Инфоурок Другое Рабочие программыРабочая программа по татарскому языку и литературе для 9 класса

Рабочая программа по татарскому языку и литературе для 9 класса

Скачать материал

Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем  учреждениесе

“Александр Бистәсе төп гомуми белем  мәктәбе”

ШМО утырышында каралган

Протокол №1

“_____” _______________

ШМО җитәкчесе______________

Жулёва Т.М.

“Килешенгән”

Директор урынбасары___________

Чуприкова Э.Т.

“_______”____________

“Раслыйм”

“Александр Бистәсе гомуми белем  мәктәбе” директоры _______Галямова В.Е.

Приказ № 248 от 27 августа 2014г.

 

 

Татар теле һәм әдәбиятыннан эш программасы

 9 класс

Эшләнгән елы – 2014

Программаны реализацияләү срогы – 2014-2015 уку елы

Татар теленнән сәгатьләр саны: 68                                                                                  Рассмотрено

Татар әдәбитыннән сәгатьләр саны: 68                                                             на заседании педагогического совета

Программаны төзеде: Хадиуллина Р.Х.                                                            Протокол №34 от 27.07.2014г.

 

2014

Статус документа

 

-         Данная рабочая программа по татарскому языку и литературе составлена на основании следующих документов:

-          Федеральный закон от 29 декабря 2012 г. № 273-ФЗ «Об образовании в Российской Федерации»;

     -   Федеральный перечень учебников, рекомендованных (допущенных) Министерством образования и науки РФ к использованию в     

          образовательном процессе в 2014-2015 учебном году ;

-         Учебный план МБОУ «Александро-Слободская ООШ» Заинского муниципального района РТ на 2014-2015 учебный год (утвержден решением педагогического совета, протокол № 34 от 27.08.2014 г. )

 

-         Гигиенические требования к условиям обучения в общеобразовательных учреждениях СанПиН 2.4.2.2821-10 от 29 декабря 2010 года № 189.

 

 

-         “Рус телендә урта (гомуми) белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы”  1-11 сыйныфлар. Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы, Казан. “Мәгариф” нәшрияты, 2010 ел

 

-         Татар теленнән һәмәдәбиятыннан гомуми белем бирүнең дәүләт стандартлары .

 

 

 

Аңлатма язуы

Эш программасы түбәндәге документларны исәпкә алып төзелә:

1. “Мәгариф турында” Россия Федерациясенең Законы (“Закон об образовании” Закон  Российской Федерации)

2. “Мәгариф турында” Татарстан Республикасы Законы.

4. ”Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы» 1-11  нче сыйныфлар. Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы, Казан,  “Мәгариф” нәшрияты, 2010 ел

5. Р.З.Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева, Татар теле 9 класс, Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2008

6. М.З.Зәкиев “Татар синтаксисы”, Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2008.

7. Бөек Ватан сугышы чоры прозасы, 14 том, Тарих – 2002

8. Һади Такташ, том 38. Хәтер - 2006

9. Габдулла Тукай, том 7, Тарих – 2002

10. Р.Р.Нигматуллина “Татарча да яхшы бел” 6 класс, Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2007

11. Р.Р.Нигматуллина “Татарча да яхшы бел” 8 класс, Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2008

УМК:

4. ”Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы» 1-11  нче сыйныфлар. Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы, Казан,  “Мәгариф” нәшрияты, 2010 ел

5. Р.З.Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева, Татар теле 9 класс, Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2008

6. М.З.Зәкиев “Татар синтаксисы”, Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2008.

7. Бөек Ватан сугышы чоры прозасы, 14 том, Тарих – 2002

8. Һади Такташ, том 38. Хәтер - 2006

9. Габдулла Тукай, том 7, Тарих – 2002

10. Р.Р.Нигматуллина “Татарча да яхшы бел” 6 класс, Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2007

11. Р.Р.Нигматуллина “Татарча да яхшы бел” 8 класс, Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2008

 

 

 

 

 

    

                                                                              Эш программасының структурасы.

Татар теленең эш программасы өч өлештән тора: аңлатма язуыннан, төп бүлекләрне белем һәм күнекмәләрне үз эченә алган программаның эчтәлегеннән, укучыларның белем дәрәжәсенә таләпләреннән,  гомумбелем күнекмәләрен бәяләүнең критерийлары һәм нормаларыннан

Программаның эчтәлеге

Лингвистик компетенция (укуыларның ана теленнән мәгълүматлылыгы) фонемалар, морфемалар, сүз ясалышы, сүзтезмәләр, җөмләләр, җөмлә кисәкләре, лексик һәм грамматик берәмлекләр, лингвистик анализны һ.б. үз эченә ала.

 Аралашу (коммуникатив) компетенциясе  ул – башкалар әйткәнне аңлау һәм үз фикереңне белдерү өчен тупланган белем, осталык, күнекмәләр җыелмасы; хәзерге татар теле нормаларына ия булу, сүз байлыгын, сөйләмнең грамматик ягын дөрес итеп үзләштерү; телдән һәм язма формада бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен булдыру һ.б.

Этнокультура өлкәсенә караган (культурологик) компетенция, ягъни телне милли-мәдәни яссылыкта үзләштерү ул – укучыларны сөйләмгә милли үзенчәлекләрне чагылдырган текстлар белән эшләү, тормыш-көнкүреш, гореф-гадәт үзенчәлекләрен, сынлы сәнгать әсәрләрен, халык авыз иҗаты үрнәкләрен белү, татар  сөйләм этикетына ия булу.

Рус мәктәбендә чит тел буларак татар теле укытуның төп бурычлары түбәндәгеләр:

1. Татар теленең барлык тармаклары буенча эзлекле рәвештә фәнни белем бирү.

2. Сөйләм эшчәнлеге  төрләре буенча ныклы күнекмәләр булдыру. Татар телендә матур һәм дөрес аралашырга өйрәтү.

3. Телдән һәм язма сөйләм осталыгы һәм күнекмәләрен камилләштерү, татар теле мөмкинлекләреннән тулысынча файдалана белергә өйрәтү.

4. Татар телен башка фәннәр буенча белем алу чарасы буларак кулланырга өйрәтү күнекмәләре булдыру.

5. Укучыларның логик фикерләү сәләтләрен үстерү.

6. Дәреслек, өстәмә һәм белешмә әдәбият белән эш итү, уку, язу күнекмәләрен камилләштерү.

Рус мәктәпләрендә укучы  балаларының  рус телендә аралашуларын һәм фәннәрнең рус телендә үзләштерелүен истә тотып, темаларны үткәндә, грамматик категорияләрне аңлатканда, татар теленә хас күренешләрне рус теле белән янәшә куеп (сопостовительная грамматика) аңлату нәтиҗәле.

Укучыларның гомуми грамоталылыгын тикшерү һәм үстерү өчен төрле характердагы диктантлар, шулай ук сүзлек байлыгын арттыру, бәйләнешле сөйләм үстерү, логик фикерләү дәрәҗәсен камилләштерү максатыннан сочинение һәм изложениеләр яздырыла.

Эш программасы тел белеме тармаклары арасында системалылык һәм эзлеклелек, фәннилек, аңлаешлылык принципларын истә тотып төзелде.

    Эшчәнлекнең төп максаты- укучыларны татарча сөйләшергә, аралашырга өйрәтү. Сынап карау барышында түбәндәгеләргә ирешү максат итеп куела:Тормышта таныш хәлләрдә аралаша белү; Таныш күренешләр хакында табигый сөйләмне ишетеп аңлау; Икетелле сүзләрдән дөрес файдалана белү.

Укучыларның белем дәрәҗәсенә таләпләр

I.Тел бүлекләре буенча мәгълүматлылык

Синтаксис һәм пунктуация буенча:

      Өйрәнә торган синтаксик берәмлекләрне аңлау.

      Җөмләләрне сүзтезмәләргә таркату. Иярүче һәм ияртүче сүзләрне билгеләү, аларны бәйләүче тел чараларын табу. Сүзтезмә белән җөмләнең бер-берсеннән аермасын таный белү.

      Җөмләнең әйтү максаты буенча төрен, интонация, логик басым һәм сүз тәртибен белү. Гади җөмлә төрләрен билгеләү.

      Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләрен табып, аларның кайсы сүз төркемнәре белән белдерелүен күрсәтү.

      Гади һәм кушма җөмләләрне, кушма җөмлә төрләрен аера белү.

      Җөмләдә тиңдәш кисәкләрне, кереш һәм эндәш сүзләрне табу.

      Җөмләнең аерымланган кисәкләрен билгеләү.

      Туры һәм кыек сөйләмнең үзенчәлекләрен аңлау.

      Тыныш билгеләрен куюны аңлату. Җөмлә ахырында, аерымланган кисәкләр янында, тиңдәш кисәкләр, кереш һәм эндәш сүзләр янында тыныш билгеләре кую.  Ия белән хәбәр арасында сызык кую очракларын белү. Тезмә һәи иярченле җөмләләрдә, катлаулы кушма җөмләләрдә тыныш билгеләрен кую   Диалог һәм туры сөйләм янында тыныш билгеләрен кую. Текст турында мәгълүмат.

Стилистика буенча:

      Телебездә кулланыла торган стильләрне, аларның үзенчәлекләрен белү.

      Төрле стильдәге текстларны аера белү. Стиль хаталарын табу һәм төзәтү буенча эшләү.

II. Сөйләм эшчәнлеге буенча мәгълүматлылык

Телдән һәм язма сөйләмдә:

1.      репродуктив сөйләм: укылган яки тыңланган текстның эчтәлеген сөйләү яки язу;

2.      продуктив сөйләм: бирелгән тема буенча тиешле әдәби нормаларга җавап бирә торган һәм эзлекле итеп оештырылган сөйләм.

      Төрле эш  кәгазьләрен яза белү.

      Караган фильмга яки  спектакльгә, укылган китапка бәяләмә язу.

      Төрле китапларга аннотация язу.

      Программа буенча өйрәнелгән әдәби әсәр геройларына телдән яки язмача характеристика бирү.

      Газета-журналларга мәкаләләр язу.  Тезислар, рефератлар, докладлар язу.

Татар әдәбиятын укытуның төп максатлары:

- татар әдәбияты аша татар халкының тарихы, рухи казанышлары, яшәеш үзенчәлекләре белән таныштыру.

- телдән һәм язмача аралашу күнекмәләрен һәм осталыкларын камилләштерү, фикер эшчәнлеген үстерү.

- әдәби әсәрләрдән алган өзекләр, аларның авторлары белән таныштыру

- әсәрләр аша укучыларның дөняга карашын формалаштыру, уңай сыйфатлар тәрбияләү

- язучы һәм шагыйрьләрнең иҗаты, тормыш юлы турында белешмә бирү

-текстта күтәрелгән мәсьәләләргә карата мәнәсәбәтне дәлилләп белдерү

Гомумбелем күнекмәләрен бәяләүнең критерийлары һәм нормалары

Укуны бәяләү нормасы – 9 сыйныфта 90-95 сүз.

Текстны тулаем аңлап, авазларны һәм сүзләрне дөрес әйтеп, басымны дөрес куеп, сәнгатьле һәм аңлаешлы итеп тиешле тизлектә укыганда “5”ле куела.

Текстның эчтәлеген аңлап, сәнгатьле һәм аңлаешлы итеп, әмма 2-3 орфографик хата җибәреп(авазларның әйтелешен бозу, басымны дөрес куймау, синтагмаларга бүленештә ялгышу) укыганда “4”ле куела

Текстның эчтәлеген өлешчә аңлап, 4-6 тупас орфографик хата җибәреп укыганда һәм уку тизлеге акрын булганда, “3”ле куела

Текстның эчтәлеген бөтенләй аңламыйча, орфоэпик кагыйдәләрне бозып, 7дән артык әйтелеш хатасы җибәреп һәм уку тизлегенә куелган таләпләрне сакламыйча укыганда, “2”ле куела.

Язма эшләрнең күләме һәм аларны бәяләү:

Сүзлек диктанты –25-28 сүз

Сүзлек диктантын бәяләү

1.      Пөхтә язылган, хатасы булмаган эшкә “5” ле куела.

2.      Бер орфографик хаталы эшкә “4” ле куела.

3.      Өч орфографик хаталы эшкә “3” ле куела.

4.      Биш орфографик хаталы эшкә “2” ле куела.

Контроль диктант- ел башында 80-90 сүз;  ел ахырында 90-100сүз      

Контроль диктантны бәяләү:

1. Эш пөхтә башкарылса, хатасы булмаган эшкә “5” ле куела. (Бер – орфографик, ике пунктуацион хата булырга мөмкин.)

2.   Ике орфографик, ике пунктуацион яки бер орфографик, дүрт пунктуацион хаталы эшкә “4” куела.

3.   Дүрт орфографик, дүрт пунктуацион яки өч орфографик, алты  пунктуацион хаталы эшкә “3” куела.

4.  Алты орфографик, биш пунктуацион яки биш орфографик, сигез пунктуацион хаталы эшкә “2” куела.

Изложение текстының күләме: ел башында 130-140 сүз ; ел ахырында 140-150 сүз

Изложениене бәяләү

 1. Тема тулысынча ачылган, фактик һәм техник хаталары булмаган, стиль бердәмлеге сакланган эшкә «5» ле куела. (Бер орфографик, ике пунктуацион яки ике грамматик хатасы булырга мөмкин.

 2. Текстның эчтәлеге темага нигездә туры килсә, фикерне белдерүдә зур булмаган ялгышлыклар җибәрелсә, бер-ике фактик, бер-ике техник хатасы булса, ике орфографик, ике-өч пунктуацион, бер грамматик хатасы булган эшкә «4» ле куела.

3. Язмада эчтәлек эзлекле бирелмәсә, стиль бердәмлеге сакланмаса, өч фактик, ике-өч техник хатасы булса, өч орфографик, дүрт пунктуацион, ике грамматик хатасы булган эшкә «3» ле куела.

4. Эзлеклелек, стиль бердәмлеге сакланмаса, язма эш планга туры килмәсә, фактик һәм техник хаталары күп булса, орфографик хаталарның саны дүрттән, пунктуацион хаталарның саны биштән, грамматик хаталар саны өчтән артса, «2» ле куела.

 Сочинениенең күләме: Иҗади эшнең бер төре буларак, сочинение — укучының язма рәвештә үти торган эше. Ул бәйләнешле сөйләм үстерү күнекмәләре булдыруда зур әһәмияткә ия. Әдәби (хикәяләү, очерк, истәлек, хат, рецензия һ. б.), әдәби- иҗади, өйрәтү характерындагы, ирекле, рәсемнәр нигезендә үткәрелә торган һәм контроль сочинениелэр була. Сочинение план нигезендэ языла. Ике сәгать дәвамында сыйныфта язылган сочинениенең  күләме 9—11 нче сыйныфларда 18-20 җөмлә.

Сочинениене бәяләү

1. Язманың эчтәлеге темага тулысынча туры килсә, фактик ялгышлары булмаса, бай телдэ, образлы итеп язылса, стиль бердәмлеге сакланса, «5» ле куела. (Бер орфографик яисә ике пунктуацион (грамматик) хата булырга мөмкин.)

2. Язманың эчтәлеге нигездә темага туры килсә, хикәяләүдэ зур булмаган ялгышлыклар күзәтелсә, бер-ике фактик хата җибәрелсә, теле бай, стиль ягы камил булып, ике орфографик, өч пунктуацион (грамматик) яисә бер-ике сөйләм ялгышы булса, «4» ле куела.

3. Эчтәлекне бирүдә җитди ялгышлар, аерым фактик төгәлсезлекләр булса, хикәяләүдә эзлеклелек югалса, сүзлек байлыгы ярлы булса, стиль бердәмлеге дөрес сакланмаган җөмләләр очраса, 6 орфографик, 6 пунктуацион (грамматик) яисә өч-дүрт сөйләм хатасы булса, «3» ле куела.

4. Язма темага туры килмичә, фактик төгәлсезлекләр күп булып, план нигезендэ язылмаса, сүзлек байлыгы бик ярлы булса, текст кыска һәм бер типтагы җөмләләрдән торып, сүзләр дөрес кулланылмаса, стиль бердәмлеге сакланмаса, биш орфографик, сигез пунктуацион (грамматик) яисә дүрт—алты сөйләм хатасы булса, «2» ле куела.

 

   Диалогик сөйләмне бәяләү

Бирелгән ситуация буенча яки өйрәнелгән тема буенча әңгәмә кора алганда, әйтелеше һәм грамматик төзелеше ягыннан дөрес, эчтәлеге ягыннан эзлекле һәм тулы диалогик сөйләм төзегәндә, “5”ле куела.

Бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча әңгәмә кора алганда, әмма репликаларның әйтелешендә һәм аерым сүзләрнең грамматик формаларында 2-3 хата җибәреп, эчтәлеге ягыннан эзлекле диалогик сөйләм төзегәндә, “4”ле куела

Өстәмә сораулар ярдәмендә генә әңгәмә кора алганда, репликаларның әйтелешендә һәм сүзләрнең грамматик формаларында 4-6 хата җибәреп, эчтәлеген бозып диалогик сөйләм төзегәндә, “3”ле куела.

Бирелгән ситуация яки тема буенча диалог төзи алмаганда, “2”ле куела.

 

Монологик сөйләмне бәяләү:

Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча әйтелеше, грамматик төзелеше ягыннан дөрес һәм эчтәлеге ягыннан тулы, эзлекле монологик сөйләм өчен “5”ле куела.

Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча эзлекле төзелгән, әмма аерым сүзләрнең әйтелешендә, грамматик формаларында яки җөмлә төзелешендә 2-3 хатасы булган монологик сөйләм өчен “4”ле куела.

Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча эзлекле төзелмәгән, сүзләрнең әйтелешендә, җөмлә төзелешендә 4-7 хатасы булган монологик сөйләм өчен “3”ле куела.

Өйрәнелгән темага яки бирелгән темага монолог төзи алмаганда, “2”ле куела

Йомгаклау билгесе

Йомгаклау билгесе чирек, яртыеллык һәм уку елы ахырында куела. Ул, беренче чиратта, укучыларның телдән сөйләм күнекмәләре, бәйләнешле сөйләм төзи белү осталыгы, татар телендә аралаша алу мөмкинлекләреннән чыгып, шул ук вакытта язма эшләрнең нәтиҗәләрен исәпкә алып куелырга тиеш.

 

ТАТАР ТЕЛЕ

Дәрес темасы

Дәрес саны

1.

Гади җөмлә төрләре

Раслау җөмләләр

 Инкяр җөмләләр

Тулы җөмләләр

Ким җөмләләр

1

2.

Хикәя фигыльнең хәзерге заман, билгеле һәм билгесез үткән заман формалары

1

3.

Исем ясагыч кушымчалар

1

4.

Кушма җөмлә төрләре

 

1

5.

Тезмә кушма җөмләләр

Җыючы теркәгечләр аша бәйләнгән тезмә кушма җөмләләр

1

6.

Үзара бүлүче теркәгечләр һәм каршы куючы теркәгечләр аша бәйләнгән тезмә кушма җөмләләр

1

7.

Исем фигыль формасын кабатлау

1

8.

Изафә төрләрен кабатлау

1

9.

Теләк фигыл формасын кабатлау (-асы/-әсе килә)

1

10.

Теләк фиг-нең инфинитив+тели формасын кабатлау

1

11.

Алмашлык төрләрен кабатлау

1

12.

Сыйфат дәрәҗәләрен кабатлау

1

13.

Сан төркемчәләре

1

14.

Рәвеш

1

15.

Теркәгеч, бәйлек, кисәкчә

1

16.

Гади һәм кушма җөмлә төрләре темасына өйрәнелгән сүз төркемнәрен кертеп  йомгаклап кабатлау

1

17.

1 чиреккә контроль эш

1

18.

Киләчәк заман хикәя фигыл формалары

1

19.

Җөмлә кисәкләре

1

20.

 Кушма җөмлә темасына кабатлау

1

21.

Синтетик иярченле кушма җөмлә. Синтетик   җөмләне баш җөмләгә бәйләүче чаралар

1

22.

Кушма җөмлә темасын кабатлау. Аналитик җөмләне баш җөмләгә бәйләүче чаралар

1

23.

Шарт фигыль

1

24.

Сыйфат фигыль формалары

1

25.

Иярчен вакыт һәм шарт җөмләҗөмлә

1

26.

Иярчен ия җөмләләр

1

27.

Иярчен хәбәр җөмләләр

1

28.

Иярчен тәмамлык җөмләләр

1

29.

Теркәгечләр

1

30.

2 чиреккә контроль  эш. Иярчен җөмлә синтаксисы.  (иярчен ия, хәбәр, тәмамлык җөмләләрне үзләштерүне тикшерү)

1

31.

Аналитик һәм синтетик чараларны кабатлау

1

32.

Иярчен сәбәп җөмләләр

1

33.

Иярчен  җөмләләр темасына кабатлау (иярчен ия,шарт, вакыт,аергыч)

1

34.

Иярчен күләм җөмләләр

1

35.

Иярчен аергыч җөмләләр

1

36.

Иярчен шарт җөмләләр

1

37.

Җөмләдә тыныш билгеләре (ике нокта, сызык)

1

38.

Иярчен җөмләләр темасына кабатлау (иярчен ия, хәбәр, тәмамлык, аергыч,хәл)

1

39.

Сан төркемчәләре

1

40.

Хәл фигыль формалары

1

41.

Иярчен җөмләләр темасына кабатлау (иярчен ия, сәбәп, вакыт)

1

42.

Мөстәкыйль эш

2

43.

Иярчен вакыт җөмләле кушма җөмлә

1

44.

Сан төркемчәләрен кабатлау

1

45.

Хәл фигыль формаларын кабатлау

1

46.

Диктант (кушма җөмлә, билгеләре)

1

47.

Текст синтаксисы, бөтенлеге(гомуми мәгълүмат, текстның күләме, синтаксисы, грамматик категорияләр, мәгънәви, структур, грамматик, композиция)

1

48.

Аваз ияртемнәре. Ымлыклар.

1

49.

3 чиреккә  контроль эш.

1

50.

Туры һәм кыек сөйләм

1

51.

Иярчен урын җөмләле кушма җөмләләр

1

52.

Иярчен максат җөмләле кушма җөмләләр

1

53.

Иярчен сәбәп җөмләле кушма җөмләләр

1

54.

Текст синтаксисы

1

55.

Фигыль юнәлешләре

1

56.

Сыйфат фигыль формаларын кабатлау

1

57.

Иярчен җөмләле кушма җөмләләрне кабатлау (вакыт, күләм,рәвеш)

1

58.

Иярчен шарт җөмләле кушма җөмләләр

1

59.

Җөмлә кисәкләре

1

60.

Текст

1

61.

Алмашлык төркемчәләрен кабатлау

1

62.

Исемнең ясалышы

1

63.

Хикәя фигыль формаларын кабатлау

1

64.

Билгесезлек һәм юклык алмашлыклар

1

65.

Иярчен кире җөмләле кушма җөмләләр

1

66.

4 чиреккә контроль  эш

1

67.

Резерв

68

 

 

 

 

 

 

Календар-тематик план    татар теле    9 класс

п/п

Дәреснең темасы

Уку-укытту эшчәнлек төрләре

Көтелгән нәтиҗә

Лексика

Планлаштырган вакыт

Дәресне үткәрү вакыты

Искәрмә

1.

 

 

Гади җөмлә төрләре

 

Раслау җөмләләр

 Инкяр җөмләләр

Тулы җөмләләр

 

Ким җөмләләр

 

Рус теле синтаксисы өстендә чагыштырып  аңлату. Тәрҗемә итү. Күнегүләр эшләү. Тексттан бу төр җөмләләрне табу.(№1/4бит)

 Текстка гади, инкяр, раслау җөмлә төрләрен дә кертү.

Ишетеп аеру. Диалог төзеп парларда эшләү

Гади җөмлә төрләрен барлау. Сөйләмгә кертү

Раслау җөмләләрне аера белү, сөйләмдә куллана алу

Инкяр җөмләләрне сөйләмдә урынлы куллана белү

Тулы җөмләләрне танып белү, урынлы куллана белү

Ким җөм-не сөйләм телендә куллана белү

Берләшкән Милләтләр Оешмасы, АКШ, Бөекбритания, Якын Көнчыгыш,Ерак Көнчыгыш, Берләшкән гарәп Әмирлекләре,Төркия

02.09

02.09

 

2.

Хикәя фигыльнең хәзерге заман, билгеле һәм билгесез үткән заман формалары

Зат-сан белән төрләнешен кабатлау, (7 бит №6 тексттан табу, җөмләләр төзү)

 

Истанбул,Һиндстан,Кытай, Мисыр,Әфганстан

08.09

08.09

 

3.

Исем ясагыч кушымчалар

Исем ясагыч кушымчаларны кабатлау. №3,5 /10 бит тексттан табу. Сүзләр белән җөмләләр төзү

 

өлкә,Мәскәү, Чиләбе,Төмән,Ижевск,Әстерхан

09.09

09.09

 

4.

Кушма җөмлә төрләре

 

Рус теле синтаксисы өстендә чагыштырып эшләү. Кушма җөмлә синтаксисы” таблицасы өстендә эшләү. Китаптан мисаллар язу.

Бу җөмлә төрләрен аера белү.

мәрхәмәтле, ачык йөзле,йомшак күңелле,шат күңелле,әдәпле.гадел,ярдәмчел

15.09

15.09

М.З.Зәкиев “Татар синтаксисы”, Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2008

5.

 

Тезмә кушма җөмләләр

Җыючы теркәгечләр аша бәйләнгән тезмә кушма җөмләләр

 

Рус теле синтаксисы өстендә чагыштырып аңлату. Гомуми мәгълүмат бирү, мисаллар өстендә җөмләләр арасындагы тезүле бәйләнешне күзәтү. №5/13бит-текстка җыюлы теркәгечле кушма җөмләләр кертү

 Җөмләләрдә килеш, тартым кушымчаларына игътибар итү. Хәзерге заман ф-не ныгыту

Бу җөмлә төрләрен аера белү.

 

гыйлемле,кунакчыл,дус булырга,ихлас күңелдән,

16.09

16.09

 

6.

 

Үзара бүлүче теркәгечләр һәм каршы куючы теркәгечләр аша бәйләнгән тезмә кушма җөмләләр

Рус теле синтаксисы өстендә чагыштырып  аңлату. Текстта гади җөмләләрдән бүлүче теркәгечләр ярдәмендә тезмә кушма җөмлә ясау. “Мәктәптә ремонт” темасына  җөмләләр төзү. Фиг.формаларын дөрес куллану өстендә эшләү

Каршы куючы теркәгечләр ярдәмендә җөмләләр төзү. Сыйфат дәрәҗәләрен ныгыту

Бу җөмлә төрләрен аера белү.

куркырга,ялгышырга,тыелырга, ия булырга

22.09

22.09

 

7.

Исем фигыль формасын кабатлау

16 бит №5 кагыйдәне кабатлау. Күнегүләр эшләү №6. №7 тексттан фиг-не исем ф.формасына кую. Диалогта куллану.

Исем фигыл-не аера белү. Сөйләмдә куллана алу

хезмәт итәргә,ихтыяр көче,Россиянең Кораллы көчләре,ихтыяр көче, хәрби хезмәт,инанырга, түзәргә

23.09

23.09

 

8.

Изафә төрләрен кабатлау

18 бит/№11, 19 бит/№4 – изафә төрләрен табу. Мисаллар төзү, мисаллар б\н җөмләләр төзү. №5/20 бит – изафәләрне тексттан табу

Изафә  төрләрен аера белү. Сөйләмдә куллана алу

юнәлеш,язмыш,ихтыярлы, таләпчән,тыйнак,хөрмәт яуларга,абруйлы

29.09

29.09

 

9.

Теләк фигыль формасын кабатлау (-асы/-әсе килә)

22-23 бит./№1,2,3, 4,5,6 күнегүләр эшләү.

Бу төр фиг-не сөйләмдә аера белү, куллана алу

очучы,хәбәрче,хыял,хыялланырга,үзенчәлекле

30.09

30.09

 

10.

Теләк фиг-нең инфинитив+тели формасын кабатлау

№6,7/23 бит-күнегүләр эшләү. Диалогта һәм монологта куллану

Бу төр фиг-не сөйләмдә аера белү, куллана алу

һөнәр иясе,хезмәткәр,хеззмәттәш,оешма,осталык

06.10

06.10

 

11.

Алмашлык төрләрен кабатлау

№7,8/27бит күнегүне эшләү. №1/28бит –тексттан табу. Алмашлыклар б\н җөмләләр төзү

Алмашлык төрләрен белү. Сөйләмдә куллана алу

мөхәррир,алтын куллы,югары белем,һөнәри белем

07.10

07.10

 

12.

Сыйфат дәрәҗәләрен кабатлау

№6/27 бит күнегүне эшләү. Сыйфатларның дәрәҗәләрен ясау, җөмләләр төзү.

Сыйфат дәрәҗәләрен сөйләмдә куллана алу

хезмәт хакы, айлык, еллык,акчаны белеп тотарга,исәпләргә

13.10

13.10

 

13.

Сан төркемчәләре

№4,5,6/31бит-күнегүләр эшләү. Җөмләләр төзү. Диалогка кертү.

Сан төркемчәләрен белү, сөйләмдә куллана алу

 

14.10

14.10

 

14.

Рәвеш

Рәвеш төркемчәләрен күзәтү. №7,8/31 бит-күнегүләр эшләү

Рәвешләрне сөйләмдә аера белү, сөйләмдә куллана алу

 

20.10

20.10

 

15.

Теркәгеч, бәйлек, кисәкчә

Рус теле б\н чагыштырып аңлату. №9,10/32 бит-күнегү эшләү

Теркәгеч, бәйлек, кисәкчәне аера белү, сөйләмдә куллана алу

 

21.10

 

 

16.

Гади һәм кушма җөмлә төрләре темасына өйрәнелгән сүз төркемнәрен кертеп  йомгаклап кабатлау

Гади һәм кушма җөмләләрдә сүз төркемнәрен кулланып җөмләләр төзү, тәрҗемә итү.

Гади һәм кушма җөмләләрдә сүз төркемнәрен кулланып җөмләләр төзи, тәрҗемә итә белү.

тукланырга,вак-төяк,кием-салым,түләүле,түләүсез

27.10

28.10

 

17.

1 чиреккә контроль эш

Гади һәм тезмә кушма җөмлә

Гади һәм тезмә кушма җөмләләрнең төрләрен аеру, сүз төркемнәрен кулланып төрле чаралар аша бәйләнгән тезмә кушма җөмләләр төзү

 

 

28.10

27.10

 

18.

Киләчәк заман хикәя фигыл формалары

Зат-сан белән төрләнешен кабатлау. 34-35 бит №6-8 фиг-не киләчәк заман формаларына кую

Киләчәк заман хикәя фигыл формаларын сөйләмдә аера белү, куллана алу

бурычка бирергә\алырга

10.11

10.11

 

19.

Җөмлә кисәкләре

36-37 бит №1-5 күнегүләр эшләү

Җөмләдә җөмлә кисәкләрен таба белү

 

11.11

11.11

 

20.

 Кушма җөмлә темасына кабатлау

 38-39 бит №2,3,4 күнегүләр эшләү

Бу җөмлә төрләрен аера белү. Җөмләләр төзи алу. Сөйләмдә куллана алу

аралашырга,эшлекле аралашу

17.11

17.11

 

21.

Синтетик иярченле кушма җөмлә. Синтетик   җөмләне баш җөмләгә бәйләүче чаралар

 Бәйләгеч чараларны билгеләү һәм алар белән җөмләләр төзү. 229-237 битләр. Фиг.юнәлешләрен кабатлау.

Тексттан табу (№2/32бит)

Синтетик иярченле кушма җөмләне аера һәм куллана белү.

үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, килешү,табигыйлек

18.11

18.11

М.З.Зәкиев “Татар синтаксисы”, Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2008

22.

Кушма җөмлә темасын кабатлау. Аналитик җөмләне баш җөмләгә бәйләүче чаралар

Кушма җөмләләрне кабатлау. №3/41 бит-Бәйләүче чараларны, җөмлә төрен билгеләү.

 

 

Кушма җөмлә төрләрен  аера һәм куллана белү

уртаклашырга, шәхси тормыш,бер-береңне аңлау

24.11

 

М.З.Зәкиев “Татар синтаксисы”, Казан, “Мәгариф” нәшрияты,

23.

Шарт фигыль

Зат-сан б\н төрләнешен кабатлау. Күнегүләр эшләү №6,9/45бит

Шарт фиг-не сөйләмдә аера белү, куллана алу

мактарга,ачуланырга,рәҗетергә,түбәнстергә,әдәпсезлек

25.11

 

 

24.

Хикәя фигыль формаларын кабатлау

Зат-сан б\н төрләндерү. Күнегүләр эшләү №2-5/4 бит. Ияб\н хәбәрне кабатлау 

Бу төр фиг-не сөйләмдә аера белү, сөйләмдә куллана алу

каршы куярга,усаллык,кәеф күтәрергә

01.12

 

 

25.

Сыйфат фигыль формалары

Күнегүләр эшләү №4,5,6,7. Тезмә фиг-не кабатлау №2,3/51бит

Бу төр фиг.формаларын аера белү,  сөйләмдә куллана алу

 

02.12

 

 

26.

Иярчен вакыт һәм шарт җөмлә

54 бит №2 тексттат табу

Бу төр җөмләләрне текстта аера белү

тирә-юнь,әйләнә-тирә,мохит,

08.12

 

 

27.

Иярчен ия җөмләләр

59бит. Текстта җөмләләрне иярчен ия җөмләгә әйләндерү

Бу төр җөмләләрне аера белү, җөмләләр төзи алу

җир-су,кош-корт,тереклек,буйсындырырга

09.12

 

 

28.

Иярчен хәбәр җөмләләр

(№2/59бит)-тексттагы җөмләләрне хәбәр иярченле кушма җөмләгә әйләндерү(Эш шунда:телләр белү артык түгел...). Җөмләләр өстендә эшләү: баш һәм иярчен җөмләне, бәйләгеч чараларны табу. 291-292 (Т.С)биттәге таблицаны өйрәнү, үрнәк буенча җөмләләр төзү.

Бу төр җөмләләрне аера белү, җөмләләр төзи алу

юкка чыгару, югалту, аянычлы,коточкыч,җавапка тартырга,

15.12

 

 

29.

Иярчен тәмамлык җөмләләр

(№2/59бит)-җөмләләрне тәмамлык иярченле кушма җөмләгә әйләндерү. Җөмләләр өстендә эшләү: баш һәм иярчен җөмләне, бәйләгеч чараларны табу. 293-294 (Т.С)биттәге таблицаны өйрәнү, үрнәк буенча җөмләләр төзү.

Бу төр җөмләләрне аера белү, җөмләләр төзи алу

кимергә,күбәергә

16.12

 

М.З.Зәкиев “Татар синтаксисы”, Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2008

30.

Теркәгечләр

Күнегүләр эшләү №4-9/64бит. Тәрҗемә итү.

Бу төр җөмләләрне аера белү, җөмләләр төзи алу

калдыклар, үле

22.12

 

М.З.Зәкиев “Татар синтаксисы”, Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2008

31.

2 чиреккә контроль  эш. Иярчен җөмлә синтаксисы.  (иярчен ия, хәбәр, тәмамлык җөмләләрне үзләштерүне тикшерү)

Иярчен ия, хәбәр, тәмамлык, аергыч җөмләләрне билгеләү, төзү.

 

 

23.12

 

 

32.

Аналитик һәм синтетик чараларны кабатлау

68 бит №2-5 күнегүләр эшләү.

Бу төр чараларны  аера белү, җөмләләр төзи алу

хис-тойгы,рухи дөнья,

29.12

 

М.З.Зәкиев “Татар синтаксисы”, Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2008

33.

Иярчен сәбәп җөмләләр

(Т.С.)300бит-табли.өйрәнү.(№11,13/48бит)-сәбәп иярченле җөмләләрне табу.

71 бит №6 күнегү эшләү. №4 иярчен сәбәп җөмләләр ясау

Бу төр җөмләләрне аера белү, җөмләләр төзи алу

охшарга тырышу, аңлаешлы,мәхәббәт казанырга

30.12

 

Халык мәрҗәннәре

М.З.Зәкиев “Татар синтаксисы”, Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2008

34.

Иярчен  җөмләләр темасына кабатлау (иярчен ия, тәмамлык,хәбәр,сәбәп,вакыт)

73бит күнегүләр эшләү №1-9

Бу төр җөмләләрне аера белү, җөмләләр төзи алу

 

12.01

 

М.З.Зәкиев “Татар синтаксисы”, Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2008

35.

Мөстәкыйль  эш . «Әниләр” темасына текст төзү

Индивид.эш. иярчен вакыт, урын, шарт, ия, хәбәр җөмләләрне аеру һәм төзү.

Иярчен урын, рәвеш, вакыт җөмл-не аера һәм төзи белү.

күңелгә ятышлы,хезмәт сөяргә,

13.01

 

 

36.

Иярчен күләм җөмләләр

(Т.С.)303бит-табл.өйрәнү. үрнәк буенча мәктәп тормышы, уку турында җөмләләр төзү. №1/74бит текст эчтәлеге буенча  күләм иярченле җөмләләр ясау.

Бу төр җөмләләрне аера белү, җөмләләр төзи алу

 

19.01

 

 

37.

Иярчен аергыч җөмләләр

(Т.С.) 305бит-табл.өйрәнү. үрнәк буенча татар теле дәресе турында җөмләләр төзү. №2/75бит текст эчтәлеге буенча сәбәп иярченле җөм-не төзү.

Бу төр җөмләләрне аера белү, җөмләләр төзи алу

халык иҗаты, музыка коралы, курай, гөслә,гармун

 20.01

 

 

38.

Иярчен шарт җөмләләр

(Т.С.)306бит-табл.өйрәнү. 78 бит №5 күнегү эшләү. 79-80 бит. Тексттан табу.

Бу төр җөмләләрне аера белү, җөмләләр төзи алу

көй,моң,моңлы,серле,дәртле

26.01

 

 

39.

Җөмләдә тыныш билгеләре (ике нокта, сызык)

Күнегү эшләү №12/81 бит. Җөмләләр төзү, тыныш билгеләрен күзәтү.

Тыныш блгеләрен танып белү, куллана алу.

 

27.01

 

 

40.

Иярчен җөмләләр темасына кабатлау (иярчен ия, хәбәр, тәмамлык, аергыч,хәл)

82-83битләр. №1-5 күнегүләр эшләү

Бу төр җөмләләрне аера белү, җөмләләр төзи алу

 

02.02

 

 

41.

Сан төркемчәләре

Сан төркемчәләрен кабатлау. 84 бит тексттан табу. Күнегүләр эшләү №4-8\85бит

Сан төркемчәләрен  аера белү, җөмләләр төзи алу

 

03.02

 

 

42.

Хәл фигыль формалары

87 бит тексттан табу. Җөмләләр төзү. диалог төзеп сөйләшү

Хәл фиг.формаларын сөйләмдә куллана алу

гашыйк булырга,таң калдырырга

09.02

 

 

43.

Иярчен җөмләләр темасына кабатлау (иярчен ия, сәбәп, вакыт)

Иярчен күләм, максат,сәбәп, шарт, кире, аныклагыч, кереш җөмләләрнең ясалышын күзаллау, мисаллар язу

Сөйләмдә куллана алу

 

10.02

 

 

44.

 Мөстәкыйль эш «Мин һәм классташларым». Текст төзү

Индивид.эш. “Мин һәм классташларым” темасына иярченле кушма җөмләләрне кертеп текст төзү.

Иярченле кушма җөмләләрне куллана белү

фикер алышырга,фикердәш,фәлсәфи,ачыктан-ачык,фәнни-техник

16.02

 

 

45.

Иярчен вакыт җөмләле кушма җөмлә

90-91бит. №3,5,6,7,8 күнегүләр эшләү

Бу төр җөмләне аера белү, сөйләмдә куллана алу

 

17.02

 

 

46.

Сан төркемчәләрен кабатлау

Күнегүләр эшләү №1-10/96бит. Бәйлекләрне, алмашлыкларны. Рәвешләрне  кабатлау

Саннарны, алмашлыкларны, рәвешләрне аера белү, сөйләмдә куллана алу

кулъязма,елъязма

24.02

 

 

47.

Хәл фигыль формаларын кабатлау

№1/96бит тексттан табу. Аерымланган хәлләрне күзәтү.

Хәл фигыль формаларын белү, аерымланган хәлләрне танып белү

 

01.03

 

 

48.

Диктант (кушма җөмлә, тыныш билгеләре).

“Чишмәләр”

Кушма җөмләдә тыныш билгеләре. Җөмлә төрләрен билгеләү.

 

 

02.03

 

Татар теле. 9 класс, 127 бит

49.

Текст синтаксисы, бөтенлеге(гомуми мәгълүмат, текстның күләме, синтаксисы, грамматик категорияләр, мәгънәви, структур, грамматик, композиция)

99-100 битләр текст өстендә эшләү

Текст өстендә эшли алу

 

09.03

 

 

50.

Аваз ияртемнәре. Ымлыклар

101бит №1,2 күнегүләр эшләү. Ымлыклар б\н җөмләләр төзү. 102бит №3-7 күнегүләр эшләү. Диалогка кертеп сөйләшү

Аваз ияртемнәрен танып белү. Татар телендә ымлыкларны танып белү

 

15.03

 

 

51.

3чиреккә контроль эш.

 Кушма җөмлә синтаксисы

Кушма җөмләләрне кулланып текст төзү. текстның темасы ирекле.

Кушма җөмләләрне кулланып текст төзи алу.

 

16.03

 

 

52.

Туры һәм кыек сөйләм

№1\104 бит туры һәм кыек сөйләмне табу, җөмләләрнең схемасын төзү. Туры сөйләм белән җөмләләр төзү. тезүче, ияртүче теркәгечләрне кабатлау

Таныш булу, текстта аера белү җөмләләр төзи белү

 

22.03

 

 

53.

Иярчен урын җөмләле кушма җөмләләр

№3-7\108 күнегүләр эшләү. Җөмләләр төзү.

Бу төр җөмләләрне сөйләмдә куллана алу

 

23.03

 

 

54.

Иярчен максат җөмләле кушма җөмләләр

№1-5/110бит күнегүләр эшләү. Җөмләләр төзү

Бу төр җөмләләрне сөйләмдә куллана алу

 

05.04

 

 

55.

Иярчен сәбәп җөмләле кушма җөмләләр

№1-4\111бит күнегүләр эшләү.

Бу төр җөмләләрне сөйләмдә куллана алу

 

06.04

 

 

56.

Текст синтаксисы

№1\112бит текст өстендә эшләү

Текст өстендә эшли алу

 

12.04

 

 

57.

Фигыль юнәлешләре

№1-5\118бит күнегүләр эшләү. 

Фиг.юнәлешләрен аера белү, сөйләмдә урынлы куллана белү

 

13.04

 

 

58.

Сыйфат фигыль формаларын кабатлау

Күнегүләр эшләү №6-9\118бит

Сыйфат фигыль формаларын сөйләмдә куллана алу

 

19.04

 

 

59.

Иярчен җөмләле кушма җөмләләрне кабатлау (вакыт, күләм,рәвеш)

№1-7\122бит күнегүләр эшләү

Җөмләләр төзи алу

 

20.04

 

 

60.

Иярчен шарт җөмләле кушма җөмләләр

№1-7\123бит күнегүләр эшләү

Текстта аера алу, җөмлә төзи алу

 

26.04

 

 

61.

Җөмлә кисәкләре

№2\125бит күнегүдә җөмлә кисәкләрен билгеләү, аерымланган хәлләрне билгеләү

Җөмлә кисәкләрен белү, билгели алу.

 

27.04

 

 

62.

Текст

№2-7\128бит. Тыныш билгеләрен күзәтү, сыйфатны кабатлау

Текст өстендә эшли алу, тыныш билгеләрен аңлата алу, сыйфатларның урынлы кулланышын белү

 

03.05

 

 

63.

Алмашлык төркемчәләрен кабатлау

Алмашл.төркемчәләрен кабатлау. 129-130 бит. тексттан табу, килеш белән төрләнгән очракларын күзәтү

 Алмашлыкларны урынлы куллана белү.

 

10.05

 

 

64.

Билгесезлек һәм юклык алмашлыклар

Зат-сан б/н төрләнешен күзаллау. №3/95бит текст эчтәлеге буенча билгесезлек һәм юклык алмашлыклары кулланып  җөмләләр төзү.

Билгесезлек һәм күрсәтү алмашлыкларын урынлы куллана белү

 

11.05

 

 

65.

Исемнең ясалышы

Исемнең ясалышын күзәтү. Күнегүләр эшләү №1-10/133бит

Исем ясалу ысулларын белү

 

17.05

 

 

66.

Иярчен кире җөмләле кушма җөмләләр

151 бит- биремнәр эшләү.

58-64 дәрес материалын үзләштерү.

 

18.05

 

 

67.

4 чиреккә контроль эш

Кушма һәм гади җөмлә төрләрен  аеру, билгеләү, тыныш билгеләрен дөрес кую. Кушма җөмләләр төзү. Кыек, туры сөйләм кулланып текст төзү. текстта фигыль формаларын, килешләрне дөрес куллану

 

 

Татар синтаксисының үзенчәлекләрен белү.

 

24.05

 

 

68.

резерв

 

 

 

25.05

 

 

 

 

 

 

ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ

 

Араллашу темалары

Саны

1.

Белем һәм китап

3

2.

Милли сәнгать

10

3.

Илләр һәм шәһәрләр

2

4.

Аралашу

4

5.

Кеше һәм мохит

3

6.

Һөнәр сайлау

10

7.

Кешеләрнең тормышын бизәү

7

8.

Язмышыма үзем хуҗа

5

9.

Татар әдипләре иҗатыннан

24

 

Дәресләр саны

68

 

Календар-тематик план   татар әдәбияты   9 класс

п/п

Дәреснең темасы

Сәгать саны

Уку-укыту эшчәнлеге төрләре

Материалны үзләштерүдә көтелгән нәтиҗәләр

Дәресне планлаштырган вакыт

Дәресне үткәргән вакыт

Искәрмә

1

Без Татарстанда яшибез

1

4 бит. Текстны укып тәрҗемә итү. сорауларга җавап бирү. Ситуатив күнегүләр эшләү. Диалог төзү

Тәрҗемә итә алу. Диалог төзеп  сөйләшә алу

03.09

03.09

 

2.

Казан – тарихи башкала

1

№6/7бит сәнгатьле уку. Тәрҗемә итү, сорауларга җавап бирү.  Күнегүләр эшләү. Текстның планын төзү һәм эчтәлеген сөйләү

Текстның эчтәлеген сөйли алу

04.09

04.09

 

3.

Татар музыка сәнгате

 

1

 10-11бит. Текстны  уку, тәрҗемә итү.Ситуатив күнегүләр эшләү. Диалог төзү

Диалогта сөйләшә  алу

10.09

10.09

 

4.

Александр Ключарев – татар музыка сәнгатендә күренекле шәхес

 

1

Текстны уку, тәрҗемә итү. Планын төзү. Күнегүләр эшләү. Сорауларга җавап бирү. Диалогта сөйләшү. Эчтәлеген сөйләү.

Текстның эчтәлеген диалогта һәм монологта сөйли алу

11.09

11.09

 

5.

София Гобәйдуллина – талантлы композитор

1

Текстны укып тәрҗемә итү, сорауларга җавап бирү. Күнегүләр эшләү. Образ турында сөйләү

 Образны тасвирлый алу

17.09

17.09

 

6.

Татар театры

1

Текстны укып тәрҗемә итү. №5 Сорауларга җавап бирү. Текстлар эчтәлеге буенча диалог оештыру. Ситуатив күнегүләр эшләү

 Диалог оештыра алу.

18.09

18.09

 

7.

Татарстанның сәнгать кешеләре

 

 

1

22-24 битләр-күнегүләр эшләү

Татарстанның сәнгатен белү

24.09

25.09

 

8.

Саумы, китап!

1

Текстны укып тәрҗемә итү. Планын төзү. Сорауларга җавап бирү. Ситуатив күнегүләр эшләү. Эчтәлеген сөйләү

Эчтәлеген кыскача сөйли алу

25.09

01.10

 

9.

Әбүгалисина

1

Текстны уку. Кыскача эчтәлеген сөйләү. Күнегүләр эшләү

Кыскача эчтәлеген сөйли алу

01.10

02.10

 

10.

Китап – белем чишмәсе

1

Текстларны укып тәрҗемә итү 37-38 бит. Ситуатив күнегүләр эшләү. Диалог төзеп сөйләшү

Диалог оештыра алу.

02.10

08.10

 

11.

Мөхәммәт Мәһдиев белән танышу

1

№1-43Текстны укып тәрҗемә итү. сораулар төзү. Диалогта сөйләшү. Автор урында сөйләү

Тәрҗемә итә белү. Текст эчтәлеген кыскача сөйли белү. Диалогта сөйләшә белү.

08.10

08.10

 

12.

 

Мөхәммәт Мәһдиев “Колаямбу плантациядә эшли”

1

№2\43Текстны уку. Тәрҗемә итү. Күнегүләр эшләү. Сорауларга җавап бирү

Текст өстендә эшли белү

09.10

09.10

 

13.

Мөхәммәт Мәһдиев “Колаямбу плантациядә эшли”

1

№2/48 текстны укып тәрҗемә итү, сорауларга җавап бирү. Ситуатив күнегүләр эшләү. Өзекнең эчтәлеген кыскача сөйләү

Текстның эчтәлеген кыскача сөйли белү

15.10

15.10

 

14.

Ләбибә Ихсанова белән танышу

1

Текстны укып тәрҗемә итү, планын төзү, кыскача эчтәлеген сөйләү

Текстның эчтәлеген кыскача сөйли белү

16.10

16.10

 

15.

Ләбибә Ихсанова «Бер маҗара»

1

Текстны укып тәрҗемә итү, күнегүләр эшләү, ситуатив күнегүләр эшләү

Кыскача тәрҗемә итә белү. Ситуатив күнегүләр белән эшли  алу.

22.10

22.10

 

16.

Ләбибә Ихсанова «Бер маҗара» 1 бүлек

 

1

Күнегүләр эшләү. Текстның эчтәлеге буенча сораулар төзү, диалог оештыру

 Диалог оештыра алу.

23.10

23.10

 

17.

Ләбибә Ихсанова «Бер маҗара» 2 бүлек

 

1

Текстны укып тәрҗемә итү.Сорауларга җавап бирү.

Текст белән эшли белү

29.10

29.10

 

18.

Ләбибә Ихсанова «Бер маҗара»

БСҮ

1

Текст эстәлеге буенча сораулар төзеп диалогта сөйләшү. төп образны тасвирлау, аның турында сөйләү

Образны тасвирлый белү. Образ турында сөйли белү

30.10

30.10

 

19.

Р.Байтимеров. Татарстан гимны.

1

Текстны сәнг-ле уку. Эчтәлеген тәрҗемә итү, өйрәнү

Текстның эчтәлеген яттан белү

12.11

12.11

 

20.

Габдрахман Әпсәләмов “Ак чәчәкләр”

1

Текстларны укып тәрҗемә итү. Фикер алышу

Тәрҗемә итә белү. Дәлилләп фикер алыша алу.

13.11

13.11

 

21.

 

Габдрахман Әпсәләмов “Ак чәчәкләр”

БСҮ

1

Күнегүләр эшләү. Ситуатив күнегүләр эшләү. Диалог төзеп сөйләшү

Диалог оештыра алу.

19.11

19.11

 

22.

Гариф Ахунов белән танышу

 

1

Биографияне укып тәрҗемә итү, сөйләргә өйрәнү

Текст эчтәлеген кыскача сөйли белү

20.11

 

 

23.

Гариф Ахунов «Хәзинә»

1

Өзекне рол-гә бүлеп укып тәрҗемә итү.сорауларга җавап бирү. Диалог оештыру

Тәрҗемә итә белү. Диалог оештыра алу.

26.11

 

 

24.

Илдар Юзеев “Таныш моңнар”

1

Текстларны укып тәрҗемә итү. Планын төзү.

Тәрҗемә итә белү. Текстның планын төзи белү

27.11

 

 

25.

Илдар Юзеев “Таныш моңнар”

БСҮ

1

Күнегүләр эшләү. Диалогта сөйләшүТекстның эчтәлеген кыскача сөйләргә өйрәнү

Эчтәлекне сөйли алу. Диалог оештыра алу. Дәлилләп фикерли белү

03.12

 

 

26.

Резеда Вәлиева белән танышу

1

Текстны укып тәрҗемә итү һәм эчтәлеген сөйләргә өйрәнү

Тәрҗемә итә белү. Текстның эчтәлеген сөйли алу

04.12

 

 

27.

Резеда Вәлиева «Гомәр һәм һөнәр»

1

Укып тәрҗемә итү. Сорауларга җавап бирү. Образны тасвирлау

Тәрҗемә итә белү.  Текст эчтәлеге буенча фикер йөртә белү. Образны тасвирлый алу.

10.12

 

 

28.

Ләйләнең “Ялкын” журналына хаты

1

Текстны укып тәрҗемә итү, фикер алышу. Булачак һөнәрең турында сөйләшү.

Тәрҗемә итә белү. Дәлилләп фикер алыша белү. Тексст төзеп сөйли белү

11.12

 

 

29.

Алтын алмалар (татар халык әкияте)

1

Текстны укып тәрҗемә итү.  Күнегүләр эшләү

Тәрҗемә итә белү. Текст белән эшли белү

17.12

 

 

30.

Алтын алмалар

БСҮ

1

Сорауларга җавап бирү. Текстка план төзү. План буенча рол-гә бүлеп эчтәлеген сөйләү. .Образны тасвирлау

Тәрҗемә итә белү. Эчтәлекне сөйли алу. Образны тасвирлый алу

18.12

 

 

31.

Зирәк карт (татар халык әкияте)

1

 Текстны рол-гә бүлеп укып тәрҗемә итү. Күнегүләр эшләү.

Сәнгатле укый белү. Тәрҗемә итә алу

24.12

 

 

32.

 

Зирәк карт (татар халык әкияте) БСҮ

1

Күнегүләр эшләү. Текст эчтәлеге буенча диалог төзеп сөйләшү. Эчтәлеген кыскача сөйләү

Диалогик һәм монологик сөйләмне оештыра алу.

25.12

 

 

33.

 

Зирәк карт (татар халык әкияте) БСҮ

1

Эчтәлеген сөйләү. Текст эчтәлеге буенча фикер алышу.

Дәлилләп фикер алышу

14.01

 

 

34.

Сибгат Хәким “Әнкәй”

1

Текстны укып тәрҗемә итү. Сорауларга җавап бирү.

Текст белән эшли алу.

15.01

 

 

35.

Ана – шәфкать диңгезе

БСҮ

 

1

Гаиләдә аралашу темасына, әниләргә карата хөрмәт темасына сөйләм оештыру

Билгеле темага карата сөйләм оештыра алу. Чыгыш ясый белү.

21.01

 

 

36.

Афзал Шамов “Госпитальдә” 1бүлек

 

1

Текстны укып тәрҗемә итү. күнегүләр эшләү

Тәрҗемә итә белү. Текст эчтәлеге буенча эшли белү

22.01

 

 

37.

Афзал Шамов “Госпитальдә”

 1 бүлек. БСҮ

1

Текстның планын төзү. кыскача эчтәлеген сөйләү. Эчтәлек буенча диалог оештыру.

План төзи алу. Эчтәлекне сөйли алу. Диалог оештыра алу.

28.01

 

 

38.

Афзал Шамов“Госпитальдә”

2 бүлек

1

Укып тәрҗемә итү. Сорауларга җавап бирү. Текстның планын төзеп кыскача эчтәлеген сөйләү.

План төзи алу. Эчтәлекне сөйли белү.

29.01

 

 

39.

Нур Әхмәдиев “Ана”

1

Укып тәрҗемә итү. күнегүләр эшләү.

Тәрҗемә итә белү. Текст эчтәлеге буенча эшли алу.

04.02

 

 

40.

Нур Әхмәдиев “Ана”

1

Текст эчтәлеге буенча фикер алышу.

Дәлилләп фикер алыша белү.

05.02

 

 

41.

Габдулла Шәрәфи “Күңелләрдә гөл үсә”

1

№1/112бит текстны укып тәрҗемә итү.

Тәрҗемә итә белү.

11.02

 

 

42.

Габдулла Шәрәфи “Күңелләрдә гөл үсә”

1

Күнегүләр эшләү. Кыскача эчтәлеген сөйләү. Диалог оештыру

Тәрҗемә итә белү.  Эчтәлекне сөйли алу. Диалог оештыра алу.

12.02

 

 

43.

Шәүкәт Галиев “Урам ул нинди?”

1

Текстны  уку. Русча эчтәлеген сөйләү. Диалог төзү

Укыганны русча сөйли алу. Диалог  төзи алу.

18.02

 

 

44.

 Р.Миңнуллин “Ә ни өчен?”

1

 Эчтәлек буенча диалог оештыру. Кыскача эчтәлеген сөйләү. Диалог оештыру

 Текст оештыра белү. Диалогта сөйләшә алу.

19.02

 

 

45.

Шәриф Еникеев “Солтангәрәйнең язмышы”

1

Тәрҗемә итү. Темасын билгеләү. Авторны борчыган сораулар буенча диалог оештыру

Диалогта сөйләшә алу.

25.02

 

 

46.

Минем дустым темасына сөйләшү

1

Уку. Русча эчтәлеген сөйләү. Сораулар төзү. диалогларда эшләү. Дустың турында сөйләү

Эчтәлеген аңлап кабул итә алу, эчтәлеге  буенча сораулар төзи алу.җөмләләр, текст төзи алу

26.02

 

 

47.

Ринат Мөхәммәдиев «Беренче умырзая»

1

Биография б\н танышу һәм текстка сораулар төзү, сорауларга җавап бирү.

Текст буенча эшли алу,эчтәлеген аңлый алу

03.03

 

 

48.

Ринат Мөхәммәдиев «Беренче умырзая»

1

Өзекне уку. Русча эчтәлеген сөйләү. Сораулар төзү. Күнегүләр эшләү

Эчтәлеге буенча сораулар төзи алу. Сорау җавап формасында сөйләшә алу

04.03

 

 

49.

Мәҗит Гафури «Кыр казы»

1

Биография б\н танышу һәм текстка сораулар төзү, сорауларга җавап бирү. Өзекне уку. Русча эчтәлеген сөйләү. Сораулар төзү. Күнегүләр эшләү

Эчтәлек буенча сорау-җавап формасында эшли алу

10.03

11.03

 

50.

Мәҗит Гафури «Кыр казы» БСҮ

1

Текст эчтәлеге буенча күнегүләр эшләү, диалог оештыру

Текст эчтәлеге буенча сөйләм оештыра алу

11.03

 

 

51.

Табигатьне саклау темасына сөйләм теле үстерү

1

Сәнгатьле уку. Тәрҗемә итү. Үз сүзләрең белән эчтәлекләрен сөйләү. Тема буенча текст төзү

Диалогта сөйләшә алу. Тема буенча  текст төзи алу

17.03

 

 

52.

Ибраһим Гази “Ак сирень» 1бүлек

1

Өзекне уку. Русча эчтәлеген сөйләү. Сораулар төзү. Диалог оештыру

Эчтәлеге буенча сораулар төзи алу.

18.03

 

 

53.

Ибраһим Гази “Ак сирень» БСҮ

1

Өзекне уку. Русча  эчтәлеген сөйләү. Сораулар төзү. Диалог оештыру

Эчтәлеге буенча сораулар төзи алу. Диалогта сөйләшә алу.

24.03

 

 

54.

Ибраһим Гази “Ак сирень» 2бүлек

1

Сәнгатьле уку. Үз сүзләрең б\н эчтәлеген сөйләү. Әниләр темасына диалог оештыру.

Текстның эчтәлеген сөйли алу һәм парларда эшли  алу

25.03

 

 

55.

Ибраһим Гази “Ак сирень» 2бүлек БСҮ

1

 

 

07.04

 

 

56.

Фәнис Яруллин “Ике кояшым бар, Илсөя”

1

 

 

08.04

 

 

57.

Фәнис Яруллин “Ике кояшым бар, Илсөя”

1

 

 

14.04

 

 

58.

Ватан сугышы чоры әдәбияты

Г.Кутуй «Сагыну» нәсере белән танышу

1

Текстны уку. Русча эчтәлеген сөйләү. Сораулар төзү. Туган як кадере темасына диалог оештыру

Диалогта фикер алыша белү.

15.04

 

Бөек Ватан сугышы чоры прозасы, 14 том, Тарих - 2002

59.

20 йөз әдәбияты

Һ.Такташ “Мокамай»

1

Сәнгатьле уку. Тәрҗемә итү. Үз сүзләрең белән эчтәлеген сөйләү. Алсу образын тасвирлау.

Эчтәлеге буенча сораулар төзи алу. Алсу образзын тасвирлый алу.

21.04

 

Һади Такташ, том 38. Хәтер - 2006

60.

20 йөз башы әдәбияты

Г.Тукай “Туган тел»

1

Сәнгатьле уку. Тәрҗемә итү. Үз сүзләрең белән эчтәлеген сөйләү. Тукайны борчыган проблемалар турында диалог оештыру.

Текстның эчтәлеген белдерә алу. Диалогта сөйләшү.

22.04

 

Габдулла Тукай, том 7, Тарих - 2002

61.

Г.Тукай «Шүрәле» поэмасын өйрәнү

1

Өзекне уку. Тәрҗемә итү. Сораулар төзү. Диалог оештыру

Эчтәлеге буенча сораулар төзи һәм сөйләшә алу.

28.04

 

Габдулла Тукай, том 7, Тарих - 2002

62.

Абдулла Алиш “Сертотмас үрдәк”

1

Сәнгатьле уку. Эчтәлеген билгеләү. Сораулар төзү.

Эчтәлеге буенча сораулар төзи һәм сөйләшә алу.

29.04

 

Электрон вариант

63.

Фәнис Яруллин “Әдәпле бала” Резеда Вәлиева “Тыйнаклык”

Әдәплелек темасына сөйләшү

1

Сәнгатьле уку. Эчтәлеген билгеләү.

Эчтәлеген белдерә алу, текст  буенча сораулар төзи алу.

05.05

 

Р.Р.Нигматуллина “Татарча да яхшы бел” 6 класс, Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2007

64.

Г.Гыйльман «Хәлим кызык сөйләшә»

 

 

 

06.05

 

Р.Р.Нигматуллина “Татарча да яхшы бел” 8 класс, Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2008

65.

Роберт Миңнуллин “Әни кирәк”

1

Сәнгатьле уку. Эчтәлеген билгеләү.

Эчтәлеген белдерә алу, текст  буенча сораулар төзи алу.

12.05

 

Электрон вариант

66.

Роберт Миңнуллин “Әни, мин көчек күрдем”

1

Сәнгатьле уку. Эчтәлеген билгеләү.

Эчтәлеген белдерә алу, текст  буенча сораулар төзи алу.

13.05

 

Электрон вариант

67.

Шәүкәт Галиев “Курыкма, тимим!”

1

 

 

19.05

 

Р.Р.Нигматуллина “Татарча да яхшы бел” 6 класс, Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2007

68.

Резеда Вәлиева “Казаным – туган калам”

1

 

 

20.05

 

 

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Рабочая программа по татарскому языку и литературе для 9 класса"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Электронный архивариус

Получите профессию

Секретарь-администратор

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 660 710 материалов в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 23.11.2015 602
    • DOCX 88.3 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Хадиуллина Рузалия Хасановна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Хадиуллина Рузалия Хасановна
    Хадиуллина Рузалия Хасановна
    • На сайте: 8 лет и 5 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 46225
    • Всего материалов: 30

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Копирайтер

Копирайтер

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Специалист в области охраны труда

72/180 ч.

от 1750 руб. от 1050 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 33 человека из 20 регионов
  • Этот курс уже прошли 153 человека

Курс профессиональной переподготовки

Руководство электронной службой архивов, библиотек и информационно-библиотечных центров

Начальник отдела (заведующий отделом) архива

600 ч.

9840 руб. 5900 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 25 человек

Курс профессиональной переподготовки

Организация деятельности библиотекаря в профессиональном образовании

Библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3950 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 282 человека из 66 регионов
  • Этот курс уже прошли 849 человек

Мини-курс

Индустриальный туризм

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Развитие физических качеств в художественной гимнастике: теория и практика

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Стартап: стратегия, развитие, и инвестиции

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе