Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Начальные классы / Рабочие программы / Рабочая программа по татарскому языку. И.Х Мияссарова, К.Ф. Фәйзрахманова.

Рабочая программа по татарскому языку. И.Х Мияссарова, К.Ф. Фәйзрахманова.


  • Начальные классы

Поделитесь материалом с коллегами:

Татар теле

Аңлатма язуы

4 нче сыйныф өчен татар теле фәненнән эш программасы түбәндәге документларга нигезләнеп төзелде:

  • Дәүләт стандартының Федераль компонентына нигезләнгән башлангыч мәктәпләрнең татар теле фәненнән үрнәк программасына, Казан 2011

  • Закона Республики Татарстан от 22.07.2013 № 68-ЗРТ «Об образовании»;

  • Федеральный закон «Об образовании в Российской Федерации» от 29.12.2012г. № 273-ФЗ.

  • Закона Республики Татарстан от 08.07.1992 № 1560-XII «О государственных языках Республики Татарстан и других языках в Республике Татарстан»;

  • Приказ 09.07.2012 №4154/12 “Об утерждении базисного и примерных учебных планов, для образовательных учреждении РТ, реализующих программы начального общего образования.;

  • Информационное письмо МО и Н РТ от 23 июня 2012 года №7699/12 « Об учебных планах для 1-9 классов школ РТ реализующих основные образовательные программы начального общего образования и основного общего образования с ФГОС общего образования

  • 06.10.2009 нчы елда РФ Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан расланган “Гомуми башлангыч белем бирү федераль дәүләт стандартын гамәлгә кертү” турындагы боерыгына (Приказ №373);

  • Приказ Минобрнауки России от 06.10.2009 N 373(ред. от 29.12.2014) "Об утверждении и введении в действие федерального государственного образовательного стандарта начального общего образования" (Зарегистрировано в Минюсте России 22.12.2009 N 15785

  • Примерной основной образовательной программы начального общего образования (одобрена решением федерального учебно-методического объединения по общему образованию (протокол от 8 апреля 2015 г. № 1/15)

  • Казан шәһәреЯңа Савин районы«Татар телендә белем бирүче 155 гимназия» уставына;

  • Казан шәһәре Яңа Савин районы «Татар телендә белем бирүче 155 гимназия»нең уку планына.

Белем бирү учреждениеләрендә укыту процессында куллану өчен рөхсәт ителгән һәм белем бирүнең яңа стандартлары таләпләренә туры килгән һәм рөхсәт ителгән региональ дәреслекләргә:

Мияссарова И.Х., Фәйзрахманова К.Ф,2 кисәктән, “Мәгариф - Вакыт нәшрияты”2014ел

Сыйныфның үзенчәлекләре.

4Г сыйныф укучылары “Перспективалы башлангыч мәктәп” программасы буенча белем алалар. Күпчелек укучылар фәнне кызыксынып үзләштерәләр, яңа белемнәргә омтылалар. Алар үзлектән эшләү күнекмәләренә ия. Сөйләм телен, язу күнекмәләрен үстерү өстендә эш үзлектән дә, укытучы белән бергә дә алып барыла.Өй эшләрен төгәл үтәргә тырышалар.

Ләкин укучылар арасында укуга җитди карамаганнар да бар.Бу исемлеккә Галиәхмәтов Камилне,Аликберова Әминәне,Гайнетдинов Рөстәмне, Гарифуллин Эмильне кертергә мөмкин. Алар дәресләрдә катнашмый, Өй эшләрен төгәл үтәмиләр. Алар белән өстәмә эш алып барыла.





Татар теле фәнен тематик планлаштыруга аңлатма язуы.

Башлангыч гомуми белем бирүнең төп программасы федераль дәүләт белем стандартларын (Россия Федерациясенең Мәгариф һәм фән министрлыгы приказы, № 373, 06.10.2009) аныклаучы һәм үстереп җибәрүче норматив документ булып тора.

Эш программасы структурасы. Татар теленнән эш программасы өч өлештән тора: аңлатма язуыннан, төп бүлекләрне, белем һәм күнекмәләрне үз эченә алган программаның эчтәлегеннән, укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләреннән.

Эш программасының эчтәлеге. Яңа стандарттагы иң мөһим таләп мондый: мәктәпне тәмамлаганда, «укучы үз алдына максат куярга һәм аны тормышка ашыру юлларын үзе таба алу дәрәҗәсенә күтәрелергә тиеш”. Бу – яңа стандартта эшлекле белем дип атала. Эшлекле белем – стандарт керткән яңалыкның әһәмиятле эчтәлеген ачып бирүче иң гомуми төшенчә. Белем алу гамәлләренең структурасын һәм принцибын стандарт үзе аңлата:

Татар теле укытуның максаты: белемнәрне системага салу, тирәнәйтү, яңа мәгълүмат бирү, укучыларда әйтмә һәм язма сөйләмнәрен үстерү.

Белем бирү эчтәлегенең мәҗбүри минимумы.

Тыңлап аңлау. Сөйләмдәге сүз, сүзтезмә һәм җөмләләрне аңлау, аларны бер-берсеннән аеру. әйтелгән фикердәге мөһимрәк булган вакыйгаларың эзлеклелегенә төшенү.Тыңлый белүне уңышлы аралашуның шарты, кара-каршы сөйләшүнең нигезе икәнен үзләштерү.

Сөйләү. Сөйләм культурасын үстерү. Диалогик һәм монологик сөйләм күнекмәләрен гамәли үзләштерү. Укуга һәм көндәлек тормышка кагылышлы темалар буенча әңгәмә кору.Укылган текстка сорау кую, аның эчтәлеге буенча бирелгән сорауларга җавап бирү, планын төзү. Укучыларга якынрак булган темалар буенча сөйләшү. Гадирәк җөмләләрдән төзелгән төрле темаларга кагылышлы монологик сөйләм оештыра белү, интонация үзенчәлекләрен үзләштерү. Сөйләм этикеты үрнәкләреннән дөрес файдалану.

Уку. Әкиятләрне, кечкенә хикәяләрне, дәреслектәге текстларны аңлап, дөрес, йөгерек итеп укый белү. Текстның төп фикерен аңлап, темасын билгели алу, кирәкле урыннарын сайлап уку. Гади план төзеп, текстның эчтәлеген сөйләү һәм укучының текстка мөнәсәбәтен белдерү.Укыганның эчтәлегенә, тел үзенчәлекләренә, төзелешенә бәя бирү. Информацияне аңлата һәм гомумиләштерә алу.

Язу. Язма сөйләм белән телдән сөйләмнең аермасы. Җөмләне тексттан аера белү. Хат һәм төрле котлау текстлары язу. Өйрәнелгән кагыйдәләргә нигезләнеп текстларны күчереп, ишетеп язу.Үзлегеннән зур булмаган текстлар иҗат итү.

Программа атнага 3 сәгатьтән исәпләнгән. Уку елына барысы 102 сәгать. Шулардан контроль диктантлар – 7, изложение – 2, күчереп язу – 2сәгать. Татар теленнән тематик план Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы тарафыннан рөхсәт ителгән дәреслек “Перспективалы башлангыч мәктәбе” И.Х.Мияссарова, К.Ф Фәйзрахманова нигезендә төзелде .

Укыту курсы темалары эчтәлеге:

1.1-3 сыйныфларда үткәннәрне кабатлау. 8 сәг

Аваз һәм хәреф. Сузык һәм тартык авазлар.Иҗек.Сүзләрне юлдан юлга күчерү. ь,ъ хәрефләре кергән сүзләрне дөрес уку һәм язуЯнәшә килгән бертөрле аваз хәрефләре булган сүзләр.Алфавит. Алфавитның әһәмияте.Сүзлекләр белән эш.Сингармонизм законы турында беренче күзаллау.

2. Сүз. Телнең сүзлек байлыгы.Сүзнең лексик мәгънәсе . 8 сәг.

Сүз. Телнең сүзлек байлыгы. Тотрыклы сүзтезмәләр, омоним, синоним антоним,фрозеологик әйтелмәләр сүзлеге белән эш. Күп мәгнәле сүзләр. Искергән һәм яңа сүзләр

3. Сүз төзелеше. 11 сәг.

Кушымча.Кушымчаларның төрләре.Кушымчаларның ясагыч һәм төрләндергеч буенча ясалышы(кушма, парлы сүзләр)

4. Сүз төркемнәре .

Исем–8 сәг.

Исем. Мәгънәсе, сораулары.Җөмләдәге ролеЯлгызлык һәм уртаклык исемнәрЯлгызлык исемнәрдә баш хәреф

Берлек һәм күплек сан формалары. Исемнәрнең килеш һәм тартым белән төрләнеше.

5. Фигыль –13 сәг.

Мәгънәсе. Сораулары. Барлык, юклык формалары Зат-сан белән төрләнүе. Хәзерге, үткән, киләчәк заманнар. Фигыльләрнең күп мәгънәлеге.

Боерык фигыль. Фигыльнең нигезе дифтонгка тәмамлануы. (сау-савыйм, савыйк, савыгыз)

6. Сыйфат - 7сәг.

Мәгънәсе,сораулары.Җөмләдә роле.Сөйләмдә әһәмияте. Сыйфат дәрәҗәләре, сыйфатның җөмләдәге роле. (аергыч, хәбәр)

7. Алмашлык -6 сәг.Зат алмашлыклары. Җөмләдәге һәм текстагы роле. Сорау алмашлыклары.Килеш белән төрләнеше, дөрес язылышы.

8. Сан -6 сәг.

Санның билгеләмәсе, сорауларымикдар саны, тәртип саны.

9. Рәвеш -5 сәгЛексик-грамматик яктан эш-хәлнең билгесен белдерүе.Аның төрләнмәве.Төп синтаксик функциясе – хәл.

10. Кисәкчәләр. 2сәг Да. дә. гына , генә. Та, тә, ук, үк, кына ,кенә кисәкчәләре. Сөйләмдәге роле. Аларның җөмләгә төрле төсмер өстәве.

11. Бәйлекләр 3 сәг.Төрле килешләрдә исемнәрнең һәм зат алмашлыкларының бәйлекләр белән килүенә йомгак ясау, системалаштыру.

12. Җөмлә. Сүзтезмә -2 сәг

Сүзтезмә һәм тезмә сүзләр арасындагы аерманы аңлату, сүзтезмәдәге иярүче һәм ияртүче сүз турында белемнәрне тирәнәйтү

13. Җөмләнең баш кисәкләре. Ия һәм хәбәр. 2 сәг

Җөмләнең баш кисәкләре.

14. Җыйнак һәм җәенке җөмләләр. 1 сәгҖыйнак һәм җәенке җөмләләрне аеру.

15. Җөмләнең иярчен кисәкләре Аергыч 1 сәг.Аергычка билгеләмәне һәм аның белдерүен аңлату.

16. Җөмләнең тиңдәш кисәкләре. 1 сәг.

Җөмләдә сүзләр бәйләнеше. Җөмләнең тиңдәш кисәкләрен һәм тиңдәш кисәкләрнең узара санау интонациясен, теркәгечләр ярдәмендә бәйләнеше.Тиңдәш кисәкләр янында тыныш билгеләре.

17 .Эндәш сүзләр. 1 сәг. Эндәш сүзләр һәм алар янында тыныш билгеләре.

18. Гади һәм кушма җөмлә. 4 сәг.

Тезмә кушма җөмләләрдә һәм, ә, ләкин, әмма теркәгечләре, алар янында тыныш билгеләре.

19. Текст. 8 сәг.

20. Кабатлау. 4 сәг.



Укучыларның белем һәм күнекмәләренә төп таләпләр

Укучылар белергә тиеш:

-сүзнең мәгънәле кисәкләре: тамыр һәм кушымча, ясагыч кушымча, төрләндергеч кушымча;

- сүз төркемнәре: исем, сыйфат, фигыль, кисәкчә, бәйлек, рәвеш.

- җөмләнең баш кисәкләре: ия һәм хәбәр, җөмләнең иярчен кисәкләре

Укучылар башкара алырга тиеш:

-үтелгән орфограммалар (калын һәм нечкә сузыклар, яңгырау һәм саңгырау тартыклар, парсыз тартыклар, нечкәлек һәм аеру билгеләре, кушма һәм парлы сүзләр, тамырда авазлар чиратлашуы, кисәкчәләр) кергән 75-80 сүзле текстны, җөмлә ахырында тиешле тыныш билгеләрен куеп, тиңдәш кисәкләр янында тиешле тыныш билгеләрен дөрес куеп диктант итеп язу.

-текстларны грамоталы һәм каллиграфик дөрес күчереп язу.

- сүзләрне төзелеше ягыннан тикшерү(тамыр һәм кушымчаларны аеру, кушымчаларның төрен билгеләү, тамыр, ясалма, кушма һәм парлы сүзләрне аерып күрсәтү).

- сүз төркемнәрен һәм аларның грамматик билгеләрен тану, аеру (исемнең санын, килешен, фигыльнең затын, заманын);

- берлек сандагы исемнәрне килеш белән төрләндерү

- фигыльне заман формаларына куя белү.

-текстта синонимнарны һәм антонимнарны таный, сөйләмдә куллана белү.

-сораулар ярдәмендә җөмләдә сүзләрнең бәйләнешен билгеләү, сүзтезмәләрне аеру; сүзтезмәдәге ияртүче һәм иярүче сүзләрне аеру.

- җөмлә тикшерү (төрен билгеләү, баш һәм иярчен кисәкләрне аера белү)

- бергәләп төзегән план буенча 90-95 сүзле изложение язу.

- текстның темасын һәм төп фикерен билгеләү.

- текстны мәгънәле кисәкләргә бүлү, кызыл юлны саклау.

- текстның мәгънәле кисәкләре, җөмләләр арасында бәйләнеш булдыру.

- темасыннан яки төп фикереннән чыгып, текстка исем кую.

- хикәяләү, тасвирлау һәм фикер йөртү характерындагы текстларны аера белү.

- шәхси тәҗрибәгә, сюжетлы картинага таянып (алдан әзерлек белән), сочинение язу.

- фикер йөртү характерындагы җавап төзеп әйтү.

4 нче сыйныф ахырына универсаль уку гамәлләре формалаштыру программасын үзләштерү буенча планлаштырыла торган нәтиҗәләр

Башлангыч гомуми белем бирү баскычында татар теле фәнен өйрәнү нәтиҗәсендә укучыларда белем алу осталыгы нигезе буларак танып белү, коммуникатив, регулятив һәм шәхескә кагылышлы универсаль уку гамәлләре формалашачак.

Танып белү универсаль уку гамәлләре

Укучылар өйрәнәчәк:

мөһим бәйләнешләрне аерып чыгару нигезендә кагыйдә формалаштырырга;

күнегүләрне мөстәкыйл эшләү алымнарын үзләштерергә;

тәкъдим ителгән план буенча телдән аңлатырга;

материаль объект, таблица, рәсем, схемалар, сүзлекләр кулланырга;

бирелгән алгоритм буенча күнегүләр башкарырга;

фикерләүдә логик чылбыр төзергә;

уку мәсьәләләрен модельләштерүдә билгеләр (символлар) кулланырга.

Укучылар өйрәнергә мөмкинлек алачак:

интернетны кулланып, мәгълүмат эзләргә;

мөстәкыйль рәвештә нигезләмә һәм критерийлар сайлап, чагыштыру, сериация һәм классификация башкарырга;

сәбәпле-нәтиҗәле мөнәсәбәтләр урнаштыруны үз эченә алган логик хикәяләү тө-зергә.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре

Укучылар өйрәнәчәк:

партадаш күрше белән яисә төркемдә хезмәттәшлек итәргә;

нинди дә булса предмет яисә объектка төрле карашлар булу мөмкинлеген аңларга;

килешергә һәм уртак эшчәнлектә гомуми чишелешкә килергә;

сораулар формалаштырырга.

Укучылар өйрәнергә мөмкинлек алачак:

сораулар ярдәмендә партнердан өстәмә мәгълүмат алырга;

монолог төзергә.

Регулятив универсаль уку гамәлләре

Укучылар өйрәнәчәк:

таблица буенча кагыйдәнең дөреслеген тикшерегә;

гамәлләрне таләп ителгән вакытта башларга һәм тәмамларга;

кагыйдә, инструкцияләрне истә тотарга һәм шуларга ияреп гамәлләр кылырга;

максатка кагылышсыз гамәлләрдән тыелырга;

сәбәпле-нәтиҗәле бәйләнешләр урнаштырырга.

Укучылар өйрәнергә мөмкинлек алачак:

партадаш күршең белән хезмәттәшлектә яңа уку мәсьәләләрен куярга;

уку эшчәнлегенең үзең өчен әһәмиятен, мәгънәсен һәм сарыф ителгән вакытны, көчне бәяләргә;

ирешеләчәк нәтиҗәне алдан фаразларга;

яңа уку мәсьәләсен чишүгә керешкәнче үз мөмкинлекләреңне мөстәкыйль бәяләргә.

Шәхескә кагылышлы универсаль уку гамәлләре

Укучыларда формалашачак:

татар теле фәненә танып белү кызыксынуы;

дәреслек геройларына һәм партадаш күршеңә ярдәм итү инициативасы;

үз уңышларың/уңышсызлыкларыңның сәбәпләре турында фикер йөртү;

нормалардан тайпылышны күрү.


4 нче сыйныф укучыларының белем дәрәҗәләрендә булачак нәтиҗәләр


сүзләрдәге орфограммаларны танып, аларның язылышын кагыйдәгә нигезләнеп аңлату;

-үтелгән орфограммалар кергән 75-80 сүзле текстны хатасыз, каллиграфик күчереп һәм ишетеп, тиңдәш кисәкләр янында тиешле тыныш билгеләрен дөрес куеп язу;

-дөнья, болыт тибындагы сүзләргә аваз-хәреф анализы ясау;

-сүзләрне төзелеше ягыннан тикшерү: тамырын һәм кушымчасын табу, кушымчаларның төрен билгеләү, кушма һәм парлы сүзләрне аерып күрсәтү;

-сүзләрне сүз төркеме булу ягыннан тикшерү: исемнең сан, килеш формасын күрсәтү; сыйфатның асыл, нисби төрен, чагыштыру дәрәҗәсен билгеләү; фигыльнең зат-сан, заманын аера белү; һәр сүз төркеменең җөмләдәге функциясен билгеләү;

-тиңдәшле кисәкле гади җөмләгә, составында 2-3 гади җөмлә булган тезмә кушма җөмләгә анализ ясау;

-җөмләләрнең әйтелү максаты, интонациясе буенча төрен аеру;

-текстның темасын һәм төп фикерен билгеләү, шулар нигезендә аңа килешле исем кую;

-хикәяләү, тасвирлау, фикер йөртү тибындагы текстларны сөйләмдә куллану;

-әдәпле мөгаләмә таләпләренә туры китереп аралаша белү;

-тасвирлау, фикер йөртү элементлары кергән 90-95 сүзле текстны изложение итеп язу;

-хикәяләү тибындагы сочинение язу;

-сүзләрнең әйтелешен, кулланышын, язылышын истә калдыру: авыру, аз-маз,ата-ана,ашханә, аңлый,әби-бабай, әверелә, әүвәл,балачак, бәла, берничә, борынгы, вакыйга, ватык, гадәт, гомер, дәвам, җәяү, җепшек, җиләк-җимеш, зинһар,иелә, ихтирам, йомры, кадәр, кием-салым, кулъязма, көнбатыш, көнчыгыш, көрәшче, кыйммәтле, мал-туар, мәйдан, мәкалә, могҗиза, мөстәкыйль, нәкъ,охшаш, очсыз, өем, өчпочмак, пәрәвез, рәссам, савыт-саба, сәнгать, сөңге, сурәт, табиб, табигый, таләп, тәкъдим, тәмам, тирә-як, төер, туп-туры, тынгылык, чүп-чар, шагыйрь, шәфәкъ, шыңшый, эшчән, юеш, юньле, юучы, ямьле, ямь-яшел, япь-яшь




Укучыларның белемен бәяләү системасы

Укучыларның эшчәнлеген бәяләү белемнәрне үзләштерүне тикшерүдәе аларны гамәлдә куллана белүгә күчерелә.

Мәгълүмат чыганаклары:

-укучыларның эшләре

-танып белү процессының барышы;

-статистикага нигезләнгән мәгълумат;

-тестлар уздыру нәтиҗәләре;

-портфолио;

Тикшерү алымнары:

-күзәтүләр;

-мөстәкыйль контроль эшләр;

-укучыларның әзер җавапны табуы, ирекле кыскача җаваплары; ачык җавап, үз-үзеңне тикшерүх өчен сораулар куя белү.

Бәяләү критерийлары:

--җавапларның дөрес булуы;

-грамматика кагыйдәләрен куллана белүдә шәхси үсеш;

-әйтмә һәм язма сөйләмнең төгәллеге һәм сәнгатьлелеге үсешендә югарырак баскычка күтәрелү;

-җавапның, уку эшчәнлеге нәтиҗәсендә барлыкка килгән продуктның сыйфаты; нигезләмәләрнең уйланган булуы;мөстәкыйль әйтелгән гипотезаның, аңлатмаларның, язма сөйләм модельләренең дөрес төзелгән булуы, сөйләмнең максатчан оештырылуы.




Уку әсбабы

1.Татар теле 1 кисәк, 2 кисәк дәреслек 4 сыйныф И.Х Мияссарова, К.Ф. Фәйзрахманова, “ Мәгариф- вакыт” нәшрияты, 2014 ел

2. И.Х Мияссарова, К.Ф. Фәйзрахманова. Татар теленнән мөстәкыйль эш дәфтәре, “ Мәгариф- вакыт” нәшрияты, 2014 ел

3. И.Х Мияссарова, К.Ф. Фәйзрахманова. Методик әсбап. “ Мәгариф- вакыт” нәшрияты, 2014 ел

4. Татар телендә урта гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теле һәм әдәбиятыннан үрнәк программалар. 1-11 нче сыйныфлар, Казан, Татар. китап. нәшрияты, 2011 ел

5. Диктантлар җыентыгы.

6. 1-4 сыйныфлар өчен язма эшләр, Казан, 2009



Интернет ресурслар:


Татар телен өйрәнәбез (http://belem.ru)

Открытый класс.Мы изучаем татарский язык.(http://www.openclass.ru/node/92376)

Викиучебник.Татарский язык.( http://ru.wikibooks.org)

«Татарский язык: изучить легко!». (http://tatar.com.ru/legco2.php)

Татарская электронная библиотека (http://kitap.net.ru)











Автор
Дата добавления 19.10.2015
Раздел Начальные классы
Подраздел Рабочие программы
Просмотров1472
Номер материала ДВ-078869
Получить свидетельство о публикации

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх