Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015

Опубликуйте свой материал в официальном Печатном сборнике методических разработок проекта «Инфоурок»

(с присвоением ISBN)

Выберите любой материал на Вашем учительском сайте или загрузите новый

Оформите заявку на публикацию в сборник(займет не более 3 минут)

+

Получите свой экземпляр сборника и свидетельство о публикации в нем

Инфоурок / Начальные классы / Рабочие программы / Рабочая программа по татарскому языку для 3 класса (татарская группа)
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 24 мая.

Подать заявку на курс
  • Начальные классы

Рабочая программа по татарскому языку для 3 класса (татарская группа)

библиотека
материалов









3 нче Б сыйныфының татар төркеме

(татар теле)





















Аңлатма язуы.

Эш программасы Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан расланган, федераль дәүләт белем стандартларына (ФГОС) нигезләнеп төзелгән Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен. Үрнәк программалар.” (татар балалары өчен) 1-11 нче сыйныфлар” - Казан. Татарстан китап нәшрияты, 2011. –Ф.Ф. Харисов, Ч.М.Харисова, В.А.Гарипова авторлыгында “Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен укыту программасы” (татар балалары өчен) нигезендә төзелде.

Дәреслек: Ф.Ф.Харисов, Ф.М.Хисамова, Ч.М.Харисова. Татар теле. Рус телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 3 нче сыйныфы өчен дәреслек (татар балалары өчен). Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2013. Региональ исемлектә №

Өстәмә әдәбият:

  1. Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теле һәм әдәбиятыннан үрнәк программалар. 1-11 нче сыйныфлар” - Казан. Татарстан китап нәшрияты, 2011.

  2. Сафина С.Р., Гыймадиева Н.С. Башлангыч сыйныфлар өчен татар теленнән сочинениеләр. – Казан: “Яңалиф” – 2005. – 96 б.

  3. Сафиуллина Ә.Н. Татар орфографиясенең кыен очракларына дидактик материаллар. – Казан: “Гыйлем” нәшрияты, 2008. -112б.

  4. Сәлимов Х.С. Татар теленең орфограммалар сүзлеге. - Казан: Яңалиф, 2006

  5. Татар теленнән иҗади сочинениеләр һәм изложениеләр язарга өйрәтү. 1-4 кл. Казан: Мәгариф, 2009.

  6. Татар теленнән диктантлар: Дүртьеллык башл. татар мәкт.1-4 с-флары өчен: Укытучылар өчен кулланма/ М.Х.Хәсәнова, Л.И.Галиева, С.С.Мөхәммәтшина, Т.Н.Садыйкова. – төзәт.һәм тулыл. 3 нче басма. – Казан: Мәгариф, 2006. – 159 б.

  7. Татарча – русча фразеологизмнар сүзлеге. Казан: Мәгариф,2007.

  8. Харисов Ф.Ф., Ч.М. Харисова. Татар теленнән күнегүләр һәм тестлар. Казан, “Яңалиф”, 2006.

  9. Edu tatar. ru. Цифровые образовательные ресурсы


Укыту- тәрбия эше рус телендә алып барыла торган мәктәпләрдә татар балаларына татар теле өйрәтүнең төп максаты һәм бурычлары түбәндәгеләрдән гыйбарәт:

1. Укучыларда ана телен өйрәнүгә кызыксыну, омтылыш уяту, үз милләтеңә һәм аның теленә мәхәббәт хисләре тәрбияләү.

2. Балаларда татар теленең барлык тармаклары буенча мәгълүматлылыкны (компетенцияне) булдыру.

3. Укучыларда аралашу өлкәсенә караган мәгълүматлылыкны булдыру. Сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча аралашканда, тел чараларыннан урынлы файдаланырга өйрәтү.

4. Телдән һәм язма сөйләм осталыгы һәм күнекмәләре булдыру.

5. Укучыларда татар мәдәниятенә караган мәгълүматлылыкны үстерү.


Тел белеме бүлекләреннән лексикология һәм лексикографиягә караган материал аерым 3 нче сыйныфта аерым өйрәнелә башлый. Рус теле дәресләре буенча укучылар сүзләрнең туры һәм күчерелмә мәгънәләре, синоним, омоним, антоним сүзләрне беләләр инде. Хәзер татар теленнән теоретик белемнәр дә өстәлә. Укытучы балаларны төрле типтагы сүзлекләр һәм аларның төзелү принциплары белән таныштыра, алар белән эшләргә өйрәтә, сүзлекләрнең кеше тормышындагы әһәмиятен ассызыклый.

Сүз төзелеше һәм ясалышына караган темаларга 12 сәгать бирелә. Укучылар тамыр, кушымча һәм аларның төрләре белән танышалар.

3 нче сыйныфта сүз төркемнәреннән сан һәм зат алмашлыклары өстәлә, фигыль заманнары, хәзерге заман хикәя фигыльләрнең зат-сан белән төрләнеше өйрәнелә. Җөмләнең баш кисәкләре, аергыч турында мәгълүмат бирелә, аларны татарча сөйләмдә куллану, рус теленнән татар теленә тәрҗемә итү кебек биремнәр дә киң урын ала. Рәсемнәр яки укылган өзекнең эчтәлеге буенча кечкенә изложение, сочинениеләр язганда, укучылар татарча җөмләләрне дөрес төзү, җөмлә кисәкләрен тиешле тәртиптә куллана белү күнекмәләре булдыралар.


3 нче сыйныф укучыларының белем, осталык һәм күнекмәләренә төп таләпләр

  • 1-2 нче сыйныфларда үткәннәрдән чыгып, сүзләргә фонетик анализ ясау ( сүзне иҗекләргә бүлеп, басымны билгеләү, авазлар һәм хәрефләр санын әйтү, калын- нечкә сузыклар, яңгырау- саңгырау тартыкларны күрсәтү).

  • Сүзнең туры һәм күчерелмә мәгънәсен , күп мәгънәле булуын аеру. Синоним, омоним, антоним сүзләрне дөрес билгеләп, аларны сүзтезмә һәм җөмлә төзегәндә куллану.

  • Төрле типтагы сүзлекләр белән эшләү.

  • Сүз төзелешен тикшерү күнегүләрен үтәү. Укытучы биргән сүзләрнең тамырын, кушымчаларын табу. Кушма һәм парлы сүзләрнең ясалышын аңлату, язылышын күзәтү. Алар белән җөмләләр төзү, сүзлек диктанты һәм аңлатмалы диктантлар язу.

  • Уртаклык һәм ялгызлык исемнәрне аеру, берлек һәм күплек сандагы исемнәрне килеш белән төрләндерү; сыйфатларның сыйфатланмышка, саннарның саналмышка иярү үзенчәлеген (янәшә тору) аңлау. Саннар янында килгән саналмышның татар телендә берлек санда кулланылуын истә калдыру. Зат һәм сорау алмашлыкларын башка сүз төркемнәреннән аеру, аларны диалогик һәм монологик сөйләмдә куллану. Фигыльләрнең заманнарын билгеләү, хәзерге заман хикәя фигыльләрнең зат- сан белән төрләнешен язма һәм телдән сөйләмдә дөрес куллану. 3 нче сыйныфта өйрәнелгән сүз төркемнәрен кулланып, сүзтезмә һәм җөмләләр төзү.

  • Җөмләнең баш кисәкләрен таба белү. Иярчен кисәкләрдән аергычны билгеләү, аның аерылмышка иярү үзенчәлеген аңлау.

Укытуның планлаштырылган нәтиҗәләре

Шәхси нәтиҗәләр.

Шәхси универсаль уку гамәлләре:

- укучыларда татар телен өйрәнүгә кызыксыну, омтылыш уяту;

- тел аша әйләнә-тирә тормышка игътибар, дөрес мөнәсәбәт булдыру;

- укучыларның фикерләү сәләтен үстерү;

- баланың үзенә һәм башкаларга бәя бирүенә, үз-үзен тәрбияләвенә ирешү.

Предметара нәтиҗәләр.

- тел чараларының төрле жанрдагы әсәрләрдә кулланылу үзенчәлекләрен күрә белү;

- тел материалын уку материалы белән бәйләп, татар теленең байлыгына һәм матурлыгына хөрмәт тәрбияләү;

- татар һәм рус телләренең уртак һәм аермалы якларын күрә белү, сөйләм барышында ике тел чараларын бутамау;

-татар теленә рус теленнән һәм рус теле аша башка телләрдән кергән лексик чараларны аеруга игътибар юнәлтү;

-татар теленнән алган белемне башка фәннәрне үзләштерүдә файдалана белү.

Регулятив универсаль уку гамәлләре:

- эшчәнлек өчен эш урынын әзерләү;

- укытучы ярдәме белән эшне планлаштырырга өйрәнү;

- укытучы ярдәмендә эшнең дөреслеген тикшерү;

- эш сыйфатына бәя бирә белү;

- эш барышында гади генә эш приборлары белән эш итә белүне камильләштерү линейка, бетергеч, карандаш;

Танып белү универсаль уку гамәлләре:

- дәреслек белән эш итә белү;

- хәрефләрне, хәреф кушылмаларын, сүзләрне дөрес яза белү;

- текстта очраган таныш сүзләргә таянып, яңа сүзләрнең мәгънәсенә төшенү;

- укытучының сорауларына җавап бирә, тиешле мәгълүматны дәреслектән таба белү;

- предметларны чагыштыра, охшаш һәм аермалы якларын билгели белү.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:

дәрестә һәм төрле ситуацияләрдә диалогта катнаша белү;

укытучының, классташларның сорауларына җавап бирү;

сөйләм этикеты нормаларын үтәү: исәнләшә, саубуллаша, рәхмәт белдерә белү;

башкаларның сөйләмен тыңлый һәм аңлый белү;

парларда эшли белү.

Укучыларның белем һәм күнекмәләрен бәяләү нормалары.

Укучыларның белем һәм күнекмәләрен тикшереп бару, бәяләү укытуның әһәмиятле өлешен тәшкил итә. Тикшерүнең төп максаты – укучыларның белем һәм күнекмәләрен даими күзәтеп бару, дөрес һәм гадел бәя бирү.

Телдән җавап бирүне бәяләү.

Башлангыч сыйныф укучыларының татарча сөйләм дәрәҗәсе төрлечә була: кайбер балалар өйдә ана телендә аралаша, икенчеләре аерым очракларда гына татарча сөйләшә, ә кайберләре татарча бөтенләй белми. Шуңа да дәресләрдә ситуатив-тематик принцип буенча татарча аралашу күнекмәләрен ныгыту һәм үстерү, тыңлап аңлау һәм сөйләүне камилләштерә бару бурычы куела, аралашу һәм язу өчен кирәк булган сүзләр белән тулыландырыла, еш кулланыла торган грамматик формалар активлаштырыла. Бу исә бәйләнешле сөйләм күнекмәләре булдырырга ярдәм итә.Балаларның тыңлап аңлау һәм сөйләү күнекмәләре даими рәвештә тикшерелеп, бәяләнеп барырга тиеш. Бу вакытта милли рухны чагылдырган әсәрләргә, милли уеннарга, гореф-гадәтләргә, халык авыз иҗатына һәм сөйләм этикетына аеруча зур игътибар бирелә.

Диалогик сөйләмне бәяләү.

Тиешле темпта дөрес интонация белән сорау куйса, әңгәмәдәшенең сорауларына тулы җавап кайтарса, “5”ле куела.

Дөрес сорау биреп, үзе дә әңгәмәдәшенең соравына дөрес җавап кайтарса, ләкин сөйләм вакытында укытучы ярдәменә мохтаҗ булса, 2-3 сөйләм хатасы җибәрсә, “4”ле куела.

Укытучы ярдәмендә генә сорау бирсә яки җавап кайтарса, сораулар биргәндә, сүзләр һәм грамматик формалар табуда төгәлсезлекләр җибәрсә яки өйрәнгән җөмлә калыпларының бер өлешен генә үзләштерсә, 4-6 сөйләм хатасы җибәрсә, “3”ле куела.

Әңгәмә вакыттында зур авырлык белән генә сорау бирсә, сорауларга үз көче җавап бирә алмаса, 6дан артык хата җибәрсә, “2” ле куела.

Укучының монологик сөйләмен бәяләү.

Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема (рәсем яки ситуация) буенча хикәя төзи белсә; дөрес интонация белән, төзелеше ягыннан дөрес һәм эчтәлеге ягыннан тулы, эзлекле итеп, текст эчтәлегенә үз мөнәсәбәтен, бәясен биреп сөйли алса, тупас булмаган пауза хаталары булса да, “5”ле куела.

1 нче сыйныфта бәйләнешле сөйләм 5-6, 2 нче сыйныфта 7-8, 3 нче сыйныфта 8-9, 4 нче сыйныфта 10-12 җөмлә тәшкил итә.

Аерым паузалар, 1-2 сөйләм хатасы ясаса, укытучы тарафыннан 1-2 ачыклаучы сорау бирелсә, “4”ле куела.

Теманың төп эчтәлеген ачса, 4-6 сөйләм хатасы җибәрсә, укытучы тарафыннан икедән артык ачыклаучы сорау бирелсә яки укытучы ярдәменнән башка сөйләмне башлый(тәмамлый) алмаса, “3”ле куела.

Сөйләмдә эзлеклелек сакланмаса, паузаларда төгәлсезлекләр китсә, 6дан артык сөйләм хатасы һәм грамматик хата ясаса, “2”ле куела.

Язма эшләрнең күләме һәм аларны бәяләү.

Телдән сөйләү белән бергә, башлангыч сыйныфларда язу күнекмәләре дә формалаштырыла. Моның өчен түбәндәге язма эшләр башкарыла:

  1. татарча сүзләрне, сүзтезмәләрне, җөмләләрне, текстларны күчереп яки ишетеп язу;

  2. сорауларга җавап язу;

  3. сүзлек яки контроль диктантлар язу;

  4. изложение язу;

  5. сочинение язу.

Матур язуга караган кимчелекләрне төзәтү дә язу күнегүләренә керә. 1 нче сыйныфта һәр укучының, 2-4 нче сыйныфларда кайберләренең дәфтәрләренә аерым хәрефләрне язу үрнәкләре бирелә.

Матур язуның күләме: 1 нче сыйныфта 1 юл, 2 нче сыйныфта 2 юл, 3-4 нче сыйныфларда 3 юлдан артмаска тиеш. Бу эш һәр дәрестә алып барыла: язма эшләр тикшерелә, укучылар белән бергә хаталарны төзәтү өстендә эш үткәрелә.

Тикшерү характерындагы язма эшләр күләме

Сыйныфлар

Эш төрләре

Сүзлек диктанты

Диктант

Изложение

Сочинение

3

4

5

1

1

Күчереп язу өчен сүз һәм җөмләләр күләме.

Сыйныфлар

Эш төрләре

Сүзләр

Җөмләләр

3

13 - 20

6 - 8

Күчереп язуны бәяләү.

Пөхтә итеп язылган, орфографик хаталары булмаган, ләкин 1-2 җирдә хәрефләрнең урыны алышынган булса, “5”ле куела.

Эш бик үк чиста итеп башкарылмаса, 1-2 хата җибәрелсә, хәрефләрнең урыны алышынса, “4”ле куела.

Язуда 3-5 хата җибәрелсә яки хәрефләрнең урыны алышынса, текст пөхтә итеп язылмаса, төзәтүләр булса, “3”ле куела.

Хаталар саны 5 тән артса, төзәтүләр күп булса, “2”ле куела.

3 нче сыйныфларда диктантларны бәяләү.

Сыйныфлар

Эш төрләре

Сүзлек диктанты

Контроль диктант

Изложение

Сочинение

3

10 - 12

25 - 30

20 - 25

15 - 20

Диктант итеп аерым сүзләр яки текст яздырыла. Аны уздыру вакытын укытучы үзе билгели. Аерым сүзләрне дөрес язу күнекмәләрен тикшерү өчен, сүзлек диктантлары үткәрелә.

1-2 нче сыйныфларда орфографик хаталар гына искә алына. 3 нче сыйныфта аларга тыныш билгеләренә караганнары да өстәлә.

Хатасыз яки тупас булмаган 1 хата җибәрелгән, дөрес каллиграфия белән матур итеп язылган эшкә “5”ле куела.

3 тән артык хата булмаган һәм пөхтә итеп язылган; хатасыз, ләкин төзәтүләр белән бик үк пөхтә язылмаган эшкә “4”ле куела.

5 орфографик һәм 1 пунктуацион хаталы эшкә “3”ле куела.

Изложение һәм сочинение яздыру укучылырның язма сөйләм, грамматик һәм орфографик күнекмәләрен тикшерергә ярдәм итә. Бу эш алдан әзерлек алып баргач уздырыла.

Язма эшләрнең бу төрләренә караган төп таләпләр: эчтәлекне дөрес һәм эзлекле итеп ачып бирү, хатасыз язу. Башлангыч сыйныфларда изложение һәм сочинениеләр өчен бер билге куела.

Изложение һәм сочинениеләрне бәяләү.

Эчтәлек дөрес һәм эзлекле итеп ачылса, җөмләләр грамматик яктан дөрес төзелсә, хаталар булмаса яки 1 орфографик (1 җөмлә төзелешендә) хата җибәрелсә, “5”ле куела.

Эчтәлек дөрес ачылып та, эзлеклелек сакланмаса яки пөхтә башкарылып, эзлеклелек булып та, сүз сайлауда һәм җөмлә төзүдә 2-3 хата булса, “4”ле куела.

Текстның яки рәсемнең төп эчтәлеге бирелеп тә, эзлеклелек сакланмаса; 4-6 орфографик, пунктуацион хата җибәрелсә; сүзләр кулланганда һәм җөмләләр төзегәндә, 4-5 төгәлсезлек китсә, “3”ле куела.

Эчтәлек дөрес һәм эзлекле итеп ачылмаса, 7-10 орфографик, пунктуацион хата җибәрелсә; сүзләр кулланганда һәм җөмләләр төзегәндә, 6-7 хата китсә, “2”ле куела.





Сүзлек диктантларын бәяләү.

  1. Хаталары булмаган эшкә “5”ле куела.

2. 1 хата, 1 төзәтелгән хата булса, “4”ле куела.

3. 2 хата, 1 төзәтелгән хата булса, “3”ле куела.

4. 3-5 хата булса, “2”ле куела.

5. 6 хатадан артып китсә, “1”ле куела.

Тестларны бәяләү.

Һәр темадан соң үткәрелә торган тематик тестларга 7-15 минут, йомгаклау тестларына 40-45 минут вакыт карала.

Тестлар түбәндәгечә бәяләнә:

5”ле – 95-100 % үтәлсә;

4”ле – 80-94 % биремнәргә җавап бирелсә;

3”ле – 51-79 % биремнәр үтәлсә;

2”ле – дөрес җавап 51 % тан да кимрәк булса.

Программа атнага 3 сәгатьтән, елга 102 сәгать итеп төзелгән. Мәктәп укыту планы буенча 3 нче класста татар теленә атнага 3 сәгать каралган: барлыгы- 102 сәгатькә эш программасы төзелде. 24 нче сентябрь бәйрәм көнгә туры килү сәбәпле, “Бсү(2). Монологик сөйләм үстерү ”Тугры дус – җанлы хәзинә””, “Җөмләнең баш кисәкләре - ия һәм хәбәр. “Урманда” рәсеме өстендә эш” темалары берләштерелде һәм 26 нчы сентябрьгә планлаштырылды. 23 нче февраль бәйрәм көнгә туры килү сәбәпле, “Бсү(13). Хат язу”, “Сыйфат. Сыйфатларның сораулары, мәгънәләре, төрле билгеләрне белдереп килүе” темалары берләштерелде һәм 25 нче февральгә планлаштырылды. 8 нче март бәйрәм көнгә туры килү сәбәпле, “Сан , аның мәгънәсе, сораулары. Саннарны сөйләмдә дөрес куллану”, “Татар телендә сан белән саналмышның бәйләнеш үзенчәлекләре.” темалары берләштерелде һәм 10 нчы мартка планлаштырылды.


Үтеләчәк темаларның чирекләп бүленеше

Чи-рек

Бүлекләр

Бүле-неш

Теор. мат.

Практик өлеше

Диктант

Изложение

Сочине-ние

Бсү

Хаталар өст. эш

Хат

I

(26сәг)

1. 2 нче сыйныфта үткәннәрне кабатлау

13

10

3

1



2



2. Сүз

13

9

4

1


1

1

1


II

(21сәг)

1.Сүз төзелеше һәм ясалышы

14

12

2




2



2. Морфология

7

4

3

1



1

1


III

(30сәг)

1.Морфология

29

22

7

1

1


2

2

1

2. Синтаксис

1

1








IV

(25сәг)

1.Синтаксис

21

16

5

1



2+1тәрҗ

1


6. Ел буенча үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау

4

4








Барлыгы

102

78

24

5

1

1

9

5

1


1.

М/д сөйләм “Мәктәп, мәктәп, рәхмәт сиңа!”.

7.

Д/мон. сөйләм “Яңа ел”.


2.

Мон./ сөйләм “Тугры дус – җанлы хәзинә”.

8.

Мон./ сөйләм “Язның бер көне ел туйдыра”.


3.

Мон./ сөйләм “Су – тормыш чыганагы”.

9.

Диал./ сөйләм “Язгы өмәдә”.

Диал./ сөйләм “Язгы өмәдә”.

4.

Диал. /сөйләм “ Кышкы матурлык”.

10.

Д/мон. сөйләм “Яшелчә кибетендә”.


5.

Мон./сөйләм “Минем сабакташым”.

11.

Сочинение “Көзге табигать”.


6.

Диал./сөйләм “ Татарстан елгалары”.

13.

Хат (дустыма, әти-әниемә,әби-бабаема).


Календарь – тематик план

Дәреснең темасы

Үзләштерелергә яки камилләштерелергә тиешле махсус белем һәм күнекмәләр

УУГ

Үткәрү вакыты


2 нче сыйныфта үткәннәрне кабатлау - 10 сәгать + 2 бсү + 1 к/д.

План

Факт


1.

Бсү(1). “Туган телем- татар теле”.

Туган телем – татар теле” темасы буенча сөйләшү.

Регулятив универсаль уку гамәлләре:

эшчәнлек өчен эш урынын әзерләү, укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планнаштырырга өйрәнү, эш тәртибен аңлап, уку эшчәлеген оештыра белү, билгеләгән критерийләргә таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү.

Танып белү универсаль уку гамәлләре:

аңлап уку, тиешле мәгълүматны сайлап алу, төп мәгълүматны аеру, фикерләрне логик чылбырга салу, иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү, аларны чишү өчен алгоритм булдыру, объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү, эшчәнлек процессында контроль һәм бәя бирү.


Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:

әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү, әңгәмәдәшнең аралашу холкы белән идарә итү.


1 чир

3.09


2

Авазлар һәм хәрефләр.

Авазлар һәм хәрефләрнең аермасын һәм үзенчәлекләрен аера белү. Транскрипция.


5.09


3

Сузык һәм тартык авазлар.

Калын һәм нечкә сузыкларны аерып, татар телендәге сүзләрнең сингармонизм законына буйсынуын яки буйсынмавын аңлату. Яңгырау һәм саңгырау тартык авазларны аеру.Татар теленең үзенчәлекле авазлары кергән сүзләрдәге аваз һәм хәр. аерып әйтә белү.


8.09


4

Калынлык(ъ) һәм нечкәлек(ь) билгеләре.

ъ һәм ь хәрефләре булган сүзләрне дөрес уку һәм язу.


10.09


5

Сүз басымы. Сүзләргә фонетик анализ ясау

Сүздәге иҗекләрнең саны сузык авазларга бәйле. Гадәттә һәр иҗектә бер сузык аваз була.Сүз басымын дөрес билгели белү. Тат.телендә басымның соңгы иҗеккә төшүе. Сүзгә куш. өстәлгән саен, басымның да шул куш-га күчә баруы. Сүзләргә фонетик анализ ясау күнекмәсен камилләштерү.


12.09


6

Сүз төркеме. Исемнәрнең мәгънәсе һәм сораулары.

Исем кем? нәрсә? сорауларына җавап бирә. Исемнең мәгънәсен аңлап, җөмлә эченнән табып әйтү. Исемнең берлек һәм күплек сан формаларын аеру.


15.09


7

Фигыльләрнең мәгънәләре, сораулары.

Фигыль эшне, хәрәкәтне, хәлне белдерә һәм нишли? нишләде? нишләгән? нишләячәк? нишләр? сорауларына җавап бирә.

Фигыльнең мәгънәсен аңлап, җөмлә эченнән табып әйтү. Фигыльләрнең заман кушымчаларын билгеләү.


17.09


8

Кереш диктант.2 нче класста алган белемнәрне тикшерү.

Грамоталы язу күнекмәләрен тикшерү һәм бәяләү.


19.09


9

Хат. өст. эш. Сыйфатлар-ның мәгънәләре һәм сораулары.

Сыйфат предметның билгесен белдерә һәм нинди? кайсы? сораула-рына җавап бирә. Сыйфатның мәгънәсен аңлап, җөмлә эченнән табып әйтү. Сыйфатларның сыйфатланмышка иярү буенча белемн. ныгыту.


22.09


10

Бсү(2). Монологик сөйләм үстерү ”Тугры дус – җанлы хәзинә”.

Тугры дус- җанлы хәзинә” темасы буенча сөйләшү.


26.09


11

Җөмләнең баш кисәкләре - ия һәм хәбәр. “Урманда” рәсеме өстендә эш.

Ия, хәбәр- җөмләнең баш кисәкләре. Җөмләнең кем? нәрсә? сорауларына җавап бирә торган баш кисәге ия д.а. Ия аст. бер сызык сызыла.Җөмләнең нишли? нишләде? нишләгән? нишләр? нишләячәк? сорауларына җавап бирә торган һәм ия белән бәйләнгән баш кисәге хәбәр д.а.


26.09


12

Ия белән хәбәрнең җөмләдә урнашу тәртибе.

Татар телендә ия җөмлә башында, хәбәр җөмлә ахырында килә. Рус телендә исә алар төрлечә урнашырга мөмкин.


29.09


13

Кабатлау, үткәннәрне гомумиләштерү.

Үткәннәрне гомумиләштерү, йомгаклау.


1.10







14

Сүзлек диктанты Сүз турында гомуми мәгълүмат.

Сүз һәм аның тормыштагы урыны, авазлардан һәм иҗекләрдән төзелүе, предметны, аның билгесен һәм эш- хәрәкәтен белдереп килүе тур. белгәннәрне искә төшерү, ныгыту.

Регулятив универсаль уку гамәлләре:

эшчәнлек өчен эш урынын әзерләү, укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планнаштырырга өйрәнү, эш тәртибен аңлап, уку эшчәлеген оештыра белү, билгеләгән критерийләргә таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү.


Танып белү универсаль уку гамәлләре:

аңлап уку, тиешле мәгълүматны сайлап алу, төп мәгълүматны аеру, фикерләрне логик чылбырга салу, иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү, аларны чишү өчен алгоритм булдыру, объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү, эшчәнлек процессында контроль һәм бәя бирү.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:

әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү, әңгәмәдәшнең аралашу холкы белән идарә итү.



3.10


15

Сүзләрнең туры һәм күчерелмә мәгънәләре.

Кайбер сүзләр әйбернең мәгънәсен турыдан-туры белдерә: тирән күл. Ә кайберләре әйберләрнең охшаш билгеләреннән килеп чыккан күчерелмә мәгънәне белдерә: тирән хөрмәт.


6.10


16

Бер мәгънәле һәм күп мәгънәле сүзләр.

Бер мәгънәле һәм күп мәгънәле сүзләр була. Күп мәгънәле сүзләр арасында мәгънә уртак-лыгы (төсе, урыны, билгесе, функциясе һ.б. билгеләре буенча) була. Бер мәгънәле сүзләрне күп мәгънәле сүзләрдән аерырга өйрәтү.


8.10


17

Бсү(3). Хикәя язу “Яшелчә кибетендә”.

Укучыларның бәйл. сөйл. үстерү. Грамоталы язарга өйрәтү.


10.10


18.

Синонимнар, аларны тексттан табу һәм урынлы куллана белү.

Мәгънәләре охшаш, бер-берсеннән мәгънә төсмерләре һәм язылышлары белән генә аерылып торучы сүзләрнең синоним дип аталуы. Синоним сүзләрне дөрес билгеләп, аларны сүзтезмә һәм җөмлә төзегәндә дөрес һәм урынлы кулланырга өйрәтү.


13.10


19

Омонимнар, аларны тексттан табу һәм сөйләмдә куллану.

Әйтелеше һәм язылышы ягыннан бертөрле, ләкин төрле мәгънәгә ия булган сүзләр омонимнар д.а. Омоним сүзләр арасында мәгънә уртаклыгы булмый. Омонимнар турында төшенчә бирү, аларны аера белү күнекмәсе формалаштыру.


15.10


20

Антонимнар, аларны тексттан табу һәм урынлы куллана белү.

Капма-каршы мәгънәле сүзләрнең антоним дип аталуы. Антоним сүзләрне дөрес билгеләп, аларны сүзтезмә һәм җөмлә төзегәндә дөрес һәм урынлы кулланырга өйрәтү.


17.10


21

Бсү(4). Сочинение “Көзге табигать”.

Көзге табигать” темасына сочинение язу.


20.10


22

Сүзлекләр турында мәгълүмат бирү.

Сүзлекләр (тәрҗемә, орфографик, аңлатмалы, фразеологик, синонимнар, омонимнар сүзлек-ләре) турындагы мәгълүматны үзләштерү. Сүзлекләр белән эшләү күнекмәләре алу.


22.10


23

Төрле сүзлекләр белән эшләргә өйрәнү. Сүзлек диктанты.

Төрле сүзлекләр белән эшләү күнекмәләрен тагын да үстерү, камилләштерү.


24.10


24

Сүз” бүлеген кабатлау.

Белемнәрне бер системага китерү, ныгыту.


27.10


25

Сүз” бүлеге буенча диктант.

Белемнәрне, осталык һәм күнекмәләрне тикшерү һәм бәяләү.

К\диктант һәм гр. бирем хаталары өст. эшләү. Белем, осталык һәм күн. ныгыту. Грамоталы язу өст. эшләү.


29.10


26

Бсү(5). Хат. өстендә эш.

Белем, осталык һәм күн. ныгыту. Грамоталы язу өст. эшләү.


31.10




Сүз төзелеше һәм ясалышы 12 сәг. + 2 бсү





27

Тамыр. Сүзнең тамырын дөрес табу.

Сүз тамырын табуга күнегүләр эшләү.

Регулятив универсаль уку гамәлләре:

эшчәнлек өчен эш урынын әзерләү, укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планнаштырырга өйрәнү, эш тәртибен аңлап, уку эшчәлеген оештыра белү, билгеләгән критерийләргә таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү.

Танып белү универсаль уку гамәлләре:

аңлап уку, тиешле мәгълүматны сайлап алу, төп мәгълүматны аеру, фикерләрне логик чылбырга салу, иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү, аларны чишү өчен алгоритм булдыру, объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү, эшчәнлек процессында контроль һәм бәя бирү.




Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:

әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү, әңгәмәдәшнең аралашу холкы белән идарә итү.





28

Бсү (6). Рәсем буенча диалогик сөйләм “Кышкы матурлык”.

81 нче күнегү. Рәсем буенча “Кышкы матурлык” дигән темага сөйләшү, диалог төзү.




29

Кушымчалар, аларны дөрес билгеләү.

Кушымча-тамырга ялганып килүче кисәк. Кушымчаларны тамырдан аерырга өйрәтү.




30.

Тамырдаш сүзләр.

Тамырдаш сүзләрнең төрле ясагыч кушымчалар ярдәмендә бер үк тамырдан ясалулары. Аларның мәгъ-ре арасында бәйләнеш саклану.




31

Бсү (7). Монологик сөй-ләм үстерү “Су- тормыш чыганагы”.

Мон. сөйләм үстерү “Су- тормыш чыганагы”.




32

Кушымчалар һәм аларның төрләре.

Кушымчалар ике төрле була: сүз ясагыч кушымчалар, мөнәсәбәт белдерүче кушымчалар.




33

Сүз ясагыч кушымчалар.

Сүз ясагыч кушымчалар ярдәмендә яңа сүзләр ясала. Алар сүзләрнең төп мәгънәсен үзгәртә.




34

Бер тамырга берничә төрле кушымча ялгану.

Татар телендә тамырга башта ясагыч кушым-ча, аннары мөнәсәбәт белдерүче кушымчалар-ның ялгануы.




35

Мөнәсәбәт белдерүче кушымчалар.

Мөнәсәбәт белдерүче кушымчалар: исемнәрдә- күплек сан, фиг.- заман кушымчалары. Алар эш- хәл, күренешләр арасындагы мөнәсәбәтләрне белдерә-ләр.




36

Татар һәм рус телләрендә кушымчалар ялгануның үзенчәлекләре.

Татар телендә кушымча- тамырга ялганып килә торган кисәк : җил-ле, елга-лар. Рус телендә кушымча – сүзнең үзгәрә торган кисәге : школ-у, больш-ой. Татар теленнән аермалы буларак, рус телендә приставка һәм суффикс дигән төшенчәләр бар. Татар һәм рус телләрендәге тамыр һәм куш. арасындагы аермалы яклар.




37

Тамыр һәм ясалма сүзләр.

Тамыр сүзгә турыдан-туры мөнәсәбәт белдерүче кушымча да ялганырга мөмкин : дәрес-не, биш-енче.

Ясалма сүзләр тамырга ясагыч кушымча ялганып ясала. Яс. сүзләр ике сүз кушылып яки теркәлеп тә ясалырга мөмкин : аккош, бала-чага. Тамыр һәм ясалма сүзләрнең ясалы-шын аңлату, сүз төзелеше ягыннан анализ ясый белү күнекмәсен булдыру.




38

Кушма сүзләр.

Кушма сүзләр ике сүз кушылып ясала. Алар һәрвакыт кушылып ясала. Кушма сүзләрнең ясалышын аңлату, язылышын күзәтү, сүз төзелеше ягыннан анализ ясый белү күнекмәсен булдыру.




39

Парлы сүзләр.

Парлы сүзләр, ике сүзне теркәп, бер мәгънә белдерә. Алар сызыкча аша языла. Парлы сүзләрнең ясалышын аңлату, язылышын күзәтү, сүз төзелеше ягыннан анализ ясый белү күнекмәсен булдыру.




40

Сүз төзелеше һәм сүз ясалышы” бүлеген каб-у.

Алган белемнәрне ныгыту, гомумиләштерү.






Морфология – 26 сәгать + 8 бсү + 2к\д.





41

Исем, аның сораулары. мәгънәләре.

Исем тур. өйрәнгәннәрне искә төшерү, аларны тексттан табып, сорау кую һәм мәгънәләрен аңлата белү.

Регулятив универсаль уку гамәлләре:

эшчәнлек өчен эш урынын әзерләү, укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планнаштырырга өйрәнү, эш тәртибен аңлап, уку эшчәлеген оештыра белү, билгеләгән критерийләргә таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү.


Танып белү универсаль уку гамәлләре:

аңлап уку, тиешле мәгълүматны сайлап алу, төп мәгълүматны аеру, фикерләрне логик чылбырга салу, иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү, аларны чишү өчен алгоритм булдыру, объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү, эшчәнлек процессында контроль һәм бәя бирү.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:

әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү, әңгәмәдәшнең аралашу холкы белән идарә итү.




42

Административ контроль диктант.“Сүз төзелеше һәм ясалышы”

Белем, осталык һәм күнекмәләрне тикшерү һәм бәяләү.




43

Бсү(8). Хат. өстендә эш.

К\д хаталары өст.эшләү, грамоталы язу күнекмәләрен ныгыту.




44

Исемнәрнең берлек һәм күплек формалары.

Исемнәрнең берлек һәм күплек сан формала-рын искә төшерү, кайбер исемнәрнең күплек сан формасы төр мәгънәсен белдереп килүе тур. мәгъл бирү.




45

Уртаклык һәм ялгызлык исемнәр.

Ялгызлык исемнәргә кеше исемнәре, фами-лияләр, ил, шәһәр, авыл, елга, тау, урам, диңгез, китап, кино-фильм исемнәре, хайван-нарга бирелә торган кушаматлар керә. Калган исемнәр уртаклык исемнәр д.а. Ялгызлык исемнәр баш хәреф белән языла.




46

Бсү (9) Д/монологик сөйләм “Яңа ел”.

Яңа ел” дигән темага д/ монологик сөйләм үстерү.




47

Исемнәрнең килеш белән төрләнүе турында мәгълүмат бирү.

Исемнәр килеш белән төрләнә. Килеш кушымчалары сүзләрне үзара бәйләү өчен кулланыла. Исемнәрнең берлектә һәм күплектә килеш белән төрләнеше.




48

Татар телендә килешләр.

Татар телендәге 6 килешнең исемен һәм сорауларын истә калдыру.




49

Баш килештәге исемнәрнең кулланылышы.

Баш килеш- кушымчасыз килеш. Сораулары- кем? нәрсә? Кем? соравының кешеләргә карата, калган барлык исемнәргә дә нәрсә? соравы куелуы.




50

Иялек килешенең сораулары һәм кушымчалары.

Иялек килешендә килгән исемнәргә –ның, -нең кушымчалары ялгана. Сораулары- кемнең? нәрсәнең? Баш һәм иялек килешен-дәге исемнәрнең икенче бер исемне ачыклау-дагы үзенчәлекләре.




51

Юнәлеш килешенең сораулары һәм кушымчалары.

Юнәлеш килеш. килгән исемнәргә –га\ -гә, -ка\кә куш. ялгана. Сораулары: кемгә? нәрсәгә? кая? Бу килешне сөйләмдә дөрес куллану күнекмәләре булдыру.




52

Төшем килешенең сораулары һәм кушымчалары.

Төшем килешендә килгән исемнәргә –ны, -не кушымчалары ялгана. Сөйләүче өчен дә, тыңлаучы өчен дә таныш әйбер тур. сүз барганда нәрсәне? соравы, ә башка очракларда нәрсә? соравы куела.




53

Чыгыш килешенең сораулары, мәгънәләре, кушымчалары.

Чыгыш килешендәге исемнәргә –дан\ -дән, -тан\-тән, -нан\ -нән кушымчалары ялгана. Сораулары : кемнән? нәрсәдән? кайдан? каян? Чыгыш килеше нәрсәнең дә булса башланган, чыккан урынын белдереп килә.

Регулятив универсаль уку гамәлләре:

эшчәнлек өчен эш урынын әзерләү, укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планнаштырырга өйрәнү, эш тәртибен аңлап, уку эшчәлеген оештыра белү, билгеләгән критерийләргә таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү.

Танып белү универсаль уку гамәлләре:

аңлап уку, тиешле мәгълүматны сайлап алу, төп мәгълүматны аеру, фикерләрне логик чылбырга салу, иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү, аларны чишү өчен алгоритм булдыру, объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү, эшчәнлек процессында контроль һәм бәя бирү.


Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:

әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү, әңгәмәдәшнең аралашу холкы белән идарә итү.





54

Бсү(10). Диалогик сөйләм “Татарстан елгалары”

Татарстан елгалары” дигән тема буенча диалогик сөйләм үстерү.




55

Урын- вакыт килешенең сораулары, кушымчалары.

Урын-вакыт килешендәге исемнәргә –да/ -дә, -та/ -тә кушымчалары ялгана. сораулары : кемдә? нәрсәдә? кайда? кайчан? Бу килеш формасын сөйләмдә куллану белү күнекмәләре булдыру.




56

Берлек һәм күплек сандагы исемнәрнең килеш белән төрләнеше.

Белемнәрне ныгыту, гомумиләштерү. Төрле килеш формаларын дөрес куллану күнекмәләре тәрбияләү, логик фикерләү сәләтен үстерү.




57

Бсү(11 ). Изложение. “Песи”

Тел күнекмәләренә игътибарлы булырга, нәтиҗә ясарга өйрәтү. Җөмләләрне дөрес төзү, фикерне ачык, төгәл язу өстендә эшләү .




58

Бсү(12). Хаталар өстендә эш.

Грамоталы язу өстендә эшләү . Бәйләнешле әйтмә һәм язма сөйләмгә өйрәтү.




59

Алмашлык. Зат алмашлыклары һәм аларның мәгънәсе, килеш белән төрләнеше.

Зат алмашлыклары сөйләшүдә катнашучы затларны- сөйләүчеләрне, тыңлаучыларны, алар турында сүз барган зат, предметларны белдерәләр. Зат алмашлыклары белән җөмләләр төзи белү күнекмәләре булдыру.




60

Сорау алмашлыклары турында мәгълүмат бирү.

Сорау алмашлыклары : кем? нәрсә? нинди? кайсы? нигә? ничәнче? ничек? кая? Килеш сорауларының сорау алм. булуына төшенү. Исемнәрне алыштырган зат алм. берлек һәм күплек санда килә, килешләр белән төрләнә.




61

Фигыль. Ф-рнең мәгънә-ләре һәм сораулары.

Фигыль турында белемнәрне барлау, күнегүләр ярдәмендә ныгыту.




62

Фигыльләрнең барлык һәм юклык формалары.

Юклык формасында фигыльгә –ма, -мә, - мый, -ми кушымчалары ялгана.




63

Фигыльләрнең заман белән төрләнүе.

Фигыльләр эшнең үтәлү вакытын белдерә. Бу- фигыльнең заман белән төрләнүе д.а. Фигыль өч заманда килә : хәзерге заман, үткән заман, киләчәк заман. Фигыльләрнең заман кушымчаларын билгеләү.




64

Хәзерге заман хикәя фи-гыльнең зат-сан б-н төр-ләнеше, аларның сөйләм-дә дөрес кулланылышы.

Фигыльләр зат-сан белән төрләнәләр. Алар беренче, икенче, өченче затта, берлектә һәм күплектә киләләр. Хәз. заман хикәя фиг-нең зат-сан белән төрләнеше.




65

Рус телендәге фигыль-ләрнең заманнары һәм зат-сан б-н төрләнешен-дәге үзенчәлекләр. Тест

Хәз. заман хикәя фиг-нең барлык- юклык формаларын дөрес билгеләү һәм сөйләмдә куллана белүне ныгыту. Алган белемнәрне гомумиләштереп кабатлау, рус теле белән чагыштыру.

Регулятив универсаль уку гамәлләре:

эшчәнлек өчен эш урынын әзерләү, укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планнаштырырга өйрәнү, эш тәртибен аңлап, уку эшчәлеген оештыра белү, билгеләгән критерийләргә таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү.

Танып белү универсаль уку гамәлләре:

аңлап уку, тиешле мәгълүматны сайлап алу, төп мәгълүматны аеру, фикерләрне логик чылбырга салу, иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү, аларны чишү өчен алгоритм булдыру, объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү, эшчәнлек процессында контроль һәм бәя бирү.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:

әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү, әңгәмәдәшнең аралашу холкы белән идарә итү




66

Бсү(13). Хат язу.

Әниләрне бәйрәм белән котлап хат язу.




67

Сыйфат. Сыйфатларның сораулары, мәгънәләре, төрле билгеләрне белдереп килүе

Сыйфат предметның билгесен белдерә. Сыйфат ачыклаган исем сыйфатланмыш д.а. Сыйфатларны башка сүз төркемнәреннән аеру. Сыйфатларның төрле-төрле билгеләрне белдереп килүләре, сөйләмне матуррак яңгырашлы итүләре. Аларны сөйләмдә дөрес куллану.




68

Татар телендә сыйфат белән сыйфатланмышның бәйләнеш үзенчәлекләре.

Татар телендә сыйфат белән сыйфатланмышның бәйләнеш үзенчәлекләрен билгеләү.




69

Синоним һәм антоним сыйфатлар. Аларны сөйләмдә дөрес куллану.

Син. сыйфатларның мәгънәләре охшаш була: матур - чибәр. Анто-ним сыйфатлар капма-каршы мәг. була: яхшы-начар. Син. һәм ант. сыйфатларны тексттан табу, дөрес һәм урынлы куллана белү.




70

Сыйфатларның исемне ачыклап килүе, җөмләдәге роле.

Сыйфатларның исемнәрне ачыклап килүе, аларның җөмләдәге әһәмиятен күрсәтү һәм сөйләмдә куллану күнекмәләрен үстерү.




71

Бсү(14). Монологик сөй-ләм “Минем сабакташым”

Минем сабакташым” темасы буенча сөйләшү.




72

Сан , аның мәгънәсе, сораулары. Саннарны сөйләмдә дөрес куллану.

Предметның санын, исәбен белдереп, ничә? ничәнче? ничәү? ничәшәр? ничәләп? сорауларына җавап булган сүз төркеменең сан дип аталуы.




73

Татар телендә сан белән саналмышның бәйләнеш үзенчәлекләре.

Сан ачыклаган исем саналмыш була. Татар телендә саналмыш берлек санда кулланыла. Саннарны сөйләмдә дөрес куллану.




74

Морфология” бүлеген кабатлау.

Морфология” бүлеген гомумиләштереп кабатлау, алган белемнәрне ныгыту.




75

Морфология. Диктант.

Белем һәм күнекмәләрне тикшерү, бәяләү.




76

Бсү(15). Хаталар өстендә эш.

К\д хаталары өст.эшләү, белем һәм күнекмәләрне ныгыту.




Синтаксис – 17 сәгать + 4 бсү + 1 к/д.



77

Сүзтезмә т-да төшенчә. Өйрәнелгән сүз төркемнә-рен кулланып, сүзтезмә һәм җөмләләр төзү, алар-ны сөйләмдә дөрес кул-ну

Сүзтезмә предметларның, эш – хәрәкәтнең мәгънәсен төгәлрәк атый : көн – яңгырлы көн. Сүзтезмәләр төзеп язу күнекмәләре булдыру.

Регулятив универсаль уку гамәлләре:

эшчәнлек өчен эш урынын әзерләү, укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планнаштырырга өйрәнү, эш тәртибен аңлап, уку эшчәлеген оештыра белү, билгеләгән критерийләргә таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү.

Танып белү универсаль уку гамәлләре:

аңлап уку, тиешле мәгълүматны сайлап алу, төп мәгълүматны аеру, фикерләрне логик чылбырга салу, иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү, аларны чишү өчен алгоритм булдыру, объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү, эшчәнлек процессында контроль һәм бәя бирү.


Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:

әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү, әңгәмәдәшнең аралашу холкы белән идарә итү.




78

Сүзтезмәдә ияртүче һәм иярүче сүзләр.

Сүзтезмә ияртүче һәм иярүче сүздән төзелә: яңгырлы көн. Көн – ияртүче сүз, яңгырлы – иярүче сүз. Ияртүче сүзләре ис. һәм фиг. Белән белдерелгән сүзтезмәләр төзү күнекмәләре алу; иярүче сүзләрдәге килеш формаларын искә төшерү.




79

Җөмлә, аның мәгънәсе, ничек төзелүе.

Сөйләм җөмләләрдән төзелә. Сүзләр, бер-берсе белән бәйләнешкә кереп, җөмлә төзиләр. Җөмлә тәмамланган уйны белдерә.




80

Бсү(16). Монологик сөйләм үстерү ”Язның бер көне ел туйдыра ”.

Язның бер көне ел туйдыра” дигән темага сөйләшү.




81

Җөмләнең коммуникатив төрләре . Хикәя җөмлә.

Әйтү максаты буенча хикәя, сорау, өндәү җөмләләр була.

Хикәя җөмлә тыныч тавыш белән әйтелә, аның ахырында нокта куела.




82

Сорау җөмләләр, аларның үзенчәлекләре.

Сорау җөмлә сорау интонациясе белән әйтелә. Сүзләргә ялганган –мы, -ме кисәкчәләре дә сорауны белдереп килә. Аның ахырында сорау билгесе куела. Сорау җөмләдә кем? нәрсә? нинди? нигә? ни өчен? кебек сүзләр кулланыла. Сорау җ. сөйләмдә куллана белү.




83

Бсү(17). Диалогик сөйләм үстерү “Язгы өмәдә”.

278 нче күнегү - “Язгы өмәдә” темасы буенча диалог төзи белү.




84

Өндәү җөмләләр.

Өндәү җөмлә күтәренке тавыш белән әйтелә һәм эш кушуны, боеруны, үтенүне белдерә. Аның ахырында өндәү билгесе куела.




85

Раслау, инкарь җөмләләр. Алар янында тыныш билгеләре.

Раслау җөмләдә фикер раслана. Инкарь җөмләдә юк, түгел сүзләре ярдәмендә фикер кире кагыла.




86

Инкарь итүнең төп формалары: хәбәр булып килгән фигыльдә юклык кушымчаларын, түгел кисәкчәсен, юк хәбәрлек сүзен куллану.

Раслау һәм инкарь җөмләләрнең берсен икенчесенә үзгәртергә өйрәнү,

белемнәрне ныгыту. Инкарь итүнең төп формалары өйрәнү.




87

Хикәя, сорау, өндәү җөм-ләләрне гомумиләштереп кабатлау.

Хикәя, сорау, өндәү җөмләләрне аеру һәм аларны дөрес интонация белән укып, тыныш билгеләрен дөрес кую күнекмәләрен кабатлау.




88

Җөмлә төрләрен ныгыту.

Җөмлә төрләре б-ча ныгыту күнегүләре эшләү, белемнәрне гом-рү.

Регулятив универсаль уку гамәлләре:

эшчәнлек өчен эш урынын әзерләү, укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планнаштырырга өйрәнү, эш тәртибен аңлап, уку эшчәлеген оештыра белү, билгеләгән критерийләргә таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү.


Танып белү универсаль уку гамәлләре:

аңлап уку, тиешле мәгълүматны сайлап алу, төп мәгълүматны аеру, фикерләрне логик чылбырга салу, иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү, аларны чишү өчен алгоритм булдыру, объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү, эшчәнлек процессында контроль һәм бәя бирү.


Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:

әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү, әңгәмәдәшнең аралашу холкы белән идарә итү.




89

Җөмләнең баш кисәкләрен билгеләү.

Җөмләнең баш кисәкләре тур. бел-не искә төшереп, аларны билгеләргә өйрәнү. Җөмләнең кем? нәрсә? сор. җавап бирә торган баш кисәге ия д.а. Ия баш кил. исем яки алм. белән бел-дерелә : Яңгыр ява. Син язасың. Ия астына бер сызык сызыла. Татар телендә гадәттә ия хәбәрдән алда килә. Җөмләнең нишли? нишләде? нишләгән? нишләр? нишләячәк? сор. җавап бирә торган һәм ия б-н бәйләнгән баш кисәге хәбәр д.а. Ул фигыль һәм сыйфат белән белдерелә : Малай укый. Елга киң. Хәбәр астына ике сызык сызыла. Хәбәр җ-нең ахырында килә.




90

Татар һәм рус телләрендә ия белән хәбәрнең урнашу урыны.

Татар һәм рус телләрендә ия белән хәбәрнең урнашу тәртибен күзәтү һәм алар арасындагы аерманы аңлау, сөйләмдә аларны дөрес куллану күнекмәләре алу.




91

Ия белән хәбәрнең урнашу урыны. Ныгыту.

Ия белән хәбәрнең урнашу урыны турындагы белемнәрне ныгыту.




92

Аергыч турында мәгълүмат бирү, аларны сөйләмдә дөрес куллану.

Аергыч- җөмләнең иярчен кисәге. Ул нинди? кайсы? ничәнче? кемнең? нәрсәнең? сорау-на җавап бирә. Гадәттә аергыч сыйфат белән белд-лә: Болында матур чәчәкләр үсә. Аның аст. дулкынлы сызык сызалар.




93

Бсү (18). Тәрҗемә күнегүләре

288 нче күнегү- текстны рус теленнән татар теленә тәрҗемә итү. Бәйләнешле сөйләм үстерү.




94.

Җөмлә кисәкләрен каб-у. Синтаксик анализ ясау.

Җөмлә кисәкләрен билгеләү буенча белем һәм күнекмәләрен ныгыту. Анализ ясау күнекмәләрен формалаштыру.




95

Татар телендә җөмләдә сүз тәртибе.

Рус телендә ия белән хәбәр җөмләнең төрле урыннарында киләләр. Сыйфат белән белдерелгән хәбәр җөмлә ахырында килә : Көн җылы.




96

Синтаксис” бүлеге б-ча үткәннәрне кабатлау.

Бүлек буенча үткәннәрне ныгыту, к/д әзерләнү.




97

Синтаксис” бүлеге б-ча контроль диктант.

Белем һәм күнекмәләрне тикшерү һәм бәяләү.




98

Бсү(19). Хаталар өстендә эш.

К\диктант хаталары өст эшләү, грамоталы язу күнекмәләрен камилләштерү.






Ел буенча үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау – 4 сәгать.




99

Ел б-ча үтелгәннәрне го-мумиләштереп каб-у. Сүз. Сүз төзелеше һәм ясалышы

Сүз” бүлеге һәм “Сүз төзелеше һәм ясалышы” буенча үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау, белем һәм күнекмәләрне системалаштыру.




100

Ел б-ча үтелгәннәрне го-мумиләштереп кабатлау. Морфология. Синтаксис.

Морфология” бүлеге һәм “Синтаксис” бүлеге буенча үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау, белем һәм күнекмәләрне системалаштыру.




101

Ел б-ча үтелгәннәрне го-мумиләштереп кабатлау. Җөмлә кисәкләрен каб-у

Җөмлә кисәкләрен билгеләү буенча белем һәм күнекмәләрен ныгыту. Анализ ясау күнекмәләрен формалаштыру.




102

Ел б-ча үтелгәннәрне гомумиләштереп каб-у.

Исәнме, җәй!” темасына хикәя төзү.




Өстәмә методик укыту җыентыклары.

1.Гәрәева Г.Х. Уйный-уйный укыйбыз. – Казан: Яңалиф, 2007.

2. Җ.З.Багаева. Татар теленнән грамматик биремнәр.-Яр Чаллы, 2008.

3. Фатыйхова Р.Н. Татар теленнән диктантлар, контроль эшләр, тестлар. – Казан: Гыйлем, 2009.

4. Гыймадиева Н.С.,Галләмова Р.В.Үзебез язабыз. Башлангыч сыйныфлар өчен сочинениеләр . – Казан: Гыйлем, 2008.

5. Хәсәнова М.Х., Галиева Л.И. Татар теленнән диктантлар. Дүртьеллык башлангыч татар мәктәбенең 1-4 нче сыйныфларында эшләүче укытучылар өчен методик кулланма.


Автор
Дата добавления 02.03.2016
Раздел Начальные классы
Подраздел Рабочие программы
Просмотров630
Номер материала ДВ-499662
Получить свидетельство о публикации

Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх