Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Рабочие программы / Рабочая программа по татарскому языку. 11 класс

Рабочая программа по татарскому языку. 11 класс


До 7 декабря продлён приём заявок на
Международный конкурс "Мириады открытий"
(конкурс сразу по 24 предметам за один оргвзнос)

  • Другое

Поделитесь материалом с коллегами:

02-31 Татарстан Республикасы

Алабуга муниципаль районы

«2 нче урта гомуми белеем бирү мәктәбе”

гомуми белем муниципаль бюджет оешмасы



КАРАЛДЫ” “КИЛЕШЕНДЕ” “РАСЛЫЙМ”

Татар теле һәм әдәбияты ТР АМР”2 нче ТР АМР “2нче

метод.берләшмәсе урта гомуми белем урта гомуми белем

җитәкчесе мәктәбе"ГБМБО мәктәбе”ГБМБО


______________________ _____________________ ______________________

Ә.Р.Һадиуллина А.М.Сәхәбиева С.М.Немтырев

1нче номерлы беркетмә 1нче номерлы беркетмә 100 нче номерлы боерык

27 нче август, 2014 нче ел 28 нче август, 2014 нче ел 29 нчы август, 2014 нче ел





Татар теленнәнэш программасы , 11 нче А сыйныфы

Төзүче: Сәхәбиева Альбина Мансур кызы

беренче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы






Алабуга, 2014









АҢЛАТМА ЯЗУЫ

Эш программасы түбәндәге документларны исәпкә алып төзелә:

1.“Рус телле укучыларга татар теле укытының Үрнәк программасына таянып– Казан, 2013 төзелде.

Урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә рус телендә сөйләшүче балаларга татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы ( 10-11 нче сыйныфлар. - Казан: Мәгариф, 2013)

2. “2014-2015 нче уку елында гомуми төп һәм урта белем бирү баскычында татар теле һәм әдәбият предметлары буенча төзелгән үрнәк программалар, дәреслекләр турында һәм аларны куллану буенча методик киңәшләр” дип аталган методик хат нигезендә , эш программасы гамәлдәге авторлык программасына нигезләнеп язылды (Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән Министрлыгы рус телендә урта(тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен (1-11 сыйныфлар) Казан, 2011

3. Дәреслек: Татар теле . Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәкт. 11 нче с-фы өчен д-лек (рус телендә сөйләшүче балалар өчен) / Р.З.Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева.- Казан: Мәгариф, 2010.

Атнага 1 сәгать, барлыгы 34 сәгать

4. Бу ТР АМР ”2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе” ГБМБУ боерыгы белән №100 нче беркетмәгә 29.08.2014 елдан эш планына нигезләнеп төзелде.

Эш программасы структурасы

Татар теленең эш программасы аңлатма язуыннан, төп бүлекләрне, белем һәм күнекмәләрне үз эченә алган программаның эчтәлегеннән, укучыларның белем һәм күнекмәләрен бәяләү нормаларыннан, сөйләм эшчәнлеге төрләренә өйрәтүгә таләпләрдән, мәгълүмат һәм белем бирү чыганакларыннан тора.

Татар теленнән белем бирүнең бурыч һәм максатлары

Укучылар сөйләм эшчәнлеген һәм фикерләү сәләтен, төрле шартларда әдәби телдә дөрес аралаша белү күнекмәләрен үстерү; татар теле гыйлеме, кулланылыш өлкәсе, төп нормалары, сөйләм этикеты, сүз байлыгын арттыру; -тел фактларын анализлый, тел күренешләрен күрә, таба белү сәләте осталыгын үстерү;-алынган белемне һәм осталыкны тормышта максатчан кулланырга өйрәтү.

Урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә рус телле балаларга татар телен укыту максатлары берничә аспекттны үз эченәала: танып белү, үстерү, тәрбия, белем бирү.

Белем бирү эчтәлегенең мәҗбүри минимумы

Тыңлап аңлау. Укучыларның җанлы сөйләмне тыңлап аңлау күнекмәләрен камилләштерү; тыңланган мәгълүматка нигезлзнеп, күмәк аралашуда катнашу.

Сөйләү. Аралашу барышында коммуникатив максатка ирешү һәм үз фикерләрен эзлекле итеп белдерү; тормыштагы вакыйгалар, күренешләр турында хәбәр итү һәм фикер йөртү; укылган яки тыңланган текстның эчтәлеген мөмкин кадәр эзлекле һәм аңлаешлы итеп сөйләү.

Уку. Танышу, эзләнү, өйрәнү, карап чыгу максаты белән уку төрләреннән файдаланып, төрле жанрдагы текстларны аңлап уку һәм интернет аша кирәкле мәгълүматны табып уку күнекмәләренә ия булу; укылган текстның эчтәлеген эзлекле итеп сөйләп бирү;

Язу һәм язма сөйләм. Бәйләнешле текстларны рус теленнән татарчага язмача тәрҗемә итү; тәкъдтм ителгән тема буенча чыгыш ясау өчен тезислар язу; аралашу ситуацияләрендә сөйләм үрнәкләреннән һәм гыйбарәләреннән файдалану.

10-11 нче сыйныфны тәмамлаган рус телендә сөйләшүче балалар үзләштерергә тиешле белемкүнекмәләр.


ПРОГРАММАНЫҢ ЭЧТӘЛЕГЕ

Тема

Сәгатьләр саны




Темага караган төп төшенчәләр

1

Алда юллар, кайсын сайларга?

16

Татар телендә сузык һәм тартык авазларның үзгәрешләре. Сүзләрнең транскрипциясе. Басым, басымның үзенчәлекләре.Татар телендә род категориясының булмавы, лексик берәмлекләр белән бирелеше. Исемнең тартым категориясы. Җөмләдә сүзләрнең бөйләнеше. , бәйләнеш чаралары. Хикәя, сорау, боеру, тойгылы җөмләләр. Бәйлек сүзләр, аларның сүздән соң килүе.Саннарның исем янында төрләнмәве. Сан төркемчәләре. Хикәя фигылнең заман формалары үзенчәлекләре. Язу һәм укуның төп кагыйдәләрен, программада бирелгән сүзләрнең әйтелешен белү. Татар теленең барлык авазларын дөрес әйтә белү. Җөмләләрнең төрләрен (хикәя, боеру, тойгылы) аера белү.Җөмләдә сүзләрне бөйләүче чараларны гамәли куллана белү. Татар телендәге хикәя җөмләләрнең хәбәр белән тәмамлану үзенчәлеген истә тоту, сөйләм оештыра алу. Язма сөйләмдә тыныш билгеләрен дөрес куя белү. Татар җөмләсендә сөйләм яңалыгының хәбәр алдында урнашуын белү.. Афишалар, белдерәләр язу. Зат алмашлыкларының килеш белән төрләнеше. Хәл фигыль формалары. Билгеле киләчәк заман хикәя фигыльнең зат- сан белән төрләнеше. . Иложение. «Кыш




2

Татарстан Республикасы

6

Кисәкчәләр., кисәкчәләрнең препозитив, постпозитив булуы. Фразеологизмнар., котлаулар, шәхси хат яза белү. Актив үзләштерелгән лексик берәмлекләрне, сүзләрне дөрес әйтү һәм язу. Исем фигыль Инфинитив. Боерык фигыльнең төрләнеше. М/С «Туган ягымТатарстан.

3

Гаилә һәм балалар

7

Теркәгечләр.Тыныш билгеләре куелышы. Теркәгечләрнең төрләре.Тезмә һәм иярченле кушма җөмлә. Иярченле кушма җөмләләрнең синтетик, аналитик төрләре. Татар телендәге хикәя җөмләләрнең хәбәр белән тәмамлану үзенчәлеген истә тоту, сөйләм оештыра алу. Язма сөйләмдә тыныш билгеләрен дөрес куя белү. Татар җөмләсендә сөйләм яңалыгының хәбәр алдында урнашуын белү. Ирченле кушма җөмләләрне сөйләмдә куллана алу, сөйләм оештыра алу.

4

Мәхәббәт – гаиләнең нигезе

6

Сүзнең күп мәгънәлелеге.Туры һәм күчерелмә мәгънәле сүзләр. Алынма сүзләр. Кушма, парлы, тезмә, кыскартылма сүзләр Антоним, синоним, омоним сүзләр. Актив үзләштерелгән сүзләрне яттан яза белү; лексик тема буенча хикәя язу; укылган яки тыңланган текстның эчтәлеге буенча сорауларга язмача җавап бирү.

Бәйләнешле текстларны рус теленнән татарчага язмача тәрҗемә итү; тәкъдим ителгән тема буенча хикәя язу; аралашу ситуацияләрендә сөйләм үрнәкләреннән һәм гыйбарәләреннән файдалану.


Барлыгы:

35

























ТАТАР ТЕЛЕННӘН ПРАКТИК ЭШЛӘР КҮЛӘМЕ


Эш төре

1 нче яртыеллык

2 нче яртыеллык

Барлыгы

1

Контроль эш.

2 (13.09, 15.12)

1 (27.04)

3

2

Изложение

1 (10.11)

-

1

3

Инша

-

1(13.04)

1

4

Арадаш аттестация эше


1( 11.05)

1





























КАЛЕНДАРЬ-ТЕМАТИК ПЛАН

Дәрес темасы

Сәгать саны

Үткәрү вакыты

план буенча

факт

Алда юллар, кайсын сайларга?-16 сәгать

1

Белем бәйрәме. Исем. Исемнең килеш, тартым белән төрләнүе

1

1.09

6.09

2

Кереш контроль эш. Калдык белемнәрне тикшерү.

1

8.09

13.09

3

Җөмлә кисәкләре. Җөмләдә сүзләрне бөйләүче чаралар.

1

15.09


4

Хикәя фигылььнең заман формаларының мәгънәви үзенчәлекләре.

1

22.09


5

Сузык һәм тартык авазлар.Сүзләрнең транскрипциясе.Теләк белдерү формалары

1

29.09


6

Сыйфат фигыль. Хикәя, сорау, боеру, тойгылы җөмләләр.

1

6.10


7

Зат алмашлыкларының килеш белән төрләнеше

1

13.10


8

Хәл фигыль формалары

1

20.10


9

Бәйлек һәм бәйлек сүзләр. (Бәйлек сүзләрнең татар телендә сүздән соң килүе)

1

27.10


10

БСҮ. Иложение. «Кыш»

1

10.11


11

Изложениегә анализ. Сан төркемчәләре

1

17.11


12

Билгеле киләчәк заман хикәя фигыль формасы. Фигыльнең аналитик формалар белән бирелеше.

1

24.11


13

Кушымча ялгану тәртибе. Басым. Сүз басымының үзенчәлекләре. Белдерү язу.

1

1.12.


14

Билгесез киләчәк заман хикәя фигылЬнең зат-сан белән төрләнеше. Афиша язу.

1

8.12


15

Беренче яртыеллыкка контроль эш.

1

15.12


16

Билгеле киләчәк заман хикәя фигыльнең зат- сан белән төрләнеше.


1

22.12


Татарстан республикасы – 6 сәгать

17

Кисәкчәләр.

1

12.01


18

Исем фигыль

1

19.01


19

М/С «Туган ягым - Татарстан

1

26.01


20

Инфинитив.

1

2.02


21

Боерык фигыльнең төрләнеше. Шәхси хат язу.

1

9.02


22

Фразеологизмнар. Котлау открыткасы язу.

1

16.02


Гаилә һәм балалар-7 сәгать

23

Теркәгечләр. Тыныш билгеләре куелышы. Теркәгечләр. Тезүче теркәгечләр. Ияртүче теркәгечләр

1

23.02


24

Тезмә һәм иярченле кушма җөмләләрдә тыныш билгеләре.

1

2.03


25

Тезмә һәм иярченле кушма җөмлә. Иярчен кушма җөмләләрнең синтетик, аналитик төрләре.

1

9.03


26

Татар телендә сузык, тартык авазларның үзгәрешләре. Сүзләрең транскрипциясе.

1

16.03


27

Татар теленә хас үзенчәлекләр. Рецепт язу. Җөмләдә сүзләрне бәйләүче чаралар.

1

6.04


28

БСҮ Сочинение “Сәламәт тәндә – сәламәт акыл”.

1

13.04


29

Кушма, тезмә, парлы, кыскартылма сүзләр. Кисәкчәләр.

1

20.04


Мәхәббәт – гаиләнең нигезе -6 сәгать


30

2 нче яртыеллыкка контроль эш.

1

27.04


31

Хаталар өстендә эш. Татар теленә хас үзенчәлекләр. Сүзнең күп мәгънәлелеге. Туры һәм күчерелмә мәгънәле сүзләр. Алынма сүзләр.

1

4.05


32

Арадаш аттестация эше.

1

11.05


33


Хаталар өстендә эш.

1

18.05


34

Антоним,синоним, омоним сүзләр.

1

20.05


35

Йомгаклау.

1



















УКУЧЫЛАРНЫҢ БЕЛЕМ ҺӘМ КҮНЕКМӘЛӘРЕН БӘЯЛӘҮ НОРМАЛАРЫ


Телдән сөйләм

Язмача сөйләм


Д.С.Ү.

М.С.Ү.

Сүзлек диктанты

Инша

Изложение

“”5”“

Укучы бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча әңгәмә кора ала, әйтелеше һәм грамматик төзелеше ягыннан дөрес, эчтәлеге ягыннан эзлекле һәм тулы диалогик сөйләм төзи.

Укучы өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча әйтелеше, грамматик төзелеше ягыннан дөрес һәм эчтәлеге ягыннан тулы, эзлекле монологик сөйләм төзи.

Эш пөхтә, төгәл һәм орфографик хаталарсыз язылган.

Эш тәкъдим ителгән темага эзлекле язылган һәм эчтәлеге тулы ачылган, 1 орфографик, 1 пунктуацион яки 2 грамматик хатасы бар.

Тыңланган текстның эчтәлеге тулы, эзлекле һәм дөрес язылган, 1 орфографик, 1 пунктуацион яки 1 грамматик хаталы эш

“”4“

Укучы бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча әңгәмә кора ала, әмма репликаларның әйтелешендә һәм аерым сүзләрнең грамматик формаларында 2-3 хата җибәреп, эчтәлеге ягыннан эзлекле диалогик сөйләм төзи.

Укучы өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча эзлекле сөләм төзи, әмма аерым сүзләрнең әйтелешендә, грамматик формаларында яки җөмлә төзелешендә 2-3 хатасы бар.

Эш пөхтә, төгәл язылган, әмма 1-3 төзәтүе яки 1-2 орфографик хатасы бар.

Эш тәкъдим ителгән темага эзлекле язылган, ләкин 2-3 эчтәлек ялгышы, 2-3 орфографик, 2-3 пунктуацион хатасы бар.

Тыңланган текстның эчтәлеге эзлекле һәм дөрес язылган, ләкин 1-2 эчтәлек ялгышы җибәрелгән, 2-3 орфографик, 2-3 пунктуацион яки 2-3 грамматик хаталы эш.



“”3“

Укучы өстәмә сораулар ярдәмендә генә әңгәмә кора ала, репликаларның әйтелешендә һәм сүзләрнең грамматик формаларында 4-6 хата җибәреп, эчтәлеген бозып, диалогик сөйләм төзи.

Укучы өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча эзлекле сөйләм төземи, сүзләрнең әйтелешендә, җөмлә төзелешендә 4-7 хата ясый.

Эш пөхтә һәм төгәл язылмаган, 4-5 төзәтүе яки 3-5 орфографик хатасы бар.

Эш тәкъдим ителгән темага өлешчә эзлекле язылган, эчтәлеге тулысынча ачылмаган, 4-5 орфографик, 4-5 пунктуацион һәм җөмлә төзелешендә хатасы бар.

Тыңланган текстның эчтәлеге өлешчә эзлекле язылган, 4-5 орфографик, 4 пунктуацион яки 4-5 грамматик хаталы эш.



“”2“

Укучы бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча диалог төзи алмый.

Укучы өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән темага монолог төзи алмый

Эш пөхтә һәм төгәл язылмаган, 6 яки аннан артыграк хатасы бар.

Эш тәкъдим ителгән темага эзлекле язылмаган һәм эчтәлеге ачылмаган, 6 дан артык орфографик, 6 дан артык пунктуацион һәм грамматик хатасы бар.

Тыңланган текстның эчтәлеге бөтенләй ачылмаган, эзлекле язылмаган, 6 дан артык орфографик, 5 тән артык пунктуацион яки 6 дан артык грамматик хаталы





























ӨЙЛӘМ ЭШЧӘНЛЕГЕ ТӨРЛӘРЕНӘ ӨЙРӘТҮГӘ ТАЛӘПЛӘР

БүлекТема

Белергә

Куллана белергә

Белем һәм күнекмәләр

Алда юллар, кайсын сайларга .

Рус төркемнәрендә укучылар исем, исемнең килеш, тартым белән төрләнүен , татар телендә сузык һәм тартык авазларның үзгәрешләрен. сүзләрнең транскрипциясен, басым, басымның үзенчәлекләрен, татар телендә род категориясының булмавын, лексик берәмлекләр белән бирелешен, исемнең тартым категориясын, җөмләдә сүзләрнең бөйләнешен. , бәйләнеш чараларын, хикәя, сорау, боеру, тойгылы җөмләләрне, бәйлек сүзләр, аларның сүздән соң килүен, саннарның исем янында төрләнмәвен, хикәя фигылнең заман формалары үзенчәлекләрен белергә тиеш

Укучылар темаларга таянып, сөйләмдә һәм язуда лексик-грамматик материалны кулланып, төрле калыптагы диалоглар, конкрет бер тема буенча хикәя төзүләр, үзара аралашуга чыгу. Аралашкан вакытта татар телендә сүз басымының үзенчәлекләрен һәм аерым грамматик формалардагы сүзләрдә басымны дөрес куллана белү; татар телендә род категориясының булмавын, лексик берәмлекләр белән бирелешен, исемнең тартым категориясын, җөмләдә сүзләрнең бәйләнешен тоемлау, . бәйлек сүзләр, аларның сүздән соң килүен, саннарның исем янында төрләнмәвен, хикәя фигылнең заман формалары үзенчәлекләреннән файдалана куллана белү.






Актив үзләштерелгән сүзләрне яттан яза белүгә; лексик тема буенча хикәя язуга; укылган яки тыңланган текстның эчтәлеге буенча сорауларга язмача җавап бирүгә, бәйләнешле текстларны рус теленнән татарчага язмача тәрҗемә итүгә; тәкъдим ителгән тема буенча чыгыш ясау өчен тезислар язуга; аралашу ситуацияләрендә сөйләм үрнәкләреннән һәм гыйбарәләреннән файдалануга ирешү.


Татарстан Республикасы

Кушма, парлы, тезмә, кыскартылма сүзләр. Кисәкчәләр., кисәкчәләрнең препозитив, постпозитив булуына төшенү. Фразеологизмнарны танып белү

Актив үзләштерелгән лексик берәмлекләрне, сүзләрне дөрес әйтү, язу, сөйләмдә актив куллану.

Җөмләдә сүзләрне бөйләүче чараларны гамәли куллана белү. Татар телендәге хикәя җөмләләрнең хәбәр белән тәмамлану үзенчәлеген истә тоту, сөйләм оештыра алу. Язма сөйләмдә тыныш билгеләрен дөрес куя белү. Татар җөмләсендә сөйләм яңалыгының хәбәр алдында урнашуын белү. Ирченле кушма җөмләләрне сөйләмдә куллана алу, сөйләм оештыра алуга ирешү.

Гаилә һәм балалар

Теркәгечләр.Тыныш билгеләре куелышы. Теркәгечләрнең төрләре.Тезмә һәм иярченле кушма җөмлә. Иярченле кушма җөмләләрнең синтетик, аналитик төрләре. Теркәгечләрнең татар һәм рус телләрендә уртак якларын белү. Теркәгечләрнең теркәгеч сүзләрдән аермалы якларын аңлау .Тезмә һәм иярченле кушма җөмләләрдә тыныш билгеләрен дөрес кую.

Җөмләдә сүзләрне бәйләүче чараларны гамәли куллана белү. Теркәгечләрне куллану үзенчәлекләрен, аларның интонациягә бәйле булуын белү Җөмлә төзүдә теркәгечләрне, теркәгеч сүзләрне дөрес куллану.

Татар җөмләсендә сөйләм яңалыгының хәбәр алдында урнашуын белү. Иярченле кушма җөмләләрнең сөйләмдә актив кулланыла торган төрләреннән файдалана алуларына ирешү. Синтетик иярчен җөмләләрнең һәрвакыт баш җөмлә алдыннан килү үзенчәлеген истә тотып, сөйләм оештыра алуга ирешү. Ирченле кушма җөмләләрне сөйләмдә куллана алуга, сөйләм оештыра алуга ирешү.

Мәхәббәт – гаиләнең нигезе

Сүзнең күп мәгънәлелеге.Туры һәм күчерелмә мәгънәле сүзләр. Алынма сүзләр. Антоним, синоним, омоним сүзләр. Татар теленә хас үзенчәлекләрне, сүзнең күп мәгънәлелеген, туры һәм күчерелмә мәгънәле сүзләрне дөрес кулланып телдән һәм язма сөйләм оештыра белү күнекмәсен булдыру.

Лексик берәмлекләрнең күчерелмә мәгнәләрен, башка сүзләр белән бәйләнешкә керү үзенчәлекләреннән куллана белү. Татарча – русча, русча – татарча сүзлекләрдән файдалана белү

Телдән һәм язма сөйләмдә программага кертелгән лексик берәмлекләрне дөрес әйтү һәм куллана алуга ирешү























МӘГЪЛҮМАТ ҺӘМ БЕЛЕМ БИРҮ ЧЫГАНАКЛАРЫ

УМК

1 Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән Министрлыгы.Урта (тулы ) гомуми белем бирү мәктәбе «Рус телендә сөйләшүче балаларга татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы” Р.З.Хәйдәрова,К.С.Фәтхуллова . Казан ,2013.

2.Д.Т.Гыйльманова, И.И.Баһавиева. Татар теленнән текстлар җыентыгы (рус телле балалар өчен. Яр Чаллы 2000.

3.К.С.Фәтхуллова.Н.Г.Сазонова.Рус телендә сөйләшүче балалар өчен тестлар. Казан.“Гыйлем”.2013.

4. К.С.Фәтхуллова. Э.Н.Денмөхәммәтова. Татар теленнән олимпиадага әзерләнәбез. Мәгариф” нәшрияты.2009.

5.6. К.С.Фәтхуллова. Э.Н.Денмөхәммәтова. Л.К.Хисмәтова.Дәүләт (йомгаклау) аттастациясенә әзерләнү өчен кулланма.Казан. “Гыйлем”.2014.

6.Р.З.Хәйдарова, Г.М.Әхмәтҗанова.Гомуми белем бирү оешмаларында рус телле балаларның татар теленнән белемнәрен конрольгә алу буенча биремнәр җыентыгы. Яр Чаллы. 2014.

7.Р.Р.Нигъмәтуллина.Татар теле өйрәнүчеләргә кагыйдәләр һәм күнегүләр.Казан. “Мәгариф” нәшрияты.2004.

8.Р.Н.Насибуллина.Татарский язык в таблицах и схемах. Казань.Издательство «Гыйлем». 2013.

9. Рус теле балаларга татар теле дәресләрендә өстәмә куллану өчен текстлар җыентыгы.1999 ел. Яр Чаллы .Мәгариф идарәсе.

10. Р.Р.Нигъмәтуллина. Контроль тестлар һәм текстлар. Казан. “Мәгариф” нәшрияты.2009.

11.Краткий справочник и упражнения по синтаксису сложноподчинённого предложения татарского языка. Набережные Челны.2002.

УКЫТУЧЫ ӨЧЕН МЕТОДИК ӘДӘБИЯТ:

1.Зәкиев М.З. Татар синтаксисы. К.: “Мәгариф” нәшрияты, 2005

2.К.С.Фәтхуллова. Э.Н.Денмөхәммәтова. Татар теленнән олимпиадага әзерләнәбез. Мәгариф” нәшрияты.2009.

3.Краткий справочник и упражнения по синтаксису сложноподчинённого предложения татарского языка. Набережные Челны.2002.

4.Рус теле балаларга татар теле дәресләрендә өстәмә куллану өчен текстлар җыентыгы.1999 ел. Яр Чаллы .Мәгариф идарәсе.

5. Р.Р.Нигъмәтуллина. Контроль тестлар һәм текстлар. Казан. “Мәгариф” нәшрияты.2009.

6. Ф.Ф.Харисов. Ч.М.Харисова. Татар теленнән күнегүләр һәм тестлар.Казан. “Яңалиф” 2006.

УКУЧЫЛАР ӨЧЕН ӘДӘБИЯТ:

1.К.С.Фәтхуллова. Э.Н.Денмөхәммәтова. Л.К.Хисмәтова.Дәүләт (йомгаклау) аттастациясенә әзерләнү өчен кулланма.Казан. “Гыйлем”.2014.

2.К.С.Фәтхуллова.Н.Г.Сазонова.Рус телендә сөйләшүче балалар өчен тестлар. Казан.“Гыйлем”.2013.

3.Р.Н.Насибуллина.Татарский язык в таблицах и схемах. Казань.Издательство «Гыйлем». 2013.

4.Р.Р.Нигъмәтуллина. Контроль тестлар һәм текстлар. Казан. “Мәгариф” нәшрияты.2009.

Электрон күрсәтмә:

1. www.mon.tatar.ru.

2.edu.tatar.ru порталы

3.belem.ru





КОНТРОЛЬ –ҮЛЧӘҮ МАТЕРИАЛЛАРЫ

Кереш контроль эш.

Аңлатма язуы

Татар теленнән кереш контроль эш материалы “Рус телле балаларга татар теле һәм әдәбияты коммуникатив технология нигезендә укыту 1-11 нче сыйныфлар”, төзүчесе – Р.З.Хөйдарова, Р.Л.Малафеефа. Казан, 2013 нче ел программасына нигезләнеп төзелде.

Материал үз эченә 10нчы сыйныфта өйрәнелгән лексик- грамматик темаларны алды. Эшне башкару өчен 45 минут вакыт бирелә. Һәр дөрес эшләнгән бирем 1 балл белән бәяләнә һәм “5” ле куела. 80% дөрес эшләнсә – “4” ле, 60% дөрес эшләнсә – “3” ле, 40 % дөрес эшләнсә “2”ле куела.

11 нче сыйныф укучыларының белемнәрен оештыруда төрле биремнәр өстенлек итә:

фигыль төркемчәләрен аера белү, төрле ситуатив биремнәрне үтәү, җөмлә төзү күнекмәләре, кирәкле кушымчаларны язып бетерүз һәм сүз төркемнәрен күрсәтү, сорауларның кушымчаларын язып бетерү һәм сүз төркемнәрен күрсәтү, сүзләрнең антоним парларын табу,”Сәламәтлек – зур байлыктемасы буенча диалог төзү.- киңәш бирү, риза булмау, фикерне кире кагу, - исбатлау, - риза булу, килешү.

1.Предложи другу:

- почитать книги о Татарстане;

-посетить Национальную библиотеку Татарстана.

2.Кирәкле кушымчаларны куеп, җөмләләрне языгыз.

а) Авылдагы туганнарыбыз без... бик еш кунак... киләләр.

б) Казан илебез... зур һәм данлы мәдәни үзәкләре... берсе булып кала бирә.

в) Фәрит... әтисе гөмбәләр... бик яхшы белә.

3. Сорауларның кушымчаларын язып бетерегез һәм сүз төркемнәрен күрсәтегез.

Нишлә ________өйрәнү ___шарт фигыль

Нишлә ________өйрәнергә ___боерык фигыль

Нишлә ________өйрәнсә ___сыйфат фигыль

Нишлә ________өйрәнгәч ___хәл фигыль

Нишлә ________өйрәнүче ___инфинитив

Нишлә ________өйрәнсен ___исем фигыль

4. Сүзләрнең антоним парларын табыгыз.

Авыр, дус, начар, киттем, күп.

5. Диалог төзегез. Тема: Туган көндә исерткеч эчемлекләр эчү яки эчмәү.

- тәкъдим итү

- риза булмау

- аңлату

- сорау бирү

- исбатлау

- риза булу

Изложение.

Изложение укучыларның грамматик күнекмәләрен тикшерү, күргән һәм ишеткән турында хикәяләп яза белүләрен тикшерү максатыннан бирелә.

Изложение: уку елы башында – 175-180 сүз, уку елы ахырынанда – 190- 210сүз.

5”- тыңлаган текстның эчтәлеге тулы, эзлекле һәм дөрес язылган. 1 орфографик, 1 пунктацон яки 1 грамматик хаталы эш.

4” - тыңланган текстның эчтәлеге эзлекле һәм дөрес язылган, ләкин 1-2 эчтәлек ялгышы җибәрелгән, 2-3 орфографик,

3-2 пунктацион яки 2-3 грамматик хаталы эш.

3” – тыңланган текстның эчтәлеге өлешчә эзлекле язылган, 4-5 орфографик, 4 пунктацион яки 4-5 грамматик хаталы эш.

2” - тыңланган текстның эчтәлеге бөтенләй ачылмаган,эзлекле язылмаган. 6 дан атык орфографик, 5 тән артык пунктацион яки 6 дан артык грамматик хаталы эшкә куела

Кыш .

Төссез һәм соры көннәр үтеп киттеләр. Яктылык кимегәннән-кими бара. Соң яктыра,тиз караңгылана.

Төнге суыклар җыентык суларның өстен япты,инешләр аша җәяүләп йөрерлек итеп кенә боздан күпер салды.

Мин өйгә йөгереп кайттым да, җилкәмә мылтык асып, урманга киттем. Таныш сукмак буйлап атладым. Көн бер дигән! Кар ап-ак, йом-йомшак!

Беренче яңалык шул булды: безгә төньякның купшы кунаклары кайткан! Алар бер көтү булганнар, бар да төз наратларга утырганнар, канат та кыймылдатмыйлар. Сызгырып, курай тавышларын чыгарып, хор белән җырлыйлар. Аста чиста ак кар, ә алар җете кызыллар.

Куян инде яртылаш агарган. Соры һәм кыска йоны коелган, озыны — агы үсә башлаган. Элек койрыгы, аннары арт аяклары агара, ак чалбар кигән кебек күренә. Озын колакларының очларыгына кара килеш калган.

Ак бишмәт итәкләрен җилфердәтеп, декабрь - матур ай килепҗитте. Карын да яудыра, җәяүле буранын да уйната, өермәсен дә дулатып йөртә.

Искиткеч салкыннар башланды. Елгалар зәңгәр боз белән капланган. Бары тик агым көчле урында: анда-сандагына киң җылулар каралып тора. Нәкъ менә шул төшләрдән бик биек булып куе томан баганасы күтәрелә. Киң елга шулай тулып ага кебек тоела. (Г. Хәсәнов)

1 нче яртыеллыкка контроль эш.

Аңлатма язуы

Татар теленнән 1 нче яртыеллык буенча контроль эш материалы “Рус телле балаларга татар теле һәм әдәбияты коммуникатив технология нигезендә укыту 1-11 нче сыйныфлар”, төзүчесе – Р.З.Хөйдарова, Р.Л.Малафеефа. Казан, 2013 нче ел программасына нигезләнеп төзелде.

Материал үз эченә 1 нче яртыеллыкка өйрәнелгән грамматик темаларны алды. Эшне башкару өчен 45 минут вакыт бирелә. Һәр дөрес эшләнгән бирем 1 балл белән бәяләнә һәм “5” ле куела. 80% дөрес эшләнсә – “4” ле, 60% дөрес эшләнсә – “3” ле, 40 % дөрес эшләнсә “2”ле куела.

11 нче сыйныф укучыларының белемнәрен оештыруда төрле биремнәр өстенлек итә:

сыйфат ясагыч кушымчаларны дөрес яза белү, фигыль төркемчәләрен аера белү, сан төркемчәләрен төркемләп сүзтезмәләр язу, төрле ситуатив биремнәрне үтәү, русчадан татарчага тәрҗемә иту, җөмлә төзү күнекмәләре, хикәя төзү.

1. Тәрҗемә итеп, саннарны сүзләр белән языгыз.

100 тетрадей, 20 декабря, на 2 этаже, по 5 яблок, вшестером

2. Исемнәрдән сыйфатлар ясагыз, алар белән 3-5 җөмлә төзегез.

Кешелек, бәхет, белем, моң, тәрбия, аралашу.

3. Астына сызылган фигыльләрнең төркемчәләрен билгеләгез.

1) Гөлшаһидә эштән караңгы төшкәч кенә кайтты.

2)Алар, сөйләшә-сөйләшә, чәй эчтеләр.

3) Укытучы булу-җаваплы эш.

4) Минем укытучы буласым килә.

5) Ренат Акчуринны кардиология бүлегенә эшкә алалар.

4. Спроси у друга

- готовится ли он к ЕГЭ;

- какой предмет ему трудно дается?

- ходит ли он к репетитору?

5. Для того чтобы быть здоровым, посоветуйте другу:

- каждый день делать утреннюю зарядку;

- бывать на свежем воздухе;

- долго не сидеть за компьютером.

6. Допустим, вы посещаете больного. Спросите, какая у него температура, позвонил ли он в больницу, принимал ли он лекарство? Посоветуйте ему пить чай с медом.

7. Убедите друга в том:

1) что надо выбрать профессию учителя;

2) что надо уважать учителя.

8. Тәрҗемә итегез.

1) Коля - ответственный парень. Я хочу стать врачом. Вчера была письменная работа по татарскому языку. 3) Я горжусь тобой. 4) Он закончил школу на золотую медаль.

9. Татарстан Республикасы турында нәрсәләр беләсең? Шул турыда яз. (10 җөмлә)

Инша

Сочинение укучыларның грамматик күнекмәләрен тикшерү, хикәяләп яза белүләрен тикшерү максатыннан бирелә.

Сочинение: уку елы башында – 175-180 сүз, уку елы ахырынанда – 190- 210сүз.

5”- тема эзлекле һәм эчтәлек тулысынча ачылган;. 1 орфографик, 1 пунктацон яки 2 грамматик хаталы эш.

4” - ”- тема эзлекле язылган, ләкин 1-2 эчтәлек ялгышы җибәрелгән, 2-3 орфографик, 2-3 пунктационхаталы эш

3” – тема өлешчә язылган, эчтәлек тулы ачылмаган, 4-5 орфографик, 4-5 пунктацион яки 4-5 грамматик хаталы эш.

2” - тема эчтәлеге бөтенләй ачылмаган,эзлекле язылмаган. 6 дан атык орфографик, 6 дан артык пунктацион яки грамматик хаталы эш

Еллык контроль эш

Татар теленнән 1 нче яртыеллык буенча контроль эш материалы “Рус телле балаларга татар теле һәм әдәбияты коммуникатив технология нигезендә укыту 1-11 нче сыйныфлар”, төзүчесе – Р.З.Хөйдарова, Р.Л.Малафеефа. Казан, 2013 нче ел программасына нигезләнеп төзелде.

Материал үз эченә ел буеа өйрәнелгән грамматик темаларны алды. Эшне башкару өчен 45 минут вакыт бирелә. Һәр дөрес эшләнгән бирем 1 балл белән бәяләнә һәм “5” ле куела. 80% дөрес эшләнсә – “4” ле, 60% дөрес эшләнсә – “3” ле, 40 % дөрес эшләнсә “2”ле куела.

11 нче сыйныф укучыларының белемнәрен оештыруда төрле биремнәр өстенлек итә:

Төрле кушымчаларны: тартым кушымчаларын, килеш кушымчаларын дөрес яза белү, төрле ситуатив биремнәрне үтәү, русчадан татарчага тәрҗемә иту, җөмлә төзү күнекмәләре, сорауларга җавап бирү.

1. Сөйләм ситуациясенә туры килгән репликаларны языгыз.

1) Спросите одноклассника, кем он хочет стать.

2) Спросите у учителя о том, когда будет мероприятие, посвященное творчеству М. Джалиля.

3) Поинтересуйтесь у мамы, что она приготовит на обед.

4) Поздравьте классного руководителя с Днем учителя.

3. Сүзләрне тиешле формада кулланып, җөмләләр төзеп языгыз

1) сөйләшә, якын, җиде, телендә, миллионга, кеше, дөньяда, татар

2) дә, төбәкләрдә, тыш, Татарстаннан, яшиләр, башка, татарлар

3) татарларны, якларына, язмыш, тараткан, төрле, дөньяның

4)зур, килгән, шәһәребезнең гасырлардан,тарихы, зур, бар.

4. Кирәкле сүзләрне куеп, җөмләләрне языгыз.

1) Татар теле ... без ... шәхесләр турында сөйләштек.

2) Бүгенге газетадан Татарстан Республикасының халыкара .... турында ... укыдым.

3) Туган көнгә ... , дустыма ... мин бик озак эзләдем.

4) Реферат ... кирәкле ... без Интернеттан таптык.

5) Бу фирма ункатлы ... өченче катында ... .

6) Дәресләр ..., без кинотеатрда ... сүз куештык.

7) Атнаның кайсы ... сезгә күбрәк ... һәм ни өчен?

8) Дәрестә Татарстан тарихы ... белгәннәребезне ... сөйләдек.

9) Дустым үзе ... көйләрне ... бик яхшы башкара.

5. Тәрҗемә итеп языгыз.

1) Маша, не проводи время впустую

2) Когда Марат научился читать, его отдали в школу.

3) Вы удивительный человек!

4) Я с 5 лет начал заниматься плаванием.

5) Когда переходишь улицу, надо сначала посмотреть налево, а потом направо.

6. Сорауларга җавап бирегез.

  1. Мәктәпне тәмамлагач, кайсы югары уку йортына керергә җыенасыз?

  2. Әдәпле кеше булу өчен, нишләргә кирәк?

  3. Гаиләгездә кем нәрсә белән кызыксына?

  4. Танылган шәхесләрдән кемнең тормыш юлы сезгә үрнәк булып тора?

  5. Өлкән кешеләргә карата нинди булырга кирәк?

  6. Чын дуслар нинди була?



18


57 вебинаров для учителей на разные темы
ПЕРЕЙТИ к бесплатному просмотру
(заказ свидетельства о просмотре - только до 11 декабря)

Автор
Дата добавления 07.10.2015
Раздел Другое
Подраздел Рабочие программы
Просмотров204
Номер материала ДВ-038270
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх