Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Свидетельство о публикации

Автоматическая выдача свидетельства о публикации в официальном СМИ сразу после добавления материала на сайт - Бесплатно

Добавить свой материал

За каждый опубликованный материал Вы получите бесплатное свидетельство о публикации от проекта «Инфоурок»

(Свидетельство о регистрации СМИ: Эл №ФС77-60625 от 20.01.2015)

Инфоурок / Другое / Рабочие программы / Рабочая программа по татарскому языку по ФГОС
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 28 июня.

Подать заявку на курс
  • Другое

Рабочая программа по татарскому языку по ФГОС

библиотека
материалов

Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы

муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе “Рус Акташы гомуми урта белем бирү мәктәбе”


КИЛЕШЕНДЕ” “КИЛЕШЕНДЕ” “РАСЛЫЙМ”

МБ җитәкчесе Милли белем һәм тәрбия буенча Рус Акташы гомуми урта белем

_________ Азиева А.Х. директор урынбасары бирү мәктәбе директоры

Протокол №_______от _______ Г.Ш.Вафина __________ Т.А.Вечкитова

____”________20____ел “____”__________20____ел “______”___________20__ел

Приказ №____ от “_____”______20____ел

5-б сыйныф өчен татар теле буенча белем бирү программасы

Төзүче: татар теле һәм әдәбияты укытучысы Вафина Гөлнур Шамил кызы



КАРАЛДЫ”

Педагогик киңәшмә

Протокол № _________

от “____”________20____ел




2015– 2016 ел



Аңлатма язуы


Эш программасы түбәндәге документларга таянып төзелде:

  1. Мәгариф турында “ Россия Федерациясе Законы 29.12.2012 г.№ 273 – Ф 3 “Об образовании РФ”

  2. Мәгариф турында” Татарстан Республикасы Законы. 22.07.2013 г. № 68 – 3 РТ “Об образовании”

  3. Дәреслек : Татар теле , 5 нче класс. Р.З.Хәйдарова Казан: “Татармультфильм”, 2014ел.

  4. Программа: Татарстан Республикасы, Мәгариф һәм фән министрлыгы, төп гомуми белем бирү мәктәбе, рус телендә сөйләшүче балаларга татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы, төзүче-авторлары: Р. З. Хәйдәрова, К. С. Фәтхуллова, Г.М. Әхмәтҗанова, Казан, 2013 ел.

  5. 2015/2016нчы уку елына гомуми белем оешмалары өчен Россия Федерациясенең Мәгариф һәм фән министрлыгы тәкъдим иткән федераль дәреслекләр исемлеге.

  6. Муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе “Рус Акташы гомуми урта белем бирү мәктәбе”нең 2015 – 2016 нчы уку елына укыту планы;

  7. Муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе “Рус Акташы гомуми урта белем бирү мәктәбе”нең “Эш программалары турында нигезләмә”се.

  8. Муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе “Рус Акташы гомуми урта белем бирү мәктәбе”нең 2015– 2016 нчы уку елына еллык календарь укыту графигы;

  9. Муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе “Рус Акташы гомуми урта белем бирү мәктәбе”нең 2015-2016 нчы уку елына дәресләр расписаниесе;

  10. Татар теле һәм әдәбиятыннан региональ исемлеккә кертелгән дәреслекләр һәм уку кулланмалары турында” (Приказ МО и Н РФ «О предварительном заказе на региональные и этнокультурные учебные издания на 2015/2016 учебный год» № 283 от 29.01.2014 г.).











Татар телен укыту максатлары

Урта баскычта рус телле балаларга татар телен укыту максатлары берничә аспектны үз эченә ала: танып белү, үстерү, тәрбия, белем бирү.

Танып белү максатының эчтәлеге

Татарстан Республикасында яшәүче һәр милләт кешесенә, үз халкы тарихыннан тыш, шушы төбәктә төп халык булып саналган татар халкы мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, тарихи үткәнен, бүгенгесен, киләчәген белү зарур. Татар халкы белән кулга-кул тотынып яшәргә әәзерләнүче һәр кеше бу халыкның бәйрәмнәрен, традицияләрен аңларга, хөрмәт итәргә, үзенең рухи үсешен баета алу мөмкинлегеннән файдаланырга тиеш. Программа эчтәлеге телгә өйрәтү процессын бала өчен “башка дөньяга тәрәзә ачу” булырлык һәм шуның аркылы аның үзяшәешендә тулырак аңлавына ярдәм итәрлек итеп сайланды.

Урта баскычта Татарстанда яшәүче милләтләр, Татарстанның дәүләт символлары, Татарстанның территориясе, географик урыны; башкалабыз Казанның тарихи үткәне, бүгенге йөзе; татар сәнгатенең төрле тармаклары буенча күренекле шәхесләр турында укучыларның татарча сөйли алулары төп максат итеп куела.

Үстерү максатының эчтәлеге

Шәхеснең белемле булуы, тәрбиялелек һәм аның фикерләү сәләте үсеше дәрәҗәсеннән дә тора. Укыту процессында үстерү, тәрбия максатларын даими күзаллап эшләү–укытуның практик ягы уңышлылыгының алшарты. Балаларның психик үсешен түбәндәге юнәлешләрдә үстерүгә аеруча игътибар бирү таләп ителә:

фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерләү;

хәтерне үстерү (ихтыярый, ихтыярсыз), игътибарлылыкны үстерү;

аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре);

ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне устерү.

Программага сайланган эчтәлек нигезендә сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләре буенча да эш оештырганда, бу максатлар беренче планга куела.

Тәрбияви максатның эчтәлеге

Укучыларның тиешле дәрәҗәдәге тәрбиялелегеннән башка укыту процессын оештыру мөмкин түгел. Тәрбия процессы, беренче чиратта, укытуның эчтәлеге һәм методлары белән бәйле. Шуңа күрә программа эчтәлеген сайлаганда, материалның тәрбияви мөмкинлекләрен исәпкә алу мөһим.Эчтәлектә әхлакый проблемалар булган текстлар үзләре үк коммуникатив мотивациягә ия, шунлыктан аралашу ситуациясе булдыру әлләни кыенлык тудырмый.

Белем бирү максатының эчтәлеге

Укучыларның татар теле буенча лексик, грамматик күнекмәләре филологик белемнәр суммасы дәрәҗәсендә генә калмыйча, ә сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләрендә дә аралашуда кулланырлык дәрәҗәгә җитүе зарур. Ягъни, укучылар, нинди дә булса сүзне, я грамматик категорияне тану, аеру, аңлау, тәрҗемә итү дәрәҗәсендә генә түгел, аларны аралашу максатыннан мөстәкыйль кулланырлык дәрәҗәдә өйрәнергә тиешләр. Шулвакытта гына татар телен дәүләт теле буларак өйрәнү бурычы үтәлә.


УКЫТУНЫҢ ГОМУМИ, ШӘХСИ, МЕТАПРЕДМЕТ НӘТИҖӘЛӘРЕ

Федераль дәүләт белем стандартларында белем бирү системасының төп үсеш юнәлеше – системалы-эшчәнлекле юнәлеш, ә системаны барлыкка китерә торган төп компонент – нәтиҗә: шәхси, метапредмет, предмет нәтиҗәләре дип билгеләнә. Стандартларда күрсәтелгән бу концептуаль методологик нигез барлык фәннәрне укыту системасына да, шул исәптән рус телле балаларга татар теле укыту системасына да карый. Рус телле балаларга татар теле укыту системасының барлык компонентлары да: программалар, укыту-методик комплектлар, дәрес барышы, контроль, белем күтәрү – бар да бер максатка – нәтиҗәгә хезмәт итә.

Төп гомуми белем бирү мәктәбендә телне гамәли үзләштерү нәтиҗәсендә укучыларда татар теленең күп мәдәниятле дөньядагы роле һәм мөһимлеге турында күзаллаулар формалаша. Татар мәдәниятенең укучылар өчен булган катламы белән танышу башка мәдәнияткә карата ихтирам хисе уята, ягъни укучыларга үз мәдәниятләрен дә тирәнрәк аңларга мөмкинлек бирә, аларда ватанпәрвәрлек хисе уята.

Укытуның предмет нәтиҗәләре

Төп гомуми белем бирү баскычында рус телле укучылар түбәндәге предмет нәтиҗәләргә ия булырга тиеш:

укучыларның коммуникатив компетенциясен (аралашу осталыгын) үстерү, ягъни татар телендә сөйләшүчеләр белән телдән яки язмача аралашу күнекмәләре булдыру;

  • коммуникатив бурычлар куя һәм хәл итә белү, адекват рәвештә арашуның вербаль һәм вербаль булмаган чараларыннан, сөйләм этикеты үрнәкләреннән файдалана алу, итагатьле һәм киң күңелле әңгәмәдәш булу;

  • Татар теле” предметына карата уңай мотивация һәм тотрыклы кызыксыну булдыру

  • һәм шулар нигезендә белем алуның алдагы баскычларында татар телен уңышлы үзләштергә шартлар тудыру.



Укытуның шәхси нәтиҗәләре

Төп гомуми белем бирү баскычында, укучының үзенә һәм үзенең әйләнә-тирәсендәге кешеләргә, тормыштагы яшәеш проблемаларына карата түбәндәге шәхси кыйммәтләре формалашкан булуы күзаллана:

  • шәхесара һәм мәдәниятара аралашуда татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге тудыру;

  • әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау;

  • текстлардагы төрле тормыш ситуацияләренә һәм геройларның гамәлләренә гомүмкешелек нормаларыннан чыгып бәя бирү;

  • гаилә”, “туган ил”, “мәрхәмәтлелек”,төшенчәләрен кабул итү, “башкаларга карата түземлелек, кайгыртучанлык”, “кеше кадерен белү” кебек хисләр формалашу.

Укытуның метапредмет нәтиҗәләре

Төп белем бирү баскычында татар телен укыту, танып белү чарасы буларак, укучыларның фикер йөртү, интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен үстерүгә, шулай ук, реаль тормышта туган проблемаларны хәл итү өчен кирәк булган универсаль уку гамәлләрен (танып белү, регулятив, коммуникатив) формалаштыруга хезмәт итә.

Укучыларда мәгълүмати җәмгыятьтә яшәү һәм эшләү өчен кирәкле күнекмәләр үстерелә. Укучылар текст, күрмә-график рәсемнәр, хәрәкәтле яисә хәрәкәтсез сурәтләр, ягъни төрле коммуникацион технологияләр аша тапшырыла торган мәгълүмати объектлар белән эшләү тәҗрибәсе ала; презентацион материаллар әзерләп, зур булмаган аудитория алдында чыгыш ясарга өйрәнә; укучыларда, компьютер яисә ИКТ нең башка чаралары белән эш иткәндә, сәламәтлеккә зыян китерми торган эш алымнарын куллана алу күнекмәләре формалаша.

Танып белү нәтиҗәләре:

  • фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерли белү;

  • иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү, аларны чишү өчен алгоритм булдыру;

  • объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү;

  • төп мәгълүматны аеру, укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү;

  • тиешле мәгълүматны табу өчен, энциклопедия, белешмәләр, сүзлекләр, электрон ресурслар куллану.

Регулятив нәтиҗәләр:

  • уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү;

  • эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба белү;

  • уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү;

  • билгеләгән критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү;

  • укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү;

  • ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне формалаштыру;

  • дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли һәм алар белән дөрес эш итә белү;

  • дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү.

Коммуникатив нәтиҗәләр:

  • әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аңа туры килерлек җавап бирә белү;

  • әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү;

  • аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре);

  • парларда һәм күмәк эшли белү;

  • мәгълүматны туплау өчен, күмәк эш башкару;

  • әңгәмәдәшең белән сөйләшүне башлый, дәвам итә, тәмамлый белү.






















Укыту предметының базис укыту планында тоткан урыны.

5нче сыйныфта программа буенча татар теленән 105 сәгать каралган, атнага 3 сәгать

5 нче сыйныф (105 сәг.)

Коммуникатив максат

Якынча сөйләм үрнәкләре

Сүзләр һәм сүзтезмәләр

Без мәктәптә (27 сәг.)

Дәресләр расписаниесен, нинди дәресләр әзерләү, әзерләмәүнең сәбәбен әйтә белү.

Уку-язу әсбапларын тәртипле тоту турында киңәш бирә белү.

Китапханәгә барырга чакыра, нинди китап кирәклеге турында әйтә белү


Күнегү эшлим, мисал, мәсьәлә чишәм.




Битләрне пычратма, ташлама, ертма, бөкләмә.


Наил, әйдә китапханәгә барабыз. Миңа табигать турында китап кирәк.


Әдәбият, ташлый, чирек азагы, кәеф, язма эш, шакмаклы, сызыклы, әзерләнә, сүздә тору, сыйныф җитәкчесе, быел, узган ел, югалта, мөстәкыйль эш, вакытында эшләргә, борчыла, ерта, пычрата, ачык, ябык, куша, ала, тапкырлый, бүлә, төшеп калган, маҗаралы.

Мин – өйдә булышчы (35сәг.)

Өйдә эшләгән эшләрне әйтә, сорый, куша белү.

Эш эшләргә риза булуыңны, булмавыңны белдерү.


Өйдәге хезмәттә катнашуга карап, кешеләргә бәя бирә белү.

Өйдәге эшләрне эшләргә киңәш бирә, яхшы эшләр өчен мактый белү.


Мин идән юам. Син идән юасыңмы? Идән ю әле.

Ярый, мин идән юам. Юк, юмыйм. Мин риза (түгел).


Айдар эшчән малай, чөнки ул әнисенә булыша.


Әнигә булышырга, идән юарга кирәк. Син булдыргансың, яхшы эшләгәнсең. Син эшчән, тырыш, ярдәмчел.



Тузан суырта, тузан сөртә, кер үтүкли, чүп чыгара, себерә, ашарга әзерли, әрчи, тыңлаучан, ихтирамлы, җитез, көчле, мактанчык (түгел), алдаша, булышчы, алдашмый, минем фикеремчә, минем уйлавымча, мич, ярдәмчел, иртә тора, алтын, тимер, иртәнге, кичке, көндезге, булдыра.

Дуслар белән күңелле(25 сәг.)

Дустыңның нинди булуын сөйли белү.

Дусларның бергә аралашуы турында сөйли белү.

Дустыңны уенга чакыра белү.

Минем дустым – Катя. Ул матур җырлый, яхшы

Дуслар бергә дәрес әзерлиләр,

Оля, әйдә уйнарга барабыз.

Шатлык, шаян, иптәш, ярдәмчел, киңәш, менә, төшә, үлгән, ишек алды, юлдаш, һәркем, һәрбер, кызгана.

Дүрт аяклы дусларыбыз (9 сәг.)

Дүрт аяклы дусларыбызның токымнары, кыяфәтләре, гадәтләре турында сөйләшә белү.

Минем этем (песием) бар. Ул йонлач, Ул тәпиен бирә

Йорт эте, ау эте, сакчы эт, йонлач, ут яна, тәпи, юаш, тугры, сөяк, күсе, тычкан, ягымлы, тәпиен суза.

Без спорт яратабыз (7 сәг.)

Тән әгъзаларының исемнәрен, нәрсә авыртуын табибка әйтә белү.

Җәйге, кышкы спорт төрләрен аера, үзеңнең нинди спорт төрен яратканыңны әйтә белү.


Минем тешем сызлый, башым авырта.


Мин чаңгы шуарга яратам.



Спорт төрләре, салкын тия, башым әйләнә, сызлый, күз табибы, теш табибы.


Ел буе өйрәнгәннәрне гомумиләштереп кабатлау (2сәг)























5 нче сыйныфны тәмамлаучы рус телендә сөйләшүче балалар үзләштерергә тиешле грамматик материал


  1. Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр.

  2. Тартым һәм килеш белән төрләнгән исемнәрнең барлык һәм күплек санындагы кушымчаларын аера белү.

  3. Тамыр, кушма, парлы, тезмә исемнәрнең ясалышы, аларның сөйләмдә кулланылуын кабатлау.

  4. Исемнәргә кушымчалар ялгану тәртибе.

  5. Сыйфат дәрәҗәләре белән таныштыру, аларны сөйләмдә куллану.

  6. Микъдар, тәртип, җыю саннарын аера белү.

  7. Мин, син, ул зат алмашлыкларын иялек, төшем , урын-вакыт килешләрендә сөйләмдә куллана белү.

  8. Хәзерге заман хикәя фигыльнең барлыкта һәм юклыкта зат-сан белән төрләнешен сөйләмдә куллану.

  9. Билгеле үткән заман хикәя фигыльнең барлыкта һәм юклыкта зат-сан белән төрләнешен сөйләмдә куллану.

  10. Билгесез үткән заман хикәя фигылнең барлыкта зат-сан белән төрләнеше белән танышу.

  11. Боерык фигылнең зат-сан белән төрләнешен сөйләмдә куллану.

  12. Фигылнең инфинитив формасын сөйләмдә куллану.

  13. Фигылнең инфинитив формасын модаль сүзләр (кирәк, кирәкми, тиеш, мөмкин, ярый, ярамый) белән сөйләмдә куллану.

  14. Эшләргә телим төзелмәсен сөйләмдә куллану.

  15. Өчен, шикелле бәйлекләрен сөйләмдә куллану.

  16. Минемчә, синеңчә, билгеле, әлбәттә, беренчедән, минем фикеремчә кереш сүзләрен сөйләмдә куллану.































Татар телен укытуда методик ярдәмлекләр:

  1. Татарский язык: интенсивный курс /Татарский язык для начинающих. / Л.Х.Шаяхметова. – Казань: Татар.кн.изд-во,2012. – 223 с.

  2. Татар теле һәм әдәбияты укытуда яңа технологияләр / төзүчеләр Р.З. Хәйдарова, Г.М. Әхмәтҗанова. – Яр Чаллы, 2011. – 69 б.

  3. Ситуативные упражнения по татарскому языку для русскоязычных учащихся. Сборник упражнений./ Хайдарова Р.З., Гиниятуллина Л.А.. – Наб.Челны, 2004г. – 68 с.

  4. Практический татарский язык: методическое пособие для изучающих татарский язык /Гамәли татар телен өйрәнүчеләр өчен методик кулланма / Р.Ф. Фаттахова. – 2-е изд., испр., доп. – Казань: Татар. кн.изд-во,2012. – 176 с.

  5. Гомуми белем бирү оешмаларында рус теле балаларының татар теленнән белемнәрен контрольгә алу буенча биремнәр җыентыгы / Укытучылар өчен методик кулланма/ Р.З.Хайдарова, Г.М. Әхмәтҗанова – Яр Чаллы, 2014. – 115 б.

  6. Татарский язык в таблицах и схемах для русскоязычных учащихся начальных классов./ Авт.-сост. Р.Н. Насибуллина. – Казань: Гыйлем, 2008. – 64 с.

  7. Татар теле дәресләрендә башка милләт укучылары белән өстәмә эшләү өчен күнегүләр җыентыгы / Р.Р. Нигъмәтуллина. – Яр Чаллы, 1999 ел. – 70 б.

  8. Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы (рус телендә сөйләшүче балар өчен): 1-11 нче сыйныфлар / Төз.-авт.:К.С. Фәтхуллова, Ф.Х. Җәүһәрова. – Казан: Мәгариф,2010. – 79 б.

  9. Татарча да яхшы бел. Контроль тестлар һәм текстлар: Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәкт.6 нчы класс укучылары өчен ярдәмлек (рус телендә сөйләшүче балалар) / Р.Р. Нигъмәтуллина. – Казан: Мәгариф,2009. – 63 б.

  10. Татарча да яхшы бел. Контроль тестлар һәм текстлар: Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәкт.7 нче класс укучылары өчен ярдәмлек (рус телендә сөйләшүче балалар) / Р.Р. Нигъмәтуллина. – Казан: Мәгариф,2008. – 79 б.

  11. Татар теле өйрәнүчеләргә. Кагыйдәләр һәм күнегүләр (Изучающим татарский язык.Правила и упражнения):Рус телендә белем бирүче мәктәпләр өчен уку ярдәмлеге / Р.Р. Нигъмәтуллина. – Казан: Мәгариф,2005. – 205 б.

  12. Учат таблицы и схемы. Учат таблицы и схемы по татарскому языку для работы с русскоязычными учащимися /Ф.С.Сафиуллина., Г.Р. Шарафиева Казань: Издательство “Магариф” 1999



















Сыйныф-5

Сәгатьләр саны

Барлыгы 105 , атнага 3сәгать

План буенча контроль эшләр- 4, тестлар -4,сүзлек диктанты- 2, биремле диктант - 1,сочинение -1, проектлар-4.

Дәреслек : Татар теле , 5 нче класс. Р.З.Хәйдарова Казан: “Татармультфильм”, 2014ел

Программа: Татарстан Республикасы, Мәгариф һәм фән министрлыгы, төп гомуми белем бирү мәктәбе, рус телендә сөйләшүче балаларга татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы, төзүче-авторлары: Р. З. Хәйдәрова, К. С. Фәтхуллова, Г.М. Әхмәтҗанова, Казан, 2013 ел



5 нче сыйныфның рус төркемнәре өчен татар теленнән календар-тематик план

Дәрес темасы

Дәрес тибы

Лексика

Грамматика

Дәреснең предмет нәтиҗәсе

Үткәрү вакыты

План

Факт

Без мәктәптә (27сәгать.)

Регулятив универсаль уку гамәлләре:

  • эшчәнлек өчен эш урынын әзерләү; укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү; эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра белү; билгеләнгән критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү; кирәкле төзәтмәләр кертү; үз эшчәнлегең белән идарә итү.

Танып белү универсаль уку гамәлләре:

  • аңлап уку, эчтәлекне үз сүзләрең белән сөйли белү; тиешле мәгълүматны аерып алу; фикерләрне логик чылбырга салу, иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү, аларны чишү өчен алгоритм булдыру; объектларны чагыштыру, эшчәнлек нәтиҗәсен тикшерү һәм бәя бирү.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:

  • әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү, әңгәмәдәшеңнең аралашу эшчәнлеге белән идарә итү.


1

Яңа уку елы котлы булсын!

ЛКК


Исәнләшү, саубуллашу, комплимент әйтү өчен кулланыла торган сүзләр

Сан алмашлыгын юнәлеш һәм төшем килешләрендә куллану

Өлкәннәр һәм кечкенәләр белән исәнләшү кагыйдәләре, бәйрәм белән котлый, бер-береңә комплимент әйтә белү

01.09.


2

Исәнләшү кагыйдәләре

д/м сөйләм

02.09.


3

Мәктәп – темасына караган лексик-грамматик материал


ЛКК

Уку-язу әсбапларының атамалары: шакмаклы, буйлы, кирәк, кирәкми

Исемнәрнең төшем, юнәлеш килешендә төрләнеше

Уку –язу әсбапларының барлыгын, юклыгын, кайда икәнлеген әйтә белү. Үзеңә уку-язу әсбапларын сорый белү.

04.09.


4

Исемнәрнең төшем һәм юнәлеш килеше белән төрләнеше

ЛГКК

08.09.


5

Мәктәптә белем бәйрәме” текстындагы лексик-грамматик материал

ЛКК

Кояш, җылы, яңа уку елы, чәчәк, гаҗәп, табигать, күңелле

Татарстан дәүләт гимны төзелмәсе

Мәктәптә белем бәйрәме – темасына сөйли белү, Россиянең, Татарстанның дәүләт гимны турында сөйләшү

09.09.


6

Без хикәя сөйлибез”

д/м сөйләм

11.09.


7

Дәүләт гимны”

д/м сөйләм

15.09.


8

Исемнәрнең берлек санда тартым белән төрләнеше.

ГКК

Язма эш, хата, хаталы, мисал, мәсьәлә

Исемнәрнең берлек санда тартым белән төрләнеше

Минем мәктәбемдә – төзелмәсен сөйләмдә куллану. Контроль эштә хата барлыгын, юклыгын әйтә белү

16/09/


9

Тартымлы исемнәрнең сөйләмдә кулланышы

д/м сөйләм

18.09.


10

Исемнәрнең күплек санда тартым белән төрләнеше


ГКК

Ашханә, ничә, яңа

Исемнәрнең күплек санда тартым белән төрләнеше

Исемнәрнең күплек санда тартым белән төрләнешен сөйләмдә дөрес куллану

22.09.


11

Боерык фигыль

ГКФ

Эшлә, чиш, укы, сөйлә, кара, тыңла, яса, тор, кер, тарат

Боерык фигыльнең зат-сан белән төрләнеше

Боерык фигыльне II зат берлек һәм күплек саннарында куллана белү.

23/09/


12

Боерык фигыльнең зат-сан белән төрләнеше

д/м сөйләм

29/09/


13

Әдәпле сөйләм формалары


ГКК

Дус, үтенеч

Әйт әле, әйтче, әйтегез әле төзелмәләре

Әйт әле, әйтче, әйтегез әле төзелмәләрен сөйләмдә куллану

30.09.


14

Әдәпле сөйләшәбез”

д/м сөйләм

01.10


15

Исемнәр ясалышы

ЛКФ

Киңәшче, ярдәмче, хөрмәт, почмак, бөкли, бит, ертма, тотма

-//-

Китапны кадерләп тоту турында киңәш бирә белү. Китапның киңәшче, дус икәнен раслап сөйли белү. Китапханәдә китап алу турында сөйли белү

06.10.


16

Китап – минем дустым, киңәшчем” Сүзлек диктанты№1

д/м сөйләм

07.10.


17

Хәзерге заман хикәя фигыльнең барлык формасында зат-сан белән төрләнеше

ГКФ

Башлана, бетә, контроль эш, мәсьәлә, мисал, эшли, чишә, кайта, сорый, укыта

Хәзерге заман хикәя фигыльнең барлык формасында зат-сан белән төрләнеше

Хәзерге заман хикәя фигыльнең барлык формасын сөйләмдә куллана белү

13.10.


18

Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасында зат-сан белән төрләнеше

контроль дәрес

14.10.


19

1нче чирекне йомгаклау контроль тестлары №1

ГКК

-//-

Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасында зат-сан белән төрләнеше

Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасын сөйләмдә куллану.

15.10.


20

Билгеле үткән заман хикәя фигыль


ГКК

Бүген, иртәгә, мөстәкыйль эш, вакыт, озак, кызыклы, чирек азагы

-//-

Сүзләрне сөйләмдә куллана белү, хикәяне сәнгатьле уку, эчтәлекне сөйли белү.

20.10.


21

Олегның нигә кәефе юк?” тексты буенча лексик-грамматик материал

ЛГКК

21.10.


22

Олегның нигә кәефе юк?” тексты

д/м сөйләм

-//-

-мы/-ме сорау кисәкчәләре

Өй эше эшләү турында сөйләшү. Олегка бәя бирә белү. Уенга чакыра белү.

22.10.


23

Без хикәя язабыз


Контроль дәрес

27.10.


24

Сан төркемчәләре

ГКФ

Кушарга, алырга, тапкырларга, бүләргә, рәт, бүлмә, мисал, мәсәлә

Сан төркемчәләре

Дистәләр һәм йөзләр эчендәге саннарны сөйләмдә куллана белү. Дәресләр расписаниесен әйтә белү. Үзе турында саннар кулланып, мәгълүмат бирә белү.

28.10.


25

Сан + исем төзелмәсе

ГКК

29.10.


26

Без диктант язабыз Безнең билгеләр

Проект №1


ЛКК

д/м сөйләм

Җиңел, авыр, өтер, нокта, сорау, төшеп калган, тикшерде, хаталы, хатасыз

Чөнки, ләкин – теркәгечләре, иде – ярдәмче фигыле

Чөнки, ләкин – теркәгечләрен сөйләмдә куллану. Дәрестә диктант язу турында сөйләшү

10.11.


27

Без мәктәптә- бүлеген йомгаклау контроль эше №1


контроль дәрес

11.11.




Мин өйдә булышчы (35 сәгать)

Регулятив универсаль уку гамәлләре:

  • укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү, эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра белү;билгеләнгән критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү;


Танып белү универсаль уку гамәлләре:

  • уку максатын мөстәкыйль билгеләү; тиешле мәгълүматны табу, билгеләү, сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу; мәсьәләне чишү өчен уңайлы ысул сайлау; төшенчәгә якын килү өчен нәтиҗә ясау, фикерләрне логик чылбырга салу.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:

  • әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый белү,аралашу күнекмәләрен формалаштыру; әңгәмәдәшеңнең аралашу эшчәнлеге белән идарә итү.

28

Иртәнге режим» темасы буенча лексик-грамматик материал

ГКФ

Урын җыям, сөйртәм, юынам, иртәнге аш, ашыйм, барам, кайтам, алам

Хәзерге заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше. Чөнки - теркәгече

Шигырь героеның һәм үзеңнең иртәнге режимың турында сөйли белү. Геройга бәя бирә белү.

12.11.


29

Минем иртәнге режимым”

д/м сөйләм

17.11.


30

Сәгать ничә?”

ГКФ

Сәгать җиде, сәгать җидедә, нәкъ сәгать җидедә, көндезге җидедә, көндезге бердә, дәресләрдән соң, сәгать җиденче яртыда

Сәгать ничә, сәгать ничәдә

Көндәлек режимны сөйли белү

18.11.


31

Минем көндәлек режимым

д/м сөйләм

19.11.


32

Билгеле үткән заман хикәя фигыль

ЛКФ

Чүп чыгара, тузан сөртә, кер үтүкли, идән себерә, сеңлесен карый, тузан суырта, ашарга әзерли

Билгеле үткән заман хикәя фигыль

Хәзерге заман һәм билгеле үткән заман хикәя фигыльнең барлык, юклык формаларын кулланып, өй хезмәте турында сөйләшү

24.11.


33

Мин – өйдә булышчы

д/м сөйләм

25.11.


34

Билгеле үткән заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше

ГКФ

-//-

Билгеле үткән заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше

Хәзерге заман һәм билгеле үткән заман хикәя фигыльнең барлык, юклык формаларын кулланып, өй хезмәте турында сөйләшү

26.11.


35

Билгеле үткән заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше

д/м сөйләм

0112.


36

Мәктәпкә киткәнче”

ЛКФ

Коймак, һәрвакыт, киенә, үзе булыша, ипи кисә, һәркем, чәй әзерли

Билгеле үткән заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше

Мәктәпкә кадәр булган вакытта укучының режимы турында сөйләшү

02.12.


37

Илнур белән Рәсимнең иртәнге режимы»

д/м сөйләм

03.12.


38

Илнур, Рәсим образларына чагыштырмача характеристика

д/м сөйләм

Ихтирамлы, ихтирамсыз, тәрбияле, ярдәмчел

Кереш сүзләр, чөнки - теркәгече

Мәктәпкә кадәр - темасы буенча хикәя төзү, аны сөйли белү

08.12.


39

Без киңәшләр бирәбез

д/м сөйләм

09.12.


40

Инфинитив

ГКФ

Өй хезмәтенә караган лексика

Инфинитив + ярый (кирәк)

Эш эшләргә киңәш бирә белү, өй эшләрен эшләргә кирәклеген әйтә белү

10.12.


41

2нче чирекне йомгаклау контроль тестлары №2

контроль дәрес

15.12.


42

Без нинди булышчылар?”

ЛКК

Тыйнак, ялкау, начар, мактанчык, ихтирамлы, дус

Мактау формалары

Яхшы эшләр өчен бер-береңне мактый белү. Өй хезмәтенә карап кешегә бәя бирә белү

16.12.


43

Мин энемне мактыйм”

ГКК

17.12.


44

Рәсим” – хикәясендәге лексик-грамматик материал

Сүзлек диктанты№2

ЛКФ

Кичке аш, мәче уйный, өй эше бирмәделәр, онытканмын, мәсьәлә чишәсе бар, алдаша, яхшы булышчы түгел

Фигыль формалары

Дәрес әзерләшүнең сәбәбен сорый, әйтә белү. Эш куша белү, ризасызлык, ризалык белдерә белү.

22.12.


45

Без өйдә булышчы”

ГКК

23.12.


46

Рәсимнең хатасы”

д/м сөйләм

-//-

Чөнки - теркәгече

Диалогны хикәягә әйләндерә белү. Образга бәя бирергә өйрәнү, булышырга теләк белдерә белү.

24.12.


47

Без өйдә булышырга телибез”

д/м сөйләм

12.01.


48

Без – өйдә ярдәмчеләр”

ЛКК

д/м сөйләм

Мин - өйдә булышчы” циклы лексикасын кабатлау

Мин әнигә савыт-саба юарга булышам -структурасы. Нишләргә булышасың? соравын төзи белү.

Өйдәге ярдәмеңне әйтә, тәкъдим итә, үзеңә ярдәм сорый белү.

13.01.


49

Өчен - бәйлеге

ГКФ

Өчен – бәйлеге, зат алмашлыклары

Минем өчен, безнең өчен төрләнеше. Бу китап синең, аның өчен төзелмәсе

Предметның кем өчен икәнен әйтә белү.

14.01.


50

Ю. Ермолаевның “Ике пирожный” хикәясендәге лексик-грамматик материал

ЛГКК

Ярдәм итәргә уйлады, булышырга уйлады, булышырга чакырды, үзем өчен, синең өчен “Өйдәге хезмәт” темасына лексиканы кабатлау

Инфинитив




Булышырга чакыра белү; ничек булышканыңны әйтә белү

19.01.


51

Ю. Ермолаевның “Ике пирожный” хикәясе

д/м сөйләм

20.01.


52

Без сәхнәдә уйныйбыз”

д/м сөйләм

Минемчә, минем фикеремчә, мин риза, мин риза түгел, әлбәттә, минем уйлавымча, беренчедән, икенчедән

Кереш сүзләр

Хикәяне сәхнәләштерә белү. Кереш сүзләр кулланып, үз фикереңне әйтү

21.01.


53

Образларга бәя бирү

ГКФ

26.01


54

Без хикәя язабыз”

Проект №2

Контроль дәрес

Хикәядәге сөйләм үрнәкләре


Бирелгән темага хикәя яза белү

27.01.


55

Тавык, Тычкан һәм Көртлек”әкиятендәге лексик-грамматик материал

ЛКФ

Орлык, тегермән, ипи изә, икмәк пешерә, мичкә яга, алып бара, алып кайта

Хәзерге заман хикәя фиг-нең барлык-юклык формасы

Ипи пешерү турында сөйли белү

28.01.


56

Ипи ничек пешә?”

ГКК

02.02.


57

Без әкият сөйлибез”

д/м сөйләм

-//-

Хәзерге заман хикәя фиг-нең барлык-юклык формасы

Әкиятнең эчтәлеген сөйләү, сәхнәләштерү

03.02.


58

Билгесез үткән заман хикәя фигыль

ГКК


-//-


Билгесез үткән заман хикәя фигыльне кулланып, хикәя образларына бәя бирә белү, эчтәлеген сөйли белү

04.02.


59

Без әкиятләр язабыз”

д/м сөйләм

09.02.


60

Минем дусларым” –темасы буенча лексик-грамматик материал

ЛКФ

Дуслык, дустым, дуслаштык, ярдәмчел, шаян, гадел, көчле, бергә


Минем дусларым бар – темасын дәреслектәге план буенча сөйли белү, дуслашырга тәкъдим итә белү

10.02.


61

Минем дусларым бар”

д/м сөйләм

11.02.


62

Мин өйдә булышчы” бүлеген йомгаклау контроль эше №2

Контроль дәрес

16.02


Дуслар белән күңелле (25 сәгать)

Регулятив универсаль уку гамәлләре:

  • Укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү; укудагы уңышларыңны, уңышсызлыкларыңның сәбәбен аңлый, анализлый белү; уку эшчәнлеген оештыра белү, уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү.

Танып белү универсаль уку гамәлләре:

  • Уку максатын мөстәкыйль билгеләү; тиешле мәгълүматны табу, билгеләү; сөйләм берәмлекләрен логик эзлеклелеккә салу; мәсьәләне чишү өчен уңайлы ысул сайлау; төп һәм ярдәмче билгеләрне аеру; анализлау, объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен уртак билгеләрне табу; чагыштырып нәтиҗә ясый белү күнекмәләрен формалаштыру.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:

-коммуникатив мәсьәләдән чыгып, фикерне төгәл итеп җиткерү; әңгәмәдәшең белән аралашу калыбын төзү, мәгълүматны туплау өчен күмәк эш башкару.

63

Сыйфат дәрәҗәләре

ГКФ

Зур, зуррак, зәп-зәңгәр

Сыйфат дәрәҗәләре

Сыйфат дәрәҗәләрен сөйләмдә куллану

17.02


64

Сыйфат дәрәҗәләренең сөйләмдә кулланышы

ГКК

18.02.


65

Язгы каникул” хикәясендәге лексик-грамматик материал

ГКК

Кәшәкә таягы, күптән, алып чык, бозыла, ялгыз, күңелсез

Алып бара – аналитик фигыле. Инфитив + кирәк төзелмәсе

Киңәш һәм боеруны белдергән формалар

23.02.


66

Язгы каникул” хикәясе

ЛГКК

24.02.


67

Боеруны һәм үтенечне белдерү

д/м

сөйләм

-//-


Боеруны һәм үтенечне белдерү формалары

Боеруны һәм үтенечне белдерүче җөмләләрне сөйләмдә куллану

25.02.


68

3нче чирекне йомгаклау контроль тестлары №3

контроль дәрес

01.03.


69

Дусларга ни өчен күңелсез?”

д/м сөйләм

Чөнки - теркәгече

Хәзерге һәм үткән заман хикәя фигыль

Яңа хикәя язу

02.03.


70

Без хикәя язабыз”

д/м сөйләм

04.03.


71

Телефоннан сөйләшү этикеты

д/м сөйләм

Шалтырый, шалтырата, телефон трубкасы, күрше, чакырыгыз әле

Исем + исем сүзтезмәсе (балалар бакчасы)

Телефоннан сөйләшү кагыйдәләре

09.03.


72

Телефоннан сөйләшү этикеты

д/м сөйләм

10.03.


73

Татар халык ашлары”

ЛКК

Ботка, аш, кәбестә ашы, татар халык ашлары исемнәре

Ботка ашарга яратам - төзелмәсе

Нәрсә ашарга яратканыңны әйтә, сорый белү.

15.03.


74

Татар халык ашлары” Проект №3

Контроль дәрес

16.03.


75

Мин нәрсә яратам?”

д/м сөйләм

17.03.


76

Исемнәрнең килеш белән төрләнеше

ГКК


Исемнәрнең килеш белән төрләнеше. Без туган көнгә әзерләнәбез.

Килеш кушымчаларын сөйләмдә куллану. Кибетнең эш сәгатьләрен әйтә белү.

31.03.


77

Без туган көнгә әзерләнәбез”

д/м сөйләм

05.04.


78

Гүзәл Ләйсәннәрдә” хикәясе буенча лексик-грамматик материал

ЛГКФ

Түрдән уз, яңа гына, кыста, ашап кара, тук, әдәпле

Кыстау формалары

Табынга чакыра, кыстый, рәхмәт әйтә белү

06.04..


79

Гүзәл Ләйсәннәрдә” хикәясе

д/м сөйләм

07.04.


80

Без табын әзерлибез”

ЛГКК

Беренче куела, чәнечке, кашык, пычак, уң, сул, кишер, суган,кыяр, кәбестә, бәрәңге, турый, сала


Табын әзерләү турында сөйләшү

12.04.


81

Мин салатлар ясыйм”

д/м сөйләм

13.04.


82

Туган көнгә чакыру

д/м сөйләм

Онытма, очрашу, бүләк алу, кичке, тәбәнәк, биек, киң, тар


Туган көнгә чакыру яза белү; чакыра белү, туган көн уеннарын уйный белү. Тизәйткечләр, санамышлар.

14.04.


83

Туган көндә”

д/м сөйләм

19.04.


84

Табын янында” хикәясендә лексик –грамматик материал

Биремле диктант №1

ГКФ

Ян, өс, арт, ас, ал

Бәйлек сүзләрнең юнәлеш, чыгыш, урын-вакыт килешләрендә кулланылышы

Бәйлек сүзләрнең килеш белән төрләнеше

20.04.


85

Табын янында” хикәясе

ЛГКК

21.04.


86

Без табын янында”

д/м сөйләм

Тиз-тиз, башта, хуҗабикә, аннан соң, көтмәде, пычрак, валчык


Бәйлек сүзләрне кулланып хикәянең эчтәлеген сөйли белү, табын янында үз-үзеңне тоту буенча киңәшләр бирә белү. Хикәя төзү.

26.04.


87

Дуслар белән күңелле” бүлеген йомгаклау контроль эше №3

контроль дәрес

27.04.


Дүрт аяклы дусларыбыз (9 сәгать)

Регулятив универсаль уку гамәлләре:

  • укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү; эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра белү; уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү.

Танып белү универсаль уку гамәлләре:

  • фикерләрне логик чылбырга салу; иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы чишү ысулларын мөстәкыйль рәвештә булдыру; тиешле мәгълүматны билгеләү, анализлау,объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү; эш башкару ысулларына һәм шартларына анализ ясау.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:

  • әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый белү; әңгәмәдәшең белән аралашу калыбын төзү, мәгълүматны туплау өчен күмәк эш башкару; әңгәмәдәшнең аралашу холкы белән идарә итү.

88

Дүрт аяклы дусларыбыз, аларның гадәтләре.

ЛКФ

Койрыгын болгый, күзләре ут яна, чаба, минем янда бөтерелә, шатланып өрә, күзләре ялтырый, колаклары үрә тора, тәпиен бирә

Исемнәрнең тартым белән төрләнеше

Этнең барлыгы, юклыгы, кемнеке икәнен әйтә белү. Аларның гадәтләре турында сөйли белү.

28.04.


89

Дүрт аяклы дусларыбыз, аларның гадәтләре.

д/м сөйләм

03.05.


90

Дүрт аяклы дусларыбыз, аларның кыяфәтләре, токымнары.

ЛКФ

Таблицадагы сөйләм үрнәкләре





Этләрнең токымнары, кыяфәтләре, кушаматлары турында сорый, сөйли белү.


04.05.


91

Дүрт аяклы дусларыбыз, аларның кыяфәтләре, токымнары.

ЛГКК

05.05.


92

Минем дүрт аяклы дустым”

д/м сөйләм

Таблицадагы сөйләм үрнәкләре



Этләрнең токымнары, кыяфәтләре, кушаматлары турында сорый, сөйли белү.


10.05.


93

Минем дүрт аяклы дустым” темасына инша язу

контроль дәрес

11.05.


94

Мин, син зат алмашлыкларының килешләр белән төрләнеше

ЛКФ

Хөрмәт итә, ягымлы, койрыгын болгый, исәнләшә, сорый, саубуллаша

Хәзерге заман хикәя фигыль

Килеш белән төрләнгән алмашлыкларны сөйләмдә куллана белү. Хикәянең эчтәлеген сөйли белү.

12.05.


95

Х. Гардановның “Акыллы Карабай” хикәясе

д/м сөйләм

17.05


96

4нче чирекне йомгаклау контроль тестлары №4

Контроль

дәрес




18.05.


Без спорт яратабыз (9 сәгать)

Регулятив универсаль уку гамәлләре:

  • уку эшчәнлеген оештыра белү; уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү; укытучыныңкүрсәтмәләрен аңлап үти белү.

Танып белү универсаль уку гамәлләре:

  • иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү, аны чишү өчен алгоритм булдыру; сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу; эш башкару ысулларына һәм шартларына анализ ясау; классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү;

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:

  • әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый белү; әңгәмәдәшең белән аралашу калыбын төзү.

97

Мин авырыйм”

ЛКФ

Тән әгъзалары исемнәре

Сызлый, теш табибы, салкын


Тән әгъзалары исемнәрен, кайсы җиреднең авыртканын табибка әйтә белү; иптәшеңнең кайсы җире авыртканын сорый белү.


19.05.


98

Мин табибта”

д/м сөйләм

19.05.


99

Спорт төрләре

ЛКФ

Чана шуа, кызына, хоккей уйный, йөзә, спорт түгәрәге, сикерә, йөгерә


Нинди спорт төрләре яратканны сорый, әйтә белү. Спорт уеннарына чакыра белү, нишләргә кирәген әйтә белү.

24.05.


100

Мин нинди спорт төре белән шөгыльләнәм?”

Проект №4

д/м сөйләм

24.05.


101

Сәламәт булу өчен нишләргә кирәк?”

ЛКК

Саф һавада булу,файда,аңлый,тәмәкече


Сәламәт булу өчен бер-береңә киңәшләр бирә белү

25.05.


102

Сабан туе уеннары. Сабан туе программасының афишасы


ЛГКК

Татарча көрәш,ат чабышы,капчык белән сугышу,чүлмәк вату,баганага менү

Хәзерге заман хикәя фигыльнең үткән, киләчәк заман формалары

Сабантуйга чакыра белү.Сабантуй уеннары турында сөйли белү.

25.05.


103

Без спорт яратабыз –бүлеген йомгаклау

контроль дәрес

26.05.


104-105

Уку елын йомгаклау, кабатлау дәресләре

д/м сөйләм




31.05.































5 нче сыйныфта татар теленнән укыту планына кушымта.

1. Сүзлек диктанты:

Укытучы, укучы, дәрес, дәфтәр, тырыша, мисал, чирек, чишә, мәсьәлә, шигырь, өй эше, ятлый, оныта, яхшы, керә, чыга, күнегү, сүзлек, китапханә



Тест. Без мәктәптә

  1. Җөмләләрне төгәллә.

Каләм белән ... . Чүпрәк белән ... .

Линейка белән ... . Буяу белән ... .

Акбур белән ... . Бетергеч белән ... .

2.Сүзләрнең антонимнарын тап.

әдәпле - тырыш -

ихтирамлы - эшчән -

тәрбияле - начар –

3. Җөмләләрне дәвам ит.

1) Олег – яхшы укучы, чөнки ул ... .

2) Петя өй эшен эшләми, шуңа күрә ... .

4. Определи все аффиксы в словах: күзләремне, открыткагыз, бүләгеңә, дусларны.

5. Используя данные словосочетания, скажи:

- что ты сейчас делаешь;

- что ты сделал.

Словосочетания: өй эшен эшли, күнегү яза, китап укый, шигырь ятлый.

6. Узнай у друга:

колько уроков было; -какой был первый урок; -писали ли они диктант; -есть ли у него тетради в клетку.


7. Попроси себе у друга:

- тетрадь в линейку; - новую тетрадь; - цветные карандаши.

8. Сообщи маме:

- что ты во второй четверти стал ударником;

- выучил стихотворение;

- хорошо знаешь математику;

- плохо знаешь английский язык;

- тебе нравится татарский язык.

9. Китапларны саклап тоту турында нинди киңәшләр бирер идең?

10. Вспомни прочитанные рассказы. Каких героев ты запомнил? Расскажи о них.

Биремле диктант.

Тыңлагыз. Тиешле кушымчаларны куеп языгыз.

1) Мин өстәл... ипи, чәй, шикәр куйдым.

2) Оля өстәл... ике дәфтәр алды.

3) Өстәл... ризыклар күп иде.

Мөстәкыйль эш. Мин өйдә булышчы

1.Сүзләрнең антонимнарын тап.

көн - ... күңелсез - ...

матур - ... җылы - ...

узган ел - ... кояшлы - ...

2.Бирелгән сүзтезмәләр белән җөмләләр төзе.

Узган ел, күңелле музыка, сыйныф җитәкчесе, чәчәк бәйләме.

3.Астына сызылган сүзләргә сорау куй.

Сораулар: нишли? нишләргә? нишләде? нишлә? нишләмәде? нишләмәделәр?

  1. Әнисе балаларны мактады. 2) Наил белән Галия кибеткә бармадылар. 3) Гүзәл әнисенә булышмады. 4) Олег әнисен ярата.

  2. Фигыльләрне хәзерге заман хикәя фигыльнең барлык һәм юклык формасында яз..

Фигыльләр: кил, ю, җый, сөрт, яз, җырла, эшлә.

4.Используя данные глаголы,

а) скажи:

-что ты делаешь сейчас;

-что ты уже сделал;

б) вырази:

-просьбу;

-повеление.

Глаголы: эшлә, бар, кайт, бир, кил, себер,сөрт, ю, булыш.

5.Күп нокталар урынына тиешле кушымчаларны өстәп яз.

1) Әни, урамга чы(к)... мөмкинме? 2) Әни, уйна... ярыймы? 3) Гөлләргә еш су си(п)... ярамый. 4) Өйдә әнигә булыш... кирәк .

6.Как скажешь о том, что:

- надо сходить в магазин.

- дома нельзя прыгать;

- нельзя громко кричать;

- надо помочь маме, бабушке.

7.Напиши, как ты спросишь у друга:

-идет ли он в школу; - во сколько он встает;

- делает ли он зарядку;- идет ли он в бассейн;



8.Сообщи другу о том, что:

- ты летом загорал, плавал, но не рыбачил;

- ты утром делаешь зарядку;

- вчера к тебе пришел в гости Азат;

- вы с сестрой помогали маме.

9.Вырази своё согласие или несогласие по поводу предложенных действий.

1) Кинога бар.

2) Стадионга бар.

3) Телевизор кара.

4) Дустыңны кунакка чакыр.

5) Урамга чык. 10.Допустим, мама просит у тебя помощи. Узнай у неё, что надо делать. Похвали братика за его хорошие дела.

Контроль эш. Бергә эшлә, бергә аша

1.Бу җөмләләрнең кайсылары боеруны (повеление), кайсылары үтенечне

(просьба) белдерә? Дәфтәреңә аерып яз.

Зинһар, ярдәм ит әле! Миңа булыш әле. Көрәк алып чык! Көрәк алып чык әле. Көрәк алып чык әле, зинһар! Кибеткә бар! Кибеткә бар әле! Кибеткә бар әле, зинһар!

2. Тәрҗемә ит.

1) Айрат старше меня на год. 2) Сарафан красивее юбки. 3) Айдар - вежливый мальчик. 4) Наш город красивый, чистый. 5) Это платье очень велико. 6) Самый красивый цвет – синий цвет. 7) Самый холодный месяц - январь, а самый теплый - июль.



3.Предложи другу:

совместно делать что-нибудь; 4. Попроси у друга помочь: - решить задачу; - погладить белье; -

- вместе поиграть;

- вместе покататься на лыжах; убрать

- вместе сходить в гости.

. 5. Спроси у друга о том:

-разрешила ли ему мама:

- хочет ли он покататься на лыжах;

- хочет ли он вместе с тобой сходить в гости.

- хочет ли он играть с тобой;

6. Попроси разрешения у учительницы:

- выйти из класса;

- поехать на спортивные соревнования;

- сходить в медпункт.

7. Как ты попросишь своих родителей купить тебе футбольный мяч, новый рюкзак, лыжи?

8. Вспомни, как нужно вежливо разговаривать по телефону. Вместо точек вставь пропущенные реплики.

- ----------------------- .- Алсу өйдә юк әле.

- ----------------------- .- Мәктәптә.

- ----------------------- .- Кич сәгать 5 тә.

- ----------------------- .

9. Бирелгән схема буенча диалоглар төзе:

а) приглашение – согласие с благодарностью;

б) приглашение - отказ с благодарностью.

10. Вспомни прочитанные рассказы. Каких героев ты запомнил? Расскажи о них .



Сүзлек диктанты:

Авырта,авырый,сызлый,салкын тиде,файдалы,йөзә,йөри,сикерә,кызына,спорт түгәрәге,спорт төре,ошый,кызыксына,ярыш,ярыша.



Контроль эш.Минем туган көнем

1.Саннарны сүзләр белән әйт.

1, 11, 111, 1111; 5, 55, 555, 5555; 1999, 2001, 2002, 3002.

2.Тәрҗемә ит.

  1. блок, 12 книг, 10 тетрадей, 2 кг апельсинов, 5 кг муки, 16 учеников, 8 девочек, 9 мальчиков.

3.Сүзтезмәләр яса һәм тәрҗемә ит. Алар белән җөмләләр төзе.

хhello_html_5bcd9403.gifочу пригласить

надо идти

можно купить

должен помочь

4. Түбәндәге сүзтезмәләрне кулланып, җөмләләр төзе.

Ярдәм кирәкме, ярдәм ит әле, булышырга кирәк, ярдәм кирәкме, сезгә булышыйкмы?

5. Тәрҗемә ит.

Өстәл өсте чиста. Өстәл өстенә чәчәк куйдым. Өстәл өстеннән төш. Өстәл өстендә хат ята.

6. Допиши окончания.

1) Өстәл... чәчәк куям.

2) Өстәл... чәчәк бар.3) Өстәл... чәчәк алам.

7. Спроси у друга:

- какая сегодня погода?

- как прошел в школе праздник?

- кому он подарил цветы?

- кого он поздравил с праздником?

8. Как ты скажешь о том, что помогаешь маме:

- варить суп;

- выпекать торт;

- делать салат;

- выпекать печенье.

9. Как скажешь о том, что:

- ты не хочешь пить чай, потому что спешишь;

- ты не хочешь есть, потому что сыт;

- все было вкусно.

10. Скажи о том, что на день рождения можно:

1) испечь пироги, бэлиш, чакчак, перемячи, губадию;

2) пригласить подругу, друзей, одноклассников.

11. Напиши приглашение на день рождения. Научи сестренку накрывать на стол. Дай ей советы.

12. Вспомни прочитанные рассказы. Каких героев ты запомнил? Расскажи о них.

Сочинение

Минем дустым.



Тест.Минем дустым бар



  1. Сүзләрнең тәрҗемәсен тап, алар белән җөмлә төзе.

Внимательный, отзывчивый, честный, друг, подруга, вместе, весело, совет, подружились, соседи, сильный.

2. Тәрҗемә ит.

1) Завтра я пойду (обязательно) купаться. 2) Я вымою (обязательно) полы. 3) Саша будет убирать постель. 4) Света будет петь (обязательно) на концерте. 5) Он залезает на дерево. 6) Он поднимается по лестнице. 7) Он слезает с дерева. 8 ) Он спускается с лестницы.

3. Используя данные глаголы,

скажи:

-что ты делаешь сейчас;

-что ты уже сделал;

вырази:

-посьбу;

-повеление.

Глаголы: буя, сора, бир, яса, уйна.

4. Түбәндәге бәйлек сүзләр белән җөмләләр төзе.

Янында, астында, өстендә, аркылы, каршысына.

5. Узнай у друга:

- есть ли у него санки, лыжи, коньки;

- идет ли он сегодня играть в хоккей.

6. Как ты скажешь о том, что, возможно, завтра:

- ты сходишь в гости, в библиотеку, к друзьям;

- вы поедете в деревню, в спортивный лагерь;

- ты напишешь письмо бабушке.

7. Как скажешь о том, что:

- у тебя есть друг;

- он внимательный;

- ты его ждешь;

- друг лучше тебя;

- тебе с ним интересно;

- вы вместе играете, готовите уроки, ходите в школу.

8. Вспомни прочитанные рассказы. Каких героев ты запомнил? Расскажи о них.

Мөстәкыйль эш. Дүрт аяклы дусларыбыз

1.Дөрес тәрҗемәне тап.

Мохнатый Глаза сверкают

1) Усал 1) Күзләре матур

2) Зур 2) Күзләре зур

3) Йонлач 3) Күзләре ут яна

- Синең этең ничек шатлана? Җөмләләрне язып бетер.

Аның күзләре ... , койрыгын ... . Ул тәпиен ... . Кулдан бияләйне ... . Мине мәктәптән каршы ... .

2.Җөмләләрдән исемнәрне тап, килешләрен билгелә.

Минем этем бар. Аның исеме - Акбай. Мин этемне бик яратам. Ул башка малайларны яратмый, мине генә ярата. Мин этемә ашарга бирәм, этемне уйнарга алып чыгам. Минем этем - ишегалдыбызда иң матур эт.

3.Переведи указательные местоимения эта, тот, та. Составь с ними предложения.

4. Спроси у друга:

- какие повадки собаки он знает;

- кто подарил ему собаку;

- кого он больше любит: кошку или собаку;

- сколько лет его собаке;

- какая у него собака: злая или добрая.

5. Диалогка төшеп калган репликаларны өстәп языгыз.

- -------------------?- Аның исеме Акбай.

- Ул синең белән ничек исәнләшә?- ------------------- .

- ------------------- ?- Әйе, минем песием дә бар.

- -------------------?- Әйе, алар бик дус.

6. Опиши овчарку, болонку, колли.

7. Вспомни прочитанные рассказы. Каких героев ты запомнил? Расскажи о них.

Мөстәкыйль эш. Без спорт яратабыз

1. Күп нокталар урынына тиешле кушымчаларны куеп яз.

1) Идән... түшәм... кадәр.

2) Театр... тукталыш... кадәр.

3) Тукталыш... өй... кадәр.

4) Кибет... кибет... кадәр.

2. Скажем, ты с друзьями катаешься на санках.

1) Попроси, чтобы тебе дали санки.

2) Предложи свои санки другу.

3) Похвали новые санки друга.

3. Допустим, ты хочешь узнать, каким видом спорта занимается твой друг. Как спросишь:

- нравится ли ему спорт;

- какой вид спорта он любит;

- ходит ли он в спортивный кружок.

4. Посоветуй другу заняться спортом и посещать спортивные кружки.

5. Предложи своему другу пойти на стадион.

6. На соревнованиях твой друг занял первое место. Какой комплимент ты ему скажешь?

7. Тебе хочется кататься на лыжах. Позови друга, скажи ему, что сегодня хорошая погода.

8. Вы катаетесь на лыжах. А твой друг почему-то не катается. Спроси, почему он не катается.

9. “Табибта темасына диалог төзе.

Биремле диктант.Тыңлагыз. Тиешле кушымчаларны куеп языгыз.

1) Бүген Алсу... туган көне.

2) Алсу өй җыештыр... .

3) Алсуның әни... тәмле торт пешер... .

4. Биремле диктант.

А)Тыңлагыз, тәрҗемә итеп языгыз.15 алма, 12 китап, 12 девочек, 15 мальчиков, 16 учеников. Б)Тыңлагыз, фигыльләрне үткән заман формасына куеп языгыз.Уйный , ясый, пешерә, бара, керә, чыга, эшли, яза, килә, китә.

Контроль эш. Мин Татарстанда яшим

1. Түбәндәге сүзләрнең антонимнарын тап.

бай - ... салкын - ...

зур - ... биек - ...

калын - ... усал - ...

күп - ... кыш - ...

2. Җөмләләрдәге хаталарны төзәт.

1) Татарстан флагында ак, зәңгәр, кызыл төсләр бар.

2) Татарстан гербында ак бүре рәсеме бар.

3) Барс - көчле, җитез җанвар.

3. Предложи другу почитать книгу о Татарстане. Скажи о том, что он из этой книги узнает много интересного о природе Татарстана.

Спроси у друга:

- какие животные обитают в Татарстане;

- какие реки протекают через Татарстан.

4. Что ты скажешь в следующих ситуациях?

1) Ты собираешься на Сабантуй. Твоя подруга не хочет идти. Убеди ее, что на празднике будет весело.

2) Предложи другу спеть песню на татарском языке.

3) Из Турции приехали гости. Они не знают, что это за праздник. Объясни им.

5. Күп нокталар урынына сораулар куй.

- ... - Без Татарстанда яшибез.

- ... - Татарстанда татарлар, руслар, башкортлар һәм башка милләт кешеләре яши.

- ... - Алар дус һәм тату яшиләр.

- ... - Без татар теле һәм рус теле өйрәнебез.

6. Скажи другу о том, что надо:

- не пачкать книгу;

- не сгибать уголки книги;

- не трогать книгу грязными руками.



Изложение

Кунак апа.

Бүген безгә кунак апа килде.Ул миңа матур төсле карандашлар алып килде.Миңа бүләк бик ошады.Безгә Оля керде.

Оляга да бүләк ошады.Без бергә рәсем ясадык.Безгә бик күңелле булды.




Подайте заявку сейчас на любой интересующий Вас курс переподготовки, чтобы получить диплом со скидкой 50% уже осенью 2017 года.


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Автор
Дата добавления 08.01.2016
Раздел Другое
Подраздел Рабочие программы
Просмотров256
Номер материала ДВ-314542
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх