Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Рабочие программы / Рабочая программа по татарскому языку.Татарский язык 9 класс

Рабочая программа по татарскому языку.Татарский язык 9 класс


  • Другое

Поделитесь материалом с коллегами:

02-31 Татарстан Республикасы

Алабуга муниципаль районы

2 нче урта гомуми белем мәктәбе

гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе



КАРАЛДЫ»

Татар теле һәм

әдәбияты метод.

берләшмәсе җитәкчесе

_____________________

Һадиуллина Ә.Р.

1 нче номерлы беркетмә

26 нчы август, 2014 нче ел

«КИЛЕШЕНДЕ» ТР АМР “2 нче

урта гомуми белем

мәктәбе” ГБМБУ

___________________

Сәхәбиева А.М.

1 нче номерлы беркетмә

27нче август, 2014 нче ел


«РАСЛАНДЫ» ТР АМР “2 нче урта гомуми белем

мәктәбе” ГБМБУ

________________

Немтырев С.М.

100 нче номерлы боерык

28 нче август, 2014 нче ел.






Татар теленнән эш программасы, 9 нчыА сыйныфы

Төзүче: Халиуллина Раушания Сәгыйть кызы

югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы










Алабуга

2014



9 НЧЫ СЫЙНЫФ ӨЧЕН ТАТАР ТЕЛЕННӘН ЭШ ПРОГРАММАСЫНЫҢ АҢЛАТМА ЯЗУЫ

Эш программасы түбәндәге документларга нигезләнеп төзелде:

1.Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән Министрлыгы.Урта (тулы ) гомуми белем бирү мәктәбе «Рус телендә сөйләшүче балаларга татар телен һәм әдәбиятын укытупрограммасы” , Казан : 2013

2.Урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә рус телле балаларга татар телен коммуникатив технология нигезендә укыту программасы.(1 — 11 нче сыйныфлар).Төзүче-авторлар: Р.З. Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева. Казан – 2014.

2. Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы “2 нче урта гомуми белем мәктәбе “ гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесенең 2014-2015 нче елга укыту планы

Мәктәпнең укыту планы нигезендә атнага 2 сәгать бирелгән (34x2=68 сәгать).

Дәреслек Хәйдәрова Р.З. Татар теле : Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәкт. 9 нчы сыйныфы өчен дәреслек (рус телендә сөйләшүче балалар өчен)/Р.З.Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева, З.М. Шаһгалиева. – Казан : Мәгариф, 2008

Татар теле укытуның төп максаты-гамәли максат: телне аралашу чарасы буларак үзләштерү өчен, укучыларга гаилә-көнкүрешкә уку хезмәтенә бәйле ситуацияләре кысаларында белем бирү , күнекмәләр формалаштыру.

Урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә рус телле балаларга татар телен укыту максатлары берничә аспектны үз эченә ала: танып белү, үстерү, тәрбия, белем бирү.

Танып белү максатының эчтәлеге

Татарстан Республикасында яшәүче һәр милләт кешесенә, үз халкы тарихыннан тыш, шушы төбәктә төп халык булып саналган татар халкы мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, тарихи үткәнен, бүгенгесен, киләчәген белү зарур. Татар халкы белән кулга-кул тотынып яшәргә әзерләнүче һәр кеше бу халыкның бәйрәмнәрен, традицияләрен аңларга, хөрмәт итәргә, әдәбият-сәнгать вәкилләренең иҗади казанышлары белән үзенең рухи үсешен баета алу мөмкинлегеннән файдаланырга тиеш. Программа эчтәлеге телгә өйрәтү процессын бала өчен “башка дөньяга тәрәзә ачу” булырлык һәм шуның аркылы аның үз яшәешен дә тулырак аңлавына ярдәм итәрлек итеп сайланды.

Татарстанда яшәүче милләтләр, Татарстанның дәүләт символлары, Татарстанның территориясе, географик урыны; башкалабыз Казанның тарихи үткәне, бүгенге йөзе; татар сәнгатенең төрле тармаклары буенча күренекле шәхесләр турында укучыларның татарча сөйли алулары төп максат итеп куела.

Үстерү максатының эчтәлеге

Шәхеснең белемле булуы, тәрбиялелек һәм аның фикерләү сәләте үсеше дәрәҗәсеннән дә тора. Укыту процессында үстерү, тәрбия максатларын даими күзаллап эшләү – укытуның практик ягы уңышлылыгының алшарты. Балаларның психик үсешен түбәндәге юнәлешләрдә үстерүгә аеруча игътибар бирү таләп ителә:

фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерләү;

хәтерне үстерү (ихтыярый, ихтыярсыз), игътибарлылыкны үстерү;

аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре);

ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне үстерү.

Бу максатлар программага сайланган эчтәлек нигезендә сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләре буенча да эш оештырганда да беренче планга куела.

Тәрбияви максатның эчтәлеге

Укучыларның тиешле дәрәҗәдәге тәрбиялелегеннән башка укыту процессын оештыру мөмкин түгел. Тәрбия процессы, беренче чиратта, укытуның эчтәлеге һәм методлары белән бәйле. Шуңа күрә программа эчтәлеген сайлаганда, материалның тәрбияви мөмкинлекләрен исәпкә алу мөһим. Татар теленең грамматикасын өйрәнү процессында эчтәлектә әхлакый проблемалар булган кечкенә текстлар үзләре үк коммуникатив мотивациягә ия, ягъни, укучыларның эчке кызыксынуы тәэмин ителгән була. Шунлыктан тексттагы лексика, грамматика җайлырак истә кала һәм аралашу ситуациясе булдыру әллә ни кыенлык тудырмый.

Белем бирү максатының эчтәлеге

Укучыларның татар теле буенча лексик, грамматик күнекмәләре филологик белемнәр суммасы дәрәҗәсендә генә калмыйча, ә сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләрендә дә аралашуда кулланырлык дәрәҗәгә җитүе зарур. Ягъни, укучылар, нинди дә булса сүзне, я грамматик категорияне тану, аеру, аңлау, тәрҗемә итү дәрәҗәсендә генә түгел, аларны аралашу максатыннан мөстәкыйль кулланырлык дәрәҗәдә өйрәнергә тиешләр. Укучының белеме дигәндә, без аның аерым сүзләрне яки грамматик категорияне тану, аера белүен генә күзалламыйбыз, ә аларны кулланып сөйләшә алуын күзаллыйбыз. Шул вакытта гына татар телен дәүләт теле буларак өйрәнү бурычы үтәлә.

  • Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләренең исемнәрен әйтә, аларга сорау куя,аера белү.

  • Гади һәм кушма җөмләләрне аера белергә өйрәтү.

  • Теркәгечле һәм теркәгечсез тезмә кушма җөмләләрне сөйләмдә куллана белү күнекмәләрен булдыру.

  • Җыючы, каршыкуючы, бүлүче теркәгечле кушма җөмләләрне сөйләмдә куллану.

  • Иярченхәлҗөмләләрнең иярчен урын җөмлә, вакыт җөмлә, сәбәп җөмлә, максат җөмлә, шарт җөмлә, кире җөмләләре белән таныштыру һәм аларны сөйләмдә урынлы кулланылуын аирешү.

  • Тезмә һәм иярченле кушма җөмләләрдә тыныш билгеләрен дөрес куя һәм аларны тиешле интонация белән әйтә белү.


Программада аралашу өчен 4 тема бирелгән: Без Татарстанда яшибез,Һөнәр сайлау, Сәламәтлек –зур байлык,Беркем дә,бернәрсә дә онытылмыйтемалары ,ә дәреслектәге Белем һәм китап, Без Татарстанда яшибез,Һөнәр сайлау, Ата-анага хөрмәт мәңгелек , Кеше һәм мохит, Беренче хисләр , Беркем дә.бернәрсә дә онытылмый темалары каралган.Шушы тематикага бирелгән грамматик материаллар эш программасына кертелде.

9 НЧЫ СЫЙНЫФ ӨЧЕН ТАТАР ТЕЛЕ ПРОГРАММАСЫНЫҢ ЭЧТӘЛЕГЕ

Без Татарстанда яшибез .Берлек һәм күплек сандагы исемнәрне сөйләмдә дөрес куллануга ирешү. Исемнең килеш, тартым белән төрләнеше. Тартымлы исемнәргә килеш кушымчалары ялгану. Фигыльнең теләк белдерү формасы.Изафә бәйләнеше -10 сәгать

Белем һәм китап.Сан һәм аның төркемчәләре. Сыйфат һәм сыйфат дәрәҗәләре. Ясалышы, җөмләдә кулланылышы .Хикәя фигыльнең заман формалары.Алмашлыклар һәм аларның төркемчәләре.Зат алмашлыкларының килеш белән төрләнүен кабатлау.Алмашлыкларның җөмләдә куллану үзенчәлекләрен белү. Хикәя фигыльнең заман формаларын сөйләмдә дөрес куллану күнекмәләрен ныгыту. Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләренең исемнәрен әйтү , аларга сорау куя белү.Гади һәм кушма җөмләләрне аера белү.Тезмә һәм иярченле кушма җөмләләр. Теркәгечле һәм теркәгечсез тезмә кушма җөмлә. -10сәгать

Сәламәтлек-зур байлык-Сыйфат фигыль. Фигыльнең инфинитив формасын җөмләдә куллану.Тезмә фигыль. Фигыльнең формаларын кабатлау. -4 сәгать

Һөнәр сайлау. Җыючы, каршы куючы, бүлүче теркәгечле кушма җөмләләр.Җыючы, каршыкуючы, бүлүче теркәгечле кушма җөмләләрне сөйләмдә куллану.Иярченле кушма җөмлә төрләре (аналитик,синтетик). Аналитик иярченле кушма җөмләләр.Синтетик иярченле кушма җөмләләр. Шарт фигыль. -7 сәгать.

Ата-анага хөрмәт мәңгелек .Иярченле кушма җөмлә төрләре (ия,хәбәр,тәмамлык,аергыч,хәл)Аваз ияртемнәре.Ымлыклар. Ялгызлык, уртаклык исемнәрне кабатлау. Сан һәм аның төркемчәләрен гомумиләштереп кабатлау .-9 сәгать

Тирәбездә яхшы кешеләр.Иярчен урын,вакыт,максат,сәбәп,шарт җөмләләр.Аларны сөйләмдә куллану.Затланышсыз фигыльләр.Фигыль юнәлешләре. -11 сәгать.

Кеше һәм мохит.Сөйләм берәмлекләре (текст-макротекст (зур) ,микротекст (кечкенә)) Сүз ясалышы . Тамыр,ясалма,парлы,кушма,тезмә сүзләр. Фигыль төркемчәләре. Фигыльнең инфинитив формасы -6 сәгать.

Беренче хисләр.Исем фигыль. Тезмә кушма җөмләләрдә тыныш билгеләре. Иярченле кушма җөмләләрдә тыныш билгеләре. Иярченле кушма җөмләләрдә тыныш билгеләре һәм тиешле интонация белән әйтелеше. Иярчен хәл җөмләләрнең иярчен урын җөмлә, вакыт җөмлә, сәбәп җөмлә, максат җөмлә, шарт җөмлә, кире җөмләләрен сөйләмдә куллану-8 сәгать.

Беркем дә.бернәрсә дә онытылмый.. Тезмә һәм иярченле кушма җөмләләрне сөйләмдә куллану.- 3сәгать.

Барлыгы-68 сәгать

9 НЧЫ СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫНЫҢ БЕЛЕМ ДӘРӘҖӘСЕНӘ ТАЛӘПЛӘР


  • Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләренең исемнәрен әйтә, аларга сорау куя,аера белү.

  • Гади һәм кушма җөмләләрне аера белергә өйрәтү.

  • Теркәгечле һәм теркәгечсез тезмә кушма җөмләләрне сөйләмдә куллана белү күнекмәләрен булдыру.

  • Җыючы, каршы куючы, бүлүче теркәгечле кушма җөмләләрне сөйләмдә куллану.

  • Иярчен хәл җөмләләрнең иярчен урын җөмлә, вакыт җөмлә, сәбәп җөмлә, максат җөмлә, шарт җөмлә, кире җөмләләре белән таныштыру һәм аларны сөйләмдә урынлы кулланылуын аирешү.

  • Тезмә һәм иярченле кушма җөмләләрдә тыныш билгеләрен дөрес куя һәм аларны тиешле интонация белән әйтә белү.






9 НЧЫ СЫЙНЫФ ӨЧЕН ТАТАР ТЕЛЕННӘН ПРАКТИК ЭШЛӘР КҮЛӘМЕ



Эш төре

Iчирек

II чирек

III чирек

IV чирек

Барлыгы

1


Кереш контроль эш


5.09


-


-


-


1


2.

Контроль эш

20.10

15.12

9.03


3

3.

Изложение

-

-

19.02

-

1

4.


Инша


25.09


-


5.02


27.04


3


5.

Арадаш аттестация. Тест




11.05

1

















9 НЧЫ СЫЙНЫФ ӨЧЕН ТАТАР ТЕЛЕННӘН КАЛЕНДАРЬ - ТЕМАТИК ПЛАН

Дәрес темасы

Сәг.

саны

Үтәлү вакыты

Материал үзләштерүнең планлаштырылган нәтиҗәләре

план

факт

Белергә

Куллана белергә

Белем һәм күнекмәләр

Без Татарстанда яшибез-10

1.

Белем бәйрәме.

1

2.09


Ялгызлык һәм уртаклык исемнәрне кабатлау

Ялгызлык һәм уртаклык исемнәрне җөмләдә дөрес куллану

Ялгызлык һәм уртаклык исемнәрне диалогта дөрес куллану күнекмәләрен камилләштерү

2.

Кереш контроль эш.

8 сыйныфта үткәннәрне

кабатлау.

1

5.09


8 сыйныфта үткәннәрне кабатлау

8 сыйныфта үткәннәрне гамәлдә куллана белү

8 сыйныфта үткәннәрне дөрес куллану күнекмәләрен камилләштерү

3.

Хаталар өстендә эш. Исем

1

9.09


Исемнең килеш белән төрләнешен кабатлау.

Исемнең килеш белән төрләнешен белү.

Исемнең килеш белән төрләнешен сөйләмдә куллану күнекмәләрен камилләштерү

4.

Исемнең тартым белән төрләнеше.

1

12.09


Исемнең тартым белән төрләнешен кабатлау.

Исемнең тартым белән төрләнешен белү

Исемнең тартым белән төрләнешен сөйләмдә куллану күнекмәләрен камилләштерү

5.

Исемнең килеш,тартым белән төрләнеше.

1

16.09


Исемнең килеш,тартым белән төрләнешен кабатлау.

Исемнең килеш,тартым белән төрләнешен белү.

Исемнең килеш,тартым белән төрләнешен диалогта куллану күнекмәләрен камилләштерү

6.

Тартымлы исемнәргә килеш кушымчалары ялгану.

1

19.09


Тартымлы исемнәргә килеш кушымчалары ялгану тәртибен искә төшерү

Тартымлы исемнәргә килеш кушымчалары ялгану тәртибен куллана белү

Тартымлы исемнәргә килеш кушымчалары ялгану тәртибен сөйләмдә куллану күнекмәләрен камилләштерү

7.

Фигыльнең теләк белдерү формасы.

1

22.09


Фигыльнең теләк белдерү формасын кабатлау

Фигыльнең теләк белдерү формасын җөмләдә куллана белү

Фигыльнең теләк белдерү формасын сөйләмдә куллану күнекмәләрен камилләштерү

8

Б.с.ү. Инша “Алтын көз”

1

25.09


Алган белемнәрне практикада куллану

Алган белемнәрне практикада куллана белү

Алган белемнәрне практикада куллану күнекмәләрен камилләштерү

9.

Иншага анализ. Изафә бәйләнеше

1

29.09


Изафә бәйләнешен кабатлау

Изафә бәйләнешен җөмләдә куллана белү

Изафә бәйләнешен сөйләмдә куллану күнекмәләрен камилләштерү

10.

Изафә бәйләнеше.Теләк белдерү формалары.

1

2.10


Теләк белдерү формаларын кабатлау

Теләк белдерү формаларын җөмләдә куллана белү

Теләк белдерү формаларын диалогта куллану күнекмәләрен камилләштерү

Белем һәм китап(10)


11

Сыйфат һәм сыйфат дәрәҗәләре.Ясалышы,

җөмләдә кулланылышы.

1

6.10


Сыйфат һәм сыйфат дәрәҗәләрен искә төшерү

Сыйфат һәм сыйфат дәрәҗәләрен җөмләдә дөрес куллана белү

Сыйфат һәм сыйфат дәрәҗәләрен сөйләмдә куллану күнекмәләрен камилләштерү

12.

Алмашлык төркемчәләре. Кулланыш үзенчәлекләре, сөйләмдәге роле.

1

9.10


Алмашлык төркемчәләрен кабатлау

Алмашлык төркемчәләрен кабатлау

Алмашлык төркемчәләрен сөйләмдә куллану күнекмәләрен камилләштерү

13

Сан һәм аның төркемчәләре.

1

13.10


Саннарның төркемчәләрен кабатлау

Саннарны кулланып җөмләләр төзи белү

Саннарны сөйләмдә куллану күнекмәләрен камилләштерү

14.

Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләренең исемнәрен әйтү, аларга сорау кую,аларны аеру


1

16.10


Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләренең исемнәрен әйтү, аларга сорау куя белү


Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләрен аера белү

Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләрен аера белү, аларга сорау куя белү күнекмәләрен камилләштерү

15

1 нче чиреккә контроль эш

1

20.10


Алган белемнәрне гамәлдә куллану


Алган белемнәрне гамәлдә куллана белү




Алган белемнәрне практикада куллану күнекмәләрен камилләштерү


16

Хаталар өстендә эш. Кушма җөмлә .

1

23.10


Кушма җөмләләрне белү

Кушма җөмләләрне дөрес куллана белү

Кушма җөмләләрне сөйләмдә куллану күнекмәләрен камилләштерү

17

Тезмә кушма җөмлә

1

27.10


Тезмә кушма җөмлә төрләрен аңлау

Тезмә кушма җөмлә төрләрен куллана белү

Тезмә кушма җөмлә төрләрен сөйләмдә куллану күнекмәләрен камилләштерү

18

Теркәгечле һәм теркәгечсез тезмә кушма җөмлә.

1

30.10


Теркәгечләрне(Җыючы,бүлүче,каршы куючы) белү

Теркәгечләр(Җыючы,бүлүче,каршы куючы) белән җөмләләр төзи белү

Теркәгечләрне(Җыючы,бүлүче,каршы куючы) сөйләмдә куллану күнекмәләрен камилләштерү

19

Хикәя фигыльнең хәзерге һәм үткән заман формалары.


1

10.11


Хикәя фигыльнең хәзерге һәм үткән заман формаларын кабатлау

Хикәя фигыльнең хәзерге һәм үткән заман формаларын җөмләдә куллана белү

Хикәя фигыльнең хәзерге һәм үткән заман формаларын сөйләмдә куллану күнекмәләрен камилләштерү

20

Хикәя фигыльнең киләчәк заман формасы.

1



Хикәя фигыльнең киләчәк заман формасын кабатлау

Хикәя фигыльнең киләчәк заман формасын җөмләдә куллана белү

Хикәя фигыльнең киләчәк заман формасын сөйләмдә куллану күнекмәләрен камилләштерү

Сәламәтлек-зур байлык-4

21

Сыйфат фигыль.

1

17.11


Сыйфат фигыльне кабатлау


Сыйфат фигыльне җөмләдә куллана белү

Сыйфат фигыльне сөйләмдә куллану күнекмәләрен камилләштерү

22

Фигыльнең инфинитив формасы.

1

20.11


Фигыльнең инфинитив формасын кабатлау.

Фигыльнең инфинитив формасын җөмләдә куллана белү.

Фигыльнең инфинитив формасын сөйләмдә куллану күнекмәләрен камилләштерү.

23

Тезмә фигыльләр.

1

24.11


Тезмә фигыльләрне кабатлау

Тезмә фигыльләрне җөмләдә куллана белү.

Тезмә фигыльләрне сөйләмдә куллану күнекмәләрен камилләштерү.

24

Фигыль формаларын кабатлау.

1

27.11


Фигыль формаларын кабатлау.

Фигыль формаларын җөмләдә куллана белү

Фигыль формаларын сөйләмдә куллану күнекмәләрен камилләштерү

Һөнәр сайлау-7

25

Тезүче теркәгечләр(җыючы, каршы куючы, бүлүче) һәм ияртүче теркәгечләр.

1

01.12


Тезүче теркәгечләр(җыючы, каршыкуючы, бүлүче) һәм ияртүче теркәгечләрне белү

Тезүче теркәгечләр(җыючы, каршыкуючы, бүлүче) һәм ияртүче теркәгечләрне аера белү һәм җөмләдә куллана белү

Тезүче теркәгечләр(җыючы, каршыкуючы, бүлүче) һәм ияртүче теркәгечләрне сөйләмдә куллану күнекмәләрен камилләштерү

26

Җыючы, каршы куючы, бүлүче теркәгечле кушма җөмләләрне сөйләмдә куллану.


1

04.12


Җыючы, каршы куючы, бүлүче теркәгечле кушма җөмләләрне кабатлау


Җыючы, каршы куючы, бүлүче теркәгечле кушма җөмләләрне куллана белү


Җыючы, каршы куючы, бүлүче теркәгечле кушма җөмләләрне сөйләмдә куллану күнекмәләрен камилләштерү

27

Иярченле кушма җөмлә төрләре. (аналитик,синтетик)

1

8.12


Иярченле кушма җөмлә төрләрен белү. (аналитик,синтетик)

Иярченле кушма җөмлә төрләрен аңлап җөмләдә куллана белү

Иярченле кушма җөмлә төрләрен сөйләмдә куллануны камилләштерү

28

Аналитик иярченле кушма җөмлә.

1

11.12


Аналитик иярченле кушма җөмләләр белән танышу

Аналитик иярченле кушма җөмләләрне төзи белү

Аналитик иярченле кушма җөмләләрнең сөйләмдә куллану күнекмәләрен камилләштерү

29

I яртыеллыкка контроль эш.

1

15.12


Алган белемнәрне гамәлдә куллану


Алган белемнәрне гамәлдә куллана белү




Алган белемнәрне практикада куллану күнекмәләрен камилләштерү


30

Синтетик иярченле кушма җөмлә. Хаталар өстендә эш

1

18.12


Синтетик иярченле кушма җөмләләр белән танышу

Синтетик иярченле кушма җөмләләрне төзи белү

Синтетик иярченле кушма җөмләләрнең сөйләмдә куллану күнекмәләрен камилләштерү

31

Шарт фигыль.

1

22.12



Шарт фигыльләрне кабатлау

Шарт фигыльләрне җөмләдә куллана белү

Шарт фигыльләрне сөйләмдә куллану күнекмәләрен камилләштерү

Ата-анага хөрмәт мәңгелек.-9


32

Иярченле кушма җөмлә төрләре (ия,хәбәр,тәмамлык,аергыч,хәл)

1

25.12


Иярченле кушма җөмлә төрләрен аера белү (ия,хәбәр,тәмамлык,аергыч,хәл)


Иярченле кушма җөмлә төрләрен куллана белү (ия,хәбәр,тәмамлык,аергыч,хәл)

Иярченле кушма җөмлә төрләрен сөйләмдә куллану күнекмәләрен камилләштерү (ия,хәбәр,тәмамлык,аергыч,хәл)

33

Иярчен хәл җөмлә төрләре.

1

12.01


Иярчен хәл җөмлә төрләрен аера белү

Иярчен хәл җөмлә төрләрен куллана белү

Иярчен хәл җөмлә төрләрен сөйләмдә куллану күнекмәләрен камилләштерү

34

Иярчен вакыт җөмлә.

1

15.01


Иярчен вакыт җөмләне аңлау

Иярчен вакыт җөмләләрне куллана белү

Иярчен вакыт җөмләләрне сөйләмдә куллану күнекмәләрен камилләштерү

35

Саннар.

1

19.01


Саннарны кабатлау

Саннарны җөмләдә куллана белү

Саннарны сөйләмдә куллану күнекмәләрен камилләштерү

36

Бәйлекләр

1

22.01


Бәйлекләрне кабатлау

Бәйлекләрне җөмләдә куллана белү

Бәйлекләрне сөйләмдә куллану күнекмәләрен камилләштерү

37

Аваз ияртемнәре.

1

26.01


Аваз ияртемнәрен аңлау

Аваз ияртемнәрен аңлап, җөмләдә куллана белү

Аваз ияртемнәрен аңлап ,сөйләмдә куллану күнекмәләрен камилләштерү

38

Ымлыклар.

1

29.01


Ымлыкларны аңлау

Ымлыкларны аңлап җөмләдә куллана белү

Ымлыкларны аңлап сөйләмдә куллану күнекмәләрен камилләштерү

39

Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр.

1

2.02


Текстан ялгызлык исемнәрне аерып алу

Ялгызлык һәм уртаклык исемнәрне җөмләдә куллана белү

Ялгызлык һәм уртаклык исемнәрне сөйләмдә куллану күнекмәләрен камилләштерү

40

Б.с.ү. Инша “Минем кадерле әнием”

1

5.02


Алган белемнәрне гамәлдә куллану


Алган белемнәрне гамәлдә куллана белү




Алган белемнәрне практикада куллану күнекмәләрен камилләштерү


Тирәбездә яхшы кешеләр.-11


41

Иншага анализ. Иярчен урын җөмлә.

1

9.02


Иярчен урын җөмләне аңлау

Иярчен урын җөмләләрне куллана белү

Иярчен урын җөмләләрне сөйләмдә куллану күнекмәләрен камилләштерү

42

Иярчен максат җөмлә.



12.02


Иярчен максат җөмләне аңлау

Иярчен максат җөмләләрне куллана белү

Иярчен максат җөмләләрне сөйләмдә куллану күнекмәләрен камилләштерү

43

Иярчен сәбәп җөмлә.

1

16.02


Иярчен сәбәп җөмләне аңлау

Иярчен сәбәп җөмләләрне куллана белү

Иярчен сәбәп җөмләләрне сөйләмдә куллану күнекмәләрен камилләштерү

44

Изложение. «Ана».

1

19.02


Алган белемнәрне гамәлдә куллану


Алган белемнәрне гамәлдә куллана белү




Алган белемнәрне практикада куллану күнекмәләрен камилләштерү


45

Изложениегә анализ.

1

23.02


Иярчен хәл җөмлә төрләрен кабатлау

Иярчен хәл җөмлә төрләрен аңлау, аера белү, җөмләдә куллана белү

Иярчен хәл җөмлә төрләрен сөйләмдә куллану күнекмәләрен камилләштерү

46

Иярчен хәл җөмләләрнең иярчен вакыт җөмлә, сәбәп җөмлә, максат җөмләләрне сөйләмдә куллану

1

26.02


Иярчен хәл җөмләләрнең иярчен вакыт җөмлә, сәбәп җөмлә, максат җөмләләрне аера белү

Иярчен хәл җөмләләрнең иярчен вакыт җөмлә, сәбәп җөмлә, максат җөмләләрне куллана белү

Иярчен хәл җөмләләрнең иярчен вакыт җөмлә, сәбәп җөмлә, максат җөмләләрне сөйләмдә куллану күнекмәләрен камилләштерү

47

Затланышсыз фигыльләр

1

02.03


Затланышсыз фигыльләрне кабатлау

Затланышсыз фигыльләрне җөмләдә куллана белү

Затланышсыз фигыльләрне сөйләмдә куллану күнекмәләрен камилләштерү

48

Фигыль юнәлешләре

1

05.03


Фигыль юнәлешләрен аера белү

Фигыль юнәлешләрен җөмләдә куллана белү

Фигыль юнәлешләрен сөйләмдә куллану күнекмәләрен камилләштерү

49

3 нче чиреккә контроль эш.

1

09.03


Алган белемнәрне гамәлдә куллану


Алган белемнәрне гамәлдә куллана белү




Алган белемнәрне практикада куллану күнекмәләрен камилләштерү



50

Хаталар өстендә эш. Иярчен шарт җөмлә

1

12.03


Иярчен шарт җөмләне аңлау

Иярчен шарт җөмләләрне куллана белү

Иярчен шарт төрләрен сөйләмдә куллану күнекмәләрен камилләштерү

51

Иярченле кушма җөмләләрне сөйләмдә куллану

1

16.03


Иярченле кушма җөмлә төрләрен кабатлау

Иярченле кушма җөмлә төрләрен аера белү

Иярченле кушма җөмлә төрләрен сөйләмдә куллану күнекмәләрен камилләштерү

Кеше һәм мохит-6

52

Сөйләм берәмлекләре (текст-макротекст (зур) ,микротекст (кечкенә))

1

19.03


Сөйләм берәмлекләрен белү(текст-макротекст (зур) ,микротекст (кечкенә))

Сөйләм берәмлекләрен аңлап куллана белү (текст-макротекст (зур) ,микротекст (кечкенә))

Сөйләм берәмлекләрен (текст-макротекст (зур) ,микротекст (кечкенә))аңлап с

53

Сүз ясалышы.

1

2.04


Сүз ясагыч кушымчаларны кабатлау

Сүз ясагыч кушымчаларны белү

Сүз ясагыч кушымчаларны сөйләмдә куллану күнекмәләрен камилләштерү

54

Тамыр,ясалма сүзләр.

1

6.04


Тамыр һәм ясалма сүзләрне кабатлау

Тамыр һәм ясалма җөмләдә куллана белү

Тамыр һәм ясалма сүзләрне сөйләмдә куллану күнекмәләрен камилләштерү

55

Парлы,тезмә,кушма сүзләр.

1

9.04


Тестан парлы,тезмә,кушма сзләрне табып.таблицага тутыру

Парлы,тезмә,кушма сзләрне җөмләдә куллана белү

Парлы,тезмә,кушма сүзләрне сөйләмдә куллану күнекмәләрен камилләштерү

56

Фигыль төркемчәләре.

1

13.04


Фигыль төркемчәләрен кабатлау

Фигыль төркемчәләрен җөмләдә куллана белү

Фигыль төркемчәләрен сөйләмдә куллану күнекмәләрен камилләштерү

57

Фигыльнең инфинитив формасы.

1

16.04


Инфинитив+кирәк конструкциясен кабатлау

Инфинитив+кирәк конструкциясен җөмләдә куллана белү

Инфинитив+кирәк конструкциясен сөйләмдә куллану күнекмәләрен камилләштерү

Беренче хисләр-8


58

Исем фигыль

1

20.04


Исем фигыльне искә төшерү

Исем фигыльне җөмләдә куллана белү

Исем фигыльне сөйләмдә куллану күнекмәләрен камилләштерү

59

Исем фигыльнең килешләр белән төрләнеше

1

23.04


Исем фигыльнең төрләнешен искә төшерү

Исем фигыльнең төрләнешен җөмләдә куллана белү

Исем фигыльнең төрләнешен сөйләмдә куллану күнекмәләрен камилләштерү

60

Инша “Беренче хисләр-саф хисләр".

1

27.04


Алган белемнәрне гамәлдә куллану


Алган белемнәрне гамәлдә куллана белү




Алган белемнәрне практикада куллану күнекмәләрен камилләштерү


61

Иншага анализ. Фигыль (хикәя ф..сыйфат ф.,исем ф.,хәл ф.)

1

30.04


Фигыль (хикәя ф..сыйфат ф.,исем ф.,хәл ф.) формаларын кабатлау

Фигыль (хикәя ф..сыйфат ф.,исем ф.,хәл ф.) формаларын җөмләдә куллана белү

Фигыль (хикәя ф..сыйфат ф.,исем ф.,хәл ф.) формаларын сөйләмдә куллану күнекмәләрен камилләштерү

62

Иярчен кире җөмлә.

1

4.05


Иярчен кире җөмләне аңлау

Иярчен кире җөмләләрне куллана белү

Иярчен кире җөмлә төрләрен сөйләмдә куллану күнекмәләрен камилләштерү

63

Иярчен хәл җөмләләрнең иярчен урын җөмлә, вакыт җөмлә, сәбәп җөмлә, максат җөмлә, шарт җөмлә, кире җөмләләрен сөйләмдә куллану

1

7.05


Иярчен хәл җөмләләрнең иярчен урын җөмлә, вакыт җөмлә, сәбәп җөмлә, максат җөмлә, шарт җөмлә, кире җөмләләрен белү

Иярчен хәл җөмләләрнең иярчен урын җөмлә, вакыт җөмлә, сәбәп җөмлә, максат җөмлә, шарт җөмлә, кире җөмләләрен куллана белү

Иярчен хәл җөмләләрнең иярчен урын җөмлә, вакыт җөмлә, сәбәп җөмлә, максат җөмлә, шарт җөмлә, кире җөмләләрен сөйләмдә куллану күнекмәләрен камилләштерү

64

Арадаш аттестация (Тест)

1

11.05


Алган белемнәрне гамәлдә куллану


Алган белемнәрне гамәлдә куллана белү

Алган белемнәрне практикада куллану күнекмәләрен камилләштерү


65

Хаталар өстендә эш. Сыйфат фигыль.

1

14.05


Сыйфат фигыльне кабатлау.

Сыйфат фигыльнең заманнарын аера белү, җөмләдә куллана белү

Сыйфат фигыльне сөйләмдә куллану күнекмәләрен

камилләштерү

Беркем дә.бернәрсә дә онытылмый-3


66

Тезмә кушма җөмләләрдә тыныш билгеләре

1

18.05


Тезмә кушма җөмләләрдә тыныш билгеләрен белү

Тезмә кушма җөмләләрдә тыныш билгеләрен куя белү

Тезмә кушма җөмләләрдә тыныш билгеләрен куя белүне камилләштерү

67

Иярченле кушма җөмләләрдә тыныш билгеләре

1

21.05


Иярченле кушма җөмләләрдә тыныш билгеләрен аңлау


Иярченле кушма җөмләләрдә тыныш билгеләрен куя белү


Иярченле кушма җөмләләрдә тыныш билгеләрен куя белүне

камилләштерү

68

Иярченле кушма җөмләләрдә тыныш билгеләре һәм тиешле интонация белән әйтелеше

1

25.05


Иярченле кушма җөмләләрне тиешле интонация белән әйтелешен белү

Иярченле кушма җөмләләрне тиешле интонация белән әйтә белү

Иярченле кушма җөмләләрне тиешле интонация белән әйтә белүне камилләштерү



УКУЧЫЛАРНЫҢ БЕЛЕМ ҺӘМ КҮНЕКМӘЛӘРЕНБӘЯЛӘҮ НОРМАЛАРЫ




Язмача сөйләм


Инша

Контроль эш

Изложение

5”“


Эш тәкъдим ителгән темага эзлекле язылган һәм эчтәлеге тулы ачылган, 1 орфографик, 1 пунктуацион яки 2 грамматик хатасы бар.

Һәр дөрес эшләнгән бирем 1 балл белән бәяләнә

Тыңланган текстның эчтәлеге тулы, эзлекле һәм дөрес язылган, 1 орфографик, 1 пунктуацион яки 1 грамматик хаталы эш

4“


Эш тәкъдим ителгән темага эзлекле язылган, ләкин 2-3 эчтәлек ялгышы, 2-3 орфографик, 2-3 пунктуацион хатасы бар.

80% дөрес эшләнсә

Тыңланган текстның эчтәлеге эзлекле һәм дөрес язылган, ләкин 1-2 эчтәлек ялгышы җибәрелгән, 2-3 орфографик, 2-3 пунктуацион яки 2-3 грамматик хаталы эш.

3“


Эш тәкъдим ителгән темага өлешчә эзлекле язылган, эчтәлеге тулысынча ачылмаган, 4-5 орфографик, 4-5 пунктуацион һәм җөмлә төзелешендә хатасы бар.

60% дөрес эшләнсә

Тыңланган текстның эчтәлеге өлешчә эзлекле язылган, 4-5 орфографик, 4 пунктуацион яки 4-5 грамматик хаталы эш.

2“

Эш тәкъдим ителгән темага эзлекле язылмаган һәм эчтәлеге ачылмаган, 6 дан артык орфографик, 6 дан артык пунктуацион һәм грамматик хатасы бар.

45 % дөрес эшләнсә

Тыңланган текстның эчтәлеге бөтенләй ачылмаган, эзлекле язылмаган, 6 дан артык орфографик, 5 тән артык пунктуацион яки 6 дан артык грамматик хаталы



РУС ТЕЛЕНДӘ СӨЙЛӘШҮЧЕ БАЛАЛАРНЫҢ ТАТАР ТЕЛЕННӘН

БЕЛЕМ ҺӘМ КҮНЕКМӘЛӘРЕН ТИКШЕРҮ ТӨРЛӘРЕ


Эш төрләре

Сыйныфлар



9

1.

Тыңлап аңлау

1,5 минут

2.

Диалогик сөйләм

11-12 реп-лика

3.

Монологик сөйләм

10-12 фраза

4.

Һәр тема буенча ара-лаша белү күнекмә-ләрен ситуатив күне-гүләр аша тикшерү

5

5.

Уку

90-95 сүз

6.

Язу:



Сүзлек диктанты

22-25 сүз


Сочинение

10-12 җөмлә



МӘГЪЛҮМАТ ҺӘМ БЕЛЕМ БИРҮ ЧЫГАНАКЛАРЫ

УМК

Дәреслек Хәйдәрова Р.З. Татар теле : Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәкт. 9 нчы сыйныфы өчен дәреслек (рус телендә сөйләшүче балалар өчен)/Р.З.Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева, З.М. Шаһгалиева. – Казан : Мәгариф, 2008

УКЫТУЧЫ ӨЧЕН :

1..Д.Т.Гыйльманова, И.И.Баһавиева. Татар теленнән текстлар җыентыгы (рус телле балалар өчен. Яр Чаллы 2010

2.К.С.Фәтхуллова.Н.Г.Сазонова.Рус телендә сөйләшүче балалар өчен тестлар. Казан.“Гыйлем”.2013.

3. К.С.Фәтхуллова. Э.Н.Денмөхәммәтова. Татар теленнән олимпиадага әзерләнәбез. Мәгариф” нәшрияты.2010.

4..К.С.Фәтхуллова. Э.Н.Денмөхәммәтова. Л.К.Хисмәтова.Дәүләт (йомгаклау) аттастациясенә әзерләнү өчен кулланма.Казан. “Гыйлем”.2014.

5.Р.З.Хәйдарова, Г.М.Әхмәтҗанова.Гомуми белем бирү оешмаларында рус телле балаларның татар теленнән белемнәрен конрольгә алу буенча биремнәр җыентыгы. Яр Чаллы. 2014.

6. Рус теле балаларга татар теле дәресләрендә өстәмә куллану өчен текстлар җыентыгы.2010ел. Яр Чаллы .Мәгариф идарәсе.

7. Р.Р.Нигъмәтуллина. Контроль тестлар һәм текстлар. Казан. “Мәгариф” нәшрияты.2011

8.Краткий справочник и упражнения по синтаксису сложноподчинённого предложения татарского языка. Набережные Челны.2002.

9.Ф.Ф.Харисов. Ч.М.Харисова. Татар теленнән күнегүләр һәм тестлар.Казан. “Яңалиф” 2010

10..Краткий справочник и упражнения по синтаксису сложноподчинённого предложения татарского языка. Набережные Челны.2010

11..Рус теле балаларга татар теле дәресләрендә өстәмә куллану өчен текстлар җыентыгы.2010 ел. Яр Чаллы .Мәгариф идарәсе.

12.Р.Нигъмәтуллина.Татар теле өйрәнүчеләргә кагыйдәләр һәм күнегүләр.Казан. “Мәгариф” нәшрияты.2010

УКУЧЫЛАР ӨЧЕН :

1.К.С.Фәтхуллова. Э.Н.Денмөхәммәтова. Л.К.Хисмәтова.Дәүләт (йомгаклау) аттастациясенә әзерләнү өчен кулланма.Казан. “Гыйлем”.2014.

2.К.С.Фәтхуллова.Н.Г.Сазонова.Рус телендә сөйләшүче балалар өчен тестлар. Казан.“Гыйлем”.2013.

3.Р.Н.Насибуллина.Татарский язык в таблицах и схемах. Казань.Издательство «Гыйлем». 2013.

4.Р.Р.Нигъмәтуллина. Контроль тестлар һәм текстлар. Казан. “Мәгариф” нәшрияты.2010.

5.Р.Н.Насибуллина.Татарский язык в таблицах и схемах. Казань.Издательство «Гыйлем». 2013.

Электрон күрсәтмә:

1. www.mon.tatar.ru.

2.edu.tatar.ru порталы

3.belem.ru

4.www.mon.tatar.ru





КОНТРОЛЬ- ИСӘПЛӘҮ МАТЕРИАЛЛАРЫ

Кереш контроль эш

Чыганак:

Гомуми белем бирү оешмаларында рус телле балаларның татар теленнән белемнәрен контрольгә алу буенча биремнәр җыентыгы”.Р.З.Хәйдарова,Г.М.Әхмәтҗанова.Яр Чаллы,2014.

Максат: 8 нче класста алган белемнәрне тикшерү.

Бурычлар: укучыларның тыңлап аңлау күнекмәләрен тикшерү, укучыларның лексик-грамматик күнекмәләрен тикшерү, укучыларның сөйләм ситуацияләренә караган репликаларны тәрҗемә итә белү кунекмәләрен тикшерү.

Эш 4 бүлектән тора.

1А1-А11-.11 биремнән тора.Бу биремнәр укучыларның тыңлап аңлау күнекмәләрен тикшерүгә юнәлтелгән.

2.В8-В13 Эш 6 биремнән тора.Укучыларның лексик-грамматик күнекмәләрен тикшерү.

3.С1- Эш 1биремнән тора. Укучыларның сөйләм телен үстерү.

4.С2- Эш 5 биремнән тора. Укучыларның сөйләм ситуацияләренә караган репликаларны тәрҗемә итә белү кунекмәләре тикшерелә

Эшне бәяләү нормалары түбәндәгечә:

1.(А1-А11) биремнәрендә дөрес җавапка 1 балл куела, эш 11 балл дип исәпләнә.

2.Бу биремдә дөрес җавапка 1әр балл куела,эш 6балл дип исәпләнә.

3.Бу биремне дөрес эшләсәң 10 балл куела..

4. Бу биремдә дөрес җавапка 2 балл куела, эш 10балл дип исәпләнә.

Билгеләр түбәндәгечә бәяләнә:

5”-34-37 балл исәбеннән куела.

4”-33-30-16 балл исәбеннән куела.

3”-29-24 балл исәбеннән куела.

2”-23-20 балл исәбеннән куела.


Көннәр җылынды . Агачлар яфрак яра башладылар. Безнең бакча янындагы урманга иң беренче булып кара каргалар кайтты. Алар үзләренең тавышлары белән тирә-якны шау-шуга күмделәр. Агач башларына оялар ясадылар.

Бер генә дә тик тормыйлар. Берсе чыбык-чыбык ташый, икенчесе ул чыбыкларны бик оста итеп тезеп куя бара. Кайвакытларда талашып та китәләр я, барысы да берьюлы гөрләшеп, һавага күтәреләләр.

Бер караганда, бу кара каргалар ничектер безгә охшаганнар. Без дә шулай бит, кара каргалар шикелле, бу бакчага шау-шу китердек. Каргалар оя корган кебек, без дә еллар буе кешесез калган йортларны төзәтергә тырыштык. Тукта әле, искә төште: безне Галимҗан бабай юкка гына каргалар дип әйтмәгән. Чыннан да, без шул тынгысыз каргалар шикеллерәк бит....

Иртәнге вакыт иде. Бүген – ял көне, ашыгасы юк. Гариф үз урыныннан әкрен генә торды да тәрәзә янына килеп басты һәм кинәт: - Малалайлар, торыгыз әле, тор! – дип кычкырды.

Без, сикереп торып, тәрәзәгәг карадык. Безнең бакчабыз ап-ак чәчәккә күмелгән иде...

А1. Яз җитсә дэ, көннәр җылынмады әле.

  1. туры килә 2) туры килми 3) текста әйтелми

А2. Башта ала каргалар кайтты.

  1. туры килә 2) туры килми 3) текста әйтелми

А3. Кошлар агач башларына оя кордылар.

  1. туры килә 2) туры килми 3) текста әйтелми

А4. Кошлар Һәрвакыт хәрәкәттә.

  1. туры килә 2) туры килми 3) текста әйтелми

А5. Без кошларга ярдәм итәргә тырышабыз.

  1. туры килә 2) туры килми 3) текста әйтелми

А6. Кешеләр тынгысыз кошларга охшамаганнар.

  1. туры килә 2) туры килми 3) текста әйтелми

А7. Без күчмә кошлар турында хикәя укыдык.

  1. туры килә 2) туры килми 3) текста әйтелми

А8. Ял көне булганга күрә, безгә ашыгырга кирәк түгел иде.

  1. туры килә 2) туры килми 3) текста әйтелми

А9. Кошлар оя төзегән кебек , кешеләр дә йортлар төзиләр.

  1. туры килә 2) туры килми 3) текста әйтелми

А10. Кич җиткән иде инде.

  1. туры килә 2) туры килми 3) текста әйтелми

А11. Бакчаны тынырлык түгел, ул ап – ак чәчәккә күмелгән иде.

  1. туры килә 2) туры килми 3) текста әйтелми

В8 - В13 (грамматичкские и лексические соответсвия)

В8. Татарстанның табигате матур, бай, ____ һәм төрле. (сер)

В9. Урманнарында төрле агачлар үсә , һәм аю, бүре, бурсык, кызыл ___ төлкеләр, куркак куяннар яши. (тун)

В10. Татарстанның йомшак һавасы иген үстерергә ___. (уңай)

В11. Болыннарда матур чәчәкләр , ____ үләннәр үсә. (шифа)

В12. Чиста табигать - ____ өчен нигез. (сәламәт)

В13. Шуңа күрә аны сакларга, табигый байлыклардан дөрес ___ кирәк. (файда)

С1. Сез дустыгыздан хат алдыгыз. Шушы сорауларга җавап биреп, аңа хат языгыз. 50 – 60 сүз булырга тиеш.

...Җәен без гаиләбез белән диңгездә ял иттек. Анда су коендык, кояшта кызындык, Экскурсияләргә йөрдек.

Җәйге каникулны ничек үткәрдең? Син кайларда булдың? Сиңа җәйге ял ошадымы?

С2. Сөйләм ситуациясенә туры килгән репликаларны язырга.

  1. Сообщите другу (подруге) о том, что завтра начинается фестиваль татарской песни.

  2. Поздравьте маму с днем рождения и пожелайте ей здоровья и счастья.

  3. Уточните у прохожего, который час?

  4. Спросите у учителя о том, когда начнутся экзамены.

  5. Поблагодарите одноклассника за то, что он помог вам найти нужную книгу.

1 нче чиреккә контроль эш

Чыганак:

Гомуми белем бирү оешмаларында рус телле балаларның татар теленнән белемнәрен контрольгә алу буенча биремнәр җыентыгы”.Р.З.Хәйдарова,Г.М.Әхмәтҗанова.Яр Чаллы,2014.

Максат: 1 нче чиректә алган белемнәрне тикшерү.

Бурычлар: укучыларның теләк белдерү формаларын белүен тикшерү,сыйфат һәм сыйфат дәрәҗәләрен белүне тикшерү, укучыларның сөйләм ситуацияләренә караган репликаларны тәрҗемә итә белү кунекмәләрен тикшерү һәм хикәя төзү күнекмәләрен тикшерү.

Билгеләр түбәндәгечә бәяләнә:

5”- Һәр дөрес эшләнгән бирем 1 балл белән бәяләнә

4”- 80% дөрес эшләнсә

3”- 60% дөрес эшләнсә

2”- 45% дөрес эшләнсә



А1. Хәл фигыль кушымчаларын табыгыз: А8. Теләкне белдерүче сүз:

а) –ырга, -арга, -гач; а) риза; б) телим; в) сорыйм

б) –ып, -еп, -ганчы, -гач; А9. Сыйфат фигыль кушымчалары:

в) –гач, -ып, -ды, -де а) –ган, -гән, -гач

А2. Ия түбәндәге сорауларга җавап бирә: б) –нчы, -лар, -учы, -асы

а) кем? нинди? кая? в) -асы, -әсе, -учы, -үче, -ар, -әр

б) кем? нәрсә? А10. Дөрес тәрҗемәне табыгыз:

в) кайчан? кемгә? 1) көләр

А3. Хәзерге заман хикәя фигыль кушымчалары: а) смеется; б) посмеется; в) будет смеяться

а) –ды, -ый, -ган; 2) тәрбиялелек

б) –ый, -и, -а, -ә, -я; а) воспитанный; б) воспитанность; в) воспитывает

в) –гән, -ачак, -ыр 3) әгәр

А4. Инфинитив түбәндәге сорауларга җавап бирә: а) но; б) если; в) да

а) кая? кемгә? нишләргә? А11. Сүзләрнең дөрес антоним парын табыгыз:

б) нишләргә? нишләмәскә? 1) эшчән

в) кайдан? ничек? а) ялкау; б) куркак; в) начар

А5. Шарт фигыль кушымчасы кайсы сүзгә ялгана: 2) юмарт

а) Әни кайт..., мин аш пешердем. а) әдәпсез; б) саран; в) мактанчык

б) Әни кайт..., кинога китәбез. 3) тыйнак

в) Әни кайт..., кунаклар килде. а) начар; б) ихтирамсыз; в) мактанчык

А6. Исем фигыльнең сораулары: А12. Сыйфатларның ничә дәрәҗәсе бар?

а) нишләү? нишләмәү? а) 1; б) 3; в) 4

б) нишләргә? нишләмәскә? А13. Чагыштыру дәрәҗәсендәге сыйфатны табыгыз:

в) нишли? нишләргә? а) матур; б) сарырак; в) аксыл

А7. Кайсы сүзләрдә “ә” хәрефе языла? А14. Парлы исемне табыгыз:

а) с...йкемле, әңг...м..., т...мле; а) көньяк;

б) ...д....пле, т...ртип, х...б...р; б) аш-су ; в) ашлык.

в) г...ди, к...еф, кил...шү

А15. Дөрес тәрҗемәне табыгыз:

  1. через дорогу-

а) юлга

б) юл буйлап

в) юл аша

2) пешеход-

а) юлдаш

б) җәяүле

в) юлчы

В1. Посоветуйте другу:

- ходить только по тротуару

- послушать музыку Сары Садыковой

- быть скромным

- не смеяться над пожилыми людьми

В2. Составьте диалог по схеме:

  • Вопрос

  • Ответ

  • Совет

  • Несогласие

  • Объяснение

  • Согласие С. Напишите небольшой рассказ о вашем летнем отдыхе ( 10 предл.)

I яртыеллыкка контроль эш

1 нче чиреккә контроль эш

Чыганак:

Гомуми белем бирү оешмаларында рус телле балаларның татар теленнән белемнәрен контрольгә алу буенча биремнәр җыентыгы”.Р.З.Хәйдарова,Г.М.Әхмәтҗанова.Яр Чаллы,2014.

Максат: 1 нче яртыеллыкта алган белемнәрне тикшерү.

Бурычлар: укучыларның ике гади җөмләдән кушма җөмлә ясый белү күнекмәләре тикшерү, укучыларның кушма җөмлә төрләрен аера белү күнекмәләре тикшерү, сөйләм ситуациясенә караган репликаларны яза белү, үз мәктәбенең китапханәсе һәм үз ашханәсе турында яза белү тикшерелә.

Эш 5 биремнән , I һәм II варианттан тора

1.(а-г) Эш 4 сүзтезмәдән тора.Бу биремнәрне үтәгәндә,укучыларның лексик-грамматик һәм тәрҗемә итү күнекмәләре тикшерелә.

2.1-4) Эш 4 биремнән тора.Укучыларның ике гади җөмләдән кушма җөмлә ясый белү күнекмәләре тикшерелә.

3)1-3) Эшнең 3 биремнән тора. Укучыларның кушма җөмлә төрләрен аера белү күнекмәләре тикшерелә.

4)Эш 2 биремнән тора. Бу биремдә сөйләм ситуациясенә караган репликаларны язарга бирелә.

5) Бу биремдә укучыга үз мәктәбенең китапханәсе һәм үз ашханәсе турында язарга бирелә.

Эшне бәяләү нормалары түбәндәгечә

1.а-д) биремнәрендә дөрес тәрҗемәгә 0,5 балл куела, эш 2 балл дип исәпләнә.Һәр дөрес төзелгән һәм хатасыз җөмләгә 2 шәр балл куела. Беренче биремгә 6 балл куела

2.1-4) биремнәрендә һәр дөрес җавапка 1әр балл куела,эш 4 балл дип исәпләнә.

3.1-3) биремнәрендә һәр дөрес җавапка 1әр балл куела,эш 3 балл дип исәпләнә.

4.1-2 биремнәрендә һәр дөрес җавапка һәм лөрес тәрҗемәгә 1әр балл куела,эш 4 балл дип исәпләнә

5.Һәр дөрес язылган җөмләгә 1әр балл куела,12 балл белән исәпләнә

Билгеләр түбәндәгечә бәяләнә:

5”-24-29 балл исәбеннән куела.

4”-18-23 балл исәбеннән куела.

3”-12-17 балл исәбеннән куела.

2”8-11 балл исәбеннән куела.

I вариант

1.Русчага тәрҗемә итегез һәм 2 гади җөмлә төзегез:

а)атаклы галим –

б)яраткан уен –

в)туган җир –

г)җыр ишетелә -

2.Ике гади җөмләдән кушма җөмлә төзеп языгыз:

  1. Яңгыр яуды.Тузан басылды.

  2. Җәй җитте. Көннәр җылынды.

  3. Кем эшләми. Шул ашамый.

  4. Кич җитте. Әни эштән кайтты.

3.Кушма җөмләнең төрен билгелә:

  1. Әгәр Руслан килсә, без чаңгыда чыгабыз.

  2. Син кайда булсаң, мин шунда булырмын.

  3. Ишек ачылуга, өйгә салкын һава керде.

4.Сөйләм ситуациясенә туры килгән репликаларны языгыз:

а)Предложите сестре сходить на выставку картин татарских художников.

б) Спросите у учителя , когда в нашей школе состоится встреча с известными татарскими поэтами

5.Үзегезнең ашханәгез турында яз. (10)

II вариант

1. Русчага тәрҗемә итегез һәм 2 җөмлә төзегез:

а)җир шары –

б)милли бәйрәм –

в)туган авыл –

г)чит ил –

2. Ике гади җөмләдән кушма җөмлә ясап языгыз:

  1. Көннәр кыскарды. Көз башланды.

  2. Звонок булды. Дәрес башланды.

  3. Кем тырыш. Шул эшли.

  4. Кемнәр аңлый. Алар дәрестә актив.

  5. Без апам белән сөйләшәбез. Улым чәй әзерли.

3. Кушма җөмләнең төрен билгелә:

  1. Ул килгәндә, мин урамда идем.

  2. Кояш чыккач, көн җылынып ките.

  3. Мин шуны беләм: ул кайтмаячак.

  4. Сөйләм ситуациясенә туры килгән репликаларны языгыз:

а)Сообщите другу(подруге0 о том, что завтра начинается фестиваль татарской песни.

б)Попросите друга(подругу) отправить вам по электронной почте материал по татарской литературе.

4.Үзегезнең китапханәгез турында яз. (10-12)


Изложение. «Ана»

Чыганак:

Гомуми белем бирү оешмаларында рус телле балаларның татар теленнән белемнәрен контрольгә алу буенча биремнәр җыентыгы”.Р.З.Хәйдарова,Г.М.Әхмәтҗанова.Яр Чаллы,2014.

Максат: “Ана” хикәясенең үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү.

Бурычлар: сөйләм ситуациясенә караган репликаларны яза белү, җөмләне дөрес төзи белүне тикшерү.

Билгеләр түбәндәгечә бәяләнә:

5”- Тыңланган текстның эчтәлеге тулы, эзлекле һәм дөрес язылган, 1 орфографик, 1 пунктуацион яки 1 грамматик хаталы эш

4”- Тыңланган текстның эчтәлеге эзлекле һәм дөрес язылган, ләкин 1-2 эчтәлек ялгышы җибәрелгән, 2-3 орфографик, 2-3 пунктуацион яки 2-3 грамматик хаталы эш.

3”- Тыңланган текстның эчтәлеге өлешчә эзлекле язылган, 4-5 орфографик, 4 пунктуацион яки 4-5 грамматик хаталы эш

2”- Тыңланган текстның эчтәлеге бөтенләй ачылмаган, эзлекле язылмаган, 6 дан артык орфографик, 5 тән артык пунктуацион яки 6 дан артык грамматик хаталы

Шофер автобусын вокзалның ишек төбенә үк китереп туктатты да кереп китте һәм, озак та тормый, бер кулына таяк, икенчесенә кечкенә чемодан тоткан егетне култыклап алып чыкты. Егетне күрүгә, арткы рәтләрнең берсендә утырган апа урыныннан торды, сүзсез генә барып, сукырны җитәкләде һәм үзе янына алып килеп утыртты.

-Улым, исәнме, бәгырькәем! Нишләп кайтасы иттең?Бер атна элек Әлмәткә, сукырлар җәмгыятенә илтеп куйган идем. Әйбәт кенә эшләп калган идең бит.

-Әнием,беләсем килде: үзем генә йөри аламмы икән?Яңадан үзем генә барырмын.Атна саен кайтып, сине күреп торырмын.

Ана белән баланың күз яшьләрен һәм бәхетле йөзләрен күреп, без алар арасындагы якынлыкның никадәр саф, югары, тирән икәнлегенә ышандык.

Факиянең күршеләре, кечкенә Ришатны калдырып, бер-бер артлы үлеп китәләр. Факия туй алдыннан, сөйгән егетен калдырып, малайны үзенә алып чыга. Малай аны “әни” дип йөри башлый. Тик бала тумыштан сукыр була.

Яңадан-яңа ятимнәр йортлары ачылган бу заманда Ришат хакына яшьлек мәхәббәтеннән баш тарткан Факияне, гомерем буена белгән кешем кебек, бик якын иттем. Бу кеше Ана дигән бөек исемгә йөз, мең тапкыр лаек.


3 нче чиреккә контроль эш

Чыганак:

Гомуми белем бирү оешмаларында рус телле балаларның татар теленнән белемнәрен контрольгә алу буенча биремнәр җыентыгы”.Р.З.Хәйдарова,Г.М.Әхмәтҗанова.Яр Чаллы,2014.

Максат: 3 нче чиректә алган белемнәрне тикшерү.

Бурычлар: укучыларның үткән заман хикәя фигыльдән хәзерге заманны ясый белүләрен тикшерү,килеш һәм фигыль кушымчаларын куллана белүне тикшерү,тексттан фигыль төрләрен дөрес таба белүне тикшерү, укучыларның сөйләм ситуацияләренә караган репликаларны тәрҗемә итә белү кунекмәләрен тикшерү .

Билгеләр түбәндәгечә бәяләнә:

5”- Һәр дөрес эшләнгән бирем 1 балл белән бәяләнә

4”- 80% дөрес эшләнсә

3”- 60% дөрес эшләнсә

2”- 45% дөрес эшләнсә


А1.Преобразуйте глаголы прошедшего определённого времени в глаголы настоящего времени:

Ашады______________________

Биеде_______________________

Укыды______________________

Әйтте_______________________

А2. Найдите пары к вопросам:

а). Нишләми? _____әйтсен

б). Нишләгән? _____әйтми

в). Нишләмәде? _____әйткән

г). Нишләргә? _____әйтсә

д). Нишләсә? _____әйтергә

е). Нишләсен? _____әйтмәде

А3. Какого времени аффиксы –ачак/-әчәк, -ячак/-ячәк:

а). Хәзерге заман

б). Билгесез үткән заман

в). Билгеле киләчәк заман

г). Билгесез киләчәк заман

А4. Что обозначает глагол:

а). Предметның билгесен белдерә;

б). Эшне, хәрәкәтне белдерә;

в). Предметны белдерә.

А5. Вместо многоточия напишите окончания:

Син ашханә... эшли... .

Сез өй... чыга... .

Без алдагы машина... күрә... .

А6. Выбирите правильный вариант слов к предложению

Көз ... , һәм торналар җылы якларга ... .

а). Җитте, киттеләр

б). Килде, йөгерделәр

в). Яуды, кайттылар

А7Хәл фигыльнең дөрес тәрҗемәсен табыгыз.

Әни кайтканчы,идәннәрне юа

а)после того,как придет мама;

ә)до того,как придет мама;

б)как придет мама.

В1. Бирелгән җөмләләрдәге фигыльләрнең төрен билгеләгез.(текстта бирелгән)

В2. Текстны тәрҗемә итегез.

Вакытыгыз булса, татар рәссамнары турында тапшыруны карагыз.Әйтәсе сүзеңне алдан уйла. Син бүләк иткән беләзек миңа ошады. Музейга баргач, без борынгы бизәнү әйберләрен күрдек. Без туганнарыбызны очраттык һәм, сөйләшә-сөйләшә, бергә киттек.

В3.Сөйләм ситуациясенә туры килгән репликаларны язарга.

А)Допустим,вы звоните в справочное бюро концертного зала.Как спросите.во сколько начинается концерт Илгама Шакирова.

Б) Допустим,вы посещаете больного.Посоветуйте ему не выходить на улицу,пить горячий чай с медом.

В) Поинтересуйтесь у библиотекаря , можно ли взять стихи Мусы Джалиля.





































































Рус төркеме 9 нчы сыйныф. Татар теленнән арадаш аттестация эше (2014-2015) (Тест)

Чыганак:

Гомуми белем бирү оешмаларында рус телле балаларның татар теленнән белемнәрен контрольгә алу буенча биремнәр җыентыгы”.Р.З.Хәйдарова,Г.М.Әхмәтҗанова.Яр Чаллы,2014.

Максат: Ел дәвамында алган белемнәрне тикшерү.

Бурычлар: укучыларның лексик-грамматик күнекмәләрен белүне тикшерү, укучыларның тәкъдим ителгән сүзләрне кирәкле грамматик формага куя белү күнекмәләрен тикшерү, диалогны дөрес төзеп язу күнекмәләрен тикшерү.

Эш 3 бүлектән тора.

1.(А1-А10) Эш 10 биремнән тора.Бу биремнәрне үтәгәндә,укучыларның лексик-грамматик күнекмәләре тикшерелә.

2.(В1-В9) Эш 9 биремнән тора.Укучыларның тәкъдим ителгән сүзләрне кирәкле грамматик формага куя белү күнекмәләре тикшерелә.

3)(С1) Эшнең бу биремендә укучыга диалог язарга тәкъдим ителә. Диалогны дөрес төзеп язу күнекмәләре тикшерелә

Эшне бәяләү нормалары түбәндәгечә:

1.А1-А10 биремнәрендә дөрес җавапка 1 балл куела, эш 10 балл дип исәпләнә.

2.В1-В9 биремнәрендә һәр дөрес җавапка 1әр балл куела,эш 9 балл дип исәпләнә.

3.С1 өлешендә 9 реплика бирелгән диалогка 9 балл куела, эш 9 балл дип исәпләнә.(реплика санынча баллар куела)

Билгеләр түбәндәгечә бәяләнә:

5”-25-28 балл исәбеннән куела.

4”-21-24 балл исәбеннән куела.

3”-16-20 балл исәбеннән куела.

2”-10-15 балл исәбеннән куела.


А1. Я хәрефекайсысүздә[ йә ] авазларынбелдерә?

1) яңгыр; 2) яшел; 3)кыяр; 4) хыял.

А2. Г хәрефекайсысүздә[ гъ ] авазын белдерә?

1) галим; 2) нигез; 3) төнге; 4) кемгәдер.

А3. Калын әйтелешле сүзне табыгыз.

1) гүзәллек; 2) гөрләвек; 3) сәяхәт; 4) мактану.

А4. Нечкә әйтелешле сүзне табыгыз.

1) моң; 2) чират; 3) имтихан; 4) ярминкә

А5. Хаталы сүзне табыгыз.

1) күңелле; 2) рәхмет; 3) бәхет; 4) хатын-кыз.

А6.Сүзтезмәнең дөрес тәрҗемәсен табыгыз.

Лекарственные травы-

1) зарарлыүләннәр; 2) урман җимешләре;

3) гөлләрнеңфайдасы; 4) шифалыүләннәр.

А7. Кайсы рәттәге сүзләрнең барысында да нокталар урынына бер үк хәреф языла.

1) сора… , та… , ярат… , 2) җырла… , кайт… , әйт… ,

3) сикер… ,йөгер… , юын… , 4) аңла… , озат… , түлә… .

А 8. Сүзнең дөрес тәрҗемәсен табыгыз.

МӘКАЛӘ-

1) пословица; 2) загадка; 3) произведение; 4) статья.

А9. «Белем» темасына караган сүзне табыгыз.

1) келәм; 2) үзәк; 3) табын; 4) мәгариф.

А10.Уңай мәгънәле сүзне табыгыз.

1) саран; 2) тырыш; 3) куркак; 4) ялкау.

В өлеше.

В1. Подбери нужный послелог. Кайбер кешеләр төлке .......хәйләкәр булалар.

1) турында

2) өчен

3) кебек

4) яки

В2. Подбери правильный вопрос к выделенному слову в предложении: Агачлар ак шәлләрен ябынганнар.

1) нәрсәләрнең 2) нәрсәләрен 3) нәрсәләргә 4) нәрсәләрдә


В3. Подбери подходящий по смыслу глагол в предложении:Татар телен яхшы өйрәнүче укучылар имтиханнарда һәрвакыт бишле......

1) әйтәләр 2) алалар 3) сөйләшәләр 4) язалар


В4.Найдите неправильное словосочетание:

1) егерменче кыз 2/ унбиш малай 3) утыз биш китаплар 4) ике йөз мәктәп


В5. Подбери подходящий по смыслу послелог в предложении:

Яңа чыккан китапның авторы ...... очрашу булды.

1) соң 2) башка 3) белән 4) аша


В6. Хаталы җөмләне табыгыз.

а) Мин сигезенче урынга утырдым;

б) Безнең сыйныфта утызынчы укучы укый.;

в) Лена алты китап сатып алды.

В7Дөрес тәрҗемәне табыгыз.

1.Возле школы.

а) мәктәпаша;

б) мәктәпянында;

в) мәктәпбуенча.

В8. Сүзләрнең синонимнарын табыгыз.

Борынгы.

а) әдип;

б) әйбәт;

в) элекке.

В9. Сүзләрдән җөмлә төзегез.

Беренче, Казанда, ачыла, елда, китапханә, 1731нче.

а) 6, 4, 3, 5, 2, 1;

б)3, 5, 6, 4, 2, 1;

в)2, 1, 5, 6, 4, 3.

*С1. “Китапханәдә” темасы буенча диалог төзергә (8-9 реплика)

















































Автор
Дата добавления 07.10.2015
Раздел Другое
Подраздел Рабочие программы
Просмотров308
Номер материала ДВ-038038
Получить свидетельство о публикации

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх