Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Дошкольное образование / Рабочие программы / Рабочая программа по татарскому языку в ДОУ

Рабочая программа по татарскому языку в ДОУ

Идёт приём заявок на самые массовые международные олимпиады проекта "Инфоурок"

Для учителей мы подготовили самые привлекательные условия в русскоязычном интернете:

1. Бесплатные наградные документы с указанием данных образовательной Лицензии и Свидeтельства СМИ;
2. Призовой фонд 1.500.000 рублей для самых активных учителей;
3. До 100 рублей за одного ученика остаётся у учителя (при орг.взносе 150 рублей);
4. Бесплатные путёвки в Турцию (на двоих, всё включено) - розыгрыш среди активных учителей;
5. Бесплатная подписка на месяц на видеоуроки от "Инфоурок" - активным учителям;
6. Благодарность учителю будет выслана на адрес руководителя школы.

Подайте заявку на олимпиаду сейчас - https://infourok.ru/konkurs

  • Дошкольное образование

Поделитесь материалом с коллегами:

Сарман муниципаль районы муниципаль бюджет мәктәпкәчә

белем бирү оешмасы – гомуми үстерешле Җәлил бистәсенең

4нче “Кызыл калфак”балалар бакчасы



КИЛЕШТЕРЕЛГӘН

Өлкән тәрбияче


Утверждаю

Заведующий МБДОУ № 4

«Красная шапочка»

____________ Сахина В.Г.

«___»_______________2015 г.

Принято на заседании педагогического совета

МБДОУ № 4

«Красная шапочка»

Протокол №1

от«____»____________2015г.










Татар теленә өйрәтү буенча

укыту эш программасы




















Программаны төзеде татар теле тәрбиячесе Рахматова Айгөл Фаил кызы




пгт Джалиль

2015


Эчтәлеге


1. Максатлар бүлеге...................................................................................................3

1.1. Аңлатма язуы......................................................................................................3

Эш программасының максаты һәм бурычлары.....................................................4

Эш программасының принциплары.......................................................................5

1.2. Ел ахырында үзләштерелергә тиешле белем һәм күнекмәләр.......................5


2. Эчтәлек бүлеге.......................................................................................................7

2.1. Тәрбия һәм белем бирү эшчәнлегенең эчтәлеге..............................................7

2.2. Эш төрләре һәм формалары...............................................................................7

2.3. Еллык комплекслы – тематик планы........................................................................8

2.4. Ата- аналар белән эш..........................................................................................9


3. Оештыру бүлеге.....................................................................................................9

3.1. Материаль - техник тәэмин ителү.....................................................................9

3.2. Программа һәм методик тәэмин ителү.............................................................9

3.3. Үстерешле әйләнә-тирә..............................................................................................10

3.4. Көн тәртибе..................................................................................................................11

3.5. Эшчәнлекләр расписаниясе.......................................................................................11


Кушымта.........................................................................................................13

1. Кулланылган әдәбият исемлеге...............................................................................13

2. Мониторинг.................................................................................................13





























1. Максатлар бүлеге


1. 1. Аңлатма язуы

Татарстан Республикасы халыклары телләре турында” Татарстан Республикасы Законында һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт программасында мәктәпкәчә милли белем бирү өчен кирәкле шартлар булдыру каралган. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары белән кабул ителгән 2010 – 2015 елларда мәгарифне үстерү стратегиясендә (30.12.2010, №1174) – мәктәпкәчә тәрбия һәм белем бирү учреждениеләре өчен рус телле балаларны татарчага өйрәтү программасы, укыту-методик комплектлары (УМК) төзү бурычы куелды.

Балалар бакчасында татар теленә өйрәтү программасы (алга таба программа) “Мәктәпкәчә төп гомуми белем бирү программасы структурасына Федераль дәүләт таләпләре”нә (РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының 23.11.2009 елда 655 нче карары нигезендә расланган) нигезләнеп төзелде.

Программа 4 яшьтән 7 яшькә кадәр булган рус телле балаларның татарча аралашырга өйрәтү эшчәнлекләренең эчтәлеген чагылдыра. Программа мәктәпкәчә яшьтәге баланың үсеш закончалыкларына, шәхси һәм эшлекле якын килү турындагы фундаменталь тикшеренүләргә, тел өйрәтү процессында методик стандарт итеп кабул ителгән коммуникатив технология принципларына (Л. С. Выготский, П. Я. Гальперин, В. В. Давыдов, Е. А. Пассов) чагылыш тапкан фәнни тикшеренүләргә, гамәли эшкәртмәләр һәм методик киңәшләргә, мәктәпкәчә мәгариф системасы эшчәнлеген ачыклаучы норматив хокукый актлар, нигезләмәләренә көйләнгән.

Укыту-методик комплектында тупланган материал балалар бакчасы педагогларына балаларның сөйләмен үстерү, тирә - юнь, матур әдәбият әсәрләре белән таныштыру максатында гына түгел рәсем ясау, әвәләү, кул хезмәте, конструкцияләү, эксперимент эшләре, кисеп ябыштыру, музыка, физкультура эшчәнлекләрендә, иртән балаларны кабул итү, саф һавада булу, табигатьне күзәтү вакытында, әти-әниләр белән бердәм эшчәнлектә кулланылыр һәм ныгытылыр дип өметләнәбез.

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга татар телен өйрәтү аларның билгеле бер күләмдә сүз байлыгын булдырудан башлана. Шуны истә тотып, программада һәр төркем һәм һәр квартал өчен якынча сүзләр исемлеге бирелә. Әлбәттә, балаларның татар телен белү дәрәҗәләренә карап, тәрбияче ул сүзләрнең санын бераз арттыра яки киметә, аларны активлаштыру өстендә эшләүгә өстәмә вакыт бирә ала. Программада бирелгән якынча сүзләр исемлеге тәрбиячегә квартал саен яки ел ахырында балаларның татар телен аңлау һәм сөйли белү дәрәҗәләрен билгеләү өчен дә ярдәм итәчәк. Татар теленең аваз төзелешен өйрәткәндә төп игътибар авазларны ишетә һәм аера, аларны дөрес итеп әйтә белү күнекмәләре булдыруга ярдәм итә. Татар һәм рус телләрендәге басым, интонация аерымлыклары да игътибардан читтә калмаска тиеш. Грамматик конструкцияләр, сөйләм үрнәкләре, балаларның яшь үзенчәлекләрен, мөмкинлекләрен, хәзерлек дәрәҗәләрен исәпкә алып тәкъдим ителә. Балаларда аеруча тартым конструкциясе, төшем килешендәге исемнәрне куллану зур кыенлык тудыра. Шунлыктан бу материалны өйрәнүгә тәрбияче җитди игътибар итәргә тиеш. Аларны активлаштыру һәм ныгытуга да вакыт күбрәк бирергә кирәк. Билгеле булганча, балалар тормышында уен зур урын алып тора. Шуңа күрә программада балаларның татар теле дәресләрендә алган белем һәм күнекмәләрен ныгыту өчен күп төрле уеннар (сүзле, дидактик, сюжетлы, рольле, хәрәкәтле, һ.б.) тәкъдим ителә. Аларга һәр шөгылдә дә мөрәҗагать итәргә кирәк.

Татар теле шөгылләре балаларда икенче телгә кызыксыну уятудан башлана. Бу телгә күнектерү чаралары кулланыла. Тәрбияче, һәр рәсемнәр, уенчыклар, һ.б. күрсәтмә җиһазлар күрсәтеп, баланы өйрәнелә торган сүзгә күнектерә. Алдагы шөгылләрдә, кабатлау чаралары кулланып, әлеге сүзләрне истә калдырырга ярдәм итә.

Балалар бакчасында тел өйрәтү эше методика фәнендә аерым бер өлкә. Бакчада балаларның телне белү дәрәҗәсе төрле. Икенче телне кайчан өйрәтә башларга? Практикада күрсәткәнчәдел өйрәтүдә өч төрле ысул кулланыла:

1) ике телне бер үк вакытта өйрәтү;

2) ана телен үзләштергәннән соң өйрәтә башлау;

3) мәктәптә генә өйрәнә башлау.

Беренче ысул гамәлендә ике тел параллель рәвештә берничә ел өйрәтелә. Өйрәнү вакытында, ягъни бала аралашканда, ике тел дә кулланыла. Бала, мәктәпкә барганда, ике телне дә үзләштергән була.

Икенче ысул шуннан гыйбәрәт: бала, ике телне ишетсә дә, бары бер телдә генә аралаша, аны үзләштергәч, икенче тел үзләштерелә башлый, димәк, ана телен яхшы үзләштергәч кенә, икенчесе өйрәнелә. Сөйләм һәр ике телдә дә бертигез үсми.

Өченче ысул буенча, икенче телнең мәктәпкә кергәч кенә үзләштерелүе күздә тотыла. Бу ана теленә таянып эшләнә.

Безнең фикеребезчә, баланы икенче телгә өйрәтүне мәктәпкәчә яшьтән башлау мөһим. Моның өчен, билгеле, мәктәпкәчә яшьтәге балаларга тел өйрәтүнең махсус методикасы эшләнгән һәм тәрбиячеләр аның методлары, алымнары белән тулысынча коралланган булырга тиешләр.

Балалар бакчаларында тел өйрәтү эше - методика фәнендә аерым бер катлаулы өлкә. Бакчада балаларның телне белү дәрәҗәсе төрле. Берәүләр татар бакчаларында тәрбияләнәләр һәм ана телен яхшы беләләр. Күбрәк рус телендә аралашучы, татар телен аз белүче яки бөтенләй белмәүче балалар да бар. Тел өйрәткәндә, билгеле, балаларның телне белү дәрәҗәсенә карап, махсус методика таләп ителә.


Эш программасының максаты һәм бурычлары

Тәкъдим ителә торган программа түбәндәге эш төрләрен һәм бурычларын үз өстенә ала:

1. Сүз байлыгын үстерү һәм активлаштыру.

2. Авазларны ишетә һәм аера белергә,шулай ук татар теле өчен генә хас булган авазларны дөрес әйтергә өйрәтү.

3. Грамматик күнекмәләр формалаштыру.

4. Җөмләләрне дөрес төзергә өйрәтү.

5. Бәйләнешле сөйләм күнекмәләре булдыру.

6. Татар балалар әдәбияты һәм фольклоры үрнәкләре белән таныштыру.

7. Татар халык мәдәнияте турында төшенчә бирү.

Программа таләп иткән бурычларны тормышка ашыруда кулланылган барлык методлар һәм алымнар, балаларны татар телен аралашу чарасы буларак кулланырга әзерләүгә юнәлдерә. Программада бирелгән якынча сүзләр исемлеге тәрбиячегә квартал саен яки ел ахырында балаларның татар телен аңлау һәм сөйләү дәрәҗәсен билгеләү өчен дә ярдәм итә.

Балаларны татар (рус) теленә уртанчылар төркеменнән өйрәтә башларга тәкъдим ителә. Бу яшьтәге балаларга тел өйрәтү өчен атнасына 15 әр минут, зурлар төркемендә 25 әр минут, мәктәпкә әзерлек төркемендә 30 ар минутлы өчәр шөгыль бирелә. Бу вакытны эш төрләре буенча тәрбияче планлаштырылган тәрбия һәм белем бирү процессына яраклаштырып бүлә.

Безгә, тәрбиячеләргә, татар (рус) телен өйрәнүче мәктәпкәчә яшьтәге балаларның телне ясалма тудырылган тел мохитендә үзләштерүләрен онытмаска кирәк. Тел мохите үстерешле характерда булырга тиеш. ”Үстерешле тел мөхите” төшенчәсе баланың үз тел тирәлеген (тел мөхите), шулай ук үстерешле предметлы мөхитне (тирәлекне) дә үз эченә ала. Шул кануннарга нигезләнеп, безнең балалар бакчасында да, татар (рус) телен өйрәтү шөгыльләре өчен махсус бүлмә булдырылды. Бу бүлмәдә РФ һәм ТР дәүләт символлары, туган шәһәр, башкаладагы истәлекле урыннарның фотографияләре, татар (рус) халкының декоратив-гамәли сәнгать үрнәкләре сүрәтләнгән альбомнар, үстерешле уеннар, балаларның төрле рәсемнәре, проектлары, кирәкле мәгълүматларны истәкалдырырга ярдәм итә торган схемалар, татар халык әкиятләренең геройлары (уенчыклар), балалар матур әдәбияты, аудио-, видеоязмалар һ.б. бар.


Эш программасының принциплары

Коммуникативлылык принцибы – балаларны татар телен аралашу чарасы буларак куллануга әзерләүгә корылган. Телне фән буларак түгел, ә аралашу чарасы буларак өйрәтү.

Интеграция һәм дифференциация принцибы – һәр сөйләм төренең үз үзәнчәлеген исәпкә алу, тәрбияче сөйләмен техник чаралар ярдәмендә (аудио-, видеоязмада) тыңлау (аудирование), тел үзәнчәлекләрен төрле күнегүләрдә бирү, балаларның диалогик сөйләмен үстерү.

Күрсәтмәлелек принцибы – тел өйрәтүне көндәлек тормыштагы һәр төрле эшчәнлеккә бәйле рәвештә, аларның тирә-юньне танып белүенең төп чарасы булып торган уен аша үткәрү.

Тел өйрәтү, тәрбия һәм үстерү бурычларының бер-берсе белән тыгыз бәйләнештә тормышка ашыру принцибы.

Барлык белем бирү өлкәләрен берләштерү (интегральләштерү) принцибы: аралашу, танып-белү, социальләштерү, физик культура, сәламәтлек, хезмәт, иминлек, матур әдәбият, иҗади сәнгать, музыка.

Дәвамчанлык принцибы – балалар бакчасы һәм башлангыч мәктәптә эзлеклелекне күздә тоту.

Белем бирүне комплекслы-тематик принципка корып оештыру.

Белем бирү эшчәнлегенең мотивлашкан булу принцибы - бала материалны үзе өчен кызык булганда, үзенең шәхси ихтыяҗларына туры килгәндә генә кабул итә һәм фикерли башлый. Телне өйрәтү процессында әкияти сюжетлар карау, кызыклы таныш геройлар (Акбай, Мияу) белән очрашу, уен элементларын куллану – тел материалын өйрәнүнең мотивлашкан булуын тәэмин итә. Телне аралашу, уен ситуацияләренә бәйләп өйрәнгәндә, балалар тел өйрәнүнең практик әһәмиятен тоялар, эмоциональ күтәренкелек туа һәм алар тел материалын бик теләп үзләштерәләр.

Белем бирү эшчәнлегенең дидактик принцибы - гадидән катлаулыга таба бару.

Индивидуальләштерү принцибы - тел өйрәткәндә социаль шәхес сыйфатларын үстерүне күздә тоту. Балаларның яшь үзәнчәлекләрен исәпкә алу.


1. 2. Ел ахырына үзләштерелергә тиешле белем һәм күнекмәкләр


Уртанчылар төркеме “МИНЕМ ӨЕМ”

Максат:

1. Татар теленә кызыксыну уяту, аралашу теләге тудыру.

2. «Минем өем» проекты буенча өйрәнгән лексиканы сөйләмдә кулланырга өйрәтү.

3. Сөйләмнәрендә ягымлы сүзләр куллануларына ирешү: «исәнме», «сау бул», «рәхмәт».

4. Боерыкны аңлап үтәү һәм куллана белүләренә ирешү (кил, утыр, сикер, ю, аша, эч).

5. Тирә - юньдәге предметларның сыйфатын, күләмен белдерә торган сүзләрне аңлап сөйләмдә кулланырга өйрәтү.

Бурычлар:

1. Сүз байлыгы булдыру, сөйләмдә активлаштыру.

2. Гади диалогта катнаша белү, хәтер, зиһен үстерү.

3. Бер-береңне тыңлау, ишетү сыйфатлары тәрбияләү.

Зурлар төркеме “УЙНЫЙ – УЙНЫЙ ҮСӘБЕЗ”

Максат:

1. Үзара һәм зурлар белән көндәлек тормышта татарча аралашуга чыгу.

2. Уйный – уйный үсәбез» проекты буенча өйрәнгән лексиканы сөйләмдә кулланырга өйрәтү.

3. Ягымлы сүзләр куллануларына ирешү: («исәнме», «сау бул», «рәхмәт», «исәнмесез», «сау булыгыз»).

4. Боерыкны бирә белү (кил, утыр, сикер, уйна, ю, аша, эч, ки, сал).

5. Уен ситуацияләрендә үзлектән сорау бирә белү (Нәрсә кирәк? Нинди? Ничә?)

6. Аралаша белү (ягымлы сүзләр әйтү, чакыру, сыйлау, сорап алу, тәкъдим итү, инкаръ итү, раслау).

Бурычлар:

1. Сүз байлыгын арттыру, сөйләм күнекмәләре формалаштыру.

2. Гади сорауларны аңлап җавап бирү, мөрәҗәгать итә белү, көндәлек яшәештә аралашу.

3. Әдәпле итеп кара-каршы сөйләшә белү күнекмәләрен тәрбияләү.


Мәктәпкә әзерлек төркеме “БЕЗ ИНДЕ ХӘЗЕР ЗУРЛАР – МӘКТӘПКӘ ИЛТӘ ЮЛЛАР”

Максат:

1. Балаларның көнкүрешкә, табигатькә, җәмгыятькә кагылышлы сүзләр исәбенә сөйләмнәрен баету, сүз һәм сүзтезмәләрне төрле ситуацияләрдә кулланышка кертү.

2. «Без инде хәзер зурлар, мәктәпкә илтә юллар» проекты буенча өйрәнгән лексиканы сөйләмдә куллану (өйрәнгән темалар буенча биш – алты рәсем яисә предмет күрсәтелә, татарча исемнәрен әйтергә кушыла).

3. Ягымлы сүзләр куллануларына ирешү: («исәнме», «исәнмесез», «сау бул», «сау булыгыз», «рәхмәт», «зур рәхмәт», «хәерле көн», «хәлләр ничек?», «әйбәт»).

4. Боерыкны бирә белүләренә ирешү (кил, утыр, сикер, уйна, ю, аша, эч, ки, сал, бие, җырла, йөгер, йокла).

5. Уен ситуацияләрендә үзлектән сорау куя белү күнекмәләрен булдыру (Нәрсә кирәк? Нинди? Ничә? Син кем? Бу кем? Бу нәрсә? Нишли? Кая барасың?).

Бурычлар:

1. Сөйләмне аралашу чарасы буларак камилләштерү, файдалана белү күнекмәләренә өйрәтү.

2. Мөстәкыйль фикер йөртергә, җавап бирергә күнектерү, балада үзенең сөйләме белән кызыксыну һәм сизгерлек уяту.

3. Сөйләм әдәбе (сорау, гозер, мөрәҗәгать итү, рәхмәт белдерү, исәнләшү, саубуллашу) кагыйдәләрен камилләштерү.

















2. Эчтәлек бүлеге

2.1. Тәрбия һәм белем бирү эшчәнлегенең эчтәлеге

Тәрбия һәм белем бирү эшчәнлегенең эчтәлеге балалар белән эшләү өчен ФГОС , Р. К. Шаехованың “Төбәкнең мәктәпкәчә белем бирү программасы”, З. М. Зарипованың укыту –методик комплекты нигезендә балаларны татар телендә дөрес һәм яхшы итеп сөйләшергә өйрәтү, тел системасының фонетик, лексик, грамматик төзелеше дәрәҗәләрен формалаштыру, бәйләнешле сөйләм үстерү, тел һәм сөйләм күренешләрен аңлау, телне тоемлау сәләте булдыру максатыннан чыгып төзелде. Методик әсбап танып белү, сөйләм үстерү, матур әдәбият белән таныштыру кебек белем бирү өлкәләрен үз эченә ала. Балалар эшчәнлеген оештыру комплекслы-тематик планлаштыру нигезендә бара. План ел дәверендә төрле темалар үзләштерүне күздә тота.

Методик кулланмада ФГОС буенча өч белем бирү өлкәсе: танып белү, коммуникация (сөйләм үстерү), матур әдәбият белән таныштыру карала. Белем бирү өлкәләрен үзләштерү гомум кабул ителгән педагогик принципларга нигезләнә. Эшчәнлек конспектлары үстерешле белем бирү, белем бирү барышында тәрбияләү, фәннилек, эзлеклелек һәм системалылык, аңлаешлылык, балаларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә ала. Дүртенче яшьтәге балалар белән оештырылган эшчәнлек уен характерын ала. Шундый формаларның берсе булып бармак уеннары тора. Хәрәкәтләнү активлыгы югарырак булган саен, балаларның сөйләме тизрәк һәм яхшырак үсеш ала, сөйләм сыйфаты, төрлелеге белән аерылып тора. Бармак уеннары баш мие эшчәнлегенә, интеллект үсешенә уңай йогынты ясый, гуманлылык, күрсәтмәлелек һ.б. төп педагогик принципларга таянып үткәрелә. Эшчәнлек төрләрен оештыру федераль дәүләт таләпләрендә каралган интегратив сыйфатлар формалаштыруга: физик яктан үсеш алган, төп культура-гигиена күнекмәләрен үзләштергән; кызыксынучан, актив; интеллектуаль һәм шәхси бурычларны чишә, кеше хәленә керә белүчән, эмоциональ; өлкәннәр һәм яшьтәшләре белән аралашу ысулларын, чараларын үзләштергән; үзе, гаиләсе, әйләнә-тирәсе беренчел күзаллауларга ия булган; элементар гомум кабул ителгән нормаларны, үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үзләштергән; беренчел кыйммәткә ия булган күзаллаулар нигезендә үзенең тәртибе белән идарә итүгә һәм үз гамәлләрен планлаштыруга сәләтле; өйрәтү эшчәнлегенең универсаль нигезләрен үзләштергән бала шәхесе тәрбияләүгә юнәлдерелә.


2.2. Эш төрләре һәм формалары

Программа бурычларын үтәүдә эш формаларының, практик гамәли алымнарның, чараларның әһәмияте зур. Төп эш төрләре булып түбәндәгеләр тора:

  1. Предметлар белән эш: тасвирлау, уенчык белән диалог төзү, уен һәм әкиятләрдә катнашу.

  2. Рәсемнәр белән эш: тасвирлау, үстерешле диалог.

  3. Сюжетлы-рольле уеннар;

  4. Әйлән-бәйлән, җырлы-биюле уеннар өйрәнү (аудиоязмага таянып).

  5. Театральләштерү, сәхнәләштерү (бармак театры, битлекләр, костюмнар, театр күрсәтү (әти-әниләргә, башка төркем балаларына).

  6. Хәрәкәтле уеннар: туп белән уеннар, “Командир” уены, әйлән-бәйлән уен, зарядка уеннары.

  7. Иҗади һәм ситуатив уеннар: рольле уеннар, интервью, ситуатив күнегүләр.

  8. Ситуатив, логик күнегүләрне ишетеп, аңлап эшләү.

  9. Үстерелешле диалоглар (зурлар һәм яшьтәшләре белән үзара аралашу).

  10. Аудиоязмалар тыңлау, кушылып әйтү, җырлау, кабатлау, ишеткән сүзне рәсемдә табып күрсәтү.

  11. Анимацион сюжетлар, мультфильмнар карау.

  12. Интерактив уеннар.



2.3. Еллык комплекслы – тематик планы

«Минем өем» проекты (4-5яшьлек балалар өчен)

Лексик минимум – якынча 62 сүз һәм сөйләм үрнәкләре.

Актив сүзләр: әти, әни, кыз, малай, мин, исәнмесез, сау булыгыз, исәнме, эт, песи, әйе, юк, сау бул, әби, бабай, әйбәт, ипи, алма, сөт, чәй, рәхмәт, мә, тәмле, кил монда, утыр, бир, аша, эч, туп, зур, кечкенә, матур, курчак, куян, аю, хәлләр ничек, уйна, пычрак, чиста, ю, бер, ике, өч, дүрт, биш (49 сүз)

Сөйләм үрнәкләре: утырыгыз, бу кем?, кем юк?, син кем?, кем анда?, басыгыз, ал, ничә? нинди? (13 сүз)

Проектның эчтәлеге түбәндәге темалардан тора:

  • гаилә

  • ашамлыклар

  • уенчыклар

  • саннар

Атна дәвамында 20 шәр минутлык 3 эшчәнлек оештырыла.


«Уйный – уйный үсәбез» проекты (5-6 яшьлек балалар өчен)

Лексик минимум – якынча 45 сүз һәм сөйләм үрнәкләре.

Актив сүзләр: кишер, нинди, баллы, ничә, суган, бәрәңге, алты, җиде, сигез, тугыз, ун, кыяр, кәбестә, кызыл, сары, яшел, кирәк, юа, нәрсә кирәк, аш, ботка, кашык, тәлинкә, чынаяк, зәңгәр, күлмәк, чалбар, ки, сал, йокла, бит, кул, өстәл, урындык, карават, яратам, бар (38 сүз)

Сөйләм үрнәкләре: бу нәрсә?, хәерле көн, нәрсә бар? күп (7 сүз).

Проектның эчтәлеге түбәндәге темалардан тора:

  • яшелчәләр

  • ашамлыклар

  • савыт- саба

  • киемнәр

  • шәхси гигиена

  • өй җиһазлары

  • бәйрәм “Туган көн”

  • бәйрәм “Сабан туй”

  • Уртанчылар төркемендәге темалар(гаилә, ашамлыклар, уенчыклар, саннар) ел дәвамында кабатлана.

Атнага 25 шәр минутлык 3 эшчәнлек оештырыла.


«Без инде хәзер зурлар - мәктәпкә илтә юллар» проекты (6-7 яшьлек балалар өчен)

Лексик минимум – якынча 60 сүз һәм сөйләм үрнәкләре.

Актив сүзләр: син кем, хәерле көн, тычкан, бу кем? бу нәрсә? нишли?, йоклый, утыра, ашый, эчә, нишлисең?, ашыйм, эчәм, уйный, уйныйм, утырам, барам, кая барасың?, син нишлисең?,сикер, сикерәм, сикерә, йөгерә, төлке, йөгер, йөгерәм, чәк-чәк, өчпочмак, яшь, бүре, керпе, тавык, әтәч, үрдәк, чана, шуа, шуам, бие, бии, биим, ак, кара, җырла, җырлыйм, зур рәхмәт, китап укый, рәсем ясыйм, укыйм, дәфтәр, нәрсә яратасың?(пассив сүз)

Проектның эчтәлеге уртанчылар, зурлар төркемендә өйрәнгән сүзләргә таянып аралашуга корылган.

Атнага 30ар минутлык 3 эшчәнлек оештырыла.


Тулысынча комплексы - тематик планнар кушымтада.


2.4. Ата- аналар белән эш

Билгеле булганча, укытуның максаты җәмгыять тарафыннан куелган социаль заказ белән билгеләнә. Татарстан Республикасының белем бирү системасына куйган төп бурычы - иҗади фикерләүче, инициативалы, иҗтимагый тормышта актив катнашучы, белемле һәм ике дәүләт һәм чит телләрдә дә иркен сөйләшеп аралашучы билингваль (полилингваль) шәхес тәрбияләү.

Рус телле ата-аналарга татар телен укытуының мөһимлеген аңлату нияте белән төркемнәрдә уздырылы торган “Ата-аналар җыелышы”нда катнашу. Бу җыелышларда чыгыш ясала торган темалар:

  1. Ата-аналарны укыту методик комплектлары белән таныштыру (уртанчылар, зурлар, мәктәпкә әзерлек төркемнәре);

  2. Изучаем татарский язык по УМК используя инновационные технологии” темасына чыгыш ясау;

  3. Уку елы ахырында балаларның уңышлары белән таныштыру.


3. Оештыру бүлеге

3.1. Материаль - техник тәэмин ителү

- ноутбук;

- проектор;

- экран;

- стереомагнитофон;

- дидактик уеннар;

- күрсәтмә рәсемнәр;

- таратма рәсемнәр;

- методик кулланмалар;

- аудио һәм видео дисклар.




3.2. Программа һәм методик тәэмин ителү


Төбәкнең мәктәпкәчә белем бирү программасы Р. К. Шәеһова.


Уртанчылар төркеме (4-5 яшь):

- Методик кулланма “Минем өем”

- Эш дәфтәре “Минем өем” (17 бирем)

- Диск (аудиоязма) “Минем өем” (64 кисәк)

- Күрсәтмә һәм таратма материал (папка)


Зурлар төркеме (5-6 яшь):

- Методик кулланма “Уйный-уйный үсәбез”

- Эш дәфтәре “Уйный-уйный үсәбез” ( бирем)

- Диск (аудиоязма) “Уйный-уйный үсәбез” (63 кисәк)

- Күрсәтмә һәм таратма материал (папка)


Мәктәпкә әзерлек төркеме 6-7 яшь:

- Методик кулланма “Без инде хәзер зурлар, мәктәпкә илтә юллар”

- Эш дәфтәре “Без инде хәзер зурлар, мәктәпкә илтә юллар” ( бирем)

- Диск (аудиоязма) “Без инде хәзер зурлар, мәктәпкә илтә юллар” (71 кисәк)

- Күрсәтмә һәм таратма материал (папка)


Методик кулланмалар:

-Раз- словечко, два-словечко Р. К. Шаехова, Казань 2011 (занимательное обучение татарскому языку)

-Балачак-уйнап,көлеп үсәр чак К. В. Закирова, Л. Р. Мортазина, Казан 2012 (балалар бакчасында уеннар)

-Балачак аланы төзүчесе К. В. Закирова, Казан 2011 (балалар бакчалары тәрбиячеләре һәм әти-әниләр өчен хрестоматия)

-На поляне детства автор-составитель К. В. Закирова, Казань 2011 (хрестоматия для воспитателей дошкольно образовательных учреждений и родителей)

-Мәктәпкәчә яшьтәгеләр әлифбасы “Авазларны уйнатып №1 һәм №2 Р. К. Шәехова, Казан 2011 (эш дәфтәре-грамотага өйрәтү)


3.3. Үстерешле әйләнә-тирә

Аудиоҗыентыклар

- Музыкаль әкиятләр : “Сертотмас үрдәк”, “Бардым күлгә, салдым кармак” ( Л. Батыр-Булгари музыкасы, А. Алиш, Р. Корбан пьесалары буенча).

- Музыкаль әкият: “Африка хикмәтләре” ( Л. Батыр-Булгари музыкасы, Г. Каюмов пьесасы буенча).

- Балалар өчен җырлар һәм караоке “Бииләр итек-читекләр”(Л. Батыр-Булгари).

- Бакча балалары өчен биюләр “Шома бас”.

- Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен җырлы-биюле уеннар аудиоҗыентыгы һәм караоке “Җырлап-биеп уйныйбыз”:

1.Чәбәк-чәбәк итә ул (1-2 яшь);

2.Бир кулыңны, булсын матур түгәрәк (2-3 яшь);

3.Без шатлык таратабыз, уйнарга яратабыз (3-4 һәм 4-5 яшь);

4.Без-бәхетле, шат балалар, уйныйбыз әйлән-бәйлән (5-6 яшь);

5.Уйныйк бергә, биик бергә, ямь тулсын яшь күңелгә (6-7 яшь).


Мультфильмнар (татарчага тәрҗемә белән)

“Гаф исемле мәче баласы” (1-3 бүлекләр)

“Көлгенә”

“Винни-Пух ”

“Винни-Пух кунакка бара”

“Винни-Пух һәм мәшәкатьләр көне”

“Крокодил Гена”

“Чебурашка”

“Шапокляк”

“Арслан баласы һәм Ташбака ничек җыр җырлаган”

“Авылда каникуллар”

“Авылда кыш”

“Простоквашинадан өчәү”

“Ә бәлки килеп чыгар”

“Бәләкәч һәм Карлсон”

“Карлсон әйләнеп кайтты”

“Утыз сигез попугай”

“Бөек ябылыш”

“Буар еланны ничек дәваларга”

“Буар еланның әбисе”

“Иртәгә ул иртәгә була”

“Карап туймаслык”

“Койрык өчен күнегү”

“Маймылга сәлам”

“Фил баласы кая бара?”

“Мияу дип кем әйтте”

“Хат ташучы Кар малай”

“Унике ай” (1-2 бүлекләр)


Татар телендә мультфильмнар

  • Өч кыз”

  • Алтын бөртекләр”

  • Төлке белән каз”

  • Кемгә бүләк”

  • Ике кыз”

  • Чукмар белән Тукмар”

  • Кәҗә белән Сарык”

  • Су анасы”

  • Агачлар да авырый”

  • Куян кызы”

  • Сертотмас үрдәк”

  • Ай һәм Кояш”

  • Ак бабай”

  • Ак барс”

  • Бала белән Күбәләк”

  • Гали белән Кәҗә”

Дидактик һәм үстерешле уеннар.

Уенчыклар.

Эш дәфтәрләре.

Кызыклы китаплар.


3.4. Көн тәртибе


Дүшәмбе, сишәмбе, җомга - 7.30 - 15.30. Төшке аш – 11.30 – 12.30

Чәршәмбе - 7.00 - 13.00, 14.30 - 16.30. Төшке аш – 13.00 – 14.30

Пәнҗешәмбе - 7.30 - 15.30. Төшке аш – 10.00 – 11.00


3.5. Эшчәнлекләр расписаниясе


Понедельник

8.00 – 8.20

Средняя 1

Русская

8.25 – 8.45

Средняя 2

Русская

9.10 – 9.40

Подготовительная

Русская

11.00 – 11.25

Старшая

Русская

В режиме дня в форме игры

I младшая



Вторник

8.10 – 8.30

Средняя 2

Татарская

8.35 – 9.05

Подготовительная

Татарская

9.15 – 9.45

Подготовительная

Русская

10.35 – 10.55

Средняя 1

Русская

11.00 – 11.20

Средняя 1

Татарская

В режиме дня в форме игры

I младшая, II младшая



Среда

8.10 – 8.30

Средняя 2

Русская

8.35 – 8.55

Старшая

Татарская

9.00 – 9.20

Средняя 1

Татарская

9.50 – 10.20

Подготовительная

Татарская

10.30 – 10.50

Средняя 2

Татарская

11.00 – 11.25

Старшая

Русская

14.50

Развлечения по группам

I неделя – средняя 1 (20 мин)

II неделя – средняя 2 (20 мин)

III неделя – старшая (25 мин)

IV неделя - подготовительная (30 мин)


Четверг

8.05 – 8.25

Средняя 1

Русская

8.30 – 8.50

Старшая

Татарская

9.00 – 9.20

Средняя 2

Татарская

11.20 – 11.50

Подготовительная

Татарская

В режиме дня в форме игры

I младшая, II младшая



Пятница

8.20 – 8.40

Старшая

Татарская

8.50 – 9.10

Средняя 1

Татарская

9.20 – 9.40

Средняя 2

Русская

9.50 – 10.20

Подготовительная

Русская

11.00 – 11.25

Старшая

Русская

В режиме дня в форме игры

II младшая

































Кушымта

1. Кулланылган әдәбият исемлеге

1. Борһанова Р. А., Юсупов Ф. Ф. Балалар бакчасында татар теле өйрәтү программасы. Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы тарафыннан расланган. – Казан: РИЦ «Школа», 2004.

2. Татар теле өйрәнә нәниләр Р.А.Борһанова, Ф.М.Хисамова.

3. Сөйләм телен тикшерү диагностикасы Р.А.Борһанова.

4. Балалар бакчасында тәрбия бирү программасы М. А. Васильева, В. В.Гербова, Т.С.Комарова.

5. Төбәкнең мәктәпкәчә белем бирү программасы Р. К. Шәеһова.

6. Л. С. Выготский, П. Я. Гальперин, В. В. Давыдов,

Е. А. ПассовОсновы коммуникативной методики обучения иноязычному общению”. -  Москва, 1989.


2. Мониторинг

Укыту методик комплекты (УМК) ярдәмендә яңа программага нигезләнеп эшләнелгән биремнәр аркылы балаларның татар телен белү дәрәҗәсен тикшерү өчен таблицага тутырыла.

Уку елы ахырында уртанчылар, уку елы башында зурлар төркеме балаларының “Минем өем” проекты буенча татар телен үзләштерү дәрәҗәләрен билгеләү.









Баланың исем,

фамилиясе

Сүз байлыгы

Бәйләнешле сөйләм

Минем өем” проекты буенча өйрәнгән лексиканы сөйләмдә куллану (өйрәнгән те- малар буенча дүрт-биш рәсем яисә предмет күрсәтелә, татарча исемнәрен әйтергә кушыла).

Ягымлы сүзләр куллану (“исәнме”, “сау бул”, “рәхмәт”, һ.б.).

Боерыкны аңлап үтәү һәм куллана белү (кил, утыр, ю, сикер, аша, эч, һ.б.).

Тирә-юньдәге предметларның сыйфатын, күләмен белдерә торган сүзләрне аңлап сөйләм дә куллану.

Аралаша белү (ягымлы сүзләр әйтү, чакыру, сыйлау, сорап алу, тәкъдим итү, раслау, инкарь итү, һ.б.).









Уку елы ахырында – зурлар, уку елы башында мәктәпкә әзерлек төркеме балаларының “Уйный-уйный үсәбез” проекты буенча татар телен үзләштерү дәрәҗәләрен билгеләү.









Баланың исем,

фамилиясе

Сүз байлыгы

Бәйләнешле сөйләм

Уйный-уйный үсәбез" проекты буенча өйрәнгән лексиканы сөйләмдә куллану (өйрәнгән те- малар буенча биш-алты рәсем яисә предмет күрсәтелә, татарча исемнәрен әйтергә кушыла).

Ягымлы сүзләр куллану (“исәнме”, “сау бул”, “рәхмәт”, “исәнмесез”, “сау булыгыз” һ.б.).

Боерыкны белү (кил, утыр, ю, сикер, аша, эч,уйна, ки, сал һ.б.).

Уен ситуацияләрен

дә үзлектән сорау бирә белү (Нәрсә кирәк? Нинди? Ничә?)

Аралаша белү (ягымлы сүзләр әйтү, чакыру, сыйлау, сорап алу, тәкъдим итү, раслау, инкарь итү, һ.б.).










Уку елы ахырында мәктәпкә әзерлек төркеме балаларының «Без инде хәзер зурлар, мәктәпкә илтә юллар» проекты буенча татар телен үзләштерү дәрәҗәләрен билгеләү.

Сүз байлыгы

Бәйләнешле сөйләм

«Без инде хәзер зурлар, мәктәпкә илтә юллар»проекты буенча өйрәнгән лексиканы сөйләмдә куллану (өйрәнгән темалар буенча биш – алты рәсем

яисә предмет күрсәтелә, татарча исемнәрен әйтергә кушыла)

Ягымлы сүзләр куллану («исәнме», «исәнмесез», «сау бул», «сау булыгыз», «рәхмәт», «зур рәхмәт», «хәерле көн»,

«хәлләр ничек?», «әйбәт»)

Боерыкны бирә белү

(кил, утыр, сикер, уйна, ю,

аша, эч, ки, сал, бие, җырла, йөгер, йокла)

Уен ситуацияләрендә үзлектән сорау куя белү.

(Нәрсә кирәк? Нинди? Ничә? Син кем?

Бу кем?

Бу нәрсә? Нишли?

Кая барасың?)

Аралаша белү (ягымлы сүзләр әйтү,

чакыру, сыйлау, сорап алу, тәкъдим итү, инкарь итү, раслау)


















Нәтиҗәләрне түбәндәгечә билгеләргә мөмкин:


Югары дәрәҗә 2,7 дән 3 кә кадәр

Бала сөйләмдә актив, сорауларга җавап бирә, яхшы аралаша.

Уртача дәрәҗә 2 дән 2,6 га кадәр

Сүз байлыгы бар, аралашуда бик үк актив түгел.

Уртачадан түбән дәрәҗә 1 дән 2 гә кадәр

Аңлый, русча бавап бирә.









15

Самые низкие цены на курсы профессиональной переподготовки и повышения квалификации!

Предлагаем учителям воспользоваться 50% скидкой при обучении по программам профессиональной переподготовки.

После окончания обучения выдаётся диплом о профессиональной переподготовке установленного образца (признаётся при прохождении аттестации по всей России).

Обучение проходит заочно прямо на сайте проекта "Инфоурок".

Начало обучения ближайших групп: 18 января и 25 января. Оплата возможна в беспроцентную рассрочку (20% в начале обучения и 80% в конце обучения)!

Подайте заявку на интересующий Вас курс сейчас: https://infourok.ru/kursy

Автор
Дата добавления 19.09.2016
Раздел Дошкольное образование
Подраздел Рабочие программы
Просмотров197
Номер материала ДБ-202603
Получить свидетельство о публикации

УЖЕ ЧЕРЕЗ 10 МИНУТ ВЫ МОЖЕТЕ ПОЛУЧИТЬ ДИПЛОМ

от проекта "Инфоурок" с указанием данных образовательной лицензии, что важно при прохождении аттестации.

Если Вы учитель или воспитатель, то можете прямо сейчас получить документ, подтверждающий Ваши профессиональные компетенции. Выдаваемые дипломы и сертификаты помогут Вам наполнить собственное портфолио и успешно пройти аттестацию.

Список всех тестов можно посмотреть тут - https://infourok.ru/tests

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх