Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Начальные классы / Рабочие программы / Рабочая программа по татарской литературе 1 класс

Рабочая программа по татарской литературе 1 класс


  • Начальные классы

Поделитесь материалом с коллегами:

Учебно-тематическое планирование по литературному чтению (тат. Әдәби уку)

Класс- 1.

Учитель – Круглова Анна Петровна.

Количество часов: 1

Всего –33 часов; в неделю – 1 час, 33 учебных недель






Эш программасы түбәндәге документларга нигезләнеп төзелде:



1.06.10.2009 елда РФ Мәгариф министрлыгы тарафыннан расланган башлангыч белем бирү дәүләт стандарты

Федераль компонентына (Приказ №373);

2. Дәүләт стандартының Федераль компонентына нигезләнгән башлангыч мәктәпләрнең татар теле фәненнән үрнәк программасына;

3. 29.08.2011 елда ТР Мәгариф министрлыгы тарафыннан расланган гомумбелем бирү учреждениеләре өчен региональ базис укыту планына (Приказ №9282/11);

4. 06.10.2009 нчы елда РФ Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан расланган “Гомуми башлангыч белем бирү федераль дәүләт стандартын гамәлгә кертү” турындагы боерыгына (Приказ №373);

5. РФ һәм ТР “Мәгариф турындагы Закон” ына;

6. Белем бирү учреждениеләрендә укыту процессында куллану өчен рөхсәт ителгән белем бирүнең яңа стандартлары таләпләренә туры килгән һәм рөхсәт ителгән региональ дәреслекләр исемлегенә;













Аңлатма язуы

1 нче сыйныфның татар теле әдәби уку фәненнән эш программасы Федераль компонентның дәүләт стандартлары таләпләрен искә алып

(“Дрофа”,Москва, 2007), ТРсы Мәгариф Министрлыгы тарафыннан расланган “Башлангыч гомуми белем бирү программалары” татар һәм рус телләре 1-

4 программасына ( Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2010 нчы ел), үстерешле укыту принциплары белән традицион белем бирү принципларының үзара тыгыз бәйләнештә булуын тәэмин итә торган ”Перспектив башлангыч мәктәп”концепциясенә, ФГОС таләпләренә (Приказ МО РФ от 15.10. 2009,№373-ФЗ), ТРсы Мәгариф һәм фән министрлыгының 18.08.2011елда чыккан №6871/10 «О введении ФГОС НОО» исемле хатына, 4 нче модель уку планына , И.Х.Мияссарованың Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарарафыннан рөхсәт ителгән дәреслек һәм методик кулланмасына (Татар теле. 1 нче сыйныф. Казан”Мәгариф-Вакыт” нәшрияты” 2011), 20135-2016 нчы уку елына Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районы “Керәшен Сәрдәсе урта гомумбелем бирү мәктәбе”нең укыту планына нигезләнеп төзелде.



Курсның максаты — укучыларны татар теленең график системасы төзелеше һәм функциясенең гомуми закончалыклары белән танышу нигезендә башлангыч уку һәм язуга өйрәтү. Бу үз чиратында укучыларда тел турында белем һәм күнекмәләрнең формалашуына нигез булып тора.

Бурычлар: грамотага өйрәнү чорында график эшчәнлекне үзләштерү ; балаларда татар теле системасының төп тел берәмлекләре (аваз, сүз, сүзтезмә, җөмлә, текст) турында күзаллау тудыру; фонематик ишетү һәм авазны әйтү культурасын үстерү; төрле шартлы модельләр (квадрат, түгәрәк) һәм махсус транскрипция билгеләре системасы нигезендә сүзнең аваз формасын күз алдына китереп әйтә алу; икенчедән, сөйләмнең фонетик язуын тиешле басма яки язма хәрефләргә күчерү; өченчедән, сүзнең хәреф моделе буенча аваз формасын төзү эшчәнлеген, ягъни уку күнекмәләрен үзләштерү; төрле жанрдагы текстларны аңлап уку күнекмәләрен формалаштыру; җөмләнең тыныш билгеләренә карап җөмләләр арасында тукталыш (пауза) ясый белү; хикәяләү, сорау, тойгылы җөмләләрнең интонациясен бирү; укылган текст буенча бирелгән сорауларга тулы җавап бирү; сайлап алып эчтәлеген сөйләү; текстның башын, ахырын үзгәртү, аңа яңа исем бирә белү күнекмәләренә ия булу; текстның 1) башлам (вакыйга нәрсәдән башлана). 2) төп өлеш (катнашучы-геройлар белән нәрсә була), 3) йомгаклауга (нәрсә ничек төгәлләнә) туры килә торган кисәкләрен табу һәм уку; текста сурәтләнгән вакыйгаларга укучы баланың һәм авторның мөнәсәбәтен белдерә белү.





















Программа эчтәлеге (атнага 1 сәг.)

Әзерлек чоры (3 сәгать)

Уку

Әкият текстын тыңлау. Иллюстрацияләрнең (рәсемнәрнең) текст өлешләре белән бәйләнешен (мөнәсәбәтен) ачыклау. Әкият эчтәлеген сөйләү.

Балаларда текст турында, беренчедән, мәгънә ягыннан үзара бәйләнгән һәм хәбәр итү интонациясе белән әйтелә торган, якынча тәмамланган фикерне белдерүче, билгеле бер эзлеклелектә килгән сүз һәм җөмләләр җыелмасы буларак, икенчендән, нәрсә турында да булса хәбәр итүче һәм ишетеп, күреп зиһенгә алына торган мәгълүмат буларак башлангыч күзаллау булдыру. Иллюстрация темасы буенча җөмләләр төзү. Конкрет җөмләләр белән текстның график моделе арасындагы мөнәсәбәтне ачыклау. Рәсем белән бирелгән хикәяне исемләү (исем кушу). Текст төзү элементлары. Тәкъдим ителгән график моделе буенча хикәя эчтәлеген сөйләү.

Укылган текст эчтәлеге буенча бирелгән укытучы сорауларына җавап бирү. Текст эчтәлеген сайлап алып сөйләү, шигырь ятлау.

Телнең структур берәмлеге буларак сүз турында башлангыч күзаллау булдыру. Басма хәрефләрнең элемент-өлгеләре белән танышу.

Әзерлек чоры ахырына балалар:

1. Элементар образлы күзаллау дәрәҗәсендә тел берәмлекләре: сүз, җөмлә, текстны аңлый, шулай ук татар алфавитының басма һәм язма хәрефләр системасын атый һәм формалары буенча аера белергә;.

2. Рәсем, график модель яки тиешле фишкалар кулланып, беренчедән, дәрестә тудырылган тел ситуацияләре буенча 2 — 4 сүздән торган җөмләләр һәм 3 — 4 җөмләдән торган хикәя төзи; икенчедән, парта артында дөрес утыра һәм язма әсбаплардан дөрес файдалана, алгоритм буенча яки тактлап язма хәрефләрнең барлык элементларын да дөрес яза белергә тиешләр.

Әлифба чоры ( 19 сәгать)

Сузык авазлар (3 сәг)

Сузык [а, ә, ы, э, и, у, ү, о, ө] авазларының сүздә төрле позициядә килгән һәм аерым кулланылган очрактагы артикуляцияләрен ныгыту. Сузык авазларны аеру күнегүләре. Иҗек ясау процессында сузыкларның роле. Сүз кисәге буларак иҗек турында белешмә. График схема буенча сузык авазны әйткәндә, сузыкка басым куеп әйтү. Сүзнең график схемалары буенча сүзне көйләп,иҗекләргә бүлеп салмак һәм орфоэпик дөрес уку. Сүзнең иҗекләргә бүленешен дуга ярдәмендә билгеләү.

Схемада сузык авазны башта түгәрәк, соңыннан транскрипция билгесе белән билгеләү. Ишетелгән һәм әйтелгән сүзләр арасыннан өйрәнелә торган аваз кергән сүзне таный һәм аера белергә өйрәнү. Өйрәнелгән сузык аваз кергән сүзләр сайлау.

Элемент-өлге ярдәме белән басма хәрефләр төзү һәм аларның формаларын үзләштерү. Хәреф турында авазның тышкы билгесе, ягъни «киеме» буларак образлы күзаллау булдыру.

Укытучы укыган текстны тыңлау, эчтәлеген аңлау, куелган сорауларга җавап табу, ишетеп кабул ителгән текстның эчтәлеген тулысынча яки сайлап сөйләү.

Парсыз сонор тартык авазлар (3 сәг)

[м, н, л, р, й, ң] сонор тартык авазлары. Бирелгән авазларның артикуляциясе : үпкәдән килә торган һава агымы бер сөйләм органында, мәсәлән иреннәрдә, тешләрдә, тел алдында, тел уртасында, тел артында киртәгә яки тоткарлыкка очрый, бу авазларны әйткәндә тон өстенлек итә, шау катнаша гына. Шуңа күрә ул авазларны ярым сузыклар дип тә йөртәләр.

Калын һәм нечкә яңгырашлы сүзләрдә сонор тартык авазлар әйтелешен чагыштыру; язуда аларның калын яңгырашын калын сузык аваз хәрефләре (а, у, о, ы) белән (ма, му), нечкә яңгырашын нечкә сузык аваз хәрефләре (ә, и, ө, ү, э) белән белдерү. Сүздә һәр авазны аерып әйтү алымы. Рәсем һәм схема белән бирелгән сүзләргә аваз анализы. Анализлана торган сүз составына кергән аерым аваз артикуляциясе. Тартык авазларның яңгыраулыгын белдерүче билге — уртасында нокта булган квадрат белән билгеләү.

Чагыштыру өчен бирелгән сүзләрдәге (мал-мәл) авазларның аермалы билгеләренең мәгънә функциясенә ия булуын билгеләү.

Сонор авазларны белдерүче басма баш һәм юл хәрефләрнең формаларын үзләштерү. Ябык иҗекләрне (ай) һәм калын һәм нечкә яңгырашлы кушылмаларны (ма, мә, му, мү һ.б.), шулай ук парсыз тартык авазлар уртада һәм ахырда булган сүзләрне (май, малай) уку. Сүзләрне иҗекләп уку белән чагыштырып, орфоэпик уку һәм әйтү алымы.

Сүз башында һәм сүз уртасында |й] авазы (3 сәг)

Я, е, ю хәрефләренең ике авазга [йа], [йә], [йы], [йә], [йу], [йү] билге булып килүләре: яра, ял, юл, куян, баян.

Аваз-хәреф схемаларын иҗекләп һәм орфоэпик дөрес итеп уку. Шартлы билгеләр һәм басма хәрефләр нигезендә сүзнең аваз формасын график формага күчерү процессын күзәтү.

Я, е, ю хәрефләрен куллану кагыйдәләрен үзләштерү. Бу хәрефләр кергән сүзләрне һәм иҗекләрне уку. Баш һәм юл басма хәреф формаларын төзү.



Яңгырау һәм саңгырау парлары булган тартыклар (7 сәг)

Яңгырау һәм саңгырау тартыкларны калын һәм нечкә яңгырашын билгеләү: нечкәлек яңгырау, саңгырау ([д-т],[з-с],[г-к],[гъ-къ] һ.б.) парларның үзара мөнәсәбәтен ачыклау. Мәсәлән бар-бар, бар-пap һ.б. Өйрәнү тәртибендә басма хәреф формаларын үзләштерү.

Авазларында аерма булган сүзләрне, яңгырау һәм саңгырау тартык авазлардан башланган сүзләрне әйтеп карау, чагыштыру күнегүләре (бар-пар).

Аваз-хәреф схемалары нигезендә авазларны аеру, иҗекләр, сүзләр, текстлар уку.

Башлангыч сүзне һәм сүзнең авазын алмаштыру яки аваз өстәү юлы белән ясалган яңа сүзләрне (бур-бура-буран), шулай ук ике яктан да бертөрле укыла торган (ана) сүзләрне уку. Табышмаклар уку һәм аларның җавабын табу. Тизәйткечләр, санамышлар, үртәвечләр, өйрәнелә торган аваз булган халык мәкальләрен уку, истә калдыру һәм хәтер буенча сөйләү.

Аваз. иҗек.сүз.җөмлә һәм текст турында образлы күзаллау формалаштыру.

Аеру билгеләре булып торган ь һәм ъ тан соң [й] авазы (1 сәг)

Язуда аеру билгеләре булып торган ь һәм ъ һәм сузык аваз хәрефләре ярдәмендә [й] авазының язуда бирелешен (ь+е, я, ю; ъ+е, ю, я) аңлату. (Я, е, ю хәрефләре алдындагы иҗек калын сүзләргә (алъяпкыч) ъ билгесе, алдагы иҗек нечкә сүзләргә (дөнья)ь билгесе куелуын аңлатыла).

Аеру билгеләре һәм сузык аваз хәрефләре белән белдерелгән [й] авазлы сүзләрнең аваз анализы. [Й] авазы кергән сүзләрнең аваз схемасын уку. аны хәреф формасына үзгәртү, соңыннан башта иҗекләп, аннан соң орфоэпик дөрес итеп уку.

ь, ъ билгеләренең басма хәрефләрен төзү һәм аларның формаларын үзләштерү.

(Бу билгеләрнең [гъ], [къ] авазларының калынлыгын белдерү өчен дә кулланылуын аңлату (игътибар, тәкъдим).Калын [гъ] һәм [къ] авазлары булган сүзләрнең калынлыгын белдерү өчен язуда калын сузык аваз хәрефләре куланылуын, әйткәндә, иҗек нечкәлеген белдерү өчен, ахырдан ь билгесе куелуын ассызыклан үтәргә кирәк. Мәсәлән мәкаль сүзендә [къ] калын кече тел тартыгы, аның калынлыгын белдерү өчен к дан соң а язабыз, укыганда[мәкъәл]дип укыйбыз, икенче иҗекне нечкә итеп уку өчен сүз ахырына ь билгесе куябыз.)

Парсыз тартык авазлар (2 сәг)

Парсыз [х, һ, щ, ц] тартыклар артикуляциясе. Бу авазларның характеристикасы. Парсыз тартык авазлар кергән иҗекләр һәм сүзләр, текстлар уку. Текстның эчтәлеген үзләштерү. Эчтәлеген сөйләү. Басма хәрефләрнең формаларын үзләштерү.

Әлифба чорының ахырына балалар:

1. Татар теленең авазларының сузык (ачык авыз символы белән бирелгән), ягъни җырлана торган аваз һәм тартык, ягъни җырланмый торган; әйткәндә, сөйләм органнарында киртә ясала/ясалмый торган авазларга бүленүен, сузыкларның калын һәм нечкә булуын, тартыкларның нечкә- калын яңгырашын сузык аваз хәрефләре белдерүен;

- сүзнең яңгыраш һәм мәгънә бөтенлегенә ия булуын;

- сүзнең иҗекләргә бүленүен, бер иҗекнең көчлерәк һәм озынрак әйтелүен;

- сөйләм авазлары язуда шартлы график символлар (түгәрәк, квадрат) яки хәрефләр белән белдерелүен;

- сүзләр предметларны, аларның билгеләрен, эш-хәрәкәтләрен белдерүләрен, ярдәмче сүзләр сүзләрне, җөмләләрне үзара бәйләү өчен хезмәт итүләрен, аларның график символларын;

- әйтмә сөйләмнең текст һәм җөмләләргә бүленүен, аларны график сурәтләп булу мөмкинлеген;

элемент-сызыклар һәм элемент-өлгеләрнең басма һәм язма хәрефләрнең график системасының структур (төзелеш) берәмлекләре булуын;

- һәр басма һәм язма хәреф формасының тиешле урын-сан мөнәсәбәтендә урнашкан элементлардан торуын аңлый белергә тиеш.

2. Укучылар сүз башыннан башлап, андагы һәр авазны көчлерәк итеп билгели бара, берсен аерып алып аңахарактеристика бирә;

- анализ вакытында тартыкларның яңгырау-саңгыраулыгын билгеләү алымнарын куллана;

- сүзне иҗекләргә бүлә;

- схемалардан сүзнең аваз язылышын иҗекләп һәм орфоэпик дөрес итеп укый

- схемалардагы һәм «Әлифба» текстларында бирелгән хәреф язуын иҗекләп һәм орфоэпик дөрес итеп укый;



Әлифбадан соңгы чор (11 сәгать)

1 нче бүлек. Аңлатма язуы

Программаның тәэмин ителеше:

  • Сафиуллина Г. М. һ.б. Әдәби уку 1 сыйныф. Дәреслек.. — К, Мәгариф/Вакыт 2011.

  • Сафиуллина Г.М. һ.б.. Әдәби уку 1 сыйныф Мөстәкыйль эшләр дәфтәре. — . К, Мәгариф/Вакыт 2011.

  • Сафиуллина Г.М. һ.б. .Укытучылар өчен методик кулланма «Әдәби уку» 1сыйныф, — К, Мәгариф/Вакыт 2011.  

Әдәби уку — башлангыч мәктәптә төп предметларның берсе. Бу фән аша кече яшьтәге мәктәп баласына һәрьяклы белем бирелә. Укучының аңы дөньяны: әдәби әсәрләрне генә түгел, безне чолгап алган тирәлекне — кешеләр һәм табигать дөньясын да — дөрес кузалларлык сизгер була. Бары тик югары аң тәрбияләп кенә әйләнә-тирәлекне дөрес күзалларга мөмкин.

Федераль дәүләт белем стандарты информацион җәмгыятьтә аралашырлык шәхеснең күпьяклы үсешен күздә тота.

Башлангыч мәктәптә әдәбият дәресләренең төп максаты: 4 ел уку дәверендә балада дөрес һәм йөгерек уку күнекмәләре булдыру, халык авыз иҗаты, язучы һәм шагыйрьләр әсәрләре белән якыннан таныштыру, чәчмә һәм шигъри әсәрләрне укып, эстетик ләззәт алырга өйрәтү.

Төп идеяләр берничә һәм бу идеяләрне тормышка ашырмыйча торып максатка ирешергә мөмкин түгел.

Беренче идея. Уйдырмалар (мифлар), халык авыз иҗаты белән авторлар әсәрләренең бәйләнеше турында дөрес кузаллау булдырырга кирәк. Халык авыз иҗаты белән танышу язучылар әсәрләре белән таныштыруның алшарты булып тора. Аларны өйрәнү автор әсәрләрен уку белән параллель алып барыла. Язучылар үз әсәрләрендә түбәндәгеләрне куллана:

1) халык авыз иҗатының жанр төзелеше (әкият жанры);

2) халык авыз иҗаты әсәрләренең сюжет-композиция төзелеше;

3) кабатлаулар һәм әдәби иҗат алымнары.

Автор әсәрләрендә халык авыз иҗатын куллану гына әсәрне фольклор әсәрләр рәтенә кертми әле. Биредә конкрет кешенең уй һәм кичерешләре табигать ритмнарына туры китереп бирелә. Язучылар әсәрләре, тарихи вакыйгаларны үз эченә алып, кешеләрнең кичерешләре белән үрелеп барыла. Ә фольклор әсәрләрендә тылсымлы дөньяда яшәү күрсәтелә һәм ул һәрвакытта да геройларның җиңүе белән тәмамлана.

Икенче идея. Әдәбият дәресләрендә, ашыкмыйча гына, әдәби образ төшенчәсен кертә бару сорала (әдәби образ термины, билгеле, кулланылмый) Кече яшьтәге мәктәп баласын үзе аңларлык әдәби алымнар: чагыштыру, капма-каршы кую һ.б. таныштырып бару кирәк була.

Сәнгать әсәрләре, графика аша укучыларга әдәби образларның сынлы сәнгатьтәге ролен аңлатырга ярдәм итә.

Өченче идея. Кече яшьтәге мәктәп баласын башта халык авыз иҗаты әсәрләре жанрларын, ә соңыннан әдәби жанрларның үзләрен дә аера белергә өйрәтергә кирәк. Шулай ук һәр жанрның шартлы чикләрен билгеләргә өйрәтү дә таләп ителә.

Дүртенче идея. Кече яшьтәге мәктәп баласын шигъри әсәрләрне яратырга һәм аларны укып ләззәтләнә белергә өйрәтергә кирәк. Ә башлангыч сыйныфларда боларны өйрәтә алмасак, сәнгатьнең бер төре буларак поэзия алга таба күп кенә укучылар өчен аңлаешсыз булып калачак.

Махсус терминнар кертмичә генә, укучы аңында поэзиянең үзенчәлекләрен аңлату зарур. Рифма турында (парлы яки янәшә (аа,бб, вв,...), аралаш яки юл аша ( аб, ав), әйләнмә яки камаулы-боҗралы (абба,абва) формаларда була дип, шулай ук шигырь үлчәме турында да кузаллау булдырыла.

Әдәби уку курсында һәр уку елының үзенең аерым үзенчәлекләре бар. Бу фәнне укытуның төгәл бурычлары программа таләпләрендә ачык чагыла.

2 нче бүлек : 1нче сыйныф өчен программа таләпләре:

  • балада дөрес һәм йөгерек укуга ихтыяҗ булдыру (текстлар балаларга ошарга, тиз истә калырга, күбрәк уку теләге, уку барышындагы кыенлыкларны җиңү теләге уятырга тиеш);

  • алты-җиде яшьтәге балада беренчел уку күнекмәләре булдыру (шигъри әсәрләр белән бала кечкенәдән — балалар бакчасында йөргәндә үк таныш була, шигырь юлларының кыскалыгы укуга теләк уята, рифма аңа сүзне табарга ярдәм итә, үз көченә ышаныч уята, ритм кечкенә балаларның яшәү рәвешенә туры килә);

  • әдәбият үсешенең халык авыз иҗатыннан язма формаларга күчү эзлеклелеге аңлатыла (беренче сыйныф укучылары халык авыз иҗатының төрле формалары: фольклорның кече жанрлары, әйләнмәле, чылбыр, алдавыч әкиятләр, төрле авторларның балалар өчен язылган шигырьләре, кыска хикәяләр белән таныша );

  • алты яшьлек баланың әхлакый һәм эстетик үсеш дәрәҗәсе иң алгы планда тора (халык авыз иҗаты һәм әдәби әсәрләрнең сюжеты уен характерында бара; күпчелек текстлар балаларда юмор хисе тәрбияләүгә юнәлтелә).


3нче бүлек: 1 нче сыйныф программасы эчтәлеге.


Балалар Әлифбадан әдәби укуга сиздермичә генә, эзлекле рәвештә күчәргә тиеш. Кече яшьтәге мәктәп балалары аңлап укуның беренчел күнекмәләрен ала, халык авыз иҗатының жанрлары белән таныша һәм аларны тормышта кулланырга өйрәнә. Аптыраткыч-алдавыч, әйләнмәле, чылбыр әкиятләрнең сюжет-композиция үзенчәлекләрен аера, авторларның чәчмә һәм шигъри текстлары белән таныша. Халык авыз иҗаты һәм шагыйрьләрнең шигъри әсәрләре аша, юл ахырындагы охшаш сүзләргә нигезләнеп, рифма, кабатлаулар, сәнгатьлелек турында беренчел кузаллау булдырыла.

Кыска текстлар һәм аларга ясалган иллюстрацияләрне чагыштырып, әдәби образның сәнгатьнең төрле төрләрендә тасвирлануы аңлатыла.

Беренче сыйныфны тәмамлаганда бала текстны аңлап укырга һәм аның эчтәлеге буенча үз фикерләрен әйтә белергә тиеш (дәреслектә бирелгән конкрет сорауларга җавап бирү формасында).

Балаларда халык авыз иҗаты турында гомуми күзаллау булдырыла, алар проза һәм поэзиянең үзенчәлекләрен танып беләләр, “автор”, “әсәрнең исеме” төшенчәләре бирелә, әсәрдәге персонажларны танып әйтә алалар.

Беренче сыйныфтагы төп бурыч — укуга кызыксыну тәрбияләү һәм дөрес уку күнекмәләре булдыру — икенче сыйныф өчен дә актуаль булып кала.



Программа әдәби әсәрләр белән эшләү юллары, алымнары белән таныштыра, шул ук вакытта укытучыга иҗади эшләү мөмкинлеге дә калдыра.



1 нче сыйныф

Шигырь һәм проза. Шигъри һәм чәчмә әсәрләр турында гомуми кузаллау булдыру. Әдәби әсәрнең исеме, авторы (язучы, шагыйрь), халык авыз иҗатында билгесезлек (авторы юк).

Халык авыз иҗаты һәм әдәбият

Халык авыз иҗаты турында гомуми кузаллау булдыру. Авторның булмавы, телдән сөйләм, практик-уен характерындагы кече жанр әсәрләре. Бишек җырлары, санамыш, табышмак, тизәйткеч, эндәшләр. Әйләнмәле һәм чылбыр әкиятләр. Халык авыз иҗатының табышмак, әйләнмәле әкият кебек формаларын практик яктан үзләштерү.

Сурәтләнгән вакыйгаларга карата автор фикере (әсәр исеме, геройларга характеристика, авторлар бәяләмәсе).

Әсәрнең эмоциональ тоны

Юмористик һәм җитди характердагы әсәрләр. Әсәрләрне китаптан кычкырып, яттан укыганда эмоциональ характерны чагылдыра белү. Тавыш төсмерләре: интонация, тон, тавыш көче, тембр, темп, пауза, логик басым, сүзсез мимика, хәрәкәтләр, ымнарны дөрес бирә алу.

Әдәби сәнгатьлелек чаралары

Текстны анализлау барышында сәнгатьлелек чараларын табарга күнектерү. Сурәтләү чаралары турында беренчел кузаллау булдыру, кабатлауларның мәгънәсенә төшенү, тавышның сәнгатьлелеген ачыклау: рифма, ритм төшенчәсе бирү.







Әдәби жанрлар

Жанрлар турында гомуми кузаллау булдыру:

Хикәя. Хикәянең исеме. Ике образны чагыштырып сөйли белү. Әсәрдәге геройларга карата үз фикерен белдерү.

Шигырь. Дөньяны шагыйрьләр күзлегеннән чыгып танып белү: шагыйрь матурлыкны тоя белергә өйрәтә. Рифма белән танышу: аны таба, куллана белергә күнектерү.

Библиографик культура. Дәреслектә җиңел генә ориентлашырга өйрәтү: “Эчтәлек” битеннән кирәкле әсәрне тиз генә эзләп табу.

Уку күнекмәләре. Укучыларны тиз һәм йөгерек укырга гадәтләндерү. Укыганда орфоэпия нормаларын төгәл саклау, дөрес тавыш төсмерләре (тавыш көче, темпы) белән укырга өйрәтү

Укыту- тематик планлаштыру



Төп тема

Темалар

Сәгать cаны


1


Әзерлек чоры


3


2


Әлифба чоры


19



1


Сузык авазлар

3



2


Парсыз сонор тартык авазлар (6 сәг)

3



3


Сүз башында һәм сүз уртасында |й] авазы (3 сәг)

3



4


Яңгырау һәм саңгырау парлары булган тартыклар (14 сәг)

7



5


Парсыз тартык авазлар (4 сәг)

2



6


Аеру билгеләре булып торган ь һәм ъ тан соң [й] авазы (1 сәг)

1


3


Әлифбадан соңгы чор


11



1


Сәяхәткә чыгу.

2



2


Кайтаваз мәгарәсе.

2



3


Аю өне янында.

2



4


Чәчәкле аланда.

2



5


Урман мәктәбендә.

1



6


Шүрәледә кунакта.

1



7


Китап рәссамы күргәзмәсендә.

1





Барысы

33














Дәреснең темасы

Сәг. саны

Дәрес тибы

Укыту эшчәнлегенең төрләре

Материал үзләүнең план-лаштырылган нәтиҗәләре

Өстәмә матери-ал

Белем күнек-мәләрне тикше-рү төр-ләре

Дата


1

Әзерлек чоры (3 сәгать)

Сөйләм. Җөмлә. Сүз. ”Өч кыз”, “Куян кызы” әкиятләре

1

Яңа теманы аңлату

Сөйләм, җөмлә, сүз турында төшенчә бирү. График схемалар ярдәмендә сөйләмне җөмләләргә, җөмләне сүзләргә аеру.

Татар теленең модель берәм-лекләре белән таныштыру. Әкиятләрне искә төшерү.

Кешеләрнең әйтеп һәм язып сөйләшүләрен гомуми кү-заллый белергә, матур итеп сөйләшә , укый һәм яза белү кирәклеген аңлый белергә , сөйләмне җөмләләргә аера белергә тиешләр.

Әкият-ләргә

иллюст-рацияләр


Сорау-ларга җавап бирү




2

Предметларны, хәрәкәтне, билгене белдерүче сүзләр.

1

Яңа теманы аңлату

Предметларны, хәрәкәтне, билгене белдерүче сүзләр белән таныштыру, аера белергә өйрәтү.

Предметларны, хәрәкәтне, билгене белдерүче сүзләрне аера белергә.

Бер сүз белән әйт” уены.

Агым-дагы




3

Ярдәмлек һәм җөмлә төзүче сүзләр.

1

Яңа теманы аңлату

Ярдәмлек һәм җөмлә төзүче сүзләр белән таныштыру. Предметларны, хәрәкәтне, билгене белдерүче сүзләрне аера белүне ныгыту.

Ярдәмлек һәм җөмлә төзүче сүзләр кулланып җөмләләр төзергә. Предметларны, хәрәкәтне, билгене белдерүче сүзләрне аера белергә.


Агым-дагы




4

Сузык авазлар. 3сәг.

[а],[ә],[ы], [э] сузыклары.

А,а,Ә,ә,Ы,ы,Э.э(е) хәрефләре.

1

Яңа теманы аңлату

Сузык [а, ә, ы, э, и, у, ү, о, ө] авазларының сүздә төрле позициядә килгән һәм аерым кулланылган очрактагы артикуляцияләрен ныгыту. Сузык авазларны аеру күнегүләре. Иҗек ясау процессында сузыкларның роле. Сүз кисәге буларак иҗек турында белешмә. График схема буенча сузык авазны әйткәндә, сузыкка басым куеп әйтү. Сүзнең график схемалары буенча сүзне көйләп,иҗекләргә бүлеп салмак һәм орфоэпик дөрес уку. Сүзнең иҗекләргә бүленешен дуга ярдәмендә билгеләү.

Схемада сузык авазны башта түгәрәк, соңыннан транскрипция билгесе белән билгеләү. Ишетелгән һәм әйтелгән сүзләр арасыннан өйрәнелә торган аваз кергән сүзне таный һәм аера белергә өйрәнү. Өйрәнелгән сузык аваз кергән сүзләр сайлау.

Элемент-өлге ярдәме белән басма хәрефләр төзү һәм аларның формаларын үзләштерү. Хәреф турында авазның тышкы билгесе, ягъни «киеме» буларак образлы күзаллау булдыру.

Укытучы укыган текстны тыңларга, эчтәлеген аңларга, куелган сорауларга җавап табарга, ишетеп кабул ителгән текстның эчтәлеген тулысынча яки сайлап сөйләргә. сөйләм авазлары язуда шартлы график символлар (түгәрәк, квадрат) яки хәрефләр белән белдерелүен; сүз башыннан башлап, андагы һәр авазны көчлерәк итеп билгели барып, берсен аерып алып аңа характеристика бирергә; һәр хәрефнең элемент формаларын; схемалардагы һәм «Әлифба» текстларында бирелгән хәреф язуын иҗекләп һәм орфоэпик дөрес итеп укый анализ вакытында тартыкларның яңгырау-саңгыраулыгын билгеләү алымнарын куллана белергә тиешләр.










Әкият-ләр,тел шомарт-кычлар,

фонетик күнегү-ләр,та-бышмак-лар, уен-нар

Агым-дагы




5

[и],[у],[ү] авазлары. И,и, У,у,Ү, ү хәрефләре.

1

Яңа теманы аңлату

Сорау-ларга җавап алу




6

[о],[ө] авазлары. О,о,Ө,ө хәрефлә-ре.Ныгыту.

1

Катнаш

Агым-дагы




7

Парсыз сонор тар-тык авазлар 3 сәг.

[н],[л] тартыклары. Н,н,Л,л хәрефләре.


1

Яңа теманы аңлату

[м, н, л, р, й, ң] сонор тартык авазлары. Бирелгән авазларның артикуляциясе : үпкәдән килә торган һава агымы бер сөйләм органында, мәсәлән иреннәрдә, тешләрдә, тел алдында, тел уртасында, тел артында киртәгә яки тоткарлыкка очрый, бу авазларны әйткәндә тон өстенлек итә, шау катнаша гына. Шуңа күрә ул авазларны ярым сузыклар дип тә йөртәләр.

Калын һәм нечкә яңгырашлы сүзләрдә сонор тартык авазлар әйтелешен чагыштыру; язуда аларның калын яңгырашын калын сузык аваз хәрефләре (а, у, о, ы) белән (ма, му), нечкә яңгырашын нечкә сузык аваз хәрефләре (ә, и, ө, ү, э) белән белдерү. Сүздә һәр авазны аерып әйтү алымы. Рәсем һәм схема белән бирелгән сүзләргә аваз анализы. Анализлана торган сүз составына кергән аерым аваз артикуляциясе. Тартык авазларның яңгыраулыгын белдерүче билге — уртасында нокта булган квадрат белән билгеләү.

Чагыштыру өчен бирелгән сүзләрдәге (мал-мәл) аваз-ларның аермалы билгеләренең мәгънә функциясенә ия булуын билгели белергә; сонор аваз-ларны белдерүче басма баш һәм юл хәрефләрнең формаларын үзләштерергә; ябык иҗекләрне (ай) һәм калын һәм нечкә яңгырашлы кушылмаларны (ма, мә, му, мү һ.б.), шулай ук парсыз тартык авазлар уртада һәм ахырда булган сүзләрне (май, малай) укырга; сүзләрне иҗекләп уку белән чагышты-рып, орфоэпик уку һәм әйтү алымы, схемалардан сүзнең аваз язылышын иҗекләп һәм орфоэпик дөрес итеп укый белергә; схемалардагы һәм «Әлифба» текстларында бирелгән хәреф язуын иҗекләп һәм орфоэпик дөрес итеп укый белергә тиешләр.


Әкият-ләр, та-бышмак-лар, мә-кальләр һәм әй-темнәр,

санамыш-лар, уен-нар, хә-рәкәтле уеннар

Агымдагы




8

[м],[р] тартыклары.

М,м, Р, р хәрефләре.

1

Яңа теманы аңлату

Сорау-ларга җавап




9

[й],[ң] тартыклары. Й,й.ң хәрефләре.

1

Яңа теманы аңлату


Төркем-нәрдә эш




10

Сүз башында һәм сүз уртасында |й] авазы. 3 сәг.

[йа], [йә] авазлары.

Я, я хәрефләре.

1

Яңа теманы аңлату

Я, е, ю хәрефләренең ике авазга [йа], [йә], [йы], [йә], [йу], [йү] билге булып килүләре: яра, ял, юл, куян, баян.

Аваз-хәреф схемаларын иҗекләп һәм орфоэпик дөрес итеп уку. Шартлы билгеләр һәм басма хәрефләр нигезендә сүзнең аваз формасын график формага күчерү процессын күзәтү.Я, е, ю хәрефләрен куллану кагыйдәләрен үзләштерү. Бу хәрефләр кергән сүзләрне һәм иҗекләрне уку. Баш һәм юл басма хәреф формаларын төзү.

Я, ю, е хәрефләрен куллану кагыйдәләрен үзләштерергә, бу хәрефләр кергән сүзләрне һәм текстларны укырга, хәрефләрдән сүзләр төзергә, укучылар сүз башыннан башлап, андагы һәр авазны көчлерәк итеп билгели бара, берсен аерып алып аңахарактеристика бирәбелергә тиешләр.


Фонетик күнегү-ләр,әки-ятләр, уеннар,

җырлы-

биюле уеннар, шигырь-ләр, эн-дәшләр, тел шомарт-кычлар, сана-мышлар.

Агым-дагы




11

[йу], [йү] авазлары. Ю, ю хәрефләре.

1

Яңа теманы аңлату

Агым-дагы




12

[йы], [йә] авазлары.

Е, е хәрефләре.

1

Яңа теманы аңлату

Агым-дагы




13

Яңгырау һәм саңгы-рау парлары булган тартыклар 7сәг.

[д],[т] авазлары. Д,д,Т,т хәрефләре.

1

Яңа теманы аңлату

Яңгырау һәм саңгырау тар-тыкларны калын һәм нечкә яңгырашын билгеләү: нечкәлек яңгырау, саңгырау ([д-т],[з-с],[г-к],[гъ-къ] һ.б.) парларның үзара мөнәсәбәтен ачыклау. Мәсәлән бар-бар, бар-пap һ.б. Өйрәнү тәртибендә басма хәреф фор-маларын үзләштерү.

Авазларында аерма булган сүз-ләрне, яңгырау һәм саңгырау тартык авазлардан башланган сүзләрне әйтеп карау, чагыштыру күнегүләре (бар-пар).

Аваз-хәреф схемалары нигезендә авазларны аеру, иҗекләр, сүзләр, текстлар уку.

Башлангыч сүзне һәм сүзнең авазын алмаштыру яки аваз өстәү юлы белән ясалган яңа сүзләрне (бур-бура-буран), шу-лай ук ике яктан да бертөрле укыла торган (ана) сүзләрне уку. Табышмаклар уку һәм аларның җавабын табу. Тизәйткечләр, санамышлар, үртәвечләр, өйрә-нелә торган аваз булган халык мәкальләрен уку, истә калдыру һәм хәтер буенча сөйләү.

Аваз. иҗек.сүз.җөмлә һәм текст турында образлы күзаллау фор-малаштыру.

Яңгырау һәм саңгырау тартык-ларның калын һәм нечкә яңгырашын билгели, яңгырау һәм саңгырау тартыкларны аера, чагыштыра, аваз-хәреф схе-малары нигезендә авазларны аера, иҗекләр, сүзләр, текстлар укый, тизәйткечләр, санамыш-лар, үртәвечләр, өйрәнелә торган аваз булган халык мәкальләрен укый, истә калдыру һәм хәтер буенча сөйли белергә тиешләр.




Фонетик күнегү-ләр,әки-ятләр, уеннар,

җырлы-

биюле уеннар, шигырь-ләр, эн-дәшләр, тел шомарт-кычлар, сана-мышлар

Агым-дагы




14

[з],[с] авазлары. З.з,С,с хәрефләре.

1

Яңа теманы аңлату

Агым-дагы




15

[г],[к] авазлары. Г,г,К,к хәрефләре.

1

Яңа теманы аңлату

Агым-дагы




16

[в],[w],[ф] авазлары. В,в,ф,ф хәрефләре.

1

Яңа теманы аңлату

Агым-дагы




17

[б],[п] авазлары. Б,б,П,п хәрефләре.

1

Яңа теманы аңлату

Агым-дагы




18

[ж],[ш] авазлары.Ж,ж,Ш,ш хәрефләре.

1

Яңа теманы аңлату

Агым-дагы




19

[җ],[ч] авазлары. Җ,җ,Ч,ч хәрефләре.

1

Яңа теманы аңлату

Агым-дагы




20

Парсыз тартык авазлар 2сәг.

х,һ авазлары. Х,х,Һ,һ хәрефләре


1

Яңа теманы аңлату

Парсыз [х, һ, щ, ц] тартыклар артикуляциясе. Бу авазларның характеристикасы. Парсыз тартык авазлар кергән иҗекләр һәм сүзләр, текстлар уку. Текстның эчтәлеген үзләштерү. Эчтәлеген сөйләү. Басма хәрефләрнең формаларын үзләштерү.


Парсыз тартыкларның артикуляциясен, аларга характеристика бирә белергә, парсыз тартык авазлар кергән иҗекләр, сүзләр, текстларны укый, басма хәрефләрнең формаларын үзләштерә белергә тиешләр.

Әкият-ләр,тел шомарт-кычлар,

фонетик күнегү-ләр,та-бышмак-лар, уен-нар

Агым-дагы




21

щ, ц авазлары. Щ,щ,Ц,ц хәрефләре



1

Яңа теманы аңлату

Агым-дагы




22

Аеру билгеләре булып торган ь һәм ътан соң [й] авазы. 1сәг.

йо авазы. Ё, ё, ь, ъ, хәрефләре



1

Яңа теманы аңлату

Язуда аеру билгеләре булып торган ь һәм ъ һәм сузык аваз хәрефләре ярдәмендә [й] авазының язуда бирелешен (ь+е, я, ю; ъ+е, ю, я) аңлату. (Я, е, ю хәрефләре алдындагы иҗек калын сүзләргә (алъяпкыч) ъ билгесе, алдагы иҗек нечкә сүзләргә (дөнья)ь билгесе куелуын аңлатыла).

Аеру билгеләре һәм сузык аваз хәрефләре белән белдерелгән [й] авазлы сүзләрнең аваз анализы. [Й] авазы кергән сүзләрнең аваз схемасын уку, аны хәреф формасына үзгәртү, соңыннан башта иҗекләп, аннан соң орфоэпик дөрес итеп уку.

Ь, ъ билгеләренең басма хәрефләрен төзү һәм аларның формаларын үзләштерү.

(Бу билгеләрнең [гъ], [къ] авазларының калынлыгын белдерү өчен дә кулланылуын аңлату (игътибар, тәкъдим).Калын [гъ] һәм [къ] авазлары булган сүзләрнең калынлыгын белдерү өчен язуда калын сузык аваз хәрефләре куланылуын, әйткәндә, иҗек нечкәлеген белдерү өчен, ахырдан ь билгесе куелуын ассызыклан үтәргә кирәк. Мәсәлән мәкаль сүзендә [къ] калын кече тел тартыгы, аның калынлыгын белдерү өчен к дан соң а язабыз, укыганда[мәкъәл]дип укыйбыз, икенче иҗекне нечкә итеп уку өчен сүз ахырына ь билгесе куябыз.)

Язуда аеру билгеләре булып торган ь һәм ъ һәм сузык аваз хәрефләре ярдәмендә [й] авазының язуда бирелешен (ь+е, я, ю; ъ+е, ю, я) аңлый,ул хәрефләр булган сүзләрне башта иҗекләп, аннан соң орфоэпик дөрес итеп укый белергә, калын [гъ] һәм [къ] авазлары булган сүзләрнең калынлыгын белдерү өчен язуда калын сузык аваз хәрефләре куланылуын, әйткәндә, иҗек нечкәлеген белдерү өчен, ахырдан ь билгесе куелуын аңларга тиешләр.


Фонетик күнегү-ләр,әки-ятләр, уеннар,

җырлы-

биюле уеннар, шигырь-ләр, эн-дәшләр, тел шомарт-кычлар, сана-мышлар

Агым-дагы

14.02








Әдәби уку (11 сәг.)

1 нче сыйныфта әдәби уку курсының төп бурычы – укучыларны укырга һәм әдәби сөйләмгә өйрәтү. Боларны тормышка ашыруда халык авыз иҗаты һәм шагыйрьләр әсәрләренә мөрәҗәгать ителде. Шигырь юлларының кыскалыгы, кабатлана торган сүзләр, парлы рифмалар һәм ритм бөтенлеге беренче сыйныф укучысын дөрес һәм йөгерек укырга өйрәтергә ярдәм итә.



Сәяхәткә чыгу. (2 сәг)


1

Аптыраткыч-йөдәткеч әкият-ләр.Санамышлар.

Борынгы сынамышлар.

1

Яңа теманы аңлату.

Аптыраткыч-йөдәткеч әкиятләр

турында кыскача мәгълүмат бирү. Җавапларын дәлилләргә өйрәтү. Йозак һәм ачкыч, җил һәм капка турында әкият уйлау.

Санамышлар белән танышу. Партадашың белән санамышлар әйтеп карау.


Белергә тиеш: аптыраткыч-йөдәткеч әкиятләрне, санамышларны.

Башкара алырга тиеш: әкиятләрне дәвам итәргә,

уен вакытында санамышлар кулланырга,




2

Эндәшләр. Тиз-әйткечләр. Та-бышмаклар.

1

Яңа теманы өйрәнү.

Эндәшләрне сәнгатьле итеп уку. Тизәйткечләрне әйтү. Хрестоматия белән эшләү.

Сорауларга тулы, матур җаваплар әзерләү. Дәреслектәге табышмакларның җавапларын табу. Алма, китап, бәрәңге турында табышмаклар уйлау.Үз фикерләрен дәлилли белү.


Белергә тиеш: эндәшләрне һәм тизәйткечләрне, табышмакларны.

Башкара алырга тиеш: эн-дәшләрне башкаларның да тың-лыйсы килерлек итеп, сәнгатьле укырга. Тизәйткечләр әйтергә,

табышмаклардан предмет-ларның кешеләр белән уртак һәм аермалы якларын табарга.





Кайтаваз мәгарәсе. (2 сәг)



3

Охшаш яңгырашлы сүзләр. М. Галиев ”Кайтаваз”.

Ш.Галиев.”Чагу” “Таяк”

1

Яңа тема өстендә эшләү.

Кайтаваз” сүзеннән ике сүз ясау, мәгънәсен аңлату. “Кайт-аваз”шигырен сәнгатьле итеп уку, кайтавазларны ишетү. Р. Вә-лиевның кайтаваз турындагы шигырен хресстоматиядән табып уку. Беренче хәрефләрен үзгәртеп, яңа сүзләр ясау. “Баю” сүзенә рифмалар табу. Шигырьләрдәге рифмаларны табу. Шигырьләрне сәнгатьле уку.


Белергә тиеш:”кайтаваз”, “мәгарә” сүзенең мәгънәсен; “рифма” сүзенең мәгънәсен, шигырь барлыкка килүен.


Башкара алырга тиеш: шигырьне сәнгатьле укырга, яңа сүзләр ясарга; шигырьдә охшаш яңгырашлы сүзләр табарга, шигырьләрне сән-гатьле укырга.






4

Рифма. Һәм шигырь мәгънәсе. Сабантуй. Л. Ле-рон шигырьләре.

Буталмышлар илендә Шаян шигырьләр.Р.Корбан.”Көчек”, “Яңгыр яуганда”.

1

Яңа тема өстендә эшләү.

Сабантуй турында әңгәмә. Л. Ле-рон белән таныштыру. Шигырьләре өстендә эшләү.

Рольләргә бүлеп һәм чылбыр буенча сәнгатьле итеп уку.


Белергә тиеш: рифмаларны табарга, дөрес түгел дип санаган урыннарны төзәтеп сөйләргә.

Башкара алырга тиеш: роль-ләргә бүлеп һәм чылбыр буенча укырга, хрестоматиядән Сабан-туй турындагы шигырьләрне мөстәкыйль табып укырга.





Аю өне янында. (2 сәг.)








5

Чылбыр әкиятләр Х.Халиков “Бии белмәгән аю”. “Аю белән өч кыз” әкияте.

1

Яңа тема өстендә эшләү.

Әдәплелек, әхлаклылык турында әңгәмә үткәрү. Х.Халиков белән таныштыру.

Бии белмәгән аю” шигырен уку.

Рәсем буенча эш. Аю турында сөйләшү. Укылган әкиятләрне искә төшерү. Аю белән өч кыз” әкиятен укып, фикер алышу.

Аю белән өч кыз әкияте”н аңлап, сәнгатьле укырга өйрәнү өстендә эшләү.


Белергә тиеш: укылган әсәрнең исемен, эчтәлеген, авторларын.

Башкара алырга тиеш: укылган әсәр турында үзенең тәэсирләрен әйтә белергә, әдәби әсәр белән эшләргә, рәсемгә таянып текстның эчтәлеген сөйләргә, әкиятне аңлап, сәнгатьле укырга өйрәнергә.




6

Чылбыр әкиятләр.

Песәй”әкияте.

1

Катнаш

Чылбыр әкиятләрне табу. “Бияләй” әкиятен сөйләү. Үз фикерләрен белдерү, дәлилләү. Рәсемнәр буенча татар халык әкиятләрен тану.


Белергә тиеш: чылбыр әкият-ләрне, татар халык әкиятләрен.

Башкара алырга тиеш: рәсем-нәрдән файдаланып, “Бияләй” әкиятен сөйләргә. Түгәрәк буен-ча әйләнеп кабатланган, туры сызык буенча барган әкиятләр-не табарга.





Чәчәкле аланда.(2сәг)



7

Чәчәкләрне ни өчен өзәргә ярамый? Яңгыравык шигырьләр. Р.Бәшәр.Бал корты. Авазлар. Ф.Яруллин. черкиләр җыры. Бөҗәкләр турында табышмаклар.

1

Яңа тема өстендә эш.

Чәчәкләрне ни өчен өзәргә ярамый?” соравына бергәләп җавап эзләү. Шигырьләрнең охшаш якларын табу. Ф. Ярул-линның “Черкиләр җыры” шигы-рен сәнгатьле укырга өйрәнү. Хрестоматия белән эш. Ф. Ярул-лин турында кыскача белешмә бирү. Р. Бәшәрнең “Авазлар” шигырен сәнгатьле уку. Сорауларга тулы җавап бирү. Бәйләнешле сөйләм телен үстерү өстендә эшләү.

Бөҗәкләр турында табышмаклар әйтә, хрестоматиядән табу.


Белергә тиеш: укылган әсәр-нең исемен, эчтәлеген, авторла-рын; әдәби әсәрләр белән эш-ләргә, Ф, Яруллин турында белергә, бөҗәкләр турында табышмаклар

Башкара алырга тиеш: эчтәлек буенча сорауларга җавап бирергә, шигырьләрне йөгерек һәм сәнгатьле укырга,

хрестоматиядән бөҗәкләр турында табышмакларны табарга. Үз фикерләрен дәлилли белергә.




8

Табигать-илһам чыганагы. Э. Шәрифуллина “Бәйрәм ашы -кара-каршы”

1

Яңа теманы аңлату.

Табигатьнең шагыйрьләр, рәс-самнар, композиторлар өчен ил-һам чыганагы булуын аңлату. Табигать турында сөйләшү.

Кошлар турындагы китаплар күргәзмәсен карау.Рәсем буенча хикәя төзү.

Э. Шәрифуллинаның “Бәйрәм ашы-кара-каршы” әкияте өстендә эш.

Өлешләргә исем бирү, эчтәлеген сөйләү. Э. Шәрифуллина турын-да кыскача белешмә бирү. Рольләргә бүлеп уку. Әкиятне дәвам итү.

Викто-

рина

Кошлар турында кем күб-рәк белә?

Белергә тиеш: укылган әсәр-нең исемен, эчтәлеген, авторын,

әкиятнең эчтәлеген, ”илһам” сүзенең мәгънәсен

Башкара алырга тиеш: текст-ның 1 өлешенә исем бирергә, эчтәлеген сөйләргә, рольләргә бүлеп укырга. Әкиятне дәвам итәргә, кошларны танырга, табышмаклар әйтергә, күргәзмәдәге китапларны күзәтергә, нәтиҗә ясарга.





Урман мәктәбендә.(1сәг)



9

Ярдәм кулы сузу.

Р. Миңнуллин һәм Ш. Галиев шигырьләре. Өтерне кайда куярга?

1

Яңа теманы өйрәнү.

Шигырьләрне уку.

Җәнлекләргә, кешеләргә файда китерә торган үләннәр турында сөйләшү. Рәәсемнәр, гербарийлар карау, тану. Үзләре теләгән шигырьләрне яттан өйрәнү. Тыныш билгеләре турында сөй-ләшү. “Өтерне кайда куярга?” шигырен төрлечә укыту, чагышттыру, нәтиҗә ясау.


Белергә тиеш: Х. Халиков, Р. Миңнуллин, Ш. Галиевның 1-2 шигырен үтелгән бүлекне әйтә белергә, әсәрләрнең исемнәрен атарга, авторларны истә калдырырга. гауга” сүзенең мәгънәсен, үртәвечләрне, такмакларны.

Башкара алырга тиеш: сәнгатьле сөйли белергә, сорауларга җавап бирергә, әсәрнең төрен билгеләргә, шигырьләрне чылбыр буенча укырга, сорауларга тулы җавап бирергә, ши-гырьне башкача укырга нәтиҗә ясарга, дәлилләргә.





Шүрәледә кунакта.(1сәг)



10

Шүрәлеләр кайда яши? Шигырьләр уку. Р. Вәлиева. “Кыңгырау чәчәк”

1

Яңа теманы өйрәнү.

Р. Миңнуллин турындда кыскача белешмә бирү.Шигырьләрне укыту. Хыялый хикәяләр төзү.

Бәйләнешле сөйләм телен үстерү өстендә эшләү.

Р. Вәлиева турында кыскача белешмә бирү. “Кыңгырау чәчәк” әкиятен уку. Эчтәлеге өстендә эшләү. Дуслык һәм яхшылык турында әңгәмә үткәрү.



Белергә тиеш: укылган әсәрнең исемен, эчтәлеген, авторларын, язучыларның әсәрләрен.

Башкара алырга тиеш:әдәби әсәрне аңлы рәвештә “эчтән” укый белергә, әдәби әсәрләрнең жанрын билгеләргә, укыган әсәрнең эчтәлеген аңларга. Со-рауларга тулы җавап бире әкиятне йөгерек укырга, Кыңгырау чәчәкнең җырын ятларга ргә,





Китап рәссамы күргәзмәсендә.(1сәг)



11

Такмазалар. Үртәвечләр. Бишек җырлары

1

Яңа теманы аңлату.

Халык авыз иҗаты төрләре – такмазалар, үртәвечләр, бишек җырлары белән таныштыру.

Р. Харисның “Сине көтә тыныч таң” шигырен сәнгатьле укыту. Соауларга җавап алу.

Такмаза әйтешү” бәйгесе

Белергә тиеш:халык авыз иҗаты жанрлары турында. “иллюстрация” сүзенең мәгънәсен, укылган әдәби әсәрләрнең исемнәрен, төп эчтәлеген, аларның авторларын

Башкара алырга тиеш:

3-4 такмаза һәм үртәвечне яттан сөйләргә, бишек җыры башкарырга. 1 бишек җырына рәсем ясарга, , үз фикерләрен дәлилли, күргәзмәдән әсәрләргә туры килгән рәсемнәрне табарга.






4 нче бүлек: 1 нче сыйныфны тәмамлаганда, укучыларның белеменә, эш осталыгына, һәм күнекмәләренә таләпләр:

  • әсәрне иҗекләп, аерым сүзләрне дөрес әйтеп укый белү;

  • текст эчтәлеген аңлау;

  • проза һәм шигъри әсәрләрне аера белү;

  • фольклор әсәрләрен аеру (табышмак, санамыш, тизәйткеч, эндәшләр һ.б.)

  • тексттагы кабатлаулар, рифма, эндәш сүзләрне табу, сорау һәм өндәү җөмләләрне тану

  • Эчтәлек” битеннән кирәкле әсәрнең кайсы биттә булуын ачыклау;

  • бирелгән текстка карата сорауларга җавап табу.

Укучы түбәндәгеләрне белергә тиеш:

  • төрле авторларның 3 — 4 әсәрен яттан;

  • укылган әсәрләрнең эчтәлег

  • Төрле жанрдагы текстларны аңлап уку күнекмәләрен формалаштыру. Текстагы «авыр» (озын һәм таныш булмаган) сүзләрне укыганда иҗекләп укырга мөмкин. Җөмләнең тыныш билгеләренә карап җөмләләр арасында тукталыш (пауза) ясау. Хикәяләү, сорау, тойгылы җөмләләрнең интонациясен бирү. Укылган текст буенча бирелгән сорауларга тулы җавап бирү. сайлап алып эчтәлеген сөйләү, текстның башын, ахырын үзгәртү, аңа яңа исем бирә белү күнекмәләренә ия булу.

Текстның 1) башлам (вакыйга нәрсәдән башалана). 2) төп өлеш (катнашучы-геройлар белән нәрсә була), 3) йомгаклауга (нәрсә ничек төгәлләнә) туры килә торган кисәкләрен табу һәм уку. Текста сурәтләнгән вакыйгаларга укучы баланың һәм авторның мөнәсәбәтен белдерә белү.

1 нче сыйныфта әдәби уку курсының төп бурычы – укучыларны укырга һәм әдәби сөйләмгә өйрәтү. Боларны тормышка ашыруда халык авыз иҗаты һәм шагыйрьләр әсәрләренә мөрәҗәгать ителде. Шигырь юлларының кыскалыгы, кабатлана торган сүзләр, парлы рифмалар һәм ритм бөтенлеге беренче сыйныф укучысын дөрес һәм йөгерек укырга өйрәтергә ярдәм итә.

Ел ахырында беренче сыйныф укучылары белергә тиеш:

1. Туган телнең сөйләм төзелешен аңлый, аваз, иҗек, сүз, сүзтезмә, җөмлә, текст кебек тел берәмлекләрен образлы күзаллый;

- татар алфавиты басма һәм язма хәрефләренең график системасын;

- һәр хәрефнең элемент формаларын;


2. Һәр укучы үзенә генә хас темпта басма һәм язма текстларны офоэпик нормаларга туры китереп укый;

- текстның аерым бер өлешләрен сөйли (2 — 3 җөмлә белән) ;

- укылган текст эчтәлеге буенча бирелгән сорауларга җавап бирә;

- тыңланган текстка исем куша;

- әйтмә һәм язма сөйләмне тел берәмлекләренең төзелеше турында беренче сыйныф укучыларында формалашкан күзаллау нигезендә анализлау һәм тиешле символлар белән модельләштерү;

- тыныш билгеләренә игътибар итеп. иҗекләп, орфоэпик, бәйләнешле итеп уку алымнарын куллану.


Белем һәм күнекмәләрне практик эшчәнлектә, көндәлек тормышта куллану:

-мөстәкыйль рәвештә китап укуда;


Дәреслекләр:

  1. И.Х.Мияссарова, Ф.Ш. Гарифуллина, Р.Р. Шәмсетдинова ”Әлифба”. Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең

1 сыйныфы өчен дәреслек. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы рөхсәте белән басыла. Төзәтелгән икенче басма..

Казан, “Мәгариф – Вакыт” нәшрияты, 2012 нче ел.

2 Г.М.Сафиуллина, М.Я. Гарифуллина, Ә.Г. Мөхәммәтҗанова, Ф.Ф. Хәсәнова.“Әдәби уку” Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 1 нче сыйныфы өчен дәреслек. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан рөхсәт ителгән. Казан, “Мәгариф – Вакыт” нәшрияты, 2012 нче ел.

3. Г.М.Сафиуллина, М.Я. Гарифуллина, Ә.Г. Мөхәммәтҗанова, Ф.Ф. Хәсәнова “Әдәби уку”. Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 1 нче сыйныфы өчен дәреслек-хрестоматия. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан рөхсәт ителгән. Казан, “Мәгариф – Вакыт” нәшрияты, 2011 нче ел.

  • И.Х.Мияссарова, Ф.Ш.Гарифуллина, Р.Р.Шәмсетдинова. Әлифба. Методик кулланма. Казан. “Мәгариф-Вакыт” нәшрияты. 2011

  • Сафиуллина Г.М. һ.б.. Әдәби уку 1 сыйныф Мөстәкыйль эшләр дәфтәре. — . К, Мәгариф/Вакыт 2011.

  • Сафиуллина Г.М. һ.б. .Укытучылар өчен методик кулланма «Әдәби уку» 1сыйныф, — К, Мәгариф/Вакыт 2011.  

Өстәмә әдәбият:

Мияссарова И.Х., Гарифуллина Ф. Ш., Гильфанова Ә.Ә. Кем тизрәк, өлгеррәк? (иҗади һәм дидактик уеннар). Казан-2010.

Резеда Шәехова.Иҗади уеннан-укуга. Казан. 1999.


VI. Кулланылган әдәбият:

  1. Татар балалар әдәбияты . Шигырьләр һәм пьесалар. “С.Г.Сәмитова “Хәтер” нәшр.2003

  2. Хәзерге балалар шигърияте.” Ә.Хуҗиәхмәтов, Р. Фәтхерахманов “Хәтер”, 2004

  3. Татар теле өйрәнә нәниләр”. Р. А. Борханова, Ф. М. Хисамова “Мәгариф” 2005

  4. Балалар фольклоры “Р.Ф.Ягъфәров “Мәгариф” Казан-2000

  5. Татар халык табышмаклары.” “Идел-йорт” Яр Чаллы-2002.

  6. Татар халык мәкальләре.” “Идел-йорт” Яр Чаллы-2002.

  7. Алтын кашык. Такмаклар, санамышлар, такмазалар.” Р.Ягъфәров. Казан: Татар китап нәшрияты., 1996.

8.Мияссарова И.Х., Гарифуллина Ф. Ш., Гильфанова Ә.Ә. Кем тизрәк, өлгеррәк? (иҗади һәм дидактик уеннар). Казан-2010.

Резеда Шәехова.Иҗади уеннан-укуга. Казан. 1999.
















Автор
Дата добавления 09.11.2015
Раздел Начальные классы
Подраздел Рабочие программы
Просмотров244
Номер материала ДВ-139438
Получить свидетельство о публикации


Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх