Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Рабочие программы / Рабочая программа по татарской литературе 6 класс

Рабочая программа по татарской литературе 6 класс


  • Другое

Поделитесь материалом с коллегами:

«Каралды» «Килешенде» «Раслыйм»

МБ җитәкчесе «5нче лицей»ГБМБУ-нең уку-укыту һәм «5 нче лицей »ГБМБУ директоры

__________/Г.Г.Таһирова/ милли мәсьәләләр буенча ___________/Г.Г.Рәхмәтуллина/

Беркетмә № директор урынбасары Боерык №

« » _________ 2016 нчы ел. __________/Д.А..Шәфиева/ « » ___________2016 нчы ел.

« » __________ 2016 нчы ел.





Казан шәһәре Вахитов районы

«5 нче лицей » гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе

6 нчы СЫЙНЫФНЫҢ ТАТАР ТӨРКЕМЕ ӨЧЕН ТАТАР ӘДӘБИЯТЫННАН

ЭШ ПРОГРАММАСЫ

Камалиева Гөлназ Илдус кызы, татар теле һәм әдәбиятыннан төп гомуми белем бирү программасын гамәлгә куючы

педагогик хезмәткәр




Педагогик киңәшмәнең

____нче утырышында каралды


_____” _______, 2016 нчы ел





2016-2017 нче уку елы.




Аңлатма язуы


Татар әдәбияты

6 нчы сыйныф (татар группасы)

Еллык сәгать саны: барысы 35 сәгать, атнага 1 сәгать


6 нчы сыйныф өчен эш программасы түбәндәге документларны исәпкә алып төзелде:

  1. Россия Федерациясендә мәгариф турында” 2012 елның 29 декабрендәге 273-ФЗ номерлы Федераль законы.

2. Татарстан Республикасының 22 нче июль 2013 нче елда чыккан 68 нче номерлы «Мәгариф турындагы» Законы;

  1. Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы законы (2004ел, 1 нче июль).

  2. “2014-2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт программасы” (2013 ел, 25 октябрь).

  3. Татарстан РеспубликасыМәгариф һәм фән министрлыклары тарафыннан расланганРус мәктәпләрендәге рус телендә сөйләшүче балаларга татар телен һәм әдәбиятын укытугомуми белем бирүнең дәүләт стандарты.

6. ТР Казан шәһәре ГБМБУ “5 нче лицей”ның Педагогик киңәшмә карары нигезендә расланган 2016-2017 нче уку елына укыту планы.

  1. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән “Рус телендә урта ( тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы” (татар балалары өчен: 1-11 нче сыйныфлар.- Казан: Мәгариф, 2010).

8. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән “Рус телендә гомуми төп һәм урта белем бирү мәктәпләренең татар сыйныфлары өчен татар әдәбиятыннан үрнәк программа” V- IX сыйныфлар, Казан, 2013. Төзүче- авторлары: Ф. Х. Җәүһәрова.


Укыту предметының укыту планында тоткан урыны

Лицейның 2016-2017 нче уку елына төзелгән уку-укыту планында каралганча , татар әдәбиятыннан атнага 1 сәгать исәбеннән елга 35 сәгать каралган.


  • Эш программасы структурасы

  • Татар әдәбиятының эш программасы өч өлештән тора: аңлатма язуыннан, төп бүлекләрне, белем һәм күнекмәләрне үз эченә алган программаның эчтәлегеннән,укытуның нәтиҗәләреннән.





  • Эш программасының эчтәлеге

  • Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына әдәбият укытуның төп максаты һәм бурычлары

1.Укучыларның татар әдәби телен үзләштерүенә, текстны аңлап, сәнгатьле итеп, йөгерек укуына, дөрес яза белүенә,әдәби тел нормаларын саклап, төрле темаларга иркен сөйләшүенә ирешү, матур әдәбият әсәрләрен мөстәкыйль уку күнекмәләре формалаштыру, телдән һәм язма сөйләмнәрен үстерү.

2.Балаларны гомумән татар әдәбияты, халык авыз иҗаты, татар халкының җыр-музыкасы, сынлы сәнгате белән таныштыру, күренекле язучылар һәм аларның әсәрләрен үзләштерүләренә ирешү, матур әдәбият әсәрләрен(яки әдәби әсәрләрдән өзекне) укып үзләштерү, алар турында үз фикерләрен әйтергә өйрәтү.

3.Әдәби-теоретик төшенчәләрне аңлату һәм кулланырга өйрәтү.

4.Укучыларга татар халкының килеп чыгышы, тарихи язмышы, милләттәшләребезнең тормышы турында мәгълүмат бирү.

5.Халык тарихын һәм мирасын өйрәнү аша укучыларда Ватанга, халыкка, туган илгә мәхәббәт; олыларга , кечеләргә һәм гомумән ,кешеләргә ихтирам, мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек хисләре тәрбияләү.Эстетик тәрбия бирү, табигатькә сакчыл, мәрхәмәтле караш булдыру.

6.Татар, рус һәм башка халыклар әдәбиятларын чагыштырып карау күнекмәләрен үстерү.

7.Әдәби әсәрләрне өйрәнү барышында укучыларны сәнгатьле уку алымнарына өйрәтү дә әһәмиятле.Бу җәһәттән эш түбәндәге юнәлешләрдә алып барыла:

  • - татар теленең үзенчәлекле авазларын әйтү күнекмәләре булдыру;

  • - сүз басымын дөрес куя белү;

  • - логик басымны дөрес куя белү;

  • - җөмләне фразаларга бүлү һәм дөрес пауза белән уку;

  • - тавышны дөрес төшерә һәм күтәрә белү, ягъни интонацияне дөрес куллану күнекмәләре булдыру.

  • Укытуның көтелгән нәтиҗәләре.

  • - сүз сәнгатенең образлы табигатен тою;

  • - өйрәнгән әдәби әсәрнең эчтәлеген аңлау;

  • - классик әдипләрнең (Һ.Такташ, Ш.Маннур, М. Гафури, Ә.Еники, М. Мәһдиев) биографик белешмәләре;

  • - өйрәнгән әдәби-теоретик төшенчәләрне истә калдыру;

  • - әдәби текстны кабул итү һәм анализлау;

  • - әдәби текстның мәгънәви өлешләрен аерып чыгару, укылган буенча тезислар һәм план төзү;

  • - әдәби әсәрнең төрен һәм жанрын ачыклау;

  • - укыган әсәрнең темасын, проблемаын билгеләү;

  • - геройларга характеристика бирү;

  • - сюжет, композиция үзенчәлекләрен, махсус сурәтләү чараларының ролен ачыклау;

  • - әдәби әсәрдәге эпизодларны һәм геройларны чагыштыру;

  • - укылганга үзеңнең мөнәсәбәтеңне белдерү;

  • - әсәрне(өзекне) сәнгатьле итеп уку;

  • - кабатлап сөйләүнең төрләреннән файдалану;

  • - өйрәнелгән әсәргә бәйле рәвештә, телдән һәм язмача фикер белдерү;

  • - укылган әсәр буенча фикер алышуда катнашу, фикерне дәлилли белү;

  • - татар әдәби теленең номаларын нигезләнеп, кирәкле темага телдән һәм язмача бәйләнешле текст төзү;

  • - эстетик зәвыкка туры килә торган әдәби әсәрләрне сайлау һәм аларны бәяләү;

  • - аерым автор, аның әсәре, гомумән әдәбият турында кирәкле мәгълүматны белешмә әдәбия, вакытлы матбугат , Интернет чаралары һ.б. аша эзләү.

Шәхескә кагылышлы нәтиҗәләр

  • шәхеснең әхлакый –рухи сыйфатларын камилләштерү, күпмилләтле илебезгә карата ярату хисләре, татар әдәбиятына һәм башка халыклар әдәбиятына, мәдәниятенә ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләү;

  • төрле мәгълүмат чараларын танып-белү һәм аралашу мәсьәләсен хәл иткәндә(сүзлекләр,энцеклопедия, Интернет ресурслар һ.б. )куллану ;

  • активлыкка, мөстәкыйль фикер йөртүгә, акыл эшчәнлегенә һәм рухи эшчәнлеккә өйрәтү, шәхес буларак формалашуны дәвам итү;

  • үзең белән идарә итүгә юнәлдерелгән белем һәм күнекмәләрне тормышның төрле шартларында куллана белергә өйрәнү, тормышта үз урыныңны күзаллый башлау;

  • милли горурлык, гражданлык хисләре формалаштыру;

  • әхлак нормаларын, җәмгыятьтә яшәү кагыйдәләрен үзләштерү.

Метапредмет нәтиҗәләре

  • проблеманы аңлый белү, гипотеза чыгару, материалны төзү, үз фикереңне раслау өчен дәлилләр сайлый белү, телдән( диологик, монологик) һәм язма сөйләмдә сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен аерып алу, нәтиҗәләрне формалаштыру;

  • укучының үз эшчәнлеген мөстәкыйль рәвештә оештыра белүе, бәяләү, үзенең кызыксынучанлык өлкәсен билгеләве;

  • төрле мәгълүмат чаралары белән эшли, кирәкле мәгълүматны таба, анализлый һәм үз эшчәнлегендә куллана белүе;

  • әдәбиятны музыка, рәсем сәнгате белән бәйләп, сүз сәнгатенең кыйммәтен күрсәтү, матурлыкны танырга өйрәтү;

  • әдәбиятны тел белеме белән бәйләп, әдәби әсәр теленең үзенчәлекләрен, әсәр стилен җиткерү;

  • татар әдәбиятын рус әдәбияты, башка халыклар әдәбиятлары белән бәйләп укытып, әдәбиятлар арасындагы уртак проблемаларны, уртак кыйммәтләрне күрсәтү аша, дөнья культурасы белән таныштыру;

  • әдәбиятны тарих, җәмгыять белем, экология предметлары белән бәйләп, дөнья , яшәү. Табигать, кешелек җәмгыяте турында күзаллау формалаштыру.



Коммуникатив УУГ (КУУГ)


  • төрле фикерләрне исәпкә алып эш итү;

  • үз фикерен тексттан өземтәләр китереп дәлилли белү;

  • бер фикер кабул иткәнче, төрле җавапларны тыңлау, чагыштыру, нәтиҗә ясау;

  • күмәк эш вакытында, бигрәк тә фикер агышлары төрле булганда, бер фикергә килә белү;

  • укылган, тыңланган әсәрләр буенча сораулар бирә алу;

  • үз эшен контрольдә тоту, иптәшләренә ярдәм итү;

  • коммуникатив күнекмәләрнең кеше тормышындагы ролен билгеләү;

  • үз фикерләрен телдән һәм язма формада җиткерә белү;

  • башкаларны тыңлый, кирәк булганда үз фикерләрен үзгәртә алу;

  • иптәшләре каршында төрле темаларга чыгыш ячау;

  • бергәләп эшләгәндә бердәм карар кабул итә белү;

  • текст буенча сораулар куя белү.





Предмет нәтиҗәләре танып – белү өлкәсендә

- төрле жанрдагы әдәби әсәрләрне аңлап һәм иҗади уку

- сәнгатьле уку;

Шигъри кабатлап сөйләүнең төрле төрләреннән файдалану (тулы итеп, кыскача, сайлап. Аңлатмалар белән, иҗади бирем белән);

- текстларны яисә чәчмә әсәрдән өзекләрне яттан өйрәнү;

- әсәрләрне анализлау һәм шәрехләү;

- план төзү;

- әдәби әсәрләр буенча һәм тормыштан алган фикер карашларга, хис-кичерешләргә нигезләнеп, тулы яки мини сочинение язу;

- укучыларны иҗади эшчәнлеккә тарту, проект эшләре белән кызыксындыру;

- татар һәм башка халыклар фольклорында, Россия һәм чит ил классиклары иҗатында төп проблемаларны аңлау;

- әдәби әсәрләрнең чор һәм язылышы арасындагы бәйләнешен, аларда салынган вакыт, шәхси кыйммәтләр, аларның яңача яңгырашын аңлау;

- әдәби әсәрләрне анализлау, аларның билгеле бер жанрга каравын, теманы аңлау һәм формалаштыру, идеясен тотып ала белү;

- әдәби әсәрнең әхлакый ягын дөрес чамалу;

- геройларга характеристика бирү, төрле әсәрдәге бер яки берничә герой белән чагыштыра белү;

- композиция, сюжет элеменларын, телнең сурәтләү чараларын, аларның әсәр эчтәлеген ачкандагы ролен ачыклау;

- әдәби әсәрне анализлаганда гади әдәби терминология куллану;

- өстәмә белем чыганакларыннан язучыларның тормышы һәм иҗаты турында мәгълүмат алу;

- татар әдәбиятының һәм сәнгатенең күренекле вәкилләре, алар иҗаты турында белү;

- әдәби әсәрне язучы иҗатын мөмкин кадәр мөстәкыйль анализлау, чор белән бәйләү өчен кирәкле булган кирәкле булган тарихи, сәяси һ.б.мәгъләматлар бирү;




Әхлакый кыйммәтләр юнәлеше өлкәсендә


  • татар әдәбияты һәм мәдәниятнең әхлакый һәм рухи кыйммәтләрен үзара якынайту, башка халыкларныкы белән чагыштыру;

  • татар әдәбияты әдәбиятына үз мөнәсәбәтен формалаштыра, бәяли белү;

  • өйрәнелгән әдәби әсәрләргә аерым очракларда үзгәреш кертә алу;

  • автор карашын, мөнәсәтен аңлау.


Коммуникатив өлкәдә:


  • төрле жанрдагы әдәби әсәрләрне ишетеп кабул итү, аңлаешлы уку, эчтәлекне дөрес аңлау;

  • чәчмә әсәрләрне яки өзекләрне татар теленең әдәби чараларын һәм цитаталарын кулланып сөли белү, укыган яки ишеткән текст буенча сорауларга җавап бирү, телдән төрле типтагы монолог, диалоглар төзү, әңгәмә кору;

  • бирелгән темага, укылган әсәр темасы, проблемасына сочинение, сыйныф яки өйгә бирелгән иҗади эшләр, гомуммәдәният темаларына проект эшләре башкару.



Эстетик өлкәдә


  • әдәбиятның образлы дөньясын сүз сәнгате күренеше буларак аңлау, әдәби әсәрләрнең эстетик вазифасын, әдәби образлар тудырганда сурәтләү көчен аңлау.



Рус мәктәбендә укучы татар балаларына әдәбияттан

тәкъдим ителгән әсәрләр минимумы

(төз. Ф.Х. Җәүһәрова, К.С. Фәтхуллова)


6 нчы сыйныф (13 әсәр)

Татар әдипләренең әсәрләре.

  1. Г.Тукай. “Шүрәле”, “Туган авыл”;

  2. М. Гафури. “Ана”;

  3. Һ. Такташ.”Мокамай”;

  4. М. Җәлил.”Имән”, “Чәчәкләр”;

  5. Ә. Еники. “Матурлык”;

  6. Г. Бәширов. “Сабантуй”;

  7. И. Гази. “Онытылмас еллар”(өзек);

  8. М. Мәһдиев. “Фронтовиклар” (өзек).


Биографик белешмәләр:

  1. Һ. Такташ;

  2. Ш. Маннур;

  3. М. Гафури;

  4. Ә. Еники;

  5. М. Мәһдиев(ике әсәр буларак карала


Рус язучыларының тәрҗемә әсәрләре:

А.Чехов. “Анюта”


Авторлар тарафыннан ятлау өчен

Тәкъдим ителгән әсәрләр:


  1. Г. Кандалый. Афоризмга әйләнгән шигырь юллары.

  2. Г.Тукай. “Туган авыл”.

  3. М. Гафури. “Ана теле”.

  4. Һ. Такташ. “Мокамай”

  5. М. Җәлил. “ “Имән”

  6. Ә. Еники. Матурлык” (өзек)








Дәресләрдә кулланышта булган теоретик материал:


Лирик герой, хикәяләүче герой , рифмадаш сүз, рифма төрләре,сюжет пейзаж, юмор, сатира, портрет , строфа, бәет строфасы, метафора, сынландыру,эпитет,сүз уйнату, ирония турында төшенчә, инверсия, афоризм, повесть баллада, бәет, кече эпик,жанр, мәкаль, чагыштыру, балет, либретто, җыр төрләре, хикәя, прототоп, хикәяләүче образы.



Төп эчтәлекнең, темаларга, бүленеше

Халык авыз иҗаты


Халык җырлары. Җырларның туу тарихы. Халык җырлары турында әдипләр фикере.

Фәнис Яруллин. “Җыр” шигыре. Шагыйрьнең җырларга биргән бәяләмәсе. Җыр турында татар галимнәре – И. Надиров, К.Миңнуллин. “Җырны булмый үтереп”. Халык җырларының төрләре: Йола һәм уен җырлары, тарихи җырлар, лирик озын җырлар, кыска җырлар. Җыр турында татар халык җырчылары фикере. Җыр турында мәкаль. табышмаклар.



Борынгы әдәбият үрнәкләре


Йосыф Баласагунлы. Биографик белешмә. “Котадгу белек” поэмасы. Поэмадан тел һәм белем турындагы өзекләр. Белемле, укымышлы, гадел, киң күңелле, сабыр, тәрбияле, әхлаклы кеше - автор идеалы.

Белем турында татар халык мәкальләре.


ХVIII йөз әдәбияты


Габделрәхим Утыз Имәни. Тормыш юлы турында кыскача белешмә.“ “Гыйлемнең өстенлеге турында“ әсәреннән өзек. Белем бәхет ачкычы. Укымышлы кешегә бәя. Җитәкчеләрнең, кешеләр белән эшләүчеләрнең белемгә мөнәсәбәте.

“Татулык турында”. Кешеләр һәм күршеләр арасындагы бәйләнеш. Дус, тату яшәүнең өстенлекләре.

Сату итү турында “ Хыянәтсез сату итүнең фани дөньяда да, бакыйлыкта да үзең өчен кирәклеге. Сатучы һәм сатып алычу арасындагы гаделллек.

Мөхәммәдшәриф Габдрәшит улы . “Кәҗә бәете”. Х1Х йөз язучылары белән танышуны дәвам итү. Бәет жанры турында төшенчә.


Х1Х йөз әдәбияты


Габделҗаббар Кандалый. Тормыш юлы турында белешмә. “Мулла белән абыстай” шигыре. Үз хезмәт вазифаларына кул селтәгән, бар уе ашау-эчүдә генә булган мулла образы. Сатирик үткенлеге, реалистик характеры һәм халыкчан тел-сурәтләү чаралары белән язылган әсәр. “Кыйссаи Ибраһим әдһәм”. Әсәрдә бирелгән бәйсезлек идеясе. Кешенең кадере мал-мөлкәткә, олуг дәрәҗәдә түгел. Алтын – көмеш, затлы киемнәрнең җәннәткә алып бармавы. Афоризмнар. Халык мәкальләре рәаешендәге канатлы сүзләр. Чарланган, җыйнак һәм акыллы әйтелгән икеюллы фикерләр.

Әдәбият теориясе. Юмор һәм сатира. Афоризм.


ХХ йөз әдәбияты


Габдулла Тукай. Алдагы сыйныфларда шагыйрь турында өйрәнгәннәрне тирәнәйтү. “Туган авыл” шигыре. Шагыйрьнең туган авылына мәхәббәте. Арчададагы Әлифба музее.

“Шүрәле” поэмасы. Татар халык әкиятенә нигезләнеп язылуы. Кырлай табигатенең матурлыгы, аның белән хозурлану, темаларының сәнгатьчә хәл ителеше. Шурале һәм Былтыр образлары. Былтырның хәйләсе. Үлмәс әсәр буенча куелган “Шурәле” балеты.

Әдәбият теориясе. Поэма жанры, балет.

“Исемдә калганнар” әсәре. Шагыйрьнең авыр балачак еллары турында хәтерендә сакланган һәм башка кешеләр сөйләгән истәлекләргә таянып язылган әсәрләре. Ятим балага төрлечә мөнәсәбәт. Габдулла – халык баласы.

Гаяз Исхакый. Тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә. “Кәҗүл читек” хикәясе. Әсәрдә бала психологиясенең бирелеше.

Мәҗит Гафури. Тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә. Мәҗит Гафуриның Уфадагы мемориаль музей- йорты. “Ана”, “Ана теле” шигырьләре. “Урман” шигыре. Шигырьне Р.Вәлиевнең “Урман” шигыре белән чагыштыру. Бер үк исемдәге ике әсәрдә язу үзенчәлекләрен билгеләү. Язучы әйтергә теләгән фикерне табу. И. Шишкинның “Кояшлы көндә нарат урманы картинасы.

Һади Такташ. Шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты. Такташ турында истәлекләр. “Мокамай” шигыре. Кечккеәдән алынмаган тәрбиянең зурайгач төзәтә алмаслык хаталарга китерүе. Сыйнфый көрәш елларында үзенә дөрес юл табучылар һәм адашып калучылар язмышы. Лирик геройның Мокамайга мөнәсәбәте. “Иптәшләр “, “Ак чәчәкләр” шигырьләре.

Әдәбият теориясе. Лирик герой, метафора.

Ибраһим Гази. Язучының тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә. “Онытылмас еллар” романыыннан өзек. Беренче бөтендөнья сугышы елларындагы авырлыклар. Авылдагы ачлыкның кешеләр арасындагы мөнәсәбәртенщ йогынтысы. Хәлим образы.

Бөек Ватан сугышы әдәбияты


Муса Җәлил. “Вәхшәт “шигыре. Фашистларның вәхшилеге. Котылгысыз үлем алдында калган ана һәм бала образлары. Фашистларга нәфрәт, изге Ватанны сакларга чакыру.

“Имән” шигыре. Ялгыз имән образы. Үзеңнән соң онытылмаслык яхшы эшләр калдырырлык итеп яшәргә чакыру.

“Чәчәкләр” шигыре. Балаларның чәчәкләр беләш бәйләнеше. Нәниләрнең гөлләр кебек бәхетле яшәве өчен барган көрәш. Илебез азатлыгы өчен һәлак булганнарны онытмау.

Нәби Дәүли. “Дошманнан үч алыгыз” шигыре.

Хәйретдин Мөҗәй. Фронтовик шагыйрҗнең тормыш юлы турында белешмә. “Бүләк“ шигыре. Туган яктан килгән бүләкләр һәм ут эчендә йөргән, туган илен, балаларын сагынган солдат уйланулары.

А.И.Лактионовның “Фронттан хат” картинасы.

Әхмәт Исхак. “Һөҗүмгә барганда” шигыре. Һөҗүмгә баручы солдатның табигатҗ ана белән сөйләшүе. Җиңүгә ышаныч.

Шәйхи Маннур. Тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә. “Саубуллашу җыры” , “Татар кызы”, “Чәчәкләр һәм снарядлар” шигырҗләре. Сугышка китүне озату, аңа киңәшләр. Татар кызларының сугышта күрсәткән батырлыгы. Табигатҗнең (шомырт агачы) сугышчыларга ярдәме.

Әдәбият теориясе. Инверсия.


Тыныч ил сагында


Мөхәммәт Мәһдиев. Язучының тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә. “Фронтовиклар” романыннан өзек. Сугыштан соңгы авыл тормышы. Мәктәпкә эшкә кайткан фронтовик егетләр. Кыенлыкларны җиңүдә җибәрелгән хаталар. Мәктәп тормышына алар алып килгән яңа сулыш.

Кави Латыйп, Тормыш юлы турында кыскача белешмә. “Җиңү парады” шигыре.

Шәүкәт Галиев. Шагырьнең тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә. “Аталы-уллы солдатлар” балладасы. Сакта торучы яшь солдат һәм мәңге яшь булып калган һәйкәл-ата обрвазы.

Әдәбият теориясе. Баллада жанры.

Азатлык алып килгән сугышчы” монументы.

Шамил Маннапов. Тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә. “Тыңламаган моңнар”, “Солдатта булган диләр” шигырьләре..

Рөстәм Акъегет. Мәңгелек ут яна мәйданнарда” шигыре. Җәүдәт Дәрзаман. “Батырлык” шигыре.


Туган якның матурлыгын,

кирәклеген сурәтләгән әсәрләр


Эльмира Шәрифуллина. “Туган җир”.

Фәнис Яруллин. “Туган ягы кирәк кешегә”.

Әмирхан Еники. Әдипнең тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә. “Матурлык” хикәясе. Әсәрдә сурәтләнгзән эчке һәм тышкы матурлык. Бәдретдин образы. Аның иптәшләре, әнисе, әтисе һәм бабасы белән мөнәсәбәте. Ана һәм бала мәхәббәте.Хикәядә сурәтләнгән пейзажның роле.

Әдәбият теориясе. Хикәя жанры.

Мөхәммәт Мирза. “Балачак хатирәсе” хикәясе. Ишле гаиләдә икмәкнең кадере. Балаларга карата дустанә мөнәсәбәт. Балаларның әти-әниләренә хөрмәте.

Гомәр Бәширов. Әдипнең тормыш юлы һәм ижаты турында белешмә. “Язгы сабан туйлары” (Туган – ягым – яшел бишек” повестеннән өзек ). Татар халкының милли бәйрәме – Сабантуй, аңа әзерлек, милли гореф-гадәтләрнең бирелеше.

Сабан туе “(публицистика)

Сабан туе бәйрәменең борынгыдан килгән традицияләре, элекке чорда ничек үткәрелү тарихы.

Л.Фәттахов,Ш.Шәйдуллин,Г.Абдулловларның Сабантуйга багышланган картиналары.

Гомәр Бәширов. “Кунак кызлар” килде утырмага” (“Туган ягым- яшел бишек” повестеннән өзек). Татар халкының гореф гадәтләре. Туганнар, күршеләр, арасындагы мөнәсәбәт. Өметләр, күңел ачулар. Кешеләрнең күңел байлыгы.

Дания Гайнетдинова. “Ташлыяр карлыгачы”. Ташлыяр авылы сабан туе. Ат чабышында җиңгән Карлыгач кушаматлы ат. Ат чабышында җиңгән Карлыгыч кушаматлы ат. Кешеләр һәм атлар арасындагы бәйләнеш. Милли гореф гадәтләрне сакларга омтылыш.



Тәрҗемә әсәрләр


Антон Чехов. Тормыш юлы турында кыскача белешмә. “Анюта” хикәясе. ( Ф.Хәсәнова тәрҗемәсе.)

Һанс Кристиан Андерсен. “Борчак өстендәген принцесса”.(П. Исәнбәт, Р.Вәлиева тәрҗемәсе.

Константитн Паустовский. “Корыч балдак” хикәясе (Ф. Зыятдинова тәрҗәмәсе.)


Татар теле – энже- мәрҗән тулы тел


Хәсән Туфан. Шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә.

Аның туган телнең кыйммәтенә багышланган шигырьләре (И минем җандай кадерлем”, “Туган тел”). Хәсән Туфан музеее.

Искәндәр Рәфыйков. “Әй туган тел!” картинасы.

Наҗар Нәҗми.Шагырьнең тормыш юлы һәм иҗаты турында кыскача белешмә. Татар теленә дан җырлаган “Туган тел” шигыре.

Равил Фәйзуллин. Шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты турында кыскача белешмә . “Минем телем” шигыре.

Шәүкәт Галиев. “Туган телем” шигыре.

Роберт Минуллин. Шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты турында кыскача белешмә. “Туган телемә” шигыре.

Гәрәй Рәхим. Шагырьнең тормыш юлы һәм иҗаты турында кыскача белешмә. “А-ля-шәр-туны” әсәре. Ана телен белмәүнең күңелсез нәтиҗәләре. Ирония турында төшенчә.

Ренат Харис. “Туган җирем”. “Туган җир матурлыгы”, аны саклау проблемалары.

Нияз Акмал . “Кешеләргә карап” шигыре.



Язучылар елмая


Радик Фәизов “ “Батыр әйтте” хикәясе.

Газиз Мөхәммәтшин “Каз боткасы” хикәясе.

Эстон халык җыры. “Балыкчы”

Ибраһим Гази. “Мәүли нигә көлде”? хикәясе.

Гамил Афзал. “Мыек борам” шигыре.

Әсәрләрдә сурәтләнгән юмор. Аның куллану сәбәбе. Юмористик әсәрләрнең кеше тормышындагы роле.






Татар әдәбиятыннан программа материалының бүленеше


1нче чирек

2нче чирек

3нче чирек

4нче чирек

Еллык








Дәрес

9

7

10

9

35

Бәйләнешле сөйләм үстерү

1

1

1

1

4

Инша



1

1

2

Дәреснең берничә минутында үткәрелгән эшләр

Тест

1

1


1

3

Ятлау

2

1

1

1

5

Проект

1


1

1

3







Укыту-методик, материаль-техник мәгълүмат чыганаклары

1.”Рус телендә гомуми һәм урта белем бирү мәктәпләренең татар сыйныфлары(V-IX сыйныфлар) өчен татар әдәбиятыннан үрнәк программа” (Ф.Х.Җәүһәрова,К.С.Фәтхуллова.Казан,2013);

2.”Рус телендә гомуми төп һәм урта белем бирү оешмаларының татар сыйныфлары өчен татар әдәбиятыннан программа”(Төзүче авторлар: Ф.Ф.Хәсәнова,Г.М.Сафиуллина,М.Я.Гарифуллина);

3..Ф.Г.Галимуллин,Ф.К.Мифтиева, И.Г.Гыйләҗев.Татар әдәбияты ,. Рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек-рестоматия( татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен), 6нчы сыйныф өчен.(Казан,Мәгариф ,2010), Татарстанның Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән дәреслек

4. Татар әдәбияты . Методик әсбап Рус телендә төп гомуми белем бирү оешмаларында(татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар белән) эшләүче укытучылар өчен Ф.Ф.Хәсәнова редакциясендә. Авторлары: Ф.Ф.Хәсәнова,Г.М.Сафиуллина,М.Я.Гарифуллина; Казан . “Мәгариф-Вакыт” нәшрияты.,2014 .


Мәгълумат һәм белем бирү чыганаклары

1.”Рус телендә гомуми һәм урта белем бирү мәктәпләренең татар сыйныфлары(V-IX сыйныфлар) өчен татар әдәбиятыннан үрнәк программа” (Ф.Х.Җәүһәрова,К.С.Фәтхуллова.Казан,2013);

2.”Рус телендә гомуми төп һәм урта белем бирү оешмаларының татар сыйныфлары өчен татар әдәбиятыннан программа”(Төзүче авторлар: Ф.Ф.Хәсәнова,Г.М.Сафиуллина,М.Я.Гарифуллина);

3.. Ф.Г.Галимуллин,Ф.К.Мифтиева, И.Г.Гыйләҗев.Татар әдәбияты ,. Рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек-рестоматия( татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен), 6нчы сыйныф өчен.(Казан,Мәгариф ,2010), Татарстанның Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән дәреслек ;

Татар әдәбияты ,. Рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек( татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен), 2 кисәктә, 6нчы сыйныф өчен.Ф.Ф.Хәсәнова,Г.М.Сафиуллина,М.Я.Гарифуллиналар эшләгән(Казан,Мәгариф-Вакыт,2014), Татарстанның Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән дәреслек .

4. Татар әдәбияты . Методик әсбап Рус телендә төп гомуми белем бирү оешмаларында(татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар белән) эшләүче укытучылар өчен Ф.Ф.Хәсәнова редакциясендә. Авторлары: Ф.Ф.Хәсәнова,Г.М.Сафиуллина,М.Я.Гарифуллина; Казан . “Мәгариф-Вакыт” нәшрияты.,2014


1.Заһидуллина Д.Ф., Закирҗанов Ә.М., Т.Ш. Гыйләҗев. Татар әдәбияты. Теория. Тарих. К.: “Мәгариф” нәш-ты, 2004

2. Хатипов Ф.М. Әдәбият теориясе. К.: ТКН, 2005

3. Гайфуллина Ф.А.Әдәбият дәресләрендә .Казан, «Яңалиф», 2006

4. Хөснетдинова Л.К. Әдәбият укыту мәсьәләләре. Яр Чаллы, 2000.

5. Ф.К.Мифтиева, Ф.Г.Галимуллин. Рус мәктәбендәтатар балаларына әдәбият укыту. 6нчы сыйныф. Укытучылар өчен методик кулланма. Казан. Мәгариф. 2005

7. Абдрәхимова Я.Х. Әдәбият дәресләрендә мөстәкыйль һәм иҗади эшләр. К.: “Мәгариф”

8. Абдрәхимова Я.Х. Әдәбият дәресләрендә бәйләнешле сөйләм үстерү. К.:. Мәгариф, 2007.

9. Татар әдәбияты тарихы. 6 том. 60-90 еллар әдәбияты. К.: “Раннур нәшрияты.

11. Заһидуллина Д.Ф., Ибраһимов М.И., Әминева В.Р. Әдәби әсәргә анализ ясау.К.: “Мәгариф” нәшрияты, 2005.

12..Гайфуллина Ф.Ә. Әдәбият дәресләрендә. К.:. “Яңалиф” н-ты, 2006.

13.Заһидуллина Д.Ф. Яңа дулкында. К.: “Мәгариф”, 2006.

14. Заһидуллина Д.Ф., Ибраһимов М.И., Әминева В.Р. Әдәби әсәр өйрәнәбез һәм анализ ясыйбыз. К.: “Мәгариф” нәшрияты, 2007.

15. «Фән һәм мәктәп», «Мәгариф».

  1. Әдәбият белеме сүзлеге.


  1. Галиуллин Т.Н. Шигърият баскычлары. К.: “Мәгариф”, 2006

  2. Җәләлиева М.Ш. Әдәбиятыбызның җырлы чишмәләре. К.: “Мәгариф”, 2005.

  3. Җәләлиева М.Ш. Әдәбиятта тойгы катламнары. К.: “Мәгариф”, 2005.

  4. .Заһидуллина Д.Ф. Яңа дулкында. К.: “Мәгариф”, 2006.

  5. .Программа буенча каралган язучыларныңәсәрләре

  6. Ялкын” “Сабантуй” журналлары.




Мәгълүмат бирү чыганаклары

http://www.mon.gov.ru РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы

http://www.ed.gov.ru Белем бирү буенча федераль агентлык

http://www.fasi.gov.ru Фән һәм инновацияләр буенча федераль агентлык

http://www.obrnadzor.gov.ru Рособрнадзор

http://www.apkppro.ru РФ мәгариф хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү һәм профессиональ әзерләү академиясе

http://www.lexed.ru Федеральный центр образовательного законодательства

http://www.rustest.ruФедераль тест үткәрүүзәге

http://www. tatedu.ru ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы

http://www.edu. kzn.ru ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы Белем полрталы

http://www.mon.tatar.ru

http://pedsovet.org Бөтенроссия интернет-педкиңәшмәсе

http://www.bytik.ru Мәгариф системасында яңа технологияләр куллану – халыкара конференция

http://www.shoolexpo.ru

http://www.it-n.ru

http://. belem.ru

http://. tatar.ruТР рәсми серверы

http://. tatcenter.ruТР мәгълүмати – аналитик порталы

http://. Tat. Tatar - inform.ru ТР мәгълүмат агентлыгы

http://. intertat.ruТР электрон газетасы

http://. vatantat.ru “Ватаным Татарстан” газетасы

http://. Tatar - kongres.ru Бөтендөнья татар конгрессы

http://. xat.ru Татар хат алышу хезмәте

http://. suzlek.ruon- line русча сүзлеге

http://. Abaga.h16.ru “Абага чәчәге” олимпиада

http://. Tugan-tel.at.ru Шрифтлар һәм IT- технологияләр

http://. Kitapxane.at.ru татар телендәге әдәби әсәрләр китапханәсе

http://. Tatar.com.ru татар теле сүзлекләр һәм үзөйрәткечләр

http://. Tatarca.boom.ru татарча текстлар

http://. tataroved.ru Татар тарихы: төрки – татар дөньясы

http://. selet.ru “Сәләт” яшьләр үзәге


Календарь-тематик план: 6нчы сыйныф,татар төркеме

Әдәбият: атнага 1 сәгать; барысы 35 сәгать

Халык авыз иҗаты-(3сәг.)


Дәрес темасы

Сәг. саны

Уку-укыту эшчәнлеге

Тикшерү ысулы

Көтелгән нәтиҗә

Үткәрү вакыты


Предмет

нәтиҗәләре

Метапредмет

нәтиҗәләре

Шәхси нәтиҗәләр

план

факт

1 чирек-9 сәг.

Халык авыз иҗаты(3 сәгать)




1



Халык авыз иҗаты. Халык җырлары.Фәнис Яруллинның ”Җыр” шигыре. Җыр турында галимнәр фикере





1


Укытучы аңлатуы, әңгәмә, дәреслек белән эш.Җырлар турында төшенчә. Халык җырлары.Фәнис Яруллинның”Җыр” әсәре белән танышу.Җыр турында галимнәр фикеребелән танышу..



Халык авыз иҗаты әсәрләрен белү,җырлар белән танышу.

Җырлар турында белү

үз эшчәнлегенең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ формалаштыру

сорауларга җавап бирү

2.09.

1.09

2

Халык җырлары.Роберт Миңнуллинның ”Җырны булмый үтереп” шигыре. БСҮ. Җыр турында фикерләр. Җыр турында мәкальләр. Табышмаклар.

1





Җырларның тематикасы, кеше тормышында җырның әһәмияте. Роберт Миңнуллин”Җырны булмый үтереп”шигыре .белән танышу,әңгәмә.

Белемнәрне ныгыту Г.Ибушевтан. Җыр турында мәкальләр, табышмаклар белән танышу. Фикер алышу..

БСҮ

Тыңлау, сәнгатьле уку, көен тыңлау. Шигырьнең эчтәлеге белән танышу

Халыкның рухи тормышында җырның ролен, аларның борынгы һәм хәзерге җырларга бүленүен белү

үз эшчәнлегенең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ формалаштыру

Шигырьнең эчтәлеген сөйли белү

7.09

8.09

3

Йола һәм уен җырлары. Түгәрәк һәм уен җырлары. Тарихи җырлар.Татар халык җырлары. Җыр турында татар җырчылары фикере.

1

Йола һәм уен җырлары. Түгәрәк һәм уен җырлары. Тарихи җырлар.Татар халык җырлары. Җыр турында татар җырчылары фикере.

проект

Җырларның тематикасын аера белү

Җырларны ярату.

Иптәшләреңнең фикерен хөрмәт итә белү

сорауларга җавап бирү

14.09

15.09

Борынгы әдәбиятыбыз үрнәкләре(1сәг.)


4

Борынгы әдәбиятыбыз үрнәкләре .Йосыф Баласагунлы һәм “Котадгу белек” поэмасы турында. “Котадгу белек” поэмасыннан өзек.“Тел турында” әсәрендә туган телгә мөнәсәбәт


1











Яңа материал өйрәнү. Борынгы әдәбиятыбыз турында төшенчә, аның үрнәкләре белән танышу. .Йосыф Баласагунлының “Котадгу белек” поэмасы турында .“Тел турында” әсәрендә туган телгә мөнәсәбәт чагылышын ачыклау..


Укытучы аңлатуы, әңгәмә, дәреслек белән эш. Борынгы әдәбиятыбыз үрнәкләре белән танышу

туган телгә уңай мөнәсәбәт тудыру, туган телнең мөһимлегенә төшенү

Иптәшләреңнең фикерен хөрмәт итә белү, дөрес сөйләү мөһимлеген аңлау.

фикерләү сәләтләрен һәм сөйләмнәрен үстерү

21.09

22.09


XVIII йөз әдәбияты (1 сәг.)


5

Габдерәхим Утыз Имәни иҗатында белем һәм дуслык темасы. ”Гыйлемнең өстенлеге турында”,”Татулык турында” шигырьләр. Мөхәммәдшәриф Габдерәшит улының “Кәҗә бәете” әсәре. Бәет турында.

Тест.

1

Габдерәхим Утыз Имәни иҗаты үрнәкләре:”Гыйлемнең өстенлеге турында”,”Татулык турында” әсәрләрендә белем һәм дуслык темасы чагылышы турында фикер алышу, әсәрләр белән танышу.Мөхәммәдшәриф Габдерәшит улы. “Кәҗә бәете” Бәет турында.


Тест

Укытучы аңлатуы, әңгәмә, дәреслек белән эш,гомумиләштерү,эчтәлек буенча нәтиҗә чыгару.

белем һәм дуслыкның әһәмиятен аңлау, белем алырга омтылыш уяту, дус булырга өйрәнү



дәреслек өстендә эшләгәндә, күршеңә ярдәм итүдә танып-белү инициативасы күрсәтү;

Әңгәмә, сүзлек өстендә эш, фикерләү сәләтләрен һәм сөйләмнәрен үстерү

28.09

29.09

XIX йөз әдәбияты (2 сәг.)


6

XIX йөз әдәбияты.

Габделҗаббар Кандалыйның “Мулла белән абыстай” шигыре. Юмор һәм

сатира.

1




XIX йөз әдәбияты. Габделҗаббар Кандалый турында язмалар белән танышу.Аның .”Мулла белән абыстай” әсәрен өйрәнү.. Юмор һәм сатира турында төшенчә.



Укытучы аңлатуы, дәреслек белән эш,танып-белү активлыгын үстерү

Г.Кандалый иҗатын, дөреслек төшенчәсен һәм аның әһәмиятен белү

Иптәшләреңнең фикерен хөрмәт итә белү

Әңгәмәдә катнашу, сүзлек өстендә эш, ,фикерләү сәләтләрен һәм сөйләмнәрен үстерү нәтиҗәләр ясый белү

5.10

6.10

7

Габделҗаббар Кандалый иҗатында

белемле кешегә хөрмәт мәсьәләсе.

Габделҗаббар Кандалыйның икеюллыклары (афоризмнар)


1



Язучының тормыш һәм иҗат юлы белән танышуны дәвам итү.“Кыйссаи Ибраһим Әдһәм” әсәре белән танышу.

Габделҗаббар Кандалыйның икеюллыклары белән танышу. (афоризмнар)

Икеюллыклар (афоризмнар)

яттан

Белем алуның кирәклегенә төшенү

Г.Кандалый иҗатын, дөреслек төшенчәсен һәм аның әһәмиятен белү.

Кешелекле, тырыш булу кирәклегенә төшенү

Шигъри әсәрне аңлап укый белү.

Әсәр буенча нәтиҗәләр ясый белү

12.10

13.10

XX йөз башы әдәбияты. (10 сәг)


8

Габдулла Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты. ”Туган авыл” шигыре Арчадагы Әлифба музее.


1

XX йөз башы әдәбияты турында төшенчә белән танышу.. Габдулла Тукайның тормыш юлы һәм иҗатытурында мәгълүмат алу. .”Туган авыл” шигырен өйрәнү.Арчадагы Әлифба музее.

Яңа материал өйрәнү.

ятларга

Тукайның татар әдәбиятын үстерүдәге ролен аңлау. Әсәрнең идея-эчтәлеге белән танышу,автор әйтергә теләгән фикерне таба белү

Шагыйрь иҗаты буенча хронологик таблица төзи белү, аңа таянып сөйли белү Туган җирнең кадерен аңлау , аның матурлыгын тоя белергә өйрәнү

дәреслек геройларына бәя бирүдә , күршеңә ярдәм итүдә танып-белү инициативасы күрсәтү;

рольләргә бүлеп уку,фикерләү сәләтләрен һәм сөйләмнәрен үстерү, аңлау, нәтиҗәләр ясый белү

19.10

20.10

9

Габдулла Тукайның “Шүрәле” әкиятенең

жанры.Поэма турында төшенчә.”Шүрәле” балеты.




Сәг. cаны 9

БСҮ-1, проект -1, тест-1.


1





Шүрәле” поэмасыннан өзекне яттан сөйләү. “Шүрәле” әкиятенең жанры- поэма турында ,”Шүрәле” балеты турында төшенчә бирү, аның үзенчәлеген аңлау.

Тукай иҗаты буенча тест

Шүрәле” поэмасыннан өзекне яттан сөйләү.

Поэманың үенчәлеген аера белү.Балетның сәхнә әсәре икәнен аңлау.

Поэма жанры-ның матурлыгын күрә белү.Шигьри әсәрләрне матур итеп, аңлап укырга өйрәнүСәнгатьле итеп яттан сөйли белү.



2 чирек-7 сәг.



үз эшчәнлегенең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ формалаштыру

Әңгәмә, сүзлек белән эш,

26.10

27.10

10

Габдулла Тукайның

Исемдә калганнар” әсәре






1

Габдулла Тукайның

Исемдә калганнар” әсәрен уку, эчтәлеге буенча план төзү, план буенча сөйләү.


Әсәрнең эчтәлеге буенча план төзи белү.

Сәнгатьле итеп укый белү

үз эшчәнлегенең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ формалаштыру

Әңгәмә, сүзлек белән эш, сәнгатьле уку,сөйләү,эчтәлеген рәсем аша күрсәтү,

11.11


11

СТУ.Гаяз Исхакый турында. Гаяз Исхакый ”Кәҗүл читек” хикәясе

1




Гаяз Исхакый иҗаты турында төшенчә бирү.. Гаяз Исхакый ның ”Кәҗүл читек” әсәре белән танышу.


Әсәрнең эчтәлеген сөйли белү

Үз фикереңне эзлекле матур итеп җиткерә белү

Иптәшләреңнең фикерен хөрмәт итә белү

Логик фикер йөртү

16.11




12

Мәҗит Гафуриның тормыш юлы һәм иҗаты.Уфада Мәҗит

Гафуриның мемориаль музей-йорты.

БСҮ. Мәҗит Гафуриның ”Урман” шигыре.

1





Мәҗит Гафуриның тормыш юлы һәм иҗаты белән танышу. Язучы биографиясен кыскача конспектлау. Конспект буенча сөйләү.Сораулар һәм биремнәр өстендә эш.

яттан

биографиясен кыскача конспектлый һәм шуңа таянып сөйли белү Язучы иҗатының әһәмиятен аңлау.

Конспектка таянып сөйли белү.

Урман турында матур итеп сөйли белү.

Урманның тормыштагы файдасын аңлау

үз эшчәнлегенең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ формалаштыру

Телдән һәм язма хикәя төзи белү

23.11


13

Мәҗит Гафуриның “Ана” әсәрендә әниләргә мөнәсәбәт чагылышы.”Ана теле” шигыре.

1





Мәҗит Гафуриның “Ана” әсәрен уку, әсәрдә әниләргә мөнәсәбәт чагылышын ачыклау.Әниләрнең тормышта тоткан урынын бәяләү.”Ана теле” шигыре. белән танышу

тест

Әнинең тормышта иң кадерле кеше икәнлеген аңлау.

Сорауларга җавап бирә белү. Шигырьне сәнгатьле итеп укый, сорауларга җавап бирәбелү

Иптәшләреңнең фикерен хөрмәт итә белү

тормыш тәҗрибәсен куллану

30.11


14

Һади Такташның тормышы һәм иҗаты.”Иптәшләр” шигыре.

1




Язучының тормыш һәм иҗат юлы белән танышу, аның буенча хронологик таблица төзү, укучыларның өйдә әзерләп алып килгән өстәмә материаллары белән танышу Иптәшләр” шигырен өйрәнү.



Укытучы аңлатуы, дәреслек белән эш,танып-белү активлыгын үстерү

Һ.Такташ тормышындагы һәм иҗатындагы үзенчәлекләр белән танышу

Иптәшләреңнең фикерен хөрмәт итә белү

тормыш тәҗрибәсен куллану

7.12


15

Мокамай” поэмасында әхлак проблемасы чагылышы. Лирик герой төшенчәсе

1





Мокамай” әсәрен өйрәнү. Пейзаж турында төшенчә Әсәрдә автор әйтергә теләгән фикер- идея. Лирик герой төшенчәсен ачыклау.

Мокамай”

яттан

Әсәрнең темасын билгели белү. Әсәрне сәнгатьле һәм аңлап укый белү.

Эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү

үз эшчәнлегенең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ формалаштыру

тормыш тәҗрибәсен куллану

14.12


16

Ибраһим Газиның тормыш юлы һәм иҗаты. ”Онытылмас еллар” әсәре.





Сәг. Саны 7

СТУ- 1

БСҮ - 1

ТЕСТ -1

1




Ибраһим Газиның тормыш юлы һәм иҗаты турында кыскача белешмә белән танышу.. ”Онытылмас еллар” әсәреннән бирелгән өзекләрне өйрәнә башлау.Эчтәлек буенча әңгәмә.


.. ”Онытылмас еллар” әсәренең эчтәлеге буенча әңгәмәдә катнаша алу, сорауларга җавап бирү

Өзекне аңлап уку , эчтәлек буенча план төзи, план буенча сөйли белү.



III чирек-10 сәгать



Үз сөйләмеңне тыңлый һәм дөресли белергә өйрәнү.

Тема буенча бәйләнешле сөйләм үстерү. Фикер алышу, бәйләнешле фикерли белү сәләтен, дөрес җөмләләр төзү осталыгын үстерү

21.12


17

Ибраһим Газиның ”Онытылмас еллар” әсәрендә балалар язмышы чагылышы.

1

Онытылмас еллар” әсәрендә балалар язмышы чагылышы турында әңгәмә.Хәлим һәм бүгенге тормыш шартлары, ике чорны чагыштыру.


Икмәк кадере турында сөйләшүдә катнашу, икмәкне хөрмәт итәргә өйрәнү

Сорауларга җавап бирә, әңгәмәдә катнаша белү

үз эшчәнлегенең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ формалаштыру

фикерли белү сәләтен, дөрес җөмләләр төзү осталыгын үстерү

12.01


Бөек Ватан сугышы чоры әдәбияты.(4 сәг.)


18

Муса Җәлилнең тормышы һәм иҗаты.”Вәхшәт”, Имән”, “Чәчәкләр” шигырьләрен уку.


1



Яңа материал өйрәнү. Шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлы белән танышу. Шигырьләрен уку һәм эчтәлеге буенча әңгәмә.

Имән” яттан

Укытучы аңлатуы, дәреслек белән эш,танып-белү активлыгын үстерү.

М.Җәлилнең тоткынлык чорын, “Моабит дәфтәрләре” тарихын белү

үз фикереңне әйтә белү

Укыган әсәргә карата үз фикереңне белдерә, иптәшләреңнең фикерен тыңлый белү.

19.01



19

Нәби Дәүлинең “Дошманнан үч алыгыз” шигыре

1



Нәби Дәүлинең “Дошманнан үч алыгыз” әсәре белән танышу,эчтәлек буенча әңгәмә.


Сугышның авыр нәтиҗәләрен аңлый белү

Сугыш турында фикер алышуда катнаша алу.

Үзлегеңнән эшли белү

Әсәрнең төп геройларына кыскача характеристик

26.01


20

БСҮ Хәйретдин Мөҗәй турында. Хәйретдин Мөҗәйнең “Бүләк” әсәре.

1



Хәйретдин Мөҗәйнең иҗаты турында сөйләшү., аның “Бүләк” әсәрен өйрәнү һәм анализлау.Әсәр буенча проект яклау..

Проект эше

Бүләк бирү әдәбе турында үз фикерләреңне җиткерә һәм дәлилли белү

Бүләк сайлау әһәмиятен аңлау

күршеңә ярдәм итүдә танып-белү инициативасы күрсәтү;

иптәшләреңнең фикерен тыңлый белү

2.02


21

Шәйхи Маннурның тормыш юлы һәм иҗаты. “Саубуллашу җыры” әсәрендә сугыш темасы. СТУ

1

Шәйхи Маннурның тормыш юлы һәм иҗаты. Шагыйрьнең биографиясен кыскача конспектлау. Конспект буенча сөйләү.Сораулар һәм биремнәр өстендә эш. Саубуллашу җыры” әсәрен уку, әсәрдә сугыш темасы чагылуын ачыклау


тормышындагы һәм иҗатындагы үзенчәлекләр белән танышу

тормышындагы һәм иҗатындагы үзенчәлекләр белән танышу

Үз сөйләмеңне тыңлый һәм дөресли белергә өйрәнү. Үзең генә һәм иптәшең белән бергәләп эшли белү

Тема буенча бәйләнешле сөйләм үстерү. Бәйләнешле фикерли белү сәләтен, дөрес җөмләләр төзү осталыгын үстерү

9.02

.


Тыныч ил сагында (8 сәг.)


22

Мөхәммәт Мәһдиевнең тормыш юлы һәм иҗаты. “Фронтовиклар” романында сугыш чоры балалары язмышы

1

Язучының тормыш һәм иҗат юлы белән танышу, аның буенча хронологик таблиц төзү, укучыларның өйдә әзерләп алып килгән өстәмә материаллары белән танышу.


биографиясен кыскача конспектлый һәм шуңа таянып сөйли белү Язучы иҗатының әһәмиятен аңлау.

Конспектка таянып сөйли белү. эчтәлек буенча план төзи, план буенча сөйли белү.Сугышның авыр нәтиҗәләрен аңлау.

үз фикереңне әйтә белү

Әңгәмә, сүзлек белән эш, сәнгатьле уку һәм сөйләү. Шагыйрьнең әйтергә теләгән фикерләрен аңлау, нәтиҗә ясый белү

16.02


23

Мөхәммәт Мәһдиевнең. “Фронтовиклар” романында укытучылар образлары

1

Мөхәммәт Мәһдиевнең “Фронтовиклар” романынна нигезләнеп, “Беренче укытучым”, “укытучы булу-авыр хезмәт” “Укытучы һәм мәктәп” темаларының берсенә сочинение язу

сочинение

укытучы һөнәре турында фикер алышуда катнашу, сочинение язу

Укытучы турында сочинение яза белү, бу һөнәрнең әһәмиятен аңлау һәм аңа бәя бирә белү

Үз сөйләмеңне тыңлый һәм дөресли белергә өйрәнү. Үзең генә һәм иптәшең белән бергәләп эшли белү

Тема буенча бәйләнешле сөйләм үстерү. Бәйләнешле фикерли белү сәләтен, дөрес җөмләләр төзү осталыгын үстерү

23.02


24

БСҮ, Шәүкәт Галиевнең тормышы һәм иҗаты. “Аталы-уллы солдатлар” балладасы”. Баллада жанры.

1

Шагыйрь иҗаты белән тирәнтен танышу “Аталы-уллы солдатлар” балладасын уку, әсәрдә сугыш темасы чагылуын ачыклау, укучыларда сугышка карата дөрес мөнәсәбәт формалаштыру максатыннан әңгәмә оештыру.”Азатлык алып килгән сугышчы” монументы


сәнгатьле уку,анализ ясау, баллада жанрын аера белү

үз эшчәнлегеңне контрольгә алу, биремне үтәүнең дөреслеген тикшерү

Иптәшләреңнең фикерен хөрмәт итә белү

Шагыйрьнең әйтергә теләгән фикерләрен аңлау, нәтиҗә ясый белү

2.03


25

Шамил Маннаповның ”Тыңланмаган моңнар” шигыре. Шигьрияттә сугыш темасы. Шамил Маннаповның ”Солдатта булган, диләр...” шигыре. Рөстәм Акъегет.”Мәңгелек ут яна мәйданнарда” шигыре. Җәүдәт Дәрзаманның ”Батырлык” шигыре

1

Татар әдәбиятында сугыш темасы дигән проект эше-яклау-зачет. Шамил Маннаповның”Солдатта булган, диләр...”,Рөстәм Акъегетнең ”Мәңгелек ут яна мәйданнарда”, Җәүдәт Дәрзаманның ”Батырлык” әсәрләрен уку һәмсугыш, батырлык турында фикер алышу.


Сугыш турында иҗат иткән язучыларның иҗатын бәяли белү.

Эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү

үз фикереңне әйтә белү

фикерли белү сәләтен, дөрес җөмләләр төзү осталыгын үстерү

9.03


26

Әмирхан Еникинең тормыш юлы һәм иҗаты. Әмирхан Еникинең “Матурлык” хикәясендә шәкертләрнең үзара мөнәсәбәте чагылышы.









Сәг. cаны 10

БСҮ -1, проект -1,СТҮ-1, инша -1.


1


Язучының тормыш һәм иҗат юлы белән танышу, аның буенча хронологик таблиц төзү, укучыларның өйдә әзерләп алып килгән өстәмә материаллары белән танышу. “Матурлык” хикәясен нән бирелгән өзек белән танышу,уку, шәкертләрнең үзара мөнәсәбәте турында фикер алышу..


биографиясен кыскача конспектлый һәм шуңа таянып сөйли белү Язучы иҗатының әһәмиятен аңлау.

Конспектка таянып сөйли белү.



















IV чирек-9 сәг.


Иптәшләреңнең фикерен хөрмәт итә белү

Укыган проза әсәренең эчтәлеген үз сүзләрең белән сөйли белү. Әсәрнең төп геройларына кыскача характеристика бирү

16.03


27

Әмирхан Еникинең

Матурлык” хикәясендә кешеләрнең күңел матурлыгы .БСҮ

1




Матурлык” хикәясен нән бирелгән өзек белән танышуны дәвам итү, хикәядә әниләргә мөнәсәбәтнең чагылышын ачыклау күңел матурлыгы турында сөйләшү.Хикәя төшенчәсе белән танышу.

Матурлык”

яттан

Әниләрне хөрмәт итә, ярату Хикәя жанрын аера белү.Эчке һәм тышкы матурлыкны аера өйрәнү.

Эчтәлек буенча план төзи белү. Әниләрнең тормыштагы ролен аңлау

үз фикереңне әйтә белү үз эшчәнлегенең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ формалаштыру

План буенча сөйләү һәм фикерләрен язу.Сочинение язу

7.04


28

Әмирхан Еникинең

Матурлык” хикәясендә әниләргә мөнәсәбәт.

1



Матурлык” хикәясен нән бирелгән өзек буенча әңгәмә, .”Бәдретдиннең әнисе матур”,”Мин,Бәдретдин урынында булсам,нишләр идем”,”Һәр кешенең әнисе үзенә якын”,”Алма агачыннан ерак төшми” темаларының берсенә иҗади эш башкару

сочинение

Матурлык һәм кешелеклелек темаларына фикереңне җиткерә алу.

Тәкъдим ителгән темаларның берсенә иҗади эш башкара белү

Үз сөйләмеңне тыңлый һәм дөресли белергә өйрәнү. Үзең генә һәм иптәшең белән бергәләп эшли белү

фикерли белү сәләтен, дөрес җөмләләр төзү осталыгын үстерү

14.04


29

Гомәр Бәшировның тормыш юлы һәм иҗаты” Сабан туе” әсәре.


1



Язучының тормыш һәм иҗат юлы, Сабан туе” әсәре белән танышу, укучыларның өйдә әзерләп алып килгән өстәмә материаллары белән танышу.


биографиясен кыскача конспектлый һәм шуңа таянып сөйли белү Язучы иҗатының әһәмиятен аңлау.

Конспектка таянып сөйли белү.

үз фикереңне әйтә белү

Язучы иҗаты турында белү

21.04








үз фикереңне әйтә белү

Тәрҗемә әсәрләр (1 сәг.)

30

Антон Чеховның Анюта” хикәясе. Антон Чехов турында.

1




Антон Чехов турында мәгълүмат бирү. .”Анюта”әсәрен уку, эчтәлек буенча фикер алышу. Әсәрдәге идея-эчтәлек белән танышу


Сүзлек белән эш,

дәреслек,уку,анализ ясау, өзекне яттан сөйләү

Анютага характеристика бирә өйрәнү

дәреслек геройларына бәя бирүдә, күршеңә ярдәм итүдә танып-белү инициативасы күрсәтү;

Укыган әсәргә карата үз фикереңне белдерә, иптәшләреңнең фикерен тыңлый белү.

.28.04


Язучылар елмая (6 сәг.)

31

Газиз Мөхәммәтшинның ”Каз боткасы”әсәре

1



Газиз Мөхәммәтшинның ”Каз боткасы”әсәре . Әсәрне уку, әсәр буенча фикер алышу. Әсәрнең идея-эчтәлеге белән танышу.

Проект эше.

Әдәби әсәрдәге төп фикерне табарга өйрәнү

Башкалар белән аралаша, фикер алыша белү

үз фикереңне әйтә белү

Укыган проза әсәренең эчтәлеген үз сүзләрең белән сөйли белү.

4.05


32

Гәрәй Рәхимнең “А-ля-шэр туны”әсәрендә киенү зәвыгы

1

Гәрәй Рәхим.нең “А-ля-шэр туны”әсәрен уку, матур, зәвык белән киенү турында сөйләшү


Әдәби әсәр геройларыннан гыйбрәт ала белү

үз эшчәнлегеңне контрольгә алу, биремне үтәүнең дөреслеген тикшерү

Үз сөйләмеңне тыңлый һәм дөресли белергә өйрәнү. Үзең генә һәм иптәшең белән бергәләп эшли белү

Тема буенча бәйләнешле сөйләм үстерү. Телдән һәм язма хикәя төзи белү

11.05


Татар теле-энҗе-мәрҗән тулы тел ( 3 сәг.)

33

Хәсән Туфан турында.Хәсән Туфанның ”И минем җандай кадерлем...” “Туган тел”шигырьләре

Хәсән Туфан музее.


1



Яңа материал өйрәнү. Әсәрнең идея-эчтәлеге белән танышу.Фантастик хикәя турында төшенчә.


Туган телнең матурлыгын тою

үз эшчәнлегеңне контрольгә алу, биремне үтәүнең дөреслеген тикшерү

үз фикереңне әйтә белү

Укыган әсәргә карата үз фикереңне белдерә, иптәшләреңнең фикерен тыңлый белү.

18.05


34

Мине уйландырган

әсәр”- татар язучылары иҗаты буенча еллык контроль эш(тест)

1




Мине уйландырган әсәр”-темасына татар язучылары иҗаты буенча еллык контроль эш үтәү(тест)

тест

Әдәби әсәрләргә бәя бирүдә алган белемнәрне куллана белү

Үзеңә максат куя, планлаштырып эш башкара белү

Үз эшчәнлегеңне дөрес итеп оештыра белү

Алган белемнәрне куллана белү

25.05


35

Роберт Миңнуллин

турында.Роберт Миңнуллинның “Туган

телемә” шигыре Шәүкәт Галиевнең “Туган телем” шигыре.










Сәг. Саны 9

БСҮ-1, инша -1, проект -1, тест -1


Барлыгы:

Сәг саны 35

БСҮ - 4

СТУ - 2

ПРОЕКТ-3

ИНША -2

ТЕСТ-3




1




Роберт Миңнуллинның иҗаты турында белешмә белән танышу.Аның “Туган телемә”шигырен уку һәм туган тел турында сөйләшү Шәүкәт Галиевнең“Туган телем” шигырен уку. Әсәрнең идея-эчтәлеге белән танышу. Ел буенча хткәннәрне кабатлау, йомгаклау.


План төзү, сөйләү һәм фикерләрен язу

Эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү

үз эшчәнлегенең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ формалаштыру

телдән һәм язма хикәя төзи белү

30.05







Гомуми урта белем мәктәбе укучыларының әдәбияттан белем, осталык һәм күнекмәләрен бәяләү нормалары


Тикшерү-бәяләү укучыларның әдәбияттан белемнәрен, аерым темаларның, әсәрләрнең, язучы иҗаты һәм әдәби чорларның үзләштерелү дәрәҗәсен, укучының иҗади һәм логик фикерләү сәләтен, теге яки бу әсәргә шәхси мөнәсәбәтен, карашын җиткерү осталыгын, аны мөстәкыйль анализлау дәрәҗәсен, укытуның сыйфатын һәм нәтиҗәлелеген ачыклау өчен кулланыла.

Уку күнекмәсе ничек бәяләнә?


Уку күнекмәсен тикшергәндә, мөгаллим укучы баланың ни дәрәҗәдә дөрес, йөгерек, сәнгатьле һәм аңлап укуына игътибар итә. Әдәби әйтелеш кагыйдәләрен саклап, текстны хатасыз итеп укудөрес уку дип атала. Укучы аваз, иҗек һәм сүзләрне кабатламыйча, аларны төшереп калдырмыйча, урыннарын алыштырмыйча, грамматик формаларын бозмыйча һәм дөрес әйтелешкә карата куела торган иң төп таләпләргә җавап бирерлек дәрәҗәдә укырга тиеш.

Йөгерек уку- укыганның эчтәлеген аңлы рәвештә зиһенгә алуны тормышка ашырырга ярдәм итүче уку тизлеге.

5 нче сыйныф укучысы уку елы азагына 70-100 сүз укырга тиеш.

Укуның төп максаты - текстның дөрес укылуына һәм эчтәлеген аңлауга ирешү. Эчтән уку тизлеге, кычкырып уку белән чагыштырганда, 5нче сыйныфта - 40-50 процентка югарырак булырга тиеш. Сәнгатьле уку,текстның эчтәлеген аңлап, автор әйтергә теләгән фикер, хис-тойгыларны тавыш, басым һәм башка барлык фонетик чараларны дөрес кулланып укый алуны белдерә. Аңлап уку, ягъни текстның төп эчтәлеген аңлау һәм аңа карата үз карашыңны яки мөнәсәбәтеңне белдерә алу сәнгатьле укуга ирешүнең төп шарты булып тора. Өйдә әзерләнеп укуны бәяләгәндә, таләпләр югарырак була.


Сөйләм күнекмәсен бәяләү








Анализ күнекмәләре һәм теоретик белемнәрне бәяләү






Сорауларга җаваплар язуны бәяләү


Эшләрне бәяләгәндә, укытучы җавапларның тулы, төгәл, дөрес булуына, сөйләмнең стилистик яктан камил, орфографик һәм пунктуацион яктан грамоталы булуына игътибар итә.

Барлык сорауларга да дөрес җавап бирелсә (1 сөйләм хатасы яки 1 пунктуацион хата булырга мөмкин) - "5"ле куела.

Сорауларга дөрес җавап бирә, ләкин 2 сөйләм хатасы, 3 орфографик, 2 пунктуацион хата яки 2 сорауга җавап язганда, төгәлсезлек җибәрелсә - "4"ле билгесе куела.

Язма эштә сорауларга җавап бирә белү күнекмәсе сизелә, ләкин 3 сөйләм хатасы, 4 орфографик, 5 пунктуацион хата бар - "3"ле куела.

Җавапларның яртысы дөрес түгел, сөйләм хаталары 3 тән артык, 5 орфографик, 6 пунктуацион хата бар - "2"ле билгесе куела.


Сочинениеләр ничек бәяләнә?


Сочинение язганда, укучы өйрәнелгән зур күләмле әсәрдә сурәтләнгән вакыйгаларга, шуларга бәйләп, язучы яшәгән,

әсәрнең нигезенә алынган чорга, ул вакыттагы тарихи һәм иҗтимагый шартларга, шул чорга хас әхлакый нормаларга,

әсәрдә бирелгән геройларга һ.б. карата мөнәсәбәтен белдерә.

Ике сәгать дәвамында сыйныфта язылган сочинениенең күләме түбәндәгечә билгеләнә:

5 нче сыйныфта 0,5—1 бит;

6 нчы сыйныфта — 1—2 бит;

7 нче сыйныфта — 2—3 бит;

8 нче сыйныфта — 3—4 бит;

9 нчы сыйныфта — 4—5 бит;

10 нчы сыйныфта — 5—6 бит;

11 нче сыйныфта — 6—7 бит.


Сочинениене озын итеп язу төп максат түгел, чөнки, билге куелганда, беренче чиратта, язмада теманың тулы һәм эзлекле итеп ачылуына, тел байлыгына, хаталарның булмавына, грамоталылык дәрәҗәсенә игътибар бирелә. Сочинение ике билге белән бәяләнә: беренчесе — эшнең эчтәлеге һәм теленә, икенчесе грамоталылыкка куела.


Сочинениенең эчтәлеге һәм теле түбәндәгечә бәяләнә:

Эчтәлек темага туры килә, язмада фактик ялгышлар юк, эзлекле язылган; теле бай, образлы; стиль бердәмлеге

сакланган — «5»ле.

Язманың эчтәлеге темага нигездә туры килә, ул дөрес ачылган; 1 фактик хата җибәрелгән, хикәяләү эзлеклелегендә артык

әһәмияте булмаган төгәлсезлек сизелә; тулаем алганда, теле бай, образлы, стиль бердәмлеге сакланган — «4»ле.

Эчтәлекне бирүдә мөһим читләшүләр бар: ул нигездә дөрес, ләкин фактик төгәлсезлекләр очрый, хикәяләү эзлекле түгел;

теленең ярлылыгы сизелеп тора, синонимик сүзләрне аз куллана, бертөрлерәк синтаксик төзелмәләрдән файдалана, образлы

түгел, сүз куллануда ялгышлар җибәрә, стиль бердәмлеге сакланып җитмәгән — «3»ле.

Тема ачылмаган, фактик төгәлсезлекләр күп, планга туры килми, эзлеклелек бозылган, теле ярлы, сүз куллану ялгышлары

еш очрый, стиль бердәмлеге юк - «2»ле.



Грамоталылык түбәндәгечә бәяләнә:

1 орфографик (пунктуацион яисә грамматик) ялгыш булса «5»ле.

2 орфографик, 2 пунктуацион һәм 2 грамматик ялгыш бул¬са — «4»ле.

3 орфографик, 3 пунктуацион һәм 3 грамматик ялгыш булса — «3»ле.

7 орфографик, 7 пунктуацион һәм грамматик ялгышлар булса — «2»ле.


















Татар әдәбиятыннан арадаш аттестация эше , 6 нчы сыйныф

Аңлатма язуы.

  6 нчы сыйныф өчен татар әдәбиятыннан арадаш аттестация эше  өчен тест биремнәре  Мәгариф  һәм фән министрлыгы тарафыннан рөхсәт ителгән  “Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар теле һәм әдәбиятыннан үрнәк программалар”га (1-11нче сыйныфлар.Ч.М.Харисова, К.С. Фәтхуллова, З.Н.Хәбибуллина. Казан. Татарстан китап нәшрияты, 2011) нигезләнеп төзелде.

Дәреслек: 6 нчы сыйныф рус мәктәбендә укучы татар балалары өчен татар әдәбияты дәреслеге Ф.Ф.Хәсәнова, Г.М.Сафиуллина, М.Я.Гарифуллина 2 кисәктә - Казан: “Мәгариф – вакыт” нәшрияты, 2014

 6 нчы сыйныф өчен татар әдәбиятыннан арадаш аттестация эшенең максаты:

-  укучыларның кызыксынуларына, яшь үзенчәлекләренә туры килгән текстларны үзләштерүне тикшерү,

 - татар язучыларының тормыш юлы һәм иҗаты турында укучыларның белем дәрәҗәсен ачыклау,

-укучыларның сүзлек запасын ачыклау, игътибарлылык дәрәҗәсен билгеләү,

- татар әдәбиятына хөрмәт хисе тәрбияләү.

Бурычлар : һәр укучы уку елы ахырында әдәби укудан алган белемнәрен күрсәтә белергә , төрле авырлыктагы биремнәрне , шәхси үзенчәлекләре буенча үти алырга тиеш. Биремнәр авырлыклары буенча төрле .

Тәкъдим ителгән йомгаклау контроль эше (тест) укучыларның әдәби әсәр текстын "эчтән" аңлап укый белүләре, әсәрнең темасын билгели, текст белән эшли алулары, мөһим фактларын истә калдырукүнекмәләре ни дәрәҗәдә формалашканын ачыклаучы биремнәрне үз эченә ала.

Биремнәрне башкаруга 40 минут вакыт бирелә. Ул 3 өлештән тора.

Беренче өлеш 9 (А1-А9) биремне үз эченә ала. Шулардан дөрес дип уйланылган җавапны сайлап алу тиеш була.

Икенче өлештә 3 (В1 –В3) биремне үз эченә ала. Шулардан дөрес дип уйланылган җавапны сайлап алу тиеш була.

Өченче өлештә сорауларга җавап биреп “Җәй” дигән темага хикәя язарга.

Йомгаклау контроль эшендә түбәндәге бирем төрләре башкарыла:

  • дөрес җавапны табу;

- сорауларга җавап бирү ;

  • хикәя язу.

Һәрбер дөрес җавап берәр балл белән бәяләнә һәм гомуми балл чыгарыла. Сүзләрне язганда , орфографик хата җибәрелсә, 0,5 балл куела. Әгәр язылган сүз аңлашылмаса яки күпсанлы хаталар җибәрелсә, конкрет бирем өчен 0 балл куела.


Татар төркемендәге укучылар өчен тестны бәяләү нормалары,

6 нчы сыйныф, татар әдәбияты


Тест

I вариант

Дөрес җавап

балл

Тест

II вариант

Дөрес җавап

балл


Эшне үтәгән өчен югары балл – 22. Шул рәвешле:


5” – 20 - 22 (84 -100%)

4” - 16 - 19 (67 - 83%)

3” – 12 – 15 (50 -66%)

2” – 11,5 баллдан кимрәк (50% кимрәк)


А1

ә

1 балл

А1

б

1 балл

А 2

а

1 балл

А 2

ә

1 балл

А 3

ә

1 балл

А 3

а

1 балл

А 4

б

1 балл

А 4

ә

1 балл

А 5

ә

1 балл

А 5

б

1 балл

А 6

а

1 балл

А 6

а

1 балл

А 7

а

1 балл

А 7

б

1 балл


6 нчы сыйныф

татар төркеме татар әдәбияты


I вариант

А1 Җыр нәрсәдән тора?

а) ритмика һәм көйдән; ә) сүздән һәм көйдән; б) рифма һәм көйдән


А2. Г.Тукайның туган авылын билгеләгез.

а) Арча районы Кушлавыч авылы;

ә) ) Арча районы Кырлай авылы;

б) Арча районы Өчиле авылы.


А3. “Мокамай” әсәрен Һ.Такташ кемгә багышлап яза?

а) абыйсына

ә) дустына

б) әтисенә


А4.Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең туган ягын билгеләгез.

а) Татарстан Республикасы

ә) Башкортстан Республикасы

б) Оренбург өлкәсе;



А5. М.Җәлил язмаган әсәр .

а) “Чәчәкләр”

ә) “Ватаным өчен”

б) “Имән”


А6. Бөек Ватан сугышында шагыйрь һәм прозаик Шәйхи Маннур кем буларак катнаша?

а) хәрби хәбәрче

ә) шагыйрь

б) журналист


А7.Татар әдәбиятының күренекле вәкиле, проза остасы, тәрҗемәче һәм җәмәгать эшлеклесе булган язучы.

а) Ибраһим Гази;

ә) Муса Җәлил;

б) Габдулла Тукай.


А8. Мөхәммәт Мәһдиевнең “Фронтовиклар” романының төп герое кем булып эшли?

а) табиб;

ә) укытучы;

б) хисапчы.


А9. “Матурлык” хикәясенең авторы кем?

а) Әмирхан Еники;

ә) Гомәр Бәширов;

б) Ибраһим Гази.


В 1. Мәкальләрне дәвам ит:

Акчасыз торып була, ....


В 2.

Китап укеысаң – белемең артыр, укымасаң -...


В 3

Кеше җырын җырлыйм дип, үз ...


а) җырыңны онытма ә) икмәксез торып булмый б) белгәнең дә онытылыр


С1 Текстка таянып, 12 сүздән ким булмаган әдәби-иҗади инша языгыз.


1)Син җәйне яратасыңмы?Ни өчен?

2)Җәй көнендә урманга барасыңмы?

3)Урманның һавасы сәламәтлек өчен файдалымы?

4)Урманда чәчәкләр,җиләкләр,дару үләннәре җыясыңмы?

5)Җәй-күңелле ел фасылымы?


6 нчы сыйныф

татар төркеме татар әдәбияты


II вариант

А1 Җырлар нинди ике зур төркемгә бүленәләр?

а) озын һәм кыска җырлар; ә) кызык һәм лирик җырлар; б) автор җырлары һәм халык җырлары


А2. Г.Тукайның туган көнен билгеләгез.

а) 1896 елның 26 апрелендә;

ә) 1886 елның 26 апрелендә;

б) 1886 елның 16 апрелендә.


А3. Һ.Такташ ничә яшендә вафат була?

а) 30

ә) 91

б) 61


А4. Муса Җәлилнең шигъри әсәрләре тупланган җыентык кайсы төрмә исеме белән атала?

а) Тегель;

ә) Моабит;

б) Шпандау.

А5. . Муса Җәлил “Чәчәкләр” шигырендә кемнәргә мөрәҗәгать итә?

а) солдатларга

ә) дусларына

б) балаларга


А6. Шәйхи Маннур иҗат иткән шигырьләрне билгеләгез.

а) “Татар кызы”,”Саубуллашу җыры”;

ә) “Имән”, “Чәчәкләр”;

б) “Иптәшләр”, “Мокамай”.


А7. “Фронтовиклар” романында вакыйгалар кайсы елларда бара?

а) революция еллары;

ә) сугыш еллары;

б) сугыштан соңгы еллар.


А8. “Туган ягым – яшел бишек” повестеның авторы кем?

а) ) Ибраһим Гази;

ә) Мөхәммәт Мәһдиев;

б) Гомәр Бәширов.


А9. “Матурлык” хикәясенең авторы кем?

а) Әмирхан Еники;

ә) Гомәр Бәширов;

б) Ибраһим Гази.


В 1. . Мәкальләрне дәвам ит:

Алтын җирдән табыла, белем - ... .


В 2.

Бәхетне юлдан эзләмә, ... .



В 3.

Җыр - .... .


а) кешенең юлдашы ә) белемнән эзлә б) китаптан


С1 Текстка таянып, 12 сүздән ким булмаган әдәби-иҗади инша языгыз.


1)Син җәйне яратасыңмы?Ни өчен?

2)Җәй көнендә урманга барасыңмы?

3)Урманның һавасы сәламәтлек өчен файдалымы?

4)Урманда чәчәкләр,җиләкләр,дару үләннәре җыясыңмы?

5)Җәй-күңелле ел фасылымы?







Эш программасының төзәтмәләр бите
















































































Автор
Дата добавления 01.11.2016
Раздел Другое
Подраздел Рабочие программы
Просмотров160
Номер материала ДБ-310464
Получить свидетельство о публикации

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх