Инфоурок Начальные классы Рабочие программыРабочая программа по татарскому языку

Рабочая программа по татарскому языку

Скачать материал

Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләренең

рус төркемнәрендәге 3 нче сыйныф укучылары

өчен татар теле буенча белем бирү программасы

 

Аңлатма язу

 

3 нче сыйныфлар өчен татар теленнән эш программасы Россия Федерациясендәге һәм Татарстан Республикасындагы мәгарифкә кагылышлы хокукый-норматив актларга һәм федераль дәүләт стандартларына нигезләнеп төзелде:

1. Россия Федерациясенең “Мәгариф турында”гы Законы (Федеральный закон от 29.12.2012 273-ФЗ Об образовании в Российской Федерации).

2. Татарстан Республикасының “Мәгариф турында”гы Законы (Закон Республики Татарстан “Об образовании” № 68-ЗРТ от 22 июля 2013 года, статья 8).

3. Россия Федерациясенең “Россия Федерациясе халыктелләре турындагы 126-ФЗ нчы номерлы Законы (24.07.1998).

4. РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы приказы, 30 нчы август, 2013 нче ел №115 (Об утверждении Порядка организации и осуществления образовательной деятельности по основным общеобразовательным программам начального общего, основного общего и среднего общего образования”).

5. “Татарстан Республикасының халык телләре турында” Законы (Закон Республики Татарстан от 08.07.1992 1560-XII (ред. от 03.03.2012г.) “О государственных языках Республики Татарстан и других языках в Республике Татарстан).

6. “Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законы, 2004нче ел, 1нче июль.

7. “2014-2020 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт программасы, 2013 нче ел, 25 нче октябрь, 794 нче карар.

8. Төп гомуми белем бирүнең Федераль дәүләт белем бирү стандарты (Россия Мәгариф һәм Фән министрлыгында 2010 нчы елның 17 нче декабрь боерыгы 1897 нче номер белән расланган, РФ Юстиция Министрлыгында 19644 нче регистрацион номеры белән 2011нче елның 1 нче февралендә теркәлгән).

9. Татарстан Республикасында 2012-2020 нче елларда фән һәм мәгариф үсеше турындаДәүләт программасы”.

10. 2010-2015 нче елларда Татарстан Республикасында мәгарифне үстерү стратегиясе “Киләчәк” программасы.

11. 2015-2016 нчы уку елына гомуми белем бирү учреждениесенең укыту планы.

12. 2015-2019 нчы уку елларына төп гомуми белем бирү учреждениесенең төп белем бирү программасы.

13. Урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә рус телле балаларга татар телен коммуникатив технология нигезендә укыту программасы. 1-11 нче сыйныфлар. Р.З.Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева, Казан, 2014;

       Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укытуның төп максаты :

1.                  башлангыч мәктәп укучысының аралашу даирәсен, аралашу ситуацияләрен исәпкә алып, сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләре (тыңлап аңлау, сөйләү, уку, язу) буенча укучыларда коммуникатив компетенция (аралашу осталыгы)  формалаштыру;

2.                  укучының танып белү мөмкинлекләрен, гомуми уку күнекмәләрен, сөйләм культурасын үстерү;

3.                  татар милләтенә, аның тарихи һәм мәдәни хәзинәләренә карата хөрмәт тәрбияләү; укучыларны мәдәниара диалогка тарту; татар телен дәүләт теле буларак өйрәнүгә ихтыяҗ тудыру.

4.       татар исемнәрен, Татарстанның табигатен, җирлеген, топонимикасын дөрес әйтә белергә өйрәтү, аларның семантикасы белән кызыксындыру, балалар фольклоры, татар халкы авыз иҗаты, әдәбият-сәнгать вәкилләре белән беренчел таныштыру - башлангыч этапта танып белү максатының төп эчтәлеген тәшкил итә.

Бурычлары:

 -укучыларда татар сөйләмен тыңлап аңлау күнекмәләрен булдыру.

- диалогик һәм монологик сөйләм күнекмәләрен үстерү.

 -дөрес язу һәм язма сөйләм күнекмәләрен булдыру.

 -төрле жанрдагы татар текстларын аңлап укуга өйрәтү.

-татар теленең фонетик, орфоэпик, лексик, грамматик нигезләрен һәм үзенчәлекле тел күренешләрен гамәли үзләштерү.

 -татар теле дәресләрендә, белем бирү белән бергә, тәрбияви бурычны да үтәү мөһим.

-аңа ирешү өчен, татар сөйләм этикеты үрнәкләрен кулланып, әңгәмә корырга, фикер йөртергә, хәбәр итәргә күнектерү.

-татар дөньясына караган милли традицияләр, ризыклар, бәйрәмнәр, уеннар, халык авыз иҗаты үрнәкләре белән таныштыру һәм татар әдәбияты, сәнгате, мәдәнияты турында мәгълүмат җиткерү 

Уку предметына гомуми характеристика

      Рус телендә сөйләшүче укучыларга татар телен дәүләт теле буларак укыту телне аралашу чарасы буларак үзләштерүне тәэмин итә, көндәлек тормышта,җәмгыятьтә үзара аңлашу һәм хезмәттәшлек итү күнекмәләрен формалаштыра. Татар теле, танып белү чарасы буларак, укучыларның фикер йөртү,интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен үстерүгә хезмәт итә.

     Рус балаларына татар теле һәм әдәбиятын укыту, ана теле һәм әдәбиятын укыту белән       беррәттән, аларның филологик белемнәрен киңәйтә һәм коммуникатив культурасын үстерә.

Укыту предметының укыту планындагы урыны

    Рус балаларына татар теле һәм әдәбиятын укыту, ана теле һәм әдәбиятын укыту белән беррәттән, аларның филологик белемнәрен киңәйтә һәм коммуникатив культурасын үстерә.

     Татарстан Республикасы мәктәпләре өчен төп гомуми белем бирү баскычында татар теле һәм әдәбияты предметын укытуга 201 сәгать билгеләнә. Шулай ук, базис укыту планында һәр сыйныфта сәгатьләр саны бүленеше күрсәтелә. Бу сәгатьләр санының инвариатив өлеше уку вакытының 75% ын тәшкил итә. Калган 25% уку вакыты программаның вариатив өлеше булып тора һәм эш программасын төзүчеләр тарафыннан билгеләнелә.Тел материалын өйрәнү 5–9 нчы сыйныфларда төгәлләнә, ә югары баскычта барлык үзләштерелгән тел материалы сөйләм эшчәнлеге барышында кабатлана, ныгытыла һәм системалаштырыла.

             Программа гамәлдәге базис план буенча  атнага 3 сәгать исәбеннән төзелә: татар теле – 102 сәг.

                        Укыту предметының шәхси, метапредмет, предмет нәтиҗәләре.

Шәхси нәтиҗәләр:

–татар теленең дәүләт теле буларак ролен аңлау;

 шәхесара һәм мәдәниара аралашуда татар телен куллануга уңай караш булдыру;

–татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге формалаштыру.

- әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау.

-ярдәмчеллек, башка кешеләргә карата кайгыртучанлык хисләрен тәрбияләү.

–“гаилә”, “туган ил”, “мәрхәмәтлелек”, “башкаларга карата түземлелек” төшенчәләрен кабул итү, аларның кадерен белү;

-туган республикага, гаиләгә, туганнарга карата хөрмәт, әти-әнине ярату; үз милләтеңне ярату, татар булуың белән горурлану;

-укуга карата кызыксыну хисе булу, укучы ролен үзләштерү;

- әдәби әсәрләрдәге төрле тормыш ситуацияләрен һәм геройларның гамәлләренә кешелек нормаларыннан чыгып бәя бирү;

Метапредмет нәтиҗәләр:

Танып белү универсаль уку гамәлләре:

-фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерли белү;

-классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү;

-ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне формалаштыру;

-үрнәк буенча эшли белү;

-аерым темаларга караган сорауларга җавап бирә белү;

-рәсем буенча җөмләләр, сораулар төзи белү;

-аңлап укый белү;

-укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү;

Регулятив универсаль уку гамәлләре:

-уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү;

-эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба белү;

-уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү;

-уку хезмәтеңә бәя бирә белү;

-укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү;

-укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү;

-дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли белү, алар белән дөрес эш итә белү;

-дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү;

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:

-әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, белән аралаша белү күнекмәләрен формалаштыру;

-аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре);

-парларда һәм күмәк эшли белү;

- әңгәмәдәшең белән контактны башлый, дәвам итә, тәмамлый белү.

Предмет нәтиҗәләре.

Тыңлап аңлау:

-укытучының дәрес,уен ситуацияләребелән бәйле сорауларын,күрсәтмәләрен аңлау;

- тыңлаганда җөмлә, сүз чикләрен билгеләү ,интонацияне аеру;

-сүзләрне, сүзтезмәләрне, җөмләләрне, грамматик формаларны бер-берсеннән ишетеп аера белү;

- сүзләрне, җөмләләрне тыңлап тәрҗемә итә белү;

- ишеткән сөйләмнең, җөмләнең эчтәлегенә төшенү.

Диалогик сөйләм:

-өйрәнелгән эчтәлек нигезендә әңгәмәдәшең белән контакт урнаштыра, сорау куя, җавап бирә, кире кага, раслый белү;

-программада күрсәтелгән темалар буенча укытучының сорауларына жавап бирү һәм сораулар куя белү;

-дәреслектә бирелгән үрнәк диалогларны сәнгатьле итеп уку, сөйләү һәм охшаш диалоглар төзү;

-программада күрсәтелгән коммуникатив максатлар буенча әңгәмәдә катнаша алу.

Монологик сөйләм:

-җанлы һәм җансыз предметларны рәсем, картина эчтәлеген сурәтләп сөйли белү;

-тәкъдим ителгән план, терәк сүзләр ярдәмендә укылган өзек яисә караган рәсем буенча,өйрәнелгән җөмлә төрләрен файдаланып, хикәя төзү;

-укыган хикәяләрнең эчтәлеген сөйли белү;

-үзе, гаиләсе һәм дуслары турында кечкенә мәгълүмат бирә белү.

Уку

-Татар алфавитындагы хәрефләрне таный белү;

-хәреф-аваз системасын аера, татар теленә хас булган авазларны дөрес әйтеп укый белү;

-дәреслектә уку өчен бирелгән җөмләләрне,текстларны дөрес интонация белән укый белү;

-тексттагы тыныш билгеләренә карап,тиешле пауза һәм интонацияләрне үтәү, өтерләр янындагы сүзләрне тиңдәшлек, эндәшү интонацияләре белән уку;

-укыган материалның эчтәлегеннән кирәкле мәгълүматны аерып ала белү;

-кечкенә күләмле шигырьләрне яттан сөйләү;

-укыганда сүзлекләр куллана белү.

Язу

-Татар алфавитындагы хәрефләрне дөрес, матур яза белү;

-дөрес күчереп язу күнекмәләрен булдыру;

-бәйрәмнәр белән котлау, чакыру кәгазьләре язу;

-конверт һәм дәфтәр тышына яза белү;

-программада күрсәтелгән темалар буенча, терәк сүзләр кулланып, хикәя язу күнекмәләре формалаштыру.

Укыту предметының эчтәлеге

Аралашу процессы сөйләшү, ишетеп аңлау, уку һәм язу аша оештырыла. Алар арасында төп урынны сөйләшү алып тора.

Белем бәйрәме. Кем? кемне? кемгә? сораулары һәм аларга җавап. -мы/-ме сорау кисәкчәсе.

Мин, син, ул зат алмашлыгының юнәлеш килеш формасы. Исемнең күплек сан кушымчасы.

Исем сүз төркеме. Исемнәрнең I зат берлек санда тартым белән төрләнүе. Фигыльнең башлангыч формасы. Хәзерге заман, үткән заман хикәя фигыльнең төрләнеше. Без диктант язабыз.

Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасы. Чөнки, ләкин теркәгечләре. Сингармонизм законы. Хәзерге  заман хикәя фигыльнең берлек санда   юклык формасында зат-сан белән төрләнеше.

Без китапханәгә йөрибез. Янында бәйлек сүзе. Хәзерге заман хикәя фигыльнең күплек санда юклык формасында зат-сан белән төрләнеше. Саный сүзенең зат-сан белән төрләнеше.  Дистә саннары.

Көндәлек режим. Сәгать ничә? Сәгать ничәдә? Үткән заман хикәя фигыльнең I, II зат  формасы. «Көндәлек режим» темасын кабатлау.

Ашханәдә. Без ашханәдә ашыйбыз. Минем яраткан ашларым. Исемнең төшем килеше. Боерык фигыль формасы. Янында бәйлек сүзенең юнәлеш, урын-вакыт, чыгыш килешендә төрләнүе. Исемнәрнең юнәлеш, урын-вакыт, чыгыш килешендә төрләнүе. Уйный башладым төзелмәсе. Нәрсә ашыйбыз, нәрсә эчәбез? Без табын әзерлибез. «Ашханәдә»  темасын кабатлау.

Без әти-әниләргә булышабыз. Исемнәрдә III зат тартым кушымчасы. Тәртип саннары. -чы/-че сүз ясагыч кушымчасы. Ни өчен? соравы. Без бер-беребезне мактыйбыз. Үз алмашлыгының тартым белән төрләнеше. Образга бәя бирү. Әни табын әзерли. Без табын әзерлибез. Без өйдә булышчылар. Алдында, артында, янында, каршында, өстендә, астында бәйлек сүзләре. И. Туктарның «Авыраяк» хикәясе өстендә эш. Яңа хикәя язу. “Без әти-әниләргә булышабыз” темасын кабатлау.

Туган якка кыш килде. Җ.Тәрҗеман. «Яшел чыршы». Куян булып киенә төзелмәсе. Без Чыршы бәйрәмендә. Сыйфат сүз  төркеме. Һава торышы. Кая? кайда? кайдан? сорулары. «Тауда» хикәясе өстендә эш. «Дуслар» хикәясе өстендә эш. Без хикәя язабыз. Исемнәрнең тартым белән төрләнеше. Үткән заман хикәя фигыльнең юклык формасы.

Шәһәрдә һәм авылда. Татарстан - минем туган ягым. Татарстан шәһәрләре. Без нинди йортта яшибез? Без транспортта барабыз. Сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсе. Һәр, барлык  билгеләү алмашлыклары. Мин авылда яшим.

Әдәпле булыйк. Туган көнгә ничек чакырабыз? Дусларны каршылыйм. 8 нче март - әниләр бәйрәме. Исемнең юнәлеш килеше формасы. Антонимнар. Исемнең төшем килеше.

Кечкенә дусларыбыз. Ул алмашлыгының юнәлеш, төшем килеше. Көн саен  төзелмәсе. «Дуслар» хикәясе өстендә эш. Тартымлы исемнең иялек килеше формасы. Акмуен - яраткан песием. Артында, алдында, астында, өстендә  бәйлек сүзләре. Сыйфатның артыклык һәм чагыштыру дәрәҗәсе.

Күңелле җәй. Җәй билгеләре. Сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсе. «Төсләр» әкияте өстендә эш. Урманда нәрсәләр үсә? Капма-каршы мәгънәдәге сүзтезмәләр. X. Халиковның «Витаминлы аш» хикәясе өстендә эш. Р.Миңнуллин турында сөйләшү. Бакчада нинди яшелчәләр үсә? Җәйге ял. Сабантуй. Сабантуй – күңелле бәйрәм.

Тел чаралары һәм аларны куллану күнекмәләре

Сөйләмнең фонетик ягы

          – лексик темаларга караган үзенчәлекле авазлы сүзләрне  дөрес әйтә белү;

          – аерым сүзләрдә, фразада басымны дөрес кую;

          – әйтү максаты ягыннан җөмлә төрләрен аеру;

          – ритм һәм интонация үзенчәлекләрен исәпкә алып, җөмләләрне дөрес әйтү.

          – актив үзләштерелгән сүзләрне дөрес уку һәм язу;

          – текстны үзгәртмичә күчереп язу;

          – татар теленең үзенчәлекле авазларын транскрипция билгеләре белән күрсәтү.

              Сөйләмнең лексик ягы

         – аралашу барышында, коммуникатив максаттан чыгып, актив лексикадан файдалану;

         – өйрәнелгән аралашу темаларына караган лексик берәмлекләрне һәм сүзтезмәләрне тану.

             Сөйләмнең грамматик ягы

         – өйрәнелгән грамматик формаларны сөйләмдә дөрес куллану һәм тексттан табып әйтү;

         – җөмләнең төп коммуникатив төрләрен  сөйләмдә куллану.

Социаль-мәдәни күнекмәләр

Татарстанның һәм Казанның тарихы, истәлекле урыннары, театрлары, татар халкының күренекле шәхесләре, бәйрәмнәр, милли ашлар турында мәгълүматлы булу.

Махсус күнекмәләр

Ике телле сүзлекләрдән файдалану; таблицада бирелгән белешмә материалдан файдалану; мультимедиа әсбапларыннан файдалану; сүзлекчә (сүзлек дәфтәре) алып бару.

Тел материалы

Фонетика. Лексик темаларга караган калын һәм нечкә әйтелешле сүзләр. Басым беренче иҗеккә төшкән сүзләр. Алынма сүзләрнең әйтелеше. Янәшә килгән ике тартык булган сүзләрнең әйтелеше һәм аваз үзгәрешләре (исәнмесез, унбер, борынгы). Янәшә килгән ике бертөрле тартык булган сүзләрнең әйтелеше ккош, эссе). [р] авазына башланган сүзләрнең әйтелеше ['рәсем], [ырам]. Я, ю, ехәрефләре белдергән авазлар: яшел [йәшел]; яңа [йа°ңа], юл [йул]; егет [йэгэт]; ел [йыл].

Лексика. Аралашу темаларына караган лексик берәмлекләрне рецептив һәм продуктив рәвештә үзләштерү. Гади тотрыклы гыйбарәләр; сөйләм әдәбе берәмлекләре. Татар һәм рус телләре өчен уртак сүзләр. Алынма сүзләр (мәсәлән, театр, спектакль). Сүз ясалышы турында мәгълүмат бирү: парлы (көн-төн), кушма (көнчыгыш) һәм тезмә (энҗе чәчәк) сүзләр. Сүз ясагыч кушымчалар: -лык/-лек (дәреслек, шатлык).

Грамматика. Сан, тартым, килеш белән төрләнгән исемнәр. Килеш белән төрләнгән зат алмашлыклары, күрсәтү, сорау алмашлыклары. Лексик темаларга караган сыйфатларның чагыштыру дәрәҗәсе. Билгесез үткән заман хикәя фигыльләрнең барлыкта һәм юклыкта зат-сан белән төрләнеше. Алдында, артында, өстендә, астында, янында бәйлек сүзләре. Ләкин, чөнкитеркәгечләре. Әле, инде кисәкчәләре. Кебек (шикелле), аркылы, саен, бирле бәйлекләре.

Җөмләнең төп коммуникатив төрләре: хикәя, сорау, тойгылы, боеру җөмләләр. Татар җөмләсендә сүзләрнең урнашу тәртибе һәм үзара бәйләнеш үзенчәлекләре. Раслау һәм инкарь җөмләләр. Җөмлә калыплары.

Планлаштырылган нәтиҗәләр.

Укучы өйрәнә:

-          исем – сүз төркеме белән танышырга

-          исемнең иялек килеше белән танышырга

-          чы/-че - исемясагычкушымчалары белән танышырга

-          сыйфат – сүз төркеме белән танышырга

-          чагыштырудәрәҗәсендәге сыйфатлар белән танышырга

-          синоним һәмантонимсыйфатларны сөйләмдә кулланырга

-          21дән 100 кадәрсаннарны сөйләмдә кулланырга

-          аннан соң рәвешеһәм һәр, һәркем, барлык,алмашлыклары белән танышырга

-          фигыль – сүз төркеме, аның хәзерге һәм үткән заман формалары белән, билгеле үткән заман хикәя фигыльнең барлыкта күплектә1,2,3 зат формалары белән танышырга 

-          –гына/-генә, -кына/-кенә кисәкчәләре белән танышырга

-          янында, алдында, артында, турындабәйлек сүзләрен сөйләмдә кулланырга

-          ләкин, чөнки, шуңа күрәтеркәгечле җөмләләрне сөйләмдә кулланырга

-          Казан шәһәре, киемнәр кибете – төзелмәләре белән танышырга

-          сәгать ничә? сәгать ничәдә? сорауларын һәм аңа җавапларны сөйләмдә кулланырга белү.

-          орфографик һәм орфоэпик минимум

-          өйрәнелгән лексик берәмлекләрне орфоэпия нормаларына туры китереп әйтүне ныгытырга

-          алынма сүзләрнең дөрес әйтелешен саклап, сөйләмдә кулланырга күнектерергә

-          укучыларның язуһәм язма сөйләм күнекмәләрен камилләштерү эшен дәвам итергә

-          ике бертөрле тартык янәшә килгән сүзләрне дөрес әйтү һәм язу күнекмәләрен булдыру

-          янәшә килгән ике бертөрле тартык булган сүзләрне икеләтеп әйтергә (китте,кайтты)

-          я, ю, е хәрефләре, алар белдергән авазларның әйтелешен һәм язылышын истә калдыруны булдырырга;  о, ө хәрефләренең беренче иҗектә генә язарга

Укучының өйрәнергә мөмкинлеге бар:

сөйләү:

– сорау яки җавап репликаларын өстәп, диалог төзергә;

-  укылган яки тыңланган текстның төп эчтәлеге буенча сораулар кую һәм җавап бирергә;

-  лексик тема буенча сөйләшү үткәрергә;

-  сөйләм ситуациясе яки рәсем буенча хикәя төзеп сөйләргә;

-  хикәянең ахырын уйлап бетерү һәм сөйләргә;

-  укылган яки тыңланган текстның төп эчтәлеген сөйләп бирергә.

Тыңлап аңлау:

– аралашу барышында сыйныфташларның сөйләмен ишетеп аңлау һәм җавап кайтарырга;

– укытучының күрсәтмәләрен бер әйтүдән тулысынча аңлап барырга;

- 0,5 минутлык текстны тыңлап, аның төп эчтәлеген сөйләп бирергә.

Уку:

–төрле жанрлардагы текстларны эчтән яки кычкырып уку һәм төп эчтәлегенә төшенергә;

- укылган тексттагы таныш булмаган сүзләрнең мәгънәләрен аңларга;

-  татар халык авыз иҗаты үрнәкләрен (мәкальләр, санамышлар, тизәйткечләр, табышмаклар) яттан әйтергә;

- шигырьләрне яттан сөйләргә;

Язу:

–актив үзләштерелгән сүзләрне яттан язырга;

-  лексик тема яки сюжетлы рәсемнәр буенча хикәя язырга;

- укылган яки тыңланган текстның эчтәлеге буенча сорауларга язмача җавап бирергә;

- бәйрәм белән котлау яза белергә. 


 

 

 

 

Тематик планлаштыру

 

 

 

Бүлекнең исеме

Укучыларның эшчәнлегенә характеристика

Сәгать саны

1

Белем бәйрәме

Сайланган эчтәлек аша әңгәмәдәшең белән контакт урнаштыра, сорау куя, җавап бирә, раслый белү.

Бу кем? Син кем? Бу нәрсә?  Кайда? Кемдә? Нәрсәдә? Ничәнче? Кайдан? Кемнән? Нәрсәдән?  сорауларына җавап бирү, һәм аларны куя белү.

 Калын һәм нечкә сузыклар аларны дөрес әйтү, яңгырау, саңгырау тартыклар аларны дөрес әйтә һәм яза белү

Телнең үзенчәлекле сузыклары һәм  аларны белдерүче хәрефләрнең дөрес язылышы.

Сүзләрне, сүзтезмәләрне, җөмләләрне, грамматик формаларны бер-берсеннән ишетү аша аерырга өйрәтү.

Хикәя фигыльнең  берлек сан 1,2, 3 зат   барлык һәм юклык формасын сөйләмдә куллану.

Җөмләдә сүзләрне дөрес урнаштыру.

21

2

Көндәлек режим

Авазларны дөрес әйтү күнекмәләре булдыру.

Темага карата сүзләрне, сүзтезмәләрне, җөмләләрне, грамматик формаларны бер-берсеннән ишетеп аера белү.

Яңа сүзләрне диалогик, монологик сөйләмгә   кертү.   Көндәлек режим                        турында сөйли белү, сораулар бирә белү.                                                

4

3

Ашханәдә

Сүзләрне, сүзтезмәләрне, җөмләләрне, грамматик формаларны бер-берсеннән ишетеп аера белү.

Җөмләдә сүзләрне дөрес урнаштыруга ирешү

Авазларны дөрес әйтү күнекмәләре булдыру

Лексик темага бәйле сүзләрне сөйләмдә дөрес куллану                      Сөйләмдә сыйфатның гади дәрәҗәсен куллана белү                                  Сүз ясагыч  аффиксларын дөрес куллану, язу күнекмәләрен булдыру Дөрес күчереп язу күнекмәләрен булдыру.

Мәктәп ашханәсе турында сөйләү

9

 

4

 

Без әти-әниләргә булышабыз

Авазларны дөрес әйтү күнекмәләре булдыру

Җөмләдә сүзләрне дөрес урнаштыруга ирешү

Сүзләрне, сүзтезмәләрне, җөмләләрне, грамматик формаларны бер-берсеннән ишетеп аера белү, тыңлап тәрҗемә итә белү;

Өйрәнелгән грамматик материалны куллана белү

Кая? Кайдан? сорауларына җавап бирү

Җөмләләрне дөрес интонация белән әйтүгә игътибарны арттыру

Үткән заман хикәя фигыльнең юклык формасын куллана белү

 

 

15

5

Туган якка кыш килде

Сүзләрне, җөмләләрне тыңлап тәрҗемә итә белү

Кышкы табигатьне сурәтли белү

Сүзләрне, җөмләләрне тыңлап тәрҗемә итә белү;

Җөмләдә сүзләрне дөрес урнаштыруга ирешү

Исемнең төшем килешендә төрләнешен белү

Үткән заман хикәя фигыльнең 3 зат берлек формасын куллана белү

Җөмләдә сүзләрне дөрес урнаштыруга ирешү

Үткән заман хикәя фигыльнең юклык формасын куллана белү 

Дөрес күчереп язу күнекмәләрен булдыру

 

12

6

Шәһәрдә һәм авылда

Сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсен куллана белү

Һәр, барлык  билгеләү алмашлыкларын сөйләмдә куллану

Кайда? соравына җавап бирә белү

Өйрәнелгән лексик-грамматик күнекмәләрне ныгыту

дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли белү, алар белән дөрес эш итә белү;   

Татарстан турында, үз шәһәрең турында сөйли белү   

Шәһәрнең һәм авылның охшаш һәм аермалы билгеләрен әйтә белү.

Сүзләрне, җөмләләрне тыңлап тәрҗемә итә белү;

Яз билгеләре турында сөйли белү 

Исемнәрне күплек санда куллану белү

Исемнең юнәлеш килеше формасын дөрес куллана белү

10

7

Әдәпле булыйк

Сыйфатларны сөйләмдә куллану

Сорауларны кулланып сорау бирә, аларга җавап бирә белү 

Сүзләрне иҗекләргә бүлә белү

 Хәзерге заман хикәя фигыльнең 1зат күплек формасын куллану

Җәмәгать урыннарыда телефоннан сөйләшкәндә үз-үзеңне тоту, әдәпле сүзләр кулланып сөйләшә белүне диалогик сөйләмдә күрсәтү                                         

8

8

Кечкенә дусларыбыз

Исемнәрнең 1, 2 зат берлек  санда куллану белү

Сыйфат дәрәҗәләрен өйрәнү

Татар телендә [қ]-[к], [ғ]-[г] авазларының дөрес әйтелешенә ирешү 

Яраткан хайваның турында сөйли белү                                                

Үткән  заман хикәя фигыльнең 1,2,3 зат күплек формасын куллану

8

9

Күңелле җәй

Хәзерге заман хикәя фигыльнең 3зат күплек формасын куллана белү

Кая?  Кайда? сораулары һәм аларга  җавап бирә белү

Өйрәнелгән лексик-грамматик күнекмәләрне ныгыту

Аша бәйлеген сөйләмгә кертү

Хәзерге заман хикәя фигыльне сөйләмдә куллану

Җәй билгеләре турында сөйли белү

Кирәк, кирәк түгел, ярый сүзләрен сөйләмдә куллану

Җәйге ял турында сөйли белү

Исемнәрнең берлек санда тартым белән төрләнешен гагамәлдә куллану

15

 

 

 

Календарь – тематик планлаштыру

 

 

Дәрес темасы

Көтелгән нәтиҗә

Үткәрү вакыты

шәхси

метапредмет

предмет

план

факт

 

1

Белем бәйрәме 

Укучыларда телне өйрәнүгә омтылыш, теләк, уңай мөнәсәбәт булдыру;  сөйләм этикеты нормаларын үтәү: исәнләшә, саубуллаша, рәхмәт белдерә белү.


Регулятив: укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү, эш тәртибен аңлап уку эшчәнлеген оештыра белү;

Танып-белү:  дәреслек белән эш итә белү, яңа сүзләрнең мәгънәсенә төшенү, укытучының авыр булмаган сорауларына җавап бирү, тиешле мәгълүматны дәреслектән таба белү.

Коммуникатив:   дәрестә һәм төрле ситуацияләрдә диалогта катнаша белү.

Сайланган эчтәлек аша әңгәмәдәшең белән контакт урнаштыра, сорау куя, җавап бирә, раслый белү

2.09

 

 

2

Кем? Кемне? Кемгә? сорауларына җавап бирүче сүзләр

Уку әсбапларына карата сакчыл караш, төрле телләрне өйрәнүгә омтылыш тудыру

Регулятив: дәрескә кирәкле уку- язу әсбапларын әзерли белү, алар белән дөрес эш итә белү;

Танып белү: рәсем буенча хикәя төзи белү,  укытучы ярдәме белән эшне планлаштырырга өйрәнү;

Коммуникатив:  әңгәмәдәшең белән контактны башлый, дәвам итә,тәмамлый белү.

Бу кем? Син кем? Бу нәрсә? Сорауларына җавап бирү, һәм аларны куя белү

4.09

 

3

Нәрсә? Нәрсәне? Нәрсәгә? сорауларына җавап бирүче сүзләр

Телләр белүнең әһәмиятенә басым ясау, белемгә омтылыш тәрбияләү

Регулятив: дәрестә эш урыны мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү;

Танып белү:  яңа сүзләрнең мәгънәсенә төшенү. 
Коммуникатив:  башкаларның сөйләмен тыңлый һәм аңлый белү;
парларда эшли белү

 Калын һәм нечкә сузыклар аларны дөрес әйтү, яңгырау, саңгырау тартыклар аларны дөрес әйтә һәм яза белү

7.09

 

4

Кая? Кайда? Кайдан? сорауларына җавап бирүче сүзләр

Яшьтәшләр һәм өлкәннәр белән хезмәттәшлеккә керә белү күнекмәләрен тәрбияләү

Регулятив: дәрескә кирәкле уку- язу әсбапларын әзерли белү, алар белән дөрес эш итә белү;

Танып белү: рәсем буенча хикәя төзи белү,  укытучы ярдәме белән эшне планлаштырырга өйрәнү;

Коммуникатив:  әңгәмәдәшең белән контактны башлый, дәвам итә,тәмамлый белү.

Телнең үзенчәлекле сузыклары аларны белдерүче хәрефләрнең дөрес язылышы

9.09

 

5

Саннарны искә төшерү

Телләр белүнең әһәмиятенә басым ясау, белемгә омтылыш тәрбияләү

Регулятив:  мөстәкыйль рәвештә дәреснең темасын һәм максатын билгеләү;

Танып белү:  укытучының авыр булмаган сорауларына җавап бирү;

Коммуникатив:  укытучының, классташларның сорауларына җавап бирү.

сүзләрне, сүзтезмәләрне, җөмләләрне, грамматик формаларны бер-берсеннән ишетү аша аерырга өйрәтү;

11.09

 

6

Төсләрне искә төшерү

Татарча аралашуга тарту

Регулятив:  рәсем буенча җөмләләр, сораулар төзи белү;

Танып белү:   предметларны, чагыштыра, охшаш һәм аермалы якларын билгели белү.
Коммуникатив:

парларда һәм күмәк эшли белү;

дөрес күчереп язу күнекмәләрен булдыру

14.09

 

7

Исем. Кем? Нәрсә? Сорауларына җавап бирүче сүзләр

Телләр белүнең әһәмиятенә басым ясау, белемгә омтылыш тәрбияләү

Регулятив: дәрескә кирәкле уку- язу әсбапларын әзерли белү, алар белән дөрес эш итә белү;

Танып белү: рәсем буенча хикәя төзи белү,  укытучы ярдәме белән эшне планлаштырырга өйрәнү;

Коммуникатив:  әңгәмәдәшең белән контактны башлый, дәвам итә,тәмамлый белү.

 Ничәнче? соравына җавап бирә белү

16.09

 

8

Исемнәрдә тартым кушымчалары

Татар телендә аралашу ихтыяҗын булдыру

Регулятив: дәрестә эш урыны мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү;

Танып белү:  яңа сүзләрнең мәгънәсенә төшенү. 
Коммуникатив:  башкаларның сөйләмен тыңлый һәм аңлый белү;
парларда эшли белү

сүзләрне, сүзтезмәләрне, җөмләләрне, грамматик формаларны бер-берсеннән ишетеп аера белү.   

18.09

 

9

Исемнәрдә тартым кушымчалары

Телләр белүнең әһәмиятенә басым ясау, белемгә омтылыш тәрбияләү

Регулятив:  мөстәкыйль рәвештә дәреснең темасын һәм максатын билгеләү;

Танып белү:  укытучының авыр булмаган сорауларына җавап бирү;

Коммуникатив:  укытучының, классташларның сорауларына җавап бирү.

сүзләрне, сүзтезмәләрне, җөмләләрне, грамматик формаларны бер-берсеннән ишетеп аера белү.  

21.09

 

10

Кереш контроль эш.

Татар телендә аралашу ихтыяҗын булдыру

Регулятив: дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли белү,  эш сыйфатына бәя бирә белү;
Танып белү:
төрле сүзлекләрдән куллана белү;

Коммуникатив:  үзлектән фикерләү сәләтен камилләштерү.

хикәя фигыльнең  берлек сан 1,2 зат  формасын сөйләмдә куллану

23.09

 

11

Үткән заман хикәя фигыль

Татарча аралашуга тарту

Регулятив:  эш сыйфатына бәя бирә белү;

Танып белү:   предметларны, чагыштыра, охшаш һәм аермалы якларын билгели белү.
Коммуникатив:

парларда һәм күмәк эшли белү;

хикәя фигыльнең  берлек сан 3 зат  формасын сөйләмдә куллану 

25.09

 

12

Диалог төзү күнекмәләре

Телләр белүнең әһәмиятенә басым ясау, белемгә омтылыш тәрбияләү

Регулятив: укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү, эш тәртибен аңлап уку эшчәнлеген оештыра белү;

Танып-белү:  дәреслек белән эш итә белү, яңа сүзләрнең мәгънәсенә төшенү, укытучының авыр булмаган сорауларына җавап бирү, тиешле мәгълүматны дәреслектән таба белү.

Коммуникатив:   дәрестә һәм төрле ситуацияләрдә диалогта катнаша белү; парларда һәм күмәк эшли белү.

дөрес күчереп язу күнекмәләрен булдыру

28.09

 

13

-мый/-ми юклык кушымчаларының кулланылышы

Дәресләргә вакытында килүнең, иртәнге гимнастика ясауның әһәмиятен төшендерү

Регулятив: эш барышында гади генә эш приборлары белән эш итә белү (линейка, бетергеч, карандаш, сүзлек дәфтәре).

Танып белү: текстта очраган таныш сүзләргә таянып, яңа сүзләрнең мәгънәсен төшенү.

Коммуникатив: башкаларның сөйләмен тыңлый һәм аңлый белү.

хикәя фигыльнең   юклык формасын сөйләмдә куллану

30.09

 

14

“Чөнки”, “Ләкин”, “Бар иде” сүзләрен сөйләмгә кертү

Татар телендә аралашу ихтыяҗын булдыру

Регулятив:  мөстәкыйль рәвештә дәреснең темасын һәм максатын билгеләү  ;

Танып белү:   предметларны, чагыштыра, охшаш һәм аермалы якларын билгели белү.
Коммуникатив:

парларда һәм күмәк эшли белү;

Татар әлифбасына гына хас хәрефләрне дөрес уку, авазларны дөрес әйтә белү.

2.10

 

15

“Сорау бирә”, “Җавап бирә”, “Хата төзәтә”, “Мәсьәлә чишә” төзелмәләре белән таныштыру

Итагатьле сүзләр кулланып әңгәмә кору

Регулятив:   укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү, эш тәртибен аңлап уку эшчәнлеген оештыра белү;

Танып белү:  укытучының авыр булмаган сорауларына җавап бирү;

Коммуникатив:  укытучының, классташларның сорауларына җавап бирү.

Җөмләдә сүзләрне дөрес урнаштыруга ирешү

5.10

 

16

Фигыльнең үткән заман юклык формасы

Телләр белүнең әһәмиятенә басым ясау, белемгә омтылыш тәрбияләү

Регулятив: дәрескә кирәкле уку- язу әсбапларын әзерли белү, алар белән дөрес эш итә белү;

Танып белү: рәсем буенча хикәя төзи белү,  укытучы ярдәме белән эшне планлаштырырга өйрәнү;

Коммуникатив:  әңгәмәдәшең белән контактны башлый, дәвам итә,тәмамлый белү.

Кайда? Кемдә? Нәрсәдә? Сораларын куя аларга җавап бирә белү

7.10

 

17

Диалог төзү күнекмәләре

Татарча аралашуга тарту

Регулятив: укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү, эш тәртибен аңлап уку эшчәнлеген оештыра белү;

Танып-белү:  дәреслек белән эш итә белү, яңа сүзләрнең мәгънәсенә төшенү, укытучының авыр булмаган сорауларына җавап бирү, тиешле мәгълүматны дәреслектән таба белү.

Коммуникатив:   дәрестә һәм төрле ситуацияләрдә диалогта катнаша белү; парларда һәм күмәк эшли белү.

Татар әлифбасына гына хас хәрефләрне дөрес уку, авазларны дөрес әйтә белү.

9.10

 

18

“Алдында”, “Янында”, “Артында” сүзләренең кулланылышы

Татар телендә аралашу ихтыяҗын булдыру

Регулятив:   эшчәнлек өчен эш урынын әзерләү;

Танып белү:   предметларны, чагыштыра, охшаш һәм аермалы якларын билгели белү.
Коммуникатив:

парларда һәм күмәк эшли белү;

дөрес күчереп язу күнекмәләрен булдыру

12.10

 

19

“Белем бәйрәме” темасын кабатлау.

Телләр белүнең әһәмиятенә басым ясау, белемгә омтылыш тәрбияләү

Регулятив:   укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү, эш тәртибен аңлап уку эшчәнлеген оештыра белү;

Танып белү:  аерым темаларга караган сорауларга җавап бирү;

Коммуникатив:  укытучының, классташларның сорауларына җавап бирү.

 Кайдан? Кемнән? Нәрсәдән? сорауларына җавап бирә белү

14.10

 

20

“Белем бәйрәме” темасын кабатлау.

Дәресләргә вакытында килүнең, иртәнге гимнастика ясауның әһәмиятен төшендерү

Регулятив:   укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү, эш тәртибен аңлап уку эшчәнлеген оештыра белү;

Танып белү:  укытучының авыр булмаган сорауларына җавап бирү;

Коммуникатив:  укытучының, классташларның сорауларына җавап бирү.

Кайдан? Кемнән? Нәрсәдән? Сорауларын бирә белү 

16.10

 

21

Контроль эш №1

Татарча аралашуга тарту

Регулятив: дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли белү,  эш сыйфатына бәя бирә белү;
Танып белү:
төрле сүзлекләрдән куллана белү;

Коммуникатив:  үзлектән фикерләү сәләтен камилләштерү.

Татар әлифбасына гына хас хәрефләрне дөрес уку, авазларны дөрес әйтә белү.

19.10

 

22

Сәгать ничә? Сәгать ничәдә?

Татар телендә аралашу ихтыяҗын булдыру

Регулятив:   дәрестә эш урыны мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү;

Танып белү:   предметларны, чагыштыра, охшаш һәм аермалы якларын билгели белү.
Коммуникатив:

парларда һәм күмәк эшли белү;

Үткән заман хикәя фигыльнең барлыкта III зат формасы белән таныштыру

21.10

 

23

Фигыльләрнең зат-сан белән төрләнеше

Телләр белүнең әһәмиятенә басым ясау, белемгә омтылыш тәрбияләү

Регулятив: эш барышында гади генә эш приборлары белән эш итә белү (линейка, бетергеч, карандаш, сүзлек дәфтәре).

Танып белү: текстта очраган таныш сүзләргә таянып, яңа сүзләрнең мәгънәсен төшенү.

Коммуникатив: башкаларның сөйләмен тыңлый һәм аңлый белү.

Авазларны дөрес әйтү күнекмәләре булдыру

23.10

 

24

Тәрҗемә итү күнекмәләре

Телләр белүнең әһәмиятенә басым ясау, белемгә омтылыш тәрбияләү 

Регулятив: дәрескә кирәкле уку- язу әсбапларын әзерли белү, алар белән дөрес эш итә белү;

Танып белү: рәсем буенча хикәя төзи белү,  укытучы ярдәме белән эшне планлаштырырга өйрәнү;

Коммуникатив:  әңгәмәдәшең белән контактны башлый, дәвам итә,тәмамлый белү.

сүзләрне, сүзтезмәләрне, җөмләләрне, грамматик формаларны бер-берсеннән ишетеп аера белү.

26.10

 

25

Тәрҗемә итү күнекмәләре

Мөстәкыйль эшләү

Регулятив: дәрестә эш урыны мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү;

Танып белү:  яңа сүзләрнең мәгънәсенә төшенү;
Коммуникатив:  башкаларның сөйләмен тыңлый һәм аңлый белү;
парларда эшли белү

дөрес күчереп язу күнекмәләрен булдыру

28.10

 

26

 

“Ашханә” темасына караган лексик-грамматик материал

Күршең белән хезммәттәшлек итү

Регулятив: укытучы ярдәме белән эшне планлаштырырга өйрәнү,
 укытучы ярдәмендә эшнең дөреслеген тикшерү;

Танып белү:  дәреслек белән эш итә белү, яңа сүзләрнең мәгънәсенә төшенү;

Коммуникатив:  укытучының, классташларның сорауларына җавап бирү,  исәнләшә, саубуллаша, рәхмәт белдерә белү.

Яңа сүзләрне диалогик монологик сөйләмгә кертү

30.10

 

27

Нәрсәләр эчәбез, Нәрсәләр ашыйбыз

Татарча аралашуга тарту

Регулятив: дәрескә кирәкле уку- язу әсбапларын әзерли белү, алар белән дөрес эш итә белү;

Танып белү: рәсем буенча хикәя төзи белү,  укытучы ярдәме белән эшне планлаштырырга өйрәнү;

Коммуникатив:  әңгәмәдәшең белән контактны башлый, дәвам итә,тәмамлый белү.

сүзләрне, сүзтезмәләрне, җөмләләрне, грамматик формаларны бер-берсеннән ишетеп аера белү.

09.11

 

28

Татлы ризыклар. Итле ризыклар. Контроль күчереп язу.

Телләр белүнең әһәмиятенә басым ясау, белемгә омтылыш тәрбияләү

Регулятив: эш барышында гади генә эш приборлары белән эш итә белү (линейка, бетергеч, карандаш, сүзлек дәфтәре).

Танып белү: текстта очраган таныш сүзләргә таянып, яңа сүзләрнең мәгънәсен төшенү.

Коммуникатив: башкаларның сөйләмен тыңлый һәм аңлый белү.

дөрес күчереп язу күнекмәләрен булдыру

11.11

 

29

Кем? Кемне? Кемгә? Сорауларына җавап бирүче сүзләр

Күршең белән хезммәттәшлек итү

Регулятив: дәрескә кирәкле уку- язу әсбапларын әзерли белү, алар белән дөрес эш итә белү;

Танып белү: рәсем буенча хикәя төзи белү,  укытучы ярдәме белән эшне планлаштырырга өйрәнү;

Коммуникатив:  әңгәмәдәшең белән контактны башлый, дәвам итә,тәмамлый белү.

Җөмләдә сүзләрне дөрес урнаштыруга ирешү

13.11

 

30

Кая? Кайда? Кайдан? сорауларына җавап бирүче сүзләр

Татар телендә аралашу ихтыяҗын булдыру

Регулятив:  мөстәкыйль рәвештә дәреснең темасын һәм максатын билгеләү;

Танып белү:  укытучының авыр булмаган сорауларына җавап бирү;

Коммуникатив:  укытучының, классташларның сорауларына җавап бирү.

сүзләрне, сүзтезмәләрне, җөмләләрне, грамматик формаларны бер-берсеннән ишетеп аера белү.

16.11

 

31

“Уйный башлады”, “Эшли башлады” грамматик төзелмәсе

Телләр белүнең әһәмиятенә басым ясау, белемгә омтылыш тәрбияләү

Регулятив: дәрескә кирәкле уку- язу әсбапларын әзерли белү, алар белән дөрес эш итә белү;

Танып белү: рәсем буенча хикәя төзи белү,  укытучы ярдәме белән эшне планлаштырырга өйрәнү;

Коммуникатив:  әңгәмәдәшең белән контактны башлый, дәвам итә,тәмамлый белү.

дөрес күчереп язу күнекмәләрен булдыру

18.11

 

32

Тәрҗемә итү күнекмәләре

Дәресләргә вакытында килүнең, иртәнге гимнастика ясауның әһәмиятен төшендерү

Регулятив: эш барышында гади генә эш приборлары белән эш итә белү (линейка, бетергеч, карандаш, сүзлек дәфтәре).

Танып белү: текстта очраган таныш сүзләргә таянып, яңа сүзләрнең мәгънәсен төшенү.

Коммуникатив: башкаларның сөйләмен тыңлый һәм аңлый белү.

Авазларны дөрес әйтү күнекмәләре булдыру

20.11

 

33

Нәрсәләр эчәбез, Нәрсәләр ашыйбыз

Татарча аралашуга тарту

Регулятив: укытучы ярдәме белән эшне планлаштырырга өйрәнү,
 укытучы ярдәмендә эшнең дөреслеген тикшерү;

Танып белү:  дәреслек белән эш итә белү, яңа сүзләрнең мәгънәсенә төшенү;

Коммуникатив:  исәнләшә, саубуллаша, рәхмәт белдерә белү, әңгәмәдәшең белән контактны башлый, дәвам итә,тәмамлый белү

дөрес күчереп язу күнекмәләрен булдыру

23.11

 

34

“Ашханәдә” темасын кабатлау

Күршең белән хезммәттәшлек итү

Регулятив:   укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү, эш тәртибен аңлап уку эшчәнлеген оештыра белү;

Танып белү:  аерым темаларга караган сорауларга җавап бирү;

Коммуникатив:  укытучының, классташларның сорауларына җавап бирү.

сүзләрне, сүзтезмәләрне, җөмләләрне, грамматик формаларны бер-берсеннән ишетеп аера белү.

25.11

 

35

“Без әти-әниләргә булышабыз” темасына караган яңа лексика

Татар телендә аралашу ихтыяҗын булдыру

Регулятив: дәрескә кирәкле уку- язу әсбапларын әзерли белү, алар белән дөрес эш итә белү;

Танып белү: рәсем буенча хикәя төзи белү,  укытучы ярдәме белән эшне планлаштырырга өйрәнү;

Коммуникатив:  әңгәмәдәшең белән контактны башлый, дәвам итә,тәмамлый белү.

Лексик темага бәйле сүзләрне сөйләмдә дөрес куллану

27.11

 

36

Кем? Кемнең? Сорауларына җавап бирүче сүзләр

Телләр белүнең әһәмиятенә басым ясау, белемгә омтылыш тәрбияләү

Регулятив: укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү, эш тәртибен аңлап уку эшчәнлеген оештыра белү;

Танып-белү:  дәреслек белән эш итә белү, яңа сүзләрнең мәгънәсенә төшенү, укытучының авыр булмаган сорауларына җавап бирү, тиешле мәгълүматны дәреслектән таба белү.

Коммуникатив:   дәрестә һәм төрле ситуацияләрдә диалогта катнаша белү.

дөрес күчереп язу күнекмәләрен булдыру

30.11

 

37

Ничә? Ничәнче? Ничәү? сорауларының кулланылышы

Күршең белән хезммәттәшлек итү

Регулятив: дәрестә эш урыны мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү;

Танып белү:  яңа сүзләрнең мәгънәсенә төшенү. 
Коммуникатив:  башкаларның сөйләмен тыңлый һәм аңлый белү;
парларда эшли белү

сүзләрне, сүзтезмәләрне, җөмләләрне, грамматик формаларны бер-берсеннән ишетеп аера белү.

2.12

 

38

-сы/-се, -ы/-е кушымчаларының кулланылышы

Татарча аралашуга тарту

Регулятив: дәрестә эш урыны мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү;

Танып белү:  яңа сүзләрнең мәгънәсенә төшенү. 
Коммуникатив:  башкаларның сөйләмен тыңлый һәм аңлый белү;
парларда эшли белү

 Сөйләмдә тартым кушымчаларын куллана белү

4.12

 

39

-чы/-че кушымчалары

Татарча аралашуга тарту

Регулятив: укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү, эш тәртибен аңлап уку эшчәнлеген оештыра белү;

Танып-белү:  дәреслек белән эш итә белү, яңа сүзләрнең мәгънәсенә төшенү, укытучының авыр булмаган сорауларына җавап бирү, тиешле мәгълүматны дәреслектән таба белү.

Коммуникатив:   дәрестә һәм төрле ситуацияләрдә диалогта катнаша белү.

Сүз ясагыч аффиксларын дөрес куллану

7.12

 

40

Тәрҗемә итү күнекмәләре.  Сүзлек диктанты

Телләр белүнең әһәмиятенә басым ясау, белемгә омтылыш тәрбияләү

Регулятив: эш барышында гади генә эш приборлары белән эш итә белү (линейка, бетергеч, карандаш, сүзлек дәфтәре).

Танып белү: текстта очраган таныш сүзләргә таянып, яңа сүзләрнең мәгънәсен төшенү.

Коммуникатив: башкаларның сөйләмен тыңлый һәм аңлый белү.

дөрес күчереп язу күнекмәләрен булдыру

9.12

 

41

“Чөнки”, “Шуңа күрә” сүзләренең кулланылышы

Туган як табигатенә соклану хисе уяту, сакчыл караш тәрбияләү

Регулятив: дәрестә эш урыны мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү;

Танып белү:  яңа сүзләрнең мәгънәсенә төшенү. 
Коммуникатив:  башкаларның сөйләмен тыңлый һәм аңлый белү;
парларда эшли белү

Җөмләдә сүзләрне дөрес урнаштыруга ирешү

11.12

 

42

Диалог төзү күнекмәләре

Телләр белүнең әһәмиятенә басым ясау, белемгә омтылыш тәрбияләү

Регулятив: дәрескә кирәкле уку- язу әсбапларын әзерли белү, алар белән дөрес эш итә белү;

Танып белү: рәсем буенча хикәя төзи белү,  укытучы ярдәме белән эшне планлаштырырга өйрәнү;

Коммуникатив:  әңгәмәдәшең белән контактны башлый, дәвам итә,тәмамлый белү.

сүзләрне, сүзтезмәләрне, җөмләләрне, грамматик формаларны бер-берсеннән ишетеп аера белү.

14.12

 

43

“Ана рәхмәте” текстында лексик-грамматик материал

Күршең белән хезммәттәшлек итү

Регулятив: укытучы ярдәме белән эшне планлаштырырга өйрәнү,
 укытучы ярдәмендә эшнең дөреслеген тикшерү;

Танып белү:  дәреслек белән эш итә белү, яңа сүзләрнең мәгънәсенә төшенү;

Коммуникатив:  исәнләшә, саубуллаша, рәхмәт белдерә белү, әңгәмәдәшең белән контактны башлый, дәвам итә,тәмамлый белү

дөрес күчереп язу күнекмәләрен булдыру

16.12

 

44

 Диалог төзү күнекмәләрен камилләштерү

Телләр белүнең әһәмиятенә басым ясау, белемгә омтылыш тәрбияләү

Регулятив: укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү, эш тәртибен аңлап уку эшчәнлеген оештыра белү;

Танып-белү:  дәреслек белән эш итә белү, яңа сүзләрнең мәгънәсенә төшенү, укытучының авыр булмаган сорауларына җавап бирү, тиешле мәгълүматны дәреслектән таба белү.

Коммуникатив:   дәрестә һәм төрле ситуацияләрдә диалогта катнаша белү; парларда һәм күмәк эшли белү.

сүзләрне, сүзтезмәләрне, җөмләләрне, грамматик формаларны бер-берсеннән ишетеп аера белү.

18.12

 

45

Контроль эш №2

Мөстәкыйль эшли белү 

Регулятив: дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли белү,  эш сыйфатына бәя бирә белү;
Танып белү:
төрле сүзлекләрдән куллана белү;

Коммуникатив:  үзлектән фикерләү сәләтен камилләштерү.

дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли белү, алар белән дөрес эш итә белү;

21.12

 

46

"Уң як, уң якка, сул як, сул якка” сүзләренең кулланылышы

Татарча аралашуга тарту

Регулятив: дәрескә кирәкле уку- язу әсбапларын әзерли белү, алар белән дөрес эш итә белү;

Танып белү: рәсем буенча хикәя төзи белү,  укытучы ярдәме белән эшне планлаштырырга өйрәнү;

Коммуникатив:  әңгәмәдәшең белән контактны башлый, дәвам итә,тәмамлый белү.

сүзләрне, сүзтезмәләрне, җөмләләрне, грамматик формаларны бер-берсеннән ишетеп аера белү.

23.12

 

47

 

“Әнигә мин ничек булышам?”

 

Телләр белүнең әһәмиятенә басым ясау, белемгә омтылыш тәрбияләү

Регулятив:  укытучы ярдәме белән эшне планлаштырырга өйрәнү;

Танып белү: үрнәк буенча эшли белү;

Коммуникатив:  дәрестә һәм төрле ситуацияләрдә диалогта катнаша белү.

Авазларны дөрес әйтү күнекмәләре булдыру

25.12

 

 

48

Антоним сүзләрне искә төшерү

Күршең белән хезммәттәшлек итү

Регулятив:  мөстәкыйль рәвештә дәреснең темасын һәм максатын билгеләү;

Танып белү:  укытучының авыр булмаган сорауларына җавап бирү;

Коммуникатив:  укытучының, классташларның сорауларына җавап бирү.

Җөмләдә сүзләрне дөрес урнаштыруга ирешү

28.12

 

49

Тәрҗемә итү күнекмәләре

Туган як табигатенә соклану хисе уяту, сакчыл караш тәрбияләү

Регулятив: эш барышында гади генә эш приборлары белән эш итә белү (линейка, бетергеч, карандаш, сүзлек дәфтәре).

Танып белү: текстта очраган таныш сүзләргә таянып, яңа сүзләрнең мәгънәсен төшенү.

Коммуникатив: башкаларның сөйләмен тыңлый һәм аңлый белү.

сүзләрне, җөмләләрне тыңлап тәрҗемә итә белү;

11.01

 

50

Өйрәнелгән грамматик материалны ныгыту

Телләр белүнең әһәмиятенә басым ясау, белемгә омтылыш тәрбияләү

Регулятив:   укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү, эш тәртибен аңлап уку эшчәнлеген оештыра белү;

Танып белү:  аерым темаларга караган сорауларга җавап бирү;

Коммуникатив:  укытучының, классташларның сорауларына җавап бирү.

Өйрәнелгән грамматик материалны куллана белү

13.01

 

51

Җ.Тәрҗеман «Яшел чыршы» шигырендә лексик-грамматик материал

Татар телендә аралашу ихтыяҗын булдыру

Регулятив: дәрестә эш урыны мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү;

Танып белү:  яңа сүзләрнең мәгънәсенә төшенү. 
Коммуникатив:  башкаларның сөйләмен тыңлый һәм аңлый белү;
парларда эшли белү

шигырьне  яттан сөйләү

15.01

 

52

Куян булып киенә төзелмәсе.

 

Татарча аралашуга тарту

Регулятив: уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү.

Танып белү: классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү; тиешле мәгълүматны билгеләү,анализлау,объектларны чагыштыру.

Коммуникатив : әңгәмәдәшнең фикерен тыңлый белү

Кая? Кайдан? сорауларына җавап бирү

18.01

 

53

Без Чыршы бәйрәмендә. Нинди? соравы.

Телләр белүнең әһәмиятенә басым ясау, белемгә омтылыш тәрбияләү

Регулятив: укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү.

Танып белү:  тиешле мәгълүматны билгеләү, анализлау,объектларны чагыштыру.

Коммуникатив : әңгәмәдәшең белән аралашу калыбын төзү.

 

Җөмләләрне дөрес интонация белән әйтүгә игътибарны арттыру

20.01

 

54

Сыйфат сүз  төркеме.

Татар телендә аралашу ихтыяҗын булдыру

Регулятив: уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү.

Танып белү: классифика-цияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү; тиешле мәгълүматны билгеләү,анализлау,объект-ларны чагыштыру.

Коммуникатив : әңгәмәдәшнең фикерен тыңлый белү

Үткән заман хикәя фигыльнең юклык формасын куллана белү

22.01

 

55

Һава торышы.

Сүзлек диктанты

Итагатьле сүзләр кулланып әңгәмә кору

Регулятив: укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү.

Танып белү:  тиешле мәгълүматны билгеләү, анализлау,объект-ларны чагыштыру.

Коммуникатив : әңгәмәдәшең белән аралашу калыбын төзү.

сүзләрне, җөмләләрне тыңлап тәрҗемә итә белү

25.01

 

56

Кая? кайда? кайдан? сорулары.

 

Телләр белүнең әһәмиятенә басым ясау, белемгә омтылыш тәрбияләү

Регулятив: үзконтроль

Танып белү:  тиешле мәгълүматны билгеләү, анализлау.

Коммуникатив :  кыенлыклар тудырган сорауларны төгәл бирә белү

Үткән заман хикәя фигыльнең юклык формасын куллана белү 

27.01

 

57

«Тауда» хикәясе өстендә эш.

Күршең белән хезмәттәшлек итү

Регулятив: дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли белү

Танып белү:  тиешле мәгълүматны билгеләү, анализлау.

Коммуникатив: әңгәмәдәшең белән дөрес эш итә белү.

Аерым темаларга караган сорауларга җавап бирү

Кышкы табигатьне сурәтли белү

29.01

 

58

«Дуслар» хикәясе өстендә эш.

Татарча аралашуга тарту

Регулятив: укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү

Танып  белү: темага караган сорауларга җавап бирә белү;

Коммуникатив: әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый һәм аралаша белү

сүзләрне, җөмләләрне тыңлап тәрҗемә итә белү;

1.02

 

59

Без хикәя язабыз.

Итагатьле сүзләр кулланып әңгәмә кору

Регулятив: уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү

Танып  белү: рәсем буенча җөмләләр, сораулар төзи белү;

Коммуникатив: парларда һәм күмәк төркемнәрдә эшли белү

Җөмләдә сүзләрне дөрес урнаштыруга ирешү

3.02

 

60

Исемнәрнең тартым

белән төрләнеше.

Телләр белүнең әһәмиятенә басым ясау, белемгә омтылыш тәрбияләү

Регулятив: эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба белү

Танып  белү: классификацияләү өчен уртак билгеләр табу

Коммуникатив:

парларда һәм күмәк эшли белү;

Исемнең төшем килешендә төрләнешен белү

5.02

 

61

Үткән заман хикәя фигыльнең юклык формасы.

Татар телендә аралашу ихтыяҗын булдыру

Регулятив: уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү

Танып  белү: үрнәк буенча эшли белү

Коммуникатив:  әңгәмәдәшең белән контактны башлый, дәвам итә, тәмамлый белү

Үткән заман хикәя фигыльнең 3 зат берлек формасын куллана белү

8.02

 

62

"Туган якка кыш килде" темасын кабатлау.  Контроль күчереп язу.

Итагатьле сүзләр кулланып әңгәмә кору

Регулятив: уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү

Танып  белү: рәсем буенча җөмләләр, сораулар төзи белү

Коммуникатив: парларда һәм күмәк төркемнәрдә эшли белү

Җөмләдә сүзләрне дөрес урнаштыруга ирешү

10.02

 

63

Татарстан - минем туган ягым. Ялгызлык исемнәр.

Татарча аралашуга тарту

Регулятив: уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү

Танып  белү: җөмләләр, сораулар төзи белү;

Коммуникатив: кыенлыклар тудырган сорауларны төгәл бирә белү

дөрес күчереп язу күнекмәләрен булдыру 

12.02

 

64

Татарстан шәһәрләре. Үткән заман хикәя фигыль.

Күршең белән хезммәттәшлек итү

Регулятив: уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү

Танып  белү: төп һәм ярдәмчел билгеләрне аеру

Коммуникатив: әңгәмәдәшеңнең аралашу холкы белән идарә итү

Үткән заман хикәя фигыльнең юклык формасын куллана белү 

15.02

 

65

Без нинди йортта яшибез?

Татар телендә аралашу ихтыяҗын булдыру

Регулятив: укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү

Танып  белү: чагыштырып нәтиҗә ясый белү күнекмәләрен формалаштыру.

Коммуникатив: әңгәмәдәшнең фикерен тыңлый белү; әңгәмәдәшең белән аралашу калыбын төзү

сүзләрне, җөмләләрне тыңлап тәрҗемә итә белү;

17.02

 

66

Без транспортта барабыз.

Телләр белүнең әһәмиятенә басым ясау, белемгә омтылыш тәрбияләү

Регулятив: дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли белү, алар белән дөрес эш итә белү

Танып  белү: төп һәм ярдәмчел билгеләрне аеру

Коммуникатив: әңгәмәдәшең белән контактны башлый, дәвам итә, тәмамлый белү

дөрес күчереп язу күнекмәләрен булдыру

19.02

 

67

Сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсе.

Кунакчыллык,әхлакый нормаларны хөрмәтләү хисе булдыру,

Регулятив: уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү

Танып  белү: төп һәм ярдәмчел билгеләрне аеру

Коммуникатив:

әңгәмәдәшең  белән контактны башлый, дәвам итә,тәмамлый белү

Сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсен куллана белү

22.02

 

68

Һәр, барлык  билгеләү алмашлыклары.

Татарча аралашуга тарту

Регулятив: укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү

Танып  белү: рәсем буенча җөмләләр, сораулар төзи белү

Коммуникатив: парларда һәм күмәк төркемнәрдә эшли белү

Һәр, барлык  билгеләү алмашлыкларын сөйләмдә куллану

24.02

 

69

Мин авылда яшим.  Кайда? соравы.

Татар телендә аралашу ихтыяҗын булдыру

Регулятив: хезмәтне үтәүгә карата ихтыяр көче булдыру

Танып  белү: үрнәк буенча җөмләләр, сораулар төзи белү

Коммуникатив: парларда һәм күмәк төркемнәрдә эшли белү

Кайда? соравына җавап бирә белү

26.02

 

70

“Шәһәрдә һәм авылда”  темасын кабатлау.

Мөстәкыйль, парларда  эшли белү 

Регулятив: уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү

Танып  белү: аерым темаларга караган сорауларга җавап бирү

Коммуникатив: парларда һәм күмәк эшли белү

Өйрәнелгән лексик-грамматик күнекмәләрне ныгыту

29.02

 

71

Контроль эш №3 “Шәһәрдә һәм авылда”.

Мөстәкыйль эшли белү 

Регулятив: укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү

Танып  белү: төп һәм ярдәмчел билгеләрне аеру

Коммуникатив:

әңгәмәдәшең  белән контактны башлый, дәвам итә,тәмамлый белү

дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли белү, алар белән дөрес эш итә белү;

2.03

 

72

Хаталар өстендә эш. Өйрәнелгән лексик-грамматик күнекмәләрне ныгыту

Телләр белүнең әһәмиятенә басым ясау, белемгә омтылыш тәрбияләү

Регулятив: укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү

Танып  белү: төп һәм ярдәмчел билгеләрне аеру

Коммуникатив:  кыенлыклар тудырган сорауларны төгәл бирә белү

дөрес күчереп язу күнекмәләрен булдыру

4.03

 

73

Туган көнгә ничек чакырабыз?

Дәресләргә вакытында килүнең, иртәнге гимнастика ясауның әһәмиятен төшендерү

Регулятив: уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү

Танып  белү: аерым темаларга караган сорауларга җавап бирү

Коммуникатив: парларда һәм күмәк эшли белү

сүзләрне, җөмләләрне тыңлап тәрҗемә итә белү;

7.03

 

74

Дусларны каршылыйм

Татарча аралашуга тарту

Регулятив: эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра белү

Танып  белү: фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу

Коммуникатив:

укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү;

Яз билгеләре турында сөйли белү 

9.03

 

75

8 нче март - әниләр бәйрәме.

Татар телендә аралашу ихтыяҗын булдыру

Регулятив: нәтиҗәле эш алымнарын таба белү

Танып  белү: индуктив, дедуктив фикерли белү;

Коммуникатив: парларда һәм күмәк эшли белү

Исемнәрне күплек санда куллану белү

11.03

 

76

Исемнең юнәлеш килеше формасы.

 Мөстәкыйль эшли белъ

Регулятив: тиешле мәгълүматны табу, билгеләү

Танып  белү: классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү

Коммуникатив: мәгълүматны туплау өчен күмәк эш башкару

Исемнең юнәлеш килеше формасын дөрес куллана белү

14.03

 

 

77

Антонимнар.

Телләр белүнең әһәмиятенә басым ясау, белемгә омтылыш тәрбияләү

Регулятив: төшенчәгә якын килү өчен нәтиҗә ясау

Танып  белү: анализлау, объектларны чагыштыру

Коммуникатив: әңгәмәдәшеңнең аралашу холкы белән идарә итү; әңгәмәдәшнең фикерен тыңлый белү

Сыйфатларны сөйләмдә куллану

16.03

 

78

Исемнең төшем килеше.

Туган як табигатенә соклану хисе уяту, сакчыл караш тәрбияләү

Регулятив: уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү

Танып  белү: аерым темаларга караган сорауларга җавап бирү

Коммуникатив: парларда һәм күмәк эшли белү

Сорауларны кулланып сорау бирә, аларга җавап бирә белү 

18.03

 

79

"Әдәпле булыйк" темасын кабатлау.

Кошлар ашханәсе турында сөйләшү, аларга карата игътибарлы булу

Регулятив: дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли белү, алар белән дөрес эш итә белү

Танып  белү: индуктив, дедуктив фикерли белү

Коммуникатив: парларда һәм күмәк эшли белү

Сорауларны кулланып сорау бирә, аларга җавап бирә белү   

28.03

 

80

Ул алмашлыгының юнәлеш, төшем килеше.

 

Телләр белүнең әһәмиятенә басым ясау, белемгә омтылыш тәрбияләү

Регулятив: тиешле мәгълүматны табу, билгеләү ; хезмәтне үтәүгә карата ихтыяр көче булдыру

Танып  белү: классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү

Коммуникатив: мәгълүматны туплау өчен күмәк эш башкару

Сорауларны кулланып сорау бирә, аларга җавап бирә белү  

30.03

 

81

Көн саен  төзелмәсе.

Татар телендә аралашу ихтыяҗын булдыру

Регулятив : укытучы ярдәме белән максат куя белү

Танып белү:  иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү

Коммуникатив  уку гамәлләре: әңгәмәдәшеңнең аралашу холкы белән идарә итү

Сүзләрне иҗекләргә бүлә белү

1.04

 

82

«Дуслар» хикәясе өстендә эш.  Хәзерге заман хикәя фигыль

Татарча аралашуга тарту

Регулятив: укытучы ярдәме белән эшне планлаш-тырырга  өйрәнү.

Танып белү:  эшчәнлек процессында контроль  һәм бәя бирү

Коммуникатив : әңгәмәдәшнең фикерен тыңлый белү; әңгәмәдәшең белән аралашу калыбын төзү.

  Хәзерге заман хикәя фигыльнең 1зат күплек формасын куллану

4.04

 

83

Тартымлы исемнең иялек килеше формасы.

камилләштерү.

Телләр белүнең әһәмиятенә басым ясау, белемгә омтылыш тәрбияләү

Регулятив: укытучы ярдәме белән максат куя белү һәм эшне планлаштырырга өйрәнү.

Танып белү:   проблеманы билгеләү,аларны чишү өчен алгоритм  булдыру

Коммуникатив: әңгәмәдәшең белән аралашу калыбын төзү.

Татарстан турында сөйли белү   

6.04

 

84

Акмуен - яраткан песием. Контроль күчереп язу.

Татар телендә аралашу ихтыяҗын булдыру

Регулятив: укытучы ярдәме белән максат куя белү һәм эшне планлаштырырга өйрәнү.

Танып белү универсаль уку гамәлләре:  иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү,

Коммуникатив  уку гамәлләре: әңгәмәдәшеңнең аралашу холкы белән идарә итү; әңгәмәдәшнең фикерен тыңлый белү

Яраткан хайваның турында сөйли белү 

8.04

 

85

Артында, алдында, астында, өстендә  бәйлек сүзләре.

Күршең белән хезммәттәшлек итү

Регулятив: укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү

Танып  белү: төп һәм ярдәмчел билгеләрне аеру

Коммуникатив:  кыенлыклар тудырган сорауларны төгәл бирә белү

  Исемнәрнең 1, 2 зат берлек  санда куллану белү

11.04

 

86

Сыйфатның артыклык һәм чагыштыру дәрәҗәсе.

Телләр белүнең әһәмиятенә басым ясау, белемгә омтылыш тәрбияләү

Регулятив: укытучы ярдәме белән максат куя белү һәм эшне планлаштырырга өйрәнү.

Танып  белү:

Коммуникатив: әңгәмәдәшең белән контактны башлый, дәвам итә,тәмамлый белү

Сыйфат дәрәҗәләрен өйрәнү

13.04

 

87

«Кечкенә дусларыбыз» темасын кабатлау.

Татар телендә аралашу ихтыяҗын булдыру

Регулятив: укытучы ярдәме белән эшне планлаш-тырырга  өйрәнү.

Танып белү:  эшчәнлек процессында контроль  һәм бәя бирү

Коммуникатив : әңгәмәдәшнең фикерен тыңлый белү; әңгәмәдәшең белән аралашу калыбын төзү.

Исемнәрнең 1, 2 зат берлек  санда куллану белү 

15.04

 

88

Җәй билгеләре. Сүзлек диктанты

Мөстәкыйль эшләү

Регулятив: укытучы ярдәме белән максат куя белү һәм эшне планлаштырырга өйрәнү.

Танып белү:   проблеманы билгеләү,аларны чишү өчен алгоритм  булдыру

Коммуникатив: әңгәмәдәшең белән аралашу калыбын төзү.

Җәй билгеләре турында сөйли белү

18.04

 

89

Сыйфатның чагыштыру

дәрәҗәсе.

Телләр белүнең әһәмиятенә басым ясау, белемгә омтылыш тәрбияләү

Регулятив: укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү

Танып  белү: төп һәм ярдәмчел билгеләрне аеру

Коммуникатив:  кыенлыклар тудырган сорауларны төгәл бирә белү

Татар телендә [қ]-[к],

[ғ]-[г] авазларының дөрес әйтелешенә ирешү 

20.04

 

90

«Төсләр» әкияте өстендә эш.Үткән  заман хикәя фигыль

Киемнең кадерен белергә кирәген аңлату

Регулятив: укытучы ярдәме белән максат куя белү һәм эшне планлаштырырга өйрәнү.

Танып белү универсаль уку гамәлләре:  иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү,

Коммуникатив  уку гамәлләре: әңгәмәдәшеңнең аралашу холкы белән идарә итү; әңгәмәдәшнең фикерен тыңлый белү

Үткән  заман хикәя фигыльнең 1зат күплек формасын куллану

22.04

 

91

Урманда нәрсәләр үсә?

Логик фикерләү сәләтен үстерү

Регулятив: укытучы ярдәме белән эшне планлаш-тырырга  өйрәнү.

Танып белү:  эшчәнлек процессында контроль  һәм бәя бирү

Коммуникатив : әңгәмәдәшнең фикерен тыңлый белү; әңгәмәдәшең белән аралашу калыбын төзү.

Киемнәрнең исемнәрен, аларны сатып ала, бәяләрен сорый белү

25.04

 

92

Капма-каршы мәгънәдәге

сүзтезмәләр.

Телләр белүнең әһәмиятенә басым ясау, белемгә омтылыш тәрбияләү

Регулятив: укытучы ярдәме белән максат куя белү һәм эшне планлаштырырга өйрәнү.

Танып белү:   проблеманы билгеләү,аларны чишү өчен алгоритм  булдыру

Коммуникатив: әңгәмәдәшең белән аралашу калыбын төзү.

Киемнәрнең исемнәрен, аларны сатып ала, бәяләрен сорый белү

27.04

 

93

 

X.Халиковның «Витаминлы аш» хикәясе өстендә эш.

Үз шәһәреңә сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү

Регулятив: төшенчәгә якын килү өчен нәтиҗә ясау

Танып  белү: анализлау, объектларны чагыштыру

Коммуникатив: әңгәмәдәшеңнең аралашу холкы белән идарә итү; әңгәмәдәшнең фикерен тыңлый белү

Хәзерге заман хикәя фигыльнең 3зат күплек формасын куллана белү

29.04

 

94

 

Исем. Кем? Нәрсә? сораулары.

Татарча аралашуга тарту

Регулятив: хезмәтне үтәүгә карата ихтыяр көче булдыру

Танып  белү: үрнәк буенча җөмләләр, сораулар төзи белү

Коммуникатив: парларда һәм күмәк төркемнәрдә эшли белү

Кая? соравы һәм аңа җавап бирә белү

4.05

 

95

Бакчада нинди яшелчәләр үсә? Кайда? соравы.

Күршең белән хезммәттәшлек итү

Регулятив: уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү

Танып  белү: аерым темаларга караган сорауларга җавап бирү

Коммуникатив: парларда һәм күмәк эшли белү

Кая? Кайда? сораулары һәм аңа җавап бирә белү

6.05

 

96

 Йомгаклау контроль эше.

Телләр белүнең әһәмиятенә басым ясау, белемгә омтылыш тәрбияләү

Регулятив: дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли белү, алар белән дөрес эш итә белү

Танып  белү: төп һәм ярдәмчел билгеләрне аеру

Коммуникатив: әңгәмәдәшең белән контактны башлый, дәвам итә, тәмамлый белү

Өйрәнелгән лексик-грамматик күнекмәләрне ныгыту

11.05

 

97

Сабантуй.

Телләр белүнең әһәмиятенә басым ясау, белемгә омтылыш тәрбияләү

Регулятив: уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү

Танып  белү: төп һәм ярдәмчел билгеләрне аеру

Коммуникатив:

әңгәмәдәшең  белән контактны башлый, дәвам итә,тәмамлый белү

Аша бәйлеген сөйләмгә кертү

13.05

 

98

Сабантуй – күңелле бәйрәм.

Телләр белүнең әһәмиятенә басым ясау, белемгә омтылыш тәрбияләү

Регулятив: уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү.

Танып белү: классифика-цияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү; тиешле мәгълүматны билгеләү,анализлау,объект-ларны чагыштыру.

Коммуникатив : әңгәмәдәшнең фикерен тыңлый белү

  Хәзерге заман хикәя фигыльне сөйләмдә куллану

16.05

 

99

«Күңелле җәй» темасын кабатлау.

Киемнең кадерен белергә кирәген аңлату

Регулятив: укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү.

Танып белү:  тиешле мәгълүматны билгеләү, анализлау,объект-ларны чагыштыру.

Коммуникатив : әңгәмәдәшең белән аралашу калыбын төзү.

 

Җәй билгеләре турында сөйли белү

18.05

 

100

Ел буена үтелгәннәрне гомумиләштереп кабатлау

Киемнең кадерен белергә кирәген аңлату

Регулятив: уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү.

Танып белү: классифика-цияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү; тиешле мәгълүматны билгеләү,анализлау,объект-ларны чагыштыру.

Коммуникатив : әңгәмәдәшнең фикерен тыңлый белү

Кирәк, кирәк түгел, ярый сүзләрен сөйләмдә куллану

20.05

 

101

 Җәйге ял.

Телләр белүнең әһәмиятенә басым ясау, белемгә омтылыш тәрбияләү

Регулятив: укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү.

Танып белү:  тиешле мәгълүматны билгеләү, анализлау,объект-ларны чагыштыру.

Коммуникатив : әңгәмәдәшең белән аралашу калыбын төзү.

Җәйге ял турында сөйли белү

23.05

 

102

Исем сүз төркеме. Кабатлау.

Телләр белүнең әһәмиятенә басым ясау, белемгә омтылыш тәрбияләү

Регулятив: үзконтроль

Танып белү:  тиешле мәгълүматны билгеләү, анализлау.

Коммуникатив :  кыенлыклар тудырган сорауларны төгәл бирә белү

Исемнәрнең берлек санда тартым белән төрләнешен гагамәлдә куллану

25.05

 

 

 

 

 

 

 

 


Белем бирү процессында материаль – техник чаралар

1. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан расланган “Рус мәктәпләрендәге рус телендә сөйләшүче балаларга татар телен һәм әдәбиятын укыту гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты”.

2. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән “Төп гомуми белем бирү мәктәбенең рус телендә сөйләшүче балаларга татар телен һәм әдәбиятын коммуникатив технология нигезендә укыту программасы”, төзүче-авторлары: Р.З. Хәйдәрова, Р.Л. Малафеева. – Казан, 2014.

 3.  Харисов Ф.Ф. Татар телен чит тел буларак өйрәтүнең фәнни-методик нигезләре. – Казан, “Мәгариф”, 2008

4. Басма әсбаплар:грамоталылыкка өйрәтү комплекты:хәреф җыелмасы,язма хәрефләрнең үрнәкләре,грамматик материалны үзләштерү өчен таблиөалар,сюжетлы картиналар наборы,сүзлекләр.

5. Электрон ресурслар

http://mon.tatarstan.ru/

http://belem.ru/

                        Эш программасының  укыту методик комплекты:

  1. Р. З. Хәйдәрова. “Күңелле татар теле”. Дүртьеллык башлангыч мәктәпнең 3 нче сыйныф рус балалары өчен татар теле һәм уку дәреслеге.  Казан,“Татармультфильм”,2013. 
  2. Р.З. Хәйдәрова, Л.Ә.Гыйниятуллина, Г.И.Газизуллина. Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту.Казан, “Татармультфильм”,2013. 

 

Укучыларның белем күнекмәләрен тикшерү һәм бәяләү нормалары

Укучыларның белем һәм күнекмәләрен тикшереп бару һәм бәяләү укытуның әһәмиятле өлешен тәшкил итә. Тикшерүнең төп максаты — укучыларның телдән һәм язма сөйләм күнекмәләрен даими күзәтеп бару, дөрес һәм гадел бәя бирү. Ә бу, үз чиратында, укучының кайсы теманы яхшы үзләштерүен яисә җитәрлек дәрәҗәдә үзләштерә алмавын күрсәтә, укытуныңсыйфатын һәм нәтиҗәлелеген яхшыртуга китерә. Тикшерүнең төп объекты укучыларның программа таләпләренә туры китереп үзләштерелгән белем һәм аралашу күнекмәләреннән гыйбарәт. Тикшерүне методик яктан дөрес оештырушартларының берсе - тикшерү вакытында укучыларга тәкъдим ителгән эшләрнең катлаулылыгы ягыннан мөмкин кадәр бердәй булуы.

Укучыларның белем һәм күнекмәләрен тикшерү эшен системалы үткәрү максатыннан, чирек барышында агымдагы, тематик һәм йомгаклау характерындагы тикшерү эшләре үткәрелә. Алар укытучыга чирек билгесен дөрес чыгарырга ярдәм итә. Шуны да әйтергә кирәк: тикшерү эшен үткәргәндә, укучылар өчен тыныч шартлар тудыру, укучыларның үз-үзләрен тыныч тотулары, җавап бирүчеләргә игътибарлы булулары да бик әһәмиятле.

Тыңлап ацлау күнекмәләрен тикшерү биремнәре түбәндәгеләрдән гыйбарәт: тыңланган текстның эчтәлеге буенча сорауларга телдән җавап бирү; бирелгән җөмләләр арасыннан тыңланган текстның эчтәлегенә туры килгәннәрен билгеләү; тыңланган текстның төп эчтәлеген сөйләп бирү һ. б.

Диалогик сөйләм күнекмәләрен тикшерү биремнәре: рәсемнәргә (предметларга) карата сораулар кую; сорауларга җавап бирү; лексик тема яки бирелгән ситуация буенча кечкенә диалоглар төзеп сөйләү; дәреслектәге диалогларны яттан сөйләү; укылган яки тыңланган текстның эчтәлеге буенча сөйләшү үткәрү.

Монологик сөйләм күнекмәләрен тикшерү биремнәре: предметны (табигатьне, шәһәрне, кешеләрне) тасвирлау; лексик тема буенча хикәя төзеп сөйләү; укылган яки тыңланган текстның эчтәлеген сөйләп бирү.

Уку күнекмәләрен тикшерү биремнәре: текстны тулысынча аңлап,  һәм сәнгатьле итеп кычкырып яки эчтән уку; төрле жанрлардагы текстларны укып, кирәкле мәгълүматны табу; әдәби әсәрләрдән алынган өзекләрне уку һәм эчтәлегенә карата үз мөнәсәбәтеңне белдерү.

Язу һәм язма сөйләм күнекмәләрен тикшерү биремнәре: аерым сүзләрне, җөмләләрне, бәйләнешле текстны үзгәрешсез яки үзгәрешләр кертеп күчереп язу; нокталар урынына кирәкле сүзләрне куеп, җөмләләрне (текстны) күчереп язу; сүзләрне хәтердән язу, сорауларга язмача җавап бирү, темаларга караган кечкенә хикәяләр язу.

Санап чыккан алымнардан тыш, укучыларның белем һәм сөйләм күнекмәләрен тикшерү өчен, тестлар куллану файдалы. Тест  куелган сорауга бирелгән җаваплар арасыннан дөресен сайлап алудан гыйбарәт. Тестларның уңайлыгы шунда: алар тикшерү эшен тиз һәм төгәл оештыруны тәэмин итә.

 

Телдән җавап бирүне тикшерү

Рус телле балаларның телдән сөйләм күнекмәләрен, аралашу осталыкларын тикшерү — иң мөһим эшләрнең берсе. Телдән җавап бирүне тикшергәндә, укытучы турыдан-туры укучының үзе белән эш итә, ә бу исә баланың шәхси үзенчәлекләрен, белем һәм сөйләм күнекмәләренең ни дәрәҗәдә үсеш алуын, өйрәнелгән тел берәмлекләреннән, җөмлә калыпларыннан файдалана белүен күзалларга мөмкинлек бирә. Шул ук вакытта телдән җавап бирүне  тикшерү укытучыдан зур осталык та таләп итә. Ул, барыннан да элек, укытучының сораулар бирә белүе белән бәйле, чөнки укучылар белән сөйләшү үткәрү телдән җавап бирүне тикшерүнең төп өлешен тәшкил итә. Агымдагы контроль барышында укытучы, алдагы дәресләрдә өйрәнелгән тел һәм сөйләм материалы белән бәйләп, сораулар бирергә тиеш. Болай эшләгәндә, укучылар алда үткәннәрне кабатларга өйрәнәләр.

           Укучыларның телдән җавап бирү күнекмәләрен тикшергәндә, сорауның укучыга аңлаешлы булуы мөһим. Сораулар биргәндә, укуның шушы чорында балаларга аңлашылмаган сүзләрне кулланырга ярамый. Сорауның артык озын булуы да аны аңлауны кыенлаштыра, шуңа күрә укучыларга бирелергә тиешле сораулар алдан ук уйланылырга тиеш. Сыйныфтагы барлык укучылар да яхшы төшенсен өчен, сорауны ашыкмыйча һәм ачык итеп әйтергә кирәк.

      Укучыларның җавабын тыңлый белү — телдән җавап бирүне тикшерүнең икенче әһәмиятле ягы. Күп кенә укытучылар, балаларның җавапларын тыңлаганда, төрле сораулар белән аларны бүлдерәләр. Бу исә укучыга кире тәэсир ясый, чөнки ул каушап кала һәм белгәнен дә сөйли алмый. Шуңа күрә укытучы баланың җавабын тыңлап бетерергә, шуннан соң гына өстәмә сораулар бирергә тиеш. Укучы озын пузалар ясап җавап бирсә яки ачыктан-ачык читкә китсә генә, укытучының катнашуы урынлы була.

Укучыларның телдән сөйләм күнекмәләрен тикшерү фронталь рәвештә дә оештырылырга мөмкин. Беренчедән, фронталь тикшерү укучылар белән күбрәк аралашырга мөмкинлек бирә; икенчедән, бу вакытта укучыларның белемнәре гомумиләштерелә; өченчедән, тикшерү эше тагын да җанлана төшә.

Укучыларның телдән сөйләм күнекмәләрен тикшергәндә һәм бәяләгәндә, билге җавапның сыйфатына карап һәм түбәндәге таләпләрне искә алып куелырга тиеш:

1) сөйләмнең орфоэпик, лексик һәм грамматик яктан дөреслеге һәм төгәллеге;

2) сөйләмнең эчтәлеге ягыннан тулылыгы һәм эзлеклелеге;

3) сөйләмнең аңлаешлылыгы;

4) сөйләмдә сүз байлыгы, җөмлә калыпларының төрлелеге.

Укучының җавабын бәяләгәндә, укытучы, аның уңай һәм кимчелек­ле якларын әйтеп, киләчәктә нәрсәгә игътибар итәргә кирәклеген дә ассызыкларга тиеш.

Йомгаклау билгесе чирек һәм уку елы ахырында куела. Ул, беренче чиратта, укучыларның телдән сөйләм күнекмәләрен, татар телендә аралаша алу осталыгын, шулай ук язма эшләрнең нәтиҗәләрен исәпкә алып куелырга тиеш

 

Укучыларның белем һәм күнекмәләрен телдән һәм язмача тикшерү

 эшләренең күләме

Эш төрләре

Сыйныфлар

 

 

I

II

III

IV

1.

Тыңлап аңлау

Сүзләр, сүзтезмә

ләр

0,1-0,2 минут

0,2-0,4

Минут

0,3-0,5

минут

2.

Диалогик сөйләм

3 реплика

4 реплика

5 реплика

6 реплика

3.

Монологик сөйләм

4 фраза

5 фраза

6 фраза

7 фраза

4.

Һәр тема буенча аралаша белү күнекмә-ләрен ситуатив күнегүләр аша тикшерү

2

2

3

4

5.

Уку

15-25 сүз

25-35 сүз

35-45 сүз

45-55 сүз

6.

Язу:

 

 

 

 

 

күчереп язу (гади җөмлә)

1-2 җөмлә

3-4 җөмлә

4-5 җөмлә

5-6 җөмлә

 

сүзлек диктанты

 

5-6 сүз

7-8 сүз

8-9 сүз

 

Сочинение (өйрәнү характерында)

 

 

4-5 җөмлә

5-6 җөмлә

 

 

Диалогик сөйләмне бәяләү

Бирелгән ситуация яки лексик тема буенча әйтелеше һәм грамматик төзелеше ягыннан дөрес, эчтәлеге ягыннан эзлекле һәм тулы диалогик сөйләм төзегәндә, «5»ле куела.

Бирелгән ситуация яки лексик тема буенча репликаларның әйтелешендә һәм аерым сүзләрнең грамматик формаларында 2-3 хата җибәреп, эчтәлеге ягыннан эзлекле диалогик сөйләм төзегәндә, «4»ле куела.

Өстәмә сораулар ярдәмендә генә әңгәмә кора алганда, репликаларның әйтелешендә һәм сүзләрнең грамматик формаларында 4—6 хата җибәреп, эчтәлеге языннан эзлексез диалогик сөйләм төзегәндә, «3»ле куела.

Бирелгән ситуация яки лексик тема буенча диалог төзи алмаганда, «2»ле куела.

 

Монологик сөйләмне бәяләү

Әйтелеше һәм грамматик төзелеше ягыннан дөрес һәм эчтәлеге ягыннан тулы, эзлекле монологик сөйләм өчен «5»ле куела.

Аерым сүзләрнең әйтелешендә, грамматик формаларында яки җөмлә төзелешендә 2—3 хаталы, эчтәлеге ягыннан тулы монологик сөйләм өчен «4»ле куела.

Сүзләрнең әйтелешендә, җөмлә төзелешендә 4-6 хаталы, эчтәлеге ягыннан эзлекле булмаган монологик сөйләм өчен «3»ле куела.

Лексик темага монолог төзи алмаганда, «2»ле куела.

 

 

Укуны бәяләү

               Текстның эчтәлеген тулаем аңлап, сәнгатьле итеп укыганда, «5»ле куела.

             Текстның эчтәлеген аңлап, сәнгатьле һәм аңлаешлы итеп укыганда, әмма 2-3 орфоэпик хата (авазларның әйтелешен бозу, басымны дөрес куймау, интонацияне сакламау) булганда, «4»ле куела.

Текстның эчтәлеген өлешчә аңлап укыганда, 4-6 тупас орфоэпик хата булганда, «3»ле куела.

 

Текстның эчтәлеген тулысынча аңламыйча, орфоэпик кагыйдәләрне бозып укыганда, «2»ле куела.

Язма эшләрне тикшерү

Башлангыч мәктәптә, укучыларның телдән сөйләм күнекмәләре белән бергә, язу һәм язма сөйләм күнекмәләре дә үсеш алырга тиеш. 1 нче сыйныфта балалар баш һәм юл хәрефләрен, кыска сүзләрне һәм җөмләләрне күчереп язарга күнегәләр.Укучыларның язу күнекмәләрен тикшергәндә, мондый күләмне истә тотарга кирәк:

1 нче сыйныфта — 1 юл;

2 нче сыйныфта — 2 юл;

3 нче һәм 4 нче сыйныфларда — 4 юл.

1-2 нче сыйныфларда аерым җөмләләрне яки бәйләнешле текстны үзгәрешсез күчереп язу таләп ителсә, 3-4 нче сыйныфларда сүзләрне кирәкле формада куеп яки нокталар урынына туры килгән сүзләрне куеп күчереп язу эшләре кулланыла.

Укучыларның язма сөйләм күнекмәләрен тикшергәндә, эчтәлекнең тулылыгына һәм эзлеклелегенә, җөмлә калыпларының грамматик яктан дөреслегенә һәм төрлелегенә игътибар итәргә кирәк. Язма эшләрнең эчтәлеген бәяләү белән беррәттән укытучы орфографик һәм пунктуацион хаталарны да төзәтергә тиеш. Күп эшләрдә бер үк төрле хата кабатланса, бу кагыйдәне тагын бер тапкыр аңлату һәм дәрестә аңа махсус тукталу сорала. Әгәр дә хаталар индивидуаль характерда булса, укучылар белән шәхси эш алып барырга кирәк.

1-2 нче сыйныфларда орфографик хаталарга гына игътибар ителсә, 3-4 нче сыйныфларда пунктуация хаталары да исәпкә алына. Хәрефне төшереп калдыру, кирәкмәгән хәреф өстәп яки хәрефләрне алыштырып язу, сүзне юлдан юлга дөрес күчермәү орфографик хатага карый. Әгәр дә сүз берничә урында дөрес, ә аерым бер урында хаталы язылган икән, бу ялгыш дип саналмый. Бер үк хата берничә сүздә кабатланса, бу бер ялгыш дип исәпләнә.

 

Контроль күчереп язуны бәяләү

Пөхтә, төгәл һәм орфографик хатасыз язылган эшкә «5»ле куела.

Пөхтә, төгәл язылган, әмма 1-3 төзәтүе яки 1-2 орфографик хатасы булган эшкә «4»ле куела.

Пөхтә һәм төгәл язылмаган, 4-5 төзәтүе яки 3-5 орфографик хатасы булган эшкә «3»ле куела.

Пөхтә һәм төгәл язылмаган, 6 яки артыграк орфографик хатасы булган эшкә «2»ле куела.

 

Язма сөйләмне бәяләү

Эзлекле язылган, 1 орфографик һәм 1 пунктуацион яки 1 грамматик хаталы эшкә «5»ле куела.

Эзлекле язылган, ләкин эчтәлектә ялгыш җибәрелгән, 2—3 орфографик һәм пунктуацион яки 2—3 грамматик хаталы эшкә «4»ле куела.

Эзлекле язылмаган, 4—6 орфографик һәм пунктуацион яки 4—6 грамматик хаталы эшкә «3»ле куела.

Эзлекле язылмаган һәм эчтәлеге ачылмаган, 7 дән артык орфографик һәм пунктуацион яки 7дән артык тупас грамматик хаталы эшкә «2»ле куела.

 

Укучыларның сөйләм күнекмәләрен бәяләүгә аңлатма.

Рус телле балаларга татар теле укытуның төп максаты Татарстан республикасында дәүләт теле дип игълан ителгән татар телендә иркен сөйләшә алган билингваль шәхесләр формалаштыру. Билгеле булганча, социолингвистик фәне координатив типтагы (ана телендә, өйрәнә торган икенче телдә хатасыз аралаша), субординатив типтагы (ана телендә хатасыз, икенче телдә хаталар җибәрү фараз ителә), катнаш типтагы (ике телдә дә аралашуда хаталар булу фаразлана) шәхесләрне аера. Безнең социолингвистик ситуациядә программа авторлары татар теленә өйрәтүнең төп максатын субординатив типтагы тел шәхесләре формалаштыруда күрәләр. Ягъни, рус телле балалар язма, телдән аралашу процессында хаталар җибәрергә мөмкиннәр, ләкин алардан программада күрсәтелгән тематика буенча татар телендә сөйләшә-аралаша белү тәлап ителә.

Чит телләр укыту методикасында балаларның белемнәрен контрольгә алу процессында “аралашу өчен җитәрлек дәрәҗә, аралашу өчен җитәрлек булмаган дәрәҗә” төшенчәләре яши (В.П.Беспалько).

Әгәр үзләштерү дәрәҗәсе 0,7 коэффициентыннан югары булса, аралашу өчен җитәрлек дәрәҗә дип санала һәм укучыга “4”, “5”ле билгеләре куела; әгәр үзләштерү дәрәҗәсе 0,7 коэффициентыннан түбән булса, аралашу өчен җитәрлек булмаган дәрәҗә дип санала һәм укучыга “3”, “2”ле билгеләре куела. Ягъни, үзләштерү коэффициенты 0,7 булса – “3”ле, 0,8-0,9 булса – “4”ле, 0,9 – 1 булса – “5”ле билгеләре куела.

Үзләштерү коэффициенты түбәндәге формула белән исәпләнә:

Ку = а : р,

Ку – үзләштерү коэффициенты,

 а – дөрес үтәлгән биремнәр саны,       р – барлык биремнәр саны.

Әйтик, сүзлек диктанты 20 сүздән тора. Укучы 5 сүздә хата җибәрә. Аның үзләштерү коэффициенты 15:20 =7,5= 75 %.    Ул “4”ле билгесе ала ала.

Әйтик, укучыларның сөйләшә алуын тикшерү өчен, 5 ситуатив күнегү бирелде. (Позови друга кататься на лыжах) Укучы 4 күнегүдә сөйләм бурычын дөрес аңлап, аралаша алуын күрсәтте. Аның үзләштерү дәрәҗәсе коэффициенты 4:5 = 0,8=80% була. Ул “4”ле билгесе ала.

Әйтергә кирәк, чиреклек, еллык билгеләре программада күрсәтелгән темалар буенча укучыларның диалогик, монологик сөйләмгә чыгу дәрәҗәләре белән билгелә.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Кушымта

Кереш контроль эш

1.      Вставь пропущенные буквы:

М . кт. п, б. йр . м,  ч . ч . кл . р, ук .тучы , б . л . м

2.      Напиши по-татарски:

Меня зовут.........  . Я учусь в третьем классе. Сегодня большой праздник – 1 сентября.

3.      Измени по лицам глаголы яза и язды

4.      Составь предложения из слов.

Переведи предложения на русский язык:

а) Закир,  укыды,  хикәяне

ә) Мисалларны, чишмәде, Закир

 

Контроль эш № 1

1.      Вставь пропущенные буквы:

Б . ген,  к . лм . к,  д . ф т. р, д . реслек, кир. к, килеш .  .

2.      Составь  2 предложения на татарском языке с этими словами.

3.      Напиши слова во множественном числе.

Кыз... ,  малай.., идән., чәчәк.,  дәрес., урам.,  тәрәзә., рәсем.. .

2.  Как  ты скажешь о  том,  что:

А)  Олег  не читает -  ___________

Б) Аня  не пишет -  ___________

В) Оля  не играет -    ___________                  

 Г)  Он  не сидит -  ___________

Д) Ты не рисуешь-  ___________

 

Контроль эш   № 2

1.      Вставь пропущенные буквы и подчеркни их.

Д . фт.р, д. ресл . к, б. т . рг . ч, к . нд. лек, кал . м

2.      Ответь на вопросы:

- Сиңа кызыл карандаш кирәкме?

-

-Сиңа нинди карандаш кирәк?

-

3.        Угадай, чьи  эти учебные принадлежности( Минем, синең, аның)                                                                   _____________шакмаклы  дәфтәрем;                   _____________   көндәлегең;                                _____________сызыклы  дәфтәрең;                        _____________  китабы;                                               _____________сумкасы;                                            _____________бетергечем.

 

4.  Выбери правильное окончание:                                                                               

А) Син  укытучы...  чәчәк  бүләк  иттеңме?

Б) Мин тәнәфес...  ашханә....  ашадым.

В)  Укучы  мәктәп...   өй...  сәгать  бер...   кайта(возвращается).          

Окончания:  - тән; - тә; - га; - дә; -гә.

 

 

 

Контроль эш   № 3.

1.                  Вставь пропущенные буквы и подчеркни их:

Ш . һ . р, к . чк . н . ,  саф  . ава, урамнар ки . , чишм .  суы  

2.                  Ответь  на  вопросы:

Син кайда яшисең?

           Син нинди урамда торасың?

           Син кайсы йортта, ничәнче фатирда яшисең?

           Сезнең  фатир ничәнче катта?

3.                  Напиши по-татарски:

Город большой, а деревня маленькая.

В городе автобусы ездят, а в деревне не ездят.

В деревне чистый снег, а в городе снег грязный.

В деревне  светофора нет, а в городе светофор есть.

4.                  Напиши  3-4 предложения о своём городе.

 

Йомгаклау  контроль эш

1.                  Напиши слова во множественном числе. 

Идән_____, чәчәк______, дәрес____, урам______, тәрәзә______, рәсем______, бәйрәм_____, өстәл _____,такта_____, акбур_____, бетергеч_____белем______.

2.   Выбери правильное окончание:                                                                              

А)Син  дус...  өй  эше  әзерләргә  булышасыңмы?

Б) Мин китапханә....  китаплар   алдым.

В)  Ул  иртән  мәктәп...   сәгать  сигез...  килә.

Окончания:  - дән; - ка; - дә; -кә.

3. Антонимнар яз:

матур  -

зур-

акыллы -

ак -

биек –

4.  Ответь на вопросы:

Синең дусларың бармы?

Синең якын дустың кем исемле?

Син дустың белән еш очрашасыңмы?

Синең дустың нинди?

5. Расскажи о себе. Напиши 4-5 предложений.

 

 

Сүзлек диктант № 1.

Мәктәп, укытучы, дәфтәр, дәреслек, тәнәфес,  бетергеч, көндәлек,каләм.

 

Сүзлек диктант № 2.

Табигать, җылы, суык, һава торышы, көннәр, җил, яңгыр, эри, ява.

 

Сүзлек диктант № 3.

Җәй, җиләк, кыздыра, ял көне,  чәчәк, күбәләк, күлмәк, су коена.

 

 

 

 

Контроль күчереп язу № 1.

Татар халык ризыклары.

Татар халкының милли ризыклары күп. Гөбәдия, чәкчәк, бавырсак, өчпочмак, бәлеш, кыстыбый. Минем әнием  тәмле ризыклар пешерә. Мин өчпочмак ашарга яратам. (20 сүз)

 

Контроль күчереп язу № 2.

Кыш.

Җир  кар белән капланды. Кырлар, таулар, урманнар, болыннар  ак булды. Агач ботаклары ак мамыкка төренде. Күктә калын болытлар йөзә. Елгалар боз астына качтылар. Юллар  югалдылар. (25 сүз)

 

Контроль күчереп язу № 3.

Акмуен

Минем песием бар. Песинең муены ак төстә, шуңа күрә аның исеме Акмуен. Аның  тәпиләре кечкенә, йомшак, койрыгы озын. Акмуен яшь песи. Аңа  биш ай.  Песием уйнарга ярата. (27 сүз)


 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Рабочая программа по татарскому языку"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Социальный работник

Получите профессию

Экскурсовод (гид)

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 661 574 материала в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 15.05.2016 445
    • DOCX 145.3 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Багаутдинова Ляйля Миргарифановна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    • На сайте: 9 лет и 4 месяца
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 17489
    • Всего материалов: 26

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

HR-менеджер

Специалист по управлению персоналом (HR- менеджер)

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Развитие предметных навыков при подготовке младших школьников к олимпиадам по математике

36 ч. — 144 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 44 человека из 17 регионов
  • Этот курс уже прошли 101 человек

Курс повышения квалификации

Система образовательной организации в начальном общем образовании в условиях реализации ФГОС

72 ч. — 180 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 60 человек из 30 регионов
  • Этот курс уже прошли 1 845 человек

Курс повышения квалификации

Психолого-педагогические аспекты развития мотивации учебной деятельности младших школьников в рамках реализации ФГОС НОО

36 ч. — 144 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 64 человека из 30 регионов
  • Этот курс уже прошли 1 352 человека

Мини-курс

Основы игровой деятельности дошкольников: роль игр в развитии детей

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 23 человека из 14 регионов
  • Этот курс уже прошли 20 человек

Мини-курс

Театральная педагогика: творческое развитие и воспитание

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 33 человека из 20 регионов
  • Этот курс уже прошли 23 человека

Мини-курс

Комплексный подход к работе с детьми с тяжелыми нарушениями развития

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе