Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Начальные классы / Рабочие программы / Рабочая программа по татарскому языку для 4 класса

Рабочая программа по татарскому языку для 4 класса

  • Начальные классы

Поделитесь материалом с коллегами:

Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы “Олы Әтнә урта гомуми белем бирү мәктәбе”

муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе



«Каралды» «Килешенде» «Расланды»

ММБ җитәкчесе Уку-укыту эшләре буенча Мәктәп директоры

____/Сәмигуллина Л.Ә.../ директор урынбасары ____/Рәхимҗанова Г.И../

Протокол № 1 _____/Сабирҗанова Г.Э../ Приказ №1 31.08.2016

27.08 2016 ел. 29.08 2016ел.



4нче сыйныф өчен

татар теленнән

эш программасы

Галиева Миләүшә Абдулла кызы кызы

югары категорияле укытучы











Программаны үзләштерүдән көтелгән нәтиҗәләр.

Программа белән эшләүнең төп максаты – 4 нче сыйныф ахырына планлаштырылган (яки көтелгән) нәтиҗәләргә ирешү. Алар түбәндәгеләр:

шәхси нәтиҗәләр: укучының өйрәнгән предметы (татар теле) буенча алган белем һәм күнекмәләре аның шәхес булып формалашуы өчен нигез була ала.

төрле предметларны өйрәнү белән бәйле предметара яки универсаль нәтиҗәләр танып белү һәм аралашу өлкәсенә карый. Татар теле дәресләрендә укучыларның рус теленнән алган белем һәм күнекмәләре дә ярдәмгә килә. Мондый нәтиҗәләр телнең төрле бүлекләрен үткәндә дә, аралашканда да күренә;

аерым предметны (татар телен) өйрәнү нәтиҗәләре шушы өлкәгә караган белемгә ия булуны, аны үзгәртеп (яки үзгәртмичә) гамәлдә куллана белүне күз уңында тота.

Башлангыч мәктәптә татар телен өйрәнүгә нигез салына. Татар теленнән гомуми башлангыч белем бирү (1–4 сыйныфлар) баскычында укучылар телне аралашу чарасы һәм милли мәдәниятнең чагылышы буларак аңларга өйрәнәләр, татар теленең милли-мәдәни үзенчәлегенә төшенәләр. Татар теле укучыларның иҗади һәм мөстәкыйль фикерли алу мөмкинлекләрен үстерү, үз фикерләрен дәлилләргә күнектерү өчен нигез булып тора. Татар телен өйрәнү вакытында укучылар телдән һәм язма аралашу мөмкинлегенә ия булалар һәм телне, уку биремнәрен үтәү максатыннан чыгып, кирәкле мәгълүматны төрле чыганаклардан эзләп табу өчен кулланырга өйрәнәләр.

Башлангыч мәктәпнең гомуми белем бирү программасын үзләштерүче укучыларда телдән һәм язма сөйләмгә карата, кешенең гомуми культурасы күрсәткече буларак, уңай караш формалаша. Укучылар татар әдәби теленең төрле нормалары (орфоэпик, лексик һәм грамматик), сөйләм әдәбе кагыйдәләре турында башлангыч белем алалар, аралашу вакытында куелган максат, бурыч һәм чаралардан чыгып, өйрәнгән материалны кулланырга өйрәнәләр, бу, катлаулы булмаган монологик сөйләм һәм язма текстлар төзегәндә, коммуникатив бурычларны уңышлы үтәү өчен, туры килгән тел чараларын сайлау өчен нигез булып тора.

Балаларда кара-каршы сөйләшүдә уңышлы катнашу өчен кирәк булган дәрәҗәдә эш күнекмәләре формалаша: әңгәмәдәшең фикерен искә алу, аралашканда төрле фикерләрне һәм үз фикереңне, үз карашыңны төгәл белдерергә омтылу, сораулар бирә белү.

Башлангыч белем бирү баскычында укучылар:

хатасыз язу культура дәрәҗәсенең бер күрсәткече булуын аңлый;

татар теленең авазларын һәм хәрефләрен, аларның әйтелеш һәм язылыш үзенчәлеләрен өйрәнә;

үзе төзегән һәм тәкъдим ителгән текстларны язганда, орфография һәм тыныш билгеләрен дөрес кую кагыйдәләрен өйрәнелгән күләмдә куллана һәм язылганнарны тикшерә ала;

татар теленең системасы һәм төзелеше турында башлангыч мәгълүмат ала: тел белеме бүлекләре – фонетика, графика, лексикология, сүз төзелеше һәм сүз ясалышы, морфология һәм синтаксис белән таныша, курс эчтәлеге күләмендә аваз, хәреф, сүз кисәге, җөмлә кисәге, сүз төркеме һәм гади җөмлә кебек тел берәмлекләрен таба белергә, аларны үзара чагыштырырга, үзенчәлекле билгеләрен табарга өйрәнә.

Башлангыч белем алу нәтиҗәсендә укучыларда яңа материал белән кызыксыну уяна, танып-белү эшчәнлеге телне өйрәнүнең алдагы яңа баскычына нигез сала.

Укучыларның белем һәм күнекмәләренә таләпләр:

Укучылар белергә тиеш:

*кушма һәм парлы сүз; тамыр һәм ясалма сүзләр;

* өйрәнелгән сүз төркемнәрен һәм аларның билгеләрен: исем, сыйфат, фигыль, зат алмашлыклары,кисәкчә;

* Җөмләнең баш кисәкләре; ия һәм хәбәр;

* Җөмлә кисәкләренең тиңдәшләнеп килүе.

Укучылар башкара алырга тиеш:

* Үтелгән орфограммаларны (калын һәм нечкә сузыклар, яңгырау һәм саңгырау тартыклар, парсыз тартыклар, нечкәлек һәм аеру, калынлык һәм аеру билгеләре, кушма һәм парлы сүзләр, тамырда авазлар чиратлашуы, кисәкчәләр) таба һәм аларның язылышын кагыйдәләргә нигезләнеп аңлата белү;

* Үтелгән орфограммалар кергән 75-80 сүзле текстны, җөмлә ахырында тиешле тыныш билгеләрен куеп, диктант итеп язу; текстларны грамоталы һәм каллиграфик дөрес итеп күчереп язу;тиңдәш кисәкләр янында тыныш билгеләрен дөрес кую;

* дөнья, болыт тибындагы сүзләргә фонетик анализ ясау;

* Сүзләрне төзелеше ягыннан тикшерү (тамыр һәм кушымчаларны аеру; кушымчаларның төрен билгеләү; тамыр, ясалма, кушма һәм парлы сүзләрне аерып күрсәтү);

* Сүз төркемнәрен һәм аларның грамматик билгеләрен тану, аеру (исемнең санын, килешен, фигыльнең затын, заманын): исемнәрнең сан, килеш кушымчасын билгеләү, сыйфатның дәрәҗәләрен аеру, фигыльнең зат-санын. Заманын күрсәтү;

* Тиңдәш кисәкле җөмләгә синтаксик анализ ясау, тиңдәш кисәкле җөмләләрне сөйләмдә куллану;

* Текстның темасын, төп фикерен билгеләү;

* темага һәм төп фикергә таянып, текстка исем


Укытуның курс эчтәлеге.

1.1-3 сыйныфларда үткәннәрне кабатлау.

Аваз һәм хәреф. Сузык һәм тартык авазлар.Иҗек.Сүзләрне юлдан юлга күчерү. ь,ъ хәрефләре кергән сүзләрне дөрес уку һәм язуЯнәшә килгән бертөрле аваз хәрефләре булган сүзләр.Алфавит. Алфавитның әһәмияте.Сүзлекләр белән эш.Сингармонизм законы турында беренче күзаллау.

2. Сүз. Телнең сүзлек байлыгы.Сүзнең лексик мәгънәсе .

Сүз. Телнең сүзлек байлыгы. Тотрыклы сүзтезмәләр, омоним, синоним антоним,фрозеологик әйтелмәләр сүзлеге белән эш. Күп мәгнәле сүзләр. Искергән һәм яңа сүзләр

3. Сүз төзелеше.

Кушымча.Кушымчаларның төрләре.Кушымчаларның ясагыч һәм төрләндергеч буенча ясалышы(кушма, парлы сүзләр)

4. Сүз төркемнәре . Исем

Исем. Мәгънәсе, сораулары. Җөмләдәге роле Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр Ялгызлык исемнәрдә баш хәреф

Берлек һәм күплек сан формалары. Исемнәрнең килеш һәм тартым белән төрләнеше.

5. Фигыль –

Мәгънәсе. Сораулары. Барлык, юклык формалары Зат-сан белән төрләнүе. Хәзерге, үткән, киләчәк заманнар. Фигыльләрнең күп мәгънәлеге.

Боерык фигыль. Фигыльнең нигезе дифтонгка тәмамлануы. (сау-савыйм, савыйк, савыгыз)

6. Сыйфат - .

Мәгънәсе,сораулары. Җөмләдә роле. Сөйләмдә әһәмияте. Сыйфат дәрәҗәләре, сыйфатның җөмләдәге роле. (аергыч, хәбәр)

7. Алмашлык -Зат алмашлыклары. Җөмләдәге һәм текстагы роле. Сорау алмашлыклары.Килеш белән төрләнеше, дөрес язылышы.

8. Сан

Санның билгеләмәсе, сорауларымикдар саны, тәртип саны.

9. Рәвеш Лексик-грамматик яктан эш-хәлнең билгесен белдерүе.Аның төрләнмәве.Төп синтаксик функциясе – хәл.

10. Кисәкчәләр. Да. дә. гына , генә. Та, тә, ук, үк, кына ,кенә кисәкчәләре. Сөйләмдәге роле. Аларның җөмләгә төрле төсмер өстәве.

11. Бәйлекләр Төрле килешләрдә исемнәрнең һәм зат алмашлыкларының бәйлекләр белән килүенә йомгак ясау, системалаштыру.

12. Җөмлә. Сүзтезмә

Сүзтезмә һәм тезмә сүзләр арасындагы аерманы аңлату, сүзтезмәдәге иярүче һәм ияртүче сүз турында белемнәрне тирәнәйтү

13. Җөмләнең баш кисәкләре. Ия һәм хәбәр.

Җөмләнең баш кисәкләре.

14. Җыйнак һәм җәенке җөмләләр. Җыйнак һәм җәенке җөмләләрне аеру.

15. Җөмләнең иярчен кисәкләре Аергыч Аергычка билгеләмәне һәм аның белдерүен аңлату.

16. Җөмләнең тиңдәш кисәкләре.

Җөмләдә сүзләр бәйләнеше. Җөмләнең тиңдәш кисәкләрен һәм тиңдәш кисәкләрнең узара санау интонациясен, теркәгечләр ярдәмендә бәйләнеше.Тиңдәш кисәкләр янында тыныш билгеләре.

17 .Эндәш сүзләр. Эндәш сүзләр һәм алар янында тыныш билгеләре.

18. Гади һәм кушма җөмлә.

Тезмә кушма җөмләләрдә һәм, ә, ләкин, әмма теркәгечләре, алар янында тыныш билгеләре.

Төп бүлекләр

Контроль эшләр:

Диктант - 7 (3+4)

Күчереп язу – 2 (1+1)

Изложение – 2 (1+1)


Календарь-тематик план

Дәрес оештыру формалары: яңа тема аңлату, кабатлау, ныгыту, контроль.

Уку эшчәнлегенең төп төрләре: сүзлек диктанты, күрмә-ишетмә диктант, искәртмәле диктант, сайланма диктант, аңлатмалы диктант, ирекле диктант, иҗади диктант, тест, изложение, хәтер диктанты, хикәя төзү, контроль диктант

п/п



Тема эчтәлеге


Үткәрү вакыты

Искәр-

мә


Кален.

фактик



1-3 нче сыйныфларда үткәннәрне кабатлау (7сәг.)


1

1

Авазлар һәм хәрефләр. Бәйләнешле сөйләм телен үстерү “1 нче сентябрь – Белем бәйрәме.

.

Авазларга характеристика бирә ,хикәяләү тибындагы текст төзи белү

1.09




2


1


Иҗек – әйтелешнең иң кечкенә берәмлеге. Дифтонг.

Сүзләрне дөрес итеп иҗекләргә бүлә, тамырда авазлар чиратлашуын белү

3.09





3

1


Авазлар кушылмасыннан торучы я, ю, е, ё хәрефләре һәм аларның дөрес язылышы.

Калын һәм нечкә сузыклар. Татар теленең үзенчәлекле сузыклары. Татар һәм рус теллә рендә бу сүзыкларның әйтелеш үзенчәлекләре,рәт һәм ирен гармониясе

Я. Ю, е, ё хәрефләре кергән сүзләрне дөрес яза белү

5.09





4

1


Кереш контроль диктанты. Сингармонизм законы

Татар телендә сингармонизм законын куллана белү

8.09




5

1

Ике төрле аваз белдерүче в, к, г хәрефләре. Хаталар өстендә эш

Яңгырау һәм саңгырау тартыклар. Татар теленең үзенчәлекле тартыклары, аларның дөрес язылышы. [w], [гъ], [къ], [к], [г] тартыкларын дөрес әйтү, аларны белдерә торган хәрефләрнең язылышы

В, к, г хәрефләре кергән сүзләрне дөрес яза белү

10.09




6

1

Сүзләргә аваз-хәреф анализы ясау тәртибе.Сүз басымы

фонетик анализ ясауны искә төшерү.

15.09




7

1

Сүзләрне юлдан-юлга күчерү тәртибе.

Грамоталылык дәрәҗәсен тикшерү Сүзләрне юлдан-юлга күчерү кагыйдәләрен белү

17.09




Сүз. Телнең сүзлек байлыгы ( 11 сәг )



8

1


Сүзнең лексик мәгънәсе

Сүзләрнең мәгънәләрен аңлату

телнең лексик составы” төшенчәсен, сүзләрнең мәгънәләрен аңлата белү

19.09




9

1

Алынма сүзләр

Сүзлекләрнең төрен, алар белән эшләү тәртибенә өйрәнү

22.09




10

1

Бер мәгънәле сүзләр

Сүзләрнең мәгънәләрен ачыклау Күп мәгънәле сүзләрне сөйләмдә дөрес куллана белү

24.09




11

1

Күп мәгънәле сүзләр

Сүзнең туры һәм күчерелмә мәгънәсен аера белү, сөйләмдә дөрес куллану



12

1

Тотрыклы сүзтезмәләр

Сүзнең мәгънәсен текст буенча яки аңлатмалы сүзлек ярдәмендә ачып бирү.

26.09




13

1

Омонимнар

Синоним, антоним һәм омонимнар танып-белү, куллана белү, аера, сөйләмдә куллана белү

29.09




14

1

Синонимнар

Синоним, антоним һәм омонимнар танып-белү, куллана белү, аера, сөйләмдә куллана белү

1.10





15


1

Антонимнар

Синоним, антоним һәм омонимнар танып-белү, куллана белү, аера, сөйләмдә куллана белү

3.10





16


1


Грамматик биремле контроль диктант№ 1. Лексика.

Дөрес язу күнекмәләре булдыру

өйрәнелгән орфограммалар кергән текстны хатасыз итеп яза белү

6.10




17



1

Хаталар өстендә эш. Синонимнар.

Кагыйдәләргә нигезләнеп сүзләрнең дөрес язылышын аңлата белү

8.10





18

1


Кабатлау. Лексика темасы буенча тест.

Сүзләрнең мәгънәләрен ачыклау Аңлатмалы сүзлек ярдәмендә сүзләрнең мәгънәләрен ачыклый белү

10.10




Сүз төзелеше (9 сәг)


19

1

Тамыр һәм кушымча

Татар телендә кушымча ялгау тәртибе һәм үзенчәлекләре. Рус һәм татар телләре грамматикасын чагыштыра белү

Тамыр һәм кушымчаны аеру Тамыр һәм ясалма сүзләрне аеру

13.10




20

1

Сүз ясагыч кушымчалар

Ясагыч һәм мөнәсәбәт белдерүче кушымчалар (исем-күплек, килеш; фигыль – юклык, заман, зат- сан).

Кушымчаларның төрен билгеләү

15.10




21

1

Төрләндергеч кушымчалар

Тамырдаш сүзләрне аера белү. Сүз төзелешен тикшерү тәртибен белү

17.10




22

1

Кушма сүзләр

Кушма сүзләрне танып-белү, бер мәгънәгә ия булуларын искә төшерү. Кушма сүзләрнең ясалышын, дөрес язылышын белү

20.10




23


1


БСҮ. Рәсем буенча хикәя төзү.

Рәсем өстендә эшләү күнекмәләрен үстерү Алган белемнәрне текст язуда куллана белү

22.10




24

1

Контроль диктант№ 2. Сүз.

Дөрес язу күнекмәләре булдыруөйрәнелгән орфограммалар кергән текстны хатасыз итеп яза белү

24.10




25

1

Хаталар өстендә эш Кушма сүзләр.

Кагыйдәләргә нигезләнеп сүзләрнең дөрес язылышын аңлата белү

27.10




26

1

Парлы сүзләр

Парлы сүзләрне танып-белү, Парлы сүзләрнең ясалышын, дөрес язылышын белү

29.10




27

1

Тезмә сүзләр

Тезмә сүзләрнең ясалышы, язылышы Кушма, парлы, тезмә сүзләрне аера белү, дөрес язу




Сүз төркемнәре. Исем. (11 сәг)



28

1

Исем. Исемнең лексик-семантик һәм морфологик-синтаксик үзенчәлекләре.

Исемнәрнең килеш белән төрләнүе

7.11




29

1

Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр.

Ялгызлык һәм уртаклык исемнәрен аера , ялгызлык исемнәрен дөрес яза белү

10.11




30

1

Берлек һәм күплек сандагы исемнәр. Контроль күчереп язу.

Исемнәрне берлек һәм күплек санда куллану

12.11




31

1

Хаталар өстендә эш. Исемнәрнең килеш сан, тартым белән төрләнеше.

Исемнәрнең килеш белән төрләнү үрнәкләрен өйрәнү.

14.10




32

1

Калын һәм нечкә төрләнеш.Баш килеш.

Баш килештәге исемнәрнең җөмләдәге ролен ачыклау

17.11




33

1

БСҮ. Татар сөйләм этикеты нормалары. Өйрәтү характерындагы изложение.

Эчтәлекне аңлау, язу күнекмәләре булдыру,диалогик сөйләмнәрен үстерү

19.11




34

1

Иялек килеше. Сүзлек диктанты.

Сүзләрне килештә төрләндерү Исемнәрнең берлектә һәм күплектә килеш белән төрләнешен, һәр килештә нинди кушымча ялгануын, һәр килештәге исемнең нинди җөмлә кисәге булып килүен белергә, җөмләдә дөрес кулләна белергә тиеш. Бирелгән план буенча текстның кыскача эчтәлеген

21.11




35

1

Юнәлеш килеше.

Сүзләрне килештә төрләндерү Исемнәрнең берлектә һәм күплектә килеш белән төрләнешен, һәр килештә нинди кушымча ялгануын, һәр килештәге исемнең нинди җөмлә кисәге булып килүен белергә, җөмләдә дөрес кулләна белергә тиеш

24.11




36


1


Килештә төрләнеш.Ныгыту өчен күнегүләр.

Дөрес язу һәм төрләндерү күнекмәләре булдыру Исемнәрнең берлектә һәм күплектә килеш белән төрләнешен, һәр килештә нинди кушымча ялгануын, һәр килештәге исемнең нинди җөмлә кисәге булып килүен белергә, җөмләдә дөрес кулләна белергә тиеш

26.11




37

1

Төшем килеше.

Сүзләрне килештә төрләндерү Исемнәрнең берлектә һәм күплектә килеш белән төрләнешен, һәр килештә нинди кушымча ялгануын, һәр килештәге исемнең нинди җөмлә кисәге булып килүен белергә, җөмләдә дөрес кулләна белергә тиеш. Бирелгән план буенча текстның кыскача эчтәлеген

28.11




38

1

Чыгыш,урын-вакыт килешләре..

Сүзләрне килештә төрләндерү Исемнәрнең берлектә һәм күплектә килеш белән төрләнешен, һәр килештә нинди кушымча ялгануын, һәр килештәге исемнең нинди җөмлә кисәге булып килүен белергә, җөмләдә дөрес кулләна белергә тиеш. Бирелгән план буенча текстның кыскача эчтәлеген

1.12




Фигыль (16 с.)


39

1

Фигыль

Фигыль турында төшенчә

5.12




40

1

БСҮ.Контроль изложение.

План төзү, язу күнекмәләрен камиллштерү Бирелгән план буенча текстның эчтәлеген яза белергә тиеш

8.12




41


1


Хаталар өстендә эш. Фигыль.

Сүзләрне килештә төрләндерү Рус теле аша кергән сүзләрнең төрләнеш үзенчәлеген белү

10.12




42

1


Хәзерге заман хикәя фигыль

Хәзерге заман хикәя фигыльне тану

12.12




43

1

Хәзерге заман хикәя фигыль Тест.

Тест биремнәрен үтәү Кагыйдәләргә нигезләнеп сүзләрнең дөрес язылышын аңлата белү

15.12




44

1

Контроль диктант №3. Хәзерге заман хикәя фигыль

Дөрес язу күнекмәләре булдыру өйрәнелгән орфограммалар кергән текстны хатасыз итеп яза белү

17.12




45

1

Хаталар өстендә эш. Фигыль . План буенча кыш турында хикәя язу.

Фигыльнең танып белү, сораулары, эш, хәл, хәрәкәтне белдерүе; монологик сөйләм булдыру

Фигыльнең төп билгеләрен белү, җөмләдә фи-гыльләрне таба белү

19.12




46

1

Фигыль төркемнәре. Инфинитив.

Фигыльне тексттан табу, сөйләмдә куллану; Фигыль төркемнәрен аера белү

22.12




47

1

Фигыль төркемчәләре. Боерык фигыль.

Фигыль төркемчәләрен, боерык фигыльне аерырга өйрәнү

Боерык фигыльне таный белү

24.12




48

1

Боерык фигыльнең зат һәм сан белән төрләнүе.

Боерык фигыльләр, мәгънәләре, зат-сан белән төрләнеше, текстан табу, сөйләмдә тиешле интонация белән куллану;

9.01




49

1

Хикәя фигыль.

Хикәя фигыль формаларын аера белү; зат-сан белән төрләнүе, сөйләмдә дөрес куллану

Хикәя фигыльне таный белергә тиеш

12.01





50

1

Хәзерге заман хикәя фигыль.

Хәзерге заман хикәя фигыль формаларын аера белү. Хәзерге заман хикәя фигыльне зат-сан белән төрләндерү

14.01





51

1

Үткән заман хикәя фигыль.

Үткән заман хикәя фигыль формаларын аера белү; зат-сан белән төрләнүе, сөйләмдә дөрес куллану

16.01





52

1

Киләчәк заман хикәя фигыль.

Үткән заман хикәя фигыль формаларын аера белү; зат-сан белән төрләнүе, сөйләмдә дөрес куллану

19.01





53

1

Хикәя фигыльнең барлык, юклык формалары.

Фигыльнең барлык, юклык формаларын куллану

21.01





54

1

Контроль диктант №4. “Фигыль” темасын кабатлау. Тест.

Фигыль формаларын аера белү; зат-сан белән төрләнүе, сөйләмдә дөрес куллану

23.01





2 нче кисәк Сыйфат (7 с.)


55

1

Сыйфат һәм аның җөмләдәге роле.

Сыйфатларны танып белү. Сыйфатланмыш турында искә төшерү. Җөмләдә сый -фатларны дөрес язу һәм сөйләмдә дөрес куллану.

25.01





56

1

Сыйфат дәрәҗәләре. Гади дәрәҗәдәге сыйфатлар.

С-тның дәрәҗә формалары, аларның дөрес язылышы. Рус телендәге сыйфат дәрәҗәләренең аермасы.

Төп дәрәҗәдәге сыйфатларны аеру

28.01





57

1

Чагыштыру дәрәҗәсендәге сыйфатлар.

Чагыштыру дәрәҗәсендәге сыйфатларны аеруа, дөрес язу





58


1

Грамматик биремле контроль диктант. Сыйфат.

Игътибарны үстерү Язма эш төрләрен үзләштерү

Өйрәнелгән орфограммалар кергән текстны хатасыз итеп яза белергә тиеш

30.01





59

1


Артыклык дәрәҗәсендәге сыйфатлар. Хаталар өстендә эш.

Мөстәкыйль эшли белү, сорауга тулы җавап язу, үрнәкләрдән файдалану

Артыклык дәрәҗәсендәге сыйфатларны аера, дөрес яза белергә тиеш

2.02




60

1

Кимлек дәрәҗәсендәге сыйфатлар.

Телдән һәм язма биремнәрдә укытучы күрсәткән рациональ ысуллар белән эшләү

Кимлек дәрәҗәсендәге сыйфатларны аера, дөрес язу

4.02





61

1

Сыйфат турында белемнәрне кабатлау. Тест.

Мөстәкыйль эшли белү, сорауга тулы җавап язу, үрнәкләрдән файдалану

Сыйфатны җөмләдә табу , сыйфат дәрәҗәләрен аера белү

6.02





Алмашлык (7 с.)


62

1

Зат алмашлыклары турында төшенчә.

Уку мәсьәләсен куярга, аны үтәүнең төп этапларын билгеләргә өйрәнү

9.02




63

1

Берлек һәм күплек сандагы зат алмашлыклары. Зат алмашлыкларының сөйләмдәге роле.

Берлек һәм күплек сандагы зат алмашлыкларын аерырга өйрәнү Зат алмашлыкларын таный, килешләр белән төрләндерә, җөмләдә дөрес куллана белергә тиеш

11.02




64


1

Зат,сорау,күрсәтү алмашлыклары

Сөйләмдә куллану,аера белү. Зат алмашлыкларын таный, килешләр белән төрләндерә, җөмләдә дөрес куллана белергә

13.02




65

1


Зат алмашлыкларының килешләр белән төрләнеше.

Таблицалар ясау, белемнәрне сис-темалаштыра белү Зат алмашлыкларын таный, килешләр белән төрләндерә, җөмләдә дөрес куллана белергә тиеш

16.02




66

1

Зат алмашлыкларының җөмләдәге функциясе.

Мөстәкыйль эшли белү, сорауга тулы җавап язу, үрнәк-ләрдән файдалану Зат алмашлыкларын таный, килешләр белән төрләндерә, җөмләдә дөрес куллана белергә тиеш

18.02




67

1

Контроль күчереп язу. Зат алмашлыклары турында белемнәрне ныгыту.

Язма эш төрләрен үзләштерү Автобиография яза белергә тиеш

20.02





68

1

Хаталар өстендә эш. Алмашлык.

Игътибарны үстерү Язма эш төрләрен үзләштерү

Бирелгән текстны грамоталы һәм каллиграфик дөрес итеп күчереп яза белергә тиеш

23.02






Сан (3 с.)


69

1

Сан

Эшне үтәгәндә дәреслекне дөрес куллана белү. Коллективта эшли белү.

25.02




70

1

Микъдар саннары

Баш, юнәлеш,чыгыш килешләрен таләп итә торган бәйлекләрне табарга өйрәнү

27.02




71


1

Тәртип саннары

Уку мәсьәләсен куярга, аны үтәүнең төп этапларын билгеләргә өйрәнү

2.03




Рәвеш (6 с)


72

1


Рәвеш.

Эшне үтәгәндә дәреслекне дөрес куллана белү. Коллективта эшли белү.

4.03




73

1

Рәсем буенча хикәя төзү

Игътибарны үстерү Өйрәнелгән орфографик һәм пунктацион кагыйдәләрне кулланып, хатасыз яза белергә тиеш

6.03




74


1

Грамматик биремле контроль диктант №5 Рәвеш.

Игътибарны үстерү Язма эш төрләрен үзләштерү

9.03




75

1


Хаталар өстендә эш. Бәйлек һәм кисәкчәләрне кабатлау.

Коллективта эшли белү.

Кагыйдәләргә нигезләнеп, сүзләрнең дөрес язылышын аңлата белергә тиеш

11.03




76

1

Капма-каршы мәгънәле рәвешләр

Рәвешләрнең сөйләмдәге роле, язылышы

13.03




77

1

Кабатлау. Рәвеш. Тест.

Рәвешләрнең сөйләмдәге роле, язылышы

16.03





Кисәкчәләр (3 с.)





78

1

Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләре. Изложение “Рәхмәт өчен түгел”

Телдән һәм язма биремнәрдә укытучы күрсәткән ысуллар белән эшләү, сөйләм телен үстерү

Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләрен таба белергә тиеш

18.03





79

1

Гади һәм кушма җөмлә.

Чагыштыру алы-мыннан файдалану, дәреслек белән эшли белү,телнең интаноцион нормаларын саклау.

Гади һәм кушма җөмләләрне таный һәм аера белү

30.03





80

1

Тиңдәш кисәкләр.

Уку мәсьәләсен куярга, аны үтәүнең төп этапларын билгеләргә өйрәнү

1.04





Бәйлекләр (5.с)


81

1

Тиңдәш ияләр һәм тиңдәш хәбәрләр.

Телдән һәм язма биремнәрдә укытучы күрсәткән рациональ ысуллар белән эшләү

3.04




82

1

Тиңдәш иярчен кисәкләр.

Телдән һәм язма биремнәрдә укытучы күрсәткән рациональ ысуллар белән эшләү

6.04




83


1

Контроль изложение.

Игътибарны үстерү Язма эш төрләрен үзләштерү

8.04




84

1


Тиңдәш кисәкләр арасындагы һәм, ә, ләкин, әмма сүзләре. Хаталар өстендә эш.

Таблицалар ясау,белемнәрне системалаштыра белү Телдән һәм язма биремнәрдә укытучы күрсәткән рациональ ысуллар белән эшләү

10.04




85.


1

Тиңдәш кисәкләр арасында тыныш билгеләре.

Телдән һәм язма биремнәрдә укытучы күрсәткән рациональ ысуллар белән эшләү. Тиңдәш кисәкләр арасында килүче сәзләрне һәм куелучы тыныш билгеләрен белү

13.04





Җөмлә (7 с.)


86

1


Тиңдәш кисәкләр кертеп гаиләдәге кешеләрнең хезмәтләре, укулары турында хикәя төзеп язу.

Үзләштерелгән материалны куллана белү

Хикәяләү характерындагы текст яза белү

15.04




87


1

Сүзтезмә. Сүзтезмәдә сүзләр бәйләнеше.

Телдән һәм язма биремнәрдә укытучы күрсәткән рациональ ысул лар белән эшләү

Сүзтезмәдәге сүзләр бәйләнешен билгели белү

17.04





88


1


Грамматик биремле контроль диктант.№6. Җөмлә.

И гътибар үстерү Язма эш төрләрен үзләштерү. Үтелгән орфограммалар кергән текстны хатасыз һәм каллиграфик дөрес итеп, тиңдәш кисәкләр янында тыныш билгеләрен дөрес куеп язу

20.04




89

1


Хаталар өстендә эш. Төркәгеч. Төркәгечнең төрләре..

Теркәгечнең төрләре, аларның җөмләдә кулланылышы.

Кагыйдәләргә нигезләнеп, сүзләрнең дөрес язылышын аңлата белергә тиеш

22.04




90

1

Төркәгеч. Аларның җөмләдә кулланылышы.

Теркәгечнең төрләре, аларның җөмләдә кулланылышы.

24.04




91

1

Сан. Тәртип, микъдар, җыю саннары

Микъдар, тәртип, җыю саннарын өйрәнү.

Тәртип, җыю,микъдар саннарын дөрес билгеләү һәм язу

27.04




92

1

Санның лексик- семантик һәм морфологик – синтаксик үзенчәлекләре

Санның лексик-семантик һәм морфологик-синтаксик үзенчәлекләре.

Сөйләмдә һәм язуда саннарны дөрес куллану

29.04




Текст. Бәйләнешле сөйләм. Уку елында өйрәнгәннәрне ныгыту (10 с.)





28.05

93


1

Текст. Текстагы җөмләләрне бер исемгә берләштерүгә күнегүләр башкару

Уку мәсьәләсен куярга, аны үтәүнең төп этапларын билгеләргә өйрәнү

Текстның темасын һәм төп фикерен билгеләү. шуларга таянып, текстка исем кую

4.05




94


1

БСҮ.Текст өлешләре. Өйрәтү характерындагы изложение

И гътибар үстерү Язма эш төрләрен үзләштерү

Текстның башлам, төп, йом-гаклау өлешләрен таба белү

6.05






94

1

Текст төрләре. Хаталар өстендә эш.

Телдән һәм язма биремнәрдә укытучы күрсәткән рациональ ысуллар белән эшләү,текст төрләрен аеру

Хикәяләү, тасвирлау, фикер йөртү характерындагы текстларны аера белү һәм сөйләмдә куллану Текстның темасын билгеләү, исем кую

8.05




96


1

Йомгаклау контроль диктанты.

И гътибар үстерү Язма эш төрләрен үзләштерү.Үтелгән орфо-граммалар кергән текстны хатасыз һәм каллиграфик дөрес итеп, тиңдәш кисәкләр янында тыныш билгеләрен дөрес куеп язу

11.05




97

1

Текст эчтәлеге. Хаталар өстендә эш.

Сөйләм этикеты үрнәкләрен файдалану,монологик сөйләмнәрен үстерү Текст эчтәлеген сөйли һәм яза белү

13.05





98

1

Текстның кыскача эчтәлеген язуга күнегүләр.

Текст планы турындагы белемнәрен гомумиләштерү. Текстның кыскача эчтәлеген яза белү

15.05





99

1

Текстның планы. Изложение “Куян тапкан чәчәк турында”

Текст планы турындагы белемнәрен гомумиләштерү,сөйләм телен баету,текстка мөнәсәбәт белдерү

18.05




100

1

Текст. Текстның темасы.

Текст турындагы белемнәренгомуми ләштерү

20.05




101


1

Текст буенча белемнәрне ныгытуга күнегүләр.

Өйрәнелгән уку материалын гамәли үзләштерү Текстның планын төзи һәм план буенча эчтәлек яза белү

22.05




102

1


Сүз төзелеше һәм сүз ясалышы” Сүзтезмә һәм җөмлә турында кабатлау.

Сүзләрне сүз төзелеше ягыннан тикшерә белү

25.05





Выберите курс повышения квалификации со скидкой 50%:

Автор
Дата добавления 14.09.2016
Раздел Начальные классы
Подраздел Рабочие программы
Просмотров30
Номер материала ДБ-194517
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх