Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Рабочие программы / Рабочая программа "Татарский язык"

Рабочая программа "Татарский язык"

  • Другое

Поделитесь материалом с коллегами:


Каралды” “Килешенгән” “Раслыйм”

МБ җитәкчесе Милли белем бирү буенча МБГБУ ”171нче УГББМ”

___ Кәримова З.И.. директор урынбасары директоры

Беркетмә №____ _____ Әхәтова Г.Ш. ______ Галиәкбәрова Р.Н.

“ ” ______ 2016 ел “ ” _______ 2016ел Боерык№ _____

“ ” _______ 2016ел








Казан шәһәре Совет районы

171 нче гомуми урта белем бирү һәм

аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнү мәктәбе”

МБГБ учреждениесенең

башлангыч сыйныф укытучысы

Хәбибуллина Гөлфия Гыйззәт кызының

2 нче В сыйныфы өчен

Татар теленнән эш программасы








Педагогик совет

утырышындакаралды.

Беркетмә №____

“ ” __________ 2016ел












2016– 2017укуел

АҢЛАТМА ЯЗУЫ

2 нче сыйныф өчен татар теле фәненнән эш программасы түбәндәге документларга нигезләнеп төзелде:

I. Россия Федерациясендәге һәм Татарстан Республикасындагы мәгарифкә кагылышлы норматив-хокукый документлар, федераль дәүләт стандартлары:

1. Россия Федерациясенең “Мәгарифтурында”гы Законы (Федеральный закон от 29.12.2012 273-ФЗ “Об образовании в Российской Федерации”).

2. Татарстан Республикасының “Мәгарифтурында”гы Законы ((Закон Республики Татарстан “Об образовании” № 68-ЗРТ от 22 июля 2013 года, статья 8).

3. Россия Федерациясенең “Россия Федерациясехалыктелләретурында”гы 126-ФЗ нчыномерлы Законы (24.07.1998).

4. РФ Мәгарифһәмфәнминистрлыгы приказы, 30 нчы август, 2013 нче ел №115 (“Об утверждении Порядка организации и осуществления образовательной деятельности по основным общеобразовательным программам – начального общего, основного общего и среднего общего образования”).

5. “Татарстан Республикасыныңхалыктелләретурында” Законы (Закон Республики Татарстан от 08.07.1992 № 1560-XII (ред. от 03.03.2012г.) “О государственных языках Республики Татарстан и других языках в Республике Татарстан”).

6. “Татарстан Республикасыдәүләттелләреһәм Татарстан Республикасында башка телләртурында” Татарстан Республикасы Законы, 2004нче ел, 1нче июль.

7. “2014-2020 нчеелларга Татарстан Республикасыдәүләттелләренһәм Татарстан Республикасында башка телләрнесаклау, өйрәнүһәмүстерүбуенча Татарстан Республикасыдәүләтпрограммасы”, 2013 нче ел, 25 нче октябрь, 794 нчекарар.

8. ТөпгомумибелембирүнеңФедеральдәүләтбелембирү стандарты (Россия МәгарифһәмФәнминистрлыгында 2010 нчыелның 17 нче декабрь боерыгы 1897 нче номер беләнрасланган, РФ Юстиция Министрлыгында 19644 нчерегистрационномерыбелән 2011нче елның 1 нчефевралендәтеркәлгән).

9. Татарстан Республикасында 2012-2020 нчееллардафәнһәммәгарифүсешетурында “Дәүләтпрограммасы”.

II. Мәктәпнең локаль документлары.

1. Казан шәһәре Совет районының «Аерым предметлар тирәнтен өйрәтүче №171 нче гомуми урта белем мәктәбе» муниципаль гомуми урта белем бирү бюджет учреждениесенеңукыту планы.

2. Казан шәһәре Совет районының «Аерым предметлар тирәнтен өйрәтүче №171 нче гомуми урта белем мәктәбе» муниципаль гомуми урта белем бирү бюджет учреждениесенең “Эш программасы турында нигезләмә”се.

III. ТР мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән үрнәк программа:

Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына ана теле һәм әдәбияты укыту программалары. 1- 11 нче сыйныфлар. – Казан: Мәгариф, 2011

IV. Татарстанның Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән дәреслек:

Дәреслек: Татар теле: Татар телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы (татар балалары өчен)/И.Х.Мияссарова, К.Ф.Фэйзрахманова –Казан: “Мәгариф- Вакыт”, 2014.






Эш программасының төп идеясе – татар теленнән белем бирү процессын планлаштыру, оештыру һәм идарә итү өчен шартлар булдыру.

Программа, Федераль дәүләт стандартларына туры китерелеп, үстерешле укыту принциплары белән традицион ныклы белем үзләштерү принциплары үзара тыгыз бәйләнештә торган “Перспектив башлангыч мәктәп” концепциясенә нигезләнеп эшләнде. Ул, татар мәктәпләрендә укытыла торган “Татар теле”программасының төп өлеше буларак, алга таба белем алуга нигез булып тора.

Перспектив башлангыч мәктәп” системасының иң мөһим үзенчәлеге мондый: мәктәпне тәмамлаганда, «укучы үз алдына максат куярга һәм аны тормышка ашыру юлларын үзе таба алу дәрәҗәсенә күтәрелергә тиеш». Бу – яңа стандартта эшлекле белем дип атала. Эшлекле белем – стандарт керткән яңалыкның әһәмиятле эчтәлеген ачып бирүче иң гомуми төшенчә. Белем алу гамәлләренең структурасын һәм принцибын стандарт үзе аңлата.

Татар теле “Татар теле” белем бирү өлкәсенә карый, гуманитар фәннәр циклына керә.

Тәкъдим ителә торган программада татар теленә өйрәтүнең төп максаты һәм бурычлары түбәндәгедән гыйбәрәт:

1.Укучыларда ана телен өйрәнүгә кызыксыну, омтылыш, эзләнергә теләк уяту, үз милләтеңә, телеңә мәхәббәт тәрбияләү кебек уңай сыйфатлар булдыру.

2.Балаларга татар теленең төрле бүлекләре буенча белем бирү:

а)фонетика, орфоэпия, лексика, грамматикага караган белемнәрне тирәнәйтү;

б)телебезнең грамматикасы, орфографиясе, пунктуациясе буенча күнекмәләр булдыра башлау. Сүз, сүзләрдән сүзтезмәләр һәм җѳмләләр тѳзергә ѳйрәтү, җѳмлә тѳзүче баш кисәкләр белән таныштыру. Җѳмләләрнеӊ мәгънәви-интонацион үзенчәлекләрен күзәтү һәм җѳмлә ахырында тиешле тыныш билгеләрен кую.

3.Телдән һәм язма сөйләм осталыгы һәм күнекмәләре булдыру.

4. Укучыларда дѳрес уку һәм язу күнекмәләре булдыру, тасвирлама, хикәяләү, фикер йѳртү тѳрендәге кечкенә текстлар тѳзергә ѳйрәтү.

5. Укучыларда татар мәдәниятенә караган мәгълүматлылыкны үстерү.


Укыту курсының эчтәлеге

Фонетика, грамматика, дөрес язу һәм сөйләм үстерү


Авазлар һәм хәрефләр (39 сәгать)

Авазлар һәм хәрефләр. Сузык һәм тартык авазлар. Калын һәм нечкә сузыклар һәм аларның хәрефләре. Э, о, ө, е, ю, я хәрефләрен сүздә дөрес язу кагыйдәләре. (14 сәг)

Иҗекләр. Сүзләрне иҗекләргә бүлү. Иҗек төзүдә сузык авазның әһәмияте.

Язу юлы ахырына сыймаган сүзләрне бүлеп күчерүдә иҗекнең роле. (4 сәг.)

Яңгырау һәм саңгырау тартык авазлар. Парлы тартык авазлар. Парсыз тартык авазлар. Тартык авазларны хәрефләр белән белдерү. Сүздә й, в, к, г һәм м, л, н, ң, х, һ хәрефләрен язу һәм шул хәрефләр булган сүзләрне дөрес уку. Гади сүзләрдә янәшә килгән бертөрле аваз хәрефләрен төшереп калдырмыйча язу (мәхәббәт, эссе) һ. б. (11 сәг.)

Калынлык, нечкәлек һәм аеру билгеләре буларак ъ, ъ хәрефләрен куллану үрнәкләре белән таныштыру, шул хәрефләр булган сүзләрне дөрес уку һәм язу. (6 сәг.)

Алфавит. Алфавитны белүнең әһәмияте. Татар алфавитында хәрефләрнең урнашу тәртибе, алар белдергән авазлар һәм хәреф исемнәре. Бирелгән сүзләрне, беренче хәрефләренә карап, алфавит тәртибендә язу. Укучылар өчен чыгарылган орфография сүзлегеннән файдалана белү. (4 сәг.)

Сүз (45 сәг.)

Сүз җирлеге. Предмет, билге, хәрәкәт һәм сүз. Авазлар һәм сүз. Иң кыска сүз (у, и, ә). (2 сәг.)

Сүз тамыры. Сүзләрнең тамырлары белән таныштыру. Татарча сүзләрдә сүзнең тамыры сүз башында булуын, үзгәрмәвен, барлык кушымчаларның шуларга сингармонизм законына бәйле рәвештә ялганып килүен гамәли күзәтү (эш: эшле, эшсез, эшлә, эшчән, эшлекле). (10 сәг.)

Предметларны атаган һәм кем? нәрсә? сорауларына җавап биргән сүзләр. Предметларның билгеләрен белдергән һәм нинди? кайсы? сорауларына җавап биргән сүзләр. Предметларның эшен, хәрәкәтен белдергән һәм нишли? нишләр? кебек сорауларга җавап биргән сүзләр. Шул сүзләрне, сораулар куеп, җөмлә эченнән таба белү. Кеше исемнәрендә,фамилияләрдә, йорт хайваны кушаматларынды, шәһәр, авыл, елга исемнәрендә баш хәреф.(33 сәг.)


Җөмлә (7 cәг.)

Сөйләмне җөмләләргә аеру. Җөмләдә сүзнең кем һәм нәрсә турында баруын күрсәткән һәм алар үтәгән эшне белдергән сүзләрне табу. Җөмлә төзүче баш кисәләр (ия, хәбәр) белән таныштыру. Сораулар ярдәмендә җөмләдән сүзләр бәйләнешен билгеләү. Җөмләләрнең мәгьнәви- интонацион үзенчәлекләрен күзәтү һәм җөмлә ахырымда сорау, өндәү билгеләрен кую, җөмләләр төзү. Дәрестә тикшергән җөмләләрне ишетеп язу. Җөмләдәге ия бетлән хәбәрне сызыклар белән билгеләтү.

Бәйләнешле сөйләм (11 сәг.)

Сөйләм. Сөйләмнең кешеләр тормышындагы әһәмияте. Әйтеп һәм язып аралашу үзенчәлекләрен гамәлдә күзәтү.

Текст. Тексттагы терәк сүзләрне аерып күрсәтү. Бер темага берләштерелгән аерым җөмләләрне текст белән чагыштыру. Текст темасын билгеләү. Текстны кисәкләргә бүлү. Зур булмаган текстка һәм текст кисәкләренә исем уйлап табу.

Изложение. Берәр әсәрне укып, кыскача аның эчтәлеген үз сүзләрең белән язу. Бирелгән сораулар буенча укытучы җитәкчелегендә инша язу. Сюжетлы рәсемнәргә карап, сораулар ярдәмендә мәгънәви эзлекле бәйләнгән җөмләләр төзү һәм шул җөмләләрне язып кую.

Сочинение. Укучыларның күмәк эшләре, уеннары, төрле шөгыльләре (чана шуу, җиләккә бару, бакчада эшләү һ. б.) турында үз ихтыярлары белән сөйләүләрен оештыру, телдән хикәяләү. Тора-бара кайберләрен бергәләп язып та кую.

Әдәпле сөйләшү. Кешеләр белән очрашканда, танышканда, каршы алганда, озатканда, саубуллашканда кулланылган сүзләр, рәхмәт әйтү, гафу үтенү һәм мөрәҗәгать итүләр. Уку елы дәвамында шул күнекмәләрне булдыру, шуңа гадәтләндерү өстендә өзлексез эшләү.


Матур язу

Язу гигиенасы кагыйдәләрен ныгыту: язганда дөрес утыру, дәфтәрне сул якка авыш итеп кую, ручканы дөрес тоту һ. б.

Хәрефләрнең формалары, сүздә хәрефләрне тоташтырган сызыклар өстендә эшләү. Язылышы катлаулана бару тәртибендә юл һәм баш хәрефләрне төркемләп язу:

  1. и, ш, у, й, И, Ш, Й; г, п, т, р, һ;

  2. л,җЛ,М,А,я, Я; 3)у,ц,щ,У,у,Ч,ч,Ц,Щ;

  1. с, С, ә, Ә, э, Ә, е, Е; о, О, ө, Ө, а, д, б;

  2. ъ, ы, ъ, в, Ы;

  3. н, ң, ю, һ, Н, Ю, к, К; 7)з,3, В, х, X, ж, Ж, җ, Җ, ф; 8)Ф,Г,П,Т,Б,Р,Д.

Юлы бер сызыклы дәфтәргә язу күнегүләре. Ил, ит, ул, еш, ди, эз, илә, әти, үтә кебек өзмичә язылучы юл хәрефләреннән торган сүзләрне язу күнегүләре. Формаларында, тоташтыргыч сызыкларында кимчелекләр еш булган баш П, Т, Р, Җ, У, Д, Я, Н, К, Ф һәм юл з, д, б, в һ. б. хәрефләрне язу.

Җөмләләрдәге сүзләрне тоташ ритмик язу күнегүләре.

Дөрес әйтелеше, язылышы уку елы дәвамында гамәли үзләштерелергә тиешле сүзләр:

аваз, авыз, авыл, бәрәңге, бияләй, борын, вакыт, гомер, гыйнвар, дөрес, дүшәмбе, елга, җавап, җиңел, җиңү, җомга, җөмлә, җылы, йолдыз, йөрәк, караңгы, көньяк, кыңгырау, маңгай, Мәскәү, муен, онык, оя, пәнҗешәмбе, савыт, сәгать, сәлам, сеңел, сишәмбе, тавык, тавыш, тәмле, төньяк, уен, уңыш, хайван, хөрмәт, һава, һаман, чаңгы, чәршәмбе, чия, шәһәр, шуа, эссе, юан, якшәмбе


Укучыларның белеменә, эш осталыгына һәм күнекмәләренә таләпләр

Универсаль уку күнекмәләре.

Татар теле буенча төзелгән эш программасы 1 нче сыйныф укучыларының шәхси үсеш-үзгәреш, предметара һәм предмет нәтиҗәләрен үзләштерүне күз алдында тота.

Шәхси үсеш-үзгәреш нәтиҗәләре:

1.Уңай мотив тудыру. Уку теләге булдыру, мәктәп һәм уку эшчәнлеге турында уңай күзаллау булдыру.Мәктәпкә уңай мөнәсәбәтле укучы карашы формалаштыру..

2.Яхшы укучы образын кабул итү, яхшы укучы булу теләге тудыру.

3.Үз фикереңне җиткерү.Үз фикереңне яклый, дәлилли белү. башкаларны тыңлый белү, иптәшләрең фикере белән исәпләшү. Кеше фикеренә карата ихтирамлы караш булдыру. Кеше чыгышына игътибарлы булу.

4.Үз гаиләңә карата уңай караш, ихтирам тәрбияләү. Туганлык кыйммәте формалаштыру.

5.Тәрбияле бала образын кабул итү.Әхлак нормаларын үзләштерү.Әхлакый сыйфатлр формалаштыру.

6.Туган якка мәхәббәт хисе формалашу. Үзеңнең этник катламга мөнәсәбәтле булуыңны аңлау. Милләтнең, Ватанның бер вәкиле булуың белән горурлану.Милли үзаң булдыру. Толерантлык хисе булдыру.Горурлык һәм гражданлык хисләре формалаштыру.

7.Сәламәт яшәү рәвешен, ярдәмчел бала образын кабул итү.

8.Үзбәяләү.Уңышлы уку эшчәнлеге нәтиҗәсендә үзбәя.

Предметара нәтиҗәләр булып универсаль уку гамәлләре формалашу санала. Грамотага өйрәтү курсын үзләштергәндә формалашучы универсаль уку гамәлләре: регулятив универсаль уку гамәлләре , танып-белү универсаль уку гамәлләре, коммуникатив универсаль уку гамәлләре.

Предметара нәтиҗәләр:

1.Дәреслек битләрендә ориентлашу. Уку мәсьәләсен куя белү,аңлау һәм үтәү.Уку хезмәтенә максат кабул итү, аңа ирешү өчен этапара бурычлар кую. Укытучы бәяләвен уңай кабул итү,үзэшчәнлекне планлаштыру. Төрле ситуациядән чыгу юлларын табу.Уку эшчәнлеген оештыру.

2.Эстетик һәм рухи кыйммәтләр тупларга омтылу. Тиешле мәгълүматны таба белү.Тамга-символлик уку гамәлләрен үзләштерү.

3.Сорау кую һәм аларга җавап бирү; аралашу-сөйләм эшчәнлеген формалаштыра белү; тирә-яктагылар белән аралашу ысулларын үзләштерү, иптәшләрең белән хезмәттәшлек итү, күршеңне тыңлый белү.Бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен камилләштерү. Сөйләмдә итагатьле сүзләр куллану, үз фикереңне формалаштыру һәм дәлилли белү. Мәгълүмат белән эшләү культурасын формалаштыру.Дөрес һәм аңлап уку күнекмәләре булдыру.

Регулятив универсаль уку гамәлләренформалаштыру чарасы булып, продуктив уку технологиясе; ,

танып-белү универсаль уку гамәлләрен формалаштыру чарасы булып, дәреслектәге текстлар, беренчел мәгълүмат белән эшләү күнекмәләрен тәэмин итүче методик аппарат; Коммуникатив универсаль уку гамәлләрен формалаштыру чарасы булып, продуктив уку технологиясе һәм эшне парлап, кечкенә төркемнәрдә оештыру тора.

Предмет нәтиҗәләре:

IIсыйныфны тәмамлаганда, укучылар белергә тиеш:

Сүзләрне, җөмләләрне, 35—40 сүзле текстны, хәрефен бозмыйча, төшереп калдырмыйча, хәреф өстәмичә, урыннарын алмаштырмыйча, каллиграфик дөрес язу.

Сүзләрне иҗекләргә бүлү һәм иҗекләп юлдан юлга дөрес күчерү, еш кулланыла торган сүзләрдә нечкә тартыкларны яки иҗекләрне сузык аваз хәрефләре (кадер, гадәт) яки нечкәлек билгесе (пальма, пакь) белән күрсәтү.

Кеше исемнәрен, фамилияләрне, шәһәр, авыл, елга исемнәрен, хайван кушаматларын баш хәреф белән язу.

Э, е, о, ө, я, ю, в, к, г, й, н, ң, х, һ хәрефләре, ый, йо, йә кушылмалары булган сүзләрне дөрес язу.

Янәшә килгән бертөрле ике тартык аваз хәрефе булган әллә, кәккүк, Саттар, Габбас кебек сүзләрне, нечкә, калын, аеру билгесе булган гади сүзләрне (дөнья, алъяпкыч) һәм IIсыйныф программасында бирелгән сүзләрне дөрес язу.

Сүзгә фонетик анализ ясау: иҗекләргә бүлү, авазларны һәм хәрефләрне сүздәге тәртиптә күрсәтү, альбом, вәгъдә, юл, яр, еш тибындагы сүзләрнең аваз һәм хәреф санын дөрес әйтү һәм аларның әйтелеше белән язылышы арасындагы мөнәсәбәтне дөрес билгеләү.

Сүзләргә сорауны дөрес кую һәм сораулар буенча предметны, предметныңбилгесен, эшен һәм хәрәкәтен белдергән сүзләрне табабелү. Кем? нәрсә? соравына җавап биргән сүзләрне бер-берсеннән аера белү.

Җөмләдәге сүзләр бәйләнешен билгеләү һәм җөмләнең баш кисәкләрен табу; җөмлә башындагы сүзне баш хәреф белән язу, җөмлә ахырында нокта, сорау, өндәү билгеләрен куеп яза белү.

Сораулар ярдәмендә 30—45 сүзле текстка изложение язу, ирекле темага (бакчада эшләү, җиләккә бару, йорт кошларын карау) 4—5 җөмлә төзеп сөйләү һәм шуны язып кую.

ТАТАР ТЕЛЕННӘН КАЛЕНДАРЬ-ТЕМАТИК ПЛАН


Дәреснеңтемасы

Сәгать

саны

Үткәрүвакыты

план

фак

1

2

3

4

5

Тылсымчы китапханәсенә рәхим ите-гез.”Дөрес әйт” һәм “Дөрес яз” сүзлеге

1



Авазлар һәм хәрефләр

1



Сузык авазлар. Калын һәм нечкә сузыклар.

1



О, ы хәрефләре.

1



О, ы хәрефләре темасына күнегүләр.

1



Ө, е хәрефләре.

1



Ө, е хәрефләре.

Сүзлек диктанты

1



Э, е хәрефләре

1



Контроль диктант(№1)

Авыл”

1



Хаталар өстендә эш.

Иҗек. Сүзләрне юлдан-юлга күчерү.

1



Сүзләрне юлдан –юлга күчерү

Ирекле диктант.

1



Тартык авазлар.


1



Тартык авазлар.

М,н, ң хәрефләре.

1



В хәрефе.

1



В хәрефе.Рус теленнән кергән сүзләр

1



К,г хәрефләре

1



К,г хәрефләре кергән сүзләрнең әйтелеше.

Сүзлек диктанты

1



К,(к) (къ),г (г) (гъ) авазлары.Сүзлек белән эш

1



Х. Һ хәрефләре

1



Х. Һ хәрефләре кергән сүзләр.

1



Й хәрефе

1



Контроль күчереп язу №1

1



Хаталар өстендә эш

Е, е хәрефләре

1



Е, е хәрефенең ике авазны белдерүе.Тест

1



Я хәрефе кергән сүзләр

1



Контроль диктант (№2)

1



Хаталар өстендә эш.

Ю хәрефе (йу), (йү) авазлары


1



Ю хәрефе кергән сүзләр язылышы.


1



Искәртмәле диктант Куян

1



Саңгырау тартыкларның яңгыраулашуы

1



Саңгырау тартыкларның яңгыраулашуы

1



Бертөрле ике тартык аваз хәрефләренең янәшә килүе.

1



Ь хәрефе (нечкәлек һәм аеру билгесе

1



Ь хәрефе (нечкәлек һәм аеру билгесе

1



Ъ хәрефе (калынлык һәм аеру билгесе

1



Ъ хәрефе (калынлык һәм аеру билгесе)

1



Контроль күчереп язу (№2)

1



Хаталар өстендә эш.

Алфавит

1



Кеше исемнәре, фамилияләр ничек языла

1



Үткәннәрне кабатлау.

1




Тест. биремнәре эшләү(102-104 нче битләр)

1



Сүз .

1



Сүзләр авазлардан тора

1



Сүзнең тамыры.

1



Контроль диктант (№3)

1



Хаталар өстендә эш.Тамырдаш сүзләр

1



Тамырдаш сүзләрне табу

1



Кышкы уеннар”дигән темага хикәя төзеп язу

1



Кушымчалар

1



Сүз ясагыч кушымчалар. Сайланма диктант Күзләр

1



Үткәннәрне кабатлау

1



Предметны белдерә торган сүзләр

1



Кем? нәрсә сорауларына җавап биргән сүзләр.

1



Искәртмәле диктант

1



Исем һәм фамилияләрдә баш хәреф.

1



Исем һәм фамилияләрдә баш хәреф.

1



Ил, шәһәр, авыл, елга, күл исемнә-рендә баш хәреф

1



Контроль күчереп язу№3

1



Хаталар өстендә эш.

Хайван кушаматларын

да баш хәреф

1



Контроль диктант №4

1



Хаталар өстендә эш.Үткәннәрне кабатлау

1



Эш-хәрәкәтне белдерә торган сүзләр

1



Эш-хәрәкәтне белдерә торган сүзләр.Рәсем буенча хикәя төзү

1



Эш-хәрәкәтне белдерә торган сүзләр.Баш сүзләр.

1



Эш-хәрәкәтне белдерә торган сүзләр

1



Эш-хәрәкәтне белдерә торган сүзләр темасына күнегүләр.

Иҗади диктант Чуар тавык

1



Хикәя буенча бәйләнешле сөйләм.”Чәүкә”

1



Эш-хәрәкәтне белдерә торган сүзләр темасына дифференциаль биремнәр

1



Ял көнендә “ дигән темага хикәя төзеп язу

1



Аңлатмалы диктант.

1



Үткәннәрне кабатлау

1



Билгекне белдерә торган сүзләр

1



Билгене белдерә торган сүзләр.

Сүзлек диктанты

1



Билгене белдерә торган сүзләр. Төсе, формасы,харак

теры.

1



Билгене белдерә торган сүзләр темасына күнегүләр.

1



Сайланма диктант Мияубикә

1



Билгекне белдерә торган сүзләр темасын ныгыту

1



Контроль диктант №5 Әбием куллары

1



Хаталар өстендә эш.

Билгекне белдерә торган сүзләр.

1



Кошларны каршы алабыз дигән темага рәсем буенча хикәя язу(87 нче күнегү)

1



Үткәннәрне кабатлау ,күнегүләр башкару.

1



Җөмлә

1



Җөмлә ахырында тыныш билгеләре

1



Җөмләнең баш кисәкләре Ия һәм хәбәр.

1



Җөмләдә сүзләр бәйләнеше.

1



Җөмләдә сүзләр бәйләнеше. Сүзлек диктанты.

1



Җөмлә темасын ныгыту Тест

1



Контроль күчереп язу№4

1



Хаталар өстендә эш. Бәйләнешле сөйләм

1



Бәйләнешле сөйләм.Текстның темасын ачу.

1



Бәйләнешле сөйләмЭчтәлек.

1



Бәйләнешле сөйләм.

Текст өлешләре

1



Бәйләнешле сөйләм.

Хикәяне өлешләргә бүлү.

1



Бәйләнешле сөйләм.Хат язу

1



95.

Сузык авазлар темасын ныгыту

1



96.

Иҗади биремле күнегүләр

1



97.

Сүзгә аваз-хәреф анализы темасын ныгыту

1



98.

Контроль диктант№6


1



99.

Хаталар өстендә эш.Тамырдаш сүзләр темасын ныгыту

1



100.

Баш хәрефтән языла торган сүзләр темасын ныгыту

1



101.

Җөмлә төрләре темасын ныгыту

1



102.

Җөмләнең баш кисәкләре темасын ныгыту

1

















Административ контроль эш.

Диктант

Елгада.

Бүген көн бик матур. Балалар елга буена төште. Алар су коеналар, су чәчрәтеп уйныйлар. Аннары кояшта кызыналар. Көннең үткәнен сизми дә калалар. Менә кич җитә. Балалар өйләренә йөгерәләр.


2) Искәртмәле диктант.

Куян.

Менә көзнең иң соңгы көннәре дә җитәр. Кышка да ерак калмас. Куян кыска һәм соры йонын кояр. Аңа озын ак йон үсә башлар.

Башта куянның койрыгы агара. Аннан соң ул арт аякларына ак итек кигән кебек күренә.

Грамматик бирем: Я, й хәрефләре кергән сүзләрне иҗекләргә бүлеп язарга.


3) Контроль диктант.

Керпе.

Тышта октябрь ае. Җиргә яфрак түшәлә. Әнә керпе яфракта тәгәри, энәләре белән яфрак җыя. Аннары , кечкенә бүрек хәтле булып, оясына йөгерә. Шулай оясын җылыта ул. Керпе тиздән йокыга талыр. (30 сүз)

Грамматик бирем:

1нче рәт

1. Яфрак, оясын, түшәлә сүзләрен юлдан юлга күчерү өчен бүлеп яз.

2. Нокта урынына тиешле хәрефләрне куеп яз: к_рпе, ш_мырт, _рак, _фрак, с_лге, к_лак.

2нче рәт

  1. Кечкенә, керпе, йөгерә сүзләрен юлдан юлга күчерү өчен бүлеп яз.

  2. Нокта урынына тиешле хәрефләрне куеп яз: ко_ш, _лкын, _лга, _рган, _лчы, к_зге.

4) Контроль күчереп язу

Файдалы азык.

Яшелчә – кеше өчен бик файдалы азык. Ул витаминнарга бай. Кем яшелчәне күп ашый, ул сәламәт һәм таза булып үсә. Яшелчә ашаган кешенең тешләре бозылмый. Яшелчәләрне, ашар алдыннан, яхшылап юарга кирәк. (30 сүз)


5) Контроль диктант.

Кар бабай.

Көн җепшек иде. Балалар кар бабай ясарга керештеләр. Кечкенә Алсу да булышты. Ул өйдән кишер алып чыкты. Аны борын итеп куйдылар. Айдар күзләренә күмер ябыштырды. Кар бабайның кулына себерке тоттырдылар.

Грамматик бирем:

Сүзләрне иҗекләргә бүлеп яз: тау, көн, көрәк, буранлы, шугалак.


  1. Искәртмәле диктант

Агачлар.

Менә урманга барып керәсең. Кулың белән агачларны сыйпап куясың. Иске дусларның аркаларыннан чәбәкләгән кебек итәсең. Агачларның кәүсәсе җылы була. Алар чак кына чайкалып торалар. Сулыш алган кебек булалар.

Агач башлары шомлы һәм назлы итеп шаулый. Яшел телле яфраклар серләшә. Агачлар белән бергә булу күңелле.

(Николай Сладков буенча)

Бирем: тамырга сүз ясагыч кушымча ялгап ясалган яңа сүзләрне табарга, тамыр һәм кушымчаларын билгеләргә.


  1. Искәртмәле диктант.

Куян көндәлеге.

Кышын куяннар көндәлек яза. Кайларда булуын, ни эшләвен, кай җиргә китеп баруын аяклары белән кар өстенә яза ул.Укы, тәрҗемә итә бир: кар өсте куян язулары белән бизәлгән. Менә юл буена язганнар. Аннан куянның юл кырыенда утырганын аңлыйбыз.


Бирем: Кушымча ялганмаган, предметны белдергән сүзләрнең астына бер сызык сызарга.


  1. Аңлатмалы диктант.

Казан.

Казан – Татарстанның башкаласы. Күптән түгел мин әтием һәм әнием белән Казанга бардым. Казан шәһәре Идел елгасы буена урнашкан. Шәһәр уртасыннан Казансу елгасы ага. Казансу елгасы ярында Казан Кремле бар. Шәһәрнең уртасында данлыклы Кабан күле бар.


  1. Диктант.

Балыкта.


Балалар балыкка киттеләр. Алар кармак, чиләк алдылар. Менә алар елга буена җиттеләр. Кармакларын суга салдылар. Азатка чабак эләкте. Мансур алабуга тотты. Алар балык шулпасы пешерделәр. Балалар ашны яратып ашадылар.

Бирем: Эш-хәрәкәтне белдергән сүзләрнең астына ике сызык сызарга.



  1. Контроль диктант.

Әбием куллары.

Мин кайчакта әбиемнең кулларына карап торам. Мондый куллар тагын кемдә бар? Ул куллар кечкенә генә, йомры гына. Ләкин шул кечкенә куллар белән минем әбием үз гомерендә нәрсәләр генә эшләмәгән... Яңа көн туган саен, шул кечкенә генә кулларга яңадан-яңа эшләр табылган.

(Нәби Дәүли)

Биремнәр:

  1. Билгене белдергән сүзләр табып, астына дулкынлы сызык сыз:

1в.- өченче җөмләдә, 2в. –дүртенче җөмләдә

  1. Ия астына – бер, хәбәр астына ике сызык сыз:\

1в. - дүртенче җөмләдә, 2в.- соңгы җөмләдә.


  1. Сайланма диктант.

Мияубикә.

Песи-пескәй, соры маңгай.Мияубикә иркә, ләкин хәйләкәр. Аның тәпиләре йомшак, тырнаклары үткен. Мияубикәнең колаклары сизгер, мыеклары озын.

Бирем: Билгене белдергән сүзләрне сайлап язарга.


  1. Ирекле диктант.

Зәһәр елан.

Кояш бик нык кыздыра башлады. Салкын мүк астыннан зәһәр елан шуышып чыкты. Ул җылынган түмгәк өстенә менеп ятты.

Зәһәр еланның тешләре агулы. Ул тешләсә, җәнлек үлә. Зәһәр елан аны үле килеш йотып та җибәрә.

Урманда яланаяк чабып йөрергә ярамый. Зәһәр елан агуыннан кеше дә бик озак авырый.

(Евгений Чарушин буенча)



  1. Административ контроль эш(арадаш контроль эш)

Контроль диктант.

Җәйге бер көн.

Кинәт ява башлаган яңгыр кинәт туктап та калды. Ялт итеп кояш чыкты. Бик югарыда, биек агач башларында, салават күпере күренде. Һава бөркүләнеп китте. Черкиләр, озынборыннар тагы да күбәйде, тагы да рәхимсезрәк тешли башладылар. (33сүз)

(Ләбибә Исханова)

Биремнәр:

1 вариант

1. Беренче һәм икенче җөмләләрдә эшне белдергән сүзләрнең астына сыз.

2. Бирелгән сүзләргә тамырдаш сүзләр уйлап яз: су, кош.

2 вариант

1. Өченче һәм дүртенче җөмләләрдә эшне белдергән сүзләрнең астына сыз.

2. Бирелгән сүзләргә тамырдаш сүзләр уйлап яз: таш, тел.



Укучыларның татар теленнән белем, осталык һәм күнекмәләрен бәяләү нормалары


Язма эшләрнең күләме һәм аларны бәяләү

Телдән сөйләү белән бергә, башлангыч сыйныфларда язу күнекмәләре дә формалаштырыла. Моның өчен түбәндәге язма эшләр башкарыла:

  1. татарча сүзләрне, сүзтезмәләрне,җөмләләрне, текстларны күчереп яки ишетеп язу;

  2. сорауларга җавап язу;

  3. сүзлек яки конроль диктантлар язу;

  4. изложениеязу;

  5. сочинение язу.

Матур язуга караган кимчелекләрне төзәтү дә язу күнегүләренә керә. 1 нче сыйныфта һәр укучының, 2-4 нче сыйныфта кайберләренең дәфтәрләренә аерым хәрефләрне язу үрнәкләре бирелә.

Матур язуның күләме: 1 нче сыйныфта 1 юл, 2 нче сыйныфта 2 юл, 3-4 нче сыйныфларда 3 юлдан артмаска тиеш. Бу эш һәр дәрестә алып барыла: язма эшләр тикшерелә, укучылар белән бергә хаталарны төзәтү өстендә эш үткәрелә.

Күчереп язу өчен, аерым сүзләр, җөмләләр, зур булмаган бәйләнешле текстлар алына.


Күчереп язу өчен сүз һәм җөмләләр күләме.












Выберите курс повышения квалификации со скидкой 50%:

Автор
Дата добавления 02.11.2016
Раздел Другое
Подраздел Рабочие программы
Просмотров22
Номер материала ДБ-314270
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх