Инфоурок / Другое / Рабочие программы / Рабочая программа по татарскому языку (7 сыйныф)
Обращаем Ваше внимание, что в соответствии с Федеральным законом N 273-ФЗ «Об образовании в Российской Федерации» в организациях, осуществляющих образовательную деятельность, организовывается обучение и воспитание обучающихся с ОВЗ как совместно с другими обучающимися, так и в отдельных классах или группах.

Педагогическая деятельность в соответствии с новым ФГОС требует от учителя наличия системы специальных знаний в области анатомии, физиологии, специальной психологии, дефектологии и социальной работы.

Только сейчас Вы можете пройти дистанционное обучение прямо на сайте "Инфоурок" со скидкой 40% по курсу повышения квалификации "Организация работы с обучающимися с ограниченными возможностями здоровья (ОВЗ)" (72 часа). По окончании курса Вы получите печатное удостоверение о повышении квалификации установленного образца (доставка удостоверения бесплатна).

Автор курса: Логинова Наталья Геннадьевна, кандидат педагогических наук, учитель высшей категории. Начало обучения новой группы: 27 сентября.

Подать заявку на этот курс    Смотреть список всех 203 курсов со скидкой 40%

Рабочая программа по татарскому языку (7 сыйныф)

библиотека
материалов

«Каралды» «Килешенде» «Раслыйм»

МБ җитәкчесе ГБМБУ« №151 мәктәпнең » ГБМБУ «№151мәктәпнең» директоры

_______/Г.Х.Галләмова директор урынбасары ________/ С.В.Макерова

Беркетмә № 6 _______/ З.М.Исмәгыйлева

«25» август 2015 нче ел «26» август 2015 нче ел «26» август 2015 нче ел






Казан шәһәре Киров районының

«Аерым предметлар тирəнтен өйрəнелə торган 151 нче урта гомуми белем мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе.

татар әдәбиятыннан

эш программасы

7 в сыйныфы

Мифтахова Айназ Расим кызы



Педагогик киңәшмәнең 1 нче утырышында каралды

«26» август, 2015 нче ел




2015-2016 нчы уку елы





Аңлатма язуы

Татар әдәбиятыннан 7 нче сыйныф укучылары өчен төзелгән программа дәүләт стандартларының федераль компонентына, гомуми белем бирү федераль дәүләт стандартларына нигезләнеп эшләнгән Ә.Р.Мотыйгуллина, Р.Г.Ханнанов, Л.К.Хисмәтова, Э.Х.Гыйзәтуллина, Г.Г.Мулласалихова тарафыннан язылган дәреслекләрдән (1 нче, 2 нче кисәк) укытуны күздә тота. Программа стандартның эчтәлеген җентекләп ачып бирә, стандарт таләп иткән күләмдә рус телле балаларга татар әдәбиятын укытуның гомуми юнәлешләрен билгели, предмет чаралары белән укучыларны тәрбияләү юлларын, аларның әдәби үсеш дәрәҗәсен билгели.

Күпмилләтле аудиториядә татар әдәбиятын укыту өчен төзелгән программа бербөтен документ булып тора, ул биш өлешне иңли: аңлатма язуы; укыту курсының эчтәлеге, укыту-тематик планы; укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләр; курсның укыту-методик тәэмин ителеше өчен әдәбият исемлеге.

Әдәбият һәр яктан үскән, рухи яктан бай, әхлакый идеаллары һәм эстетик таләпләре булган камил шәхес тәрбияләүдә әһәмиятле урын алып тора. Урта белем бирү системасындагы татар әдәбияты курсы сәнгатьне тормыш белән бәйләп өйрәнүне, эчтәлек белән форма берлеге, тарихилык, традиция һәм новаторлык, тарихи-культурологик мәгълүматларны аңлау, әхлакый-эстетик күзаллау булдыру, әдәбият теориясе һәм тарихы буенча төшенчәләрне үзләштерү, әдәби әсәрне бәяләү күнекмәләрен формалаштыру, әдәби телнең сәнгатьлелек чаралары белән танышуны үз эченә ала.

Федераль дәүләт стандартларына нигезләнеп төзелгән татар әдәбияты дәреслекләре барлык фәннәрне өйрәнү барышындагы фундаменталь төшкә (фундаментальное ядрога), универсаль уку гамәлләренә нигезләнә, укучыларның яшь һәм әдәби үсеш дәрәҗәсен исәпкә ала. Укыту һәм тәрбиянең гомуми нәтиҗәләре иҗтимагый, шәхси, танып-белү һәм коммуникатив үсешне тәэмин итеп, укучыларның белемнәрен, күнекмәләрен үстереп, дөньяны танып белүгә әзерләп, хезмәттәшлеккә, үзлегеннән белем алуга, камиллеккә омтылучы шәхес тәрбияләүгә барып тоташа. Аерым алганда, уку-укытуга системалы-гамәли якын килү нәтиҗәсендә, укучыларның иҗтимагый үсешенә (халыкның рухи кыйммәтләрен аңлаучы, үстерүче Россия гражданины тәрбияләү); шәхси үсешенә (үзлегеннән белем алырга, иҗади сәләте үскән, компетентлы, үзаңы үскән, үзенең гражданлык карашларын ачыктан-ачык белдерүгә сәләтле, үз-үзенә тәнкыйди карашта торган, тормыш авырлыкларына каршы торырлык шәхес тәрбияләү); танып белү эшчәнлеген үстерүгә (фәнни дөнья сурәтен аңлаучы, үзенең танып-белү һәм интеллектуаль эшчәнлеге белән идарә итә ала торган, уку, белем алу чараларын күзаллый торган, репрезентатив, символик, логик, иҗади фикерләү сәләте үскән, рефлексиягә сәләтле укучы тәрбияләү); коммуникатив үсешкә (аралашу компетенциясе үскән, тыңларга, диалогта, гомуми сөйләшүдә катнаша алырлык, туган телен, рус телен, чит телне камил белүенә) басым ясалды. Шул ук гамәлләрне тормышка ашыру барышында, яшүсмерләрнең яшь үзенчәлекләре дә игътибарга алынды.

Күпмилләтле мохиттә гомуми әдәби белем бирү барышында универсаль уку гамәлләре дүрт блокка бүлеп карала. Алар арасында шәхси УУГ − тормышчан, шәхескә юнәлтелгән, һөнәри юнәлештә үз юлын табуга, кешенең эчке потенциалын рациональ файдалана белүенә бәйле блок. Регулятив уку гамәлләре шәхес тәрбияләүдә планлаштырырга өйрәтү, фаразлау, коррекция, бәяләү кебек якларны үзәккә ала. Танып белү гамәлен алгы планга чыгарган блокта логик, проблеманы кую һәм чишүгә юнәлтелгән, тамга-символик якны иңләгән гомумуку гамәлләренә игътибар ителә. Коммуникатив УУГ кешеләр язмышына битараф булмауны, кешеләргә ярдәмчеллек сыйфатларын тәрбияләүне, иҗтимагый компетентлыкны үз эченә ала.

Федераль дәүләт стандартларына таянып, татар әдәбиятын өйрәнүнең максаты – туган халкының һәм җирле халыкның телен, мәдәниятен, әдәбиятын яхшы белгән, һәрьяктан камил, милли горурлык хисләре үскән шәхес (гражданин) тәрбияләү.

Әлеге максатны тормышка ашыру өчен, түбәндәге бурычлар билгеләнде:

Татарстан төбәгендә яшәп, җирле халык белән аралашкан укучыларны төбәкнең әдәби-мәдәни байлыгы белән якыннан таныштыру;

татар әдәбияты турындагы мәгълүматларны төрле халык фольклоры, әдәбияты, мәдәнияте, милли образлары белән чагыштырма-типологик аспектта бирү;

татар халык авыз иҗаты турында тулы күзаллау булдыру, аны баланың үз туган халыкының рухи җәүһәрләре белән чагыштырырга күнектерү;

татар әдипләре, мәдәният әһелләре турында күзаллау булдыру, аларны танырга, аңларга, башка халык сүз сәнгатен үстерүчеләр белән чагыштырма планда бәяләргә өйрәтү;

татар, рус, Россиядә яшәүче башка халыклар, бөтендөнья әдәбияты белеме казанышларының уртак нигезен аңлау, аларны үстерү һәм киңәйтү.

Әлеге максат һәм бурычларга ирешү өчен, түбәндәге принциплар истә тотылырга тиеш. Рус телендә сөйләшүче балалар өчен татар әдәбиятының асылын төшендерү укытучының сүз сәнгате серләрен яхшы белүен, иҗади эшләү күнекмәләре булуын таләп итә. Мәктәп баласына сүз сәнгатенең серләрен ачуда эстетик принцип (укытучының матурлыкны күрә алуы һәм башкаларны да күрергә өйрәтә алуы), эзлеклелек (укучы алган белемнең тулыланып, баеп баруы), әдәбиятны сүз сәнгате буларак өйрәнү (татар телендә язылган әсәрләрдә әдәби образларны ачу үзенчәлекләре, татар теленең матурлыгын күрергә өйрәтү), күләме ягыннан кечкенә булган әсәрләргә шәхси мөнәсәбәт булдыру, ягъни психологик принцип (мәктәп баласының яшь үзенчәлекләрен, әдәби әзерлек дәрәҗәсен исәпкә алып эш итү) ярдәмгә килә. Аерым игътибар коммуникативлык принцибына бирелә. Бу принципның өстен чыгуы рус телендә сөйләшүче укучыларның әдәби әсәр аша татар теленең серләренә тирәнрәк төшенүләре, матур әдәбият әсәрен сорауларга нигезләнеп сөйли алуы, үз фикерләрен ачык әйтә алуы, әдәби әсәрнең аралашу чарасына әверелүе белән дә бәйле. Укучыларның әдәби әсәрне кабул итү һәм әдәби үсеш үзенчәлекләрен исәпкә алып, дифференциацияләү (аерым төркемнәргә аерып, бүлеп эшләү) һәм интеграцияләү (татар теле һәм рус әдәбияты дәресләрендә алынган теоретик белемнәрне һәм гамәли эш күнекмәләрен файдалану) дә үзәккә алына.

7 НЧЕ СЫЙНЫФ


I бүлек


«Үрнәк программа»га кертелгән (төзүчеләре: Ф.Х.Җәүһәрова, К.С. Фәтхуллова) әдәби әсәрләр минимумы

1. Г.Тукай «Милли моңнар».

2. Г.Ибраһимов «Алмачуар» (хикәядән өзек) .

3. С.Хәким «Бакчачылар».

4. Һ.Такташ «Алсу».

5. Г.Кутуй «Сагыну».

6. М.Мәһдиев «Без — кырык беренче ел балалары» (повестьтан өзек).

7. М.Галиев «Нигез» (повестьтан өзек) .

II бүлек

7 нче сыйныф укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләр

  • әдәби әсәрләрне, сүзләрен дөрес әйтеп, йөгерек уку;

  • авторның әйтергә теләгән фикерен аңлау, үз мөнәсәбәтен белдерү, әсәрне өлешләргә бүлә һәм планын төзи белү;

  • әдәби-теоретик төшенчәләрне рус әдәбияты белеме белән тәңгәлләштерү;

  • татар әдәбиятының дөнья культурасында тоткан урынын аңлау;

  • авторларның тормыш юлы һәм иҗаты турында кыскача күзаллау;

  • 10—12 татар, рус, чит ил язучы, шагыйрьләренең исемнәрен һәм алар язган әсәрләрне белү;

  • 4 – 5 сәнгать әһеленең тормышы, иҗаты турында мәгълүматлы булу;

  • Казан һәм Татарстан төбәгендәге мәдәният учаклары (музей, театр, концерт залы һ.б.), балалар матбугаты турында белү;

  • төрле халыкларның фольклор үрнәкләрен татар халык авыз иҗаты белән чагыштыру;

  • 6 мәкаль, 6 әйтемне русча эквивалентлары белән истә калдыру;

  • төрле авторларның 34 шигырен яттан сөйли белү;

  • сүзлекләр, энциклопедияләр, интернет-ресурслардан файдаланып, үзенә кирәкле материалны табу;

  • төрле темаларга проект эше яклау;

  • әдәби әсәрне тормыш белән бәйләп, үз гамәлләренә бәя бирү.




III бүлек. Укыту-тематик план


Эчтәлек

Сәгать саны

1. Халык әйтсә — хак әйтә

4

2. Аталар сүзе — акылның үзе

5

3. Ил язмышы — ир язмышы

7

4. Һәр чорның үз герое

4

5. Туган җир ул була бер генә,

Туган җирнең кадерен бел генә!

7

6. Актыктан хаклык җиңә

5

7. Табигатькә дә табиб кирәк

3

Барысы:

35



Сәгать саны: барлыгы 35 сәгать, атнага 1 сәгать

Әсәрләрне уку һәм өйрәнү – 29 сәгать

Бәйләнешле сөйләм үстерү – 3 сәгать

Дәрестән тыш уку – 2 сәгать

Еллык кабатлау – 1 сәгать


















IV бүлек


7 НЧЕ СЫЙНЫФ ӨЧЕН КАЛЕНДАРЬ-ТЕМАТИК ПЛАН



Дәрес темасы

Дә-рес са-ны

Төп эчтәлек


Көтелгән нәтиҗә

Укучылар эшчәнлеге төрләре

Кон

троль эш төрләре

Үткәрү

вакыты план / факт

метапредмет

предмет

шәхескә кагылышлы

Халык әйтсә — хак әйтә

1

Хәтер катламнарындагы гәүһәрләр

1

Йола фольклоры

Йола фольклоры турында теорияне белү

Халкыбыз йолаларына гомуми күзәтү

Йолалар турындагы әсәрләр белән кызыксыну булдыру, сөйләмне алар ярдәмендә баету мөмкинлеген аңлау

Халык авыз иҗаты” схемасы белән эш, дәреслек, эш дәфтәрендә биремнәр, башка милләтләрнең халык авыз иҗаты белән чагыштырып, мисаллар китерү.



2

Гомернең гүзәл мизгелләре

1

Гаилә йолалары. Бәби туе. Туй

Укучыларга халкыбыз

ның тарихы турында белем бирү

Йола фольклоры турында белешмә бирү; йолаларның төрләрен өйрәнү

Татар халык йолаларына,

бәйрәмнәренә, халкыбызның үткәненә кызыксыну булдыру

Халык авыз иҗаты” схемасы белән эш, дәреслек, эш дәфтәрендә биремнәр, чылбыр буенча уку, чылбыр буенча сөйләү, җөмләләр төзү, проект эшенә әзерлек.

Проект “Ха

лык-

ның борын

гыдан килгән йолалары”


3

Халкымның күңел бизәкләре

1

Фәтхи Бурнаш иҗаты. “Яшь йөрәкләр” драмасы

Халкыбыз йолаларына кызыксыну уяту

Язучының тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә бирү, “Яшь йөрәкләр” әсәрен өйрәнү

Гореф-гадәт, йолаларга ихтирам тәрбияләү, аларны саклау; җыр-моңнарыбызга карата кызыксыну булдыру

Төркемнәрнең чыгыш ясавы, теоретик материал белән танышу. Сорауларга җавап эзләү, ишетеп аңлау, рольләргә бүлеп уку, әсәрдә автор әйтергә теләгән фикерне табу, әдәби әсәр турында фикер алышу



4

Бәетләрдә халык язмышы

1

Сак-Сок” бәете

Халык авыз иҗатын тарих белән бәйләп өйрәтү

Бәетләр турында белешмә бирү, “Сак-Сок ” бәетен өйрәнү

Борынгыдан килгән халык иҗатына хөрмәт һәм халык педагогикасы ярдәмендә ата-анага ихтирам, ярату хисләре тәрбияләү

Халык авыз иҗаты” схемасы белән эш, дәреслек, эш дәфтәрендә биремнәр, чылбыр буенча уку, чылбыр буенча сөйләү, җөмләләр төзү.



5

Туган ил өчен елау да рәхәт

1

Мөнәҗәтләр Туган ил исемнән китмәс

Теоретик төшенчәләрне үзләштерү

Мөнәҗәтләр турында белешмә бирү, “Туган ил исемнән китмәс” шигырен өйрәнү

Халык авыз иҗаты белән кызыксыну булдыру һәм туган илгә мәхәббәт хисләре тәрбияләү

Халык авыз иҗаты” схемасы белән эш, ишетеп аңлау, дәреслек, дәфтәр белән эш, парлап сөйләшү; сүзлек белән эш, мөнәҗәт тыңлау, өйрәнү



6

Шатлыгым, кайгым минем

1

Габдулла Тукай иҗаты. “Милли моңнар” шигыре

Шагыйрь яшәгән чор турында тарихи белешмә бирү

Шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты турында өстәмә мәгълүмат бирү, “Милли моңнар” әсәрен өйрәнү

Татар халкының бөек әдипләре иҗатын өйрәнү аша тормышка караш булдыру

Җырлар тыңлау, ишетеп аңлау; яңа сүзләр белән эш, фронталь әңгәмә, дәреслек, дәфтәр белән эш, парлап сөйләшү – үз фикереңне әйтү, Интернеттан тарихи җырлар турында мәгълүмат табу.

Проект

Тукайлы тормыш”


7

Асылташларга тиң хәзинәләр

1

Бүлекне кабатлау, йомгаклау.

Халыкның йолаларга багышлан

ган бай мирасын өйрәнү, әхлак һәм эстетик тәрбия бирү; белгәннәрне кирәк ситуациядә искә төшереп куллана белү

Йолаларны кабатлау, аның төрләргә бүленешенең принципларын истә калдыру

Халкыбыз мирасына ихтирам тәрбияләү, сөйләм культурасын үстерү

Төркемнәрнең чыгыш ясавы, теоретик материал белән танышу. Укылган әсәрләр турында фикер әйтү, кыскача эчтәлеген сөйләү, тест сорауларына җавап бирү, мөстәкыйль эш

тест


Аталар сүзе — акылның үзе

8-9

Милләтнең бриллиант кашлары Фатих Әмирхан “Ай өстендә Зөһрә кыз” әкияте

2

Фатих Әмирхан иҗаты. “Ай өстендә Зөһрә кыз” әкияте.

Әдәбиятта фольклоризм.

Әдәбиятта фолькло

ризм турында теоретик төшенчә формалашты

ру

Язучының тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә бирү, “Ай өстендә Зөһрә кыз ” әсәрен өйрәнү

Якыннарыңа, туганнарыңа ихтирам хисләре, мәрхәмәтлелек тәрбияләү

Презентация ярдәмендә язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән танышу, “Әдәбиятта фольклоризм” төшенчәсен үзләштерү, төркемнәрдә фикер алышу, ишетеп аңлау, сүзлекчә белән эш, укыганны тәрҗемә итү, сораулар, биремнәр үтәү, сәнгатьле уку.



10

Үткер сүз, тапкыр сүз –уй бинасы

1

Нәкый Исәнбәт иҗаты. “Җирән чичән белән Карачәч сылу” драмасы

Театр сәнгате турында төшенчә формалашты

ру

Н.Исәнбәтнең тормыш юлы һәм иҗаты, фольлор өлкәсендәге эшчәнлеге турында белешмә; “Җирән чичән белән Карачәч

сылу ” әсәрен өйрәнү

Әсәр аша ныклы ихтыяр көче тәрбияләү

Презентацияләр, өстәмә материаллар кулланып, язучының тормыш юлы, иҗаты белән таныштыру; әсәргә җиңелчә әдәби анализ ясау; сораулар һәм биремнәр, әсәрне өлешләргә бүлү, план төзү, эчтәлек сөйли белү.

проект


11


Гаделлек барыбер җиңә





1

Г.Ибраһимов иҗаты. “Алмачуар” хикәясе

Язучы яшәгән чорга бәя бирү

Г.Ибраһимов

ның тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә; “Алмачуар ” әсәрен өйрәнү

Гаделлек, кешелеклелек сыйфатлары, хайваннарга карата мәхәббәт, миһербанлы

лык хисләре тәрбияләү

әсәр аша, татар халкы ның милли бәйрәмнәрен, йолаларын саклап калуның һәм дәвам итүнең әһәмиятен аңлату

Проект эшен яклап, төркемнәрнең чыгыш ясавы; яңа әсәр белән танышу, сәнгатьле уку, эчтәлек буенча фикер алышу, сораулар төзү, әсәрне өлешләргә бүлү, план төзү, эчтәлек сөйли белү.



12

Атың яхшы булса, тормыш итү җиңел

1

Г.Ибраһимов иҗаты. “Алмачуар” хикәясе

Революциягә кадәрге чор турында тарихи мәгълүмат бирү

Г.Ибраһимов

ның тормышын, иҗатын кабатлау. викторина формасында сорауларга җавапбирү; “Алмачуар ” әсәрен өйрәнүне дәвам итү

Хайваннарны яратырга өйрәтү

Сүзлек эше, тыңлау, уку, тәрҗемә итү, сорауларга җавап бирү, сайлап уку;

эш дәфтәрендәге биремнәрне эшләү; план төзү, эчтәлек сөйли белү, укыганны тәрҗемә итү.



13-14

Аты булса, мәйдан табыла

2

Г.Ибраһимов иҗаты. “Алмачуар” хикәясе

Революция

гә кадәрге чор турында тарихи мәгълүмат бирү

Алмачуар ” хикәясен уку, йомгаклау

Сабырлык, хайваннарга карата мәхәббәт, миһербанлылык хисләре тәрбияләү; әсәргә таянып, татар халкының милли бәйрәмнәрен, йолаларын саклап калуның һәм дәвам итүнең әһәмиятен аңлату

Презентацияләр, өстәмә материаллар кулланып, әсәрне өйрәнүне дәвам итү; хикәягә җиңелчә әдәби анализ ясау, сораулар һәм биремнәр, әсәрне өлешләргә бүлү, план төзү, эчтәлек сөйли белү.

проект


15

Милли киемгә мәдхия

1

Татар халкының милли киемнәре һәм бизәнү әйберләре

Милли сәнгать әсәрләре турында төшенчә бирү

Татар халкының милли киемнәре (түбәтәй, калфак, читек) һәм бизәнү әйберләре (беләзек, чулпы, изү) белән таныштыру

Милләтебезнең рухи мирасына ихтирам хисләре тәрбияләү

Г. Ибраһимовның “Алмачуар” әсәре буенча эшләнгән иҗади эшләрен карау, (презентация) чыгышларын тыңлау.

Татар халкының милли киемнәре, бизәнү әйберләре белән танышу, төркемнәрдә эш, дәреслек, дәфтәрдә эш, презентация карау



16

Кайгы җиле ишек какмасын

1

Роберт Миңнуллин иҗаты. “Килен төшкәндә” шигыре

Шигъри әсәрне җиңел истә калдыру ысулларын белү

Шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә, “Килен төшкәндә ” әсәрен өйрәнү

Гореф-гадәтләргә, халкыбыз йолаларына ихтирам тәрбияләү

Язучының тормыш юлы, иҗаты белән танышу, презентация карау, чылбыр буенча яңа сүзләр белән сүзтезмәләр яки җөмләләр төзү; сүзлекчә белән эш, укыганны тәрҗемә итү, сораулар, биремнәр үтәү, сәнгатьле уку



17

Рөстәм Яхин моңнарының көче

1

Рөстәм Яхин иҗаты.

Җыр сәнгате турында белешмә бирү

Композитор Рөстәм Яхинның тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә бирү, җырларын тыңлау

Музыка әсәрләре аша туган илгә, туган җиргә мәхәббәт һәм ихтирам тәрбияләү

Композиторның тормыш юлы, иҗаты белән танышу; презентация карау, җырлар тыңлау,

җыр сүзләрен тәрҗемә итү, истә калдыру.



18

Кеше җирдә хаклы бәхеткә

1

Халисә Мөдәррисова иҗаты. “Көмеш дага” шигыре

Бөек Ватан сугышы турында тарихи мәгълүмат бирү

Шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә; “Көмеш дага” әсәрен өйрәнү

Халкыбызның йолаларына кызыксыну булдыру, үткәннәребезгә ихтирам хисләре тәрбияләү

Язучының тормыш юлы, иҗаты белән танышу, презентация карау; сәнгатьле уку, эчтәлек буенча фикер алышу; халык йолаларын искә төшерү, сүзлекчә белән эш



19

Халык авыз иҗатының әдәбиятта чагылышы

1

2 нче бүлекне кабатлау дәресе

Укыганны гомумиләш

терә, нәтиҗә ясый, иң мөһим мәгълүмат

ны аерып ала белү

Өйрәнгәннәрне гомумиләштереп кабатлау

Язучыларыбыз

ның фольклорны, халкыбызның гореф-гадәтләрен, йолаларын чагылдырган әсәрләргә кызыксыну уяту

Укылган әсәрләр турында фикер әйтү, кыскача эчтәлеген сөйләү, викторина сорауларына җавап бирү, мөстәкыйль эш

тест


Ил язмышы — ир язмышы

20

Алар мәңге үлемсез

1

Әдип Маликов иҗаты. “Ил язмышы — ир язмышы” шигыре.

Гражданлык лирикасы. Пафос.

Бөек Ватан сугышында катнашкан әдипләр турында тарихи мәгълүмат

Шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә, “Ил язмышы — ир язмышы” шигырен өйрәнү; Гражданлык лирикасы, пафос турындагы төшенчәләрне үзләштерү

Туган илгә мәхәббәт тәрбияләү

Бөек Ватан сугышы турында өстәмә материаллар белән танышу, презентация карау; шигырьне өлешләргә бүлү, бүлекләргә исем кую; сораулар, биремнәр үтәү, сәнгатьле уку, сүзлекчә белән эшләү; теоретик төшенчәләрне үзләштерү



21

Без үлемсез туган ил белән

1

Гадел Кутуй иҗаты.“Сагыну” нәсере. Нәсер, инверсия.


Бөек Ватан сугышы чоры турында тарихи белешмә.

Язучының тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә, “Сагыну” нәсерен өйрәнү; нәсер һәм инверсия турында төшенчә бирү

Туган илгә, халкыбыз батырлыгына ихтирам хисләре тәрбияләү

Язучының тормыш юлы, иҗаты белән танышу, презентация карау; Бөек Ватан сугышында катнашкан язучылар иҗаты белән танышу; сәнгатьле уку, сүзлекчә белән эшләү; теоретик төшенчәләрне үзләштерү, өлешчә анализ ясау.



22 –

23

Ил язмышы ирләр кулында

2

Сибгат Хәким иҗаты. “Бакчачылар” поэмасы

Хезмәт тәрбиясе бирү

Шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә, “Бакчачылар” поэмасын өйрәнү

Хезмәт кешесенә карата ихтирам тәрбияләү

Язучының тормыш юлы, иҗаты белән танышу, презентация карау; Бөек Ватан сугышында катнашкан язучылар турында мәгълүмат бирү, һөнәрле булу турында әңгәмә; әсәр турында фикер әйтү, кыскача эчтәлеген сөйләү, сораулар төзү.



24

Илһамым – туган ягым

1

Сибгат Хәким иҗаты.” Бу кырлар, бу үзәннәрдә” шигыре

Туган җиргә мәхәббәт тәрбияләү

Шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты турында өстәмә белешмә, “Бу кырлар, бу үзәннәрдә...” шигырен өйрәнү

Туган җиргә, аның табигатенә мәхәббәт хисләре тәрбияләү

Дәреслек, дәфтәр белән эш; парлап сөйләшү, шигырьне ярымтавыш белән уку, чылбыр буенча сәнгатьле уку, эчтәлек буенча фикер алышу, шигырьгә анализ ясау.



25

Балачак хатирәләре





1

Рафаил Төхвәтуллин иҗаты. “Җиләкле аланнар ” повесте

Язучы яшәгән чорга тарихи күзәтү

Рафаил Төхфәтуллин иҗаты белән танышу,

Җиләкле аланнар” повестен уку

Өлкән буынга ихтирам, туган җиргә мәхәббәт тәрбияләү

Презентация ярдәмендә язучы тормышы белән танышу, төркемнәрдә фикер алышу; ишетеп аңлау, сүзлекчә белән эш, укыганны тәрҗемә итү, сораулар, биремнәр үтәү, хронологик таблица тутыру, план төзү.



26-

27

Төп астында тирән тамырлар

2

Рафаил Төхфәтуллин иҗаты. “Җиләкле аланнар ”повесте

Туган җиргә мәхәббәт тәрбияләү

Җиләкле аланнар” повестен уку

Үткәннәргә ихтирам тәрбияләү

Әсәрне рольләргә бүлеп уку, рәсемгә карап сайлап уку, өлешләргә бүлү; план төзү, план буенча кыскача эчтәлекне сөйләү.



28 –

29

Сугыш язган язмышлар

2

Мөхәммәт Мәһдиев иҗаты. “Без — кырык беренче ел балалары” повесте.

Бөек Ватан сугышы чоры турында тарихи мәгълүмат

Мөхәммәт Мәһдиевнең тормыш юлы, иҗаты турында мәгълүмат, “Без – кырык беренче ел балалары” повестеннан өзек белән танышу

Сугыш авырлыгын үз җилкәләрендә күтәргән яшь буынга, шул чор кешеләренә ихтирам тәрбияләү

Презентация ярдәмендә язучы тормышы белән танышу; төркемнәрдә фикер алышу, ишетеп аңлау, сүзлекчә белән эш, укыганны тәрҗемә итү, сораулар, биремнәр үтәү, хронологик таблица тутыру, план төзү.



30

Хәтерләргә уелган еллар

1

Мөхәммәт Мәһдиев иҗаты. “Без — кырык беренче ел балалары”повесте. Тартмалы композиция.

Әдәбият теориясе – әсәрне аңларга өйрәнү

Без – кырык беренче ел балалары ” повестеннан өзекләр белән танышу. Тартмалы композиция турында теоретик төшенчә

Укытучы һөнәренә мәхәббәт тәрбияләү

Язучының тормыш юлы, иҗаты белән танышу; презентация карау, хронологик таблица тутыру; Бөек Ватан сугышы чоры турында өстәмә мәгълүматлар белән танышу; сүзлекчә белән эш, сораулар, биремнәр үтәү, русча өзекләрне сәнгатьле итеп уку, тәрҗемә итү, теоретик төшенчәне өйрәнү



31

Балачакка илтә юллар

1

Мөхәммәт Мирза иҗаты. “Изге сукмак” шигыре

Әхлак (кешелекле

лек юмартлык) хисләре тәрбияләү

Мөхәммәт Мирза турында мәгълүмат, балачак хатирәсе турында шигырьне уку; халык йолаларын (Питрау, Карга боткасы) искә төшерү, сөйләм телен үстерү

Кеше өчен балачак хатирәләренең иң саф хисләр булуын аңлату

Дәреслек, дәфтәр белән эш; парлап сөйләшү, шигырьне тыңлау, аңлау, ярымтавыш белән уку, чылбыр буенча сәнгатьле уку, эчтәлек буенча фикер алышу, шигырьгә анализ ясау



32

Батырлар бар төштә – татарлар бар...

1

3 нче бүлекне кабатлау дәресе

Өйрәнгән материалны искә төшереп, гомумиләш

тереп куллана белү

Ил язмышы, ир язмышы” бүлегендә өйрәнгән материалны кабатлау, үзләштерү дәрәҗәсен билгеләү

Патриотик тәрбия, туган илне, туган җирне яратырга өйрәтү

Төркемнәрдә эшләү, презентация карау, викторина сораулары, мөстәкыйль эш.

тест


Һәр чорның үз герое

33

Ак чәчәкләр ява

1

Нәҗип Думави иҗаты. “Беренче кар” шигыре

Эстетик тәрбия бирү

Шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә, “Беренче кар” шигырен өйрәнү

Табигатькә карата күзәтүчәнлек булдыру, һава торышының үзгәрешен аңларга, татарча дөрес репликалар белән аңлата белергә өйрәтү

Шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты белән танышу; сораулар төзү, җавап бирү;

сүзлекчә белән эш, чылбыр буенча яңа сүзләр белән сүзтезмәләр яки җөмләләр төзеп әйтү, шигырьне тыңлау, аңлау,сәнгатьле уку.



34-35

Давыллы еллар җырчысы

2

Һади Такташ иҗаты. “Алсу” поэмасы.

1920 – 1930 еллар турында тарихи мәгълүмат

Һ. Такташ турында мәгълүмат, “Алсу” поэмасын уку

Татар шигъриятенә мәхәббәт уяту

Шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты белән танышу, презентация карау, хронологик таблица тутыру; парларда эшләү, шагыйрьнең тормышы турында сораулар төзү, җавап бирү; сүзлекчә белән эшләү, чылбыр буенча яңа сүзләр белән сүзтезмәләр яки җөмләләр төзү.



36

Горурлыкта була гүзәллек

1

Һади Такташ иҗаты. “Алсу” поэмасы.

Рефрен, кабатлау

Әдәбият теориясе – әсәрне аңларга өйрәнү

Алсу” поэмасы белән танышу. Рефрен һәм кабатлау турындагы теоретик төшенчәләрне үзләштерү.

Тормышта максатка ирешү юллары, бәхетле булу турында тәрбия.

Язучының биографиясен кабатлау; тест сорауларына җавап бирү, лирик әсәр теориясе буенча өйрәнгәннәрне искә төшерү, теоретик төшенчәләрне кабатлау, яңа төшенчәләр белән танышу; поэманы өлешләргә бүлү, анализ ясау

проект


37

Шигырьләрдә шагыйрь язмышы

1

Хәсән Туфан иҗаты. “Агыла да болыт агыла” шигыре

Репрессия еллары турында төшенчә

Хәсән Туфанның тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә, “Агыла да болыт агыла” шигырен өйрәнү. Хафиз строфасы турында теоретик төшенчә

Туган илне сагыну хисләрен аңларга өйрәтү

Проект эшен яклап, төркемнәрнең чыгыш ясавы. Шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты белән танышу, презентация карау, хронологик таблица тутыру; парларда эшләү, шагыйрьнең тормышы турында сораулар төзү, җавап бирү. Аудиоязмада җыр тыңлау, шигырьгә анализ ясау. Яңа теоретик төшенчәләр белән танышу.



38

Бирде дөнья кирәкне...”

1

Хәсән Туфан иҗаты. “Тамчылар ни диләр?” шигыре

Репрессия еллары турында тарихи белешмә

Шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты турында белемнәрне ныгыту, тест ярдәмендә тикшерү. “Тамчылар ни диләр?”шигырен өйрәнү.

Хисләр аша бирергә теләгән фикерне ачыклау, якыннарыңа мәхәббәт хисләре тәрбияләү

Шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты буенча үтелгәннәрне ныгыту, тест рәвешендә белемнәрне тикшерү; шигырьгә анализ ясау, шигырьне тыңлау, аңлау,сәнгатьле уку.



39-40

Җан авазы

2

Гурий Тавлин иҗаты. “Кояш болытка кергәндә” (романнан өзек).

Әсәрдәге вакыйгалар һәм герой

лар аша шәхес культы фаҗига

сен ачу; гаделсезлек

ләрне күрә, аңлый һәм дөрес бәяли белергә өйрәтү

Гурий Тавлин иҗаты белән танышу, “Кояш болытка кергәндә” әсәрен уку

Халкыбызның үткәненә, тарихына аңлы караш булдыру; шәфкатьлелек, миһербанлылык хисләре тәрбияләү

Язучының тормыш юлы, иҗаты белән танышу, презентация карау, хронологик таблица тутыру; сәнгатьле уку, сүзлекчә белән эшләү, вакыйгаларны бәяләү, сорауларга җавап бирү.



41

Иң матур ил – безнең ил

1

4 нче бүлекне кабатлау дәресе

Белем

нәрне гомумиләш

терә, кирәк ситуациядә куллана белү

Нәҗип Думави, Һади Такташ, Хәсән Туфан, Гурий Тавлинның тормышлары, иҗатлары турында белгәннәрне ныгыту, әсәрләрен хәтердә калдыру

Халкыбызның үткәненә, тарихына аңлы караш булдыру, укучыларда шәфкатьлелек, миһербанлылык хисләре тәрбияләү

Язучыларның портретлары белән эш; викторина сорауларына төркемләп, парлап җавап эзләү, мөстәкыйль эш.

тест


Туган җир ул була бер генә,

Туган җирнең кадерен бел генә!

42-43

Чит җирләрдә йөртә язмышлар

2

Аяз Гыйләҗев иҗаты. “ Өч аршын җир” повесте

Тарихи вакыйгаларга нигезләнеп, әсәр геройлары яшәгән чорга характеристика

Аяз Гыйләҗев иҗаты белән танышу, “ Өч аршын җир ” повестеннан өзекләр уку

Геройларның яшәү кыйбласы аша нәтиҗәләр ясау һәм рухи сәламәтлек тәрбияләү

Презентация ярдәмендә язучы тормышы белән танышу; төркемнәрдә фикер алышу, ишетеп аңлау, сүзлекчә белән эш, укыганны тәрҗемә итү, сораулар, биремнәр үтәү; хронологик таблица тутыру.



44-45

Туган җирнең кадерен читтә йөргәннәр белер

2

Аяз Гыйләҗев иҗаты. “ Өч аршын җир” повесте

Тарихи вакыйгаларга нигезләнеп, әсәр геройлары яшәгән чорга характеристика

Аяз Гыйләҗев тормыш юлы, иҗатын кабатлау, тест сорауларына җаваплар бирү; “ Өч аршын җир ” повестен уку

Тарих җилләренеӊ кай якка исүенә карамастан, туган җирнеӊ изге төшенчә икәнлеген төшендерү; җаваплылык хисе тәрбияләү

Язучының биографиясен кабатлау, тест сорауларына җавап бирү; өйрәнгәннәрне искә төшерү, теоретик төшенчәләрне кабатлау; яңа төшенчәләр белән танышу, әсәрне өлешләргә бүлү, анализ ясау.



46-48

Иленнән аерылган – канаты каерылган

3

Илдар Юзеев “Ак калфагым төшердем кулдан... “ драмасы. Ремарка

Әдәбият теориясе – ремарка турында төшенчә

Илдар Юзеевның тормыш юлы, иҗаты белән таныштыру; “Ак калфагым төшердем кулдан...” драмасын укып нәтиҗә ясау

Туган җирнең изге булуын төшендерү, аның кадерен белергә өйрәтү

Презентация ярдәмендә язучы тормышы белән танышу, хронологик таблица тутыру; рольләргә бүлеп, сәнгатьле уку; сүзлекчә белән эшләү

проект


49

Иң матур сүз - илкәем

1

Фәннур Сафин иҗаты. “Туган җиремә” шигыре

Шигырь аша туган илнең кадерен төшендерү

Фәннур Сафин иҗаты турында мәгълүмат, “Туган җиремә” шигырен уку; туган җир турында мәкальләрне истә калдыру, сөйләм телен үстерү

Туган җирнең һәркем өчен кадерле булуын аңлату

Проект эшен яклап, төркемнәрнең чыгыш ясавы. Шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты белән танышу, презентация карау, хронологик таблица тутыру; парларда эшләү, шагыйрьнең иҗаты турында сораулар төзү, җавап бирү. Аудиоязмада җыр тыңлау, шигырьгә анализ ясау.



50-51

Җирдә нигез тамыр кирәк, хәтта җансыз ташка да...

2

Марсель Галиев иҗаты. “Нигез” повесте

Катлаулы текст белән эшләү, иң әһәмиятлесен таба белергә өйрәнү

Марсель Галиев иҗаты белән танышу, “Нигез” повестен уку

Тарихи үткәнебезгә ихтирам, туган җиргә мәхәббәт тәрбияләү

Презентация ярдәмендә язучы тормышы белән танышу; төркемнәрдә фикер алышу, ишетеп аңлау, сүзлекчә белән эш, укыганны тәрҗемә итү, сораулар, биремнәр үтәү, хронологик таблица тутыру.



52-53

Туган җирдән, туганнардан аермасын язмышлар

2

Марсель Галиев иҗаты. “Нигез” повесте.

Повесть.

Әдәбият теориясе – әсәрне аңларга өйрәнү; план төзи белү.

Нигез ” әсәрен уку, аңлау, автор М.Галиев турында мәгълүматлы булу, әсәрдән өйрәнгән тропларны, символик образларны таба белү. Повесть турында төшенчә

Туганлыкның кадерен белү, туган җиргә мәхәббәт тәрбияләү

Язучының биографиясен кабатлау, тест сорауларына җавап бирү; дәреслек, дәфтәр белән эш; әсәрне рольләргә бүлеп уку, өлешләргә бүлү, план төзү; план буенча кыскача эчтәлекне сөйләү.



54

Ватан барыннан да газиз

1

5 нче бүлекне кабатлау дәресе

Теоретик төшенчәләрне истә калдыру

Туган җирне ярату, туган як кадере, милләт язмышы, чит илләрдәге милләттәш

ләребез турында аңлап калу

туган җиргә, милләттәшләре

безгә ихтирам хисләре тәрбияләү

Төркемнәрдә эшләү, викторина сораулары, мөстәкыйль эш.

тест


Актыктан хаклык җиңә

55-56

Балачак гомергә хәтердә калачак

2

Фатих Хөсни иҗаты. “Сөйләнмәгән хикәя” әсәре.

Тема.

Язучы яшәгән чор турында тарихи белешмә

Фатих Хөснинең тормышы һәм иҗаты турында белемнәрне үзләштерү, “Сөйләнмәгән хикәя” әсәрен өйрәнү, “тема” турында төшенчә формалаштыру

Җаваплылык хисе, һәр эшне ахырына кадәр җиткерә белү теләге тәрбияләү

Презентация ярдәмендә язучы тормышы белән танышу, хронологик таблица тутыру, сәнгатьле уку; сүзлекчә белән эшләү, өлешләргә бүлү, исем кушу; эчтәлек сөйли белү.



57-58

Гомерләрнең иң бәхетле көне

2

Роза Хафизова иҗаты. “Әти кайткан көн” хикәясе

Бөек Ватан сугышы елларындагы балалар язмышы турында төшенчә

Әти кайткан көн” хикәясен уку, аңлау; автор Р.Хафизова турында мәгълүматлы булу. Идея турында төшенчә

Сугыш чоры балаларына карата ихтирамлы булырга өйрәтү

Дәреслек, дәфтәр белән эш; парлап сөйләшү, җөмләләр төзү, план төзү, укыганны гади җөмләләр белән кыскача сөйли белү.



59-60

Кеше холкын күзәт, үзеңнекен төзәт

2

Фәнис Яруллинның “Ак төнбоек” хикәясе

Укыганны гомумиләштерә, нәтиҗә ясый, иң мөһим мәгълүматны аерып ала белү

Фәнис Яруллин иҗаты турында кыскача белешмә, “Ак төнбоек” хикәясен укып нәтиҗә ясау

Тәкәбберлекнең, дуслык кадерен белмәүнең нинди куркыныч нәтиҗәләргә китергәнен аңлату, җаваплылык хисләре тәрбияләү

Язучының биографиясен кабатлау, тест сорауларына җавап бирү; эчтәлек буенча төркемнәрдә фикер алышу, әсәргә җиңелчә әдәби анализ ясау, сораулар һәм биремнәр эшләү; әсәрне өлешләргә бүлү, план төзү; план буенча гади җөмләләр белән сөйләү

проект


61

Тырышлык – зурлык, ялкаулык - хурлык

1

Рафис Корбан иҗаты “Ярдәм итик” шигыре

Бал кортлары һәм үләннәр турында табигать белеме фәненә бәйләп аңлату

Рафис Корбанның биографиясе белән танышу; “Ярдәм итик” шигырен уку

Тырышлык тәрбияләү, хезмәт яратырга өйрәтү

Проект эшен яклап, төркемнәрнең чыгыш ясавы. Шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты белән танышу, презентация карау, хронологик таблица тутыру, шигырьне тыңлау, ярымтавыш белән уку, чылбыр буенча уку, сайлап уку, яңа сүзләрне өйрәнү, парлап сөйләшү.



62

Белемсез берне егар, белемле меңне егар

1

Рөстәм Галиуллин иҗаты. “Биш «икеле» хикәясе

Сөйләм телен үстерү

Р. Галиуллин тормышы, иҗаты белән танышу, “Биш икеле” хикәясен аңлап уку, юмор аша язучы әйтергә теләгән фикерне таба белү

Белем алуның, укуның тормышта кирәклеген аңлату

Язучының тормыш юлы, иҗаты белән танышу, презентация карау, хронологик таблица тутыру. Хикәяне уку, төп эчтәлекне аңлау, фикер алышу, парлап сөйләшү, төп геройны сурәтләү, план төзү; план буенча сөйләү.



63

Кыңгыр эш кыңгыраулы

1

Айгөл Әхмәтгалиева иҗаты. “Табыш” хикәясе

Укылган әсәрне бүгенге көн, көндәлек тормыш белән бәйләнештә күзаллый белү

А.Әхмәтгалиеваның тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә, “Табыш” хикәясен уку

Әхлаклы булу турында аңлату

Фронталь әңгәмә, язучы турында презентация карау; хикәяне тыңлап аңлау, сәнгатьле уку, рольләргә бүлеп уку; дәреслек, дәфтәр белән эшләү.



64

Балачакның онытылмас мизгелләре

1

6 нчы бүлекне кабатлау

Укыганны гомумиләштерә, нәтиҗә ясый, иң мөһим мәгълүматны аерып ала белү

Өйрәнгәннәрне гомумиләште

реп кабатлау

Язучылары

бызның балачакның төрле мизгелләрен сурәтләгән әсәрләренә кызыксыну уяту

Язучыларның портретлары белән эш, викторина сорауларына төркемләп, парлап җавап эзләү; мөстәкыйль эш

тест


Табигатькә дә табиб кирәк

65

Каеннарның күз яше

1

Мөдәррис Әгъләмов иҗаты. “Сөйли ак каен...” шигыре

Укыганны гомумиләштерә, нәтиҗә ясый, иң мөһим мәгълүматны аерып ала белү

М.Әгъләмов

ның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру; “Сөйли ак каен...” шигырен уку

Экологик тәрбия

Парлап сөйләшү, шигырьне тыңлап аңлау, ярымтавыш белән уку, чылбыр буенча сәнгатьле уку; эчтәлек буенча фикер алышу, шигырьгә анализ ясау, экологик проблемалар турында сөйләшү.



66

Күл буена килегез...

1

Зиннур Мансуров иҗаты. “Балык кычкыруы” шигыре

Экологик проблемалар турында төшенчә булдыру

З.Мансуровның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру;

Балык кычкыруы” шигырен өйрәнү

Тирә-як табигатебезгә игъибарлы булу, сулыкларны саклау, чиста тоту турында аңлату

Презентация ярдәмендә шагыйрь тормышы, иҗаты белән танышу; төркемнәрдә фикер алышу, ишетеп аңлау, сүзлекчә белән эш, укыганны тәрҗемә итү, сораулар, биремнәр үтәү, сәнгатьле уку.



67-68

Оясында ни күрсә, очканда шуны эшләр

2

Хәбир Ибраһим иҗаты. “Карач”хикәясе

Укылган әсәрне бүгенге көн, көндәлек тормыш белән бәйләнештә күзаллый белү

Хәбир Ибраһимның тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә, “Карач” хикәясен өйрәнү

Табигатьтәге җан ияләренә мәрхәмәтле

лек хисләре тәрбияләү

Язучы иҗаты белән танышу; әсәрне укып, укытучы җитәкчелегендә бергәләп анализлау, нәтиҗә ясау.



69

Табигать – уртак йортыбыз

1

7 нче бүлекне кабатлау

Укыганны гомумиләштерә, нәтиҗә ясый, иң мөһим мәгълүматны аерып ала белү

Табигать турында өйрәнгән әсәрләрне гомумиләште

реп кабатлау.



Табигатькә сакчыл караш тәрбияләү

Язучыларның портретлары белән эш, викторина сорауларына төркемләп, парлап җавап эзләү, мөстәкыйль эш.

тест


70

Әдәбият дигән дәрья...

1

Йомгаклау

Өйрәнгән теоретик төшенчәләр

не кабатлау, истә калдыру

Ел буе өйрәнгәннәрне гомумиләште

реп кабатлау

Әдәбиятның тәрбия бирү, тормышка әзерләү дәресе булуын аңлату

Портретлар, төрле иллюстрацияләр, презентацияләр ярдәмендә укылган әсәрләрне кабатлау, гомумиләштерү; сорауларга җавап бирү.










Курс темаларының эчтәлеге

I. Халык авыз иҗаты. Йола фольклоры. Йола фольклоры турында төшенчә. Йолаларның төрләре. Алар – халыкның рухи байлыгы, халыкны милләт итеп берләштерә торган асыл нигезләрнең берсе. Аларның көнкүреш һәм дини гореф-гадәтләр белән бәйләнеше, төрләре, үзенчәлекләре (1 сәгать).

Гаилә йолалары. “Бәби туе”, “Туй” йолалары турында белешмә. Аларны үткәрү тәртибе (1 сәгать).

Фәтхи Бурнаш. Язучы турында белешмә. “Яшь йөрәкләр” драмасы (өзек). Драмада йолаларның бирелеше, халкыбызга хас сыйфатлар (1 сәгать).

Халык авыз иҗаты. Бәетләр. Бәетләрнең лиро-эпик жанр булуы. “Сак-Сок” бәете. Кошларга әйләнгән ике бала язмышының фаҗигасе, бәетнең фантастик сюжетка корылган булуы (1 сәгать).

Мөнәҗәтләр. Мөнәҗәтләрнең лирик жанр булуы, аларның нигезендә ялгызлыкта үз-үзең белән сөйләшү, Илаһи көчкә мөрәҗәгать итү, ялварып, ярлыкауны сорау икәнлеге турында мәгълүмат. Мөнәҗәтләрнең борынгы заманнардан ук татар язма әдәбиятының һәм халык иҗатының үзенчәлекле жанры булып формалашуы. “Туган ил исемнән китмәс” мөнәҗәтендә туган ил темасының бирелеше (1 сәгать).

Габдулла Тукай. Шагыйрь иҗаты турында белешмә. “Милли моңнар” шигыре. Шагыйрь һәм милләт язмышы мәсьәләсе (1 сәгать).


II. Аталар сүзе — акылның үзе

Фатих Әмирхан. Тормышы һәм иҗади эшчәнлеге. “Ай өстендә Зөһрә кыз” әсәренең татар халык әкиятләренә нигезләнүе. Яхшылык белән явызлык көрәше.

Әдәбият теориясе. Әдәбиятта фольклоризм (2 сәгать).

Нәкый Исәнбәт. Язучы иҗаты турында белешмә. Халык авыз иҗатын җыюдагы хезмәтләре. “Җирән чичән белән Карачәч сылу” драмасы. Үзәк геройда халык авыз иҗатыннан килә торган сыйфатларның (җорлык, тапкырлык, акыл көче ярдәмендә дошманнарын җиңү) туплап бирелеше (1 сәгать).

Галимҗан Ибраһимов . Язучының тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. “Алмачуар” хикәясе. Хайваннарга карата миһербанлылык хисләре тәрбияләү (3 сәгать).

Татар халкының милли киемнәре һәм бизәнү әйберләре. Түбәтәй (кәләпүш), калфак, читек, чулпы, беләзек, изү турында мәгълүмат. Милли киемнәрнең үзенчәлеге, вакыт узган саен үзгәрүләргә бирелүе, халкыбыз үткән зур тормыш юлын, аның үткәнен һәм бүгенгесен чагылдыруы (1 сәгать).

Роберт Миңнуллин. Шагыйрь турында белешмә. “Килен төшкәндә” шигыре. Халкыбызның гореф-гадәтләрен белү, аларга мәхәббәт тәрбияләү (1 сәгать).

Рөстәм Яхин. Композиторның тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. Аның профессиональ җырлар, романслар, музыкаль әсәрләр башкаруындагы эшчәнлеге. Рөстәм Яхин – Татарстан Республикасының Дәүләт гимны авторы (1 сәгать).

Халисә Мөдәррисова. Шагыйрәнең тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. “Көмеш дага” шигырендә бәхет төшенчәсенең тирән фәлсәфәсен ачуы. Сугыш фаҗигасенең чагылышы (1 сәгать).


III. Ил язмышы — ир язмышы

Әдип Маликов. Шагыйрь турында белешмә. «Ил язмышы — ир язмышы” шигырендә ватанпәрвәрлек билгеләре чагылу. Шигырьдә оптимистик рух.

Әдәбият теориясе. Гражданлык лирикасы. Пафос (1 сәгать).

Гадел Кутуй. Тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. “Сагыну” нәсере. Сугыштагы кешенең кичерешләрендә туган ил образы.

Әдәбият теориясе. Нәсер турында төшенчә. Инверсия (2 сәгать).

Сибгат Хәким. Шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. “Бакчачылар” поэмасы, “Бу кырлар, бу үзәннәрдә” шигыре. Әсәрләрдә лиризм, сәнгатьчә гадилек һәм осталык, ватанпәрвәрлек хисләре чагылышы

(2 сәгать).

Рафаил Төхфәтуллин. Язучы турында белешмә. “Җиләкле аланнар” повестенда балачак хатирәләренең самимилеге, төгәллеге. Мәктәп тормышының үзенчәлекле детальләрдә чагылышы. Укучы һәм укытучы мөнәсәбәтләрен бала күңеле һәм хисләре аша тасвирлау (3 сәгать).

Мөхәммәт Мәһдиев. Язучы турында белешмә. “Без — кырык беренче ел балалары” повесте (өзек). Бөек Ватан сугышы авырлыкларының әсәрдә чагылышы. Яшүсмерләр образы.

Әдәбият теориясе. Тартмалы композиция (3 сәгать).

Мөхәммәт Мирза. Шагыйрь турында белешмә. “Изге сукмак” шигыре. Балачак хатирәләренең онытылмавы, кешелеклелек сыйфатларының (мәрхәмәтлелек, изгелек, шәфкатьлелек) бирелеше (1 сәгать).




IV. Һәр чорның үз герое

Нәҗип Думави. Тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. “Беренче кар” шигыре. Табигатьнең матурлыгын тасвирлау (1 сәгать).

Һади Такташ. Тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. “Алсу” поэмасы. Яшәү шатлыгы, оптимизм, үзеңне бәхетле тою хисләре чагылышы.

Әдәбият теориясе. Рефрен, кабатлау (3 сәгать).

Хәсән Туфан. Тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. “Агыла да болыт агыла”, “Тамчылар ни диләр?” шигырьләре. Чор белән бәйле шәхес фаҗигасе, хаксызга рәнҗетелгән кешеләр язмышы (2 сәгать).

Гурий Тавлин Тормыш юлы, иҗаты турында белешмә.Кояш болытка кергәндә” романы (өзек). Әсәрдә фаҗигале елларның чагылышы. Чорның гаделсезлеген үз җилкәсендә татыган бала образы (1 сәгать).

V. Туган җир ул була бер генә, туган җирнең кадерен бел генә!

Аяз Гыйләҗев. Тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. “Өч аршын җир” повестеннан өзек. Туган җирнең кадерле булуы. Читтә яшәүчеләрнең туган туфракка тартылуы (4 сәгать).

Илдар Юзеев. Шагыйрь турында белешмә.Ак калфагым төшердем кулдан...” драмасы. Чит илләрдәге милләттәшләребез язмышы.

Әдәбият теориясе. Ремарка (3 сәгать).

Фәннур Сафин. Шагыйрь турында белешмә. “Туган җиремә” шигыре. Туган якны ярату хисләренең бирелеше

(1 сәгать).

Марсель Галиев. Тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. “Нигез” повесте (өзек). Әсәрдә Бөек Ватан сугышы елларындагы вакыйгалар. Повестьта гореф-гадәтләрнең, йолаларның бирелеше. Туган җирнең, туган нигезнең кадерле, изге булуы, образларның бирелеше.

Әдәбият теориясе. Повесть (4 сәгать).

VI. Актыктан хаклык җиңә

Фатих Хөсни. Тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. “Сөйләнмәгән хикәя” әсәре. Баланың күңел дөньясын сурәтләүдә язучының осталыгы. Мавыгу төшенчәсенә салынган мәгънәне ачыклау, үзеңә-үзең хуҗа булуның мөһимлеге.

Әдәбият теориясе. Тема турында төшенчә (2 сәгать).

Роза Хафизова. Язучы турында белешмә.Әти кайткан көн” хикәясе. Бөек Ватан сугышы чорында балалар язмышы (2 сәгать).

Фәнис Яруллин. “Ак төнбоек” хикәясе. Кешегә яхшылык эшләүнең күркәм гадәт икәнен, әмма аны һәрчак искә төшереп торуның кире тәэсир ясавын оста күрсәтү(2 сәгать).

Рафис Корбан. Шагыйрь турында белешмә. “Ярдәм итик” шигыре. Бал кортлары образы мисалында хезмәткә мәхәббәт тәрбияләү (1 сәгать).

Рөстәм Галиуллин. Язучы турында белешмә. “Биш «икеле» хикәясе. Укуга, белем алуга уңай мөнәсәбәт тәрбияләү, кимчелекләрне юмор аша күрсәтү (1 сәгать).

Айгөл Әхмәтгалиева. Язучы турында белешмә. “Табыш” хикәясе. Бала психологиясенең бирелеше, күркәм сыйфатлар тәрбияләү. Табылган әйбернең шатлык китермәвен аңлау (1 сәгать).

VII. Табигатькә дә табиб кирәк!

Мөдәррис Әгъләмов. Шагыйрь турында белешмә. “Сөйли ак каен...” шигыре. Җанландырылган табигать образлары. Экологик тәрбия (1 сәгать).

Зиннур Мансуров. Шагыйрь турында белешмә. “Балык кычкыруы” шигыре. Елга-күлләребезнең пычрануы –

кешелек дөньясы өчен зур фаҗига. Табигатькә сакчыл караш тәрбияләү (1 сәгать).

Хәбир Ибраһим. Язучы турында белешмә.Карач” хикәясе. Кешеләрнең табигатьтәге җан ияләренә мөнәсәбәте (1 сәгать).


Ятлау өчен тәкъдим ителә торган әсәрләр

Г.Тукайның “Милли моңнар” шигыреннән өзек.

Г.Кутуйның “Сагыну” нәсереннән өзек.

М.Мәһдиевнең “Без – кырык беренче ел балалары” повестеннан өзек.

Һ.Такташның “Алсу” поэмасыннан өзек.

Х.Туфанның “Агыла да болыт агыла” шигыреннән өзек.




Дәрестән тыш (өстәмә) уку өчен тәкъдим ителә торган әсәрләр

(укытучы сайлавы буена)

Мостай Кәрим. Озын-озак балачак.

Нардуган (Татар халык йоласы) .

Покрау (Керәшен татарлары бәйрәме).

Уярня (Мари халык бәйрәме).

Ким Васин. Җыр шулай туды.

Әмирхан Еники. Җиз кыңгырау.

Юрий Семендер. Ике ветеран.

Гәрәй Рәхим. Буыннар елъязмасы.

Марс Шабаев. Күңелемә, әткәй, кайтып кер...

Нәҗип Думави. Габдулла.

Гөлшат Зәйнашева. Үз илемдә.

Фоат Садриев. Юкка көттеләр.

Айрат Суфиянов. Мәктәптән кайтып килеш.

Гавриил Троепольский. Акбай Караколак.

Зиннур Мансуров. Ятим Су анасы.

Гомәр Бәширов. Җидегән чишмә.

Шәйхи Маннур. Печән җыйганда.

Рашат Низами. Куркытылган поши.


Сөйләшү тематикасы

Халыкның борынгыдан килгән йолалары.

Тукайлы тормыш.

Асылташларга тиң хәзинәләр.

Халык авыз иҗатының әдәбиятта чагылышы.

Батырлар бар төштә – татарлар бар...

Ватан барыннан да газиз.

Балачакның онытылмас мизгелләре.

Табигать – уртак йортыбыз.



КУРСНЫҢ УКЫТУ-МЕТОДИК ТӘЭМИН ИТЕЛЕШЕ ӨЧЕН ӘДӘБИЯТ ИСЕМЛЕГЕ


Укытучы өчен:

1. Аминева В.Р. Типы диалогических отношений между национальными литературами (на материале произведений русских писателей второй пол. ХIХ в. и татарских прозаиков первой трети ХХ в.) / В.Р.Аминева. – Казань: Казан. ун-т, 2010. – 474 с.

2. Амирханов Р.У. Татарский народ и Татарстан в начале ХХ века: Исторические зарисовки / Р.У.Амирханов. – Казань: Татар.кн.изд-во, 2005. – 152 с.

3. Арсланов М.Г. Тылсым. Татар театры: режиссерлар һәм драматурглар / М.Г.Арсланов. – Казан: Мәгариф, 2008. – 287 бит: фот.б-н.

4. Әдәбият белеме: Терминнар һәм төшенчәләр сүзлеге. – Казан: Мәгариф, 2007. – 231 б.

5. Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек: 2 томда / төз. Р.Н.Даутов, Р.Н.Рахмани. – Казан: Татар.кит.н.шр., 2009. – Т.I. – 751 б.; Т.II. – 735 б.

6. Әминев А.Г., Әдһәмова Г.М. Урта мәктәптә әдәбият укыту методикасы / А.Г.Әминев. − Казан: Татар. кит. нәшр., 1977.

7. Әминев А.Г., Сайкин Ш.Р. VVII классларда әдәбият укыту методикасы /Абдулла Әминев, Шәриф Сайкин. − Казан: Татар. кит. нәшр., 1965

8. Бөек Ватан сугышы чоры поэзиясе: Шигырьләр һәм поэмалар. [Төз. һәм кереш сүз авт.Р.Х.Хәйбрахманов]. – Казан: Татарстан Республикасы “Хәтер” нәшр. (ТаРИХ), 2005. – 416 б.

9. Галимуллин Ф.Г. Укучыларны сәнгатьле укырга өйрәтү / Фоат Галимуллин. − Казан: 1988.

10. Гилязов А.М. Три аршина земли; В пятницу вечером / Аяз Гилязов. – Казань: Магариф, 2008. – 295 с.

11. Еники Ә. Сайланма әсәрләр / [Төз. һәм кереш сүзавт. Ә.Р.Мотыйгуллина]. – Казан: Татарстан Республикасы “Хәтер” нәшр. (ТаРИХ), 2002. – 416 б.

12. Есин А.Б. Принципы и приемы анализа литературного произведения: Учебное пособие. – 8-е изд. /А.Б.Есин. – М.: Флинта: Наука, 2007. – 248 с.

13. Җамалетдинов Л. Әкиятләр // Фольклор жанрларын анализлау. – Казан, 1986. – Б.89-91.

14. Җамалиева Л.Ф. Фольклорда уртаклык мәсьәләләре: Татар, башкорт һәм чуаш халык җырлары мисалында. Уку ярдәмлеге / Л.Ф.Җамалиева. – Казан: Алма-Лит, 2003.

15. Җамалиева Л.Ф. Татар фольклорчылары: методик кулланма / Л.Ф.Җамалиева. – Казан: ТДГПУ, 2009.

16. Закирҗанов Ә.М. Мәктәптә татар әдәбиятын укыту мәсьәләләре: Укытучылар өчен методик кулланма / Әлфәт Закирҗанов. − Казан: Мастер Лайн, 1997.

17. Закирҗанов, Ә.М. Яңарыш юлыннан / Ә.М.Закирҗанов. – Казан: Татар.кит.нәшр., 2008. – 303 бит.

18. Заһидуллина Д.Ф. ХХ гасыр татар әдәбияты тарихы: дәреслек / Д.Ф.Заһидуллина, Н.М.Йосыпова. – Казан: Казан университеты, 2011. – Т.I: ХХ йөзнең беренче яртысында татар әдәбияты.. – 230 б.; Т.II: ХХ йөзнең икенче яртысында татар әдәбияты. – 198 б.

19. Заһидуллина Д.Ф., Әминова В.Р., Ибраһимов М.И. Әдәби әсәр: Өйрәнәбез һәм анализ ясыйбыз: урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары, укытучылар, педагогика колледжлары һәм югары уку йортлары студентлары өчен кулланма / Д.Ф.Заһидуллина, В.Р.Әминова, М.И.Ибраһимов. – Казан, 2007. − 112 б.

20. Заһидуллина Д.Ф. Урта мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы: Метод. кулланма / Дания Заһидуллина. − Казан: Мәгариф, 2004.

21. Исламов Ф.Ф. Мәктәптә халык авыз иҗаты әсәрләрен өйрәнү /Фәнис Исламов. − Казан: 1988.

22. Исмәгыйлева С.Г. Мәктәптә драма әсәрләрен өйрәнү / Сания Исмәгыйлова. − Казан: 1983.

23. Исмәгыйлева С.Г. IV – VIII классларда лирик әсәрләрне өйрәнү / Сания Исмәгыйлова. − Казан: 1985.

24. Курбатов Х.Р. Шигырь энҗеләре ничек барлыкка килә?/Хәлиф Курбатов. − Казан: Фикер, 2002.

25. Кутуй А.Н. Неотосланные письма: повести, стихотворение в прозе/ Адель Кутуй; [сост. анал. ст. М.М.Хабутдиновой]. – Казань: Татар. кн. изд-во, − 216 с.

26. Леонов С.А. Речевая деятельность на уроках литературы в старших классах: Методические приемы творческого изучения литературы: Методическое пособие. / С.А.Леонов. − М.: Флинта: Наука, 1999.

27. Лотфи Г.Ф., Сайкин Ш.Р. Әдәби уку методикасы: V-VII классларда әдәбият укытучылар өчен кулланма. /Галимҗан Лотфи, Шәриф Сайкин. − Казан: Таткнигоиздат, 1956.

28. Методика преподавания литературы: Учебник для студентов пед. вузов / Богданова О.Ю., Леонов С.А., Чертов В.Ф.; Под ред. О.Ю.Богдановой / О.Ю.Богданова., С.А.Леонов, В.Ф.Чертов − М.: Издательский дом «Академия», 1999 – 400 с.

29. Мещеряков В.Н. Жанры школьных сочинений: Теория и практика написания: Учебно-методическое пособие для студентов и учителей-словеников /М.Н.Мещеряков. − М.: Флинта: Наука, 1999.

30. Мещерикова М.И. Литература в таблицах и схемах. – М.: Рольф, 2000. – 224 с.− (Домашний репетитор).

31. Мухаметшина Р.Ф. Изучение литературы в аспекте диалога культур. – Казань: 2006. – 116 с.

32. Мухаметшина Р.Ф. Диалог русской и татарской культур в системе литературного образования: На материале школ Республики Татарстан. – Казань: РИЦ «Школа», 2006. – 248 с.

33. Нигъмәтуллин Ә.З. Урта мәктәптә татар әдәбиятын өйрәнүнең фәнни-методик нигезләре / Әхәт Нигъмәтуллин. − Казан: Татар. кит. нәшр., 1983.

34. Поварисов С. Мәктәптә әдәби әсәрнең телен өйрәнү /Суфиян Поварисов. − Казан: Татар. кит. нәшр., 1978.

35. Поварисов С. Сүз һәм сәнгатьле сөйләм. Укытучылар, укучылар, студентлар, аспирантлар, язучылар һәм журналистлар өчен теоретик-методик кулланма./Суфиян Поварисов. − Уфа: Башкортстан «Китап» нәшр., 1997. – 224 б.

36. Примерные программы по учебным предметам. Литература. 5-9 классы: проект. – М.: Просвещение, 2010. – 176 с. – (Стандарты второго поколения).

37. Пропп В.Я. Историчес кие корни волшебной сказки / В.Я.Пропп. – Л.: 1946.

38. Прыгунова Е.Н., Пазумова И.А. Преподавание фольклора в редней школе. – Санкт-Петербург, “Паритет”, − 2001.

39. Рәми И. Әдәби сүзлек (элекке чор татар әдәбияты һәм мәдәнияте буенча кыскача белешмәлек) / И.Рәми, Р.Даутов. – Казан: Татар.кит.нәшр., 2001. – 399 бит.

40. Романчева Е.С. Введение в методику обучения литературе: учеб. пособие/ Е.С.Романичева, И.В.Сосновская. – М.: ФЛИНТА: наука, 2012. – С.14-34.

41. Рус телендә урта (тулы) белем бирү мәктәпләре өчен татар теле һәм әдәбиятыннан үрнәк программалар: 1− 11 нче с-лар [басма өчен Ч.М.Харисова, К.С.Фәтхуллова, З.Н.Хәбибуллина җаваплы] – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 239 б.

42. Сынап карау программалары (авторлары Р.Х.Хәйдәрова, Р.Л..Малафеева; Ә.Р.Мотыйгуллина, И.М.Ибраһимова) – Казан: Мәгариф, 2003.

43. Татар әдәбияты: Теория. Тарих/Д.Ф.Заһидуллина, Ә.М.Закирҗанов, Т.Ш.Гыйләҗев, Н.М.Йосыпова. – Казан: Мәгариф, 2006. – 319 б.

44. Татар театры (1906-1926). – Тулыландырылган 2нче басма. – Казан: Мәгариф, 2003. – 308 бит.

45. Татар халык әкиятләре: Тылсымлы әкиятләр / Төз. Л.Җамалетдинов. – Казан, 1994.

46. Технологии и теория обучения литературе: учеб. пособие/ под.ред В.А.Кохановой. − М: ФЛИНТА: Наука, 2011. – С.11-32.

47. Урманче Ф.И. Татар халык иҗаты. Югары уку йортлары һәм колледжлар өчен дәреслек / Ф.И.Урманче. Казан: Мәгариф, 2002.

48. Урманче Ф.И. Татар халык иҗаты / Ф.И.Урманче. – Казан: Мәгариф, 2005. – 383 б.

49. Федеральный закон об образовании в Российской Федерации № 273-ФЗ от 29. 12. 2012. – Ростов н/Д.: 2013. – 208 с.

50. Фёдоров А.А. Введение в теорию и историю культуры: Словарь / А.А.Фёдоров. – Уфа: Гилем, 2003. – 320 с.

51. Формирование универсальных учебных действий в основной школе: от действия к мысли. Система заданий: пособие для учителя/ [А.Г.Асмолов, Г.В.Бурменская, И.А.Володарская и др.]; под ред. А.Г.Асмолова. – 2-е изд. – М.: Просвещение, 2011. – 159 с.

52. Хаков В.Х. Мәктәптә язучыларның тел үзенчәлекләрен өйрәнү / В.Х.Хаков. − Казан: Татар.кит.нәшр., 1984.

53. Ханнанов Р.Г. Төрки драматургия контекстында татар сәхнә әдәбияты (ХIХ гасыр ахыры – ХХ йөз башы) / Р.Г.Ханнанов. – Казан: ТДГПУ, 2010. – 193 б.

54. Хатипов Ф.М. Әдәбият теориясе: Югары уку йортлары, педагогия училищелары, колледж студентлары өчен кулланма. – Тулыландырылган икенче басма / Ф.М.Хатипов. – Казан: Раннур, 2002. – 352 бит.

55. Хәсәнова Ф.Ф. Шагыйрь һәм заман / Ф.Ф.Хәсәнова. – Казан: Школа, 2010. – 296 бит.

56. Хисмәтова Л.К. Мәдинә Маликова иҗаты / Л.К.Хисмәтова. – Казан: ТДГПУ, 2010. – 215 б.

57. Хөсни Ф. Сайланма әсәрләр / [Төз. һәм кереш сүз авт. Ә.Р.Мотыйгуллина]. – Казан: Татарстан Республикасы “Хәтер” нәшр. (ТаРИХ), 2002. – 447 б.

58. Черкезова М.В. Проблемы преподавания русской литературы в инокультурной среде: методическое пособие / М.В.Черкезова. – М.: Дрофа, 2007.

59. Эскальнек А.Я. Основы литературоведения. Анализ художственного произведения: Практикум / А.Я.Эскальнек. − М.: Флинта: Наука, 2003.

60. Яхин А.Г. Әдәбият дәресләре: Укытучылыр, югары уку йортлары студентлары, укучылар өчен методик кулланма / А.Г.Яхин. − Казан: Мәгариф, 2003.

61. Яхин А.Г. Система татарского фольклора / А.Г.Яхин. – Набережные Челны: НИСПТР, 2012. – 286 с.


Укучы өчен:

1. «Татар әдәбияты», Рус телендә төп белем бирү оешмалары өчен дәреслек. 5 нче с-ф. 2 кисәктә; төзүче–авторлары Ә.Р.Мотыйгуллина,Р.Г.Ханнанов, Л.Х.Хисмәтова. – Казан: «Мәгариф-Вакыт», 2014 ел.

2. «Татар әдәбияты», Рус телендә төп белем бирү оешмалары өчен дәреслек. 6 нчы с-ф. 2 кисәктә; төзүче–авторлары Ә.Р.Мотыйгуллина,Р.Г.Ханнанов, Э.Х.Гыйзәтуллина. – Казан: «Мәгариф-Вакыт», 2014 ел.

3. «Татар әдәбияты», Рус телендә төп белем бирү оешмалары өчен дәреслек. 7 нче с-ф. 2 кисәктә; төзүче–авторлары Ә.Р.Мотыйгуллина,Р.Г.Ханнанов, Г.Г.Мулласалихова. – Казан: «Мәгариф-Вакыт», 2014 ел.








Самые низкие цены на курсы переподготовки

Специально для учителей, воспитателей и других работников системы образования действуют 50% скидки при обучении на курсах профессиональной переподготовки.

После окончания обучения выдаётся диплом о профессиональной переподготовке установленного образца с присвоением квалификации (признаётся при прохождении аттестации по всей России).

Обучение проходит заочно прямо на сайте проекта "Инфоурок", но в дипломе форма обучения не указывается.

Начало обучения ближайшей группы: 27 сентября. Оплата возможна в беспроцентную рассрочку (10% в начале обучения и 90% в конце обучения)!

Подайте заявку на интересующий Вас курс сейчас: https://infourok.ru

Общая информация

Номер материала: ДВ-083726

Похожие материалы

2017 год объявлен годом экологии и особо охраняемых природных территорий в Российской Федерации. Министерство образования и науки рекомендует в 2017/2018 учебном году включать в программы воспитания и социализации образовательные события, приуроченные к году экологии.

Учителям 1-11 классов и воспитателям дошкольных ОУ вместе с ребятами рекомендуем принять участие в международном конкурсе «Законы экологии», приуроченном к году экологии. Участники конкурса проверят свои знания правил поведения на природе, узнают интересные факты о животных и растениях, занесённых в Красную книгу России. Все ученики будут награждены красочными наградными материалами, а учителя получат бесплатные свидетельства о подготовке участников и призёров международного конкурса.

Конкурс "Законы экологии"