Инфоурок Иностранные языки Рабочие программыРабочая программа по татарскому языку (1 класс)

Рабочая программа по татарскому языку (1 класс)

Скачать материал

 

        «Каралган»                                                            «Килешенгән»                                                  «Расланган»

         МБ җитәкчесе                                                         Укыту-тәрбия эшләре                                       №2 гомуми урта белем     

         ____/ Д.Ш.Шәйхетдинова /                                  буенча директор                                                 бирү мәктәбе директоры

         Беркетмә  № __________                                      урынбасары                                                         _______/Р.Р.Гобәйдуллин /

         «___» _________ 2013 ел.                                      ______/Н.А.Мөфтәхетдинова /                        Боерык  № ____________

                                                                                         «___» _________2013 ел.                                   «___» _________ 2013 ел.  

                                                  

 

 

Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы

Әгерҗе шәһәре муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

2нче номерлы урта мәктәп

 

II квалификацион категорияле

  татар теле һәм әдәбияты укытучысы                                                                                                                                                                            Фәтхуллина Гөлгенә Алмаз кызының                                                                                                                                                                                              1 сыйныф (рус төркеме) өчен татар теленнән

ЭШ ПРОГРАММАСЫ.                                                                                                                                                                                                               

 

 

 

                                                                                                                                        Педагогик киңәшмә

                                                                                                                                        утырышында каралган.

                                                                                                                                        Беркетмә №____________             

                                                                                                                                        «___» __________2013 ел.

 

 

 

 

 

 

 

2013/2014 уку елы

 

 

 

 

 

Аңлатма язуы

Эш программасы түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп төзелде: Россия Федерациясенең "Мәгариф турында" Законы(гамәлдәге редакциядә); Татарстан Республикасының "Мәгариф турында" Законы(гамәлдәге редакциядә); “Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” ТР  Законы; 2004-2013 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча ТР дәүләт программасы; ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы боерыгы 23.06.2012 № 7699/12  “Об учебных планах для I-IX классов школ Республики Татарстан, реализующих основные образовательные программы начального общего образования и основного общего образования в соответствии с ФГОС общего образования”; ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы боерыгы 07.07.2011 № 3624/11 “Об утверждении программ (основного содержания) учебных предметов “Татарский язык» и «Литературное чтение на татарском языке»; 2нче номерлы гомуми урта белем бирү мәктәбенең укыту планы №123/1 31.08.2013; ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы хаты 13.08.2012 № 9777/12 “Гомуми белем бирү учреждениеләрендә татар теле һәм әдәбиятын өйрәнү турында”; ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы хаты 13.08.2012 № 9877/12 “Татарстан Республикасының гомуми белем бирү учреждениеләрендә татар дәүләт телен укыту турында” ; ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы хаты 03.09.12 № 10566/12 “ФДББС кертү шартларында татар теле һәм әдәбияты дәреслекләрен куллану турында”; “Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теле һәм әдәбиятыннан үрнәк программалар: 1-11 сыйныфлар” , Казан, ТКН, 2011ел; Федераль дәүләт белем стандартлары  нигезендә мәктәпләрдә татар теле һәм әдәбиятын укыту турында, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы хаты 17.09.2013 № 12138/13.

 

    Татар теленнән тематик планны “Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпләрдә татар теле һәм әдәбият укыту программасы”на  ( К.С.Фәтхуллова,Ф.Х.Җәүһәрова Казан. “Мәгариф” нәшрияты, 2010) нигезләнеп төзедем.

2нче гомуми урта белем бирү мәктәбенең укыту планында 1нче сыйныфта татар теле атнага 3 сәгать булу сәбәпле, эш программасы 99 сәгатькә төзелде.

1нче сыйныфта аваз һәм хәрефләрне өйрәнү программага кертелмәсә дә, мин аларны өйрәтүне кирәк дип саныйм. Шул максаттан, эш программасында аваз һәм хәрефләрне үтүгә 30 сәгать вакыт бирәм.

Татар теле, дәүләт теле буларак, барлык урта гомуми белем бирү мәктәпләрендә төп укыту фәннәренең берсе  булып тора. Татар телен дәүләт теле буларак укытуның  гомуми максаты –  укучыларда  коммуникатив компетенция (аралашу осталыгы) формалаштыру. Компетенция – аралашуны тәэмин итә белә торган белем, күнекмәләр һәм осталыклар бердәмлеге ул. Коммуникатив компетенция – аралашу максатын, урынын, вакытын, анда катнашучыларның социаль хәлен исәпкә алып фикерне төгәл һәм эзлекле итеп белдерә алу осталыгы. 

 МАКСАТ:

1) гамәли максат, татар теленең фонетик, лексик, грамматик берәмлекләрен гамәли үзләштерүгә ирешү һәм укучыларның сөйләм күнекмәләрен үстерүгә ирешү;

2) гомуми белем бирү максаты укучыларның акыл эшчәнлеген активлаштыру, логик фикерләү сәләтен камилләштерү, сөйләм культурасын үстерү;

3) тәрбияви максат балаларның рухи дөньяларын баету, аларны татар халкының  мәдәнияте һәм сәнгате белән таныштыру, милләт вәкилләре арасында дуслык һәм хөрмәт хисе тәрбияләү.

Гомуми белем бирү һәм тәрбияви максатларга ирешү өчен, укучыларның акыл хезмәте күнекмәләрен үстерү, татар сөйләм этикеты үрнәкләрен урынлы кулланырга өйрәтү, татар дөньясы, шул исәптән татар халкының гореф-гадәтләре, милли бәйрәмнәре, халык авыз иҗаты үрнәкләре белән таныштыру.

  Татар теленә өйрәтү, беренче чиратта, фәннилек, аңлылык, аңлаешлылык, системалылык, эзлеклелек, күрсәтмәлелек, укучыларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алу кебек гомумдидактик принципларга нигезләнә. Моннан тыш, коммуникатив методның нигезен тәшкил иткән телгә өйрәтүне гамәли эшчәнлеккә юнәлтү, тел һәм сөйләм берәмлекләрен концентрик рәвештә урнаштыру һәм этаплап өйрәтү, тел берәмлекләрен ситуатив-тематик нигездә өйрәтү, лексик-грамматик материалны синтаксик нигездә үзләштерү, укучыларның ана теле үзенчәлекләрен  исәпкә алу принципларын да истә тотып эш итү таләп ителә. Башлангыч  гомуми белем биру мәктәбендә татар теле дәресләре укучыларның гамәли белемнәрен, сөйләм күнекмәләрен, аралашу осталыкларын үстерүгә юнәлтелергә тиеш. Бу исә үз эченә сөйләм эшчәнлегенең төрләрен-тыңлап аңлау, сөйләү, уку һәм язуны үзара бәйләнештә һәм системалы өйрәтүне ала.

  1нче сыйныфта татар телен укыту телдән әзерлек чоры белән башланып китә. Беренче чиректә балалар төрле аралашу ситуацияләренә бәйле җөмлә калыпларын күрсәтмәлелек аша үзләштерергә, аларны дөрес һәм аңлаешлы итеп әйтә белергә, укытучының сорауларына җавап бирә һәм кечкенә диалоглар (монологлар) төзеп сөйли алырга тиеш. Телдән әзерлек чорында, укучыларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып, санамышлар, тизәйткечләр, мәкальләр кечкенә җырлар өйрәтү, төрле кызыклы уеннар куллану, физкультпаузалар үткәрү бигрәк тә мөһим.

Башлангыч белем бирү мәктәбендә  татар телен коммуникатив нигездә укыту,беренчедән,балаларда тел компетенциясе булдыруга китерә.Алар тел берәмлекләрен гамәли  үзләштереп, сөйләмдә кулланырга күнегәләр; икенчедән, аларның  сөйләм компетенциясе үсеш ала,тел аралашу аша үзләштерелә; өченчедән,тел һәм сөйләм  берәмлекләре аша татар дөньясы турындагы мәгълүматны үзләштереп, алар социаль-мәдәни компетенциягә ия булалар.

 Укучыларда татар телен өйрәнүгә карата тотрыклы кызыксыну уяту һәм омтылыш  тәрбияләү, аларның белемнәрен  тагын да тирәнәйтү һәм укытуның сыйфатын яхшырту максатыннан, дәрестән тыш эшчәнлекне оештыруга да тиешле игътибар  бирү мөһим. Моның өчен иң яхшы  шигырь сөйләүче яки башкаручыга, иң яхшы рәсем ясаучы яки иң яхшы инша язучыга конкурслар, төрле викториналар үздыру; татар әкиятләрен һәм җырларын өйрәтү, татар биюләрен башкару, сыйныф газеталары чыгару, татар балалар шагыйрьләре белән очрашулар һәм кызыклы кичәләр үткәрү. Мондый чаралар татар телен укытуны тагын да камилләштерүгә, аның нәтиҗәлелеген арттыруга китерә.

 

БУРЫЧЛАР:

-укучыларга татар теленең фонетик, лексик, грамматик нигезләре буенча гамәли белем бирү;

-балаларның телдән һәм язма сөйләм күнекмәләрен үстерү; сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләре буенча күнекмәләр формалаштыру;

-укучыларның  иҗади активлыгын камилләштерү, аларда татар телен  өйрәнүгә омтылыш һәм кызыксыну, уңай мәнәсәбәт булдыру;

-балаларныд рухи дөньясын баету, төрле милләт вәкилләре арасында дуслык хисе тәрбияләү.    

 

ТАТАР ТЕЛЕННӘН 1нче СЫЙНЫФКА ТАЛӘПЛӘР:

-татар графикасы үзенчәлекләрен,татар алфавитын белү;

-татар теленең авазларын һәм хәрефләрен,аларның әйтелеш һәм язылыш үзенчәлекләрен аңлау;

-сүзләрне иҗекләргә бүлү,сүз басымын билгеләү;

-сүзнең мәгънәле кисәкләрен аера белү;

-өйрәнелгән сүз төркемнәрен бер-берсеннән аера һәм аларның үзенчәлекләрен аңлата белү;

-сүзтезмә һәм җөмләне аеру,җөмләнең әйтү максаты буенча төрләрен аеру;

-җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләрен аеру;

-авазларга,сүзләрнең мәгънәле кисәкләренә,сүз төркемнәренә һәм җөмләгә өйрәнелгән күләмдә характеристика бирү.

 

 ТАТАР ТЕЛЕННӘН 1нче СЫЙНЫФТА ФОРМАЛАШЫРГА ТИЕШЛЕ КҮНЕКМӘЛӘР:                                                       

-бирелгән җөмләләрне аңлап һәм дөрес итеп укый белү;

-35-40 сүздән торган 9-11 җөмләле  текстны дөрес итеп күчереп язу;

-фонетик,лексик,грамматик биремле күнегүләрне башкару;

-укылган(тыңланган)такстка карата сораулар куя белү,текст эчтәлеге буенча сорауларга җавап бирә алу;

-зур булмаган текстның эчтәлеген сөйләү;

-диологик һәм монологик формада аралашу күнекмәләренә ия булу;

-татар халык авыз иҗаты әсәрләрен аера һәм алардан мисаллар китерә белү;

-көндәлек аралашуга бәйле татар сөйләм этикеты формаларын дөрес куллану;

-татар теленең орфоэпик нормалары нигезендә аралаша алу.

 

ТАТАР ТЕЛЕННӘН 1нче СЫЙНЫФТА УКУЧЫЛАРГА ҖИТКЕРЕЛӘ ТОРГАН МӘГЪЛҮМАТЛАР:

-татар теленең башка телләр арасындагы урыны;

-телнең лексик һәм грамматик чаралар байлыгы;

-лексик составның чыганаклары;

-аралашу даирәсенә карап сүзләрне сайлау мөмкинлекләре;

 

ТАТАР ТЕЛЕННӘН 1нче СЫЙНЫФТА ПРЕДМЕТАРА ЭШЧӘНЛЕК:

-тел чараларының төрле жанрдагы әсәрләрдә кулланылу үзенчәлекләрен күрә белү;

-тел материалын уку материалы белән бәйләп,татар теленең байлыгына һәм матурлыгына хөрмәт тәрбияләү;

-татар теленә рус теленнән һәм рус теле аша башка телләрдән кергән лексик чараларны аеруга игътибар юнәлтү;

-татар теленнән алган белемне башка фәннәрне үзләштерүдә файдалана белү.

 

ТАТАР ТЕЛЕННӘН 1нче СЫЙНЫФТА УКУЧЫЛАРНЫҢ ШӘХСИ ҮСЕШ-ҮЗГӘРЕШЕ:

-баланың физик һәм психик сәламәтлеген саклау;

-укучыларда татар телен өйрәнүгә кызыксыну,омтылыш уяту;

-тел аша әйләнә-тирә тормышка игътибар,дөрес мөнәсәбәт булдыру;

-укучыларның фикерләү сәләтен үстерү;

-баланың үзенә һәм башкаларга бәя бирүенә,үз-үзен тәрбияләвенә ирешү.

 

РФ Мәгариф министрлыгының “1нче сыйныфта белем бирүне оештыру турындагы” 2002/11-13 (25.09.2000) санлы хаты нигезендә 1нче сыйныфта өй эше бирелми һәм билге куелмый.

 

Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгының “Башлангыч сыйныфта укучыларның билге куелмаган шартларда уку уңышларын бәяләү системасы турындагы” 13-51-120/13 санлы (3.06.2003) хаты.

 

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының “Башлангыч мәктәпнең 1нче сыйныфында ияләшү чорын оештыру турындагы” 7756/8 санлы (09.12.08) хаты.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Укытуны тематик планлаштыру

                            

 Предмет: татар теле                                                                               

 Сыйныф: 1А, Б, В – рус  төркеме           

 Укытучы: Фәтхуллина Гөлгенә Алмаз кызы   

 Сәгать саны                                                                                   

 Барлыгы: 99; атнага: 3                                                                       

Контроль күчереп язу: 1

Программа: 1.К.С.Фәтхуллова,Ф.Х.Җәүһәрова Рус телендә урта (тулы)  гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы. Казан, “Мәгариф”, 2011.

 

Укыту –методик комплекты

  1. Дәреслек: Ф.С.Сафиуллина, К.С.Фәтхуллова. Татар теле, 1  сыйныф,1нче кисәк, Казан, 2013.

2.      Дәреслек:Ф.С.Сафиуллина,К.С.Фәтхуллова.Татар теле,1 сыйныф,2нче кисәк,Казан,2013.

 

Гомуми белем бирүнең эчтәлеге

1.Исәнме, мәктәп!

2.Гаилә

3.Сәламәтлек бул!

4.Шәһәрдә

5.Уенчыклар кибетендә

6.Киемнәр кибетендә

7.Ашамлыклар кибетендә

8.Ел фасыллары

9.Яңа ел бәйрәме

10.Без кунакка барабыз

11.Без уйныйбыз, җырлыйбыз

12.Йорт хайваннары һәм кошлары

13.Кыргый хайваннар һәм кошлар

14.Әниләр бәйрәме

15.Бакчада

16.Без спорт яратабыз

17.Җәйге ял

                                                                                    

 

 

Аралашу һәм әдәби уку темалары

Программа буенча

Мәктәп буенча

                   сәгать саны

1

Исәнме, мәктәп!

8

8

2

Гаилә

8

7           

3

Сәламәт бул

8

4           

4

Шәһәрдә

8

2           

5

Уенчыклар  кибетендә

8

2

6

Киемнәр кибетендә

8

2

7

Ашамлыклар кибетендә.

8

2

8

Ел фасыллары

8

2

9

Авазлар һәм хәрефләр 

-

30

10

Яңа ел бәйрәме

8

6

11

Без кунакка барабыз

8

6

12

Без уйныйбыз, җырлыйбыз

8

3

13

Йорт хайваннары һәм кошлары

8

3

14

Кыргый хайваннар һәм кошлар

8

3

15

Әниләр бәйрәме

7

3

16

Бакчада

7

5

17

Без спорт яратабыз

7

5

18

Җәйге ял

7

 

3

 

БАРЛЫГЫ:

132

99

         

Эш төрләре

1нче сыйныф

Тыңлап аңлау

 -

Диалогик сөйләм

3

Монологик сөйләм

4

Уку (сүзләр саны)

20

Язу: күчереп язу (җөмлә саны)

1-2

 

                                                                                              

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Татар теле

Календарь-тематик план

 

Дәрес темасы

Сәг. саны

Укытуның планлаштырылган нәтиҗәләре

 

 Үткәрү вакыты 

Искәрмә

предмет

предметара

шәхси

План

Факт

1

Танышу. Яңа сүзләрне өйрәнү.

1

Дәреслек, аның авторлары, рәссамы белән танышу.

Дәреслек белән эшләргә, укыганда дөрес утыру кагыйдәләрен үтәргә өйрәнү.

Уңай мотив тудыру. Уку теләге булдыру.

03.09

 

 

2

 

 

Бу кем? соравына җавап булган сүзләр

1

Бу кем? соравына җавап булган сүзләрне белү.

 

 

06.09

 

 

3

 

Бу нәрсә? соравына җавап булган сүзләр

1

Бу нәрсә? Соравына җавап булган сүзләрне белү.

 

 

07.09

 

 

4

Кемнеке? соравына җавап булган сүзләр

1

Кемнеке? Соравына җавап булган сүзләрне белү.

 

 

10.09

 

 

5

Нинди? соравына җавап булган сүзләр

1

Нинди? соравына җавап булган сүзләрне белү.

 

 

13.09

 

 

6

Болар кемнәр?

Болар нәрсәләр?  сорауларына җавап булган сүзләр

1

Болар нәрсәләр? Болар-китаплар. Болар кемнәр? Болар- кызлар калыпларын гамәли үзләштерү.

 

 

14.09

 

 

7

Ул нишли? Алар нишлиләр? соравына җавап булган сүзләр

1

Укый, яза, җырлый, бии, уйный сүзләрен сөйләмдә куллана белү.

 

 

17.09

 

 

8

БСҮ”Безнең  мәктәп”

1

Сыйныф бүлмәсендәге әйберләрнең исемнәрен дөрес әйтә белү.

 

 

20.09

 

 

9

Ничә? соравына җавап булган сүзләр

1

Унга кадәр саный белү.

 

 

21.09

 

 

10

Мәктәптә. Микъдар саннары белән танышу

1

Предметның санын төгәл өйтә белү.

 

 

24.04

 

 

11

Кайда? соравына җавап булган сүзләр

1

Исемнәрне урын-вакыт килешендә дөрес куллана белү.

 

 

27.09

 

 

12

Ул кайда эшли? Урын –вакыт килеше.

1

Сорау һәм аларга җавап бирү, аралашу-сөйләм эшчәнлеген формалаштыру.

әйтмә һәм язма сөйләмне аерырга, сөйләм этикеты нормаларын өйрәнү.

Үз гаиләңә карата уңай караш, ихтирам тәрбияләү.

28.09

 

 

13

Ул кайда яши? калыпларына җөмләләр төзү

1

Син кайда яшисең? соравын куя һәм аңа җавап бирә белү.

 

 

01.10

 

 

14

Ул кая бара? Юнәлеш килеше.

1

Кая? Кемгә? сорауларын үзләштерү һәм, аларга җавап буларак, исемнәрне юнәлеш килешендә куллануны камилләштерү.

 

 

04.10

 

 

15

Ул кайдан кайта? Чыгыш килеше.

1

Иптәшеңнең кайдан кайтканын сорый һәм үзеңнең кайдан кайтканыңны әйтә белү.

 

 

05.10

 

 

16

БСҮ”Мин укый беләм”

1

Гаилә белән таныштыра белү, һәм кемнең нәрсә эшләве турында әйтә белү.

 

 

08.10

 

 

17

Тәртип саннары белән танышу. Гаилә темасын кабатлау.

 

 

 

 

 

 

1

Тәртип санын сөйләмдә куллану һәм ничә? соравына җавап бирә белү, предметларның санын әйтә белү.

 

 

11.10

 

 

18

Кеше әгъзалары. Яңа сүзләр белән танышу.

1

Тән әгъзаларының исемнәрен әйтә белү.

Шәхси гигиена предметларының исемнәрен, аларны кулланып, нәрсә эшләгәнеңне әйтә, сорый белү.

Сәламәт яшәү рәвешен, ярдәмчел бала образын кабул итү.

12.10

 

 

19

Нәрсә белән? калыпларына җөмләләр төзү.

1

Белән бәйлеген сөйләмгә кертә белү.

 

 

15.10

 

 

20

Шәхси гигиена. Теманы йомгаклау.

1

Өйрәнелгән сүзләрне һәм җөмләләрне дөрес әйтеп сөйләмдә куллану.

 

 

18.10

 

 

21

Шәһәрдә темасы белән танышу.

1

Кая? Кайдан? Кайда? сорауларына җавап бирә белү күнекмәләрен камилләштерү.

Рәсем буенча җөмлә тексты төзи белү.

Казан шәһәренең матурлыгына соклану хисе уяту.

19.10

 

 

22

Шәһәр урамнары. Диалог төзү.

1

Рәсем сюжеты буенча диалог төзи белү.

 

 

22.10

 

 

23

Уенчыклар. Яңа сүзләр белән танышу.

 

Уенчык атамаларын дөрес әйтә белү. Нинди яраткан уенчыгың барлыгын әйтә белү.

Рәсем буенча җөмләләр төзи белү.

Укучыларның сүз байлыгын арттыру.

25.10

 

 

 

24

БСҮ”Без уйныйбыз”

 

“Кибеттә” ситуациясе буенча әңгәмә кора белү.

 

 

26.10

 

 

25

Киемнәр. Яңа сүзләр белән танышу.

1

Кием исемнәрен әйтә, бер-береңә комплимент әйтә белү.

Рәсем буенча җөмләләр төзи белү.

Киемнәрнең кадерен белергә кирәклеген аңлату.

29.10

 

 

26

Ул нәрсә кигән? калыпларына җөмләләр төзү.

1

Киемнәрнең исемен, төсен, нинди кием кигәнеңне әйтә белү.

 

 

12.11

 

 

27

Ашамлыклар. Яңа сүзләр белән танышу.

1

Ашамлыклар исемнәрен әйтә белү.

Сөйләмдә итагатьле сүзләр куллана белү.

Яхшы укучы булу теләге тудыру.

15.11

 

 

28

БСҮ ”Ашамлыклар кибетендә”.

1

Кибеттә сатып ала белү.

 

 

16.11

 

 

29

Ел фасыллары. Яңа сүзләр өйрәнү.

1

Яңа сүзләрне кулланып, ел фасылларын тасвирлый белү.

Татар телендә танышу сүзләрен үзләштерү.

Табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.

19.11

 

 

30

Үткәннәрне кабатлау.

1

 

 

 

22.11

 

 

31

[а],[ә] авазлары

Аа, Әә хәрефләре

 

1

(а),(ә) авазы белән танышу. Фонематик ишетеп аңлау, коммуникатив сөйләм эшчәнлеге формалаштыру.

Авазны әйтергә, сүзгә аваз анализын ясарга өйрәнү.

Туганлык кыйммәте формлаштыру.

23.11

 

 

 

32

Калын һәм нечкә

әйтелешле сузыклар

1

 

Калын һәм нечкә әйтелешле сузыкларны белү.

Авазларга анализ ясый белү, ребус чишәргә өйрәнү.

 

26.11

 

 

33

[къ],[к] авазлары

һәм Кк хәрефе

1

 

(къ), (к) авзларын дөрес әйтә белү, язма сөйләмдә камилләштерү.

Текстларны орфоэпик яктан дөрес укый белү.

 

29.11

 

 

 

34

[къ] авазлы сүзләр.

1

Бу аваз кергән сүзләрне дөрес уку һәм язу күнекмәләре булдыру.

Авазларны дөрес әйтү,яңгырау тартыкларны калынлыкта,нечкәлектә чагыштыра белү.

 

30.11

 

 

35

 [у],[ү] авазлары

һәм

Уу,Үү

хәрефләре

1

 

 

 

(ү)авазы белән танышу.

(ү) авазы кергән сүзләрне табарга, ребус чишәргә.

 

03.12

 

 

 

36

[ү] авазлы нечкә

әйтелешле сүзләр

1

 

(ү) авазын ишетеп тану, сүзгә аваз анализы ясау күнекмәләрен үстерү.

Табышмак җавапларыннан ү хәрефе кергән сүзләрне таба белү.

 

06.12

 

 

37

[ы],[э] авазлары

һәм Ыы, Ээ

хәрефләре

1

 

 

(ы), (э) авазы һәм хәрефе белән танышу,тыңлый һәм ишетә белү күнекмәләрен үстерү.

Текстан шул аваз кергән сүзләрне таба белү.

 

07.12

 

 

 

38

-Мы ,-ме сорау

кисәкчәләре

белән танышу

1

 

 

Сорау кисәкчәләрен кулланып эңгәмә кора белү.

 

Әхлак нормалары үзләштерү.

10.12

 

 

 

39

 

[о],[ө] авазлары

һәм Оо, Өө

хәрефләре

 

1

 

(ө) авазы һәм хәрефен дөрес әйтә, яза белү.

Ө хәрефенең беренче иҗектә генә язылуын аңларга,бу авз кергән сүзләрне танып әйтергә, ребус чишәргә өйрәнү.

 

13.12

 

 

40

[ө] авазлы

сүзләр. Беренче

иҗектә язылуы.

 

1

 

Сүзгә аваз анализы ясау күнекмәләрен үстерү.

 

 

14.12

 

 

 

41

 

[ый],[ и] авазлары

һәм  Ии,Йй

хәрефләре

 

1

 

(ый),(и) авзын таный белү. Сүзләрне уку күнекмәләрен камилләштерү.

Сорауларга җавап бирергә, укытучы биргән биремнәрне үтәргә өйрәнү.

 

17.12

 

 

42

Урын- вакыт

килеше.

-да,-дә; -та,-тә

кушымчалары

 

 

1

 

Исемнәрнең урын-вакыт килешендә куллану күнекмәләрен камилләштерү.

 

 

20.12

 

 

 

43

[а],[ ә] авазларының әйтелеше

һәм язылышын

кабатлау

 

Татар теленә генә хас авзларны дөрес әйтә белү күнекмәләрен камилләштерү.

 

 

21.12

 

 

44

  [у],[ ү]   авазларының әйтелеше һәм

язылышын кабатлау

1

(ү) авазы һәм хәрефен ишетеп тану, аваз анализы ясау күнекмәләрен үстерү.

 

 

24.12

 

 

 

45

  [о],[ ө]   авазларының әйтелеше һәм язылышын кабатлау

1

Сүзләрне иҗекләргә бүлү, логик фикерләү формалаштыру.

 

 

27.12

 

 

 

46

[ы],[ э](е)   авазларының әйтелеше һәм язылышын кабатлау

1

Сүзләрне иҗекләргә бүлү ысулларын ныгыту.

 

 

28.12

 

 

 

47

 

 

[ый],[и] авазларының әйтелеше һәм язылышын кабатлау

1

Сүзләрне үзгәртү алымнарын үзләштерү.

 

 

14.01

 

 

48

 

 

Авазлар һәм хәрефләр темасын кабатлау

1

Татар теленә рус теле аша кергән сүзләрне үзләштерү.

 

 

17.01

 

 

 

49

Кемнеке? соравы. –ныкы,-неке  кушымчалары

1

Уку-язу әсбапларының исемен, кемнеке булуын әйтә белү.

 

 

18.01

 

 

50

ъ],[г] авазы һәм Гг хәрефе

1

Г хәрефе һәм ул белдергән авазлар белән танышу,авазга характеристика бирә белү күнекмәләрен камилләштерү.

 

 

21.01

 

 

 

51

[гъ] авазлы калын әйтелешле сүзләр

1

Сүзләрне дөрес әйтү, дөрес уку күнекмәләре формалаштыру.

 

 

24.01

 

 

52

[җ],[ч] авазлары һәм Җ җ, Ч ч  хәрефләре

1

Җ хәрефләре белән таныштыру. Бу хәрефнең татар телендәге сүзләрдә генә булуын белү.

 

 

25.01

 

 

 

53

[җ],[ч] авазлы сүзләр

1

Сүзләрне дөрес укый белү, тәрҗемәсен белү.

 

 

28.01

 

 

54

[һ] авазы Һ һ хәрефе

 

1

Һ херефе белән танышу. (һ) авазының татар теленең үзенчәлекле авазы булуы турында аңлау, сүзләрне дөрес уку.

 

 

31.01

 

 

 

 

 

 

 

 

 

55

БСҮ “Тукай һәйкәле”

1

Рәсем буенча җөмлә төзи белү.

Татар халкының бөек язучы Г. Тукай тормышы турында белем туплау.

Туган телгә карата ихтирам, мәхәб-бәт тәр-бияләү.

01.02

 

 

56

[н],[ң] авазлары һәм Нн,ң хәрефләре

1

Н,ң хәрефләрен укый, яза белү күнекмәләрен формалаштыру. Ң  хәрефенең сүз уртасында һәм сүз азагында гына килүен әйтеп үтү.

 

 

04.02

 

 

 

57

Кемгә? соравына җавап булган сүзләр

1

Кемгә? соравын үзләштерү, аларга җавап бирә белү.

 

 

07.02

 

 

58

[w],[в] авазы һәм В в хәрефе

1

(в) авазының дөрес әйтелешенә игътибар итү, сүзләрне дөрес укый белү.

 

 

08.02

 

 

 

59

[w] авазлы сүзләр

1

“Ватан” төшенчәсен үзләштерү.

 

 

11.02

 

 

60

Авазлар һәм хәрефләр бүлеген йомгаклау

1

Татар әлифбасында хәрефләр урнашу тәртибен белү.

 

 

14.02

 

 

 

61

[йы],[йе] авазы һәм Е е хәрефе

1

Е хәрефе һәм ул белдергән авазлар белән танышу,сүзләрне дөрес уку күнекмәләрен камилләштерү.

 

 

15.02

 

 

62

БСҮ “Яңа ел бәйрәме”

1

Яңа ел бәйрәме турында сөйли белү.

Иптәшләреңне тыңлый белү күнекмәләре булдыру.

Үз фикереңне белдерү.

25.02

 

 

 

63

[йу],[йү] авазы һәм Ю ю хәрефе

1

Татар телендә бу хәрефнең калын сузыклар белән (йу), нечкә сузыклар белән (йү) дип укылуын белү.

 

 

28.02

 

 

64

[йу] авазлы сүзләр

1

Сүзләрне сөйләмдә куллана белү.

 

 

01.03

 

 

 

65

[йа],[йә] авазы һәм Я я хәрефе

1

Я хәрефенең язылышы һәм йа, йә аваз кушылмаларының өйтелешен үзләштерү.

 

 

04.03

 

 

66

Кемне? Нәрсәне? сораулары. Төшем килеше.

1

Гаиләдә кемне яратканыңны, бер-береңнең нәрсә яратканын сорый һәм җавап бирә белү.

 

 

07.03

 

 

 

 

67

Яңа ел бәйрәме бүлеген  йомгаклау

1

 

 

 

08.03

11.03

 

 

68

Кая? соравы.

Юнәлеш килеше.

1

 

Кая? Кемгә? сорауларын үзләштерү һәм, аларга җавап буларак, исемнәрне юнәлеш килешендә куллануны камилләштерү.

Әйләнә-тирәдәге предметларны тану һәм әйтү.

Үз фикереңне белдерү.

11.03

 

 

 

69

Кайдан? Кемнән? сораулары.

Чыгыш килеше.

 

1

 

Исемнәрне чыгыш килешендә куллану күнекмәләрен камилләштерү.

 

 

14.03

 

 

70

Кайда? Кемдә? сораулары.

Урын-вакыт килеше

1

Кайда? Соравына җавап бирә белү күнекмәләрен камилләштерү.

 

 

15.03

 

 

 

71

Кайчан? соравына җавап булган сүзләр

1

Кайчан? соравына җавап булган сүзләрне белү.

 

 

18.03

 

 

72

Ничә?соравына җавап булган сүзләр

1

Саннарны дөрес әйтү күнекмәләрен формалаштыру.

 

 

21.03

 

 

 

73

Без кунакка барабыз бүлеген йомгаклау

1

 

 

 

22.03

 

 

74

Ничәнче?соравына җавап булган сүзләр

1

Тәртип саннарын сөйләмдә куллану

Рәсем буенча җөмләләр, сораулар төзи белү.

Мәктәпкә уңай мөнәсәбәтле укучы карашы формалашу.

01.04

 

 

 

75

БСҮ “Мин мәктәпкә барам”

1

Мәктәптәге уку хезмәтен атый белү.

 

 

04.04

 

 

76

“Без уйныйбыз, җырлыйбыз” бүлеген йомгаклау

1

 

 

 

05.04

 

 

 

77

Йорт хайваннары. Яңа сүзләр белән танышу.

1

Йорт хайваннарының  исемнәрен әйтә, саный белү.

Дәреслек белән нәтиҗәле эшләү күнекмәләре булдыру.

Кошларга һәм хайваннарга ярдәм итүнең кирәклегенә басым ясау.

08.04

 

 

78

Йорт кошлары белән танышу.

1

Йорт кошларының исемнәрен әйтә, саный белү.

 

 

11.04

 

 

 

79

Йорт хайваннары бүлеген йомгаклау.

1

 

 

 

12.04

 

 

80

Кыргый хайван атамалары белән танышу.

1

Кыргый хайваннарның исемнәрен атый, санын әйтә белү.

 

 

15.04

 

 

 

81

Кошлар. Күчмә һәм кышлаучы кошлар.

1

Күчмә һәм кышлаучы кошларның атамаларын белү.

 

 

18.04

 

 

82

БСҮ “Зоопаркта”

1

Диалогик- монологик сөйләм күнекмәләрен камилләштерү.

 

 

19.04

 

 

 

83

 Кыргый хайваннар һәм кошлар бүлеген                                                                                         йомгаклау

 

1

 

 

 

22.04

 

 

84

БСҮ “Әниләр бәйрәме”

1

Бәйрәмдә, нинди бүләк биргәнеңне, кемне котлаганыңны әйтә белү.

Сөйләмдә итагатьле сүзләр куллана белү күнекмәләрен камилләштерү

Туганнарга карата игътибарлы булырга өйрәтү.

25.04

 

 

 

85

Котлау открыткасы язу.

1

Котлау открыткасы яза белү.

 

 

26.04

 

 

86

  “ Әниләр бәйрәме” бүлеген йомгаклау.                                                                                                  

1

 

 

 

29.04

 

 

87

Яшелчәләр. Яңа сүзләр белән танышу

1

Яшелчә исемнәрен, санын, аларның төсен, тәмен әйтә,аларны сорап ала белү.

Сюңетлы рәсем буенча текст төзи белү.

Балаларда ярдәмчеллек хисе тәрбияләү.

03.05

 

 

 

88

Җиләк – җимешләрнең татарча атамалары.

1

Нинди яшелчә, җиләк- җимеш яратканыңны әйтә белү.

 

 

06.05

 

 

 

89

Бакчада нәрсә үсә? калыбына җөмләлр төзү.

1

Бакчада нәрсәләр үсә? калыбына җөмләләр төзи белү.

 

 

06.05

 

 

90

БСҮ “Бакчада эш”

1

Бакчада нәрсә үскәнен әйтә белү.

 

 

09.05 10.05

 

 

 

91

Бакчада бүлеген йомгаклау.

1

 

 

 

10.05

 

 

92

Кышкы уеннар белән танышу

1

Кышкы уен төрләрен әйтә, уенга чакыра белү.

 

Сәламәт яшәү рәвеше булдыру.

13.05

 

 

 

93

Ярышта . Рәсем буенча әңгәмә.

1

Кышкы уен төрләрен әйтә, уенга чакыра; тауга барганыңны, кайтканыңны, тауда чаңгы шуганыңны әйтә белү.

 

 

13.05

 

 

94

Контроль күчереп язу.

1

 

 

 

16.05

 

 

 

95

БСҮ. Хаталар өстендә эш.

1

Җибәргән хаталарны төзәтә белү һәм истә калдыру.

 

 

17.05

 

 

96

Кем нәрсә ярата? калыбына җөмләләр төзү.

1

Кем нәрсә ярата? Калыбына җөмләләр төзи белү.

 

 

20.05

 

 

97

“Җәйге урман” темасына диалог төзү

1

Урманга барганыңны, урманда җиләк җыйганыңны, аннан кайтканыңны әйтә белү.

Укыганыңның эчтәлеген аңлап, биремнәрне мөстәкыйль үтәү.

Җәйге ялны әһәмиятле үткәрүгә басым ясау.

23.05

 

 

98

   Җәйге ял бүлеген йомгаклау                                                                                               

1

 

 

 

24.05

 

 

 

99

1нче сыйныфта үткәннәрне кабатлау

1

 

 

 

24.05

 

 

 

Бер ел уку дәверендә 2сәг.бәйрәм көннәренә (08.03,09.05) һәм 2сәг.каникул вакытына туры килү сәбәпле,дәресләр берләштерелә.

 

Яңа ел бүлеген йомгаклау.Кая? соравы .Юнәлеш килеше.-1сәг.

БСҮ.Бакада эш.Бакчада бүлеген йомгаклау.-1сәг.

Кышкы уеннар белән танышу.Ярышта.Рәсем буенча әңгәмә.-1сәг.

Җәйге ял бүлеген йомгаклау.1нче сыйныфта үткәннәрне йомгаклау.-1сәг.

 

 

Өстәмә әдәбият:

 

1. Ф.С.Сафиуллина, К.С.Фәтхуллова. Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту, 1 сыйныф. Казан, “Мәгариф”, 2005.

2. Ф.С.Сафиуллина. Татарча-русча һәм русча-татарча сүзлек (рус балалары өчен), Казан, “Тарих”, 2005.

3. “Мәгариф” журналы.

4. Ч.М.Харисова, Ф.Ф.Харисов, Татарча да яхшы бел, Казан, 2005.

         5. Интернет материаллары: mon.tatar.ru,  www.edurt.ru, lib.tatar.ru, edu.tatar.ru  һәм башкалар.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Рабочая программа по татарскому языку (1 класс)"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Инженер лифтового оборудования

Получите профессию

Няня

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 660 337 материалов в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 11.10.2015 764
    • DOCX 265.5 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Фатхуллина Гульгена Алмазовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Фатхуллина Гульгена Алмазовна
    Фатхуллина Гульгена Алмазовна
    • На сайте: 8 лет и 6 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 7600
    • Всего материалов: 5

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Экскурсовод

Экскурсовод (гид)

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Актуальные вопросы методики преподавания французского языка в условиях реализации ФГОС

72 ч.

2200 руб. 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 57 человек

Курс профессиональной переподготовки

Итальянский язык: теория и методика преподавания в образовательной организации

Учитель итальянского языка

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3950 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 75 человек из 26 регионов
  • Этот курс уже прошли 124 человека

Курс повышения квалификации

Специфика преподавания английского языка с учетом требований ФГОС

72 ч. — 180 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 389 человек из 72 регионов
  • Этот курс уже прошли 3 460 человек

Мини-курс

Продвижение экспертной деятельности: от личного сайта до личного помощника

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Эффективная самоорганизация и планирование

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 107 человек из 37 регионов
  • Этот курс уже прошли 44 человека

Мини-курс

Договоры и их правовое регулирование

8 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 26 человек из 14 регионов