Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Рабочие программы / Рабочая программа по татарскому языку 1класс

Рабочая программа по татарскому языку 1класс


  • Другое

Поделитесь материалом с коллегами:

Татар теленнән эш программасы

1 нче Б сыйныф

Аңлатма язуы

1 нче сыйныф өчен эш программасы түбәндәге документларны исәпкә алып төзелде:

1. “Россия Федерациясендә Мәгариф турында”гы федераль законы, 2013 (2012 елның 29 декабрендәге 273-ФЗ номерлы закон үзгәртелде).

2. “Мәгариф турында” Татарстан Республикасы Законы, 2013.

3. “2014-2020 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт программасы” (2013 ел, 25 октябрь).

4. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыклары тарафыннан расланган “Рус мәктәпрендә рус телендә сөйләшүче балаларга татар телен һәм әдәбиятын укыту” гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты.

5. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән стандартка ачыклык кертүче үрнәк программа:“Рус телендә сөйләшүче балалар өчен татар теле һәм әдәби уку” предметыннан программа. Башлангыч гомуми белем мәктәбе, төзүче-авторлары: К.С. Фәтхуллова, Р.З. Хәйдәрова, Казан, 2013.

6. “4 нче лицей” гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесенең төп белем бирү программасы.

Программа атнага 3 сәгать, елга 99 сәгатькә ( уку елының соңгы атнасы, шулай ук бер атна дəвамында өстəмə каникулларны истə тотып) исәпләнгән, контроль төрендәге дәресләргә 3 сәгать һәм БСҮ төрендәге дәресләргә 12 сәгать каралган.



Укытуның төп максатлары:

    1. Федераль дәүләт стандарты таләпләрен тормышка ашыру белән бергә укучыларда лингвистик (тел), коммуникатив (аралашу), милли мәдәният өлкәсенә караган культурологик (мәдәниятлелек) компетенцияләр булдыру.

    2. Укучыларның акыл эшчәнлеген активлаштыру, логик фикерләү сәләтен камилләштерү.

    3. Сөйләм осталыгы һәм күнекмәләре булдыру.

    4. Балаларның рухи дөньясын баету, аларда шәхесара һәм мәдәниятара аралашу күнекмәләре булдыру, төрле милләт вәкилләре арасында дуслык һәм хөрмәт хисләре тәрбияләү.

Бурычлары:

- укучыларның 1нче сыйныфларда үзләштергән белемнәрен һәм сөйләм күнекмәләрен камилләштерү;

- татар этикеты тәгъбирләрен кертеп, бирелгән ситуация буенча диалогик сөйләм оештырырга өйрәтү;



- программада күрсәтелгән лексик темалар буенча телдән яки язмача монологик сөйләм булдыруга ирешү;

- татар сөйләмен тыңлап аңларга күнектерү, текстларны аңлап уку күнекмәләрен үстерү;

- татар телендәге сөйләмне фонетик, лексик, грамматик яктан дөрес төзергә күнектерү;

- татар халкының фән, мәгариф, сәнгать, мәдәният өлкәсендәге казанышлары, күренекле шәхесләре белән таныштыруны дәвам итү;

- халыкларның үзара аңлашып, тату яшәвенә омтылыш тәрбияләү;

- укучыларның татар телен өйрәнүгә ихтыяҗын арттыру;

- татар теленең фонетик, лексик, грамматик берәмлекләрен гамәли үзләштерүгә ирешү;

- сөйләмдә актив кулланыла торган сүзләрне орфографик яктан дөрес язу күнекмәләрен үстерү;

- татар теленең фонетик, лексик, грамматик нигезләрен гамәли үзләштереп, сөйләм булдыруга күнектерү;

- татар сөйләм этикеты үрнәкләрен урынлы кулланырга өйрәтү;

- татар теле буенча укучыларның мәгълүматлылыгын киңәйтү.



Предметка гомуми характеристика

Төп гомуми белем бирү баскычында татар теленә өйрәтүнең нигезендә укучыларның аралашу осталыгын үстерү, ягъни татар телендә сөйләшүчеләр белән телдән яки язмача аралашу күнекмәләре булдыру; сөйләм этикеты үрнәкләреннән дөрес файдалану, итәгатьле һәм киң күңелле әңгәмәдәш тәрбияләү ята.

Предметның иң әһәмиятле үзенчәлекләре булып, 1 нче сыйныф укучысын аерым сүзләрне, кечкенә күләмле җөмләләрне тыңлап, дөрес тәрҗемә итә белергә; бәйләнешле тестны тыңлап һәм аңлап, эчтәлеге буенча укытучының сорауларына җавап бирергә; дәрес барышында җанлы сөйләмне аңлап аралаша белергә өйрәтү тора. Болардан тыш лексик темага караган һәм актив үзләштерелгән сүзләрнең язылышын истә калдыру, [ә] һәм [э], [к] [къ], [г] [гъ], [в][w] авазларын ачык ишетү һәм сүзләрне дөрес укып, орфографик хаталарсыз язу күнекмәләре булдыру күздә тотыла. “Татар теле” предметының тагын бер әһәмиятле ягы шунда, ул укучының сурәтләп сөйләргә өйрәнүенә, кечкенә күләмле хикәя төзи белүенә; сүзләрне, җөмләләрне аңлап тәрҗемә итә белүеә; текстларның эчтәлеген үз сүзләре белән сөйләргә өйрәнүенә төп игътибарны юнәлтә. Әлбәттә, болар бар да сөйләмнең үсүен тәэмин итә, укучыны аралашуга этәрә.

Укытуның гомуми, шәхси, метапредмет нәтиҗәләре



Укытуның шәхси нәтиҗәләре

Төп гомуми белем бирү баскычын төгәлләгәндә, түбәндәге шәхси кыйммәтләр формалашкан булуы күзаллана:

  • шәхесара һәм мәдәниятара аралашуда татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге тудыру;

  • әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау;

  • әдәби әсәрләрдәге төрле тормыш ситуацияләренә һәм геройларның гамәлләренә гомүмкешелек нормаларыннан чыгып бәя бирү;

  • гаилә”, “туган ил”, “мәрхәмәтлелек” төшенчәләрен кабул итү, “башкаларга карата түземлелек, кайгыртучанлык”, “кеше кадерен белү” кебек хисләр формалашу.

Укытуның метапредмет нәтиҗәләре

Төп белем бирү баскычында татар телен укыту, танып белү чарасы буларак, укучыларның фикер йөртү, интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен үстерүгә, шулай ук, реаль тормышта туган проблемаларны хәл итү өчен кирәк булган универсаль уку гамәлләрен (танып белү, регулятив, коммуникатив) формалаштыруга хезмәт итә.

Танып- белү нәтиҗәләре:

  • фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерли белү;

  • иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү, аларны чишү өчен алгоритм булдыру;

  • объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү;

  • төп мәгълүматны аеру, укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү;

  • тиешле мәгълүматны табу өчен, энциклопедия, белешмәләр, сүзлекләр, электрон ресурслар куллану.

Регулятив нәтиҗәләр:

  • уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү;

  • эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба белү;

  • уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү;

  • билгеләгән критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү;

  • укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү;

  • ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне формалаштыру;

  • дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли һәм алар белән дөрес эш итә белү;

  • дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү.

Коммуникатив нәтиҗәләр:

  • әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аңа туры килерлек җавап бирә белү;

  • әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү;

  • аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек);

  • парларда һәм күмәк эшли белү;

  • мәгълүматны туплау өчен, күмәк эш башкару;

  • әңгәмәдәшең белән сөйләшүне башлый, дәвам итә, тәмамлый белү.

  • эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү.




Башлангыч белем бирү мәктәбендә татар телен коммуникатив нигездә укыту, беренчедән, балаларда тел компетенциясе булдыруга китерә, чөнки алар тел берәмлекләрен, гамәли үзләштереп, сөйләмдә кулланырга күнегәләр; икенчедән, аларның сөйләм компетенциясе үсеш ала, чөнки тел аралашу аша үзләштерелә, өченчедән, тел һәм сөйләм берәмлекләре аша татар дөньясы турындагы мәгълүматны үзләштереп, алар социаль – мәдәни компетенциягә ия булалар.




Программаның эчтәлеге

Өйрәнелә торган бүлек

Сәг/

саны

Темага караган төп төшенчәләр

Сөйләм материалы

Сүзләр

Сөйләм үрнәге

1.

Әйдәгез, танышабыз!

10

Бу кем? Бу нəрсə? сораулары .Зат алмашлыклары (мин, син, ул). Бу күрсәтү алмашлыгы. -мы/-ме сорау кисәкчәләре. Юк, түгел сүзлəре .Исемнең берлек һәм күплек саннары. Микъдар һәм тәртип саннары (1-10) Ничә? соравы. Сан + исем төзелмəсе. Әңгәмәдәшең белән контакт урнаштыра, таныша, сорау бирз белү.

Исәнме (сез), хәерле көн, сау бул, мин, син, сез, малай, кыз, кем, исем, ничек укучы, укытучы, Акбай, эт, песи, нәрсә, күбәләк, әйдә, уйныйбыз, әйе, аның, түгел, юк, хәлләр, рәхмәт,яхшы, Казан, Чаллы, Түбән Кама, Бөгелмә, Чистай, Зәй, Алабуга, Әлмәт, Норлат, яши, шәһәр, кайда, авыл, урман, әйдә уйныйбыз, бергә, ничә, яшь, бар, 1дән 10га кадәрге саннар, сыйныф, укый, ничәнче, беренче.

Исәнме (сез)! Хәерле көн! Сау булы (гыз)! Син кем? Мин –малай. Мин –кыз. Синең исемең ничек? Мин – Азат. Ә синең исемең ничек? Бу – укытучы. Ә бу – укучы. Мин укучы. Бу нәрсә? Бу – күбәләк. Әйдә уйныйбыз. Бу Азатмы? Әйе, бу – Азат. Юк, бу Азат түгел. Хәлләр ничек? Рәхмәт, яхшы. Бу кайсы шәһәр? Бу Казанмы? Юк, бу Казан түгел, бу – Әлмәт. Мин Казанда яшим. Кем шәһәрдә яши? Кем авылда яши? Мин шәһәрдә яшим. Мин авылда яшим. Әйдә, бергә уйныйбыз! Сиңа ничә яшь?Миңа җиде яшь.Азатка ничә яшь. Азатка сигез яшь. Син ничәнче сыйныфта укыйсың? Мин беренче сыйныфта укыйм.

2

Урман дусларыбыз.

9

Аа,Әә,Оо,ӨӨ, Ыы, Ээ,ң, Вв, Кк,Үү, Гг хәрефләре һәм алар белдергән авазлар. Калын һәм нечкә сузыклар,яңгырау һәм саңгырау тартыклар. Исемнең урын-вакыт һәм юнәлеш килешләре.Хәзерге заман хикәя фигыльнең 3нче зат берлек саны( барлыкта).Сорау алмашлыклары: кем(нәр), нәрсә(ләр),кая, кайда,нинди, нишли.

Аю, куян, бүре, төлке, керпе, тиен, кош, дус,монда, әле, сәлам, кил, бар,фил, жираф, бака, тычкан, кечкенә, куркак, хәйләкәр, усал, зур, кер, бергә, яшибез.

Исәнме, Аю дус! Хәлләр ничек? Рәхмәт, яхшы. Ничә аю бар? Монда Шүрәле бармы? Бу төлкеме? Әйе, бу төлке. Юк, бу төлке түгел. Азат, кил әл монда. Азат, әйдә бергә уйныйбыз.Бу бүреме? Юк, бу бүре түгел, бу - төлке. Нинди хайваннар Татарстанда яши? Фил Татарстанда яшәми. Куян нинди? Куян куркак. Төремкәйдә кем яши? Әйдә, кер, бергә яшибез.

3

Спорт бәйрәме.

11

Боерык фигыльнең 2 нче зат берлек сан формасы. Хикәя фигыльнең хәзерге заман 3 нче затта берлек сан формасы. Дустыңны урамга уйнарга чакыру. Ризалык белдерү формасы. Ничә? Соравы, аңа җавап формасы; уйный фигыленең I, II затларда төрләнеше, Кем белән уйныйсың? соравы, аңа җавап формасы. Тәртип саннары.

Бас әле,утыр, сикер әле, җырла, кил әле, йөз, уйна, йөгерә, йөзә, сикерә, оча, алмагач, сандугач, ярый, урамга чык, Булат укый,утыра, кояш, беренче, икенче, өченче, дүртенче, унынчы, тиз, әкрен.

Надя, утыр әле! (бас әле). Акбай шинли? Акбай йөгерә (сикерә). Булат, урамга чык. Әйдә, бергә уйныйбыз.Син нишлисең? Мин уйныйм. Кем белән уйныйсың? Мин Акбай белән уйныйм. Кем беренче килә. Саша беренче (икенче) килә. Марат тиз (әкрен) йөгерә. Мин беренче партада утырам.

4.

Мәктәптә

7

Уку-язу әсбапларының исемен, санын, төсен, барлыгын, юклыгын белү. Уку-язу әсбапларының кирәклеген әйтә белү, үзеңә сорап ала белү. Кайда; соравы һәм аңа җавап формасы. Борын авазына беткән исемнәрнең күплек саны. Белән бәйлеге.Өстендә, астында бәйлек сүзләре. Исемнең һәм зат алмашлыкларының чыгыш килеше.

Дәфтәр, каләм, китап, бетергеч, карандаш, акбур, ак, кара, кызыл, сары, яшел, зәңгәр, бир әле, кирәк, кирәкми, мә, укый,яза, рәсем ясый, җырлый, саный, ала, бишле, дүртле, өчле, икеле, яхшы, пычрак, дөрес, өстәл, урынды, такта.

Сумкада нәрсә бар? Сумкада дәфтәр бар. Сумкада дәфтәр бармы? Сумкада дәфтәр юк. Ничә китап бар? Ике китап бар. Сиңа китап кирәкме? Миңа китап бир әле. Миңа дәфтә кирәк. Юк, миңа дәфтәр түгел, китап кирәк. Мә дәфтәр. Укучы укый, яза, саный, рәсем ясый. Мин чиста язам. Өстәлдә нәрсә бар? Өстәлдә китап бар. Ничә китап бар? Ике икитап бар.

5.

Йорт хайван-

нары һәм кошлары.

8

Йорт хайваннары һәм кошлары. Яши фигыленең берлек сан, I,II зат формасы. Кая? соравы һәм аңа җавап формасы. Хайваннарны сурәтләү. Кая? кемгә? сораулары һәм аларга җавап бирү. Иптәшеңнең һәм үзеңнең нәрсә яратканыңны әйтү һәм сорау. Кайдан? Соравы һәм аңа җавап формасы. Кая?кайда?кайдан? сораулары һәм аларга җавап формасы. Исеменәрнең I зат берлек сан тартым белән төрләнеше. Тыныч йокы, хәерле иртә теләү.

Ат, сыер, сарык, дуңгыз, кәҗә, каз, үрдәк, әтәч, тавык, чеби, эт, песи (мәче), йорт һәм кыгый хайваннар исемнәре, аларны сурәтләү өчен өйрәнелгән лексика, кайта, мин кайтам, чыга, өй, әни, әти, бәби, бала, йоклый, тыныч йокы, хәерле иртә, без йоклыйбыз.

Бу – сыер. Биш чеби бар. Ат зур, көчле. Мәче кечкенә, матур. Син кая барасың? Мин урманга барам. Бу китап кемгә? Бу китап Оляга. Гали, син нәрсә яратасың? Мин пәрәмәч яратам. Кост, син кайдан кайтасың? Урманнан кайтам. Мин мәктәптән кайтам. Мин өйгә кайтам. Мин урамда уйныйм. Минем куяным. Мием этем. Әни, тыныч йокы! Әти, хәерле иртә!

6.

Бакчада, базарда

5

Сыйфат+сан төзелмәсе. Җҗ, Чч хәрефләре һәм алар белдергән авазлар. Микъдар саннары (11-20). Яшелчә исемнәрен, санын, аларның төсен, тәмен әйтә, аларны сорап ала белү. Кирәк, кирәкми сүзлшрен сөйләмдә куллануны камилләштерү.нинди? соравы һәм аңа җавап формасы.Кем? нәрсә? нишли? нинди? Сораулары һәм аларга җавап формалары.

Кишер, кыяр, кәбестә, бәрәңге, суган, кабак, яшелчә, җиләк, алма, чия, карлыган, әфлисун, җиләк-җимеш, тәмле, чәчәк, бар, матур, җыя, әби, бабай, үсә, тарта, булыша, су сибә, үсә, эшчән.

Сиңа кыяр кирәкме? Юк, миңа кыяр кирәкми (кирәк түгел). Миңа кишер кирәк. Монда ничә кыяр бар. Миңа биш кыяр бир әле. Син нәрсә яратасың? Мин җиләк яратам. Ә чия яратасыңмы? Юк, яратмыйм. Әби, кил әле тизрәк, булыш! Син щи яратасыңмы? Мин щи яратам (яратмыйм). Миңа кызыл чәчәк кирәк. Мә кызыл чәчәк. Рәхмәт. Чәчәк матур. Бакчада помидор үсәме? Әйе, үсә. Саша алмагачка су сибә. Тня, син – яхшы, эшчән кыз.

7.

Кыш җитте.

10

Кая?Кайда?Кайдан? сораулары. Хәзерге заман хикәя фигыльнең берлек санда I, II, III затлары( барлык һәм юклык форма) Кышкы табигатьне тасвирлау ( м/с)-мы/-ме сорау кисәкчәләрен кулланып, сорау бирү; раслау һәм инкарь итү. Кая?кайдан?кайда? сорауларына җавап бирү.

Кыш, кыш көне, салкын, буран, кар ява, җил исә, ява, чыга, Кыш бабай, Кыр казы, хат, бүләк, шар, курчак, машина, килә, чаңгы, чана, тимераяк, шуа, әйе, юк, түгел, Яңа ел, чыршы, котлыйм.

Әйдә урамга чыгабыз! Көн нинди? Көн салкын (җил исә). Кар явамы? Юк, яумый. Кыш бабай, кил тизрәк, миңа бүләк кирәк! Миңа бүләк бармы? Мин чана (чаңгы) шуам. Синең тимераягың бармы? Юк, минем тимераягым юк. Коля тауга бара. Коля тауда чаңгы шуа. Коля таудан кайта. Синең чаңгың бармы? Алсу, сине Яа ел белән котлыйм! Мин туп (клюшка) белән уйныйм. Әйдә тауга барабыз. Көн нинди? Салкын түгел, җил юк. Оля, сиңа ничә яшь? Сигез яшь. Синең чанаң нинди? Минем чанам зәңгәр. Мин Казанга барам. Кем белән барасың? Әни белән. Кайчан? Иртәгә.

8.

Сәламәт бул!

10

Тән әгъзаларының исемнәре. Кай җирең авыртканын сорау, әйтү. Авырта фигыленең юклык формасы. Шәхси гигиена предметлары. Сәламәт булу өчен киңәшләр бирү. Мин сабын белән кул юам төзелмәсе.

Баш, бит, чәч, колак, борын, авыз, кул, бармак, аяк, теш, авыртмый, авырта, зарядка яса, чана шу, тимераякта шу, йөз, йөгер, суган, теш щеткасы, сөлге, сабын, тарак, тарый, чистарта, сөртә, юа.

Бу баш. Бу кулмы? Әйе, бу кул. Юк, бу кул түгел. Кай җирең авырта? Синең башың (күзең) авыртамы? Минем башым (күзем) авыртмый. Минем кулым авырта. Дәү әни, хәлең ничек? Кай җирең авырта? Миңа чәй бир әле. Бал белән чәй эч! Зарядка яса! Сарымсак аша!Лимон аша! Чиста йөр! Бу синең сөлгеңме? Әйе, минем сөлгем. Нинди матур!Әйе, миңа яшел сөлге ошый. Дима нишли? Дима бит юа. Нәрсә белән юа? Сабын белән юа. Олег, синең кулың чистамы? Әйе, минем кулым чиста. (Юк, минем кулым чиста түгел).


9.

Безнең гаилә.

4

Гаилә әгъзаларының исемнәрен атый, үз гаиләң турында сөйли белү, иптәшләреңнең гаиләсе турында сорый белү. Яз фасылы турында, язгы көнне сурәтләп сөйли белү. Һава торышын сорый, урамга чакыра белү. Язның ошаганын, ошамаганын әйтә белү. Бәйрәм белән котлый белү. Син алмашлыгын төшем килешендә куллануны үзләштерү. “Минем гаиләм”темасына м/с. Сузык һәм тартык авазлар. Татар халык ашлары исемнәрен кулланып, д/с. Боерык фигыльнең II зат берлек һәм күплек сан формалары. 3 зат берлек сандагы хәзерге заман хикәя фигыльләр. Нинди ел фасылы ошый ( д/с)

Гаилә, әби, бабай, апа, абый, эне, сеңел, кеше, тату, яз җитә, көн җылы, кояш көлә, кар эри, кошлар килә, тамчы тама, кадерле, бәйрәм белән, уңышлар (сәламәтлек) телим, тыныч йокы, хәерле иртә (көн, кич), рәхим итегез, сау булыгыз, бүләк.

Хәерле иртә, әнием (әтием, укытучым, дустым)! Синең апаң (абыең, энең, сеңлең) бармы? Синең гаиләң зурмы? Гаиләдә ичә кеше? Гаиләдә кемнәр бар? Әни аш пешерәме? Әйе, аш пешерә. Әминә, әйдә урамга чыгабыз. Ә көн нинди? Көн җылы. Көн җылымы? Урамга чыгасыңмы? Сиңа яз ошыймы? Сине бәйрәм белән котлыйм! Уңышлар телим. Әнием, хәерле иртә! Әти, хәерле көн!Оля, тыныч йокы сиңа! Рамил, син бүләк бирәсеңме?Әйе, бирәм. Кемгә? Әнигә.

10.

Татар халык ашлары.

8

Табынга чакыра, татар халык ашларының исемнәрен әйтә, ризыкларның тәмле булуын әйтә белү. Нинди ризыклар яратканыңны, нинди ризык кирәк икәнен, нәрсә белән чәй эчкәнеңне әйтә белү. Кунакларны каршы ала белү, аларны табынга чакыра белү, -мы/-ме сорау кисәкчәләрен кулланып, мәгълүмат ала белү күнекмәләрен камилләштерү. Туган көн турында сөйли, туган көн белән котлый белү. Без алмашлыгы. Кайчан/ соравы. “Бүген минем туган көнем” м/с

Өчпочмак, чәк-чәк, бәлеш, кыстыбый, гөбәдия, бал, дус, тугын көн, бәхет, телим.

Мин гөбәдия (өчпочмак) яратам. Бәлеш тәмлеме? Бик тәмле. Улым, утыр. Әнием (әтием, әбием, бабам, абыем, энем, сеңлем) ашың тәмле булсын! Дустым, чәй эч! Бал белән эч! Керергә ярыймы? Илдар, әйдә, кер!Чәй эчәсеңме?Конфет белән эч!Коля, син җырлыйсыңмы?Юк, мин йөгерәм, сикерәм. Ә Гали нишли? Гали бии. Туган көн белән котлыйм.

11.

Кибеттә.

6

Һһ хәрефе һәм [һ] авазы. Белән бәйлеге. Ее, Яя,Юю хәрефләре.Эч, аша фигыльләрен I,II, III затта берлек санда куллана белү. Азык-төле исемнәрен, нәрсә ашаганыңны, эчкәнеңне әйтә белү. Кибеттә сатып ала белү Савыт-саба исемнәрен дөрес әйтә белү, Мин пычак белән ипи кисәм, Мин кашык белән аш ашыйм төзелмәләрен сөйләмдә куллана белүне формалаштыру. Ничә? Ничә сум? Сорауларын сөйләмдә куллана һәм аларга җавап бирә белү, Сан+исем төзелмәсе. -мы/-ме сорау кисәкчәләрен сөйләмдә куллана белү. Киемнәрнең исемен, төсен, нинди кием кигәнеңне әйтә белү. “Киемнәр кибетендә” темасына д/с. Татар алфавиты.

Ипи, сөт, май, сыр, шикәр,кәнфит, аш, чәй баллы, ачы, чынаяк, чәйнек, тәлинкә, чәнечке, кашык, пычак, кисә, ничә, ничә сум, күлмәк, чалбар, итек, итәк, бүрек, читек, бияләй, башлык, тун, киемнәр.

Син өчпочмак ашыйсыңмы?Әйе, ашыйм. Сөт эчәсеңме?Әйе, эчәм. Апа, ипи бармы? Ипи бар. Ничә сум?10 сум. Мин пычак белән ипи кисәм. Мин кашык белән аш ашыйм. Миңа кашык бир әле! Ничә кашык кирәк? Чәйнек ничә сум? Зур чәйнек бармы? Кашык бирегез әле. Чәнечке кирәкме? Синең башлыгың бармы? Бар. Ул нинди? Зәңгәр.

12.

Без шәһәрдә яшибез

8

Исемнең I,II, IIIзатларда берлек санда тартым белән төрләнеше. Кайда? соравы. Чиста, матур, кечкенә, зур, пычрак сыйфатларын кулланып, сурәтли белү күнекмәләрен камилләштерү. Нинди транспортта барганыңны әйтә белү күнекмәләрен ныгыту. Исемнәрне юнәлеш, чыгыш, урын-вакыт килешендә куллану күнекмәләрен камилләштерү. “Мин шәһәрдә яшим” темасына м/с. Һәм теркәгече. “Татарстан шәһәрләре” темасына д/с.


Чиста, матур, кечкенә, зур, пычрак.

Син кая барасың? Шәһәргә. Шәһәр нинди? Шәһәрдә урамнар зур, чиста. Мин машинада барам. Мин автобуста барам. Мин Казанда (Минзәләдә, шәһәрдә, авылда) яшим. Маша, кая барасың? Кибеткә. Алсу, кайдан кайтасың? Базардан.

13.

Җәй җитә.

3

Җәй турында сөйли белү күнекмәләрен формалаштыру. Җәйге ял турында сөйли белү күнекмәләрен формалаштыру. Дусларны Сабантуй бәйрәменә чакыра белү, бәйрәмдә нишләгәнеңне әйтә белү. Җәйге табигать турында м/с. “Каникулда” д/с

Кояш балкый, күбәләкләр оча, чәчәкләр үсә, җиләк-җимеш пешә, урамда җылы, чүлмәк вата, капчык белән сугыша.

Азат, урманга барасыңмы? Кем белән барасың? Урманда матур чәчәкләр, тәмле җиләкләр пешә. Дустым, әйдә Сабантуйга барабыз! Син бәйрәмдә нишлисең? Мин йөгерәм (сикерәм,җырлыйм, биим).


Барлыгы:

99






I сыйныф укучыларының төп белем-күнекмəлəренə талəплəр.

Грамматик минимум.

  1. Исемнәрнең берлек һәм күплек саннары.

  2. Исемнәргә кем? нәрсә? сорауларын кую.

  3. Исемнәрнең I,II,III затта берлек санда тартым белән төрләнеше белән таныштыру.

  4. Исемнәрнең урын-вакыт, юнәлеш, чыгыш килешләрендә төрләнеше белән танышу.

  5. Зат алмашлыкларын берлек санда сөйләмдә куллану.

  6. мы/-ме, түгел кисәкчәләрен, хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасын (-мый/-ми) сөйләмдә куллану.

  7. Кайда? Кая? Кайдан? сорауларын кулланып төзелгән сорау җөмләләр белән таныштыру.

  8. Микъдар һәм тәртип саннары белән таныштыру (1-20 саннары).

  9. Ничә? Ничек? Нинди? Нишли? Кайчан? сорауларына җавап бирә белү.

  10. Белән бәйлеген сөйләмдә исем белән куллану.

  11. Хәзерге заман хикәя фигыльнең I,II,III зат берлек сан формаларын сөйләмдә куллану.

  12. Боерык фигыльнең II зат берлек сан формалары белән таныштыру.

  13. Бу күрсәтү алмашлыгын сөйләмдә куллану.

  14. Сыйфат+исем төзелмәсен сөйләмдә куллану.

  15. Һәм теркәгечен сөйләмдә куллану.

  16. Сан+исем төзелмәсен сөйләмдә куллану.

  17. Без зат алмашлыгының сөйләмдә кулланышы белән танышу.



Орфографик һәм орфоэпик минимум

  1. Сузык һәм тартык авазлар, аларның аермасы.Калын һәм нечкә сузыклар. Яңгырау һәм саңгырау тартыкларны аерырга өйрәнү.

  2. Татар һәм рус телләрендәге сузык һәм тартык авазларны чагыштырып, дөрес әйтә белү, транскрипция билгеләре белән таныштыру.

  3. Озын һәм кыска сузыкларны сүзләрдә дөрес әйтә белү.

  4. Татар хәрефләренең кабул ителгән формаларын дөрес язу.

  5. Сүз басымы.Сүзләрдә басымны дөрес кую.

  6. Хикәя һәм сорау җөмләләрне интонацион яктан дөрес әйтергә гадәтләндерү.Җөмлә ахырында тыныш билгеләрен дөрес куеп язарга күнектерү.

  7. Ялгызлык исемнәрен баш хәрефтән башлап язарга өйрәтү.

  8. Матур һәм дөрес язу күнекмәләре булдыру.

  9. Боеру максаты белән әйтелгән җөмләләрне аңларга өйрәтү.


Тыңлап аңлау



Укытучының дөрес, уен ситуацияләре белән бәйле сорауларын, күрсәтмәләрен аңлау;

тыңлаганда, җөмлә, сүз чикләрен билгеләү, интонацияне аеру;

сүзләрне, сүзтезмәләрне, җөмләләрне,грамматик формаларны бер-берсеннән ишетеп аера белү;

сүзләрне, җөмләләрне тыңлап тәрҗемә итә белү;

ишеткән сөйләмнең, җөмләнең эчтәлегенә төшенү.


Диалогик сөйләм

Өйрәнелгән эчтәлек нигезендә әңгәмәдәшең белән контакт урнаштыра, сорау куя, җавап бирә, кире кага, раслый белү;

программада күрсәтелгән темалар буенча укытучының сорауларына җавап бирү һәм сораулар куя белү;

дәреслектә бирелгән үрнәк диалогларны сәнгатьле уку, сөйләү һәм охшаш диалоглар төзү, программада күрсәтелгән коммуникатив максатлар буенча әңгәмәдә катнаша алу.


Монологик сөйләм

Җанлы һәм җансыз предметларны, рәсем, картина эчтәлеген сурәтләп сөйли белү;

тәкъдим ителгән план, терәк сүзләр ярдәмендә укылган өзек яисә караган рәсем буенча, өйрәнелгән җөмлә төрләрен файдаланып, хикәя төзү;

укыган хикәяләрнең эчтәлеген сөйли белү;

үзе, гаиләсе һәм дуслары турында кечкенә информация бирә белү.




Уку

Татар алфавитындагы хәрефләрне таный белү;

хәреф-аваз системасын аера, татар теленә хас булган авазларны дөрес әйтеп укый белү;

дәреслектә уку өчен бирелгән җөмләләрне, текстларны дөрес интонация белән укый белү;

тексттагы тыныш билгеләренә карата тиешле пауза һәм интонацияләрне үтәү, өтерләр янындагы сүзләрне тиңдәшлек, эндәшү интонацияләре белән уку;

укылган материалның эчтәлегеннән кирәкле мәгълүматны аерып ала белү;

кечкенә күләмле шигырьне яттан сөйләү;

укыганда, сүзлекләр куллана белү.



Язу

Татар алфавитындагы хәрефләрне дөрес, матур яза белү;

дөрес күчереп язу күнекмәсен булдыру;

бәйрәмнәр белән котлау, чакыру кәгазьләре язу;

конверт һәм дәфтәр тышына яза белү;

программада күрсәтелгән темалар буенча, терәк сүзләр кулланып, хикәя язу күнекмәләре формалаштыру.


2015/2016 нчы уку елында 1 нче сыйныфның рус төркемендә

татар теле буенча контроль төрендәге эшләр үткәрү графигы


1 чирек

2 чирек

3 чирек

4 чирек

Класс


к/ күчереп язу


м/с

д/с

к/ күчереп язу

м/с

д/с

к/ күчереп язу

м/с

д/с

К / күчереп язу

д/с

м/с

тест

1

-




-

-

-

1

3

3

1

3

3

1

-


Предмет

Класс

Чирек

Барлыгы

сәгатьләр саны

Атнага сәгатьләр саны

контроль күчереп язу

тест

БСТҮ- 12

Барлыгы

Дәреслек авторы, басылган елы

монологник сөйләм

диалогик сөйләм

татар теле

1

I

24

3

-

-

-

-

-


Р. З. Хәйдәрова, Н. Г. Галиева, 2012


II

23

3

-

-

-

-

-

III

27

3

(1)

-

3

3

7(1)

IV

25

3

(1)

(1)

3

3

8(2)

Барлыгы



99


(2)

1

6

6

15 (3)







Укыту-методик комплекты

1.Күңелле татар теле.Рус телендә белем бирүче дүртьеллык башлангыч мәктәпнең 1нче сыйныфы өчен дәреслек(рус телендә сөйләшүче балалар өчен)./Р.З.Хәйдәрова,Н.Г.Галиева.-Казан:Татармультфильм, 2012.

2.Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту.1нче сыйныф.Укытучылар өчен методик кулланма./Р.З.Хәйдәрова,Н.Г.Галиева.-Казан:Мәгариф,2003.

3.Рус мәктәпләрендәге рус төркеме укучыларына татар теленнән гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты.-Казан, 2005.

4.Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпләрдә татар теле укыту программасы(рус телендә сөйләшүче балалар өчен).1-4нче сыйныфлар./Р.З.Хәйдәрова,Н.Г.Галиева,Ә.Г.Әхәтова.-Казан:Мәгариф,2014





Календарь-тематик план

Өйрәнелә торган бүлек, уку материалының темасы

С/c



Предметара нәтиҗәләр һәм укучыларның универсаль уку гамәлләре

Уку-укыту эшчәнлеге төрләре

Үткәрү вакыты


1б.

Әйдәгез, танышабыз! 10





план

факт


1

Бу кем? Бу нəрсə? сорауларын куя белү.


1

Бу кем? Бу нəрсə? сорауларының мəгънəсен аңлау. Бу сораулар аша кирәкле мәгълүматны ала белү.

Бу кем? Бу нəрсə? сорауларына җавап бирү. Әңгәмәдәшең белән контакт урнаштыра, таныша, сорау бирә белү.

Үз хезмәтеңне оештыру. Сүзлек белән эшләү.

1.09



2

Зат алмашлыкларын сөйләмгә кертү (мин, син, ул)


1

Синең исемең ничек?


Сөйлəмдə мин, син, ул алмашлыкларын дөрес куллана белү.

Парларда эшләү күнекмәсе.

02.09



3

Бу күрсәтү алмашлыгын сөйләмдә куллану

1

Бу кем?

Бу – Оля.

Кыска җөмләләр төзи белү

Үз фикереңне әйтергә омтылыш.

03.09



4

-мы/-ме сорау кисәкчәләре белән сорау бирү

1

Гомуми сорауның, -мы/-ме кисәкчәсе ярдәмендә төзелүен белү.


мы/-ме кисəкчəсе ярдəмендə сорау бирə белү; “әйе” сүзен кулланып, уңай җавап бирə белү.

Татар теленнəн рус теленə һəм рус теленнəн татар теленə тəрҗемə итү күнекмәсе.

08.09



5

Юк, түгел сүзлəрен кертү.

1

Кире кагу тибындагы җөмлəлəрнең “юк, түгел” сүзлəре ярдəмендə төзелүен белү.Кире кага һәм раслый белү.

Укытучының сорауларына юк, түгел сүзлəрен кулланып, җавап бирə белү.Әңгәмәдәшеңнең хәлен сорый белү.

Ишетеп аңлау күнекмәләре.

09.09



6

Исемнәрнең берлек һәм күплек саннары

1

Күплек сан аффиксларын ( -лар, -ләр) белү.

Өйрәнелгән исемнәрне күплек санда куллану.

Калын һәм нечкә сүзләрне төркемләү

10.09



7

Кайда? сорау алмашлыгын кулланып төзелгән сорау җөмләләр


1

Син кайда яшисең?

Мин Чаллыда яшим.Бу кайсы шәһәр? соравын куя һәм аңа җавап бирә белү.

Шәһәр исемнәрен кулланып, җавап бирү (Казан, Алабуга, Яр Чаллы). Үзең яшәгән җирлекнең исемен әйтә белү.

Дәреслек белән эшли белү.

15.09



8

Микъдар саннарын кертү (1-10) Ничә? соравы

1

Ничә? соравына дөрес җавап бирә белү;1дән 10га кадәр саныйбелү

Сиңа ничә яшь?соравына җавап бирү. Бер-береңнең яшен сорый һәм җавап бирә белү.

Күзəтү, чагыштыру һəм нəтиҗə ясау

16.09



9

Сан + исем төзелмəсен кертү.

1

Сан +исем конструкциясендə исемгə кушымча ялганмавын аңлау.

Сан+исем төзелмəсен сөйлəмдə дөрес куллана белү

Сан+исем сүзтезмәләре төзү күнекмәсе..

17.09



10

Тәртип саннарын кертү. Ничәнче? соравы.

1

Ничәнче? соравына дөрес җавап бирү.

Ничәнче сыйныфта укуын сорый һәм җавап бирә белү

Сорауны формалаштыра белү һәм тулы җавап бирә белү күнекмәсе

22.09



Урман дусларыбыз. 9








11

Сан + исем төзелмəсен ныгыту

1

Кыргый хайван исемнәрен атый белү, аларның санын әйтә белү.

Өйрәнгән лексиканы сөйләмдә куллану. Ничә аю?-5 аю.

Дәреслек белән эшли белү.

23.09



12

А а, хәрефләре һәм [а][ао] авазлары

1

А а хәрефен дөрес язу, авазын дөрес әйтү

Лексик берәмлекләрне үзләштерү. [а] авазын дөрес əйтү.

Дөрес һәм чиста язу күнекмәсе

24..09



13

Ә ә хәрефләре һәм [ә] авазы Калын һәм нечкә сузыклар.

1

Әә хәрефен дөрес язу, авазын дөрес әйтү

Лексик берәмлекләрне үзләштерү.

[ə] авазын дөрес əйтү

Чагыштыру ([а],[ә] авазларын)

29.09



14

Нинди? соравына җавап бирү

1

Нинди? соравының кулланылышын аңлау. Татар телендә род категориясенең булмавы.

Нинди? соравына дөрес җавап бирү

Рəсемнəр буенча сорау җөмлəлəр төзү күнекмәсе

30.09



15

Сораулар бирүне ныгыту: кем(нәр)? нәрсә(ләр)? нинди?)

1

Кем(нәр)? Нəрсə(ләр)? Нинди?сорауларын куя белү.

Сорауларга тулы җавап бирү.

Дәреслек белән эшли белү күнекмәсе

1.10



16

О о хәрефләре һәм [о][о-] авазлары

1

[о][о-] авазларын дөрес əйтү.

Өйрәнелгән авазларның əйтелешен гамəли үзлəштерү..

Бирелгән темпта эшли белү күнекмәсе

6.10



17

Ө ө хәрефләре һәм [ө] авазы

1

[ө] авазын дөрес əйтү.

[ө] авазы əйтелешен истə калдыру һəм аны таный белү.

Имитация һəм кабатлаулар аша авазларның сүзлəрдə дөрес əйтелешен үзлəштерү

7.10



18

ң, хәрефе һәм [ң] авазы

1

[о] ,[ə] ,[э] ,[ао],[ң] авазларын дөрес әйтү

[ң] авазын дөрес əйтү һәм язу

Кычкырып, эчтән уку күнекмәләре.

08.10



19

Ы ы хәрефләре һәм [ы],[ы-] авазлары

1

[ы],[ы-] авазларын дөрес әйтү.

Калын һәм нечкә сузыкларны аеру

Күзəтү, чагыштыру һəм нəтиҗə ясау

13.10



3б.

Спорт бәйрәме 11








20

Хәрәкәтне белдерүче фигыльләрне кертү.


1

Йөгерә,сикерә, йөзә, оча, нишли? Иптәшеңә командалар бирә белү.

Хәзерге заман хикәя фигыльнең берлектә 3нче зат формасын сөйләмдә куллану

Укытучы сорауларына аңлап һəм дөрес җавап бирə белү.

14.10



21

Нишли? соравына җавап бирү

1

Йөгерә,сикерә, йөзә, оча, нишли? Иптәшеңә командалар бирә белү.

Хәзерге заман хикәя фигыльнең берлектә 3нче зат формасын сөйләмдә куллану

Укытучы сорауларына аңлап һəм дөрес җавап бирə белү.

15.10




22

Хәзерге заман хикәя фигыльләрне III затта берлек санда куллану

1

3 нче зат берлек сан аффиксларын белү ( -а/-ә, -ый/-и )

3 зат берлек санда фигыльлəрне дөрес куллана белү.

Дəреслек белəн эш.

20.10



23

Үү хәрефләре һәм [ү] авазы

1

[у],[ү] авазларын дөрес әйтү

Рәсем буенча сораулар төзү һәм җавап бирү

Чагыштыру [у],[ү] авазларын)

21.10



24

К к хәрефләре [к], [къ] авазлары

1

К хәрефенең 2 авазга билге булуын белү

[к] ,[къ] авазларын дөрес əйтү.

Рус теле белән чагыштыру

22.10



25

Яңгырау һәм саңгырау тартыклар

1

Яңгырау һәм саңгырау тартыклар тартыкларны аеру

Яңгырау һәм саңгырау тартыклар белдерә торган хәрефләрне дөрес язу Төркемләү.

Чагыштыру: яңгырау һәм саңгырау тартыклар

27.10



26

Исемнәрнең урын-вакыт килешен кертү. Кайда? соравы.

1

Урын-вакыт килеше аффиксларын белү ( -да/ -дә,-та/-тә) Кайда?Кайда яши? сорауларына өйрәнелгән сүзләр белән җавап бирә белү.

Урын-вакыт килешендәге исемнәрне уку, тәрҗемә итү. Иптәшеңне уйнарга чакыра белү.

Схема куллану күнекмәсе

28.10




2нче чирек








27

Урын-вакыт килешен фигыльсез гомуми сорау белəн куллану.

1

Урын-вакыт килеше аффиксларын белү Кайда? соравын белү

Фигыльсез гомуми сорау белəн урын-вакыт килешен дөрес куллану.

Тыңлап аңлау күнекмәләре

29.10



28

Урын-вакыт килешен фигыльле җөмлəлəрдə куллану. Фигыльле сорауны ныгыту.

1

Кайда? соравын белү. Урын-вакыт килеше аффиксларын белү.

Урын-вакыт килеше кушымчаларын дөрес ялгау.

Өйрәнелгән сорау алмашлыкларын кулланып, сорау җөмләләр төзү күнекмәсе

10.11



29

В в хәрефләре һәм [в],[w] авазлары

1

[в],[w] авазларын дөрес әйтү

[w] авазы əйтелешен гамəли үзлəштерү.

Дөрес һәм чиста язу күнекмәсе

11.11



30

Г г хәрефләре һәм [гъ], [г] авазлары.

1

[гъ], [г] авазларын дөрес әйтү. Гхәрефенең 2 авазга билге булуын белү

гъ], [г] авазлары әйтелешен гамәли үзләштерү

Калын һәм нечкә сүзләрне төркемләү күнекмәсе

12.11



4б.

Мәктәптә 7








31

Исемнəрнең юнəлеш килешен аерым сүзлəрдə кертү.

1

Уку-язу әсбапларының исемен, санын, төсен, барлыгын, юклыгын әйтә белү. Юнәлеш килеше аффиксларын белү( -га, -гә, -ка ,-кә).Кая? соравы.

Урын-вакыт килеше белəн чагыштыру. Кушымча вариантларын үзлəштерү.

Тəрҗемə күнегүлəре. Дəреслек белəн эш.

17.11



32

Юнəлеш килешен раслау тибындагы җөмлəлəрдə куллану. Кая? сораулы җөмлəлəр.

1

Юнәлеш килеше аффиксларын белү( -га, -гә, -ка ,-кә).Кая? соравы. Мәктәптәге уку хезмәтен атый белү.

Юнəлеш һәм урын-вакыт килешендəге исемнəрне сөйлəмдə актив куллану. Уку-язу әсбапларының кирәклеген әйтә, иптәшеңә тәкъдим итә, үзеңә сорап ала белү.

Кычкырып уку күнекмәләре

18.11



33



34.

Урын-вакыт һəм юнəлеш килешләрен аралаштырып куллану.

Кая? сораулы җөмләләр. Урын-вакыт һәм юнәлеш килешләрен аралаштырып куллану.

1



1

Урын-вакыт һəм юнəлеш килеше сораулары, аффикслары

Сөйлəмдə урын-вакыт һəм юнəлеш килешен аралаштырып куллану

Чагыштыру, нәтиҗә ясау күнекмәләре

19.11



24.11




35

Кая? Кайда? сораулы җөмлəлəрне куллану

1

Җөмләдә сүз тәртибе. Предметларның урынын, санын әйтә белү.

Кая? Кайда? сораулы җөмлəлəрне сөйлəмдə иркен куллана белү.

Җөмлә төзү күнекмәләре

25.11




36

Э э хәрефе һәм [э][э-] авазлары

1

Э э хәрефен дөрес язу, [э][э-] авазларын дөрес әйтү

Өйрәнелгән авазларның əйтелешен гамəли үзлəштерү..

Үрнәк буенча эшләү күнекмәсе

26.11



37

Урын-вакыт килешен активлаштыру. Бүлек буенча яңа лексика кертү.

1

Уку-язу әсбапларының исемнәрен белү.

Сөйләмдә куллана белү.Үзеңнең һәм иптәшеңнең ничек укыганын әйтә белү.

Сүзлек белә эшләү күнекмәсе

01.12



38

Бу кем? Бу нәрсә? сорауларын ныгыту

1

Кем? Нəрсə? Сорауларына җавап бирә белү.

Кем? Нəрсə? Сорауларын куя белү һәм аларга дөрес җавап бирү

Сыйныфташларның сөйлəмен аңлау, сорауларга җавап бирү

02.12



5б.

Йорт хайваннары һәм кошлары. 8








39

Борын авзына беткән исемнәрнең күплек саны

1

Йорт хайваннарының һәм кошларының исемнәрен әйтә, саный белү. Күплек сан аффикслары ( -лар, -ләр, -нар/-нәр) белү.

Берлек һəм күплек сандагы исемнəрне гамəли үзлəштерү.

Бирелгән темпта эшли белү күнекмәсе

03.12



40

Өстендә, астында бәйлек сүзләрен кертү

1

Өстәл өстендә, өстәл астында тезмәләре белән танышу.

Өстәл өстендә, өстәл астында тезмәләрен дөрес куллана.

Грамматик категорияләрне сөйләмдә дөрес куллана белү.

08.12



41

Белән бәйлеген сөйләмдә исем белән куллану

1

Белəн бəйлегенең төрле мəгънəдə кулланылышын үзлəштерү.,

Белəн бəйлегенең исемнəр белəн кулланылышын гамәли үзлəштерү. Кем белән уйныйсың соравын әйтә, аңа җавап бирә белү.

Парларда эшләү күнекмәсе

9.12



42

Исемнәрнең чыгыш килешен аерым сүзләрдә куллану. Кайдан? соравы

1

Чыгыш килеше аффиксларын белү(-дан , -дән,-тан,-тән) Кайдан? соравы

Чыгыш килеше формасын фигыльсез куллана белү.

Сорау җөмлəлəр төзи белү күнекмәсе

10.12



43

Чыгыш килеше формасын фигыльсез куллану.

1

Чыгыш килеше аффиксларын белү(-дан ,–дән,-тан,-тән). Кайдан? Кая? Кемгә? сорауларын үзләштерү һәм аларга җавап буларак исемнәрнең чыгыш, юнәлеш килешләрен үзләштерү.

Чыгыш килеше формасын фигыльсез куллана белү .Үрнәк буенча эшләү күнекмәсе

Дəреслек, сүзлек белəн эшли белү.

15.12



44

Зат алмашлыкларында -нан /-нән кушымчалары.

1

Борын авазлары.

-нан кушымчасы булган алмашлыкларны сөйлəмдə актив куллану.

Грамоталы, матур язу күнекмәләре.

16.12



45

Исемнəрдə һəм зат алмашлыкларында -нан /-нән кушымчасын ныгыту.

1

Борын авазларына беткән исемнәр, зат алмашлыклары.

Исемнəрдə һəм зат алмашлыкларында –нан кушымчасын иркен куллану

Күзәтү һәм нәтиҗә ясый белү күнекмәләре

17.12



46

Исемнәрнең урын-вакыт, юнәлеш, чыгыш килеше

1

Урын-вакыт, юнәлеш, чыгыш килеше аффикслары, сораулары. Кая барганыңны, кайдан кайтканыңны, кайда торганыңны әйтә белү.

Урын-вакыт, юнәлеш, чыгыш килешендәге исемнәрне, зат алмашлыкларын сөйләмдә куллану

Русчадан тәрҗемә итү кунекмәләре.

22.12



Бакчада 5








47

Сыйфат+ исем төзелмәсен куллану. Яшелчә исемнәрен кертү.

1

Яшелчә исемнәрен, санын, төсен, тәмен әйтә, аларны сорап ала белү. Төс һәм тәмне белдерүче сыйфатлар

Нәрсә?Нинди? сорауларына дөрес җавап бирү. Кирәк,кирәкми сүзләрен сөйләмдә куллануны камилләштерү.

Сыйфат+исем сүзтезмәләре төзү күнекмәсе

23.12




48

Җ җ хәрефләре һәм [җ] авазы

1

[җ] авазы əйтелешен истə калдыру һəм аны тану.Нинди яшелчә, җиләк-җимеш яратканыңны әйтә белү.

Сүзләрдән сүзтезмә, җөмләләр төзү, аларны дөрес язу, уку.

Яңгырау һәм саңгырау тартыкларны төркемләү

24.12




3нче чирек








49

Микъдар саннарын кертү (11-20) Ничә? соравы

1

Ничә? соравына дөрес җавап бирә белү; 11дән 20гә кадәр саный белү

Сан+исем төзелмəсен сөйлəмдə дөрес куллана белү

Сан+исем сүзтезмәләре төзү күнекмәсе.

12.01



50

Ч ч хәрефләре һәм[ч] авазы

1

[ч] авазын дөрес əйтү.

Сүзләрдән сүзтезмә, җөмләләр төзү, аларны дөрес язу, уку.

Дөрес һәм чиста язу күнекмәсе

13.01



51

Бакчада, базарда” темасы буенча грамматик конструкцияләрне камилләштерү.

1

Бакчада нәрсә үскәнне әйтә белү.Мин базарга барам. Мин әнием белән базарга барам.Карбыз ничә сум тора? - җөмләләрен аңлап куллану.

Алган белемнәрне сөйләмдә актив куллану.

Дәреслектәге рəсемнəр буенча төрле типттагы җөмлəлəр төзү күнекмәсе

14.01



Кыш җитте. 10








52

Кыш билгеләре. Кайда? соравына җавап бирү. Контроль күчереп язу№1

1

Кыш билгеләрен әйтә, кышкы уенга чакыра, көн нинди булуын соый белү. Урын-вакыт килеше аффиксларын белү ( -да/ -дә,-та/-тә)

Кыш темасы буенча өйрәнгән лексиканы сөйләмдә куллану

Сүзлек белән эшләү күнекмәсе.

19.01



53

Кая? соравына җавап бирү

1

Юнәлеш килеше аффиксларын белү( -га, -гә, -ка ,-кә). Чыга фигыленең I зат юклык формасы белән таныштыру.

Сорауларга тулы җавап бирә. Кышкы уенга чакыра белү.

Сорау җөмләләрне аңлап җавап бирү күнекмәләре .

20.01



54

Кайдан? соравына җавап бирү

1

Чыгыш килеше аффиксларын белү (-дан , -дән,-тан,-тән, -нан, -нән). Минем чанам бар төзелмәсе.

Сорауларга тулы җавап бирә. Чана, чаңгы, тимераяк сүзләрен әйтә белү, бу предметларның барлыгын, юклыгын, нәрсә белән шуганыңны әйтә белү.

Терәк схемалар куллана белү

21.01



55

Хәзерге заман хикәя фигыльнең I зат берлек санда кулланылышы

1

Фигыльнең 1 зат берлек сан кушымчасын белү ( -м) –мы/-ме сорау кисәкчәләрен кулланып, сорау бирү күнекмәсе камилләштерү, раслау һәм инкарь итә белү күнекмәләрен үстерү.

Фигыльнең 1 зат берлек сан формасын раслау тибындагы җөмлəдə куллану.

Тыңлый белү, күзəтү, нəтиҗə ясау.

26.01



56

Уенга чакыру. Хәзерге заман хикәя фигыльнең I затта күплек санда кулланылышы

1

Әйдә, тауга барабыз, чаңгы шуабыз “ конструкциясе .

Бер-береңне уенга чакыра белү, ризалашу, ризалашмау

Дәреслек, сүзлекләр белән эшләү күнекмәләре

27.01



57

Бсү №1.Төсләр. Кышкы табигатьне тасвирлау (м/с)

1

Предметларның төсен әйтә белү. Лексик берәмлекләрне активллаштыру

Өйрәнгән лексиканы сөйләмдә куллану.

Гомимиләштерү, нәтиҗә ясау күнекмәләре

28.01



58

Хәзерге заман хикәя фигыльнең II зат берлек санда кулланылышы.

1

Фигыльнең 2 зат берлек сан кушымчасын белү( -сың, -сең)

1,2 заттагы фигыльлəрне сөйлəмдə иркен куллана белү

Сорауны формалаштыра белү һәм тулы җавап бирә белү күнекмәсе

02.02



59

Фигыльнең 1,2,3 зат берлек сан формаларын куллану

1

Фигыльнең 1,2,3 зат берлек сан кушымчаларын белү

Сөйлəмдə фигыльлəрнең 1,2,3 зат формаларын куллана белү

Парларда эшли белү

03.02



60

Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасын кертү

1

Юклык форма аффиксларын белү ( -мый/-ми)

Фигыльнең юклык формасын аерым һәм җөмләләрдә тәрҗемә итә белү

Кагыйдәне аңлап кабул итү күнекмәләрен формалаштыру

04.02



61

Хәзерге заман хикәя фигыльнең берлек санда зат белән төрләнеше ( юклыкта)

1

Кушымчаларның ялгану тәртибен белү. [һ] авазын дөрес əйтү. [һ] һəм [х] авазларын аера һəм дөрес куллана белү.

Юклык формада зат-сан белән төрләндерү күнекмәсе

Охшатып эшләү күнекмәсе. Имитация һəм кабатлаулар аша авазларның сүзлəрдə дөрес əйтелешен үзлəштерү

9.02



8 б

Сәламәт бул! 10








62

Бсү№2.Тән әгъзаларының исемнәрен атау (д/с)

1

Тән әгъзаларының исемнәрен әйтә белү. Лексик берәмлекләрне үзләштерү

Өйрәнгән лексиканы сөйләмдә куллану.

Сүзлек белән эшләү күнекмәсе

10.02



63

Исемнең Iзатта берлек санда тартым белән төрләнеше

1

1 зат берлек сан аффиксларын( –м,-ым, -ем ) белү.Нинди аффикс ялгану сүз нинди хәрефкә бетүенә бәйле булуын ачыклау. Авырта фигыленең юклык тформасы белән таныштыру.

Тартым алмашлыгын куллана белү (1 зат, берлек сан). Кай җирең авыртканын сорый, әйтә белү.

Дәреслек эшләү күнекмәләре

11.02




Өстәмә каникул








64

[к], [п], [и],[й] авазларына беткəн исемнəрнең 1 зат берлек саны.

1

[к] - [г] , [п] - [б] авазларының чиратлашуы; [и] сузык аваз булса да, -ем кушымчасы ялгану

Татар теленнəн рус теленə тəрҗемə итү, сөйлəмдə 1 зат тартым белəн төрлəнгəн исемнəрне иркен куллана белү.

Схема буенча эшләү күнекмәләре

23.02



65

Исемнең II затта берлек санда тартым белән төрләнеше.

1

2 зат берлек сан аффиксларын( –ң,-ың, -ең ) белү. Сәламәт булу өчен киңәшләр әйтә белү. Авыру кешенең хәлен сорау, аңа дару, чәй тәкъдим итә белү.

2 зат берлек сандагы тартымлы исемнəрне сөйлəмдə дөрес куллану

Укытучының дəрес үткəрү белəн бəйле күрсəтмəлəрен, сорауларын аңлап бару.

24.02



66

Бсү№3«Синең…? – Минем…?» төзелмəсен кертү.(м/с)

1

Синең алмашлыгы белəн бирелгəн сорауга минем алмашлыгы белəн җавап бирə белү.

Актив үзлəштерелгəн сүзлəрне урынлы кулланып, диалогик сөйлəм оештыра белү.

Парларда эшләү күнекмәләре

25.02



67

Шәхси гигиена предметлары.

1

Исемнәрне I,II зат тартым белән төрләндерү күнекмәләрен камилләштерү.

Шәхси гигиена предметларының исемнәрен әйтә, аларның барлыгын, юклыгын, кирәклеген әйтә, аларны сорап ала белү. Тыңланган сүзлəрнең эчтəлегенə тулысынча төшенү.

Сыйныфташларның сөйлəмен ишетеп аңлау..

01.03



68

Бсү№4«Мин сабын белән кул юам» төзелмəсе. (д/с)

1

«Мин сабын белән кул юам» төзелмəсе белән танышу.

Минем кулым чиста, минем кулым чиста түгел төзелмəләрен сөйлəмдə иркен куллану

Укытучының сорауларын аңлау, дөрес һәм тулы җавап бирү

02.03



69

Исемнең III затта берлек санда тартым белән төрләнеше ( тартыкка беткән очрак)

1

Тартыкка беткəн 3 зат берлек сандагы тартымлы исемнəрне сөйлəмдə дөрес куллану.

Исемнəрдə тартым кушымчалары ялгану тəртибен үзлəштерү.

Күзәтү, нəтиҗə ясау күнекмәсе

03.03



70

Исемнең III затта берлек санда тартым белән төрләнеше (сузыкка беткəн очрак).

1

1,2,3 зат берлек сандагы тартымлы исемнəрне таный белү.

1,2,3 зат берлек сандагы тартымлы исемнəрне сөйләмдә куллану

Бирелгән темпта эшли белү күнекмәсе

08.03



71

3 заттагы исемнəрне аралаштырып куллану

1

1,2, 3 зат берлек сан аффиксларын белү

1,2,3 зат берлек сандагы тартымлы исемнəрне дөрес һəм урынлы аралаштырып куллану

Укытучының күрсәтмәләрен аңлап бару

09.03



9 б

Безнең гаилә. 4





72

Бсү№5.“Минем гаиләм”темасына м/с

1

Гаилә әгъзаларының исемнәрен атый, үз гаиләң турында сөйли белү, иптәшеңнең гаиләсе турында сорый белү.Таныш лексик-грамматик материал

Таныш лексик-грамматик материалны сөйлəмдə иркен куллану.

Дәреслек һәм өстәмә материаллар белән эшли белү күнекмәсе

10.03





73

Сузык һәм тартык авазларны төркемләү.

1

Гаиләдә кемнәр барлыгын әйтә, сорый белү, гаилә әгъзаларының ишләгәнен әйтә белү. Өйрәнелгән материал

Таблица төзү

Басым, сорау-җавап интонацияләре буенча эзлекле эшләү.

15.03



74

Бсү№6.Яз фасылы. Контроль күчереп язу. Нинди ел фасылы ошый ( д/с).

1

Яз фасылы турында, язгы көнне сурәтләп сөйли белү. Өйрәнелгән лексик-грамматик материал

Өйрәнелгән лексик-грамматик материалны диалогик сөйлəмдə куллану.Язның ошаганын, ошамаганын әйтә белү.

Парларда эшләү күнекмәсе

16.03



75

Боерык фигыльнең II зат берлек һәм күплек сан формаларын куллану.



4 нче чирек

1

Һава торышын сорый, урамга чакыра белү.Өйдәге эшләрне куша белү ( ю әле, булышыгыз әле)

Эш эшләргә ризалыгыңны белдерү. Кемгә бүләк бирүне әйтә белү.

Аралашу ситуациясе буенча сөйләшү үткәрә алу.

17.03



10б

Татар халык ашлары 8








76

Бсү№7.Татар халык ашлары исемнәре д/с




1

Табынга чакыра, татар халык ашларының исемнәрен әйтә, ризыкларның тәмле булуын әйтә белү. Без зат алмашлыгының сөйләмдә кулланылышы белән танышу.

Хәзерге заман хикәя фигыльнең Iзат күплек сан формасын куллану

Терәк сүзләр ярдәмендә эзлекле яза белү күнекмәсен формалаштыру.

30.03










77

Хәзерге заман хикәя фигыльнең берлек санда зат белән төрләше.

1

Фигыльнең 1,2,3 зат берлек сан кушымчалары.

Фигыльләрне җөмләдә өч затта да куллану.

Таблица белән эшләү күнекмәсе

31.03



78

Хәзерге заман хикәя фигыльнең берлек санда зат белән төрләшен ныгыту (барлыкта һәм юклыкта)

1

Фигыльнең 1,2,3 зат берлек сан кушымчалары.

Фигыльләрне җөмләдә өч затта да куллану.

Таблица белән эшләү күнекмәсе

5.04



79.

Кунакны каршы алу.

1

Кунакларны каршы ала белү.

Татар халык ашлары атамаларын сөйләмдә куллану.

Сүзтезмә, җөмлә төзү күнекмәләре

06.04



80.

Кунакта” темасына ситуатив күнегүләр эшләү

1

Кунакларны каршы ала белү, аларны табынга чакыра белү.

Өйрәнгән грамматик структураларны бәйләнешле сөйләмдә куллану

Дәреслек белән эшләү күнекмәләре

07.04



81.

Кайчан? соравына җавап бирү.Туган көннең кайчан булуын әйтү

1

Урын-вакыт һəм юнəлеш килеше сорауларын, аффиксларын белү. Туган көн турында сөйли, туган көн белән котлый белү.

Урын-вакыт килешендəге исемнəрне сөйлəмдə актив куллану.

Аралашу барышында үз фикереңне төгәл белдерә алу күнекмәсе

12.04



82.

Бсү№8.“Бүген минем туган көнем” м/ с

1

Лексик берәмлекләрне кабатлау.

Өйрәнгән лексиканы сөйләмдә куллану.

Дәреслек белән эшли белүкүнекмәләре

13.04



83.

Туган көнгә чакыру.

1

Үрнәк буенча туган көнгә чакыру язу.

Мөстәкыйль эшли белү күнекмәләре

Мөстәкыйль эшли белү күнекмәләре

14.04



11б

Кибеттә 6





09.04



84

Бсү№9.“Ашамлыклар кибетендә” темасына д/с

1

Азык-төлек исемнәрен, нәрсә ашаганыңны, эчкәнеңне әйтә белү. Өйрәнелгән лексик-грамматик материал

Таныш лексик- грамматик материалны сөйләмдә куллану. Кибеттә сатып ала белү.

Диалог төзү күнекмәләре

19.04








85

Кибеттә савыт-саба сатып алу.

1

Савыт-саба исемнәрен дөрес әйтә белү. Ничә?Ничә сум? Сорауларын сөйләмдә куллана һәм аларга җавап бирә белү. Ике аваз кушылмасын белдерүе: [йэ],[йы];[э-]

Мин пычак белән ипи кисәм. Мин кашык белән аш ашыйм төзелмәләрен сөйләмдә куллана белүне формалаштыру.Сүзләрне транскрипция билгеләре белән язу

Күзәтү һәм нәтиҗә ясый белү күнекмәләре

20.04



86

Исемнәрнең I, II, III зат берлек санда тартым белән төрләнеше.

1

Исемнәрнең I, II, III зат берлек санда тартым белән төрләнешен сөйләмдә куллануны камилләштерү. Ике аваз кушылмасын белдерүе: [йа],[йә]

Дөрес, уку, язу; әйтелеш һәм язылыш аермасын күрсәтү

Дөрес язу күнекмәләре

21.04



87

Киемнәр кибетендә.

1

Киемнәрнең исемен, төсен, нинди кием кигәнеңне әйтш белү. Ике аваз кушылмасын белдерүе:[йу],[йү]

Дөрес, уку, язу; әйтелеш һәм язылыш аермасын күрсәтү.

Чагыштыру, нәтиҗә ясау.

26.04



88

Сан+исем төзелмәсен куллана белү. Кирәкле әйберләрне сорап алырга өйрәтү

1

Ничә сум? Кибеттә сабын бармы? кебек сорауларга җавап бирү

Сан+исем төзелмәсен куллана белү

Сорауны формалаштыра белү һәм тулы җавап бирә белү күнекмәсе

27.04



89

Кибеттә.

Конроль күчереп язу№2

1

Сорауларны аңлау.

Җөмлә төзүдә сүз тәртибен дөрес куллану

Грамматик структураларны сөйләмдә файдалану

28.04




12б

Без шәһәрдә яшибез 8








90.


91.

Безнең шәһәр.


Бсү№10.“Мин шәһәрдә яшим” темасына м/с. Һәм теркәгече.

1


1

Кая?Кайдан? Кайда? сорауларына җавап бирә белү. Өйрәнелгән лексик-грамматик материал.

Сөйлəмдə фигыльнең төрле зат формаларын куллану. Һәм теркәгечен куллану. Чиста, матур, зур, кечкенә, пычрак сыфатларын кулланып, сурәтли белү күнекмәләрен камилләштерү.

Үрнәк буенча эшләү күнекмәсе


3.05



4.05





92


93

Мин транспортта барам.


Автобус белән барам” конструкциясен куллану

1


1

Нинди транспортта барганыңны әйтә белү. Белəн бəйлегенең төрле мəгънəдə кулланылышын үзлəштерү.

Белəн бəйлегенең исемнəр белəн кулланылышын гамәли үзлəштерү.

Үз эшеңә бәя бирә белү күнекмәсе

5.05


10.05




94



Бсү№11.Татарстан шәһәрләре. “Татарстан шәһәрләре” темасына д/с

1



Татарстан шәһәрләре исемнәрен дөрес әйтә белү. Өйрәнелгән лексик-грамматик материал

Өйрәнелгән лексик-грамматик материалны сөйлəмдə иркен куллану.

Сорауны формалаштыра белү һәм тулы җавап бирә белү күнекмәсе

11.05



95

1 нче сыйныфта өйрәнелгән материал буенча тест№1.

1

Үрнәк буенча туган көнгә чакыру язу.

Мөстәкыйль эшли белү күнекмәләре

Мөстәкыйль эшли белү күнекмәләре

12.05



96

Исемнәрнең юнәлеш, чыгыш,урын-вакыт килеше.

1

Исемнәрне юнәлеш, чыгыш, урын-вакыт килешендә куллану күнекмәләрен камиллләштерү.

Юнәлеш, чыгыш, урын-вакыт килешендəге исемнəрне сөйлəмдə актив куллану.

Аралашу барышында үз фикереңне төгәл белдерә алу күнекмәсе

17.05



13б

Җәй җитә. 3








97

Бсү№12.Җәйге табигать турында м/с

1

Җәй турында сөйли белү.

Таныш лексик- грамматик материалны бәйләнешле сөйләмдә куллану

Бәйләнешле сөйләм үстерү

18.05




98

Сабантуй”бәйрәменә чакыру. Йомгаклау

1

Дусларны Сабантуй бәйрәменә чакыра белү, бәйрәмдә нишләгәнеңне әйтә белү.

Диалогик сөйләм күнекмәләрен камилләштерү.

Төрле типтагы җөмлә төзү күнекмәләре

19.05



99


Туган як табигатен күзәтү.

1


Өйрәнгән лексиканы сөйләмдә куллану.

Системалаштыру күнекмәсе

24.05

















Автор
Дата добавления 20.10.2015
Раздел Другое
Подраздел Рабочие программы
Просмотров160
Номер материала ДВ-082119
Получить свидетельство о публикации


Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх