Инфоурок / Другое / Рабочие программы / Рабочая программа по татарскому языку для 5 класса

Рабочая программа по татарскому языку для 5 класса

Курсы профессиональной переподготовки
124 курса

Выдаем дипломы установленного образца

Заочное обучение - на сайте «Инфоурок»
(в дипломе форма обучения не указывается)

Начало обучения: 22 ноября
(набор групп каждую неделю)

Лицензия на образовательную деятельность
(№5201 выдана ООО «Инфоурок» 20.05.2016)


Скидка 50%

от 13 800  6 900 руб. / 300 часов

от 17 800  8 900 руб. / 600 часов

Выберите квалификацию, которая должна быть указана в Вашем дипломе:
... и ещё 87 других квалификаций, которые Вы можете получить

Получите наградные документы сразу с 38 конкурсов за один орг.взнос: Подробнее ->>

библиотека
материалов

Аңлатма язуы

Эш программасы түбәндәге норматив документларга нигезләнеп төзелде:

1. Россия Федерациясендә мәгариф турында” Россия Федерациясенең федераль Законы (29.12.2012 №273-ФЗ);

2. Гомуми белем бирү дәүләт стандартының федераль компоненты (Россия Федерациясенең Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан расланган № 1089 приказы 05.03.2004 ; ред.19.10.2009);

3. Татар телендә гомуми төп белем бирү мәктәпләре (V-IX сыйныфлар) өчен татар әдәбиятыннан авторлык (эш) программасы Төзүче-авторлары: 5 сыйныф - Ф.А.Ганиева, Л.Г.Сабирова, 6 сыйныф - Ф.А.Ганиева М.Д., Гарифуллина, 7 сыйныф - Д.М. Абдуллина, Л.К.Хисмәтова, 8 сыйныф - Ф.А.Ганиева, Ч.Р.Рамазанова, 9 сыйныф - Ә.М.Закирҗанов, Г.М.Фәхретдинова. Казан, 2014 нче ел.

4. Дәүләт аккредитацияле һәм гомуми белем бирү программаларын тормышка ашыручы учреждениеләрнең белем бирү процессында 2014 – 2015 нче уку елына тәкъдим ителгән (рөхсәт ителгән) дәреслекләрнең федераль исемлеге.

5.Татар телендә гомуми төп белем бирү мәктәпләре (V-IX сыйныфлар) өчен татар әдәбиятыннан үрнәк программа.Төзүче-авторлары: Заһидуллина Д.Ф., Йосыпова Н.М. - Казан, 2013.

6.“Әдәбият” предметын укыту үзенчәлекләре. Татар әдәбияты буенча башлангыч, төп, урта гомуми белем бирү программаларын гамәлгә куя торган педагогик хезмәткәрләр өчен тәкъдимнәр. [Проект җитәкчеләре: Хәмитов Р.Г., Салихова Л.Ф.,фәнни мөхәррир: Пискарев В.И., төзүче: Мозаффарова М.Г.]– Казан, 2014.

7. Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районының “Түбән Яке урта гомуми белем бирү мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесенең 2016-2017нче уку елына педагогик киңәшмә карары нигезендә расланган укыту планы (кабул ителде: беркетмә №___, “___” “___________” 2016 нчы ел, боерык №___ , 2016 нчы елның ___ августыннан).

8. МБГБУ “Түбән Яке урта гомуми белем бирү мәктәбе”нең эш программасы турында нигезләмә.

9.Дәреслек: Әдәбият. 6 нчы сыйныф: татар телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы./ Ганиева Ф.Ә., М.Д. Гарифуллина; [рәссамы Светлана Ибраһимова]. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2014. – 174 б.: рәс. б-н


Методик ярдәмлекләр:

Татар әдәбияты: Теория. Тарих/ Д.Ф. Заһидуллина, Ә. М. Закирҗанов, Т. Ш. Гыйләҗев, Н.М. Йосыпова. – Тулыл. 2 нче басма. – Казан:Мәгариф, 2006.- 319 б.

Заһидуллина Д.Ф. Мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы. – Казан: Мәгариф, 2004.


Мин 6 нчы сыйныфта татар әдәбиятын укыту өчен эш программасын “Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының татар телендә гомуми төп белем бирү мәктәпләре (V – IX сыйныфлар) өчен татар әдәбиятыннан авторлык эш программасы”на ( / төзүче авторлар: 5 нче сыйныф. Ганиева Ф.А., Сабирова Л.Г.- Казан, 2014.) нигезләнеп төзедем. Программа “Әдәбият. 6 нчы сыйныф: татар телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы (/ Ганиева Ф.Ә., М.Д. Гарифуллина; [рәссамы Светлана Ибраһимова]. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2014. – 174 б.: рәс. б-н. )” белән туры килә. Эш прогаммасында Г. Тукайның тормышы турында укучыларда бербөтен күзаллау булсын өчен, үзгәреш кертелде: Р.Батулланың «Имче», “Көчек”,”Чагыр” хикәяләре Г. Тукайның “Исемдә калганнар” әсәреннән соң бирелде. Ә. Фәйзинең “Тукай” романыннан өзекләрне өйрәнү өчен бирелгән 5 сәгатьнең 1 се кабатлау һәм йомгаклауга алынды.



Татар әдәбиятын укытуның максаты һәм бурычлары

Урта сыйныфларда әдәбиятны укытуның төп максаты булыпматур әдәбият әсәрләрен форма һәм эчтәлек берлегендә аңларга һәм анализларга өйрәтү, логик фикерләү сәләтен үстерү һәм камилләштерү, балаларның рухи дөньяларын баету тора. Бу процесс өч – гамәли, гомуми белем бирү, тәрбияви - яссылыкларны берләштереп алып барылырга тиеш. Әлеге максат түбәндәге бурычларны алга куя:

  • укучының төп әдәби-тарихи мәгълүматларны һәм әдәби-теоретик төшенчәләрне белүенә ирешү һәм анализ барышында кулланырга күнектерү;

  • укучыда матур әдәбият әсәрләрен мөстәкыйль уку ихтыяҗы булдыру;

  • укучының телдән һәм язма сөйләмен үстерү;

  • укучыда үз милләтенә, аның әдәбиятына, мәдәниятенә карата хөрмәт, дөньяга гуманлы караш, гражданлык тойгысы, патриотизм хисләре, үз милләтенең, шушы төбәктә яшәүче башка халыкларның мәдәни кыйммәтләренә хөрмәт хисләре тәрбияләү.

6 нчы сыйныф. Төрләр һәм жанрлар. Әдәби әсәр. Эчтәлек һәм форма. Әдәби алымнар. Тема, сюжет, образлар системасы буенча охшаш әдәби әсәрләрне чагыштырып анализлау укучыларны автор позициясен күрергә өйрәтә.



Укучыларның белеменә, эш осталыгына һәм күнекмәләренә таләпләр

Татар әдәбияты предметын үзләштерү нәтиҗәсендә укучы:

- сүз сәнгатенең образлы табигатен;

  • милли әдәбиятның иң билгеле язучыларыннан Г.Тукайның, Г.Камалның, Г.Ибраһимовның, Ф.Әмирханның, Г.Исхакыйның, М.Җәлилнең, Ә.Еникинең тормыш юлы һәм иҗатының төп фактларын;

  • өйрәнелгән әсәрләрнең эчтәлеген;

  • сүз сәнгатенең образлы асылын;

  • төп әдәби-теоретик төшенчәләрне белергә;

  • әдәби әсәр эчтәлеген кабатлап, аерым өлешләрен яттан сөйләү;

  • әдәби әсәрне әдәбият теориясеннән мәгълүматлар файдаланып анализлау;

  • әдәби әсәрнең аерым якларын элементларын җентекләп тикшерү һәм нәтиҗәләр чыгару;

  • әдәби әсәрнең төр һәм жанрын билгеләү;

  • әдәби әсәрләрне, аларның геройларын чагыштыру;

  • геройларга характеристика бирү, автор позициясен ачыклау;

  • сәнгатьле уку;

  • әдәби әсәрләр хакында төрле характердагы иҗади эшләр башкару күнекмәләрен үзләштергән булырга тиеш.

Укытуның планлаштырылган нәтиҗәләре

Уртасыйныфларда татар әдәбиятын укытуның гомуми (метапредмет) нәтиҗәләре түбәндәгеләр:

  • укучыда әдәби әсәрне аңлап укырлык, мөстәкыйль үзләштерерлек күнекмәләр булдыру, әдәбиятка мәхәббәт тәрбияләү;

  • сүз сәнгатен халыкның яшәү рәвешен, рухи кыйммәтләрен саклап калган һәм беркетә килгән хәзинә буларак кабул итәргә өйрәтү;

  • язу һәм сөйләм осталыгын үстерү, мәсьәләне аңлый, гипотеза куя, материалны төркемли, үз фикерен дәлилли, кирәк икән – үзгәртә-төгәлләштерә, нәтиҗәләр чыгара, материалны гомумиләштерә белергә, үз хисләреңне сүзләр ярдәмендә аңлата алырга һәм бер үк вакытта башкалар белән бергәләп эшләргә күнектерү;

  • баланың үз эшчәнлеген һәм әйләнә-тирәдәге тормышны мөстәкыйль бәяли белүенә, мөстәкыйль карарлар кабул итә һәм аларны җиренә җиткереп үти алуына ирешү;

  • төрле чыганаклар белән эшләргә, аларны табарга, мөстәкыйль рәвештә кулланырга, төркемләргә, чагыштырырга, анализларга һәм бәяләргә өйрәтү.

Уртасыйныфларда татар әдәбиятын укытуның предмет нәтиҗәләре түбәндәгеләр:

Танып-белү өлкәсендә:

  • аерым төр һәм жанрга караган әсәрләрне аңлап укый һәм кабул итә, эчтәлеген кабатлап (аерым очракларда текстны яттан) сөйли, кирәк чакта тексттан өзекләр китерә алуга ирешү;

  • укыган әдәби әсәрнең эчтәлеген, темасын, проблемасын, идеясен билгели, геройларын һәм әдәби дөньясын бәяли алуына, аның нинди төр һәм жанрга каравын аеруына ирешү;

  • укучының классик әдипләрнең тормыш һәм иҗат юлларының төп фактларын белүе;

  • әдәби текстның мәгънәви өлешләрен аерып чыгарып, укыган буенча тезислар һәм план төзү, геройларга характеристика бирү,сюжет, композиция үзенчәлекләрен, махсус сурәтләү чараларының ролен билгеләү күнекмәсе булдыру;

  • укыган әсәр буенча фикер алышуда катнашырга, оппонентларның фикерен исәпкә алып, үз карашларын расларга һәм дәлилләргә, әдәбият белеме төшенчәләренә мөрәҗәгать итәргә өйрәтү.

бәяләү өлкәсендә:

  • милли әдәбияттагы рухи-әхлакый кыйммәтләрне күңелдән уздырып кабул итәргә өйрәтү;

  • әдәби әсәрләргә шәхси мөнәсәбәт һәм бәя булдыру;

  • өйрәнелгән әсәрләрне шәрехли белүенә ирешү;

  • автор позициясен ачыклый алу һәм аңа үз мөнәсәбәтеңне булдыру күнекмәсен формалаштыру.

эстетик яктан:

  • әдәби әсәрнең образлы табигате хакында гомуми мәгълүматый күзаллау булдыру, аның эстетик кыйммәтен тою хисе тәрбияләү;

  • баланың әдәби текстны эстетик бөтенлекле, шул ук вакытта әдәби һәм тел-сурәтләү алымнарының, образлылыкның үзенчәлекләрен һәм әһәмиятен аңлап бәяли белүенә ирешү;

  • рус һәм татар телендәге әдәби әсәрләрне чагыштырып бәяләргә, геройларның, әхлакый идеалларның охшаш һәм аермалы якларын билгеләргә өйрәтү.

Шәхси нәтиҗәләр арасында түбәндәгеләре аерым әһәмияткә ия:

  • укучының җаваплылык хисен активлаштыру;

  • укуга һәм хезмәткә уңай мөнәсәбәт булдыру;

  • баланың үзаңын үстерү, милләтне, ватанны яратырга өйрәтү, горурлык һәм гражданлык хисләре тәрбияләү;

  • әхлак нормаларын, җәмгыятьтә яшәү кагыйдәләрен төшендерү;

төрле чыганаклардан (сүзлекләр, энциклопедияләр, интернет-ресурслар һ.б.) танып-белү һәм коммуникатив ихтыяҗларны канәгатьләндерерлек мәгълүматлар табарга күнектерү.

5 нче сыйныфта формалашкан күнекмәләрне ныгыту, үстереп дәвам итү:

рецептив (өлешләп, бүлекләп үзләштерү) эшчәнлек:

- халык авыз иҗаты белән матур әдәбиятның бәйләнешләрен - уртаклыгын һәм аермаларын күрә, мисаллар белән дәлилләп аңлата белү;

- әдәби текстны укый һәм эчтәлеген кабатлап сөйли, анализлый белү;

- шигъри текстларны һәм чәчмә әсәрдән өзекләрне яттан сөйләү;

- сайлап алып (яки тәкъдим ителгән) язучының тормыш юлы, иҗаты турында сөйли һәм иҗат иткән чоры белән бәйли белү;

репродуктив (хәтергә күчереп алып үзләштерү) эшчәнлек:

- әдәби әсәрнең эчтәлегенә һәм формасына караган төшенчәләрне үзләштерү; әсәрләрне анализлаганда аларны куллана белү;

- әдәби әсәрнең сюжет элементларын билгели белү; конфликтының чишелешен ачыклап, автор ниятен аңлата белү;

- образлар системасын, характерларны анализлый, аңлата һәм бәя бирә алу;

иҗади эшчәнлек:

- төрле жанрдагы әдәби әсәрләрне һәм иҗади, сәнгатьлеукый белү;

- укыганны телдән сурәтләп бирә алу; рольләргә кереп кабатлап бирү; план төзү, -

- әдәби әсәрләр буенча һәм тормыштан алган фикер-карашларга, хис-кичерешләргә нигезләнеп сочинение язу.

эзләнү эшчәнлеге:

- проблемалы сорауларга мөстәкыйль рәвештә җавап таба белү; әдәби әсәргә, аның өлешләренә, аңлатмалар, бәя бирү.

тикшеренү эшчәнлеге:

- әдәби әсәрне образлар бирелеше, сурәтләү чаралары ягыннан анализлау; әсәрләрне үзара чагыштыру, уртак һәм аермалы якларны таба белү. .

6 нчы сыйныф

Барлыгы – 70 сәгат

Әдәбият өйрәнү – 58 сәгать

Бәйләнешле сөйләм үстерү – 8 сәгать

Дәрестән тыш уку – 4 сәгать

Мифлар. Дөньяны үзләштерүнең беренче баскычы буларак мифология.Мифларда табигатьнең , чынбарлыкның һәм яшәешнең закончалыкларын ачарга омтылу. Дөнья халыклары тудырган мифлар һәм татар халкы иҗат иткән мифлар. “ Алып кешеләр”.” Җил иясе җил чыгара” мифлары. (3 сәг.) Практик дәрес. Тема: Әдәби әсәр. Эчтәлек һәм форма. Образлар системасы.әдәби алымнар, тел-сурәтләү чаралары. Матур әдәбият һәм башка сәнгать төрләре арасында образ иҗат итү үзенчәлеге. ( 2 сәг.)

К.Насыйриның «Әбүгалисина» повесте. Эпик төр жанры буларак хикәябелән уртаклыгы, аермасы. Тасвирланган вакыйгалар, күренешләр. Төп геройлар, ярдәмче персонажлар, җыелма образлар. Хикәяләүче автор образы; автор пози циясе. (4 сәг.)

Г.Ибраһимовның «Алмачуар» хикәясе. Конфликтка бәйле сюжет элементлары. Тема, проблема, идея. Тасвирланган вакыйгаларда, геройлар язмышында һәм әсәрнең исемендә автор идеалының чагылуы. Әсәрдә сурәтләнгән чор картинасы. Әдәби алымнар: кабатлау, янәшәлек, каршы кую. Тел–стиль чаралары (троплар). Әдәби сөйләм: хикәяләү, сөйләшү (диалог), сөйләү (монолог). ( 5 сәг.)

Г.Рәхимнең «Яз әкиятләре» хикәясе. Эпик жанр - хикәя. Образ, символ, деталь, аллегория. Табигать образы, әйбер образы. Эчтәлек: вакыйга, күренеш, яшерен эчтәлек, контекст. (2 сәг.)

Дәрдемәнднең «Видагъ»,“Каләмгә хитаб” шигырьләре. Замандаш шагыйрь- ләр арасында үзенчәлекле урын алган фәлсәфи лирикасы, хис- кичерешләрен,

уй- фикерләрен чагылдырган образлар, сурәтләүләр. (2 сәгать)

С Рәмиевнең «Уку»,“Авыл” шигырьләре. Лирик герой образы. Табигатьне тасвирлавында романтик күтәренкелек. Тормышка һәм үзенә ышаныч белән, сокланып каравы. Яктылыкка чакыру - өндәү пофосы. (2 сәг.)

Г.Камалның «Беренче театр» комедиясе. Көлке ситуациягә корылган вакый- га. Әсәрнең төп һәм ярдәмче геройлары. Хикәяләү һәм шигъри сөйләмнән аермалы буларак, әсәр теленең диалог һәм монологларга корылган булуы. (4 сәгать).

Г.Тукай. «Исемдә калганнар». Татар әдәбиятында беренче автобиографик әсәр булуы, язылу тарихы. Тукайның кешеләргә, үз язмышына, яшәгән чорына мө-

нәсәбәте чагылу. Тормыш юлының иҗаты белән аерылгысыз бәйләнеше. ( 5 сәгать).

Практик дәрес. Тема: Лирик жанрлар: пейзаж лирикасы; табигать образлары. Әдәби алымнар: кабатлау, янәшәлек, каршы кую, Тел–стиль чаралары (лексик, стилистик, фонетик чаралар һәм троплар). Тезмә сөйләм үзенчәлекләре. ( 2 сәг)

Һ.Такташның “Урман”,“Пи-би-бип”, ”Болай гади җыр гына” шигырьләрендә лирик герой, образлар системасы, сурәтләү чаралары. (4 сәгать).

И.Газиның «Кояш артыннан киткән тургай” хикәясе. Сурәтләү обьекты, хикәяләүче образы, сурәтләү алымнары. (3 сәгать).

Р.Батулланың «Имче», “Көчек”,”Чагыр” хикәяләре. Тукайның балачагы турында автор уйланмалары, күзаллавы. (4 сәгать)

Ф.Яруллинның “Ак төнбоек” хикәясе. Вакыйга, геройлар. Конфликт һәм сюжет этаплары. Хикәяләү алымнары. (3 сәгать).

Р.Миңнуллинның ”Энекәш кирәк миңа!”, “Әни, мин көчек күрдем”, “Шундый минем туган ягым”, “Кайтыйк ла үзебезгә!” шигырьләре. Балачакны гәүдәләндергән образлар; әсәр геройлары һәм лирик герой образы, аларның хис-кичерешләре. Сурәтләү чаралары. ( 3 сәг.)

Лиро-эпик жанр – баллада. Образлар системасы: табигать, тереклек, кеше образларының эстетик мәгънәләре, роле. Кискен каршылыкка, уйланмалылыкка корылган булу, вакыйгалар хәрәкәте һәм конфликтның үзенчәлекле чишелеше. Символ һәм аллегория алымнары.

М.Җәлил. «Сандугач һәм чишмә» балладасы. Әсәрнең төзелеше, геройлары. Символик образлар, халык авыз иҗаты белән аваздашлык. ( 2 сәг).

Илдар Юзеев. “Бакчачы турында баллада”,“Йолдыз кашка турында баллада”. Фантастик вакыйгаларда һәм символик образларда реальлекне тасвирлау. Героик яңгыраш, образлар системасы. ( 3 сәг.)

Эпик төр жанры – роман. Сюжет һәм композиция үзенчәлеге; катлаулы, каршылыклы тормыш күренешләре; геройларның язмышларын, кичерешләрен тулы итеп тасвирлау.

Ә.Фәйзи “Тукай” романы (өзекләр). Язучының тормышы һәм иҗаты турында кыскача белешмә. Тукайның тормыш юлын өйрәнү һәм романның язылу тарихы. “Исемдә калганнар” әсәре һәм Г. Тукайның тулы биографиясе белән бәйләп нәтиҗәләр ясау. (5 сәгать).

Ятлау өчен тәкъдим ителгән әсәрләр:

1. И. Гази.”Кояш артыннан киткән тургай” хикәясенең “Күренер-күренмәс кенә...” дип башланган һәм аннан соңгы өч абзацы.

2. Р.Миңнуллинның “Шундый минем туган ягым” шигыре.

3.И.Юзеевның “Йолдыз кашка турында баллада”сы.

4.Ф.Яруллинның “Бер өмет” шигыре.



Инша язу өчен үрнәк темалар:

1. Әбүгалисина белән Әбелхарис язмышыннан мин нинди нәтиҗәләр ясадым?

2. Габдулла Тукай образын гәүдәләндергән сәнгать әсәрләре.

3. Табигать образларында кеше характерының сыйфатлары (Г.Рәхимнең “Яз әкият- ләре”, мәсәлләр һәм балладалар мисалында).

4.Мин кемнәрдән үрнәк алам?

Дәрестән тыш уку өчен - 4 сәгать:

1. Ф.Яруллин. “Урман әкияте” хикәясе.

2. И.Гази. “Өч Мәхмүт” хикәясе.

3. М.Җәлил. “Ана бәйрәме” шигыре.

4. Л.Шагыйрьҗан. “Тукай тавышы” поэмасы.



Татар мәктәбенең 6 нчы сыйныфында укучы татар балаларына

әдәбияттан тәкъдим ителә торган әсәрләр минимумы



«Алып кешеләр», «Җил иясе җил чыгара» мифлары.

К.Насыйриның «Әбүгалисина» повесте.

Г.Ибраһимовның «Алмачуар» хикәясе.

Г.Рәхимнең «Яз әкиятләре» хикәясе.

Дәрдемәнднең «Видагъ» шигыре.

С Рәмиевнең «Уку» шигыре.

Г.Камалның «Беренче театр» комедиясе.

Г.Тукайның «Исемдә калганнар» истәлеге.

Р.Батулланың «Имче» хикәясе.

Һ. Такташның «Пи-би-бип» шигыре.

М.Җәлилнең «Сандугач һәм чишмә» балладасы.

Эш программасының эчтәлеге



Программага

кергән гому-

ми темалар



Төп эчтәлек


Сәгать

саны



Дәрестән

тыш уку


Бәйләнешле сөйләм үстерү


Укучыларның

эшчәнлеге

Мифлар










Дөньяны үзләштерүнең беренче баскычы буларакмифология. Мифларда борынгы чор халыкларының табигать законнарын аңларга - күзалларга омтылулары. Дөнья халыклары иҗат иткән һәм татар халык мифлары арасында уртаклык - аерымлыклар.

Мисаллар нигезендә укытучы оештырган әңгәмә.

Алып кешеләр”, ”Җил иясе җил чыгара”мифларында чынбарлыкны хыял ярдәмендә аңлатырга омтылу.

2

































Мифларны уку,

эчтәлеген сөйләргә өйрәнү; нинди күренеш тасвирланганын аңлата алу.

Сорауларга тулы һәм төгәл җаваплар бирергә күнегү. Әңгәмә кора белү.


Әдәби

төрләр, жанрлар


Эпик төрнең

жанрлары




Практик дәрес. Тема: Әдәби әсәр. Эчтәлек һәм форма. Образлар системасы. Әдәби алымнар, тел-сурәтләү чаралары. Матур әдәбият һәм башка сәнгать төрләре арасында образ иҗат итү үзенчәлеге.


2





Яраткан әсәрем” – әсәргә анализ ясау.(1 сәгать) (8 бит)

Форма, эчтәлек, тема, идея. Һ.б. төшенчәләр белән таныш булу, әдәби әсәрнең төп 6 элементын билгели алу.



Әдәби

әсәр


К.Насыйриның тормышы, иҗаты, мәгърифәтче эшчәнлеге белән таныштыру.

Әбүгалисина”әсәрен уку, анализлау.


4


Әбүгалисина белән Әбелхарис язмышыннан мин нинди нәтиҗәләр ясадым?” – сочинение

(1 сәгать)

Әбүгалисина”әсәрен уку; эчтәлен эзлекле итеп сөйләргә, геройларга характеристика бирергә өйрәнү.

-Хикәя белән чагыштырып, повесть жанрынаера белү.


Г.Ибраһимовның тормышы һәм иҗаты белән таныштыру.

Алмачуар” хикәясен укып өйрәнү. Хикәяләү үзенчәлеген: эпиклык (чор, урын, кешеләр язмышы) белән лириклыкның (Закирның бик көчле теләге, хылы, эчке хис-кичерешләре, табигать күренешләре, Алмачуар образы) үзара аерылгысыз үрелеп тасвирлануда икәнлегенә анализ ясап бару.


5









Алмачуар”хикәясендә нинди вакыйгалар тасвирланганын аерып алып сөйләргә; шул мисалда сюжетны танырга өйрәнү.

-Кемнәр, нинди хәлләр каршы куелганын ачыклап, конфликтны таба белү.

Гали Рәхимнең иҗаты турында кыскача мәгълүмат бирү.”Яз әкиятләре” хикәясе мисалында күчерелмә мәгънә, аллегория, символлар турында сөйләшү. Образлардагы яшерелгән мәгънәне - контекстны ачыклау .


2



Табигать образларында кеше сыйфатларын тасвирлау – әдәби алым икәнен истә калдыру.


Лирик төр, үзенчәлекләре


Дәрдмәнднең тормышы, иҗаты һәм әдәбиятта үзенчәлекле урыны турында кыскача белешмә. Исеме, тәхәллүсе. Күңелендәге катлаулы, каршылыклы хис-кичерешләре. Махсус тел-сурәтләү чаралары: эпитет, метафора, чагыштыру.

2





5-сыйныфта өйрәнгән шигырь төзелешен искә төшереп, укыганнарны анализлау.

Тел-сурәтләү чараларын табу.


Шигъри образлар

С.Рәмиевнең тормышы, иҗаты турында кыскача мәгълүмат; шигырьләрдәге төп фикер, хис-кичерешләр һәм аларның күтәренке хис-пафос белән яңгыравы. Ике шагыйрьнең әсәрләрен чагыштыру.


2










Иҗади: тасвирланган хис-кичерешләрне аңлап, тәңгәл интонация белән уку.



Әдәби төр һәм жанрлар



Драма төренең үзенчәлекләре. Барлык сәнгать төрләрен дә берләштергән театр сәнгатенең нигезен тәшкил итүе. Театр һәм драматургия бердәмлеге. Г.Камалның театр, драматургия тарихында урыны роле

Беренче театр”да көлүне тудырган сәбәпләр: махсус уйлап табылган ситуация, характерлы персонажлар, диалоглар. Әсәргә анализ: конфликтлар, сюжет хәрәкәте, төп геройлар, ярдәмче персонажлар.



4















Республикабызда эшләп килүче театрлар” – чыгыш ясау.

(1 сәгать)




Караган спектакльләрне искә төшереп, комедияне таный белү. ”Беренче театр” әсәренең эчтәлеген эзлекле итеп сөйләү.

Г.Камал турында истәлекләр белән танышу.


Г.Тукай иҗаты


Г.Тукайның тормышы, иҗаты, татар әдәбиятында тоткан урыны турында белгәннәрне искә төшерү. Күрсәтмә материаллар ярдә-мендә әстәмә белем бирү

Татар әдәбиятында беренче автобиографик әсәр булган “Исемдә калганнар”ның язылу тарихы. Балачак кичерешләрен тудырган сәбәпләр. Хикәяләү үзенчәлеге, хикәяләүче образы.


5


Л.Шагыйрьҗан. “Тукай тавышы” поэмасы.



Г. Тукайга багышланган сәнгать әсәрләре” – сөйләшү.

(1 сәгать)


Габдулла Тукай образын гәүдәләндергән сәнгать әсәрләре.” – сочинение

(1 сәгать)

Г.Тукай турында белгәннәрне искә төшерү, шигырьләрен яттан сөйләү.

Биографиясенең картасын ясау.

Сорауларга тулы җаваплар бирергә,

әңгәмә корырга күнегү.



Р.Батулланың «Имче», “Көчек”, ”Чагыр” хикәяләре. Тукайның балачагы турында автор уйланмалары, күзаллавы.

4




Лирик жанрлар Лирик герой


Практик дәрес. Тема: Лирик жанрлар: пейзаж лирикасы; табигать образлары. Әдәби алымнар: кабатлау, янәшәлек, каршы кую, Тел–стиль чаралары (лексик, стилистик, фонетик чаралар һәм троплар). Тезмә сөйләм үзенчәлекләре.

2



Лирик төрнең нинди фикер, хис белдерү үзенчәлегеннән чыгып, үз эчендә жанрларга бүленүен өйрәнгән әсәрләр мисалында аңлату. Лирика төшенчәсен ныгыту.



Һ.Такташның“Урман”,“Пи-би-бип”,”Болай гади җыр гына” шигырьләрендә лирик герой, образлар системасы, сурәтләү чаралары.



4





Һ.Такташ шигырьләрен укып өйрәнү; алардагы лирик герой образын ачыклау. Шуңа бәйләп, Такташ турында сөйләшү, шәхесен чоры белән бәйләү.

Әдәби иҗат.

Сәнгать

алымнары.


И.Газиның «Кояш артыннан киткән тургай” хикәясе. Сурәтләү обьекты,

хикәяләүче образы, сурәтләү алымнары.


3




И.Гази. “Өч Мәхмүт” хикәясе.





Мин кемнәрдән үрнәк алам?” – сочинение. (1 сәгать)










Халык авыз иҗаты һәм матур әдәбиятның уртаклык - аерымлыкларын искә төшерү. Автор хикәяләвенә, персонажлар сөйләменә, деталь образларга, сурәтләү чараларының төгәллегенә игътибар итеп хикәяләрне укып өйрәнү.


И. Гази.”Кояш артыннан киткән тургай” хикәясенең “Күренер-күренмәс кенә...” дип башланган һәм аннан соңгы өч абзацын яттан сәнгатьле сөйләү.







Ф.Яруллинның “Бер өмет” шигырен яттан сәнгатьле сөйләү.

Ф.Яруллинның “Ак төнбоек” хикәясе. Вакыйга, геройлар. Конфликт һәм сюжет этаплары. Хикәяләү алымнары.


3

Ф.Яруллин. “Урман әкияте” хикәясе.



Балалар әдәбияты.


Р.Миңнуллин иҗаты, әдәбияттагы урыны, дәрәҗәле исемнәре турында мәгълүмат. ”Энекәш кирәк миңа!”, “Әни, мин көчек күрдем”, “Шундый минем туган ягым”, “Кайтыйк ла үзебезгә!” шигырьләрендә образлар байлыгы, геройлар төрлелеге. Балачакны гәүдәләндергән образлар; әсәр геройлары һәм лирик герой образы, аларның хис-кичерешләре. Сурәтләү чаралары.

3



Шигъри образларны таный һәм аларда белдерелгән мәгънәне, хис -кичерешләрне

аңлата белү. Дөрес интонация белән укырга күнегү.

Шигырьләрен укып анализлау. Лирик герой образын һәм әсәр героен аерырга күнегү.


Шундый минем туган ягым” шигырен яттан сәнгатьле сөйләү.


Баллада жанры

Балладаның үзенчәлекләрен: конкрет вакыйганы, геройларны сурәтләве - эпик төр сыйфаты; гадәттән тыш, тылсымга якын хәлләр, көчле соклану, горурлану хисләре;капма - каршы кую алымы, символик образлар, арттыру- көчәйтү алымнары - лирик төргә хас сыйфатларны һәр әсәрдә табып күрсәтә бару.

М.Җәлил “Сандугач һәм чишмә.”










2











М.Җәлил. “Ана бәйрәме” шигыре.

Табигать образларында кеше характерының сыйфатлары” - сочинение (Г.Рәхимнең “Яз әкиятләре”, мәсәлләр һәм балладалар мисалында).

(1 сәгать)


Эпик һәм лирик төрләрнең үзенчәлекләрен искә төшереп кабатлау; балладаларның эчтәлеген әсәрдәге кичерешләр яңгырашында сөйли белү; төп образларны, төп мәгънәләрне таба, аңлата белү.










И.Юзеевның “Йолдыз кашка турында баллада”сын яттан сәнгатьле сөйләү.


И.Юзеев ”Бакчачы турында баллада”,”Йолдыз кашка турында баллада”



3





Эпик төр жанры

Роман

Хикәя һәм повесть жанрлары белән чагыштырып, романның сыйфатлары, уртаклык һәм аермалары турында сөйләшү. Өйрәнгән әсәрләр мисалында эпик төргә йомгак ясау.

Ә.Фәйзи иҗаты турында белешмә бирү.”Тукай” романының язылу тарихы. Әсәрне укып анализлау. “Исемдә калганнар” белән чагыштырып, Ә.Фәйзинең үз Тукаен иҗат иткәнлеге, автор нияте, фантазиясе турында сөйләшү.


5













Габдулланың кичерешләре” – өй сочинениесен анализлау

(1 сәгать)





Зур күләмле әсәрнең эпизодларын хәтердә калдырып, эчтәлеген сөйләү. Тукай тормышы ның вакыйгаларга,яшәгән шартларга, янәшәсендәге шәхесләргә бәйле булуын аңлату; характеры чыныга баруын дәлилләү.




58 сәгать



4 сәгать


8 сәгать




Барлыгы



70 сәгать




КАЛЕНДАРЬ - ТЕМАТИК ПЛАН


Сәгать саны

Төп эшчәнлек төрләре





Үткәрү вакыты





Искәрмә



План



Факт

1

Татар халык авыз иҗаты. Мифлар.

1

Яңа белемнәрне үзләштерү

Миф сүзенең мәгънәсенә төшенү;

Сорауларга тулы һәм төгәл җаваплар бирергә күнегү. Әңгәмә кора белү.


1.09



2






Мифларның әкиятләр, риваятьләр белән уртак һәм аермалы яклары. “Зур кешеләр”, “Җил иясе җил чыгара” мифлары.

1






Белем һәм күнекмәләрне комплекслы куллану

Мифларны укып, эчтәлеген сөйләргә өйрәнү; нинди күренеш тасвирланганын аңлата алу. Сорауларга тулы һәм төгәл җаваплар бирергә күнегү. Әңгәмә кора белү.




6.09




3




Практик дәрес. Әдәби әсәр: эчтәлек һәм форма.



1


Яңа белемнәрне үзләштерү

Форма, эчтәлек, тема, идея. Һ.б. төшенчәләр белән таныш булу, әдәби әсәрнең төп 6 элементын билгели алу.



8.09




4

К.Насыйриның әдәби һәм фәнни эшчәнлеге “Әбүгалисина” әсәрен укый башлау.

1

Яңа белемнәрне үзләштерү

К. Насыйриның халык мәгарифе һәм әдәбияты тарихында тирән эз калдырган шәхес булуын белеп калу.

13.09



5

К.Насыйриның “Әбүгалисина” әсәре. Акыл көче, гыйлем куәте.

1

Яңа белемнәрне үзләштерү


Әбүгалисина” әсәрен уку; эчтәлен эзлекле итеп сөйләргә, геройларга характеристика бирергә өйрәнү .

15.09



6


Практик дәрес. К.Насыйриның “Әбүгалисина” әсәре. Образларга чагыштырмача характеристика бирү.

1

Белем һәм күнекмәләрне комплекслы куллану


Төп геройларга хас сыйфатларны чагыштырып сөйли белү .Сочинение язу күнекмәләрен искә төшерү.

20.09



7-8





Бәйләнешле сөйләм үстерү. Сочинение

К. Насыйриның “Әбүгали-сина кыйссасы” буенча

Соч. күчерү

1



1

Белем һәм осталыкларны контрольләштерү

Сочинение язу

22.09


27.09



9

Бәйләнешле сөйләм үстерү. “Яраткан әсәрем” әсәргә анализ.

1


29.09



10

Г.Ибраһимовның тормыш юлы, иҗаты.

1

Яңа белемнәрне үзләштерү

Г. Ибраһимовның зур талант иясе, яңа милли әдәбият нигезен салучы булуын белеп калу.

4.10



11

Г.Ибраһимовның «Алмачуар» хикәясе.

1

Яңа белемнәрне үзләштерү

6.10



12

Г.Ибраһимовның «Алмачуар» хикәясе.

1

Алмачуар” хикәясен укып өйрәнү. Хикәядә нинди вакыйгалар тасвирланганын аерып алып сөйләргә; шул мисалда сюжетны танырга өйрәнү.

11.10



13



14

«Алмачуар» хикәясендә конфликт бәйле сюжет элементлары.

Закир язмышында автор идеалының чагылышы.

1




1

Белем һәм күнекмәләрне комплекслы куллану


Кемнәр, нинди хәлләр каршы куелганын ачыклап, конфликтны таба белү.

13.10



18.10



15

Алмачуар” хикәясенең тел-стиль чаралары.

1

Белем һәм күнекмәләрне комплекслы куллану

Тел – стиль чараларын

танырга өйрәнү.

20.10



16





17


Гали Рәхимнең иҗаты.”Яз әкиятләре” хикәясе.




Гали Рәхимнең иҗаты.”Яз әкиятләре” хикәясе.

1






1

Яңабелемнәрнеүзләштерү

Язучы иҗаты турында кыскача мәгълүмат алу. күчерелмә мәгънә, аллегория, символлар турында сөйләшү. Образлардагы яшерелгән мәгънәне - контекстны ачыклау .Табигать образларында кеше сыйфатларын тасвирлау – әдәби алым икәнен истә калдыру.

25.10





27.10



18





19

Дәрдемәнднең «Видагъ»,“Каләмгә хитаб” шигы



Дәрдемәнднең «Видагъ»,“Каләмгә хитаб” шигырьләре рьләре.

1





1

Яңа белемнәрне үзләштерү

Дәрдемәнднең тормышы һәм иҗаты турында мәгълүмат алу. «Видагъ»,“Каләмгә хитаб” шигырьләрен аңлап уку.

5-сыйныфта өйрәнгән шигырь төзелешен искә төшереп, укыганнарны анализлау.

Тел-сурәтләү чараларын табу.

8.11





10.11



20




21

С Рәмиев иҗаты.«Уку»,“Авыл” шигырь


С Рәмиев иҗаты.«Уку»,“Авыл” шигырьләре.ләре.

1





1

Катнаш дәрес

С. Рәмиевнең тормышы һәм иҗаты турында кыскача мәгълүматлы булу. Шигырьдә тасвирланган хис-кичерешләрне аңлап, интонация белән укый алу. Шигырьләрдәге төп фикер, хис-кичерешләр һәм аларның күтәренке хис-пафос белән яңгыравын аңлау.

15.11





17.11



22

Г.Камал иҗаты. «Беренче театр» комедиясенең язылу тарихы.

1

Яңа белемнәрне үзләштерү

Г. Камалның зур талант иясе, яңа милли әдәбият нигезен салучы булуын белеп калу.

Драма төренең үзенчәлекләрен аңлап калу. Барлык сәнгать төрләрен дә берләштергән театр сәнгатенең нигезен тәшкил итүен төшенү.

22.11



23





24





25

Г.Камалның «Беренче театр» комедиясе.




Г.Камалның «Беренче театр» комедиясе




Хәмзә бай образы.“Беренче театр” комедиясенең әһәмияте.

1






1






1

Катнаш дәрес

Караган спектакльләрне искә төшереп, комедияне таный белү.

Беренче театр” комедиясенең 1,2 нче бүлеген (84 биткә кадәр) рольләргә бүлеп укырга өйрәнү; әсәрнең эчтәлеген эзлекле итеп сөйли белү.

Комедиянең 3 нче бүлеген (90 биткә кадәр) рольләргә бүлеп укырга өйрәнү;

Белем һәм күнекмәләрне комплекслы куллану

Геройларның характер сыйфатларын аерып күрсәтә алу;

әсәрдәге конфликтны таба белү; комедиянең әһәмиятен аңлата алу.

24.11





29.11





1.12



26

Бәйләнешле сөйләм үстерү.“Республикабызда эшләп килүче театрлар” – чыгыш ясау.

1

Белем һәм күнекмәләрне комплекслы куллану

Республикабызда эшләп килүче театрлар турында мәгълүмат алу; Буа театры тарихы турында истәлекләр, бүгенге тормышы турында белеп калу.

6.12



27


Г.Тукайның «Исемдә калганнар» әсәре.

1

Яңа белемнәрне үзләштерү

Г.Тукайтурында белгәннәрне искә төшерү; тормышы, иҗаты, татар әдәбиятында тоткан урыны турында төп фактларны белеп калу; татар әдәбиятында беренче автобиографик әсәр булган “Исемдә калганнар”ның язылу тарихы белән таныш булу. 1 нче бүлекне сәнгатьле уку, укылган өлешнең сюжетын кыскача бәян итү.Әсәр буенча сорауларга тулы җавап бирергә, әңгәмә корырга күнегү.

8.12



28

Г.Тукайның «Исемдә калганнар» әсәре.

1

Катнаш дәрес 2, 3 нче бүлекне сәнгатьле уку, укылган өлешнең сюжетын кыскача бәян итү.Әсәр буенча сорауларга тулы җавап бирергә, әңгәмә корырга күнегү.

13.12



29

Г.Тукайның «Исемдә калганнар» әсәре.

1

Белем һәм күнекмәләрне комплекслы куллану

4, 5 нче бүлекне сәнгатьле уку, укылган өлешнең сюжетын кыскача бәян итү.Әсәр буенча сорауларга тулы җавап бирергә, әңгәмә корырга күнегү.

15.12



30

Г.Тукайның «Исемдә калганнар» әсәре.

1

Катнаш дәрес

Укылган өлешне кыскача сөйләү, сәнгатьле уку күнекмәләренә ия булу. Авыр язмышның оптимистик рухта сурәтләнүенә игътибар итү.

20.12



31

Г.Тукайның «Исемдә калганнар» әсәрен йомгаклау.

1

Белем һәм күнекмәләрне актуальләштерү Сөйләм һәм язма телен, хәтер һәм фикерләү сәләтен үстерү, рухи дөньяңны баету өстендә эшли белү.

22.12



32

Р.Батулла иҗаты.

1

Яңа белемнәрне үзләштерү

Р. Батулланың иҗаты турында белгәннәрне искә төшерү; Г.Тукайның биографик картасын ясау; шигырь-ләрен яттан сөйләү.Сорауларга тулы җаваплар бирергә, әңгәмә корырга, төрле чыганаклар белән эшли, аларны таба белергә күнегү.

10.01



33

Р.Батулланың «Имче» хикәясе.

1

Белем һәм күнекмәләрне системага салу.Хикәяне иҗади, сәнгатьлеукый белү; укыганны телдән сурәтләп бирә алу; эчтәлегенә һәм формасына караган төшенчәләрне хикәяне анализлаганда куллана белү; сюжет элементларын билгели белү; конфликтының чишелешен ачыклап, автор ниятен аңлата белү; образлар системасын, характерларны анализлый, аңлата һәм бәя бирә алу.

12.01



34

Р.Батулланың “Көчек”,”Чагыр” хикәяләре.

1

Яңа белемнәрне үзләштерү

Хикәяләрне иҗади, сәнгатьле, рольләргә керепукый белү; әдәби әсәрләр буенча һәм тормыштан алган фикер-карашларга, хис-кичерешләргә нигезләнеп сөйләү, фикер алышу.

17.01



35

Р. Батулла хикәяләре һәм Г. Тукайның “Исемдә калганнар” әсәренең охшаш һәм аермалы яклары.

1

Белем һәм күнекмәләрне системага салу

Әсәрләрне үзара чагыштыру, уртак һәм аермалы якларны таба белү.

19.01



36

Дәрестән тыш уку.

Л.Шагыйрьҗан. “Тукай тавышы” поэмасы.


1

Яңа белемнәрне үзләштерү

Тукай темасына багышланган әсәрләр белән танышуны дәвам итү; төрле чыганаклардан танып-белү һәм коммуникатив ихтыяҗларны канәгатьләндерерлек мәгълүматлар табарга күнектерү.

24.01



37

Бәйләнешле сөйләм үстерү. “Г. Тукайга багышланган сәнгать әсәрләре” –сөйләшү.


1

Яңа белемнәрне үзләштерү

Б. Әлменовның “Кырлай урамына беренче чыгу”, Е. Симбиринның “Минем Кырлаем”, Л. Фәттаховның “Бәләкәй Апуш белән Сәгъди абзый”, В. Куделькинның “Тукай Кырлайда”, Ф. Әминевнең “Кечкенә Апуш Кырлайда”, “Тукай Кырлай урамында”, “Кырлай”, “Кырлай белән саубуллашу” кебек картиналарның репродукцияләре белән танышу; картиналарны үзара чагыштыру, уртак һәм аермалы якларны таба белү; үз фикереңне эзлекле әйтә белү.

26.01



38-39

Бәйләнешле сөйләм үстерү.“Габдулла Тукай образын гәүдәләндергән сәнгать әсәрләре.” - сочинение

2

Белем һәм осталыкларны контрольләштерү

Г. Тукайның тормышы, аңа багышланган репродукцияләр тәэсирендә, хис – кичерешләргә нигезләнеп, сочинение язу.

31.01



2.02



40

Практик дәрес. Тема: Лирик жанрлар. Әдәби алымнар. Тезмә сөйләм үзенчәлекләре.

1

Яңа белемнәрне үзләштерү

Лирик төрнең нинди фикер, хис белдерү үзенчәлегеннән чыгып, үз эчендә жанрларга бүленүен өйрәнгән әсәрләр мисалында аңлату. Лирика төшенчәсен ныгыту. Лирик әсәрне анализларга өйрәнү.

7.02



41

Һ. Такташ иҗаты.

1

Яңа белемнәрне үзләштерү


Һ.Такташ тормышы , иҗаты турында мәгълүмат алу; шигырьләрен укып өйрәнү;

9.02



42

Һ.Такташның“Урман” шигыре.

1

Яңа белемнәрне үзләштерү

Һ.Такташ шигырьләрен укып өйрәнү; алардагы лирик герой образын ачыклау. Шуңа бәйләп, Такташ турында сөйләшү, шәхесен чоры белән бәйләү.

14.02



43

Һ.ТакташныңПи-би-бип”, шигыре.


1

Белем һәм күнекмәләрне системага салу

Каз бәбкәсенә образга әйләндерелгән алымнарны табу; лирик геройның халәтен аңлата алу; шигырьдәге лирик герой кичерешләрендәге каршылыкны табу. Белем һәм күнекмәләрне системага салу

16.02



44

Һ.Такташның ”Болай гади җыр гына” шигыре.


1

Белем һәм күнекмәләрне системага салу

Шигырьне шагыйрь җыентыгыннан табу; сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү, анализлау.

21.02



45

И.Газиның тормышы, иҗаты.

1

Яңа белемнәрне үзләштерү

И. Газиның тормыш юлы, иҗаты турында мәгълүматка ия булу.

28.02



46





47

И.Газиның «Кояш артыннан киткән тург



И.Газиның «Кояш артыннан киткән тургай” хикәясе .

1





1

Белем һәм күнекмәләрне системага салу

Халык авыз иҗаты һәм матур әдәбиятның уртаклык - аерымлыкларын искә төшерү. Автор хикәяләвенә, персонажлар сөйләменә, деталь образларга, сурәтләү чараларының төгәллегенә игътибар итеп хикәяләрне укып өйрәнү.

2.03





7.03



48

Дәрестән тыш уку. И.Гази. “Өч Мәхмүт” хикәясе.


1

Яңа белемнәрне үзләштерү

Хикәянең эчтәлеге белән таныш булу; өч Мәхмүтне чагыштырып, характерлы якларын табу; фикерләр белән уртаклашу; дәлилли белү; автор позициясен ачыклау;

9.03



49

Бәйләнешле сөйләм үстерү. “Мин кемнәрдән үрнәк алам?” – сочинение

1

Белем һәм осталыкларны контрольләштерү

План буенча сочинение язу.

14.03



50

Ф.Яруллинның тормышы һәм иҗаты.

1

Яңа белемнәрне үзләштерү

Ф. Яруллин тормышы, иҗаты турында искә төшерү; әкиятләрен, шигырьләрен сайлап уку; үзенчәлекле якларын билгеләү.

16.03



51


Ф.Яруллинның “Ак төнбоек” хикәясе.

1

Катнаш дәрес

Хикәяне әдәбият теориясеннән мәгълүматлар файдаланып анализлау;

җентекләп тикшерү һәм нәтиҗәләр чыгару; төр һәм жанрын билгеләү;

аларның геройларын чагыштыру;

геройларга характеристика бирү, автор позициясен ачыклау;


30.03



52

Дәрестән тыш уку. Ф.Яруллин. “Урман әкияте” хикәясе.

1

Катнаш дәрес

Хикәянең эчтәлеген эзлекле сөйли алу; җәнлекләргә хас сыйфатларны билгели алу; авторның әйтергә теләгән фикерен аңлата алу; нәтиҗәләр чыгару.

4.04



53

Р.Миңнуллин иҗаты, әдәбияттагы урыны, дәрәҗәле исемнәре турында мәгълүмат.


1

Яңа белемнәрне үзләштерү

Р. Миңнуллинның тормышы, иҗаты турында мәгълүматлы булу; төп фактларны белеп калу.

6.04



54





55

Энекәш кирәк миңа!”, “Әни, мин көчек күрдем”шигыре.


Шундый минем туган ягым”, “Кайтыйк ла үзебезгә!” шигырьләре.

1





1

Яңа белемнәрне үзләштерү

Шигъри образларны таный һәм аларда белдерелгән мәгънәне, хис –кичерешләрне аңлата белү. Дөрес интонация белән укырга күнегү.

Шигырьләрен укып анализлау. Лирик герой образын һәм әсәр героен аерырга күнегү.

11.04



13.04



56





57

Лиро-эпик жанр – баллада.




М.Җәлил. «Сандугач һәм чишмә» балладасы.

1





1

Яңа белемнәрне үзләштерү

Эпик һәм лирик төрләрнең үзенчәлекләрен искә төшереп кабатлау; балладаның эчтәлеген әсәрдәге кичерешләр яңгырашында сөйли белү; төп образларны, төп мәгънәләрне таба, аңлата белү.


18.04



20.04



58

Дәрестән тыш уку. М.Җәлил. “Ана бәйрәме” шигыре.

1

Яңа белемнәрне үзләштерү

Халык авыз иҗаты белән матур әдәбиятның бәйләнешләрен - уртаклыгын һәм аермаларын күрә, мисаллар белән дәлилләп аңлата белү; әдәби текстны укый һәм эчтәлеген кабатлап сөйли, анализлый белү;

25.04



59



60


И.Юзеев. ”Бакчачы турында баллада”.


Йолдыз кашка турында баллада”.


1



1

Катнаш дәрес

Балладаларның эчтәлеген әсәрдәге кичерешләр яңгырашында сөйли белү; төп образларны, төп мәгънәләрне таба, аңлата белү.

27.04



2.05



61

Баллада жанрын кабатлау. Сочинениегә әзерлек.

1

Белем һәм күнекмәләрне актуальләштерү

Балладалар буенча фикер алышуда катнаша, оппонентларның фикерен исәпкә алып, үз карашларын расый һәм дәлилли, әдәбият белеме төшенчәләренә мөрәҗәгать итә белү. Сочинение язу өчен план төзергә күнегү.


4.05



62

Бәйләнешле сөйләм үстерү. Табигать образларында кеше характерының сыйфатлары” - сочинение (Г.Рәхимнең “Яз әкиятләре”, мәсәлләр һәм балладалар мисалында).

1

Белем һәм күнекмәләрне контрольләштерү

План буенча сочинение язу.

11.05



63

Ә.Фәйзинең тормышы һәм иҗаты. “Тукай” романы (өзекләр).


1

Яңа белемнәрне үзләштерү

Язучының тормышы һәм иҗаты турында кыскача белешмә. Тукайның тормыш юлын өйрәнү һәм романның язылу тарихы. “Исемдә калганнар” әсәре һәм Г. Тукайның тулы биографиясе белән бәйләп нәтиҗәләр ясау.

16.05



64





65






Ә.Фәйзинең “Тукай” романы.




Ә.Фәйзинең “Тукай” романы.



1





1

Белем һәм күнекмәләрне актуальләштерү

Зур күләмле әсәрнең эпизодларын хәтердә калдырып, эчтәлеген сөйләү. Тукай тормышының вакыйгаларга ,яшәгән шартларга, янәшәсендәге шәхесләргә бәйле булуын аңлату; характеры чыныга баруын дәлилләү.

18.05





23.05



66

Бәйләнешле сөйләм үстерү.“Габдулланың кичерешләре” – өй сочинениесен анализлау


1

Белем һәм күнекмәләрне контрольләштерү

Телнең сурәтлелеге турында аңлата алу. Сөйләм һәм язма телен, хәтер һәм фикерләү сәләтен үстерү, рухи дөньяңны баету өстендә эшли белү.

25.05



67

Ә.Фәйзинең “Тукай” романы.


1

Белем һәм күнекмәләрне актуальләштерү

Әсәр буенча фикер алышуда катнашу, оппонентларның фикерен исәпкә алып, үз карашларын раслау һәм дәлилләү, әдәбият белеме төшенчәләренә мөрәҗәгать итәргә өйрәнү.

30.05



68

Йомгаклау контоль эше (тест)



23.05



69

Бәйләнешле сөйләм үстерү. Уку тизлеген тикшерү



25.05



70

Йомгаклау



30.05





Укыту – методик әсбаплар



1. Гыйлаҗев Т.Ш. Татар әдәбияты. ХХ гасыр башы: Лекцияләр, гамәли дәресләр, тестлар: Югары уку йортлары өчен уку әсбабы/ Т.Ш.Гыйлаҗев.- Казан: Мәгариф, 2007.- 239 б.

2. Даутов Р.Н. Балачак әдипләре: Библиографик белешмәлек. Беренче китап.= Писатели нашего детства: Биобиблиографическая книга. Первая книга.- Казан: Мәгариф, 2006.- 223 б.

3. Даутов Р.Н. Балачак әдипләре: Библиографик белешмәлек. Икенче китап.= Писатели нашего детства: Биобиблиографическая книга. Вторая книга.- Казан: Мәгариф, 2005.- 286 б.

4. Даутов Р.Н. Балачак әдипләре: Библиографик белешмәлек. Өченче китап.= Писатели нашего детства: Биобиблиографическая книга. Третья книга.- Казан: Мәгариф, 2005.- 223 б.

5. Минһаҗева Л.И., Мияссарова И.Х. Татар балалар әдәбияты: гомуми белем бирү мәктәпләре, урта һәм югары педагогик уку йортлары өчен уку әсбабы/ Минһаҗева Л.И., Мияссарова И.Х. Тулыл. 2 нче басма.- Казан: Татарстан Республикасы “Хәтер” нәшрияты (ТаРИХ), 2009.- 383 б.

6. Татар әдәбиятыннан хрестоматия (ярдәмлек): Унберьеллык урта мәктәпнең 6 сыйныфы өчен.- Казан: Татарстан Республикасы “Хәтер” нәшрияты.

7. Татар балалар әдәбиятыннан хрестоматия: ике томда. I том: Гомуми белем бирү мәктәпләре, урта һәм югары педагогик уку йортлары өчен уку ярдәмлеге/ төз.- авт. Л.И.Минһаҗева, И.Х. Мияссарова.- Казан: Татарстан Республикасы “Хәтер” нәшрияты (ТаРИХ), 2011.- 400 б.

Электрон әсбаплар

Төре

Әсбап

Мультимедияле

программа

Фәнис Яруллин. Тормыш юлы һәм иҗаты”, ТР

Мәгариф һәм фән министрлыгы заказы буенча

эшләнгән.

6 CD тан торган

комплект

Татар әдәбияты дәресләренә фонохрестоматия,

Аксу” студиясе тарафыннан ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы заказы буенча эшләнгән, 2008.

3 DVD и 1 CD тан

торган җыентык

Габдулла Тукай”, “Вамин” Татарстанның мәдәни традицияләрен саклау һәм үстерү фонды, 2009.

Интерактив дәреслек

ХХ гасыр башы татар әдәбияты ( Г.Тукай,

Дәрдемәнд, Ф.Әмирхан, Г.Ибраһимов,

Г.Камал,Ш.Камал). Казан, 2011

Интерактив китап

Г.Тукай: Тормыш юлы һәм иҗаты. Казан, 2005





УКУЧЫЛАРНЫҢ УКУ БАРЫШЫНДА АЛГАН БЕЛЕМ - КҮНЕКМӘЛӘРЕН БӘЯЛӘП БАРУ

Уку күнекмәләрен тикшерү өчен биремнәр: әдәби текстны аңлап, дөрес, йөгерек һәм сәнгатьле уку, әдәби әйтелеш нормаларын саклап, дөрес интонация һәм басым белән уку, текстның төп мәгънәсен, эчтәлеген аңлап, эчтән уку һәм кирәкле информацияне табу һ.б.

Сөйләм күнекмәләрен бәяләү өчен биремнәр: әсәрнең эчтәлеген бәян итү яки тәкъдим ителгән аерым өзекләрен яттан сөйләү, әсәрнең геройлары, вакыйгалары турында текст төзеп, хикәяләп сөйләү, бирелгән темага хикәя төзеп сөйләү, язучының биографиясе, язучы иҗаты хакында сөйләү, әсәргә карата үз мөнәсәбәтен җиткерү, автор текстына нигезләнгән монологик сөйләм әзерләү, аерым әсәрләр, әдипләр, әдәби күренешләр һ.б. хакында сөйләшү.

Язу (язма сөйләм культурасын) күнекмәләрен бәяләү өчен биремнәр: әдәби әсәр буенча куелган сорауларга язмача җавап әзерләү, әсәргә мөстәкыйль бәяләмә, сочинение элементлары белән изложение, сочинение һәм әсәргә яки билгеле бер темага мөнәсәбәтле хикәяләр һ.б. язу.

Анализкүнекмәләрен һәм теоретик белемнәрнебәяләү өчен биремнәр: әсәрнең төр һәм жанр үзенчәлекләрен табу, геройларга, образлар системасына бәя бирү, автор һәм хикәяләүченең вазифасын ачыклый алу, образларның мәгънәләрен табу, стиль, тел-сурәтләү чараларын табу һәм тексттагы функциясен билгеләү, сюжет барышын тикшерү, сюжет элементларын табу, тема-проблема, идеяне билгеләү, әдәби әсәрдәге вакыйгаларны һәм геройларны чагыштыру һ.б.

Әлеге бирем төрләреннән тыш, укучыларның белем, күнекмәләрен тикшерү максатыннан тестлар, тест тибындагы биремнәр куллану да уңышлы санала. Тестларның уңайлылыгы аларны тикшерү эшен тиз, төгәл оештырырга, дөрес һәм дөрес булмаган җавапларны чагыштырырга мөмкинлек бирә, моннан тыш, укучыга татар әдәбиятыннан бердәм дәүләт (республика) имтиханына әзерләнү барышында да ярдәм итә ала. Укуны бәяләү.

Укучыларның 1 минутка уку тизлеге түбәндәгечә бәяләнә:

V

VI

VII

VIII-IX


155-235

140-250

170-280

180-280

70-110

75-115

80-125

85-130



Искәрмә. Эчтән уку тизлеге, кычкырып уку белән чагыштырганда, 5-7 нче классларда – 30-40 процентка, ә 8-9 нчы классларда 40-50 процентка югырырак була.

Уку барышында үтәлергә тиешле фонетик, орфоэпик, пунктуацион, грамматик таләпләрнең үтәлешенә нигезләнеп, түбәндәге

бәяләр куелырга мөмкин.

1.











2.

Шул сыйныфка таләп ителгән күләмдәге сүзләр (текст) тиз, ачык, дөрес әйтелеп, фикер аңлаешлы бирелсә, ягъни:

  • фонетик үзенчәлекләр (хәрефләрнең укылыш үзенчәлекләре) дөрес бирелсә;

  • татар әдәби теленең орфоэпик нормалары (сүзнең язылыш һәм әйтелеш үзенчәлекләре) сакланса;

  • җөмләләр сөйләмнең төп структур берәмлекләренә (сүзләр – иҗекләргә, җөмлә - сүз тезмәләре һәм сүзләргә, мәгънәле кисәкләргә) дөрес бүленсә;

  • тукталышлар (паузалар) дөрес ясалса, сүз басымы һәм логик басым дөрес укылса яисә куелса,

  • интонацион яктан тексттагы җөмләләр дөрес тавыш белән укылса;

Укытучының текст эчтәлегеннән чыгып бирелгән сорауларына төгәл җавап бирелсә;

5”ле билгесе куела.

1.







2.

Таләп ителгән күләмдәге сүзләр (текст) тиешле тизлектә укылса, ләкин кайбер сүзләрнең әйтелешендә фонетик, орфоэпик үзенчәлекләр тиешенчә үтәлмәсә, ягъни:

  • кайбер сүзләрне укыганда, сүзләрнең укылыш үзенчәлекләре орфоэпик нормаларга туры килмәсә;

  • сөйләмнең структур бүленешендә кайбер хаталар булса;

  • җөмләне укыганда, интонацион яктан 1-2 төгәлсезлек җибәрелсә;

Укытучының сорауларына төгәл җавап бирелсә;

4”ле билгесе куела.

1.



2.

Уку тизлеге вакыт чикләренә сыймаса һәм уку барышында 3-4 фонетик, 2-3 орфоэпик хата җибәрелсә;

Текст сөйләм берәмлекләренә тиешенчә бүленмәү сәбәпле, интонация төгәл бирелмәсә;

Текстны аңлап та, сорауларга бирелгән җавапларда төгәлсезлекләр булса;

3”ле билгесе куела.

1.

2.

3.

4.

Тиешле тизлектә уку күнекмәләре булмаса;

Уку барышында үтелгән орфограммаларда төгәлсезлекләр күп кабатланса;

Уку барышында җибәрелгән фонетик, орфоэпик, интонацион хаталар текст эчтәлеген аңлауга комачауласа;

Текст эчтәлеге буенча бирелгән сорауларга өлешчә генә җавап алынганда.

2”ле билгесе куела.





Әдәбият дәфтәренә таләпләр (дәфтәр торышы өчен билге куйганда, укучының игътибары арта)

Әдәбият дәфтәрендә һәр укуелы дәвамында түбәндәге төп язмалар була:

  1. планнар

  2. эчтәлекне хикәяләп язу

  3. цитаталар (күчереп язу)

  4. аңлатмалар (сүз һәм төшенчәләргә)

  5. фикер язмалары (үз фикереңне язып кую)

  6. укучы үзе иҗат иткән әдәби әсәрләр (хикәяләр, шигырьләр, мәзәкләр, сценарийлар һ.б )

  7. халык авыз иҗатыннан җирле материаллар,якташлар турында кыска язмалар

  8. аннотацияләр (11кл.)

тезислар 8-11кл.); конспектлар (8-11 кл.)

  1. рефератлар (8-11 кл.).

Әдәбият дәфтәрендә бары тик программа материалын үзләштерүгә һәм аны язып бирә белергә өйрәтә торган язмалар гына булырга тиеш. (Иллюстратив материаллар да булырга мөмкин).Язма эшләр сочинение таләпләре белән бәяләнә һәм язма эшләр дәфтәренә яздырыла.

Укуга карата төп таләп – сәнгатьл е уку.

Язма эшләрне бәяләү

Сочинение бәяләү нормалары

Эчтәлекне бирүдә мөһим читләшүләр бар: ул нигездә дөрес, ләкин фактик төгәлсезлекләр очрый, хикәяләү эзлекле түгел; телнең ярлылыгы сизелеп тора; синонимик сүзләрне аз куллана, бертөрлерәк синтаксик төзелмәләр файдалана, образлы түгел, сүз куллануда ялгышлар җибәрә; стиль бердәмлеге сакланып җитмәгән.

3 орфографик,2 пунктуацион 1 грамматик хата бар

3”ле куела

4

Тема ачылмаган; фактик төгәлсезлекләр күп, планга туры килми, эзлеклелек бозылган; теле ярлы; сүз куллану ялгышлары еш очрый; стиль бердәмлеге юк.

Орфографик хаталарның саны 3тән, пунктуацион хаталарның саны 2дән, грамматик хаталарның саны 3 тән артык

2”ле куела

5

Төгәлсезлекләр билгесе “2”ле кую нормасыннан артып китә.

Төгәлсезлекләр “2”ле кую нормасыннан артып китә.

1”ле билгесе куела

6нчы сыйныф өчен татар әдәбиятыннан йомгаклау контроль эше (тест)

Кушымта

2016-2017 нче уку елы өчен

А1. Табышмаклар, әкиятләр, әйтемнәр, мифлар, тизәйткечләр, бәетләр, җырлар, мәкальләр, санамышлар, сынамышлар – бу . . .

а) әдәби төрләр; б) халык авыз иҗаты әсәрләре;в) кызыклы әсәрләр.

А2. Күп кешеләрнең уйланулары, тырышлыклары һәм осталыгы нәтиҗәсендә башкарылган уенны ничек атыйлар?

а) спектакль; б) парлы уен; в) драма.

А3. “Беренче театр” әсәренең авторы кем?

а) Кәрим Тинчурин; б) Габдулла Кариев; в) Галиәсгар Камал.

А4. “Беренче театр” әсәренең жанры?

а) комедия; б) трагедия; в) драма.

А5 Театр – яктылыкка, нурга илтә,

Кире юлга җибәрми, уңга илтә.

Театр көлдерәдер, уйнатадыр,

Тагы үткән гомерне уйлатадыр шигыренең авторы кем?

а) С. Хәким; б) Г. Камал; в) Г. Тукай.

А6. Әсәр геройларының үз арасында яки әсәрдә тасвирланган кеше образы белән тормыш хәлләре арасында туган каршылык –

а) комедия; б) конфликт; в) сюжет.

А7. Таң ату, кояш чыгу, уяну – аның иң яраткан образлары. Ул кем?

а) Г. Тукай; б) Х. Туфан; в) С. Рәмиев.

А8. Ул күпъяклы талантка ия булган әдип: шагыйрь, прозаик, драматург, тәнкыйтьче, тәрҗемәче һәм танылган опера, балет либреттоларның авторы.

а) Ә. Фәйзи; б) Г. Ибраһимов; в) М. Җәлил.

А9. Үзенең бер шигырендә бу шагыйрь үзе турында шулай дип яза:

Җиргә яңа туган сабый мин

Һәм сугышта үлгән абый мин. Ул кем?

а) С. Рәмиев; б) М. Җәлил; в) И. Юзеев.

А10. Бу жанр күбесенчә кыска үлчәмгә корылган, вакыйгалар әкиятләрдәгечә серле, хикмәтле итеп сурәтләнә, геройлары – җанландырылган табигать күренешләре.

а) баллада; б) мәсәл; в) поэма.

А11. “Өч Мәхмүт” әсәренең жанры?

а) роман; б) проза; в) хикәя.

В1. Быел өйрәнгән, үзегезгә ошаган бер шагыйрь һәм аның әсәре турында языгыз.

В2. Быел өйрәнгән, үзегезгә ошаган бер проза әсәре һәм аның авторы турында языгыз.

35



Самые низкие цены на курсы переподготовки

Специально для учителей, воспитателей и других работников системы образования действуют 50% скидки при обучении на курсах профессиональной переподготовки.

После окончания обучения выдаётся диплом о профессиональной переподготовке установленного образца с присвоением квалификации (признаётся при прохождении аттестации по всей России).

Обучение проходит заочно прямо на сайте проекта "Инфоурок", но в дипломе форма обучения не указывается.

Начало обучения ближайшей группы: 22 ноября. Оплата возможна в беспроцентную рассрочку (10% в начале обучения и 90% в конце обучения)!

Подайте заявку на интересующий Вас курс сейчас: https://infourok.ru


Общая информация

Номер материала: ДБ-235217
Курсы профессиональной переподготовки
124 курса

Выдаем дипломы установленного образца

Заочное обучение - на сайте «Инфоурок»
(в дипломе форма обучения не указывается)

Начало обучения: 22 ноября
(набор групп каждую неделю)

Лицензия на образовательную деятельность
(№5201 выдана ООО «Инфоурок» 20.05.2016)


Скидка 50%

от 13 800  6 900 руб. / 300 часов

от 17 800  8 900 руб. / 600 часов

Выберите квалификацию, которая должна быть указана в Вашем дипломе:
... и ещё 87 других квалификаций, которые Вы можете получить

Похожие материалы

Получите наградные документы сразу с 38 конкурсов за один орг.взнос: Подробнее ->>