Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Рабочие программы / Рабочая программа по тат.языку, 1 класс

Рабочая программа по тат.языку, 1 класс


  • Другое

Поделитесь материалом с коллегами:

АҢЛАТМА ЯЗУЫ

Эш программасы түбәндәге документлар нигезендә төзелде:


  1. Россия Федерациясенең “Мәгариф турында”гы Законы ( Федеральный закон от 29.12.2012 273-ФЗ Об образовании в Российской Федерации”).

2. Татарстан Республикасының “Мәгариф турында”гы Законы (Закон Республики Татарстан “ Об образовании” № 68-ЗРТ от 22 июля 2013 года , статья 8 ).

3. Россия Федерациясенең “Россия Федерациясе халык телләре турында” гы 126 –ФЗ нчы номерлы Законы (24.07.1998).

4. РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы приказы, 30 нчы август, 2013 нче ел №115 (“Об утверждениипорядка организации и осуществления образовательной деятельности по основным общеобразовательным программам – начального общего, основного общего и среднего общего образования).

5. Татарстан Республикасының халык телләре турында” Законы (Закон Республики Татарстан от 08.07.1992 № 1560- XII ( ред. От 03.03.2012г.) “ О государственных языках Республики Татарстан и других языках в Республике Татарстан”).

6. “Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законы, 2004 нче ел, 1 нче июль.

7. “2014-2020 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт программасы” , 2013 нче ел, 25 нче октябрь, 794 нче карар.

8. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгэн “Урта (гулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теленнән үрнәк программа”, (төзүче-авторлары: Хәйдәрова Р.З., Фәтхуллова К.С, Г.М. Әхмәтҗанова, - Казан, 2013).

8.“Урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә рус телле балаларга татар телен коммуникатив технология нигезендә укыту программасы”на (1 - 11 нче сыйныфлар), авторлары: Р.З.Хәйдәрова, Р.Л. Малафеева (2014).

9. Сан ПиН 2.4.2.2821 -10 “Санитарно-эпидеологические требования к условиям и организации обучения к общеобразоательных учреждениях” (от 29.12.2010 №189)

10. “ ” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесенең укыту программасы.

11. “” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесенең 2016-2017 нче уку елына укыту планы.

12. “ ” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесенең “Эш программаларын төзү һәм раслау тәртибе.

13.Күңелле татар теле Р.З. Хәйдәрова, Н.Г. Галиева. Дүртьеллык башлангыч мәктәпнең 1 нче сыйныф рус балалары өчен татар теле һәм уку дәреслеге (рус телендә сөйләшүче балалар өчен). – Казан, “Татармультфильм” нәшрияты, 2012.


Татарстан Республикасы Яр Чаллы шәһәренең муниципаль автоном гомуми белем бирү учреждениесенең 2016-2017 нчы уку елына укыту планы буенча 1 нче сыйныфтататар теле дәресләренә атнага 3 сәгать бирелә, 33 атна, ел буена 99 сәгать.

Уку елы ахырында 1 нче сыйныфта үтелгән материал буенча диагностика үткәрү планлаштырыла. Эшне үтәү өчен 1 сәгать вакыт бирелә.






1нче сыйныфның рус төркемендә татар теле буенча планлаштырылган нәтиҗәләр

Метапредмет нәтиҗәсе

Шәхескә кагылышлы нәтиҗәләр

Графика, каллиграфия, орфография


- татар теленә хас булган авазларны ишетә һәм дөрес әйтә белергә;

- авазларны һәм хәрефләрне аера белергә;

- хәрефләр белдергән авазларны транскрипция билгеләре белән язарга;

- җөмлә чикләрен таба алырга, язуда күрсәтә белергә;

- сүзләргә төшеп калган хәрефләрне куеп язарга;

- сүзләрне юлдан юлга күчереп язарга.

- фонетиканың төрле сәнгатьле уку чараларын аеру;

-транскрипция билгеләре белән язу.

- ялгызлык исемнәрне баш хәрефтән язу;

-- сүзләрне юлдан юлга күчерү.

Регулятив күнекмә

1. Теләсә нинди эшчәнлектә иң беренче проблеманы аерып ала, аның чишелеш юлларын билгели, аерып алынган проблеманы мөстәкыйль хәл итә, рефлексия ясый, үз эшенә адекват бәя бирә: булган белем нәтиҗәсен анализлый, киләчәк нәтиҗәне планлаштыру; үз проблемаларын тиңләштерә, төп проблеманы билгеләү; билгеле проблема нигезендә эшчәнлеккә максат куя, мөмкин булган чишү юлларын билгеләү.

2. Мөстәкыйль рәвештә максатка ирешү юлларын, шулай ук альтернатив юлларын планлаштыра белү: роблеманы чишү планын төзү (проект өстендә эш); уку һәм танып-белү мәсьәләләрен чишкәндә туган потенциаль авырлыкларны билгеләү, аларны бетерү чараларын табу; уку һәм танып-белү мәсьәләләрен чишүнең шартларын, шулай ук бирелгән вариантлардан таба, билгели белү.

3. Үзеңнең чынбарлыкны үзгәртүгә юнәлтелгән адымыңны планлаштырылган нәтиҗәләр белән тиңләштерә белү, нәтиҗәгә ирешү процессында үз эшчәнлегеңә контроль ясый белү: педагог һәм яшьтәшләре белән бергә уку эшчәнлеген бәяләү һәм көтелгән нәтиҗәләрнең критерийларын билгели белү; үз эшчәнлеген бәяләү һәм көтелгән нәтиҗәләрнең критерийларын билгеле бер системага салу (шулай ук өстен булганнарын сайлый белү); үз эшчәнлегеңнең бәяләү инструментларын сайлау,тәкъдим ителгән шартлар һәм таләпләр рамкасында эшчәнлегеңә үзконтроль ясау; көтелгән нәтиҗәгә ирешә яки ирешә алмау сәбәпләрен аргументлаштырып,үз эшчәнлегеңә бәя бирү.

4. Уку мәсьәләләренең дөреслегенә, аны чишкәндәге үз мөмкинлекләреңә бәя бирә белү: уку мәсьәләләрен бәяләү критерийларының дөреслеген билгели белү; максаттан чыгып, нәтиҗә һәм гамәл ысулларын аера, эшләнелгән бәя һәм үзбәя критерийларын иркен куллана белү; эшчәнлек максатыннан чыгып, бирелгән яки мөстәкыйль билгеләнгән критерийлар нәтиҗәсендә үз эшчәнлегең продуктына бәя бирә белү.

5. Үзконтроль нигезләрен яхшы белү, уку һәм танып-белү процессында үзбәя, карар кабул итүне аңлы рәвештә сайлый белү: бер-береңне тикшерү процессында үзеңнең, башкаларның уку һәм танып-белү эшчәнлеген күзәтә, анализлый белү; шәхси белем алу эшчәнлегендә көтелгән нәтиҗәләрне реаль нәтиҗәләр белән чагыштыра, нәтиҗәләр чыгара белү; уку ситуацияләрендә карар кабул итә белү һәм җаваплылык хисе тою; мөстәкыйль рәвештә уңышыңның яки уңышсызлыгыңның сәбәпләрен ачыклый белү, уңышсызлык ситуацияләреннән чыгу юлларын таба белү.

Танып-белү күнекмәсе

6. Төшенчәләрне билгели, йомгаклый, аналогияләрне таба, логик фикерләү, дөрес нәтиҗә һәм йомгак ясау күнекмәләре: мөһим һәм аннан бәйле сүзләрдән торган логик чылбыр төзү; ике яки берничә предметның, күренешнең гомуми билгесен табу, аларның охшашлыгын аңлату; аерым билгеләре буенча предмет һәм күренешләрне берләштерү, чагыштыру, классификацияләү, факт һәм күренешләрне гомумиләштерү; фикер йөртүне предметларны һәм күренешләрне чагыштыру һәм гомуми билгеләрне аерып алу нигезендә төзү; алынган мәгълүматны, чишеләсе мәсьәләне контекст эчендә интерпретацияләп аңлатып бирү.

7. Уку һәм танып-белү мәсьәләләрен чишү өчен билге, символ, модель, схемаларны үзгәртү һәм куллана белү күнекмәсе: предмет һәм күренешләрне билге һәм символлар белән билгели; предмет һәм күренешләр арасындагы логик бәйләнешне билгели, аларны билге, схемалар аша күрсәтү; предметның яки күренешнең абстракт, реаль образын тудыру; мәсьәләнең шарты яки чишелү ысулы нигезендә модель, схема төзү; туры, кыек, каршылыклы исбатлау төзү; бирелгән предмет өлкәсен билгеләүче гомуми законнарны ачыклау максатыннан модельләрне үзгәртү.

8. Аңлап уку: үз эшчәнлеге максатларына туры килгән, соралган информацияне тексттан табу; текст эчтәлегендә ориентлашу, текстның тулы мәгънәсен аңлау.

9. Экологик фикерләүне формалаштыру һәм үстерү, аны танып-белү: табигый тирәлеккә үзенең мөнәсәбәтен билгели белү;

экологик белемнәрне тарату, проект эшләр, модельләр, сочинениеләр, рәсемнәр аша табигатькә үз мөнәсәбәтеңне белдерү.

10. Сүзлекләр, башка эзләнү схемаларын актив куллана белү сәләтен мотивлаштыруны үстерү: кирәкле мөһим эзләнә торган сүзләрне билгеләү; электрон эзләү системалары белән үзара бәйләнеш булдыру; эзләү нәтиҗәләрен үз эшчәнлегең белән чагыштырып карау.

Коммуникатив күнекмә

11. Укытучы һәм яшьтәшләре белән бердәм эшчәнлекне оештыра, яшьтәшләре белән төркемгә берләшә, индивидуаль һәм төркемдә эшли белү күнекмәсе булдыру. Дәлилле итеп үз фикерен башкаларга җиткерә белү: бердәм эшчәнлектә мөмкин булган рольләрне билгели белү; бердәм эшчәнлектә билгеле бер рольне башкара белү; әңгәмәдәшеңнең позициясен аңлау һәм кабул итә белү; уку һәм танып-белү процессында позитив мөнәсәбәтләр булдыру; үз фикереңне аргументлар китереп, әдәпле яклый белү; үз фикереңә критик карау, үз хаталарыңны лаеклы рәвештә таный белү һәм аны төзәтә белү; төркемдә уку эшчәнлеген оештыра белү (гомуми максатлар билгели белү, рольләрне бүлешү, бер-берең белән уртак фикергә килү.

12. Үз хисләреңне, фикерләреңне бирү, үз эшчәнлегеңне планлаштыру, язма һәм телдән, монологик һәм контекстсөйләм төрләрен оста файдалана белү: коммуникация бурычларын билгели белү һәм аңа туры килгән сөйләм чараларын сайлап ала белү; башка кешеләр белән коммуникация барышында сөйләм чараларын сайлап ала һәм куллана белү (парлы диалог, кече төркемдә һ.б.); диалог барышында үз фикереңне дәлилләп бирә, партнер фикерен сорый белү, диалог барышында карар кабул итә һәм аны әңгәмәдәшең белән яраштыра белү; тиешле сөйләм чаралары кулланылып төзелгән оригиналь язма текстлар булдыру.


13. Информацион-коммуникатив технологияләр өлкәсендә компетентлыкны формалаштыру һәм үстерү: уку һәм практик мәсьәләләрне чишү өчен кирәкле информацион ресурсларны ИКТ чаралары аша эзләргә һәм максатчан кулланырга; информацион һәм коммуникатив уку мәсьәләләрен чишү өчен, шулай ук: хат язу, сочинение, презентацияләүдә компьютер технологияләрен куллана белү; мәгълүматне этик һәм хокукый нормаларны истә тотып куллана белү.

1. Үзеңне Рәсәй гражданины итеп тою: ватандарлык; Ватанга, күпмилләтле Рәсәй халыкларының үткәненә, бүгенгесенә хөрмәт, Ватаның алдында бурыч һәм җаваплылык хисе, рус теле һәм Рәсәй халыклары телләренең кулланылышта булуының әһәмияте. Үзеңне милләтеңнең вәкиле итеп тану; туган телеңнең, туган төбәгеңнең, милләтеңнең тарихын һәи мәдәни мирасын белү. Рәсәй халыкларының һәм дөнья халыкларының  теленә, диненә, мәдәни мирасына хөрмәт белән карау.

2. Мотивация нигезендә белем алу һәм танып белүнең укучыларның үзлегеннән үсеш, үзлегеннән укып белем алуга әзерлек һәм мөмкинлекләре.

3. Шәхси сайлау нигезендә мораль (әхлакый) проблемаларны чишүдә компетентлык һәм камилләшкән мораль, аң, әхлакый хисләр һәм әхлакый тәртип (үзеңне тоту) , үз гамәлләреңә аңлы һәм җаваплы караш формалаштыру: диннәргә түземлелек, кешеләрнең дини карашларына, хисләренә хөрмәт белән карау. Укуга җаваплы караш, хезмәткә хөрмәтле караш формалаштыру, социаль кирәкле хезмәттә катнашу. Кеше тормышында һәм җәмгыятьтә гаиләнең кирәклелеген аңлау, гаилә әгъзаларына хөрмәт белән караш һәм кайгыртучан мөнәсәбәт.

4.Заманча дөньяның социаль, мәдәни, тел, рухи төрлелеген истә тотып, дөньяга тулы бер караш булдыру .

5.Башка кешегә, аның уй-фикеренә, дөньяга карашына, мәдәниятенә, теленә, диненә карата аңлы, хөрмәтле һәм игелекле караш булдыру. Башка кешеләр белән диалог оештырырга әзер һәм сәләтле булу һәм үзара аңлашуга ирешү (үзеңне аралашуның тигез хокуклы субьекты итеп тою, диалог буенча партнер образын төзүгә әзерлек, мөмкин булган диалог оештыру ысулларын төзүгә әзерлек; кызыксынуларын, эшчәнлекләрен (процедураларын) конверсияләү (үзгәртү) буларак, диалог барышын оештыруга әзерлек; аралашу алып баруга әзерлек һәм сәләтлелек.


6. Гомумкешелек нормаларын белү, төркемнәрдә һәм җәмгыятьнең төрле оешмаларында үзеңне тоту кагыйдәләрен үзләштерү;

төрле яшь кысаларында укучыларның мәктәп үзидарә эшендә һәм иҗтимагый тормышта катнашу;

яшүсмерләрнең иҗтимагый оешмаларында катнашырга әзер тору; оештыру эшчәнлегендә компетентлык кыйммәтләрен үзләштерү; бердәм башкарыла торган эшчәнлеккә уңай караш тудыру;

анализ ясау, проектлаштыру эшчәнлеген оештыру, шәхесара мөнәсәбәтләрдә отышлы икеяклы хезмәттәшлек алымнарын булдыру;

Үзеңдә лидерлык сыйфатларын тормышка ашыру ысулларын формалаштыру.

7. Сәламәт һәм куркынычсыз яшәү рәвеше кыйммәтләренең формалашуы; кеше тормышына һәм сәламәтлегенә куркыныч янаучы (тудыручы) гадәттән тыш хәлләрдә коллектив һәм индивидуаль үз-үзенне тоту, юлларда, транспорта үзеңне тоту кагыйдәләрен формалаштыру.

8. Дөнья һәм Рәсәй халыкларының сәнгать мирасын аңлау, эстетик характердагы иҗади эшчәнлекне үзләштерү аша: төрле этномәдәни гореф-гадәтләрне чыгалдыручы әдәби әсәрләрне аңлау сәләте; гомуми рухи мәдәният, тормышны танып-белүнең үзенчәлекле ысулы һәм аралашуны оештыру чаралары буларак,укучыларда әдәби культура нигезләрен формалаштыру; әйләнә-тирә дөньяны эстетик, эмоциональ кыйммәт аша күзаллау; дөньяны эстетик, эмоциональ кыйммәт аша үзләштерү, үз-үзеңне күрсәтү һәм мәдәниятнең әдәби, әхлакый киңлегендә ориентлаша белү сәләте; кеше матурлыгын аңлау аша,үз илеңнең мәдәният тарихына хөрмәт; әдәби әсәрләрне өйрәнү ихтыяҗы булу; мәгънәви, эстетик һәм шәхескә юнәлтелгән кыйммәт буларак, әдәби мәдәниятнең гореф-гадәтләренә актив мөнәсәбәт формалаштыру.

9.Тормыштагы төрле очракларда экологик ориентлашкан рефлексив бәя бирерлек һәм практик эшчәнлек тәҗрибәсе булырлык, экологик фикер йөртүнең заманча дәрәҗәсенә туры килерлек экологик культура нигезләрен формалаштыру: табигатьне өйрәнергә, авыл хуҗалыгы хезмәте белән шөгыльләнергә, табигатьне эстетик-нәфис итеп чагылдырырга, туризм , шул исәптән экотуризм белән шөгыльләнергә, табигатьне саклау эшчәнлеген тормышка ашырырга әзерлекле булу.

Сөйләмнең фонетик ягы

- татар теленең барлык авазларын дөрес әйтә белергә;

- сузык һәм тартык авазлар составын таный белергә;

- телдән сөйләм яисә кычкырып уку барышында, татар теленә хас авазларның әйтелеш нормаларын сакларга;

- сүз басымын дөрес куеп укырга;


- транскрипция буенча сүзләрне уку;

- авазларны дөрес әйтү;

- орфоэпик нормаларны саклау.


Сөйләмнең лексик ягы


- телдән һәм язма сөйләмдә программага кертелгән лексик берәмлекләрне дөрес әйтергә һәм кулланырга;

- сүзләрне тематикага карап берләштерергә(аерып алырга);

- сүзләргә ялганган аффиксларның төрләрен танырга, аерырга.

- сүзләрне тематик төркемнәргә берләштерү;

  • - телдән һәм язма сөйләмдә лексик нормаларны саклау;

  • - сөйләмне бәйләнешле итү чарасы буларак файдалану.


Сөйләмнең грамматик ягы Исем.


- татар телендәге исем сүз төркемен аера белергә;

- исемнәрне берлек һәм күплек санда, тартым һәм килеш формаларында текстта тану һәм сөйләмдә кулланырга;

- исемнең сан, тартым, килеш кушымчаларын сөйләмдә урынлы кулланырга;

- ялгызлык һәм уртаклык исемнәрне үзләштерергә;

- исемнәргә кушымчалар ялгану тәртибен үзләштерергә.

- татар телендәге исем сүз төркемен аера белү;

- исемнәрне берлек һәм күплек санда, тартым һәм килеш формаларында текстта тану һәм сөйләмдә кулланырга;

- исемнең сан, тартым, килеш кушымчаларын сөйләмдә урынлы куллану;

- ялгызлык һәм уртаклык исемнәрне үзләштерү;

- исемнәргә кушымчалар ялгану тәртибен үзләштерү.

Сыйфат.


- сыйфатның гади, чагыштыру һәм артыклык, кимлек дәрәҗәләрен ясый һәм аера белергә;

- бирелгән сүздән (тамырдан) төрле сүзләр ясарга;

- татар телендәге сыйфат сүз төркемен аера белергә;


- татар телендәге сыйфат сүз төркемен аера белү.


Сан.


- микъдар саны белән исем рәттән торганда, исемнең берлек санда гына куллануына төшенү;

- татар телендәге сан сүз төркемен аера белергә;

- сан төркемчәләрен (микъдар, тәртип, җыю) текстта танырга һәм сөйләмдә кулланырга.

- микъдар саны белән исем рәттән торганда, исемнең берлек санда гына куллануына төшенү;

- татар телендәге сан сүз төркемен аеру;

- микъдар, тәртип саннарын текстта тану һәм сөйләмдә куллану.

Алмашлык.


- татар телендәге алмашлык сүз төркемен килеш белән төрләнешен белергә;

- зат алмашлыкларын хәзерге татар әдәби теле нормалары кысаларында кулланырга;

- зат, сорау, билгеләү (үз), текстта танырга һәм сөйләмдә кулланырга.

- алмашлыклар кулланып җөмләләр төзү;


Фигыль. Фигыль төркемчәләре.


- татар телендәге фигыль сүз төркемен аера белергә;

- фигыль сүз төркеменең төрле формаларын хәзерге татар әдәби теле нормалары кысаларында кулланырга;

- хикәя һәм боерык фигыльләрне текстта тану һәм сөйләмдә куллану.

- хикәя фигыльнең заман формаларын аерырга;

- барлыкта һәм юклыкта зат-сан белән төрләнешен белергә;


- татар телендәге фигыль сүз төркемен аеру

- хикәя һәм боерык фигыльләрне текстта тану һәм сөйләмдә куллану.

- барлыкта һәм юклыкта куллану.


Бәйлекләр һәм бәйлек сүзләр.

мы/-ме, бик, түгел, тагын, әле кисәкчәләрнең дөрес язылышын анализларга, сөйләмдә кулланырга.

- кагыйдәгә нигезләнеп төрле кисәкчәләрне сөйләмдә куллану;


Теркәгечләр

-теркәгечләрне (һәм) сөйләмдә кулланырга.

- һәм теркәгечен куллану.

Синтаксис

-җөмләнең мәгънәви төркемнәргә бүленешен аера белергә;

-раслау һәм инкяр җөмләләрне аерырга.

-җөмләнең мәгънәви төркемнәргә бүленешен аера белү.






Бүлек исеме

Сәгать саны

Тел чаралары һәм аларны куллану күнекмәләре

Тема буенча предмет нәтиҗәсе, коммуникатив максат

1

Әйдәгез, танышабыз!


10

Сөйләмнең грамматик ягы.

Исем.

Сан.

Синең исемең ничек? соравы һәм аңа җавап формасы; Бу кем? соравы һәм аңа җавап формасы; Бу нәрсә? соравы һәм аңа җавап формасы; раслау һәм кире кагу формалары; -мы/-ме сорау кисәкчәләре; Бу кайсы шәһәр? Син кайда яшисең? соравы һәм аңа җавап формасы; Микъдар саннары белән таныштыру (1 дән 10 га кадәр саннар); Сан+исем төзелмәсен сөйләмдә кулану; Сиңа ничә яшь? соравы һәм аңа җавап формасы.

2

Урман дусларыбыз”

4

Графика, каллиграфия, орфография.

Исем.

Аа, Әә, Оо, Өө хәрефләре, алар белдергән авазлар белән танышу.

Кыргый хайваннарның исемнәренең дөрес язылышы; исемнәрнең күплек сан формасы белән танышу; хайваннарны сурәтләү; сүзләрне иҗекләргә бүлү, иҗекләп икенче юлга күчерү.

3

Спорт бәйрәме”


8

Сөйләмнең фонетик ягы.

Боерык фигыль.

Сан.

Нн, ң, Ии, Ыы, Уу, Үү, Тт, Лл, Кк хәрефләре, алар белдергән авазлар белән танышу.

Боерык фигыльнең ΙIзат берлек сан формасы; Әле кисәкчәсен боерык фигыльнең ΙI зат берлек сан формасы белән куллану; хикәя фигыльнең хәзерге заман берлек сан формасы; ризалык белдерү формасы; белән бәйлеген сөйләмдә куллану. Ничә? соравы һәм аңа җавап формасы; тәртип саны.

4

Мәктәптә”


5

Графика, каллиграфия, орфография.

Сингармонизм законы.

Мм, Сс, Рр хәрефләре.

Уку-язу әсбапларының дөрес язылышы; аларның кирәклеген әйтү, иптәшеңә тәкъдим итү, үзеңә сорап алу формасы; Кайда? соравы һәм аңа җавап формасы; өстендә, астында бәйлек сүзләре.

5

Йорт хайваннары һәм кошлары”

9

Сөйләмнең фонетик ягы.

Исем.

Сөйләм этикеты үрнәкләренең интонациясе.

Вв, Гг, Дд, Бб, Пп, Ээ, Йй, Ее хәрефләре, алар белдергән авазлар белән танышу.

Йорт хайваннары һәм кошларының исемнәренең дөрес язылышы; Бу күрсәтү алмашлыгын сөйләмдә куллану; Яши фигылен Ι һәм IΙ заты; хайваннарны сурәтләү; Кая? Кемгә? сорауларын үзләштерү һәм, аларга җавап буларак, исемнәрдә юнәлеш килеше; Кайдан? соравы һәм аңа җавап формасы; исемнең I зат берлек сан тартым кушымчалары; тыныч йокы һәм хәерле иртә теләү.

6

Бакчада”

7

Графика, каллиграфия, орфография.

Сыйфат.

Жж, Җҗ, Шш, Щщ, Чч хәрефләре, алар белдергән авазлар белән танышу.

Яшелчә исемнәренең дөрес язылышы; Кирәк, кирәкми сүзләре; Нинди? соравы һәм аңа җавап формасы; Кем? нәрсә? нишли? нинди? сорауларына җавап бирү.

7

Кыш җитте”

11

Сөйләмнең фонетик ягы.

Кисәкчәләр.

Сыйфат.

Графика, каллиграфия, орфография.

Хх, Һһ, Фф, Цц, Яя, Юю, хәрефләре, алар белдергән авазлар белән танышу; ь һәм ъ хәрефләре.

Кыш билгеләре; Чыга фигыленең Ι зат юклык формасы белән танышу; Кыш бабайга хат язу; -мы/-ме сорау кисәкчәләрен куллануны, раслау һәм инкарь итә белү күнекмәләрен камилләштерү; Кая? кайда? кайдан? сорауларына җавап бирә белүне камилләштерү; Яңа ел бәйрәменә чакыру язу; төсләрне белдерүче сыйфатлар; татар алфавитындагы хәрефләр тәртибе; татар теленә генә хас авазларны дөрес әйтә белү күнекмәләрен камилләштерү.

8

Сәламәт бул!”

6

Графика, каллиграфия, орфография.

Хикәя фигыль.

Тән әгъзалары исемнәренең дөрес язылышы; Кай җирең авыртканын сорый, әйтә белү; Авырта фигыленең юклык формасы; шәхси гигиена предметлары исемнәренең дөрес язылышы; Мин сабын белән кул юам төзелмәсе; Минем кулым чиста; минем кулым чиста түгел төзелмәләре.

9

Безнең гаилә”

9

Графика, каллиграфия, орфография.

Алмашлык.

Гаилә әгъзаларының исемнәренең дөрес язылышы; гаилә әгъзаларының нишләгәнен әйтү; Яз фасылын, язгы көнне сурәтләү; Һава торышын тасвирлау; бәйрәм белән котлау; син алмашлыгының төшем килешендә куллану; “Мин бүләк бирәм” төзелмәсе; Без зат алмашлыгының сөйләмдә кулланылышы.

10

Татар халык ашлары”

7

Графика, каллиграфия, орфография.

Сөйләм этикеты үрнәкләренең интонациясе.

Татар халык ашларының исемнәренең дөрес язылышы; ризыкларның тәмле булуын әйтү; табынга чакыру; нинди ризыклар яратканыңны, нинди ризык кирәк икәнен, нәрсә белән чәй эчкәнеңне әйтү; кунак каршы алу һәм аны табынга чакыру; -мы/-ме сорау кисәкчәләрен кулланып, мәгълүмат ала белү күнекмәләрен камилләштерү; туган көн турында сөйләү; туган көн белән котлау.

11

Кибеттә”

8

Графика, каллиграфия, орфография.

Фигыль.

Исем.

Ашамлык исемнәрен дөрес язылышы; Эч, аша фигыльләренең берлек саны; Нәрсә ашыйсы, эчәсе килүне әйтү; савыт-саба исемнәренең дөрес язылышы; “Мин пычак белән ипи кисәм”; “Мин кашык белән аш ашыйм” төзелмәләре; Ничә? Ничә сум? сораулары һәм аларга җавап формасы; -мы/-ме сорау кисәкчәләрен сөйләмдә куллану; кием атамаларының дөрес язылышы; исемнең берлек санда тартым белән төрләнеше.

12

Без шәһәрдә яшибез”

8

Исем.

Сингармонизм законы.

Ялгызлык исемнәрне баш хәрефтән язу.

Кая? Кайдан? Кайда? сорауларына җавап бирә белү күнекмәләрен камилләштерү; шәһәрне тасвирлау; ялгызлык исемнәренең дөрес язылышы; исемне юнәлеш, чыгыш, урын-вакыт килешендә куллану күнекмәләрен камилләштерү


13

Җәй җитә”


7

Аваз-хәреф мөнәсәбәтләре.

Җөмлә ахырында тыныш билгеләре.

Җәйне тасвирлау; Җәйге ялны сурәтләү. Хәзерге заман хикәя фигыльнең 1,2,3 зат формаларын берлектә сөйләмдә куллану.Нинди?соравына җавап бирә белү.


Барлыгы

99







1 нче сыйныфның рус төркемендә татар теле буенча

Федераль дәүләт белем бирү стандартларына нигезләнеп төзелгән календарь-тематик план

Уку эшчәнлеге төрләре

Планлаштырылган срок

Фактик

срок

Әйдәгез, танышабыз! (10 сәгать)

Лексика: исәнме(сез), хәерле көн, мин, син, ул, бу, кыз, малай,укучы, укытучы, ничек? кем? нәрсә? исем, сау бул, яхшы, әйе, юк, түгел, ул, кайда? шәһәр исемнәре, яши, авыл, шәһәр, ничә? яшь, Татарстан, уйныйбыз,әйдә, ярый.1-10 кадәр саннар, ничәнче? Татарстан, Россия шәһәр исемнәре, ә, әйдә, ярый, Шүрәле, бала, күбәләк, эт, песи, Акбай, урман

1.

"Әйдәгез танышабыз!" темасы буенча әңгәмә

1

01.09


Әңгәмәдәш белән контактны башлау, дәвам итү, тәмамлау.


2.

Синең исемең ничек? соравы һәм аңа җавап формасы

1

05.09


Укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү. Дәреслектәге план буенча сөйли белү, дуслашырга тәкъдим итә белү.

3.

Бу кем? соравы һәм аңа җавап формасы

1

06.09


Әңгәмәдәшең белән аралашу калыбын төзү.

4.

Бу нәрсә? соравы һәм аңа җавап формасы

1

08.09


Укытучының соравына җавап бирәләр.


5.

Раслау һәм кире кагу формалары

1

12.09


Парларда үз фикерен әйтәләр.

Чагыштыралар.

6.

-мы/-ме сорау кисәкчәләре

1

13.09


Яңа материалны үзләштерү буенча үз фикерләрен әйтәләр. (Нәрсәне аңладылар? Нәрсә аңлашылмады? Ни өчен?)

7.

Бу кайсы шәһәр? соравы

1

15.09


Мәгълүматны туплау өчен күмәк эш башкару, фикерне төгәл итеп җиткерү.

8.

Син кайда яшисең? соравы һәм аңа җавап формасы

1

19.09


Әңгәмәдәшнең аралашу холкы белән идарә итү; коммуникатив мәсьәләгә таянып фикерне төгәл итеп җиткерү.

9.

1 дән 10 га кадәр саннар

1

20.09


Укытучы ярдәме белән максат кую, эшне планлаштыру.

10.

Сиңа ничә яшь? соравы һәм аңа җавап формасы

1

22.09


Парларда үз фикерен әйтәләр.

Чагыштыралар.

Урман дусларыбыз (4 сәгать)

Лексика: Аю, бүре, төлке, тиен, керпе, куян, урман, фил, жираф, арыслан, кечкенә, усал, хәйләкәр, куркак, яши, дус, Шүрәле.

11.

Аа хәрефе. Кыргый хайваннарның исемнәре

1

26.09


Тиешле мәгълүматны табу, билгеләү, сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу. [а] авазын дөрес әйтү, а хәрефен дөрес язарга өйрәтү

12.

Әә хәрефе. Исемнең күплек сан формасы

1

27.09


Өйрәнелә торган орфограммаларны ишетеп аңлау. Хәреф элементларын атау, башлану ноктасын билгеләү, үрнәк буенча язу.

13.

Оо хәрефе. Урман дусларыбыз

1

29.09


Билгеле күрсәтмә нигезендә эшли белү, нәтиҗә ясау. Баш һәм юл хәрефләрен язарга өйрәнү.Үз хезмәтеңне оештыра белү.

14.

Өө хәрефе. Нинди? соравы һәм аңа җавап формасы

1

03.10


Әңгәмәдәшенең фикерен тыңлый белү.


Спорт бәйрәме (8 сәгать)

Лексика: йөзә, сикерә, оча, йөгерә, нишли?, нишлиләр? кил, кил әле, бара, кайта, уйный

15.

Нн, ң хәрефләре. Боерык фигыльнең 2 нче зат берлек сан формасы

1

04.10


Биремне эшләгәндә, кулланылган кагыйдәне аңлаталар.


16.

Ии хәрефе. Боерык фигыльнең 2 нче зат берлек сан формасын ныгыту

1

06.10


Тексттан кирәкле төшенчә, мәгълүматны эзлиләр, табалар.


17.

Ыы хәрефе. Хикәя фигыльнең хәзерге заман 3 нче затта берлек сан формасы

1

10.10


Дәрес максатын дәрес нәтиҗәсе белән бәйләү.


18.

Уу хәрефе. Ризалык белдерү формасы

1

11.10


Парларда үз фикерен әйтәләр.

Чагыштыралар.

19.

Үү хәрефе. Ничә? соравы һәм аңа җавап формасы

1

13.10


Дәрестә үз эшчәнлекләренә нәтиҗә ясыйлар.

20.

Ттхәрефе. Уйный фигыленең Ι, IΙ затларда төрләнеше

1

17.10


Укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү

21.

Лл хәрефе.Кем белән уйныйсың? соравы һәм аңа җавап формасы

1

18.10


Укытучының соравына җавап бирәләр.


22.

Кк хәрефе. Тәртип саннары

1

20.10


Үзеңнең һәм иптәшеңнең җавабына бәя бирү.

Мәктәптә (5 сәгать)

Лексика: дәфтәр, китап, бетергеч, каләм, акбур, дәрес, рәсем, татар теле, укый, яза, рәсем ясый, җырлый, мәктәп, бүген, бар, кирәкме? бир әле, мә, ал, такта, нинди? пычрак,чиста, яхшы, матур, кирәк(ми), рәхмәт, кайда? өстәлдә, укучы, укытучы, начар, бас, утыр, татар теле, җыр.

23.

Уку-язу әсбапларының дөрес язылышы

1

24.10


Уку-язу әсбапларының кемгә икәнен, аларның барлыгын, юклыгын, кирәклеген хәбәр итү (сорау); үзеңә сорап алу, иптәшеңә тәкъдим итү.


24.

Мм хәрефе. Уку-язу әсбапларының кирәклеген әйтү, үзеңә сорап алу белү формасы

1

25.10


Тиешле мәгълүматны табу, билгеләү, сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу.

25.

Сс хәрефе. “Без дәрестә” темасы буенча әңгәмә

1

27.10


Орфограммаларны табу,билгеләү.

26.

Кайда? соравы һәм аңа җавап формасы

1

07.11


Чагыштыралар.Текст укыйлар.


27.

Рр хәрефе. “Мәктәптә” темасын йомгаклау

1

08.11


Укудагы уңышларга, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү

Йорт хайваннары һәм кошлары (9 сәгать)

Лексика: песи, эт, сарык, сыер, ат, кәҗә, дуңгыз, кош, әтәч, тавык, каз, үрдәк, кояш,оча, агач, алмагач, сандугач, җир, су, зур, укый, монда

28.

Вв хәрефе. Йорт хайваннары һәм кошлары исемнәре

1

10.11


Дустыңның тышкы кыяфәтен һәм характер сыйфатларын ачуда сүзләрне урынлы һәм аңлап куллану.

29.

Гг хәрефе. Яши фигыленең берлек сан I, ΙI зат формасы

1

14.11


Фикерне төгәл җиткерә белү. Мәгълүматны туплау өчен күмәк эш башкару.

30.

Дд хәрефе. Кая? соравы һәм аңа җавап формасы

1

15.11


Сүзләр, җөмләләр язу. Күнегүләр эшләү.

31.

Зз хәрефе. Хайваннарны сурәтләү

1

17.11


Әңгәмәдәшең белән аралашу калыбын төзү. Образга бәя бирү.


32.

Бб хәрефе. Кая? Кемгә? сораулары һәм аларга җавап формасы

1

21.11


Әңгәмәдәшнең аралашу холкы белән идарә итү; коммуникатив мәсьәләгә таянып фикерне төгәл итеп җиткерү.

33.

Пп хәрефе. Кайдан? соравы һәм аңа җавап формасы

1

22.11


Әңгәмәдәш белән контактны башлау, дәвам итү, тәмамлау.


34.

Ее хәрефе. Кая? кайда? кайдан? сораулары һәм аларга җавап формасы

1

24.11


Биремне эшләгәндә, кулланылган кагыйдәне аңлаталар.


35.

Ээ хәрефе. Исемнәрнең I зат берлек сан тартым белән төрләнеше

1

28.11


Үзара тикшерү, үз-үзләрен тикшерү үткәрәләр.

36.

Йй хәрефе. Тыныч йокы, хәерле иртә теләү

1

29.11


Әдәпле сүзләр кулланып, тормыштан алынган ситуацияләр буенча сөйләшү, киңәшләр бирү.


Бакчада (7 сәгать)

Лексика: 11-20 гә кадәр саннар, ачы, түгәрәк, баллы, кишер, яшелчә, помидор,шалкан, кыяр, бәрәңге, суган, кәбестә, җиләк, чия, карлыган, алма, лимон, груша, әфлисун, слива, миләш, кура җиләге, карбыз, кызыл, зәңгәр, яшел, ак, кара, сары, тәмле, тәмле түгел, яратам, бир әле, мә, ал, ничә сум, бирегез әле, җыя, чәчәк

37.

Жж хәрефе. Яшелчә исемнәренең дөрес язылышы

1

01.12


Сүзләр, җөмләләр язу.

38.

Кирәк, кирәкми сүзләре

1

05.12


Чылбыр буенча кабатлыйлар.Орфограммаларны табу,билгеләү.

39.

Җҗхәрефе. Җиләк-җимеш исемнәренең дөрес язылышы

1

06.12


Дәфтәргә күнегү эшләү, аңлату.Мисаллар китерү.

40.

Нинди? соравы һәм аңа җавап формасы

1

08.12


Укытучының һәм бер-берсенең сорауларына җавап бирәләр.


41.

Шшхәрефе. Нәрсә яратканны, яратмаганны әйтү, сорау формалары

1

12.12


Әңгәмәдәшнең аралашу холкы белән идарә итү; коммуникатив мәсьәләгә таянып фикерне төгәл итеп җиткерү


42.

Щщ хәрефе. “Безнең бакчада” темасы буенча әңгәмә

1

13.12


Лексик – грамматик күнекмәләрне камилләштерү .Җөмләдә дөрес куллана белү

43.

Чч хәрефе. Кем? нәрсә? нишли? сораулары һәм аларга җавап формалары

1

15.12


Сүз тәртибен дөрес кулланып җөмләләр төзү

Кыш җитте (11 сәгать)

Лексика: кыш, салкын, кар ява, җил, буран, җил исә, чаңгы, чана, әкрен, ярый, шуа, тау, яңа ел, Кыш бабай, Кар кызы, чыршы, яшел, бәйрәм, җитә, котлыйм, уенчык, шар, килә

44.

Хх хәрефе. Кыш билгеләре

1

19.12


Яңа лексик берәмлекләр үзләштерү

45.

Һһ хәрефе. Кышкы уенга чакыру

1

20.12


Әңгәмәдәш белән контактны башлау, дәвам итү, тәмамлау.


46.

Фф хәрефе. Кыш бабайга хат язабыз

1

22.12


Яңа лексиканы кулланып, хат язуга ирешү

47.

Цц хәрефе. Минем чанам бар төзелмәсе

1

09.01


Фикерне төгәл җиткерә белү.

48.

-мы/-ме сорау кисәкчәләрен кулланып, сорау бирү; раслау һәм инкарь итү

1

10.01


Алган белемнәрне мөстәкыйль куллана белү

49.

Кая? кайда? кайдан? сорауларына җавап бирү

1

12.01


Лексик – грамматик күнекмәләрне камилләштерү .

Җөмләдә дөрес куллана белү

50.

Яя хәрефе. “Яңа ел бәйрәме” темасы буенча әңгәмә

1

17.01


Сүз тәртибен дөрес кулланып җөмләләр төзү.

51.

Юю хәрефе. Һава торышы

1

18.01


План буенча сөйли белү.

52.

ь һәм ъ хәрефләре. Төсләрне белдерүче сыйфатлар.

1

20.01


Иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү, аларны чишү өчен алгоритм булдыру

53.

Татар алфавитындагы хәрефләр тәртибе

1

21.01


Укыганны гомумиләш-терә, нәтиҗә ясый, иң мөһим мәгълүматны аерып ала белү.

54.

Татар теленә хас авазларны кабатлау

1

23.01


Өйрәнелгән лексик, грамматик материалның үзләштерелү дәрәҗәсен тикшерү

Сәламәт бул (6 сәгать)

Лексика: баш, бит, чәч, борын, колак, авыз, кул, күз, аяк, бармак, авырта, сабын, тарак, сөлге, теш щеткасы, чистарта, юа, сөртә, тарый, сикерә

55.

Тән әгъзаларының исемнәре

1

30.01


Яңа лексик берәмлекләр үзләштерү. Сүз тәртибен дөрес кулланып , җөмләләр төзү.

56.

Кай җирең авырта? соравы һәм аңа җавап формасы

1

31.01


Сорау җөмләләр төзү күнекмәләрен камилләштерү.

Җөмлә ахырында сорау, нокта, өндәү куеп, язу күнекмәләрен гомумиләштерү

57.

Авырта фигыленең юклык формасы

1

02.02


Сүз тәртибен дөрес кулланып җөмләләр төзү.

58.

Шәхси гигиена предметларының исемнәре

1

06.02


Яңа лексик берәмлекләр үзләштерү

59.

Мин сабын белән кул юам төзелмәсе

1

07.02


Әңгәмәдәшенең фикерен тыңлый белү.


60.

Сәламәт бул!” темасын йомгаклау

1

09.02


Өйрәнелгән лексик, грамматик материалның үзләштерелү дәрәҗәсен тикшерү

Безнең гаилә (9 сәгать)

Лексика: әни, әти, апа, абый, сеңел, эне, әби, бабай, бәлеш, өй, тату, булыша, ю, юа, идән, яз, тамчы тама, эри, рәхәт, ошый, кошлар килә, көн җылы, яз җитә, ни өчен?, котлыйм, бәхет телим, бүләк, 8 нче Март

61.

Гаилә әгъзаларының исемнәре

1

20.02


Яңа лексик берәмлекләр үзләштерү. Сүз тәртибен дөрес кулланып , җөмләләр төзү.

62.

Минем гаиләм” темасы

1

21.02


Җөмлә ахырында сорау, нокта, өндәү куеп, язу күнекмәләрен гомумиләштерү

63.

Гаилә әгъзаларының нишләгәнен әйтү

1

24.02


Сорау җөмләләр төзү күнекмәләрен камилләштерү.


64.

Яз фасылы

1

27.02


План буенча сөйли белү.

65.

Язгы көн

1

28.02


Фикерне төгәл җиткерә белү.

66.

Һава торышы

1

02.03


Укытучы ярдәме белән максат кую, эшне планлаштыру.

67.

8 нче Март – әниләр бәйрәме

1

06.03


Җөмлә ахырында сорау, нокта, өндәү куеп, язу күнекмәләрен гомумиләштерү

68.

Бәйрәм белән котлый белү

1

07.03


Котлау язу күнекмәләрен мөстәкыйль куллана белү

69.

Мин бүләк бирәм” төзелмәсе

1

09.03


Алган белемнәрне мөстәкыйль куллана белү

Татар халык ашлары (7 сәгать)

Лексика: кунак, ярый, ярамый, уз, туган көн, кайчан? бәлеш, гөбәдия, чәкчәк, өчпочмак, ипи, эшли, пешерә, ит, савыт-саба, тәлинкә, чынаяк, чәнечке, кашык, пычак, эчә, ашый, тәмле, кунак

70.

Татар халык ашларының исемнәре

1

13.03


Яңа лексик берәмлекләр үзләштерү. Сүз тәртибен дөрес кулланып , җөмләләр төзү.

71.

Ризыкларның тәмле булуын әйтү

1

14.03


Әңгәмәдәш белән контактны башлау, дәвам итү, тәмамлау.


72.

Кунакта

1

16.03


Табын янында үз-үзеңне тоту буенча киңәшләр бирә белү. иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү, аларны чишү өчен алгоритм булдыру;

73.

Кунакны каршы алу

1

30.03


Әңгәмәдәш белән контактны башлау, дәвам итү, тәмамлау.

74.

-мы/-ме сорау кисәкчәләрен кулланып мәгълүмат алу

1



Кисәкчәләрнең мәгънәләрен ачыклау өстендә эшләү. Кисәкчәләрнең дөрес язылышы буенча кагыйдәләр үзләштерү, язмада куллану.

75.

Туган көн – зур бәйрәм

1

03.03


Алган белемнәрне мөстәкыйль куллана белү

76.

Туган көн белән котлау

1

04.04


Котлау язу күнекмәләрен мөстәкыйль куллана белү

Кибеттә (8 сәгать)

Лексика: сөт, май, чәй, ипи, сыр, шикәр, конфет, кефир, сок, чынаяк, чәйнек, тәлинкә, чәнечке, кашык, пычак, чалбар, итәк, итек, яулык, бүрек, бияләй, башлык, күлмәк, сум

77.

Ашамлык исемнәре

1

06.04


Укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү.

78.

Эч, аша фигыльләренең I, ΙI, ΙIΙ затта берлек саны

1



Эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра белү

79.

Нәрсә ашыйбыз, нәрсә эчәбез

1

10.04


Билгеле күрсәтмә нигезендә эшли белү, нәтиҗә ясау.

80.

Савыт-саба исемнәре

1

11.04


Яңа лексик берәмлекләр үзләштерү. Сүз тәртибен дөрес кулланып , җөмләләр төзү.

81.

Кибеттә савыт-саба сатып алу

1

13.04


Иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү, аларны чишү өчен алгоритм булдыру

82.

Савыт-саба кибетендә

1

17.04


Әңгәмәдәш белән контактны башлау, дәвам итү, тәмамлау.

83.

Кием атамалары

1

18.04


Яңа лексик берәмлекләр үзләштерү. Сүз тәртибен дөрес кулланып , җөмләләр төзү.

84.

Исемнәрнең берлек санда тартым белән төрләнеше

1

20.04


Алган белемнәрне мөстәкыйль куллана белү

Без шәһәрдә яшибез (8 сәгать)

Лексика: безнең, бик, матур, зур, киң, урам, йөри, Татарстан шәһәрләре исемнәре

85.

Шәһәрдә

1

24.04


Мәгълүматны туплау өчен күмәк эш башкару.

86.

Безнең шәһәр

1

25.04


Тиешле мәгълүматны табу, билгеләү, сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу

87.

Мин транспортта барам” төзелмәсе

1

27.04


Өйрәнгән грамматик структураларны дөрес куллану

88.

Татарстан шәһәрләре исемнәре

1

01.05


Ялгызлык исемнәрнең язылышын истә калдыру

89.

Исемнең юнәлеш килеше

1

02.05


Лексик –грамматик материалны ныгыту

Җөмләдә дөрес куллана белү

90.

Исемнең чыгыш килеше

1

04.05


Парларда үз фикерен әйтәләр.

Чагыштыралар.

91.

Исемнәрнең

урын-вакыт килеше

1

09.05


Лексик –грамматик материалны ныгыту

Җөмләдә дөрес куллана белү

92.

Шәһәрдә” темасын йомгаклау

1

11.05


Лексик – грамматик күнекмәләрне камилләштерү

Җәй җитә (7 сәгать)

Лексика: җәй, көн, елга, күл, җиләк, гөмбә, Сабантуй

93.

Җәй җитә” темасы

1

15.05


Җәйге табигать турында сөйли белү.

94.

Күңелле җәй

1

16.05


Җәйге табигать турында сөйли белү.

95.

Җәйге ял

1

17.05


Җәй көне нишләвең турында әйтә белү.

96.

Күчереп язу. “Безнең шәһәр” тестыннан өзек

1

18.05


Текстны дөрес каллиграфия белән, төзәтүләрсез, хатасыз язу.

97.

Сабантуй - милли бәйрәм

1

22.05


Сабантуй бәйрәме турында фикер алышу.

98.

Без Сабантуйга барабыз

1

23.05


Сабантуйда нишләвең турында әйтә белү.

99.

Җәй җитә” темасын йомгаклау

1

25.05


Өйрәнелгән лексик, грамматик материалның үзләштерелү дәрәҗәсен тикшерү




Автор
Дата добавления 29.09.2016
Раздел Другое
Подраздел Рабочие программы
Просмотров45
Номер материала ДБ-221322
Получить свидетельство о публикации

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх