Инфоурок Начальные классы Рабочие программыРабочая программа по татарскому языку 2 класс к учебнику Замалетдиновой З.И.

Рабочая программа по татарскому языку 2 класс к учебнику Замалетдиновой З.И.

Скачать материал

Казан шәһәре Совет районының

 “Татар телендә белем бирүче 149 нчы лицей»

гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе

 

Каралды

Татар теле укытучылары МБ

Гафурова Х.Ш._____

Беркетмә №1 «__»______ 2016

Килешенде

Уку – укыту эшләре буенча директор урынбасары

 Корбанова Р.Г. _________                                                                                                                                                                                                                                                                                  

«____» __________       2016

Расланды

Лицей директоры

 Вафина Ф.Г. _________                   

Педсовет № __ «__»______ 2016

Боерык №__ «__»________ 2016

 

 

 

 

2 нче б сыйныфы өчен

“Татар теле”

фәненнән

эш программасы

башлангыч белем бирү

 

 

 

 

 

 

 

 

Төзүче: Агаева Сания Дәлил кызы,

башлангыч сыйныф  укытучысы   

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

2016–2017 нче уку елы


Аңлатма язуы

Норматив документлар.

Программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды:

1.      “Россия Федерациясендә  мәгарифе турындагы”  федераль закон - ФЗ “Об образовании в Российской Федерации ( 2012 нче елның 29 нчы декаберендә РФ Президенты тарафыннан имзаланган 273 нче ФЗ; 2013 нче елның 1 нче сентябреннән гамәлдә) .

2.      Татарстан Республикасының “Мәгариф турында”гы Законы  (№68-ЗРТ 22.07.2013 ел).

3.      РФ мәгариф һәм фән министрлыгы боерыклары белән гомуми белем бирүнең  башлангыч белем бирү  (№ 373 06.10.2009 ел)  федераль дәүләт мәгариф стандарты.

4.      ТР мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәгъдим ителгән З.И.Жамалетдинованың “Татар теле. 2 сыйныф” татар теленнән укыту программасы.

5.      Татарстан Республикасы  Казан шәһәре Совет районының бюджет гомуми белем учреждениесе  “Татар телендә белем бирүче 149 нчы лицей”ның 2016-2017 елына укыту планы.

6.      МББУ “Татар телендә белем бирүче 149 нчы лицей”ның башлангыч белем бирү программасы.

7.      ТР мәгариф һәм фән министрлыгы боерыгы белән  (31.03.2014 №253) федераль исемлеккә кертелгән. Татар теле. Дәреслек: З.И.Жамалетдинова “Татар теле” 2 сыйныф. Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2013 нче ел;

8.     МББУ “Татар телендә белем бирүче 149 нчы лицей”ның эш программаларын төзү һәм раслау турындагы положениясе;

Эш программасы З.И.Жамалетдинованың “Татар теле” 2 сыйныф: Дәреслек:. Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2013 нче ел дәреслегенә төзелгән.

 

Укыту фәненең максатлары һәм бурычлары.

Программа 2 нче сыйныфта сыйфатлы белем бирүне коммуникатив, лингвистик, этнокультура өлкәсенә караган компетенцияләргә нигезләп,  аларны бер-берсе белән тыгыз бәйләп алып баруны күз уңында тота. Ул федераль дәүләт белем стандартлары таләпләренә туры китереп төзелгән. Шуңа күрә татар телен рус теле белән чагыштырып бару, рус теленең үзенчәлекләрен яхшы сиземләү, ике телгә хас булган охшаш һәм аермалы якларны даими рәвештә күрсәтү – болар барысы да игътибар үзәгендә тора.

Программаның  төп максаты — укучыларда уку мәсьәләсен дөрес кую күнекмәсе булдыру.

Федераль дәүләт гомуми белем бирү стандартына туры килгән планлаштырылган нәтиҗәләр укучыда гомуми белем бирү программасын үзләштерүнең метапредмет, предмет һәм шәхескә кагылышлы нәтиҗәләрне конкретлаштыралар һәм дөреслеген дәлиллиләр:

•шәхескә кагылышлы нәтиҗәләр – укучының үзүсешкә сәләтле булуга әзерлеге, белем алуга һәм танып-белүгә кызыксыну формалаштыру, башлангыч сыйныф укучысының укуга, милли кыймммәтләрне аңлауга үз шәхси фикерен, мөнәсәбәтен күрсәтә белүе, милли үзаңның беренчел нигезләре формалашу;

метапредмет нәтиҗәләре – укучы үзләштергән универсаль уку гамәлләре (танып-белү, регулятив, коммуникатив, шәхескә кагылышлы), белем алу, предметара төшенчәләрне үзләштерүнең нигезләрен тәшкил иткән мөһим компетенцияләрне булдыру;

•предмет нәтиҗәләре – 2 нче сыйныф программасында алынган темаларны үзләштерүдә чагыла.

Укыту-методик комплект укучыны түбәндәге эшчәнлеккә тартуны максат итеп куйды.

– Нәрсәгә өйрәтергә? – Белем бирү эчтәлеген яңарту, үзгәртү.

– Ни өчен өйрәнергә? – Белем бирүнең кыйммәтен аңлау.

– Ничек укытырга? – Белем бирү алымнарын яңарту.

Барлык шушы педагогик мәсьәләр аша укучының үзүсешен булдыру, уку эшчәнлеге нигезендә укучыны шәхес итеп формалаштыру күздә тотыла. Укучы үз эшчәнелеген контрольдә тота, бәяли, белемнең ни өчен кирәклеген аңлап үзләштерә.

Укыту-методик әсбапларның төзелешендә бу ачык чагыла.

Укучыларга һәр бүлекне үзләштерү маршруты һәм төгәл уку максаты кую өчен, һәр дәрескә уку мәсьәләсе тәкъдим ителә.

Дәреслектәге күнегүләр уку мәсьләсен чишү юлын планлаштыруны уйлап бирелә, төрле эшчәнлекне күздә тота.

Һәр бирем, күнегү махсус адымлы нәтиҗәләр чыгару өчен бирелә. Шул адымлы нәтиҗәләрдән уку мәсьәләсен чишүнең гомуми ысулы туа.

Укучы, алга таба гомуми ысулны кулланып, үзендә күнекмәләр формалаштыра, иҗади куллана.

Уку мәсьәләсен чишү күнегүләр бирелешендә ачык күренә. Ул — технология таләпләренең төп чагылышы. Укучылар эшчәнлеге төрле күнегүдә төрлечә оештырыла. Нәтиҗәләр күнегүләргә адым­лап салына. Күнегүнең авырлыгы укучының материалны үзләш­терә алу дәрәҗәсеннән чыгып билгеләнә. Шуның белән бергә, уку­чының белем дәрәҗәсен тикшерү өчен бирелгән күнегүне һәр дәрестә эшләү мөһим санала.

Татар теле фәненнән эш программасы икенче буын гомуми белем бирү  федераль дәүләт  стандартлары таләпләренә  туры    килә.

Программа елына 34 атнадан да артык булмаган атнасына 3 сәгатьлек, ТР мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәгъдим ителгән (№7699/12 от 3.06.12 ел) 4 нче модельгә нигезләнеп, еллык 102 сәгатькә исәпләп төзелде.

Программа  профессор Ә. 3. Рәхимовның психодидактика прин­ципларына нигезләнеп төзелде.

Укыту программасы тулы күләмдә үткәрелеп бетерелә.

 

Укыту фәненең эчтәлеге.

 

Бәйләнешле сөйләм

Текст. Текстны логик тәмамланган кисәкләргә (өлешләргә) бүлү, аларга исем кую, бирелгән исемнәрдән туры килгәнен сайлап алу. Тексттагы җөмләләр эзлеклелеге. Бәйләнешле сөйләмдә алмашлыкларның роле.

Текстның төзелеш схемасы (башы, төп өлеш, ахыры).

Сюжетлы рәсемнәр буенча, күзәтүләргә нигезләнеп, хикәяләү һәм сурәтләү характерындагы текстлар иҗат итү. Үз эшең турында кыска гына хикәяләр язу.

Матур язу

Язу гигиенасы күнекмәләрен ныгыту. Бер сызыклы дәфтәргә язарга күнектерү (хәрефләрнең яңа биеклеген, киңлеген үзләштерү). Сүз һәм җөмләләрне тоташ язу.

Сүзлек өстендә эш                                                                                                                                    

Язылышлары истә калырга тиешле сүзләр: аваз, авыз, авыл, акыллы, алдынгы, әкият, бәрәңге, болыт, бозау, болын, борчак, бөек, бөтен, бөре, бөртек, вакыт, ватан, васыять, вәгъдә, варис, гади, гадәт, гадел, гаҗәп, гүзәл, диңгез, дымлы, дөнья, дәү, елга, ефәк, егет, җиңү, җиһан, җиңел, зәңгәр, завод, июнь, июль, йолдыз, йозак, йомшак, йөкләмә, йөри, йөгерә, йөзә, каеш, кәгазь, колхозчы, коры, җилләт, мәңге, моңлы, мөгез, өлгер, сәлам, сәламәт, савыт, соры, сөенеч, Татарстан, төз, төрле, уңыш, уңай, хезмәт, хикәя, һава, пич, һәр, һөнәр, шәһәр, юеш, юньле, яхшы, ямьле, яшь.

Төшенчәләр

Сүз төркемнәре: исем (ялгызлык һәм уртаклык исемнәр), сыйфат, фигыль, зат алмашлыклары; антоним, синоним, омоним; тамыр, кушымча (сүз ясагыч һәм сүз төрләндергеч кушымча), тамырдаш сүзләр.

Язуда авазларның калынлы­гын-нечкәлеген ъ, ь хәрефлә-|ре ярдәмендә күрсәтү. Аеру билгеләре (ъ, ь)

 

Сүз төркемнәре турында тө­шенчә. Аларны аеру ысулы.

Исем. Исемнәрне лексик мәгъ­нәләре буенча классификация­ләү. Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр. Исемнәрнең сан бе­лән төрләнеше. Исемнәрнең килеш белән төрләнеше. Со­раулар ярдәмендә исемнәрнең килешен билгеләү. Җөмләдә исемнәрне тиешле килешкә кую

Сыйфат. Сыйфатларның җөм­ләдәге роле. Аларны лексик мәгънәләре буенча классифи­кацияләү.

Фигыль. Фигыльнең мәгънәсе һәм сораулары. Фигыльнең сан һәм заман белән төрләнүе. Фигыльнең заманын билгеләү ысуллары.

Зат алмашлыгы турында тө­шенчә. Берлек һәм күплек сандагы зат алмашлыклары. Зат алмашлыкларын сөйләмдә куллану.

Сүзнең лексик мәгънәсе. Аң­латмалы сүзлек белән эшләү. Синонимнар. Антонимнар. Омонимнар. Аларны сөй­ләмдә дөрес куллану.

Сүзнең грамматик мәгънәсе. Сүз төрләндергеч һәм сүз ясагыч кушымчалар. Тамыр­даш сүзләр. Тамырдаш сүз­ләрне тану ысулы.

 

Программаны үзләштерүнең планлаштырылган нәтиҗәләре.

Укучыларның 2нче сыйныфны тәмамлаганда татар теленнән универсаль уку гамәлләре формалаштыру (УУГ) мөмкинлекләре.

Танып белү универсаль уку гамәлләре:

- дәреслектә ориентлаша белү;

- шартлы билгеләрнең телен белү;

- рәсем һәм схемалар нигезендә биремнәр үтәү;

- төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру;

- алфавитта тамгаларның(хәрефләрнең) урнашу тәртибен белү ;

- материаль объектлар кулланып биремнәр үтәү;

- дәреслек һәм мөстәкыйль эш дәфтәрендәге мәгълүматлар белән эшли белү;

 

Регулятив универсаль уку гамәлләре:

-кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу;

- гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау;

- үз эшчәнлегеңне контрольгә алу, биремне үтәүнең дөреслеген тикшерү;

- тормыш тәҗрибәсен куллану;

- эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү.

 

Шәхескә кагылышлы универсаль уку гамәлләре:

- дәреслек геройларына, күршеңә ярдәм итүдә танып-белү инициативасы күрсәтү;

- үз уңышларың/уңышсызлыкларың турында фикер йөртү;

- үз мөмкинлекләреңне бәяләү;

- үз эшчәнлегенең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ формалаштыру;

- мәгънә барлыкка китерү («Минем өчен моның нинди мәгънәсе һәм әһәмияте бар?» - дигән сорау кую)

 

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:

- тормыш тәҗрибәсен куллану;

- күршең белән хезмәттәшлек итү.                                                                                                          

 

Укыту-методик тәэмин ителеш

Укытучы өчен

1.Татар теле дәресләре: татар телендә гомуми белем бирү оешмаларының 2 нче сыйныфында эшләүче укытучылар өчен методик кулланма/ З.И. Җамалетдинова. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2014.

2. Җамалетдинова, Зәлфирә Исхак кызы. Татар теле. 2 нче сыйныф: туган телдә (татар телендә) башлангыч гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек / З. И. Җамалетдинова. - Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2013.

3. Татар теленнән диктантлар, укытучылар өчен кулланма, М.Х. Хәсәнова, Л.И. Галиева, С.С. Мөхәммәтшина, Т.Н. Садыйкова, ТР Мәгариф һәм  фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән, (Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2006)

 

Укучылар өчен

1. Җамалетдинова, Зәлфирә Исхак кызы. Татар теле. 2 нче сыйныф: туган телдә (татар телендә) башлангыч гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек / З. И. Җамалетдинова. - Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2013.

2.Сүзлекләр

 

Электрон укыту ресурслары

1.      http://www.mon.gov.ru РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы

2.      http://www.ed.gov.ru  Белем бирү буенча федераль агентлык

3.      http://www.fasi.gov.ru  Фән һәм инновацияләр буенча федераль агентлык

4.      http://www.obrnadzor.gov.ru  Рособрнадзор

5.      http://www.apkppro.ru РФ мәгариф хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү һәм профессиональ әзерләү академиясе

6.      http://www.lexed.ru  Федеральный центр образовательного законодательства

7.      http://www.rustest.ru  Федераль тест  үткәрү үзәге

8.      http://www. tatedu.ru ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы

9.      http://www.edu. kzn.ru  ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы Белем полрталы

10.  http://www.mon.tatar.ru

11.  http://pedsovet.org  Бөтенроссия интернет-педкиңәшмәсе

12.  http://www.bytik.ru Мәгариф системасында яңа технологияләр куллану – халыкара конференция

13.  http://www.shoolexpo.ru

14.  http://www. it-n.ru

15.  http://. belem.ru

16.  http://. tatar.ru    ТР  рәсми серверы

17.  http://. tatcenter.ru  ТР мәгълүмати – аналитик порталы

18.  http://. Tat. Tatar - inform.ru   ТР мәгълүмат агентлыгы

19.  http://. intertat.ru  ТР электрон газетасы

20.  http://. vatantat.ru  “Ватаным Татарстан” газетасы

21.  http://. Tatar - kongres.ru  Бөтендөнья татар конгрессы

22.  http://. xat.ru  Татар хат алышу хезмәте

23.  http://. suzlek.ruon- line  русча сүзлек

24.  http://. Abaga.h16.ru  “Абага чәчәге” олимпиада

25.  http://. Tugan-tel.at.ru     Шрифтлар  һәм IT- технологияләр

26.  http://. Kitapxane.at.ru    татар телендәге әдәби әсәрләр китапханәсе

27.  http://. Tatar.com.ru    татар теле сүзлекләр һәм үзөйрәткечләр

28.  http://. Tatarca.boom.ru    татарча текстлар

29.  http://. tataroved.ru   Татар тарихы: төрки – татар дөньhttp:/. selet.ru


Календарь-тематик план

 

 

 

Дәрес темасы

Сәг. саны

Уздырылу көне

план

факт

 

Авазлар һәм хәрефләр (Кабатлау)

26

 

 

1.                   

Авазлар һәм хәрефләр

1

5.09

 

2.                   

Сузык авазлар

2

8.09

10.09

 

3.                   

Тартык авазлар

 

2

12.09

15.09

 

4.                   

Грамматик биремле диктант №1. (Кереш)

1

17.09

 

5.                   

Хаталар өстендә эш. Янәшә килгән ике бертөрле тартык аваз хәрефләре.

1

19.09

 

6.                   

Янәшә килгән ике бертөрле тартык аваз хәрефләре.

1

22.09

 

7.                   

Иҗек 

1

24.09

 

8.                   

Сүзләрне юлдан-юлга күчерү

2

26.09

29.09

 

9.                   

Сүздә аваз һәм хәреф саны

2

1.10

3.10

 

10.               

Калын һәм нечкә сузыклар

2

6.10

8.10

 

11.               

Е,Ю,Я хәрефләренең ике аваз белдергән очраклары

2

10.10

13.10

 

12.               

Контроль кучереп язу №1.

1

15.10

 

13.               

Хаталар өстендә эш. ъ билгеләре. Калынлык, нечкәлек билгеләре.

1

17.10

 

14.               

Ь, ъ – аеру билгесе

1

20.10

 

15.               

“Авазлар һәм хәрефләр” темасына грамматик биремле диктант №2

1

22.10

 

16.               

Хаталар өстендә эш.

1

24.10

 

17.               

Авазларның һәм сүз басымының мәгънә аеруда катнашы

2

27.10

29.10

 

18.               

Баш һәм юл хәрефләрне дөрес куллану

2

07.11

10.11

 

 

Алфавит

6

 

 

19.               

Хаталар өстендә эш. Алфавит.

1

12.11

 

20.               

Алфавитны куллану

2

14.11

17.11

 

21.               

Беренче хәрефенә карап сүзләрне алфавит тәртибендә урнаштыру

2

19.11

21.11

 

22.               

Контроль күчереп язу №2

1

24.11

 

 

Сүз

25

 

 

23.               

Хаталар өстендә эш. Сүз – предмет,хәрәкәт,билге атамасы

1

26.11

 

24.               

Сүзнең атау функциясен сораулар ярдәмендә билгеләү

1

28.11

 

25.               

Сүзнең атау функциясен сораулар ярдәмендә билгеләүгә биремнәр утәү

1

01.12

 

26.               

 Сүз һәм сүзтезмә

2

03.12

05.12

 

27.               

Сүзтезмә һәм җөмлә

2

08.12

10.12

 

28.               

Әйтү максаты буенча җөмлә төрләре

2

12.12

15.12

 

29.               

“Сүз” темасы буенча ирекле диктант №1

1

17.12

 

30.               

Хаталар өстендә эш. Тамыр һәм кушымча.

1

19.12

 

31.               

Тамыр һәм кушымчаны тануга күнегүләр эшләү.

2

22.12

24.12

 

32.               

Тамыр сүзләр

2

09.01

12.01

 

33.               

Тамыр сүзләргә кушымчалар ялгану

1

14.01

 

34.               

Тамыр сүзләргә кушымчалар ялгануга күнегүләр эшләү

1

16.01

 

35.               

Контроль күчереп язу №3

1

19.01

 

36.               

Хаталар өстендә эш.

1

21.01

 

37.               

Тамырдаш сүзләр

2

23.01

26.01

 

38.               

Тамырдаш сүзләрне тануга күнегүләр эшләү. “Сүз” темасына тикшерү эше №1

1

28.01

 

39.               

“Тамырдаш сүзләр” темасы буенча иҗади диктант №1

1

30.01

 

40.               

Укыган әсәр эчтәлеген язу

1

2.02

 

41.               

Язма эшләр буенча хаталар өстендә эш

1

4.02

 

 

Сүзнең атау функцияләре

12

 

 

42.               

Предметны белдергән сүзләр

1

6.02

 

43.               

Кем? Нәрсә? сорауларына җавап биргән сүзләр

1

9.02

 

44.               

Предметның эшен, хәрәкәтен белдергән сүзләр

2

11.02

13.02

 

45.               

Предметның билгесен белдергән сүзләр

2

16.02

18.02

 

46.               

“Сүз төркемнәре” темасы буенча иҗади диктант №2

1

20.02

 

47.               

Иптәшеңнең тышкы кыяфәтен сурәтләп,хикәя язу

1

25.02

 

48.               

Кеше исемнәрен, шәһәр, елга, авыл исемнәрен, хайван кушаматларын баш хәреф белән язу

2

27.02

02.03

 

49.               

Укыган әсәр эчтәлеген язу.

1

04.03

 

50.               

Сүзнең атау функцияләре” темасына грамматик биремле диктант №3

1

06.03

 

 

Җөмлә

21

 

 

51.               

Хаталар өстендә эш. Сөйләмне җөмләләргә аеру

1

09.03

 

52.               

Сөйләмне җөмләләргә аеру

1

11.03

 

53.               

Җөмләне әйтү максаты буенча дөрес интонация белән уку

1

13.03

 

54.               

Җөмлә азагында әйтү максаты буенча тыныш билгеләре. Хикәя җөмлә.

1

16.03

 

55.               

Сорау җөмлә

1

18.03

 

56.               

Өндәү җөмлә

1

30.03

 

57.               

Җөмлә төзү алгоритмы

2

01.04

03.04

 

58.               

Җөмләнең баш кисәкләре. Ия белән хәбәр.

2

06.04

08.04

 

59.               

Җөмләдә ия белән хәбәрне билгеләү.

2

10.04

13.04

 

60.               

Җөмләдә сүзләр бәйләнеше

2

15.04

17.04

 

61.               

Контроль күчереп язу №4

1

20.04

 

62.               

Хаталар өстендә эш. Сүзгә һәм сүздән сорау кую

1

22.04

 

63.               

Сүзгә һәм сүздән сорау кую

2

24.04

27.04

 

64.               

Сюжетлы рәсемнәр буенча җөмләләр , кечкенә хикәя төзү

2

29.04

03.05

 

65.               

Арадаш аттестация “Җөмлә” темасына грамматик биремле диктант №4

1

04.05

 

66.               

Бәйләнешле сөйләм

12

 

 

 

Хаталар өстендә эш. Сөйләмдә җөмләләрнең үзара бәйләнеше

1

06.05

 

67.               

Сөйләмдә җөмләләрнең үзара бәйләнеше

1

08.05

 

68.               

Бер темага текст һәм аерым җөмләләр

1

11.05

 

69.               

Текстның темасы

1

13. 05

 

70.               

Текстта җөмләнең мәгънәви бәйләнеше

2

15.05

18.05

 

71.               

Текстның кисәкләре һәм шул кисәкләрне берләштерү чаралары

2

20.05

22.05

 

72.               

Кечкенә текстка исем кую

2

25.05

27.05

 

73.               

Еллык тикшерү эше №2.

1

29.05

 

74.               

Кабатлау

1

30.05

 

 

 

 

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Рабочая программа по татарскому языку 2 класс к учебнику Замалетдиновой З.И."

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Логопед

Получите профессию

Няня

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 663 852 материала в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 04.10.2016 1577
    • DOCX 44 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Агаева Сания Далилевна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Агаева Сания Далилевна
    Агаева Сания Далилевна
    • На сайте: 8 лет и 7 месяцев
    • Подписчики: 2
    • Всего просмотров: 17534
    • Всего материалов: 14

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Секретарь-администратор

Секретарь-администратор (делопроизводитель)

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс профессиональной переподготовки

Методика организации образовательного процесса в начальном общем образовании

Учитель начальных классов

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 2688 человек из 84 регионов
  • Этот курс уже прошли 12 482 человека

Курс повышения квалификации

Возрастные особенности детей младшего школьного возраста

36 ч.

1700 руб. 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 128 человек из 51 региона
  • Этот курс уже прошли 2 092 человека

Курс повышения квалификации

Специфика преподавания предмета «Родной (русский) язык» с учетом реализации ФГОС НОО

36 ч. — 144 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 234 человека из 59 регионов
  • Этот курс уже прошли 3 167 человек

Мини-курс

Преодоление депрессии: путь к психологическому благополучию

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 82 человека из 38 регионов
  • Этот курс уже прошли 32 человека

Мини-курс

Фитнес: особенности занятий и специфика питания

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 117 человек из 43 регионов
  • Этот курс уже прошли 39 человек

Мини-курс

Психологические особенности педагогического общения

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 32 человека из 18 регионов
  • Этот курс уже прошли 20 человек