Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Свидетельство о публикации

Автоматическая выдача свидетельства о публикации в официальном СМИ сразу после добавления материала на сайт - Бесплатно

Добавить свой материал

За каждый опубликованный материал Вы получите бесплатное свидетельство о публикации от проекта «Инфоурок»

(Свидетельство о регистрации СМИ: Эл №ФС77-60625 от 20.01.2015)

Инфоурок / Начальные классы / Рабочие программы / Рабочая программа по татарскому языку в 1 классе ПНШ
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 28 июня.

Подать заявку на курс
  • Начальные классы

Рабочая программа по татарскому языку в 1 классе ПНШ

библиотека
материалов


Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы

муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе

Карабаш беренче төп гомуми белем бирү мәктәбе



"Каралды"

Методик берләшмә җитәкчесе:

__________С.Р.Габдрахманова

Беркетмә 1,

"23" август 2015 нче ел


"Килешенде"

Уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары: _________И.Р.Кәшәпова

"23" август 2015 нче ел


"Расланды"

МББУ Карабаш беренче төп гомуми

белем биру мәктәбе директоры:

__________________М.К. Фәттахова

86 нчы номерлы боерык,

"28» август 2015 нче ел





ТАТАР ТӨП ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕНЕҢ

1 НЧЕ СЫЙНЫФЫ ӨЧЕН

БЕРЕНЧЕ КАТЕГОРИЯЛЕ БАШЛАНГЫЧ СЫЙНЫФ УКЫТУЧЫСЫ

ГАБДРАХМАНОВА СВЕТЛАНА РИМ КЫЗЫНЫҢ

ТАТАР ТЕЛЕННӘН ЭШ ПРОГРАММАСЫ






Педагогик киңәшмә утырышында каралды.

Беркетмә № 1, «24 » август 2015 нче ел



Карабаш бистәсе,

2015- 2016нче уку елы




ТАТАР ТЕЛЕННӘН ПРОГРАММАСЫ

АҢЛАТМА ЯЗУЫ



1 нче СЫЙНЫФ «Перспектив башлангыч мәктәп» укыту методик комплекты

Аңлатма язуы

Комплект составы (программаның таэмин ителеше):

1. Мияссарова И. Х. h.б. татар теле. 1 нче сыйныф. Дәрес­лек.- Казан, Мәгариф-Вакыт, 2011.

2. Мияссарова И. Х. h.б. әдәби уку. 1 нче сыйныф. Дәреслек ­хрестоматия.- Казан, Мәгариф -Вакыт, 2011.

3. Мияссарова И. Х. h.б. әдәби уку. 1 нче сыйныф. Мөс­тәкыйлъ эшләр дәфтәре.- Казан, Мәгариф -Вакыт, 2015.

4. Мияссарова И. Х. h.б. Укытучылар өчен методик кул­ланма. Татар теле. 1 нче сыйныф.- Казан, Мәгариф -Вакыт, 2011.

Татар теле курсы атнага 3 сәгать исәбеннән төзелде.

“Россия Федерациясе халыклары телләре турында”гы законда hәрбер кешегә тәрбия, уку-укыту телен ирекле сайлау хокукы, Россия халылары телләрен саклауга, өйрәтүгә hәм үстерүгә тигез мөмкинлекләр тудыру каралган. Кайсы төбәктә яшәвено карамастан, ана теле бала өчен үз телендә фикер йөртү, анын ярдәменда аралашу чарасы булып тора.

Перспектив башлангыч мәктәпнен 1 нче сыйныфы өчен тезелгән татар теле программасы укытуньң максатын, бурычларын hәм эчтәлеген билгели. Укучы, беренче сыйныфтан башлап, татар телен системалы рәвештә өйрәнә башлый. Бу чорда телдән сөйләмнен; башлангыч күнекмәләре үстерелә hәм балада язма сөйләм формалаша башлый. Сөйләм күнекмәләренең үсүе укучыньң ана телендә фикерләү эшчәнлеген камилләштерүдә хәлиткеч роль уйный. Баланың сүз байлыгын даими тулыландырып баруы синоним, антоним сүзләргә hәм сүзнең күп мәгънәлелегенә караган мәгълүматлылыгына да бәйле була.

Тәкъдим ителә торган программада татар теленә өйрәтүнең төп максаты hәм бурычлары түбәндәгеләрдән гыйбарәт:

1. Укучыларда ана телен өйрәнүгә кызыксыну, омтылыш, эзләнергә теләк уяту, үз милләтеңә, телеңә мәхәббәт тәрбияләү кебек уңай сыйфатлар булдыру.

2. Балаларга татар теленең төрле булекләре буенча белем бирү:

а) фонетика, лексика, грамматикага караган башлангыч мәгълүмат бирү:

ә) телебезнең орфоэпиясе, лексикасы, грамматикасы, пунк­туациясе буенча күнекмәләр булдыра башлау. Хәрефләрдән иҗекләр hәм сүзләр, сүзләрдән сүзтезмәләр hәм җөмләләр төзергә өйрәтү.

3. Укучыларны дөрес hәм матур итеп укырга, укыганның эчтәлеген сөйләргә, аерым темалар буенча әңгәмәләр кора белергә, аралашканда тел чараларыннан урынлы файдала­нырга өйрәтү.

4. Телдән hәм язма сөйләм осталыгы һәм күнекмәләре бул­дыру.

5. Укучыларда татар мәдәниятенә караган мәгълүмат­лылыкны үстерү .

Перспектив башлангыч мәктәпнең 1 нче сыйныфында укучылар аваз белән хәрефләрне аерырга өйрәнәләр, сүз басымы, исем, сыйфат, фигыль турында башлангыч мәгълүмат алалар. Балалар сөйләм берәмлеге буларак җөмлә ту­рында тешенчә ала, терминнарны әйтмичә генә, җөмләдәге баш кисәкләрне, өстәмә предметны белдергән сүзләрне hәм ярдәмче сүзләрне табу һәм урынын билгеләү кебек эш төр­ләренә өйрәнә. Дәреслаәрдә җөмләләрне төрле тавыш (инто­нация) белән әйтү, сүзләрдән җөмләләр, җөмләләрдән кечке­нә хикәяләр төзи белү күнекмәләре булдырыла.

Дәресләрдә укучыларньң сөйләменә хас булган ялгышлар төзәтелә, аларны булдырмас өчен, дәресләрдә балаларга атап чыгарылган газета-журналлардан, китаплардан да файда­ланырга мөмкин.

Укытучы укучыларның сүзлекчә булдыруларын hәм өйрәнелә торган сүзләрне махсус дәфтәргә язып баруларын талап итә. Еш кына шул сүзләр белән сүзтезмә hәм җөмләләр төзетү, аларны диалог hәм монологлар төзүдә файдалану укучыларның сүз байлыгын арттырачак, бәйләнешле сөйләм оештырырга ярдәм итәчәк. Әлеге сүзлекне даими рәвештә тикшереп тору укучыларның сүз белән эшли белү дәрәҗәсен өйрәнү өчен дә кирак булачак.

Сөйләм телен үстерү, сүз байлыгын арттыру төрле язма эшләр үтәгән вакытта да алып барыла. Сүзлек һәм аңлатмалы диктантлар, укытучы бирган җөмләләрне (яки зур булмаган текстны) күчереп язу, матур язу күнегүләрен үтәү кебек эш­ләр да андый күнекмәләр булдырырга ярдәм итә. Билгеле, мондый язма эшләр балаларньң яшь үзенчәлегенә туры ки­тереп, телне белү дәрәҗәсен истә тотып сайланган текст белән эшләгәндә нәтиҗәлерәк була.

Сөйләм телен үстерү уку дәресләре белән бергә дәвам итте­релә. Татар теле дәресләрендә халык авыз иҗаты үрнәк­ләреннән табышмаклар, макаль-әйтемнәр, санамышлар ят­лау, аларны дәфтәргә дөрес hәм матур итеп язып кую да балаларны татарча аңлаешлы, әдәби нормаларга туры килердәй итеп сөйләргә өйрәтүдә зур әhәмияткә ия булып тора. Укучыларның мәгълүматлылыгын арттыру өчен, дәресләрдә күренекле татар язучыларыньң әсәрләреннән өзекләр кул­лану, татар композиторлары, рәссамнары hәм сәнгать әhел­ләре турында әңгәмәлар оештыру натиҗәле булачак.

Алфавит. Хәрефләрне дөрес итеп уку (әйтү). Алфавитта­гы хәрефләрнең урынын белү. Китапларны киштәләргә ав­торларыньң баш харефләренә карап урнаштыра белү. Сүз­лекләр төзүдә алфавитны белүнең әhәмиятен аңлау.

Авазлар hәм хәрефләр. Сузык hәм тартык авазлар. Калын hәм нечкә сузыклар, аларны белдерә торган хәрефләрнең дөрес язылышы. Авазларньң калынлыкта-нечкәлектә ярашуы.

Иҗекләрне hәм сүзләрне дөрес уку hәм язу. Сүзләрне иҗекләргә бүлү, аларны юлдан юлга күчерү. Сүзне тиешле ба­сым белән әйтү (уку).

Яңгырау hәм саңгырау тартыклар, аларны белдерә торган хәрефләрнең дөрес язылышы. Парлы hәм парсыз яңгырау hәм саңгырау тартыклар.

Предмет атамасын белдергән сүзләр – исемнәр белән та­ныштыру. Аларның мәгънәләрен аңлату, сорауларын әйтү; уртаклык hәм ялгызлык исемнәр hәм аларның язылышы. Исемнәр янында кулланыла торган ярдәмче сүзләр – бәй­лекләр hәм бәйлек сүзләр белән таныштыру.

Предметның билгесен белдергән сүзләр белән таныштыру.

Эш-хәрәкәтне белдергән сүзләр – фигыльләр белән таныш­тыру.

Телдән hәм язма сөйләм. Телдән сөйләмнең үзенчәлекләре (интонация, сүз басымы). Язма сөйләм үзенчәлекләре (җөммлә башында, ялгызлык исемнәрдә б аш хәреф). Анда сүзнең кем? яки турында баруын hәм алар хакында нинди яңалык хәбәр ителүен белдерә торган кисәкләр. Аерым сүзләрдән җөмләләр тәзү. Төрле интонация белән әйтелгән җөмләләрдән сөң куелган тыныш билгеләре.

Әзер тексттан сүз, сүзтезмә hәм җөмләләрне дөрес итеп күчереп язу. Аннан соң аларны укытучы әйтүе буенча язу, ул тәкъдим иткән сүзләрдән сүзтезмә hәм җөмләләр төзү.

Аерым темалар буенча өйрәнгән сүзләрне, сүзтезмә hәм җөмләләрне диктант итеп язу. Матур язу күнегүләрен үтәү. Сөйләм күнекмәләре булдыру өстендә даими эшләү.


Бәйләнешле сөйләм үстерү

Иҗекләрдән сүзләр, сүзләрдән сүзтезмәләр hәм җөмләләр төзү.

Аерым темалардагы сүзләр белән сүзтезмәләр, җөмләләр төзү, сорауларга җаваплар бирү, 3-4 җөмләдән торган бәйләнешле сөйләм оештыру.

Рәсемнәргә карап, сораулар бирү һәм аларга җавап кайта­ру, рәсем буенча кечкенә хикәяләр тезергә өйрәнү.

Шигырь, мәкаль, әйтем һәм табышмаклар ятлау.

Татар сөйләм әдәбенә хас булган сүзләрне дөрес кулла­ну (танышканда, саубуллашканда, табын артында утырган­да, рәхмәт әйткәндә, мөрәҗәгать иткәндә, гафу үтенгәндә, тәбрикләгәндә h.б. очракларда).


























КАЛЕНДАРЬ-ТЕМАТИК ПЛАН



Дәреснең темасы

Үзләштерелергә тиешле махсус белем һәм күнекмәләр

Планлаштырылган нәтиҗә


Үткәрү вакыты

Предмет

Метапредмет

Шәхескә кагылышлы



1.

Яңа фән белән танышу

(5нче бит)

Укучылар белән танышу. Укучыларны язу дәфтәре белән таныштыру.

Яңа материалны үзләштерү.

Рәсемнәр буенча укучылардан сөйләтү.Җөмләләр төзү. Язу дәфтәре белән таныштыру

-дәфтәрдә ориентлаша белү;


-чиста, пөхтә булырга теләк булдыру

1.09


2.

Туры сызыклар сызу

(4нче бит)

Хәреф элементларын язарга өйрәтү.

Яңа материалны үзләштерү

Хәреф элементларын язу

-эш дәфтәрендә мәгълүматлар белән эшли белү;

2.09


3.

Дәфтәрдәге сызыклар белән таныштыру

(5нче бит)

Хәреф элементларын язарга өйрәтү.

Яңа материалны үзләштерү

Хәреф элементларын язу

-шартлы билгеләрнең телен белү;


4.09


4.

Кечкенә һәм зур сызыклар сызу

(6нчы бит)

Хәреф элементларын язарга өйрәтү.

Яңа материалны үзләштерү

Хәреф элементларын язу

-ачыклый торган сораулар бирә белү;

8.09


5.

Хәреф элементларын язу

(7нче бит)

Хәреф элементларын язарга өйрәтү.

Яңа материалны үзләштерү

Хәреф элементларын язу

-эш дәфтәрендә мәгълүматлар белән эшли белү;

-күршеңә ярдәм итүдә танып-белү инициативасы күрсәтү;

9.09


6.

Хәреф элементларын язу

(8нче бит)

Хәреф элементларын язарга өйрәтү

Яңа материалны үзләштерү

-чылбыр буенча эшли белү;


11.09


7.

Хәреф элементларын язу

(9нчы бит)

Хәреф элементларын язарга өйрәтү.

Яңа материалны үзләштерү

-гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау;

-чиста, пөхтә булырга теләк булдыру

15.09


8.

Ярым түгәрәкләр ясау

(10нче бит)


Хәреф элементларын язарга өйрәтү.Чиста, пөхтә булырга теләк булдыру

язарга өйрәнү дәфтәре, сузык аваз хәрефләре

-шартлы билгеләрнең телен белү

16.09


9.

Ярым түгәрәкләр ясау

(11нче бит)


Хәреф элементларын язарга өйрәтү.Чиста, пөхтә булырга теләк булдыру

язарга өйрәнү дәфтәре, сузык аваз хәрефләре

-ачыклый торган сораулар бирә белү;

18.09


10.

Хәреф элементларын язу

(12нче бит)

Хәреф элементларын язарга өйрәтү.Чиста, пөхтә булырга теләк булдыру

язарга өйрәнү дәфтәре, сузык аваз хәрефләре

-шартлы билгеләрнең телен белү;


22.09


11.

Сузык [а] авазы һәм Аа хәрефләре.

(13нче бит)

А а хәрефләрен язарга өйрәтү. Дөрес утыру, ручканы дөрес тотып язу күнекмәсен үстерү.Пөхтәлек тәрбияләү.

А хәрефенә башланган предмет рәсемнәре,А а хәрефе, язарга өйрәнү дәфтәре

-чылбыр буенча эшли белү;


-үз уңышларың, уңышсызлыкларың турында фикер йөртү;

23.09


12.

Сузык [а] авазы һәм Аа хәрефләре.

(14нче бит)

А а хәрефләрен язарга өйрәтү. Дөрес утыру, ручканы дөрес тотып язу күнекмәсен үстерү.Пөхтәлек тәрбияләү.

А хәрефенә башланган предмет рәсемнәре,А а хәрефе, язарга өйрәнү дәфтәре

-эш дәфтәрендә мәгълүматлар белән эшли белү

-басма һәм язма хәрефләрне график яктан дөрес язу өстендә эш.

25.09


13.

Сузык [ә] авазы һәм Әә хәрефләре.Әти, әни сүзләре

(15-16нче бит)

Әә хәрефләрен язарга, аерым язылган очракта, махсус сызык белән тоташтырырга өйрәтү. Тиз язу күнекмәләрен формалаштыра башлау, дөрес утыру, ручканы дөрес тоту, дәфтәр авышлыгын дөрес кую күнекмәсен үстерү.

Ә хәрефенә башланган предмет рәсемнәре, Әә хәрефе, язарга өйрәнү дәфтәре

-үз эшчәнлегеңне контрольгә алу, биремне үтәүнең дөреслеген тикшерү;

29.09


14.

Ы хәрефен язу.

(17нче бит)

Юл ы хәрефен язарга өйрәтү. Баш Ы һәм и хәрефләренең язылышын искә төшерү. Матур язу күнекмәсе булдыру өстендә эш.

Ы хәрефенә башланган предмет рәсемнәре, Ыы хәрефе, язарга өйрәнү дәфтәре

-шартлы билгеләрнең телен белү;



30.09


15.

Энә, элә,эссе, эре, энесе сүзләре. Юл э-хәрефләрен язу.

(18нче бит)

Юл э хәрефен график яктан дөрес язарга өйрәтү. Сүзләр язылышында э,е хәрефләренең тоткан урынын аңлату.

Язма һәм басма сүзләр, 1-2 иҗекле сүзләр, язарга өйрәнү, дәфтәре

-ачыклый торган сораулар бирә белү;

-үз уңышларың, уңышсызлыкларың турында фикер йөртү;

2.10


16.

Баш Э хәрефен язу

(19нче бит)

Баш Э хәрефен график яктан дөрес язарга өйрәтү.

Язма һәм басма сүзләр, 1-2 иҗекле сүзләр, язарга өйрәнү, дәфтәре,

-эчтән һәм кычкырып аңлап уку;


6.10


17.

Юл и хәрефе.

(20нче бит)

Өйрәнелгән хәреф элемент-ларын кулланып хәрефне дөрес язарга өйрәтү.

Ии хәрефе, язарга өйрәнү дәфтәре

-үз эшчәнлегеңне контрольгә алу, биремне үтәүнең дөреслеген тикшерү;

7.10


18.

Баш И хәрефе.

А,ә, и һәм баш А,Ә хәрефләре язылышын ныгыту.

Ии хәрефе, язарга өйрәнү дәфтәре

-эш дәфтәрендә мәгълүматлар белән эшли белү;

-басма һәм язма хәрефләрне график яктан дөрес язу өстендә эш.

9.10


19.

Юл у, ү хәрефе, уа,уу,ау сүзләре.

(21нче бит)

Юл у, ү хәрефенең элементларын язу; у,ү хәрефләрен язарга өйрәтү;

Рәсемнәр, Уу, Үү хәрефе, язарга өйрәнү дәфтәре, өйрәнгән хәрефләр,иҗекләр

-гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау;

13.10


20.

Баш У,Ү хәрефләре.Үрдәк,

умарта сүзләре белән танышу.

(22нче бит)

Баш У,Ү хәрефенең элементларын язу; У,Ү хәрефләрен язарга өйрәтү.

У,ү хәрефенә баш-ланган предмет рәсемнәре, Уу,Үү хәрефе, язарга өйрәнү дәфтәре,умарта рәсеме

-эш дәфтәрендә мәгълүматлар белән эшли белү;

14.10


21.

Күчереп язу күнегүләре.

(23нче бит)

Өйрәнгән хәрефләрне дөрес язу күнекмәләрен үстерү. Сүзләрдәге иҗекне , авазларны билгеләү, сузык һәм тартык авазларны аеру күнекмәсен үстерү.

Язарга өйрәнү дәфтәре, текст, сузык авазлар

-эш дәфтәрендә мәгълүматлар белән эшли белү;

-әлеге хәрефләрнең охшашлыгын бил-геләү.

16.10


22.

Баш һәм юл Ө ө хәрефләрен язу.Сүзлек: сөлек, өмә.

(24-25нче бит)

Баш Ө һәм ө хәрефләренең язылышын искә төшерү. Оо һәм Өө хәрефләрен чагыштырып дөрес язу.

Ө хәрефе кергән рәсемнәр, Өө хәрефе, язарга өйрәнү дәфтәре, басма һәм язма хәрефләр

-дәфтәрдәге билгеләр белән эш итү;

-матур язу күнекмәсе булдыру өстендә эш

20.10


23.

Н хәрефен язу.Үткәннәрне ныгыту.

(33-34нче бит)

Баш Н хәрефен башка хәрефтән аерырга..Кеше исемнәрен баш хәрефтән язарга өйрәтүне дәвам итү. На, нә, ни, әни сүзләрен язу.

Н хәрефенә башланган предмет рәсемнә-ре, Нн хәрефе, язарга өйрәнү дәфтәре, бас-ма һәм язма хәрефләр

-эчтән һәм кычкырып аңлап уку;


-хәрефләрне график яктан дөрес язу өстендә эш

21.10


24.

Л.л хәрефләре. Сүз һәм җөмлә язу.Ал, ил, ул сүзләрен язу.

(35-36нчы бит)

Басма һәм язма хәрефләрне чагыштырып хәрефне график яктан дөрес язуга ирешү. Юл л хәрефе кергән сүзләр язарга өйрәтү. Хәрефләрне тоташ , өзмичә язу күнекмәләре булдыру өстендә эш.

Л хәрефенә башланган предмет рәсемнәре, Лл хәрефе, язарга өйрәнү дәфтәре,бер иҗекле сүзләр,басма һәм язма хәрефләр

-тормыш тәҗрибәсен куллану;

-басма һәм язма хәрефләрне график яктан дөрес язу өстендә эш.

23.10


25.

Сүзләр әйтеп яздыру.

Өйрәнгән хәрефләрне кабатлау, 1-2 иҗекле сүзләрне диктант итеп язарга өйрәтү. Хәрефләрне тоташ, өзмичә язу.

өйрәнгән хәрефләр, язарга өйрәнү дәфтәре

-эш дәфтәрендә мәгълүматлар белән эшли белү;

27.10


26.

Уртак элементлары булган хәрефләрне язу.Баш һәм юл М м хәрефләре.

( 37-38нче бит)

Мм хәрефләрен башка хәрефләр белән чагыштырып язарга өйрәтү; сүзләрне иҗеккә бүлү,аваз хәреф ягыннан тикшерү.

Язарга өйрәнү дәфтәре, м хәрефенә баш-ланган предмет рәсемнәре, басма һәм язма Шш хәрефләре, җөмләләр,1-2 иҗекле сүзләр

-эчтән һәм кычкырып аңлап уку;

-эш дәфтәрендә мәгълүматлар белән эшли белү;


-күршеңә ярдәм итүдә танып-белү инициативасы күрсәтү;


28.10


27.

Бер иҗекле сүзләр язу.Юл Р һәм баш р хәрефләрен язу.

(39нчы бит)

Юл р хәрефен язу, бер иҗекле сүзләр язу.

Р хәрефенә башланган предмет рәсемнә-ре, Рр хәрефе, язарга өйрәнү дәфтәре, басма һәм язма хәреф-ләр,җөмләләр,1-2 иҗекле сүзләр

-аралашу культурасы тәрбияләү;

-басма һәм язма хәрефләрне чагыштырып һәр элементны өстендә эшләү

30.10


28.

Баш Р хәрефле исемнәр яздыру.

(40нчы бит)

Укучыларны баш хәрефтән языла торган сүзләр-уртаклык исемнәре белән таныштыру.

Язарга өйрәнү дәфтәре, кеше исемнәре һ.б.

-эчтән һәм кычкырып аңлап уку;


10.11


29.

Тартык ң хәрефен язу. Мин, миңа сүзләрен дөрес әйтеп язу.

(41нче бит)

Юл ң хәрефен язарга өйрә-тү,нһәм ң хәрефләренең охшашлыгын һәм аермалыгын табу. Н һәм ң хәрефләрен чагыштырып дөрес язу.Тел шомарту күнегүләре. Мин, син, сиңа, миңа, миң, соң сүзләрен язу һәм истә калдыру.

Язарга өйрәнү дәфтәре, текст.

-шартлы билгеләрнең телен белү;


-матур язу күнекмәсе булдыру өстендә эшләү

11.11


30.

Юл й хәрефен язу.

(42нче бит)

Укучыларны й хәрефен дөрес язарга өйрәтү,басма һәм язма й, и хәрефләрен чагыштыру, охшашлыгын һәм аермалыкларын табу. Н һәм ң хәрефләрен чагыштырып дөрес язу.Тел шомарту күнегүләре. Мин, син, сиңа, миңа, миң, соң сүзләрен язу һәм истә калдыру.

Й хәрефе кергән рәсемнәр, Йй хәрефе, язарга өйрәнү дәфтәре, басма һәм язма хәрефләр,җөмләләр,1-2 иҗекле сүзләр

-төсле карандашлар кулланып биремнәр үтәү;

-гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау;

13.11


31.

Баш Й хәрефен, йо кушылмасын язу.

(43нче бит)

Укучыларны Й хәрефен һәм йо кушылмасын дөрес язарга өйрәтү.

Й хәрефе,йо кушылмасы, язарга өйрәнү дәфтәре

-эш дәфтәрендә мәгълүматлар белән эшли белү

-үз эшчәнлегеңнең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ формалаштыру;

17.11


32.

Тоташтырып язарга өйрәтү.

(44-45нче бит)

Өйрәнелгән баш һәм юл хә-рефләрен график дөрес язу күнекмәләрен үстерү, өйрәнелгән хәрефләрдән сүзләр төзү күнекмәләрен үстерү.

Хәреф элементлары, язарга өйрәнү дәфтәре,диктантлар җыентыгы

-эчтән һәм кычкырып аңлап уку;


-әлеге хәрефләрнең охшашлыгын бил-геләү.

18.11


33.

Баш һәм юл Я я хәрефләрен язу.

(3-4нче бит)

Я,я хәрефләрен дөрес язарга өйрәтү; күчереп язу кү-некмәсен үстерү; я хәрефе кергән сүзләрдә аваз , хәреф санын билгеләү, күнекмәсен үстерү.

я хәрефе кергән рәсемнәр,Яя хәрефе, язарга өйрәнү дәфтә-ре, басма һәм язма хәрефләр,җөмләләр,1-2 иҗекле сүзләр,ябалак

-күршең белән хезмәттәшлек итү;

төрле фикерләрне исәпкә алу һәм позицияне нигезләү;

-матур язу күнекмәсе булдыру өстендә эш

20.11


34

Ю ю хәрефләрен язу.

(5нче бит)

Күчереп язу күнекмзсен үстерү; ю хәрефе кергән сүзләрдә аваз, хәреф санын билгеләү күнекмәсен үстерү.

Ю хәрефе кергән рәсемнәр, Юю хәрефе, язарга өйрәнү дәфтәре, басма һәм язма хәрефләр,җөмләләр,1-2 иҗекле сүзләр

-эш дәфтәрендә мәгълүматлар белән эшли белү

-гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау;

-хәрефләрне график яктан дөрес язу өстендә эш

24.11


35

Ю хәрефе булган калын һәм нечкә сүзләрне яздыру.

(6нчы бит)

Нечкә һәм калын авазларга карап ю хәрефен дөрес укуны үстерү.Татар телен өйрәнүгә кызыксыну уяту.

язарга өйрәнү дәфтәре,җөмләләря,ю хә-рефе кергән 1-2 иҗекле сүзләр

-шартлы билгеләрнең телен белү;

-эчтән һәм кычкырып аңлап уку;

-басма һәм язма хәрефләрне график яктан дөрес язу өстендә эш.

25.11


36.

Елан, суер сүзләре. Баш Е хәрефен язу.

(7нче бит)

Баш Е хәрефен язарга өйрәтү. Е хәрефе кергән сүзләрне дөрес уку күнекмәләрен үстерү.

Басма һәм кисмә Ее хәрефләре, язарга өйрәнү дәфтәре, җөмлә-ләр

-гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау;

27.11


37.

Елак бала.Җөмлә, баш һәм юл Е е хәрефләрен тоташ язу. (8нче бит)

Юл е хәрефен язарга өйрәтү. Е хәрефе кергән сүзләрне дөрес уку күнекмәләрен үстерү.

Хәреф элементлары, язарга өйрәнү дәфтәре,эт рәсеме,Ее хәрефләре

-шартлы билгеләрнең телен белү;


1.12


38.

Баш һәм юл Дд хәрефләрен язу.

(9-10нчы бит)

Юл а, у хәрефләрен юл д хәрефенә охшаш элемент-ларын табып, чагыштырып дөрес итеп язарга өйрәтү.

Д хәрефенә башланган предмет рәсемнә-ре, Дд хәрефе, язарга өйрәнү дәфтәре,

-ачыклый торган сораулар бирә белү;

-эчтән һәм кычкырып аңлап уку;


2.12


39.

Баш Т һәм юл т хәрефләрен язу.Өтер белән бүленгән сүзләрне санау интонациясе белән уку.Язарга өйрәнү.

(11-12нче бит)

Башка хәрефләр белән ча-гыштырып баш Т хәрефе элементларын график яктан дөрес итеп язарга өйрәтү. Сүзләрдә хәрефләрне дөрес тоташтыра белергә, өтер куярга өйрәтү.

Т хәрефенә башланган предмет рәсемнәре, Тт хәрефе, язарга өйрәнү дәфтәре, басма һәм язма хәрефләр, җөмлә схемасы

-эш дәфтәрендә мәгълүматлар белән эшли белү;

-гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау;

-үз эшчәнлегеңнең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ формалаштыру;

4.12


40.

Баш һәм юл Зз хәрефләрен язу.

(13нче бит)

Укучыларны Зз хәрефен дөрес язарга өйрәтү,

Зз хәрефе, язарга өйрәнү дәфтәре, басма һәм язма хәрефләр, җөмлә схемасы

төрле фикерләрне исәпкә алу һәм позицияне нигезләү;

-үз мөмкинлекләреңне бәяләү;

8.12


41.

Җөмләләр төзеп язу күнегүләре. З з хәрефләре булган сүзләрне язуны кабатлау.

(14нче бит)

Укучыларда хәрефләрне дөрес тоташтырып күчереп язу күнекмәләрен үстерү.

Тт хәрефе, язарга өйрәнү дәфтәре, басма һәм язма хәрефләр, җөмлә схемасы

-шартлы билгеләрнең телен белү;


9.12


42.

Тоташтырып язарга өйрәтү.

Өйрәнелгән баш һәм юл хә-рефләрен график дөрес язу күнекмәләрен үстерү, өйрәнелгән хәрефләрдән сүзләр төзү күнекмәләрен үстерү.

Хәреф элементлары, язарга өйрәнү дәфтәре,диктантлар җыентыгы

-ачыклый торган сораулар бирә белү;

-басма һәм язма хәрефләрне график яктан дөрес язу өстендә эш.

11.12


43.

С хәрефен язу.Сала, сата сүзләре язу.

(15нче бит)

Юл с хәрефе һәм алар белән кушылма, иҗек язарга өйрәтү. Өч хәрефле сүзләрне тоташ язарга өйрәтү.

С хәрефенә башланган предмет рәсемнәре, Сс хәрефе, язарга өйрәнү дәфтәре, басма һәм язма хәрефләр, җөмлә схемасы

-гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау;

-эчтән һәм кычкырып аңлап уку;

15.12


44.

Язма җөмләләрне фронталь укыту һәм күчертеп яздыру.

Язма җөмләләрне күчертеп язарга өйрәтү.Тоташ язу, хаталар булдырмау.

җөмлә схемасы

-үз мөмкинлекләреңне бәяләү;

16.12


45.

Баш һәм юл Гг хәрефләрен язу.

(16нчы бит)

Баш һәм юл Г г хәрефләрен дөрес язарга өйрәтү.

Хәреф элементлары, язарга өйрәнү дәфтәре,Гг хәрефләре

-шартлы билгеләрнең телен белү;

төрле фикерләрне исәпкә алу һәм позицияне нигезләү;

-әлеге хәрефләрнең охшашлыгын бил-геләү.

-матур язу күнекмәсе булдыру өстендә эш

18.12


46.

Гата, Гали сүзләрен язу.

(17нче бит)

Сызык, нокта, өндәү билгеләрен дөрес куеп язарга өйрәтү.

Хәреф элементлары, язарга өйрәнү дәфтәре.

-эчтән һәм кычкырып аңлап уку;


22.12


47.

Баш К һәм юл к хәрефләре. Ак,ук, каты, какы сүзләрен язу.

(18нче бит)

Кк хәрефләрен язарга өйрәтү. К хәрефе кергән сүзнең беренче элементын, арттагы хәреф белән тоташтырып язу күнекмәсен булдыру.

К хәрефенә башланган предмет рәсемнәре, Кк хәрефе, язарга өйрәнү дәфтәре, басма һәм язма хәрефләр, җөмлә схемасы

-эш дәфтәрендә мәгълүматлар белән эшли белү

-гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау;

-хәрефләрне график яктан дөрес язу өстендә эш

23.12


48.

Баш К һәм юл к хәрефләре. Ак,ук, каты, какы сүзләрен язу.

(19нчы бит)

Кк хәрефләрен язарга өйрәтү. К хәрефе кергән сүзнең беренче элементын, арттагы хәреф белән тоташтырып язу күнекмәсен булдыру.

К хәрефенә башланган предмет рәсемнәре, Кк хәрефе, язарга өйрәнү дәфтәре, басма һәм язма хәрефләр, җөмлә схемасы

-эчтән һәм кычкырып аңлап уку;

төрле фикерләрне исәпкә алу һәм позицияне нигезләү;

-басма һәм язма хәрефләрне график яктан дөрес язу өстендә эш.

25.12


49

Баш В хәрефен язу. В хәрефе кергән кеше исемнәре.

(20нче бит)

Укучыларга ирен-ирен [w] һәм ирен-теш в авазлары һәм Вв хәрефләре турында мәгълүмат бирү; дөрес әйтергә, дөрес язарга өйрәтү.

язарга өйрәнү дәфтәре,җөмләләрв хәрефе кергән 1-2 иҗекле сүзләр

-эш дәфтәрендә мәгълүматлар белән эшли белү;

12.01


50

Баш В хәрефен язу.Ике аваз белдергән [ в] [w] авазлары.

(21нче бит)

Рус һәс татар сүзләрендә в хәрефен дөрес итеп укырга, әйтергә өйрәтү;киң күңелле булырга, ярдәмчел булырга теләк уяту.

В хәрефе кергән рәсемнәр, Вв хәрефе, язарга өйрәнү дәфтәре, басма һәм язма хәрефләр

-үз мөмкинлекләреңне бәяләү;

13.01


51.

Баш һәм юл Ф ф хәрефләрен язу.

(22нче бит)

Фф хәрефләре белән таныштыру, дөрес уку һәм язу күнекмәсен булдыру. Ф хәрефеннән башланган кеше исемнәре уйлау. Табышмаклар чишү.Хәрефләр язу.

Ф хәрефе кергән рәсемнәр, Фф хәрефе, язарга өйрәнү дәфтәре, басма һәм язма хәрефләр.

төрле фикерләрне исәпкә алу һәм позицияне нигезләү;

-үз эшчәнлегеңнең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ формалаштыру;

15.01


52.

Баш һәм юл Ф ф хәрефләре булган сүзләрне дөрес уку һәм язу.

(23нче бит)

Дөрес уку һәм язу күнекмәсен булдыру. Н һәм ң хәрефләрен чагыштырып дөрес язу.Тел шомарту күнегүләре. Мин, син, сиңа, миңа, миң, соң сүзләрен язу һәм истә калдыру.

Ф хәрефе кергән рәсемнәр, Фф хәрефе, язарга өйрәнү дәфтәре, басма һәм язма хәрефләр,җөмләләр,1-2 иҗекле сүзләр

-шартлы билгеләрнең телен белү;

-гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау;

19.01


53.

А, д, б хәрефләренең уртак элементлары.Баш һәм юл Б б хәрефләрен язу.

(24нче бит)

Юл һәм баш Б бхәрефләрен башка хәрефләрдә охшаш ягын табып, чагыштырып, дөрес итеп язарга өйрәтү. Сүзләрне иҗеккә бүлү, тартыкларны табу һәм билгеләү.

А, д, б хәрефләре,язма һәм басма Бб хәрефләре,язарга өйрәнү дәфтәре

-үз мөмкинлекләреңне бәяләү;

20.01


54.

Баш һәм юл Б б хәрефләрен язу.

(25нче бит)

Юл һәм баш Б б хәрефләрен башка хәрефләрдә охшаш ягын табып, чагыштырып, дөрес итеп язарга өйрәтү. Сүзләрне иҗеккә бүлү, тартыкларны табу һәм билгеләү.

Бб хәрефләре,язарга өйрәнү дәфтәре

-шартлы билгеләрнең телен белү;


22.01


55.

Баш һәм юл Пп хәрефләрен язу.

(26нчы бит)

Укучыларны Пп хәрефләрен дөрес язарга өйрәтү,басма һәм язма Пп хәрефләрен чагыштыру

Й Пхәрефеннән башланган рәсемнәр, Пп хәрефе,язаргаөйрәнү дәфтәре, басма һәм язма хәрефләр, җөм-ләләр,1-2 иҗекле сүзләр

-ачыклый торган сораулар бирә белү;

26.01


56.

Үтелгән хәрефләрне кабатлау, шул хәрефләрдән торган сүзләрне укып язу күнегүләре.

(27нче бит)

Үтелгән хәрефләрне кабат-лау,өйрәнгән хәрефләрне әйтеп һәм басмачадан күчереп язарга өйрәтү.

Язарга өйрәнү дәфтәре, үтелгән хәрефләр, табышмаклар.

-эш дәфтәрендә мәгълүматлар белән эшли белү;

-үз эшчәнлегеңнең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ формалаштыру;

27.01


57.

Ж,ж хәрефләрен чагыштырып язу.Юл һәм баш Ж ж хәрефләре.

(28-29нчы бит)

Укучыларны жЖ хәрефләрен дөрес язарга өйрәтү, басма һәм язма х ж хәрефләрен чагыштыру.

Язма һәм басма ж хәрефләре,язарга өйрәнү дәфтәре, диктантлар җыентыгы

-үз мөмкинлекләреңне бәяләү;

30.01


58.

Юл һәм баш Җ җ хәрефен язу.

(30-31нче бит)

Укучыларны Җҗ хәрефләрен дөрес язарга өйрәтү, басма һәм язма Җҗ хәрефләрен чагыштыру, сүзләр һәм җөмләләр язу.

Җ хәрефе кергән рәсемнәр, Җҗ хәрефе, язарга өйрәнү дәфтәре, басма һәм язма хәрефләр,җөмләләр,1-2 иҗекле сүзләр

-гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау;

2.02


59.

Җөмлә турында искә төшерү, язу.

Тыныш билгеләре кую. (32нче бит)

Укучыларга җөмлә турында мәгълүмат бирү.Тыныш билгеләре белән таныштыру.

Җөмләләр, тыныш билгеләре.Текст.

-эчтән һәм кычкырып аңлап уку;


3.02


60.

Ч ч хәрефләре.

(33нче бит)

Ч хәрефе кергән сүзләр язу, сүзләр белән җөмләләр төзү. Тыныш билгеләрен аеру, дөрес итеп кую.

Чч хәрефе, язарга өйрәнү дәфтәре, басма һәм язма хәрефләр,җөмләләр,1-2 иҗекле сүзләр

-шартлы билгеләрнең телен белү;


5.02


61.

Чәчәк, бакча сүзләрен язу.Ч ч хәрефләре.

(34нче бит)

У,у хәрефләре язылышы белән чагыштырып, хәрефне дөрес язарга өйрәтү.Ч хәрефе кергән сүзләр язу, сүзләр белән җөмләләр төзү. Тыныш билгеләрен аеру, дөрес итеп кую.


Ч хәрефенә башланган предмет рәсемнә-ре, Чч хәрефе, язарга өйрәнү дәфтәре, басма һәм язма хәреф-ләр,җөмләләр,1-2 иҗекле сүзләр

-эш дәфтәрендә мәгълүматлар белән эшли белү

-гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау;

-үз эшчәнлегеңнең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ формалаштыру;

9.02


62.

Баш һәм юл Х,х хәрефләрен язу. Сүзләргә аваз анализы ясау.

(35-36нче бит)

Х х хәрефләре белән таныштыру, дөрес уку һәм язу күнекмәсен булдыру. Кеше исемнәре баш хәрефтән язылуын кисәтү.

Х хәрефе кергән рәсемнәр, Хх хәрефе, язарга өйрәнү дәфтәре, басма һәм язма хәрефләр

-үз мөмкинлекләреңне бәяләү;

10.02


63.

Һ һ хәрефләрен язу.

(37нче бит)

Һһ хәрефләре белән таныштыру, дөрес уку һәм язу күнекмәсен булдыру.

Һһ хәрефе, язарга өйрәнү дәфтәре, басма һәм язма хәрефләр,җөмләләр,1-2 иҗекле сүзләр

-эш дәфтәрендә мәгълүматлар белән эшли белү;

-әлеге хәрефләрнең охшашлыгын бил-геләү.

12.02


64.

Х,һ хәрефләре булган сүзләрне дөрес уку һәм язу.

(38нче бит)

Х,һ хәрефләрен буташтырмыйча язу күнекмәләре булдыру.

Һһ хәрефе, язарга өйрәнү дәфтәре, басма һәм язма хәрефләр

-шартлы билгеләрнең телен белү;


-матур язу күнекмәсе булдыру өстендә эш

23.02


65.

Щ щ хәрефләрен язу.

(39нчы бит)

Щщ хәрефләре белән таныштыру, дөрес уку һәм язу күнекмәсен булдыру.

Щ хәрефе кергән рәсемнәр, Щщ хәрефе, язарга өйрәнү дәфтәре, басма һәм язма хәрефләр,җөмләләр,1-2 иҗекле сүзләр

-ачыклый торган сораулар бирә белү;

-гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау;

-хәрефләрне график яктан дөрес язу өстендә эш

24.02


66.


Ц ц хәрефләрен язу.

(40нчы бит)

Цц хәрефләре белән таныштыру, дөрес уку һәм язу күнекмәсен булдыру.

Ц хәрефе кергән рәсемнәр, Цц хәрефе, язарга өйрәнү дәфтәре, басма һәм язма хәрефләр,җөмләләр,1-2 иҗекле сүзләр

-басма һәм язма хәрефләрне график яктан дөрес язу өстендә эш.

26.02


67.

Нечкәлек һәм аеру билгесе (ь) хәрефен язу.

(41нче бит)

Нечкәлек һәм аеру билгесе (ь) хәрефен язарга өйрәтү, сүзләр һәм җөмләләр язу.

Тавышсыз хәреф булуына игътибар итү һәм истә калдыру.Хәрефне дөрес итеп язу.

ь хәрефе кергән рәсемнәр,ь хәрефе, язарга өйрәнү дәфтәре, басма һәм язма хәрефләр,җөмләләр,1-2 иҗекле сүзләр

-эш дәфтәрендә мәгълүматлар белән эшли белү

1.03


68.

Калынлык һәм аеру билгесе (ъ) хәрефен язу.

(42нче бит)

Нечкәлек һәм аеру билгесе (ъ) хәрефен язарга өйрәтү, сүзләр һәм җөмләләр язу.

Тавышсыз хәреф булуына игътибар итү һәм истә калдыру.Хәрефне дөрес итеп язу.

ъ хәрефе кергән рәсемнәр, ъ хәрефе, язарга өйрәнү дәфтәре, басма һәм язма хәрефләр,җөмләләр,1-2 иҗекле сүзләр

-эчтән һәм кычкырып аңлап уку;


-үз мөмкинлекләреңне бәяләү;

2.03


69.

Ц, щ, ң,җ хәрефлә-рен язу.Өйрәнгән хәрефләрне кабат-лау. (43нче бит)

Ц, щ, ң,җ хәрефләре кергән сүзләрне график яктан дөрес тоташтырып язуны ныгыту.

Ц, щ, ң,җ хәрефләре, язарга өйрәнү дәфтәре,

-шартлы билгеләрнең телен белү;


4.03


70.

Йо, йө кушылмасы булган сүзләрне уку һәм язу. (44нче бит)

Юл һәм баш Өө хәрефен язарга өйрәтү. Матур язу күнекмәсе булдыру өстендә эш

басма һәм язма хәрефләр,җөмләләр,1-2 иҗекле сүзләр

-кагыйдәләрне истә тотып гамәлләр кылу;

-үз эшчәнлегеңнең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ формалаштыру;

8.03


71-75.

Үткәннәрне кабатлау

(45-46нчы бит)


Дөрес уку һәм язу күнекмәсен булдыру.

басма һәм язма хәрефләр,җөмләләр,1-2 иҗекле сүзләр

-эш дәфтәрендә мәгълүматлар белән эшли белү

9.03

11.03

15.03

16.03

18.03






КАЛЕНДАРЬ-ТЕМАТИК ПЛАН

Тема

Үзләштерелергә тиешле махсус белем һәм күнекмәләр

Планлаштырылган нәтиҗә

Үткәрү вакыты

Предмет

Метапредмет

Шәхескә кагылышлы

план

факт

76

Китаплар ярдәм көтә

Балаларны татар теле дәреслеге һәм дәреслек геройлары белән таныштыру. Алфавитны кабатлау.

Укучыларны, кем белән сөйләшүләренә карап, эндәш сүзләрне урынлы кулланырга, җөмләләрне дөрес төзергә өйрәтү; олыларга хөрмәт тәрбияләү.

Эндәш сүзләрне урынлы куллану, җөмләләр

төзи белү.

-эш дәфтәрендә мәгълүматлар белән эшли белү

-гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау;

-әлеге хәрефләрнең охшашлыгын бил-геләү.

-матур язу күнекмәсе булдыру өстендә эш

30.03







Әминә белән Әмир алфавит өйрәнә

77

Алфавит турында белемнәрне ныгыту

Алфавитны куллана белү күнекмәләре формалашуын тикшерү, Укучыларда тырышлык, мөстәкыйльлек тәрбияләү.

Алфавитны куллана белү,

җөмләләр

төзи белү.

-эчтән һәм кычкырып аңлап уку;

төрле фикерләрне исәпкә алу һәм позицияне нигезләү;

-дәреслек геройларына ярдәм итүдә танып-белү инициативасы күрсәтү.

1.04


78

Җөмлә. Җөмлә янында тыныш билгеләре.

Җөмлә турында беренче төшенчә белән таныштыру; текстны күчереп язу күнекмәсе формалаштыру;сөйләгәндә төрле тавыш- сорау бирү, хәбәр итү һәм соклану хисе белдерү белән әйтелгән җөмләләрдән соң, язганда, төрле тыныш билгеләре куелуын төшендерү, күнекмәләр формалаштыру;

Укучыларда тырышлык, мөстәкыйльлек тәрбияләү.


Җөмләнең интонациясен, төрен дөрес билгели белүләре

-эш дәфтәрендә мәгълүматлар белән эшли белү;

-хәрефләрне график яктан дөрес язу өстендә эш

5.04


Балалар сүзләр белән таныша

79

Предметны белдергән сүзләр.

Әш-хәрәкәтне белдергән сүзләр

Предметны һәм эш- хәрәкәтне белдергән сүзләр белән таныштыру; предметны белдергән сүзләргә кем? нәрсә? эш-хәрәкәтне белдергән сүзләргә нишли? нишлиләр? соравын куя белергә өйрәтү; кем? нәрсә? соравына җавап бирүче сүзләрне аера белү күнекмәләре формалаштыру. Схемаларга карап, җөмләләр төзи белү күнекмәләре формалаштыру. Укучыларда тырышлык, мөстәкыйльлек тәрбияләү.

Тырышлык, мөстәкыйльлек турында сөйләшү.


Предмет һәм сүз, хәрәкәт һәм сүз төшенчәләрен аңлаулары; схемаларга карап, җөмләләр төзи белү.


-басма һәм язма хәрефләрне график яктан дөрес язу өстендә эш.

6.04


80

Предметның билгесен белдергән сүзләр

Предметның билгесен белдергән сүзләр белән таныштыру; билгене белдергән сүзләргә сорау куярга өйрәтү; Схемаларга карап, җөмләләр төзи белү күнекмәләре формалаштыру. Предметның билгесен белдергән сүзләрнең тамгасы белән таныштыру. Укучыларда тырышлык, мөстәкыйльлек тәрбияләү.

Уку хезмәте культурасы турында әңгәмә,

билгене белдергән сүзләргә сорау куя белү; предметның билгесен белдергән сүзләрне таба белү; җөмләләр төзи белү.

  • төрле фикерләрне исәпкә алу һәм позицияне нигезләү;

-хәрефләрне график яктан дөрес язу өстендә эш

8.04


81

Өстәмә предметны белдергән сүзләр

Өстәмә предметны белдергән сүзләр белән таныштыру. Баш предметны өстәмә предметтан аерырга өйрәтү. Кем? соравының кешегә яки затны белдергән исемнәргә карата гына кулланылуын искәртү. Өстәмә предметны белдергән сүзнең тамгасы белән таныштыру, ни өчен өзек-өзек сызыклар белән күрсәтелүен аңлату. Схемаларга карап, җөмләләр төзи белү күнекмәләре формалаштыру.

Уку хезмәте культурасы турында әңгәмә.

Баш предметны өстәмә предметтан аера алу. Схемаларга карап, җөмләләр төзи белү.

-шартлы билгеләрнең телен белү;

-гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау;

-үз мөмкинлекләреңне бәяләү;

12.04


82

Ярдәмче сүзләр

Терминнарын әйтмичә генә ярдәмче сүзләр турында мәгълүмат бирү. Ярдәмче сүзләр тамгасы белән таныштыру. Ярдәмче сүзләрнең кайберләре баш предмет янында булмавын искәртү. Өстәмә сүз белән ярдәмче сүзнең баш сүз булып килә алмавын, аларның һәрвакыт аерым язылуын. Уку хезмәте культурасы тәрбияләү.

Уку хезмәте культурасы турында әңгәмә

-Схемаларга карап, җөмләләр төзи белү

-үз эшчәнлегеңнең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ формалаштыру;

13.04


Телдән һәм язма сөйләм серләре

83

Телдән һәм язма сөйләм

Балаларга телдән һәм язма сөйләм турында төшенчә бирү. Телдән һәм язма сөйләмнең аермаларын күрсәтү. Интонация һәм логик басым турында аңлату.Укучыларда кыюлык тәрбияләү.

Кыю булырга кирәклеге турында сөйләшү.


Матур язу күнегүе, күнегүләр эшләү, сөйләм төзү.

-шартлы билгеләрнең телен белү;


-хәрефләрне график яктан дөрес язу өстендә эш

15.04


84

Телдән һәм язма сөйләм.Басым


Җөмләләрнең нинди максат белән әйтелүен ачыклау, ныгыту. Телдән сөйләмдә әйтү максаты тиешле тавыш белән, язма сөйләмдә исә төрле тыныш билгеләре белән белдерелүен аңлату. Укучыларда татар телен өйрәнүгә кызыксыну, омтылыш уяту.

Татар телен өйрәнергә кирәклеге турында сөйләшү

-ачыклый торган сораулар бирә белү;

-үз мөмкинлекләреңне бәяләү;

19.04


Әминә белән Әмир авазларны өйрәнә

85

Сузык авазлар

сузык авазлар турында белгәннәрне ныгытү; кайбер сузыкларның рус теленнән кергән сүзләрдә дә булуын әйтү, аларның әйтелешендәге аерманы күрсәтү, дөрес укырга өйрәтү. Укучыларда телне өйрәнүгә кызыксыну уяту

Телне өйрәнергә кирәклеге турында сөйләшү.

Сузык авазларны тартык авазлардан аеру, калын һәм нечкә сузыкларны билгели белү, аваз белән хәрефнең төп аермасын аңлау

-эш дәфтәрендә мәгълүматлар белән эшли белү;

-дәреслек геройларына ярдәм итүдә танып-белү инициативасы күрсәтү.

20.04


86

Иҗек. Сүзләрне юлдан-юлга күчерү

Сүзләрнең иҗекләргә бүленүен, һәр иҗектә бер генә сузык аваз булуын, иң кечкенә иҗекнең бер сузыктан гына торуын аңлату.Сүзләрне юлдан-юлга күчерү кагыйдәләре белән таныштыру, кунекмәләр формалаштыру.Татар теленең байлыгына һәм матурлыгына хөрмәт тәрбияләү

Татар теленең байлыгы һәм матурлыгы турында әңгәмә.

Сүзләрне иҗекләргә бүлү, юлдан юлга күчерү күнегүләре

Сүзләрне иҗекләргә дөрес бүлә, юлдан юлга дөрес күчерә алулары


-дәреслек геройларына ярдәм итүдә танып-белү инициативасы күрсәтү.

22.04


87

Парлы һәм парсыз тартык авазлар



Яңгырау-сангырау парлары булган тартыкларны искә төшерү, парсыз тартыклар турында белешмә бирү.

Укучыларда татар телен өйрәнүгә кызыксыну, омтылыш тәрбияләү.

Телне өйрәнергә кирәклеге турында сөйләшү.

Яңгырау тартыкларны саңгырау тартык авазлардан аера белү, калын һәм нечкә сузыкларны билгели белү, аваз белән хәрефнең төп аермасын аңлау

-гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау;

-үз эшчәнлегеңнең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ формалаштыру;

26.04


Сузык аваз хәрефләренең хикмәтләре

88

Э-е хәрефләре.

Э-е хәрефләре белән таныштыру, [э] сузыгын сүз башында э хәрефе, сүз уртасында һәм ахырында е хәрефе күрсәтүен аңлату.

Укучыларда татар телен өйрәнүгә кызыксыну, омтылыш тәрбияләү.

Телне өйрәнергә кирәклеге турында сөйләшү.

Э-е хәрефләренең язылышын аңлаулары

-эчтән һәм кычкырып аңлап уку;


-үз мөмкинлекләреңне бәяләү;

27.04


89

Ө-е хәрефләре.

Ө хәрефе сүзнең беренче иҗегендә генә язылуын,калган иҗекләрдә [ө] авазы ишетелсә дә, е хәрефе язылуын аңлату.

Укучыларда татар телен өйрәнүгә кызыксыну, омтылыш тәрбияләү.

Телне өйрәнергә кирәклеге турында сөйләшү.

Ө,е хәрефләренең язылышын аңлаулары

-шартлы билгеләрнең телен белү;



29.04


90

О-ы хәрефләре.

О хәрефе сүзнең беренче иҗегендә генә язылуын,калган иҗекләрдә [о] авазы ишетелсә дә, ы хәрефе язылуын аңлату.

Балаларны рәхмәт әйтергә өйрәтү, укучыларның сөйләмен рәхмәт сүзләре белән баету.

Сөйләмдә рәхмәт сүзләрен кулланырга кирәклеге турында әңгәмә.

Ө,е хәрефләренең язылышын аңлаулары

-эш дәфтәрендә мәгълүматлар белән эшли белү

-гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау;

-үз эшчәнлегеңнең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ формалаштыру;

3.05


91

Я хәрефе.

Я хәрефенең ике авазны белдерүен аңлату, я хәрефенең калын һәм нечкә әйтелешле сүзләрдә ничек укылыу белән таныштыру.

Табигатькә мәхәббәт хисе тәрбияләү

Табигатьнең матурлыгы турында сөйләшү.

Я хәрефе кергән сүзләрне дөрес яза алулары.

-дәреслек геройларына ярдәм итүдә танып-белү инициативасы күрсәтү.

4.05


92

Ю хәрефе.

Ю хәрефенең ике авазны белдерүен аңлату, ю хәрефенең калын һәм нечкә әйтелешле сүзләрдә ничек укылыу белән таныштыру.

Тел материалын уку материалы белән бәйләп, татар теленең байлыгына һәм матурлыгына хөрмәт тәрбияләү.

Татар теленең байлыгы һәм матурлыгы турында сөйләшү.


Ю хәрефе кергән сүзләрне дөрес яза алулары

-эш дәфтәрендә мәгълүматлар белән эшли белү;

-үз эшчәнлегеңнең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ формалаштыру;

6.05


93

Е- е хәрефләре.

Е, е хәрефләренең ике авазга билге булып йөрүен, сүз башында һәм сузык аваз хәрефләреннән соң калын сүзләрдә [йы], нечкә әйтелешле сүзләрдә [йэ] дип укылуын аңлату, тартыклардан соң килгән е хәрефенең [э] дип укылуын төшендерү. Тел материалын уку материалы белән бәйләп, татар теленең байлыгына һәм матурлыгына хөрмәт тәрбияләү.

Татар теленең байлыгы һәм матурлыгы турында сөйләшү.

е хәрефе кергән сүзләрне дөрес яза алулары

-шартлы билгеләрнең телен белү;


-үз мөмкинлекләреңне бәяләү;

10.05


Тартык аваз хәрефләренең хикмәтләре

94

Й хәрефе.

Сузык һәм тартык авазлар турындагы белемнәрне ныгыту,й хәрефенең сүз башында о, ө сузык аваз хәрефләре алдыннан, башка урыннарда сузык аваз хәрефләреннән соң да язылуын аңлату.

Татар теленең байлыгы һәм матурлыгы турында сөйләшү.


Й хәрефенең сүзнең кайсы урынында язылуын аңлаулары.

-ачыклый торган сораулар бирә белү;

-гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау;

-әлеге хәрефләрнең охшашлыгын бил-геләү.

11.05


95

В хәрефе.

В хәрефенең татар һәм рус телендәге сүзләрдә кулланылуын ассызыклап күрсәтү, в хәрефе белдергән авазны дөрес әйтеп укырга өйрәтү, алфавитта [w] авазы өчен татар телендә аерым хәреф булмавын аңлату.

Татар һәм рус телләренең уртак һәм аермалы якларын күрә белергә, сөйләм барышында ике тел чараларын бутамаска өйрәтү, ике телгә дә хөрмәт хисләре тәрбияләү.

Татар һәм рус телләренең уртак һәм аермалы якларын күрә белергә, сөйләм барышында ике тел чараларын бутамаска, ике телне дә хөрмәт итәргә кирәклеге турында сөйләшү.

В хәрефе кергән сүзләрне дөрес укый, яза алулары

-матур язу күнекмәсе булдыру өстендә эш

13.05


96

К, г хәрефләре.

К,г хәрефләренең калын сузыклар булган иҗекләрдә - калын, ә нечкә сузыклар булган иҗекләрдә - нечкә укылуын аңлату. К,г хәрефләре булган алынма сүзләрне дөрес укырга өйрәтү. Татар һәм рус телләренең уртак һәм аермалы якларын күрә белергә, сөйләм барышында ике тел чараларын бутамаска өйрәтү, ике телгә дә хөрмәт хисләре тәрбияләү

Ике телне дә хөрмәт итәргә кирәклеге турында сөйләшү.

[къ] [гъ] авазларын дөрес әйтеп, [к] [г] авазларыннан аерып таный белүләре.

-эш дәфтәрендә мәгълүматлар белән эшли белү

-хәрефләрне график яктан дөрес язу өстендә эш

17.05


97

М, н, ң хәрефләре.

ң хәрефенең сүз башында килә алмавын укучыларга аңлату, [ ң ] авазын ишетеп таный белергә өйрәтү, тел материалын уку материалы белән бәйләп татар теленең байлыгына һәм матурлыгына хөрмәт тәрбияләү. Укучыларның сөйләмен, логик фикерләвен, фонематик ишетеп таный белүен, игътибарлылыгын үстерү.


Татар теленең байлыгы һәм матурлыгы турында сөйләшү.


[М, н, ң] авазларын дөрес әйтеп, м,н,ң хәрефләре кергән сүзләрне дөрес яза алу

-эчтән һәм кычкырып аңлап уку;


-басма һәм язма хәрефләрне график яктан дөрес язу өстендә эш.

18.05


98

Контроль күчереп язу.

матур язу күнекмәсен үстерү; игътибарлылык, укуга аңлы караш тәрбияләү.

Татарстан табигатенең матурлыгы турында сөйләшү.

күчереп яза алулары

-шартлы билгеләрнең телен белү;


-үз мөмкинлекләреңне бәяләү;

20.05


99

Ел буена өйрәнгәннәрне кабатлау.

Ел буена өйрәнгән белемнәрне ныгыту, укучыларның үзләштерү дәрәҗәләрен ачыклау; дөрес һәм хатасыз язуны камилләштерү; укуга аңлы караш тәрбияләү.

Сөйләмдә рәхмәт сүзләрен кулланырга кирәклеге турында әңгәмә.

Күчереп яза алулары

-кагыйдәләрне истә тотып гамәлләр кылу;

-эш дәфтәрендә мәгълүматлар белән эшли белү

-үз мөмкинлекләреңне бәяләү;

24.05



































Подайте заявку сейчас на любой интересующий Вас курс переподготовки, чтобы получить диплом со скидкой 50% уже осенью 2017 года.


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Автор
Дата добавления 04.11.2015
Раздел Начальные классы
Подраздел Рабочие программы
Просмотров251
Номер материала ДВ-121473
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх