Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Свидетельство о публикации

Автоматическая выдача свидетельства о публикации в официальном СМИ сразу после добавления материала на сайт - Бесплатно

Добавить свой материал

За каждый опубликованный материал Вы получите бесплатное свидетельство о публикации от проекта «Инфоурок»

(Свидетельство о регистрации СМИ: Эл №ФС77-60625 от 20.01.2015)

Инфоурок / Начальные классы / Рабочие программы / Рабочая программа по Уку (татарская литература) 4 класс
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 28 июня.

Подать заявку на курс
  • Начальные классы

Рабочая программа по Уку (татарская литература) 4 класс

библиотека
материалов

Аңлатма язуы

Әдәби уку фәне Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының “Татар әдәбиятыннан гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты” нигезендә һәм МБОУ “Латыш урта мәктәбе”нең укыту планына нигезләнеп төзелде. Программа Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән “Башлангыч гомуми белем бирү программалары” исемле, 2010 елда, Казан “Мәгариф” нәшриятында иҗат ителгән җыентыкка нигезләнеп төзелде.

Уку китабы” дәреслеге дүртъеллык башлангыч татар мәктәбенең 4 нче сыйныфы өчен Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы тарафыннан расланган. Казан “Мәгариф” нәшрияте, 2010 нчы ел. Программа атнага 1 сәгатьтән, елга 34 сәгать итеп төзелгән.

Уку — сөйләм эшчәнлегенең бер төре. Процесс буларак ул барлык телләрдә дә бертөрле: сүзнең график формасын аваз формасына күчерү. Уку — шул ук вакытта танып белү эшчән­легенең нигезе, аның төп ысулы. Шуңа күрә уку дәреслә­ренең төп бурычы — укучыларда йөгерек, аңлы, сәнгатьле уку күнекмәләре булдыру, текст һәм китап белән эшләү осталыгы тәрбияләү. Уку тизлеге — укучыларның яхшы укуына шарт булып торган иң мөһим фактор. Уку процессында оператив хәтер һәм тотрыклы игътибар үсеш ала, баланың акыл хезмәтенә сәләте исә шушы ике күрсәткечкә бәйле.

Күп укыган бала тиз укый. Шуңа күрә башлангыч сыйныфларда китап укуга һәвәслек тәрбияләү, әдәбиятны сүз сәнгате буларак кабул итәргә өйрәтү мөһим мәсьәлә булып тора. Уку күнекмәләре укуга һәвәслек белән бергә генә үсеш алырга мөмкин.

Әдәби уку дәресенә түбәндәге бурычлар куела:

- баланы матур әдәбият әсәрләре дөньясына алып керү һәм сүз сәнгатенең образлыгын аңларга өйрәнү;

- төрле жанрдагы әдәби әсәрләр белән таныштыру;

- яңа китаплар белән танышуга, элеккеләрен кабат укуга теләк тәрбияләү, китап укудан ләззәт, хозурлык табарга өйрәтү;

- әсәрне уку – аның “серенә” төшенү, авторның позициясен, язылганга мөнәсәбәтен ачарга өйрәтү, автор белән аралашу өчен уку;

-әдәби әсәрдәге сүзне укучының игътибар үзәгенә кую;

-аны образлар тудыру алымы, авторның фикерен, уйларын, хисләрен белдерүче чара, автор ачкан могҗиза буларак кабул итәргә өйрәтү;

-укучыларның әсәрне эмоциональ- эстетик кабул итүенә ирешү, хисләр сферасын әхлакый, рухи матурлык тойгылары белән баету;

-әдәби әсәрләрне укыганда, балаларның акылын,фикерләвен, ихтыярын, хисләрен һәм рухи ихтыяҗларын үстерү.

Сүз сәнгате белән таныштыру максатыннан, IV сый­ныфта әдәбият белеменнән мәгълүматлар бирелә: автор турында белешмә, әдәбиятның төрле жанрлары һәм аларның үзенчәлекләре, әсәрнең темасы, төп фикере, фольклорның кече жанрлары үзенчәлекләре, чагыштыру, җанландыру. Ләкин бу терминнарны үзләш­терү һәм аларны тексттан таба белү төп максат түгел, алар әсәрне тирәнрәк аңлау өчен кулланылалар.

Әдәби әсәрне тиешенчә кабул итү укучының тормыш тәҗрибәсенә бәйле. Укылганны бала үзенә үлчәп карый, үз фикерен, эш-кыланышларын әсәр героеныкы белән чагыш­тыра, дөньяны ничек аңлавына карап, образ тудыра, барысын үз аңы, үз тәҗрибәсе аша уздыра. Әсәрне кабул итү, аңлау өчен вакыт таләп ителә. Укучыга әсәрнең сәнгать тирәнлеге беренче тапкыр укыганда ачылмый, кабат укыганда гына яңа ассоциатив бәйләнешләр туа. Кабат укуны оештырганда, биремнәр катлаулана барырга тиеш. Шул очракта гына бала­лар әдәби әсәрне кабул итү һәм аңлау ягыннан сыйныфтан сыйныфка үсәләр.

Сәнгатьле уку — әсәрне аңлату ысулы. Ул — әсәрне (герой­ларның халәтен, аларның кичерешләрен, авторның темага, эчтәлеккә мөнәсәбәтен, язылганның матурлыгын) тирәнтен аңлау нәтиҗәсе. Башта сәнгатьле укырга балалар укытучыга охшатып кабатлап өйрәнәләр, соңыннан кайбер әсәрләрне мөстәкыйль рәвештә сәнгатьле укый алалар.

Программаны нәтиҗәле үтәү дә балаларның тормыш тәҗ­рибәсе туплавына бәйле. Дәресләрдә балалар күңел үсү һәм кәеф китү, ярсу һәм өметсезлек, канәгатьлек хисе һәм кызыклы фикер яки әсәр героеның эшләнгән эшеннән күңел булу тойгыларын кичерергә тиеш.

Шуңа күрә укытучыларның да, ата-аналарның да бала­ларны карарга һәм күрергә, тыңларга һәм ишетергә — тирә-юньнән тәэсир һәм күзаллау тупларга өйрәтүе мөһим. Хисләр һәм фикер белән бергә сөйләм үсә, балалар тирән фикерле, көчле образлы әдәби әсәрләрне тормышның үзенчәлекле гәүдәләнеше итеп кабул итәргә өйрәнәләр.

Дәрестән тыш уку программада аерып күрсәтелми. Мөстә­кыйль дәрестән тыш вакытта уку өчен биремнәр дәреслекләрдә өйрәнелгән әсәргә бәйле рәвештә куелырга тиеш. Алар сыйныфта укылганны тулыландыра, укучыны үзе теләп китап укырга һәм төрле чыганаклардан мәгълүматлар табарга өйрәтә.


Укучыларның белеменә, эш осталыгына һәм күнекмәләренә төп таләпләр:


Уку күнекмәләре.

Аңлап, дөрес, йөгерек, сәнгатьле һәм орфоэпия нормаларын үтәп, тулы сүзләр белән уку.

Уку күнекмәләренең ике төрен дә (эчтән һәм кычкырып уку) интенсив үстерү. Төрле күләмдәге һәм жанрдагы әсәрләрне аңлап һәм йөгерек уку.

Сәнгатьле уку һм сәнгатьле сөйләү күнекмәләрен камилләштерү. Сөйләү техникасына, дөрес сулыш алуга, тавыш көчен үстерүгә, иҗекләрнең һәм авазларның әйтелеш төгәллегенә күнегүләр. Интонация (тизлек, ритм, логик басым, сөйләм һәм укуның музыкаль яңгырашы) өстендә эш. Сәнгатьле укуга мөстәкыйль рәвештә әзерләнү.

Текст өстендә эш.

Укыганның темасын, төп фикерен мөстәкыйль әйтеп бирү, текстның мәгьнәле кисәкләрен билгеләү, укытучы ярдәмендә төзегән план яки сүзле рәсем буенча текст эчтәлеген тулысынча, сайлап һәм кыскача сөйләү. Билгеле темага хикәя төзү өчен тексттан материал сайлый белү. Эчтәлекне логик эзлеклелектә һәм төгәл сөйләү. Диалогларны хикәяләү формасына күчерә алу. Персонажларга , укытучы тәкьдим иткән сүзләрне кертеп, характеристика бирү; укытучы ярдәмендә алар турындагы белешмәләрне берләштерү: исеме, яше, тышкы кыяфәте, эш-кыланышлары, гадәте, хыяллары, дуслары, дошманнары. Әсәр геройларының сөйләм үзенчәлекләрен билгеләү, аларның эш-кыланышларын, тирә-якка, дөньяга карашларын чагыштырып карау, үзеңнең һәм авторның геройга мөнәсәбәтен ачыклау. Тексттагы сүзләрнең мәгьнә төсмерләрен аера белү һәм аларны сөйләмдә куллану, сурәтләү чараларын тану һәм аңлау ( чагыштыру, эпитет, метафора, фразеологик берәмлекләр).

Укучыларның сүзлеген баету һәм активлаштыру. Сөйләмне, аның эчтәлеген, ачыклыгын һәм сәнгатьлелеген үстерү. Эчтәлекне иҗади сөйләү: әсәрнең герое исеменнән аның язмышы турында хикәяләүне дәвам итү; тормышта күзәтелгән вакыйгалар турында хикәя төзү. Предметларга, табигать күренешләренә тасвирлама язу. Укытучы билгеләгән темага фикер йөртү һәм тасвирлама формасында текстлар төзү.

Дәреслек белән эшләү.

Эчтәлек һәм сүзлекчә өлешләрен оста файдалану. Текстларга куелган сорау һәм биремнәрне мөстәкыйль үтәү, дәреслекнең методик һәм белешмә аппараты белән эш итү. “Абзац”, “кызыл юл”, “бүлек исеме” төшенчәләрен аңлау һәм куллану.

Уку китабы белән эшләү.

Даими рәвештә китапка мөрәҗәгәть итү, әдәби әсәрләрне укып бару ихтыяҗы тәрбияләү, укыган һәм ишеткән турында фикер алышуга теләк уяту, китапны кабат укудан шатлык, канәгатьлек хисе кичерү өчен шартлар тудыру.

Шигърият дөньясына керү, шигырь ятлау. Төрле шагыйрьләрнең бер темага язган шигырьләрен, аерым әдипнең төрле шигырьләрен чагыштыру. Авторның геройга, вагыйгаларга, күренешләргә мөнәсәбәтен сиземли алу, үз фикереңне ачык әйтә белү. Табигатьне төрле ел фасылларында чагыштырып, дөньяның күп төсле, формаларның күп төрле икәнлеген аңларга ярдәм итү, матурлыкка тиешле хисләр белән җавап бирергә, оригиналь һәм стандарт булмаган фикерләр белән кызыксынырга, гади предметларның гадәти булмаган якларын ачарга өйрәтү.

Телевизион тапшырулар, фильмнар турында үз фикереңне язып бирү, укылган китапка кыска аннотацияләр язу. Шигырьләр, хикәяләр язып карау. Әсәр геройларның сүзле портретларын ясау. Әдәбият, музыка, сынлы сәнгать тудырган образларның үзенчәлекләрен чагыштыру. Иҗади эшлэрне сыйныфта бергәләп тикшерү, сыйныфташларның иҗатына игътибарлы булу, теләктәшлек күрсәтү.

Әкият, бәет, мәсәл, хикәя, шигырь, драма жанрларының үзенчәлекләрен белү.

Яттан өйрәнү-дәрестә укылган яки программадан тыш сайланган 10-12 шигырь.










Укучыларның белеменә, эш осталыгына һәм күнекмәләренә төп таләпләр

Башлангыч гомуми белем бирү этабында укучылар аңлап, дөрес, сәнгатьле кычкырып һәм эчтән уку күнекмәләренә ия булырга тиеш.

Укучылар эшли белергә тиеш:

  • укылган текстның эчтәлеген аңлау һәм аның темасын билгеләү;

  • әсәрнең мәгънәле кисәкләре арасындагы бәйләнешләрне ачыклау, төп фикерен билгеләү һәм аны үз сүзләрең белән әйтеп бирү;

  • укылганга тулы, кыска һәм рәсемле план төзү;

  • укылганның эчтәлеген тулысынча, кыскача, сайлап һәм иҗади сөйләү; сөйләгәндә тасвирлама, фикер йөртү элементларын файдалану, цитаталар китерү;

  • хикәянең башламын, мөмкин булган дәвамын һәм ахырын уйлап чыгару;

  • текстта автор һәм катнашучыларның сүзләрен, табигать һәм көнкүреш тасвирламаларын аерып күрсәтү;

  • мөстәкыйль рәвештә яки укытучы ярдәмендә әсәрнең төп геройларына бик гади характеристика бирү;

  • укытучы һәм сыйныфташлар укыган әсәрнең, сабакташ җавабының эчтәлеген аңлап һәм тулы үзләштерү;

  • һәртөрле башкарылган эшнең, биремнең үтәлешен бәяләү.

Укучылар белергә тиеш:

  • яттан 15 тән дә ким булманган шигырь;

  • 2-3 зур күләмле әсәрнең (фольклор һәм мәшһүр язучыларның әсәрләре) исемен, темасын һәм сюжетларын;

  • 6-7 халык әкиятенең эчтәлеген, 10 нан артык мәкаль һәм әйтем, 2-3 тапкыр тәгъбир (аларның мәгънәсен аңлау һәм нинди ситуацияләрдә урынлы кулланылганын әйтү).






















4 нче сыйныф укучыларының укудан белем, осталык күнекмәләрен бәяләү

«5» (бик яхшы )

- дөрес уку, укыганның эчтәлеген тулы һәм дөрес аңлау;

- сүзләп йөгерек уку, әдәби телнең әйтелеш нормаларын үтәү;

- I яртыеллыкта уку тизлеге минутына 85 сүздән;

- II яртыеллыкта— минутына 95 сүздән дә ким түгел;

- сәнгатьле укуга мөстәкыйль рәвештә әзерләнү һәм интонация ярдәмендә әсәрнең мәгънәсен, аңа үз мөнәсәбәтен белдерә алу;

- текстны тулы, кыскача һәм сайлап эчтәлеген сөйләп бирү, укыганның төп фикерен үз сүзләрең белән әйтеп бирү;

- әсәрнең геройларын, вакыйгаларын, табигатьне сурәтләүче сүзләрне һәм җөмләләрне мөстәкыйль рәвештә табу;

- шигырь текстын ялгышмыйча, сәнгатьле итеп сөйләү.

«4» (яхшы)

- укыганның төп эчтәлеген дөрес аңлау;

- сүзләп, сәнгатлелекнең төп чараларын файдаланып уку;

- 1 нче яртыеллыкта уку тизлеге — минутына 80 сүз;

- 2 нче яртыеллыкта ук тизлеге минутына 90 сүз, укыганда 1-3 хата булырга мөмкин;

- укыганның төп фикерен мөстәкыйль рәвештә билгели алу, сөйләм хаталары булу, аларны укытучы ярдәменнән башка да төзәтә алу;

- эчтәлекне тулы, кыска, сайлап сөйләгәндә, исәпкә алынмаслык төгәлсезлекләр булу;

- ятлаган шигырьне сөйләгәндә, вакытында төзәтелгән 1-2 хата җибәрү.

«З» (канәгатьләнерлек)

- укылганның эчтәлеген укытучы ярдәме белән генә аңлау;

- 1 нче яртыеллыкта үзгәрешсез тавыш белән сүзләп уку (сирәк сүзләрне-иҗекләп уку элементлары катнаштырып), уку тизлеге - 75 сүз;

- II нче ярыеллыкта сүзләп укыганда, сәнгатьлелек булмау, уку тизлеге-85 сүз, укыганда 4 тән алып 6 га кадәр хата булырга мөмкин;

- укыганның кыскача эчтәлеген, төп фикерен укытучы сораулары ярдәмендә генә аңлау һәм билгели алу;

- шигырьне яттан сөйләгәндә, ясаган хаталарны укытучы ярдәмендә генә төзәтү.

«2» (начар)

- укылганның эчтәлеген начар аңлау;

- 1 нче яртыеллыкта иҗекләп, кайбер сүзләрне генә бөтен килеш уку, иҗекләрне, сүзләрне алмаштыру, төшереп калдыру, бозып әйтүгә күпсанлы хаталар, уку тизлеге минутына-60 сүз;

- II нче яртыеллыкта сүзләп укый алмау, 6 дан артык хата, уку тизлеге — минутына 70 сүз;

-эчтәлекне эзлекле сөйли алмау, укыганның эчтәлеген нык үзгәртеп күрсәтү, күпсанлы сөйләм хаталары җибәрү;

-текстның кыскача, сайлап эчтәлеген сөйли алмау, план төзи белмәү, укыганның эчтәлеген укытучы ярдәме белән дә билгели алмау;

- ятлаган шигырьнең тулы текстын сөйли алмау

Уку тизлеген тикшерү



Уку тизлеге (1 минутка сүз саны)

"5"

"4"

"3"

"2"

яртыеллыклар

I II

I II

I II

I II

4класс

85 95

80 90

75 85

60 70











Телдән җавап бирүне тикшерү

Укучыларның телдән җавап бирүен тикшерү программаның нинди дә булса бүлегеннән бирелгән сораулар формасында уза. Билге куйганда, тубәндәгеләр исәпкә алына:

1) җавапның дөреслегенең тулылыгы;

2) белемнәрнең аңлы үзләштерелү дәрәҗәсе;

3) сөйләм эзлеклелегенең культурасы.

Укучыларның җавабы, бигрәк тә IV сыйныфларда, укытучы әйткән тема буенча бәйләнешле сөйләм булып, өйрәнелгән материалның аңлы узләштерелгәнен күрсәтеп торырга тиеш. Җавапны кагыйдә, билгеләмә, мисал китереп дәлилләү, укытучы кушуы буенча тексттан грамматик категорияләрне таба белү (җөмлә кисәкләре, сүз төркемнәре, килеш, сан һ.б.), тиешле кагыйдәгә караган сүзләр табу, сузлернең язылышын аңлату, алган белемнәрне мөстәкыйль равештә кунегүләр эшләгәндә һәм, барыннан да элек, сүзлер һәм жөмләләр тикшергәндә (аваз – хәреф анализы, сүзнең составын, аны сүз төркеме буларак тикшерү) куллана белү.

Сөйләм үстерүнең башлангыч чорында ук укучыларның жаваплары дәлилле, тиешле дәрәҗәдә мөстәкыйль һәм дөрес оештырылган булырга тиеш ( фикер йөртүнең эзлекле булуы, сүзләрне, сүзтезмәләрне кулланганда, жөмләләр төзегәндә, әдәби тел нормаларын үтәү).

«5» - укучының жавабы дөрес һәм тулы, программа материалын аңлы үзләштерелгәне күренә, жавабын үз мисаллары белән раслый, сүзләрне, җөмләләрне тикшергәндә, өйрәнелгән грамматик категорияләрне тексттан тапканда, алган белемнәрен мөстәкыйль рәвештә һәм дөрес куллана, сүзләрнең язылышын, тыныш билгеләренең куелышын аңлата, бәйләнешле, эзлекле һәм хатасыз жавап бирә, бер төгәлсезлек булырга мөмкин.

«4» - укучының җавабы, нигездә «5» билгесенә куелган талапләргә җавап бирә, ләкин сөйләмдә, кагыйдәгә мисал китергәндә, текст өстендә эшләгәндә, сүзләрне, жөмләләрне тикшергәндә, 1-2 хата ясый. Аларны мөстәкыйль рәвештә яки укытучының сизелмәслек кечкенә ярдәме белән төзәтә.

«3» - укучы, нигездә, сөйләгән материалны аңлый, ләкин җавабы тулы түгел, укытучының өстәмә сораулары таләп ителә. Кагыйдәгә мисал китергәндә, кыенлык кичерә, текст белән эшләгәндә, сүзләр һәм җөмләләрне тикшергәндә, хаталар ясый һәм аларны укытучы ярдәменнән башка төзәтә алмый. Сөйләмендә бәйлелек, эзлеклелек җитми, сүз куллануда, сүзтезмәләр һәм җөмлә төзегәндә, төгәлсезлекләр була.

«2» - укучы өйрәнелгән материалның мөһим фикерләрен, зур өлешен белми, кагыйдәләрне, билгеләмәләрне әйткәндә, сүз һәм җөмләләргә анализ ясаганда, хата жибәрә, аларны укытучының өстәмә сораулары ярдәмендә дә төзәтә алмый, сөйләме өзек-өзек, бәйләнешсез, хаталы.

Программада таныштыру максаты белән генә бирелгән материал буенча контроль эшләр уздырылмый.

Кулланылган әдәбият:

  1. Уку китабы” дәреслеге, Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2010 ел

  2. Ш.Фәрхетдинов “Әкият турында әкият”, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2005 ел

  3. Ф.М.Зиннурова “Уйнап укый сабыйлар”, Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2007 ел

  4. В.Г.Гомәрова,Ф.Я.Зарипова “Бәйрәмнәр бәйләме”, Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2005 ел

  5. К.В.Закирова “Күңел ачыйк бергәләп”, Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2003 ел

  6. Татар халык иҗаты.

  7. Луиза Батыр – Болгари “Камыр-Батыр”, музыкаль әкият

  8. Луиза Батыр – Болгари “Җырлап узган җәй”.

  9. Р.Вәлиева “Кыңгырау чәчәк”, әкиятләр

  10. Луиза Батыр – Болгари “Сертотмас үрдәк”.

Интернет ресурслар

http://www.edu.ru/db/portal/sites/res_page.htm

https://edu.tatar.ru/school/j

http://pedsovet.su/load/160-1-0-14689


Әдәби укудан тематик план. 4 класс.

Дәрес темасы

Дәрес төре

Максат

Җиһазлау

Дәрес саны

Үтәлү вакыты

План

Факт

1

Туган ягым – Татарстан.

Х. Сарьян “Туган җир”.

Дәреслек белән танышу.

Туган төбәккә, туган җиргә, җөмһүриятебезгә

карата тирән ихтирам хисләре тәрбияләү.

4-10 бит

сүзлекчә

1



2

Н.Исәнбәт “Туган ил”.


1



3

Ф. Яруллин “Туймыйм сокланып яшәүдән”.

Сәнгатьле уку дәресе.

Сәнгатьле уку күнекмәләре булдыру.

11-12 бит

сүзлекчә

1



4

Туган ягыбызда җәй һәм көз.

Г. Галиев “Чын хуҗа”.


Көзге табигатькә багышлап шигырьләр уку.

14-20 бит

сүзлекчә

1



5

Ә. Еники “Ипекәй”.



21-24 бит

сүзлекчә

1



6

М. Мазунов “Укытучыма”

Бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе.


25-28 бит

1



7

Р. Фәхретдинов “Идел суы ага торыр”


30-35 бит

1



8

Ф. Яруллин “Иӊ кадерле байлык”.




36-46 бит

1



9

Җирдә кешегә ни кирәк?

Ш. Галиев “Җирдә миӊа ни кирәк?



100-104 бит

1



10

Г. Тукай “Эш беткәч уйнарга ярый”.



105-106 бит

1



11

Х. Халиков “Бер хаклык һәм йөз ялган турында”.

Сәнгатьле уку дәресе.


107-110 бит

1



12

Р. Миӊнуллин “Яхшылык”.

Сәнгатьле уку дәресе.

111-114 бит

1



13

Батулла “Оча торган тиен”.


Язучы һәм шагыйрьләрнең әйтергә теләгән уй-кичерешләрен ачыклау, аларның иҗатына карата ихтирам хисләре тәрбияләү.


115-118 бит

сүзлекчә

1



14

Туган ягыбызда кыш һәм яз.

Г. Хәсәнов “Декабрь”.

Бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе.

Язучы һәм шагыйрьләрнең әйтергә теләгән уй-кичерешләрен ачыклау, аларның иҗатына карата ихтирам хисләре тәрбияләү.

Укучыларга оешканлык, бердәмлек, тупланганлык, ярдәмчеллек төшенчәләрен аңлату.

48-52 бит

1



15

Ш.Галиев “Кышкы тынлык”, “Кар бабай”.


53-54 бит

1



16

Р. Гатауллин “Яӊа ел белән!”



54-59 бит

1



17

Ш. Биккол “Урман читендә”.


60-62 бит

сүзлекчә

1



18

Безнеӊ яраткан әдипләребез.

Ф. Әмирхан “Ул үксез бала шул”.

Сәнгатьле уку дәресе.


140-142 бит

сүзлекчә

1



19

Г. Тукай “Кышкы кич”.


Табигатькә мәхәббәт хисләре, сакчыл караш тәрбияләү.

143-144 бит

1



20

М. Җәлил “Бер үгет”.

Бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе.

Укучыларның танып-белү активлыгын, мөстәкыйль фикерләү дәрәҗәсен үстерү.

145-151 бит

сүзлекчә

1



21

К. Насыйри “Әбүгалисина”.


Укучыларның танып-белү активлыгын, мөстәкыйль фикерләү дәрәҗәсен үстерү.


152-166 бит

сүзлекчә

1



22

К. Насыйри “Әбүгалисина”.


152-166 бит

сүзлекчә

1



23

Л.Н. Толстой “Балачак”.


167-169 бит

сүзлекчә

1



24

А.П. Гайдар “Тимур һәм аныӊ командасы”.



170-176 бит

1



25

Халык җәүһәрләре.

Әкият. Һөнәрле үлмәс.

Бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе.

Әкиятләр белән танышу, эчтәлекне эзлекле рәвештә сөйләргә өйрәнү.

130-133 бит

сүзлекчә

1



26

Бәет . Батыр егет.

Бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе.


134-135 бит

Сүзлекчә

1



27

Җырлар. Мәкальләр. Табышмаклар.


Татар халык иҗаты турында төшенчә бирү. Укучыларны озын, кыска җырлар, такмаклар белән таныштыру, аларны башка төр җырлардан аера белергә өйрәтү. Табышмаклар әйтешү, тапкырлык, зирәклек тәрбияләү.

Мәкаль, әйтемнәрнең мәгънәсен аңларга өйрәтү.

135-138 бит

сүзлекчә

1



28

М. Мазунов “Яз килә”.


. Табигатькә мәхәббәт хисләре, сакчыл караш тәрбияләү.


63-65 бит

1



29

М. Гафури “Сыерчык килгән”.



Кабатлау дәресе.

Табигатькә мәхәббәт хисләре, сакчыл караш тәрбияләү.

66-81 бит

1



30

Ш. Галиев “Тукайга”.




82-88 бит

сүзлекчә

1



31

Г. Әпсәләмов “Чын сугыш”.


Укучыларга оешканлык, бердәмлек, тупланганлык, ярдәмчеллек төшенчәләрен аңлату

88-93 бит сүзлекчә

1



32

Ә. Ерикәй “Давыл үтте”.


95-98 бит сүзлекчә

1



33

Бөтендөнья балалары, берләшегез!

А. Алиштан “Ант”.



120-128 бит

сүзлекчә

1



34

Чит илләр язучылыры.

В. Гюго “Гаврош”, М. Твен “Курыкса да күзәтә”, Д. Родари “Чиполлоне принц Лимонныӊ аягына баса”.


Укучыларның ичек һәм нинди китаплар укуларын исәпкә алу, класстан тыш укуга юнәлеш бирү

178-189 бит

сүзлекчә

1







Подайте заявку сейчас на любой интересующий Вас курс переподготовки, чтобы получить диплом со скидкой 50% уже осенью 2017 года.


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Автор
Дата добавления 29.11.2015
Раздел Начальные классы
Подраздел Рабочие программы
Просмотров926
Номер материала ДВ-211218
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх