Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Рабочие программы / Рабочая программа по татарскому языку для 10 класса

Рабочая программа по татарскому языку для 10 класса

  • Другое

Поделитесь материалом с коллегами:

10 А, Б сыйныфларының рус төркеме өчен

татар теленнән эш программасына аннотация.

Укытучы: Ситдикова Г.Н.


Эш программасына күрсәтелгән сәгатьләр саны: елга 35, атнага 1 сәгать.

УМК: Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы коммуникатив технология нигезендә рус телле балаларга татар теле һәм әдәбият укыту программасы ,1 — 11 нче сыйныфлар, ( төзүче – авторлары: Р. З. Хәйдәрова , Р.Л.Малафеева ) ,2011нче ел.

Дәреслек: Р.З.Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева, Татар теле, 10 сыйныф , Казан “Мәгариф” нәшрияты, 2009нче ел.

Эш программасының максаты: укучыларның гомуми белем мәктәбендә үзләштерелгән белемнәрен камилләштерү һәм тирәнәйтү, 1-9 сыйныфларда алган белемнәрне аралашуда кулланырга өйрәтү, акыл эшчәнлеген активлаштыру, логик фикерләү сәләтен , сөйләм культурасын үстерү, төрле милләт вәкилләре арасында дуслык hәм хөрмәт хисе тәрбияләү.

Көтелгән нәтиҗәләр:

-дөрес язу һәм язма сөйләм күнекмәләрен булдыру;

-татар теленең фонетик, орфоэпик, лексик, грамматик нигезләрен һәм үзенчәлекле тел күренешләрен гамәли үзләштерү;

- составы буенча җөмлә төрләрен аера, төзи белү ;

-затланышлы, затланышсыз фигыльләрне аңлап аеру, тезмә фигыльләрне сөйләмгә кертү,;

- сүз ясагыч кушымчалар ярдәмендә яңа исемнәр, рәвешләр ясау, сөйләмдә алмашлыкларның төрле төркемчәләрен дөрес куллану;

- бәйлекләрнең төрле килештәге исемнәр белән кулланышын үзләштерү, бәйлек сүзләрне төрләндереп җөмләләр төзү;

- иярченле кушма җөмләләрнең аналитик һәм синтетик төрләрен аеру, тыныш билгеләрен дөрес кую, бәйләүче чараларны куллана белү.

Программаның эчтәлеге түбәндәге темаларны үз эченә ала: “Белем һәм тормыш”( 7 сәгать), “Шушы яктан, шушы туфрактан без...”(5 сәгать) ,”Зарарлы гадәтләрдән сакланыгыз”(4 сәгать), ”Дустың булмаса -эзлә,тапсаң-сакла” (3 сәгать),”Саф хисләр –беренче хисләр”(9 сәгать),” Беркем дә , бернәрсә онытылмый” (7 сәгать).

Тикшерү төрләре: бүлекләр буенча язма эшләр, чиреккә контроль эшләр.






Аңлатма язуы

10 нчы сыйныф өчен татар теленнән эш программасы түбәндәге документларга нигезләнеп төзелде:


1. 2004 нче елның 5 нче мартында 1089 нчы номерлы боерыгы белән расланган федераль компонентның гомуми белем бирү дәүләт стандарты.

2. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы коммуникатив технология нигезендә рус телле балаларга татар теле һәм әдәбият укыту программасы ,1 — 11 нче сыйныфлар, ( төзүче – авторлары: Р. З. Хәйдәрова , Р.Л.Малафеева ),2011нче ел.

3. “3 нче гимназия” МБГББУсенең 2013-2015нче елларга 2013 нче елның 22 августында 264 нче номерлы боерыгы белән расланган белем бирү программасы;

4. Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районы МБГББУ “3нче гимназия”нең 02.09.2013нче елда 345 нче номерлы боерыгы белән расланган укыту курсларының эш программаларын төзү тәртибе һәм раслау турындагы нигезләмәсе.

5. “3 нче гимназия” МБГББУсенең 2014 – 2015 нче уку елына, 2014 нче елның 27 августында 251 нче нче номерлы боерыгы белән расланган укыту планы;

Программа түбәндәге УМК ярдәмендә тормышка ашырыла: Р.З.Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева, Татар теле, 10 сыйныф , Казан “Мәгариф” нәшрияты, 2009.

Программа гамәлдәге базис планы нигезендә атнага 1 сәгать исәбеннән,елга 35 сәгать итеп төзелде















Предмет

Сыйныф

Барлык сәгатьләр саны

Атнага сәгатьләр саны

Контроль эш

Дәреслекнең авторы, елы

татар теле

10

35

1

3

Татар теле: Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәбенең 10 нчы сыйныфы өчен дәреслек (рус телендә сөйләшүче балалар өчен)/ Р.З.Хәйдәрова, Р.Л, Малафеева.- Казан: Мәгариф, 2009.


Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теленә өйрәтүнең төп максаты – гамәли максат : телне аралашу чарасы буларак үзләштерү өчен, укучыларга гаилә-көнкүрешкә, уку хезмәтенә бәйле ситуацияләре кысаларында белем бирү, күнекмәләр формалаштыру.

Гомуми белем бирү максатлары: укучыларның гомуми белем мәктәбендә үзләштерелгән белемнәрен камилләштерү һәм тирәнәйтү, 1-9 сыйныфларда алган белемнәрне аралашуда кулланырга өйрәтү, акыл эшчәнлеген активлаштыру, логик фикерләү сәләтен үстерү, сөйләм культурасын үстерү, төрле милләт вәкилләре арасында дуслык hәм хөрмәт хисе тәрбияләү.

Бурычлар: өйрәнелгән материалга нигезләнгән татар сөйләмен укытучыдан яки башка укучылардан ишетеп аңлау, лексик темаларга караган яңалыкларны, вакытлы матбугат язмаларын тыңлап, әңгәмәдә катнаша белү, сөйләм этикеты үрнәкләрен оста, урынлы файдалану.




10 нчы сыйныф укучыларының уку елы дәвамында формалаштырырга тиешле белем һәм күнекмәләр.

10 нчы класста морфология, синтаксис кабатланыла , грамматик категорияләр, материал тулыландырыла, кызыклы мәгълүматлар белән баетыла. Татар теленә өйрәткәндә предметара бәйләнеш әһәмиятле урын тота: география, тарих, рус теле һәм башка фәннәрне кулланып укыту дәресне эчтәлекле һәм мавыктыргыч итеп оештырырга мөмкинлек бирә.Укучылар татар сөйләмен тыңлап аңлау күнекмәләрен, диалогик һәм монологик сөйләм күнекмәләрен үстерү өстендә эшне дәвам итәләр; дөрес язу һәм язма сөйләм күнекмәләрен булдыру, татар теленең фонетик, орфоэпик, лексик, грамматик нигезләрен һәм үзенчәлекле тел күренешләрен гамәли үзләштерү өстендә эшлиләр. Грамматикадан укучылар составы буенча җөмлә төрләрен ( бер составлы җөмлә төрләрен аера белү, төзи белү, кулланышка кертү), затланышлы, затланышсыз фигыльләрне аңлап аеру; тезмә фигыльләрне сөйләмгә кертү; сүз ясагыч кушымчалар ярдәмендә яңа исемнәр, рәвешләр ясау; сөйләмдә алмашлыкларның төрле төркемчәләрен дөрес куллану өстендә эшлиләр. Бәйлекләрнең төрле килештәге исемнәр белән кулланышын үзләштерәләр, бәйлек сүзләрне төрләндереп җөмләләр төзиләр. Татар җөмләсендә сөйләм яңалыгының хәбәр алдында килүен, иярченле кушма җөмләләрнең аналитик һәм синтетик төрләрен аера, тыныш билгеләрен дөрес куя, бәйләүче чараларны куллана беләләр.

Программаның эчтәлеге

Бүлекләр, темалар

Сәгать

саны

Темага караган төп төшенчәләр

1

Белем һәм тормыш

7

Фонетика, аваз һәм хәреф. Туры сөйләм. Исемнәрнең ясалышы, тартым, килеш белән төрләнеше. Җөмлә кисәкләре. Хикәя фигыль.

2

Шушы яктан, шушы туфрактан без...

5

Сыйфат, исем фигыль. Сан төркемчәләре. Җөмлә кисәкләре.

3

Зарарлы гадәтләрдән сакланыгыз

4

Инфинитив. Теләк фигыль .

4

Дустың булмаса -эзлә,тапсаң-сакла

3

Фигыльләрнең ясалышы. Бәйлек сүзләр. Хәбәрлек сүзләр.

5

Саф хисләр –беренче хисләр

9

Хәл фигыль. Гади һәм кушма җөмлә. Аналитик, синтетик чаралар.

6

Беркем дә , бернәрсә онытылмый

7

Эш кәгазьләре.

Барлыгы

35



Өстәмә әдәбият.

  1. V-XI сыйныфлар өчен язма эшләр җыентыгы. З. Н. Хәбибуллина, М. А. Вәлиуллин, Х. Г. Фәрдиева – Казан, 2004.

  2. Татар теле таблицаларда. Р.З.Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева – Яр.Чаллы, 2005.

  3. Сборник правил по татарскому языку для русскоязычных учащихся. Р. С. Нурмухаметова – Казан, 2008.

5. Урта мәктәптә татар теле укыту. Н. В. .Максимов. –Казан, 2004.

8. Н.Гыймадиева, Р.Баһавиева. Диктантлар һәм изложениеләр. Казан, “Яңалиф” нәшрияты, 2006.

  1. Презентацияләр: Исем, туры сөйләм, сан, фигыль, гади һәм кушма җөмләләр,бәйлек сүзләр һ.б.

Кулланылган сайтлар исемлеге : Социальная сеть работников образования nsportal.ru, www.zavuch.info, pedkonkurs.ru , vot-zadachka.ru, http://www.proshkolu.ru.












Дәрес темасы

Укучылар эшчәнлегенең төп төрләре

Белем үзләштерүнең

көтелгән нәтиҗәләре

Контроль төрләре

Үткәрү вакыты


план

факт

Белем һәм тормыш

1

Фонетика, аваз һәм хәреф.

Фонетиканың авыр очракларын , фонетик анализ ясау күнекмәләрен аңлату, тактада һәм дәфтәрдә эшләү.

Транскрипция билгеләрен дөрес куллану . Фонетик анализ, орфографик принципларны белү һәм мисаллар белән аңлату.




2

Туры сөйләм.


Туры сөйләмнең төрле очракларын карау. Күнегүләр эшләү.

Туры сөйләмнең төрле очракларында тыныш билгеләренең куелышын истә калдыру.




3

Кереш контроль

Төрле грамматик биремнәр аша белемнәрен тикшерү.

Теоретик белемнәрне гамәли яктан дөрес итеп куллану.

контроль №1




4

Хаталар өстендә эш. Исем. Исемнең килеш белән төрләнеше.

Килешләрне искә төшерү, яңа лексика белән эшләү. Ситуатив күнегүләр эшләү.

Исемнең килешләрен аңлап куллану. Тартым белән төрләнешнең үзенчәлекләрен үзләштерү.




5


Исемнәрнең ясалышы.

Исемнәрнең ясалышы буенча күнегүләр эшләү.

Исемнәрнең ясалышын практикада куллану.




6

Исемнәрнең тартым белән төрләнеше. Белем һәм тормыш циклы буенча язма эш.

Исемнәрнең килеш белән төрләнеше буенча күнегүләр эшләү.

Исемнәрнең тартым, килеш белән төрләнешен практикада куллану.

язма эш №1



7

Хаталар өстендә эш. Хикәя фигыль.


Хикәя фигыль турында белемнәрне искә төшерү, тәрҗемә итү, күнегүләр эшләү

Хикәя фигыль кушымчаларын сөйләмдә дөрес куллану. Теоретик белемнәрне гамәли яктан дөрес итеп куллану.




Шушы яктан, шушы туфрактан без...

8

Сыйфат фигыль

Сыйфат фигыльнең заманнары турындагы белемнәрне ныгыту күнегүләре эшләү.

Заман формаларын дөрес куллануга ирешү.




9

Хикәя, сыйфат фигыльне ныгыту.

Үткән темаларны кабатлауга биремнәр. Ситуатив күнегүләр.

Үткән темалар буенча грамматик берәмлекләрне сөйләмдә куллана алу.




10


Сан төркемчәләре.

Презентация. Сан төркемчәләре турында кагыйдәне искә төшерү, диалог, ситуатив күнегүләрю

Сан төркемчәләрен аера алу.




11

Җөмлә кисәкләре.


Презентация. Карточкалар белән эш. Дәреслектән күнегүләр эшләү.Диалогик, монологик сөйләм.

Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләрен аңлап куллана белү, җәенке җөмләләрне төзү ысулларын аңлау.




12

Исем фигыль. Шушы яктан, шушы туфрактан без...циклы буенча язма эш.

Әңгәмә оештыру. Ситуатив күнегүләр эшләү. Төрле грамматик биремнәр аша белемнәрен тикшерү.

Боерык фигыльдән исем фигыль ясау, кушымчаларын дөрес куллану.

язма эш №2



Зарарлы гадәтләрдән сакланыгыз

13

Хаталар өстендә эш. Инфинитив.

Презентация. Әңгәмә оештыру. Парларда эшләү.


Инфинитив кушымчаларын, инфинитив+кирәк төзелмәсен сөйләмдә куллана белү.




14

Теләк фигыль .

Үз теләгеңне белдерә белүне камилләштерү өчен монолог төзү.

Теләк фигыль формаларын сөйләмдә куллана алу.




15

Фигыль төрләре буенча контроль эш.


Төрле биремле күнегүләр эшләү. Белемнәрен тикшерү.

Теоретик белемнәрне гамәли яктан дөрес итеп куллана белү.

контроль

№2



16

Хаталар өстендә эш. Фигыльләрне кабатлау.

Затланышлы, затланышсыз фигыльләрне кабатлауга күнегүләр эшләү. Аудирование.

Җөмләләрне дөрес итеп төзи алуларына ирешү . Фикерләрне дөрес белдереп , фигыльләрне урынлы куллана белү.




Дустың булмаса -эзлә,тапсаң-сакла

17

Фигыльләрнең ясалышы.

Төзелеше ягыннан фигыльләрнең төрләре турында кагыйдә белән эшләү.

Төзелеше ягыннан фигыльләрнең төрләрен аера белү.




18

Бәйлек сүзләр.

Презентацияга таянып бәйлек сүзләрне искә төшерү. Диалоглар төзү.

Бәйлек һәм бәйлек сүзләрне актив сүзлеккә кертү




19

Хәбәрлек сүзләр Дустың булмаса -эзлә,тапсаң-сакла циклы буенча язма эш.

Парларда эшләү. Төрле грамматик биремнәр аша белемнәрен тикшерү.

Хәбәрлек сүз + инфинитив конструкциясен сөйләмдә куллана алу

язма эш №3 .



Саф хисләр –беренче хисләр

20

Хаталар өстендә эш. Хәл фигыль.

Презентацияга таянып 4 формасын искә төшерү.

Хәл фигыльне сөйләмдә аера,куллана белү




21

Гади җөмлә.

Терәк схемалар биремнәр эшләү.

Гади җөмлә төрләрен аера белү




22

Кушма җөмлә.

Җөмлә төрләрен дөрес куллануга биремнәр эшләү.

Кушма җөмлә төрләрен аера белү




23

Тезмә кушма җөмлә.

Терәк схемалар ярдәмендә эшләү.

Теркәгечле кушма җөмләләрне танып белү




24

Иярчен хәл җөмләләр

Иярчен хәл җөмләләрнең төрләрен аеруга такта янында күнегүләр эшләү.

Иярчен хәл җөмләләрнең аналитик һәм синтетик төрләрен аңлап куллану




25

Аналитик,синтетк чараларны кабатлау

Терәк схемалар ярдәмендә кушма җөмлә төрләрен куллануга биремнәр эшләү.

Кушма җөмлә төрләрен дөрес кулланып, тәрҗемә итә белү




26


Сыйфат дәрәҗәләре.

Сыйфат дәрәҗәләрен кулланып җөмләләр төзү.

Сыйфат дәрәҗәләрен сөйләмдә куллана алу




27

Эш кәгазьләре. Белешмә, раслама язу.

Эш кәгазьләрен язуга куелган таләпләр белән танышу. Раслама, белешмә язу.

Эш кәгазьләрен

дөрес тутырырга

өйрәнү.




28

Саф хисләр –беренче хисләр циклы буенча язма эш.



язма эш №4.



Беркем дә , бернәрсә онытылмый

29

Х.Ө.Э. Гариза язу.

Гариза язу. Парларда эшләү.

Гаризаны дөрес яза алу.





30

Тәрҗемәи хәл .

Тәрҗемәи хәл язу. Төркемнәрдә эш.

Автобиографияне дөрес яза алу.





31

Тасвирнамә язу.

Тасвирнамә язу. Ситуатив күнегүләр эшләү.

Характеристиканы дөрес яза алу.




32

Боерык. Белдерү.

Боерык, белдерү язу. Парларда эшләү.

Боерык, белдерүне дөрес яза алу.




33

Еллык контроль эш

Төрле грамматик биремнәр аша белемнәрен тикшерү.

Теоретик белемнәрне гамәли яктан дөрес итеп куллана белү.

Контроль №3



34

Хаталар өстендә эш. Хат. Эш кәгазьләре темасын кабатлау


Эш кәгазьләрен истә калдыруларын тикшерүгә биремнәр эшләү. Якын кешеңә хат язу.

Эш кәгазьләрен дөрес тутыруга ирешү. Хат язу таләпләрен өйрәнү.




35

Елга йомгак ясау.

“Минем җәйге ялым” темасына әңгәмә.

Монологик һәм диалогик сөйләм куллана белү.






Выберите курс повышения квалификации со скидкой 50%:

Автор
Дата добавления 28.08.2015
Раздел Другое
Подраздел Рабочие программы
Просмотров252
Номер материала ДA-020189
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх