Инфоурок Начальные классы Рабочие программыРабочая программа по технологию

Рабочая программа по технологию

Скачать материал

Аңлатма язуы

 

1.Предметның укыту планындагы урыны:

 Технология “Технология” фәннәре белем бирү өлкәсенә карый.       

Программа 2016 – 2017 нчы уку елына атнага 1 сәгать исәбеннән (ел буена барысы 34 сәгать) төзелә.

 

2.Укыту предметын үзләштерүнең шәхси, метапредметлы һәм предметлы нәтиҗәләре Шәхси нәтиҗәләр:

- укучының  үз социаль ролен кабул итүе һәм үстерүе; уку эшчәнлегенә карата мотивация барлыкка китерү, үстерү;                                                        

 - әхлак нормалары, социаль дөреслек һәм  ирек турында күзаллауларга нигезләнеп, мөстәкыйльлек һәм җаваплылык хисен устерү;                             

 - эстетик ихтыяҗ, кыйммәтләр һәм тойгы формалаштыру;  

- төрле ситуацияләрдә яшьтәшләр һәм олылар белән хезмәттәшлек итү күнекмәләре   булдыру, конфликтны булдырмый калу һэм конфликтлы ситуацияләрдән чыгу юлын табарга   өйрәнү;  

 - куркынычсыз, сәламәт яшәү рәвеше ,  иҗади хезмәткә мотивация, материаль һәм рухи кыйммәтләргә сакчыл караш формалаштыру. 

Предметнәтиҗәләре:                                                                                                                                                                                                                            - куркынычсызлык кагыйдәләрен өйрәнү,

- үз – үзеңә хезмәт күрсәтү күнекмәләрен булдыру;  

- материаль кыйммәткә ия булган иҗат әсәрләре тудырганда кирәк булган аеруча мөһим дизайн кагыйдәләре турында беренчел белем туплау;           

 - кеше һәм җәмгыять тормышында хезмзтнең әһәмияте турында күзаллау булдыру;                                                                                                                                                             - алган белемнәрне класс һәм  бүлмәләрне бизәгәндә, дусларыга бүләк ясаганда кулланырга өйрәнү;                                                                                                                        

  - күмәк, ярдәмләшеп, хезмәттәшлек итеп, планлаштырып һәм оешкан төстә эшләүнең беренчел күнекмәләрен булдыру.  

       Метапредметлы  нәтиҗәләр:    

       Шәхескә юнәлтелгән  УУГ:

- үз уңышларың/уңышсызлыкларың сәбәпләре турында фикер йөртү;

- үз мөмкинлекләреңне бәяләү;

- башкаларның фикерен хөрмәт белән кабул итү;

-үз зшчәнлегенең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ формалашу;

- мәгънә барлыкка китерү(“Минем өчен моның нинди мәгънәсе һәм әһәмияте бар?”)

- үз сүзләрең һәм гамәлләрең өчен җаваплылык.

Танып белү  УУГ:

- күзәтүләр, дәреслек материалын өйрәнүләр аша яңа белемнәр табу;

- табылган мәгълүматны эшкәртү, чагыштыру, нәтиҗә ясау;

- мөстәкыйль рәвештә нигезләмә һәм критерийлар сайлап, чагыштыру, сериацияһәм классификация башкарырга;

- рәсем, схема, сызым, эскиз, шаблон, өлгеләр кулланырга;

- фикерләүдә логик чылбыр төзергә.

          Регулятив (көйләгеч)  УУГ:

- иптәшләре белән хезмәттәшлектә яңа уку мәсьәләсен куярга;

- укытучы ярдәмендә бирелгән биремне анализларга, билгеле һәм билгесезләрне аерып алырга;

 - кагыйдә, инструкцияләрне истә тотарга һәм шуларга ияреп гамәлләр кылырга;

 - уку эшчәнлегенең үзең өчен әһәмиятен, мәгънәсен һәм сарыф ителгән вакытны, көчне бәяләргә;

 - ирешеләчәк нәтиҗәне алдан фаразларга;

 - яңа уку мәсьәләсен чишүгә керешкәнче үз мөмкинлекләреңне мөстәкыйль бәяләргә;

- укытучы күзәтүе астында төзелгән план буенча эшләү, чагыштыру.

Коммуникатив УУГ:

партадаш күрше белән яисә төркемдә хезмәттәшлек итәргә;

- килешергә һәм уртак эшчәнлектә гомуми чишелешкә килергә;

- төрле карашларны исәпкә алырга һәм хезмәттәшлектә төрле позицияләр координациясенә омтылырга;

- төрле технологик мәсьәләләрне нәтиҗәле чишү өчен үз эшчәнлегеңне планлаштырырга һәм көйләргә;

Предметны укыту программасына нигезләнеп үзләштерү нәтиҗәләре

Ясалма материаллар .Кәгазь һәм картон  белән эшләү” бүлеге

Укучы белергә тиеш: дәресләрдә кулланылган кәгазь төрләрен, картонның үзлекләре: төс, ныклыгы, калынлыгы, бөгелүчәнлеге, өслеге. Кәгазь һәм картонның үзлекләрен чагыштыра.

Сызымның линияләрен билгели белергә.Шартлы график сурәтләрне уку.Гади сызымга, эскизга таянып, детальләрне тамгалау. Рәсем, гади сызым, эскиз, схема ярдәмендә эшләнмәләр ясый.

Кәгазь һәм картон эшкәртү өчен эш кораллары һәм җайланмалар: гади карандаш, кайчы, пычак, без, линейка, почмаклык, бортлы линейка, клей өчен пумала, шаблоннар, пычак һәм без белән эшләү өчен тишекле такта. Кайчы, пычак, без белән эшләгәндә куркынычсызлык кагыйдәләре.

“Текстиль материаллар” бүлеге

Укучы белергә тиеш:  Текстиль материаллар турында гомуми күзаллау, аларны тормышта практик куллану.Дәресләрдә кулланылган тукымаларның төрләре: үсемлекләрдән һәм хайваннардан алынган.Төп үзлекләре буенча тукымаларны чагыштыру, сайлау.Парлы детальләр ясаганда тукымаларны сакчыл  куллану.

Дәресләрдә кулланылган җепләр: тегү,  чигү өчен мулине. Эшләнмәләр ясаганда үзлекләре буенча җепләр сайлау.

Текстиль материалларны эшкәрткәндә кораллар һәм җайланмалар: тегү һәм чигү энәләре, башлы энәләр, кайчы, акбур, өлгеләр.Энә һәм булавкиларны сакчыл куллану, куркынычсызлык кагыйдәләре.

  Текстиль материалларны кулдан эшкәрткәндә төп технологик операцияләр : җепләрне үлчәү, төйнәү, күчергеч ярдәмендә тамгалау, өлге ярдәмендә детальләр тамгалау, кайчы белән кисү, детальләрне тегү, чигү.

   Практик эшләр: чигелгән картиналар, китап тышлары, открыткалар, закладкалар, аппликацияләр, бармак курчак театры өчен курчаклар, эленмәләрясый белергә.

Металллар”бүлеге

Укучы белергә тиеш:  Фольганың үзлекләре: төсе, ялтыравы, калынлыгы, ныклыгы, бегелүчәнлеге,  форманы саклау үзлеге.

  Тамгалаганда материалларны сакчыл куллану.

  Металларны эшкәрткәндә кораллар һәм җайланмалар: кайчылар, шариклы ручканың буш стержены, такта.

  Металларны кулдан эшкәрткәндә төп технологик операцияләр : күз белән тамгалау, шаблон буенча, кайчы белән кисү, бору.

Практик эшләр: яңа елга уенчыклар , картоннан ясалган фигураларның детальләрен беркетә белергә.

“Үтильләштерелгән материаллар”бүлеге

Укучы белергә тиеш:  Материалларның төре: күләмле пластмасс капсулалар.

  Үтильләштерелгән материалларны эшкәрткәндә кораллар һәм җайланмалар:кайчы, без, фломастер, без белән эшләү өчен такта. Кайчы һәм без белән эшләгәндә куркынычсызлык кагыйдәләре.

Үтильләштерелгән материалларны кулдан эшкәрткәндә төп технологик операцияләр : шаблон буенча тамгалау, кайчы белән кисү, без белән тишү, детальләрне җыю.

Практик эшләр: уенчык-сувенирлар ясый белергә.

“Конструкторлаштыру һәм модельләштерү” бүлеге

Укучы белергә тиеш: Конструкциянең төрле төрләрен һәм аларны җыю алымнарын. Эшләнмәгә төп таләпләрне (материалның туры килүе).

  Схема, гади сызым, эскиз һәм бирелгәннәр буенча конструкторлаштыру һәм модельләштерүне.

“Компьютерда эшләү практикасы . Компьютер һәм аның төп җайланмалары”бүлеге

Укучы белергә тиеш: Компьютерга ялганучы өстәмә җайланмалар. Мәгълүматны белдерү рәвешләре. Дисковод. Электрон диск белән эшләү алымнары, аны саклау. 

      Компьютерда эшне оештыру. Компьютерны эшкә әзерләү. Компьютерны дөрес сүндерү.Компьютер белән эшләгәндә куркынычсызлык кагыйдәләре һәм санитария нормалары.

 Тычкан. Тычканның төзелеше.  Тычкан беләнэшләү алымнары. Компьютер программасы. Компьютер белән эшләүнең беренчел төшенчәләре. Тычкан ярдәмендәкомпьютер  программасының эшен идарә итү.

Клавиатура – компьютерга мәгълүмат кертү җайланмасы. Клавиатурада эшләгәндә санитар-гигиена нормаларын үтәү.

 

 

 

 

 

                                  3. Укыту предметының эчтәлеге

 

Бүлек исемнәре

Бүлекнең кыскача эчтәлеге

Сәг.

саны

1

Ясалма материаллар

Кәгазь һәм картон  

 

Дәресләрдә кулланылган кәгазь төрләре: төсле  һәм  принтер өчен, киптергеч, күчергеч, креп, калька.  Кәгазьнең үзлекләре: төс, үтә күре-нүчәнлеге, калынлыгы, ныклыгы, өслеге..

Картонны тормышта практик куллану; дәресләрдә кулланылган картон төрләре:төсле, тартма ясый торган, гофрланган. Картонның үзлекләре: төс, ныклыгы, калынлыгы, бөгелүчәнлеге, өслеге. Кәгазь һәм картонның үзлекләрен чагыштыру.

Эшләнмәләр ясаганда үзлекләрен һәм тышкы билгеләрен исәпкә алып, картон сайлау. Күз белән чамалап, күчергеч аша, шаблон буенча, линейка һәм почмаклык кулланып үлчәгәндә кәгазь һәм картонны сакчыл куллану.Практик мәсьәләләр чишкәндә гади сызым, эскиз, схемалар куллану. Сызымның линияләрен билгеләү.Шартлы график сурәтләрне уку.Гади сызымга, эскизга таянып, детальләрне тамгалау. Рәсем, гади сызым, эскиз, схема ярдәмендә эшләнмәләр ясау.

Кәгазь һәм картон эшкәртү өчен эш кораллары һәм җайланмалар: гади карандаш, кайчы, пычак, без, линейка, почмаклык, бортлы линейка, клей өчен пумала, шаблоннар, пычак һәм без белән эшләү өчен тишекле такта. Кайчы, пычак, без белән эшләгәндә куркынычсызлык кагыйдәләре.

  Кәгазь һәм картонны кулдан эшкәрткәндә төп технологик операцияләр: үлчәү, кайчы белән кисү, пычак белән кисү, без белән тишү, бөкләү, бору, детальләрне җыю һәм беркетү, үрү, аппликация, киптерү.

  Практик эшләр: яңа елга эленмәләр,  декоратив композицияләр, тартмалар, язу кирәк-яяракларын кую өчен подставкалар, планшетлар,театр өчен хәрәкәт итүче картон фигуралар.

9

2

Текстиль материаллар

  Текстиль материаллар турында гомуми күзаллау, аларны тормышта практик куллану.Дәресләрдә кулланылган тукымаларның төрләре: үсемлекләрдән һәм хайваннардан алынган.Төп үзлекләре буенча тукымаларны чагыштыру, сайлау.Парлы детальләр ясаганда тукымаларны сакчыл  куллану.

Дәресләрдә кулланылган җепләр: тегү,  чигү өчен мулине. Эшләнмәләр ясаганда үзлекләре буенча җепләр сайлау.

Текстиль материалларны эшкәрткәндә кораллар һәм җайланмалар: тегү һәм чигү энәләре, башлы энәләр, кайчы, акбур, өлгеләр.Энә һәм булавкиларны сакчыл куллану, куркынычсызлык кагыйдәләре.

  Текстиль материалларны кулдан эшкәрткәндә төп технологик операцияләр : җепләрне үлчәү, төйнәү, күчергеч ярдәмендә тамгалау, өлге ярдәмендә детальләр тамгалау, кайчы белән кисү, детальләрне тегү, чигү.

   Практик эшләр: чигелгән картиналар, китап тышлары, открыткалар, закладкалар, аппликацияләр, бармак курчак театры өчен курчаклар, эленмәләр, коллаж.

5

3

Металллар

 

 

Дәресләрдә кулланылган металллар: фольга, чыбык. Фольганың үзлекләре: төсе, ялтыравы, калынлыгы, ныклыгы, бегелүчәнлеге,  форманы саклау үзлеге.

  Тамгалаганда материалларны сакчыл куллану.

  Металларны эшкәрткәндә кораллар һәм җайланмалар: кайчылар, шариклы ручканың буш стержены, такта.

  Металларны кулдан эшкәрткәндә төп технологик операцияләр : күз белән тамгалау, шаблон буенча, кайчы белән кисү, бору.

Практик эшләр: яңа елга уенчыклар , картоннан ясалган фигураларның детальләрен беркетү.

1

4

Үтильләштерелгән материаллар

  Материалларның төре: күләмле пластмасскапсулалар.

  Үтильләштерелгән материалларны эшкәрткәндә кораллар һәм җайланмалар:кайчы, без, фломастер, без белән эшләү өчен такта. Кайчы һәм без белән эшләгәндә куркынычсызлык кагыйдәләре.

Үтильләштерелгән материалларны кулдан эшкәрткәндә төп технологик операцияләр : шаблон буенча тамгалау, кайчы белән кисү, без белән тишү, детальләрне җыю.

Практик эшләр: уенчык-сувенирлар ясау.

3

5

Конструкторлаштыру һәм модельләштерү

Эшләнмәнең конструкциясе турында төшенчә. Конструкциянең төрле төрләреһәм аларны җыю алымнары. Эшләнмәгә төп таләпләр (материалның туры килүе).

  Схема, гади сызым, эскиз һәм бирелгәннәр буенча конструкторлаштыру һәм модельләштерү.Практик эшләр.  

6

6

Компьютерда эшләү практикасы

Компьютер һәманың төп җайланмалары

 

 

 

Компьютер белән эшләү

 

 

 

 

 

 

 

 

Инструментальпрограммалар белән эшләү технологиясе

Компьютер мәгълүмат белән эшләү өчен универсаль техник чара. Компютерның төп җайланмалары һәм аларның үзлекләре.

Компьютерга ялганучы өстәмә җайланмалар. Мәгълүматны белдерү рәвешләре. Электрондиск. Дисковод. Электрон диск белән эшләү алымнары, аны саклау. 

      Компьютерда эшне оештыру. Компьютерны эшкә әзерләү. Компьютерны дөрес сүндерү.Компьютер белән эшләгәндә куркынычсызлык кагыйдәләре һәм санитария нормалары.

 Тычкан. Тычканның төзелеше.  Тычкан беләнэшләү алымнары. Компьютер программасы. Компьютер белән эшләүнең беренчел төшенчәләре. Тычкан ярдәмендәкомпьютер  программасының эшен идарә итү.

Клавиатура – компьютерга мәгълүмат кертү җайланмасы. Клавиатурада эшләгәндә санитар-гигиена нормаларын үтәү.

Графические редакторны эшләтеп җибәрү һәм аның эшен тәмамлый белү.Рәсемнәрне йөкли һәм саклый белү. Рәсем иҗат итү һәм алар өстендә төрле гамәлләр башкара  белү.

10

 

2

 

 

5

 

 

 

 

3

 

 

 

 

 

 

 

4. Укыту - тематик планы

                                             

Бүлек исемнәре

Сәгать саны

1

Ясалма материаллар

Кәгазь һәм картон 

9

2

Текстиль материаллар

5

3

Металллар

 

1

4

Үтильләштерелгән материаллар

3

5

Конструкторлаштыру һәм модельләштерү

 

6

6

Компьютерда эшләү практикасы

Компьютер һәманың төп җайланмалары

Компьютер белән эшләү

Инструменталь  программалар белән эшләү технологиясе

10

Барысы:

 

34

 

 

 

 

5. Календарь –тематик план

Дәрес

Дәрес темасы

Вакыты

Искәрмә

план

факт

1

Язу кирәк-яраклары өчен аскуйма ясау

 

 

 

2

Ачыла торган капкачлы тартма ясау

 

 

 

3

Һава циркуляциясен күрсәтүче прибор.

 

 

 

4

Почмак үлчәгеч ясау

26.09

 

 

5

Гофрланган картоннан котлау открыткасы ясау.

3.10

 

 

6

Декоратив панно

10.10

 

 

7

Картоннан театр өчен хәрәкәт элементлары булган фигуралар ясау.

17.10

 

 

8

Открытка-ландшафт

24.10

 

 

9

Яңа ел уенчыклары

7.11

 

 

10

Җепләрдән аппликация

14.11

 

 

11

Эшләнмәләрне чигеп декоратив бизәү.

21.11

 

 

12

Тукымадан  эленмәләр әзерләү.

28.11

 

 

13

Бармак театры өчен курчаклар ясау.

5.12

 

 

14

Картон нигезгә җепләрдән графика

12.12

 

 

15

Фольгадан уенчыклар

19.12

 

 

16

Пластмасс капсулалардан уенчык-сувенирлар

9.01

 

 

17

Пластмасс капсулалардан уенчык-сувенирлар

16.01

 

 

18

Пластмасс капсулалардан уенчык-сувенирлар

23.01

 

 

19

Конструкторның детальләре белән эшләү алымнары

30.01

 

 

20

Сәгат моделе ясау

6.02

 

 

21

Арба-платформа

13.02

 

 

22

Проект «машиналар паркы»

20.02

 

 

23

Проект «Авыл хуҗалыгы техникасы паркы»

27.02

 

 

24

Проектлар конкурсы

6.03

 

 

25

Компьютер җайланмалары

13.03

 

 

26

Компьютер

 

 

 

27

Компьютерда эшләгәндә куркынычсызлык кагыйдәләре һәм санитария нормалары.

 

 

 

28

Компютерга төп җайланмалары.

 

 

 

29

Мәгълүмат тапшыручылар.

 

 

 

30

Арадаш аттестация

 

 

 

31

Электрон диск белән эшләү

 

 

 

32

Компьютер программалары

 

 

 

33

Тычкан белән эш Компьютерның клавиатурасы. График редакторлар.

 

 

 

34

Йомгаклау. Мин компьютерда эшли беләм

 

 

 

 

Укучыларның белем- күнекмәләренә  таләпләр

-авыл хуҗалыгы техникасы белән бәйле профессияләр, аларның үзенчәлекләре турында сөйләргә;

-биремнәрне анализларга, хезмәт процессын планлаштырырга һәм эшне этаплап башкаруга контроль ясарга;

-коллектив эшләгәндә килешергә һәм уртак эшчәнлектә гомуми чишелешкә килергә;

-кагыйдә, инстркуцияләрне истә тотарга һәм шуларга ияреп гамәлләр кылырга;

-үзлекләре буенча картон сайларга;

-инструментлар белән эшләгәндә куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә;

-яктыга куеп, линейка һәм почмаклык белән билгеләгәндәматериалларны сакчыл кулланырга;

-гади техник документация белән эшләргә; гади сызымнарны һәм эскизларны укырга, шуларны кулланып эшләргә;

-үзлекләренә карап, материал сайларга (картон, текстиль материаллар, үтильләштерелгән материаллар), аларны кулдан эшкәртүнең төп алымнары;

-детальләрне тоташтыру төрләре;

-төрләрне үзгәртү һәм детальләрне тоташтыру алымнары буенча конструктив характердагы гади мәсьәләләрне чишү;

-модельләрне  үзгәртү һәм модельләштерү;

-рәсем, гади сызым, эскиз, үрнәк һәм план нигезендә катлаулы булмаган эшләнмәләр ясау.

-компьютерда эшләгәндә эшне оештыру кагыйдәләре турында сөйләү;

-компьютерның төп җайланмаларын атарга (системаблогы, монитор, клавиатура, тычкан, наушниклар, микрофон);

-өстәмә компьютер җайланмаларын атарга (принтер, сканер, модем, цифрлы фотоаппарат, цифрлы видеокамера, видеопроектор, тавыш колонкалары);

-компьютерда эшләгәндә куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә;

-компьютерны яндырырга һәм сүндерергә;

-дисковод һәм  электрон диск белән эшләргә;

-тычкан белән эшләү алымнары;

-текст һәм сурәтләр белән эшләргә;

-клавиатура белән эшләгәндә санитар- гигиена кагыйдәләрен үтәү.

-үз регионыңның хезмәт династиясе традицияләрен бәяләргә;

-проект эшчәнлеге: информация җыю, яхшы вариантны сайлау, эшләнмәне сынап карау;

-төрле мәгълүмат чыганакларын кулланып, кирәкле мәгълүматны табарга.

 

Укыту процессын тәэмин  итү өчен кулланыла торган   укыту- методик, материаль-техник   ресурслар :

1.      Т.М Рагозина. Технология: 3 класс; методическое пособие/ Т.М.Рагозина – М.: Академкнига/ Учебник, 2012

2.  Е.А. Румянцева Аппликация. Простые поделки.- М. Издательство «Айрис-пресс», 2009

             

Укыту процессының матди-техник тәэмин ителеше

1. мультимедия проекторы,

2. Магнитофон

3. Ноутбук

4. Проектор

5. Тавыш көчәйткечләр

 

 

 

 

 

 

 

 

                                                                                                                             Приложение

Лист изменений в календарно-тематическом планировании

записи

Дата

Изменения,

внесенные в КТП

Причина

Согласование с заместителем директора по УР

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

                                                                                                                                  Кушымта

2016- 2017 нчы уку  елында 3  нче класста  технологиядән

арадаш аттестация өчен үрнәк  биремнәр

       1. Кәгазьдән түгәрәк кисеп алганда,...

а) кайчы белән түгәрәк тирәли кисеп барасың;

ә) түгәрәк сызылган эшләнмәне әйләндерә барып кисәсең.

      2. Клейны кая сыларга?

          а)  эшләнмәнең нигезенә;

          ә)  ябыштырыласы детальгә.

      3. Түбәндәге төркемнәрнең кайсы хезмәт кораллары?

          а) җеп, бау, скрипка, тәлинкә, машина, компьютер;

          ә) кайчы, лейка, чүкеч, бору, инә, ачкыч, ручка, чүмеч.

      4.  Савыт-сабаны юуның дөрес тәртибен билгелә.

          а) махсус губка яисә чүпрәк, порошок яисә югыч матдә белән юу, чайкау, суы саркырга кую, урынына тезү;

          ә) порошоклы су белән юып, тезеп кую.

      5. Кайчы белән эшләгәндә кайсы кагыйдә үтәлергә тиеш?

          а) кешегә бөтенләй бирмәскә;

          ә) иптәшеңә биргәндә,кисә торган ягыннан тотып бирергә;

          б) иптәшеңә тоткасыннан тотып бирергә.

      6. Бүлмә гөлләрен үстерүнең төгәл ысулын билгелә.

          а) туфракка орлык чәчү, карап үстерү, әзер орлыкларын җыю;

          ә) орлыкны әзерләү, туфракны әзерләү, орлыкны чәчү, үсемлекне карау, орлыкларны җыю.

      7.Нинди ысул оригами дип атала?

          а) кәгазьне бөкләү юлы  белән эшләү;

          ә)кәгазьне ябыштыру юлы  белән эшләү;

      8. Аппликация – ул...

          а) кәгазь яисә тукыма өслеккә төсле детальләрне беркетү;

          ә)кәгазьне бөкләү юлы  белән эшләү.

      9. Энә белән эшләгәндә, кайсы кагыйдәләрне үтәргә кирәк?

         а) энә кирәк чакта яныңда булсын өчен киемеңә генә кадап йөрергә, энәдә җеп калдырмаска. 

         ә) энәне махсус кадавычка яисә энә тартмасына куярга, энә белән эшләгәндә уймак кияргә,  кешегә биргәндә-савыты белән

          бирергә,  энәне җеп белән  калдырырга.

    10. Дәрестә пластилин белән эшләгәндә...

        а) ни телисең, шуны ясарга ярый;

        ә) укытучы рөхсәтеннән башка эшкә тотынма!

        б) эш урынын дөрес әзерлә, укытучының аңлатканын игътибар белән тыңла, пластилинны кул белән генә йомшартып эшкә тотын!

Бәяләү нормалары һәм критерийлары

“5” ле билгесе куела:

Биремнәрне хатасыз башкарса.

Биремнәрне хатасыз башкарып,  бер төзәтү булса.

 “4” ле билгесе куела:

                Эштә 2 хата җибәрелсә.

 “3” ле билгесе куела:

     Ярты эш дөрес булса.

 “2” ле билгесе куела:

                Яртыдан күбрәк эш дөрес башкарылмаса.

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Рабочая программа по технологию"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Копирайтер

Получите профессию

Бухгалтер

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 663 820 материалов в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 24.03.2017 413
    • DOCX 48.8 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Хасанова Гульсия Ахматовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Хасанова Гульсия Ахматовна
    Хасанова Гульсия Ахматовна
    • На сайте: 9 лет и 5 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 26325
    • Всего материалов: 33

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Технолог-калькулятор общественного питания

Технолог-калькулятор общественного питания

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Актуальные вопросы теории и методики преподавания в начальной школе в соответствии с ФГОС НОО

72 ч.

2200 руб. 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 390 человек из 66 регионов
  • Этот курс уже прошли 2 218 человек

Курс повышения квалификации

Использование элементов театрализации на уроках литературного чтения в начальной школе

36 ч. — 144 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 62 человека из 27 регионов
  • Этот курс уже прошли 492 человека

Курс повышения квалификации

Ресурсы библиотерапии в работе с детьми дошкольного и младшего школьного возраста

72/144/180 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 49 человек

Мини-курс

Анализ межпредметных связей: связь педагогики с научными дисциплинами

10 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Эффективная работа с Wildberries: от создания личного кабинета до выбора продукта

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 35 человек из 19 регионов

Мини-курс

Инвестиционные проекты: оценка, эффективность и стратегии

8 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе