Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Начальные классы / Рабочие программы / Рабочая программа по татарскому языку 4 класс

Рабочая программа по татарскому языку 4 класс



Осталось всего 4 дня приёма заявок на
Международный конкурс "Мириады открытий"
(конкурс сразу по 24 предметам за один оргвзнос)


  • Начальные классы

Поделитесь материалом с коллегами:


«Рассмотрено» «Утверждено»

Руководитель КМО Заведующий МБОУ ________ /Мухлисова М.М./ «Тулбайская НОШ» Протокол № 1 от ______ / Хусаинова Р.М/

«___» августа 2014 г. «___» ___________ 2014 г

















РАБОЧАЯ ПРОГРАММА

по татарскому языку

для 4 класса

МБОУ «Тулбайская начальная общеобразовательная школа»

Мамадышского муниципального района Республики Татарстан

Хусаиновой Розалии Миннегалиевны

учителя начальных классов.






















2014-2015 учебный год.


Аңлатма язуы.

Эш программасы түбәндәге документларга нигезләнеп төзелде:

  1. 29.08.2011 елда ТР Мәгариф министрлыгы тарафыннан расланган гомумбелем бирү учреждениеләре өчен региональ базис укыту планына (Приказ №9282/11);

  2. 06.10.2009 нчы елда РФ Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан расланган “Гомуми башлангыч белем бирү федераль дәүләт стандартын гамәлгә кертү” турындагы боерыгына (Приказ №373);

  3. РФ һәм ТР “Мәгариф турындагы Закон” ына.

  4. Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районының “Тулбай башлангыч гомуми белем мәктәбе “ муниципаль бюджет белем бирү учреждениесенең 2014-2015 нче уку елына төзелгән укыту планы;

  5. Татар мәктәпләрендә әдәбияттан һәм татар теленнән гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты. Казан, 2008.

  6. Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбендә ана теле укыту: гомуми программа 1-4 сыйныфлар. Казан; 2011.

Ул дүртьеллык башлангыч татар мәктәбенең 4 нче сыйныфы өчен төзелгән һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы рөхсәте белән басылган «Татар теле » Дүртьеллык башлангыч татар мәктәбенең 4 нче сыйныфы (авторлар Р.Х.Ягъфәрова, Р.Ә.Асылгәрәева Казан «Мәгариф» нәшрияты.2014) дәреслеге белән тәэмин ителгән.

Киңәйтелгән тематик планның әчтәлеген мәктәптә үзләштерелергә, камилләштерелергә тиешле гомүмкүнекмәләр, татар теле курсы буенча махсус белем һәм кунекмәләр тәшкил итә.

Тематик план, укыту планы нигезендә , 4 нче сыйныфта атнага 3 сәгать исәбеннән программа материалын 102 сәгатькә бүлеп төзелде, бәйләнешле сөйләм үстерү сәгатьләре кертелде.

Укыту – тәрбия бирү методлары, алым, форма һәм технологияләре ничаклы һәм ничә тапкыр үзгәрсә дә, аларның нигезе – туган тел үзгәрешсез универсаль чара булып кала. Гасырлар уза, буыннар алмашына, ә тел һаман мәгърифәткә һәм кешенең рухи үсешенә хезмәт итә. Тел милләтне уртак максатларга тормыш эшчәнлеге һәм аралашу мохитенә берләштерә. Кеше шул эшчәнлектә һәм мохиттә катнашып, аралашып тәрбияләнә, аә- белемен үстерү һәм үзендә чын кеше сыйфатлары булдыра.

Мәктәпкә кергәнче үк, бала ана телендә сөйләшә белә, ләкин ул телне әле аңлы рәвештә кулланмый, ана телендә сөйләү – аның өчен табигый хәл. Башлангыч сыйныфта төп бурыч булып – укучыларны ана телен төшенеп, аңлап, закончалыкларына таянып һәм сөйләм ситуацяләренә туры китереп кулланырга өйрәтү булып тора. Моның өчен сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләрен дә (тыңлай, сөйләү, уку һәм язу) үстерергә кирәк. Дәреслек материалын коммуникатив юнәлештә , ә укучыларың танып белү эшчәнлеге аралашу формасында оештырыла торган итеп программа төзелде.

Тематик планлаштыруны тормышка ашырганда куелган иң әһәмиятле максатлар:

  • Уку эшчәнлеген оештыра белү, эшнең дөреслеген тикшерү, эш сыйфатына бәя бирү;

  • Китап-өстәмә мәгълүмат белән эш итә белү: дәреслек белән эш итә белү, эчтәлекне аңлап, дөрес уку, сүзлекләрдән файдалана белү;

  • Фикерләү сәләтен үстерү:

-танып-белү активлыгын үстерү,

-кагыйдәләрне аңлап кабул итү,

Укытуның эчтәлеге һәм методикасы түбәндәге бурычларны хәл итүгә юнәлтелә:

  • укучыларда сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләрен үстерү һәм телене аралашу чарасы буларак барлык ситуацияләрдә кулланырга өйрәтү;

  • - аралашу һәм танып белү чарасы булган телне аңлы үзләштерүгә ирешү;

  • Балаларны текст, китап беләш эш итү алымнарына өйрәтү;

  • Аралашу осталыгы һәм иҗади сәләт арасында бәйләнеш булдыру;

  • Укучыларның образлы, логик фикерләвен үстерү, аларда аралашу культурасы күнекмәләре тәрбияләү.

Татар теле фәнен өйрәнүдән көтелгән нәтиҗәләр

  • Шәхси нәтиҗәләр:

  • -укучыларда татар телен өйрәнүгә кызыксыну, омтылыш уяту;

  • -тел аша әйләнә-тирә тормышка игътибар, дөрес мөнәсәбәт булдыру;

  • -укучыларның фикерләү сәләтен үстерү;

  • -баланың үзенә һәм башкаларга бәя бирүенә, үз-үзен тәрбияләвенә ирешү;

  • -дөрес телдән һәм язма сөйләмгә ия булуның һәр кешенең индивидуаль культура дәрәҗәсенең күрсәткече икәнен аңлату;

  • - татар сөйләм әдәбенә хас булган сүзләрне дөрес куллану (танышканда, саубуллашканда, табын артында утырганда, рәхмәт әйткәндә, мөрәҗәгать иткәндә, гафу үтенгәндә, тәбрикләгәндә һ..б. очракларда).

  • Метапредмет нәтиҗәләр:

  • -төрле коммуникатив мәсьәләләрне (диалог, монолог, язмача текстлар) чишкәндә адекват тел чараларын сайлап ала белү;

  • -телне төрле чыганаклардан кирәкле информацияне табу өчен куллана белү;

  • -сораулар бирә белү;

  • -укытучы ярдәме белән дәрестә эшчәнлек максатын билгеләү һәм тәгъбир итү, эш планы төзү, план буенча эшләү;

  • -эш-гамәлләрнең эзлеклелеген әйтеп чыгу;

  • -үзеңнең версияңне әйтергә өйрәнү;

  • -анализлый, чагыштыра, группаларга бүлә белү;

  • -таблица, схемалар, модельләр белән эшли белү;

  • Предмет нәтиҗәләр:

  • -татар теленең әдәби нормалары турында беренчел күзаллау булдыру;

  • -өйрәнгән кагыйдәләрне куллана белү;

  • -язганны тикшерә белү;

  • -аваз, иҗек, сүз, сүз төркеме, җөмлә, җөмлә кисәкләре кебек тел берәмлекләрен таба, аера, чагыштыра, төркемнәргә аера , характеристика бирә белү; Танып белү УУГ:

  • Укучылар өйрәнәчәк:

  • -белемнәр системасында ориентлашырга (яңа белемне алдан өйрәнгән белемнән аеру);

  • -информация чыганакларын сайлап алырга (китапта ориентлашырга);

  • -яңа белемнәр табарга: китапны, тормыш тәҗрибәсен, дәрестә алган информацияне, белешмәлекне кулланып сорауларга җавап табарга;

  • -алган информацияне эшкәртергә: нәтиҗәләр ясарга, чагыштырырга, группаларга бүлергә;

  • -2 информация чыганагы белән эшләргә (дәреслек һәм эш дәфтәре): шартлы билгеләрне чагыштырырга, кулланырга;

  • -алфавит белән эшләргә.

  • Коммуникатив УУГ:

  • Укучылар өйрәнә алачак:

  • -үзеңнең позицияңне башкаларга җиткерергә (язма һәм телдән сөйләмдә фикерне җиткерү);

  • -башкаларны тыңларга, аңларга;

  • -дәрестә фикер алышырга, әңгәмәдә катнашырга;

  • -бергә-бергә бер фикергә килергә;

  • -биремнәрне парлашып, группада эшләргә .

  • Регулятив УУГ:

  • Укучылар өйрәнә алачак:

  • -хаталар өстендә эшне эшләргә кирәклеген аңлау;

  • - хаталар өстендә эшне өлкәннәр ярдәмендә эшләү;

  • -укытучы ярдәме белән һәм мөстәкыйль рәвештә дәрестә эшчәнлекнең максатын билгеләү;

  • -укытучы белән берлектә уку проблемасын ачыклау, тәгъбир итү;

  • -дәрестә практик эшчәнлекне планлаштырырга өйрәнү;

  • -эш барышында кирәкле чараларны, әйберләрне (рәсем,таблица,карандаш, линейка) куллану;

  • -укытучы белән диалогта эшеңнең уңышлылыгын билгеләү

  • Эш формалары:

  • - фронталь;

  • - парлы;

  • - группада;

  • - индивидуаль.

  • Алымнар:

  • - практик;

  • - иллюстратив аңлату;

  • - өлешчә эзләнү;

  • - күзәтү.

  • Чаралар:

  • - техник чаралар;

  • - модельләр һәм таблицалар;

  • - рәсемнәр;

- дидактик материаллар.

Белем бирүнең эчтәлеге:

  • Бүлек №

Бүлекләрнең исемлеге

Сәг. саны

1

Үткәннәрне кабатлау

8

2

Аваз һәм хәрефләр

7

3

Сүз төзелеше һәм сүз ясалышы

10

4

Сүз төркемнәре. Исем

16

5

Фигыль

18

6

Сыйфат

7

7

Зат алмашлыгы

5

8

Бәйлек, кисәкчә, рәвеш

8

9

Җөмлә

12

10

Бәйләнешле сөйләм.

11


Барлыгы

102



Авазлар һәм хәрефләр. Кабатлау. Авазлар һәм хәрефләр. Тартык һәм сузык авазлар. Иҗек. Сүзләрне юлдан – юлга күчерү кагыйдәләре. Ъ,Ь хәрефләре кергән сүзләрне дөрес уку һәм язу. Янәшә килгән бертөрле аваз хәрефләре булган сүзләр.

Алфавит. Алфавитның әһәмияте. Сүзлекләрдән кирәкле сүзләр табу.

Сүз төзелеше. Кушымча. Кушымчаларның төрләре(сүз ясагыч кушымчалар һәм сүз төрләндергеч кушымчалар). Алар ярдәмендә сүзләрнең үзгәрүен һәм яңа сүзләр ясалуын чагыштыру. Сүз ясагыч кушымчалар ярдәмендә ясалган сүзләрнең лексик мәгънәсен аңлату. Сүз төрләндергеч кушымчалар.

Сүз. Сүз төркемнәре. Сүзнең лексик мәгънәсе . Күп мәгънәле сүзләр. Сүзне туры һәм күчерелмә мәгънәдә куллану. Синонимнар. Антонимнар. Искергән һәм яңа сүзләр.

Исем. Мәгънәсе, сораулары, җөмләдәге роле. Ялгызлык һәм уртаклык исемнәре. Ялгызлык исемнәрдә баш хәреф. Исемнәрнең берлек һәм күплек сан формалары. Исемнәрнең килеш белән төрләнеше.

Фигыль. Мәгънәсе сораулары. Фигыльнең барлыкта һәм юклыкта килүе. Фигыльне зат.сан белән төрләнүе. Хикәя фигыльнең хәзерге, үткән, киләчәк заманнары. Фигыльләрнең күпмәгънәлелеге. Фигыльләрне туры һәм күчерелмә мәгънәдә куллану.

Сыйфат. Сыйфатның мәгънәсе, сораулары. Сыйфатның төс, тәм, форма, күләм, холык һәм башка билгеләрне белдерүе. Сыйфатларны шуңа карап төркемләү. Сыйфатның җөмләдә исемне ачыклап килүе. Сыйфатларның сөйләмдәге әһәмияте, антоним сыйфатларны сөйләмдә куллану.

Алмашлык. Аның мәгънә үзенчәлегенә – зат һәм предметны атамыйча. Аларның исемен алмаштырып килүенә күзәтүләр. Зат алмашлыклары. Сүзтезмәләрдә һәм җөмләләрдә аларның үзгәрүен ачыклау.

Алмашлыкларның җөмләлдәге һәм тексттагы роле.

Кисәкчә. Аларның сөйләмдәге роле, аерым сүз булуы.

Бәйлек. Төрле килешләрдә исемнәрнең һәм зат алмашлыкларының бәөлекләр белән килүенә күзәтүләр.

Җөмлә. Җөмләләрнең әйтелеш максаты буенча төрләре (хикәя, сорау, өндәү). Җөмләләрнең интонация буенча төрләре ( төйгылы, тойгысыз). Җөмләнең баш кисәкләре. Ия һәм хәбәр. Җөмләнең иярчен кисәкләре. Җөмләдә сүзләр бәйләнеше. Җыйнак һәм җәенке җөмләләр.

Сүзтезмә. Сүзтезмәдә сүзләр бәйләнеше.

Текст. Бәйләнешле сөйләм. Текстның темасы һәм төп фикерләре. Бүлек башы. Тексттагы җөмләләрнең зат алмашлыклары, һәм, ә, ләкин теркәгечләре һәм синонимнар ярдәмендә берләшүе. Текст берәмлекләрен берләштерүдә сүз тәртибенең роле. Текстларның төрләре: хикәяләү, тасвирлау, фикер йөртү. Тексттагы терәк сүзләр. Күмәкләп яисә мөстәкыйль төзегән план буенча хикәчләү характерындагы текстны изложение итеп язу.

Сюжетлы рәсемнәр һәм картиналар буенча, укучыларның тормыш тәҗрибәсе, күзәтүләренә бәйле темаларга, алдан әзерлек күреп, сочиненияләр язу.

Иҗади эшләргә тасвирлау, фикер йөртү элементларын кертү. Телдән эш характерындагы текстлар төзү.

Сөйләм этикасы.Телдән һәм язып чакыру, тәбрикләү, мөрәҗәгать итү, гафу үтенү.

Матур язу. Язу күнекмәләрен үтәү. Бер сызыклы дәфтәргә язу күнегүләре. Баш һәм юл хәрефләрен, аларның тоташтыручы сызыкларны язу.Хәреф кушылмаларын өзмичә тоташ язу. Сүз һәм җөмләләрне ритмик тоаш язу.

Башлангыч сыйныф укучыларының белем, осталык һәм күнекмәләренә төп таләпләр

Укучылар түбәндәгеләрне белергә тиеш:

сөйләмдәге авазлар;

өйрәнелгән сүз төркемнәренең лексик һәм грамматик билгеләре;

сүзнең мәгънәле кисәкләре;

гади һәм кушма җөмлә, җөмләдә баш һәм иярчен кисәк­ләрнең (терминнарын әйтмичә) билгеләре;

сүзтезмә билгеләре.

Укучылар чагыштыра һәм аера белергә тиеш:

аваз һәм хәреф;

сузык һәм тартык авазлар;

калын һәм нечкә сузыклар;

яңгырау һәм саңгырау тартыклар, парлы һәм парсыз яңгырау һәм саңгырау тартыклар;

исем, сыйфат, фигыль, зат алмашлыклары, кисәкчә;

тамыр һәм кушымча, сүз ясагыч һәм сүз төрләндергеч

кушымчалар;

җөмләләрнең әйтелү максаты буенча төрләре;җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләре (төрләргә бүлмичә); җөмлә белән сүзтезмәнең аермасы; тиңдәш кисәкле җөмләләр.

Укучыларда түбәндәге эш осталыгы булырга тиеш:

сүзләрне иҗеккә бүлү;

сүздә аваз һәм хәреф санын чагыштыру;

еш кулланышлы сүзләрне орфоэпия нормаларына туры китереп әйтү;

алфавитны куллана белү (сүзлек, каталог белән эш);

сүзләрне юлдан юлга күчерү;

өйрәнелгән сүз төркемнәренең җөмләдәге ролен күрсәтү;

сүзнең мәгънәле кисәкләрен һәм ясалышын билгеләү;

сүздәге ясагыч һәм төрләндергеч кушымчаларны билгеләү;

фигыльләрдәге зат-сан кушымчаларын аеру;

җөмләдәге сүзләр бәйләнешен ачыклау;

гади җөмләдә тиңдәш кисәкләрне табу;

75—80 сүзле текстны ачык һәм төгәл итеп күчереп һәм ишетеп язу.

Түбәндәге орфограмма һәм пунктограммалар кертелә:

җөмлә башында һәм ялгызлык исемнәрдә баш хәреф;

сүзләрдә о-ы, өе сузыклары;

ъ һәм ь хәрефләре кергән сүзләр;

кушма һәм парлы сүзләр;

саңгырау яки б, в, г, д тартыкларына беткән исемнәрдә килеш кушымчалары;

борын авазларына беткән исемнәрдә килеш кушымчалары;

сыйфатларда чагыштыру, артыклык һәм кимлек дәрәҗәсе формаларының язылышы;

җөмлә ахырында тыныш билгеләре (нокта, сорау һәм өндәү билгеләре);

тиңдәш кисәкләр янында тыныш билгеләре.


Укучыларның белем һәм күнекмәләренә таләпләр

Укучылар белергә тиеш:

  • Кушма сүз, парлы сүз;

  • Тамыр һәм ясалма сүзләр;

  • Өйрәнелгән сүз төркемнәрен һәм аларның билгеләрен;

  • Исем, фигыль, сыйфат, зат алмашлыклары, кисәкчә;

  • Җөмлә кисәкләренең тиңдәшләнеп килүе.

Укучылар башкара алырга тиеш:

  • Сүзләрдәге орфограммаларны таба һәм аларның язылышын кагыйдәләренә нигезләнеп аңлату белү;

  • Үтелгән орфограммалар кергән 75-80 сүзле текстны хатасыз һәм каллиграфик итеп күчереп һәм ишетеп, тиңдәш кисәкләр янында тыныш билгеләрен дөрес куеп язу;

  • Дөнья, болыт тибындагы сүзләргә фонетик анализ ясау;

  • Сүзләрне төзелешләре ягыннан тикшерү;

  • Сүзнең тамырын һәм кушымчаларын табу;

  • Кушымчаларның төрләрен билгеләү;

  • Сүзләрне сүз төркеме булу ягыннан тикшерү: исемнең сан, килеш кушымчаларын билгеләү; сыйфатның дәрәҗәләрен аеру; фигыльнең зат-сан, заманын күрсәтү;

  • Тиңдәш кисәкле җөмләгә синтаксик анализ ясау;

  • Тиңдәш кисәкле җөмләләрне сөйләмдә куллану;

  • Текстның темасын, төп фикерен билгеләү;

  • Темага һәм төп фикергә таянып, текстка исем кую;

  • Текстның планын төзү;

  • Хикәяләү, тасвирлау. Фикер йөртү характерындагы текстларны аера белү һәм сөйләмдә куллану;

  • Тасвирлау һәм фикер йөртү элементлары кергән 90-95 сүзле хикәяне изложение итеп язу;

  • Хикәяләү характерындагы сочинение язу.


Укыту-методик тәэмин ителеш

1. Ч. М. Харисова, И.Х. Мияссарова, Ф.Ш. Гарифуллина “Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбендә ана теле укыту: гомуми программа” 1-4 сыйныфлар. Казан; 2011

2. Р.Х. Ягъфәрова, Р. Ә. Асылгәрәева Татар теле (2 кисәктә), 4 сыйныф өчен дәреслек/ К. Тат. китап нәшрияты 2014

3. Я.Х. Абдрәхимова “Татар теленнән диктантлар 1-4 сыйныфлар”/ К. : “Мәгариф” 2009




Татар теле” фәненнән тематик планлаштыру


т/б

Дәрес темасы

Сәг. саны

Үткәрү вакыты

Искәрмә

план

факт

1

3 нче сыйныфта үткәннәрне кабатлау (8 сәг)

Сүз. Сүзнең мәгънәсе

1

3.09



2

Алынма сүзләр. Лексик мәгънә.

1

6.09



3

Сүзлекләр.

1

8.09



4

Кереш контроль диктант “Батырлык” 3нче сыйныфта үткәннәрне тикшерү.

1

10.09



5

Хаталар өстендә эш. Бер һәм күп мәгънәле сүзләр

1

13.09



6

Сүзнең туры һәм күчерелмә мәгънәсе

1

15.09



7

Синонимнар, антонимнар, омонимнар

1

17.09



8

Искергән һәм яңа сүзләр

1

20.09



9

Авазлар һәм хәрефләр. (7 сәг)

Сузык авазлар

1

22.09



10

Тартык авазлар

1

24.09



11

Иҗек. Сүзлек диктанты

1

27.09



12

Алфавит

1

29.09



13

Алынма сүзләр

1

1.10



14

Грамматик биремле диктант. “Каракач” (Татар теленнән диктантлар 1-4 М.Х.Хәсәнова 101 нче бит)

1

6.10



15

Хаталар өстендә эш. “Алынма сүзләр” теманы ныгыту

1

8.10



16

Сүз төзелеше һәм сүз ясалышы (10 сәг)

Сүз төзелеше

1

11.10



17

Тамырдаш сүзләр

1

13.10



18

Сүз ясалышы. Тамыр һәм ясалма сүзләр

1

15.10



19

Изложение. (91нче күнегү). “Сүз төзелеше” теманы ныгыту.

1

18.10



20

Хаталар өстендә эш. Кушма сүзләр.

1

20.10



21

Парлы сүзләр. Сүзлек диктанты

1

22.10



22

Контроль диктант. I чирекне йомгаклау “Миләш” (Татар теленнән диктантлар 1-4 М.Х.Хәсәнова 102 нче бит)

1

25.10



23

Хаталар өстендә эш. Тезмә сүзләр

1

27.10



24

Кабатлау. Кушма, тезмә, парлы сүзләр.

1

29.10



25

Белемнәрне ныгыту. “Сүз ясалышы” темасы буенча зачет.

1

1.11



26

Сүз төркемнәре. Исем. (16 сәг)

Исем. Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр

1

10.11



27

Ялгызлык исемнәрнең язылышы

1

12.11



28

Берлек һәм күплек сандагы исемнәр

1

15.11



29

Контроль күчереп язу. “Кыр казлары” (Татар теленнән диктантлар 1-4 М.Х.Хәсәнова 103 нче бит)

1

17.11



30

Хаталар өстендә эш. Берлек һәм күплек сандагы исемнәр. Ныгыту.

1

19.11



31

Исемнәрнең килеш белән төрләнеше

1

22.11



32

Баш килеш

1

24.11



33

Иялек килеше

1

26.11



34

Юнәлеш килеше

1

29.11



35

Төшем килеше

1

1.12



36

Чыгыш килеше. Сүзлек диктанты

1

3.12



37

Урын-вакыт килеше

1

6.12



38

Рус теленнән кергән сүзләрнең килеш белән төрләнеше

1

8.12



39

Күплек сандагы исемнәрнең килеш белән төрләнеше

1

10.12



40

Исем. Теманы ныгыту. Тест.

1

13.12



41

Контроль диктант. 2нче чирекне йомгаклау. “Салкын кыш” (Татар теленнән диктантлар 1-4 М.Х.Хәсәнова 107 нче бит)

1

15.12



42

Хаталар өстендә эш. Белемнәрне ныгыту

1

17.12



43

Фигыль (18 сәг)

Фигыль

1

20.12


эш программасының тыгызлануы

44

План буенча хикәя төзү. “Кыш килде”.

1

20.12


эш программасының тыгызлануы

45

Фигыль төркемнәре.

1

22.12



46

Фигыль төркемчәләре. Теманы ныгыту.

1

24.12



47

Боерык фигыль

1

27.12



48

Боерык фигыль. Теманы ныгыту.

1

12.01



49

Хикәя фигыль

1

14.01



50

Хәзерге заман хикәя фигыль

1

17.01



51

Хәзерге заман хикәя фигыль (кабатлау).

1

19.01



52

Үткән заман хикәя фигыль

1

21.01



53

Контроль изложение

Сыерчыклар” (224нче күнегү). Фигыль төркемнәре.

1

24.01



54

Хаталар өстендә эш. Киләчәк заман хикәя фигыль

1

26.01



55

Киләчәк заман хикәя фигыльнең төрләре

1

28.01



56

Хикәя фигыльнең юклык формасы

1

31.01



57

Фигыльне ачыклаучы сүзләр

1

2.02



58

Тикшерү эше. Диктант. Фигыль “Булган хәл” (Татар теленнән диктантлар 1-4 М.Х.Хәсәнова 111 нче бит)

1

4.02



59

Хаталар өстендә эш. Фигыль заманнары.

1

7.02



60

Сыйфат (7 сәг)

Сыйфат

1

9.02



61

Сыйфат дәрәҗәләре

1

11.02



62

Төп дәрәҗәдәге сыйфатлар

1

14.02



63

Чагыштыру дәрәҗәсендәге сыйфатлар

1

16.02



64

Артыклык дәрәҗәсендәге сыйфатлар

1

18.02



65

Кимлек дәрәҗәсендәге сыйфатлар

1

21.02



66

Тикшерү эше. Диктант. Сыйфат “Куян” (Татар теленнән диктантлар 1-4 М.Х.Хәсәнова 116 нчы бит)

1

25.02



67

Зат алмашлыклары (5 сәг)

Хаталар өстендә эш. Зат алмашлыклары

1

28.02



68

Зат алмашлыкларының сөйләмдәге роле

1

2.03



69

Зат алмашлыкларының килешләр белән төрләнеше

1

4.03



70

Зат алмашлыклары. теманы ныгыту. Тест.

1

7.03



71

Контроль диктант. 3нче чирекне йомгаклау. “Имәннәрне кем тарата?” (Татар теленнән диктантлар 1-4 М.Х.Хәсәнова 117 нче бит)

1

11.03



72

Бәйлек, кисәкчә, рәвеш (8 сәг)

Хаталар өстендә эш. Бәйлекләр һәм бәйлек сүзләр

1

14.03



73

Бәйлекләр һәм бәйлек сүзләрнең җөмләдәге роле

1

16.03



74

Кисәкчә

1

18.03



75

Кисәкчәләрнең язылышы

1

21.03



76

Тикшерү эше. Диктант. Бәйлек һәм кисәкчә “Тиен хәстәре” (Татар теленнән диктантлар 1-4 М.Х.Хәсәнова 120 нче бит)

1

1.04



77

Хаталар өстендә эш. Бәйлекләр һәм бәйлек сүзләр темасын кабатлау.

1

4.04



78

Рәвеш

1

6.04



79

Рәвешләрнең җөмләдәге роле

1

8.04



80

Җөмлә (12 сәг)

Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләре

1

11.04



81

Җөмләнең иярчен кисәкләре. Аергыч

1

13.04



82

Җөмләнең иярчен кисәкләре. Тәмамлык

1

15.04



83

Җөмләнең иярчен кисәкләре. Хәл

1

18.04



84

Гади һәм кушма җөмлә

1

20.04


эш программасының тыгызлануы

85

Тиңдәш кисәкләр

1

20.04


эш программасының тыгызлануы

86

Тиңдәш кисәкле җөмләләрдә тыныш билгеләре

1

22.04



87

Тиңдәш кисәкләр арасында һәм, ә, ләкин, әмма теркәгечләре

1

25.04


эш программасының тыгызлануы

88

Тиңдәш кисәкләр арасында һәм, ә, ләкин, әмма теркәгечләре (кабатлау)

1

25.04


эш программасының тыгызлануы

89

Сүзтезмә

1

27.04



90

Тикшерү эше. Диктант. Җөмлә. “Яхшылык” (Татар теленнән диктантлар 1-4 М.Х.Хәсәнова 122 нче бит)

1

29.04



91

Хаталар өстендә эш. Сүзтезмә, җөмлә- аермалары.

1

2.05



92

Бәйләнешле сөйләм (11 сәг)

Текст

1

6.05


эш программасының тыгызлануы

93

Текстның өлешләре

1

6.05


эш программасының тыгызлануы

94

Контроль диктант. “Сөтле үлән” 4 нче чирекне йомгаклау. (Татар теленнән диктантлар 1-4 М.Х.Хәсәнова 124 нче бит)

1

11.05



95

Хаталар өстендә эш. Текстның темасы.

1

13.05



96

Текст төрләре.

1

16.05


эш программасының тыгызлануы

97

Терәк сүзләр.

1

16.05


эш программасының тыгызлануы

98

Кыскача эчтәлек.

1

18.05


эш программасының тыгызлануы

99

План.

1

18.05


эш программасының тыгызлануы

100

Сочинение “Туган як җәе” Текст темасын кабатлау.

1

20.05



101

Хаталар өстендә эш. Сүз төркемнәре.

1

23.05



102

Йомгаклау. Текста җөмләләрнең бәйләнеше.

1

25.05




Бәйрәм көннәренә туры килү сәбәпле “Татар теле” фәненнән эш программасы тыгызланды, нәтиҗәдә дәресләр:

43 “Фигыль” һәм №44 “План буенча хикәя төзү. Кыш килде” – 20.12.2014 ел

84 “Гади һәм кушма җөмлә” һәм №85 “Тиңдәш кисәкләр” – 20.04.2015 ел

87 “Тиңдәш кисәкләр арасында һәм, ә, ләкин, әмма теркәгечләре “ һәм №88 “Тиңдәш кисәкләр арасында һәм, ә, ләкин, әмма теркәгечләре (кабатлау)” – 25.04.2015 ел

92 “Текст” һәм №93 “Текстның өлешләре” – 6.05.2015 ел

96 “Текст төрләре.” Һәм №97 “Терәк сүзләр.” – 16.05.2015 ел

98 “Кыскача эчтәлек” һәм №99 “План” – 18.05.2015 ел берләштерелде.








Кушымта


Татар теленнәнбелем һәм күнекмәләрен бәяләү нормалары. Язма эшләрнең күләме һәм аларны бәяләү

Башлангыч сыйныфларда, телдән сөйләм белән бергә, укучыларда язу күнекмәләре дә формалаштырыла. Шул максаттан дәрестә язма эшләрнең түбәндәге төрләре башкарыла:

  1. туган телдәге сүзләрне, сүзтезмәләрне, җөмләләрне, бәйләнешле текстларны күчереп яки ишетеп язу;

  2. сорауларга җавап язу;

  3. сүзлек яки контроль диктантлар язу;

  4. изложение язу;

  5. сочинение язу.

Язу күнегүләренә шулай ук матур язуга караган кимчелекләрне төзәтү кебек эшләр дә керә. Бу уңайдан һәр укучының (1 нче сыйныфта) яки кайберләренең (2—4 нче сыйныф­ларда) дәфтәрләренә аерым хәрефләрне, аларны тоташтыру үрнәкләре бирелә. Матур язуның күләме: 1 нче сыйныфта — 1 юлдан, 2 нче сыйныфта — 2 юл, 3—4 нче сыйныфларда 3 юлдан артмаска тиеш. Бу эш һәр дәрестә (телдән эзерлек чорыннан кала) алып барыла: язма эшләр даими рәвештә тикшерелэ, һәм укучылар белән хаталарны төзәтү эше оештырыла.

Язма эшләр укучыларның яңа материалны өйрәнү һәм үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү максатыннан чыгып уздырыла. Укытучы өйрәтү характерындагы язма эшләрнең күләмен һәм ешлыгын, укучыларның әзерлек дәрәҗәсеннән чыгып, үзе хәл итә.


Күчереп язуны бәяләү


Диктантларны бәяләү

Изложение һәм сочинениеләрне бәяләү

Грамматик белемнәрне бәяләү


5”

1. Пөхтә итеп язылган, орфографик хаталары булмаган, ләкин 1-2 җирдә хәрефләрнең урыны алышынган булса, куела.


1.Хатасыз яки 1 тупас булмаган хата җибәрелгән; дөрес каллиграфия белән матур итеп язылган эшкә куела.

1. Эчтәлек дөрес һәм эзлекле итеп ачылса; җөмләләр грамматик яктан дөрес төзелсә; хаталар булмаса яки 1 орфографик хата җибәрелсә, куела.


1. Ана телендә өйрәнелгән грамматик күренешләрне сөйләмдә дөрес кулланса; тупас булмаган 1-2 хата җибәрсә; укытучыга 1-2 ачыклаучы сорау бирергә туры килсә куела.

4”

2. Эш бик үк чиста итеп башкарылмаса; 1-2 хата җибәрелсә; хәрефләрнең урыны алышынса, куела.


2. 3 тән артык хата булмаса һәм ул пөхтә итеп язылса яки хатасыз, ләкин төзәтүләр белән бик үк пөхтә язылмаган эшкә куела.


2. Эчтәлек дөрес ачылып та, эзлеклелек сакланмаса яки пөхтә башкарылып, эзлеклелек булып та, сүз сайлауда һәм җөмлә төзүдә 2-3 хата булса, куела.

2. Төп таләпләрне үтеп тә, 2 грамматик хат аясаса, ләкин өстәмә сораулар саны 3 тән артмаса куела.

3”

3. Язуда 3-5 хата җибәрелсә яки хәрефнең урыны алышынса; текст пөхтә итеп язылмаса; төзәтүләр булса, куела.


3. 5 орфографик һәм 1 пунктуацион хаталы эшкә куела.



3. Текстның яки рәсемнең төп эчтәлеге бирелеп тә, эзлеклелек сакланмаса; 4-6 орфографик, пунктуацион хата җибәрелсә; сүзләр кулланганда һәм җөмләләр төзегәндә, 4-5 төгәлсезлек китсә, куела

3. Грамматик форма һәм синтаксик конструкцияләрне сөйләмдә куллана белсә, ләкин 4-5 грамматик хата җибәрсә куела.


2”

4. Хаталар саны 5 тән артса; төзәтүләр күп булса, куела.



4. Эчтәлек дөрес һәм эзлекле ачылмаса; 7-10 орфографик, пунктуацион хата җибәрелсә; сүзләр кулланганда, җөмләләр төзегәндә, 6-7 тупас хата китсә, куела.

4. Грамматик күнекмәләр начар үзләштерелсә; грамматик кагыйдәләрне сөйләмдә куллана алмаса; хаталар 6 дан артып китсә куела.











4 нче сыйныф.

Контроль диктант.

Сөтле үлән.

Чи-чи манма су булды. Ялманып кипшенгәч, эченә бераз җылы керде. Әмма бик ашыйсы килә башлады. Ләкин акчарлаклар тавышыннан куркып, качкан урынында посып утыра бирде. Ул шулай көне буе ач утырды. Караңгы төшә башлады. Кошлар да тынды. Бары елга ярына дулкыннар гына бәрелә иде.

Чи-чи, курка-курка гына куак астыннан чыкты. Очраган яфракларны, үләннәрнесуырып карады. Берсеннән дә сөт тәме килмәде. Ачуыннан ул аларны тешләп өзгәләргә тотынды. Менә бит, тапты! Бертөрле үлән сабагыннан әисенең сөте шикелле татлы сыекча чәчрәде. Башаклы үлән сабагы аны ачлыктан коткарды.


Биремнәр:

  1. Ахыргы җөмләдә ия белән хәбәр астына сыз.

  2. Түбәндәге сүзләрнең кушымчаларын аерып күрсәт:

башаклы”, “ачлыктан”




57 вебинаров для учителей на разные темы
ПЕРЕЙТИ к бесплатному просмотру
(заказ свидетельства о просмотре - только до 11 декабря)


Автор
Дата добавления 11.12.2015
Раздел Начальные классы
Подраздел Рабочие программы
Просмотров127
Номер материала ДВ-251701
Получить свидетельство о публикации

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх