Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Рабочие программы / Рабочая программа по татарскому языку 5 класс татарская группа

Рабочая программа по татарскому языку 5 класс татарская группа


До 7 декабря продлён приём заявок на
Международный конкурс "Мириады открытий"
(конкурс сразу по 24 предметам за один оргвзнос)

  • Другое

Поделитесь материалом с коллегами:

РУС ТЕЛЕНДӘ УРТА (ТУЛЫ) ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘПЛӘРЕНЕҢ ТАТАР ТӨРКЕМЕНДӘГЕ 5 НЧЕ СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫ ӨЧЕН

ТАТАР ТЕЛЕ БУЕНЧА БЕЛЕМ БИРҮ ПРОГРАММАСЫ

Дәреслек: Шәмсетдинова Р.Р., Һадиева Г.К., Һадиева Г.В. Татар теле. Рус телендә урта (тулы) гомуми белем мәктәбенең 5 нче сыйныфында укучы татар балалары өчен дәреслек. Казан – “Мәгариф – Вакыт” нәшр.. 2015.

АҢЛАТМА ЯЗУЫ

Эш программасының статусы.

5 нче сыйныфлар өчен татар теленнән эш программасы Россия Федерациясендәге һәм Татарстан Республикасындагы мәгарифкә кагылышлы хокукый-норматив актларга һәм федераль дәүләт стандартларына нигезләнеп төзелде:

1. Россия Федерациясенең “Мәгариф турында”гы Законы (Федеральный закон от 29.12.2012 273-ФЗ “Об образовании в Российской Федерации”).

2. Татарстан Республикасының “Мәгариф турында”гы Законы (Закон Республики Татарстан “Об образовании” № 68-ЗРТ от 22 июля 2013 года, статья 8).

3. Россия Федерациясенең “Россия Федерациясе халыктелләре турында”гы 126-ФЗ нчы номерлы Законы (24.07.1998).

4. РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы приказы, 30 нчы август, 2013 нче ел №115 (“Об утверждении Порядка организации и осуществления образовательной деятельности по основным общеобразовательным программам – начального общего, основного общего и среднего общего образования”).

5. “Татарстан Республикасының халык телләре турында” Законы (Закон Республики Татарстан от 08.07.1992 № 1560-XII (ред. от 03.03.2012г.) “О государственных языках Рес-публики Татарстан и других языках в Республике Татарстан”).

6. “Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законы, 2004нче ел, 1нче июль.

7. “2014-2020 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт программасы”, 2013 нче ел, 25 нче октябрь, 794 нче карар.

8. Төп гомуми белем бирүнең Федераль дәүләт белем бирү стандарты (Россия Мәгариф һәм Фән министрлыгында 2010 нчы елның 17 нче декабрь боерыгы 1897 нче номер белән расланган, РФ Юстиция Министрлыгында 19644 нче регистрацион номеры белән 2011нче елның 1 нче февралендә теркәлгән).

9. Татарстан Республикасында 2012-2020 нче елларда фән һәм мәгариф үсеше турында “Дәүләт программасы”.

10. 2010-2015 нче елларда Татарстан Республикасында мәгарифне үстерү стратегиясе “Киләчәк” программасы.

11. Татарстан Республикасы Казан шәһәре Мәскәү районы “9нчы гимназия” ГБМБУ нең 2015-2016 нчы уку елына укыту планы.

12. Татарстан Республикасы Казан шәһәре Мәскәү районы “9нчы гимназия” ГБМБУ нең Белем бирү программасы.

5 нче сыйныф өчен "Татар теле " курсының эш программасы Федераль дәүләт белем бирү стандартларының таләпләренә туры китереп, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан рөхсәт ителгән Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән “Рус телендә Урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен укыту программасы (татар балалары өчен)”, (төзүче-авторлары: Ф.Ф. Харисов, Ч.М. Харисова. В.А. Гарипова – Казан, 2011.), Рус мәктәбендә укучы татар балаларына татар теленнән үрнәк гомуми программа. V - IX сыйныфлар, (төзүче-авторлары: Ф.Ф. Харисов, Ч.М. Харисова. Г.Р. Шакирова - Казан, 2013.), 5 нче сыйныф өчен Р.Р.Шәмсетдинова, Г.К.Һадиева, Г.В. Һадиева тарафыннан төзелгән (Казан: “Мәгариф – Вакыт” – 2015.) Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән дәреслеккә нигезләнеп төзелде.


Эш программасының структурасы.

Татар теленең эш программасы түбәндәге өлешләрдән тора: аңлатма язуыннан, төп бүлекләрне, белем һәм күнекмәләрне үз эченә алган программаның эчтәлегеннән, укытуның планлаштырылган нәтиҗәләреннән.

Эш программасының эчтәлеге.

Рус телендә белем бирү мәктәбендә татар балаларына татар теле укытуның максаты:

Укучыларда ана телен өйрәнүгә кызыксыну, аның аркылы башка телләрне дә өйрәнү теләге уяту; үз милләтеңә, аның мәдәни үзенчәлекләренә, гореф-гадәтләренә, ана телеңә мәхәббәт тәрбияләү; шулар аркылы башка милләтләргә, аларның гореф-гадәтләренә, мәдәниятләренә ихтирам уяту.

Балаларда туган телгә, аның яңгырашына, сүзлек байлыгына карата кызыксыну уяту. Тел күренешләрен аңларга, эзлекле фикер йөртергә өйрәтү. Фәнни-тикшерү эшчәнлеге алып баруга мотивация тудыру, проект эшләрен башкаруны дөрес оештыру. Тел берәмлекләрен урынлы кулланып, бәйләнешле сөйләм тудыру өстендә эшләү, аралашу компетенциясе булдыру.

Бурычлары:

- укучыларда, туган телгә сакчыл караш тәрбияләү;

- укучыларның сөйләм эшчәнлеген һәм фикерләү сәләтен, төрле шартларда әдәби телдә дөрес аралаша белү күнекмәләрен үстерү;

- татар теленең фонетик төзелеше, орфоэпик, орфографик нормалары турында белем бирү;

- телнең лексик байлыгын анализлый, күрә, таба белү сәләтен, осталыгын булдыру, үстерү, сүз байлыгын арттыру;

- татар теленең сүз ясалыш мөмкинлекләрен үзләштерү, гамәли кулланылышка кертү;

- алынган белемне һәм осталыкны тормышта максатчан кулланырга өйрәтү;

- сүзлекләр, дәреслек, өстәмә һәм белешмә әдәбият белән эш итү, уку, язу күнек-мәләрен камилләштерү;

- үз милләтеңә, телеңә хөрмәт белән карау, шулай ук татар теле аша башка милләт вәкилләренә, аларның рухи мирасына мәхәббәт хисе тәрбияләү.


Белем дәрәҗәсенә таләпләр:

- фонетик, сүз ясалышы һәм лексик закончалыкларны күрә белү;

- сүзне катлаулы тел берәмлеге буларак бәяләүгә ирешү;

- төрле тип сүзлекләрнең төзелү принципларын үзләштерү;

- татар теленең сүз ясалыш ысулларын таный һәм аера белү;

- укылган текстның эчтәлеген аңлау;

- укылган текстка үз мөнәсәбәтләрен белдерү;

- укылган текстка бәйле рәвештә телдән һәм язмача фикер белдерү;

- сыйныфташлары һәм укытучы белән фикер алышу, үз фикерен дәлилли белү;

- тәкъдим ителгән темага телдән һәм язмача бәйләнешле текст төзү.


Күнекмәләргә таләпләр:

Фонетика, орфоэпия, лексика, съз ясалышына караган белемнәрен тирәнәйтү:

- авазларны классификацияли белү күнекмәләрен тирәнәйтү;


- сүзләрне иҗекләргә бүлә белү, басым кую үзенчәлекләрен үзләштерү;

- җөмләләрнең мәгънәви-интонацион үзенчәлекләрен үзләштерү юнәлешендә күнекмәләр өстендә эшләү.

- сүзләргә фонетик анализ ясый белү;

- сүзлек составын килеп чыгышы ягыннан бәяли белү;

- сүзлек составын куллану өлкәсе һәм активлыгы буенча куллана белү;

- сүзлекләр белән эшли белү;

- татарчадан русчага һәм русчадан татарчага тәрҗемә итү күнекмәләре булдыру;

- яңа сүзләр ясау күнекмәләрен үзләштерү.

Телдән һәм язма сөйләм осталыгы һәм күнекмәләре булдыру:

- җөмләләр төзергә өйрәтү, бәйләнешле сөйләм үстерү өстендә, сөйләм күнекмәләрен барлыкка китерү юнәлешендә эшләү;

- план нигезендә кечкенә хикәя төзи белү;

- репликага нигезләнеп, логик бәйләнешле диалог төзи белү;

- дөрес уку һәм язу күнекмәләре булдыру, тасвирлама, хикәяләү, фикер йөртүне активлаштыруга этәргеч булырлык текстлар төзү күнекмәләрен ныгыту;

- сочинение, изложение язарга өйрәнү;

- укучыларда татар мәдәниятенә караган мәгълүматларны үстерүгә ирешү;

- картина буенча сочинение язу күнекмәләре булдыру;

- проектлар төзү күнекмәләрен ныгыту.


Уку фәненең уку планында тоткан урыны

Укыту-тәрбия эше рус телендә алып барыла торган мәктәпләрдә татар балаларына татар телен өйрәтү үз телләрен өйрәнүгә кызыксыну, омтылыш уяту, мәхәббәт хисләре тәрбияләүдә әһәмиятле роль уйный.

Укыту планында каралганча, татар теле дәресләре өчен эш программасы атнага 3 сәгать исәбеннән елга 105 сәгатькә төзелде.

Укытуның көтелгән нәтиҗәләре

Шәхескә кагылышлы нәтиҗәләр:

- шәхеснең әхлакый-рухи сыйфатларын камилләштерү:

- милли горурлык, гражданлык хисләре формалаштыру;

- әхлак нормаларын, җәмгыятьтә яшәү кагыйдәләрен үзләштерү;

- күршеңә ярдәм итүдә танып-белү инициативасы күрсәтү;

- үз алдыңа максат кую, аңа ирешү юлларын эзләү;

- уңышларыңа яки уңышсызлыкларыңа, аларның сәбәпләренә дөрес бәя бирү;

- - индивидуаль эшчәнлек стилен формалаштыру:

- төрле мәгълүмат чараларын (сүзлекләр, Интернет ресурслар һ.б.) танып-белү һәм аралашу вакытында куллану;

- актив, мөстәкыйль, иҗади фикер йөртүче, фәнни-тикшеренү эшчәнлеген башкара алырлык шәхес буларак формалашуны дәвам итү;

- үзең алган белем күнекмәләрен тормышның төрле шартларында куллана белергә өйрәнү.


Метапредмет нәтиҗәләр

Танып-белү гамәлләре:

- танып-белү юнәлешендәге максатларны билгеләү;

- укучының үз эшчәнлеген мөстәкыйль рәвештә оештыра

- белүе, бәяләве, үзенең кызыксынучанлык өлкәсен билгеләве;


- мөстәкыйль рәвештә теманы, куелган проблеманы ача белү, фикер йөртү;

- уку мәсьәләсе тирәсендә логик фикерләү;

- фикерләүдә логик чылбыр төзү;

- тема тирәсендәге төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру;

- төрле мәгълүмат чаралары белән эшли, кирәкле мәгълүматны таба, анализлый һәм үз эшчәнлегендә куллана белү;

- фонетик анализ ясау күнекмәләре булдыру;

- сүз ясалыш ысулларыннан файдаланып сүзләр ясый белү , сөйләм эшчәнлегендә алардан дөрес һәм урынлы файдалана белү;

- телне әдәбият, рәсем һәм музыка сәнгате белән бәйләп, сүз сәнгатенең кыйммәтен күрсәтү, матурлыкны танырга өйрәтү;

- тел берәмлекләренең әдәби әсәр тудырудагы ролен билгеләү;

- татарчадан русчага, русчадан татарчага тәрҗемә итү юлы аша фразеологик берәмлекләрнең эчтәлегендәге фәлсәфәне үзләштерү.

Коммуникатив УУГ

- тыңлый белү;

- диалог төзүдә һәм коллектив фикер алышуда катнашу;

- сыйныфташлары һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итү;

- төрле фикерләрне исәпкә алып эш итү;

- үз фикерен дәлилли белү, тормыштан мисаллар китерү;

- төрле җавапларны тыңлау, чагыштыру, нәтиҗә ясау;

- үз фикерен тулы һәм төгәл итеп әйтә белү;

- күмәк эш вакытында уртак фикергә килү;

- мәгълүмат туплауда үзара хезмәттәшлек итүдә инициативасы күрсәтү;

- укылган текстлар буенча сораулар бирә алу;

- бирелгән текстларның дәвамын үзлектән сөйләп карау,фикер әйтү автор фикере белән чагыштыру;

- үз эшен контрольдә тоту, сыйныфташларына ярдәм итү;

- коммуникатив күнекмәләрнең кеше тормышындагы ролен билгеләү;

- үз фикерләрен телдән һәм язмача җиткерә белү;

- башкаларны тыңлый, киңәш бирә белү;

- сыйныфташлары каршында төрле темаларга, башкарылган проектлар буенча чыгыш ясау;

- иптәшенең гамәлләрен бәяләү, күрше белән хезмәттәшлек итү.


Регулятив УУГ:

- дәреснең проблемасын (тема) һәм максатларын мөстәкыйль формалаштыру;

- проблеманы аңлап гипотеза чыгару, үз фикереңне дәлилләр китереп раслый белү, телдән (диалогик, монологик) һәм язма сөйләмдә сәбәп-нәтиҗә бәйләнешен аерып алу, нәтиҗәләрне формалаштыру;

- максатка ирешү юлларын билгеләү;

- үз эшчәнлегеңнең нәтиҗәле булуына ирешү, үз эшчәнлегеңне контрольгә алу;

- укытучы белән бергәләп, үз эшен, иптәшләренең җавапларын бәяләү;

- кагыйдә, күрсәтмәләрне истә тоту һәм аларга ияреп гамәлләр кылу;

- эшләнгән эшкә бәя бирү, сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү.

Предмет нәтиҗәләр:

- фонетик, сүз төзелеше һәм лексик берәмлекләр белән эш итүне ныгыту;

- исем, орфоэпик һәм орфографик кагыйдәрне үзләштерү, гамәли куллана белү;

- сүзнең лексик мәгънәсен билгели һәм сөйләмдә урынлы куллана белү;

- тел материалы белән логик фикерләүне сорый торган эш төрләрен башкару;

- телнең сүзлек составын куллану өлкәсе, активлыгыннан чыгып урынлы файдалану;

- сүзләрнең төзелешен һәм ясалышын тикшерү;

- бирелгән темаларга, тормыштан алган фикер-карашларга, хис-кичерешләргә ни-гезләнеп, кечкенә хикәяләр язу;

- укучыларны иҗади эшчәнлеккә тарту, проект эшләре белән кызыксындыру.



Курсның эчтәлеге

4 нче сыйныфта үткәннәрне кабатлау

Лексикология буенча үткәннәрне кабатлау.

Башлангыч сыйныфларда исем, сыйфат, сан, алмашлык, фигыль буенча үткәннәрне кабатлау.

Синтаксис буенча өйрәнгәннәрне кабатлау: сүзтезмә һәм җөмлә; җөмләнең баш кисәкләре; җәенке һәм җыйнак җөмләләр; җөмләнең иярчен кисәкләреннән аергыч; җөмләнең тиңдәш кисәкләре.

Фонетика, орфоэпия, графика, орфография

Фонетика һәм орфоэпия турында гомуми төшенчә.

Сөйләм органнары. Авазларның ясалышы. Сөйләм аппараты.

Татар телендә сузык һәм тартык авазлар.

Татар телендә сузык авазларның әйтелеше. Сингармонизм законы: рәт һәм ирен гармониясе.

Тартык авазлар классификациясе. [къ], [к] һәм [гъ], [г] тартык авазлары. [һ] һәм [х] тартык авазлары. [w] һәм [в] тартык авазлары. [н] һәм [ң] тартык авазлары. [ʼ] (һәмзә) тартыгы.

Тартык авазларның сөйләмдәге үзгәреше. Тартыклар чиратлашуы. Борын ассимиляциясе. Ирен ассимиляциясе.

Татар телендә иҗек. Сүзләрне юлдан-юлга күчерү. Сүз басымы. Интонация.

Графика һәм орфография. Аваз һәм хәреф төшенчәләре. Татар алфавиты.

Сузык аваз хәрефләре. О, ө, е, э хәрефләренең дөрес язылышы. Икешәр аваз кушылмасын белдергән е, ю, я, хәрефләренең дөрес язылышы.

Тартык аваз хәрефләре. ъ һәм ь хәрефләренең дөрес язылышы. В, к, г хәрефләре.

Сүзләрне кушып, сызыкча аша һәм аерып язу. Баш һәм юл хәрефләре.

Сүзләргә фонетик анализ ясау.

Кабатлау.

Лексикология

Лексикология. Лексика һәм лексикология турында төшенчә. Сүзнең лексик мәгънәсе, аны аңлату юлларын аңлату. Аңлатмалы сүзлекләр. Сүзләрне мәгънәләре, килеп чыгышыннан һәм кулланылышы ягыннан төркемләү.

Бер һәм күп мәгънәле сүзләр.

Сүзләрнең туры һәм күчерелмә мәгънәләре.

Синоним. Антоним. Омоним.

Килеп чыгышы ягыннан татар теленең сүзлек составы. Гомумтөрки һәм алынма сүзләр. Татар сүзләренең төркемнәре.

Куллану өлкәсе буенча татар теленең сүзлек составы. Гомуми кулланылыштагы (гомумхалык) һәм кулланылышы чикләнгән (диалекталь һәм һөнәрчелек сүзләре) сүзләр.

Куллану активлыгы буенча сүзлек составы: искергән һәм тарихи сүзләр. Искергән сүзләр турында төшенчә.

Яңа сүзләр (неологизмнар).

Фразеологизмнар. Фразеологик әйтелмәләрне сөйләмдә куллану.

Сүзгә лексик анализ ясау.

Кабатлау.

Сүз төзелеше һәм сүз ясалышы

Сүзнең тамыры һәм кушымчалар. Сүзнең мәгънәле кисәкләргә бүленеше.

Мөнәсәбәт белдерә торган кушымчалар: модальлек һәм бәйләгеч кушымчалар.

Модальлек кушымчалары. Исем, сан, сыйфат, фигыльләргә ялгана торган модальлек кушымчалары.

Сүзнең нигезе. Тамыр һәм ясалма нигезле сүзләр.

Сүзләрне төзелеше буенча тикшерү.

Сүз ясалу ысуллары. Ясагыч кушымча ялгау ысулы. Сүзгә кушымчалар ялгану тәртибе.

Сүзләрне кушу ысулы: кушма, парлы һәм тезмә сүзләр ясалу.

Сүзләрне кыскарту ысулы.

Кабатлау.

5 нче сыйныфта үткәннәрне кабатлау

Бәйләнешле сөйләм үстерү

Төрле характердагы диктантлар язу.

Хаталар өстендә эш башкарган вакытта телдән һәм язма рәвештә анализ ясау.

Мәкаләне редакцияләү.

Әдәби текстларның эчтәлеген сөйләү.

Изложение һәм сочинение язарга өйрәнү.

Бирелгән темага, рәсемгә яки планга нигезләнеп, хикәя төзеп язу.

Бирелгән текстка план төзү.

Текстларны, мәкальләрне, фразеологик әйтелмәләрне бер телдән икенче телгә тәрҗемә итү. Сүзлекләрдән файдалану.

Проектлар төзү.

Картина буенча сочинение язу (Х.Якупов «Канәфер чәчәге. Натюрморт», И. Шишкин «Имәнлек»).

Укучыларның белем һәм күнекмәләрен тикшерү төрләре, бәяләү нормалары.

Язма эшләрнең саны


Эш төрләре

Сочинение

Диктант

Изложение

Барлыгы

V

4(1)

6(2)

5(2)

15(5)

Искәрмә. Җәя эчендә контроль характердагы эшләр саны күрсәтелде.

Татар теле дәресләрендә укытучы укучыларның язу тизлегенә дә игътибар итәргә тиеш. Акрынрак язган укучылар белән аерым эшләргә кирәк. Бу эшне оештыру өчен, сүз һәм хәрефләрнең саны түбәндәгечә тәкъдим ителә.


Сүз саны

Хәреф саны

V

8—9

50—55

Диктант — укучының гомуми грамоталылыгын тикшерү өчен уздырыла торган язма эшнең бер төре. Диктантлар берничә төрле була: сүзлек диктанты, өйрәтү диктанты, искәртмәле, аңлатмалы, сайланма, иҗади, күрмә, хәтер, ирекле диктантлар.

  1. Орфографик хатасы булмаса, «5» ле куела (бер пунктуацион хата булырга мөмкин).

  2. Бер орфографик, бер пунктуацион хатасы булса, «4» ле куела.

  3. Ике орфографик, ике пунктуацион хатасы булса, «3» ле куела.

  4. Биш орфографик, дүрт—алты пунктуацион хатасы булса, «2» ле куела.

Өйрәтү диктантлары 5—7 нче сыйныфларда ешрак яздырыла.


Сүзлек диктантының күләме

V

Сүз саны

1620




Искәрмә. Сүзлек диктантына әйтелеше белән язылышы туры килмәгән сүзләр, гарәп-фарсы алынмалары кертелә.

Контроль диктантларның саны

Алган белем һәм күнекмәләрне тикшерү өчен, контроль диктантлар елга ике тапкыр яздырыла.

Контроль диктантның күләме

Сүз саны

V

Уку елы башында

50

Уку елы ахырында

5060






Контроль диктант текстлары үз эченә өйрәтелгән тема яки темалар буенча орфограмма һәм пунктограммаларны (2—3 очрак) ала. Грамматик биремле диктант булганда, сүз саны киметелә дә ала. Контроль диктантта укучы тарафыннан төзәтүләр күп булса, билге бер баллга төшәргә мөмкин.


Изложение текстының күләме

Уку елы башы

Уку елы ахыры

Сүз саны

Язма күләме

Сүз саны

Язма күләме

V

70110

55—70

110—140

7085




Сочинениенең күләме

Иҗади эшнең бер төре буларак, сочинение — укучының язма рәвештә үти торган эше. Ул бәйләнешле сөйләм үстерү күнекмәләре булдыруда зур әһәмияткә ия.

Әдәби (хикәяләү, очерк, истәлек, хат, рецензия һ.б.), әдәби-иҗади, өйрәтү характерындагы, ирекле, рәсемнәр нигезендә үткәрелә торган һәм контроль сочинениеләр була.

Сочинение план нигезендә языла. Ике сәгать дәвамында сыйныфта язылган сочинениенең күләме 0,5-1 бит булырга тиеш.

Сочинениене бәяләү

  1. Язманың эчтәлеге темага тулысынча туры килсә, фактик ялгышлары булмаса, бай телдә, образлы итеп язылса, стиль бердәмлеге сакланса, «5» ле куела. (Бер орфографик яисә ике пунктуацион (грамматик) хата булырга мөмкин.)

  2. Язманың эчтәлеге нигездә темага туры килсә, хикәяләүдә зур булмаган ялгышлыклар күзәтелсә, бер-ике фактик хата җибәрелсә, теле бай, стиль ягы камил булып, ике орфографик, өч пунктуацион (грамматик) яисә бер-ике сөйләм ялгышы булса, «4» ле куела.

3. Эчтәлекне бирүдә җитди ялгышлар, аерым фактик төгәлсезлекләр булса, хикәяләүдә эзлеклелек югалса, сүзлек байлыгы ярлы булса, стиль бердәмлеге дөрес сакланмаган җөмләләр очраса, өч орфографик, дүрт пунктуацион (грамматик) яисә өч-дүрт сөйләм хатасы булса, «3» ле куела.

4. Язма темага туры килмичә, фактик төгәлсезлекләр күп булып, план нигезендә язылмаса, сүзлек байлыгы бик ярлы булса, текст кыска һәм бер типтагы җөмләләрдән торып, сүзләр дөрес кулланылмаса, стиль бердәмлеге сакланмаса, биш орфографик, сигез пунктуацион (грамматик) яисә дүрт — алты сөйләм хатасы булса, «2» ле куела.

Татар урта мәктәпләре өчен татар теле программаларында диктант, изложение һәм сочинение яздыруга куелган таләпләр, нигездә, рус мәктәбендә укучы татар балаларына да туры килә.





57 вебинаров для учителей на разные темы
ПЕРЕЙТИ к бесплатному просмотру
(заказ свидетельства о просмотре - только до 11 декабря)

Автор
Дата добавления 07.08.2016
Раздел Другое
Подраздел Рабочие программы
Просмотров103
Номер материала ДБ-152295
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх