Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Рабочие программы / Рабочая программа по татарской литературе (5 класс)
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 26 апреля.

Подать заявку на курс
  • Другое

Рабочая программа по татарской литературе (5 класс)

библиотека
материалов


Каралды”

Методик берләшмә җитәкчесе

_____/Сафина З.С./

Беркетмә № ____

__ “ ______2014 нче ел.



Килешенде”

Нурлат шәһәре 2 нче урта

гомуми белем мәктәбенең

уку – укыту эшләре буенча директор урынбасары

________/Ибраһимова Г.Г./

____ “ ______ 2014 нче ел.



Расланды”

Нурлат шәһәре 2 нче урта гомуми белем мәктәбенең директоры

_________/ Хисамова Р.С./

Боерык №_____

__ “ ________2014 нче ел.











Татарстан Республикасы

Нурлат шәһәре 2 нче урта гомуми белем мәктәбе



Рус мәктәбенең 5 нче сыйныфында укучы татар балалары өчен татар әдәбиятыннан эш программасы




Укытучы: Тәмаева Роза Рәфкать кызы, 1 квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы






2014 – 2015 нче уку елы.



Татар әдәбиятыннан эш программасы

(Рус мәктәбенең 5 нче сыйныфында укучы татар балалары өчен Федераль дәүләт белем бирү стандартлары буенча)

Барлык сәгатьләр саны – 70

Атналык сәгатьләр саны – 2

Аңлатма язуы

Эш программасы түбәндәге документларга нигезләнеп төзелде:

1. “Россия Федерациясендә мәгариф турында” Федераль Законы, декабрь, 2012 ел.

2. “Мәгариф турында” Татарстан Республикасы Законы, 2013 ел.

3. Төп гомуми белем бирү федераль дәүләт белем бирү стандартлары. Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгы, 17 декабрь, 2010

4.”Рус телендә гомуми төп һәм урта белем бирү мәктәпләренең татар сыйныфлары (V-IX сыйныфлар) өчен татар әдәбиятыннан үрнәк программа”(Ф.Х.Җәүһәрова, К.С. Фәтхуллова. Казан, 2013).

5. ”Рус телендә гомуми төп һәм урта белем бирү оешмаларының татар сыйныфлары өчен татар әдәбиятыннан программа”(Төзүче-авторлар: Ф.Ф.Хәсәнова, Г.М.Сафиуллина, М.Я.Гарифуллина).

6. Ф.Ф.Хәсәнова, Г.М.Сафиуллина, М.Я.Гарифуллина. Татар әдәбияты: рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек(татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен). 5 нче сыйныф. Ике кисәктә. – Казан:”Мәгариф – Вакыт”нәшр., 2014. Дәреслек Татарстанның Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән дәреслеккә нигезләнеп төзелгән , Федераль белем бирү стандартларына туры китереп эшләнгән.

Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына әдәбият укытуның төп максаты һәм бурычлары:

1. Укучының татар әдәби телен үзләштерүенә, текстны аңлап, сәнгатьле итеп, йөгерек укуына, дөрес яза белүенә, әдәби тел формаларын саклап, төрле темаларга иркен сөйләшүенә ирешү, матур әдәбият әсәрләрен мөстәкыйль уку күнекмәләре формалаштыру, телән һәм язма сөйләмнәрен үстерү.

2. Балаларны гомумән татар әдәбияты халык авыз иҗаты, татар халкының җыр-музыкасы, сынлы сәнгате белән таныштыру, күренекле язучылар һәм аларның әсәрләрен үзләштерүләренә ирешү, матур әдәбият әсәрләрен(яки әдәби әсәрдән өзекне) укып үзләштерү, алар турында үз фикерләрен әйтергә өйрәтү.

3. Әдәби теоритик төшенчәләрне аңлату һәм кулланырга өйрәтү.

4. Укучыларга татар халкының килеп чыгышы, тарихи язмышы, милләттәшләребез тормышы турында мәгълүмат бирү.

5. Халык тарихын һәм мирасын өйрәнү аша укучыларда Ватанга, халыкка, туган телгә мәхәббәт, олыларга, кечеләргә һәм гомумән кешегә ихтирам, мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек тәрбияләү. Эстетик тәрбия бирү, табигатькә сакчыл, мәрхәмәтле караш уяту.

6. Татар, рус һәм башка халыклар әдәбиятларын чагыштырып карау күнекмәләре булдыру.

7. Әдәби әсәрләрне өйрәнү барышында укучыларны сәнгатьле уку алымнарына өйрәтү дә әһәмиятле. Бу җәһәттән эш түбәндәге юнәлешләрдә алып барыла:

- татар теленең үзенчәлекле авазларын әйтү күнекмәләре булдыру;
- сүз басымын дөрес куя белү;

- логик басымны дөрес куя белү;

- җөмләне фразаларга бүлү һәм дөрес пауза белән уку;

- тавышны дөрес төшерә һәм күтәрә белү, ягъни интонацияне дөрес куллану күнекмәләре булдыру һ.б.



Уку предметының гомуми характеристикасы


Барлыгы

Ат-

на-

га

Теоретик материал

СТУ

Бәйләнешле

сөйләм

үстерү

Шул исәптән

сочинение

70

2

Яңа материал:

Китап төзелеше, аның элементлары:тышлык, форзац, титул. Китапны төзүдә катнашучылар: автор, редактор, корректор, нәшир, тәрҗемәче. Оригинал. Басма һәм кулязма китап.

Халык авыз иҗаты: фольклор, табышмак, мәкаль, әйтем, бишек җырлары.

Әкиятләрнең композициясе һәм поэтикасы: башлам, бетем, төенләнеш, вакыйгалар үстерелеше, кульминация, чишелеш, финал, кабатлаулар, инверсия.

Шигырь төзелеше: строфа турында төшенчә, рифма төрләре, ритм. Эпиграф турында төшенчә. Лирик герой турында төшенчә. Поэтика: юмор, сүз уйнату.

Троплар: сынландыру, метафора, гипербола, эпитет.

Жанрлар: хикәя, хикәят, баллада, мәсәл, нәсер, нәзыйрә турында төшенчә.

4

8

5



Укытуның көтелгән нәтиҗәләре

- сүз сәнгатенең образлы табигатен тою;

- өйрәнгән әдәби әсәрнең эчтәлеген аңлау;

- классик әдипләрнең (К. Насыйри*, Г. Тукай*, Г. Ибраһимов*, М. Җәлил*) биографик белешмәләре белән танышу;

- өйрәнгән әдәби-теоретик төшенчәләрне истә калдыру;

- әдәби текстны кабул итү һәм анализлау;

- әдәби текстның мәгънәви өлешләрен аерып чыгару, укыган буенча тезислар һәм план төзү;

- әдәби әсәрнең төрен һәм жанрын ачыклау;

- укыган әсәрнең темасын, проблемасын билгеләү;

- геройларга характеристика бирү;

- сюжет, композиция үзенчәлекләрен, махсус сурәтләү чара­ларының ролен ачу;

- әдәби әсәрдәге эпизодларны һәм геройларны чагыштыру;

- укыганга үзеңнең мөнәсәбәтеңне белдерү;

- әсәрне (өзекне) сәнгатьле итеп уку;

- кабатлап сөйләүнең төрләреннән файдалану;

- өйрәнелгән әсәргә бәйле рәвештә телдән һәм язмача фикер белдерү;

- укыган әсәр буенча фикер алышуда катнашу, фикерне дәлилли белү;

- татар әдәби теленең нормаларына нигезләнеп, кирәкле темага телдән һәм язмача бәйләнешле текст төзү;

- эстетик зәвыкка туры килә торган әдәби әсәрләрне сайлау һәм аларны бәяләү;

- аерым автор, аның әсәре, гомумән әдәбият турында кирәкле мәгълүматны белешмә әдәбият, вакытлы матбугат, Интернет чаралары һ.б. аша эзләү.


Шәхескә кагылышлы нәтиҗәләр

- шәхеснең әхлакый-рухи сыйфатларын камилләштерү, күпмилләтле илебезгә карата ярату хисләре, татар әдәбиятына һәм башка халыклар әдәбиятына, мәдәниятенә ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләү;

- төрле мәгълүмат чараларын танып-белү һәм аралашу мәсьәләсен хәл иткәндә (сүзлекләр, энциклопедия, Интернет ресурслар һ.б.) куллану;

- активлыкка, мөстәкыйль фикер йөртүгә, акыл һәм рухи эшчәнлеккә өйрәтү, шәхес буларак формалашуны дәвам итү;

- үзең белән идарә итүгә юнәлдерелгән белем һәм күнекмә­ләрне тормышның төрле шартларында куллана белергә өйрәнү, тормышта үз урыныңны күзаллый башлау;

- милли горурлык, гражданлык хисләре формалаштыру;

- әхлак нормаларын, җәмгыятьтә яшәү кагыйдәләрен үз­ләштерү.


Метапредмет нәтиҗәләре

«Әдәбият» курсын өйрәнүнең метапредмет нәтиҗәләре булып, универсаль уку-укыту гамәлләре формалаштыру санала (УУГ).


Регулятив УУГ (РУУГ):

- мөстәкыйль рәвештә дәреснең проблемасын (тема) һәм максатларын формалаштыру;

- проблеманы аңлый белү, гипотеза чыгару, материалны төзү, үз фикереңне раслау өчен дәлилләр сайлый белү, телдән (диалогик,монологик) һәм язма сөйләмдә сәбәп-нәтиҗә бәйләнешен аерып алу, нәтиҗәләрне формалаштыру;

- максатка ирешү юлларын билгеләү;

- уку проблемасын чишү өчен план төзү;

- шушы план нигезендә эш оештыру, үз эшчәнлегенең максатка ирешүдә ни дәрәҗәдә нәтиҗәле булуын күзәтү;

- укытучы белән бергәләп, үз эшен, иптәшләренең җавапларын билгеләү.


Танып белү УУГ(ТБУУГ):

- укучының үз эшчәнлеген мөстәкыйль рәвештә оештыра белүе, бәяләү, үзенен кызыксынучанлык өлкәсен билгеләве;

- мөстәкыйль рәвештә төрле текстларны укый белү( төп текст, астөшермә һ.б.), өстәмә материалны таба һәм тиешле урында куллана белү:

- укуның төрле формаларыннан файдалану(аңлап уку, өстән-өстән, эчтәлекне аңлап);

- төрле мәгълүмат чаралары белән эшли, кирәкле мәгълүматны таба, анализлый һәм үз эшчәнлегендә куллана белү;

- үзенә кирәкле мәглүматны төрле формада бирелгән чыганаклардан туплау(тулы текст, өзек, иллюстрация, схема);

- бер мәгълүматны икенче төрле итеп үзгәртә алу(план төзү, таблица, схема);

- укылган әсәрнең эчтәлеген(яки ишеткәнне), текстка якын итеп, кыскача сайлап сөйли белү;

- әдәбиятны музыка, рәсем сәнгате белән бәйләп, сүз сәнгатенең кыйммәтен күрсәтү, матурлыкны танырга өйрәтү;

- әдәбиятны тел белеме белән бәйләп, әдәби әсәр теленең үзенчәлекләрен, әсәр стилен җиткерү;

- татар әдәбиятын рус әдәбияты, башка халыклар әдәбиятлары белән бәйләп укытып, әдәбиятлар арасындагы уртак проблемаларны, уртак кыйммәтләрне күрсәтү аша, дөнья культурасы белән танышу;

- сүзлекләр, белешмә материаллардан файдалану;

- бәхәсләшү, үз фикерен дәлилләү, аналиаз ясау, йомгаклау;

- әдәбиятны тарих, җәмгыять белеме, экология предметлары белән бәйләп, дөнья, яшәү, табигать, кешелек җәмгыяте турында күзаллау формалаштыру.


Коммуникатив УУГ (КУУГ):

- төрле фикерләрне исәпкә алып эш итү;

- үз фикерен тексттан өземтәләр китереп дәлилли белү;

- бер фикер кабул иткәнче, төрле җавапларны тыңлау, ча­гыштыру, нәтиҗә ясау;

- күмәк эш вакытында, бигрәк тә фикер агышлары төрле булганда, бер фикергә килә белү;

- укылган, тыңланган әсәрләр буенча сораулар бирә алу;

- үз эшен контрольдә тоту, иптәшләренә ярдәм итү;

- коммуникатив күнекмәләрнең кеше тормышындагы ролен билгеләү;

- үз фикерләрен телдән һәм язма формада җиткерә белү;

- башкаларны тыңлый, кирәк булганда үз фикерләрен үзгәртә алу;

- иптәшләре каршында төрле темаларга чыгыш ясау;

- бергәләп эшләгәндә бердәм карар кабул итә белү;

- текст буенча сораулар куя белү.


Предмет нәтиҗәләре

Танып-белү өлкәсендә:

- төрле жанрдагы әдәби әсәрләрне аңлап һәм иҗади уку;

- сәнгатьле уку;

- шигъри кабатлап сөйләүнең төрле төрләреннән файдалану (тулы итеп, кыскача, сайлап, аңлатмалар белән, иҗади бирем белән);

- текстларны яисә чәчмә әсәрдән өзекләрне яттан өйрәнү;

- әсәрләрне анализлау һәм шәрехләү;

- план төзү;

- әдәби әсәрләр буенча һәм тормыштан алган фикер-карашларга, хис-кичерешләргә нигезләнеп, тулы яки мини сочинение язу;

- укучыларны иҗади эшчәнлеккә тарту, проект эшләре белән кызыксындыру;

- татар һәм башка халыклар фольклорында, Россия һәм чит ил классиклары иҗатында төп проблемаларны аңлау;

- әдәби әсәрләрнең чор һәм язылышы арасындагы бәйләнеш, аларда салынган вакыт, шәхси кыйммәтләр, аларның яңача яңгырашын аңлау;

- әдәби әсәрләрне анализлау, аларның билгеле бер жанрга каравын, теманы аңлау һәм формалаштыру, идеясен тотып ала белү;

- әдәби әсәрнең әхлакый ягын дөрес чамалау;

- геройларга характеристика бирү, төрле әсәрдәге бер яки берничә герой белән чагыштыра белү;

- композиция, сюжет элементларын, телнең сурәтләү чара­ларын, аларның әсәр эчтәлеген ачкандагы ролен ачыклау;

- әдәби әсәрне анализлаганда гади әдәби терминология кул­лану;

- өстәмә белем чыганакларыннан язучыларның тормышы һәм иҗаты турында белү;

- татар әдәбиятының һәм сәнгатенең күренекле вәкилләре, аларның иҗаты турында белү;

- әдәби әсәрне, язучы иҗатын мөмкин кадәр мөстәкыйль анализлау, чор белән бәйләү өчен кирәкле булган тарихи, сәяси һ.б мәгълүматлар бирү.

Әхлакый кыйммәтләр юнәлеше өлкәсендә:

- татар әдәбияты һәм мәдәниятенең әхлакый һәм рухи кыйммәтләрен үзара якынайту, башка халыкларны белән чагыштыру;

- татар әдәбиятында үз мөнәсәбәтен формалаштыра, бәяли белү;

- өйрәнелгән әдәби әсәрләргә аерым очракларда үзгәреш кертә белү;

- автор карашын, мөнәсәбәтен аңлау.

Коммуникатив УУГ (КУУГ):

- төрле жанрдагы әдәби әсәрләрне ишетеп кабул итү, аңлаешлы уку, эчтәлекне дөрес аңлау;

- чәчмә әсәрләрне яки өзекләрне татар теленең әдәби чараларын һәм цитаталарын кулланып сөйли белү, укыган яки ишеткән текст буенча сорауларга җавап бирә алу, телдән төрле типтагы монолог, диалог төзү, әңгәмә кору;
- бирелгән темага, укылган әсәр темасы, проблемасына сочинение, сыйныф яки өйгә бирелгән иҗади эшләр, гомуммәдәният темаларына проект эшләре башкару.

Эстетик өлкәдә:

- әдәбиятның образлы дөньясын сүз сәнгате күренеше буларак аңлау, әдәби әсәрләрнең эстетик ягын кабул итү, әсәрләрдән рухи тәм табу;

- сүзнең эстетик вазифасын, әдәби образлар тудырганда сурәтләү көчен аңлау.


5 нче сыйныфта тәкдим ителгән әсәрләр минимумы (13 әсәр)


Татар әдипләренең әсәрләре


Биографик белешмәләр

Рус язучыларының тәрҗемә әсәрләре

Ятлау өчен тәкъдим ителгән әсәрләр


1. К.Насыйри. “Патша белән карт”

2. Г.Тукай. “Су анасы”

3. Г.Ибраһимов. “Яз башы”

4. М.Җәлил. “Алтынчәч”(өзек)

5. Ф.Кәрим. “Кыр казы”

6. Ф.Хөсни. “Чыбыркы”

7. Ф.Яруллин. “Зәңгәр күлдә ай коена”

8. М.Әгүләм. “Матурлык минем белән”

9. Н.Дәүли “Бәхет кайда була?”

1.К.Насыйри

2. Г.Тукай

3. Г.Ибраһимов

4. М.Җәлил


А.Платонов. “Ягъфәр бабай”


1. Г.Тукай. “Су анасы”

2. С.Хәким. “Бер горурлык хисе”

3. Ф.Кәрим “Сөйләр сүзләр бик күп алар...”

4. Н.Дәүли. “Бәхет кайда була?”

5. Ш.Галиев. “Борау”

6. М.Әгүләм. “Матурлык минем белән”

7. Э.Шәрифуллина. “Бишек җыры”



Укучыларның әдәбияттан белем, осталык һәм күнекмәләрен бәяләү нормалары

Уку күнекмәсе

5 нче сыйныфта укучы уку елы азагына 70-100 сүз укырга тиеш.

Уку күнекмәсе ничек бәяләнә?

Уку күнекмәсен тикшергәндә, мөгаллим укучы баланың ни дәрәҗәдә дөрес, йөгерек, сәнгатьле һәм аңлап укуына игътибар итә. Әдәби әйтелеш кагыйдәләрен саклап, текстны хатасыз итеп уку дөрес уку дип атала. Укучы аваз, иҗек һәм сүзләрне кабат­ламыйча, аларны төшереп калдырмыйча, урыннарын алыштыр­мыйча, грамматик формаларын бозмыйча һәм дөрес әйтелешкә куелган иң төп таләпләргә җавап бирерлек дәрәҗәдә укырга тиеш.

Йөгерек уку — укыганның эчтәлеген аңлы рәвештә зиһенгә алуны тормышка ашырырга ярдәм итүче уку тизлеге.

Укуның төп максаты — текстның дөрес укылуына һәм эч­тәлеген аңлауга ирешү. Эчтән уку тизлеге, кычкырып уку белән чагыштырганда, 5—7 нче сыйныфларда — 40—50 % югарырак булырга тиеш. Сәнгатьле уку, текстның эчтәлеген аңлап, автор әйтергә теләгән фикер, хис-тойгыларны тавыш, басым һәм башка барлык фонетик ча­раларны дөрес кулланып укый алуны белдерә. Аңлап уку, ягъни текстның төп эчтәлеген аңлау һәм аңа карата үз карашыңны яки мөнәсәбәтеңне белдерә алу сәнгатьле укуга ирешүнең төп шарты булып тора. Өйдә әзерләнеп укуны бәяләгәндә, таләпләр югарырак була.


«5» ле

билгесе

куела.

Тәкъдим ителгән текстның эчтәлеген тулаем аңлап, сәнгатьле һәм аңлаешлы итеп, әдәби әйтелеш нормаларын саклап, дәрес интонация һәм басым белән тиешле тизлектә укып, укытучының текст эчтәлегеннән чыгып бирелгән сорауларына төгәл җавап бирсә.

«4» ле

билгесе

куела.

Таләп ителгән күләмдәге текстны тиешле тизлектә укыса, укытучының сорауларына төгәл җавап бирсә, ләкин кайбер сүзләрнең укылыш үзенчәлекләре ор­фоэпик нормаларга туры килмәсә, сөйләмнең струк­тур бүленешендә кайбер хаталары булып, интонаци­он яктан 1—2 төгәлсезлек җибәрелсә.

«3» ле

билгесе

куела.

Уку тизлеге тиешле нормада булмаса,текстны аңласа, әмма сорауларга җавап биргәндә төгәлсезлекләр җи­бәрсә, уку барышында 3—4 фонетик, 2—3 орфоэпик хата ясап, интонацияне төгәл бирә алмпса.

«2» ле

билгесе

куела.

Әгәр укучы тәкъдим ителгән текстның эчтәлеген аңламаса, эчтәлек буенча бирелгән сорауларга өлешчә генә җавап биреп, тиешле тизлектә уку күнекмәләре булмаса, фонетик, орфоэпик, интона­цион хаталар текст эчтәлеген аңлауга комачауласа. |

Сөйләм күнекмәсен бәяләү

«5 » ле

билгесе

куела.

Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән темп буенча логик яктан эзлекле һәм эчтәлеге ягыннан тулы монологик сөйләм төзи алса, бирелгән әсәр яки өйрәнелгән тема буенча әңгәмә кора белсә.

«4» ле

билгесе

куела.

Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча ло­гик яктан эзлекле, әмма эчтәлеге ачылып бетмәгән монологик һәм диалогик сөйләм төзи белсә.


«3» ле

билгесе

куела.

Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча ло­гик яктан эзлекле итеп сөйли белмәсә,эчтәлекне ачын бетерә алмаса, әңгәмәдә өстәмә сораулар бирелгәндә генә катнашса.

«2» ле

билгесе

куела.

Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән темага монолог та, диалог та төзи алмаса, сорауларга җавап бирә белмәсә.

Анализ күнекмәләре һәм теоритик белемнәрне бәяләү

«5» ле

билгесе куела.

Әсәрне анализлау яки чорга характеристика бирү барышында, әдәби-теоретик төшенчәләрне аңлап, урынлы кулланса, анализ — нигезле, җавап теоре­тик яктан югары булса.

«4»ле

билгесе

куела.

Әсәрне анализлау яки чорга характеристика биргәндә, әдәби-теоретик төшенчәләрне аңлап кул­ланып та, аерым төгәлсезлекләр җибәрсә, анализ эчтәлек сөйләүгә генә кайтып калса.

«3» ле

билгесе

куела.

Әсәрне анализлау яки чорга характеристика бирү барышында, әдәби-теоретик төшенчәләр кулла­нылса, әмма алар күренешкә туры килмәсә, хата­лар ясалса, анализ әсәр эчтәлеген сөйләүдән генә гыйбарәт булса.

«2» ле

билгесе

куела.

Әсәрне анализлау яки характеристика бирү барышында, әдәби-теоретик төшенчәләрдән мәгълүматсыз булса, алар җавап биргәндә кулланылмаса, анализ бөтенләй булмаса.


Сорауларга җаваплар язуны бәяләү

Эшләрне бәяләгәндә, укытучы җавапларның тулы, төгәл, дәрес булуына, сөйләмнең стилистик яктан камил, орфографик һәм пунктуацион яктан грамоталы булуына игътибар итә.

Барлык сорауларга да дөрес җавап бирелсә (1 сөйләм хатасы яки 1 пунктуацион хата булырга мөмкин) — «5»ле куела.

Сорауларга дөрес җавап бирсә, ләкин 2 сөйләм хатасы, 3 ор­фографик, 2 пунктуацион хата булса яки, сорауга җавап язганда, 2төгәлсезлек җибәрелсә — «4»ле билгесе куела.

Язма эштә сорауларга җавап бирә белү күнекмәсе сизелсә, ләкин 3сөйләм хатасы, 4 орфографик, 5 пунктуацион хата булса — «3»ле куела.

Җавапларның яртысы дөрес булмаса, сөйләм хаталары 3 тән артык, 5 орфографик, 6 пунктуацион хата булса — «2»ле билгесе куела.


Сочинениеләр ничек бәяләнә?

Сочинение язганда, укучы өйрәнелгән зур күләмле әсәрдә сурәтләнгән вакыйгаларга, шуларга бәйләп, язучы яшәгән, әсәрнең нигезенә алынган чорга, ул вакыттагы тарихи һәм иҗтимагый шартларга, шул чорга хас әхлакый нормаларга, әсәрдә бирелгән геройларга һ.б. карата мөнәсәбәтен белдерә.

Ике сәгать дәвамында сыйныфта язылган сочинениенең күләме түбәндәгечә билгеләнә: 5 нче сыйныфта 0,5—1 бит.

Сочинениене озын итеп язу төп максат түгел, чөнки, билге куелганда, беренче чиратта, язмада теманың тулы һәм эзлекле итеп ачылуына, тел байлыгына, хаталарның булмавына, гра­моталылык дәрәҗәсенә игътибар бирелә. Сочинение ике билге белән бәяләнә: беренчесе — эшнең эчтәлеге һәм теленә, икенчесе грамоталылыкка куела.

Сочинениенең эчтәлеге һәм теле түбәндәгечә бәяләнә:

Эчтәлек темага туры килә, язмада фактик ялгышлар юк, эзлекле язылган; теле бай, образлы; стиль бердәмлеге саклан­ган — «5»ле.

Язманың эчтәлеге темага нигездә туры килә, ул дөрес ачыл­ган; 1 фактик хата җибәрелгән, хикәяләү эзлеклегендә артык әһәмияте булмаган төгәлсезлек сизелә; тулаем алганда, теле бай, образлы, стиль бердәмлеге сакланган — «4»ле.

Эчтәлекне бирүдә мөһим читләшүләр бар: ул нигездә дөрес, ләкин фактик төгәлсезлекләр очрый, хикәяләү эзлекле түгел; теленең ярлылыгы сизелеп тора, синомимик сүлләрне аз куллана, бертөрлерәк синтаксик төзелмәләрдән файдалана, образлы түгел, сүз куллануда ялгышлар җибәрә, стиль бердәмлеге сакланып җитмәгән — «3»ле.

Тема ачылмаган, фактик төгәлсезлекләр күп, планга туры килми, эзлеклелек бозылган, теле ярлы, сүз куллану ялгышлары еш очрый, стиль бердәмлеге юк — «2».

Грамоталылык түбәндәгечә бәяләнә:

1 орфографик (пунктуацион яисә грамматик) ялгыш булса — «5»ле.

2 орфографик, 2 пунктуацион һәм грамматик ялгыш бул­са — «4»ле.

3 орфографик, 3 пунктуацион һәм 3 грамматик ялгыш булса «3»ле.

7 орфографик, 7 пунктуацион һәм грамматик ялгышлар булса — «2»ле.



Дәресләрдә кабатлана торган теоретик материал исемлеге.


Лирик герой, мәсәл, мәдхия, эпиграф, метафора, мораль, либретто, ария, эпитет, эндәш, баллада, нәзыйрә, конфликт, юмор, интонация, әкият, әкият-поэма, поэма, жанр, сюжет, идея, фантазия, легенда, образ, мифологик образ, мәкаль, сүз уйнату, рифма, пейзаж, гипербола, строфа, нәсер, абатлау, композиия, хикәя, хикәят, киная, аллегория, сынландыру, чагыштыру, кыйсса, фольклор, лиро-эпик поэзия.







Рус мәктәбенең 5 нче сыйныфында укучы татар балалары өчен татар әдәбиятыннан календар-тематик план.

(70 сәгать)


Дәрес темасы

Сәг.

саны

Үзләштерергә яки камилләштерергә тиешле белем һәм күнекмәләр (шәхескә кагылышлы, метапредмет һәм татар теле буенча нәтиҗәләр)

Милли-региональ

компонент

Үткәрү вакыты


план

факт

1 чирек – 18 сәгать

1

Б.с.ү. Китап дигән могҗиза.

(1,2 кисәкләр)

1

Укучыга, И.Газиның “Үзе бер могҗиза” тексты, дәреслек белән танышабыз, китап турында мәкальләр, кызыклы мәгълүматлар. Китап турында табышмакларны яттан белергә.


02.09


Халык авыз иҗаты

2

Татар халык авыз иҗаты.

1

Фольклор жанры, әкият, аның төрләре: көнкүреш, хайваннар турында, тылсымлы әкиятләр, төзелеше: башлам, вакыйгалар үсеше, кульминация, бетем.


04.09


3

Татар халык авыз иҗаты.

1

Әкиятләрнең төзелеше


09.09


4

“Ак байтал” әкияте

1

Әкият темасын, сюжетын белү. Сәнгатьле уку, эчтәлеген белү.


11.09


5

“Ак байтал” әкияте

1

Әкиятнең тылсымлы икәнлеген ачыклау, Тиле образына характеристика бирә белү. Ак байталның ролен билгеләү.


16.09


6

Тылсымлы әкият һәм аның геройлары.

1

Әкияттән кабатлауларны таба белү. Әкиятнен башлый һәм дөрес тәмамлый белү күнекмәләре булдыру.


18.09


7

“Үги кыз” әкияте.

1

Тормыш-көнкүреш әкияте “Үги кыз” ның сюжеты, уңай һәм тискәре геройларга характеристика бирә белү. Рус әкияте “Падчерица” белән чагыштыру.


23.09


8

“Хәйләкәр төлке”, “Солдат балтасы” әкиятләре

1

Төп геройларны, әкиятнең төрен билгели алу. Татар халык әкиятләре буенча иҗади эш ( әкият язу, рәсем ясау, проект эше)

Ф.Мөхәммәтова

иҗаты

25.09


9

“Камыр батыр” әкияте. ( 2 кисәк)

1

“Камыр батыр” әкиятенең тылсымлы әкият икәнлеген, әкият төзелешен белү. Төп геройның булышчыларын ачыклау


30.09


10

“Өч каләм” әкияте. ( 2 кисәк)

1

Сүзлек өстендә эш. Әкият эчтәлеген сөйли белү. Төп геройларны билгели белү.


02.10


11

Сыйныфтан тыш уку.”Кәтән Иваныч” әкияте. ( 2 кисәк)

1

Хайваннар турында әкият. Сюжетын ачыклау. Мәче белән Төлкегә характеристика бирә белү.


07.10


12

Б.с.ү. Бишек җырлары. ( 2 кисәк)

1

Бишек җырларын белү. Онытылып барган бишек җырларын саклау, өйрәнү, практикада куллану омтылышы булдыру.


09.10


Халык иҗаты белән рухланып

13

Мәсәлләр. Г.Тукай һәм Ә.Исхак мәсәлләре.

1

Мәсәл жанры. Г.Тукай һәм Ә.Исхак мәсәлләрен чагыштыру. Мәсәлдә бирелгән юморны аңлау.


14.10


14

Г.Тукай һәм И.Крылов мәсәлләре.

1

“Аккош, чуртан һәм кыскыч” мәсәлләре. Мәсәлләрне рольләргә бүлеп уку, охшаш аермалы якларын таба белү


16.10


15

Г.Тукай һәм Г. Шамуков мәсәлләре.

( 2 кисәк).

1

Г.Тукай “Көзге белән маймыл”, Г.Шамуков “Көзге белән маймыл” мәсәлләре.


21.10


Хәзинә. Борынгы әдәбиятыбыз үрнәкләре

16

Кол Галинең “Кыйссаи Йосыф” әсәре.

1

Кол Гали биографиясен белү. Әсәрдән әкияти сюжетларны таба белү.Сүзлек өстендә эш.


23.10


17

Кол Гали. “Кыйссаи Йосыф” әсәре.

( 2 кисәк).

1

Сүзлек өстендә эш. Өзекне уку, сорауларга җавап бирү.

Туганнар арасындагы мөнәсәбәтне ачыклау. Йосыф турында сүзле картина төзү.


28.10


18

Ш.Галиев. “Кол Галигә” шигыре

( 2 кисәк).

1

“Кол Галигә” шигырен укып анализлау.


30.10


II чирек – 14 сәгать

Казан ханлыгы әдәбияты үрнәкләре

19

Мөхәммәдьяр иҗаты.

1

Казан ханлыгы чоры әдибе Мөхәммәдьяр иҗатын белү. Хикәяте эчтәлеген белү.


11.11


XIX йөз әдәбияты үрнәкләре

20

К.Насыйри иҗаты.

1

К.Насыйриның тормыш юлын, иҗатын белү.”Патша белән карт”, “Аңгыралык бәласы”, “Бай һәм хезмәтче” әсәрләрен укып анализлау. Геройларга характеристика бирү.


13.11


21

Б.с.ү. Сочинение. “Эш үткәч, үкенүдән файда юк.”

1

Тема буенча сочинение язу.


18.11


22

К.Насыйри. “Әбүгалисина” әсәре.

( 2 кисәк)

1

К.Насыйриның “Әбүгалисина” әсәреннән өзекне укып анализлау. Әбүгалисина һәм Әбелхарисның белем алуга омтылышларын ачыклау. Белем турында мәкальләр.


20.11


23

К.Насыйри. “Әбүгалисина” әсәре.

( 2 кисәк)

1

Әбүгалисина һәм Әбелхарисның белем алуга омтылышларын ачыклау. Белем турында мәкальләр.


25.11


24

Б.с.ү. Әсәргә миниатюр рецензия язу. Каюм Насыйри музеена сәяхәт.

( 2 кисәк)

1

“Бала чакта алган белем – ташка язган сүз белән бер” темага иҗади эш.


27.11


XX йөз башы татар әдәбияты үрнәкләре

25

Г.Тукай – татар халкының бөек шагыйре. “Су анасы” әкият-поэма.

1

Г.Тукай биографиясен белү. “Су анасы” әкият-поэмасын анализлау. “Су анасы” өзекне яттан белү.


02.12


26

Сыйныфтан тыш уку. Г.Тукай. “Эш беткәч уйнарга ярый”

( 2 кисәк)

1

Рольләргә бүлеп, сәнгатьле уку. Б.Рәхмәт. “Эш беткәч” шигырен уку.


04.12.


XX йөз татар әдәбияты үрнәкләре

27

Г.Ибраһимов. “Яз башы” әсәре.

1

Язучы биографиясен белү. “Яз башы” әсәрен укып анализлау.


09.12


28

Г.Ибраһимов. “Фагыйлә” хикәясе, хикәя жанры. ( 2 кисәк)

1

Хикәя жанры. Фагыйлә” хикәясен укып анализлау.

“Җиләклектә” темасына рәсем ясау.


11.12


29

М.Җәлил.”Алтынчәч”либреттосыннан арияләр.

1

М.Җәлил биографиясен белү. “Алтынчәч” либреттосыннан өзекләр уку. Либретто, ария, строфа терминнары.


16.12


30

М.Җәлил. “Алтынчәч” либреттосыннан өзек. ( 2 кисәк)

1

Либретто авторы – Н.Җиһанов.


18.12


31

М.Җәлил. “Алтынчәч” либреттосыннан өзек. ( 2 кисәк)

1

Рольләргә бүлеп, сәнгатьле уку.


23.12


Сугыш чоры әдәбияты

32

М.Җәлил. “Кызыл ромашка”, “Җырларым” шигырьләре.

1

Шигырьләрне укып анализлау. Баллада турында төшенчә. “Кызыл ромашка” ятла.


25.12


III чирек – 20 сәгать

33

Б.с.ү. Сочинение. “Хөкем алдыннан” картинасы.

1

Сорауларга җавап биреп, терәк сүзләрне кулланып сочинение язу.


13.01


34

М.Җәлил. “Бүреләр” шигыре.

( 2 кисәк)

1

Шигырьне укып анализлау. Тропларны табу.


15.01


35

М.Җәлил музейларына сәяхәт.

1

М.Җәлил музейлары: Казан, Минзәлә, Карадуган, Җәлил поселогы, Оренбург.


20.01


36

Б.с.ү. Картина буенча сочинение.

( 2 кисәк)

1

“Сугыш узган җирдә” темасына сочинение язу


22.01


37

Сыйныфтан тыш уку. Р.Мостафин.

“Балыкчы Муса” әсәре. ( 2 кисәк)

1

Мусаның балалык еллары белән танышу. Х.Җәлилованың “Абыем турында” китабы.


27.01


38

Ф.Кәрим шигырьләре.

1

Ф.Кәрим биографиясен белү. “Кыр казы”, “Ватаным өчен” шигырьләрен укып анализлау.


29.01


39

Ф.Кәрим әсәрләре. ( 2 кисәк)

1

“Гармунчы аю белән җырчы маймыл”әсәрен анализлау. Юморны таба белү.


03.02


40

Г.Кутуй “Сагыну” нәсере.

1

Язучы биографиясен белү. Әсәрне укып анализлау. Нәсер жанры.


05.02


41

А.Алиш “Килделәр” хикәясе.

( 2 кисәк)

1

А.Алиш биографиясен белү. Хикәяне укып анализлау.


10.02


42

С.Хәким. “Колын” шигыре.

С.Хәким музеена сәяхәт.

1

Язучы биографиясен белү. Сугыш фаҗигаләренең хайваннарга да зыян китерүе турында сөйләшү.


12.02


43

Бсү. Л.Лерон. “Фашист очып үтте” шигыре. ( 2 кисәк)

1

А.Пластов. “Фашист самолеты очып узды” картинасы.


17.02


44

Р.Харис. “Ветеран дәфтәрләр” шигыре. ( 2 кисәк) Тест.

1

Метафора. Сугыш чоры әдәбияты турында өйрәнгәннәрне кабатлау.”Кем ул ветеран ?” сорвына җавап бирү.


19.02


Сугыштан соңгы чор әдәбияты

45

Ф.Хөсни. “Чыбыркы” хикәясе.

1

Язучы биографиясен белү. “Чыбыркы” хикәясен укып анализлау. Гаиләдә, урамда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре.


24.02


46

Ф.Хөсни. “Чыбыркы” хикәясе.

1

“Чыбыркы” хикәясен укып анализлау. Гаиләдә, урамда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре.


26.02


47

Роб. Әхмәтҗанов. “Солдатлар” шигыре. ( 2 кисәк)

1

Язучы биографиясен белү. Шигырьләрне укып анализлау. Ф.Әхмәдиев язган җырны тыңлау.


03.03


48

Н.Дәүли. “Бәхет кайда була?” шигыре

1

Язучы биографиясен белү. Шигырьне укып анализлау


05.03


49

Н.Дәүли. “Кар нинди җылы” хикәясе.

( 2 кисәк)

1

Бала психологиясенең катлаулыгын, тирәнлеген ачыклау.


10.03


50

Ф. Яруллин. “Зәңгәр күлдә Ай коена” әкияте.

1

Язучы биографиясен белү .Әкиятне укып анализлау.


12.03


51

Кеше кайчан бәхетле була?

( 2 кисәк)

1

Р.Вәлиева “Бәхет”, Ф.Яруллин. “Бөтенесе кирәк” шигырьләре


17.03


Туган ил, туган як турында

52

Н.Исәнбәт.”Туган ил” шигыре, туган як турында картиналар.

1

Язучы биографиясен белү. Шигырьне укып анализлау.


19.03


IV чирек – 18 сәгать

53

Э.Шәрифуллина һәм Г.Зәйнашеваның туган якка багышланган шигырьләре.

( 2 кисәк)

1

Э.Шәрифуллина һәм Г.Зәйнашеваның туган якка багышланган шигырьләрен укып анализлау.


Ф.Мөхәммәтова

Шигырьләре

31.03


54

Н.Мадьяров. “Сиңа кайттым, гүзәл туган җирем” шигыре. Туган як турында картиналар.

1

Н.Мадьяров биографиясен белү. Шигырьне укып анализлау.


02.04


55

С.Хәким. “Бер горурлык хисе”, “Башка берни дә кирәкми” шигырьләре. ( 2 кисәк)

1

С.Хәким шигырьләрен укып анализлау,туган якның кирәклеген, матурлыгын аңлау. Лирик герой. Строфа.


07.04


56

Ф.Садриев. “Тургай ни дип җырлый?” әсәре.

1

Туган якларына кайту өчен, кошларның авыр юл үтүләрен әдәби әсәр аша күзаллау.


09.04


57

Р.Вәлиева. “Табигать баласына” шигыре.

1

Р.Вәлиева биографиясенә белешмә.“Табигать баласына” шигырен укып анализлау.


14.04


58

М.Әгъләмов. “Матурлык минем белән” шигыре.

1

М.Әгъләмов биографиясенә белешмә. “Матурлык минем белән” шигырен укып анализлау.


16.04


59

Туган як турында шагыйрьләр.

( 2 кисәк)

1

Шигырьләрне укып анализлау.

Якташ язучылар иҗаты

21.04


60

Бсү. Шишкин наратлары.

( 2 кисәк)Тест.

1

К.Сибгатуллин. “Шишкин наратлары” шигыре, И.Шишкин картинасы.


23.04


Тәрҗемә әсәрләр

61

А.Платонов. “Ягъфәр бабай” әсәре.

1

А.Платонов. “Ягъфәр бабай”хикәясенең тәрҗемәсе белән танышу.


28.04


62

Д.Родари.”Әбинең кошчыклары” хикәясе. ( 2 кисәк)

1

Картлар йортындагы әби-бабайларның тормышы белән танышу.


30.04


63

А.Экзюпери. Нәни прин” әсәре.

( 2 кисәк)

1

А.Экзюпериның төп профиссиясе очучы булуы, аның сугышта һәлак булуы. Р.Вәлиев. “Балачак илчесе” әсәре.


05.05


Шагыйрь һәм язучылар иҗатында юмор

64

А.Гыймадиев хикәяләре.

1

А.Гыймадиев “Телефонлы кәҗә”, Интернетта ALF” хикәяләре. Юмор төшенчәсе. Язучы биографиясе.


07.05


65

А.Гыймадиев хикәяләре. “Дианаларда кунакта” хикәясе. ( 2 кисәк)

1

“Дианаларда кунакта” хикәясен укып анализлау.


12.05


66

Шәүкәт Галиев шигырьләре.

( 2 кисәк)

1

“Борау”, “Эш кушып булмый” шигырьләрендә юморның бирелеше.


14.05


67

Л.Лерон. “Зөһрә кыз – безнең авылдан” хикәясе.

1

Хикәяне укып анализлау.


19.05


68

Л.Лерон. “Песи булсаң иде” шигыре.

( 2 кисәк)

1

“Песи булсаң иде” шигыре( пародия)


21.05


69

Р.Миңнуллин һәм Р.Корбан иҗатларында юмор. ( 2 кисәк)

1

Р.Миңнуллин һәм Р.Корбан иҗатларында юмор бирелешен өйрәнү.


26.05


70

Ел буе үткәннәрне йомгаклау. Ф.Яруллин. “Җыр калдырыйк” шигыре. ( 2 кисәк)Тест.

1

Ел буена өйрәнгәннәрне кабатлау, белемнәрне ачыклау, тест эшләү.


28.05



Кулланылган әдәбият исемлеге.

1. Әдәбият белеме сүзлеге / төз.-ред.А.Г.Әхмәдуллин. Ка­зан: Татар. кит. нәшр., 1990.

2. Әдәбият белеме. Терминнар һәм төшенчәләр сүзлеге. — Казан: Мәгариф, 2007.

3. Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек.2 томда төз. Р. Даутов. Р. Рахмани. — Казан: Татар, кит, нәшр.. 2009.

4. Әхмәтҗанов М.И. XVIII гасыр татар әдәбияты: поэзия. — Казан: Дом печати, 2006.

5.Габдулла Тукай әсәрләре: сүзлек-белешмәлек/төз. З.Рәмиев, З.Шәйхелисламов.- Казан:Тат.кит.нәшр., 2012.

6. Заһидуллина Д.Ф. Урта мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы: Методик кулланма. — Казан: Мәгариф, 2000.

7 Заһидуллина Д.Ф. Яңа дулкында (1980—2000 еллар татар прозасында традицияләр һәм яңачалык). — Казан: Мәгариф, 2006.

8.Заһидуллина Д.Ф., Йосыпова Н.М. XX гасыр татар әдә­бияты тарихы: дәреслек. 2 томда. — Казан: Казан университеты, 2011.

9. Исәнбәт Н.С. Татар халык мәкальләре. 3 томда. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2010.

10. Исәнбәт Н.С. Татар теленең фразеологик сүзлеге. 2 том­да. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1989, 1990.

11. Исмәгыйль Н.Ф. (Нәҗип Нәкъкаш). Гыйбрәтле хикәятләр: Борынгы татар прозасы (XVIII—XIX). — Казан: Татар. кит. нәшр.. 2004.

12.Мәхмүтов Х.Ш. Канатлы сүз — хикмәтле сүз: этимологик сүзлек. — Казан: Мәгариф, 199.

13. Мәхмүтов Х.Ш. Гыйбарәләр тарихыннан сәхифәләр: эти­мологик сүзлек. — Казан: ИЯЛИ АН РТ, 2008.

14. Миңнегулов Х.Й. Гасырлар арасында уйланулар. — Казан: Татар.кит.нәшр., 2010.

15. Миңнегулов Х.Й. Гасырлар өнен тыңлап... — Казан:Мәгариф, 2003.
16. Саттаров Г.Ф. Исемең матур, кемнәр куйган? Казан: Татар. кит. нәшр., 1989.

17. Татар әдәбияты тарихы. 6 томда. — Кааан: Татар.кит. нәшр., 1983. — 2001.

18. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. 3 томда. Казан: Та­тар, кит. нәшр., 1977, 1979, 1981.

19.Татар теленең орфографик сүзлеге / Ганиев Ф. А. Казан: Раннур, 2002.

20.Татар хикәясе антологиясе: Егерменче гасыр / төз. М. Хуҗин. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2001.

21.Татар шигърияте: 1080 2000 еллар. Казан: Мәгариф, 2003. 352 б.

22. Татарстан язучылары әдәби премия лауреатлары. — Казан: Татар. кит. нәшр., 201 I.

23. Татарча-русча сүзлек. 2 томда. Казан: Мәгариф, 2007.

24. «Мәгариф» нәшрияты чыгарган «Хәзинә» сериясе: Ул дәрья да бу дәрья: Борынгы әдәбият. — Казан: Мәгариф, 1999. 343 б.

26.Сүз эчендә хикмәт бар: Татар халык иҗаты. — Казан: Мәгариф, 1999.

27.Карурманны чыккан чакта: XIX гасыр әдәбияты. — Казан: Мәгариф, 2001.

28.Ил корабын җил сөрә: XX йөз башы татар поэзиясе. — Казан: Мәгариф, 2001.

29.Сызылып, моңланып таң ата: XX йөз башы татар прозасы. — Казан: Мәгариф, 2002.

30.Сөюләрең чыннан булса...: XX йөз башы татар драматур­гиясе. — Казан: Мәгариф, 2003.

31.Сәлам сиңа, тормыш!: Татар совет әдәбиятының 20— 30 нчы еллар поэзиясе. — Казан: Мәгариф, 2004.

32.Кызыл чәчәкләр: Татар совет әдәбиятының 20—30 нчы еллар прозасы. — Казан: Мәгариф, 2003.

33.Ал яулык, зәңгәр шәл: Татар совет әдәбиятының 20— 30 нчы еллар драматургиясе. — Казан: Мәгариф, 2005.

34.Каеннар сары иде...: Ватан сугышы чоры әдәбияты. Казан: Мәгариф, 2004.

35. “Әдәбият” предметын укыту үзенчәлекләре. – Казан, 2014.


Күрсәтмә һәм таратма материаллар: тестлар, портретлар, презентацияләр, картиналар

Электрон ресурслар: «Бала» китапханәсе, «Татар мульт­фильмнары», мультимедиа укыту программалары; электрон китапханә; татар сайтлары (belem.ru; tatarile.org.com); аудио һәм видео әсбаплар:

- Габдулла Тукай. Энциклопедия. Дисклар коллекциясе.

- Шигърият бакчасында. Татар әдәбияты дәресләренә фонохрестоматия (5—11 сыйныфлар).Төзүчесе: Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Республика мәгълүмат-методик тәэмин итү һәм мәгариф өлкәсендә контроль үзәгенең төп белгече Газимҗанова Р.Г.

- Классик әдәбиятыбыз үрнәкләре. Татар әдәбияты дәрес­ләренә фонохрестоматия. (5 -11 сыйныфлар). Төзүчесе: Газимҗанова Р.Г.

- Язучыларыбызның чыгышлары һәм алар турында истә­лекләр. Татар әдәбияты дәресләренә фонохрестоматия. (5— 11 сыйныфлар). Төзүчесе: Газимҗанова Р.Г

- Язучылар, композиторлар һәм рәссамнар чыгышлары,алар турында истәлекләр. Татар әдәбияты дәресләренә (фонох­рестоматия. (5—11 сыйныфлар). Төзүчесе: Газимҗанова Р.Г.

- Гаяз Исхакый. Тормыш юлы Һәм иҗаты. Мультимедиа басма.

- Фәнис Яруллин. Тормышы һәм иҗатына багышланган методик әсбап. Мультимедиа басма.

- Габдулла Тукай. Интерактив мультимедиа уку- укыту әс­бабы.

- 5 нче сыйныф дәреслегенә фонохрестоматия.2014.


17


Автор
Дата добавления 30.11.2015
Раздел Другое
Подраздел Рабочие программы
Просмотров428
Номер материала ДВ-214956
Получить свидетельство о публикации

"Инфоурок" приглашает всех педагогов и детей к участию в самой массовой интернет-олимпиаде «Весна 2017» с рекордно низкой оплатой за одного ученика - всего 45 рублей

В олимпиадах "Инфоурок" лучшие условия для учителей и учеников:

1. невероятно низкий размер орг.взноса — всего 58 рублей, из которых 13 рублей остаётся учителю на компенсацию расходов;
2. подходящие по сложности для большинства учеников задания;
3. призовой фонд 1.000.000 рублей для самых активных учителей;
4. официальные наградные документы для учителей бесплатно(от организатора - ООО "Инфоурок" - имеющего образовательную лицензию и свидетельство СМИ) - при участии от 10 учеников
5. бесплатный доступ ко всем видеоурокам проекта "Инфоурок";
6. легко подать заявку, не нужно отправлять ответы в бумажном виде;
7. родителям всех учеников - благодарственные письма от «Инфоурок».
и многое другое...

Подайте заявку сейчас - https://infourok.ru/konkurs


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ


Идёт приём заявок на международный конкурс по математике "Весенний марафон" для учеников 1-11 классов и дошкольников

Уникальность конкурса в преимуществах для учителей и учеников:

1. Задания подходят для учеников с любым уровнем знаний;
2. Бесплатные наградные документы для учителей;
3. Невероятно низкий орг.взнос - всего 38 рублей;
4. Публикация рейтинга классов по итогам конкурса;
и многое другое...

Подайте заявку сейчас - https://urokimatematiki.ru

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх