Инфоурок / Другое / Рабочие программы / Рабочая программа по татарской литературе (тат. гр.) для 6 класса
Только сейчас Вы можете пройти дистанционное обучение на курсах повышения квалификации прямо на сайте "Инфоурок" со скидкой 40%. По окончании курсов Вы получите печатное удостоверение о повышении квалификации установленного образца (доставка удостоверения бесплатна).

Открыт приём заявок на новые курсы повышения квалификации:

- «Профилактическая работа в ОО по выявлению троллинга, моббинга и буллинга среди подростков» (108 часов)

- «Психодиагностика в образовательных организациях с учетом реализации ФГОС» (72 часа)

- «Укрепление здоровья детей дошкольного возраста как ценностный приоритет воспитательно-образовательной работы ДОО» (108 часов)

- «Профориентация школьников: психология и выбор профессии» (108 часов)

- «Видеотехнологии и мультипликация в начальной школе» (72 часа)

- «Патриотическое воспитание дошкольников в системе работы педагога дошкольной образовательной организации» (108 часов)

- «Психолого-педагогическое сопровождение детей с синдромом дефицита внимания и гиперактивности (СДВГ)» (72 часа)

- «Использование активных методов обучения в ВУЗе в условиях реализации ФГОС» (108 часов)

- «Специфика преподавания русского языка как иностранного» (108 часов)

- «Экологическое образование детей дошкольного возраста: развитие кругозора и опытно-исследовательская деятельность в рамках реализации ФГОС ДО» (108 часов)

- «Простые машины и механизмы: организация работы ДОУ с помощью образовательных конструкторов» (36 часов)

- «Федеральный государственный стандарт ООО и СОО по истории: требования к современному уроку» (72 часа)

- «Организация маркетинга в туризме» (72 часа)

Также представляем Вашему вниманию новый курс переподготовки «Организация тренерской деятельности по физической культуре и спорту» (300/600 часов, присваиваемая квалификация: Тренер-преподаватель).

Смотреть список всех 216 курсов со скидкой 40%

Рабочая программа по татарской литературе (тат. гр.) для 6 класса

библиотека
материалов

Каралды”

Методик берләшмә җитәкчесе:

__________ Шәйхетдинова Ф.Н.

Беркетмә №1,

26” август 2016 ел.

Килешенде”

Укыту эшләре буенча директор урынбасары: _________ Сәгъдиева Р.Ф.

29” август 2016 ел.

Раслыйм”

Директор:

_________Вахитова М.Ә.

Приказ №

01”сентябрь 2016 ел.




6 нчы А сыйныфы өчен

татар әдәбиятыннан эш программасы




Төзүче: Шәрифҗанова Ф.К.,

татар теле һәм әдәбияты укытучысы



Педагогик киңәшмә

утырышында каралды

Беркетмә № 1,

« 29 » август 2016 ел






2016-2017


ЭШ ПРОГРАММАСЫ


Аңлатма язуы

Эш программасы «Рус телендә гомуми төп һәм урта белем бирү мәктәпләренең татар сыйныфлары (VIX сыйныфлар) өчен татар әдәбиятыннан үрнәк программа» (Ф.X. Җәүһәрова, К.С. Фәтхуллова. Казан, 2013) һәм «Рус телендә гомуми төп һәм урта белем бирү оешмаларының татар сыйныфлары өчен татар әдәбиятыннан программа» (Төзүче-авторлар: Ф.Ф. Хәсәнова, Г.М. Сафиуллина, М.Я. Гарифуллина), 6 нчы сыйныф өчен Ф.Ф. Хәсәнова, Г.М. Сафиуллина, М.Я. Гарифуллиналар эшләгән (Казан, Мәгариф ‒ Вакыт, 2014), Татарстанның Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән дәреслеккә нигезләнеп төзелде.

Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына әдәбият укытуның төп максаты һәм бурычлары

  1. Укучының татар әдәби телен үзләштерүенә, текстны аңлап, сәнгатьле итеп, йөгерек укуына, дөрес яза белүенә, әдәби тел формаларын саклап, төрле темаларга иркен сөйләшүенә ирешү, матур әдәбият әсәрләрен мөстәкыйль уку күнекмәләре формалаштыру, телдән һәм язма сөйләмнәрен үстерү.

  2. Балаларны гомумән татар әдәбияты, халык авыз иҗаты, татар халкының җыр-музыкасы, сынлы сәнгате белән таныштыру, күренекле язучылар һәм ал арның әсәрләрен үзләштерүләренә ирешү, матур әдәбият әсәрләрен (яки әдәби әсәрләрдән өзекне) укып үзләштерү, алар турында үз фикерләрен әйтергә өйрәтү.

  3. Әдәби-теоретик төшенчәләрне аңлату һәм кулланырга өйрәтү.

  4. Укучыларга татар халкының килеп чыгышы, тарихи язмышы, милләттәшләребез тормышы турында мәгълүмат бирү.

  5. Халык тарихын һәм мирасын өйрәнү аша укучыларда Ватанга, халыкка, туган телгә мәхәббәт, олыларга, кечеләргә һәм гомумән кешегә ихтирам, мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек тәрбияләү. Эстетик тәрбия бирү, табигатькә сакчыл, мәрхәмәтле караш булдыру.

  6. Татар, рус һәм башка халыклар әдәбиятларын чагыштырып карау күнекмәләрен үстерү.

  7. Әдәби әсәрләрне өйрәнү барышында укучыларны сәнгатьле уку алымнарына өйрәтү дә әһәмиятле. Бу җәһәттән эш түбәндәге юнәлешләрдә алып барыла:

  • татар теленең үзенчәлекле авазларын әйтү күнекмәләре булдыру;

  • сүз басымын дөрес куя белү;

  • логик басымны дөрес куя белү;

  • җөмләне фразаларга бүлү һәм дөрес пауза белән уку;

  • тавышны дөрес төшерә һәм күтәрә белү, ягъни интонацияне дөрес куллану күнекмәләре булдыру һ. б.

Программада ятлау өчен әсәрләр тәкъдим ителә, укучыларның уку сыйфатын билгеләү максатында, әдәби әсәрләр белән эшләүгә, әдәбият теориясеннән белем-күнекмәләр булдыруга таләпләр бирелә. Матур әдәбиятны төрле яклап өйрәнү һәм үзләштерү укучыларның сөйләм һәм язу күнекмәләрен камилләштерергә ярдәм итә. Шуңа күрә урта белемгә ия булган яшьләр ана телендә ачык фикерли, иркен сөйләшә, дөрес яза белергә тиеш.


УКУ ПРЕДМЕТЫНЫҢ ГОМУМИ ХАРАКТЕРИСТИКАСЫ


Бар­лыгы

Ат­на­га

Теоретик материал

СТУ

Бәй­ләнешле сөйләм үстерү

Шул исәптән сочине­ние

35

1

Теоретик материал.

Җыр жанры, йола һәм уен-бию, тарихи, лирик озын, кыска җырлар.

Поэтика: юмор, сатира. Ирония турында төшенчә бирү. Афоризм. Инверсия. Эстетик категория буларак матурлык төшенчәсе. Назым-шигырь. Строфа, бәет строфасы. Портрет, пейзаж, конфликт, персонаж, образ, пьеса.

Жанрлар: хикәя, новел­ла, повесть, поэма, эпик һәм лирик поэма, дастан, баллада, бәет. Балет. Автор-хикәяләүче, хикәяләүче автор, лирик герой, хикәяләүче герой.

2

4

2


Укыту фәненең уку планында тоткан урыны

Укыту планында каралганча, татар әдәбияты дәресләре өчен эш программасы атнага 1 сәгать исәбеннән елга 35 сәгатькә төзелде.

Укытуның көтелгән нәтиҗәләре

  • сүз сәнгатенең образлы табигатен тою;

  • өйрәнгән әдәби әсәрнең эчтәлеген аңлау;

  • классик әдипләрнең (Х. Такташ, Ш. Маннур, М. Гафури, Ә. Еники, М. Мәһдиев) биографик белешмәләре;

  • өйрәнгән әдәби-теоретик төшенчәләрне истә калдыру;

  • әдәби текстны кабул итү һәм анализлау;

  • әдәби текстның мәгънәви өлешләрен аерып чыгару, укылган буенча тезислар һәм план төзү;

  • әдәби әсәрнең төрен һәм жанрын ачыклау;

  • укыган әсәрнең темасын, проблемасын билгеләү;

  • геройларга характеристика бирү;

  • сюжет, композиция үзенчәлекләрен, махсус сурәтләү чараларының ролен ачу;

  • әдәби әсәрдәге эпизодларны һәм геройларны чагыштыру;

  • укылганга үзеңнең мөнәсәбәтеңне белдерү;

  • әсәрне (өзекне) сәнгатьле итеп уку;

  • кабатлап сөйләүнең төрләреннән файдалану;

  • өйрәнелгән әсәргә бәйле рәвештә, телдән һәм язмача фикер белдерү;

  • укылган әсәр буенча фикер алышуда катнашу, фикерне дәлилли белү;

  • татар әдәби теленең нормаларына нигезләнеп, кирәкле темага телдән һәм язмача бәйләнешле текст төзү;

  • эстетик зәвыкка туры килә торган әдәби әсәрләрне сайлау һәм аларны бәяләү;

  • аерым автор, аның әсәре, гомумән әдәбият турында кирәкле мәгълүматны белешмә әдәбият, вакытлы матбугат, Интернет чаралары һ.б. аша эзләү.

Шәхескә кагылышлы нәтиҗәләр

  • шәхеснең әхлакый-рухи сыйфатларын камилләштерү, күпмилләтле илебезгә карата ярату хисләре, татар әдәбиятына һәм башка халыклар әдәбиятына, мәдәниятенә ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләү;

  • төрле мәгълүмат чараларын танып-белү һәм аралашу мәсьәләсен хәл иткәндә (сүзлекләр, энциклопедия, Интернет ресурслар һ.б.) куллану;

  • активлыкка, мөстәкыйль фикер йөртүгә, акыл эшчәнлегенә һәм рухи эшчәнлеккә өйрәтү, шәхес буларак формалашуны дәвам итү;

  • үзең белән идарә итүгә юнәлдерелгән белем һәм күнекмәләрне тормышның төрле шартларында куллана белергә өйрәнү, тормышта үз урыныңны күзаллый башлау;

  • милли горурлык, гражданлык хисләре формалаштыру;

  • әхлак нормаларын, җәмгыятьтә яшәү кагыйдәләрен үзләштерү.

Метапредмет нәтиҗәләре

  • проблеманы аңлый белү, гипотеза чыгару, материалны төзү, үз фикереңне раслау өчен дәлилләр сайлый белү, телдән (диалогик, монологик) һәм язма сөйләмдә сәбәп-нәтиҗә бәйләнешен аерып алу, нәтиҗәләрне формалаштыру;

  • укучының үз эшчәнлеген мөстәкыйль рәвештә оештыра белүе, бәяләү, үзенең кызыксынучанлык өлкәсен билгеләве;

  • төрле мәгълүмат чаралары белән эшли, кирәкле мәгълүматны таба, анализлый һәм үз эшчәнлегендә куллана белүе;

  • әдәбиятны музыка, рәсем сәнгате белән бәйләп, сүз сәнгатенең кыйммәтен күрсәтү, матурлыкны танырга өйрәтү;

  • әдәбиятны тел белеме белән бәйләп, әдәби әсәр теленең үзенчәлекләрен, әсәр стилен җиткерү;

  • татар әдәбиятын рус әдәбияты, башка халыклар әдәбиятлары белән бәйләп укытып, әдәбиятлар арасындагы уртак проблемаларны, уртак кыйммәтләрне күрсәтү аша, дөнья культурасы белән таныштыру;

  • әдәбиятны тарих, җәмгыять белеме, экология предметлары белән бәйләп, дөнья, яшәү, табигать, кешелек җәмгыяте турында күзаллау формалаштыру.

Коммуникатив УУГ (КУУГ):

  • төрле фикерләрне исәпкә алып эш итү;

  • үз фикерен тексттан өземтәләр китереп дәлилли белү;

  • бер фикер кабул иткәнче, төрле җавапларны тыңлау, чагыштыру, нәтиҗә ясау;

  • күмәк эш вакытында, бигрәк тә фикер агышлары төрле булганда, бер фикергә килә белү;

  • укылган, тыңланган әсәрләр буенча сораулар бирә алу;

  • үз эшен контрольдә тоту, иптәшләренә ярдәм итү;

  • коммуникатив күнекмәләрнең кеше тормышындагы ролен билгеләү;

  • үз фикерләрен телдән һәм язма формада җиткерә белү;

  • башкаларны тыңлый, кирәк булганда үз фикерләрен үзгәртә алу;

  • иптәшләре каршында төрле темаларга чыгыш ясау;

  • бергәләп эшләгәндә бердәм карар кабул итә белү;

  • текст буенча сораулар куя белү.

Предмет нәтиҗәләре

Танып-белү өлкәсендә:

  • төрле жанрдагы әдәби әсәрләрне аңлап һәм иҗади уку;

  • сәнгатьле уку;

  • шигъри кабатлап сөйләүнең төрле төрләреннән файдалану (тулы итеп, кыскача, сайлап, аңлатмалар белән, иҗади бирем белән);

  • текстларны яисә чәчмә әсәрдән өзекләрне яттан өйрәнү;

  • әсәрләрне анализлау һәм шәрехләү;

  • план тезү;

  • әдәби әсәрләр буенча һәм тормыштан алган фикер-карашларга, хис-кичерешләргә нигезләнеп, тулы яки мини сочинение язу;

  • укучыларны иҗади эшчәнлеккә тарту, проект эшләре белән кызыксындыру;

  • татар һәм башка халыклар фольклорында, Россия һәм чит ил классиклары иҗатында төп проблемаларны аңлау;

  • әдәби әсәрләрнең чор һәм язылышы арасындагы бәйләнешен, аларда салынган вакыт, шәхси кыйммәтләр, аларның яңача яңгырашын аңлау;

  • әдәби әсәрләрне анализлау, аларның билгеле бер жанрга каравын, теманы аңлау һәм формалаштыру, идеясен тотып ала белү;

  • әдәби әсәрнең әхлакый ягын дөрес чамалау;

  • геройларга характеристика бирү, төрле әсәрдәге бер яки берничә герой белән чагыштыра белү;

  • композиция, сюжет элементларын, телнең сурәтләү чараларын, аларның әсәр эчтәлеген ачкандагы ролен ачыклау;

  • әдәби әсәрне анализлаганда гади әдәби терминология куллану;

  • өстәмә белем чыганакларыннан язучыларның тормышы һәм иҗаты турында мәгълүмат алу;

  • татар әдәбиятының һәм сәнгатенең күренекле вәкилләре, аларның иҗаты турында белү;

  • әдәби әсәрне, язучы иҗатын мөмкин кадәр мөстәкыйль анализлау, чор белән бәйләү өчен кирәкле булган тарихи, сәяси һ.б. мәгълүматлар бирү.

Әхлакый кыйммәтләр юнәлеше өлкәсендә:

  • татар әдәбияты һәм мәдәниятенең әхлакый һәм рухи кыйммәтләрен үзара якынайту, башка халыкларныкы белән чагыштыру;

  • татар әдәбиятына үз мөнәсәбәтен формалаштыра, бәяли белү;

  • өйрәнелгән әдәби әсәрләргә аерым очракларда үзгәреш кертә алу;

  • автор карашын, мөнәсәбәтен аңлау.

Коммуникатив өлкәдә:

  • төрле жанрдагы әдәби әсәрләрне ишетеп кабул итү, аңлаешлы уку, эчтәлекне дөрес аңлау;

  • чәчмә әсәрләрне яки өзекләрне татар теленең әдәби чараларын һәм цитаталарын кулланып сөйли белү, укыган яки ишеткән текст буенча сорауларга җавап бирү, телдән төрле типтагы монолог, диалоглар төзү, әңгәмә кору;

  • бирелгән темага, укылган әсәр темасы, проблемасына сочинение, сыйныф яки өйгә бирелгән иҗади эшләр, гомуммәдәният темаларына проект эшләре башкару.

Эстетик өлкәдә:

  • әдәбиятның образлы дөньясын сүз сәнгате күренеше буларак аңлау, әдәби әсәрләрнең эстетик ягын кабул итү, әсәрләрдән рухи тәм табу;

  • сүзнең эстетик вазифасын, әдәби образлар тудырганда сурәтләү көчен аңлау.


МЕТОДИК АҢЛАТМАЛАР

  1. Әдәби сүзлек дәреслек ахырында бирелә.

  2. Дәреслектәге шартлы билгеләр укытучыга укучылар белән эшне дөрес планлаштырырга, ә укучыларга мөстәкыйль рәвештә дәреслектә ориентлашырга мөмкинлек бирә.

  3. Балаларны әсәрләрнең авторлары белән таныштыру максатыннан, әдипләрнең портретлары һәм ал арның тормышы турында кыскача фактик материаллар, алар турында башка язучы һәм галимнәр фикерләре бирелде.

  4. Татар әдәбияты белән кызыксынуларын үстерү өчен, кызыклы мәгълүматлар тупланды.

  5. Рәссамнарның картиналары белән танышкан вакытта, укучыларның сөйләм телләрен, күзәтүчәнлекләрен, матурлыкка соклана белү хисләрен, гади генә предметны да образлы итеп күрә белүләрен үстерергә, музейлар, картиналарның язылу тарихы, эшләнеш алымы турында кыскача мәгълүмат бирергә кирәк.

  6. Балаларны татар язучылары музейлары белән таныштыру максатыннан, әдәби музейлардан фоторепортаж бирелде, адреслары күрсәтелде.

  7. Дәрес өчен материал күп. Көчле укучылар белән эш оештыру өчен, укытучының барлык мөмкинлекләре дә бар. Дәреслекнең 2 нче кисәгендә дә җитәрлек әсәрләр сайланды. Укытучыга башка чыганаклардан өстәмә әсәрләр эзләмәскә дә була. Күрсәтелгән барлык материалларны эшләп бетерү мәҗбүри түгел, сыйныфның әзерлек дәрәҗәсенә карап, укытучы үзе сайлап ала. Дәрестә бирелгән материал күп дип уйлаганда, биремнәрне төрле әзерлектәге укучыларга, сайлап, мөстәкыйль эш итеп бирсәң дә була.

  8. Сәнгать әсәрләренең берсе булган музыка белән танышу, тыңлау аны әдәби һәм сынлы сәнгать әсәрләре белән чагыштырырга мөмкинлек бирә, образлы фикерләү сәләтләрен үстерә.

  9. Сәнгатьле укырга өйрәткәндә дәреслек кушымтасы булган CD дискларны файдалану күздә тотыла, электрон дәреслек тә әзерләнә.

  10. Дәресләр ахырында укытучы өчен өстәмә материал бирелде. Һәр дәрескә язылган технологик карталарның мотивация өлешендә, татар теле турында шагыйрьләр шигырьләрен укы тучы үзе укый. Бу ‒ туган тел белән кызыксыну уятуны күздә тотып эшләнде.

  11. Өй эшләре, сайлап алу өчен, берничә вариантта бирелде.


6 НЧЫ СЫЙНЫФТА ПРОГРАММА МАТЕРИАЛЫНЫҢ СӘГАТЬЛӘРГӘ ЯКЫНЧА БҮЛЕНЕШЕ


Тема/ эчтәлек

Укучылар эшчәнлеге яки укыту эшчәнлеге төрләре

Контроль төре

Үзләштерелгән материал буенча көтелгән нәтиҗәләр

Кайсы китап, ничәнче битләр?

Үтәлү вакыты

Халык авыз иҗаты (2 сәгать)

1

Халык җырлары. Фәнис Яруллин. «Җыр». Җыр турында галимнәр фикере.



Халык авыз иҗаты турында гомуми мәгълүмат бирү, Халык җырларын тыңлау

Дәрестән тыш уку өчен әсәрләр исемлеген яздыру.

Яңа төшенчәләр белән таныштыру, мәгълүмат бирү

1 нче кисәк, 5‒8 нче битләр

9.09


2

Йола һәм уен җырлары. Тарихи җырлар. Татар халык җырлары. Җыр турында татар

җырчылары фикере. Иҗади эш. Проект эше.

Халык авыз иҗаты турында гомуми мәгълүмат бирү, Халык җырларын тыңлау

Өстәмә материаллар белән эшләү

Яңа төшенчәләр белән таныштыру, мәгълүмат бирү

1 нче кисәк, 10‒13 нче битләр

16.09


Борынгы әдәбият үрнәкләре (1 сәгать)

3

Йосыф Баласагунлы һәм «Котадгу белек» по­эмасы турында. «Котадгу белек» (поэмадан озек). «Тел турында.

Укытучы сүзе, укучыларның чыгышлары проблемалы ситуацияләрне

анализлау, укучыларның чыгыш ясаучылар сораулары, сорауларга җавап табу, фикер алышу, нәтиҗәләр чыгару. Үз белемеңне тикшерү.

Нәтиҗә ясау

Урта гасырларда татар әдәбиятының үсеш

юллары. Андагы төп мотив һәм тенденцияләр. Урта гасыр гуманизмының үзенчәлекләре. Кешене, аның җирдәге урынын һәм яшәү мәгънәсен аңлауда әдәбиятта үсеш баскычлары.

1нче кисәк, 14‒15 нче битләр

23.09


XVIII йөз әдәбияты (1 сәгать)

4

Габдерәхим Утыз Имәни турында.

Габдерәхим Утыз Имәни. «Гыйлемнең өстенлеге турында».

Габдерәхим Утыз Имәни. «Татулык турында». Проект эше.

Мөхәммәдшәриф Габдрәшит улы. «Кәҗә бәете». Бәет турында төшенчә.


Әңгәмә, сөйләү, әсәрнең өлешләрен анализлау, стиль үзенчәлекләрен тикшерү.

Шигырьләре, аларда гыйлемгә һәм мәгърифәткә хөрмәтле караш чагылу, кешене олылау, фикер хөрлеген яклау.


1 нче кисәк, 16‒18 нче битләр

30.09


XIX йөз әдәбияты (1 сәгать)

5

XIX йөз әдәбияты. Габделҗаббар Кандалый турында. Габделҗаббар Кандалый. «Мулла белән абыстай». Юмор һәм сатира.

Эзләнү ысулы: эзләнүчән әңгәмә, шигырьләрне автор артыннан бару юлы белән анализлау, сәнгатьле уку, эчтәлеген сөйләү, нәтиҗәләр чыгару.

Сорау-биремнәргә җавап эзләү.

Г.Кандалыйның алга таба иҗатында дөньяви мәхәббәтнең төп темага әверелүе. Кандалый мәгърифәтчелегенең үзенчәлекләре, анда демократик омтылышларның чагылышы.

1 нче кисәк, 19‒22 нче битләр

7.10


XX йөз әдәбияты (8 сәгать)

6

Габдулла Тукай. «Туган авыл». Арчадагы Әлифба музее.

Таблица төзү

Тормыш юлын сөйли белү

Алдагы сыйныфларда шагыйрь турында өйрәнгәннәрне тирәнәйтү

Шагыйрьнең туган авылына мәхәббәте

1 нче кисәк, 24 нче бит, 146‒148 нче битләр.

14.10


7-

8

Габдулла Тукай. «Шүрәле». Поэма жанры. «Шүрәле» балеты турында.

Мифлар турында сөйләшү. Поэманың 1 нче бүлеген сәнгатьле укырга өйрәнү

Сорау.

Мөстәкыйль эш.

Сәнгатьле уку, сөйли алу.

Поэманың әкиятләр җирлегендә иҗат ителүен белү.

1 нче кисәк, 25‒33 нче битләр

21.10

28.10


9

Габдулла Тукай. «Исемдә калганнар».

Йөгерек уку

күнекмәләре булдыру

(уку тизлеген тикшерү). Балачак хатирәләренең онытылмаслык булуы турында әңгәмә. Интерактив китап белән эш. 1 нче бүлек буенча эшләү.

Тест биремнәре эшләү

Г.Тукайның биографиясендәге төп моментлар турында мәгълүматлы булу.


ӘТ: Биография һәм автобиография турында төшенчә.

1 нче кисәк

11.11


10

Г.Тукай "Исемдә калганнар", әсәрне анализлау

5 нче бүлекне сәнгатьле уку, укылган өлешнең сюжетын кыскача бәян итү.

Тест биремнәре эшләү

Ятим балага төрлечә мөнәсәбәт.

1 нче кисәк, 33‒40 нчы битләр

18.11


11

Мәҗит Гафури турында. Уфада Мәҗит Гафуриның мемориаль музей-йорты.

Текстны уку, сорауларга җавап бирү, сүзлекләр белән эшләү.

Хронологик таблица төзү

Язучының тормыш юлы. Мәҗитның мемориаль музеййортына виртуаль экскурсия

1 нче кисәк, 40 нчы бит, 142‒144 нче битләр

25.11


12

һади Такташ. «Мокамай». Лирик герой.

.Сәнгатьле һәм дөрес уку күнекмәләре булдыру, сурәтләү чараларын табу, сорауларга җавап бирү Милләтләр арасындагы дуслыкны Туган илне сакларга әзер тору аша күрсәтү. Шигырьгә тулы анализ ясау, автор фикерен билгеләү.




Укуның төрле формаларын файдалану, сәнгатьле уку

күнекмәләрен үстерү

Кечкенәдән алынмаган тәрбиянең зурайгач төзәтә алмаслык хаталарга китерүе.

Сыйнфый көрәш елларында үзенә дөрес юл табучылар һәм адашып калучылар язмышы. Лирик

геройның

Мокамайга мөнәсәбәте.

1 нче кисәк, 47‒52 нче битләр

2.12


13

Һади Такташ. «Ак чәчәкләр».

Әңгәмә, фикер алышу, сорауларга җавап.

Мәкальләрнең эчтәлеген ачу.

Презентация белән танышу, сөйләшү үткәрү, сорауларга җавап бирү,

биремнәр үтәү

1 нче кисәк, 54‒55 нче битләр

9.12


Бөек Ватан сугышы чоры әдәбияты (4 сәгать)

14

Б.С.Ү. Муса Җәлил. «Вәхшәт». Кирәкми безгә сугыш. Фикер алышу.

Шигырьне анализлау, төп фикерне ачыклау, эчтәлекне эзлекле рәвештә сөйләргә өйрәтү.

Фаҗига, драматизм белән батырлык, фидакарьлекнең үрелеше, табигатьнең боларга актив мөнәсәбәте.

Укуның төрле формаларын файдалану, сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү, сүзлек өстендә эш.

Яңа төшенчәләр белән таныштыру, сорауларга җавап бирү, биремнәр үтәү, сүзлек эше.

Сынландыру турында төшенчә бирү. Интернет материалларыннан файдалану,

М.Җәлилнең Казандагы музейфатирына виртуаль экскурсия: http://tatar.museum.r u/Jalil/jalil

2 нче кисәк, 43‒45 нче битләр

16.12


15

Муса Җәлил. «Имән», «Чәчәкләр».

Шигырьне анализлау, төп фикерне ачыклау, эчтәлекне эзлекле рәвештә сөйләргә өйрәтү.

Фаҗига, драматизм белән батырлык, фидакарьлекнең үрелеше, табигатьнең боларга актив мөнәсәбәте. Предметларны, табигатьне җанландырып сурәтләү.

Укуның төрле формаларын файдалану, сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү, сүзлек өстендә эш.

Яңа төшенчәләр белән таныштыру, сорауларга җавап бирү, биремнәр үтәү, сүзлек эше.

Сынландыру турында төшенчә бирү. Интернет материалларыннан файдалану.


1 нче кисәк, 66‒71 нче битләр

16.12


16

Хәйретдин Мөҗәй турында. Хәйретдин Мөҗәй. «Бүләк». Иҗади эш. Проект эше.

А. Лактионовның “Фронттан хат” картинасы белән чагыштыру, уртак һәм аермалы якларын табу.

Укуның төрле формаларын файдалану,

бәйләнешле сөйләмне

үстерү,

Фронтовик

шагыйрьнең

тормыш юлы турында белешмә. «Бүләк» шигыре. Туган яктан килгән бүләкләр һәм ут эчендә йөргән, туган илен,

балаларын сагынган солдат уйланулары.

2 нче кисәк, 45‒49 нчы битләр

23.12


17

СТУ. Шәйхи Маннур. «Татар кызы».

Шәйхи Маннур. «Чәчәкләр һәм снарядлар».

Табигатьнең (шомырт агачы) сугышчыларга ярдәме. Әдәбият теориясе.

Укуның төрле формаларын файдалану

Сугышка китүчене озату, аңа киңәшләр. Татар кызларының сугышта күрсәткән батырлыгы.

2 нче кисәк, 50‒52 нче битләр

13.01



Тыныч ил сагында (10 сәгать)

18-20

Мөхәммәт Мәһдиев. «Фронтовиклар» өзек уку.

БСҮ. Тыныч ил сагында. Иҗади эш. Сочинение.

Милли киемнәрнең үзенчәлекләрен ачыклау, язучы, галим фикерләре белән танышу

Сүзлек өстендә эш

Яңа төшенчәләр белән таныштыру, презентация белән танышу, сөйләшү үткәрү.

1 нче кисәк, 74‒84 нче битләр

20.01,

27.01,

3.02


21

Кави Латыйп. «Җиңү парады». Иҗади эш. Проект эше. Разил Вәлиев. «Мәхәббәт һәм нәфрәт».

Бәйләнешле фикерли белү сәләтен, дөрес җөмләләр төзү осталыгын үстерү.

Укуның төрле формаларын файдалану, сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү

Тормыш юлы турында кыскача белешмә

2 нче кисәк, 53‒54 нче битләр

10.02


22

Шәүкәт Галиев турында. Шәүкәт Галиев. Аталы-уллы солдатлар» (баллада). Баллада жанры.

«Азатлык алып килгән сугышчы» монументы.

Автор балладасын сәнгатьле уку, тематикасын билгеләү

Укуның төрле формаларын файдалану

Өстәмә материал белән танышу, уку, фикер алышу

1 нче кисәк, 85‒88 нче битләр

17.02


23-24

Әмирхан Ени­ки. «Матурлык». Хикәя жанры.

Бәйләнешле фикерли белү сәләтен, дөрес җөмләләр төзү

осталыгын үстерү

Укуның төрле формаларын файдалану

Әсәрдә сурәтләнгән эчке һәм тышкы матурлык.

Бәдертдин образы. Аның иптәшләре, әнисе, әтисе һәм бабасы белән мөнәсәбәте. Ана һәм бала мәхәббәте. Хикәядә сурәтләнгән пейзажның роле

1 нче кисәк, 90‒103 нче битләр

24.02,3.03


25-27

Гомәр Бәширов турында.

Гомәр Бәширов. «Язгы сабан туйлары».

БСҮ. «Сабантуй». Картиналар буенча эш.

Милли бәйрәмнәр турында сөйләү,бәйрәмнәрнең төрләрен аеру. Сабан туе бәйрәме турында сөйләү, сәнгатьле уку күнекмәләрен ныгыту. Милли бәйрәмнәр-нең үзенчәлеген билгеләү, фикер алышу

Укуның төрле формаларын файдалану

Яңа төшенчәләр белән таныштыру, презентация белән танышу, сөйләшү үткәрү, сорауларга җавап бирү, биремнәр үтәү

1 нче кисәк, 103‒115 нче битләр


10.03,

17.03,24.03



Тәрҗемә әсәрләр (2 сәгать)

29

СТУ. Һанс Кристиан Андерсен. «Борчак өстендәге принцесса».





Сүзлекләр белән эшләү

Тәрҗемәне оригиналы белән чагыштыру

Сорауларга җавап бирү, биремнәр үтәү, тәрҗемә өстендә эшләү

2 нче кисәк, 89‒91 нче битләр

7.04


30

Константин

Паустовский. «Корыч балдакhello_html_34c4a25d.png .

Сүзлекләр белән эшләү

Тәрҗемәне оригиналы белән чагыштыру

Сорауларга җавап бирү, биремнәр үтәү, тәрҗемә өстендә эшләү

2 нче кисәк

14.04


Язучылар елмая (3 сәгать)



31

Язучылар елмая. Радик Фәизов. «Батыр әйтте».

Әсәрләрдә сурәтләнгән юмор. Аның кулланылу сәбәбе. Юмористик әсәрләрнең кеше тормышындагы роле

Укуның төрле формаларын файдалану, сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү, әсәрдән юмор табу

Кеше тормышында юморның әһәмияте

1 нче кисәк, 121‒123 нче битләр

21.04


32

Ибраһим Гази. «Мәүлия нигә көлде?»

Әсәр буенча фикер алышу.

Укуның төрле формаларын файдалану, сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү, әсәрдән юмор табу

Әсәрнең эчтәлеген аңлауга ирешү. Мәктәп

тормышының

яңарып торуы, чагыштыру

1 нче кисәк, 98‒101 нче битләр

28.04


Татар телем ‒ энҗе-мәрҗән тулы тел (3 сәгать)

33

Хәсән Туфан. «И минем җандай кадерлем...» Хәсән Туфан музее.

Хәсән Туфан. «Туган тел». Искәндәр Рәфыйков. «Әй туган тел!» БСҮ.Картина белән эшләү.

Туган телнең кадерен белергә өйрәнү. Кеше тормышында туган теленең роле

Укуның төрле формаларын файдалану

Үзең өйрәнгән башка авторларның туган тел турында язган шигырьләре белән чагыштыра белү. Картинада миллилек булган моментларны күрсәтә белергә

1 нче кисәк,

132‒135 нче битләр,

144‒145 нче битләр

5.05


34

Наҗар Нәҗми. «Татар теле». Проект эше.

Бәйләнешле фикерли белү сәләтен, дөрес җөмләләр төзү

осталыгын үстерү

Укуның төрле формаларын файдалану, сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү, бәйләнешле сөйләмне үстерү

Туган телебезгә мәхәббәт тәрбияләү, аның белән горурлану

хисе уяту

2 нче кисәк, 103‒105 нче битләр

12.05


35

Равил Фәйзуллин турында. Равил Фәйзуллин. «Минем телем». Йомгаклау дәресе.

Әдәби текстны укый һәм эчтәлеген

кабатлап сөйли, аңлата алу, шигъри текстларны яисә чәчмә әсәрдән өзекләрне яттан сөйләү; сайлап алып (яки тәкъдим ителгән) язучының тормыш юлы, иҗаты турында

сөйләү;


Аңлап укуны тикшерү.

Лирик жанрларны тану күнекмәсен үстерү, лирик герой сыйфатларын билгеләү. 6нчы сыйныфта үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау


1 нче кисәк, 136‒137 нче битләр

19.05





Самые низкие цены на курсы переподготовки

Специально для учителей, воспитателей и других работников системы образования действуют 50% скидки при обучении на курсах профессиональной переподготовки.

После окончания обучения выдаётся диплом о профессиональной переподготовке установленного образца с присвоением квалификации (признаётся при прохождении аттестации по всей России).

Обучение проходит заочно прямо на сайте проекта "Инфоурок", но в дипломе форма обучения не указывается.

Начало обучения ближайшей группы: 27 сентября. Оплата возможна в беспроцентную рассрочку (10% в начале обучения и 90% в конце обучения)!

Подайте заявку на интересующий Вас курс сейчас: https://infourok.ru

Общая информация

Номер материала: ДБ-243853

Похожие материалы

2017 год объявлен годом экологии и особо охраняемых природных территорий в Российской Федерации. Министерство образования и науки рекомендует в 2017/2018 учебном году включать в программы воспитания и социализации образовательные события, приуроченные к году экологии.

Учителям 1-11 классов и воспитателям дошкольных ОУ вместе с ребятами рекомендуем принять участие в международном конкурсе «Законы экологии», приуроченном к году экологии. Участники конкурса проверят свои знания правил поведения на природе, узнают интересные факты о животных и растениях, занесённых в Красную книгу России. Все ученики будут награждены красочными наградными материалами, а учителя получат бесплатные свидетельства о подготовке участников и призёров международного конкурса.

Конкурс "Законы экологии"