Инфоурок / Иностранные языки / Рабочие программы / Рабочая программа по татарской литературе для русских групп

Рабочая программа по татарской литературе для русских групп

Напоминаем, что в соответствии с профстандартом педагога (утверждён Приказом Минтруда России), если у Вас нет соответствующего преподаваемому предмету образования, то Вам необходимо пройти профессиональную переподготовку по профилю педагогической деятельности. Сделать это Вы можете дистанционно на сайте проекта "Инфоурок" и получить диплом с присвоением квалификации уже через 2 месяца!

Только сейчас действует СКИДКА 50% для всех педагогов на все 111 курсов профессиональной переподготовки! Доступна рассрочка с первым взносом всего 10%, при этом цена курса не увеличивается из-за использования рассрочки!

ВЫБРАТЬ КУРС И ПОДАТЬ ЗАЯВКУ
библиотека
материалов

Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы

Башкарма комитеты мәгариф идарәсе

«Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүле 15 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе»

муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

Каралды

МБ җитәкчесе

__________/Әхмәтҗанова Т.Ф./

___ № беркетмә

___” _______2015 нче ел

Килешенде

Милли мәгариф буенча

директор урынбасары

________ /Гыйзәтуллина Г.Х./

____” __________2015 нче ел

Расланды

15 нче мәктәп директоры

__________ /Орлов В.Ф./

___” ______2015 нче ел




9 нчы Б сыйныфының рус төркеме өчен татар әдәбияты фәне буенча эш программасы

(төп дәрәҗә)

(сәгатьләр күләме: атнага 2 сәгать, елга 68 сәгать)


Төзүче: Яруллина Ләйсән Минсәгыйт кызы,

татар теле һәм әдәбияты укытучысы




Педагогик киңәшмә утырышында каралды

____ беркетмә

___” август 2015 нче ел

___ номерлы боерык белән гамәлгә кертелде

___” август 2015 нче ел

Түбән Кама шәһәре

2015-2016 нчы уку елы

Аңлатма язуы

9 нчы сыйныфның рус төркемендә татар әдәбияты фәне буенча эш программасы түбәндәге документларны исәпкә алып төзелә:


1. Рус телле балаларга татар телен һәм әдәбиятен коммуникатив технология нигезендә укыту программасы 1-11 нче сыыфлар.Төзүче авторлар : Р.З Хәйдәрова,Р.Л.Малафеева.Казан,2011.

2. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы боерыклары:

4154/12 09.07.2012,№ 4165/ 12 10.07.2012: “Татарстан республикасының гомуми белем бирү мәктәпләрендә “Татар теле”, “Әдәбият”(“Әдәби уку”) фәннәрен башлангыч төп һәм урта гомуми белем бирү оешмалары өчен төзелгән базис һәм үрнәк уку-укыту планнарын гамәлгә ашыру”.

3. 2015-2016нчы уку елына мәктәпнең базис укыту планы.

Татарстан Республикасы мәктәпләре өчен 9 сыйныфның татар теле һәм әдәбияты дәресләренә 136 сәгать бирелгән. Шулай ук базис планында һәр сыйныфта сәгатьләр саны бүленеше күрсәтелә. 9 нчы сыйныфта татар теле һәм әдәбияты дәресләренә 136 сәгать бирелә. Әдәбият атанасына 2 сәгать үткәрелә.34 атна исәбеннән елга- 68 сәгать.Татар теле 34 атна исәбеннән- 68 сәгать. Программаның эчтәлеген саклап: “Без Татарстанда яшибез”-4 с.азрак бирелә,”Китап –киңәшчем ,дуствым минем”-6с. азрак бирелә,”Һөнәр сайлау”-14с.азрак бирелә,”Ата-анага хөрмәт мәңгелек;аралашу әдәбе”-18с.азрак бирелә,”Буш вакыт”-16с.азрак бирелә, “Табигать һәм кеше”-6 с.азрак бирелә,”Беркем дә бернәрсә дә онытылмый”-.4 с.азрак бирелә.Әлеге үзгәреш теманың эчтәлеген тулысынча ачарга ярдәм итә.Эш барышында түбәндәге кыскартылмалар кертелде: бәйләнешле сөйләм үстерү-БСҮ,хаталар өстендә эш-ХӨЭ,лексик-граматик формаларны камилләштерү-ЛГКК,ДМС-диалогик,монологик сөйләм,МТК-милли төбәк компоненты.

9 б сыйныфына кыскача характеристика.Әлеге сыйныфта барлыгы 18 укучы укый.Укучылар уртача белем һәм күнекмәләргә ия,өйрәнелгән материалны кулланганда грамматик,лексик хаталар җибәрә.Укучыларның үзләштерү дәрәҗәсе буенча мөстәкыйль, иҗади эшчәнлеккә һәм бәйләнешле сөйләм үстерүгә игътибар бирелә.

Татар теленә өйрәтүнең төп максатыгамәли максат: телне аралашу чарасы буларак үзләштерү өчен, укучыларга гаилә-көнкүрешкә, уку хезмәтенә бәйле сөйләм ситуацияләре кысаларында белем бирү һәм күнекмәләрен үстерү. Гомуми белембирү максаты укучыларның акыл эшчәнлеген активлаштыру, логик фикерләү сәләтен камилләштерү, сөйләм культурасын үстерүдән гыйбарәт. Тәрбияви максат балаларның рухи дөньяларын баету, аларны татар халкының мәдәнияте һәм сәнгате белән таныштыру, төрле милләт вәкилләре арасында дуслык һәм хөрмәт хисе тәрбияләүгә юнәлтелә.

Бурычлар:

Гамәли максатка ирешү өчен,укучыларда татар сөйләмен тыңлап аңлау күнекмәләрен булдыру; диалогик һәм монологик сөйләм күнекмәләрен үстерү; төрле жанрдагы татар текстларын аңлап укуга өйрәтү; дөрес язу һәм язма сөйләм күнекмәләрен булдыру; татар теленең фонетик, орфоэпик, лексик, грамматик нигезләрен һәм үзенчәлекле тел күренешләрен гамәли үзләштерү.

Гомумдидактик һәм тәрбияви максатларга ирешү өчен, укучыларның акыл хезмәте күнекмәләрен булдыру; татар сөйләм этикеты үрнәкләрен кулланып, әңгәмә корырга, фикер йөртергә, хәбәр итәргә күнектерү; татар дөньясына караган милли традицияләр, ризыклар, бәйрәмнәр, уеннар, халык авыз иҗаты үрнәкләре белән таныштыру һәм татар әдәбияты, сәнгате, мәдәнияте турында мәгълүмат җиткерү.

Коммуникатив нигездә татар теленә өйрәтү гомумдидактик принципларга ( фәннилек, аңлылык, аңлаешлылык, системалылык, эзлеклелек, күрсәтмәлелек, белемне ныклы үзләштерү); психологик принципларга ( мотивация булдыру, укучыларның шәхси-психологик үзенчәлекләрен исәпкә алу); лингвометодик принципларга ( коммуникативлык, комплекслылык, укытуны телдән алып бару, телгә өйрәтүне гамәли эшчәнлеккә юнәлтү, тел һәм сөйләм күренешләрен сайлау һәм өйрәтүгә функциональ якын килү, тел күренешләрен концентрик рәвештә урнаштыру һәм этапларын өйрәтү, лексик-грамматик материалны синтаксик нигездә үзләштерү, укучыларның ана теле үзенчәлекләрен исәпкә алуга таянып оештырыла.

Курс телдән һәм язмача аралашу темаларына бүлеп өйрәнелә.Программада сөйләмнең орфоэпик, интонацион, орфографик ягын, лексик ягын, грамматик ягын үзләштерүгә таләпләр куелган. Сөйләм эшчәнлеге төрләренә өйрәтүгә таләпләр төгәл һәм ачык билгеләнгән. 9 нчы сыйныфта грамматик материал элек өйрәнелгәннәрне кабатлауга корылган, ләкин тулыландырыла, кызыклы мәгълүматлар белән баетыла. Татар теленә өйрәткәндә предметара бәйләнеш әһәмиятле урын тота: геграфия, тарих. рус теле һәм башка фәннәрне кулланып укыту дәресне эчтәлекле һәм мавыктыргыч итеп оештырырга мөмкинлек бирә.

9 нчы сыйныф өчен әдәби әсәрләрнең минимумы:

1.И.Юзеев “Татарстаным”.

2.р.Вәлиев “Саумы китап”.

3.К.Насыйри “Әбугалисина”.

4.М.Мәһдиев “Колямбу плантациядә үсә”.

5.л.Ихсанова “Бер маҗара”.

6.Г.Әпсәләмов “Ак чәчәкләр”.

7.Г.Ахунов “Хәзинә”.

8.И.Юзеев “Таныш моңнар”.

9.Р.Вәлиева”Гомәр һәм һөнәр”.

10”.Алтын алмалар” татар халык әкияте.

11.”Зирәк карт “ татар халык әкияте.

12.С.Хәким “Әнкәй”.

13.А.Шамов “Госпитальдә”.

14.Н.Әхмәдиев “Ана”.

15.И.Гази “Ак сирень”.

16.Ф.Яруллин” Ике кояшым бар Илсөя”.

17.Г.Шәрәфи”Күңелдә гөлләр үсә”.

18.Ш.Галиев” Урам ул нинди?”.

19.Р.Миңнуллин “Ә ни өчен?”.

20.”Солтангәрәйнең язмышы”.

21.Р.Мөхәммәдиев “ Беренче умырзая”.

22.М.Гафури “Кыр казы”.

23.Р.Бәшәр “Авыру урман”.

24.Ф.Кәрим “Ватаным өчен”.




Укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләр:


1. Татар әдәбиятның күренекле язучылары һәм шагыйрьләре, аларның әсәрләре турында мәгьлүмат булдыра;

2.Әдәби әйтелеш нормаларын саклап, дөрес, йөгерек, сәнгатьле уку;

3.Укыганның эчтәлеген өлешчә, яки тулы аңлап бару;

4.Укыганда сүзлекләр куллану;

5Укыганнан кирәкле информация таба белү;

6.Укыганга план төзи белү;

7.Әсәрнең эчтәлегендә яктыртылган проблемаларны аңлый белү, ул проблемалар буенча үз фикерләрен әйтә белү;

8.Әсәрдәге геройларны характерлый белү , алар турында үз фикерен әйтә белү;

9. Әсәрнең авырлыгын , катлаулылыгына, күләменә карап , кыскача яки тулы эчтәлеген сөйли белү;

10.Әсәр эчтәлеге буенча диалогик сөйләмдә катнашу, сорауларга җавап бирү;

11.Аерым автор, аның әсәре, гомумән, әдәбият турында кирәкле мәгьлүматны белешмә әдәбият, матбугат, интернет чаралары аша таба белү.

Программа буенча атнага 2 сәгатьтән елга 68 сәгать каралган, укыту базис планы буенча да атнага 2 сәгатьтән елга 68 сәгать бирелгән.


Программаның эчтәлеге


Эш программасында

сәг. саны

Темага караган төп төшенчәләр

БСҮ

1

Без Татарстанда яшибез.

12

Актив лексиканы кулланып, Татарстан турындагы хикәяләрнең эчтәлеген эзлекле сөйли белү.

Контроль монолог

БСҮ Сөйләшү


2

Китап- киңәшчем, дустым минем

12

Алмашлыкларны дөрес кулланып, текстның эчтәлеге буенча сорауларга җавап бирү, әңгәмә төзи белү.


3

Һөнәр сайлау

8

Хикәядән төп фикерне аерып күрсәтү, диалогик-монологик сөйләм оештыру.

БСҮ Сочинение язу

Таныш моңнар” ятлау

4

Ата-анага хөрмәт мәңгелек/ Аралашу әдәбе

12

Иярченле кушма җөмләләрне дөрес кулланып, текстның эчтәлеге буенча

сорауларга язмача җавап бирү яки сөйләү.

БСҮ Контроль монолог

БСҮ Сөйләшү

Әнкәй” ятлау

БСҮ.Сочинение язуга әзерлек

БСҮ Сочинение язу


5

Буш вакыт

9

Тексттан төп фикерне ачыклау, лексик-грамматик нормаларны саклап, диалогик-монологик сөйләм оештыру.

Урам нинди ул ?” ятлау

БСҮ Хикәя язу

Ә ни өчен?” ятлау

Контроль монолог


6

Табигать һәм кеше / Кеше һәм мохит

9

Хикәядән төп фикерне аерып күрсәтү,әйтә белү,геройларга бәя бирергә өйрәнү.


7

Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый

6

Сәнгатьле уку, текст белән мөстәкыйль эшләү, эзлекле сөйләм оештыру.




68



Дәресләрнең һәм практик эшләрнең чирекләп бүленеше



Мәгълүмат һәм белем бирү чыганаклары




УМК


Укытучы өчен методик әдәбият


Укучылар өчен әдәбият

Программа:Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгының“ Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен. Татар теле һәм әдәбияты. Үрнәк программалар., 1- 11 кл. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2011 ел

Дәреслек:Р.З.Хәйдарова, Р.Л.Малафеева «Татар әдәбияты

9 сыйныф» Казан, 2008



1.А.Ш.Асадуллин, Р.А.Юсупов «Рус телле балаларга татар телен укыту методикасы нигезләре» Казан, «Мәгариф» нәшрияты,2006

2.Д.Ф.Заһидуллина «Урта мәктәптә татар телен укыту методикасы»

3. Р.З.Хайдарова «Научно-педагогические аспекты билингвального образования в Республике Татарстан» Набережные Челны, 2006

4. Ф.Ф.Харисов «Татар телен чит тел буларак өйрәтүнең фәнни-методик нигезләре» Казан, “Мәгариф”, 2006.

5.К.С.Фәтхулова, Э.Н.Денмөхәммәтова, Р.З.Хәйдарова Татар теле ГИА 9сыйныф.Казан “Гыйлем” нәшрияты.2012

6.Р.Р.Нигъматуллина «Лингва-1» Учебное пособие и фонохрестоматия для ускоренного изучения татарского языка.

Набережные Челны,

7.К.С.Фәтхулова, Н.Г.Сазонова Татар теленнән тестлар. Казан “Гыйлем” нәшрияты.2012

8.«Фән һәм мәктәп», «Мәгариф» журналлары, “Мәгърифәт”, “Ачык дәрес” газеталары





1.Р.Р.Нигъматуллина «Татар телен өйрәнүчеләр өчен кагыйдәләр һәм күнегүләр җыентыгы 1,2 кисәк» Яр Чаллы, 2006


2.Ф.С.Сафиуллина «Базовый татарско- русский и русско-татарский словарь для школьников» Казань, Тарих, 2007


3.Н.М..Хәсәнова «Рус мәктәпләрендә татар телен өйрәнүчеләр өчен текстлар җыентыгы» Яр Чаллы, 2006


4.Программа буенча каралган язучыларның әсәрләре


5. «Татарстан яшьләре» , «Туган як» газеталары, «Мәйдан», «Казан утлары» журналлары
































Календарь- тематик план

Дәрес темасы

Дәрес тибы


Үткәрү вакыты

Дәрестә эш төрләре, көтелгән нәтиҗәләр


Үзләш-терү дәрәҗә-сен тикшерү

План буенча

Чын-лыкта

1 бүлек-Без Татарстанда яшибез-12 сәг.

1.

Татарстан Республикасы” тексты

ЛКФ



Текстның эчтәлеген аңлау,тәрҗемә итү,

Татарстан Республикасы турында фикерләр.

Тәрҗемә эше


2.

БСҮ.И.Юзеев “Татарстаным” шигыре аша Ватанга мәхәббәт тәрбияләү.

ЛКК



Текстның эчтәлеген белү.Хокук, сайлый, халыкара.

Өйрәнелгән актив

лексик берәмлекләрне

куллану.

.


3.

Казан-тарихи башкала” тексты.


ЛКК



Истә калдыру һәм куллана белү күнекмәләрен булдыру

Казан-тарихи башкала. Монологик сөйләм.

Тәрҗемә итә белү күнекмәләрен үстерү




4.

Казан-тарихи башкала” хикәясе буенча диалогик сөйләм

ЛКК



Текстның эчтәлеген аңлау,тәрҗемә итү, төп фикерне

аерып чыгара алу.Язма сөйләмдә актив лексиканы куллану.Текст буенча диалогик сөйләм төзү.


Диалогик сөйләм

5.

Татар музыка сәнгате” текстындагы танылган шәхесләр .

ЛКФ




Салих Сәйдәшев турында белешмә бирә белү.

Язма сөйләмдә актив лексиканы куллану.

Сүзлекләр белән эшли белү.


6

Татар музыка сәнгате” тексты

ЛКФ



Татар телендә сүз тәртибен аеру.

З.Яруллин турында белешмә бирә белү. Ул-беренче кыллы оркестр төзегән халык музыканты. Текстның эчтәлеге буенча план төзи белү.Татар музыка сәнгате тур сөйли белү


7.

Композитор А.Ключарев биографиясе .

ЛКФ



Композитор А.Ключарев биографиясе .

А.Ключарев турында белешмә бирә белү.

Кешене бөек зат буларак бәяләү


8.

Композитор А.Ключарев биографиясе буенча контроль монолог

ЛКК



Куелган сорауларны,текстны аңлау,эчтәлеген сөйләп бирә алу.Композиторның хезмәтенә күзәтү.

Кешене бөек зат буларак бәяләү

Контроль монолог №1

9.

Композитор С.Гобәйдуллина, биографик белешмә.

ЛКФ



Композитор турында белешмә

С.Гобәйдуллина турында белешмә бирә белү.

Сүзлекләр белән эшли белү.


10.

Татар театры” тексты.


ЛКФ




Театр туган көн.

Өйрәнелгән актив

лексик берәмлекләрне

куллану.

Сораулар буенча тексттан тыш материаллар белән мөстәкыйль эшләргә өйрәнү.


11.

Татар театры” тексты буенча БСҮ

ЛГКК



Төп фикерне әйтә алу.

Язма сөйләмдә

актив лексиканы куллану.

Театр барлыкка килү турында фикер алышу, белешмә бирә белү

БСҮ № 1


12.

БСҮ .Сочинение. ”Театр-яктылыкка,нурга илтә”.

ЛГКК



Театрга мөнәсәбәт.

Язма сөйләмдә

актив лексиканы куллану.

Тексттан тыш материаллар белән мөстәкыйль эшләргә өйрәнү

Сочине-ние №1

БСҮ№2


2 бүлек-Китап- киңәшчем, дустым минем -12 сәг.

13.



ХӨЭ. Разил Вәлиев“Саумы китап” тексты.


ЛКФ



Текстның эчтәлеген, ситуатив биремнәрне аңлау.

Мәктәп, китапханә темасына кагылышлы лексиканы иркен куллану .Алар турында сөйли белү.

Тәрҗемә итә белү күнекмәләрен үстерү


14.

Мәктәп китапханәсе.

ЛКФ



Өйрәнелгән актив лексик берәмлекләрне куллану.Нинди китап уку файдалы? Өйдә нинди китаплар бар?

Диалогик сөйләм


15.

К.Насыйри биографиясе.”Әбүгалисина” әсәре .

ЛКФ



Бөек шәхеснең күп кырлы эшчәнлеген истә калдыру.

Текст буенча план төзү, сөйләү.

Беренче чиратта белемле булырга кирәк


16.

Әбүгалисина” (“Мәгарәдә”) хикәясендә Әбелхарис һәм Әбүгалисина образлары.


ЛКК



Мәгарә, ялчы, атаклы

Текст буенча план төзү, сөйләү, геройларга характеристика бирә белү, үз фикереңне әйтә белү

Кызыклы фактлар турында сөйли белү.


17.

Татар халкында беренче китап кайчан барлыкка килгән?


ЛКФ



Китаплар иленнән кызыклы фактлар турында сөйли белү.

Беренче китап барлыкка килү турында фикерләшү.

Тексттан тыш материаллар белән мөстәкыйль эшләргә өйрәнү

Диалогик сөйләм

18.

М.Мәһдиев биографиясе.

ЛКФ



Язучының күп кырлы эшчәнлеген истә калдыру.

М.Мәһдиев турында белешмә бирә белү.

Сүзлекләр белән эшли белү.


2нче чирек

19.

Колаямбу плантациядә эшли” хикәясе.

ЛКФ



Хикәянең төп эчтәлеген аңлауга ирешү.

Текст буенча план төзү, сөйләү.

Эчтәлекне план буенча сөйли белү


20.

М.Мәһдиев “Колаямбу плантациядә эшли” хикәясендә авторның фикере.

ЛКК



Белем алу һәм тормышта үз урыныңны табу турында сөйләшү.

Сөйләм яңалыгын дөрес җиткерү.

Мин ...укырга яратам


21.

Л.Ихсанованың биографиясе



ЛКФ



Язучының тормыш юлы, иҗаты.

Л.Ихсанова турында белешмә бирә белү.

Тыңлап аңлау , диалогик, монологик сөйләмне камилләштерү

Диалогик сөйләм

22.

Бер маҗара”хикәясенең 1нче кисәгендә Надир образы.

ЛКК



Дәреснең темасын, куелган максатларын дөрес аңлау.

Текст буенча план төзү, сөйләү. Төп геройны билгеләү.

Сүзлекләр белән эшли белү


23.

Бер маҗара” хикәясе. “Белемле кеше меңне егар, белемсез кеше берне егар” мәкале белән Нәфисә апаның фикере арасындагы уртаклык.

ЛКК



Геройның кичерешләре.

Лексик- грамматик нормаларны саклап аралашу.

Эчтәлекне эзлекле итеп сөйләү, үз фикереңне әйтә белү.


24.

Белем һәм китап” темасы буенча укылган текстларга анализ

ЛГКК



Фикер алышу.

Уңышлы кеше, уңышлы бизнес оештыру өчен...

Үз фикереңне әйтә белү.



3 бүлек-Һөнәр сайлау-9 сәг.

25.

Г.Әпсәләмов биографиясе.


ЛКФ



Үз гаилә кешеләренең һөнәре турында фикер алышу.

Минем әтием ...булып эшли.Ул үз эшен ярата.

Үз фикереңне әйтә белү.



26.



Г.Әпсәләмов

Ак чәчәкләр”әсәрендә профессор Әбүзар Таһиров образы.

ЛГКК



Хастаханә, дәвалау, кадрлар,

Кешене кеше иткән мөһим сыйфатлар: мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек

Тыңлап аңлау , диалогик, монологик сөйләмне камилләштерү

Диалогик сөйләм


27.

БСҮ ”Безнең тормышта ак халатлы кешеләрнең роле” дигән темага инша.

ЛКК



Җаваплы, белемле, төгәл, кабул итү.

Кешене кеше иткән мөһим сыйфатлар: мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек

язма сөйләмдә актив лексиканы куллану

БСҮ №3.


Сочине-ние №2.

28.

Г.Ахунов биографиясе.

ЛКФ



Язучының тормыш юлы турында белешмә бирү.

Төрле һөнәр кешеләренә хас сыйфатлар тур фикер алышу.

Тыңлап аңлау , диалогик, монологик сөйләмне камилләштерү


29.

Хәзинә” әсәреннән өзек.

ЛКК



Кешенең уңай холык сыйфатларын күрсәтә белү.

Өлкәннәр һәм бала психологиясе.

Мөстәкыйль тәрҗемә итүне оештыру


30.

Шагыйрь И.Юзеев.

Тормышы, иҗаты.

ЛГКФ



Язучының тормыш юлы турында белешмә бирү.

Кешене кеше иткән мөһим сыйфатлар: мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек.

Тыңлап аңлау , диалогик, монологик сөйләмне камилләштерү




31.

Шагыйрь И.Юзеев.

Таныш моңнар” поэмасы.

ЛКК



Куелган сорауларны аңлау.

Җавап бирү, язма сөйләмдә актив лексиканы куллану.

Сәнгатьле итеп сөйли белү

Поэмадан өзекне ятлау

32.

Резеда Вәлиева биографиясе , иҗаты.

ЛКФ



Мин буйый беләм.

Мин ...булырга телим, чөнки...

Мин гөлләр үстерергә яратам




4 бүлек-Ата-анага хөрмәт мәңгелек-12 сәг.\Аралашу әдәбе

3нче чирек


33.

Резеда Вәлиева

Гомәр һәм һөнәр” шигыре .

ЛКФ



Үзеңә ошаган һөнәрне яклый белү.

Шигырь буенча диалогик сөйләм төзү.

Геройга характеристика

Диалогик сөйләм

34.

Татар халык әкияте “Алтын алмалар”.


ЛКФ



Текстның эчтәлеген белү.Дуслыкны саклый белү.

Дөресен әйтү авыр, ләкин...

Нинди сыйфатларың үзеңә ошамый?

Сәнгатьле укуны камилләштерү


35.

Алтын алмалар” әкиятендә ярлылык һәм байлык буенча БСҮ


ЛГКК



Күрмәмешкә салышу, әшәке, битараф,ярлылык, байлык кебек төшенчәләр турында әңгәмә, әкиятнең асылы буенча фикерләр тыңлау.

Сәнгатьле итеп сөйли белү

БСҮ №4


36.

Татар халык әкияте “Зирәк карт” .



ЛКФ



Бәхет төшенчәсен аңлау.

Өлкәннәргә ихтирам, яшьлек, картлык төшенчәләре, мәкальләр тикшерү.

Сәнгатьле укуны камилләштерү


37.

Зирәк карт” әкиятендә яманлык һәм яхшылык. БСҮ


ЛКФ



Ярыймы, ярамыймы?

Кешене тыңлый белмәү-начар гадәт.Яманлыкны яхшылыктан аера белү.

Сәнгатьле итеп сөйли белү, үз фикереңне төгәл итеп әйтә белү

БСҮ №5


38.

С.Хәким тормышы һәм иҗаты


ЛКФ



Балачак бәйрәмнәре.


Гашыйклар көнен кайда, ничек бәйрәм итәләр?Сез ничек аралашасыз?

Тыңлап аңлау , диалогик, монологик сөйләмне камилләште





39.

С.Хәкимнең “Әнкәй” шигыре.

ЛКК



Төп геройның әнисенә булган кичерешләрен дөрес бәяләү.

Кайбер кешеләр гел үзләре генә сөйлиләр.

Әниләргә карата шигырьләр язу

Шигырь

ятлау

40.

А.Шамовның “Госпитальдә”хикәясе.

ЛКК



Ана белән баланың эчке кичерешләре турында әйтә алу

Сөйләшү әдәбе турында сөйләшү, фикер алышу

Тыңлап аңлау , диалогик, монологик сөйләмне камилләште


41.

Госпитальдә” хикәясендә ана белән бала очрашуы.


ЛГКК



Кайчан, нәрсә турында сөйләшергә мөмкин.

План төзеп эчтәлекне сөйләү, ана белән бала арасындагы мөнәсәбәтләр, олы кешегә ихтирам хисе тәрбияләү.

Сүзлек белән эшләүне камилләштерү


42.

Госпитальдә” әсәре, геройларның кичерешләре.

ЛКК



Ана белән баланың эчке кичерешләре.

Образларга характеристика.

Сүзлек белән эшләүне камилләштерү


43.

Н.Әхмәдиевнең “Ана” әсәре.

БСҮ Сочинение язарга әзерлек

ЛГКК



Ришатка характеристика бирергә әзерләнү. Сөйләшү әдәбе турында фикер алышу.

Ана белән бала арасындагы мөнәсәбәт.

Әсәр буенча әңгәмә оештыру.

Үз фикереңне әйтә белү

БСҮ № 6.

44.

БСҮ Сочинение.

Минем әнием”

ЛГКК




Ана белән Ватан арасында бәйләнеш төшенчәсе.

Мәкальләр белән аңлату.

язма сөйләмдә актив лексиканы куллану

Сочине-ние № 3.

БСҮ№7


5 бүлек-Буш вакыт -9 сәг.

45.

Хөэ. Г. Шәрәфинең “Күңелләрдә гөл үсә” хикәясендә Фәсәхәт әби образы.

ЛКФ



Фәсәхәт әбигә характеристика бирү.


Эчтәлек өстендә эш, мәкальләрне аңлату.

Сүзлекләр белән эшли белү.


46.

Г. Шәрәфинең “Күңелләрдә гөл үсә” хикәясендә күршеләрнең бер-берсенә мөнәсәбәте.

ЛКК



Иярчен сәбәп җөмләле кушма җөмләләрнең төрләрен аера белү.

План төзеп эчтәлеген сөйләү, ситуатив күнегүләр.

Тыңлап аңлау , диалогик, монологик сөйләмне камилләште


47..

Ш.Галиевнең “Урам нинди ул?” шигыре.


ЛКФ



Дусларыңны спорт белән шөг-ргә кирәклегенә инандыру.

Кешенең уңай сыйфатларын үзеңдә дә күрсәтә белү.

Сәнгатьле укуны камилләштерү


Шигырь-не ятлау

48.

БСҮ .”Без,безнең ишегалдыбыз һәм урамыбыз”

ЛКК



Ял көнен планлаштыру:”Әйдә, дискотекага барабыз.Бүген яңа музыка була”.

язма сөйләмдә актив лексиканы куллану

БСҮ № 8

49.

Р.Миңнуллинның биографиясе . “Әни кирәк” шигыре.

ЛКФ



Караган кино турында фикер алышу.

Фигыль юнәлешләрен дөрес куллану.

Миңа ошый, чөнки..


50.

Р.Миңнуллин

Ә ни өчен?” шигыре

ЛКК



Компьютер уеннары, программалар төзү, аралашу, теркәлү турында сөйләшү

Мин үз сайтымны булдырдым

Онлайнда аралашам

Дуслыкны саклый белү турында фикерләр

Шигырь-не ятлау

51.

Ш.Еникеев “Солтангәрәйнең язмышы” әсәре


ЛКФ



Сөйләшү әдәбе турында фикер алышу.

Эчтәлек буенча эшләү,үз фикереңне җиткерү.

Сүзлек белән эшләүне камилләштерү



52.

Ш.Еникеев.

Солтангәрәйнең язмышы” әсәрендәге төп герой..


ЛКК



Хикәянең төп эчтәлеген аңлауга ирешү.

Геройның язмышы.

Тыңлап аңлау , диалогик, монологик сөйләмне камилләштерү

Контроль

Монолог №2

4нче чирек


53.

Тирәбездә яхшы кешеләр” темасы буенча үтелгән текстларга анализ



ЛКФ



Кешеләр арасында дуслык, бер-береңә игътибарлы булу мәсьәләсен актуальләштерү.

Аралашу- үзе бер осталык.Тирәбездәге кешеләргә игътибарлы булу, ярдәм сыйфатлары .

диалогик, монологик сөйләмне камилләштерү

Диалогик сөйләм


6 бүлек-Кеше һәм мохит-9сәг.

54

Чишмәләр” тексты



ЛКК



Табигать һәм кеше арасында бәйләнеш.

Таб-не сакларга кирәк.

Табигатькә карата сак караш тәрбияләү. Мин-аның баласы

Контроль

Монолог №3

55.

Минем дустым” тексты .

ЛКФ



Кешенең портретын тасвирлый белү.

Кешеләр арасында дуслык, бер-береңә игътибарлы булу мәсьәләсен актуальләштерү.

Дуслык турында мәкальләр

Контроль

Монолог №4

56.

Р.Мөхәммәдиев биографиясе, иҗаты

ЛКФ



Р.Мөхәммәдиев биографиясе.

Проблемалар күп, аларны саный белү

Табигатьне- саклау безнең бурыч



57.

Р.Мөхәммәдиев. “Беренче умырзая” әсәре.

ЛКК



Хикәянең төп эчтәлеген аңлауга ирешү.

Янгын булмасын өчен...

Табигатькә карата сак караш тәрбияләү


58.

М.Гафури биографиясе, иҗаты.

ЛКФ



М.Гафури биографиясе.

Табигатькә сакчыл караш.

Сораулар буенча төгәл җавап бирү


59

М.Гафури.

Кыр казы” хикәясе.

ЛКФ



Куелган сорауларын аңлау, эчтәлеген сөйләп бирә алу.

Кешеләр һәм кошлар арсында дуслык, образга характеристика.

Эчтәлекне план буенча сөйли белү


60.

БСҮ.“Табигатьне саклау»

ЛКК



Хикәянең төп эчтәлеген аңлауга ирешү.

Табигатькә карата сак караш тәрбияләү.

Хезмәтнең тормыштагы роле мәсьәләсе

Диалогик сөйләм

БСҮ№9

61.


Р.Бәшәрнең “Авыру урман” шигыре.

ЛКФ



Үсемлек, буын, зарарлы,

Табигатькә карата сак караш тәрбияләү.

Урманнарга сак караш тәрбияләү



62.

Кеше һәм мохит” бүлегендәге текстларга анализ


ЛГКК



Кешеләр һәм тирә- як мохите.

Табигать һәм кеше.

Мәкальләр кулланып үз фикереңне әйтеп бирү

Диалогик сөйләм


7 бүлек- Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый -6 сәг.

63.

И.Гази иҗаты.


ЛКФ




БВсугышы турында сөйләшү.

1941 нче елда башлана...

БВсугышы турында белешмә бирә белү


64.

И.Гази . “Ак сирень” хикәясеннән өзек.

ЛКК



Җиңү байрагын элүчеләр, ветераннар турында сөйләшү

Сыйфат дәрәҗәләрен, фигыль төркемчәләрен дөрес куллану

Кемнең бабасы сугышта катнашкан?


65.

Ф.Яруллин тормыш юлы, иҗаты



ЛКФ



Язучының тормыш юлы, биографиясе.

Ф.Яруллинның иҗатын искә төшерү, шәхси мөнәсәбәтләрләре турында сөйләшү.

Сүзлек кулланып тәрҗемә итүне күзәтү


66.

Ф.Яруллин “2 кояшым бар, Илсөя” әсәреннән өзек .

ЛКК



Язучының тормыш юлын истә калдыру.

Лексик-грамматик нормаларны саклап аралашк .

Сүзлек кулланып тәрҗемә итүне күзәтү


67.

БСҮ.“Р.Бәшәр “Авыру урман” әсәрендә табигатькә сак караш.

ЛКК



Текстның эчтәлеген аңлау

Табигатне саклау проблемалары турында фикер алышу.

Сүзлек белән эшли белү .Байрак элүче татар егетләре.

БСҮ№10

68.

Ф.Кәрим “Ватаным өчен” шигырендә патриотизм.


ЛГКК



Язучылар турында мәгълүматларны камилләштерү, ел буена өйрәнгәннәрне искә төшерү , кабатлау.

Кешеләр арасында дуслык, бер-береңә игътибарлы булу мәсьәләсен актуальләштерү .

Үз фикереңне төгәл, тулы җавап белән бирү

БСҮ№11










Общая информация

Номер материала: ДБ-196130

Похожие материалы