Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Свидетельство о публикации

Автоматическая выдача свидетельства о публикации в официальном СМИ сразу после добавления материала на сайт - Бесплатно

Добавить свой материал

За каждый опубликованный материал Вы получите бесплатное свидетельство о публикации от проекта «Инфоурок»

(Свидетельство о регистрации СМИ: Эл №ФС77-60625 от 20.01.2015)

Инфоурок / Другое / Рабочие программы / Рабочая программа по татарскому языку
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 28 июня.

Подать заявку на курс
  • Другое

Рабочая программа по татарскому языку

библиотека
материалов




2016-17 нчы уку елында классы татар төркеме өчен татар теле дәресләрен

календарь-тематик планлаштыру

Укытучы: Исмәгыйлова Л.И.

Укыту планы буенча 105 сәгать.

Атнага 3 сәгать .

Елга 105 сәгать

Язма эшләрнең күләме:

Диктант - 7 ( 3 )

Изложение – 5 ( 2 )

Сочинение – 6 ( 1 )


Программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды:

  1. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының төп укыту планына;

  2. Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы «Азнакай шәһәре2 нче гомуми урта белем бирү мәктәбе”нең 2015-2016 нчы уку елына төзелгән укыту планына;

  3. Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятыннан үрнәк программалар (татар балалары өчен) (1-11нче сыйныфлар). Казан: Татар. кит. нәшр., 2011 ел. Программа авторлары: Ф.Ф. Харисов, Ч.М. Харисова, В.А.Гарипова.

  4. 7нче сыйныф өчен татар теле дәреслегенә. Дәреслек авторлары: Р.Ә.Асылгәрәева М.З.Зиннәтова. Казан “Мәгариф” нәшрияты, 2010 нчы ел

Региональ исемлектә №121

Өстәмә әдәбият:

1. Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова “Татар теленнән күнегүләр һәм тестлар”, “Яңалиф” нәшрияты, 2006

2. Н.В.Максимов.Урта мәктәптә татар теле укыту.Фонетика.Морфология, 2005

3. Татар теле морфологиясе. /Ф.М. Хисамова. - Казан, “Мәгариф” , 2005.











7нче А сыйныфның татар төркеме өчен

татар теленнән эш программасы

(105 сәг)


Аңлатма язуы

Эш программасы статусы.

Эш программасы түбәндәге документларны исәпкә алып төзелде:

1. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының төп укыту планына;

2. Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы «Азнакай шәһәре2 нче гомуми урта белем бирү мәктәбе”нең 2014- 2015 нче уку елына төзелгән укыту планына;

3. Рус телендә (урта) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен укыту программасы (татар балалары өчен) . 1-11 нче сыйныфлар. Татарстан Республикасының Мәгариф министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән. -Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2011.

4. 7нче сыйныф өчен татар теле дәреслегенә. Дәреслек авторлары: Р.Ә.Асылгәрәева М.З.Зиннәтова. Казан “Мәгариф” нәшрияты, 2010 нчы ел

Эш программасы структурасы.

Татар теленнән эш программасы өч өлештән тора: аңлатма язуы, төп бүлекләрне, белем һәм күнекмәләрне үз эченә алган программаның эчтәлеге, укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләре.

Эш программасының эчтәлеге.

Татар теле укытуның максатлары:

Укучыларда татар теленә хөрмәт һәм аны ярату, рухи кыйммәт һәм кешелек дөньясының аралашу, белем алу чарасы буларак аңлы караш тәрбияләү;

Укучыларның сөйләү һәм фикерләү сәләтен үстерү, аларны татар әдәби телен тормышның төрле өлкәләрендә ирекле куллана алырлык шәхесләр итеп тәрбияләү; дөрес сөйләм эшчәнлегенең үзара аралашу чарасы икәнен белдерү;

Татар теле, аның төзелеше, кулланылышы турында мәгълүмат алу; татар әдәби теленең төп нормаларын һәм стилистик мөмкинлекләрен ачык күзаллау, аларны тиешенчә куллана белү; сүз байлыгын арттыру, сөйләмдә кулланыла торган грамматик чараларны төрлеләндерү;

Телне өйрәнгәндә үзләштергән белем һәм күнекмәләрне сөйләмдә дөрес куллана белү.

Белем бирү эчтәлегенең мәҗбүри минимумы.

Коммуникатив компетенция. Сөйләм. Телдән һәм язма сөйләм. Диалогик һәм монологик сөйләм. Сөйләм стильләре. Матур әдәбият теле.

Телдән һәм язма сөйләмне аеру. Тел берәмлекләрен аралашуны ситуация үзенчәлекләренә карап сайлый белү. Аралашу өлкәсенә һәм ситуациясенә бәйле рәвештә телдән һәм язма сөйләмне дөрес файдалану.

Текстның темасы, төп фикере һәм төзелеше. Аларның стильләрендә жанр төрлелеге.

Татар әдәби теле һәм аның нормалары турында төшенчә.

Сөйләм эшчәнлеге төрләрен (тыңлап аңлау, сөйләү, уку һәм язу) үзләштерү.

Укуның төрле төрләрен (танышу, өйрәнү һ.б.) үзләштерү. Уку китаплары, массакүләм мәгълүмат чаралары, интернет һ.б. чаралар белән эшләү алымнарын үзләштерү.

Иҗтимагый-мәдәни, әхлакый, көнкүреш, уку темаларына бәйле булган монологик һәм диалогик сөйләм үрнәкләрен төзү.

Текстның эчтәлеген кыскача, тулы яки сайлап алып сөйләү. Диктантлар, изложениеләр һәм сочинениеләр язу. Төрле стиль һәм жанрдагы текстлар төзү: белдерү, хат, ышаныч кәгазе, гариза, автобиография һ.б.

Лингвистик компетенция.

7 нче сыйныфта 5-6 нчы сыйныфларда үткәннәр искә төшерелә. Бу сыйныфта өйрәнелә торган сүз төркемнәреннән фигыль төп урынны алып тора: фигыльнең барлык төркемчәләре һәм аларның грамматик үзенчәлекләре тәкъдим ителә, ясалышы өйрәнелә, аларга морфологик анализ ясап, тема йомгаклана.

Программада, беренче мәртәбә буларак, аваз ияртемнәре мөстәкыйль сүз төркеме рәтендә бирелә. Аларның морфологик һәм синтаксик үзенчәлекләре, исемнәр белән фигыльләрне ясаудагы әһәмияте ассызыклана.

Хәбәрлек сүзләр мөстәкыйль һәм ярдәмлек сүз төркемнәре арасында торучы сүз төркеме буларак карала. Аларның телебездә тоткан урыны, формалары, кулланылышына игътибар ителә.

Бәйләгеч сүз төркемнәре буларак, бәйлекләр белән теркәгечләрнең сөйләмдәге әһәмияте, кулланылу үзенчәлекләре, аларны төркемләү мәсьәләсе, рус телендәге теркәгечләр белән уртак билгеләре киң яктыртыла.

Кисәкчәләрнең сөйләмдә тоткан урыны, мәгънәләре, төркемнәре, аларның дөрес язылышы да тәфсилләп бирелә.

Ымлыклар турында гомуми мәгълүмат алгач, укучылар аларның ясалу үзенчәлекләрен һәм төркемчәләрен өйрәнәләр.

7 нче сыйныфта грамматиканың бер бүлеге булган морфологияне өйрәнү тәмамлана.

Укыту планында 7 нче сыйныфта татар теленнән атнага 3 сәгать вакыт бирелә. Татар теленнән тематик план “Рус телендә урта (тулы) гомуми белем мәктәбендә татар телен укыту программасы (татар балалары өчен)”на (Ф.Ф.Харисов, Ч.М. Харисова,В.А. Гарипова. Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2011) нигезләнеп төзелде. Программада 105 сәгать каралган: теоретик материал – 71 сәгать, кабатлау -9 сәгать, бәйләнешле сөйләм үстерү – 25 сәгать, шул исәптән төрле типтагы тикшерү эшләре:18 сәг.: сочинение- 6 сәг., диктант – 7сәг., изл.-5 сәг.

















Программа бүленеше

Сәг.

Белем һәм күнекмәләр

1

6 сыйныфта үткәннәрне кабатлау

5

морфология турында төшенчә, исем, сыйфат, сан, алмашлык.

2


Фигыль


50


Татар телендә фигыльнең нигезе (башлангыч формасы) турында гомуми мәгълүмат, фигыльләрнең барлык-юклык формасы.

Фигыль төркемчәләре. Затланышлы фигыльләр.

Боерык фигыль, аның мәгънәләре. боерык фигыльнең зат-сан белән төрләнеше, боерык фигыльләрнең дөрес интонация һәм басым белән кулланылышы.

Хикәя фигыль, аның заман формалары. Хәзерге заман хикәя фигыль, хәзерге заман хикәя фигыльнең мәгънәләре, формалары, зат-сан белән төрләнеше. Үткән заман хикәя фигыль, үткән заман хикәя фигыльнең мәгънәләре, формалары, зат-сан белән төрләнеше. Киләчәк заман хикәя фигыльнең мәгънәләре, формалары, зат-сан белән төрләнеше.

Шарт фигыль, аның мәгънәсе, формасы, зат-сан белән төрләнеше.

Затланышсыз фигыльләр.

Сыйфат фигыль, аның мәгънәсе, заман формалары, исемләшүе һәм исемгә күчүе, сыйфат фигыльнең сөйләмдә кулланылышы.

Хәл фигыль, аның мәгънәләре, формалары, сөйләмдә кулланылышы.

Исем фигыль, аның мәгънәсе, формалары, сөйләмдә кулланылышы.Исем фигыльнең исемгә күчү очраклары. Татар телендә фигыльнең төп формасы буларак сүзлекләрдә бирелүе.

Инфинитив, аның мәгънәсе, формалары, сөйләмдә кулланылышы һәм дөрес язылышы.

Фигыльләрләрнең ясалышы. Фигыльләргә морфологик анализ ясау. Кабатлау.

3

Аваз ияртемнәре


3

Аваз ияртемнәре турында гомуми мәгълүмат. Аларның ясалуы, морфологик-синтаксик үзенчәлекләре. Аваз ияртемнәреннән ясалган исемнәр һәм фигыльләр.

Аваз ияртемнәренә морфологик анализ ясау. Кабатлау.

4

Хәбәрлек сүзләр

3

Татар телендә хәбәрлек сүзләрнең тоткан урыны, алар турында төшенчә.Хәбәрлек сүзләрнең формалары һәм җөмләдә кулланылышы.

Хәбәрлек сүзләргә морфологик анализ ясау. Кабатлау.

5

Бәйлекләр

5

Бәйлекләр турында гомуми мәгълүмат. Аларның сөйләмдә куллану үзенчәлекләре. Бәйлекләрне төркемләү.

Бәйлек сүзләр, аның формалары, сөйләмдә кулланылышы.

Бәйлекләргә морфологик анализ. Кабатлау.

6

Теркәгечләр

4

Теркәгеч турында гомуми мәгълүмат бирү. Теркәгечләрне куллану үзенчәлекләре, аларның интонациягә бәйле булуы.

Теркәгечләрне төркемләү.

Теркәгеч сүзләр. Аларның формалары, теркәгечләрдән аермасы.

Татар һәм рус телләрендә теркәгечләрнең уртак яклары, җөмләдә кулланылышы.

Теркәгечләрне морфологик яктан тикшерү. Кабатлау.

7

Кисәкчәләр

3

Кисәкчәләр турында гомуми мәгълүмат. Аларны мәгънәләре буенча төркемләү. Татар телендә кисәкчәләрнең дөрес язылышы.

Кисәкчәләргә морфологик анализ ясау. Кабатлау.

8

Ымлыклар

3

Ымлыклар турында гомуми мәгъүмат. Аларның ясалу үзенчәлекләре һәм сөйләмдә кулланылышы. Ымлыкларны төркемләү.

9

Морфология буенча үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау

4



Бәйләнешле сөйләм үстерү

25



Барлыгы

105



Укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләр:

  • ана теленең төп берәмлекләрен һәм аларның билгеләрен белү;

  • телдән һәм язма сөйләм, диалог, монолог, аралашу ситуацияләрендә тел стильләре, текст төшенчәләрен аңлау һәм гамәлдә дөрес куллану;

  • грамматик үзенчәлекләренә карап, сүз төркемнәрен аера белү;

  • сүз төркемнәренә морфологик анализ ясау;

  • төрле сүзлекләрдән һәм белешмә характерындагы китаплардан, массакүләм мәгълүмат чараларыннан урынлы файдалану;

  • бирелгән темага, куелган максатка ярашлы рәвештә, төрле ситуацияләрдән чыгып, сурәтләү яки хикәяләү характерындагы текстларны телдән яки язмача әзерләү;

  • сорауларга тулы һәм дөрес итеп җавап бирү;

  • тормыш-көнкүреш, уку, иҗтимагый, мәдәни темаларга әңгәмә кору, үз фикереңне яклап, әңгәмә-бәхәс формасында сөйләшү күнекмәләренә ия булу;

  • тәкъдим ителгән текстларны рус теленнән татар теленә һәм татар теленнән рус теленә тәрҗемә итү;


VII сыйныфта татар теленнән үзләштерелергә һәм камилләштерелергә тиешле гомумкүнекмәләр

Китап, өстәмә мәгълүмат белән эш итү

Фикерләү белән бәйле күнекмәләр

Телдән һәм язма сөйләм үстерү һәм аралаша белү юнәлеше

1. Уку мәсьәләләрен мөстәкыйль билгеләү.

2. Уку операцияләрен планлаштыру.

3. Белем алуның рациональ ысулларын сайлау.

4.Үзеңнең уку һәм танып-белү эшчәнлегеңне анализлау, аңа бәя бирү.

5.Мөстәкыйль белем алу буенча эшне планлаштырырга өйрәнү.

1. Дәреслек белән эш итә белү.

2. Төрле чыганаклар белән мөстәкыйль эш итә белү

3. Төрле текстлардан төп фикерне аерып ала белү, гади һәм катлаулы план белән эш итү.

4. Белемнәрне системалаштыру өчен таблица, график, схемалардан файдалану. .

5. Сүзлекләрдән файдалана белү, белешмә әдәбият белән системалы эшләү.


1.Уку мәсьәләсен куя белү.

2. Яңа теманы аңлауга мотив тудыру.

3. Танып белү активлыгын үстерү.

4, Төшенчә, термин, кагыйдә, закончалыкларны аңлап кабул итү күнекмәләрен камилләштерү.

5. Грамматик анализ төрләрен үзләштерү:

- мөстәкыйль сүз төркемнәренә морфологик анализ;

- ярдәмлек сүз төркемнәренә морфологик анализ;


1. Телдән сөйләм:

-Кагыйдәләрне аңлап эзлекле сөйли белү күнекмәсе;

- Сорауны формалаштыра белү һәм тулы җавап бирә белү күнекмәсе;

- Диалоглар төзү күнекмәсе;

2. Язма сөйләм:

-күчереп язу;

-фикер йөртү элементлары кертеп, әзер план буенча бирелгән темага сочинение язу- 6 (1)

-катлаулы план буенча изложение язу- 5 (2)

уку елы башында 190-230 сүзле текст (язма күләме 105-115 сүз)

уку елы ахырында 230-270 сүзле текст (язма күләме115-125 сүз);

-сүзлек диктанты – 22-30 сүз

-контроль диктант- 2 (70-90 сүз);

-эш кәгазьләре язу ( гариза, хат)







Укыту – методик комплекты

Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен укыту программасы” (Ф.Ф.Харисов, Ч.М. Харисова,В.А. Гарипова. - Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2011)

7 нче сыйныфта татар теле дәреслеге. (Р.Ә. Асылгәрәева, М.З.Зиннәтова. - Казан, “Мәгариф” , 2005)

Тата теле морфологиясе. Ф.М. Хисамова. – Казан: “Мәгариф” , 2005.

Хәзерге татар әдәби теле. Ф.С. Сафиуллина, М.З.Зәкиев.- Казан: “Мәгариф” , 1994.

Урта мәктәп һәм гимназияләрдә татар телен укыту методикасы. Ф.С.Вәлиева, Г.Ф. Саттаров. – Казан: “Раннур”, 2000.












Сәг саны



Материалны үзләштерүдә

планлаштырылган нәтиҗәләр

Үткәрелү вакыты

План буенча

Факт

6 сыйныфта үткәннәрне кабатлау һәм белемнәрне тирәнәйтү (5 сәг. теор.мат+4 сәг.БСҮ)

1

БСҮ №1 Туган телем – иркә гөлем...

1

“Туган телем – иркә гөлем...”

темасына сөйләшү



2


Морфология турында төшенчә

Исем. Эш кәгазе.Белдерү

1


Мәгънәләре һәм грамматик билгеләре буенча бер төркемгә берләштерелә торган сүзләрне сүз төркемнәре дип атау. Телдә барлагы 12 сүз төркеме булу.

Исем. Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр. Исемнәрнең берлек һәм күплек төре,тартым һәм килеш белән төрләнеше. Исемнәрнең ясалышы.



3

Сыйфат. Эш кәгазе. Котлау тексты язу

1

Сыйфат. Сыйфат дәрәҗәләре.

Сыйфат ясалышы һәм язылышы. Сыйфат ясагыч кушымчалар. Гариза язу.



4

Сан.

1

Сан сүз төркеме. Сан төркемчәләре.



5

БСҮ №2 Сочинение

“Көз”. “Сыйфат” темасы буенча

1

Сыйфатларны дөрес кулланып, фикерне эзлекле язу.



6

Хаталар өстендә эш. Алмашлык. Алмашлык төркемчәләре.

1

Алмашлык. Алмашлык төркемчәләре.



7

Рәвеш.

1

Грамоталылык дәрәҗәсен тикшерү.



8

БСҮ №3. Контроль диктант№1.


1

Җибәрелгән хаталарның сәбәпләрен ачыклау, төзәтү. Рәвеш. Рәвеш төркемчәләре. Рәвешләрнең ясалышы, дөрес язылышы



9

Хаталар өстендә эш. БСҮ №4 Эш кәгазе. Автобиография.Ышаныч кәгазе. Гариза

1

Автобиография язу



Фигыль (50 сәг.теор. мат.+18сәг. БСҮ)

10

Фигыль

1

Предмет яки затның эшен, хәрәкәтен, хәл-торышын белдерә торган сүзләрнең фигыль дип аталуы. Фигыльләрнең барлык-юклык, заман, зат-сан белән төрләнүе.



11

Фигыльнең нигезе (башлангыч формасы).

1

Тамыр нигезле һәм ясалма нигезле фигыльләр булу. Сүзлекләрдә фигыльләрнең исем фигыль һәм инфинитив формасында теркәлүләр



12

Фигыльнең барлык-юклык формасы

1

Фигыльләрнең барлык төре эш-хәлнең үтәлүен белдерүе, юклык төре эш-хәлнең үтәлмәвен белдерүе. Фигыльнең барлык-юклык төре бар, юк, түгел сүзләре белән белдерелүе.



13

БСҮ №5Изложение “Сөйкемсез песи” “Фигыль” темасы буенча

1

Бирелгән текстның телен һәм стилен саклап яза белү.



14

Хаталар өстендә эш. Фигыль юнәлешләре.

Фигыльнең кайтым һәм төшем юнәлешләре.

1

Татар телендә фигыль-нең биш юнәлеше булуы: төп, кайтым, төшем, уртаклык, йөкләтү юнәлешләре.



15

Фигыльнең уртаклык, йөкләтү юнәлешләре.

1

Фигыль юнәлешләрен истә калдыру буенча күнегүләр эшләү.



16

Фигыль төркемчәләре

1

Хикәя төзеп сөйләү



17

Затланышлы фигыльләр

1

Татар телендә сүзләрнең урнашу тәртибен күзәтү



18

Боерык фигыль

1

Фигыльләрнең предметның яки затның эшен яки хәлен төрлечә белдерелүләре. Барлык төркемчәләргә кергән фигыльләр барлыкта-юклыкта килә алалар, төрле юнәлеш форма-лары.



19

БСҮ №6 Контроль изложение “Соңгы истәлек”. “ Фигыль төркемчәләре” темасы буенча

1

Грамоталыкларын тикшерү



20

Хаталар өстендә эш. Боерык фигыль мәгънәләре

1

Боерык фигыльнең эш кушуны, боеруны белдерүе, зат-сан белән төрләнүе, барлыкта-юклыкта килүләре, җөмләдә хәбәр булып килүе.



21

Боерык фигыльләрнең зат-сан белән төрләнеше

1

Боерык фигыльнең заман белән төрләнмәве, зат-сан белән төрләнүе



22

Боерык фигыльләрнең дөрес интонация һәм басым белән кулланылышы

1

Боерык фигыльләрнең боеру интонациясе һәм көчле басым белән әйтелүе.



23

БСҮ №7 Диктант “Калада” “Боерык фигыль” темасы буенча

1

Бирелгән текстның телен һәм стилен саклап яза белү.



24

Хаталар өстендә эш. Хикәя фигыль

1

Изложениедә җибәрелгән синтаксик, морфологик, грамматик хаталарын төзәтү. “Китапханәдә” дигән диалог төзү



25

Хикәя фигыльнең заман формалары

1

Хикәя фигыльнең эш-хәл, хәрәкәтнең хәзерге, үткән һәм киләчәк заманда үтәлү-үтәлмәвен хикәяләп белдерүе, барлык-юклык формаларда килүе, зат-сан белән төрләнүе.



26

Хәзерге заман хикәя фигыль

1

Хәзерге заман хикәя фигыльнең күбрәк сөйләүче сөйләп торган вакыттагы эш-хәлне, хәрәкәтне белдерүе. Хәзерге заман хикәя фигыльнең ясалыш ысулларын белү, зат-сан белән төрләнеше.



27

Хәзерге заман хикәя фигыльнең мәгънәләре

1

Хәзерге заман хикәя фигыльнең сөйләүче сөйләп торган чактагы эш-хәлне, хәрәкәтне белдерүе, җөмләдә хәбәр булып килүе.



28

Хәзерге заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше

1




29

БСҮ №8 Хат язарга өйрәтү. Дустыма хат. “Фигыль” темасы буенча

1

Дустыма хат язу.



30

Үткән заман хикәя фигыльнең мәгънәләре

1

Үткән заман хикәя фигыльнең сөйләүче сөйләп торган вакыттан алда булган эш яки хәлне белдерүе. Аның билгеле үткән заман һәм билгесез үткән заманнарга бүленүе



31

Билгесез үткән заман хикәя фигыль

1

Билгесез үткән заман хикәя фигыльнең ясалышы, зат- сан белән төрләнеше



32

Үткән заман хикәя

фигыльнең зат-сан белән төрләнеше

1

Билгесез һәм билгеле үткән заман хикәя

фигыльнең мәгънәләрен аера белү



33

БСҮ №9 Диктант “Артыш куагы” “Хикәя фигыль” темасы буенча

1

Балаларның белемнәрен, грамоталылыкларын тикшерү.



34

Хаталар өстендә эш. Киләчәк заман хикәя фигыльнең мәгънәләре

1

Балаларның җибәргән хаталарын тикшерү, анализлау. Билгеле киләчәк заман хикәя фиг-ң ясалышы, зат-сан белән төрләнеше



35

Билгесез киләчәк заман хикәя фигыль

1

Билгесез киләчәк заман хикәя фигыльнең ясалышы, зат-сан белән төрләнеше



36

Киләчәк заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше

1

Билгеле һәм билгесез киләчәк заман хикәя фигыльнең мәгънәләрен аера белү



37

БСҮ №10 “Без хикәя фигыльләр турында ниләр беләбез?”

1

“Без хикәя фигыльләр турында ниләр беләбез?”темасы буенча



38

Шарт

фигыль

1

Шарт фигыльнең ясалышы, зат-сан белән төрләнеше, мәгънәләре



39

БСҮ №11 Изложение “Төньяк кунагы” “Шарт фигыль” темасы буенча

1

Бирелгән текстның телен һәм стилен саклап яза белү.



40

Хаталар өстендә эш. БСҮ №12 Хикәя төзү. Минем әбием.

1

Балаларның җибәргән хаталарын тикшерү, анализлау.Хикәя төзеп сөйләү.



41

Шарт

фигыльнең җөмләдә кулланылышы

1

Шарт фигыльнең

кире шарт мәгънәсен белдерүе, иярчен җөмләнең хәбәре булып та килә алуы



42

Шарт фигыльнең теләкне һәм үтенечне белдерү формалары

1

Теләк, үтенү, үкенүне белдергәндә -чы/-че кисәкчәсе һәм иде ярдәмче фигыле өстәлүе



43

Шарт фигыльнең зат-сан белән төрләнеше

1




44

БСҮ №13 Сочинение

Тукай шигырьләре”. “Затланышлы фигыльләр” темасы буенча

1

План эчтәлегенә туры китереп, эзлекле итеп, әдәби телдә эчтәлекне ачу.



45

Хаталар өстендә эш.Затланышсыз фигыльләр

1

Затланышсыз фигыльләрнең зат-сан белән төрләнмәве.



46

БСҮ №14 Административ яртыеллыкка контроль диктант

1

Балаларның белемнәрен, алган күнекмәләрен тикшерү.



47

Хаталар өстендә эш. Сыйфат фигыль. Мәгънәсе.

1

Сыйфат фигыльнең үзендә сыйфат һәм фигыль билгеләрен берләштерүе, җөмләдә аергыч булуы



48

Сыйфат фигыльнең исемләшүе һәм исемгә күчүе

1

Сыйфат фигыльнең үзендә берьюлы сыйфат һәм фигыль билгеләрен берләштерүе, җөмләдә аергыч булып килүе



49

Хәзерге заман сыйфат фигыль

1

Хәзерге заман сыйфат фигыльнең гади һәм тезмә формалары булуы



50

Үткән заман сыйфат фигыль

1

Үткән заман сыйфат фигыльнең исем урынында килеп, килеш, сан, тартым белән төрләнүе



51

Киләчәк заман сыйфат фигыль

1

Киләчәк заман сыйфат фигыльнең ясалышы, киләчәк заман хикәя фигыль белән аваздашлыгы



52

Сыйфат фигыльнең сөйләмдә кулланылуы

1




53

Хәл фигыль. Мәгънәләре, формалары

1

Хәл фигыльнең дүрт төре булуы. Дүртенче төрнең юклык формасы булмавы



54

Хәл фигыльнең формаларын ныгыту

1




55

Хәл фигыльләрнең кулланылышы һәм дөрес язылышы

1

Парлы фигыльләрнең дөрес язылышы.



56

Исем фигыль, мәгънәсе

1

Исем фигыльнең фигыль билгеләрен югалтса, исемгә әйләнүе



57

Исем фигыльнең формасы, сөйләмдә кулланылышы.

1




58

Исем фигыльнең исем һәм фигыль белән уртак яклары.

1

Фигыль билгеләре: барлыкта-юклыкта, юнәлеш формасында булуы. Исем билгеләре: килеш, тартым, сан белән төрләнүе, җөмләдә ия, аергыч, тәмамлык, хәл булып килүе.



59

БСҮ №15 Кыш. “Фразеологизмнар” темасы буенча

1

Сүзлекләр белән эшли белү, татар һәм рус телләрендә фразеологизмнарның эквивалентлыгы



60

Исем фигыльнең исемгә әйләнү очраклары

1

Исем фигыльнең фигыль билгеләрен югалтса, исемгә әйләнүе



61

Исем фигыльнең татар телендә фигыльләрнең төп формасы буларак сүзлекләрдә бирелүе

1

“Спорт-сәламәтлек нигезе” темасына диалог төзү



62

БСҮ №16 Контроль изложение “Менә кем иде ул Алиш” “Исем фигыль” темасы буенча

1

Укылган текстны язма әдәби телдә, грамоталы язу.



63

Хаталар өстендә эш. Инфинитив. Аның мәгънәсе һәм формасы

1

Балаларның җибәргән хаталарын тикшерү, анализлау.



64

Инфинитивның сөйләмдә дөрес кулланылышы һәм язылышы

1

Инфинитивның зат-сан белән төрләнми торган фигыль төркемчәсе булуы, икенче фигыльгә ияреп килүе, мөстәкыйль кулланылуы.



65

Ярдәмче фигыльләр

1

Ярдәмче фигыльләр: иде, икән, ит.



66

БСҮ №17 “Без шәһәрдә яши башладык” Хикәя язу

1

Күченеп киттек, яши башладык, кайтып йөрдек, уза торды, өләшеп бетерде, әйтә алмыйм, елмаеп куйды, үсеп беттек

Сүзтезмәләрен кертеп, хикәя төзү



67

Мөстәкыйль фигыльләрнең ярдәмче фигыльләр ролендә йөрүе

1

Кайбер мөстәкыйль

фигыльләрнең җөмлә эчендә ярдәмче фигыль ролендә йөрүе



68

БСҮ №18

Сочинение “Нинди һөнәр сайларга?” “Фигыль” темасы буенча

1

Балаларның бәйләнешле сөйләмнәрен үстерү.



69

Хаталар өстендә эш. Фигыль ясагыч кушымчалар

1

Ясалышы ягыннан фигыльләрнең тамыр һәм ясалма булулары.



70

Фигыльләрнең җөмләдә кулланылышы

1

Фигыльләрнең җөмләдә төрле җөмлә кисәкләре булып йөрүләре



71

Фигыльләргә морфологик анализ.

1

Фигыльләр темасын системалаштыру.



72

Фигыльләргә морфологик анализны ныгыту





73

Затланышлы фигыльләрне кабатлау

1

Затланышлы фигыльләр буенча үткәннәрне кабатлау.



74

Затланышсыз фигыльләрне кабатлау

1

Затланышсыз фигыльләр буенча үткәннәрне кабатлау.



75

“Фигыль” темасын кабатлау

1

Бүлек буенча үткәннәрне тикшерү



Аваз ияртемнәре - 3сәг.(теор.мат)+ 1сәг(БСҮ)


76

Аваз ияртемнәре турында мәгълүмат. Ясалуы. Морфологик-синтаксик үзенчәлекләре.

1

Аваз ияртемнәренең мөстәкыйль сүз төркеменә керүе



77

Аваз ияртемнәреннән ясалган исемнәр һәм фигыльләр.

1

Аваз ияртемнәренең исем һәм фигыль ясауга нигез булып хезмәт итүләре



78

БСҮ №19 Диктант

“Кар бөртекләре”. “Аваз ияртемнәре” темасы буенча

1

Балаларның белемнәрен, алган күнекмәләрен тикшерү.



79


Хаталар өстендә эш. Аваз ияртемнәренә морфологик анализ ясау. Кабатлау.

1

Аваз ияртемнәренә морфологик анализ ясау



Хәбәрлек сүзләр – 3 сәг. (теор.мат.)+1 сәг.(БСҮ)

80

Татар телендә хәбәрлек сүзләрнең тоткан урыны, алар турында төшенчә.

1

Я раслау, я кире кагу мәгънәсен белдерә торган сүзләрнең хәбәрлек сүзләр дип аталулары



81

Хәбәрлек сүзләрнең формалары һәм җөмләдә кулланылышы

1

Хәбәрлек сүзләрнең тоткан урыны. Җөмләнең төрле кисәге булып килүе



82

Хәбәрлек сүзләргә морфологик анализ, Кабатлау.

1

Хәбәрлек сүзләргә морфологик анализ ясау күнегүләре



83

БСҮ№ 20 Контроль сочинение “Әниемнең куллары” “Хәбәрлек сүзләр” темасы буенча

1

Балаларның бәйләнешле сөйләмнәрен үстерү.





Бәйлекләр – 5 сәг.(теор.мат) + 1 сәг.(БСҮ)

84

Хаталар өстендә эш. Бәйлекләр турында гомуми мәгълүмат. Аларның сөйләмдә кулланылу үзенчәлекләре

1

Бәйлек җөмләдә иярүче кисәкне ияртүче кисәккә һәм иярченле кушма җөмлә өлешләрен бер-берсенә бәйләве



85

Бәйлекләрне төркемләү

1

Баш килешне таләп итүче бәйлекләр: белән, өчен, кебек, шикелле, төсле, кадәр, чаклы, хәтле, тикле бәйлекләре керүе Юнәлеш килешен таләп итүче бәйлекләр: таба, күрә, каршы, кадәр, чаклы, хәтле,

тикле бәйлекләре керүе. Чыгыш килешен таләп итүче бәйлекләр: башка, бирле, соң, элек



86

Бәйлек сүзләр, аларның формалары, җөмләдә кулланылышы

1

Җөмләдә ас, өс, ян, як, эч, тыш, буй, чит, арт, ара, тирә, урта, төп кебек исемнәрнең бәйлек сүз булып килүләре



87

Бәйлекләргә морфологик анализ. Кабатлау.


1

Бәйлекләргә морфологик характе-ристика бирү.



88

БСҮ №21 Изложение.

“Табылдык”. “Бәйлекләр”темасы буенча

1

Эчтәлекне киңәйтеп язу



Теркәгечләр – 4сәг. (теор.мат.)+ 2сәг. (БСҮ)

89

Хаталар өстендә эш. Теркәгечләр турында гомуми мәгълүмат бирү. Теркәгечләрне куллану үзенчәлекләре, аларның интонациягә бәйле булуы

1

Теркәгечнең җөмлә кисәкләрен һәм кушма җөмләдә гади җөмләләрне үзара бәйләү өчен кулланыла торган ярдәмлек сүз төркеме булуы



90

Теркәгечләрнең төркемчәләре. Теркәгеч сүзләр. Аларның формалары, теркәгечләрдән аермасы

1

Теркәгечләрнең тезүче һәм ияртүче

төркемнәргә бүленүе

җыю, каршы кую, бүлү кебек мәгънә бәйләнешләрен белдерүләре



91

БСҮ №22 Искәртмәле диктант

“Туган ягым”. “Теркәгечләр” темасы буенча

1

Текстта төшеп калган сүзләрнең мәгънәсен аңлап урнаштыра белү



92

Хаталар өстендә эш. Татар һәм рус телләрендә теркәгечләрнең уртак яклары, җөмләдә кулланылышы

1

Теркәгечләрнең һәрвакыт аерым язылулары.Теркәгеч (да, дә, та, тә) белән кисәкчәләрне (да, дә, та, тә) аеру билгеләрен белү.



93

Теркәгечләрне морфологик яктан тикшерү. Кабатлау

1

Теркәгеч сүзләрнең җөмләләрне һәм җөмлә кисәкләрен бер-берсенә бәйләү өчен хезмәт итүе



94

БСҮ №23 Сочинение “Дустым портреты”. “Теркәгечләр” темасы буенча

1

Сөйләм төрләрен кулланып, фикерне эзлекле язу



Кисәкчәләр – 3сәг.(теор. мат.)

95

Хаталар өстендә эш. Кисәкчәләр турында гомуми мәгълүмат. Аларны мәгънәләре буенча төркемләү.

1

Балаларның җибәргән хаталарын тикшерү, анализлау. Аерым сүзләрнең яки җөмләләрнең мәгънәләренә өстәмә төсмер бирә торган сүз төркеменең кисәкчә дип аталуы.



96

Кисәкчәләрнең дөрес язылышы.

1

Кисәкчәләрнең дөрес язылышын үзләштерү



97


Кисәкчәләргә морфологик анализ. Кабатлау

1

Кисәкчәләргә морфологик анализ ясый белү




98

Ымлыклар турында гомуми мәгълүмат.

1

Кешенең эчке кичерешләрен, хис-тойгыларын, теләк-ихтиярларын кыска рәвештә белдерә торган сүзләрнең ымлыклар дип аталуы.



99

Ымлыкларның ясалу үзенчәлекләре һәм сөйләмдә кулланылышы

1

Ымлыкларның җөмләнең башка кисәкләреннән күбрәк өтер белән аерылулары. Ымлыкларның төрләнмәве.



100

БСҮ №25 Контроль диктант №7. “Морфология” темасы буенча

1

Балаларның еллык программа буенча алган белемнәрен, үзләштергән күнекмәләрен тикшерү.



101

Хаталар өстендә эш. Ымлыкларны төркемләү

1




Морфология буенча үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау- 4сәг.(теор. мат.)+ 1сәг.(БСҮ)

102

БСҮ №24 Сочинение “Туганнарда кунакта” яки “Кызыклы көн”. “Ымлыклар” темасы буенча

1

Балаларның бәйләнешле сөйләмнәрен үстерү.



103

Хаталар өстендә эш. Мөстәкыйль сүз төркемнәрен гомумиләштереп кабатлау

1

7 нче сыйныфта үткәннәрне гомумиләштерү, кабатлау




104

Бәйләгеч һәм модаль сүз төркемнәрен кабатлау

1

7 нче сыйныфта үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау



105

Морфологияне кабатлау.

1

Балаларның җибәргән хаталарын тикшерү, анализлау. Ел буена алган белемнәргә йомгак ясау.





Подайте заявку сейчас на любой интересующий Вас курс переподготовки, чтобы получить диплом со скидкой 50% уже осенью 2017 года.


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Автор
Дата добавления 25.11.2016
Раздел Другое
Подраздел Рабочие программы
Просмотров63
Номер материала ДБ-388461
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх