Инфоурок Другое Рабочие программыРабочая программа по татарскому языку и литературе 7 класс по учебнику Р.Р. Нигматуллиной

Рабочая программа по татарскому языку и литературе 7 класс по учебнику Р.Р. Нигматуллиной

Скачать материал

                                                                                                                                                                

Аңлатма язуы

Эш программасы түбәндәге документларны исәпкә алып төзелә:

1. “Мәгариф турында” Россия Федерациясенең Законы (“Закон об образовании” Закон  Российской Федерации)

2. “Мәгариф турында” Татарстан Республикасы Законы.

- 6 статья – белем алу теле (телләре)

- 7 статья – мәгарифнең дәүләт стандартлары

-10 статья –уку-укыту программалары

- 32 статья – мәгариф учреждениесенең вәкаләтләре һәм җаваплылыгы.

3. Гомуми белем эчтәлегенең мәҗбүри минимумы (ТР  Мәгариф министрлыгының 478 номерлы боерыгы, 05.07.2000 ел).

4. ”Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту программалары” 1-11  нче сыйныфлар. Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы, Казан,  “Мәгариф” нәшрияты, 2009 ел.

5. Дәреслек:  Р.Р.Нигъмәтуллина. Татарча да яхшы бел, 7 нче сыйныф, Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2007 ел.

Соңгы елларда республикада татар теленең куллану даирәсе киңәйде, иҗтимагый функциясе көчәйде.  Милләтара мөнәсәбәтләрне якынлаштыручы, җайга салучы чара буларак та аның мөмкинлекләре  үсте.  Укучыларда лингвистик (тел), аралашу (коммуникатив), этнокультура өлкәсенә караган (культурологик) компетенцияләр булдыру рус мәктәбендә татар теленә өйрәтүнең максатын тәшкил итә.

Лингвистик компетенция (укуыларның ана телелннән мәгълүматлылыгы) фонемалар, морфемалар, сүз ясалышы, сүзтезмәләр, җөмләләр, җөмлә кисәкләре, лексик һәм грамматик берәмлекләр, лингвистик анализны һ.б. үз эченә ала.

 Аралашу (коммуникатив) компетенциясе  ул – башкалар әйткәнне аңлау һәм үз фикереңне белдерү өчен тупланган белем, осталык, күнекмәләр җыелмасы; хәзерге татар теле нормаларына ия булу, сүз байлыгын, сөйләмнең грамматик ягын дөрес итеп үзләштерү; телдән һәм язма формада бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен булдыру һ.б.

Этнокультура өлкәсенә караган (культурологик) компетенция, ягъни телне милли-мәдәни яссылыкта үзләштерү ул – укучыларны сөйләмгә милли үзенчәлекләрне чагылдырган текстлар белән эшләү, тормыш-көнкүреш, гореф-гадәт үзенчәлекләрен, сынлы сәнгать әсәрләрен, халык авыз иҗаты үрнәкләрен белү, татар  сөйләм этикетына ия булу.

Рус мәктәбендә чит тел буларак татар теле укытуның төп бурычлары түбәндәгеләр:

1. Татар теленең барлык тармаклары буенча эзлекле рәвештә фәнни белем бирү.

2. Сөйләм эшчәнлеге  төрләре буенча ныклы күнекмәләр булдыру. Татар телендә матур һәм дөрес аралашырга өйрәтү.

3. Телдән һәм язма сөйләм осталыгы һәм күнекмәләрен камилләштерү, татар теле мөмкинлекләреннән тулысынча файдалана белергә өйрәтү.

4. Татар телен башка фәннәр буенча белем алу чарасы буларак кулланырга өйрәтү күнекмәләре булдыру.

5. Укучыларның логик фикеләү сәләтләрен үстерү.

6. Дәреслек, өстәмә һәм белешмә әдәбият белән эш итү, уку, язу күнекмәләрен камилләштерү.

Рус мәктәпләрендә укучы  балаларының  рус телендә аралашуларын һәм фәннәрнең рус телендә үзләштерелүен истә тотып, темаларны үткәндә, грамматик категорияләрне аңлатканда, татар теленә хас күренешләрне рус теле белән янәшә куеп (сопостовительная грамматика) аңлату нәтиҗәле.

Укучыларның гомуми грамоталылыгын тикшерү һәм үстерү өчен төрле характердагы диктантлар, шулай ук сүзлек байлыгын арттыру, бәйләнешле сөйләм үстерү, логик фикерләү дәрәҗәсен камилләштерү максатыннан сочинение һәм изложениеләр яздырыла.

Эш программасы тел белеме тармаклары арасында системалылык һәм эзлеклелек, фәннилек, аңлаешлылык принципларын истә тотып төзелде.

Татар теленнән эш программасы  белем бирү учреждениесенең фәннәрне  тирәнтен өйрәнү юнәлешле булуын искә алып,  гамәлдәге базис план буенча  атнага 4 сәгать исәбеннән төзелә.

Бүгенге көн шартларында татар телен дәүләт теле буларак саклап калуга куркыныч янаган бер вакытта, татар теле укытучылары алдында бик тә җаваплы һәм әһәмиятле бурыч тора. Беренчедән, телебезне саклап калу бурычы булса, икенчедән, рус телле балаларда телне өйрәнүгә кызыксынуны бетермәү, ә, киресенчә, бу кызыксынуны үстерү бурычы.

   Бу укытучыдан зур һөнәри осталык, түземлелек һәм заман таләп иткәнчә, югары технологияләрдән, мәгълүмати чаралардан хәбәрдар булуын таләп итә.

   Заманча технологияләр белән эшләү укытучының үз эшенә иҗади якын килүен дә таләп итә. Ул инде укытучы буларак кына түгел, режиссер, укучы, нинди дә булса эшкә (мәсәлән, уенга) җитәкчелек итә, консультант яки башка рольгә кереп, укыту процессын яңача оештыра. Татар телен чит тел буларак укытуда һәм өйрәтүнең сыйфатында яңа технологияләрне куллану гамәли эштә төп урынны алып торырга тиеш. Аларның асылы- укучы шәхесенә хөрмәт белән карау, аның иреген чикләмәү.

    2005- 2006 нчы уку елында республикада рустелле балаларга татар телен яңача укытуны сынап карау эше башланды. Ул, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының 2005 нче елның 22 нче августында кабул ителгән 1037-5 номерлы боерыгы нигезендә, укучыларның татар һәм чит телләр буенча белем сыйфатын күтәрү максатында республиканың 100дән артык мәктәбендә, шул исәптән Казанның күп кенә мәктәпләрендә кертелде.

    Рустелле укучыларга татар телен дәүләт теле буларак өйрәтү концентрацияле укыту технологиясенә нигезләнә.

   Хәзер “ концентрлап” сүзенә аңлатма биреп китик. Рус теленең аңлатмалы сүзлегендә « Концентрировать- собирать, сосредотачивать» дигән аңлатма бирелгән. Безнең очракта татар телен һәм чит телләрне бер урынга җыеп, туплап өйрәтү була.

    Эшчәнлекнең төп максаты- укучыларны татарча сөйләшергә, аралашырга өйрәтү. Сынап карау барышында түбәндәгеләргә ирешү максат итеп куела:Тормышта таныш хәлләрдә аралаша белү; Таныш күренешләр хакында табигый сөйләмне ишетеп аңлау; Икетелле сүзләрдән дөрес файдалана белү.

Бу концентрлы укыту Нигмәтуллина Р.Р. тарафыннан төзелгән дәреслеккә нигезләнеп алып барыла.

    Яңа уку- укыту методик комплексы үз эченә түбәндәгеләрне ала: дәреслек, эш дәфтәре, аудиоматериал, контроль тестлар һәм текстлар җыентыгы. Укытучының эшен җиңеләйтү өчен бар да каралган: тематик план да, дәрес эшкәртмәләре дә, методик кулланма да.

    Дәреслек коммуникатив, проблемалы, белемне ныклы үзләштерү принципларына нигезләнеп язылган.

   Эш дәфтәре күнегүләр дәрестәге сөйләмнең нигезен тәшкил итә, лексик- грамматик материалны ныгытуга һәм өйдә эшләү өчен бирелгән лексик- грамматик материалны үзләштерү өчен язмача күнегүләр сериясе, темалар буенча биремнәр һәм белемнәрне тикшерү өчен тестлар, өстәмә эш өчен ребуслар һәм кроссвордлар бар.

   Аудиоматериал аерым игътибарга лаек. Анда һәр дәрестә эшләү өчен материал бирелә. Ишетеп аңлау процессында укучы төрле тембрдагы тавышларны, төрле тизлектә, интонация ярдәмендә ишетә.

   Контроль тестлар һәм текстлар җыентыгында һәр теманы йомгаклап тикшерү өчен биремнәр тәкъдим ителә. Алар БДИ системасында А, В, С вариантларында бирелә.

   Чит телләрне укыту методикасы мәгълүматларына караганда, туган тел булмаган башка телдә көнкүреш тематикасы кысаларында аралашу өчен, укучылар сөйләмдә иң еш кулланыла торган 2000- 2500 сүзне үзләштерергә, шул актив лексика нигезендә төзелгән йөздән артык грамматик конструкцияне дөрес файдалана белергә тиеш. Бу аларга үз фикерләрен белдерергә һәм әңгәмәдәшен аңларга мөмкинлек бирә.

     “Татарча да яхшы бел” укыту- методик комплексының һәр берәмлеге бер бөтенне тәшкил итә. Алар үзара бәйләнештә, бер- берсен тулыландыручы укучы һәм укытучы өчен белем чыганагы. Дәреслектә сөйләм материалы һәм аралашу ситуацияләре укучыларның яшь үзенчәлекләренә туры килә. Сөйләм материалы аңлаешлы, аның күләме чамаланылган (дозировка), грамматик материал лексика белән эзлекле бәйләнгән.Дәреслек эчтәлегенә укучының иҗади фикер үсешен формалаштыруга юнәлтелгән материал салынган. Бу исә үзләштерелгән конструкцияләр аша сөйләмгә, теләсә нинди контекстка һәм лексик тематикага мөмкинчелекне тәэмин итә.

     Дәреслек татар телен һәм әдәбиятын берләштереп укытуны күздә тота. Анда төрле әдәби жанрлар (хикәя, шигырь һ.б.), татар халык авыз иҗаты үрнәкләре (табышмаклар, мәкальләр, мәзәкләр һ.б.), фразеологизмнар, шулай ук эш кәгазьләре үрнәкләре (хат, белдерү, котлау һ.б.), радио- телевидение программаларыннан, фәнни- публицистик  хезмәтләдән, вакытлы матбугат материалларыннан өзекләр, өстәмә кызыклы материаллар бирелә. Әдәби әсәрләрдә һәм текстларда лексик һәм грамматик материал укучыларның белем дәрәҗәсенә яраклаштырылган (адаптацияләнә), гадиләштерелгән.

   Дәреслектә иллюстрацияләргә һәм рәсемнәргә зур игътибар бирелә. Рәсемнәр бизәлеше, төсләрнең кулланылуы, күп булуы укучыларның игътибарын җәлеп итә. Рәсемнәр ике төргә бүленә: әйдәп алып баручы рәвешендәге һәм ярдәм итүче рәсемнәр. Һәр дәрес диярлек әйдәп баручы рәсемнәр белән башлана. Рәсем дәреснең сөйләм темасы буенча ясалган һәм аның һәр детале сөйләшү өчен мәгълүмат бирә. Бу рәсемнәр укучыларда логик  фикерләү, игътибарлылыкны, күзәтүчәнлекне үстерүгә юнәлтелгән.

   Дәреслек функциональ төсмердә язылган. Тел теориясен һәм грамматик конструкцияләрне  бирүне максат итеп куймый. Аларны сөйләм барышында кулланып үзләштерү күздә тотыла.

 

Практик өлеш

    Яңа  уку-укыту комплекслары эксперементта катнашмаган укытучыларда да зур кызыксыну уятты. Аларның теләген искә алып, сынап карауда катнашмаган гадәти V - IX сыйныфлар өчен дәреслек  (атнага 5 -4 сәгать исәбеннән) үзгәртеп язылды.

    Дәреслекне укучылар бик яратып кабул иттеләр. Шигырьләрен бик яратып ятлыйлар, рәсемнәре буенча әңгәмә коралар. Шәвәли һәм Кирлемәнне үз дуслары итеп саныйлар.

    Дәреслектә һәр күнегү дәрес максатына хезмәт итә.Бу күнегүләр арасында тыгыз бөйләнеш бар, ягъни үзләштерү стадияләре дидактиканың “гадидән катлаулыга принцибы”на нигезләнеп планлаштырылган.

    Икенче дәрестә алда үтелгән лексика һәм сөйләм үрнәкләре кабатлана. Дәреслектә һәм эш дәфтәрләрендә укучыларга биремнәр дифференциальләштереп бирелгән. Һәр укучыга үзенең белем дәрәҗәсенә туры килерлек эшне сайлап алу һәм үтәү мәмкинлеге тудырылган. Бу исә укучыларда үз- үзләренә ышаныч уята, дәрестә актив катнашу теләген арттыра.

    Аудиодискны тыңлау, андагы биремнәрне үтәү, җырларны өйрәнү укучыларга бик ошый. Бу аларда игътибарлылыкны арттыра, ишетеп аңлау күнекмәләрен үстерә.

    Укучыларга дәрестә күңелле булсын өчен, кызыклы уеннар, диалоглар, индивидуаль әңгәмәләр оештырыла. Кроссвордлар, табышмаклар уйларга, эзләнергә, фикер йөртергә өйрәтүче эш төрләре бирелә. Дәрестә һәр укучы җавап бирә, кабатлый, сорау бирә, телдән аралашу бара. Ял итү вакытларында укучылар бик теләп җырларны өйрәнәләр.     Күп кенә алдынгы карашлы галимнәр, мөмкин булганда, дәреслекләргә материалның тупланылышын проблемалы ысул белән оештыруны тәкъдим итәләр. Дәреслектә бирелгән текстларга игътибар итсәк, алар адаптацияләнгән һәм һәр текстны укыр алдыннан башта күнегүләр системасы бирелгән. Алдагы биремдә проблемалы сорау куелган. Дәресне проблемалы итеп оештыру да уңай нәтиҗәләр бирә. Проблемалы укыту- укытучының укучылар белән берлектә проблемалы ситуацияне хәл итү юлларын табу. Нәтиҗәдә, ныклы белем һәм күнекмәләр формалаша, балаларның фикерләү сәләте камилләштерелә.

     Дәреслектә танылган шагыйрьләр, язучылар турында да мәгълүмат бар. “Бүген бездә кунак бар” темасында Габдулла Тукай,  Шәүкәт Галиев, Әминә Бикчәнтәева, Роберт Миңнуллин, Галимҗан Гыйлманов һәм башка язучылар  турында белешмә бирелә.

    Укучылар бик теләп язучылар, шагыйрьләр турында сөйлиләр, Шигырьләрен яттан өйрәнәләр, алар турында өстәмә материал туплап киләләр. Дәрес материалы эзлекле рәвештә 5нче сыйныфтан 9нчы сыйныфка кадәр бер-берсенә үрелеп бара.

Безнең мәктәптә “Татарча да яхшы бел” методик комплексы нигезендә 5-9 сыйныфлар белем ала. Дәресләр бүленеше түбәндәгечә:

5 сыйныф атнага 5 сәг.

6нчы сыйныф атнага 5 сәг.

7нче сыйныф атнага 5 сәг.

8нче сыйныф атнага 5 сәг.

9нчы сыйныф атнага 4 сәг.

9нчы сыйныфтан соң укучылар татар теле һәм әдәбияты буенча мәҗбүри имтихан бирәләр. имтиханда укучыларның тел системасы буенча үзләштерелгән белемнәре һәм бәйләнешле сөйләм күнекмәләре, гомумән, татар телендә сөйләм культурасына ия булулары, аралаша алу осталыгы тикшерелә.

Укучыларның белем дәрәҗәсенә таләпләр

 

I.Тел бүлекләре буенча мәгълүматлылык

 

Синтаксис һәм пунктуация буенча:

Ø  Өйрәнә торган синтаксик берәмлекләрне аңлау.

Ø  Җөмләләрне сүзтезмәләргә таркату. Иярүче һәм ияртүче сүзләрне билгеләү, аларны бәйләүче тел чараларын табу. Сүзтезмә белән җөмләнең бер-берсеннән аермасын таный белү.

Ø  Җөмләнең әйтү максаты буенча төрен, интонация, логик басым һәм сүз тәртибен белү. Гади җөмлә төрләрен билгеләү.

Ø  Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләрен табып, аларның кайсы сүз төркемнәре белән белдерелүен күрсәтү.

Ø  Гади һәм кушма җөмләләрне аера белү.

Ø  Җөмләдә тиңдәш кисәкләрне, кереш һәм эндәш сүзләрне табу.

Ø  Җөмләнең аерымланган кисәкләрен билгеләү.

Ø  Туры һәм кыек сөйләмнең үзенчәлекләрен аңлау.

Ø  Тыныш билгеләрен куюны аңлату. Җөмлә ахырында, аерымланган кисәкләр янында, тиңдәш кисәкләр, кереш һәм эндәш сүзләр янында тыныш билгеләре кую.  Ия белән хәбәр арасында сызык кую очракларын белү. Тезмә һәи иярченле җөмләләрдә, катлаулы кушма җөмләләрдә тыныш билгеләрен кую   Диалог һәм туры сөйләм янында тыныш билгеләрен кую.

Стилистика буенча:

Ø  Телебездә кулланыла торган стильләрне, аларның үзенчәлекләрен белү.

Ø  Төрле стильдәге текстларны аера белү. Стиль хаталарын табу һәм төзәтү буенча эшләү.

II. Сөйләм эшчәнлеге буенча мәгълүматлылык

Телдән һәм язма сөйләмдә:

1.      репродуктив сөйләм: укылган яки тыңланган текстның эчтәлеген сөйләү яки язу;

2.      продуктив сөйләм: бирелгән тема буенча тиешле әдәби нормаларга җавап бирә торган һәм эзлекле итеп оештырылган сөйләм.

Ø  Төрле эш  кәгазьләрен яза белү.

Ø  Караган фильмга яки  спектакльгә, укылган китапка бәяләмә язу.

Ø  Төрле китапларга аннотация язу.

Ø  Программа буенча өйрәнелгән әдәби әсәр геройларына телдән яки язмача характеристика бирү.

Ø  Газета-журналларга мәкаләләр язу.  Тезислар, рефератлар, докладлар язу.

 

 

 

 

 

Гомумбелем күнекмәләрен бәяләүнең критерийлары һәм нормалары

 

Укуны бәяләү нормасы – 7 нче сыйныфта 75-80 сүз.

Текстны тулаем аңлап, авазларны һәм сүзләрне дөрес әйтеп, басымны дөрес куеп, сәнгатьле һәм аңлаешлы итеп тиешле тизлектә укыганда “5”ле куела.

Текстның эчтәлеген аңлап, сәнгатьле һәм аңлаешлы итеп, әмма 2-3 орфографик хата җибәреп(авазларның әйтелешен бозу, басымны дөрес куймау, синтагмаларга бүленештә ялгышу) укыганда “4”ле куела

Текстның эчтәлеген өлешчә аңлап, 4-6 тупас орфографик хата җибәреп укыганда һәм уку тизлеге акрын булганда, “3”ле куела

Текстның эчтәлеген бөтенләй аңламыйча, орфоэпик кагыйдәләрне бозып, 7дән артык әйтелеш хатасы җибәреп һәм уку тизлегенә куелган таләпләрне сакламыйча укыганда, “2”ле куела.

 

Язма эшләрнең күләме һәм аларны бәяләү:

Сүзлек диктанты –20-22 сүз

Сүзлек диктантын бәяләү

1.         Пөхтә язылган, хатасы булмаган эшкә “5” ле куела.

2.         Бер орфографик хаталы эшкә “4” ле куела.

3.         Өч орфографик хаталы эшкә “3” ле куела.

4.         Биш орфографик хаталы эшкә “2” ле куела.

Контроль диктант- ел башында 55-60 сүз;  ел ахырында 60-65 сүз  

Контроль диктантны бәяләү:

1. Эш пөхтә башкарылса, хатасы булмаган эшкә “5” ле куела. (Бер – орфографик, ике пунктуацион хата булырга мөмкин.)

2.   Ике орфографик, ике пунктуацион яки бер орфографик, дүрт пунктуацион хаталы эшкә “4” куела.

3.   Дүрт орфографик, дүрт пунктуацион яки өч орфографик, алты  пунктуацион хаталы эшкә “3” куела.

4.  Алты орфографик, биш пунктуацион яки биш орфографик, сигез пунктуацион хаталы эшкә “2” куела.

Изложение текстының күләме: ел башында 90-95 сүз ; ел ахырында 100-110 сүз

Изложениене бәяләү

 1. Тема тулысынча ачылган, фактик һәм техник хаталары булмаган, стиль бердәмлеге сакланган эшкә «5» ле куела. (Бер орфографик, ике пунктуацион яки ике грамматик хатасы булырга мөмкин.

 2. Текстның эчтәлеге темага нигездә туры килсә, фикерне белдерүдә зур булмаган ялгышлыклар җибәрелсә, бер-ике фактик, бер-ике техник хатасы булса, ике орфографик, ике-өч пунктуацион, бер грамматик хатасы булган эшкә «4» ле куела.

3. Язмада эчтәлек эзлекле бирелмәсә, стиль бердәмлеге сакланмаса, өч фактик, ике-өч техник хатасы булса, өч орфографик, дүрт пунктуацион, ике грамматик хатасы булган эшкә «3» ле куела.

4. Эзлеклелек, стиль бердәмлеге сакланмаса, язма эш планга туры килмәсә, фактик һәм техник хаталары күп булса, орфографик хаталарның саны дүрттән, пунктуацион хаталарның саны биштән, грамматик хаталар саны өчтән артса, «2» ле куела.

 Сочинениенең күләме: Иҗади эшнең бер төре буларак, сочинение — укучының язма рәвештә үти торган эше. Ул бәйләнешле сөйләм үстерү күнекмәләре булдыруда зур әһәмияткә ия. Әдәби (хикәяләү, очерк, истәлек, хат, рецензия һ. б.), әдәби- иҗади, өйрәтү характерындагы, ирекле, рәсемнәр нигезендә үткәрелә торган һәм контроль сочинениелэр була. Сочинение план нигезендэ языла. Ике сәгать дәвамында сыйныфта язылган сочинениенең  күләме 9—11 нче сыйныфларда 18-20 җөмлә.

Сочинениене бәяләү

1. Язманың эчтәлеге темага тулысынча туры килсә, фактик ялгышлары булмаса, бай телдэ, образлы итеп язылса, стиль бердәмлеге сакланса, «5» ле куела. (Бер орфографик яисә ике пунктуацион (грамматик) хата булырга мөмкин.)

2. Язманың эчтәлеге нигездә темага туры килсә, хикәяләүдэ зур булмаган ялгышлыклар күзәтелсә, бер-ике фактик хата җибәрелсә, теле бай, стиль ягы камил булып, ике орфографик, өч пунктуацион (грамматик) яисә бер-ике сөйләм ялгышы булса, «4» ле куела.

3. Эчтәлекне бирүдә җитди ялгышлар, аерым фактик төгәлсезлекләр булса, хикәяләүдә эзлеклелек югалса, сүзлек байлыгы ярлы булса, стиль бердәмлеге дөрес сакланмаган җөмләләр очраса, 6 орфографик, 6 пунктуацион (грамматик) яисә өч-дүрт сөйләм хатасы булса, «3» ле куела.

4. Язма темага туры килмичә, фактик төгәлсезлекләр күп булып, план нигезендэ язылмаса, сүзлек байлыгы бик ярлы булса, текст кыска һәм бер типтагы җөмләләрдән торып, сүзләр дөрес кулланылмаса, стиль бердәмлеге сакланмаса, биш орфографик, сигез пунктуацион (грамматик) яисә дүрт—алты сөйләм хатасы булса, «2» ле куела.

 

   Диалогик сөйләмне бәяләү

Бирелгән ситуация буенча яки өйрәнелгән тема буенча әңгәмә кора алганда, әйтелеше һәм грамматик төзелеше ягыннан дөрес, эчтәлеге ягыннан эзлекле һәм тулы диалогик сөйләм төзегәндә, “5”ле куела.

Бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча әңгәмә кора алганда, әмма репликаларның әйтелешендә һәм аерым сүзләрнең грамматик формаларында 2-3 хата җибәреп, эчтәлеге ягыннан эзлекле диалогик сөйләм төзегәндә, “4”ле куела

Өстәмә сораулар ярдәмендә генә әңгәмә кора алганда, репликаларның әйтелешендә һәм сүзләрнең грамматик формаларында 4-6 хата җибәреп, эчтәлеген бозып диалогик сөйләм төзегәндә, “3”ле куела.

Бирелгән ситуация яки тема буенча диалог төзи алмаганда, “2”ле куела.

 

Монологик сөйләмне бәяләү:

Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча әйтелеше, грамматик төзелеше ягыннан дөрес һәм эчтәлеге ягыннан тулы, эзлекле монологик сөйләм өчен “5”ле куела.

Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча эзлекле төзелгән, әмма аерым сүзләрнең әйтелешендә, грамматик формаларында яки җөмлә төзелешендә 2-3 хатасы булган монологик сөйләм өчен “4”ле куела.

Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча эзлекле төзелмәгән, сүзләрнең әйтелешендә, җөмлә төзелешендә 4-7 хатасы булган монологик сөйләм өчен “3”ле куела.

Өйрәнелгән темага яки бирелгән темага монолог төзи алмаганда, “2”ле куела

 

Йомгаклау билгесе

Йомгаклау билгесе чирек, яртыеллык һәм уку елы ахырында куела. Ул, беренче чиратта, укучыларның телдән сөйләм күнекмәләре, бәйләнешле сөйләм төзи белү осталыгы, татар телендә аралаша алу мөмкинлекләреннән чыгып, шул ук вакытта язма эшләрнең нәтиҗәләрен исәпкә алып куелырга тиеш.

 

 

 

 

 

Мәгълумат һәм белем бирү чыганаклары

 

УМК

Укытучы өчен методик   әдәбият

Укучылар өчен әдәбият

- Программа: Рус телендә сөйләшүче балаларга татар телен һәм әдәбиятын  укыту программасы. (1-11 сыйныфлар) К.: “Мәгариф”  н-ты, 2009.

Дәреслек- Татарча да яхшы бел. Авторы Р.Р. Нигматуллина.

- Диктантлар җыентыгы (төрле авторлар)

- Изложениеләр җыентыгы (төрле авторлар)

-  Н.В. Максимов.Татар теленнән тестлар

 

 

 

1. Вәлиева Ф.С., Саттаров Г.Ф.

Урта мәктәп һәм гимназияләрдә  татар телен укыту методикасы, К..: Раннур н-ты, 2000 ел.

2. Зәкиев  М.З. Татар синтаксисы. К.: “Мәгариф” нәшрияты, 2005.

3. Хисамова Ф.М. Татар теле морфологиясе. К.: “Мәгариф” нәшрияты, 2006.

4. Галлямов Ф.Г. Татар теле дәресләрендә синтаксик һәм пунктуацион анализ. Алабуга, 1996.

5. Гыймадиева Н., Нуруллина Р.Татар теленнән кагыйдәләр җыентыгы. К.: “Мәгариф”, 2007.

6. Максимов В.Н. Урта мәктәптә татар теле укыту. Фонетика. Морфология.К.: “Мәгариф” н-ты, 2004.

7. Максимов В.Н. Татар теленнән кулланма (синтаксис). Өченче китап. К.: “Мәгариф” н-ты, 2003.

8. Максимов В.Н. Урта мәктәптә татар теле укыту. Кушма җөмлә синтаксисы.

К.: “Мәгариф” н-ты, 2004.

9. Нигъматуллин М., Грамматик анализ. Алабуга, 2000.

10. Лингвистик анализ үрнәкләре.

11. Татар телендә тыныш билгеләре.

12. «Фән һәм мәктәп», «Мәгариф»  журналлары, “Мәгърифәт”, “Ачык дәрес” газеталары

1. Лингвистик анализ үрнәкләре.

2. Татар телендә тыныш билгеләре.

3.Ф.Г.Сәяпова, Ф.С.Кәримова

«Гади һәм кушма җөмлә синтаксисыннан таблицалар» Яр Чаллы, ӨПББИ,1999

4.Н.В. Максимов.Татар теленнән тестлар

 

 

 

 

Татар теле 105 сәг.   

 

 

Дәрес

Тема

Бит

Грамматик материал

Лексика

Өй эше

Үтк.вакыты

1. Әй, сентябрь, сентябрь!

План.

Факт.

1

1

Кереш

 

 

 

Кабатлагыз.

 

 

2

1-3

Исәнме, мәктәп

5-6 бит

Монолог һәм диалог төзү.

сагынып беттеңме, күңелең тулгандыр, килгәч, туйганчы, мөмкинлек

4 күн,6 бит.

 

 

3

 

Усал сентябрь.

6 бит

 

күңелсез, йокыдан торырга куша

9 күн,7 бит.

 

 

4

4-6

Диалог “Әхәткә киңәшләр”

8-9 бит

Инфинитив, исемнең килешләр белән төрләнеше.

өеңнән еракмы, ашыйм әле, юармын, ишеккә

10 күн,9 бит.

 

 

5

7

Җәйге  һәм хәзерге режим.

 

Сан, вакыт рәвешләре.

сәгать биштә, алтыга кадәр, уннан соң

14 күн, 10 бит.

 

 

6

8-10

Нишлисе бар?

11 бит

Нишлисе бар? формасы

казыйсы, җыясы, яндырасы, укыйсы

9 күн, 11 бит.

 

 

7

 

Хикәя  язу “Минем җәйге ялым”

12 бит

Тартымлы исемнәрнең килешләрдә төрләнеше. Сыйфат.

җәйге ялым, көннәрем, буш вакытым, күңелле

18 күн, 12 бит.

 

 

8

11

Фразеологизмнар

13-14 бит

Фразеологизмнар.

биш бармагы кебек белә, су кебек эчә

4 күн, 14 бит.

 

 

9

12-14

Тәрҗемә дәрес.

17 бит

 

 

15 күн, 17 бит.

 

 

10

15-16

Көз айлары

19 бит

Рәвеш. Сыйфат. Фигыль юнәлешләре.

суыта, суына, салкынча, дымлы, сирәк

9 күн,20 бит.

 

 

11

17

Тест № 1

 

 

 

Үткәннәрне кабатлагыз.

 

 

2. Миңа песи баласы кирәк!

 

 

12

1-3

Синоним һәм антоним сүзләр

22-23 бит

Синоним һәм антоним сүзләр

тәртипле, тәртипсез, тыңлаучан

5 күн,22 бит.

 

 

13

 

Нишләргә ярый һәм ярамый.

23 бит

Инфинитив.

тәртип бозмаска, тыңларга

12 күн,23 бит.

 

 

14

4-6

Әбинең песиләре.

24 бит

Сан. Җыю саны. Сыйфат.

соры, батыр, куркак, наян, сак, иркә, өчәү

5 күн,25 бит.

 

 

15

 

Исем фигыль

26 бит

Исем фигыль.

иркәләү, курку, алу

9күн,26 бит.

 

 

16

7

Хикәя “Песиләр”

26 бит

 

 

Сөйләгез.

 

 

17

8-10

Диалогик дәрес

28-29 бит

 

 

7 күн,29 бит.

 

 

18

11

Тест

 

 

 

Кабатлагыз.

 

 

19

12-14

Таныш булыгыз!

30-31 бит

Сорау җөмләләр.

Нишләтәләр? Ә синең? Кәефең юкмы әллә

2 күн,31 бит.

 

 

20

 

Чөнки теркәгече, гаҗәпләнүне белдерүче сүзләр

32 бит

Теркәгечләр.

 

8 күн,32 бит.

 

 

21

15-16

Тупас һәм ягымлы сүзләр

34-35 бит

Сыйфат.

томана, юләр, акыллым

8 күн,35 бит.

 

 

22

17-18

Нишли? соравы

37 бит

Нишли? соравы. Фигыльнең төшем һәм йөкләтү юнәлеше.

юына, коена, ашата

7 күн,37 бит.

 

 

23

 

Контроль эш № 1. 

 

 

 

 

 

 

24

19

Хаталар өстендә эш. 

 

 

 

 

 

 

25

20-22

Циркта

38-39 бит

Сыйфат. Хәл фигыль.

барганда, ясаганда

3 күн,39 бит.

 

 

26

 

План

40 бит

 

 

13 күн,40 бит.

 

 

27

23-24

Йорт хайваннары һәм кошлар.

41 бит

Уртаклык һәм ялгызлык исемнәрнең тартым белән төрләнеше.

каз бәбкәсе, колын, кәҗә бәрәне

5 күн,41 бит.

 

 

28

25

Тәрҗемә дәрес

43 бит

Сүзлек белән эш.

 

6 күн,43 бит.

 

 

29

26-27

Кирлемән киңәшләре

46 бит

Сан. Килешләрдә төрләнеш.

алтынчы яртыда, сәгать җидедә, беренче унбиш минутта

9 күн,46 бит.

 

 

30

28

Тест № 2

 

 

 

Үткәннәрне  кабатлагыз

 

 

31

29

“Минем яраткан песием” хикәя

 

Исемнәрнең тартым белән төрләнеше. Хикәя фигыльнең зат-санда төрләнеше.

минем песием, эчә, йоклый, яратабыз

Хикәяне тәмамлагыз.

 

 

3. Этем югалды бүген.

 

 

32

1-3

Тәрҗемә дәрес.

 

 

 

7 күн,48 бит.

 

 

33

 

Юк,булмас, бәлки сүзләре.

49 бит

Билгесезлек алмашлыклары.

бәлки, кемдер, кайдадыр, булмас, юк

12 күн,49 бит.

 

 

34

4

Кем дә булса.

49 бит

Билгесезлек алмашлыклары.

бәлки, кемдер, кайдадыр, булмас, юк

15 күн,49 бит.

 

 

35

5-7

Нишләүче? соравы

50-51 бит

Нишләүче? соравы.

өрүче, күрүче, эзләүче, җәберләүче

7 күн,52 бит.

 

 

36

 

“Этем югалды” шигыре

52 бит

Хәл фигыль.

тамарга торган, артка калган

12 күн,53 бит.

 

 

37

8

Рөстәмгә киңәшләр.

53 бит

Сорау алмашлыклары.

нәрсә, нинди, кайчан, кемдә, кайда

17 күн,53 бит.

 

 

38

9-11

Белдерү язу.

54-55 бит

Сорау алмашлыклары.

нәрсә, нинди, кайчан, кемдә, кайда

7 күн,55 бит.

 

 

39

12

Тезмә фигыльләр.

58-59 бит

Тезмә фигыльләр.

ташлап калдырды, адаштырып калдырган

4 күн,59 бит.

 

 

40

13-15

Нишләтергә? соравы

60 бит

Инфинитив. Фигыльнең йөкләтү юнәлеше.

калдырырга, кундырырга, туңдырырга

10 күн,60 бит.

 

 

41

16

Грамматик күнегүләр.

Эш дәфтәре

Грамматик кагыйдәләр.

 

Кагыйдәләрне кабатлагыз.

 

 

42

17-19

Кечкенә дуслар.

62-63 бит

Иярчен сәбәп җөмлә. Иярчен шарт җөмлә.

чөнки, укый белсә, әгәр, урап уза, җәберләмәде

5 күн,63 бит.

 

 

43

 

Контроль эш № 2 .

 

 

 

Үткәннәрне кабатлагыз.

 

 

44

20-21

Хаталар өстендә эш.

 

 

 

С/ятлагыз.

 

 

45

22

Ау этләре

65-66 бит

Хәл фигыль.

катып кала, эзәрлекләп бара, коткаралар

5 күн,66 бит.

 

 

46

23-25

Гади һәм катлаулы җөмләләр

69 бит

Гади һәм катлаулы җөмләләр. Кереш сүзләр.

тешли, тырный, күршебез, беренчедән

9 күн,70 бит.

 

 

47

 

“Кызыклар шәкерт” Г.Тукай

71 бит

Сорау һәм өндәү җөмләләр.

газаплыйсың, ауныйсым килә, буыннар

16 күн,71 бит.

 

 

48

26-28

Грамматик күнегүләр

Эш дәфтәре

Грамматик кагыйдәләр.

 

16 күн,77 бит.

 

 

49

 

Тест № 3

 

 

 

Үткәннәрне кабатлагыз.

 

 

50

29

Кабатлау өчен күнегүләр

 

Грамматик кагыйдәләр.

 

С/ятлагыз.

 

 

4. Бәйрәмнәрегез котлы булсын!

 

 

51

 

Гыйнвар - кыш уртасы

 

Сыйфат сүз төркеме. Чагыштыру дәрәҗәсе.

көчле, озаграк, салкын, калын, ак

5 күн,79 бит.

 

 

52

1-3

Сыйфаттан фигыль сүз төркеме ясалу.

79 бит

Сыйфаттан фигыль сүз төркеме ясалу.

аяз, аяза, якты, яктыра, авыр, авырая

8 күн,80 бит.

 

 

53

5-7

Адрес яза беләсеңме?

82 бит

Ялгызлык исемнәр. Сан төркемчәләре.

Мәскәү өлкәсе, Люберцы шәһәре, Кама Тамагы районы, уникенче йорт

Адресыгызны языгыз.

 

 

54

8

Бәйрәм табыны.

84 бит

Парлы сүзләр. Исемнәрнең килеш һәм тартым категориясе.

сый-хөрмәт, аш-су, уен-көлке, таныш-белеш, өстәлгә, әниебезгә

16 күн ,84 бит.

 

 

55

9-11

Каникулда

86 бит

Хәл фигыль. Вакыт рәвеше.

каникулда булганда, укыганда,

4 күн,86 бит.

 

 

56

12

Грамматик күнегүләр.

Эш дәфтәр

Грамматик кагыйдәләр.

 

18 күн,88 бит.

 

 

57

13-15

Раштуа бәйрәме.

90-91 бит

Фигыльнең төшем юнәлеше.

куела, пешерелә, бизәлә, ясала

5 күн,90 бит.

 

 

58

16

Тәрҗемә дәрес

91 бит

Грамматик кагыйдәләр.

 

12 күн,91 бит.

 

 

59

17-18

Исемнән сыйфат сүз төркеме ясалу.

94 бит

Исемнән сыйфат сүз төркеме ясалу.

шикәр-шикәрле, су-сулы, бал-баллы, тозланган

10 күн,94 бит.

 

 

60

19-21

Яңа ел чыршысы.

95-96 бит

Фигыльнең төшем юнәлеше.

бизәлгән, үткәрелә

8 күн,96 бит.

 

 

61

22-23

Тест № 4

 

 

 

Үткәннәрне кабатлагыз.

 

 

5. Курыкма, тимим!

 

 

62

1-2

“Кышкы табигать” Хикәя төзү.

 

Әйтем һәм сынамышлар.

 

Хикәяне тәмамлагыз.

 

 

63

3-5

Теләк фигыльләр.

105 бит

Теләк фигыльләр.

карны көрик, авырый күрмәсен, туңа күрмәсен

11 күн,105 бит.

 

 

64

6-7

Кыш һәм кошлар.

106 бит

 

 

5 күн,107 бит.

 

 

65

 

Инфинитив

107-108 бит

Инфинитив. Боерык фигыль.

таш атма, елатма, азык бирергә кирәк

13 күн,108 бит.

 

 

66

8-9

Бергә барыбер җиңелрәк.

108-109 бит

Сыйфат. Рәвеш.

җылырак, якынрак, яхшы азык, сакта тора

4 күн,109 бит.

 

 

67

 

Кем да булса

110 бит

 

 

10 күн,110 бит.

 

 

68

10

Грамматик күнегүләр.

эш дәфтәр

Грамматик кагыйдәләр.

 

15 күн,110 бит.

 

 

69

11-12

Сары түшле песнәгем

112-113 бит

Тартымлы исемнәрнең зат-санда төрләнеше.

аның тамагы, минем башым

12 күн,113 бит.

 

 

70

13-14

Кышлаучы кошлар.

114 бит

Уртаклык исемнәр.

шәүлегән, чәүкә, козгын, челән

5 күн,115 бит

 

 

71

15

Яңа сүзләр өйрәнәбез.

115 бит

Яңа сүзләр.

 

9 күн,116 бит.

 

 

72

16-17

Кем ничек сөйләшә?

117 бит

Хәзерге заман хикәя фигыль.

өрә, мөгри, кешни, кыткылдый

9 күн,118 бит.

 

 

73

 

Контроль эш № 3.

 

 

 

Үткәннәрне кабатлагыз.

 

 

74

20

Хаталар өстендә эш.

 

 

 

С/ятлагыз.

 

 

75

21-22

Кар астында ниләр бар?

122-123 бит

Вакыт рәвеше.

кышын, көзен, кыш ахырында

5 күн,123 бит.

 

 

6. Яз бигрәк тә шау икән!

 

 

76

1-2

Яз айлары

 

Фигыль юнәлешләре. Сыйфат.

камаштыра, бөреләр ачыла

Яз айлары турында җөмләләр төзегез.

 

 

77

3-4

Язгы табигать.

126-127 бит

Сыйфат. Хәзерге заман хикәя фигыль.

 

8 күн,127 бит.

 

 

78

5

Хикәя “Яз”

128 бит

 

 

9күн,128 бит.

 

 

79

6-7

Нишләячәк? соравы

130 бит

Киләчәк заман хикәя фигыль.

адашачак, өлгерәчәк, аңлаячак

3 күн,131 бит.

 

 

80

 

“Батыр” малай

131-132 бит

Рәвеш.

өмете өзелеп, көчкә атлап, куркыныч

10 күн,132 бит.

 

 

81

8-9

Грамматик күнегүләр

 

Грамматик кагыйдәләр.

 

8 күн,133бит.

 

 

82

 

Язгы куркынычсызлык кагыйдәләре.

134 бит

Боерык фигыльнең зат-сан белән төрләнеше. Шарт фигыль, хәл фигыль.

суга төшкәч, бармагач, килгәч, барса, килчә, уйнамагыз, чыгармагыз

3 күн,135 бит.

 

 

83

10

Тест № 6

 

 

 

Үткәннәрне кабатлагыз.

 

 

84

11-12

Нишләмичә? соравы

136 бит

Хәл фигыльнең юклык формасы.

бармыйча, килмичә, карышмыйча

7 күн,136 бит.

 

 

85

13-14

-гач-гәч кушымчалы фигыльләр.

137 бит

Хәл фигыль.

боз киткәч, чыккач, су күтәрелгәч, җәелгәч

5 күн,137 бит.

 

 

86

 

Язгы ташу.

136 бит

Фигыльнең төшем юнәлеше. Тиңдәш кисәкләр.

төртелә, өелә, җәелә, күтәрелә

2 күн,136 бит.

 

 

87

15

Тест.

138 бит

Грамматик кагыйдәләр.

 

Кабатлагыз.

 

 

88

16-17

Тәрҗемә дәрес.

 

Грамматик кагыйдәләр.

 

4 күн,139 бит.

 

 

89

 

Грамматик күнегүләр.

 

Грамматик кагыйдәләр.

 

 

 

 

90

18-19

Нәрсә өчен рәхмәт.

141 бит

“Өчен” бәйлеге.

ярдәм иткән өчен

7 күн,141 бит.

 

 

91

 

Әдәплелек дәресе.

142-143 бит

 

 

Әдәпле сүзләрне ятлагыз.

 

 

92

20

Җәй җитте.

142 бит

Фигыльнең йөкләтү юнәлеше.

кыскарта, озайта, кыздыра

7 күн ,143 бит.

 

 

93

21-22

Сыйфатның чагыштыру дәрәҗесе

 

Сыйфатның чагыштыру дәрәҗесе

эссерәк, салкынрак, яңгырлырак, күбрәк

Җөмләләр төзегез.

 

 

94

23-24

Табигать дуслары

145 бит

Инфинитив. Фигыльнең йөкләтү юнәлеше.

тартырга-таркаларга, төртергә-төрткәләргә

3 күн,145 бит.

 

 

95

 

Кызыл китап

146 бит

Инфинитив + ярый-ярамый структурасы.

Өзәргә ярамый, җыярга ярый

9 күн,147 бит.

 

 

96

23-24

Дару үләннәре

 

Исемнәрнең тартым категориясе. Сорау алмашлыклары.

дару үләненең исеме, болында, урман аланында.

3 күн,148 бит.

 

 

97

25

Контроль эш № 4.

 

 

 

Үткәннәрне кабатлагыз.

 

 

98

 

Хаталар өстендә эш.

 

 

 

С/ятлагыз.

 

 

99

26-27

Безнең яшел дусларыбыз.

148 бит

Тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнеше.

җиләкләрен, яфракларын, елга буйларында

Ятлагыз.

 

 

100

28

Җәй, рәхәт җәй.

150-151 бит

Сан төркемчәләре. Сыйфат.

дус, унга кадәр, унар минутка, зарарлы

5 күн,151 бит.

 

 

101

29-30

Кабатлау

 

 

 

9 күн,152 бит.

 

 

102

 

Йомгаклау

 

 

 

Кабатлагыз.

 

 

103-105

 

Резерв дәресләр.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Әдәбият 70 сәг.

Дәрес

Тема.

Искәрмә

Сөйләм үрнәкләре

МТК

Өй эше

Үтк. вакыты

План

Факт

1

1-3

Мәктәп тә безне сагынган.

7 бит

Яңа уку елы башланды. Бер дә кайгырма. Мин дусларым белән очраштым. Укытучыма чәчәкләр бүләк иттем.

 

9 күн,9 бит.

 

 

2

4-6

Әйбәт укыйсым килә.

9 бит

Диван булмаса, мин әйбәт укыр идем. Кулымда китап булса. Аякларым тик торса.

 

11 күн,9 бит.

 

 

3

7

Кабатлау  өчен тест.

 

 

 

Кабатлагыз.

 

 

4

8-10

“Барган идем” Н.Мадьяров

12 бит

Малай урамда берүзе уйный. Малайның иптәшләре тырыш, эшчән балалар.

 

16 күн,12 бит.

 

 

5

12-14

Вакыт машинасында очабыз.

13 бит

Кайсы гасырга барырга телисең? Дустың сиңа ышанамы? Эдик акыллы малаймы? Шәп!

 

7 күн,15 бит.

 

 

6

15-16

Яңгыр ява иркенләп

19 бит

Яңгыр ява. Күңелләргә моң төшә. Яңгыр катыш кар ява.

Туган як табигате

6 күн,19 бит.

 

 

7

 

Табигать турында шигырьләр.

19-20 бит

 

 

Бер шигырь ятлагыз.

 

 

2.Миңа песи баласы кирәк.

 

 

8

1-3

“Сөйкемсез песи” Ә.Бикчәнтәева

22 бит

Безгә бер песи баласы ияләште. Безнең үзебезнең песиебез бар иде инде. Аны бөтен кеше куып чыгарды.

 

3 күн,22 бит.

 

 

9

4-6

Ничә песи?

24 бит

Әбиемнең мәчеләре тезелгәннәр. Бергә - бергә санагыз. Куркак мәче. Шук мәче.

 

3 күн,25 бит.

 

 

10

7

Песиләр нинди булалар?

25 бит

Песиләр иркә булалар. Җиңел дуслашалар.

 

7 күн,25 бит.

 

 

11

8-10

Нинди әкәмәт песи син?

27 бит

Балык бирче миңа. Ул азыкка ташланмады. Рәхимсез кешеләр. Ул ачыккан.

 

3 күн,28 бит.

 

 

12

 

Проект яклау.

 

Минем песием аклы – каралы, җирән, ак.

 

С/ятлагыз.

 

 

13

12-14

Минем тычкан тотасым килми.

31 бит

Кәефең юкмы әллә? Кешеләр шундый алар. Сиңа нәрсә җитми?

 

7 күн,32 бит.

 

 

14

15-16

Шәһәрне бик күрәсем килә.

33-34 бит

Миңа ул гына җитми. Ялганлама, яме. Ерак булмаска тиеш.

 Казан шәһәре

6 күн,35 бит.

 

 

15

 

Бүген бездә кунак бар. Т.Миңнуллин.

35 бит

Т.Миңнуллин – драматург, прозаик. Ул “Авыл эте – Акбай” пьесасын язган.

 

“Безнең якташыбыз” хикәя  языгыз.

 

 

16

17-18

Синең кебекләрне күргәнем юк.

36 бит

Минем хуҗам зур этләрне яратмый. Гаҗәп икән сезнең монда!

 

3 күн,37 бит.

 

 

17

20-22

Ю.Куклачев – песиләрне яратучы кеше.

39 бит

Бөтен доньяга танылган клоун. Аның 120 песие бар. Ул матурлана, сәламәтләнә.

Казан циркы.

7 күн,40 бит.

 

 

18

23-24

Безгә дә салоннар кирәк.

42-43 бит

Песиләр һәм этләр өчен кием салоны, парикмахерская бар.

 

9 күн,44 бит.

 

 

19

26-27

Робот песиләр

44 бит

Робот песи киреләнми дә, иркәләнми дә. Өлкәннәр өчен чыгарылган песиләр дә бар.

 

10 күн,46 бит.

 

 

 

 

 

20

1-3

Урам чатында көчек утыра.

47 бит

Туңып утыра. Куркып утыра. Көтеп утыра.

 

8 күн,48 бит.

 

 

21

5-7

Дустымны күрүче булдымы?

50-51 бит

Дустым югалды. Тавышы матур иде. Акбай исемле.

 

5 күн,51 бит.

 

 

22

9-11

Мин аны бик кызгандым.

54 бит

Зинһар ярдәм итегез. Әйбер югалды. Әгәр табылса, хәбәр итәргә.

 

9 күн,56 бит.

 

 

23

 

Диалог дәрес

56 бит

Әйе, бу безнең номер. Мин белдерү буенча шалтыратам.

 

14 күн,57 бит.

 

 

24

13-15

“Әни мин көчек күрдем!” Р.Миңнуллин

59 бит

Ул урамда кунган. Ул бик ачыккан. Адаштырып калдырган.

 

7 күн,59 бит.

 

 

25

 

Бүген бездә кунакта Р.Миңнуллин

 

Р.Миңнуллин – балалар шагыйре, Тукай премиясе лауреаты.

 

Р.Миңнуллин турында сөйләгез.

 

 

26

16

Тәрҗемә дәрес

61 бит

С.Михалков – балалар шагыйре. Русчадан татарчага тәрҗемә итәбез.

 

17 күн,61 бит.

 

 

27

17-19

Сак булыгыз, усал эт!

62-63 бит

Сак булыгыз! Ул койма янына килде.

 

9 күн,64 бит.

 

 

28

20-21

Чик сакчылары – этләр.

65 бит

Этлернең төп төрләре. Сак этләре. Ау этләре. Компаньон этләр.

 

8 күн,66 бит.

 

 

29

 

Этләр хөрмәтенә һәйкәлләр.

67 бит

Бу һәйкәлнең тарихы болай. Эт юлчыны казып чыгара.

Һәйкәлләр.

Кыскача сөйләгез.

 

 

30

23-25

Иң яхшы эт – минеке.

69-70 бит

Сезнең этегез юкмы? Аларны тәрбияләргә кирәк.

 

7 күн,70 бит.

 

 

31

 

Кинолог киңәшләре

71 бит

Көчекләрне сайлаганда, яшен сорагыз. Шул көчекне алырга кирәк.

 

Киңешләрне сөйләгез.

 

 

32

26-28

Иң яхшы этләр.

73 бит

Европада бик популяр эт.

 

11 күн ,74 бит.

 

 

33

 

Тест

75 бит

Кайсысы сиңа туры килә. Миңа зур этләр ошый.

 

Үзегезгә эт сайлагыз.

 

 

34

29

Кабатлау. Монологик сөйләм үстерү.

76 бит

Бу эт миңа ошый. Бу этнең хуҗасы буласым килә, чөнки....

 

15 күн,77 бит.

 

 

35

30

Йомгаклап кабатлау.

77 бит

 

 

Үткәннәрне кабатлагыз.

 

 

4.Бәрәмнәрегез котлы булсын.

 

 

36

1-3

Урамда гыйнвар салкыннары

78-79 бит

Гыйнвар – кышның икенче ае. Кыш уртасы. Көннәр яктыра.

 

6 күн,79 бит.

 

 

37

 

Кышкы бәйрәмнәр.

 

Яңа ел, Раштуа – кышкы бәйрәмнәр.

 

Бер бәйрәм турында сөйләгез.

 

 

38

4

Бездә кунакта  тәрҗемәче С.Малышев.

79 бит

С.Малышев – тәрҗемәче. Кайсы җөмләләр тәрҗемәдә юк.

Г.Р.Державин премиясе лауреатлары

12 күн,80 бит.

 

 

39

5-7

Яңа ел котлаулары.

82 бит

Матур теләкләрең өчен рәхмәт.

 

5 күн,83 бит.

 

 

40

8

Хат язам сиңа.

82-84 бит

Сиңа хат яза... Күңелле булдымы? Ни хәлләрдә яшәп ятасыз?

 

Дустыңа хат яз.

 

 

41

9-11

Каникулда бик рәхәт.

86-87 бит

Кышкы каникул сизелмичә дә үтеп китте. Күңелле булды.

 

7 күн,87 бит.

 

 

42

 

Алабуга шәһәренә 1000 яшь.

87 бит

Алабуга – бик матур һәм борынгы шәһәр. Аның 1000 еллык тарихы бар.

Татарстан шәһәрләре.

17 күн,88 бит.

 

 

43

12

Яңа елны ничек каршыладык.

88 бит

Без Яңа елны гаиләбез белән каршыладык. Без Раштуаны бәйрәм итәбез.

 

Хикәя языгыз.

 

 

44

13-16

Раштуа – борынгы бәйрәм

89 бит

Раштуа төрле илләрдә төрлечә атала. Туганнар җыела.

Татарстанда милли бәйрәмнәр

8 күн,90 бит.

 

 

45

17-18

Яңа ел әкияте.

93 бит

Аның ботаклары алтын алмалар белән бизәлгән. Күлмәк искиткеч матур.

 

5 күн,93 бит.

 

 

46

19-21

Легенда ни сөйли.

94 бит

Чыршы бизәү гадәте каян килә? Шул көннән башлап.

 

5 күн,95 бит.

 

 

47

22-23

Бер – беребезне котлыйбыз.

98 бит

Инглизчә, русча, татарча котлыйбыз. Электрон почта.

 

8 күн,99 бит.

 

 

5.Курыкма тимим!

 

 

48

1-2

Февраль кышның соңгы ае.

102 бит

Февраль – кышның соңгы ае. Көндезләрен кояш бераз җылыта.

 

15 күн,102 бит.

 

 

49

3-4

Төнге буран.

103 бит

Буран төн буе котырды. Юлларны кар күмде.

 

6 күн ,104 бит.

 

 

50

6-7

Песнәк белән Миләүшә.

106 бит

Кыш уртасы иде. Көннәр бик салкынайды. Кошларның хәле авырайды.

Безнең якта кышлаучы кошлар.

9 күн,107 бит.

 

 

51

 

Бүген бездә кунакта Р.Вәлиева

108 бит

Р.Вәлиева Башкортстанда туган. Нәшриятта редактор булып эшли.

 

Р.Вәлиева җурында сөйләгез.

 

 

52

8-9

Иҗади дәрес.

 

 

 

Р.Вәлиеваның бер шигырен укып килегез.

 

 

53

11-12

Песнәк белән Миләүшә.

112 бит

Уйнаклый да талпына, шакып ала. Терел тизрәк!

 

6 күн,112 бит.

 

 

54

13-14

Песнәкләр.

115 бит

Зур, зәңгәр, озын койрыклы, ак, кара, көрән башлы, бүрекле песнәкләр.

Татарстанда кышлаучы кошлар

8 күн ,115 бит.

 

 

55

18-19

“Курыкма, тимим.” Ш.Галиев

120 бит

Малай урманга килгән. Эчкәрәк кергән. Тиен күргән.

 

12 күн,121 бит.

 

 

56

21-22

Кар астында ниләр бар.

123 бит

Үзе салкын, үзе суык үткәрми. Тышта буран улый.

 

14 күн ,124 бит.

 

 

6.Яз бигрәк тә шук икән!

 

 

57

1-2

Бездә кунакта - Әминә Бикчәнтәева

128 бит

Әминә Бикчәнтәева мәктәптә укыта. Татарстан радиосында эшли.

 

Ә.Бикчентаева турында сөй ләгез.

 

 

58

3-4

Г.Тукай – табигать турында шигырьләр

129 бит

“Карлыгач” , “Җир йокысы”.

Габдулла Тукай

Г.Тукай бер шигырен ятлагыз.

 

 

60

6-7

Батырлык эшлисем килә

131-132 бит

Көне - төне укырга риза. Бөтен кеше сокланып карый.

 

8 күн,132 бит.

 

 

61

11-12

Көтегез, ярдәм итәрбез!

135 бит

Елга сулары дингез булып җәелде. Тын гына көтеп утыралар.

 

4 күн,135 бит.

 

 

62

16-17

Язгы бизнес

138-139 бит

Яз иртә килде.Кар бер атнада эреп бетте. Башта акчаңны бир.

 

10 күн ,140 бит.

 

 

63

18-19

Ярдәмең өчен рәхмәт.

140-141 бит

Ярдәмең өчен рәхмәт. Санап куйды. Юл күрсәттем.

 

3 күн,141 бит.

 

 

64

21-22

Җәй айлары.

143 бит

Июнь – җәйнең иң кояшлы һәм иң тыныч ае. Борынгы исеме.

 

9 күн,144 бит.

 

 

65

23-24

“Табигать дуслары” Л.Лерон

145 бит

Мин табигать белән дус. Табигатьне сакла!

“Салават күпере” журналы.

7 күн,146 бит.

 

 

66

25

Куян баласы.

146 бит

Куян баласы качмада. Аның тәпиләре авырта. Кыз елап җибәрде.

 

8 күн,147 бит.

 

 

67

26-27

Безнең яшел дусларыбыз.

148 бит

Дару үләннәре безнең яшел дусларыбыз. Сары мәтрүшкәне салкын тигәннән эчәләр. Ак әби кешеләргә ярдәм итә.

Татарстанның Кызыл китабы.

6 күн,149 бит

 

 

68

28

Кабатлау

149 бит

 

 

9 күн,150 бит

 

 

69

 

Иҗади дәрес

 

 

 

9 күн,152 бит.

 

 

70

 

Йомгаклау

 

 

 

Үткәннәрне кабатлагыз.

 

 

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Рабочая программа по татарскому языку и литературе 7 класс по учебнику Р.Р. Нигматуллиной"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Специалист по коллекторской деятельности

Получите профессию

Методист-разработчик онлайн-курсов

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 656 269 материалов в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 12.10.2015 1841
    • DOCX 353.5 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Тагиров Ильгезер Рустамович. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Тагиров Ильгезер Рустамович
    Тагиров Ильгезер Рустамович
    • На сайте: 8 лет и 6 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 5832
    • Всего материалов: 5

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Бухгалтер

Бухгалтер

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 20 человек из 14 регионов

Курс повышения квалификации

Специалист в области охраны труда

72/180 ч.

от 1750 руб. от 1050 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 33 человека из 20 регионов
  • Этот курс уже прошли 152 человека

Курс профессиональной переподготовки

Руководство электронной службой архивов, библиотек и информационно-библиотечных центров

Начальник отдела (заведующий отделом) архива

600 ч.

9840 руб. 5900 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 25 человек

Курс профессиональной переподготовки

Библиотечно-библиографические и информационные знания в педагогическом процессе

Педагог-библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3950 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 475 человек из 69 регионов
  • Этот курс уже прошли 2 324 человека

Мини-курс

Феноменология в педагогике: основные концепции и их практическое применение

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Управление проектами: концепции, практика и финансы

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Мастерство влияния и успешных переговоров

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 32 человека из 18 регионов