Инфоурок Другое Рабочие программыРабочая программа по татарскому языку 11 класс

Рабочая программа по татарскому языку 11 класс

Скачать материал




“Каралды”

МБ утырышы

Беркетмә№_____

__________ Гиззатуллина З.М.

“___” ______ 2015 ел.

“Килешенде”

Укыту тәрбия эшләре буенча директор

урынбасары: ___________ Зәкиева Э.Ф.


“___” ___________ 2015 ел.

“Раслыйм”

Приказ№_________

Мәктәп директоры:

_________ Авзалов Ф.Г.

“___” ___________ 2015 ел.

Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы башкарма комитетының мәгариф идарәсе муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе «Чалпы авылы гомуми урта белем бирү мәктәбе»



ТАТАР УРТА ГОМУМИ БЕЛЕМ БАЗА МӘКТӘБЕНЕҢ

11 НЧЕ СЫЙНЫФЫ ӨЧЕН

ТАТАР ТЕЛЕННӘН ЭШ ПРОГРАММАСЫ

(атнага 1 сәгать, барлыгы 34 сәгать)

Төзеде:I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зәкиева Энҗе Фаиз кызы


2015- 2016 нчы уку елы

Педагогик киңәшмә

утырышында каралды Беркетмә№______

_____“___________2015

Чалпы авылы,2015 нче ел


АҢЛАТМА ЯЗУЫ


Программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды:

  1. “Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законы (2004 ел, 1 июль).

  2. “2004-2013 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт программасы” (2004 ел, 11 октябрь).

  3. Россия Федерациясенең 309-Ф3 номерлы Законы (2007 ел, 1 декабрь).

  4. Татар теленнән гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты. - ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан, 2008.

  5. Татар телендә урта гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теленнән программа (5-11 нче сыйныфлар). – . (төзүчеләре: М.З.Зәкиев, С.М.Ибраһимов, Н.В.Максимов, Д.Г.Тумашева,Ч.М.Харисова, К.З.Зиннәтуллина, Б.М.Мифтахов). – Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2010.

  6. Дәреслек: Зәкиев М.З., Максимов Н.В. Татар теле: татар урта гомуми белем бирү мәктәпләренең 10-11 нче сыйныфлары өчен дәреслек. – Казан: “Мәгариф”, 2008. Приказ №1039/ 09 24.04 2009 № 141

7.Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының төп базислы укыту планына, Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе Чалпы авылы гомуми белем мәктәбенең 2012-2013 нче уку елына төзелгән укыту планына нигезләнде.


Эш программасы структурасы.

Татар теленнән эш программасы биш өлештән тора:

  1. программаның эчтәлеге;

  2. укыту – тематик план;

  3. укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләр;

  4. укучыларның белемнәрен бәяләү нормалары; 5)укыту – методик комплексы


ПРОГРАММАНЫҢ ЭЧТӘЛЕГЕ


Программа буенча 11 нче сыйныфта 32 дәрес үткәрү каралган. Мәктәпнең укыту планында татар теленә 34 сәгать бирелгәнгә, 2 дәрес диктантлар өчен өстәлде. Бәйләнешле сөйләм үстерүгә 14 сәгать куелган. Шулардан 7 дәрес - программа таләп иткән 4 контроль изложениене язу, 1 дәрес хаталар өстендә эшләү өчен алынды. Алдагы елларда мондый төр эшләргә игътибар азрак бирелгәнгә һәм сыйныфның үзенчәлеген истә тотып, сөйләм үстерү сәгатьләренең 2 се БРИдагы КҮМның А һәм В өлешләрен язмача башкару максатында алынды, С вариантыннан үрнәк текстларны язмача башкаруга 4 сәгать сарыф ителә. Конспектлар төзү, аларны редакцияләү эшләре теманы өйрәнү барышында башкарыла. Шулай итеп, эш программасында яңа теманы өйрәнү, кабатлау һәм ныгыту, диктант язу өчен – 21(1 сәгать стилистикага бирелде), изложение яздыруга – 8, БРИга әзерләнү өчен 6 сәгать планлаштырыла.


Дәреслек: Зәкиев М.З., Максимов Н.В. Татар теле: татар урта гомуми белем бирү мәктәпләренең 10-11 нче сыйныфлары өчен дәреслек. – Казан: “Мәгариф”, 2008. Приказ №1039/ 09 24.04 2009 № 141

Өстәмә мәгълүмат чыганагы: Харисова Ч.М. Татар теле. Теория, күнегүләр, тестлар. – Казан: “Мәгариф”, 2006.

Төп темалар

Төп программа-

дагы сәгать саны

Эш программасындагы сәгать саны

Бәйләнешле сөйләм үстерү дәресләре

(саны=сәгате)

Аңлатмалар

Тема өйрәнү

Диктант

Изложение

БРИга әзерләнү өчен, текстлар һәм тестлар белән эшләү


1 нче чирек:9 атна(9 с)

Телләр тарихы буенча үткәннәрне тирәнәйтеп кабатлау – 5 сәгать

1

Татар теле – татар милләтенең иң кыйммәтле тарихи ядкяре, буыннар арасында аралашу коралы.

1

1





2

Ностратик берлектән төрки телләргә кадәр.

1

1





3

Телләрнең үзара тәэсире.

1

1


2



Төрки-татар этнонимикасы – 4 сәгать

4

Төркиләрдә иң борынгы этнонимнар.

1

1





5

Борынгы төрки этнонимнар теркәлгән регионнар.

1

1





6

Төрки этнонимнарның Идел-Урал регионында топоним буларак теркәлеп калуы.

1

1





7

Татар этнонимының этимологиясе һәм семантикасы.

1

1




“Татар теленнән программалар һәм дәреслекләр төзегән тел галимнәре” дигән тема “Татар тел гыйлеме тармаклары буенча белемнәрне искә төшерү һәм ныгыту” исемле бүлектә тагын бер дәрес өйрәнелгәнгә һәм кулланылыштагы дәреслектә бергә бирелгәнгә күрә, әлеге теманы өйрәнү өчен каралган 1 сәгать шул бүлеккә күчерелде.

2 нче чирек (7 атна – 7 сәгать)

Татар тел гыйлеме тармаклары буенча белемнәрне искә төшерү һәм ныгыту – 25 сәгать

8

Татар әдәби теленең фонетик, орфоэпик, орфографик, грамматик, стилистик, пунктуацион нормалары.

1

1



1 - А һәм В өлешләрен язмача башкару


9

Әйтелү максаты ягыннан җөмлә төрләре: хикәя, сорау, боерык, тойгылы җөмләләр, тыныш билгесе һәм интонация.

1

1


2



10

Татар әдәби теленең сүз байлыгы, сүзләрнең ясалышы һәм язылышы: тамыр, ясалма, кушма, парлы, тезмә, кыскартылма сүзләр.

1

1

1





3 нче чирек (10 атна – 10 дәрес)

11

Сүзләр һәм җөмләләр арасында ияртүле һәм тезүле бәйләнешне тәэмин итүче чаралар; кушымчаларның, теркәгечләрнең, кисәкчәләрнең, бәйлек һәм бәйлек сүзләрнең язылышы.

1

1





12

Составында аерымланган кисәге, аныклагычы, тиңдәш кисәкләре, гомумиләштерүче сүзе, кереш яки эндәш сүзе, өстәлмәсе булган җөмләләр; аларда тыныш билгеләре.

1

1





13

Иярчен җөмләле кушма җөмләләрдә баш җөмләгә бәйләүче синтетик чаралар. Синтетик иярченле кушма җөмләләр һәм алар янында тыныш билгеләре.

1

1





14

Иярчен җөмләле кушма җөмләләрдә баш җөмләгә бәйләүче аналитик чаралар. Аналитик иярченле кушма җөмләләр һәм алар янында тыныш билгеләре.

1

1


2

(1се – хаталар өстендә эш)



15

Катлаулы төзелмәләр: күп тезмәле һәм күп иярченле катлаулы кушма җөмләләр; катнаш кушма җөмлә компонентларын үзара бәйләүче чаралар, тыныш билгеләре.

2

2

1




16

Татар теленнән программалар һәм дәреслекләр төзегән тел галимнәре.

1

1





4 нче чирек (8 атна – 7 дәрес)

17

Татар теленнән программалар һәм дәреслекләр төзегән тел галимнәре.

1

1


2

1- Татар теленнән БРИга әзерләнү өчен, КҮМның А һәм В өлешләрен язмача башкару.

4 - Татар теленнән БРИга әзерләнү өчен С вариантыннан үрнәк текстны язмача башкару.


18

Стилистика һәм сөйләм культурасы


1







18 + 14(БСҮ) = 32

19 + 2(Д) + 8(И) + 5 (БРИга әзерлек) = 34




Укыту – тематик план.

Фән

Сыйныф

Атналык сәг. саны



Контроль эшләр саны

Дәреслек авторы, елы



Татар теле



11



1



Төре

I

II

III

IV

Зәкиев М.З., Максимов Н.В. Татар теле: татар урта гомуми белем бирү мәктәпләренең 10-11 нче сыйныфлары өчен дәреслек. – Казан: “Мәгариф”, 2008. Приказ №1039/ 09 24.04 2009 № 141




Диктант:2(2)

1



1





Изложение: 5(2)

1

1

2

1





Сочинение: 5(1)+өй сочинениесе

1



1



11 нче сыйныфта татар теленнән урта (тулы) гомуми белем бирүнең максатлары:


  1. Телне тулы бер система буларак күзаллау.

  2. Татар халкының этник төркемнәре һәм диалектлары, төрки телләр, татар теле, татар язуы, татар халкының рухи, әхлакый, мәдәни мирасы турында мәгълүмат бирү.

  3. Татар телен иҗтимагый күренеш буларак аңлау, тел нормаларын саклап, тормышның төрле ситуацияләренә бәйле рәвештә тел чараларын дөрес кулланып, үзара аралаша һәм аңлаша белү.

  4. Тел берәмлекләрен танып, аларны тикшерә, чагыштыра алу һәм аралашуда урынлы куллану күнекмәләрен камилләштерү.


  1. Текст һәм башка мәгълүмати чаралар белән эшләү, аннан кирәкле мәгълүматны ала белү һәм аны тиешенчә үзгәртә алу күнекмәләрен үстерү.

  2. Укучыларның орфографик һәм пунктуацион грамоталылыгын камилләштерү.


Төп бурычлар:

  1. Татар теленең барлык тармаклары буенча эзлекле белем бирү.

  2. Сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча ныклы күнекмәләр булдыру.

  3. Телдән һәм язма сөйләм осталыгы һәм күнекмәләрен камилләштерү.



Формалаштырылган осталык һәм күнекмәләр (уку елы башына)


  1. Әдәби тел нормаларының үсешен халык үсешенә бәйләп аңлата алу.

  2. Рун язуы турында төшенчә алу.

  3. Гарәп язуында әдәби нормаларының үсешен белү. Гарәп язуын уку, ул язуның башлангыч күнекмәләрен алу.

  4. Латин графикасының татар телендә үзенчәлекле кулланылышын күз алдына китерү.

  5. Кириллицаны кабул итү, анда татар теленең үзенчәлекле авазларының бирелешен төшенү. Кирилл орфографиясенең төп үзенчәлекләрен белү, аның татар орфоэпиясенә һәм орфографиясенә тәэсирен аңлата алу.

  6. Актив сүзлек запасын даими үстерә белү.

  7. Сөйләм һәм язма телен, хәтер һәм фикерләү сәләтен үстерү, рухи дөньяңны баету өстендә эшли белү.

  8. Татар теленнән алынган теоретик материалны аңлы үзләштерү, тел фәнен яхшы белү.

  9. Үзеңне бәяләү һәм башкаларга бәя бирү күнекмәләре булу.

  10. Дәреслек белән эшләү, конспектлар төзү, белешмә әдәбияттан (төрле сүзлекләрдән, тәнкыйть материалларыннан, фәнни чыганаклардан һ.б.) файдалану күнекмәләре булу.

  11. Киләчәктә фәннәрне ана телендә өйрәнү мөмкинлеген күзаллау.


Укучылар үзләштерергә тиешле осталык һәм күнекмәләр (уку елы ахырына)


  1. Милли телнең иҗтимагый тормыштагы әһәмияте, телне саклау – милләтне саклауның төп өлеше икәнен үзләштерү.

  2. Татар теленең кайсы телләр белән мөнәсәбәткә керүен белү, моның сәбәбен аңлау.

  3. Татар теле атамасының күп кенә аерым телләрне атавын аңлау.

  4. Топонимнарның, нигездә, төркичә булуын, Идел-Урал арасында татарларның бик борынгыдан яшәүләре турында аңлы рәвештә белү.

  5. Хәзерге татар әдәби теленең төп үзенчәлекләрен, сүзлек составы киңәя баруын аңлау.

  6. Татар әдәби теленең бар яктан да төзек кагыйдәле, камил, мөстәкыйль тел булуын белү


Укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләр.

1.Төп бурычлар

2.Татар теленең барлык тармаклары буенча эзлекле белем бирү.

3.Сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча ныклы күнекмәләр булдыру.

4.Телдән һәм язма сөйләм осталыгы һәм күнекмәләрен камилләштерү.


Татар теленнән укучыларның белем дәрәҗәсенә таләпләр:

1) -телнең төп функциясен белү:

2) татар әдәби теле тарихын, аның үсеш этапларын татар теренең үзгәреш тенденцияләрен белү;

3)“сөйләм ситуациясе", '"әдәби тел", "тел нормасы", "сөйләм культурасы" төшенчәләренең мәгънәләрен аңлау:

4)мәктәп курсында өйрәнелгән тел тармакларының система тәшкил итүенә төшенү;

5)тел белеменә караган иң әһәмиятле төшенчәләрне, билгеләмәләрне белү;

6)татар теленең төрле тармакларыннан алган мәгълүматка таянып, текстка лингвистик анализ ясау;

7)телдән һәм язмача бирелгән мәгълүматны үзләштерүнең төрле алымнарын файдалану;

8)тел-сурәтләү чараларының үзенчәлекләрен аңлау һәм аларны дөрес куллану.


Татар теленнән гомуми урта (тулы) белем бирү мәктәбенен 11 сыйныфында формалашырга тиешле күнекмәләр:

тормыш-көнкүреш, ижтимагый-мәдәни , фәнни-уку, рәсми эш стильләрен, аларга бәйле булган сөйләм этикеты норма-ларын үзләштерү һәм аларны гамәли куллану;

татар әдәби теленең нормаларын (орфоэпик, орфографик, лексик, грамматик, пунктуацион) белү һәм аларны телдән һәм язмача сөйләм процессында дөрес файдалану;

тормыш-көнкүреш, фәнни, рәсми текстларны монологик һәм диалогик характерда, төрле жанрда һәм стильдә язу;

тел - сурәтләү чараларын дөрес кулланып, төрле стиль һәм жанрдагы текстларны рус теленнән татар теленә һәм татар теленнән рус теленә тәрҗемә итү.

Татар теленнән укучыларга җиткерелә торган мәгълүматлар:

татар теленең тулы бер система булуын күзалларга ярдәм итә торган мәгълүмат;

тел системасында барган тарихи-үсеш процессын ачыклый торган мәгълүмат;

белем үзләштерүгә тел берәмлекләрен тирәнтен анализлау өчен кирәкле өстәмә чыганаклар (фәнни хезмәтләр, белешмә әдәбият, электрон чаралар һ.б.);

татар теленең төрки, рус, европа телләре арасында тоткан урынын һәм ролен бәяләргә ярдәм итә торган мәгълүматлар.


Татар теленнән предметара эшчәнлек :


телнең рухи мәдәниятнең нигезе булуы, тел ярдәмендә рухи кыйммәтләрнең асылын аңлау;

татар телен әдәбият белем бәйләп, чор әдәбиятына хас тел-сурәтләү чараларыныңү үзенчәлекләрен ачу;

татар телен рус теле белән бәйләп, телләрнең үзара багланыш-мөнәсәбәтләрен, шул мөнәсәбәтләр нәтиҗәсендә уртак төшенчәләр һәм тел берәмлекләре барлыкка килүне аңлату;

телне тарих, җәмгыять белеме фәннәре белән бәйләп, җәмгыять үсешенең телгә турыдан-туры мөнәсәбәте булуын җиткерү.


Татар теленнән укучыларның шәхси үсеш – үзгәреше :


укучының мөстәкыйль ,иҗади фикерләү эшчәнлеген активлаштыру ,гомумиләштерү ,нәтиҗә ясау сәләтен арттыру ;

тормышның төрле өлкәләрендә телне дөрес, төгәл кулланып, фикер эзлеклелеге булдыру, тел зәвыгы тәрбияләү;

тел материалы нигезендә татар халкы тарихына, милли, әхлакый сыйфатларга игътибарны юнәлтү, укучыларда горурлык, кешелеклелек, уз кадереңне белү кебек сыйфатлар тәрбияләү;

татар теленең аһәңен, матурлыгын тоярга өйрәтү.



Татар теленнән гомуми урта (тулы) белем бирүнең максатлары:


1)укучыларның башлангыч мәктәптә татар теленең фонетик, орфоэпик, орфографик, лексик, грамматик нигезләреннән алган белемнәрен системалаштыру, катлаулырак формаларда өйрәтүне дәвам итү ;

2)укучыларның иҗади һөм мөстәкыйль фикерли алу мөмкинлекләрен үстерү ,үз фикерләрен дәлилләргә күнектерү;

3)телнең төп грамматик чараларын сөйләм процессында куллануга ирешү ;

4)татар әдәби тел нормаларын һәм стилистик мөмкинлекләрен ачык күзаллауга, аларны тиешенчә куллану белүгә өйрәтү;

5)телнең милли мәдәниятенең чагылышы булуын тел һәм тарих бердәмлеген аңлату ; 6)татар теленең милли –мәдәни үзенчәлегенә төшендерү;





11 нче сыйныфта татар теленнән урта (тулы) гомуми белем бирүнең максатлары:

1.Телне тулы бер система буларак күзаллау.

2.Татар халкының этник төркемнәре һәм диалектлары, төрки телләр, татар теле, татар язуы, татар халкының рухи, әхлакый, мәдәни мирасы турында мәгълүмат бирү.

3.Татар телен иҗтимагый күренеш буларак аңлау, тел нормаларын саклап, тормышның төрле ситуацияләренә бәйле рәвештә тел чараларын дөрес кулланып, үзара аралаша һәм аңлаша белү.

4.Тел берәмлекләрен танып, аларны тикшерә, чагыштыра алу һәм аралашуда урынлы куллану күнекмәләрен камилләштерү.


5.Текст һәм башка мәгълүмати чаралар белән эшләү, аннан кирәкле мәгълүматны ала белү һәм аны тиешенчә үзгәртә алу күнекмәләрен үстерү.

6.Укучыларның орфографик һәм пунктуацион грамоталылыгын камилләштерү.


Төп бурычлар:


1.Татар теленең барлык тармаклары буенча эзлекле белем бирү.

2.Сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча ныклы күнекмәләр булдыру.

3.Телдән һәм язма сөйләм осталыгы һәм күнекмәләрен камилләштерү.

  1. Татар халкының мәдәни мирасы турында мәгълүмат бирү.

  2. Коммуникатив,лингвистик компетенция, этнокультура буенча компетенция булдыру.


Укучыларның белем дәрәҗәсенә таләпләр:

1)татар теленең төп лексик берәмлекләрен һәм аларның үзенчәлекле билгеләрен,төрләнешен,кулланылышын белү ;

2)татар теленең фонетик, лексик системаларын , грамматик төзелешен үзләштерү;

3)грамматик үзенчәлекләренә карап, сүз төркемнәрен аера белү;

4)җөмлә төрләрен аеру, алар янында тыныш билгеләрен куярга өйрәнү ;

5)текст төзелешен, текстның тел үзенчәлекләрен билгеләү.





Формалаштырылган осталык һәм күнекмәләр (уку елы башына)


  1. Әдәби тел нормаларының үсешен халык үсешенә бәйләп аңлата алу.

  2. Рун язуы турында төшенчә алу.

  3. Гарәп язуында әдәби нормаларының үсешен белү. Гарәп язуын уку, ул язуның башлангыч күнекмәләрен алу.

  4. Латин графикасының татар телендә үзенчәлекле кулланылышын күз алдына китерү.

  5. Кириллицаны кабул итү, анда татар теленең үзенчәлекле авазларының бирелешен төшенү. Кирилл орфографиясенең төп үзенчәлекләрен белү, аның татар орфоэпиясенә һәм орфографиясенә тәэсирен аңлата алу.

  6. Актив сүзлек запасын даими үстерә белү.

  7. Сөйләм һәм язма телен, хәтер һәм фикерләү сәләтен үстерү, рухи дөньяңны баету өстендә эшли белү.

  8. Татар теленнән алынган теоретик материалны аңлы үзләштерү, тел фәнен яхшы белү.

  9. Үзеңне бәяләү һәм башкаларга бәя бирү күнекмәләре булу.

  10. Дәреслек белән эшләү, конспектлар төзү, белешмә әдәбияттан (төрле сүзлекләрдән, тәнкыйть материалларыннан, фәнни чыганаклардан һ.б.) файдалану күнекмәләре булу.

  11. Киләчәктә фәннәрне ана телендә өйрәнү мөмкинлеген күзаллау.


Укучылар үзләштерергә тиешле осталык һәм күнекмәләр (уку елы ахырына)


  1. Милли телнең иҗтимагый тормыштагы әһәмияте, телне саклау – милләтне саклауның төп өлеше икәнен үзләштерү.

  2. Татар теленең кайсы телләр белән мөнәсәбәткә керүен белү, моның сәбәбен аңлау.

  3. Татар теле атамасының күп кенә аерым телләрне атавын аңлау.

  4. Топонимнарның, нигездә, төркичә булуын, Идел-Урал арасында татарларның бик борынгыдан яшәүләре турында аңлы рәвештә белү.

  5. Хәзерге татар әдәби теленең төп үзенчәлекләрен, сүзлек составы киңәя баруын аңлау.

  6. Татар әдәби теленең бар яктан да төзек кагыйдәле, камил, мөстәкыйль тел булуын белү.


Предметара эшчәнлек:

1) татар теленең башка фәннәрне өйрәнү һәм белем алу чарасы икәнен аңлау;

2)татар телен әдәбият белән бәйләп , тел чараларының матур әдәбият әсәрләренең тәэсир көчен сәнгатьлеген булдырудагы ролен ачыклау;

3) телне мәдәният белән бәйләп, татар теленең байлыгына һәм матурлыгына хөрмәт, зәвык тәрбияләү;

4)татар телен рус теле белән бәйләп, телләр һәм халыклар арасындагы уртак хәзинә –рухи кыйммәтләргә ихтирам; 5)башка милләт вәкилләренә карата түземле, ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләү; 6)телне тарих, җәмгыять белеме фәннәре белән бәйләп дөнья, кешелек җәмгыяте, аның үсеше турында күзаллау формалаштыру



Укучыларның шәхси үсеш-үзгәреше:



1)баланың акыл ,мөстәкыйль фикерләү эшчәнлеген активлаштыру ;

2)баланың үзен тәрбияләү, үзе белән идарә итү, үз фикерен яклый белү сәләтен үстерү;

3)сөйләм эшчәнлегенең үзара аралашу чарасы икәнен аңлау;

4)укучының үзаңын үстерү, милләтне, ватанны яратырга өйрәтү горурлык һәм гражданлык хисләре тәрбияләү ;



5)татар телен рус теле белән бәйләп, телләр һәм халыклар арасындагы уртак хәзинә –рухи кыйммәтләргә ихтирам, башка милләт 6)вәкилләренә карата түземле –ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләү ;

7)телне тарих, җәмгыять белеме фәннәре белән бәйләп дөнья, кешелек җәмгыяте, аның үсеше турында күзаллау формалаштыру;

8)укучының үзаңын үстерү, милләтне, ватанны яратырга өйрәтү горурлык һәм гражданлык хисләре тәрбияләү.

Грамматик минимум :


1)фонетика,морфология.сүз ясалышы.синтаксик берәмлекләр,стилистика турында төшенчә , фонетик.морфологик,лексик.синтаксик,пунктуацион анализ ясый белү ;

2)Телләрнең килеп чыгышын,аглютинатив,флектив төрләргә бүленешен белү, этнонимнарны,этимологияне ,топонимнарны, теоритик материалга туры килгән сүзтезмәләрне,җөмлә кисәкләрен табу ; тыныш билгесен дөрес кую; җөмләләрне дөрес интонация белән уку; дөрес язылышын үзләштерү,телдән һәм язма сөйләмдә җөмлә төрләрен файдалана белү,тексттагы җөмләләрне дөрес язу;

3)бирелгән темага катлаулы план төзеп, аның буенча сочинение язу өчен материал туплау һәм тәртипкә китерү;

4)сыйфатлама,хикәяләү,хөкем йөртү кебек сөйләм төрләренә туры китереп,сочинениеләр язу,монологик,диалогик сөйләм формаларын үстерү;

5)укылган текстның эчтәлеген төгәл,кыскартып,киңәйтеп сөйли белү;төрле жанрга караган текстларны сәнгатьле уку,фикерне әдәби телдә аңлату;стилистика.сөйләм культурасын белү

6) тел галимнәре турында белү.

7)изложение яки сочинениеләрне тулыландыру,төзәтү;

8)эш кәгазьләрен дөрес яза белү.



Укучыларның белемнәрен бәяләү нормалары


Сүзлек диктантының күләме:40-50 сүздән күбрәк..

Контроль диктант — 160-170 сүз;

Катлаулы план буенча изложение язу:

Ел башында500- 525 сүз (250-260 –язма күләме)

Ел ахырында 525-550 сүз (260-275- язма күләме)

Сүзлек диктантын бәяләү

1.Пөхтә язылган, хатасы булмаган эшкә “5” ле куела.

2. Бер-ике орфографик хаталы эшкә “4” ле куела.

3.Өч-дүрт орфографик хаталы эшкә “3” ле куела.

4.Биш орфографик хаталы эшкә “2” ле куела.

5. Хаталар “2”ле кую нормасыннан артып китсә, “1” ле куела.

Диктантны бәяләү нормалары


Таләпләр

Билге

1.


Орфографик һәм пунктуацион хаталары булмаган эшкә

Искәрмә. Орфографик (яки пунктуацион) хаталы пөхтә башкарылган эшкә яки бер үк хата бер үк сүзләрдә кабатланса һәм бер пунктуацион хаталы эшкә


«5»ле билгесе куела. «5» ле билгесе куела ала.

2.

1 орфографик, 1 пунктуацион хатасы булган эшкә

Искәрмә. 1 орфографик, 2 пунктуацион хаталы эшкә яки, орфографик хаталары булмыйча, 3 пунктуацион хатасы булган эшкә, яки бер төрдәге 2 орфографик һәм 1 пунктуацион хаталы эшкә

«4»ле билгесе

куела.


3.

2 орфографик, 1—3 пунктуацион хаталы, 2 төзәтүле эшкә

Искәрмә. 4 пунктуацион, 1 орфографик хаталы эшкә яки бер төрдәге 5 орфографик, 4 пунктуацион хаталы эшкә

«3»ле

Билгесе куела.


4.


5 орфографик, 5 пунктуацион хаталы, 4 төзәтүле эшкә

«2»ле

билгесе куела.

5.


6—7 орфографик, 4—5 пунктуацион хаталы, берничә төзәтүле эшкә

«1»ле билгесе

куела.



Изложениене бәяләү нормалары

Текстның бирелеше

Грамоталылыгы

Билге

1

Текст, планга нигезләнеп (яки плансыз), эзлекле бирелгән; стиль бердәмлеге сакланган; фактик хаталар юк

1 орфографик яки пунктуацион (яки грамматик) хата бар

“5”ле билгесе куела

2

Тексттагы хикәяләү агышы бирелгән эзлеклелек белән тулысынча туры килми; стиль бердәмлегендә хилафлык сизелә; язмада 1 фактик хата җибәрелгән.

2 орфографик,1 пунктуацион (яки1 грамматик) хата бар

“4”ле билгесе куела

3

Тексттагы хикәяләү агышы бирелгән эзлеклелек белән тулысынча туры килми; стиль бердәмлеге сакланмаган. Сүзләр бәйләнешендәге төгәлсезлекләр җөмләнең мәгънәсен бозуга китергән. Язмада 1 фактик хата җибәрелгән.

3 орфографик,2 пунктуацион 1 грамматик хата бар

“3”ле билгесе куела

4

Тексттагы эзлеклелек язмада сакланмаган; стиль бердәмлеге юк; сүзләр һәм җөмләләр бәйләнешендә хаталар бар; фактик һәм техник хаталар күп.

Орфографик хаталарның саны - 3 тән, пунктуацион хаталарның саны – 2 дән, грамматик хаталарның саны 3 тән артык

“2”ле билгесе куела

5

Текстның эзлеклелеге язмада сакланмаган; сүзләр һәм җөмләләр бәйләнешендә җибәрелгән хаталар текстның эчтәлеген аңлауны кыенлаштыра, техник хаталар бик күп.

Төгәлсезлекләр “2”ле кую нормасыннан артып китә.

“1”ле билгесе куела


Сочинениене бәяләү нормалары

Текст бирелеше

Грамоталылыгы

Билге

1

Эчтәлек темага туры килә;текст, планга нигезләнеп (яки плансыз), эзлекле бирелгән;теле бай, образлы; стиль бердәмлеге сакланган; фактик хаталар юк

1 орфографик яки пунктуацион (яки грамматик) хата бар

“5”ле билгесе куела

2

Язманың эчтәлеге темага,нигездә,туры килә;тексттагы хикәяләү агышы бирелгән эзлеклелек белән тулысынча туры килми; теле бай,образлы,стиль бердәмлеге сакланган; язмада 1 фактик хата җибәрелгән.

2 орфографик,2 пунктуацион һәм 2 грамматик хата бар

“4”ле билгесе куела.

3

Эчтәлекне бирүдә мөһим читләшүләр бар; ул.нигездә.дөрес,ләкин фактик төгәлсезлекләр бар;тексттагы хикәяләү агышы бирелгән эзлеклелек белән тулысынча туры килми; теленең ярлылыгы сизелеп тора; синонимик сүзләрне аз куллана,бертөрлерәк синтаксик төзелмәләр файдалана,стиль бердәмлеге сакланып җитмәгән: хилафлык сизелә; язмада 1 фактик хата җибәрелгән.


3 орфографик,3 пунктуацион һәм 3 грамматик ялгыш бар.

“3”ле билгесе куела.

4

Тема ачылмаган; фактик төгәлсезлекләр күп; планга туры килми; эзлеклелек бозылган; теле ярлы; сүз куллану ялгышлары еш очрый; стиль бердәмлеге юк.

Орфографик хаталарның саны - 3 тән, пунктуацион хаталарның саны – 2 дән, грамматик хаталарның саны 3 тән артык

“2”ле билгесе куела

5

Төгәлсезлекләр “2”ле билгесе кую нормасыннан артып киткән.

Ялгышлары “2”ле кую нормасыннан артып китә.

“1”ле билгесе куела



Эш программасына кертелгән үзгәрешләр:

Программа буенча 11 нче сыйныфта 32 дәрес үткәрү каралган. Мәктәпнең укыту планында татар теленә 34сәгать бирелгәнгә, 1 дәрес диктантлар өчен,1 дәрес стилистикага өстәлде. Бәйләнешле сөйләм үстерүгә 10 сәгать куелган. Шулардан 7 дәрес - программа таләп иткән 4 контроль изложениене язу, 1 дәрес хаталар өстендә эшләү өчен алынды. Алдагы елларда мондый төр эшләргә игътибар азрак бирелгәнгә һәм сыйныфның үзенчәлеген истә тотып, сөйләм үстерү сәгатьләренең 2 се БРИдагы КИМның А һәм В өлешләрен язмача башкару максатында алынды. Конспектлар төзү, аларны редакцияләү эшләре теманы өйрәнү барышында башкарыла. Шулай итеп, эш программасында яңа теманы өйрәнү, кабатлау һәм ныгыту, диктант язу өчен – 22, бәйләнешле сөйләм үстерүгә – 8,Стилистика темасына-1 сәгать өстәлде. БРИга әзерләнү өчен С вариантыннан үрнәк текстларны язмача башкаруга сочинениеләр өчен -4 сәгать планлаштырыла. Барлыгы:34 сәгать



















КАЛЕНДАРЬ-ТЕМАТИК ПЛАН


Атнага – 1 сәгать (елына – 34 сәгать).

Шулар арасында:яңа теманы өйрәнү, кабатлау һәм ныгыту, диктант язу(2) – 22 сәгать;

бәйләнешле сөйләм үстерү – 8 сәгать( 5 сәгать изложение),Стилистика һәм сөйләм культурасына -стандарт буенча 1 сәгать өстәлде.

БРИга әзерләнү өчен С вариантыннан үрнәк текстларны язмача башкару,сочинениеләр язу – 4 сәгать.



Дәрес темасы


сәг

Материал үзләштерүнең планлаштырылган нәтиҗәләре

Үткәрү вакыты

Саны


План

Факт


1нче чирек:9 атна(9дәрес)



1

§12. Татар теле – татар милләтенең иң кыйммәтле тарихи ядкяре, буыннар арасында аралашу коралы.Инша.Җәйге хатирәләр.

1

Моногенизм һәм полигенизм төшенчәләренә аңлатма бирә белү. Телләрнең төрле дәрәҗәдәге туганлыгы турында мәгълүматлы булу. Текст һәм башка мәгълүмати чаралар белән эшләү, аннан кирәкле мәгълүматны ала белү һәм аны тиешенчә үзгәртә алу.

1.09


2

§13. Ностратик берлектән төрки телләргә кадәр.

1

Телләрнең ностратик берлеге турында аңлата белү. Төрки телләр гаиләсенә кергән телләрне төркемли алу. Текст һәм башка мәгълүмати чаралар белән эшләү, аннан кирәкле мәгълүматны ала белү һәм аны тиешенчә үзгәртә алу күнекмәсенә ия булу.

8.09


3

§14. Телләрнең үзара тәэсире.

1

Идел-Кама тел берлегенең барлыкка килүе, алынма сүзләрнең кабул итүче тел закончалыкларына буйсынуы һәм буйсынмавы турында мисаллар белән аңлата белү

15.09


4


Бәйләнешле сөйләм үстерү.телләрнең үзара тәэсире темасына контроль изложение.Чишмә.

1


Сөйләм һәм язма телен, хәтер һәм фикерләү сәләтен үстерү, . Орфография һәм тыныш

22.09



5

Хаталар өстендә эшләү.

1

билгеләре кагыйдәләрен дөрес кулланып мөстәкыйль язу.Үз хатаңны таба белү.

29.09



Төрки-татар этнонимнары



6

§15. Төркиләрдә иң борынгы этнонимнар.

1

Этноним, этнонимика, беренчел, икенчел һәм өченчел этнонимнар турында аңлата, мисаллар белән дәлилли белү. Текст

тан кирәкле мәгълүматны ала белү һәм аны тиешенчә үзгәртә алу.

6.10


7

§16. Борынгы төрки этнонимнар теркәлгән регионнар.Этнонимнар темасына диктант.Сусыз авыл.

1

Төркиләрдәге борынгы этнонимнарның тарихка теркәлеп калган регионнарын белү. Тексттан кирәкле мәгълүматны ала белү һәм аны тиешенчә үзгәртә алу.

13.10


8

§17. Төрки этнонимнарның Идел-Урал регионында топоним буларак теркәлеп калуы.

1

Төпонимика дигән фәнни юнәлешнең төрләрен белү. Идел-Урал регионындагы этнонимнарның топоним буларак теркәлеп калган урыннарын картадан күрсәтә белү. Тексттан кирәкле мәгълүматны алу һәм аны тиешенчә үзгәртә алу.

20.10


9

§18. Татар этнонимының этимологиясе һәм семантикасы.Сүзлек диктанты.

1

Татар теле атамасының күп кенә аерым телләрне атавын аңлау. Татар этнонимы семантикасын (мәгънәләрен) төгәл итеп күз алдына китерү. Тексттан кирәкле мәгълүматны алу һәм аны тиешенчә үзгәртә алу.

27.10



2 нче чирек:7 атна(7дәрес)





Татар тел гыйлеме тармаклары буенча белемнәрне искә төшерү һәм ныгыту.




10

Татар әдәби теленең фонетик, орфоэпик, орфографик, грамматик, стилистик, пунктуацион нормалары.Сүзлек диктанты.

1

Татар әдәби теленең фонетик, орфоэпик, орфографик, грамматик, стилистик, пунктуацион нормаларын белү, аларны мисаллар ярдәмендә аңлату. Анализ күнекмәләре булу..

10.11


11

Бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе хисабына.

Татар теленнән БРИга әзерләнү өчен А һәм В өлешләрен язмача башкару.

1

Телне тулы бер система буларак күзаллау. Теоретик белемнәрне гамәли яктан максатчан куллана белү.

17.11


12





Әйтелү максаты ягыннан җөмлә төрләре: хикәя, сорау, боерык, тойгылы җөмләләр, тыныш билгесе һәм интонация.

1

Әйтү максаты буенча җөмлә төрләрен , тыныш билгеләрен дөрес кую һәм дөрес интонация белән уку күнекмәләренә ия булу.

24.11


13


Бәйләнешле сөйләм үстерү. Изложение.

1


Сөйләм һәм язма телен, хәтер һәм фикерләү сәләтен үстерү, рухи дөньяңны баету

1.12



14

Татар әдәби теленең сүз байлыгы, сүзләрнең ясалышы һәм язылышы: тамыр, ясалма, кушма, парлы, тезмә, кыскартылма сүзләр.

1

Хәзерге татар әдәби теленең төп үзенчәлекләрен, сүзлек составы киңәя баруын аңлау.

Тамыр, ясалма, кушма, парлы, тезмә, кыскартылма сүзләрнең дөрес язылыш нормаларын белү.

8.12


15

Сүзләр ясалышы темасына контроль диктант «Буш вакытыңның кадерен бел!”

1

Үтелгән материалның тулысынча үзләштерелүе. Орфография һәм тыныш билгеләре кагыйдәләрен дөрес кулланып мөстәкыйль язу күнекмәләре булу.

15.12


16

Хаталар өстендә эшләү.

1

Хаталар өстендә эшли белү. Орфография һәм тыныш билгеләре кагыйдәләрен дөрес кулланып мөстәкыйль язу күнекмәләре булу.

22.12



3 нче чирек:10 атна(10 дәрес)



17

Сүзләр һәм җөмләләр арасында ияртүле һәм тезүле бәйләнешне тәэмин итүче чаралар; кушымчаларның, теркәгечләрнең, кисәкчәләрнең, бәйлек һәм бәйлек сүзләрнең язылышы.

1

Сүзләр һәм җөмләләр арасында ияртүле һәм тезүле бәйләнешне тәэмин итүче чаралар турында мәгълүматлы булу. Кушымча, теркәгеч, кисәкчәләрнең, бәйлек һәм бәйлек сүзләрнең дөрес язылыш нормаларын камил белү.

12.01


18

Составында аерымланган кисәге, аныклагычы, тиңдәш кисәкләре, гомумиләштерүче сүзе, кереш яки эндәш сүзе, өстәлмәсе булган җөмләләр; аларда тыныш билгеләре.

1

Җөмләнең аерымланган кисәкләре, аныклагыч, тиңдәш кисәкләр, гомумиләштерүче сүзләр, кереш һәм эндәш сүзләр, өстәлмәләр турында мәгълүматлы булу, алар янында тыныш билгеләрен дөрес куя белү.

19.01


19

Синтетик иярченле кушма җөмләләр һәм алар янында тыныш билгеләре.темасына тестлар чишү.

1

Синтетик иярченле кушма җөмләләргә синтаксик анализ ясау күнекмәсе булу. Тыныш билгеләрен аңлата белү.

26.01


20

Аналитик иярченле кушма җөмләләр һәм алар янында тыныш билгеләре.

1

Аналитик иярченле кушма җөмләләргә синтаксик анализ ясау күнекмәсе булу. Тыныш билгеләрен аңлата белү.

2.02


21

Бәйләнешле сөйләм үстерү. Синтетик-аналитик җөмләләр темасына контроль изложение.Хезмәтем-җан рәхәте.

1

Сөйләм һәм язма телен, хәтер һәм фикерләү сәләтен үстерү, рухи дөньяңны баету өстендә эшли белү. Орфография һәм тыныш билгеләре кагыйдәләрен дөрес кулланып мөстәкыйль язу күнекмәләре булу.

9.02


22

Б.С.Ү. Хаталар өстендә эш.

1

Грамоталы язуның тотрыклы системасын булдыру.

16.02


23


Катлаулы төзелмәләр: күп тезмәле һәм күп иярченле катлаулы кушма җөмләләр;Тестлар чишү.

1


Катлаулы төзелмәләргә синтаксик анализ ясау күнекмәсе булу. Татар әдәби теленең


22.02


24

Катнаш кушма җөмлә компонентларын үзара бәйләүче чаралар, тыныш билгеләре.


1

бар яктан да төзек кагыйдәле, камил, мөстәкыйль тел булуын белү.


1.03


25

Катлаулы төзелмәләр темасына контроль диктант.Печән өсте.

1

Орфография һәм тыныш билгеләре кагыйдәләрен дөрес кулланып мөстәкыйль язу күнекмәләре булу. Үтелгән материалның тулысынча үзләштерелүе.

9.03


26

Татар теленнән программалар һәм дәреслекләр төзегән тел галимнәре.

1

Тел галимнәрен белү.Аудитория алдында чыгыш ясый белү. Үзеңне бәяләү һәм башкаларга бәя бирү күнекмәләре булу. Дәреслек белән эшләү, конспектлар төзү, белешмә әдәбияттан (төрле сүзлекләрдән, тәнкыйть материалларыннан, фәнни чыганаклардан һ.б.) файдалану күнекмәләре булу.

15.03




4 нче чирек: 8 атна (8 дәрес)





27

Татар теленнән программалар һәм дәреслекләр төзегән тел галимнәре.

1

Тел галимнәре турында аудитория алдында чыгыш ясый белү. Үзеңә һәм башкаларга бәя бирү күнекмәләре булу. Дәреслек белән эшләү, конспектлар төзү, белешмә әдәбияттан (төрле сүзлекләрдән, тәнкыйть материалларыннан, фәнни чыганаклардан һ.б.) файдалану күнекмәләре булу.

5.04



28

Бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе хисабына.

Татар теленнән БРИга әзерләнү өчен, КҮМның А һәм В өлешләрен язмача башкару.

1

Телне тулы бер система буларак күзаллау. Теоретик белемнәрне гамәли яктан максатчан куллана белү.Татар әдәби теленең бар яктан да төзек кагыйдәле, камил, мөстәкыйль тел булуын белү.

12.04


29


30

Татар теленнән БРИга әзерләнү өчен С вариантыннан үрнәк текстны язмача башкару.

Татар теленнән БРИ га әзерләнү өчен С вариантын

нан С үрнәк текстны язмача башкару.

1



1

Сөйләм һәм язма телен, хәтер һәм фикерләү сәләтен үстерү, рухи дөньяңны баету өстендә эшли белү. Орфография һәм пунктуация кагыйдәләрен дөрес мөстәкыйль язу күнекмәләре булу. Үз эшеңә , башкаларга бәя бирү күнекмәләре булу.


19.04


26.04


31


Татар теленнән БРИга әзерләнү өчен С вариантыннан үрнәк текстны язмача башкару.

1


Сөйләм һәм язма телен, хәтер. фикерләү сәләтен үстерү, рухи дөньяңны баету

3.05



32

БРИ биремнәренең С өлешен башкару хаталары өстендә эшләү

1

Критерийләрне истә тотып эшли алу.

10.05


33

Стилистика.Стильләрне куллану.Инша.Ямьле язлар җиткәч...

1

Стильләрне бөрес куллану.сөйләм әдәбенә ия булу.

17.05


34



Бәйләнешле сөйләм үстерү. Стильләрне куллану темасына контроль изложение.Әкияти манзара.


1



Татар әдәби теленең бар яктан да төзек кагыйдәле, камил, мөстәкыйль тел булуын белү. Орфография һәм тыныш билгеләре

24 .05






Укытучылар һәм укучылар өчен әдәбият исемлеге

1Дәреслек: Зәкиев М.З., Максимов Н.В. Татар теле: татар урта гомуми белем бирү мәктәпләренең 10-11 нче сыйныфлары өчен дәреслек. – Казан: “Мәгариф”, 2008. Приказ №1039/ 09 24.04 2009 № 141

2.Татар теленнән гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты. - ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан, 2008.

3.Татар телендә урта гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теленнән программа (5-11 нче сыйныфлар). Казан: “Мәгариф”.2010,


4.Харисова Ч.М. Татар теле. Теория, күнегүләр, тестлар. – Казан: “Мәгариф”, 2006.

5.Максимов Н.В. Татар теленнән тестлар: Уку-укыту ярдәмлеге. – Казан: “Мәгариф”, 2008.

6.Бердәм руспублика имтиханына әзерләнү өчен ярдәмлек. Татар теле. – Казан: РИЦ “Школа”, 2008.

7.Татар теле. Бердәм республика имтиханына әзерлек өчен кулланма. – Казан: РИЦ “Школа”, 2007.

8.Абдрәхимова Я.Х. Татар теленнән бәйләнешле сөйләм үстерү дәресләре. 8-11 сыйныфлар. – Казан: “Мәгариф”, 2005.

      1. нче сыйныфлар өчен диктантлар җыентыгы. - Казан: “Мәгариф”, 2001.

10.Сафиуллина Ф.С., Ибраһимов С.М. Синтаксистан күнегүләр җыентыгы. - Казан: 1982.

11..Галиуллина Г.Р. Татар теле. Лексикология. - Казан: “Мәгариф”, 2007.

12.Хисамова Ф.М. Татар теле морфологиясе. - Казан: “Мәгариф”, 2006.

13.Сафиуллина Ф.С., Зәкиев М.З. Хәзерге татар әдәби теле. - Казан: “Мәгариф”, 2002

14.Татар теленнән диктантлар һәм изложениеләр җыентыгы. 5-11 класслар - Казан: “Мәгариф”, 1998.

15.Харисов Ф.Ф., Харисова Ч.М. Татар теленнән күнегүләр җыентыгы һәм тестлар. – Казан: “Яңалиф”, 2006.

16Максимов Н.В. Бердәм Республика имтиханы. Татар теленнән зачёт үткәрү өчен биремнәр. - Казан, 2007.

17.Татар телендә тыныш билгеләре. - Казан: “Мәгариф”,1995.

18.Мәктәптә татар телен укыту методикасы. – Казан: Мәгариф, 2004.

19.Вәлиева Ф.С.Саттаров Г.Ф. Урта мәктәп һәм гимназияләрдә татар телен укыту методикасы. – Казан: “Раннур”, 2000.

20.Шәмсетдинова Р.Р. Татар теле: Күнегүләр. Анализ үрнәкләре. Тестлар. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2005.


Электрон әсбаплар исемлеге


Әсбап төре

Исеме

Электрон мультимедияле ярдәмлек

Татар теле – 5”, общественный фонд “Сәләт” молодежи РТ, по заказу Министерства образования РТ .

Мультимедияле программа

Татар теле. 5-11”, “Белем.ру” ҖЧҖ, 2009.




Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Рабочая программа по татарскому языку 11 класс"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Директор десткого сада

Получите профессию

Методист-разработчик онлайн-курсов

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 655 712 материалов в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 02.10.2015 1355
    • DOCX 252.5 кбайт
    • Рейтинг: 3 из 5
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Закиева Эндже Фаизовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Закиева Эндже Фаизовна
    Закиева Эндже Фаизовна
    • На сайте: 8 лет и 6 месяцев
    • Подписчики: 2
    • Всего просмотров: 9648
    • Всего материалов: 4

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Секретарь-администратор

Секретарь-администратор (делопроизводитель)

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс профессиональной переподготовки

Руководство электронной службой архивов, библиотек и информационно-библиотечных центров

Начальник отдела (заведующий отделом) архива

600 ч.

9840 руб. 5900 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 25 человек

Курс профессиональной переподготовки

Библиотечно-библиографические и информационные знания в педагогическом процессе

Педагог-библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3950 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 475 человек из 69 регионов
  • Этот курс уже прошли 2 324 человека

Курс повышения квалификации

Специалист в области охраны труда

72/180 ч.

от 1750 руб. от 1050 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 33 человека из 20 регионов
  • Этот курс уже прошли 152 человека

Мини-курс

Event-менеджмент и видеопродакшн: от концепции до успешной реализации

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 10 человек

Мини-курс

Творческие возможности в мире фотографии и медиа

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 411 человек из 71 региона
  • Этот курс уже прошли 45 человек

Мини-курс

Возрастные кризисы

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 29 человек из 17 регионов
  • Этот курс уже прошли 17 человек
Сейчас в эфире

Консультация логопеда. Возможно ли продуктивно заниматься с дошкольниками онлайн?

Перейти к трансляции