Инфоурок Другое Рабочие программыРабочая программа по татарской литературе для 6 класса

Рабочая программа по татарской литературе для 6 класса

Скачать материал

 

 

 

Татар әдәбиятыннан эш программасы

6нчы сыйныф, татар төркеме

 

Аңлатма язуы

 

Программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды

 

1. Россия Федерациясенең “Мәгариф турында”гы  Законы.

2. Татарстан Республикасының “Мәгариф турында”гы Законы.

3. Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында Татарстан Республикасы Законы (2004 ел, 1 июль).

4. 2004-2013 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт программасы (2004 ел, 11 октябрь).

6. “Татарстан Республикасының гомуми белем бирү учреждениеләрендә татар телен укыту” (Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министрлыгының хатлары. 9777\12 13.08.2012;) 

7. Приказ МОиН РТ от 09.07.2012 №4154/12 “Об утверждении базисных и примерных учебных планов для образовательных учреждений РТ, реализующих программы начального общего и основного общего образования”

8. Приказ МОиН РТ от 10.07.2012 №4165/12 “Об утверждении базисного учебного плана для образовательных учреждений РТ, реализующих программы среднего (полного) общего общего образования”

9. “Об учебных планах в 2013-2014 учебном году” Письмо МОиН РТ от 09.07.2013

10 “Федераль дәүләт белем стандартлары нигезендә мәктәпләрдә татар телен һәм әдәбиятын укыту турында” (Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министрлыгының хаты. 12138/13 07.09.2013)

11. “Әдәбият фәнен укыту буенча аңлатма” (Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министрлыгының хаты. 12192/13 09.09.2013)

12. “Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы (татар балалары өчен): 1-11 нче сыйныфлар. – Казан, “Мәгариф”, 2010.

13. “Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теле һәм әдәбиятыннан үрнәк программалар”: 1-11 нче сыйныфлар. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2011.

14. Ф.Г.Галимуллин, Ф.К.Мифтиева, Гыйләҗев И.Г. 6 сыйныф. – Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2010.

 

 

Рус мәктәбендә укучы татар балаларына татар әдәбиятын укытуның бурычлары түбәндәгеләрдән гыйбарәт:

  1. Укучының татар әдәби телен үзләштерүенә, текстны аңлап, сәнгатьле итеп, өйгерек укуына, дөрес яза белүенә, әдәби тел нормаларын саклап, төрле темаларга иркен сөйләшүенә ирешү.
  2. Балаларны татар әдәбияты, халык авыз иҗаты, татар халкының җыр-музыкасы, театры, сынлы сәнгате белән таныштыру, күренекле яхучылар һәм аларның әсәрләрен үзләштерүләренә ирешү.
  3. Укучыларга татар халкының килеп чыгышы, тарихи язмышы, чит илләрдәге милләттәшләребез язмышы турында мәгълүматлар бирү.
  4. Халык тарихын һәм мирасын өйрәнү аша яшүсмерләрдә Ватанга, халыкка, туган илгә мәхәббәт, олыларга, кечеләргә һәм, гомумән, кешегә ихтирам, мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек тәрбияләү.

 

 

 

 

                                                                                           Белем бирү эчтәлегенең  мәҗбүри минимумы

 

Әдәби әсәрләрне танып-белү буенча төп эшчәнлек. Татар әдәбиятының күренекле язучылары һәм шагыйрьләре, аларның әсәрләре турында мәгълүмат булдыру; төрле жанрдагы әдәби әсәрләрне аңлап һәм иҗади уку; сәнгатьле уку; шигъри текстларны яисә чәчмә әсәрдән өзекләрне яттан өйрәнү; әсәрләрне анализлау; план төзү һәм әсәрләр турында кыскача бәяләмә (отзыв) язу; татар һәм рус әдәбиятындагы әсәрләрне чагыштырып бәяләү, үз фикерен әйтә белү.

                                                                                                                                                                             

 

6 нчы сыйныфны тәмамлаган татар балалары үзләштерергә тиешле белем-күнекмәләр

 

- өйрәнгән әдәби әсәрнең эчтәлеген белү;

- классик әдипләрнең тормыш һәм иҗат юлларының төп фактларын истә калдыру;

- әдәби текстны кабул итү һәм анализлау, укыган буенча план төзү;

- геройларга характеристика бирү;

- әдәби әсәрдәге эпизодларны һәм геройларны чагыштыру, автор позициясен ачыклау;

- укыганга үзеңнең мөнәсәбәтеңне белдерү, әсәрне (өзекне) сәнгатьле итеп уку;

 -җырлар һәм аларның төрләрен аера белү;

-хикәя,фантастик хикәяне аера белү;

-шигырь һәм поэманың үзенчәлекләрен белү;

-уңай герой,лирик герой төшенчәләрен аера белү;

-әдәби әсәрләрдән сурәтләү чараларын таба белү;

-милли орнаментларны аера белү.

 

Укуны  бәяләү

                  Укучыларның 1 минутка уку тизлеге түбәндәгечә бәяләнә:

 

Класслар

 

Икенче яртыеллыкта

 

Иҗек саны

Сүз саны

VI

140-200

75-85

 

 

Таләпләр

Билге

1.

 

 

 

 

 

 

 

 

Шул сыйныфка таләп ителгән күләмдәге сүзләр (текст) тиз, ачык, дөрес әйтелеп, фикер аңлаешлы бирелсә, ягъни:

-          фонетик үзенчәлекләр (хәрефләрнең укылыш үзенчәлекләре) дөрес бирелсә;

-          татар әдәби теленең орфоэпик нормалары (сүзнең язылыш һәм әйтелеш үзенчәлекләре) сакланса;

-          җөмләләр сөйләмнең төп структур берәмлекләренә (сүзләр – иҗекләргә, җөмлә - сүз тезмәләре һәм сүзләргә, мәгънәле кисәкләргә) дөрес бүленсә;

-          тукталышлар (паузалар) дөрес ясалса, сүз басымы һәм логик басым дөрес укылса яисә куелса,

-          интонацион яктан тексттагы җөмләләр дөрес тавыш белән укылса;

Укытучының текст эчтәлегеннән чыгып бирелгән сорауларына төгәл җавап бирелсә;

“5”ле билгесе куела.

1.

 

 

 

 

 

2.

Таләп ителгән күләмдәге сүзләр (текст) тиешле тизлектә укылса, ләкин кайбер сүзләрнең әйтелешендә фонетик, орфоэпик үзенчәлекләр тиешенчә үтәлмәсә, ягъни:

-          кайбер сүзләрне укыганда, сүзләрнең укылыш үзенчәлекләре орфоэпик нормаларга туры килмәсә;

-          сөйләмнең структур бүленешендә кайбер хаталар булса;

-          җөмләне укыганда, интонацион яктан 1-2 төгәлсезлек җибәрелсә;

Укытучының  сорауларына төгәл җавап бирелсә;

“4”ле билгесе куела.

1.

 

2.

3.

Уку тизлеге вакыт чикләренә сыймаса һәм уку барышында 3-4 фонетик, 2-3 орфоэпик хата җибәрелсә;

 

Текст сөйләм берәмлекләренә тиешенчә бүленмәү сәбәпле, интонация төгәл бирелмәсә;

Текстны аңлап та, сорауларга бирелгән җавапларда төгәлсезлекләр булса;

“3”ле билгесе куела.

1.

2.

3.

 

4.

Тиешле тизлектә уку күнекмәләре булмаса;

Уку барышында үтелгән орфограммаларда төгәлсезлекләр күп кабатланса;

Уку барышында җибәрелгән фонетик, орфоэпик, интонацион хаталар текст эчтәлеген аңлауга комачауласа;

Текст эчтәлеге буенча бирелгән сорауларга өлешчә генә җавап алынганда.

“2”ле билгесе куела.

 

Телдән җавапларны бәяләү.

 

Телдән җавап бирү – тәкъдим ителгән теманы сөйләү формасында була.

М а т е р и а л:

1)                 программа материалы буенча бирелгән яисә үзе сайлап алган тема;

2)                 эчтән укылган текстның (нигездә, әдәби әсәрдән яисә әдәбият дәреслегеннән алынган, күрсәтелгән яисә үзе сайлап алган) эчтәлеге.

С ө й л ә ү г ә    б и р е л ә    т о р г а н    в а к ы т:

              VI - V  класста 2-5 минут.

Әдәбият дәфтәренә таләпләр

 

Әдәбият дәфтәрендә һәр уку елы дәвамында түбәндәге төп язмалар була:

1)      планнар

2)      эчтәлекне хикәяләп язу

3)      цитаталар (күчереп язу)

4)      аңлатмалар  (сүз һәм төшенчәләргә)

5)      фикер язмалары (үз фикереңне язып кую)

6)      укучы үзе иҗат иткән әдәби әсәрләр (хикәяләр, шигырьләр, мәзәкләр, сценарийлар һ.б )

7)       халык авыз иҗатыннан җирле материаллар

Әдәбият дәфтәрендә бары тик программа материалын үзләштерүгә һәм аны язып бирә белергә өйрәтә торган язмалар гына булырга тиеш. Язма эшләр сочинение таләпләре белән бәяләнә.

 

Мәгълумат һәм белем бирү чыганаклары

 

УМК

Укытучы өчен методик   әдәбият

Укучылар өчен әдәбият

 Программа: “Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы (татар балалары өчен): 1-11 нче сыйныфлар”. – Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2010.

Дәреслек: 

Ф.Г.Галимуллин, Ф.К.Мифтиева. Татар әдәбияты. Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпнең 6нчы сыйныфы өчен дәреслек-хрестоматия (татар балалары өчен). Казан. Мәгариф. 2010

 

 

1.Заһидуллина Д.Ф., Закирҗанов Ә.М., Т.Ш. Гыйләҗев. Татар әдәбияты. Теория. Тарих. К.: “Мәгариф” нәш-ты, 2004

3. Гайфуллина Ф.А.Әдәбият дәресләрендә .Казан, «Яңалиф», 2006

4. Хөснетдинова Л.К. Әдәбият укыту мәсьәләләре. Яр Чаллы, 2000.

5. Мифтахова М.А. Мәктәптә Хәсән Туфан иҗаты. Алабуга, 2002.

6. Ф.К.Мифтиева, Ф.Г.Галимуллин. Рус мәктәбендә татар балаларына әдәбият укыту. 6нчы сыйныф. Укытучылар өчен методик кулланма. Казан. Мәгариф. 2001

7. Абдрәхимова Я.Х. Әдәбият дәресләрендә мөстәкыйль һәм иҗади эшләр. К.: “Мәгариф”

8. Абдрәхимова Я.Х. Әдәбият дәресләрендә бәйләнешле сөйләм үстерү. К.:. Мәгариф, 2007.

10. Татар әдәбияты тарихы. 6 том. 60-90 еллар әдәбияты. К.: “Раннур нәшрияты, 2001.

11. Заһидуллина Д.Ф., Ибраһимов М.И., Әминева В.Р. Әдәби әсәргә анализ ясау.К.: “Мәгариф” нәшрияты, 2005.

12..Гайфуллина Ф.Ә. Әдәбият дәресләрендә. К.:. “Яңалиф” н-ты, 2006.

13.Заһидуллина Д.Ф. Яңа дулкында. К.: “Мәгариф”, 2006.

14. Заһидуллина Д.Ф., Ибраһимов М.И., Әминева В.Р. Әдәби әсәр өйрәнәбез һәм анализ ясыйбыз. К.: “Мәгариф” нәшрияты, 2007.

15. “Фән һәм мәктәп”, “Мәгариф”, “Мирас”

1.      Әдәбият белеме сүзлеге.

2.      Галиуллин Т.Н. Шигърият баскычлары. К.: “Мәгариф”, 2002.

3.      Җәләлиева М.Ш.  Әдәбиятыбызның җырлы чишмәләре. К.: “Мәгариф”, 2001.

4.      Җәләлиева М.Ш.  Әдәбиятта тойгы катламнары. К.: “Мәгариф”, 2005.

5.      .Заһидуллина Д.Ф. Яңа дулкында. К.: “Мәгариф”, 2006.

6.      Программа буенча каралган язучыларның әсәрләре

7.      “ Ялкын” журналы, “Сабантуй”газетасы

8.      “Шигърият бакчасында” – Татар әдәбияты дәресләренә фонохрестоматия. (3нче кассета)

 

 

 

 

Календарь-тематик план

 

Предмет: Татар әдәбияты

Сыйныф: 6А

Барлык сәгатьләр саны: 70с.

Атнага сәгатьләр саны: 2с.

Программа: “Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы” (Татар балалары өчен) – Казан:  “Мәгариф” нәшрияты, 2010 ел.

Дәреслек: Ф.Г.Галимуллин, Ф.К.Мифтиева, Гыйләҗев И.Г. 6 сыйныф. – Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2010.

 

 

Искәрмә. Бәйрәм вакытларына туры килгәндә, темаларны берләштерү каралды

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Программаның эчтәлеге

 

Төп темалар

Сәг.

Белем һәм күнекмәләр

1

Халык авыз иҗаты.

1

Җырлар турында төшенчә. Кеше тормышында җырның әһәмияте. Җырларның жанрлары, аларның үзенчәлекләре, барлыкка килү сәбәпләре.  Җырны тудыручы, яшәтүче – халык. “Яшә, Республикам!” җыры, анда үзәккә куелган фикерләр. Композиторларның халык җыр традицияләрен дәвам итүләре. Күренекле җырчылар. Җыр турында мәкаль-әйтемнәр.

2

Казан Кремле, Сөмбикә манарасы

1

Казан кремле, Сөембикә манарасы, аларның барлыкка килүе турында мәгълүмат бирү. Кремель корылмалары һәм Сөембикә манарасының архитектурасы турында  төп белешмәләр

3

Абдулла Әхмәт

4

А.Әхмәт Тормыш юлы һәм иҗаты турында кыскача мәгълүмат. “Үги кыз” пьесасы. Халык әкиятенә хас үзенчәлекләрнең чагылышы. “Минем холкым - минем язмышым” дигән дигән халык гыйбарәсенең әсәрдә раслануы. Яшь буында намуслы, хезмәт сөючән, тырыш һөнәрле булу сыйфатларын тәрбияләүдә пьесаның әһәмияте. Портрет, характеристика, драма әсәре турында төшенчә.

4

Муса Җәлил

4

Каһарман шагыйрьнең тормышы, көрәш һәм иҗат юлы. Әсәрләренең илгә кайту тарихыннан кайбер сәхифәләр. М. Җәлил шәхесенә илебез халкы һәм дәүләт биргән бәя. “Чәчәкләр”, “Кызыл ромашка” Шигырьләрдә уртак һәм аермалы яклар. Чәчәк образы ярдәмендә ил язмышы мәсьәләсенең үзәккә куелуы. Шагыйрьнең укучыларга матурлык төшенчәсенең тирән фәлсәфәсен ачуы. Матурлык һәм батырлык, бу төшенчәләрнең мәгънәләрен ачуда шагыйрьнең сәнгатьчә камил эш итүе.

5

Зөләйха Хисмәтуллина

1

Җырчының тормышы һәм эшчәнлеге белән таныштыру. Аның М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында башкарган партияләре, эстрадагы җыр репертуары турында белешмә

6

Азат Аббасов

1

Җырчының татар җыр сәнгатенә килү юллары. Татар, рус, дөнья классик операларында башкарган партияләре, иҗатының ил күләмендә иң югары дәрәҗәдә бәяләнүе.

7

Рөстәм Яхин

1

Композитор Р.Яхинның тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. Аның татар музыка сәнгатендә тоткан урыны, профессиональ җырлар, романслар, музыкаль әсәрләр башкарудагы эшчәнлеге. Р.Яхин – ТР Дәүләт гимны авторы.

8

Абдулла Алиш

2

Шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты фашизм тоткынлыгындагы көрәше турында белешмә. “Ялкаулык – хурлык, тырышлык – зурлык” әсәре. Эшне яратып башкаруның матур нәтиҗәләргә китерүен күрсәткән әсәрнең әһәмияте.

9

Габдрахман Әпсәләмов

4

Әдип турында белешмә. Бөек Ватан сугышының башыннан ахырына кадәр катнашуы, халкыбызның каһарманлыгы турында илһамланып иҗат итүе. “Миңа унтугыз яшь иде”   повесте. Хикәяләүнең үзгә алымы. Малик образындагы романтиклык сыйфатларының тәрбияви көче. Җырның гадәти булмаган шартларда кешегә аеруча көчле тәэсир ясавы.

10

Һади Такташ

1

Шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә. Шагыйрь булып китүенә cәбәп булган шартлар. “Иптәшләр” шигыре, аның темасы. Төрле милләт вәкилләре арасындагы дуслыкны Туган илне сакларга әзер тору омтылышы аша күрсәтү.

11

Җәүдәт Фәйзи

1

Композиторның тормышы, иҗаты турында белешмә бирү. Татар музыка сәнгатендә тоткан урыны. Һ. Такташ шигыренә язылган ”Урман кызы” җырын тыңлау, әсәрне сөйләргә һәм җырларга өйрәнү.

12

Ибраһим Гази

3

Язучының тормышы һәм иҗаты турында мәгълүмат. “Йолдызлы малай” хикәясе. Сугышның кешеләргә китергән ачы фаҗигасен күрсәтү, явызлыкка каршы нәфрәт тәрбияләү ягыннан хикәянең әһәмияте.

13

Ф.Халитов һәм Ш.Биктимеров

2

Татар театр сәнгатен үстерүдәге хезмәтләре

14

Зәки Нури

2

Шагыйрьнең тормышы, сугышчан юлы, иҗаты турында белешмә бирү. “Яңа шәһәр”шигыре. Яңа төзелешләрнең киләчәктә тыныч, матур тормыш булачагына өмет уятуын, яшәүгә ямь бирүен раславы ягыннан хикәянең мөһимлеге. Шигырьнең төзелеше

15

Сибгат Хәким

3

Шагыйрьнең тормышы, сугышчан юлы һәм иҗаты белән таныштыру. “Җырларымда телим” шигыре, “Бакчачылар” поэмасы. Әсәрләрдә лиризм, сәнгатьчә гадилек һәм осталык, ватанпәрвәрлек.

16

Ләбибә Ихсанова

4

Язучы турында белешмә.  “Лачын кыз”, “Бүләк” хикәяләре. Хатын-кызларның кыюлыгы, фидакарьлеге, яшьләр арасындагы дуслык һәм мәхәббәт хисләренең сурәтләнүе.

17

Равил Фәйзуллин

2

Шагыйрь турында белешмә. “Күмәч  пешерүчеләр җыры” шигыре. Игенчегә хөрмәт тәрбияләү, икмәкне кадерләргә өйрәтү. Һәр һөнәрнең үзенчәлеге һәм кирәклеге турында фикер алышу

18

Фатих Хөсни

2

“Сөйләнмәгән хикәя” әсәре. Баланың күңел дөньясын сурәтләүдә язучының осталыгы. Мавыгу төшенчәсенә салынган мәгънәне ачыклау, үзеңә-үзең хуҗа булуның мөһимлеген күрсәтеп бирү.

19

Шәүкәт Галиев

1

“Саумысыз, арышларым” шигыре. Лирик геройның туган якка, иген басуларына булган мәхәббәтен һәм мөнәсәбәтен ачыклау.

20

Радик Фәизов

3

“Ә җирдә тереклек бармы?” хикәясе. Язучының кеше һәм галәм мөнәсәбәте мәсьәләсен үзәккә куюы, малайның үзен Җир планетасының вәкиле итеп тоюын сурәтләүнең әһәмияте.

21

Нур Әхмәдиев

3

“Минем туган көнем” хикәсе. Баланың әти-әнисенә һәм иптәшләре белән мөнәсәбәтен сурәтләүдә авторның осталыгы, күңел дөньясын бирүдә төгәл эш итүе.

22

Илгизәр Солтан

2

Туган телебезгә мәхәббәт тәрбияләүдә, аны белүнең мөһимлеген күрсәтеп бирүдә “Туган якта кунакта”, “Туган телем”, “Илнар теләге”  шиг-нең әһәмияте.

23

Милли традицияләр

4

Милли традицияләрнең ерак гасырлардан килүе, мөһимлеге, аларны сакларга кирәклеге. Милли йолаларның шул  традицияләрнең яшәп килүенә тәэсир итә торган  мөһим күренеш булуы. Аларның көнкүреш һәм дини гореф-гадәтләр белән бәйләнеше, төрләре, үзенчәлекләре.

Милли бәйрәмнәрнең шулай ук яшәү рәвешендәге иң күзгә ташланган традицияләр булуы. Сабан туе бәйрәме.

Милли киемнәр. Аларның үзенчәлеге, вакыт узган саен үзгәрүләргә бирелүе, халкыбыз үткән зур томыш юлын, аның үзгәрешләрен чагылдырылуы.

Бина-корылмаларны бизәү ысуллары. Бизәкләрнең тарихилыгы, милли яшәү рәвешен чагылдыруы. Дөньяны танып белү үзенчәлеге белән милли орнаментларның нык бәйләнеше.

24

Дәрестән тыш уку

4

Х.Җәлилова “Абыем турында”, Һ.Такташ “Караборынның дусты”, Л.Ихсанова “Шомырт чәчәкләре ак кына”, Г.Нәбиуллин “Урман заты”

25

Бәйләнешле сөйләм үстерү

14

 

 

Барлыгы

70

 

 

 

 

Тематик план

 

 

Тема

Сәгать

Материал, җиһазлау

Программа эчтәлеге

Укыту методлары һәм алымнары

Дәрес тибы

Дата

План

Факт

1.

  Татар халык авыз иҗаты. Җырлар.

 

1

Татар халык авыз иҗаты. “Халкым мирасы. Халык җырлары” (китап һәм диск)

Фольклор жанрлары, җыр турында төшенчә. Кеше тормышында җырның әһәмияте. Җырларның жанрлары, аларның үзенчәлекләре, барлыкка килү.  Җырны тудыручы, яшәтүче – халык. “Яшә, Республикам!” җыры, анда үзәккә куелган фикерләр.

Укытучы сөйләме, уку, җырлар тыңлау

Яңа материал аңлату

06.09

 

 

 

 

 

2

 БСҮ “Күренекле җырчылар”

 

1

Газета-журнал материаллары

 Композиторларның халык җыр традицияләрен дәвам итүләре. Күренекле җырчылар. Җыр турында мәкаль-әйтемнәр.

Әңгәмә, диалог төзү

Яңа материал аңлату

 

 

07.09

 

 

3

  Казан кремле, Сөембикә манарасы

 

1

  Казан кремле, Сөембикә манарасы турында материаллар

  Казан кремле, Сөембикә манарасы, аларның барлыкка килүе турында мәгълүмат бирү. Кремель корылмалары һәм Сөембикә манарасының архитектурасы турында  төп белешмәләр

Лекция

Яңа материал аңлату

13.09

 

 

4

БСҮ “Халкым тарихы”

1

“Татарстан тарихы” дәреслеге

Татар халкының тарихы турында әңгәмә

Укучылар чыгышы, сораулар төзү

Белемнәрне гомумиләштерү

14.09

 

5

 А.Әхмәт. Тормыш юлы һәм иҗаты.

1

Китаплар күргәзмәсе

А.Әхмәт Тормыш юлы һәм иҗаты турында кыскача мәгълүмат

Укытучы сөйләме, дәфтәрләрдә эшләү

Яңа материал аңлату

20.09

 

6

А.Әхмәт “Үги кыз” пьесасы

1

Әдәбият белеме сүзлеге

“Үги кыз” пьесасы. Халык әкиятенә хас үзенчәлекләрнең чагылышы. Портрет, характеристика, драма әсәре турында төшенчә.

Сүзлек өстендә эш, уку, биремнәр,

Яңа материал аңлату

21.09

 

7

А.Әхмәт “Үги кыз” пьесасы

 

1

 

“Минем холкым - минем язмышым” дигән дигән халык гыйбарәсенең әсәрдә раслануы.

Рольләп уку, әңгәмә

Белемнәрне ныгыту

27.09

 

8

А.Әхмәт “Үги кыз” пьесасы. Анализ ясау

 

1

 

Портрет,характеристика,драма әсәре турында төшенчә. Әкияттәге уңай һәм тискәре образларны табу, аларга хас сыйфатларны билгеләү.

Анализ ясау, биремнәр, эчтәлек сөйләү

Белемнәрне гомумиләштерү

28.09

 

 

 

 

04.10

 

9

Сочинение “Ялкаулык – хурлык, тырышлык – зурлык”

 

1

 

Яшь буында намуслы, хезмәт сөючән, тырыш һөнәрле булу сыйфатларын тәрбияләүдә пьесаның әһәмияте

Счинение язу

Белемнәрне тикшерү

10

 М.Җәлил. Шагыйрьнең  тормыш юлы һәм иҗаты

1

Портреты.

Шагыйрьнең китаплары “Татар әдәбияты тарихы”, V том.

Каһарман шагыйрьнең тормышы, көрәш һәм иҗат юлы. Әсәрләренең илгә кайту тарихыннан кайбер сәхифәләр. М. Җәлил шәхесенә илебез халкы һәм дәүләт биргән бәя

Лекция, хронологик таблица тутыру

Яңа материал аңлату

05.10

 

11

М.Җәлил. “Чәчәкләр” шигыре

1

Шагыйрьнең китаплары. Әдәбият белеме сүзлеге

Шигырьне анализлау, төп фикерне ачыклау.Сынландыру турында төшенчә бирү. Чәчәк образы ярдәмендә ил язмышы мәсьәләсенең үзәккә куелуы.

Сәнгатьле уку, анализлау, терминнар белән танышу

 

Яңа материал аңлату

11.10

 

12

М.Җәлил. “Кызыл ромашка” шигыре.

 

1

Шагыйрьнең китаплары

Шигырьне анализлау,төп фикерне ачыклау,эчтәлекне эзлекле рәвештә сөйләргә өйрәтү.

Фаҗига, драматизм белән батырлык, фидакарьлекнең үрелеше, табигатьнең боларга актив мөнәсәбәте.

Сәнгатьле уку, биремнәр

Яңа материал аңлату

 

 

 

 

 

12.10

 

13

М.Җәлил шигырьләрендә сурәтләү чаралары.

 

1

 

Чагыштыру турында төшенчә. Шагыйрьнең укучыларга матурлык төшенчәсенең тирән фәлсәфәсен ачуы. Матурлык һәм батырлык, бу төшенчәләрнең мәгънәләрен ачуда шагыйрьнең сәнгатьчә камил эш итүе. Шигырьләрдә уртак һәм аермалы яклар.

Яттан сөйләү, анализлау

Белемнәрне ныгыту

18.10

 

14

 Б.С.Ү. “Муса Җәлил – герой шагыйрь”.

 

1

Альбом. Рәсемнәр.

http://tatar.museum.ru/Jalil/jalil.htm

 М.Җәлилнең Казандагы музей-фатирына виртуаль экскурсия:

Әңгәмә, диалог төзү

Белемнәрне гомумиләштерү

19.10

 

15

Җырчы З.Хисмәтуллина

1

 

Җырчының тормышы һәм эшчәнлеге белән таныштыру. Аның М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында башкарган партияләре, эстрадагы җыр репертуары турында белешмә

Укытучы сөйләме, уку, сөйләү

Яңа материал аңлату

25.10

 

16

Җырчы А.Аббасов

1

 

Җырчының татар җыр сәнгатенә килү юллары. Татар, рус, дөнья классик операларында башкарган партияләре, иҗатының ил күләмендә иң югары дәрәҗәдә бәяләнүе

Укытучы сөйләме, фикер алышу

Яңа материал аңлату

26.10

 

17

 Композитор Р.Яхин

 

1

Аудиоязмалар

Композитор Р.Яхинның тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. Аның татар музыка сәнгатендә тоткан урыны, профессиональ җырлар, романслар, музыкаль әсәрләр башкарудагы эшчәнлеге. Р.Яхин – ТР Дәүләт гимны авторы.

Укытучы сөйләме, музыка тыңлау, сораулар төзү

Яңа материал аңлату

01.11

 

18

 А.Алиш. Тормышы, иҗади эшчәнлеге

 

1

А.Алиш китапларыннан күргәзмә. “Татар әдәбияты тарихы”, V том.

Шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты фашизм тоткынлыгындагы көрәше турында белешмә.

Укытучы сөйләме, хронологик таблица тутыру, фикер алышу

Яңа материал аңлату

02.11

 

19

А.Алиш.Ялкаулык - хурлык, тырышлык – зурлык”

1

 

Эшне яратып башкаруның матур нәтиҗәләргә китерүен күрсәткән әсәрнең әһәмияте.

Әсәрне уку, биремнәр

Яңа материал аңлату

23.11

 

20

Б.С.Ү. “Хезмәт төбе – хөрмәт”

 

1

 

Бәйләнешле фикерли белү сәләтен, дөрес җөмләләр төзү осталыгын үстерү.

Тема буенча сөйләшү

Белемнәрне гомумиләштерү

24.11

 

21

Г.Әпсәләмов. Әдип турында белешмә

1

Биографик плакат. Портрет. Әдипнең әсәрләре. “Татар әдәбияты тарихы”, V том.

Әдип турында белешмә. Бөек Ватан сугышының башыннан ахырына кадәр катнашуы, халкыбызның каһарманлыгы турында илһамланып иҗат итүе.

Укытучы сөйләме, биремнәр

Яңа материал аңлату

30.11

 

22

Г.Әпсәләмов. “Миңа унтугыз яшь иде”  

1

 

Әсәрне сәнгатьле уку. Хикәяләүнең үзгә алымы.

Уку, сорауларга җавап бирү

Яңа материал аңлату

01.12

 

23

 Г.Әпсәләмов. “Миңа 19 яшь иде”  

1

 

Малик Галимов образы аша илне, кешеләрне ярату хисе тәрбияләү.

Малик образындагы романтиклык сыйфатларының тәрбияви көче

Уку, сорауларга җавап бирү

Белемнәрне ныгыту

07.12

 

24

Г.Әпсәләмов. “Миңа 19 яшь иде”  Анализ ясау

1

 

Җырның гадәти булмаган шартларда кешегә аеруча көчле тәэсир ясавы. Чәчмә әсәргә анализ ясау

Әсәргә анализ ясау

Белемнәрне гомумиләштерү

08.12

 

25

Сочинение “Батыр егет – ил күрке ”

1

 

 Бәйләнешле фикерли белү сәләтен, дөрес җөмләләр төзү осталыгын үстерү.

Язма эш

 

 Белемнәрне тикшерү

14.12

 

26

 Һ.Такташ. “Иптәшләр” шигыре.

 .

1

Такташ турында истәлекләр. “Һади Такташ” – китап-альбом

Шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә. Шагыйрь булып китүенә cәбәп булган шартлар. “Иптәшләр” шигыре, аның темасы. Төрле милләт вәкилләре арасындагы дуслыкны Туган илне сакларга әзер тору омтылышы аша күрсәтү.

Шигырьне сәнгатьле уку, ятлау

Яңа материал аңлату

15.12

 

27

Б.С.Ү. Дуслык

 

1

 

Дуслык турында әңгәмә.

План төзү, инша язу

Белемнәрне гомумиләштерү

21.12

 

28

Дәрестән тыш уку. Һ.Такташ “Караборынның дусты”.

 

1

Һ.Такташ “Караборынның дусты”.

 

Азатлык өчен көрәшнең гәүдәләнеше. Караборынның кичерешләрен сурәтләүдә авторның осталыгы.

Уку, эчтәлеген сөйләү

Яңа материал аңлату

22.12

 

29

 Композитор Җ.Фәйзи.

 

1

Аудиоязмалар

Композиторның тормышы, иҗаты турында белешмә бирү. Татар музыка сәнгатендә тоткан урыны. Һ. Такташ шигыренә язылган ”Урман кызы” җырын тыңлау, әсәрне сөйләргә һәм җырларга өйрәнү.

Укытучы сөйләме, сораулар,

биремнәр, җырларын тыңлау

Яңа материал аңлату

28.12

 

30

 Б.С.Ү.  “Концерт тыңлагач”

1

Видеоязмалар

Бәйләнешле фикерли белү сәләтен, дөрес җөмләләр төзү осталыгын үстерү.

Концертлардан өзекләр карау, дилог төзү

 

Белемнәрне гомумиләштерү

29.12

31

 И.Газиның тормышы һәм иҗаты.

1

Китаплары. “Татар әдәбияты тарихы”, V том.

Язучының тормышы һәм иҗаты турында мәгълүмат.

Лекция, хронологик таблица тутыру

 Яңа материал аңлату

 

18.01

32

 И.Гази “Йолдызлы малай”

1

 

Әсәрне сәнгатьле уку.Темасын һәм исемен ачыклау.Әсәрдәге геройның дошманга булган нәфрәтен күрсәтү, эчке дөньясын ачу.

Уку, сорауларга җавап бирү

Яңа материал аңлату

19.01

33

 И.Гази “Йолдызлы малай”.

1

 

Сугышның кешеләргә китергән ачы фаҗигасен күрсәтү, явызлыкка каршы нәфрәт тәрбияләү ягыннан хикәянең әһәмияте.

Уку, эчтәлеген сөйләү, әңгәмә

 Белемнәрне ныгыту

25.01

34

Сочинение  “Илгизәр – батыр рухлы малай”

 

1

 

Укылган әсәр буенча, үз фикерләреңне белдереп, сочинение язу.

Сочинение язу

Белемнәрне тикшерү

26.01

35

 Халык артисты Ф.Халитов

 

1

Альбомнар,фоторәсемнәр.

Актерлык хезмәте, театр сәнгатенең асылын, үзенчәлекләрен тирәнрәк аңлату. Халык артисты Ф.Халитов иҗаты белән таныштыру.

Укытучы сөйләме, әңгәмә   

Яңа материал аңлату

01.02

36

Артист Ш.Биктимеров иҗаты

1

Газета-журнал материаллары, “Әлдермештән Әлмәндәр” (видеоязма)

Ш.Биктимеровның татар театр сәнгатен үстерүдәге хезмәте

Укытучы сөйләме,  укучыларның чыгышлары

Яңа материал аңлату

02.02

37

З.Нури. Шагыйрь турында белешмә

1

“Татар әдәбияты тарихы”, V том.

Шагыйрьнең тормышы, сугышчан юлы, иҗаты турында белешмә бирү

Укытучы сөйләме,  сорауларга җавап бирү

Яңа материал аңлату

08.02

38

З.Нури. “Яңа шәһәр”

1

Шагыйрьнең китаплары, фонохрестома-тия

Яңа төзелешләрнең киләчәктә тыныч, матур тормыш булачагына өмет уятуын, яшәүгә ямь бирүен раславы ягыннан хикәянең мөһимлеге. Шигырьнең төзелеше

Сәнгатьле уку, биремнәрне эшләү, рәсемнәр ясау

Яңа материал аңлату

09.02

39

Б.С.Ү.“Казаным – башкалам”

 

1

Казан турында альбом, рәсемнәр,

фотолар, китаплар

Бәйләнешле фикерли белү сәләтен, дөрес җөмләләр төзү осталыгын үстерү.

 

Укытучы сөйләме,  укучыларның чыгышлары, иҗади эшләр

Белемнәрне гомумиләштерү

15.02.

40

 С.Хәким. Шагыйрь турында белешмә

1

“Татар әдәбияты тарихы”, VI том.

Шагыйрьнең тормышы, сугышчан юлы һәм иҗаты белән таныштыру.

Лекция, дәфтәрләрдә кыскача язу

Яңа материал аңлату

16.02

41

С.Хәким. “Җырларымда телим” шигыре

1

Шагыйрьнең китаплары

Әсәрне сәнгатьле уку. Әсәрләрдә лиризм, сәнгатьчә гадилек һәм осталык, ватанпәрвәрлек

Төркемнәрдә биремнәрне эшләү

Яңа материал аңлату

22.02

42

 С.Хәким. “Бакчачылар” поэмасы.

  

 

1

 

Поэманы аңлатмалы уку. Эчтәлекне үзләштерү. Хезмәт кешесенә ихтирам тәрбияләү.

Уку, сораулар, шәхси биремнәр эшләү

Яңа материал аңлату

23.02

43

 Л.Ихсанова. Язучы турында белешмә

1

Дәреслек-хрестоматия. Портреты.

Язучы турында белешмә

Укытучы сөйләме, биографиясен уку, сөйләү

Яңа материал аңлату

01.03

44

Л.Ихсанова. “Лачын кыз”

1

Очучы хатын-кызларның фотосурәтләре.

Хатын-кызларның кыюлыгы, фидакарьлеге, яшьләр арасындагы дуслык һәм мәхәббәт хисләренең сурәтләнүе

Уку, эчтәлеген сөйләү, сораулар төзү

Яңа материал аңлату

02.03

45

Л.Ихсанова. “Бүләк”

 

1

 

Хикәяне уку. Эчтәлекне үзләштерү.

Уку, сорауларга җавап бирү

 

Яңа материал аңлату

08.03

46

Л.Ихсанова. “Бүләк” хикәясенә анализ

 

1

 

Әдәби әсәргә анализ ясау. Әсәрдә дуслык хисенең сурәтләнүе

Эчтәлеген сөйләү, анализлау

 

Белемнәрне ныгыту

09.03

47

Дәрестән тыш уку. Л.Ихсанова. “Шомырт чәчәкләре ак кына”.

1

Л.Ихсанова “Саралан малайлары”.

Эчтәлек сөйләү. Образларга характеристика бирү.

Уку, эчтәлеген сөйләү

Яңа материал аңлату

15.03

48

 Р.Фәйзуллин. Шагыйрь турында белешмә.

1

“Татар әдәбияты тарихы”, VI том.

Шагыйрь турында белешмә.

Укытучы сөйләме, дәфтәрләрдә эшләү

Яңа материал аңлату

16.03

49

Р.Фәйзуллин “Күмәч пешерүчеләр җыры” шигыре.

 

1

 Шагыйрьнең китаплары, фонохрестома-тия

“Күмәч  пешерүчеләр җыры” шигырен өйрәнү. Игенчегә хөрмәт тәрбияләү, икмәкне кадерләргә өйрәтү. Һәр һөнәрнең үзенчәлеге һәм кирәклеге турында фикер алышу

Сәнгатьле уку, сорауларга җавап бирү, биремнәрне эшләү

Яңа материал аңлату

22.03

50

Р.Фәйзов Язучы турында белешмә

1

 

Р.Фәйзов тормышы һәм иҗаты белән таныштыру. “Ә җирдә тереклек бармы?” әсәренең беренче бүлеген уку

Уку, әңгәмә кору

Яңа материал аңлату

23.03

51

Р.Фәйзов “Ә җирдә тереклек бармы?”

1

 

Әсәрнең эчтәлеге белән танышу. Рифнең хыяллары, фәнгә омтылышлары.

Уку, эчтәлеген сөйләү

Белемнәрне ныгыту

05.04

52

Р.Фәйзовның “Ә җирдә тереклек бармы?” хикәясенә анализ

1

.

Язучының кеше һәм галәм мөнәсәбәте мәсьәләсен үзәккә куюы, малайның үзен Җир планетасының вәкиле итеп тоюын сурәтләүнең әһәмияте

Сорауларга җавап бирү, анализлау

Белемнәрне гомумиләштерү

06.04

53

ДТУ  Г.Нәбиуллин “Урман заты”

1

Г.Нәбиуллин “Урман заты”

Фантастик вакыйгалар, чынлык һәм хыял дөньясының яраштырылып бирелеше

Уку, эчтәлеген сөйләү

Яңа материал аңлату

12.04

54

Ф.Хөсни “Сөйләнмәгән хикәя”.

 

 

1

“Татар әдәбияты тарихы”, V том.

Язучы турында белешмә бирү. Биктимернең уңай һәм тискәре сыйфатлары

Биография буенча сорулар төзү, уку

Яңа материал аңлату

13.04

55

Ф.Хөснинең “Сөйләнмәгән хикәя” әсәренә анализ

 

 

1

Язучының китаплары

Баланың күңел дөньясын сурәтләүдә язучының осталыгы. Мавыгу төшенчәсенә салынган мәгънәне ачыклау, үзеңә-үзең хуҗа булуның мөһимлеген күрсәтеп бирү

Уку, биремнәрне үтәү

Белемнәрне ныгыту

19.04

56

Ш.Галиев.   “Саумысыз, арышларым” шигыре

1

Шагыйрьнең китаплары, фонохрестома

тия

 

Лирик геройның туган якка, иген басуларына булган мәхәббәтен һәм мөнәсәбәтен ачыклау

Укытучы сөйләме, дәфтәрләрдә эшләү, сәнгатьле уку

Яңа материал аңлату

20.04

57

Б.С.Ү.“Игенче”

 

1

Тема буенча рәсемнәр

Бәйләнешле фикерли белү сәләтен, дөрес җөмләләр төзү осталыгын үстерү.

Рәсем буенча эшләү

Белемнәрне гомумиләштерү

26.04

58

Н.Әхмәдиев “Минем туган көнем”.

1

Язучының китаплары

Әсәрне сәнгатьле уку һәм әсәрдәге вакыйгалар аша ата-анага ихтирам тәрбияләү.

Укытучы сөйләме, уку

Яңа материал аңлату

27.04

59

Н.Әхмәдиев “Минем туган көнем”.

1

 

 Хикәядә сурәтләнгән балаларның кимчелекле һәм уңай яклары.

 

Сүзлек өстендә эш, әсәрне уку, сөйләү

Белемнәрне ныгыту

03.05

60

Н.Әхмәдиев “Минем туган көнем”. Анализ ясау

1

 

Баланың әти-әнисенә һәм иптәшләре белән мөнәсәбәтен сурәтләүдә авторның осталыгы, күңел дөньясын бирүдә төгәл эш итүе

Әсәргә анализ ясау

Белемнәрне гомумиләштерү

04.05

61

Сочинение “Минем туган көнем”

1

Фоторәсемнәр

Бәйләнешле фикерли белү сәләтен, дөрес җөмләләр төзү осталыгын үстерү.

Фоторәсемнәр буенча сочинение язу

Белемнәрне тикшерү

10.05

62

Илгизәр Солтан “Туган якта кунакта”, “Туган телем”

1

Шагыйрьнең китаплары.

 

Туган телебезгә мәхәббәт тәрбияләүдә, аны белүнең мөһимлеген күрсәтеп бирүдә шиг-нең әһәмияте

Шигырьләрне уку, эчтәлекләре буенча диалог төзү

Яңа материал аңлату

11.05

63

Илгизәр Солтан “Илнар теләге”.

1

 

Шигырьне сәнгатьле уку, рольләргә бүлеп уку, туган телгә ихтирам тәрбияләү.

Әңгәмә

Яңа материал аңлату

11.04

64

БСҮ “Туган тел”

1

Туган тел турында шигырьләр, җырлар.

 “Туган телем” шигырен уку, фикер алышу,сәнгатьле уку күнекмәләрен ныгыту..

Шәхси биремнәр эшләү

Белемнәрне гомумиләштерү

17.04

65

Милли йолалар.

 

1

Тема буенча рәсемнәр, иллюстрацияләр

Милли традицияләрнең ерак гасырлардан килүе, мөһимлеге, аларны сакларга кирәклеге. Милли йолаларның шул  традицияләрнең яшәп килүенә тәэсир итә торган  мөһим күренеш булуы. Аларның көнкүреш һәм дини гореф-гадәтләр белән бәйләнеше, төрләре, үзенчәлекләре

Укытучы сөйләме, әңгәмә

Яңа материал аңлату

18.04

66

Милли бәйрәмнәр. Сабан туе бәйрәме.

 

1

Фоторәсемнәр. Сабантуй турында рәсемнәр, шигырьләр

Милли бәйрәмнәрнең шулай ук яшәү рәвешендәге иң күзгә ташланган традицияләр булуы. Сабан туе бәйрәме.

 

Укучыларның чыгышлары

Яңа материал аңлату

18.05

67

Милли киемнәр.

 

1

Рәсемнәр, альбом, шигырьләр

Милли киемнәр. Аларның үзенчәлеге, вакыт узган саен үзгәрүләргә бирелүе, халкыбыз үткән зур томыш юлын, аның үзгәрешләрен чагылдырылуы

Әңгәмә, рәсемнәр буенча сораулар төзү

Яңа материал аңлату

24.05

68

Милли орнаментлар

1

Рәсемнәр, альбом, “Әбием сандыгы”

Бина-корылмаларны бизәү ысуллары. Бизәкләрнең тарихилыгы, милли яшәү рәвешен чагылдыруы. Дөньяны танып белү үзенчәлеге белән милли орнаментларның нык бәйләнеше

Укытучы сөйләме, әңгәмә

Яңа материал аңлату

25.05 

69

ДТУ  Х.Җәлилова “Абыем турында”

1

Х.Җәлилова “Абыем турында”

Әсәрнең эчтәлеге белән танышу

Уку, эчтәлеген сөйләү

Яңа материал аңлату

30.05 

70

БСҮ “Яраткан әсәрем”

1

 

Бәйләнешле сөйләмне камилләштерү

Шәхси биремнәр эшләү

Белемнәрне гомумиләштерү

31.05

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Рабочая программа по татарской литературе для 6 класса"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Социальный педагог

Получите профессию

Интернет-маркетолог

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 656 334 материала в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 06.06.2016 448
    • DOCX 289.5 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Ишмухаметова Венера Магсумовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    • На сайте: 9 лет и 11 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 5545
    • Всего материалов: 5

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Копирайтер

Копирайтер

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Специалист в области охраны труда

72/180 ч.

от 1750 руб. от 1050 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 33 человека из 20 регионов
  • Этот курс уже прошли 152 человека

Курс профессиональной переподготовки

Библиотечно-библиографические и информационные знания в педагогическом процессе

Педагог-библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3950 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 477 человек из 69 регионов
  • Этот курс уже прошли 2 325 человек

Курс профессиональной переподготовки

Руководство электронной службой архивов, библиотек и информационно-библиотечных центров

Начальник отдела (заведующий отделом) архива

600 ч.

9840 руб. 5900 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 25 человек

Мини-курс

Методология физического воспитания

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Неорганическая химия

8 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Основы управления проектами

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе