге уку хезмәте турында сорый, сөйли белү.

Укучының уку хезмәтенә бәя бирү.

Бер-береңнең ничәнче сыйныфта укуын сорый, җавап бирә белү.

Сүз төркеме буларак исем.

Исемнең сораулары.

Исемнәрнең 1,2,3 нче затта, берлектә тартым белән төрләнеше.

Хәзерге заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше.

Кояшлы, уку елы, башлана, сорау бир, җавап бир, сөйли, тыңлый, дәреслек, көндәлек, ел, куя, өй эше, җөмлә, нокта, кичә, кабатлый, билге, дүртле (бишле), күңелле, шигырь, дөрес, хәреф, аваз, иҗек, мисал, мәсҗәлә, тырыш, яхшы.

Базарда (4сәг.)

Җиләк-җимеш исемнәрен, төсен, тәмен, нәрсә яратуыңны әйтә белү. Базарга барырга чакыра, кем белән барганыңны әйтә белү. Базарда җиләк-җимеш сорап ала белү.

Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасында зат-сан белән төрләнеше.

Үткән заман хикәя фигыль.

Татар теленә генә хас авазлар. Транскрипция билгеләре.

Сәгать, йокы, тора, зарадка, ясый, аннан соң, файдалы, 11-20гә кадәрге саннар, шатлана, мактый, иртән, иртә белән, көндез, кичә, иртә

Мин чисталык яратам (4 сәг.)

Шәхси гигиена предметла-рының нинди икәнен, аларны кулланып, нәрсә эшләгәнеңне әйтә, сорый белү.Бер-береңә комплимент әйтә белү.Табибка кайсы җирең авыртуны әйтә белү.

Авыру кешегә киңәш бирә белү.





Сәгать ничә? Сәгать ничәдә? сорауларына җавап бирү

Тамак, муен, үлчи, авырый, чәч тарый, теш чистарта, әйбәт, пөхтә, белән, сөлге, авырый, авырта.










Кыш җитә (5сәг.)

Кышкы табигатьне сурәтли белү.

Һава торышын сорый белү. Кыш көне кошларга булышу турында әйтә белү.

Яңа ел бәйрәме турында сөйләшә белү.Кышкы уеннары төрләрен әйтә, уенга чакыра, уенга чыгарга ризалашу, ризалаш-мауның сәбәбен әйтә белү.

Яңа ел бәйрәме белән котлый белү.

Образларны характерлый белү.


Капма-каршы мәгънәле сүзләр

Тукран, песнәк, ала карга, бөтен, көлә, һәм, шатлана, биек, янында, тимераяк, каплый, кыш айлары, җимлек, көтә, кар бабай, кар кызы, бии, күгәрчен, чыпчык, җим, риза, риза түгел, саран, юмарт, тәрбияле.

Безнең гаилә (3сәг.)

Гаилә турында сөйли белү. Гаиләдә кемне яратканыңны әйтә белү.

Өй эшләрендә булышу турында сөйли белү.

Бер-береңне табынга чакыру, кыстау, ашаганнан соң рәхмәт әйтү, бер-береңнең нәрсә яратканын сорый һәм җавап бирә белү.

Берлек һәм күплек сандагы исемнәрне төшем килешендә куллану.

Үткән заман хикәя фигыльнең юклык формасы.

Дәү әни (әти), бергә, ял итә, иртәнге аш, көндез-ге аш, кичке аш, әзерли, өстәл, кыстыбый,әйбәт, йомырка, ботка, уң як, сул як, сала, сөртә, кисә, ял көне, өстәл җыештыра, гөл, су, сибә.





Яз килә (4сәг.)

Язгы табигатьне сурәтли белү.

Һава торышын сорый белү. Яз көне кошларга булышу турында әйтә белү.

Сигезенче март бәйрәме турында сөйләшә белү. Уенга чакыра, уенга чыгарга ризалашу, ризалаш-мауның сәбәбен әйтә белү.

Образларны характерлый белү.


Капма-каршы мәгънәле сүзләр

Татар телендә о,ө хәрәфләренең беренче иҗектә генә язылуы.

Нинди? соравына җавап бирә белү.


Сүзнең тамыры, кушымчасы

Тукран, песнәк, ала карга, бөтен, көлә, һәм, шатлана, биек, янында, тимераяк, каплый, кыш айлары, җимлек, көтә, бии, күгәрчен, чыпчык, җим, риза, риза түгел, саран, юмарт, тәрбияле.

Минем туган ягым (2 сәг.)

Бер-береңнең яшәү урынын сорый һәм кайда яшәгәңне әйтә белү.

Татарстан шәһәрләренең, елгаларың исемнәрең әйтә белү.

Татарстанда яшәгән хайваннарны әйтә, аларны сурәтли белү.

Авыл турында сөйли белү.

Син һәм сез алмашлыкларының юнәлеш һәм төшем килешендә кулланылышы.

Саннар. Һәм теркәгече

Туган як, озын, киң, аз, Идел, Нократ, Ык, Агыйдел,Чулман, ут яна, туктый, аша, туктый, чыга, бара, йорт, буенда, поши, күңелле.








Кибеттә (4 сәг.)

Киемнәрнең исемнәрен, аларны сатып ала, бәяләрен сорый белү.

Бер-береңнең киеменә компли-мент әйтә белү.

Ашамлыклар сатып ала белү.

Киемнәр кибетендә төзелмәсен сөйләмдә куллану

Калфак, түбәтәй, сарафан, тун, кия, ошый, сата, сатып ала, ерак, якын, тоз, үлчи, он, акча.


Җәй (5 сәг.)


Җәй көне турында сөйли белү. Каникулны ничек үткәрү турында сөйләшү.Сабантуй турында сөйләшү.


Һәм теркәгече

Ямьле, кыздыра, күбәләк, эссе, җәйге, түгәрәк, ерак, болын, ошый, балан, күбәләк, су керә, кызына, баганага менә, уен,чүлмәк, көрәшә.



Уку эшчәнлегенә өйрәтүгә таләпләр


1. Тартык авазлар. Яңгырау һәм саңгырау авазлар. Алар кергән сүзләрне дөрес әйтә һәм язу күнекмәләрен камилләштерү.

2. Татар алфавитын яттан белү.

3. Сүзләрне иҗекләргә бүлү. Укылган иҗекләр санын билгели белү.

4. Аралашу өчен бирелгән темаларга караган сүзләрнең дөрес әйтелешенә ирешү.

5. Җөмлә ахырында тыныш билгеләрен интонациягә бәйле рәвештә кую.

Уку. Аңлап, дөрес итеп уку; текстагы тыныш билгеләренә карата тиешле пауза һәм интонацияләрне үтәү; өтерләр янындагы сүзләрне тиңдәшлек, эндәшү интонацияләре белән уку; кечкенә күләмле шигырьләрне яттан сөйләү.

Рус телендә сөйләшүче балаларның татар теленнән белем һәм күнекмәләрен телдән һәм язмача тикшерү эшләренең күләме һәм күнекмәләрен тикшерү төрләре


Эш төрләре

Тыңлап аңлау

Диалогик сөйләм

Монологик сөйләм

Һәр тема буенча аралаша белү күнекмәләрен ситуатив күнегүләр аша тикшерү

Уку (сүз саны)

Язу: 1. Күчереп язу (җөмлә саны)

2. Сүзлек диктанты (сүз саны)

3. Диктант (сүз саны)

4. Изложение (сүз саны)

5. Сочинение (җөмлә саны)

Сыйныфлар

II

0,1 – 0,2 минут

4 реплика

5 фраза

2

25 – 35 сүз

  1. 3 – 4 җөмлә

  2. 5 – 6 сүз

  3. 25 – 30 сүз



п/п

Дәрес темасы

Сәг.са-ны

Дәрес тибы

Төп эчтәлек

Планлаштырыла торган нәтиҗәләр

Укучылар эшчәнлек төре

Контроль төре

Үткәрү вакыты

шәхескә

кагылышлы

метапредмет

Предмет

нәтиҗәсе




план

факт

Без мәктәпкә барабыз”. ( 3 сәг.)





1.

Хәләф Гарданов. Исәнмесез, иптәшләр!

1

Диалогик, монологик сөйләм.

Уку – язу әсбапларының барлыгын, юклыгын, кирәклеген хәбәр итә белү (сорау); үзеңә сорап алу, иптәшеңә тәкъдим итү.

Күршең белән

хезмәттәшлек итү,

аны бәйрәм белән

котлау

Дәреслеккә

укучы

күзлегеннән бәя

бирү; тексттан

билгеләнгән

өзекне табу, үз

фикереңне тулы

һәм төгәл әйтә

белү

Беренче сентябрь – белем бәйрәме белән котлый белү. Бер – береңә комплиментлар әйтә белү.

Дәреслектә

ориентлаша белү, шартлы билгеләр

тел”ен өйрәнү,

аңлашылмаган сүзләрне сүзлек

дәфтәренә язу, үз фикерен белдерү

Индив./фронт сорау

7.09


2.

Уку-язу әсбаплары

1

Диалогик, монологик сөйләм.

Беренче сентябрь турында сөйли, укытучыны, дустыңны бәйрәм белән котлый белү.

дәрескә кирәкле

уку-язу

әсбапларын

әзерләү һәм

аларга сакчыл

караш булдыру

Татар теленең хәреф – аваз системасы.

Уку-язу әсбаплары исемнәре, исәнләшә-саубуллаша белү

Берәмләп һәм хор белән кабатлау; сүзлек эше.

Индив./фронт сорау

14.09





3.

Б.Рәхмәт “Мәктәпкә”

1

Монологик сөйләм.


Мәктәпкә, белем

алуга карата

ихтирамлы

карашта булу,

белем алуга

кызыксыну уяту

әңгәмәдәшең

белән

сөйләшүне

башлый, дәвам

итә, тәмамлый

белү

Татар теленең хәреф – аваз системасын сөйли белү.

Сузлек эше,рәсем буенча эш. хикәя уку; тәрҗемә; җөмләләргә сораулар кую;сәнгатьле уку;


Индив./фронт сорау










21.09


Базарда”. ( 4 сәг.)


4

5

Базарда” тексты.

2

Диалогик, монологик сөйләм.

Текст эчтәлеген сөйли белү.

Базарга барырга чакыра белү. Базарда яшелчә, җиләк – җимеш сатып ала белү. Дөрес укуга бәя бирә белү.

әдәпле аралашу

күнекмәләре

булдыру

әңгәмәдәшең

белән

сөйләшүне

башлый, дәвам

итә, тәмамлый

белү

әңгәмәдәшеңнең

фикерен тыңлый, аңа

туры килерлек җавап

бирә белү

Берәмләп һәм хор белән кабатлау; сүзлек эше.

Индив./фронт сорау

28.09

05.10


6

Җиләк-җимеш исемнәре.

1

ЛГКК

Җиләк-җимешен, яратканыңны, яратмаганыңны әйтә белү.

Укучыларда телне

өйрәнергә теләк

булдыру

Үрнәк буенча

парлап эшләү,

сорауларга

җавап бирү,

гомуми нәтиҗә

чыгару

Өйрәнгән лексика

буенча җөмләләр төзи

белү

Монологик һәм диалогик сөйләмне үстерү

Индив./фронт сорау

12.10


7

Базарда җиләк-җимеш сорап ала белү.

1

Диалогик, монологик сөйләм.

Текст эчтәлеген сөйли белү. Базарда җиләк-җимеш сорап ала белү.

Үрнәк буенча

парлап эшләү,

сорауларга

җавап бирү,

гомуми нәтиҗә

чыгару

Тема буенча

әңгәмәдәшеңнең

фикерен тыңлый, аңа

туры килерлек җавап

бирә белү

Берәмләп һәм хор белән кабатлау; сүзлек эше.

Индив./фронт сорау

19.10


Мин чисталык яратам”. ( 4 сәг.)


8

Шәхси гигиена предметлары.

1

ЛГКК

Шәхси гигиена предметларының исемнәрен; аларны кулланып, нәрсә эшләгәнеңне әйтә, сорый белү.

Укучыларда телне

өйрәнергә теләк

булдыру

Дәреслектә

ориентлаша белү,

шартлы билгеләр

тел”ен өйрәнү,

аңлашылмаган

сүзләрне сүзлек

дәфтәренә язу, үз

фикерен белдер

Шәхси гигиена предметларын белү

Монологик һәм диалогик сөйләмне үстерү

Индив./фронт сорау

26.10


9.

Алсу – пөхтә кыз” тексты.

1

Диалогик, монологик сөйләм.

Сәнгатьле уку. Урамга чакыра, чыкмау сәбәбен аңлата белү. Геройларны характерлый белү

Сузлек эше,рәсем буенча эш. хикәя уку; тәрҗемә; җөмләләргә сораулар кую;сәнгатьле уку;


Индив./фронт сорау

09.11


10

Тән әгъзалары атамалары.

1

ГКФ

Тән әгъзаларын атый белү. Предметларны I зат берлек санда тартым белән төрләндерә белү.

Укучыларда телне

өйрәнергә теләк

булдыру

Үрнәк буенча

парлап эшләү,

сорауларга

җавап бирү,

гомуми нәтиҗә

чыгару

Тема буенча

әңгәмәдәшеңнең

фикерен тыңлый, аңа

туры килерлек җавап

бирә белү

Укучылар белән тема буенча өйрәнелгән, лексиканы кабатлау, яңаларын үзләштерү

Индив./фронт сорау

16.11


11

Марат авырый” тексты.

1

Диалогик, монологик сөйләм.

Табибка кайсы җирең авыртуын әйтә белү. Дустыңның кайсы җире авыртуы турында хәбәр итә белү.

Укучыларда

ярдәмчеллек

сыйфатлары

булдыру

Тема буенча

аралаша белү

сәләтен үстерү

Өйрәнгән лексика

буенча җөмләләр төзи

белү

Сузлек эше,рәсем буенча эш. хикәя уку; тәрҗемә; җөмләләргә сораулар кую

Индив./фронт сорау

23.11


Кыш җитә ”. ( 5 сәг.)


12

Кыш айлары, кыш билгеләре.

1

Диалогик, монологик сөйләм.

Кыш айларын, кыш билгеләрен әйтә белү.

Табигатькә карата

сакчыл караш

булдыру

әңгәмәдәшеңнең

фикерен

тыңлый, аңа

туры килерлек

җавап бирә белү

Кышны сурәтли белү

Укучылар белән тема буенча өйрәнелгән, лексиканы кабатлау, яңаларын үзләштерү

Индив./фронт сорау

30.11


13

Кыш килә” тексты.

1

Диалогик, монологик сөйләм.

Кышкы уен төрләрен әйтә, уенга чакыра белү.

Ел фасыллары билгеләре.

Кыш билгеләрен сөйли белү.

Берәмләп һәм хор белән кабатлау; сүзлек эше.

Индив./фронт сорау

07.12


14

Кышкы табигатьне сурәтләү.

1

Диалогик, монологик сөйләм.

Һава торышын сорый, әйтә белү.

Ел фасыллары билгеләре.


Сузлек эше,рәсем буенча эш. хикәя уку; тәрҗемә; җөмләләргә сораулар кую;сәнгатьле уку;


Индив./фронт сорау

14.12


15

Яңа ел бәйрәме.

1

ЛГКК

Яңа ел бәйрәмендә нишләгәнне әйтә, Яңа ел бәйрәме белән котлый белү. Яңа ел бәйрәменә чакыра белү.

Укучыларда телне

өйрәнергә теләк

булдыру

Үрнәк буенча

парлап эшләү,

сорауларга

җавап бирү,

гомуми нәтиҗә

чыгару

Тема буенча

әңгәмәдәшеңнең

фикерен тыңлый, аңа

туры килерлек җавап

бирә белү

Берәмләп һәм хор белән кабатлау; сүзлек эше.

Индив./фронт сорау

28.12


16

Кышкы уеннар.

1

ГКК

Кышкы уен төрләрен әйтә, уенга чакыра; тауга барганыңны, кайтканыңны, тауда чаңгы шуганыңны әйтә белү.

Табигатькә карата

сакчыл караш

булдыру

Тема буенча

аралаша белү

сәләтен үстерү

Ишеткәнне аңлап яза

белү. Ишетеп аңлау

Күнекмәләрен

камилләштерү.

Берәмләп һәм хор белән кабатлау; сүзлек эше.

Индив./фронт сорау

11.01


Безнең гаилә”. ( 3 сәг.)


17

Безнең гаилә.

Шәйхи Маннурның “Яратам” шигыре.

1

1

Диалогик, монологик сөйләм.


Гаилә әгъзаларының исемнәрен атый, гаиләдә кемнәр, ничә кеше барлыгын, кайда эшләгәнен әйтә белү.

Гаиләдә кемне яратканыңны, бер – береңнең нәрсә яратканын сорый һәм җавап бирә белү.

Укучыларда телне

өйрәнергә теләк

булдыру

Тема буенча

аралаша белү

сәләтен үстерү

әңгәмәдәшеңнең

фикерен тыңлый, аңа

туры килерлек җавап

бирә белү

Монологик һәм диалогик сөйләмне үстерү

Индив./фронт сорау

18.01


18

Бәйләнешле сөйләм телен үстерү. “Татар халык ашлары”.

1

ЛКК

Татар халык ашларын атый, нинди ашлар пешергәнне әйтә белү, бер – береңне табынга чакыра, кыстый, ашаганнан соң рәхмәт әйтә белү.






Укучыларны эш

сөяргә өндәү,

әхлак тәрбиясе

бирү

Үрнәк буенча

парлап эшләү,

сорауларга

җавап бирү,

гомуми нәтиҗә

чыгару

Ишеткәнне аңлап яза

белү. Ишетеп аңлау

Күнекмәләрен

камилләштерү.

Берәмләп һәм хор белән кабатлау; сүзлек эше.

Индив./фронт сорау

25.01


19

Айдар бездә кунакта” хикәясе.

1

Диалогик, монологик сөйләм.



Бер – береңне табынга чакыра, кыстый, ашаганнан соң рәхмәт әйтә белү.
















Укучыларны эш

сөяргә өндәү,

әхлак тәрбиясе

бирү

Тема буенча

аралаша белү

сәләтен үстерү

әңгәмәдәшеңнең

фикерен тыңлый, аңа

туры килерлек җавап

бирә белү

Монологик һәм диалогик сөйләмне үстерү

Индив./фронт сорау

01.02




Яз килә” (4 сәг.)

20

21

Яз җитте”

2

ЛГКК

Яз билгеләрен, язны яратканыңны, яратмаганыңны әйтә белү.

шәхесара һәм

мәдәниятара

аралашуда татар

теленә карата

ихтирамлы караш

булдыру һәм аны

яхшы өйрәнү

теләге тудыру

Исемнәрнең юнәлеш, чыгыш килешләрен кабатлау.

Язны сурәтли белү

Укучылар белән тема буенча өйрәнелгән, лексиканы кабатлау, яңаларын үзләштерү



Индив./фронт сорау



08.02

15.02




22

8 нче март бәйрәме

1

Д/М сөйләм

Сигезенче март бәйрәме турында сөйләшә белү. Уенга чакыра, уенга чыгарга ризалашу, ризалаш-мауның сәбәбен әйтә белү.


Язгы табигатьне сурәтли белү


Берәмләп һәм хор белән кабатлау; сүзлек эше.

Индив./фронт сорау

22.02


23

Яз нинди була?

1

Д/М сөйләм




Язны сурәтли белү

Язны сурәтли белү.

Берәмләп һәм хор белән кабатлау; сүзлек эше.

Индив./фронт сорау

29.02





Татарстан туган ягым”. ( 2 сәг.)

24


Татарстан – минем туган ягым.

Татарстанның табигате.

1


ЛГКК

Диалогик, монологик сөйләм.

Бер – береңнең яшәү урынын сорый һәм кайда яшәгәнеңне әйтә белү.Тат.шәһәрләренең, елгаларының атамаларын әйтә белү.

Туган як, бик, зур, озын, күп, Идел, Нократ, Агыйдел, Ык, Чулман, янында, күгәрчен,

Үрнәк буенча

парлап эшләү,

сорауларга

җавап бирү,

гомуми нәтиҗә

чыгару

Ишеткәнне аңлап яза белү. Ишетеп аңлау

Күнекмәләрен

камилләштерү.

Монологик һәм диалогик сөйләмне үстерү

Индив./фронт сорау

7.03


25


Мин авылда яшим.

1

ЛГКК

Авыл табигате турында сөйли белү. Җәйге һәм кышкы уен төрләрен әйтә белү

Янында, җиләк, балык, тотабыз, су коенабыз

әңгәмәдәшең

белән

сөйләшүне

башлый, дәвам

итә, тәмамлый

белү

Алдагы дәресләрдә

алган белемнәрне актив

кулланышка кертү

Берәмләп һәм хор белән кабатлау; сүзлек эше.

Индив./фронт сорау

14.03


Кибеттә”. ( 4 сәг.)











26

Киемнәр кибетендә.

1

Диалогик, монологик сөйләм.

Кием исемнәрен әйтә, бер – береңә комплимент әйтә белү.

Укучыларда

ярдәмчеллек

сыйфатлары

булдыру

Логик

фикерләүне

үстерү, сәбәп-нәтиҗә

бәйләнешләрен

таба белү

әңгәмәдәшеңнең

фикерен тыңлый, аңа

туры килерлек җавап

бирә белү

Сузлек эше,рәсем буенча эш. хикәя уку; тәрҗемә; җөмләләргә сораулар кую;сәнгатьле уку;


Индив./фронт сорау

4.04


27


Матур киемнәр” тексты.


1


ГКК

ГКК

Ашамлык исемнәрен әйтә белү, нинди ашамлыклар кирәген әйтә, кирәклеген сорый белү. Кибеткә барганыңны һәм нәрсә алганыңны әйтә белү.

Укучыларда

ярдәмчеллек

сыйфатлары

булдыру

Логик

фикерләүне

үстерү, сәбәп-нәтиҗә

бәйләнешләрен

таба белү

Укчыларның

фикерләү дәрәҗәсен

үстерү, алган

белемнәрне

системалаштыру

Монологик һәм диалогик сөйләмне үстерү

Индив./фронт сорау

11.04


28.


Кибеттә сату – алу.

1

Диалогик, монологик сөйләм.

Тема буенча

әңгәмәдәшеңнең

фикерен тыңлый, аңа

туры килерлек җавап

бирә белү

Монологик һәм диалогик сөйләмне үстерү

Индив./фронт сорау

18.04


29.


Ашамлыклар кибетендә.

Ашамлыклар кибетендә.

1


Диалогик, монологик сөйләм.

Укчыларның

фикерләү дәрәҗәсен

үстерү, алган

белемнәрне

системалаштыру

Монологик һәм диалогик сөйләмне үстерү

Индив./фронт сорау

25.04


Җәй”. ( 5 сәг.)





30.


Ямьле җәй җитте” тексты.


1

ЛКФ


Җәй көне турында сөйли белү. Каникулны ничек үткәрү турында сөйләшү.

Табигатькә карата

сакчыл караш

булдыру.

Укучыларны эш

сөяргә өндәү,

әхлак тәрбиясе

бирү

Ел фасыллары билгеләре. Һава торышын әйтә белү.


Укчыларның

фикерләү дәрәҗәсен

үстерү, алган

белемнәрне

системалаштыру

Сузлек эше,рәсем буенча эш. хикәя уку; тәрҗемә; җөмләләргә сораулар кую;сәнгатьле уку;


Индив./фронт сорау

2.09


31.

Ямьле җәй җитте” тексты.

1

Диалогик, монологик сөйләм.

әңгәмәдәшеңнең

фикерен тыңлый, аңа

туры килерлек җавап

бирә белү

Сузлек эше,рәсем буенча эш. хикәя уку; тәрҗемә; җөмләләргә сораулар кую;сәнгатьле уку;


Индив./фронт сорау

9.05


32.

Еллык йомгаклау контроль эше (тест).

1

Контроль.

Белемнәрне тикшерү


әңгәмәдәшеңнең

фикерен

тыңлый, аңа

туры килерлек

җавап бирә белү

әңгәмәдәшеңнең

фикерен тыңлый, аңа

туры килерлек җавап

бирә белү

Сузлек эше,рәсем буенча эш. хикәя уку; тәрҗемә; җөмләләргә сораулар кую;сәнгатьле уку;


Индив./фронт сорау

16.05


33.

Бари Рәхмәтнең “Матур җәй, кил безгә!” шигыре.

1

Диалогик, монологик сөйләм.

Укыту-укуга

карата ихтирамлы

караш

булдыру,укучыла

рны яхшы укуга

өндәү

Табигатькә карата

сакчыл караш

булдыру

әңгәмәдәшең

белән

сөйләшүне

башлый, дәвам

итә, тәмамлый

белү

Тема буенча

әңгәмәдәшеңнең

фикерен тыңлый, аңа

туры килерлек җавап

бирә белү

Тест

контроль

23.05



34.

Мәхмүт Газизовның “Балан” шигыре.

1

ЛКФ

Урманга барганыңны, урманда җиләк җыйганыңны, аннан кайтканыңны әйтә белү.

Текст героена бәя

бирә белү

Үзләштерелгән

белемнәрне

тормыштагы

вакыйгаларда

куллану өчен

файдалану

әңгәмәдәшеңнең

фикерен тыңлый, аңа

туры килерлек җавап

Сузлек эше,рәсем буенча эш. хикәя уку; тәрҗемә; җөмләләргә сораулар кую;сәнгатьле уку;



30.05
















































Автор
Дата добавления 30.11.2015
Раздел Другое
Подраздел Рабочие программы
Просмотров156
Номер материала ДВ-214519
Получить свидетельство о публикации

"Инфоурок" приглашает всех педагогов и детей к участию в самой массовой интернет-олимпиаде «Весна 2017» с рекордно низкой оплатой за одного ученика - всего 45 рублей

В олимпиадах "Инфоурок" лучшие условия для учителей и учеников:

1. невероятно низкий размер орг.взноса — всего 58 рублей, из которых 13 рублей остаётся учителю на компенсацию расходов;
2. подходящие по сложности для большинства учеников задания;
3. призовой фонд 1.000.000 рублей для самых активных учителей;
4. официальные наградные документы для учителей бесплатно(от организатора - ООО "Инфоурок" - имеющего образовательную лицензию и свидетельство СМИ) - при участии от 10 учеников
5. бесплатный доступ ко всем видеоурокам проекта "Инфоурок";
6. легко подать заявку, не нужно отправлять ответы в бумажном виде;
7. родителям всех учеников - благодарственные письма от «Инфоурок».
и многое другое...

Подайте заявку сейчас - https://infourok.ru/konkurs


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ


Идёт приём заявок на международный конкурс по математике "Весенний марафон" для учеников 1-11 классов и дошкольников

Уникальность конкурса в преимуществах для учителей и учеников:

1. Задания подходят для учеников с любым уровнем знаний;
2. Бесплатные наградные документы для учителей;
3. Невероятно низкий орг.взнос - всего 38 рублей;
4. Публикация рейтинга классов по итогам конкурса;
и многое другое...

Подайте заявку сейчас - https://urokimatematiki.ru

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх