Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Свидетельство о публикации

Автоматическая выдача свидетельства о публикации в официальном СМИ сразу после добавления материала на сайт - Бесплатно

Добавить свой материал

За каждый опубликованный материал Вы получите бесплатное свидетельство о публикации от проекта «Инфоурок»

(Свидетельство о регистрации СМИ: Эл №ФС77-60625 от 20.01.2015)

Инфоурок / Другое / Рабочие программы / Рабочая программа по татарской литературе для 5 класса
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 28 июня.

Подать заявку на курс
  • Другое

Рабочая программа по татарской литературе для 5 класса

библиотека
материалов



Каралды Килешенде Раслыйм

Түбән Яке гомуми белем барү Түбән Яке урта гомуми Түбән Яке урта гомуми

мәктәбе белем мәктәбе укыту-тәрбия белем мәктәбе директоры

методик берләшмә җитәкчесе эшләре буенча директор урынбасары ___________________

__________/Л.Ф.Салахеева / __________/ Г.В.Юнусова / / Ф.Г.Насибуллин/ Беркетмә № 1 «26» август 2016 ел « 27» август 2016 ел Приказ № 37 «29» август 2016 ел

Татарстан РеспубликасыМамадыш муниципаль районы

муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

Түбән Яке урта гомуми белем мәктәбе”нең

беренче квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Юнусова Миннегөл Кыям кызының 5 нче сыйныф өчен татар әдәбиятыннан

ЭШ ПРОГРАММАСЫ





2016 елның 27 августында

үткәрелгән педагогик советта

кабул ителде ( беркетмә № 1)


2016 – 2017 нче уку елы



Аңлатма язуы


5 нче сыйныфлар өчен татар әдәбиятыннан эш программасы түбәндәге норматив документларга нигезләнеп төзелде:

- Россия Федерациясенең “Мәгариф турында”гы Законы (Федеральный закон от 29.12.2012 273-ФЗ “Об образовании в Российской Федерации”).

- Татарстан Республикасының “Мәгариф турында”гы Законы (Закон Республики Татарстан “Об образовании” № 68-ЗРТ от 22 июля 2013 года, статья 8).

- РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы приказы, 30 нчы август, 2013 нче ел №115 (“Об утверждении Порядка организации и осуществления образовательной деятельности по основным общеобразовательным программам – начального общего, основного общего и среднего общего образования”)

- “Татарстан Республикасының халык телләре турында” Законы (Закон Республики Та-тарстан от 08.07.1992 № 1560-XII (ред. от 03.03.2012г.) “О государственных языках Республики Татарстан и других языках в Республике Татарстан”)


- “2014-2020 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Рес-публикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республи-касы дәүләт программасы”, 2013 нче ел, 25 нче октябрь, 794 нче карар

- Төп гомуми белем бирүнең Федераль дәүләт белем бирү стандарты (Россия Мәгариф һәм Фән министрлыгында 2010 нчы елның 17 нче декабрь боерыгы 1897 нче номер белән расланган, РФ Юстиция Министрлыгында 19644 нче регистрацион номеры белән 2011нче елның 1 нче февралендә теркәлгән).

- Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районының “Түбән Яке гомуми урта белем мәктәбе”нең федераль дәүләт стандартлары таләпләренә туры килгән төп белем бирү программасы.

. - Дәүләт аккредитацияле һәм гомуми белем бирү программаларын тормышка ашыручы учреждениеләрнең белем бирү процессына тәкъдим ителгән (рөхсәт ителгән) дәреслекләрнең федераль исемлеге;

- Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районының “Түбән Яке гомуми урта белем бирү мәктәбе “ муниципаль бюджет белем бирү учреждениесенең 2016-2017 нчы уку елына 1-11 класслар өчен төзелгән укыту планы (кабул ителде: беркетмә №1 27.08.2016)

- Федераль дәүләт стандартлары таләпләренә туры килгән эш программасы турында “Түбән Яке урта гомуми белем бирү мәктәбе” нигезләмәсе.

- «Татар телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теле һәм әдәбиятыннан үрнәк программалар» (1-11 нче сыйныфлар, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2011. (Басма өчен Г.Р.Галиуллина, Д.Ф.Заһидуллина җаваплы) .

-Үрнәк программалар арасыннан Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән “Татар телендә гомуми төп белем бирү мәктәпләренең V сыйныф өчен татар әдәбиятыннан авторлык (эш) программасы”сайланды. Төзүче-авторлары: Ф.А.Ганиева, Л.Г.Сабирова, М.Д., – Казан, 2014,

- 5 нче сыйныф өчен "Әдәбият" курсының эш программасы Федераль дәүләт белем бирү стандартларының таләпләренә туры китереп, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан рөхсәт ителгән «Татар телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теле һәм әдәбиятыннан үрнәк программалар» (1-11 нче сыйныфлар, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2011. (Басма өчен Г.Р.Галиуллина, Д.Ф.Заһидуллина җаваплы) .5 нче сыйныф өчен Ф.Ә. Ганиева, Л.Г. Сабирова эшләгән (Казан: Татар. кит. нәшр., 2014) Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән дәреслеккә нигезләнеп төзелде.

Татар балалары өчен әдәбият укытуның төп максаты

Балаларда туган телгә, әдәбиятка карата кызыксыну уяту, татар әдәбиятының бай тарихы, халык авыз иҗаты, талантлы әдипләре, аларның күркәм әсәрләре белән таныштыру. Әсәрләрне аңларга, эзлекле фикер йөртергә, әсәрләрне матурлык ноктасыннан бәяләп кабул итәргә өйрәтү.

Бурычлары:

- иҗат, әдәбият үсеше, аның тарихи төшенчәләрен аңлап фикер йөртергә өйрәтү;

- әдәбиятның формалашуында һәм үсүендә зур роль уйнаган күренеш – халык авыз иҗаты, аның матур әдәбият белән уртак һәм аермалы якларын күрсәтү;

- матур әдәбиятны милли һәм дөньякүләм культураның бер күренеше итеп карау, аның рухи кыйммәтләрне, традицияләрне саклаучы, тапшыручы икәнен аңлату;

- әдәби әсәрне өлешчә анализлау күнекмәләре булдыру,әдәбият теориясе буенча билгеле бер күләмдә теоретик белемнәр бирү;

- әдәби әсәрдә тасвирланган тормыш вакыйгаларыннан үрнәк һәм гыйбрәт алырга, дөрес, гадел максатлар куярга өйрәтү;

- әдәбиятның матурлыгын, хис кичерешләр байлыгынкүрсәтеп, балаларның рухи дөньясын баету;

- укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү;

- үз мәнфәгате һәм җәмгыять мәнфәгате өчен иҗади мөмкинлеген тормышка ашырырга сәләтле шәхес тәрбияләү;

- сөйләм культурасы булдыру.


Укыту предметына гомуми характеристика

Мәктәптә әдәбият предметы – кирәкле, әһәмиятле предметларның берсе. Ул укучыларны тормышны үзенчәлекле итеп танып белергә өйрәтә, хисси-эмоциональ дөньясын баета, эстетик зәвык тәрбияли, сөйләмен үстерә, гомумән, шәхес итеп тәрбияләүдә зур роль уйный.

Уку фәненең уку планында тоткан урыны

5 сыйныфта әдәбият укытуга 35 атна исәбеннән атнага 2 сәгатьтән 70 сәгать каралган.

Эш программасының эчтәлеген үтәү өчен кулланылган уку әсбабы:

Әдәбият. 5 сыйныф: татар телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы /Ф.Ә. Ганиева, Л.Г. Сабирова / - Казан: Татар. кит. нәшр., 2014. – 175б.

Белем дәрәҗәсенә таләпләр:


- әдәби әсәрне иҗтимагый һәм мәдәни тормыш күренешләре белән бәйлелектә карау;

- халык авыз иҗаты һәм матур әдәбиятның уртак сыйфатларын, үзенчәлекләрен белү;

- эчтәлек һәм форма берлеген аңлау;

- әсәрнең темасын, проблемасын, идеясен билгеләү;

- әдәби образларны (кеше, табигать һ.б.) тану;

- әдәби детальләрне таба белү;

- сурәтләү чараларын табу;

- әдәби төрләр, жанрларны таный һәм аера белү.


Күнекмәләргә таләпләр:

- әдәби әсәрнең эчтәлеген белү;

- әсәрдәге каршылыкны, төп фикерне табу;

- әсәр геройларына характеристика бирү;

- әдәби әсәр буенча план төзү;

- әсәргә карата үз фикереңне әйтә белү;

- бәйләнешле сөйләм булдыру;

- өйрәнелгән әсәрләр буенча яки бирелгән тема буенча сочинение яза белү;

- шигырьләрне сәнгатьле итеп уку;

- тәкъдим ителгән яки укучы үзе сайлаган әсәрләрне (шигырь, проза) яттан сөйләү.


Укытуның көтелгән нәтиҗәләре

Шәхескә кагылышлы нәтиҗәләр:

- туган илгә мәхәббәт, ватанпәрвәрлек хисләре, туган телгә сакчыл караш тәрбияләү;

- милли үзаң формалаштыру;

- укуга карата теләк-омтылыш, җаваплы караш булдыру;

- әйләнә-тирә табигатькә дөрес караш булдыру;

- кешеләр белән аралаша белү культурасы тәрбияләү;

- гаделлек, дөреслек, яхшылык, мәрхәмәтлелек һәм аларның киресе булган сыйфатларны тану, бәяләү;

- алган белем һәм осталыкны тормышта максатчан кулланырга өйрәнү.

Гомуми (метапредмет) нәтиҗәләре түбәндәгеләр:

   - укучыда әдәби әсәрне аңлап укырлык, мөстәкыйль үзләштерерлек күнекмәләр булдыру, әдәбиятка мәхәббәт тәрбияләү;

 -сүз сәнгатен халыкның яшәү рәвешен, рухи кыйммәтләрен саклап калган һәм беркетә килгән хәзинә буларак кабул итәргә өйрәтү;

  - язу һәм сөйләм осталыгын үстерү, мәсьәләне аңлый, гипотеза куя, материалны төркемли, үз фикерен дәлилли, кирәк икән – үзгәртә- төгәлләштерә, нәтиҗәләр чыгара, материалны гомумиләштерә белергә, үз хисләреңне сүзләр ярдәмендә аңлата алырга һәм бер үк вакытта  башкалар белән бергәләп эшләргә күнектерү;

-баланың үз эшчәнлеген һәм әйләнә-тирәдәге тормышны мөстәкыйль бәяли белүенә, мөстәкыйль карарлар кабул итә һәм аларны җиренә җиткереп үти алуына ирешү;

-төрле чыганаклар белән эшләргә, аларны табарга, мөстәкыйль рәвештә кулланырга, төркемләргә, чагыштырырга, анализларга һәм бәяләргә өйрәтү.

Танып-белү өлкәсендә:

-аерым төр һәм жанрга караган әсәрләрне аңлап укый һәм кабул итә, эчтәлеген кабатлап (аерым очракларда текстны яттан) сөйли, кирәк чакта тексттан өзекләр китерә алуга ирешү;

-укыган әдәби әсәрнең эчтәлеген, темасын, проблемасын, идеясен билгели, геройларын һәм әдәби дөньясын бәяли алуына, аның нинди төр һәм жанрга каравын аеруына ирешү;

-укучының классик әдипләрнең тормыш һәм иҗат юлларының төп фактларын белүе;

-әдәби текстның мәгънәви өлешләрен аерып чыгарып, укыган буенча тезислар һәм план төзү, геройларга характеристика бирү,сюжет, композиция үзенчәлекләрен, махсус сурәтләү чараларының ролен билгеләү күнекмәсе булдыру;

-укыган әсәр буенча фикер алышуда катнашырга, оппонентларның фикерен исәпкә алып, үз карашларын расларга һәм дәлилләргә, әдәбият белеме төшенчәләренә мөрәҗәгать итәргә өйрәтү.

Коммуникатив гамәлләр:

- иптәшеңне тыңлый, ишетә белү, ишеткәнен үз фикере белән чагыштыру;

- нәтиҗәгә килгәнче, төрле карашларны өйрәнү һәм дөрес юлны сайлау;

- үз фикереңне телдән һәм язма формада башкаларга җиткерә белү;

- килеп чыккан проблемаларны уртага салып хәл итү;

- төркемнәргә берләшү, бер фикергә килә белү;

- өлкәннәр һәм яшьтәшләрең белән продуктив уртак гамәл оештыру;

- текст буенча сораулар бирә белү.

Регулятив гамәлләр:

- дәреснең темасын, проблемасын, максатын мөстәкыйль таба белү;

- укыту проблемасын чишү;

- план буенча эшли белү;

- үз фикерләреңне мөстәкыйль дәлилләү;

- үзанализ һәм үзбәя булдыру.

Предмет нәтиҗәләр:

- халык авыз иҗаты әсәрләрен үзләштерү, аның матур әдәбият белән уртак сыйфатларын һәм үзенчәлекләрен аера белү;

- әдәби әсәрнең эчтәлеген аңлау, төп фикерне таба белү;

- әсәрләрне иҗтимагый һәм мәдәни тормыш күренешләре белән бәйлелектә аңлау;

- язучыларның тормыш һәм иҗат юлларының мөһим фактларын истә калдыру;

- әдәбият теориясе буенча билгеле бер күләмдә теоритек белемгә ия булу;

- әсәрдә автор карашларын ачыклау һәм әсәргә карата үз фикереңне әйтә белү;

- әдәби әсәрне эчтәлек һәм форма берлегендә аңлау.

бәяләү өлкәсендә:

-милли әдәбияттагы рухи-әхлакый кыйммәтләрне күңелдән уздырып кабул итәргә өйрәтү;

-әдәби әсәрләргә шәхси мөнәсәбәт һәм бәя булдыру;

-өйрәнелгән әсәрләрне шәрехли белүенә ирешү;

-автор позициясен ачыклый алу һәм аңа үз мөнәсәбәтеңне булдыру күнекмәсен формалаштыру.

эстетик яктан:

-әдәби әсәрнең образлы табигате хакында гомуми мәгълүматый күзаллау булдыру, аның эстетик кыйммәтен тою хисе тәрбияләү;

-баланың әдәби текстны эстетик бөтенлекле, шул ук вакытта әдәби һәм тел-сурәтләү алымнарының, образлылыкның үзенчәлекләрен һәм әһәмиятен аңлап бәяли белүенә ирешү;

-рус һәм татар телендәге әдәби әсәрләрне чагыштырып бәяләргә, геройларның, әхлакый идеалларның охшаш һәм аермалы якларын билгеләргә өйрәтү.

Бүгенге яшүсмер укучы алдагы буын укучылардан нык аерыла, телевидение, радио, интернет һ.б. бик күп мәгълүмат чаралары тирәлегендә үскән һәм тәрбияләнгән бала бай мәгълүматлы була, әмма еш кына әлеге мәгълүматлар аның рухи дөньясына тискәре йогынты да ясый. Шуңа күрә шәхси нәтиҗәләр арасында түбәндәгеләре аерым әһәмияткә ия:

-укучының  җаваплылык хисен активлаштыру;

-укуга һәм хезмәткә уңай мөнәсәбәт булдыру;

-баланың үзаңын үстерү, милләтне, ватанны яратырга өйрәтү, горурлык һәм гражданлык хисләре тәрбияләү;

-әхлак нормаларын, җәмгыятьтә яшәү кагыйдәләрен төшендерү;

-төрле чыганаклардан (сүзлекләр, энциклопедияләр, интернет-ресурслар һ.б.) танып-белү һәм коммуникатив ихтыяҗларны канәгатьләндерерлек мәгълүматлар табарга күнектерү.



ПРОГРАММАНЫҢ ТӨП ЭЧТӘЛЕГЕ


Халыкның милли, рухи мәдәният хәзинәсе буларак халык иҗаты. Аның сәнгать төрләре формалашуга йогынтысы. Халык иҗатының бер төре буларак халык авыз иҗаты. Аның әсәрләрендә гомумкешелек хыяллары, идеалларының чагылуы. Халык авыз иҗатының матур әдәбият белән бәйләнешләре: уртаклыгы һәм үзенчәлекле аермалары. Халык авыз иҗатының төп жанрлары, жанр сыйфатлары.

Әкиятләр: жанр төрләре, үзенчәлекле сыйфатлары. “Ак бүре” әкияте ( кыскартып). “Үги кыз”, “Аю белән төлке” әкиятләре.

Җырлар: татар халык җырларына хас үзенчәлекләр. Көй һәм сүзләр тәңгәллеге. “Моң” төшенчәсе. Җырларны төркемләү. “Иске кара урман”, ”Гөлҗамал”,”Туган ил”,”Яшә, Республикам!”,”Ай былбылым”; кыска җырлар - дүртюллыклар; тарихи җырлар: “Болгар иленең кызлары”,”Пугач явы”.

Кыска жанрлар: мәкальләр һәм әйтемнәр. табышмаклар, мәзәкләр. “Хуҗа Насретдин мәзәкләре”.

Бәетләр. “Сак-сок” бәете.

Риваятьләр, легендалар: аларга хас үзенчәлекләр; жанр сыйфатлары.“Янмый торган кыз”,”Иске Казан каласының корылуы”,”Шәһәр нигә Казан дип аталган”,”Әллүки”,”Зөһрә кыз”,”Кеше гомере ничек корылган”.

Практик дәрес:  Халык авыз иҗатында образлар; әсәрләрдә дөнья сурәте; табигать һәм кеше, яшәеш һәм кеше турында күзаллаулар. Халык авыз иҗаты поэтикасы, язма әдәбият үсешенә, әдәби телгә зур йогынтысы.

Әдәби әкиятләр: халык әкиятләре белән уртаклык; сәнгатьлелек сыйфатлары, әдәби әсәр буларак алым һәм сурәтләү чаралары.

Г.Тукайның “Шүрәле” әкияте.

Җ.Тәрҗемановның “Тукран малае Шуктуган” әкияте.

Әхмәт Фәйзинең “Аучы мәргән белән Болан кыз” әкияте.

Рабит Батулланың “Курай уйный бер малай” әкияте.

Фәнис Яруллинның “Зәңгәр күлдә ай коена”,”Кояштагы тап”әкиятләре.

Хикәя: жанр сыйфатлары; әсәрнең катламнары – вакыйгалар, күренешләр, хис-кичерешләр; кеше образлары - төп герой, ярдәмче геройлар, җыелма образлар; хикәяләүче образы, автор позициясе.

Фатих Әмирханның “Ай өстендә Зөһрә кыз”,”Нәҗип” хикәяләре.

Мәсәл. Тереклек, җансыз предмет образлары ярдәмендә, читләтеп, кеше сыйфатларын һәм тормышын тасвирлау. Хикәяләп яки тезмә рәвештә язылуы; фикер-идеяләрнең аллегория ярдәмендә белдерелүе.

Мәҗит Гафуриның “Сарыкны кем ашаган?” мәсәле.

Габдулла Тукайның “Ике сабан” мәсәле.

Практик дәрес.Сәнгать төре буларак матур әдәбият; чәчмә һәм тезмә әсәр; аларның сәнгатьчә сурәтләү алымнары, чаралары.

Шигърият. Габдулла Тукайның “Пар ат”,”Туган җиремә”,”Туган авыл” шигырьләре.

Шәүкәт Галиев. Балалар әдәбиятындагы урыны; геройлары, образлар дөньясы. “Һәркем әйтә дөресен”,”Тереклек суы”,”Курыкма, тимим!”, “Тарихтан сабак”,”Өйгә бирелгән эш”,”Онытылган, өйдә калган” шигырьләре. ( 4 сәг.)

Бәйләнешле сөйләм үстерү - 8 сәгать

Ятлау һәм сәнгатьле итеп сөйләү өчен әсәрләр:

1. Г.Тукайның “Шүрәле” әсәре, 1 – бүлек.

2. Г.Тукайның үзегез яраткан шигыре.

3. Ф.Яруллинның “Сез иң гүзәл кеше икәнсез” шигыре.

4. Укытучы яки укучылар сайлап алып, Ш.Галиевнең бер шигыре.

Инша язу өчен үрнәк темалар:

1. Әкият геройларының көрәш максатлары һәм җиңүгә китергән сәбәпләр, шартлар (өйрәнгән әсәрләр мисалында).

2.“Сак-сок”бәетендә тасвирланган халык акылы һәм синең үз нәтиҗәләрең.

3. Әдәби әкиятләрдә табигать һәм кеше образларына салынган фикерләр, нәтиҗәләр (өйрәнгән әсәрләр мисалында).

4.”Минем туган җирем” (Г.Тукай һәм башка язучыларның әсәрләрен файдаланып, һәркем үз образын иҗат итә).

Дәрестән тыш уку өчен - 4 сәгать

1. “Гөлчәчәк” татар халык әкияте.

2. Ләбиб Лерон. Шаян хикәяләр, шигырьләр, әкиятләр.

3.Фаил Шәфигуллинның “Акмөгез”хикәясе.

4. Вакытлы матбугат басмалары

Татар мәктәбенең 5 нче сыйныфында укучы татар балаларына әдәбияттан тәкъдим ителә торган әсәрләр минимумы

«Ак бүре» әкияте (кыскартып)

«Шәһәр ни өчен Казан дип аталган» риваяте

«Зөһрә кыз» легендасы

«Иске кара урман» җыры.

«Сак–Сок» бәете

Г.Тукайның «Шүрәле» әкияте

Г.Тукайның «Пар ат», «Туган җиремә» шигырьләре

Ф.Әмирханның «Ай өстендә Зөһрә кыз» хикәяте

М.Гафуриның «Сарыкны кем ашаган?» мәсәле

Ш.Галиевнең «Һәркем әйтә дөресен» шигыре

Ф.Яруллинның «Сез иң гүзәл кеше икәнсез» шигыре

Белемне бәяләү критерийлары Уку күнекмәләре түбәндәгечә бәяләнә:

Укучы билгеләнгән күләмдә сүзләрне дөрес һәм җөмләләрне сәнгатьле итеп, тулысынча аңлап укыса, «5» ле куела.

Уку тизлеге гомуми таләпләргә туры килсә һәм текстэчтәлеге буенча укытучы сорауларына җавап бирә алып, укубарышында 1—2 әйтелеш хатасы һәм сөйләмнең структурбүленешендә берничә төгәлсезлек җибәрелсә, «4» ле куела.

Уку тизлеге программада каралган таләпләргә турыкилмәсә, текст эчтәлеге буенча укытучы сорауларына җавапбиргәндә, төгәлсезлекләр җибәрелсә, дөрес әйтелешкә бәйлеһәм сөйләмнең төп структур берәмлекләренә бүлгәндә 3—5төгәлсезлек күзәтелсә, «3» ле куела.

Уку күнекмәләре тиешле тизлектән шактый түбән булып, текст эчтәлеген өлешчә аңлап, 5—6 дан артык әйтелешхатасы җибәрелсә, «2» ле куела. Өйдә әзерләнеп укуны бәяләгәндә, таләпләр югарырак була.

Укучының монологик сөйләмен бәяләү

Бирелгән тема (рәсем яки ситуация) буенча хикәя төзи белсә; дөрес интонация белән, тулы, эзлекле итеп, текст эчтәлегенә үз мөнәсәбәтен, бәясен биреп сөйли алса, тупас булмаган пауза хаталары булса да, «5» ле куела.

1 нче сыйныфта бәйләнешле сөйләм 5 - 6, 2 нче сыйныфта 7—8, 3 нче сыйныфта 8—9, 4 нче сыйныфта 10—12, 5 нче– 12-13, 6нчы – 13-14, 7 нче– 14-15, 8 нче– 15-16, 9 нчы– 16-17, 10 нчы– 17-18, 11нче – 18-19 җөмлә тәшкил итә.

Аерым паузалар, 1—2 сөйләм хатасы ясаса, укытучы тарафыннан 1—2 ачыклаучы сорау бирелсә, «4» ле куела.

Теманың төп эчтәлеген ачса, 4—6 сөйләм хатасы җибәрсә, укытучы тарафыннан икедән артык ачыклаучы сорау бирелсә яки укытучы ярдәменнән башка сөйләмне башлый (тәмамлый) алмаса, «3» ле куела.

Сөйләмдә эзлеклелек сакланмаса, паузаларда төгәлсезлекләр китсә, 6 дан артык сөйләм хатасы һәм грамматик хата ясаса, «2» ле куела.

Диалогик сөйләмне бәяләү

Тиешле темпта дөрес интонация белән сорау куйса, әңгәмәдәшенең сорауларына тулы җавап кайтарса, «5» ле куела.

Дөрес сорау биреп, үзе дә әңгәмәдәшенең соравына дөрес җавап кайтарса, ләкин сөйләм вакытында укытучы ярдәменә мохтаҗ булса, 2—3 сөйләм хатасы җибәрсә, «4» ле куела.

Укытучы ярдәмендә генә сорау бирсә яки җавап кайтарса, сораулар биргәндә, сүзләр һәм грамматик формалар табуда төгәлсезлекләр җибәрсә яки өйрәнгән җөмлә калыпларының бер өлешен генә үзләштерсә, 4—5 сөйләм хатасы җибәрсә, «3» ле куела.

Әңгәмә вакытында зур авырлык белән генә сорау бирсә, сорауларга үз көче белән җавап бирә алмаса, 6 дан артык хата җибәрсә, «2» ле куела.

Язма эшләрнең күләме һәм аларны бәяләү

Укучыларның тел һәм сөйләм материалын үзләштерү дәрәҗәсен яки аларның гомуми грамоталылыгын диктант, изложение, сочинение яздырып тикшереп була. Моннан тыш, сорауларга язма рәвештә җавап алу да уңай нәтиҗә бирә. Сораулар укыган әсәр, аерым текст, рәсем яки караган фильмнар буенча тәкъдим ителә. Бу очракта язма эшнең күләме һәр сыйныфның изложение күләменнән артмый. Укытучы эшне бәяләгәндә, түбәндәге таләпләрне истә тотарга тиеш: җавапның тулы, төгәл, дөрес булуы, сөйләмнең стилистик яктан камиллеге, орфографик һәм пунктуацион яктан грамоталылыгы.

Сорауларга җавап язуны бәяләү:

Эшләрегезне бәяләгәндә, укытучы җавабыгызның тулы, төгәл, дөрес булуына, сөйләмегезнең стилистик яктан камил, орфографик һәм пунктуацион яктан грамоталы булуына игътибар итә.
Барлык сорауларга да дөрес җавап бирдегез (1 сөйләм хатасы яки 1 пунктуацион хатагыз булырга мөмкин) - "5"ле.
Сорауларга дөрес җавап бирдегез, ләкин 2 сөйләм хатасы, 3 орфографик, 2 пунктуацион хата яки 2 сорауга җавап язганда, төгәлсезлек җибәрдегез - "4"ле.
Язма эштә сорауларга җавап бирә белү күнекмәсе сизелә, 3 сөйләм хатасы, 4 орфографик, 5 пунктуацион хатагыз бар - "3"ле.
Җавапларыгызның яртысы дөрес түгел, сөйләм хаталарыгыз 3 тән артык, 5 орфографик, 6 пунктуацион хатагыз бар - "2"ле.
Сочинение ничек бәяләнә?
Сочинение язганда, укучы өйрәнелгән зур күләмле әсәрдә сурәтләнгән вакыйгаларга; шуларга бәйләп, язучы яшәгән, әсәрнең нигезенә алынган чорга, ул вакыттагы тарихи һәм иҗтимагый шарталарга; шул чорга хас әхлакый нормаларга; әсәрдә бирелгән геройларга һ.б. карата мөнәсәбәтен белдереп, үзенең әдәби язма текстын "тудыра".
Ике сәгать дәвамында сыйныфта язылган сочинениенең күләме түбәндәгечә билгеләнә:
5нче сыйныфта 0,5-1 бит
6нчы сыйныфта 1-2 бит
7нче сыйныфта 2-3 бит
8 нче сыйныфта - 3-4 бит
9 нчы сыйныфта - 4-5 бит
Сочинениене озын итеп язу төп максат түгел, чөнки, билге куелганда, беренче чиратта, язмада теманың тулы һәм эзлекле итеп ачылуына, тел байлыгына, хаталарның булмавына, грамоталылык дәрәҗәсенә игътибар бирелә.
Хаталар поляда күрсәтеп барыла. Югары сыйныфларда хата төзәтелми, хаталы урын астына сызып күрсәтелә. Язма эштән соң беренче юлда укытучы ялгышларның санын күрсәтә: башта орфографик (вертикаль сызык рәвешендә "I"), аннан соң пунктуацион ("V" рәвешендә) һәм стилистик ("С" рәвешендә) хаталар санын яза. Алар ике нокта аша (1:3:2 рәвешендә) яки хәрефләр белән тамгаланып (О-1, П-3, С-2 рәвешендә) күрсәтелә. Моннан тыш сочинениедә логик (Л рәвешендә күрсәтелә) һәм фактик хаталар (Ф рәвешендә) да билгеләнә ала. Логик хаталарга орфографик һәм грамматик кагыйдәләрне бозу нәтиҗәсендә мәгънә төгәлсезлегенә китерә торган кимчелекләр керә. Әсәр исемен, вакыйгаларны, чорны (гасыр, ел, ай, көн һ.б.); персонажларның (герой, катнашучы яки аның турында нинди дә булса фикер әйтүче кешенең) исем һәм фамилияләрен, алынган цитаталарның чыганагын бутау; техник төгәлсезлекләр фактик хатага санала.
Сочинение ике билге белән бәяләнә: беренчесе - эшнең эчтәлеге һәм теленә, икенчесе грамоталылыкка куела.
Сочинениенең эчтәлеге һәм теле түбәндәгечә бәяләнә:
Эчтәлек темага туры килә; язмада фактик ялгышлар юк; эзлекле язылган; теле бай, образлы; стиль бердәмлеге сакланган - "5"ле.
Язманың эчтәлеге темага, нигездә, туры килә, ул дөрес ачылган; 1 фактик хата җибәрелгән, хикәяләү эзлеклелегендә артык әһәмияте булмаган төгәлсезлек сизелә; тулаем алганда, теле бай, образлы; стиль бердәмлеге сакланган - "4"ле.
Эчтәлекне бирүдә мөһим читләшүләр бар: ул, нигездә, дөрес, ләкин фактик төгәлсезлекләр очрый, хикәяләү эзлекле түгел; теленең ярлылыгы сизелеп тора; синонимик сүзләрне аз куллана, бертөрлерәк синтаксик төзелмәләр файдалана, образлы түгел, сүз куллануда ялгышлар җибәрә; стиль бердәмлеге сакланып җитмәгән - "3"ле.
Тема ачылмаган; фактик төгәлсезлекләр күп; планга туры килми, эзлеклелек бозылган; теле ярлы; сүз куллану ялгышлары еш очрый; стиль бердәмлеге юк - "2"ле.
Грамоталылык түбәндәгечә бәяләнә:
1 орфографик (пунктуацион яисә грамматик) ялгыш бар - "5"ле.
2 орфографик, 2 пунктуацион һәм 2 грамматик ялгыш бар - "4"ле.
3 орфографик, 3 пунктуацион һәм 3 грамматик ялгыш бар - "3"ле.
7 орфографик, 7 пунктуацион һәм грамматик ялгышлар бар - "2"ле.
Язма эшләрегезне укытучы сезгә кайтарганнан соң, хаталарны төзәтеп язасыз. Эшегез уңай бәяләнмәсә, укытучыгыз күрсәтмәсе нигезендә, сочинениегезне яңабаштан язасыз. Бу эшегез инде 1 баллга түбәнрәк бәяләнәчәк

Тест эшләре түбәндәгечә бәяләнә. Әгәр укучы бирелгән эшнең

86 - 100 % башкарса “5” билгесе куела,

71 - 85 % башкарса “4” билгесе куела,

40 - 70 % башкарса “3” билгесе куела,

40 % тан түбән булган очракта “2” билгесе куела.

Бирем үтәлмәсә – “1” билгесе куела

Анализ күнекмәләре һәм теоретик белемнәрегез ничек бәяләнә?
Әсәрне анализлау яки чорга характеристика бирү барышында әдәби-теоретик төшенчәләрне аңлап, урынлы кулланасыз, анализыгыз нигезле, җавабыгыз теоретик яктан югары оештырылган - "5"ле.
Әсәрне анализлау яки чорга характеристика бирү барышында әдәби-теоретик төшенчәләрне аңлап тааларны куллану барышында аерым төгәлсезлекләр җибәрәсез, анализ эчтәлек сөйләүгә "борыла" - "4"ле.
Әсәрне анализлау яки характеристика бирү барышында әдәби-теоретик төшенчәләр кулланасыз, әмма алар күренешкә туры килми, хаталар ясыйсыз; анализ әсәр эчтәлеген кабатлап сөйләүдән генә гыйбарәт - "3"ле.
Әсәрне анализлау яки характеристика бирү барышында әдәби-теоретик төшенчәләрдән мәгълүматсыз булуыгыз күренә, аларны җавабыгызда кулланмыйсыз, анализ бөтенләй юк - "2"ле.


Укыту -тематик планлаштыру


Төп темалар


Уку-укыту эшчәнлеге


Сәгатьләр

саны

1

Кереш. Халык авыз иҗаты

Халык авыз иҗаты турында белемнәрне тирәнәйтү, системалаштыру, халык авыз иҗаты һәм матур әдәбиятның уртак һәм аермалы якларын күрсәтү

1

2.

Әкият. “Ак бүре” әкияте

Әкият турында булган белемнәрне тирәнәйтү. “Акбүре” әкиятен уку, анализлау. Әкият геройларын өйрәнү, аларга бәя бирү

4

3.

Үги кыз”, “Аю белән төлке” әкиятләре

Текстны уку, сорауларга җавап бирү, эчтәлеген ачыклау, идеясен билгеләү, әкиятләрне төрләргә аеру, аларның үзенчәлекләрен билгеләү

4

4.

Халык авыз иҗатында җыр жанры. “Иске кара урман”, “Гөлҗамал”, “Туган ил”, “Яшә, Республикам!”, “Ай былбылым”; кыска җырлар - дүртъюллыклар; тарихи җырлар: “Болгар иленең кызлары”, “Пугач явы”

Җыр жанры турында мәгълүмат алу, җырларны тыңлау, идея эчтәлеген ачыклау

Көйләр яңгырашындагы уртаклык һәм аермалыкларны табу. Текстлардагы төп һәм кушымта өлешләрне аерып күрсәтү

Озын һәм кыска җырларны, татар халык җырларын башка халык җырлары белән чагыштыру. Тарихи җырларда сурәтләнгән геройлар турында мәгълүмат туплау

4

5.

Халык авыз иҗатында кыска жанрлар: мәкальләр һәм әйтемнәр, табышмаклар, мәзәкләр. “Хуҗа Насретдин мәзәкләре”

Мәкальләрнең килеп чыгышы, төзелеше турында мәгълүмат алу. Табышмакларның төзелешен өйрәнү. Мәзәкләрне уку, эчтәлеген ачыклау, мәзәкләрдә халыкның тапкырлыгы, шат күңеле, оста булуын күрсәтү

5

6.

Бәетләр. “Сак-сок” бәете

Үзләре укыган, ишеткән бәетләрне сөйләү, фикер алышу. Бәетне уку һәм анализлау, текстка якын килеп эчтәлеген сөйләү

2

7.

Риваятьләр, легендалар. “Янмый торган кыз”,”Иске Казан каласының корылуы”, ”Шәһәр нигә Казан дип аталган”, ”Әллүки”, ”Зөһрә кыз”,”Кеше гомере ничек корылган”

Риваять һәм легендаларны уку, анализлау. Башка халык авыз иҗаты әсәрләре белән чагыштыру, сурәтләү чараларын табу

4

8.

Практик дәрес.Халык авыз иҗатында образлар

Ак бүре”, “Үги кыз” әкиятләрендәге образларны тикшерү, әңгәмәдә катнашу. “Образ (сурәт)”, “поэтика” төшенчәләрен өйрәнү

2

9.

Әдәби әкиятләр. Г.Тукай “Шүрәле”

Әдәби әкиятләргә мисаллар китерү. Эчтәлекләрен искә төшереп сөйләү. Әкият-уку һәм анализлау. Поэмада вакыйгаларны, төп геройларны күрсәтү

2

10.

Җ.Тәрҗемановның “Тукран малае Шуктуган” әкияте

Текстны уку, сорауларга җавап эзләү, әкиятнең эчтәлеген аңлау, төп фикерне билгеләү

3


11.

Әхмәт Фәйзинең "Аучы мәргән белән Болан кыз" әкияте

Әкияте уку, төп фикерне аеру, әкият геройларына бәя бирү, сөйләү, әңгәмәдә катнашу

3

12.

Рабит Батулланың "Курай уйный бер малай" әкияте

Әсәр буенча әңгәмә кору, үз мөнәсәбәтләрен белдереп, әкиятнең эчтәлеген сөйләү

3

13.

Фәнис Яруллинның "Зәңгәр күлдә ай коена", "Кояштагы тап" әкиятләре

Укытучы сөйләвен тыңлау, язучы биографиясе буенча хронологик таблица төзү. Әкиятләрне уку, әкият буенча сорауларга җавап бирү, биремнәрне үтәү, геройга бәя бирү

3

14.

Хикәя. Фатих Әмирханның "Ай өстендә Зөһрә кыз", "Нәҗип" хикәяләре

Хикәяләрне уку, анализлау, хис-кичерешләргә, геройларга бәя бирү, сурәтләү чараларын табу, хикәянең үзенчәлекләрен билгеләп, төшенчә итеп чыгару

5

15.

Мәсәл. Мәҗит Гафуриның "Сарыкны кем ашаган?" мәсәле

Таныш булган мәсәлләрне искә төшерү, эчтәлекләрен сөйләп карау. Мәсәлне уку, анализлау, идеяне чыгару

2

16.

Габдулла Тукайның "Ике сабан" мәсәле

Әсәрне уку, эчтәлеген аңлау, фикер алышу, идеясен билгеләү

1

17.

Практик дәрес. Сәнгать төре буларак матур әдәбият; чәчмә һәм тезмә әсәр

Хикәядәге сурәтләү чараларын табу, аларның әһәмиятен билгеләү. Шигырь тезмәләренең озынлыгын билгеләү; ритм, рифмаларны күзәтү, нәтиҗәләр ясау

2

18.

Габдулла Тукайның "Пар ат", "Туган җиремә", "Туган авыл" шигырьләре

Шигырьләрне уку, анализлау, хис-сәбәп бәйләнешен ачыклау, сурәтләү чараларын табу

3

19.

Шәүкәт Галиев. Балалар әдәбиятындагы урыны; геройлары, образлар дөньясы. "Һәр кем әйтә дөресен", "Тереклек суы", "Курыкма, тимим!", "Тарихтан сабак", "Өйгә бирелгән эш", "Онытылган, өйдә калган" шигырьләре

Шигырьләрне сәнгатьле итеп уку, төп фикерне аерып чыгару, фикер алышу

3

20.

Ф.Яруллин "Сез иң гүзәл кеше икәнсез"

Шигырьне уку, анализлау, фикер алышу

1

21.

Бәйләнешле сөйләм үстерү

Тормыштан алган фикер-карашларга, хис-кичерешләргә нигез ләнеп, иҗади эш башкару. Сочинение язу өчен план төзү, план буенча сочинениене мөстәкыйль язу

8

22.

Дәрестән тыш уку

Дәрестән тыш әдәби әсәрләр уку, аларның эчтәлеген сөйли алу

4

23.

Йомгаклау дәресе

Уку елы буена үткәннәрне кабатлау, әңгәмәдә катнашу, нәтиҗә ясау

1


Барлыгы:


70



Календарь- тематик план


Үткәрү

вакыты


Искәрмә






план

факт


1

Кереш. Халык авыз иҗаты


Халык авыз иҗаты ту-рында булган белем-нәрне искә төшерү. Үзләре белгән халык авыз иҗаты әсәрләрен сөйләп күрсәтү

6.09



2

Әкиятләр.“Ак бүре” әкияте. I-бүлек.

Әкият буенча план төзү, план буенча әкиятнең эчтәлеген сөйләү.

7.09



3

Әкиятләр.“Ак бүре” әкияте. I I -бүлек.

Әсәрнең темасын, проблемасын, идеясен билгеләү

13.09



4

Ак бүре” әкиятендә образлар системасы

Әкият геройларына характеристика бирү, үз фикерләрен әсәрдән китерелгән мисаллар белән дәлилләү

14.09



5

Акбүре” әкиятендә әкият геройлары

Үз фикерләрен әсәрдән китерелгән мисаллар белән дәлилләү

20.09



6

Аю белән төлке” әкияте


Текстны уку, сорауларга җавап бирү, эчтәлеген ачыклау, идеясен билгеләү

21.09



7

Үги кыз” әкияте


Текстны уку, әсәр буенча план төзү, фикер алышу


27.09



8

Үги кыз” әкиятендә мәрхәмәтлек темасы

Әсәр буенча фикер алышу

28.09



9

Д.Т.У. “Гөлчәчәк” әкияте

Дәрестән тыш әдәби әсәрләр уку, аларның эчтәлеген сөйли алу


4.10



10

Б.С.Ү.Әкият язу


Тормыштан алган фикер-карашларга, хис-кичереш ләргә нигезләнеп, иҗади эш башкару

5.10



11

Әкият төрләре


Үзләренә тиеш булган әкиятләрне төрләргә аеру, аларның үзенчәлекләрен билгеләү

11.10



12

Б.С.Ү. Сочинение язу. Әкият геройла рының көрәш мак сатлары һәм җиңүгә китергән сәбәпләр, шартлар (өйрәнгән әсәрләр мисалында )

Сочинение язу өчен план төзү, план буенча мөстәкыйль язу

12.10



13

Җыр .“Иске кара урман”, “Гөлҗамал”

Татар халык җырларын тыңлау, тыңланган әсәр ләргә карата фикерләрен белдерү, әңгәмәдә катнашу

18.10



14

Халык җырларының килеп чыгышы .“Туган ил”, “Яшә, Республикам!

Җырларның борын-борын нан килгән тормыш юлда шы булуын, кеше күңеле нең төрле халәтендә туу ын, халыкның тормыш-көнкүрешен, аның уй-кичерешләрен чагылдыруын аңлау

19.10




15

Җырларның табигате .

Ай былбылым”; кыска җырлар - дүртъюллыклар;

Туган ил” (Н. Исәнбәт сүзләре), “Яшә, республи кам!”, “Ай былбылым” җырларын тыңлау, идея эчтәлекләрен ачу. Аларны чагыштыру

25.10



16

Җырларны төркемләү .

Тарихи җырлар: “Болгар иленең кызлары”, “Пугач явы”

Озын һәм кыска җыр-ларны, татар халык җыр ларын башка халык җыр-лары белән чагыштыру. Тарихи җырларда сурәт ләнгән геройлар турында мәгълүмат туплау

26.10



17

Халык авыз иҗатында кыска жанрлар. Мәкальләр

Мәкальләрнең килеп чыгышы, төзелеше турында мәгълүмат алу, сорауларга җавап бирү

8.11



18

Табышмаклар

Табышмакларның төзелешен өйрәнү, җавабын табу

9.11



19

Мәзәкләр ,алардагы тирән мәгънә.

Мәзәкләрне уку, эчтәле ген ачыклау, сорауларга җавап бирү. Мәзәкләрдә халыкның тапкырлыгы, шат күңеле, оста булуын күрсәтү

15.11



20

Мәзәкләрдәге тап кырлык, юмор.“Хуҗа Насретдин мәзәкләре”..” Хуҗаның соңгы сүзе”,”Хуҗа ишәкне ничек укырга өйрәткән”

Мәзәкләрне уку, эчтәлеген ачыклау, сорауларга җа вап бирү. Мәзәкләрдә ха лыкның тапкырлыгы, шат күңеле, оста булуын күрсәтү

16.11



21

Мәзәкләрдә кимчелекләрне тәнкыйтьләү.” Патшаның бәясе”,”Каз һәм хуҗа”,” Аша чапаным, аша”

Мәзәкләрне уку, эчтә-леген ачыклау, сорау-ларга җавап бирү. Мә-зәкләрдә халыкның тапкырлыгы, шат кү-ңеле, оста булуын күрсәтү

22.11



22

Бәетләр. Аларның барлыкка килүе

Үзләре укыган, ишеткән бәетләрне сөйләү, фикер алышу. Татар халкының талант ияләрен бәяләү

23.11



23

Сак-Сок” бәете

Бәетне уку, текстка якын килеп эчтәлеген сөйләү, сорауларга җавап бирү

29.11



24

Б.С.Ү.Сочинение язу. “Сак-сок” бәетендә тасвирланган халык акылы һәм синең үз нәтиҗәләрең


План төзү, план буенча сөйләү, сочинениене мөстәкыйль язу

30.11



25

Риваятьләр, легенда лар .Аларның килеп чыгышы . Янмый тор ган кыз”,”Иске Казан каласының корылуы” риваятьләре

Теоретик белемнәр белән кораллану, сорауларга җавап бирү, биремнәр эшләү

6.12



26

Риваятьләр, легенда лар .Аларга хас үзенчә лекләр . “Шәһәр нигә Казан дип аталган”

Теоретик белемнәр белән кораллану, сорауларга җавап бирү, биремнәр эшләү

7.12



27

Риваятьләр, легенда лар уку һәм анализ лау. “Әллүки”,”Зөһрә кыз”

Риваять һәм легенда ларны сәнгатьле итеп уку, алар буенча сорау-ларга җавап бирү, биремнәрне эшләү. Башка халык авыз иҗаты әсәрләре белән чагыштыру, сурәтләү чараларын табу

13.12



28

Кеше гомере ничек корылган” . Риваятьләрне уку һәм анализлау

Теоретик белемнәр белән кораллану, сорауларга җавап бирү, биремнәр эшләү

14. 12



29

Халык авыз иҗатында образлар

Ак бүре”, “Үги кыз” әкиятләрендәге образларны тикшерү, әңгәмәдә катнашу

20.12



30

Халык авыз иҗатында образлар. “Образ (сурәт), поэтика” төшенчәләре.

Ак бүре”, “Үги кыз” әкиятләрендәге образларны тикшерү, әңгәмәдә катнашу

21.12



31

Әдәби әкиятләр .

Аларның халык авыз иҗатына нигезләнеп иҗат ителүе .

Әдәби әкиятләргә мисаллар китерү. Эчтәлекләрен искә төшереп сөйләү

27.12



32

Г.Тукай “Шүрәле” әкияте


Әкият-поэманы "автор артыннан бару" юлы белән анализлау. Поэмада вакыйгаларны, төп геройларны күрсәтү

28.12



33

Җ.Тәрҗеманов “Тук ран малае Шуктуган”

Текстны уку, сорауларга җавап эзләү, әкиятнең эчтәлеген аңлау.

17.01



34

Җ.Тәрҗеманов “Тук ран малае Шуктуган

Әкиятнең эчтәлеген аң лау, сорауларга киңәйтел гән җаваплар бирү

18.01



35

Җ.Тәрҗеманов “Тук ран малае Шуктуган

Әкиятнең төп фикерен билгеләү

24.01



36

Ә.Фәйзи “Аучы Мәргән белән Болан кыз” .

Әкияте сәнгатьле итеп уку, сорау һәм биремнәргә җавап бирү, төп фикерне аеру

25.01



37

Ә.Фәйзи “Аучы Мәргән белән Болан кыз” Әкиятнең тарихи җирлек белән бәйлелеге.

Сәнгатьле уку, сорауларга җавап бирү,

31.01



38

Ә.Фәйзи “Аучы Мәргән белән Болан кыз”.Әкияттә кеше һәм табигать мөнәсәбәтләре.

Образларга характерис-тика бирү, үз фикерләрен әсәрдән китерелгән мисаллар белән дәлилләү

1.02



39

Б.С.Ү. Азат Мәргән образына характеристика бирү

Әкият геройларына бәя бирү, сөйләү, әңгәмәдә катнашу, язма эш башкару

7.02



40

Рабит Батулла . Тор мыш һәм иҗат юлы турындабелешмә.“ Курай уйный бер малай .

Әсәр буенча әңгәмә кору, үз мөнәсәбәтләрен белдереп, әкиятнең эчтәлеген сөйләү

8.02



41

Курай уйный бер малай “. Кирелек, явызлык, мәкернең кешегә зыян китерүе.

Әкият геройларына бәя бирү, сөйләү, сорауларга җавап бирү

14.02



42

Р. Батулла.“Курай уйный бер малай “.

Әсәрдәге геройны харак-терлап, аның турында фикер әйтә белү

15.02



43

Ф. Яруллин тормышы һәм иҗаты. “Зәңгәр күлдә ай коена” әкияте

Укытучы сөйләвен тың-лау, сорауларга җавап бирү. Язу чы биографиясе буенча хро нологик таблица төзү. Биремнәр эшләү. Әкият эчтәлеге буенча бәхәстә катнашу, үз карашларыңны раслау һәм дәлилләү

21.02



44

Ф. Яруллин .Зәңгәр күлдә ай коена” әкияте .Әкияттә табигать һәм кеше бәйлелеге.

Биремнәр эшләү. Әкият эчтәлеге буенча бәхәстә катнашу, үз карашларың-ны раслау һәм дәлилләү

22 .02




45

Ф. Яруллин “Кояштагы тап” әкияте

Әкиятне уку, әкият буенча сорауларга җавап бирү, биремнәрне үтәү, геройга бәя бирү

28.02



46

Б.С.Ү.Сочинение язу. Әдәби әкиятләрдә табигать һәм кеше

образларына салынган фикерләр, нәтиҗәләр (өйрәнгән әсәрләр мисалында

План төзү, план буенча сөйләү, сочинениене мөстәкыйль язу

1.03



47

Д.т.у. Ләбиб Лерон. Шаян хикәяләр, ши гырьләр, әкиятләр .

Язучы әсәрләрен анализлау, аларга бәя бирү

7.03



48

Әдәби жанр


Таныш булган әсәрләрнең төрен, жанрын билгеләү, сорауларга җавап бирү, нәтиҗә ясау

8.03



49

Ф. Әмирхан. Тормышы һәм иҗаты турында белешмә

Ай өстендә Зөһрә кыз” хикәясе

Хикәяне сәнгатьле итеп уку, анализлау, хис-кичереш ләргә бәя бирү

14.03



50

Ай өстендә Зөһрә кыз” хикәясе .

Хис-кичерешләргә бәя бирү

15.03



51

Ф. Әмирхан. “Нәҗип” хикәясе


Әсәрне анализлау, геройларга бәя бирү, сурәтләү чараларын табу, хикәянең үзенчәлекләрен билгеләп, төшенчә итеп чыгару

21.03



52

Ф. Әмирхан иҗаты. “Нәҗип” хикәясендә геройның киче-решләре

Әсәрнеуку.Эпизодларга,образларга характерис-тика.Сорауларга җавап, киңәйтелгән план төзү

22.03



53

Б.С.Ү. Сочинение “Минем яраткан һөнәрем”

План төзү, план буенча сөйләү, сочинениене мөстәкыйль язу

28.03



54

Д.Т.У. Фаил Шәфигуллинның “Акмөгез” хикәясе

Әсәрне уку, эчтәлеген сөйләү анализлау

29.03



55

Мәсәл жанры

Таныш булган мәсәлләрне искә төшерү, эчтәлекләрен сөйләп карау

4.04



56

М. Гафури. “Сарыкны кем ашаган?” мәсәле

Әсәрне сәнгатьле уку, анализлау, идеяне чыгару

5.04



57

Г. Тукай. “Ике сабан” мәсәле


Әсәрне уку, эчтәлеген аңлау, фикер алышу, идеясен билгеләү

11.04



58

Сәнгать төре буларак әдәбият. Чәчмә әсәрләрдән сурәтләү чараларын табу

Хикәядәге сурәтләү чара-ларын табу, аларның әһә-миятен билгеләү, фикер алышу

12.04



59

Шигырь белән язылган әсәрнең сәнгать чара ларын билгеләү .И. Юзеевның “Бер сүз” шигырендә сәнгать чараларын күзәтү

Шигырь тезмәләренең озынлыгын билгеләү; ритм, рифмаларны күзәтү, нәтиҗәләр ясау

18.04



60

Д.т.у. Вакытлы матбугат басмалары

Газета-журнал язмаларын уку, анализлау

19.04



61

Шигърият.Г. Тукай. “Пар ат” шигырендә хис-кичерешләр.


Әсәрне сәнгатьле итеп уку, анализлау, сурәтләү чараларын табу. Хисләр бирелешен күзәтү. Х.Яку-пов иллюстрациясе бу-енча үзара фикер алышып, әңгәмә кору

25.04



62

Г. Тукай. “Туган җиремә”, “Туган авыл” шигырьләре

Шигырьне анализ-лау, хис-сәбәп бәйләнешен ачыклау, сурәтләү чараларын табу

26.04



63

Г. Тукай. ” Эшкә өндәү”,

Кызыклы шәкерт”

Шигырьне анализлау, хис-сәбәп бәйләнешен ачыклау, сурәтләү чараларын табу

2.05



64

Б.С.Ү. Сочинение язу. “Минем туган җирем”

План төзү, план буенча сөйләү, сочинениене мөстәкыйль язу

3.05



65

Ш. Галиев . Тормыш юлы, иҗаты.Тереклек суы” Курыкма тимим”, “ Тарихтан сабак”шигырьләре


Укытучының сөйләвен тыңлау, шигырьне сәнгатьле итеп уку, фикер алышу

9.05



66

Ш. Галиев. “ Өйгә бирелгән эш”,” Онытылган , өйдә калган”шигырьләре

Укытучының сөйләвен тыңлау, шигырьне сәнгатьле итеп уку, фикер алышу

10.05



67

Ш. Галиев. “ Һәркем әйтә дөресен”, “Камырша”.

Шигырьләрне сәнгатьле уку, анализлау, төп фикерне аерып чыгару


16.05



68

Ф.Яруллин “Сез иң гүзәл кеше икәнсез”

Шигырьне сәнгатьле уку, анализлау

17.05



69

Б.С.Ү. Уку елы дәвамында өйрәнгән әсәрләрне кабатлау .Контроль кисем

Укучыларның мөстәкыйль эше

23.05



70

Йомгаклау дәресе


Уку елы буена үткәннәрне кабатлау, әңгәмәдә катнашу, биремнәрне эшләү

24.05



Укытуны мәгълүмати яктан тәэмин итү

белем һәм тәрбия бирү өчен барлык шартлар да тудырылган, санитария һәм янгыннан саклану нормаларына туры килгән уку бинасы булу;

әдәбиятны өйрәнү өчен җитәрлек күләмдә дәреслекләр һәм өстәмә методик ярдәмлекләр белән тәэмин ителгән китапханә;

электрон һәм басма күрсәтмә әсбаплар, дәреслекләр;

мультимедиа укыту программалары, компьютер программалары;

укучыларының белемнәрен тикшерү программалары;

төрле типтагы сүзлекләр, энциклопедияләр;

белешмә материаллар;

балалар өчен чыгарылган газета һәм журналлар;

интерактив тикшерү программалары;

татар сайтлары (belem.ru; tatarile.org.com ).

Укытуның методик тәэмин ителеше һәм электрон белем ресурслар

1. Әдәбият белеме сүзлеге / төз.-ред. А.Әхмәдуллин. – Казан:Татар.кит.нәшр., 1990

2. Әдипләребез: библиографик белешмәлек: 2 томда: 1 том/ төз. Р.Н.Даутов, Р.Ф.Рахмани. – Казан: Татар.кит.нәшр., 2009.

3. Әдипләребез: библиографик белешмәлек: 2 томда: 2 том/ төз. Р.Н.Даутов, Р.Ф.Рахмани. – Казан: Татар.кит.нәшр., 2009

4. Дастаннар. – Казан: Мәгариф, 2001.

5. Заһидуллина Д.Ф Урта мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы. – Казан: Мәгариф, 2000.

6. Исәнбәт Н.С. Татар халык мәкальләре. 3 томда. – Казан:Татар.кит.нәшр., 2010.

7. Татар әдәбияты. Теория.Тарих./Д.Заһидуллина, Ә.Закирҗанов, Т.Гыйлаҗев, Н.Йосыпова. – Казан: Мәгариф, 2006.

8. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. 3 томда. – Казан: Татар.кит.нәшр., 1977, 1979, 1981.

Электрон ресурслар: “Бала” китапханәсе, “Татар мультфильмнары”, мультимедиа укыту программалары; электрон китапханә; татар сайтлары (belem.ru, tatarile.org.com); аудио һәм видео әсбаплар:

- Габдулла Тукай. Интерактив мультимедиа уку-укыту әсбабы.

- Габдулла Тукай. Энциклопедия. Дисклар коллекциясе.

- «Габдулла Тукай», «Вамин» Татарстанның мәдәни традицияләрен саклау һәм үстерү фонды, DVD и 1 СD дан торган җыентык, 2009.

- Классик әдәбиятыбыз үрнәкләре.Татар әдәбиятыдәресләренә фонохрестоматия (5-11 сыйныфлар). СD 4 форматлы. Төзүчесе: Газимҗанова Р.Г.

- Шигърият бакчасында. Татар әдәбияты дәресләренә фонохрестоматия (5-11 сыйныфлар) СD 1, CD 2, CD 3 форматлы. Төзүчесе: Газимҗанова Р.Г.

- Фәнис Яруллин. Тормышы һәм иҗатына багышланган методик әсбап. Мультемедиа басма.

- Язучыларыбыз чыгышлары һәм алар турында истәлекләр. Татар әдәбияты дәресләренә фонохрестоматия (5-11 сыйныфлар). СD5 форматлы. Төзүчесе: Газимҗанова Р.Г.

- Язучылар, композиторлар һәм рәссамнар чыгышлары, алар турында истәлекләр. Татар әдәбияты дәресләренә фонохрестоматия (5-11 сыйныф лар). СD 6 форматлы. Төзүчесе: Газимҗанова Р.Г

-Язучылар, композиторлар һәм рәссамнар чыгышлары, алар турында истәлекләр. Татар әдәбияты дәресләренә фонохрестоматия (5-11 сыйныфлар). СD 6 форматлы. Төзүчесе: Газимҗанова Р.Г














17


Подайте заявку сейчас на любой интересующий Вас курс переподготовки, чтобы получить диплом со скидкой 50% уже осенью 2017 года.


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Автор
Дата добавления 03.10.2016
Раздел Другое
Подраздел Рабочие программы
Просмотров100
Номер материала ДБ-233200
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх