Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Начальные классы / Рабочие программы / Рабочая программа по татарскому языку 3 класс

Рабочая программа по татарскому языку 3 класс

  • Начальные классы

Поделитесь материалом с коллегами:



Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение Большеполянская средняя общеобразовательная школа Алексеевского муниципального района Республики Татарстан

руководитель МО

_________________________

Протокол № _________

«___»__________20__ г


«Согласовано»

Зам. директора по УВР

____________Ф.И.О

«___»_______20__ г


«Утверждаю»

Директор школы

______Борисова Н.Ю.

Приказ №_____ от

«_»_ 20__ год












Рабочая учебная программа

Татарский язык, 3класс

(наименование учебного предмета (курса),класс

Начальное общее образование (базовый уровень)

(уровень, ступень образования)

ФИО учителя, составившего рабочую учебную программу:

Шишкина Людмила Геннадьевна
















2016год

(год разработки)


Аңлатма язуы


Эш программасы түбәндәге норматив документларга һәм методик күрсәтмәләргә нигезләнеп төзелде:

-Приказа Министерства образования и науки Российской федерации «Об утверждении и введении и действие федерального государственного образовательного стандарта начального общего образования» от 06.10.2009г. №373;с изменениями, утвержденными приказом МОиНРФ от 26 ноября 2010 года, приказом МОиНРФ №1576 от 31 декабря 2015 года; -Приказа Министерства образования и науки России от 17 декабря 2010 г. № 1897 «Об утверждении и введении в действие федерального государственного образовательного стандарта основного общего образования» (с изменениями , утвержденными приказом Минобрнауки России от 29.12.2014 г.№1644, приказом МОиНРФ от 31 декабря 2015 года №1577); -письмо МОиНРТ от3 марта 2016 года №1815/16 « О направлении рекомендаций по составлению образовательной программы и рабочих программ учебных предметов»; -Основной образовательной программы :НОО ; -Учебного плана МБОУ Большеполянской сош на текущий учебный год; -Положения о рабочей программе школы . Программаның дәрәҗәсе: база

Татар теленнән эш программасы гамәлдәге базис план буенча атнага 3 сәгать исәбеннән төзелде. Барлыгы: 102 сәгать УМК:Р. З. Хәйдәрова, Н.Г. Галиева , Г.М. Әхмәтҗанова “Күңелле татар теле”. Дүртьеллык башлангыч рус мәктәбенең 2нче сыйныфы өчен татар теле һәм әдәби уку дәреслеге (рус телендә сөйләшүче балалар өчен). Казан, “Татармультфильм” нәшрияты, 2013.
УКЫТУНЫҢ ПЛАНЛАШТЫРЫЛГАН НӘТИҖӘЛӘРЕ :

Татар теле һәм әдәби уку” предметы буенча 3 нче сыйныф программасын үзләштерүнең шәхси нәтиҗәләре:

– татар теленең дәүләт теле буларак ролен аңлау;

– шәхесара һәм мәдәниара аралашуда татар телен куллануга уңай караш булдыру;

– татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге формалаштыру.

  • әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау.

Татар теленә өйрәтүнең метапредмет (регулятив, коммуникатив, танып-белү) нәтиҗәләре:

–укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү; –эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра белү;

–дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли белү, алар белән дөрес эш итә белү;

–дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү;

–әңгәмәдәшең белән аралаша белү күнекмәләрен формалаштыру;

–парларда һәм күмәк эшли белү;

–әңгәмәдәшең белән контактны башлый, дәвам итә, тәмамлый белү;

–үрнәк буенча эшли белү;

–аерым темаларга караган сорауларга җавап бирә белү;

–рәсем буенча җөмләләр, сораулар төзи белү;

–аңлап укый белү;

–укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирү

- чагыштырып нәтиҗә ясый белү күнекмәләрен формалаштыру

Татар теленә өйрәтүнең предмет нәтиҗәләре.

  1. Сөйләшу

Диалогик сөйләм. 3 нче сыйныфта дәрес вакытының 60-70%ын сөйләшүгә өйрәнү ала. Сөйләм эшчәнлегенең бу төре буенча укучылар түбәндәге күнекмәләргә ия булырга тиешләр:

- сайланган эчтәлек аша әңгәмәдәшең белән контакт урнаштыра, сорау куя, җавап бирә, кире кага, раслый белү;

-дәреслектә бирелгән үрнәк диалогларны сәнгатьле итеп уку, сөйләү һәм охшаш диалоглар төзү, программада күрсәтелгән

- коммуникатив максатлар буенча әңгәмәдә катнаша алу.

Монологик сөйләм. Сөйләм эшчәнлегенең бу төре буенча укучылар түбәндәге күнекмәләргә ия булырга тиешләр:

- җанлы һәм җансыз предметларны, рәсем, картина эчтәлеклеген сүрәтләп сөйли белү;

- программада күрсәтелгән темалар буенча кечкенә информация бирә белү.

  1. Ишетеп аңлау (аудирование)

Аралашу өчен төп шартларның берсе – әңгәмәдәләрнең бер-берсенең сөйләмен аңлавы. 2 нче сыйныфта ишетеп аңларга өйрәтүнең бурычлары түбәндәгеләр:

- нормаль темп белән әйтелгәннең ишетү аша мәгънәсен аңларга, аңлаган турында фикер йөртергә, аралашуда кулана белергә өйрәтү;

- сүзләрне, сүзтезмәләрне, җөмләләрне, грамматик формаларны бер-берсеннән ишетү аша аерырга өйрәтү;

- ишетү хәтеренең күләмен үстерү.

  1. Уку

Сөйләм эшчәнлегенең бу төре буенча укучылар түбәндәге күнекмәләргә ия булырга тиешләр:

- хәреф-аваз системасын аера, татар теленә хас булган авазларны дөрес әйтеп укый белү;

- дәреслектә уку өчен бирелгән җөмләләрне, текстларны дөрес интонация белән укый белү;

- укыган материалның эчтәлегеннән кирәкле мәгълүматны аерып ала белү;

- кечкенә күләмле шигырьләрне яттан сөйләү;

- укыганда сүзлекләр куллана белү.

Дәреслектә уку техникасын үстерүгә ярдәм итә торган рифмовкалар, җырлар, рифмалаштырылган әкиятләр бирелде. Үзләштерү дәрәҗәсенә карап, укытучы аларны арттыра яки киметә ала.

Язу

Сөйләм эшчәнлегенең бу төре буенча укучылар түбендәге күнекмәләргә ия булырга тиешләр:

- татар алфавитындагы хәрефләрне дөрес, матур яза белү;

- дөрес күчереп язу күнекмәләрен булдыру;

- бәйрәмнәр белән котлау язу.

Уку елы ахырына универсаль уку гамәлләре формалаштыру. УУГ. Шәхси нәтиҗәләр.

Шәхси универсаль уку гамәлләре:

- “Гаилә”, “туган ил”, “мәрхәмәтлелек”, “башкаларга карата түземлелек” төшенчәләрен кабул итү, аларның кадерен белү;

- Туган республикага, гаиләгә, туганнарга карата хөрмәт, әти-әнине ярату; үз милләтеңне ярату, татар булуың белән горурлану;

- укуга карата кызыксыну хисе булу, укучы ролен үзләштерү;

- әдәби әсәрләрдәге төрле тормыш ситуацияләрен һәм геройларның гамәлләренә кешелек нормаларыннан чыгып бәя бирү;

Предметара нәтиҗәләр. Регулятив универсаль уку гамәлләре:

- Эшчәнлек өчен эш урынын әзерләү.

- Укытучы ярдәме белән эшне планлаштырырга өйрәнү.

- Укытучы ярдәмендә эшнең дөреслеген тикшерү.

- Эш сыйфатына бәя бирә белү.

- Эш барышында гади генә эш приборлары белән эш итә белү.( линейка, бетергеч, карандаш, )

Танып белү универсаль уку гамәлләре:

- Дәреслек белән эш итә белү.

- Хәрефләрне танып, текстны (хикәя, шигырь, әкиятне) сәнгатьле итеп уку.

- Этнокультура өлкәсенә караган сүзләр булган текстны, сүзлекләр кулланып, аңлап уку.

- Текстта очраган таныш сүзләргә таянып, яңа сүзләрнең мәгънәсен төшенү.

- Текстны сәнгатьле итеп укыгач, сорауларга җавап бирү.

- Укытучының авыр булмаган сорауларына җавап бирә, тиешле мәгълүматны дәреслектән таба белү.

- Предметларны, чагыштыра, охшаш һәм аермалы якларын билгели белү.

- Укылган яки тыңланган зур булмаган текстның эчтәлеген сөйли белү.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:

- Дәрестә һәм төрле ситуацияләрдә диалогта катнаша белү

- Укытучының, классташларның сорауларына җавап бирү;

- Сөйләм этикеты нормаларын үтәү: исәнләшә, саубуллаша, рәхмәт белдерә белү.

- Башкаларның сөйләмен тыңлый һәм аңлый белү.

- Парларда эшли белү

Орфографик и орфоэпик минимум.

1. Өйрәнелгән лексик берәмлекләрне орфоэпия нормаларына туры китереп әйтүне ныгыту.

2. Алынма сүзләрнең дөрес әйтелешен саклап, сөйләмдә кулланырга күнектерү.

3. Укучыларның язу һәм язма сөйләм күнекмәләрен камилләштерү эшен дәвам итү.

4. Ике бертөрле тартык янәшә килгән сүзләрне дөрес әйтү һәм язу күнекмәләрен булдыру(китте, кайтты).

5. Янәшә килгән ике бертөрле тартык булган сүзләрне икеләтеп әйтергә өйрәтү.

6. я, ю, е хәрефләре, алар белдергән авазларның әйтелешен һәм язылышын истә калдыруны булдыру.

7. О, ө хәрефләренең беренче иҗектә генә язылуы.

Эш программасының эчтәлеге:

Т ематик планлаштыру


Тема

Сәгать саны

Темага караган төп төшенчәләр

1

Белем бәйрәме

26

Кем? Кемне? Кемгә? Сораулары һәм аларга җавап формасы. Кая? Кайда? Кайдан? сораулары. –мы/-ме сорау кисәкчеләре. Зат алмашлыкларының юнәлеш килеш формасы. 1-10 га кадәр саннар. Исемнәрдә күплек сан кушымчасы. Исем сүз төркеме. Исемнәрнең 1 зат берлек санда тартым белән төрләнүе. Фигыльнең башлангыч формасы. Фигыльнең хәзерге һәм үткән заман формалары, юклык формалары белән таныштыру. Ләкин, чөнки, теркәгечле җөмләләрне сөйләмдә куллану. Калын һәм нечкә сузык авазлар. Хәзерге,билгеле үткән заман хикәя фигыльнең барлыкта,юклыкта күплектә 1,2,3 зат формалары белән таныштыру. Янында бәйлек сүзе. Турында бәйлеге. Ничә? Ничәнче сораулары.

2

Көндәлек режим

4

Зат алмашлыкларын дөрес куллану. Ничәдә? соравы

3

Ашханәдә

8

Боерык фигыль формасы. Исемнең төшем килеше. Янында бәйлек сүзенең юнәлеш, урын-вакыт, чыгыш килешендә төрләнүе.

4

Без әти-әниләргә булышабыз

11

–чы/-че сүз ясагыч кушымчалары. Ни өчен? соравы. Үз алмашлыгының тартым белән төрләнеше. Уң як,сул як сүзләре. Алдында, артында, янында, каршында, өстендә, астында бәйлек сүзләре. Антонимнар.

5

Туган якка кыш килде

13

Сыйфат сүз төркеме. Һәрвакыт, аннан соң сүзләре. Кая? Кайда? Кайдан? сораулары. Фигыль заманнары. Үткән заман хикәя фигыльнең юклык формасы.

6

Шәһәрдә һәм авылда

10

Хәзерге заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше. Ничәнче? соравы.Сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсе. Алдында, артында, янында бәйлек сүзләре. Һәр, барлык алмашлыклары. –Гына/-генә кисәкчеләре.

7

Әдәпле булыйк

8

Җөмлә төзү күнекмәләре булдыру. Антоним сыйфатлар. Исемнең төшем килеше

8

Кечкенә дусларыбыз

8

Ул алмашлыгының юнәлеш, төшем килеше. Көн саен, һәр көн сүзтезмәләре. Чөнки, шуңа күрә бәйлек сүзләре. Сыйфатның артыклык дәрәҗәсе.

9

Күңелле җәй, ямьле җәй

14

Сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсе. Антоним сыйфатлар. Хәзерге заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше.


Барлыгы

102



Татар теленнән календарь-тематик план, 3нче сыйныф

Дәрес темасы


Сәгатьлар саны


өй эше


Үткәрү вакыты


Белем бәйрәме

26



1

Беренче сен­тябрь - белем бәйрәме.


1

4 бит 2 күнегү

2.09

2

Кем? Кемне? Кемгә? сораулары һәм аларга җавап.

1

6 бит,

8 күнегү

3.09

3

Кая? Кайда? Кайдан? Сораулары

1

мисаллар язып килергә

6.09

4

-мы/-ме сорау кисәкчәсе

1

Сорау җөмләләр төзергә

9.09

5

Мин, син, ул зат алмашлыгы­ның юнәлеш килеш форма­сы.

1

7 бит,

4 күнегү

10.09

6

1-10 га кадәр саннар

Кереш контроль тест

1

8 бит,

9 күнегү

12.09

7

Исемнәрдә күплек сан кушымчасы

1

10 бит

7 күнегү

16.09

8

Исем сүз төркеме

1

12 бит

1 күнегү

17.09

9

Исемнәрнең I зат берлек санда тар­тым белән төрләнүе

1

13 бит

5 күнегү, 14 бит,

8 күнегү

19.09

10

Сүзлек диктанты.

Фигыльнең башлангыч формасы

1

15 бит,

1 күнегү

23.09

11

Хаталар өстендә эш.

Хәзерге заман

1

16 бит,

5 күнегү

24.09

12

Үткән заман фигыль

1

16 бит,

5 күнегү

26.09

13

Хәзерге, үткән заман фигыльнең зат-сан белән төрләнеше

1

16 бит,

6 күнегү

30.09

14

Безнең билгеләр. БСҮ

1

19 бит,

4 күнегү

1.10

15

Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасы.

1

20 бит,

1 күнегү, мисаллар

3.10

16

Чөнки, ләкин теркәгечләре

1

Кагыйдә, 23 бит,

12 күнегү

7.10

17

Мөстәкыйль эш. Калын һәм нечкә сузык авазлар. Сингармонизм законы

1

24 бит,

3 күнегү, 24 бит,

5 күнегү

8.10

18

Хәзерге заман хикәя фигыльнең берлек санда юклык формасында зат-сан белән төрләнеше.

1

26 бит, 1 күнегү кагыйдә, 28 бит,

8 күнегү

диалог өйр.

10.10

19

Ярдәм ит әле. Ярдәм итегез әле төзелмәләре.

1

29 бит,

11 күнегү

14.10

20

Янында бәйлек сүзе

1

32 бит,

9, 10 күнегү

15.10

21

Юклык формасындагы хәзерге заман фигыльнең зат-сан белән төрләнеше

1

32 бит,

1 күнегү. Сүзләр төрләндерергә

17.10

22

Турында бәйлеге

1

3 җөмлә төзергә

21.10

23

Саный сүзенең зат-сан белән төрләнеше.

1

35 бит,

2 күнегү

22.10

24

Ничә? Ничәнче? сораулары

1

38 бит,

12 күнегү

24.10

25

Белем бәйрәме” темасын кабатлау дәресе


1

39 бит,

8 күнегү

28.10

26

Контроль эш “Белем бәйрәме”

1

Кабатларга


29.10


Көндәлек режим”

4



27

Хаталар өстендә эш.

Сәгать ничә? Сәгать ничәдә? сораулары.

1

Кагыйдә, 41 бит,

5 күнегү


28

Мин, син зат алмашлыкларын дөрес куллану.

1

43 бит,

5 күнегү

11.11

29

Минем көндәлек режимым. Диалогик сөйләм төзү

1

Көндәлек режимың турында сөйләү

12.11

30

Кабатлау. Мөстәкыйль эш “Көндәлек режим”

1

46 бит,

5 күнегү, кабатларга

12.11


Ашханәдә”

8



31

Хаталар өстендә эш.. Без ашханәдә ашыйбыз


1

47 бит,
1 күнегү

18.11

32

Минем яраткан ашларым

1

50 бит,

1 күнегү

19.11

33

Боерык фигыль формасы

1

Җөмләләр язарга

19.11

34

Исемнең төшем килеше.


1

53 бит,

4 күнегү

25.11

35

Янында бәйлек сүзенең юнәлеш, урын-вакыт, чыгыш килешендә төрләнүе

1

56 бит,

1 күнегү

26.11

36

Уйный башладым төзелмәсе.

1

60 бит,

13 күнегү

26.11

37

Нәрсә ашыйбыз, нәрсә эчәбез?

1

63 бит,

9 күнегү

2.12

38

Кабатлау. Диктант “Ашханәдә”

1

64 бит,

7 күнегү

3.12


Без әти-әниләргә булышабыз”

11



39

Хаталар өстендә эш. Аның китабы, аның әнисе-төзелмәләре.

1

Кагыйдә, 67 бит,

9 күнегү

3.12

40

Сатучы булып эшли-төзелмәсе.

1

70 бит,

7 күнегү

9.12

41

-чы, -че сүз ясагыч кушымчалары

1

Кагыйдә, 72 бит,

15 күнегү

10.12

42

Ни өчен? соравы

1

карточка

10.12

43

Үз алмашлыгының тартым белән төрләнеше.

1

80 бит,

14 күнегү

16.12

44

Уң як, сул як сүзләре

1

81 бит,

7 күнегү

17.12

45

Алдында, артында, янында, каршында, өстендә, астында бәйлек сүзләре.

1

85 бит,

6 күнегү

17.12

46

Антонимнар

1

87 бит,

11 күнегү

25.12

47

Кабатлау

1

Кабатларга

11.01

48

Контроль эш “Без әти-әниләргә булышабыз”

1


15.01

49

Хаталар өстендә эш.

Беренче кисәкне гомумилләштереп кабатлау

1

Кабатларга

15.01


Туган якка кыш килде”

13



50

Яңа ел бәйрәме.

1

7 бит,

7 күнегү. Сүзләрне исегездә калдырыгыз

18.01

51

Куян булып киенә төзелмәсе.

1

10 бит,

8 күнегү

19.01

52

Диалогик сөйләм телен үстерү.

1

12 бит,

3 күнегү

22.01

53

Сыйфат сүз төркеме

1

12 бит, күнегү 4,

13 бит,

10 күнегү

25.01

54

Һава торышы

1

16 бит,

6 күнегү

26.01

55

Һәрвакыт, аннан соң сүзләре

1

сүзләрне өйрәнергә

29.01

56

Сүзлек диктанты.

Ситуатив күнегүләр.

1

кабатларга

01.02

57

Хаталар өстендә эш

Кая? Кайда? Кайдан? сораулары

1

19 бит,

8 күнегү

02.02

58

Фигыль заманнары

1

23 бит,

10 күнегү

5.02

59

Үткән заман хикәя фигыльнең юклык формасы

1

28 бит,

11 күнегү

8.02

60

Туган якка кыш килде” темасын кабатлау.

1

кабатларга

9.02

61

Контроль эш “Туган якка кыш килде”

1


12.02

62

Хаталар өстендә эш. Күнегүләр эшләү

1

Кабатларга

15.02


Шәһәрдә һәм авылда”

10



63

Хәзерге заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше

1

31 бит,

1 күнегү. Төрләнешне өйрәнергә

16.02

64

Татарстанда яшәүче милләтләр. БСҮ

1

32 бит,

8 күнегү

19.02

65

Без нинди урамда яшибез? төзелмәсе

1

34 бит,

4 күнегү

22.02

66

Кем ничәнче катта яши?

1

36 бит,

13 күнегү

23.02

67

Без нинди транспортта барабыз? төзелмәсе.

1

38 бит,

7 күнегү

26.02

68

Сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсе

1

Кагыйдә

41 бит,

8 күнегү

29.02

69

Алдында, артында, янында бәйлек сүзләре.

1

41 бит, күнегү 1,

42 бит,

2 күнегү

01.03

70

Һәр, барлык алмашлыклары, гына, генә кисәкчәләре

1

42 бит,

3 күнегү сүзләрне ятларга,

43 бит,

8 күнегү

4.03

71

Шәһәрдә һәм авылда” темасын кабатлау

1

44 бит,

4 күнегү

7.03

72

Диктант

Авылда”

1


11.03


Әдәпле булыйк”

8



73

Хаталар өстендә эш. Әдәпле сүзләр

1

45 бит,

1 күнегү сүзләрне ятларга

14.03

74

Күчереп язу

Туган көнгә котлау язу

1

48 бит,

7 күнегү котлауны өйрәнергә

15.03

75

Кем кемгә бүләк бирә - төзелмәсе.

1

Кабатларга

18.03

76

Җөмләләр төзү

1

53 бит,

8 күнегү

1.04

77

Антоним сыйфатлар

1

55 бит,

9 күнегү

4.04

78

Исемнең төшем килеш формасы.

1

56 бит,

4 күнегү кушымчаларны өйрәнергә

5.04

79

Әдәпле булыйк” темасын кабатлау

1

59 бит,

8 күнегү

8.04

80

Контроль эш “Әдәпле булыйк”

1


11.04


Кечкенә дусларыбыз”

8



81

Хаталар өстендә эш. Ул алмашлыгының юнәлеш, төшем килеше.

1

60 бит, күнегү 1,

61 бит,

4 күнегү

12.04

82

Көн саен, һәр көн сүзтезмәләре

1

61 бит,

5,7 күнегү

15.04

83

Чөнки, шуңа күрә бәйлек сүзләре.

1

63 бит,

4 күнегү

18.04

84

Җөмләләр төзү күнекмәләрен башкару

1

64 бит,

10 күнегү


85

Диалогик сөйләм телен үстерү.

1

68 бит,

5 күнегү

19.04

86

Сыйфатның артыклык һәм чагыштыру дәрәҗәләре.

1

69 бит,

4 күнегү артыклык һәм чагыш. дәрәҗ. сыйфат. табарга

22.04

87

Кечкенә дусларыбыз” темасын кабатлау

1

71 бит,

3 күнегү

25.04

88

Мөстәкыйль эш “Кечкенә дусларыбыз”

1

Кабатларга

26.04


Күңелле җәй, ямьле җәй”

14



89

Хаталар өстендә эш. Җәй фасылы. БСҮ

1

73 бит,

3 күнегү

29.04

90

Бирегез әле, әйтегез әле сүзтезмәләре

1

75 бит,

1 күнегү сүзтезмәләрне өйрәнергә

3.05

91

Сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсе

1

75 бит,

3 күнегү кагыйдә

6.05

92

«Төсләр» әкияте. Әйт әле конструкциясе.

1

77 бит,

8 күнегү

10.05

93

Кушма җөмләләр төзү күнекмәләрен башкару.

1

79 бит,

7 күнегү

13.05

94

Хәзерге заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше

1

86 бит,

8 күнегү

16.05

95

Антоним сыйфатлар

1

3 җөмлә төзергә

17.05

96

Контроль эш “Күңелле җәй, ямьле җәй!”

1

Кабатларга

20.05

97

Хаталар өстендә эш. Без сабантуйга барабыз. БСҮ.

1

88 бит,

6 күнегү

23.05

98

Күңелле җәй, ямьле җәй!”темасы буенча кабатлау.

1

89 бит 6 күнегү

24.05

99

Диалогик сөйләм телен үстерү.

1

Кабатларга

27.05

100

Үткәннәрне материалны кабатлау

1


30.05

101

Үткәннәрне кабатлау

1


31.05

102

Йомгаклау дәресе.

1


25.05






Сводная таблица по видам контроля














4

Четверть


Итого

Административный контроль ЗУНов

1

1

1

1

4

Количество: контрольных работ

2

2

2

3

9

практических работ

-

-

-

-

-

лабораторных работ

-

-

-

-

-

Других видов работ

-

-

-

-

-
















































Рус телле балаларга татар теле укыту процессын каммуникатив технология нигезендә оештыру үзенчәлекләре.

  • Рус телле балаларны татар сөйләменә өйрәтү процессы коммуникатив технология нигезендә цикллылыкка корылган. Циклтекстны укып, аның эчтәлеген диалогик, монологик, ягъни мөстәкыйль сөйләм дәрәҗәсенә җиткерү өчен кирәк булган дәресләр саны. Бу сан даими түгел. Ул текстның лингвистик яктан катлаулылыгына, текстның күләменә, укучыларның фикерләү сәләтләре дәрәҗәсенә бәйле.

  • Методик әдәбиятта күрсәтелгәнчә, текстны өйрәнү 3 этаптан тора: текст алды, текст,тексттан соңгы этаплар. Беренче этапта укучылар текстны лингвистик яктан кабул итәргә әзерләнергә тиешләр. Дәрес тибы буенча бу дәресләр лексик күнекмәләр формалаштыру дәресләре (ЛКФ) һәм грамматик күнекмәләр формалаштыру дәресләре (ГКФ) дип аталалар. Әгәр тел өйрәтү процессын тел һәм әдәбият дәресләренә бүлү укыту планына кертелгән икән, без аларны татар теле дәресләре, ягъни татар теленең лексикасына, грамматикасына өйрәтү дәресләре дип атарбыз. Укучылар, текстны лингвистик яктан беркадәр кабул итәргә әзерләнгәч, текстның үзен укырга күчәргә мөмкин. Бу дәресләрдә, нигездә, турыдан-туры текстны уку, текст буенча эш күнегүләре өстенлек итә. Шуңа күрә аны уку дәресләре дип атарга мөмкин. Дәрес тибы ягыннан алар лексик-граммаик күнекмәләрне камилләштерү дәресләре (ЛГКК) була. Бу тип дәрес тә, текстның катлаулылыгына карап, бер яки берничә дәрес булырга мөмкин. Мондый дәресләрдә алдан өйрәнелгән лексика һәм грамматика турыдан-туры текстта кабатлана, төрле бәйләнешләргә керә, ягъни лингвистик материалны сөйләмдә куллану камилләшә.

  • Тексттан соңгы этапта текст эчтәлеге һәм аңа салынган әхлакый проблема буенча диалогик-монологик сөйләмгә чыгу дәресләре оештырыла. Дәрес типлары да диалогик-монологик сөйләм дәресләре дип атала. Бу дәресләрдә тексттагы лексик-грамматик материал сөйләмдә мөстәкыйль кулланылу дәрәҗәсенә җиткерелә, укучылар материал эчтәлеге буенча спонтан сөйләм этабына чыгалар. Аңлашылганча, тел өйрәтү процессында татар теле һәм әдәбият дәресләре үзара шартлы бәйләнештә булалар. Циклда әдәби әсәрне өйрәнү өчен бирелгән сәгатьләр санына татар теле дәресләре саны да, әдәбият дәресләре саны да керә. Шуны искәртергә кирәк: “Мәгариф” турында Федераль Законның 55нче маддәсенең 4нче пункты нигезендә укытучы программадагы сәгатьләр санын, укучыларның мөмкинлегенә карап, эш программасына үзгәртеп кертә ала.

  • Тынлап аңлауны бәяләү

Тыңланган татар сөйләмен тулаем аңлап, төп эчтәлеген сөйләп бирә алганда, «5»ле куела.

Тыңланган татар сөйләмен аңлап, эчтәлеген якынча дөрес сөйли алганда, «4»ле куела.

Тыңланган татар сөйләмен аңлап, эчтәлеген өлешчә генә сөйли алганда, «3»ле куела.

Тыңланган татар сөйләменең эчтәлеген тулаем аңламаганда, «2»ле куела.

Диалогик сөйләмне бәяләү

Бирелгән ситуация яки лексик тема буенча әйтелеше һәм грамматик төзелеше ягыннан дөрес, эчтәлеге ягыннан эзлекле һәм тулы диалогик сөйләм төзегәндә, «5»ле куела.

Бирелгән ситуация яки лексик тема буенча репликаларның әйте­лешендә һәм аерым сүзләрнең грамматик формаларында 2 — 3 хата җибәреп, эчтәлеге ягыннан эзлекле диалогик сөйләм төзегәндә, «4»ле куела.

Өстәмә сораулар ярдәмендә генә әңгәмә кора алганда, репликаларның әйтелешендә һәм сүзләрнең грамматик формаларында 4 — 6 хата җибәреп, эчтәлеге ягыннан эзлексез диалогик сөйләм төзегәндә, «3»ле куела.

Бирелгән ситуаиия яки лексик тема буенча диалог төзи алмаганда, «2»ле куела.

Монологик сөйләмне бәяләү

Әйтелеше һәм грамматик төзелеше ягыннан дөрес һәм эчтәлеге ягыннан тулы, эзлекле монологик сөйләм өчен «5»ле куела.

Аерым сүзләрнең әйтелешендә, грамматик формаларында яки жөм­лә төзелешендә 2 — 3 хатасы булган, эчтәлеге ягыннан тулы монологик сөйләм өчен «4»ле куела.

Сүзләрнең әйтелешендә, җөмлә төзелешендә 4 — 6 хаталы, эчтәлеге ягыннан эзлекле булмаган монологик сөйләм өчен «3»ле куела.

Лексик темага монолог төзи алмаганда, «2»ле куела.

Укуны бәяләү

Текстның эчтәлеген тулаем аңлап, сәнгатьле итеп укыганда, «5»ле куела.

Текстның эчтәлеген аңлап, сәнгатьле һәм аңлаешлы итеп укыганда, әмма 2—3орфоэпик хата (авазларның әйтелешен бозу, басымны дөрес куймау, интонацияне сакламау) булганда, «4»ле куела.

Текстның эчтәлеген өлешчә аңлап укыганда, 4 — 6 тупас орфоэпик хата булганда, «3»ле куела.

Текстның эчтәлеген тулысыңча аңламыйча, орфоэпик кагыйдәләр­не бозып укыганда, «2»ле куела.

Язма эшләрне тикшерү

Башлангыч мәктәптә, укучыларның телдән сөйләм күнекмәләре белән бергә, язу һәм язма сөйләм күнекмәләре дә үсеш алырга тиеш. 1 нче сыйныфта балалар баш һәм юл хәрефләрен, кыска сүзләрне һәм җөмләләрне күчереп язарга күнегәләр. Укучыларның язу күнекмәләрен тикшергәндә, мондый күләмне истә тотарга кирәк: 1 нче сыйныфта 1 юл; 2 нче сыйныфта 2 юл; 3 нче һәм 4 нче сыйныфларда 4 юл.

2-4 нче сыйныфларда татар теленнән язма эшләр ике төркемгә бүленә:

  1. өйрәтү эшләре (изложение, сочинение);

  1. контроль эшләр (күчереп язу, сүзлек диктанты, диктант).

1—2 нче сыйныфларда аерым җөмләләрне яки бәйләнешле текстны үзгәрешсез күчереп язу таләп ителсә, 3—4 нче сыйныфларда сүзләрне кирәкле формада куеп яки нокталар урынына туры килгән сүзләрне куеп күчереп язу эшләре кулланыла.

Диктант яздыру өчен, төрле характердагы тел материалы (аерым сүзләр, аерым җөмләләр, бәйләнешле текст) сайланырга мөмкин. Дик­тант яздыру өчен сайланган бәйләнешле текст уртача авырлыкта, эчтә­леге һәм грамматик төзелеше ягыннан укучыларга аңлаешлы булырга тиеш, ә инде үзләштерелмәгән сүзләр очраса, укытучы аларны тактага язып аңлата.

Укучыларның язма сөйләм күнекмәләрен тикшергәндә, эчтәлекнең тулылыгына һәм эзлеклелегенә, җөмлә калыпларының грамматик як­тан дөреслегенә һәм төрлелегенә игътибар итәргә кирәк. Язма эшләр­нең эчтәлеген бәяләү белән беррәттән, укытучы орфографик һәм пунктуацион хаталарны да төзәтергә тиеш. Күп эшләрдә бер ук төрле хата кабатланса, бу кагыйдәне тагын бер тапкыр аңлату һәм дәрестә аңа махсус туктату сорала. Әгәр дә хаталар индивидуаль характерда булса, укучылар белән шәхси эш алып барырга кирәк.

1—2 нче сыйныфларда орфографик хаталарга гына игътибар ител­сә, 3 — 4 нче сыйныфларда пунктуация хаталары да исәпкә алына. Хәрефне төшереп калдыру, кирәкмәгән хәреф өстәп яки хәрефләрнеалыштырып язу, сүзне юлдан-юлга дөрес күчермәү орфографик хатага карый. Әгәр дә сүз берничә урында дөрес, ә аерым бер урында хаталы язылган икән, бу ялгыш дип саналмый. Бер үк хата берничә сүздә кабатланса, бу бер ялгыш дип исәпләнә.

Тикшерү характерындагы язма эшләр, программаның иң әһәмиятле бүлекләрен үткәч, чирек яки уку елы ахырында уздырыла, һәм уку­чыларның билгеләре сыйныф журналына куела. Өйрәтү характерын­дагы язма эшләргә килгәндә, аларнын санын һәм төрләрен укытучы үзе билгели, һәм бу очракта сыйныф журналына бары тик ундй билгеләр генә куела.

Контроль күчереп язуны бәяләү

Пөхтә, төгәл һәм орфографик хатасыз язылган эшкә «5»ле куела.

Пөхтә, төгәл язылган, әмма 1—3 төзәтүе яки 1—2 орфографик ха­тасы булган эшкә «4»ле куела.

Пөхтә һом төгәл язылмаган, 4—5 төзәтүе яки 3—5 орфографик хатасы булган эшкә «3»ле куела.

Пөхтә һәм төгәл язылмаган, 6 яки артыграк орфографик хатасы булган эшкә «2»ле куела.

Диктантны бәяләү

Пөхтә һәм төгәл язылган, 1 орфографик хаталы диктантка «5»ле куела.

Пөхтә һәм төгәл язылган, 2—3 орфографик хаталы диктантка «4»ле куела.

Пөхтә һәм төгәл язылмаган, 4—6орфографик хаталы диктантка «3»ле куела.

Пөхтә һәм төгәл язылмаган, 7 яки артыграк орфографик хаталы диктантка «2»ле куела.

Язма сөйләмне бәяләү

2—4 нче сыйныфларда укучыларның язма сөйләм күнекмәләрен үстерү өчен, өйрәтү характерындагы изложениеләр һәм сочинениеләр яздырыла. Аларны бәяләгәндә, эшнең эчтәлеге ягыннан тулы һәм эзлек­ле язылуы, грамоталы булуы исәпкә алына. Башлангыч сыйныфларда изложение һәм сочинениеләр өчен бер билге куела.

Эзлекле язылган, 1 орфографик һәм 1 пунктуацион яки 1 грамматик хаталы эшкә «5»ле куела.

Эзлекле язылган, ләкин эчтәлектә ялгыш җибәрелгән, 2—3 ор­фографик һәм пунктуацион яки 2—3 грамматик хаталы эшкә «4»ле куела.

Эзлекле язылмаган, 4—6 орфографик һәм пунктуацион яки 4—6 грамматик хаталы эшкә «3»ле куела.

Эзлекле язылмаган һәм эчтәлеге ачылмаган, 7 дән артык орфогра­фик һәм пунктуацион яки 7дән артык тупас грамматик хаталы эшкә «2»ле куела.

Бәяләү нормалары

Язу: (каллиграфик матур язу 2 юл).Орфографик хаталарга гына игътибар ителә; әгәр дә сүз берничә урында дөрес, ә аерым бер урында хаталы язылган икән ,бу ялгыш дип саналмый. Бер үк хата берничә сүздә кабатланса, бу бер ялгыш дип исәпләнә.

  1. контроль күчереп язу (1)-3-4 җөмлә. Пөхтә, орфографик хатасыз язылган эшкә “5”ле; ...әмма 1-3 төзәтүе яки 1-2 орфографик хатасы булса “4”ле; пөхтә язылмаса, 4-6 орфографик хатасы булса “3” ле, пөхтә булмаса, 6,артыграк орфографик хатасы булса “2”ле куела.

2) контроль сүзлек диктанты (4) Пөхтә ,1орфографик хатасы булса “5”ле; пөхтә, 2-3 орфографик хатасы булса “4”ле; пөхтә язылмаган, 4-6 орфографик хатасы булса “3”ле; пөхтә түгел, 7, артыграк хатасы булса “2”ле куела.

3) язма сөйләм (изложение) күнекмәләрен үстерү өчен, өйрәтү характерында яздырыла, бер билге куела. Өйрәтү характерындагы язма эшләрнең уңай билгеләре генә журналга куела.

Бирелгән темага эзлекле язылган,1 орфографик һәм 1 грамматик хатасы булса “5”ле; эзлекле язылган,ләкин эчтәлектә ялгыш җибәрелгән, 2-3 орфографик яки 2-3 грамматик хатасы булса”4”ле; эзлекле язылмаган, 4-6 орфографик яки 4-6 грамматик хатасы булса “3” ле, эзлекле язылмаган һәм эчтәлеге ачылмаган, 7дән артык орфографик яки 7дән артык тупас грамматик хатасы булган эшкә “2”ле куела

4)Диктант

Пөхтә ,1орф-к хатасы булса “5”ле; пөхтә, 2-3 орф-к хатасы булса “4”ле; пөхтә язылмаган, 4-6 орф-к хатасы булса “3”ле; пөхтә түгел, 7, артыграк хатасы булса “2”ле куела.


Йомгаклау билгесе чирек һәм ел ахырында куела. Ул, укучыларның телдән сөйләм күнекмәләрен, татар телендә аралаша алу

осталыгын, шулай ук язма эшләрнең нәтиҗәләрен исәпкә алып куелырга тиеш.

Тест:

“5” – 95-100%

“4” – 94 – 80%

“3” – 66 – 79%

“2” – 65%тан кимрәк



Укучыларның сөйләм күнекмәләрен бәяләү

Рус телле балаларга татар теле укытуның төп максаты – Татарстан Республикасында дәүләт телләренең берсе дип игълан ителгән татар телендә иркен сөйләшә ала торган билингваль шәхесләр формалаштыру. Билгеле булганча, соөиолингвистика фәне кешеләрне координатив (ана телендә һәм өйрәнә торган башка телдә хатасыз аралашу), субординатив (ана телендә хатасыз, өйрәнә торган телдә хаталар җибәрү фараз ителә) һәм катнаш типларга (ике телдә дә аралашуда хаталар булу фаразлана) аерып карый. Программа авторлары рус телле балаларга татар телен өйрәтүнең өйрәтүнең төп максатын субординатив типтагы шәхесләр формалаштыруда күрәләр. Ягъни рус телле балалар язма һәм телдән аралашу процессында хаталар җибәрсәләр дә, аларның программада күрсәтелгән тематика буенча татар телендә сөйләшә-аралаша белүләре таләп ителә.

  • Чит телләр укыту методикасында белемнәрне тикшерү өчен, “коммуникативно-достаточный уровень – аралашу өчен җитәрлек дәрәҗә; коммуникативно-недостаточный уровень – аралашу өчен җитәрлек булмаган дәрәҗә” төшенчәләре бар (В.П.Беспалько). Әгәр үзләштерү дәрәҗәсе 0,7 коэффициентыннан югары булса, аралашу өчен җитәрлек дәрәҗә дип санала һәм укучыга “4”ле, “5”ле билгеләре куела; әгәр үзләштерү дәрәҗәсе 0,7 коэффициентыннан түбән булса, аралашу өчен җитәрлек булмаган дәрәҗә дип санала һәм укучыга “3”ле, “2”ле билгеләре куела. Ягъни үзләштерү коэффициенты 0,7 булса – “3”ле, 0,8-0,9 булса – “4”ле, 0,9-1 булса – “5”ле билгеләре куела.

  • Үзләштерү коэффициенты түбәндәге формула белән исәпләнә:

  • Үк=а:р, монда Үк – үзләштерү коэффициенты, а – дөрес үтәлгән биремнәр саны, р – барлык биремнәр саны.












15


Выберите курс повышения квалификации со скидкой 50%:

Автор
Дата добавления 18.09.2016
Раздел Начальные классы
Подраздел Рабочие программы
Просмотров60
Номер материала ДБ-199728
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх