Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Классному руководителю / Рабочие программы / Рабочая программа по татарскому языку

Рабочая программа по татарскому языку



Осталось всего 2 дня приёма заявок на
Международный конкурс "Мириады открытий"
(конкурс сразу по 24 предметам за один оргвзнос)


  • Классному руководителю

Поделитесь материалом с коллегами:

АҢЛАТМА ЯЗУЫ

Эш программасы:

6 нчы сыйныфлар өчен татар әдәбиятыннан эш программасы Россия Федерациясендәге һәм Татарстан Республикасындагы мәгарифкә кагылышлы хокукый-норматив актларга һәм федераль дәүләт стандартларына нигезләнеп төзелде:

1. Россия Федерациясенең “Мәгариф турында”гы Законы (Федеральный закон от 29.12.2012 273-ФЗ “Об образовании в Российской Федерации”).

2. ТР Сарман муниципаль районы МБББУ "Зур Нөркәй урта гомуми белем бирү мәктәбе" филиалы - Карашай - Саклау төп гомуми белем бирү мәктәбенең 2016-2017 уку елы өчен укыту планы.(23.08.2016 приказ №94)

6 нчы сыйныфта әдәбияттан гомуми төп белем бирүнең максатлары:

- матур әдәбият әсәрләрен форма һәм эчтәлек берлегендә аңларга һәм анализларга өйрәтү;

- төп әдәби-тарихи мәгълүматларны һәм әдәби-теоретик төшенчәләрне җиткерү һәм кулланырга күнектерү;

- дөньяга гуманлы караш, гражданлык тойгысы, патриотизм хисләре, әдәбиятка һәм халыкның мәдәни кыйммәтләренә ярату һәм хөрмәт тәрбияләү;

- матур әдәбият әсәрләрен мөстәкыйль уку ихтыяҗы булдыру;

- укучыларның телдән һәм язма сөйләмнәрен үстерү.

Бурычлар:

  1. Өйрәнелгән әдәби әсәрләрне чорларның үсеш тәртибендә системалы итеп күзалларга ярдәм итү.

  2. Әдәби әсәрнең төрен һәм жанрын билгеләргә өйрәтү.

  3. Әдәби әсәрне өлешчә анализлау күнекмәләре булдыру.

  4. Шигъри текстларны яисә чәчмә әсәрләрдән өзекләрне ятлату.

  5. Укучының мөстәкыйль фикерләвен, гомумиләштереп нәтиҗәләр ясау сәләтен үстерү.

Дәреслек: Әдәбият : татар урта гомуми белем бирү мәктәпләренең 6 нчы сыйныфлары өчен дәреслек / Ф.Ә.Ганиева, М.Д. Гарифуллина – Казан: Татарстан китап нәшрияты”, 2014.

Атнага 2 сәгать - (еллык 70 сәгать).

Дәүләт программасында 6 нчы сыйныфта әдәбияттан 70 дәрес каралган, мәктәпнең укыту планыныда һәм эш программасында уку елы дәвамында 70 дәрес үткәрү планлаштырыла. Төп программада әсәрләрне өйрәнү өчен каралган сәгатьләр саны үзгәрешсез калдырылды. Бәйләнешле сөйләм үстерү өчен каралган 5 сәгать вакыт, сыйныфта укучылар саны күп булу сәбәпле, яттан сөйләүне оештыру өчен сарыф ителә. Дәресләрдә интернет ресурслары белән эшләү (веб-квестлар белән эшләү, онлайн презентацияләр карау, аудиоязмалар, видеоязмалар карау, онлайн тестлар эшләү һ.б.), эзләнү-тикшеренү дәресе, диспут-дәресләр, экскурсия-дәресләр дә үткәрү күздә тотыла. Укучы шәхесенә индивидуаль якын килеп эшләү, эшне төркемнәрдә оештыру өчен, әдипләребезнең тормыш юлы һәм иҗатын мөстәкыйль рәвештә өйрәнүгә юнәлтелгән иҗади проектлар эшләтү планлаштырыла.


Программаның эчтәлеге


Темалар

Әсәрләрне өйрәнү

Дәрестән тыш уку

Бәйләнешле сөйләм үстерү

Әдәбият теориясе

Төп программада әсәрләрне өйрәнү өчен каралган сәгать саны

Эш

программасын-дагы сәгать саны

1

Мифлар.

3

3




2

Практик дәрес. Форма, эчтәлек, анализ ясау, тема, проблема, идея, сюжет, композиция, конфликт.

2

2



Форма, эчтәлек, анализ ясау, тема, проблема, идея, сюжет, композиция, конфликт.

3

К.Насыйриның “Әбүгалисина” повесте.

4

3


1


4

Г.Ибраһимовның “Алмачуар” хикәясе.

5

2




5

Г.Рәхимнең “Яз әкиятләре” хикәясе.

2



1


6

Дәрдемәнднең “Видагъ”, «Каләмгә хитаб” шигырьләре.

2

5




7

С.Рәмиеның “Уку”, “Авыл” шигырьләре .

2

5




8

Г.Камалның “Беренче театр” комедиясе.

4

4




9

Г.Тукай “Исемдә калганнар” әсәре.

5


1

1


10

Практик дәрес. Лирик жанрлар.

2

3



Лирик жанрлар.

11

Һ.Такташ “Урман”, “Пи-би-бип”, “Болай гади җыр гына” шигырьләре.

4

2




12

Ибраһим Гази хикәяләре. “Кояш артыннан киткән тургай”.

3

4

1

1


13

Р.Батулланың “Имче”, “Көчек”, “Чагыр” хикәяләре.

4

4




14

Фәнис Яруллин шигырьләре: “Ак төнбоек” хикәясе.

3

2

1

1


15

Р. Миңнуллин шигырьләре: “Энекәш кирәк миңа!”, “Әни, мин көчек күрдем!”, “Шундый минем туган ягым”, “Кайтыйк ла үзебезгә!”

3

4


1


16

Лиро-эпик жанр-баллада. М.Җәлил “Сандугач һәм чишмә балладасы”

2


1


Лиро-эпик жанр-баллада

17

Илдар Юзеев “Бакчачы турында баллада”,

Җирән кашка турында баллада”.

3

5


1


18

Эпик төр жанры- роман. Әхмәт Фәйзи “Тукай” романы.

5

3


1

Эпик төр жанры-роман.



58

58

4

8



Барысы

58+4 (ДТУ)+8 (БСҮ)=70

70



6 нчы сыйныфта әдәбияттан гомуми төп белем бирүдә укучыларның белем дәрәҗәсенә таләпләр:

- татар әдәбиятындагы аерым язучылар иҗаты, әсәрләр хакында гомуми күзаллау булырга;

- текстларны төрле яклап (тулысынча, сюжет -композиция бирелеше ягыннан, тематика-проблематика һәм образлар бирелеше аспектында, тел-стиль ноктасыннан) анализлый һәм шәрехли алырга;

- әдәби төрләр һәм жанрлар, шигырь төзелеше, тезмә һәм чәчмә сөйләм үзенчәлекләре хакында белергә;

- әдәби әсәр теориясен: әдәби образ, аның төрләре; әдәби әсәр, аның эчтәлеге һәм формасы; тема, проблема, идея; сюжет, композиция;

- конфликт, анын төрләре, сәбәпләре; махсус тел - сурәтләү чаралары турында белергә;

- язучы иҗатын гомумиләштереп анализларга, бәяләргә;

- әдәбиятның тарихи барыш булуы хакында гомуми күзаллау булырга;

- әдәби әсәрнең әһәмиятен, кыйммәтен, үзенчәлекләрен аңлый һәм дәлилле итеп аңлата, исбатлый белергә тиеш.

Укучыларның 1 минутта уку тизлеге түбәндәгечә билгеләнә:

Ел башы:70-110 сүз;ел азагы:75-115 сүз.

6 нчы сыйныфта әдәбияттан гомуми төп белем бирүдә формалаштырылырга тиешле күнекмәләр:

- төрле жанрдагы әдәби әсәрләрне аңлап һәм иҗади, сәнгатьле уку, аларга карата укучыларда мөстәкыйль мөнәсәбәт булдыру;

- әдәби әсәрне сюжет-композиция, образлар бирелеше, тел-стиль ягыннан анализлау;

- шигъри текстларны яисә чәчмә әсәрдән өзекләрне яттан өйрәнү;

- план төзү һәм әсәрләр турында бәяләмә, сочинение элементлары белән изложение язу;

- сайлап алып (яки тәкьдим ителгән) язучының тормыш юлын, иҗатын сөйләү;

- фольклор әсәрләренең жанрын һәм аларга хас үзенчәлекләрне тану;

- әдәби әсәрнең төрен, жанрын билгеләү һәм фикерне исбатлау;

- төрле әсәрләрнең проблемаларын яки темаларын чагыштыру, үзенчәлекләрен билгеләү;

- әдәби әсәрләр буенча һәм тормыштан алган фикер-карашларга, хис-кичерешләргә нигезләнеп сочинение язарга;

- татар, рус (яки башка халыкларның) әдәбиятларында бер төрдәге темага язылган әсәрләрне чагыштыру, милли үзенчәлекләрен ачыклау;

- рус телендәге әдәби текстларны татарчага һәм киресенчә тәрҗемә итү.

6 нчы сыйныфта әдәбияттан гомуми төп белем бирүдә укучыларга җиткерелә торган мәгълүматлар:

  • язучыларның тормышы, иҗаты турында (биографик);

  • әдәбият тарихы, аның төрле этаплары( аерым чорларда иҗат иткән сүз осталарынын иҗаты, татар әдәбиятының күренекле вәкилләре турында өстәмә;

  • әдәби әсәрне, язучы иҗатын тирәтен анализлау өчен кирәк булган өстәмә теоретик; әдәби әсәрне чор белән бәйләп характерлаучы,

чорның уңай сыйфатларын, төп кыйммәтләрен табу өчен кирәкле.

6 нчы сыйныфта әдәбияттан гомуми төп белем бирүдә предметара эшчәнлек:

  • әдәбиятны сәнгатьнең башка төрләре(музыка, рәсем сәнгате) белән бәйләп, алар мисалында рухи байлыкнъң кыйммәтен, дәрәҗәсен, матурлыкны танырга өйрәтү, зәвык тәрбияләү;

  • әдәбиятны татар теле белән бәйләп, татар әдәбиятының фикер көчен, хисләр байлыгын танырга күнектерү; әдәби әсәр теленең үзенчәлекләрен, әсәр стиле, язучы стиле кебек төшенчәләрне җиткерү;

  • татар әдәбиятын рус әдәбияты белән бәйләп, әдәбиятлар һәм халыклар арасындагы уртак хәзинә-рухи кыйммәтләргә хөрмәт, башка милләт – халыкларга карата түземле – ихтирамлы мөнәсәбәт (толерантлык) тәрбияләү; дөнья культурасы, кешелек тарихы төшенчәләрен үзләштерүләренә ирешү;

  • әдәбиятны тарих һәм җәмгыять белеме предметлары белән бәйләп, дөнья,яшәү,кешелек җәмгыяте турында күзаллау формалаштыру.

6 нчы сыйныфта әдәбияттан гомуми төп белем бирүдә укучыларның шәхси үсеш—үзгәреше:

  • укучының активлыгын, мөстәкыйль фикерләвен, акыл һәм рухи эшчәнлеген активлаштыру, өйрәтү, шәхес буларак формалаштыру;

  • укучыны үзен тәрбияләргә, үзе белән идарә итәргә, алган белем һәм күнекмәләрен тормышта куллана белергә, тормышта үз урынын сайларга әзерләү:

  • баланың үзаңын үстерү, милләтне, ватанныяратыргаөйрәтү, горурлык һәм граҗданлык хисләре тәрбияләү;

- әхлак (этик) нормаларын, җәмгыятьтә яшәү кагыйдәләрен төшендерү.

Төп әдәби-тарихи мәгълүматлар:

Тормышны танып белүнең бер формасы һәм кеше рухи дөньясының байлыгьн, күп төрлелеген чагьштыручы буларак матур әдәбият. Әдәбият һәм сәнгатьнең башка төрләре. Сүз сәнгате (әхлаклылык, миһербанлылык тәрбияләү, яшәүнең төп принципларын, дөньяга дөрес караш, эстетик зәвык формалаштыру һәм, гомумән, гомумкешелек кыйммәтләре белән таныштыру).

Матур әдәбиятның иҗтимагый һәм мәдәни тормыштагы урыны. Татар әдәбиятының мили үзенчәлеге, гуманистик эчтәлеге, традицияләр дәвамчанлыгы һәм яңачалык. Татар әдәбияты мөрәҗәгать иткән тема- мотивлар, гомумкешелек кыйммәтләре.

Әдәбиятның формалашуы, шартлары, сәбәпләре. Әдәбиятны чорларга бүлүнен закончалыклары. Әдәбиятның үсешендә тотрыклы сыйфатлар -традицияләр саклану; үсеш - янарыш, новаторлык. Әдәбиятны алга үстерүче сәбәпләр.

Халык авыз ижаты. Халыкның мили рухи культура хәзинәсе буларак халык авыз иҗаты. Фольклор әсәрләрендә гомумкешелек кыйммәтләренең зур урын тотуы.Халык иҗатының язма әдәбият үсешенә, әдәби телгә зур йогынты ясавы. Фольклорның төп жанрлары: әкиятләр, мәкаль һәм әйтемнәр, табышмаклар, жырлар, бәетләр, риваятьләр һәм легендалар, дастаннар.

Укыту-методик комплекты:

1.Минһаҗева Л.И .,Миассарова И.Х. Татар балалар әдәбияты:Гомуми белем бирү мәктәпләре ,урта һәм югары педагогик уку йортлары өчен уку әсбабы – Казан: “Тарих”,2009.

2.Рәми И.,Даутов Р. Әдәби сүзлек - Казан:”Татарстсн китап нәшрияты”,2001.

3.Заһидуллина Д.Ф.,Закирҗанов Ә.М.,Гыйлаҗев Т.Ш. Татар әдәбияты .Теория.Тарих. -Казан:”Мәгариф” нәшрияты,2008.

4.Закирҗанов Ә. Сыйныфтан тыш уку дәресләре(6-9 сыйныфлар).Укуытучылар өчен методик кулланма -Казан: ”Мәгариф” нәшрияты,2002.

5.Зәйдулла Р. Татар таҗы .9-12 гасырларда яшәгән олуг кешеләр турында нәни хикәя –Казан: ”Мәгариф” нәшрияты,2004.

6.Гыймадиева Н. Дәрестә һәм дәрестән соң –Казан:”Яңалиф” 2004.

7.Каюмова Г. Татар теле укыту тәҗрибәсеннән –Казан: “Яңалиф”2003.

8.Хатипов Ф. Әдәбият теориясе –Казан :“Раннур”2002.

9.Татар әдәбияты. Бердәм республика имтиханнарына әзерләнү өчен ярдәмлек.-Казан: ”Мәгариф” нәшрияты,2010.

10. Татар урта мәктәпләре өчен әдәбият программалары (5-11 нче сыйныфлар). – Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2010.

11. http://miras.belem.ru/

12.http://gibrahimov.ucoz.ru/

13.http://gabdullatukay.ru/



Предмет буенча планлаштырылган (көтелгән) нәтиҗәләр



Бүлек исеме

Предмет нәтиҗәләре

Метапредмет нәтиҗәләр

Шәхескә бәйле нәтиҗәләр

Укучы өйрәнәчәк

Укучы өйрәнергә мөмкинлек алачак

Халык авыз иҗаты.

Халык авыз иҗаты төрләрен билгели, төзелеше белән таныша.

Уку максатын мөстәкыйль формалаштыра белү, максатка ирешү юлларын билгеләү, эшчәнлек алгоритмын мөстәкыйль төзү.

Фольклор жанрларны, аларга хас үзенчәлекләрне аера белү

Сүз сәнгатен халыкның яшәү рәвешен, рухи кыйммәтләрен саклап калган һәм беркетә килгән хәзинә буларак кабул итү

Мифлар


Әсәрләрнең эчтәлеген белү

Миф жанры турында белемнәргә ия булу

Миф жанрының асылына төшенү, үз фикерен төгәл һәм тулы итеп җиткерә белү

Үзеңдә милли гореф-гадәтләр турында караш булдыру

Татар халык иҗатына хөрмәт хисе, аларны өйрәнү теләге булдыру


Эпик төр жанры буларак хикәя

Әсәрне сәнгатьле итеп укый белү, кыскартып сөйләү.

Хикәяләрне уку, анализлау, хис-кичерешләргә, геройларга бәя бирү, сурәтләү чараларын табу, хикәянең үзенчәлекләрен билгеләп, төшенчә итеп чыгару

Төп образга карата башкаларның фикерен тыңлау, үз фикерең белән чагыштыру, дәлилләү

Хыял дөньяңны баету


Лирик жанрлар: пейзаж лирикасы



Лирик әсәрне анализлау, әдәби алымнарны эзләү

Пейзаж лирикасы; табигать образлары турында мәгълүмат туплау

Фикерләү операцияләреннән файдаланырга өйрәнү тыңлый белү һәм диалогта катнашу, коллектив фикерләшүдә катнашу үз уңышларың/ уңышсызлыкларың турында фикер йөртү

Уку һәм танып- белүгә мотивация

Практик дәрес

Образлар системасын өйрәнү, әдәби алымнар, тел-сурәтләү чараларын билгеләү

Әдәби әсәр. Эчтәлек һәм форма турында мәгълүмат туплау

Әңгәмәне башлый, дәвам итә, тыңлый белү. сиземләү, тою сәләтен үстерү

Уку һәм танып- белүгә мотивация









Төп темалар

Уку-укыту эшчәнлеге

Сәгать саны

1.

Мифлар. Дөньяны үзләштерүнең беренче баскычы буларак мифология



Халык авыз иҗаты турында белемнәрне тирәнәйтү, системалаштыру, халык авыз иҗаты һәм матур әдәбиятның уртак һәм аермалы якларын күрсәтү


3

2.

Практик дәрес. Тема: әдәби әсәр. Эчтәлек һәм форма.

Әдәби әсәр. Эчтәлек һәм форма турында мәгълүмат туплау

2

3.

К.Насыйриның «Әбүгалисина» повесте

Текстны уку, сорауларга җавап бирү, эчтәлеген ачыклау, идеясен билгеләү, әкиятләрне төрләргә аеру, аларның үзенчәлекләрен билгеләү

5

4.

Г.Ибраһимов. «Алмачуар» хикәясе


Әсәр буенча әңгәмә кору, үз мөнәсәбәтләрен белдереп, әкиятнең эчтәлеген сөйләү


5

5.

Г.Рәхим. «Яз әкиятләре» хикәясе


Текстны уку, сорауларга җавап бирү, эчтәлеген ачыклау, идеясен билгеләү, әкиятләрне төрләргә аеру, аларның үзенчәлекләрен билгеләү

2

6.

Дәрдемәнд. «Видагъ»,“Каләмгә хитаб”


Шигырьләрне уку, анализлау, хис-сәбәп бәйләнешен ачыклау, сурәтләү чараларын табу


2

7.

С Рәмиев. «Уку», “Авыл” шигырьләре

Шигырьләрне уку, анализлау, хис-сәбәп бәйләнешен ачыклау, сурәтләү чараларын табу

2

8.

Г.Камал. «Беренче театр» комедиясе

Ак бүре”, “Үги кыз” әкиятләрендәге образларны тикшерү, әңгәмәдә катнашу. “Образ (сурәт)”, “поэтика” төшенчәләрен өйрәнү


4

9.

Г.Тукайның «Исемдә калганнар» истәлеге


Әдәби әкиятләргә мисаллар китерү. Эчтәлекләрен искә төшереп сөйләү. Әкият-уку һәм анализлау. Поэмада вакыйгаларны, төп геройларны күрсәтү

7

10.

Лирик жанрлар: пейзаж лирикасы; табигать образлары.


Пейзаж лирикасы; табигать образлары турында мәгълүмат туплау

2




11.

Һ. Такташ. “Урман”, “Пи-би-бип”, ”Болай гади җыр гына” шигырьләре


Шигырьдәге сурәтләү чараларын табу, аларның әһәмиятен билгеләү

3

12.

И.Газиның «Кояш артыннан киткән тургай” хикәясе.


Әсәр буенча әңгәмә кору, үз мөнәсәбәтләрен белдереп, әсәрнең эчтәлеген сөйләү

3

13.

ДТУ. И.Гази. “Өч Мәхмүт” хикәясе.

Укытучы сөйләвен тыңлау, язучы биографиясе буенча хронологик таблица төзү. Әсәрне уку, биремнәрне үтәү, геройга бәя бирү

1

14.

Р.Батулла. «Имче», “Көчек”,”Чагыр” хикәяләре.


Хикәяләрне уку, анализлау, хис-кичерешләргә, геройларга бәя бирү, сурәтләү чараларын табу, хикәянең үзенчәлекләрен билгеләп, төшенчә итеп чыгару


5

15.

Ф.Яруллинның “Ак төнбоек” хикәясе.


Текстны уку, сорауларга җавап бирү, эчтәлеген ачыклау, идеясен билгеләү, әкиятләрне төрләргә аеру, аларның үзенчәлекләрен билгеләү



3

16.


ДТУ. Ф.Яруллин. “Урман әкияте” хикәясе.


Әсәрне уку, эчтәлеген аңлау, фикер алышу, идеясен билгеләү


1

17.

Р.Миңнуллин шигырьләре


Шигырь тезмәләренең озынлыгын билгеләү; ритм, рифмаларны күзәтү, нәтиҗәләр ясау

3

18.

М.Җәлил. «Сандугач һәм чишмә» балладасы



Шигырьләрне уку, анализлау, хис-сәбәп бәйләнешен ачыклау, сурәтләү чараларын табу

2

19.

ДТУ.М.Җәлил. “Ана бәйрәме” шигыре


Шигырьләрне сәнгатьле итеп уку, төп фикерне аерып чыгару, фикер алышу

1

20.


Илдар Юзеев. “Бакчачы турында баллада”,“Йолдыз кашка турында баллада”.




Шигырьне уку, анализлау, фикер алышу


4

21.


Ә.Фәйзи “Тукай” романы (өзекләр).


Тормыштан алган фикер-карашларга, хис-кичерешләргә нигезләнеп, иҗади эш башкару.

5

22.


ДТУ. Л.Шагыйрьҗан. “Тукай тавышы”

поэмасы.


Шигырь тезмәләренең озынлыгын билгеләү; ритм, рифмаларны күзәтү,

нәтиҗәләр ясау

1



23.

Кабатлау

Дәрестән тыш әдәби әсәрләр уку, аларның эчтәлеген сөйли алу

4


Барлыгы:



70



Дәрес темасы

Планлаштырылган нәтиҗә

Үткәрү вакыты

Шәхескә кагылышлы

Метапредмет

Предмет

план

факт

1

Халык авыз иҗаты Мифлар.

Дөньяны үзләштерүнең беренче баскычы буларак мифология

Сүз сәнгатен халыкның яшәү рәвешен, рухи кыйммәтләрен саклап калган һәм беркетә килгән хәзинә буларак кабул итү

Фольклор жанрларны, аларга хас үзенчәлекләрне аера белү

Миф жанры турында белемнәргә ия булу,

03.09


2

Мифлар белән танышу. «Алып кешеләр», «Җил иясе җил чыгара» мифлары

Үзеңдә милли гореф-гадәтләр турында караш булдыру

Миф жанрының асылына төшенү, үз фикерен төгәл һәм тулы итеп җиткерә белү

әсәрләрнең эчтәлеген белү.

06.09


3

Дөнья халыклары тудырган мифлар һәм татар халкы иҗат иткән мифлар

Татар халык иҗатына хөрмәт хисе, аларны өйрәнү теләге булдыру

Логик фикерләүне үстерү, төп фикерне билгели, аны үз сүзләре белән әйтеп бирә алу

әсәрләрнең эчтәлеген белү.

10.09


4

К.Насыйриның тормыш юлы һәм иҗаты


Аралашу культурасы булдыру, әдәбиятка мәхәббәт тәрбияләү

үз фикерен дәлилле җиткерү, билгеле бер күрсәтмә нигезендә эшли белү

Образлар системасын өйрәнү, әдәби алымнар, тел-сурәтләү чараларын билгеләү.

13.09



5

Практик дәрес. Тема: әдәби әсәр.

Үзаңын булдыру

Әңгәмәне башлый, дәвам итә, тыңлый белү. сиземләү, тою сәләтен үстерү

Образлар системасын өйрәнү, әдәби алымнар, тел-сурәтләү чараларын билгеләү.

17.09


6

К.Насыйриның «Әбүгалисина» повесте

Хыял дөньяңны баету


Төркемнәрдә эшләү күнекмәләрен үстерү, образлы әйтемнәрне таба белү, тексттагы төп фикерне аерып чыгара белү

әсәрләрнең эчтәлеген белү,фантастик әсәр жанры турында мәгълүматлы булу.

20.09


7

К.Насыйриньң «Әбүгалисина» повестен уку, анализ. Хыялый хикәя.

Аралашу культурасы булдыру, әдәбиятка мәхәббәт тәрбияләү

Тема буенча сораулар бирә белү, үз фикерен дәлилле җиткерү, билгеле бер күрсәтмә нигезендә эшли белү

әдәби әйтелеш таләпләрен саклаган хәлдә әсәрне сәнгатьле итеп укый белү, кыскартып сөйләү.

24.09


8

Эпик төр жанры буларак хикәя белән уртаклыгы, аермасы.

Хыял дөньяңны баету


Төп образга карата башкаларның фикерен тыңлау, үз фикерең белән чагыштыру, дәлилләү

әсәрне сәнгатьле итеп укый белу, кыскартып сөйләү.

27.09


9

Тасвирланган вакыйгалар, күренешләр. Төп геройлар, ярдәмче персонажлар, җыелма образлар. Практик дәрес. Образларга чагыштырма бәяләмә бирү

үзеңдә тырышлык сыйфатлары булдыру


Төркемнәрдә эшләү күнекмәләрен үстерү, образлы әйтемнәрне таба белү, тексттагы төп фикерне аерып чыгара белү

әсәрне сәнгатьле итеп укый белү, кыскартып сөйләү.

01.10


10

БСҮ. К.Насыйриның «Әбугалисина» повесте буенча язма эш башкару. “Әбүгалисина белән Әбелхарис язмышыннан мин нинди нәтиҗәләр ясадым? “

Рухи-әхлакый сыйфатлар булдыру

Әсәрне уку, тыңлау һәм анализлау. Нәтиҗәләр ясау.

әдәби әйтелеш таләпләрен саклаган хәлдә әсәрне сәнгатьле итеп укый белу, кыскартып сөйләү.

04.10


11

Г.Ибраһимовның «Алмачуар» хикәясе

Укуга карата теләк-омтылыш, җаваплы караш булдыру

Язучының тормыш һәм иҗат юлларыннан төп фактларны белу. Хикәядәге күтәрелгән проблемаларны аңлый һәм аларга карата үз фикереңне дәлилләп әйтә белү

Г.Ибраһимовның

«Алмачуар» хикәясен уку, анализлау

08.10


12

БСҮ. «Алмачуар» повестеннан өзекне яттан сөйләү.

Аралашу культурасы булдыру, әдәбиятка мәхәббәт тәрбияләү

Текстларны яттан сөйли белү;әсәргә анализ ясый белү


әсәрдән алынган өзекне сәнгатьле итеп яттан сөйли белү

11.10


13

Г.Ибраһимовның «Алмачуар» хикәясен уку, анализ.


үзеңдә тырышлык сыйфатлары булдыру

Төп образга карата башкаларның фикерен тыңлау, үз фикерең белән чагыштыру, дәлилләү

Алмачуар” хикәясен уку, анализлый белү

15.10


14

«Алмачуар» әсәрен өйрәнүне йомгаклау.

Укуга карата теләк-омтылыш, җаваплы караш булдыру

Язучының тормыш һәм иҗат юлларыннан төп фактларны белү. Хикәядәге күтәрелгән проблемаларны аңлый һэм аларга карата үз фикереңне дәлилләп әйтә белү

әсәрне сәнгатьле итеп укый белу, кыскартып сөйләү

18.10


15

Г.Рәхимнең «Яз әкиятләре» хикәясе.

Эпик жанр – хикәя.

Аралашу культурасы булдыру, әдәбиятка мәхәббәт тәрбияләү

Төрле чыганаклардан язучының иҗатын өйрәнә белү

Язучының иҗаты, тормышы турында мәгълүмат алу

22.10


16

Г.Рәхимнең «Яз әкиятләре» хикәясе. Образ, символ, деталь, аллегория. Табигать образы, әйбер образы.Эчтәлек: вакыйга, күренеш, яшерен эчтәлек, контекст.

Рухи-әхлакый сыйфатлар бул- дыру

Үз фикереңне төгәл итеп әйтеп бирү, иптәшеңнең фикерен ишетә белү

әсәргә карата дәлилле рәвештә үз мөнәсәбәтеңне белдерә белү

25.10


17

Дәрдемәнднең

шигырьләре.

«Видагъ», “Каләмгә хитаб”

Уку һәм танып- белүгә битараф булмау

телдән аңлы һәм ирекле сөйләм төзү укытучыдан һәм иптәшеңнән эшчәнлегеңә карата булган бәяләү тибындагы мәгълүматны кабул итә белү

Дәрдемәнднең тәрҗемәи хәле турында мәгълүматлы булу. әсәрнең эчтәлеген аңлау. әсәргә карата дәлилле рәвештә үз мөнәсәбәтеңңне белдерә белү.


29.10


2ЧИРЕК


18

Дәрдемәнднең замандаш шагыйрьләр арасында узенчәлекле урын алган фәлсәфи лирикасы.

Укыганга эмоциональ җавап кайтару

телдән аңлы һәм ирекле сөйләм төзү үз фикереңне булдыра алу уку мәсьәләсен кабул итү һәм саклау

Әсәргә карата дәлилле рәвештә үз мөнәсәбәтеңне белдерә белү.

08.11


19

Сәгыйть Рәмиев – нечкә күңелле лирик.

Уку һәм танып- белүгә мотивация

әсәрдәге вакыйгалар тәртибен ачыклау сыйныфташларың белән хезмәттәшлек итү үз эшчәнлегеңне контрольгә алу

С.Рәмиевнең тормыш юлын аңлау, аның иҗатына лиризм хас булуны төшенү.

12.11


20

С.Рәмиевнең “Уку”, “Авыл”, “Мин” шигырьләре.

Нәрсә белү һәм нәрсә белмәвеңне аңлауның әһәмияте; үз белемеңне үстерүнең зарурлыгын аңлау

фикерләү операцияләреннән файдаланырга өйрәнү тыңлый белү һәм диалогта катнашу, коллектив фикерләшүдә катнашу үз уңышларың/ уңышсызлыкларың турында фикер йөртү

С.Рәмиевнең

Шигырьләренең эчтәлеген аңлау.

15.11


21

Галиәсгар Камал - күренекле драматург. -

Беренче театр”

комедиясе

Иптәшләре белән хезмәттәшлек итә алу

уку китабында орентлашу, шартлы билгеләрен уку үз фикерен әйтә белү үз эшчәнлекләрен анализлый белү

Г.Камалның татар театрын үстерүгә керткән өлөшен аңлау.

19.11


22

Г.Камал “Беренче театр”- көлке ситуациягә корылган вакыйга .

Үз эшчәнлеге нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ формалашу

әдәби әсәрне анализлау алгоритмын үзләштерү тыңлый белү һәм диалогта катнашу, коллектив фикерләшүдә катнашу үз эшчәнлеген бәяләү

әдәби әйтелеш таләпләрен саклаган хәлдә әсәрне сәнгатьле итеп укый, әсәргә карата дәлилле рәвештә үз мөнәсәбәтеңне белдерә белү.

22.11


23

Г.Камал “Беренче театр” комедиясе. Конфликт турында тешенчә

Уку һәм танып- белүгә мотивация

телдән аңлы һәм ирекле сөйләм төзү укытучыдан һәм иптәшеңнән эшчәнлегеңә карата булган бәяләү тибындагы мәгълүматны кабул итә белү тыңлый һәм диалогка керә белү


әсәрнең эчтәлеген һәм ни өчен комедия икәнен аңлау, комедия турындагы белемнәрне киңәйтү. Төп образларның үзенчәлекле сый- фатларын белү. Искелек гәүдәләнеше буларак Хәмзә образына бәя бирә алу.

26.11


24

Хикәяләү һәм шигъри сөйләмнән аермалы буларак, әсәр теленең диалог һәм монологларга корылган булуы.

Эмоцияләрен сәнгатьле укуда чагылдыру

фикерләү операцияләреннән файдаланырга өйрәнү сыйныфташларың белән хезмәттәшлек итү үз эшчәнлеген бәяләү

Төп образларның үзенчәлекле сыйфатларын белү.

29.11


25

Г.Тукайның «Исемдә калганнар» истәлеге.

Уку һәм танып- белүгә мотивация

логик гамәлләр куллану: чагыштыру, гомумиләштерү, аналогия, анализ һәм синтез үз фикерен әйтә белү үз эшчәнлекләрен анализлый белү

Г.Тукай биографияен тагын бер кат искә төшерү, ныгыту. әсәр эчтәлеге аша Тукай язмышының төрле борылышларга бай булуын, бу борылышларның халык язмышына бәйлелеген күрсәткән ситуация һәм вакыйгаларны аңлау һәм аңлата белү.













03.12


26

Г.Тукайның «Исемдә калганнар» истәлеге. Автобиографик әсәр.








Уку эшчәнлеге барышында сыйныфташлары белән хезмәттәшлек итү

уку китабында орентлашу, шартлы билгеләрен уку тыңлый белү һәм диалогта катнашу, коллектив фикерләшүдә катнашу уку эшчәнлеге максатын кабул итү, аңа ирешергә омтылу

06.12


27

Г.Тукайның «Исемдә калганнар» әсәрен өйрәнүне дәвам иттерү





Уку һәм танып- белүгә мотивация

әдәби әсәрне анализлау алгоритмын үзләштерү тыңлый белү һәм диалогта катнашу, коллектив фикерләшүдә катнашу үз эшчәнлеген бәяләү

10.12


28

Г.Тукайның «Исемдә калганнар» әсәрен

өйрәнүне дәвам иттерү








Уку һәм танып- белүгә мотивация

телдән аңлы һәм ирекле сөйләм төзү укытучыдан һәм иптәшеңнән эшчәнлегеңә карата булган бәяләү тибындагы мәгълүматны кабул итә белү тыңлый һәм диалогка керә белү

13.12


29

Г.Тукайның «Исемдә калганнар» әсәрен өйрәнүне йомгаклау.

Уку эшчәнлеге барышында сыйныфташлары белән хезмәттәшлек итү

телдән аңлы һәм ирекле сөйләм төзү укытучыдан һәм иптәшеңнән эшчәнлегеңә карата булган бәяләү тибындагы мәгълүматны кабул итә белү

17.12


30

БСҮ. Сочинение.

Бәләкәй Апуш ничек зур Тукай булды?”

Үз эшчәнлеге нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ формалашу

телдән аңлы һәм ирекле сөйләм төзү үз фикереңне булдыра алу уку мәсьәләсен кабул итү һәм саклау


20.12


31

БСҮ.Сочинениеләрне бергәләп уку, тикшерү. Хаталар өстендә эш.

Укыганга эмоциональ җавап кайтару

әсәрдәге вакыйгалар тәртибен ачыклау сыйныфташларың белән хезмәттәшлек итү үз эшчәнлегеңне контрольгә алу

Бәйләнешле текст төзү күнекмәсе алу.

24.12


3ЧИРЕК

32

Практик дәрес.Тема:

Лирик әсәрне анализлау.

Уку һәм танып- белүгә мотивация

фикерләү операцияләреннән файдаланырга өйрәнү тыңлый белү һәм диалогта катнашу, коллектив фикерләшүдә катнашу үз уңышларың/ уңышсызлыкларың турында фикер йөртү

Лирик әсәрне анализлау, әдәби алымнарны эзләү.

10.01


33

Практик дәрес. әдәби алымнар: кабатлау, янәшәлек, каршы кую, Тел- стиль чаралары (лексик, стилистик, фонетик чаралар һәм троплар)

Уку һәм танып- белүгә мотивация

уку китабында орентлашу, шартлы билгеләрен уку үз фикерен әйтә белү үз эшчәнлекләрен анализлый белү

Тел-стиль чараларын (лексик, стилистик, фонетик чаралар һәм троплар) табу күнекмәләре.

14.01


34

Һ. Такташ - батыр йөрәкле әдип.

Нәрсә белү һәм нәрсә белмәвеңне аңлауның әһәмияте; үз белемеңне үстерүнең зарурлыгын аңлау

әдәби әсәрне анализлау алгоритмын үзләштерү тыңлый белү һәм диалогта катнашу, коллектив фикерләшүдә катнашу үз эшчәнлеген бәяләү

әдипнец тормыш юлына карата соклану хисләрен белдерә алу.

17.01


35

Һ. Такташ «Пи-би-бип» шигыре.

Уку һәм танып- белүгә мотивация

телдән аңлы һәм ирекле сөйләм төзү укытучыдан һәм иптәшеңнән эшчәнлегеңә карата булган бәяләү тибындагы мәгълүматны кабул итә белү тыңлый һәм диалогка керә белү

Шагыйрьнец биографиясен тагы искә төшеру, ныгыту.

21.01


36

Һ.Такташ. “Урман” , ”Болай гади җыр гына”.

Уку эшчәнлеге барышында сыйныфташ лары белән хезмәттәшлек итү

фикерләү операцияләреннән файдаланырга өйрәнү сыйныфташларың белән хезмәттәшлек итү үз эшчәнлеген бәяләү

Мөстәкыйль уку һәм анализлау алымнарына төшенү.

24.01


37

Һ.Такташ шигырьләрендә лирик герой, образлар системасы, сурәтләү чаралары.





Укыганга эмоциональ җавап кайтару

логик гамәлләр куллану: чагыштыру, гомумиләштерү, аналогия, анализ һәм синтез үз фикерен әйтә белү үз эшчәнлекләрен анализлый белү

Мөстәкыйль уку һәм анализлау алымнарына төшену.

28.01


38

И.Газиның «Кояш артыннан киткән тургай” хикәясе.









Уку эшчәнлеге барышында сыйныфташ лары белән хезмәттәшлек итү

уку китабында орентлашу, шартлы билгеләрен уку тыңлый белү һәм диалогта катнашу, коллектив фикерләшүдә катнашу уку эшчәнлеге максатын кабул итү, аңа ирешергә омтылу

әдипнең иҗат

үзенчәлекләрен өйрәнү.

31.01


39

Хикәя төзелеше.

Уку һәм танып- белүгә битараф булмау

әдәби әсәрне анализлау алгоритмын үзләштерү тыңлый белү һәм диалогта катнашу, коллектив фикерләшүдә катнашу үз эшчәнлеген бәяләү

әсәр төзелеше турында белемнәрне кулланырга өйрәнү.




04.02


40

«Кояш артыннан киткән тургай” хикәясендә сурәтләү обьекты, хикәяләүче образы, сурәтләү алымнары.





Укыганга эмоциональ җавап кайтару

телдән аңлы һәм ирекле сөйләм төзү укытучыдан һәм иптәшеңнән эшчәнлегеңә карата булган бәяләү тибындагы мәгълүматны кабул итә белү

әсәрнең эчтәлеген аңлауга ирешү.

07.02


41

ДТУ. И.Гази. “Өч

Мәхмут” хикәясе.

Уку һәм танып- белүгә мотивация

телдән аңлы һәм ирекле сөйләм төзү укытучыдан һәм иптәшеңнән эшчәнлегеңә карата булган бәяләү тибындагы мәгълүматны кабул итә белү тыңлый һәм диалогка керә белү

Мөстәкыйль уку һәм анализлау алымнарына төшенү.









11.02


42

Р.Батулланың «Имче» хикәясе.

Нәрсә белү һәм нәрсә белмәвеңне аңлауның әһәмияте; үз белемеңне үстерүнең зарурлыгын аңлау

телдән аңлы һәм ирекле сөйләм төзү үз фикереңне булдыра алу уку мәсьәләсен кабул итү һәм саклау

әсәрнең эчтәлеген аңлауга ирешү.

14.02


43

Р.Батулланың «Имче» әсәрен анализлау.

Иптәшләре белән хезмәттәш лек итә алу

әсәрдәге вакыйгалар тәртибен ачыклау сыйныфташларың белән хезмәттәшлек итү үз эшчәнлегеңне контрольгә алу

әсәр герое турында тешен- чәне үзләштерү. өзек геро- еның шуклыгы, хаталары, холкы турында фикер йөртә белү.

18.02


44

Р.Батулланың «Көчек» әсәре.

Үз эшчәнлеге нәтиҗәлә рен яхшыртуга ихтыяҗ формалашу

фикерләү операцияләреннән файдаланырга өйрәнү тыңлый белү һәм диалогта катнашу, коллектив фикерләшүдә катнашу үз уңышларың/ уңышсызлыкларың турында фикер йөртү

әсәрдә тема-проблема чишелешен бирудә автор ысулы.

21.02


45

Р.Батулланың «Чагыр» әсәрен анализлау.

Уку һәм танып- белүгә мотивация

уку китабында орентлашу, шартлы билгеләрен уку үз фикерен әйтә белү үз эшчәнлекләрен анализлый белү

Үзәк геройның холкы турында фикер йөртә белү.

25.02


46

БСҮ. Р.Батулланыц

«Имче» әсәренә нигезләнеп сочинение язу.

Эмоцияләрен сәнгатьле укуда чагылдыру

әдәби әсәрне анализлау алгоритмын үзләштерү тыңлый белү һәм диалогта катнашу, коллектив фикерләшүдә катнашу үз эшчәнлеген бәяләү

әдәби телнең нормаларына нигезләнеп, кирәкле темага телдэн һәм язмача бәйләнешле текст төзу кунекмәсенә ия булу.

28.02


47

Ф.Яруллинның “Ак төнбоек” хикәясе.

Уку һәм танып- белүгә мотивация

телдән аңлы һәм ирекле сөйләм төзү укытучыдан һәм иптәшеңнән эшчәнлегеңә карата булган бәяләү тибындагы мәгълүматны кабул итә белү

Үзәк геройның холкы турында фикер йөртә белү.

04.03


48

Вакыйга, геройлар. Конфликт һәм сюжет этаплары.

Эмоцияләрен сәнгатьле укуда чагылдыру

Фикерләү

операцияләреннән файдаланырга өйрәнү сыйныфташларың белән хезмәттәшлек итү үз эшчәнлеген бәяләү

әсәрдә тема-проблема чишелешен бирүдә автор ысулын билгеләү.

07.03


49

Ф.Яруллинныц “Ак тенбоек” хикәясендә хикәяләү алымнары.

Уку эшчәнлеге барышында сыйныфташ лары белән хезмәттәшлек итү

логик гамәлләр куллану: чагыштыру, гомумиләштерү, аналогия, анализ һәм синтез үз фикерен әйтә белү үз эшчәнлекләрен анализлый белү

әсәр герое турында төшенчәне узләштеру. Узәк героеның хаталары, холкы турында фикер йөртә белү.

11.03


50

ДТУ. Ф.Яруллин.

Урман әкияте” хикәясе.

Уку һәм танып- белүгә мотивация

уку китабында орентлашу, шартлы билгеләрен уку тыңлый белү һәм диалогта катнашу, коллектив фикерләшүдә катнашу

әсәрдә тема-проблема чишелешен бирудә автор ысулын билгеләү.

14.03


51

Р.Миңнуллин шигырьләре.

Шундый минем туган ягым”, “Кайтыйк ла узебезгэ! ”шигырьләрендә тема уртаклыгы.



Укыганга эмоциональ җавап кайтару

әдәби әсәрне анализлау алгоритмын үзләштерү тыңлый белү һәм диалогта катнашу, коллектив фикерләшүдә катнашу үз эшчәнлеген бәяләү

Тематикасын билгеләү, язу үзенчәлекләрен ачыклау.

18.03


4ЧИРЕК

52

Энекәш кирәк миңа!”, “әни, мин көчек күрдем” шигырьләрендә образлар бирелеше.

Укымышлы ябалак янында 4сәг.

телдән аңлы һәм ирекле сөйләм төзү укытучыдан һәм иптәшеңнән эшчәнлегеңә карата булган бәяләү тибындагы мәгълүматны кабул итә белү

әсәр герое турында төшенчәне үзләштерү. Узәк героеның хаталары, холкы турында фикер йөртә белү.

01.04


53

Р.Миңнуллин шигырьләрендә балачакны гәүдәләндергән образлар.







Үзеңнең эш-гамәлләреңне кабул ителгән кагыйдәләр нормасы белән туры китерү

телдән аңлы һәм ирекле сөйләм төзү укытучыдан һәм иптәшеңнән эшчәнлегеңә карата булган бәяләү тибындагы мәгълүматны кабул итә белү

Мөстәкыйль уку һәм анализлау алымнарына төшенү.

04.04


54

М.Җәлил. «Сандугач һәм чишмә»

балладасы.

Үз уңышларың

(уңышсызлыкларың) ның сәбәпләре турында фикер йөртә алу

телдән аңлы һәм ирекле сөйләм төзү үз фикереңне булдыра алу уку мәсьәләсен кабул итү һәм саклау

Символик образлар бирелешен ачыклау, баллада жанрына хас сыйфатларны билгеләү.



08.04


55

М.Җәлилнең тормыш юлы белән танышу, иҗаты турында гомуми мәгълүмат бирү.

Уку һәм танып- белүгә мотивация

әсәрдәге вакыйгалар тәртибен ачыклау сыйныфташларың белән хезмәттәшлек итү үз эшчәнлегеңне контрольгә алу

Баллада турында башлангыч мәгълуматлы булу, әсәр белән таныш булу, балладага анализ ясау тәртибе белән таныш булу.

11.04


56

ДТУ.М.Җәлил. “Ана бәйрәме” шигыре

Тырышлык һәм хезмәт сөючәнлек кә бәйләп, укудагы уңышлары(уңышсызлыклары) турында бәя бирү

фикерләү операцияләреннән файдаланырга өйрәнү тыңлый белү һәм диалогта катнашу, коллектив фикерләшүдә катнашу үз уңышларың/ уңышсызлыкларың турында фикер йөртү

Образлар бирелешен ачыклау, баллада жанрына хас сыйфатларны билгеләү.

15.04


57

Илдар Юзеев.

Бакчачы турында баллада”.

Аю өнендә 4сәг.

уку китабында орентлашу, шартлы билгеләрен уку үз фикерен әйтә белү үз эшчәнлекләрен анализлый белү

Баллада турында мәгълуматларны тулыландыру , балладага анализ ясау күнекмәсен камилләштерү.


18.04


58

Илдар Юзеев. “Иолдыз кашка турында баллада”.

Уку эшчәнлеге барышында сыйныфташлары белән хезмәттәшлек итү

әдәби әсәрне анализлау алгоритмын үзләштерү КУУГ: тыңлый белү һәм диалогта катнашу, коллектив фикерләшүдә катнашу үз эшчәнлеген бәяләү

Символик образлар бирелешен ачыклау, баллада жанрына хас сыйфатларны билгеләү.

22.04


59

Баллада- лиро-эпик жанрдагы әсәр. Аның тел үзенчәлекләре.

Уку һәм танып- белүгә мотивация

телдән аңлы һәм ирекле сөйләм төзү укытучыдан һәм иптәшеңнән эшчәнлегеңә карата булган бәяләү тибындагы мәгълүматны кабул итә белү тыңлый һәм диалогка керә белү


Образлар системасы: табигать, тереклек, кеше образ- ларының эстетик мәгънәләре, роле. Кискен каршылыкка, уйланмалылыкка корылган булу, вакыйгалар хәрәкәте һәм конфликтның үзенчәлекле чишелеше.

25.04


60

Бсү. Сочинение. Табигать образларында кеше характерыныц сыйфатлары (Г.Рәхимнең “Яз әкиятләре”, мәсәлләр һәм балладалар мисалында).


Уку һәм танып- белүгә мотивация

фикерләү операцияләреннән файдаланырга өйрәнү сыйныфташларың белән хезмәттәшлек итү үз эшчәнлеген бәяләү

әдәби телнең нормаларына нигезләнеп, кирәкле темага телдән һәм язмача бәйләнешле текст төзу күнекмәсенә ия булу.

29.04


61

Әәйзи иҗаты.

Укуның кирәклеген, системалы укуның мөһимлеген аңлыйлау

логик гамәлләр куллану: чагыштыру, гомумиләштерү, аналогия, анализ һәм синтез үз фикерен әйтә белү үз эшчәнлекләрен анализлый белү

Язучы иҗаты турында мәгълүмат бирү.

02.05


62

Тукайның тормыш юлын өйрәнү һәм романның язылу тарихы.

Күрү ноктасы 21сәг.

уку китабында орентлашу, шартлы билгеләрен уку тыңлый белү һәм диалогта катнашу, коллектив фикерләшүдә катнашу

Язучы турында мәгълүматлы булу.

06.05


63

Әәйзи “Тукай” романы (өзекләр).

Тырышлык һәм хезмәт сөючәнлек кә бәйләп, укудагы уңышлары(уңышсызлыклары) турында бәя бирү

әдәби әсәрне анализлау алгоритмын үзләштерү тыңлый белү һәм диалогта катнашу, коллектив фикерләшүдә катнашу үз эшчәнлеген бәяләү

Исемдә калганнар” әсәре һәм Г. Тукайның тулы биографиясе белән бәйләп нәтиҗәләр ясау.


09.05


64

Әәйзи “Тукай” романында теп образ бирелеше.


Эмоцияләрен сәнгатьле укуда чагылдыру

телдән аңлы һәм ирекле сөйләм төзү укытучыдан һәм иптәшеңнән эшчәнлегеңә карата булган бәяләү тибындагы мәгълүматны кабул итә белү

Исемдә калганнар” әсәре һәм Г. Тукайның тулы биографиясе белән бәйләп нәтиҗәләр ясау.



13.05


65

Тукай” романына анализ.

Уку эшчәнлеге барышында сыйныфташ лары белән хезмәттәшлек итү

телдән аңлы һәм ирекле сөйләм төзү укытучыдан һәм иптәшеңнән эшчәнлегеңә карата булган бәяләү тибындагы мәгълүматны кабул итә белү

Г.Тукайныц биографиясе белән бәйләп нәтиҗәләр ясау.

16.05


66

ДТУ. Л.Шагыйрьҗан. “Тукай тавышы” поэмасы.

Уку һәм танып- белүгә мотивация

логик гамәлләр куллану: чагыштыру, гомумиләштерү, аналогия, анализ һәм синтез үз фикерен әйтә белү үз эшчәнлекләрен анализлый белү

Жанр үзенчәлеге турында мәгълүматлы булу.

20.05


67

БСҮ. Сочинение

Габдулла Тукай образын гәудәләндергән сәнгать әсәрләре.

Укыганга эмоциональ җавап кайтару

уку китабында орентлашу, шартлы билгеләрен уку тыңлый белү һәм диалогта катнашу, коллектив фикерләшүдә катнашу уку эшчәнлеге максатын кабул итү

әдәби телнең нормаларына нигезләнеп, кирәкле темага телдән һәм язмача бәйләнешле текст төзу күнекмәсенә ия булу.




23.05


68

Арадаш аттестация эше. Тестлар башкару.

Укымышлы ябалак янында 4сәг.

әдәби әсәрне анализлау алгоритмын үзләштерү тыңлый белү һәм диалогта катнашу, коллектив фикерләшүдә катнашу үз эшчәнлеген бәяләү

Тулы курс буенча белемнәрне барлау.

27.05


69

Б/с. Хаталар өстендә эш.

Үзеңнең эш-гамәлләреңне кабул ителгән кагыйдәләр нормасы белән туры китерү

телдән аңлы һәм ирекле сөйләм төзү укытучыдан һәм иптәшеңнән эшчәнлегеңә карата булган бәяләү тибындагы мәгълүматны кабул итә белү

Белемнәрне барлау, хаталарны бетеру өстендә эшләү.







30.05


70

Ел буена утелгән материалны гомумиләштереп кабатлау.

Үз уңышларың

(уңышсызлыкларың) ның сәбәпләре турында фикер йөртә алу

логик гамәлләр куллану: чагыштыру, гомумиләштерү, аналогия, анализ һәм синтез үз фикерен әйтә белү үз эшчәнлекләрен анализлый белү

Гамәли дәрес.

31.05





КАЛЕНДАРЬ-ТЕМАТИК ПЛАН




57 вебинаров для учителей на разные темы
ПЕРЕЙТИ к бесплатному просмотру
(заказ свидетельства о просмотре - только до 11 декабря)


Автор
Дата добавления 28.11.2016
Раздел Классному руководителю
Подраздел Рабочие программы
Просмотров5
Номер материала ДБ-398462
Получить свидетельство о публикации

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх