Инфоурок Другое Рабочие программыРабочая программа по татарскому языку 8 класс (рус. гр.) ФГОС: 2часа в неделю

Рабочая программа по татарскому языку 8 класс (рус. гр.) ФГОС: 2часа в неделю

Скачать материал

                                                                   Аңлатма язуы

Рус телендә төп гомуми төп белем бирү оешмаларының 8 нче сыйныфында белем алучы рус балаларына татар телен укыту өчен эш программасы түбәндәге документларга һәм укыту-методик комплектларга нигезләнеп төзелде.

1. «Россия   Федерациясендә    мәгариф   турында»  Россия  федераль Законы 29.12.2012нче ел, 273 нче номерлы карар.

2.«Мәгариф турында» Татарстан  Республикасы Законы,  22.07.2013нче ел, 68 нче номерлы карар.

3. «Татарстан Республикасы  дәүләт  телләре  һәм   Татарстан  Республикасында башка телләр турында» Татарстан  Республикасы Законы,01.07.2004 нче ел.

4. «2014-2020 нче елларга Татарстан Республикасы  дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка  телләрне саклау, өйрәнү һәм  үстерү   буенча   Татарстан  Республикасы    Дәүләт программасы», 25.10.2013 нче ел,  794 нче карар.

5.ТР  Мәгариф  һәм  фән  министрлыгының «Федераль   дәүләт  белем стандартлары нигезендә  мәктәпләрдә татар телен  һәм  әдәбиятын  укыту турында» 12138/13нче номерлы хаты, 7.09.2013нче ел.

6.Татарстан  Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының якынча эш программасын раслау турындагы 29.04.2010нчы елдан 1763/10нчы номерлы хаты.

7.«Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теле һәм әдәбиятыннан үрнәк програм­малар. 1-11 нче сыйныфлар», Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2011нче ел.

8. «Урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә рус телле балаларга татар телен комуникатив технология нигезендә укыту программасы.1-11 нче сыйныфлар», төзүче-авторлар: Р.З. Хәйдәрова, Р.Л. Малафеева, Казан, 2015нче ел.

9.2016-2017 нче уку елына ТРның дәүләт аккредитациясе булган гомумбелем бирү учреждениесендә куллану өчен тәкъдим ителгән региональ дәреслекләр исемлеге. РФ Мәгариф һәм фән министырлыгының 2015 нче ел 8 нче июнь  576 номерлы боерыгы.

10.“35нче лицей” муниципаль бюджеттагы  гомуми белем бирү учреждениесенең эш программалары төзү турындагы локаль актлары.

11.“35нче лицей”муниципаль   бюджеттагы  гомуми белем бирү  учреждениесенең 2016-2017 нче уку елы өчен укыту планы

                                        

    УКЫТУ ПРЕДМЕТЫНА ГОМУМИ АҢЛАТМА

Татар теле укыту максатлары

Урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендәрус телле балаларга татар телен укыту максатлары берничә аспектны үз эченә ала: танып белү, үстерү, тәрбия, белем бирү.

Танып белү максатының эчтәлеге

Татарстан Республикасында яшәүче һәр милләт кешесенә, үз халкы тарихыннан тыш, шушы төбәктә төп халык булып саналган татар халкы мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, тарихи үткәнен, бүгенгесен, киләчәген белү зарур. Татар халкы белән кулга-кул тотынып яшәргә әзерләнүче һәр кеше бу халыкның бәйрәмнәрен, традицияләрен аңларга, хөрмәт итәргә, әдәбият-сәнгать вәкилләренең иҗади казанышлары белән үзенең рухи үсешен баета алу мөмкинлегеннән файдаланырга тиеш. Программа эчтәлеге телгә өйрәтү процессын «бала өчен башка дөньяга тәрәзә ачу» булырлык һәм шуның аркылы аның үз яшәешен дә тулырак аңлавына ярдәм итәрлек итеп сайланды.

Татарстанда яшәүче милләтләр, Татарстанның дәүләт символлары, Татарстанның территориясе, географик урыны; башкалабыз Казанның тарихи үткәне, бүгенге йөзе; татар сәнгатенең төрле тармаклары буенча күренекле  шәхесләр турында укучыларның татарча сөйли алулары төп максат итеп куела.

Үстерү максатының эчтәлеге

Шәхеснең белемле булуы, тәрбиялелек һәм аның фикерләү сәләте үсеше дәрәҗәсеннән дә тора. Укыту процессында үстерү, тәрбия максатларын даими күзаллап эшләү - укытуның практик ягы уңышлылыгының алшарты. Балаларның психик үсешен түбәндәге юнәлешләрдә үстерүгә аеруча игътибар бирү таләп ителә:

– фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерләү;

– хәтерне үстерү (ихтыярый, ихтыярсыз), игътибарлылыкны үстерү;

– аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре);

– ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне үстерү.

Бу максатлар программага сайланган эчтәлек нигезендә сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләре буенча да эш оештырганда да беренче планга куела.

Тәрбияви максатның эчтәлеге

Укучыларның тиешле дәрәҗәдәге тәрбиялелегеннән башка укыту процессын оештыру мөмкин түгел. Тәрбия процессы, беренче чиратта, укытуның эчтәлеге һәм методлары белән бәйле. Шуңа күрә программа эчтәлеген сайлаганда, материалның тәрбияви мөмкинлекләрен исәпкә алу мөһим. Татар теленең грамматикасын өйрәнү процессында эчтәлектә әхлакый проблемалар булган кечкенә текстлар үзләре үк коммуникатив мотивациягә ия, ягъни, укучыларның эчке кызыксынуы тәэмин ителгән була. Шунлыктан тексттагы лексика, грамматика җайлырак истә кала һәм  аралашу ситуациясе булдыру әллә ни кыенлык тудырмый.

Белем бирү максатының эчтәлеге

Укучыларның  татар теле буенча лексик, грамматик күнекмәләре филологик белемнәр суммасы дәрәҗәсендә генә калмыйча, ә сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләрендә дә аралашуда кулланырлык дәрәҗәгә җитүе зарур. Ягъни, укучылар, нинди дә булса сүзне, я грамматик категорияне тану, аеру, аңлау, тәрҗемә итү дәрәҗәсендә генә түгел, аларны аралашу максатыннан мөстәкыйль кулланырлык дәрәҗәдә өйрәнергә тиешләр. Укучының белеме дигәндә, без аның аерым сүзләрне яки грамматик категорияне тану, аера белүен генә күзалламыйбыз, ә аларны кулланып сөйләшә алуын күзаллыйбыз. Шул вакытта гына татар телен дәүләт теле буларак өйрәнү бурычы үтәлә.

Уку планында тоткан урыны  

Уку планында татар теле филология өлкәсенә карый.Укыту планында каралганча, татар теле дәресләре өчен эш прграммасы атнага 2 сәгать исәбеннән елга 70 сәгатькә төзелде.

     ТАТАР ТЕЛЕНӘ ӨЙРӘТҮНЕҢ НӘТИҖӘЛӘРЕ

Урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә телне гамәли үзләштерү нәтиҗәсендә укучыларда татар теленең күп мәдәниятле дөньядагы роле һәм мөһимлеге турында күзаллаулар формалаша. Татар мәдәниятенең укучылар  өчен булган катламы белән  танышу башка мәдәнияткә карата ихтирам хисе уята, ягъни укучыларга үз мәдәниятләрен дә тирәнрәк аңларга мөмкинлек бирә, аларда ватанпәрвәрлек хисе уята.

 Татар теленә өйрәтүнең  программада күрсәтелгән күләмдә гомуми нәтиҗәләре түбәндәгеләрдән гыйбарәт:

   -укучыларныңкоммуникатив компетенциясен(аралашу осталыгын) үстерү, ягъни, татар телендә сөйләшүчеләр белән телдән яки язмача аралашу күнекмәләре булдыру;

   -коммуникатив бурычлар куя һәм хәл итә белү, адекват рәвештә аралашуның вербаль һәм вербаль булмаган чараларыннан,  сөйләм этикеты үрнәкләреннән  файдалана алу, киң күңелле әңгәмәдәш булу;

  -«Татар теле»предметынакарата уңай мотивация һәм тотрыклы кызыксыну булдыру һәм, шулар нигезендә, белем алуның алдагы баскычларында татар телен уңышлы үзләштергә шартлар тудыру.

 

Укытуның шәхси нәтиҗәләре

Гомуми белем бирү мәктәбен төгәлләгәндә, укучының үзенә һәм үзенең әйләнә-тирәсендәге кешеләргә, тормыштагы яшәеш проблемаларына карата түбәндәге шәхси кыйммәтләре формалашкан булуы күзаллана:

   -шәхесара һәм мәдәниятара аралашуда  татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге тудыру;

   -әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау;

   -текстлардагы төрле тормыш ситуацияләренә һәм геройларның          гамәлләренә гомүмкешелек нормаларыннан чыгып бәя бирү;

   -«гаилә», «туган ил», «мәрхәмәтлелек»төшенчәләрен кабул итү, «башкаларга карата түземлелек, кайгыртучанлык», «кеше кадерен белү» кебек хисләр формалашу.

Укытуның метапредмет нәтиҗәләре:

Урта белем бирү баскычындататар теле укыту, танып белү чарасы буларак,  укучыларның фикер йөртү,  интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен үстерүгә, шулай ук,реаль тормышта туган проблемаларны хәл итү өчен кирәк булган универсаль уку гамәлләрен (танып белү, регулятив, коммуникатив)формалаштыругахезмәт итә.

Укытуның метапредмет нәтиҗәләре

Татар теле укыту, танып белү чарасы буларак,  укучыларның фикер йөртү,  интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен үстерүгә, шулай ук, реаль тормышта туган проблемаларны хәл итү өчен кирәк булган универсаль уку гамәлләрен (танып белү, регулятив, коммуникатив)формалаштыругахезмәт итә.  

Укучыларда мәгълүмати җәмгыятьтә яшәү һәм эшләү өчен кирәкле күнекмәләр үстерелә. Укучылар текст, күрмә-график рәсемнәр, хәрәкәтле  яисә хәрәкәтсез сурәтләр, ягъни, төрле коммуникацион технологияләр аша тапшырыла торган мәгълүмати объектлар белән эшләү тәҗрибәсе ала; презентацион материаллар әзерләп, зур булмаган аудитория алдында чыгыш ясарга өйрәнә; укучыларда, компьютер яисә ИКТ нең башка чаралары белән эш иткәндә, сәламәтлеккә зыян китерми торган эш алымнарын куллана алукүнекмәләре формалаша.

Танып белүнәтиҗәләре:

    -фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерли белү;

    -иҗади һәм эзләнү характерындагы  проблеманы  билгеләү, аларны  чишү  өчен алгоритм булдыру;

    -объектларны  чагыштыру, классификацияләү  өчен уртак билгеләрне  билгеләү;

    -төп мәгълүматны  аеру, укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү;

    -тиешле мәгълүматны табу өчен, энциклопедия, белешмәләр, сүзлекләр, электрон ресурслар куллану.

Регулятив нәтиҗәләр:

    -уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү;

    -эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба  белү;

    -уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү;

    -билгеләгән  критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү;

    -укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү;

    -ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне формалаштыру;

    -дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли һәм  алар белән дөрес эш итә белү;

    -дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү.

 Коммуникатив нәтиҗәләр:

    -әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аңа туры килерлек җавап бирә белү;

    -әңгәмәдәш  белән  аралашу калыбын төзү;

    -аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре);

    -парларда һәм күмәк эшли белү;

   -мәгълүматны туплау өчен, күмәк эш  башкару;

   -әңгәмәдәшең белән сөйләшүне башлый, дәвам итә, тәмамлый белү.

Татар теленә өйрәтүнең предмет нәтиҗәләре:

Тыңлап аңлау

- төрле төрдәге тыңлап аңлау күнегүләрен үти белү;

- сүзләрне, җөмләләрне аңлап тәрҗемә итә белү;

- тәкъдим ителгән текстны тыңлап, эчтәлеге буенча сорау бирә, сорауларга җавап бирә белү;

- зур булмаган аутентив яки адаптацияләнгән  әдәби әсәрләрдән өзекләрне, информацион характердагы текстларны, газета-журналлардан мәкаләләрне тыңлап аңлап, эчтәлеге буенча фикереңне әйтә, аралашуга чыга белү;

- сыйныфташларыңның сөйләмен тыңлап аңлау һәм аларга үз фикереңне аңлата белү, алар белән әңгәмә кору, әңгәмәдә катнаша белү.

Диалогик сөйләм

- сорау, җавап, килешү-килешмәү, шикләнү һәм башка репликаларны дөрес кулланып, әңгәмә кору, сөйләшә белү;

- аралашуда катнаша, аны туктата һәм яңадан башлый белү;

- парда, төркемдә сөйләшү барышында үз фикереңне аңлата, раслый, дәлилли белү, ситуация аңлашылмаганда, сорау биреп, сөйләм барышын ачыклый белү;

- терәк схемалар кулланып, ситуация буенча әңгәмә кора белү;

- татар сөйләм этикеты үрнәкләреннән урынлы файдаланып әңгәмә кору, сөйләшә белү.

Монологик сөйләм

- программада тәкъдим ителгән темалар буенча тиешле эзлеклелектә текст төзи һәм аның эчтәлеген сөйли белү;

- конкрет ситуациягә үз карашыңны әйтә, төрле вакыйгалар, яңалыкларны хәбәр итә белү;

- монологик сөйләмдә кереш, эндәш сүзләрне кулланып, орфоэпик һәм грамматик нормаларны саклап, үз фикереңне төгәл җиткерә белү;

- өйрәнгән текстны үз сүзләрең белән сөйләп бирә белү;

- өйрәнгән шигырьләрне яттан сәнгатьле сөйли белү.

 

Уку

- уку текстларын татар теленең әйтелеш нормаларын саклап, сәнгатьле һәм аңлап уку;

- текстның эчтәлегенә нигезләнеп, контекст буенча яңа сүзләрнең мәгънәсен аңлый белү;

- таныш булмаган текстны эчтән укып, аның төп фикерен таба белү;

- таныш булмаган сүзләрнең, төзелмәләрнең тәрҗемәсен сүзлектән таба белү.

 

 Язу

-өйрәнелгән темалар буенча актив куллануда булган  сүзләрне дөрес яза белү;

конкрет бер тема буенча хикәя төзи белү;

- прагматик текстлар (рецептлар, белдерүләр, афиша һ.б.), эпистоляр жанр текстлары (хатлар, котлаулар һ.б.) яза белү;

- үзеңне борчыган проблемага карата үз фикерләреңне язмача җиткерә белү;

- тәкъдим ителгән текстның эчтәлегенә нигезләнеп, аны үзгәртеп яки дәвам итеп яза белү.

 

УКЫТУ ПРЕДМЕТЫНЫҢ ЭЧТӘЛЕГЕ

1.   Күп укыган – күп белер

Мәктәп" темасы буенча лексика. Комплимент әйтү формалары. Уку әсбаплары. Хәзерге заман хикәя фигыль. Тартык һәм сузык авазларга беткән исемнәрнең тартым белән төрләнешен кабатлау. Сорау кисәкчәләре. Минем җәйге ялым.Р.Вәлиеваның “Мәктәбем” шигырендәге лексик-грамматик материал. Классташларның  укуы, билгеләр алуы, өй эшен эшләү, дәрестә катнашу турында сөйләм үрнәкләре. Интернет аша үз белемеңне күтәрү. Билгесез үткән заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше. Билгесез киләчәк заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше. Хәл фигыль, аның ясалышы һәм сөйләмдә кулланылышы. "Өлгерәм әле" тексты буенча лексик-грамматик материал. “Өлгерәм әле" тексты героена киңәшләр бирү. Шарт фигыль турында төшенчә, ясалу ысуллары, зат-сан белән төрләнеше. Инфинитив. Инфинитивны сөйләмдә куллану. Яхшы уку кагыйдәләре, яхшы уку өчен кирәкле сыйфатлар. Р. Вәлиеваның “Барый телевизор карый” шигырендә  начар укуның сәбәпләре. Татарстан Республикасының Милли китапханәсе тарихы.

2.Мин һәм минем яшьтәшләрем.

Яшьтәшләрең белән аралашу. “Аралашу серләре” текстында лексик-грамматик материал.Яшьтәшләр белән аралашу кагыйдәләре. Яшьтәшләрнең тышкы кыяфәте һәм эчке сыйфатлары. Тышкы кыяфәтне һәм характерны белдерүче сыйфатлар. Шарт фигыльнең барлык һәм юклык формалары. Инфинитив+модаль сүзләр төзелмәсе. “Әдәп кагыйдәләре” текстындагы лексик-грамматик материал. Әдәп кагыйдәләрен үтәү кирәкме? Исем фигыль, аның килешләр белән төрләнеше. Психолог киңәшләре. М.Галиевның “Җиңәсем килде” әсәрендәге лексик-грамматик материал. Геройга характеристика бирү, аның уңай һәм тискәре сыйфатларын күрсәтү, ялганлашуга карата үз фикереңне әйтү.  Сыйфат фигыль, аның заман формалары.“Ал кирәк, гөл кирәк” текстындагы лексик-грамматик материал. Сиңа нинди кызлар (егетләр) ошый? Алмашлыклар. Аларның төркемчәләре.Билгеләү алмашлыклары, аларның ясалышы һәм кулланылышы. “Минем төсем – яшел? Ә синеке?” текстында лексик-грамматик материал. Киемгә карата комплиментлар. Сиңа нинди кием килешә? Төсләр кәефкә ничек тәэсир итә?Матур киенү серләре. “Музыка дөньясында” тексты. Яраткан шөгыльләр: музыка, бию, рәсем ясау, уку һ.б. Музыкаль бәйрәмнәр. Танышу өчен хатлар, хат язу үрнәкләре.

3.Табигать һәм кеше.

Нәрсә ул табигать?Табигать төшенчәсе. Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләре. Җыйнак һәм җәенке җөмләләр. Ия белән хәбәр арасында сызык. Бәйлекләр һәм бәйлек сүзләр. Табигать –безнең әйләнә-тирәбез. Табигатьне саклау оешмалары турында мәгълүмат. Теләк фигыль,аның барлыкта һәм юклыкта кулланылуы. Башка теләк белдерү формалары. Теркәгечләр, тезүче һәм ияртүче теркәгечләр. Теркәгечләрне җөмләдә куллану. “Урман” текстында лексик-грамматик материал. Урман – кешенең якын дусты. Безнең як урманнары. Исемнәрнең ясалыш ысуллары. Парлы, кушма, тезмә,  кыскартылма исемнәр. Сыйфат дәрәҗәләре. “И ямьле соң бу дөнья”текстында лексик-грамматик материал. Минем яраткан ел фасылым. Дару үләннәре. Табигать һәм кеше.Табигатьтәге кызыклы күренешләр. Бүгенге экологик проблемалар. Табигатькә сак караш.

4.Туган җирем – Татарстан.

“Туган ягым – Татарстан” темасына караган лексик-грамматик материал.Татарстанның урнашкан урыны, климаты, мәйданы, табигый байлыклары.Исемнәрнең тартым белән төрләнеше. “Исем+исем” сүзтезмәсе. Татарстанның табигате. “Казан” тексты. Татарстанның башкаласы Казан, аның бүгенге йөзе. Казанның истәлекле урыннары: Казан Кремле, Сөембикә манарасы, Татарстанның Милли музее, Бауман урамы, музейлар. Казанда яшәгән атаклы шәхесләр.Казан – спорт шәһәре. Казандагы спорт корылмалары. Казанда уздырылган спорт ярышлары. Казанда ял итү урыннары. Сөембикә манарасы, аның турында легендалар,  интернет-экскурсия. Татарстанда яшәүче халыклар. Шәһәребездә Сабантуй бәйрәме, Сабантуйдагы уеннар, күңел ачу урыннары. Максат, теләк белдерү формаларын кабатлау. 8 нче сыйныф курсы материалын кабатлау.

Грамматик минимум

1.      Хикәя фигыльнең заман формаларын (хәзерге, үткән, киләчәк) сөйләмдә куллануны ныгыту.

2.      Сан төркемчәләрен гомумиләштереп кабатлау.

3.      Билгеләү, билгесезлек, юклык, тартым алмашлыкларының сөйләмдә еш кулланыла торган очраклары белән таныштыру.

4.      Сыйфат фигыльнең барлыкта һәм юклыкта заман формаларын сөйләмдә куллану.

5.      Хәл фигыльне сөйләмдә куллану.

6.      Бәйлек һәм бәйлек сүзләрне сөйләмдә куллану.

7.      Җыйнак һәм җәенке җөмләләрне сөйләмдә куллану.

8.      Гади фигыль хәбәрле (Мин татарча беләм), исем хәбәрле (Безнең гаиләбез тату) һәм тезмә фигыль хәбәрле (Мин укырга яратам) гади җөмләнетаный, аера белү.

9.       Тиңдәш кисәкле җөмләләрне таный, аера белү.

         

ТЕМАТИК ПЛАНЛАШТЫРУ

 

8нче сыйныф

Күп укыган – күп белер

Сыйныфташларыңның белем алуга карашын, яхшы уку өчен кирәкле сыйфатлар турында сөйләү. Яхшы укуга карата мөнәсәбәтнеңне белдерү.Интернет аша үз белемеңне күтәрү турында сөйләшү. Татарстан Республикасының Милли китапханәсе тарихын сөйләү.

19

Мин һәм минем яшьтәшләрем

Яшьтәшләрең белән аралашу кагыйдәләре, дуслашу серләре, нинди кызлар һәм малайлар ошавы турында сөйләшү. Яшьтәшләреңнең тышкы кыяфәтен, характер сыйфатларын әйтү. Матур киенү серләре турында сөйләшү.Яраткан музыкаң, җырчылар, турында сөйләү.

25

Табигать һәм кеше

Табигать төшенчәсе, бүгенге экологик проблемалар, табигатькә сак караш турында сөйләшү.Табигать байлыгы, табигатьтәге кызыклы күренешләр турында мәгълүмат бирү.

16

Туган җирем – Татарстан

Татарстанның табигате турында мәгълүмат бирү. Казан шәһәре, андагы яңа үзгәрешләр турында сөйләү. Казан шәһәрендәге спорт корылмалары, ял итү урыннары, тарихи истәлекләр турында әңгәмәгә керү.

10

 

 

Татар теленнән практик эшләр

 

     Дәрес темасы

 

 

 

 

 

Сәгатьләр

 саны

 

 

 

Дәресләр (яңа һәм практик)

Контроль эшләр (тестлар)

Сүз. диктанты  

Сочинение/изложение, контроль аудирование

Мөстәкыйль эшләр

   1

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Күп укыган – күп белер.

19

16

2

 

1

 

2

Мин һәм минем яшьтәшләрем.

25

20

1

1

2

1

3

Табигать һәм кеше.

16

12    

1

1

2

 

4

Туган җирем – Татарстан.

10

6

1

 

1

 

д

2

 

 

70

54

5

2

6

3

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

                                                        Календарь-тематик план

Бүлек исеме, темалар

Сәгать

 саны

Үткәрү вакыты

план

факт

 

Күп укыган – күп белер.

19 сәг.

 

 

1

Мәктәптә укулар башланды. Комплимент әйтү формалары.

1

02.09

 

 

2

 Тартык һәм сузык авазларга беткән исемнәрнең тартым белән төрләнеше

1

05.09

 

 

3

Минем җәйге ялым.Р.Вәлиеваның “Мәктәбем” шигырендәге лексик-грамматик материал.

1

06.09

 

 

4

Атна көннәрендә дәресләр расписаниесе

1

10.09

 

 

5

Хикәя фигыльнең 3 заман формасы

1

12.09

 

 

6

Ш.Галиев”Безнең йорт малайлары”

1

13.09

 

 

7

№1. Кереш контроль эш.

1

17.09

 

 

8

ХӨЭ.Билгесез үткән заман хикәя фигыль Билгесез үткән заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше.

1

19.09

 

 

9

Билгеле һәм билгесез киләчәк заман хикәя фигыль.

1

20.09

 

 

9

Билгесез киләчәк заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше.

1

24.09

 

 

10

Хәл фигыль, аның ясалышы һәм сөйләмдә кулланылышы.

1

26.09

 

 

11

"Өлгерәм әле" тексты буенча лексик-грамматик материал.Аудирование

1

27.09

 

 

12

 “Өлгерәм әле..”хикәясе

1

01.10

 

 

13

Шарт фигыль турында төшенчә

1

03.10

 

 

14

Шарт фигыльнең ясалу ысуллары, зат-сан белән төрләнеше.

1

04.10

 

 

15

Контроль эш №2 “Яхшы уку кагыйдәләре”

1

08.10

 

 

16

ХӨЭ. Инфинитив.

1

10.10

 

 

17

Инфинитив +модаль сүзләр

1

15.10

 

 

18

Яхшы уку кагыйдәләре, яхшы уку өчен кирәкле сыйфатлар.

1

24.10

 

 

19

Р.Вәлиеваның“Барый телевизор карый” шигырендә  начар укуның сәбәпләре.

1

07.11

 

 

 

              Мин һәм минем яшьтәшләрем.

25 сәг

 

 

20

Яшьтәшләр белән аралашу кагыйдәләре.“Аралашу серләре”текстында лексик-грамматик материал.

1

08.11

 

 

21

“Аралашу серләре”текстында лексик-грамматик материал.

1

14.11

 

 

22

“Аралашу серләре”тексты

1

15.11

 

 

23

“Әдәп кагыйдәләре” текстындагы лексик-грамматик материал.

1

21.11

 

 

24

Әдәп кагыйдәләрен үтәү кирәкме? Сүзлек диктанты

1

22.11

 

 

25

Исем фигыль, аның килешләр белән төрләнеше.

1

28.11

 

 

26

 Психолог киңәшләре.Әхлак нәрсәдән башлана?

1

29.11

 

 

27

Әдәп төбе-матур гадәт.Мөстәкыйль эш

1

05.12

 

 

28

М.Галиевның “Җиңәсем килде” әсәрендәге лексик-грамматик материал.

1

06.12

 

 

29

Сыйфат фигыль, аның заман формалары.

1

12.12

 

 

30

Сыйфат фигыльне сөйләмдә куллану

1

13.12

 

 

31

“Җиңәсем килде” тексты

1

19.12

 

 

32

“Җиңәсем килде” текстына караган лексик- грамматик материал.Без хикәя сөйлибез

1

20.12

 

 

33

Контроль эш №3:«Мин һәм минем яшьтәшләрем”

 

1

26.12

 

 

34

ХӨЭ.“Ал кирәк, гөл кирәк” текстындагы лексик-грамматик материал.

1

27.12

 

 

35

Сиңа нинди кызлар (егетләр) ошый?Безнең дуслар нинди?

1

11.01

 

 

36

Алмашлыклар. Аларның төркемчәләре

1

13.01

 

 

37

Билгеләү алмашлыклары, аларның ясалышы һәм кулланылышы

1

16.01

 

 

38

“Минем төсем – яшел? Ә синеке?” текстында лексик-грамматик материал. Киемгә карата комплиментлар.

1

17.01

 

 

39

Сиңа нинди кием килешә? Төсләр кәефкә ничек тәэсир итә?

1

23.01

 

 

40

“Музыка дөньясында” тексты.

1

24.01

 

 

41

Сочинение. Яраткан шөгыльләрем

1

30.01

 

 

42

Музыкаль бәйрәмнәр.

1

31.01

 

 

43

ХӨЭ. Матур киенү серләре.

1

06.02

 

 

 

                            Табигать һәм кеше

16 сәг

 

 

44

Нәрсә ул табигать?Табигать төшенчәсе.

1

07.02

 

 

45

Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләре.

1

13.02

 

 

46

Җыйнак һәм җәенке җөмләләр

1

14.02

 

 

47

Бәйлекләр һәм бәйлек сүзләр

1

20.02

 

 

48

Табигать –безнең әйләнә-тирәбез. Табигатьне саклау оешмалары турында мәгълүмат.

1

21.02

 

 

49

Теләк фигыль.

1

27.02

 

 

50

Контроль эш № 4»Табигать һәм без»

 

06.03

 

 

51

ХӨЭ.Теләк фигыльнең барлыкта һәм юклыкта кулланылуы. Башка теләк белдерү формалары.

1

07.03

 

 

52

Теркәгечләр, тезүче һәм ияртүче теркәгечләр.

1

13.03

 

 

53

Теркәгечләрне җөмләдә куллану

1

14.03

 

 

54

“Урман” текстында лексик-грамматик материал.

1

20.03

 

 

55

Урман–кешенең якын дусты. Безнең як урманнары.Сүзлек диктанты

1

21.03

 

 

56

Исемнәрнең ясалыш ысуллары. Парлы, кушма, тезмә,  кыскартылма исемнәр.

1

27.03

 

 

57

Сыйфат дәрәҗәләре. “И ямьле соң бу дөнья”текстында лексик-грамматик материал.

1

28.03

 

 

58

Контроль аудирование. “Минем яраткан ел фасылым”.

1

03.04

 

 

59

Бүгенге экологик проблемалар. Табигатькә сак караш.

 

 

1

04.04

 

 

60

Изложение Канатлы дусларыбызны онытмыйк” дуслык

 

10.04

 

 

 

              Туган җирем – Татарстан.

10 сәг

 

 

61

Туган ягым – Татарстан” темасына караган лексик-грамматик материал.Татарстанның урнашкан урыны, климаты, мәйданы, табигый байлыклары. Хат язу

1

11.04

 

 

62

.Исемнәрнең тартым белән төрләнеше. “Исем+исем” сүзтезмәсе.

1

17.04

 

 

63

.“Казан” тексты. Татарстанның башкаласы Казан, аның бүгенге йөзе. Казанның истәлекле урыннары: Казан Кремле, Сөембикә манарасы, Татарстанның Милли музее, Бауман урамы, музейлар

1

18.04

 

 

64

Җыйнак һәм җәенке җөмләләр.  Аудирование.

1

24.04

 

 

65

Казанда уздырылган спорт ярышлары. Казанда ял итү урыннары. Сөембикә манарасы, аның турында легендалар,  интернет-экскурсия.

1

25.04

 

 

66

Татарстанда яшәүче халыклар. Шәһәребездә Сабантуй бәйрәме

1

10.05

 

 

67

Йомгаклау контроль эше.№5 Сүз төркемнәре

1

22.05

 

 

68

ХӨЭ. Шәһәребездә Сабантуй бәйрәме, Сабантуйдагы уеннар, күңел ачу урыннары. Хат язу

1

23.05

 

 

69

Максат, теләк белдерү формаларын кабатлау

1

29.05

 

 

70

8 нче сыйныф курсы материалын кабатлау.

 

1

30.05

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Тематик планда үзгәрешләр бите

№п/п

Дата

Календарь-тематик пландагы үзгәрешләр

Сәбәбе

Килешенде

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

                                                  

 

 

 

 

 

 

                                           

 

 

 

 

                                                 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

                       

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Рабочая программа по татарскому языку 8 класс (рус. гр.) ФГОС: 2часа в неделю"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Специалист по экологии

Получите профессию

Экскурсовод (гид)

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 663 820 материалов в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 07.11.2016 2048
    • DOCX 246.5 кбайт
    • Рейтинг: 3 из 5
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Хужанбердиева Чулпан Тимергалиевна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    • На сайте: 9 лет и 1 месяц
    • Подписчики: 12
    • Всего просмотров: 93770
    • Всего материалов: 19

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Секретарь-администратор

Секретарь-администратор (делопроизводитель)

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс профессиональной переподготовки

Руководство электронной службой архивов, библиотек и информационно-библиотечных центров

Начальник отдела (заведующий отделом) архива

600 ч.

9840 руб. 5600 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 25 человек

Курс профессиональной переподготовки

Организация деятельности библиотекаря в профессиональном образовании

Библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 284 человека из 66 регионов
  • Этот курс уже прошли 849 человек

Курс профессиональной переподготовки

Библиотечно-библиографические и информационные знания в педагогическом процессе

Педагог-библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 487 человек из 71 региона
  • Этот курс уже прошли 2 326 человек

Мини-курс

Управление рисками в бизнесе: анализ, оценка и стратегии

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Успешный педагог: навыки самозанятости, предпринимательства и финансовой грамотности

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 62 человека из 20 регионов
  • Этот курс уже прошли 43 человека

Мини-курс

Развитие предметно-практических действий, игровых навыков и математических представлений у детей раннего возраста

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе