Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Рабочие программы / Рабочая программа по татарской литературе. 3 класс

Рабочая программа по татарской литературе. 3 класс


До 7 декабря продлён приём заявок на
Международный конкурс "Мириады открытий"
(конкурс сразу по 24 предметам за один оргвзнос)

  • Другое

Поделитесь материалом с коллегами:

02-31 Татарстан Республикасы

Алабуга муниципаль районы

2 нче урта гомуми белем мәктәбе

гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе



КАРАЛДЫ»

Татар теле һәм

әдәбияты метод.

берләшмәсе җитәкчесе

_____________________

А.Ф. Әхмәтшина

1 нче номерлы беркетмә

27 нче август, 2015 нче ел

«КИЛЕШЕНДЕ» ТР АМР “2 нче

урта гомуми белем

мәктәбе” ГБМБУ

___________________

Ә.Р. Һадиуллина

1 нче номерлы беркетмә

27нче август, 2015 нче ел


«РАСЛАНДЫ» ТР АМР “2 нче урта гомуми белем

мәктәбе” ГБМБУ

________________

С.М. Немтырев

93 нче номерлы боерык

28 нче август, 2015 нче ел.







Әдәби укудан эш программасы, 3 нче В сыйныфы

Төзүче: Әхмәтшина Айгөл Фаукат кызы

беренче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы











Алабуга

2015

3 НЧЕ В СЫЙНЫФЫ ӨЧЕН ӘДӘБИ УКУДАН ЭШ ПРОГРАММАСЫНЫҢ АҢЛАТМА ЯЗУЫ

Эш программасы түбәндәге документларга нигезләнеп төзелде:

1. “Рус телендә урта ( тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теле һәм әдәбиятыннан үрнәк программалар” (1-11 нче сыйныфлар), Казан: 2011

2. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән Министрлыгы Урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә “Рус телле балаларга татар телен коммуникатив технология нигезендә укыту программасы” (1-11 нче сыйныфлар). Төзүче-авторлар: Р. З. Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева. Казан, 2014

3. Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы “2нче урта гомуми белем мәктәбе “ гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесенең 2014-2015 нче елга укыту планы.

Дәреслек: Күңелле татар теле: Дүртьеллык башлангыч мәктәпнең 3 нче сыйныф рус балалары өчен татар теле һәм уку дәреслеге / Р.З. Хәйдәрова. – 2 кисәктә - Казан: Татармультфильм, 2013.

Атнага 3 сәг. (34 х 3 = 102) Барлыгы 102 сәг.

Рус телендә сөйләшүче балаларны ирекле аралашырга өйрәтү, татар дөньясы турында күпкырлы мәгълүмат җиткерү программаның төп максаты итеп билгеләнә.

Максатка ирешү өчен, түбәндәге бурычлар үтәлергә тиеш:

  • татар сөйләмен тыңлап аңларга күнектерү;

  • татар этикеты тәгъбирләрен кертеп, бирелгән ситуация буенча диалогик сөйләм оештырырга өйрәтү;

  • программада күрсәтелгән лексик темалар буенча телдән яки язмача монологик сөйләм булдыруга ирешү;

  • карап чыгу, танышу, өйрәнү, эзләнү максаты белән уку төрләрен кулланып, төрле жанрдагы текстларны аңлап уку күнекмәләрен үстерү;

  • халыкларның үзара аңлашып, тату яшәвенә омтылыш тәрбияләү.

Федераль Дәүләт стандартларында белем бирү системасының төп үсеш юнәлеше – системалы-эшчәнлекле (системно-деятельностный подход) юнәлеш, ә системаны барлыкка китерә торган төп компонент – нәтиҗә: шәхси, метапредмет, предмет нәтиҗәләре дип билгеләнелә. Стандартларда күрсәтелгән бу концептуаль методологик нигез барлык фәннәрне укыту системасына да, шул исәптән рус телле балаларга татар теле укыту системасына да карый. Ягъни, рус телле балаларга татар теле укыту системасыныңбарлык компонентлары да: программалар, укыту-методик комплектлары, укыту процессы, белем дәрәҗәсенә контроль, идарә итү, белем күтәрү һ.б. – бар да бер максатка – нәтиҗәгә хезмәт итә.

Укытуның планлаштырылган нәтиҗәләре

Әдәби уку” предметы буенча 3 нче сыйныф программасын үзләштерүнең шәхси нәтиҗәләре:

  • татар теленең дәүләт теле буларак ролен аңлау;

  • шәхесара һәм мәдәниара аралашуда татар телен куллануга уңай караш булдыру;

  • татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге формалаштыру;

  • әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау;

Әдәби укуга өйрәтүнең метапредмет (регулятив, коммуникатив, танып-белү) нәтиҗәләре:

  • укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү;

  • эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра белү;

  • дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли белү, алар белән дөрес эш итә белү;

  • дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү;

  • әңгәмәдәшең белән аралаша белү күнекмәләрен формалаштыру;

  • парларда һәм күмәк эшли белү;

  • әңгәмәдәшең белән контактны башлый, дәвам итә, тәмамлый белү;

  • үрнәк буенча эшли белү;

  • аерым темаларга караган сорауларга җавап бирә белү;

  • рәсем буенча җөмләләр, сораулар төзи белү;

  • аңлап укый белү;

  • укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирү;

  • чагыштырып нәтиҗә ясый белү күнекмәләрен формалаштыру

Әдәби укуга өйрәтүнең предмет нәтиҗәләре:

Сөйләшү.

Диалогик сөйләм.3 нче сыйныфта дәрес вакытының 70-80% ын сөйләшергә өйрәтү ала. Сөйләм эшчәнлегенең бу төре буенча укучылар түбәндәге күнекмәләргә ия булырга тиешләр:

сайланган эчтәлек аша әңгәмәдәшең белән контакт урнаштыра, сорау куя, җавап бирә, кире кага, раслый белү;

дәреслектә бирелгән үрнәк диалогларны сәнгатьле итеп уку, сөйләү һәм охшаш диалоглар төзү, программада күрсәтелгән коммуникатив максатлар буенча әңгәмәдә катнаша алу;

Монологик сөйләм:

җанлы һәм җансыз предметларны, рәсем, картина эчтәлеген сурәтләп сөйли белү;

өйрәнелгән темалар буенча кечкенә информация бирә белү;

Ишетеп аңлау (аудирование).

Аралашу өчен, төп шартларның берсе – әңгәмәдәшләрнең бер-берсенең сөйләмен аңлавы. 3 нче сыйныфта ишетеп аңларга өйрәтүнең бурычлары түбәндәгеләр:

нормаль темп белән әйтелгәннең ишетү аша мәгънәсен аңларга, аңлаган турында фикер йөртергә, аралашуда кулана белергә өйрәтү;

сүзләрне, сүзтезмәләрне, җөмләләрне, грамматик формаларны бер-берсеннән ишетү аша аерырга өйрәтү;

ишетү хәтеренең күләмен үстерү;

Уку.Уку эшчәнлеге буенча укучылар түбәндәге күнекмәләргә ия булырга тиешләр:

  • Татар әлифбасына гына хас хәрефләрне дөрес уку, авазларны дөрес әйтә белү.

  • Транскрипция билгеләрен укый һәм куллана белү күнекмәләрен формалаштыру;

  • Сәнгатьле дөрес уку күнекмәләре камилләштерү;

– Иптәшеңә яки әниеңә записка язу, төрле бәйрәмнәр белән котлау, уенга чакыру язу, үзең турында кечкенә белешмә яза белү күнекмәләрен булдыру;

Программада укыту материалының эчтәлеге 70 сәгатькә исәпләнгән. Мәктәпнең укыту планы нигезендә 3 нче сыйныфларда әдәби уку атнага 3 сәгать исәбеннән 102 сәгать укытыла.

3 НЧЕ В СЫЙНЫФЫ ӨЧЕН ӘДӘБИ УКУДАН ЭШ ПРОГРАММАСЫНЫҢ ЭЧТӘЛЕГЕ

Белем бәйрәме!

1нче сентябрь- Белем бәйрәме! Уку әсбаплары. 1-10 га кадәр саннар. Төсләр. Кая? Кайдан? сораулары һәм аларга җавап. Бәйрәм котлы булсын!

Комплимент сүзләр. Безнең сыйныф. Ситуатив күнегүләр. Безнең билгеләр.“Без диктант язабыз” тексты. Без ничек укыйбыз?Без дәрестә.

Чын иптәш” тексты (монолог.)“Онытылган” Ш.Галиев. Без китапханәгә йөрибез(диалог). Мин китап укыйм. “Сөмбелә” Әхмәт Исхак. “Бер атнада ничә көн?” Г.Зәйнашева.(19 сәгать)

Көндәлек режим.

Сәгать ничәдә?” соравы.Бу эшләрне мин кайчан эшлим? Минем көндәлек режимым (монолог). “Сәгать” Муса Җәлил.(4 сәгать)

Ашханәдә.

Ашханәдә “ тексты.“Минем яраткан ашларым”.“Без татлы ризыклар яратабыз”.Безгә кунаклар килә.“Аш вакыты” Б.Рәхмәт.“Икмәк” тексты.

Нәрсә ашыйбыз? Нәрсә эчәбез? сораулары.“Кунаклар” Ш.Галиев.Без табын әзерлибез. Уку тизлеген тикшерү (“Кар бабай”).(10 сәгать )

Без әти-әниләргә булышабыз.

Г.Тукай- бөек шагыйрь.Г.Тукай “Безнең гаилә”.Минем әти-әнием кем булып, кайда эшли.“Акыллы малай” тексты.“Иң яхшы укучы!” конкурсы.

Без хикәя сөйлибез (бәйләнешле сөйләм үстерү).Без бер-беребезне мактыйбыз. Без өйдә булышчы (диалог).“Ана рәхмәте” Ихсан Әхтәм.Мин өйдә булышчы.“Без табын әзерлибез” тексты. Мин дустыма булышам (монолог). Ә.Бикчәнтәева “Дәү әнием”. Идрис Туктар “Авыраяк” тексты.

(15 сәгать)

Туган якка кыш килде.

Яңа ел бәйрәме.Чыршы бәйрәме.Без бәйрәмгә барабыз. Кыш айлары, кыш билгеләре ( монолог). Һава торышы.Кышкы уеннар.Без тауда.“Тауда” хикәясе.Спорт төрләре. Диалог.“Дуслар” хикәясе.Без хикәя сөйлибез.Бәйләнешле сөйләм үстерү.“Каникулда” хикәясе.Без каникулда. (монолог) (13 сәгать)

Шәһәрдә һәм авылда.

Татарстан шәһәрләре.Татарстанда яшәүчемилләтләр. Татарстан- минем туган ягым (монолог).Без нинди йортта яшибез?“Без шәһәрдә яшибез” тексты.Нинди транспортта барабыз?Без шәһәргә барабыз.Мин авылда яшим. “Безнең авыл” тексты (диалог).(9 сәгать)

Әдәпле булыйк!

Тәмле сүзләр” тексты.Телефоннан әдәпле сөйләшәбезме? Туган көнгә бүләк (монолог).Табын янында.“8нче Март- әниләр бәйрәме”.“Трамвайда” хикәясе.“Әдәпле булыйк”.Дәрдемәнднең “Өч ул” хикәясе.В.Осееваның “Бер әби ич” хикәясе.(10 сәгать)

Кечкенә дусларыбыз.

Дуслар” хикәясе.М.Җәлил “Маэмай”.Акмуен яраткан песием.Минем песием.Акмуен яраткан песием. Ситуатив күнегүләр.“Кем нәрсә ярата?” әкияте. “Кечкенә дусларыбыз”(монолог).(7 сәгать)

Күңелле җәй. “Җәй җитте” тексты.Без җәйне яратабыз.“Төсләр” әкияте.Р.Фәйзуллин “Җиләк кайда күп?” шигыре. “Җиләк җыям, как коям”уены. “Витаминлы аш” хикәясе (диалог).Арадаш аттестация эше (тыңлап аңлау“Күңелле җәй”).Р.Миңнуллин- балаларның яраткан шагыйре.

Р.Миңнуллин “К лар тулган бакчага” Җәй билгеләре (монолог).Җәйге ял. Уку тизлеген тикшерү (“Чуар тавык”).Без су буенда.Без Сабантуйга барабыз.Җәй турында җырлар. Гомумиләштереп кабатлау.(15 сәгать)

Барлыгы-102сәгать

3 НЧЕ В СЫЙНЫФЫ УКУЧЫЛАРЫНЫҢ БЕЛЕМ ДӘРӘҖӘСЕНӘ ТАЛӘПЛӘР

3нче сыйныфны тәмамлаганда укучылар түбәндәгеләрне белергә тиеш.

  • Беренче сентябрь – Белембәйрәме турында сөйли, укытучыны, дустыңны бәйрәм белән котлый белү. Предметларның төсен, санын әйтеп, үзеңә сорый белү. Сумкага нәрсә салганыңны, сумкада (партада) нәрсә барлыгын, сумкадан нәрсә алганыңны әйтә, сорый белү. Үзеңнең, иптәшеңнең нинди билге алганын, диктантта нинди хата барлыгын, өй эшен эшләгәнен, эшләмәгәнен, мисал, мәсьәлә чишкәнен сорый, әйтә белү. Китапханәчедән китап сорый, китапның нәрсә турында икәнен әйтә белү. Ничә китап укыганыңны әйтә, иптәшеңнән сорый белү.

  • Вакытны әйтә, сорый белү. Үзеңнең көндәлек режимың турында сөйли белү.

  • Ашханәдә нәрсә пешергәнне, ашаганны, нинди ашлар яратканны әйтә белү. Дустыңның нинди ризыклар яратканын сорый, ашханәгә бергә барырга тәкъдим итә белү. Кунакларны каршы ала, табынга чакыра белү. Табын әзерләү тәртибен әйтә, сорый белү. Ашхәнәдә дежур укучы хезмәтен сөйли белү.

  • Әти-әниләрнең кем булып, кайда эшләвен, профессия исемнәрен әйтә белү. Өйдә үзең эшләгән эшләрне сөйли белү, иптәшеңә сорау бирә белү. Өй хезмәтендә катнашуыңны әйтә, эш куша белү. Табынны ничек әзерләү турында сөйли белү.

  • Бәйрәмнең сәгать ничәдә башланганын, Яңа ел бәйрәмендә нишләгәнне әйтә белү. Һава торышын сорый, әйтә белү. Кышкы уен төрләрен әйтә, уенга чакыра белү. Чаңгы ярышы турында сөйли белү. Каникулда кайда булганыңны әйтә белү. Геройларга характеристика бирә белү. Сюжетны үзгәртеп, яңа хикәя төзи белү.

  • Татарстан шәһәрләренең, елгаларының атамаларын әйтә белү.Татарстанда яшәгән милләтләрне әйтә белү. Кайсы урамда яшәгәнеңне, нинди фатирда торганыңны, мәктәпкә нинди транспортта барганыңны сөйли белү. Шәһәр турында сөйли, үзең яшәгән шәһәрне, торган йортны сурәтли белү. Шәһәргә барырга чакыра белү. Нәрсәдә барганыңны, сәгать ничәдә барганыңны әйтә белү. Авыл табигате турында сөйли белү. Җәйге уен төрләрен әйтә белү.

  • Телефоннан әдәпле сөйләшә белү. Туган көнгә әдәпле чакыра белү. Килгән кунакларны каршылый белү. Туган көнгә бүләк алып килгәнне әйтә, котлый белү. Бер-береңне табынга чакыра, кыстый, ашаганнан соң рәхмәт әйтә белү. 8 нче Март бәйрәмендә нинди бүләкләр бирү турында сөйләшү. Өлкәннәргә урын тәкъдим итә белү. Дустыңның авыруы турында, аңа ярдәм итү турында әйтә белү.

  • Этләрнең кушаматын әйтә белү. Этләрне ничек караганны сөйли белү. Үзеңнең этең барлыгын, юклыгын, аны ничек караганны әйтә белү. Кешенең характер сыйфатларын әйтә белү. Песиләрнең тышкы кыяфәтен сорый, сөйли белү. Песиең барлыгын, юклыгын, аны ничек караганны сорый, әйтә белү. Кемнең нәрсә яратканын сорый һәм әйтә белү.

  • Ел фасылларының билгеләрен әйтә белү. Җәй көне турында сөйли белү. Җәй көне укулар тәмамланганын әйтә белү. Предметларның билгеләрен чагыштырып әйтә белү. Урманга барганыңны, урманда җиләк җыйганыңны әйтә белү. Бер-береңне табынга чакыра, ашаганнан соң рәхмәт әйтә, азыкның тәмле икәнен әйтә белү. Бакчада нинди яшелчәләр үскәнен, бакчадагы эшләрне сорый, әйтә белү. Җәйге ял турында сөйли белү. Су керергә чакыра белү. Сабантуйда катнашу турында сөйләшү.

  • Тыңлап аңлау. Укытучының дәрес, уен ситуацияләре белән бәйле сорауларын, күрсәтмәләрен аңлау; тыңлаганда җөмлә, сүз чикләрен билгеләү, интонацияне аеру; сүзләрне, сүзтезмәләрне, җөмләләрне, грамматик формаларны бер-берсеннән ишетеп аера белү; сүзләрне, җөмләләрне тыңлап тәрҗемә итә белү; ишеткән сөйләмнең, җөмләнең эчтәлегенә төшенү.

  • Диалогик сөйләм. Өйрәнелгән эчтәлек нигезендә әңгәмәдәшең белән контакт урнаштыра, сорау куя, җавап бирә, кире кага, раслый белү; программада күрсәтелгән темалар буенча укытучының сорауларына жавап бирү һәм сораулар куя белү; дәреслектә бирелгән үрнәк диалогларны сәнгатьле итеп уку, сөйләү һәм охшаш диалоглар төзү, программада күрсәтелгән коммуникатив максатлар буенча әңгәмәдә катнаша алу.

  • Монологик сөйләм. Җанлы һәм җансыз предметларны, рәсем, картина эчтәлеген сурәтләп сөйли белү; тәкъдим ителгән план, терәк сүзләр ярдәмендә укылган өзек яисә караган рәсем буенча, өйрәнелгән җөмлә төрләрен файдаланып, хикәя төзү;укыган хикәяләрнең эчтәлеген сөйли белү;үзе, гаиләсе һәм дуслары турында кечкенә мәгълүмат бирә белү.

  • Уку. Татар алфавитындагы хәрефләрне таный белү; хәреф-аваз системасын аера, татар теленә хас булган авазларны дөрес әйтеп укый белү;дәреслектә уку өчен бирелгән җөмләләрне, текстларны дөрес интонация белән укый белү;тексттагы тыныш билгеләренә карап, тиешле пауза һәм интонацияләрне үтәү, өтерләр янындагы сүзләрне тиңдәшлек, эндәшү интонацияләре белән уку;укыган материалның эчтәлегеннән кирәкле мәгълүматны аерып ала белү;кечкенә күләмле шигырьләрне яттан сөйләү; укыганда сүзлекләр куллана белү.


3 НЧЕ В СЫЙНЫФЫ ӨЧЕН ӘДӘБИ УКУДАН ПРАКТИК ЭШЛӘР КҮЛӘМЕ


Контроль эш төре


I чирек

II чирек

III чирек

IV чирек

Барлыгы

Диалог

1

8.10

1

16.12


2

4.02

4.03

1

5.05


5

Монолог

2

2.10

22.10

1

23.12


3

22.01

12.02

11.03

2

21.04

13.05

8

Арадаш аттестация эше (Тыңлап аңлау)

-

-

-

1

6.05

1

Уку тизлеген тикшерү

1

26.11

-

-

1

19.05

2







3 НЧЕ В СЫЙНЫФЫ ӨЧЕН ӘДӘБИ УКУДАН КАЛЕНДАРЬ-ТЕМАТИК ПЛАН




Тема

Сә

гать саны

Үткәрелү вакыты

Эш төре

Көтелгән нәтиҗә (ФГОС буенча)




Предмет нәтиҗәсе

Метапредмет УУГ

Шәхси УУГ

план


факт

Белем бәйрәме -19




1

1нче сентябрь- Белем бәйрәме!

1

1.09


Сорауларга җавап

Беренче сентябрь - белем бәйрәме турында сөйли, укытучыны, дустыңны бәйрәм белән котлый белү.

Уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү;

Укучыларда телне өйрәнүгә омтылыш, теләк, уңай мөнәсәбәт булдыру;

2

Уку әсбаплары.

1

5.09


Сорауларга

җавап.

Уку әсбапларын сорап ала, тәкъдим итә белү.

Чагыштырып нәтиҗә ясый белү күнекмәләрен формалаштыру;

Уку әсбапларына карата сакчыл караш, төрле өйрәнүгә омтылыш тудыру;

3

1-10 га кадәр саннар.

1

7.09


Фикер алышу

Дистә эчендә саный, саннарның дөрес язылышын белү.

Фикерләрне логик чылбырга салу;

Телләр белүнең әһәмиятенә басым ясау;

4

Төсләр.

1

8.09


Сорауларга җавап

Төсләрне сөйләмдә дөрес куллана белү.

Объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү;

Белемгә омтылыш тәрбияләү;

5

Кая? Кайдан? сораулары һәм аларга

җавап.

1

12.09


Сорауларга җавап бирү

Кая? Кайдан? сорауларын сөйләмдә дөрес куллана белү.

Тиешле мәгълүматны табу өчен электрон ресурслар куллану;

Яхшы укучы булу теләге тудыру;

6

Бәйрәм котлы булсын!


1

14.09


Фикер алышу, сорауларга җавап алу

Бәйрәм белән котлый белү.

Тиешле мәгълүматны сайлап алу;

Иптәшеңне тыңлый белү күнекмәләре булдыру;

7

Комплимент сүзләр.

1

15.09


Фронталь

Комплиментлар әйтә белү.

Әңгәмәдәшнең аралашу холкы белән идарә итү;

Фикереңне дәлилли белү; Укуга уңай караш тәрбияләү;

8

Безнең сыйныф. Ситуатив күнегүләр.

1

19.09


Фикер алышу

Үз сыйныфың турында сөйли белү.

Укудагы уңышларга, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү;

Дәреслеккә уңай караш тәрбияләү;

Төркемдә килешеп эшли белү;

9

Безнең билгеләр.

1

21.09


Индивидуаль

Нинди билгеләр алуың турында сөйли белү.

Уку эшчәнлеген оештыра белү;


Уку теләге, мәктәп һәм уку эшчәнлеге турында уңай күзаллау булдыру;

10

Без диктант язабыз” тексты.

1

22.09


Индивидуаль

Без диктант язабыз” текстын тәрҗемә итә белү.


Чагыштырып нәтиҗә ясый белү күнекмәләрен формалаштыру;

Укуда тырышлык күрсәтүнең әһәмиятенә басым ясау;

11

Без ничек укыйбыз?

1

26.09


Фикер алышу

Без ничек укыйбыз? темасы буенча эчтәлек сөйли белү.

Мәсьәләне чишү өчен уңайлы ысул сайлау;

Мәктәп һәм уку эшчәнлеге турында уңай күзаллау булдыру;

12

Без дәрестә.

1

30.09


Фикер алышу

Сораулар буенча сөйләргә өйрәнү.

Укытучы күрсәтмәсен аңлап үти белү;

Татар телендә аралашуга омтылышны үстерү;

13

Чын иптәш” тексты.

1

1.10



Сорауларга җавап

Чын иптәш” текстын тәрҗемә итә белү.

Төп һәм ярдәмчел билгеләрне аеру;


"Дуслык" төшенчәсен кабул итү, аның кадерен белү;

14

Чын иптәш” тексты. Монолог.

1

2.10


Монолог, фикер алышу

Чын иптәш” текстының эчтәлеген сөйли белү.

Уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү;

Яшьтәшләр һәм өлкәннәр белән хезмәттәшлеккә керә белү күнекмәләрен тәрбияләү;

15

Онытылган” Ш.Галиев.

1

7.10


Индивидуаль

Сәнгатьле укый белү.

Тиешле мәгълүматны сайлап алу;

Укуда тырышлык күрсәтүнең әһәмиятенә басым ясау;

16

Без китапханәгә йөрибез. Диалог.

1

8.10


Диалог

Мәктәп китапханәсе турында сөйли белү.

Сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу;

Укучыларда телне өйрәнүгә омтылыш, теләк, уңай мөнәсәбәт булдыру;

17

Мин китап укыйм.

1

9.10


Сүзлек эше


Яраткан китапларың турында, аларның авторлары турында сөйли белү.

Мәгълүматны туплау өчен күмәк эш башкару;

Яшьтәшләр һәм өлкәннәр белән хезмәттәшлеккә керә белү күнекмәләрен тәрбияләү;

18

Сөмбелә” Әхмәт Исхак.

1

14.10


Фикер алышу

Сәнгатьле укый белү.

Укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү;

Төркемдә килешеп эшли белү;

19

Бер атнада ничә көн?” Г.Зәйнашева.

1

15.10


Сорауларга җавап

Аңлап һәм сәнгатьле укый белү.

Эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра белү;

Укуга уңай караш тәрбияләү;

Көндәлек режим -4






16.10

20

Сәгать ничәдә?” соравы.

1

16.10


Фикер алышу

Сәгать ничәдә?” соравына җавап бирә белү.

Аңлап уку; тиешле мәгълүматны сайлап алу;

Үз фикереңне әйтә белү;

21

Бу эшләрне мин кайчан эшлим?


1

21.10


Рәсем буенча хикәя төзү

Үзеңнең көндәлек режимың турында сөйли белү.

Төп мәгълүматны аеру;

Укуга уңай караш тәрбияләү;

22

Минем көндәлек режимым. Монолог.

1

22.10


Монолог

Өйрәнелгән барлык төзелмәләрне яңа дидактик материаллар, ситуатив күнегүләр, ишетеп аңлау күнегүләре аша куллана белү.

Билгеләгән критерийләргә таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү;.

Иртәнге гимнастика ясауның әһәмиятен төшендерү;

23

Сәгать” Муса Җәлил.

1

23.10


Рәсем буенча хикәя төзү

Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты турында мәгълүмат бирә белү.

Тиешле мәгълүматны табу, билгеләү;

Фикереңне дәлилли белү; Укуга уңай караш тәрбияләү;

Ашханәдә -10



29.10

24

Ашханәдә “ тексты.

1

28.10


Рәсем буенча хикәя төзү

Ашханәдә нәрсә пешергәнне, ашаганны әйтә белү. Пешекчедән кирәк ашларны сорап алабелү.

Парларда һәм күмәк эшли белү;

Татар халык ашларына карата ихтирам булдыру;

25

Минем яраткан ашларым”.

1

29.10


Фронталь

Нинди ашлар яратканны әйтә белү. Кафеда үзләренә аш ала белү.

Уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү;

Татар халык ашларына карата ихтирам булдыру;

26

Без татлы ризыклар яратабыз”.

1

11.11


Фронталь

Дустыңның нинди ризыклар яратканын сорый, ашханәгә бергә барырга тәкъдим итә белү.

Уку максатын мөстәкыйль билгеләү;

Дөрес сөйләм булдыруга омтылыш;

27

Безгә кунаклар килә.

1

12.11


Сүзлек эше.


Савыт-сабаларны сөртергә куша белү.

Тиешле мәгълүматны табу, билгеләү;

Текстлардагы төрле тормыш ситуацияләренә һәм геройларның гамәлләренә гомүмкешелек нормаларыннан чыгып бәя бирү;

28

Аш вакыты” Б.Рәхмәт.

1

13.11



Табын әзерләү тәртибен әйтә, сорый белү.

Сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу;

Укуга уңай караш тәрбияләү;

29

Икмәк” тексты.

1

18.11


Рәсем буенча хикәя төзү

Икмәк” текстын тәрҗемә итә белү. Предметларның урынын әйтә белү.

Мәсьәләне чишү өчен уңайлы ысул сайлау;

Әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау;

30

Нәрсә ашыйбыз? Нәрсә эчәбез? сораулары.

1

19.11


Сүзлек эше.

Нәрсә ашаганыңны, нәрсә эчкәнеңне әйтә белү.

Төшенчәгә якын килү өчен нәтиҗә ясау;

Укуга уңай караш тәрбияләү;

31

Кунаклар” Ш.Галиев.

1

20.11


Фикер алышу

Образга бәя бирә белү.

Фикерләрне логик чылбырга салу;

Дөрес сөйләм булдыруга омтылыш;

32

Без табын әзерлибез.

1

25.11



Табын әзерләү тәртибен әйтә, сорый белү.

Әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аралашу күнекмәләрен формалаштыру;

Үз фикереңне әйтә белү;

33

Уку тизлеген тикшерү. Кар бабай.

1

26.11


Рәсем буенча хикәя төзү

Билгеләнгән күләмдә сүзләрне дөрес һәм җөмләләрне сәнгатьле итеп, тулысынча аңлап укый белү.

Эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра белү.

Дөрес сөйләм булдыруга омтылыш;

Без әти-әниләргә булышабыз -15



2.12

34

Г.Тукай- бөек шагыйрь.

1

27.11



Бөек шагыйрьнең тормыш юлын, аның иҗатын белү.

Коммуникатив мәсьәләгә таянып фикерне төгәл итеп җиткерү;

Үз фикереңне әйтә белү;

35

Г.Тукай “Безнең гаилә”.

1

2.12


Сорауларга җавап

Безнең гаилә” шигырен сәнгатьле укый белү.

Объектларны чагыштыру, билгеләү, мәгълүматны туплау өчен күмәк эш башкару;

Төркемдә килешеп эшли белү;

36

Минем әти-әнием кем булып, кайда эшли.

1

3.12


Рәсем буенча хикәя төзү

Сатучы булып эшли - төзелмәсен сөйләмдә куллана белү. Әти-әниләрнең кем булып, кайда эшләвен, һөнәр исемнәрен әйтә белү.

Әңгәмәдәшеңнең аралашу холкы белән идарә итү;


Дәреслеккә уңай караш тәрбияләү;

37

Акыллы малай” тексты.

1

4.12


Рәсем буенча хикәя төзү

Сорау җөмләләр төзи белү.

Рөстәмнең әнисе төзелмәсен сөйләмдә дөрес куллана белү.

Иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү, аларны чишү өчен алгоритм булдыру;

Гаиләдә булышу, вакытны файдалы үткәрүнең әһәмиятле булуына төшенү;

38

Иң яхшы укучы!” конкурсы.

1

9.12


Фикер алышу

Мәктәптән соң булган эшләрне, шөгыльләрне әйтә белү. Бер-берсен мактый белү.

Объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү;

Укуга уңай караш тәрбияләү;

39

Без хикәя сөйлибез. Бәйләнешле сөйләм үстерү.

1

10.12


Фикер алышу

План буенча эчтәлек сөйли белү. Бәйләнешле сөйләм үстерү.

Эшчәнлек процессында контроль һәм бәя бирү;

Яхшы укучы булу теләге тудыру;

40

Без бер-беребезне мактыйбыз.

1

11.12



Комплиментлар әйтә белү.

Әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү;

Үз фикереңне әйтә белү;

41

Без өйдә булышчы. Диалог.

1

16.12


Сорауларга җавап

Диалог төзи белү.

Иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү, аларны чишү өчен алгоритм булдыру;

Фикереңне дәлилли белү;

42

Ана рәхмәте” Ихсан Әхтәм.

1

17.12


Сүзлек эше

Ана рәхмәте” текты буенча эчтәлек сөйи белү.

Мәгълүматны туплау өчен, күмәк эш башкару;

Дөрес сөйләм булдыруга омтылыш;

43

Мин өйдә булышчы.

1

18.12


Сүзлек эше

Өйдәге эшләрдә әти-әниеңә булышу турында сөйли белү.

Эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра белү;

Әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау;

44

Без табын әзерлибез” тексты. Монолог

1

23.12


Монолог

Без табын әзерлибез” текстына караган лексиканы белү.

Сорау җөмләләр төзи белү.

Укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү;

Текстлардагы төрле тормыш ситуацияләренә һәм геройларның гамәлләренә гомүмкешелек нормаларыннан чыгып бәя бирү;

45

Мин дустыма булышам.

1

24.12


Монолог, фикер алышу

Дустың турында сөйли белү.

Эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра белү;

Дөрес сөйләм булдыруга омтылыш;

46

Ә.Бикчәнтәева “Дәү әнием”.

1

25.12


Сорауларга җавап

Сәнгатьле укый белү

Фикерләрне логик чылбырга салу;

Өлкәннәр белән хезмәттәшлеккә керә белү күнекмәләрен тәрбияләү;

47

Идрис Туктар “Авыраяк” тексты.

1

13.01


Сорауларга

җавап

Авыраяк” текстының эчтәлеген сөйли белү.

Аңлап уку; тиешле мәгълүматны сайлап алу;

Дөрес сөйләм булдыруга омтылыш;

48

Идрис Туктар “Авыраяк” тексты.

1

14.01



Хикәянең эчтәлеге буенча җөмләләр төзи белү.

Төп мәгълүматны аеру;

Иҗади сөйләшүгә тарту;

Туган якка кыш килде -13



21.01

49

Яңа ел бәйрәме.

1

15.01


Сорауларга җавап бирү

Яңа ел бәйрәме, яңа ел бәйрәме+нә, яңа ел бәйрәме+ндә төрләнешен белү. Антоним сүзләрне сөйләмдә куллана белү.

Эшчәнлек өчен эш урынын әзерләү;

Яхшы укучы булу теләге тудыру;

50.

Чыршы бәйрәме.

1

20.01


Фикер алышу, сорауларга җавап алу

Яңа ел бәйрәме белән котлый белү. Яңа ел бәйрәменә чакыра белү.

Укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү;

Укуга уңай караш тәрбияләү;

51.

Без бәйрәмгә барабыз.

1

21.01


Фронталь

Куян булып киенә төзелмәсен әйтә белү.

Эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра белү;

Вакытны файдалы үткәрүнең әһәмиятен аңлату;

52.

Кыш айлары, кыш билгеләре. Монолог.

1

22.01


Монолог

Кыш билгеләре, кыш айлары турында сөйли белү.

Билгеләгән критерийләргә таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү;.

Татарча аралашуга тарту;

53.

Һава торышы.

1

27.01


Индивидуаль

Һава торышы турында сөйли белү.

Эш тәртибен аңлап, нәтиҗәле эш алымнарын таба белү;

Татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге тудыру;

54.

Кышкы уеннар.


1

28.01


Фикер алышу

Кышкы уеннар турында сөйли белү.


Төп мәгълүматны аеру;

Татар телендә аралашу ихтыяҗын арттыру;

55.

Без тауда.

1

29.01


Фикер алышу

Сюжетны үзгәртеп, яңа хикәя төзи белү.

Фикерләрне логик чылбырга салу;

Дәресләргә вакытында килү турында сөйләшү ;

56.

Тауда” хикәясе.

1

3.02


Сорауларга җавап

Тауда” хикәясенең эчтәлеген сөйли белү.

Иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү, аларны чишү өчен алгоритм булдыру;

Иптәшеңә рухи ярдәм күрсәтә белү;

57.

Спорт төрләре. Диалог.

1

4.02


Диалог

Ни өчен спорт белән шөгыльләнү кирәкле булуын, спорт төрләре турында сөйли белү.

Парларда һәм күмәк эшли белү;

Сүз байлыгын арттыру;

58.

Дуслар” хикәясе.

1

5.02


Фикер алышу

Кышкы уен төрләрен әйтә, уенга чакыра белү.

Төп һәм ярдәмчел билгеләрне аеру;

Яшьтәшләр һәм өлкәннәр белән хезмәттәшлеккә керә белү күнекмәләрен тәрбияләү;

59.

Без хикәя сөйлибез.

Бәйләнешле сөйләм үстерү.

1

10.02


Сүзлек эше

Сюжетны үзгәртеп, яңа хикәя төзи белү.

Эшчәнлек процессында контроль һәм бәя бирү;

Әхлакый нормаларны хөрмәтләү хисе булдыру;

60.

Каникулда” хикәясе.

1

11.02


Фикер алышу

Кышкы уен төрләрен әйтә, уенга чакыра белү. Каникулда кайда булганыңны әйтә белү.

Әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү; әңгәмәдәшнең аралашу холкы белән идарә итү;

Гаиләдә булышу, вакытны файдалы үткәрүнең әһәмиятенә басым ясау;

61.

Без каникулда. Монолог.

1

12.02


Сорауларга җавап

"Туган якка кыш килде" темасы дәвамында өйрәнелгән лексик-грамматик материалны мөстәкыйль куллана белү.

Иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү, аларны чишү өчен алгоритм булдыру;

Татар телендә аралашуга омтылышны үстерү;

Шәһәрдә һәм авылда -9



62

Татарстан шәһәрләре.

1

17.02



Монолог

Татарстан шәһәрләренең, елгаларының атамаларын әйтә белү. Бер-береңнең яшәү урынын сорый, үзең яшәгән төбәкнең исемен дөрес әйтә һәм кайда яшәгәнеңне әйтә белү.

Укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү;

Туган як табигатенә соклану хисе уяту, табигатькә сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү;

63

Татарстанда яшәүчемилләтләр.

1

18.02


Рәсем буенча хикәя төзү

Татарстанда яшәгән милләтләрне әйтә белү.

Эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра белү;

Шәхесара һәм мәдәниятара аралашуда татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге тудыру;

64

Татарстан- минем туган ягым.

1

19.02


Монолог

Мәктәпкә нинди транспортта барганыңны сөйли белү.

Укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү;

Туган як табигатенә соклану хисе уяту, табигатькә сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү;

65

Без нинди йортта яшибез?

1

24.02


Рәсем буенча хикәя төзү

Үзең яшәгән шәһәр, йорт турында сөйли белү.

Мәгълүматны туплау өчен, күмәк эш башкару;

Мәсьәләне чишү өчен уңайлы ысул сайлау;

66

Без шәһәрдә яшибез” тексты.

1

25.02


Фикер алышу

Хикәянең эчтәлеге буенча сораулар төзи белү.

Аңлап уку; тиешле мәгълүматны сайлап алу;

Иптәшеңне тыңлый белү күнекмәләре булдыру

67

Нинди транспортта барабыз?

1

26.02


Фикер алышу

Транспорт төрләре турында сөйли белү.

Төп мәгълүматны аеру;

Татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге тудыру;

68

Без шәһәргә барабыз.

1

2.03


Фикер алышу, сорауларга җавап алу

Шәһәр урамнары турында сөйли белү.

Иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү, аларны чишү өчен алгоритм булдыру;

Укуга уңай караш тәрбияләү;

69

Мин авылда яшим.

1

3.03


Фронталь

Мин авылда яшим” хикәясенең эчтәлеге буенча сораулар төзи белү.


Аңлап уку; тиешле мәгълүматны сайлап алу;

Укучыларда телне өйрәнүгә омтылыш, теләк, уңай мөнәсәбәт булдыру;

70

Безнең авыл” тексты. Диалог.

1

4.03


Диалог.

Безнең авыл” тексты буенча диалог төзи белү.

Аңлап уку; тиешле мәгълүматны сайлап алу; төп мәгълүматны аеру;

Текстлардагы төрле тормыш ситуацияләренә һәм геройларның гамәлләренә гомүмкешелек нормаларыннан чыгып бәя бирү;


Әдәпле булыйк -10



11.03


Индивидуаль

71

Тәмле сүзләр” тексты.

1

9.03


Фронталь

Телефоннан әдәпле сөйләшә белү.

Объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү;

Итагатьле сүзләр кулланып әңгәмә кору;

72

Телефоннан әдәпле сөйләшәбезме?

1

10.03


Фронталь

Туган көнгә әдәпле чакыра белү.

Объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү;

гаилә”, “туган ил”, “мәрхәмәтлелек”төшенчәләрен кабул итү;

73

Туган көнгә бүләк. Монолог.

1

11.03


Монолог, фикер алышу


Туган көнгә нинди бүләкләр әзерләү турында сөйли белү.

Мәгълүматны туплау өчен, күмәк эш башкару;


Текстлардагы төрле тормыш ситуацияләренә һәм геройларның гамәлләренә гомүмкешелек нормаларын-нан чыгып бәя бирү;

74

Табын янында.

1

16.03


Сүзлек эше.


Табын янында үз-үзеңне тәртипле тоту кагыйдәләрен белү.

Эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра белү;

Төркемдә килешеп эшли белү;

75

8нче Март- әниләр бәйрәме”.

1

17.03



Бәйрәмдә нинди бүләкләр бирү турында сөйләшү. Бәйрәм белән котлый белү. 8 нче Март бәйрәмендә нинди бүләкләр бирү турында сөйли белү.

Укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү;

башкаларга карата түземлелек, кайгыртучан-лык”, “кеше кадерен белү” кебек хисләр формалашу;

76

Трамвайда” хикәясе.

1

18.03


Фронталь

Текст буенча сораулар төзи белү.

Эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра белү;

Өлкәннәр белән хезмәттәшлеккә керә белү күнекмәләрен тәрбияләү;

77

Әдәпле булыйк”.

1

30.03


Фронталь

Әдәплелек кагыйдәләрен белү.

Аңлап уку; тиешле мәгълүматны сайлап алу;

Итагатьле сүзләр кулланып әңгәмә кору;

78

Дәрдемәнднең “Өч ул” хикәясе.

1

31.03


Рәсем буенча хикәя төзү

Хикәяне сәнгатьле укый, эчтәлеген сөйли белү. Дустыңның авыруы турында, аңа ярдәм итү турында әйтә белү.

Төп мәгълүматны аеру;

Әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау;


79

В.Осееваның “Бер әби ич” хикәясе.

1

1.04


Фронталь

Тәрҗемә итә белү.

Уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү;

Өлкәннәр белән хезмәттәшлеккә керә белү күнекмәләрен тәрбияләү;

80

Кабатлау.“Әдәпле булыйк”.

1

6.04


Фронталь

Өйрәнелгән барлык төзелмәләрне яңа дидактик материаллар, ситуатив күнегүләр, ишетеп аңлау күнегүләре аша куллана белү.

Фикерләрне логик чылбырга салу;

Әхлак нормаларын үзләштерү;

Кечкенә дусларыбыз -7



15.04

81.

Дуслар” хикәясе.

1

7.04


Сүзлек эше.

Хикәянең эчтәлеге буенча җөмләләр төзи белү.

Укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү;

Төркемдә килешеп эшли белү;

82.

М.Җәлил “Маэмай”.

1

8.04



М.Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйли белү. Сәнгатьле укый белү.

Укудагы уңышларга, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү;

Татар телендә аралашу ихтыяҗын арттыру;

83.

Акмуен яраткан песием.

1

13.04


Рәсем буенча хикәя төзү

Песиләр, аларның гадәтләре, яраткан ризыклары турында сөйләргә өйрәнү

Уку эшчәнлеген оештыра белү;

Хайваннарга карата игътибарлы булу, аларга ярдәм итү;

84.

Минем песием.

1

14.04


Рәсем буенча хикәя төзү

Песиләр, аларның гадәтләре, яраткан ризыклары турында сөйләргә өйрәнү

Чагыштырып нәтиҗә ясый белү күнекмәләрен формалаштыру;

Иптәшеңне тыңлый белү күнекмәләре булдыру;

85.

Акмуен яраткан песием. Ситуатив күнегүләр.

1

15.04


Сорауларга җавап

Хикәянең эчтәлеге буенча җөмләләр төзи белү.

Мәсьәләне чишү өчен уңайлы ысул сайлау;

Дөрес сөйләм булдыруга омтылыш;

86.

Кем нәрсә ярата?” әкияте.

1

20.04


Сүзле

Әкиятне сәхнәләштерә белү.


Сүз байлыгын арттыру;

87.

Кечкенә дусларыбыз”. Монолог.

1

21.04


Монолог, фикер алышу

Эчтәлек сөйли белү.

Төп һәм ярдәмчел билгеләрне аеру;


Күңелле җәй -15



88

Җәй җитте” тексты.

1

22.04


Рәсем буенча хикәя төзү

Ел фасылларының билгеләрен әйтә белү. Җәй көне турында сөйли белү.

Фикерләрне логик чылбырга салу;

Күршең белән хезмәттәшлек итү;

89

Без җәйне яратабыз.

1

27.04


Рәсем буенча хикәя төзү

Җәй көне укулар тәмамланганын әйтә белү.

Әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аралашу күнекмәләрен формалаштыру;

Төркемдә килешеп эшли белү;

90

Төсләр” әкияте.

1

28.04


Фикер алышу

Предметларның билгеләрен чагыштырып әйтә белү.

Сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерли белү;

Дөрес сөйләм булдыруга омтылыш;

91

Р.Фәйзуллин “Җиләк кайда күп?” шигыре.

1

29.04


Фикер алышу

Җиләк кайда күп?” шигырен сәнгатьле укый белү.

Объектларны чагыштыру, билгеләү, мәгълүматны туплау өчен күмәк эш башкару;

"Дуслык" төшенчәсен кабул итү, аның кадерен белү;

92

Җиләк җыям, как коям” уены.

1

4.05


Фикер алышу

Җәйге урман турында сөйли белү.

Коммуникатив мәсьәләгә таянып, фикерне төгәл итеп җиткерү;


Укучыларда телне өйрәнүгә омтылыш, теләк, уңай мөнәсәбәт булдыру;

93

Витаминлы аш” хикәясе. Диалог.

1

5.05


Диалог

Бер-береңне табынга чакыра, ашаганнан соң рәхмәт әйтә, азыкның тәмле икәнен әйтә белү.

Ихтыяр көче кебек сәләтләрне формалаштыру;


Парларда килешеп эшли белү;

94

Арадаш аттестация эше. Тыңлап аңлау. “Күңелле җәй”.

1

6.05


Арадаш аттестация эше.

"Җәй" темасы дәвамында өйрәнелгән лексик-грамматик материалны мөстәкыйль куллана белү.

Максатчанлык кебек сәләтләрне формалаштыру;

Укуда тырышлык күрсәтүнең әһәмиятенә басым ясау;

95

Р.Миңнуллин- балаларның яраткан шагыйре.

1

11.05


Сүзлек эше.


Роберт Миңнуллин турында белешмә бирә белү.

Активлык кебек сәләтләрне формалаштыру;

Уку теләге, мәктәп һәм уку эшчәнлеге турында уңай күзаллау булдыру;

96

Р.Миңнуллин “К лар тулган бакчага.”

1

12.05


Фикер алышу

Сәнгатьле укый белү.

Парларда һәм күмәк эшли белү;

кеше кадерен белү” кебек хисләр формалашу;

97

Җәй билгеләре. Монолог.

1

13.05


Монолог

Бакчада нинди яшелчәләр үскәнен, бакчадагы эшләрне сорый, әйтә белү.

Тиешле мәгълүматны табу өчен, энциклопедия куллану;

Үз фикереңне әйтә белү;

98

Җәйге ял.

1

18.05


Сорауларга җавап

Җәйге ял турында сөйли белү.

Эшчәнлек процессында контроль һәм бәя бирү;

Укуга уңай караш тәрбияләү;

99

Уку тизлеген тикшерү. Чуар тавык.

1

19.05



Билгеләнгән күләмдә сүзләрне дөрес һәм җөмләләрне сәнгатьле итеп, тулысынча аңлап укый белү.

Эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра белү;

Фикереңне дәлилли белү;

100

Без су буенда.

1

20.05


Сорауларга җавап

Җәй айларын, җәй билгеләрен, җәйге төсләрне әйтә белү.

Укудагы уңышларга, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү;

Уку теләге, мәктәп һәм уку эшчәнлеге турында уңай күзаллау булдыру;

101

Без Сабантуйга барабыз.

1

25.05


Фикер алышу

Сабантуйда катнашу турында сөйли белү.

Уку эшчәнлеген оештыра белү;

Укуда тырышлык күрсәтүнең әһәмиятенә басым ясау;

102

Җәй турында җырлар. Гомумиләштереп кабатлау.

1



Фронталь

Җәй турында җырлар өйрәнү.

Мәсьәләне чишү өчен уңайлы ысул сайлау;


Татар телендә аралашуга омтылышны үстерү;









3 НЧЕ В СЫЙНЫФЫ УКУЧЫЛАРЫНЫҢ БЕЛЕМ ҺӘМ КҮНЕКМӘЛӘРЕН БӘЯЛӘҮ НОРМАЛАРЫ



Диалогик сөйләм

Монологик сөйләм

Уку тизлеген тикшерү

Тыңлап аңлау

5”

Укучы бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча әңгәмә кора ала, әйтелеше һәм грамматик төзелеше ягыннан дөрес, эчтәлеге ягыннан эзлекле һәм тулы диалогик сөйләм төзи.

Укучы өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча әйтелеше, грамматик төзелеше ягыннан дөрес һәм эчтәлеге ягыннан тулы, эзлекле монологик сөйләм төзи.

35-45 сүз. Укучы билгеләнгән күләмдә сүзләрне дөрес һәм җөмләләрне сәнгатьле итеп, тулысынча аңлап укыса, «5» ле куела.

Тыңлап аңлау өчен 0,2-0,4минут вакыт бирелә. Чит телләр укыту методикасында балаларның белемнәрен контрольгә алу процессында” аралашу өчен җитәрлек дәрәҗә, аралашу өчен җитәрлек булмаган дәрәҗә” төшенчәләре яши (В.П.Беспалько). Әгәр үзләштерү дәрәҗәсе 0,7 коэффициентыннан югары булса, аралашу өчен җитәрлек дәрәҗә дип санала һәм укучыга “4”, “5”ле билгеләре куела; әгәр үзләштерү дәрәҗәсе 0,7 коэффициентыннан түбән булса, аралашу өчен җитәрлек булмаган дәрәҗә дип санала һәм укучыга “3”, “2”ле билгеләре куела. Ягъни, үзләштерү коэффициенты 0,7 булса – “3”ле, 0,8-0,9 булса – “4”ле, 0,9 – 1 булса – “5”ле билгеләре куела.


4”

Укучы бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча әңгәмә кора ала, әмма репликаларның әйтелешендә һәм аерым сүзләрнең грамматик формаларында 2-3 хата җибәреп, эчтәлеге ягыннан эзлекле диалогик сөйләм төзи.

Укучы өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча эзлекле сөләм төзи, әмма аерым сүзләрнең әйтелешендә, грамматик формаларында яки җөмлә төзелешендә 2-3 хатасы бар.

26-34 сүз. Уку тизлеге гомуми таләпләргә туры килсә һәм текст эчтәлеге буенча укытучы сорауларына җавап бирә алып, уку барышында 1—2 әйтелеш хатасы һәм сөйләмнең структур
бүленешендә берничә төгәлсезлек җибәрелсә, «4» ле куела.

3”

Укучы өстәмә сораулар ярдәмендә генә әңгәмә кора ала, репликаларның әйтелешендә һәм сүзләрнең грамматик формаларында 4-6 хата җибәреп, эчтәлеген бозып, диалогик сөйләм төзи.

Укучы өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча эзлекле сөйләм төземи, сүзләрнең әйтелешендә, җөмлә төзелешендә 4-7 хата ясый.

21-25 сүз. Уку тизлеге программада каралган таләпләргә туры килмәсә, текст эчтәлеге буенча укытучы сорауларына җавап биргәндә, төгәлсезлекләр җибәрелсә, дөрес әйтелешкә бәйле
һәм сөйләмнең төп структур берәмлекләренә бүлгәндә 3—5
төгәлсезлек күзәтелсә, «3» ле куела.

2”


Укучы бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча диалог төзи алмый.

Укучы өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән темага монолог төзи алмый

20 сүздән ким булса. Уку күнекмәләре тиешле тизлектән шактый түбән
булып, текст эчтәлеген өлешчә аңлап, 5—6 дан артык әйтелеш
хатасы җибәрелсә, «2» ле куела.

МӘГЪЛҮМАТ ҺӘМ БЕЛЕМ БИРҮ ЧЫГАНАКЛАРЫ

УМК:

Күңелле татар теле: Дүртьеллык башлангыч мәктәпнең 3 нче сыйныф рус балалары өчен татар теле һәм уку дәреслеге / Р.З. Хәйдәрова. – 1 нче кисәк - Казан: Татармультфильм, 2013.

Күңелле татар теле: Дүртьеллык башлангыч мәктәпнең 3 нче сыйныф рус балалары өчен татар теле һәм уку дәреслеге / Р.З. Хәйдәрова. – 2 нче кисәк - Казан: Татармультфильм, 2013.

Хәйдарова Р.З. Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту. 3нче сыйныф: Укытучылар өчен методик кулланма / Р.З. Хәйдәрова, Л.Ә. Гыйниятуллина, Г.И. Газизуллина – Казан: Татармультфильм, 2013. -80 бит.

Укытучы өчен:

  1. Асадуллин А.Ш. Татарская речь ( Татар сөйләме): Пособие для учителей, работающих с русскоязычными учащимися: 7 класс.- Казань, ТаРИХ, 2010.

  2. Вагыйзов С.Г. Кызыклы грамматика: Укытучылар өчен кулланма.-Тулыл. 3нче басма. -Казан: Мәгариф. 2010.

  3. Гирфанова Р.З., Ихсанова З.М., Сәйфуллина Ф.Ә. Башлангыч мәктәптә дәресләрдә һәм тәрбия эшендә милли-региональ компонент.- ӨПББИ, 2011 -56 б.

  4. Гирфанова Р.З., Ильясова Ф.Х. Башлангыч сыйныфларда укудан тикшерү эшләре. Яр Чаллы, 2010

  5. «Урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә рус телле балаларга татар телен коммуникатив технология нигезендә укыту программасы» (1-11 нче сыйныфлар). Төзүче-авторлар: Р. З. Хәйдәрова, Р.Л. Малафеева. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы. Казан, 2014.

  6. Сафиуллина Ф.С. “Татарский язык (интенсивный курс)” – ООО “Хәтер”, 2010.

  7. Хәйдарова Р.З. Гомуми урта белем бирү мәктәпләренең 3нче сыйныфында укучы рус телле балаларга татар теленнән контроль эшләр. Яр Чаллы, 2010.

Электрон күрсәтмә: www.mon.tatar.ru.

www.rus.test.ru

belem.ru/resources-белем бирү ресурслары үзәге

miras.belem.ru-мәктәп укучылары өчен китапханә

www.balarf.ru-“Бала” китапханәсе

Укучылар өчен:

  1. Сафиуллина Ф.С. Татарча-русча һәм русча-татарча кесә сүзлеге.-Казан: Татарстан Республикасы “Хәтер” нәшрияты, 2012.

  2. Сборник правил по татарскому языку для русскоязычных учащихся. / Авт. – сост. Р.С. Нурмухаметова. – Казань: Гыйлем, 2012.

  3. Татарско-русский учебный словарь/ Ганиев Ф. А., Абдуллин И.А., Гатауллина Р.Г. и др.- Рус.яз., «Дигора»., 2010.

Электрон күрсәтмә: www.mon.tatar.ru.

www.rus.test.ru

belem.ru/resources-белем бирү ресурслары үзәге

miras.belem.ru-мәктәп укучылары өчен китапханә

www.balarf.ru-“Бала” китапханәсе



КОНТРОЛЬ- ҮЛЧӘМ МАТЕРИАЛЛАР

Уку тизлеген тикшерү

Чыганак: Хәйдәрова Р.З., Гыйниятуллина Л.Ә., Хәбирова Ф.Х. “Гомуми урта белем бирү мәктәпләренең 3 нче сыйныфында укучы рус телле балаларга татар теленнән контроль эшләр”. - Яр Чаллы, 2010

Максат:Аңлап һәм йөгерек укый белергә өйрәнү.

Бурычлары:

  1. тексттагы тыныш билгеләренә карап уку;

  2. тиешле пауза һәм интонацияләрне үтәү;

  3. өтерләр янындагы сүзләрне тиңдәшлек, эндәшү интонацияләре белән уку;

  4. укыган материалның эчтәлегеннән кирәкле мәгълүматны аерып ала белү.

Укучы билгеләнгән күләмдә сүзләрне дөрес һәм җөмләләрне сәнгатьле итеп, тулысынча аңлап, 35-45 сүз укыса, «5» ле куела. Уку тизлеге гомуми таләпләргә туры килсә һәм текст эчтәлеге буенча укытучы сорауларына җавап бирә алып, уку барышында 1—2 әйтелеш хатасы һәм сөйләмнең структур бүленешендә берничә төгәлсезлек җибәрелсә, 26-34 сүз укыса, «4» ле куела.Уку тизлеге программада каралган таләпләргә туры килмәсә, текст эчтәлеге буенча укытучы сорауларына җавап биргәндә, төгәлсезлекләр җибәрелсә, дөрес әйтелешкә бәйле һәм сөйләмнең төп структур берәмлекләренә бүлгәндә 3—5 төгәлсезлек күзәтелсә, 21-25 сүз укыса «3» ле куела. Уку күнекмәләре тиешле тизлектән шактый түбән булып, текст эчтәлеген өлешчә аңлап, 5—6 дан артык әйтелеш хатасы җибәрелсә, 20 сүздән ким укыса,«2» ле куела.

Кар бабай

Көн җепшек иде. Балалар Кар бабай ясарга керештеләр. Кечкенә Ира да булышты. Ул өйдән кишер алып чыкты. Аны борын итеп куйдылар. Айдар күзләренә күмер ябыштырды. Кар бабайның кулына себерке тоттырдылар. Көлкеле килеп чыкты Кар бабай.

Кич булды, караңгы төште. Балалар өйгә кайтып киттеләр. Бары тик Ира гына китмәде. Ул Кар бабайны кызганды. (52 сүз)


Уку тизлеген тикшерү

Чыганак: Хәйдәрова Р.З., Гыйниятуллина Л.Ә., Хәбирова Ф.Х. “Гомуми урта белем бирү мәктәпләренең 3 нче сыйныфында укучы рус телле балаларга татар теленнән контроль эшләр”. - Яр Чаллы, 2010

Максат:Аңлап һәм йөгерек укый белергә өйрәнү.

Бурычлары:

  1. тексттагы тыныш билгеләренә карап уку;

  2. тиешле пауза һәм интонацияләрне үтәү;

  3. өтерләр янындагы сүзләрне тиңдәшлек, эндәшү интонацияләре белән уку;

  4. укыган материалның эчтәлегеннән кирәкле мәгълүматны аерып ала белү.

Укучы билгеләнгән күләмдә сүзләрне дөрес һәм җөмләләрне сәнгатьле итеп, тулысынча аңлап, 35-45 сүз укыса, «5» ле куела. Уку тизлеге гомуми таләпләргә туры килсә һәм текст эчтәлеге буенча укытучы сорауларына җавап бирә алып, уку барышында 1—2 әйтелеш хатасы һәм сөйләмнең структур бүленешендә берничә төгәлсезлек җибәрелсә, 26-34 сүз укыса, «4» ле куела. Уку тизлеге программада каралган таләпләргә туры килмәсә, текст эчтәлеге буенча укытучы сорауларына җавап биргәндә, төгәлсезлекләр җибәрелсә, дөрес әйтелешкә бәйле һәм сөйләмнең төп структур берәмлекләренә бүлгәндә 3—5 төгәлсезлек күзәтелсә, 21-25 сүз укыса «3» ле куела. Уку күнекмәләре тиешле тизлектән шактый түбән булып, текст эчтәлеген өлешчә аңлап, 5—6 дан артык әйтелеш хатасы җибәрелсә, 20 сүздән ким укыса,«2» ле куела.



Чуар тавык

Бер Бабай белән Әби яшәгән, ди. Аларның Чуар тавыклары бар икән. Беркөнне Тавык йомырка салган, нинди диген әле, гади йомырка түгел, алтын йомырка. Бабай йомырканы ватып караган — вата алмаган. Әби ватып караган — вата алмаган. Бер Тычкан үтеп бара икән — йомыркага койрыгы тиеп киткән. Йомырка тәгәрәп тә төшкән, урталайга ярылган да. Бабай да елый, Әби дә елый икән. Ә Чуар тавык шунда болай дигән:

Елама, Бабай, елама, Әби, сезгә әле мин тагын салырмын, алтынны түгел — гади йомырка! (72 сүз)


57 вебинаров для учителей на разные темы
ПЕРЕЙТИ к бесплатному просмотру
(заказ свидетельства о просмотре - только до 11 декабря)

Автор
Дата добавления 07.10.2015
Раздел Другое
Подраздел Рабочие программы
Просмотров260
Номер материала ДВ-038359
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх